Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЗАН ТАТАРЛАРЫНЫҢ ЮВЕЛИРЛЫК СӘНГАТЕ

 

Ювелирлык әйберләре халкыбыз сәнгатенең матур һәм үзенчәлекле бер төрен тәшкил итәләр. Төрле төстәге асылташлардан һәм затлы металлардай эшләнгән бу әй­берләрнең (аларны элек «зиннәт нәрсәләре» дип атап йөрткәннәр) күбесе, инде кулла­нылыштан төшеп калуларына, музей коллекцияләрендә яисә аерым олы буын кешеләр­нең сандык төпләрендә генә саклануларына да карамастан, бизәкләренең матурлыгы, өшләнешенен гаҗәеп нәзеклеге белән хәзерге буын кешеләрен дә җәлеп итәләр һәм татар халкының көнкүреш сәнгате тарихына бик кызыклы һәм әһәмиятле материал бирәләр. Без бу мәкаләдә әнә шул зиннәт әйберләренең — бизәгечләрнең төрләре һәм аларның нинди техник алымнар белән эшләнүләре хакында кыскача мәгълүмат бирмәкче булабыз.

Культурабызның бүтән тармакларындагы шикелле, бу өлкәдә дә безнең традиция­ләребез болгарларга барып тоташа. Шәһре Болгарда һәм янәшә-тирәдәге бүтән шә­һәрләрдә, берничә гасыр соңрак Казан шәһәрендә атаклы ювелирлар, шул заман татар теле белән әйткәндә, «зәргәр»ләр һәм алтынчылар яшәгән — археологик казынулар вакытында Болгар чоры һәм Казан осталары эшләгән кыйммәтле әйберләр әледән-әле табылып тора. Ул әйберләр буенча без болгар-татар ювелирлык сәнгатенең яңа форма­лар, яңа мотивлар белән баеп килүен, декоративлыкның тагын да көчәя баруын күзәтә алабыз. Затлы металларның көнкүреш сәнгатендә, бигрәк тә, феодалларның көнкүре­шендә киң кулланылуы хакындагы мәгълүматлар шул заманның төрле әдәби әсәрләрен­ дә дә сакланган. Мәсәлән, Казан ханлыгы тарихы буенча бик кызыклы истәлекләрне һәм халык авыз иҗаты әсәрләрен эченә алган «Казан тарихы» әсәрендә (ул XVI гасыр уртасында билгесез бер рус кешесе тарафыннан язылган) без хан сарайларындагы җиһаз һәм феодалларның кием-салымы хакында шундый мәгълүмат табабыз: «Хан асыл таҗын киде, табынга алтын-көмеш савыт-саба тезделәр». Шушы ук автор, Казан шәһәренең яулап алынуы турында сөйләгәндә, Казаннан алынган төрле әйберләрнең — алтын-көмеш савытларның, затлы киемнәрнең унике көймәгә төяп Мәскәүгә озатылуы турында хәбәр итә.

XVI—XVII гасыр татар ювелирлык сәнгате әсәрләре, мәгълүм сәбәпләр аркасында, бик аз сакланган. Бу чорда эшләнеп тә, хәзергә безгә мәгълүм булган әйберләрдән ал­ тын каптырмаларны һәм алкаларны күрсәтергә мөмкин.

Болардан тыш, әлегә хәтле махсус өйрәнелмәгән, әмма эшләнү техникасы, орна­ментикасы, стиле белән татар сәнгатенә якын булган тагын берничә әйбер бар (мәсәлән, «Казан таҗы» дип йөртелә торган алтын таҗ). Металл эшкәртү сәнгатенең (шул дәвер татар теле белән әйткәндә, «мәгъдәнчелек»нең) ни дәрәҗәдә торышын без XVII йөзләр­дән сакланып калган җиз кувшиннан да белә алабыз.

Алтын каптырмалар болгар-татар ювелирлыгының традицион техник алымы — филигрань белән эшләнгән. Каптырмалар, терле-төрле чәчәк бизәкләре төшерелеп, асыл­ ташлар белән бизәлгән. Алты почмаклы йолдыз мотивы да гомуми композициягә бик тә килешеп тора. Каптырма өслегендәге сурәтләр яфрак рәвешле булып, аларнын эчке өлешенә тагын да филиграньлап эшләгән вак-вак бизәкләр төшерелгән. Бизәкнең очлаеп торуы, сызыкларның киеренкелеге бөтен композициягә динамика һәм тантана төсе бирә.

Татар ювелирлык сәнгатенең орнаментикасына хас яфрак сыман бу бизәкләр Болгар сәнгатенең бөтен төрләрендә дә бик киң кулланылган. Безнең халыкта аның семантикасы куптән инде югалган, ул тәмам стильләшеп беткән. Күңелдә ямьле табигать, гөл чәчәкләргә хас күркәмлек һәм яз шатлыгы ассоциациясен уята торган бу бизәк лалә чәчәгеннән алынып үзгәртелгән булса кирәк. Бу төр зиннәтләү формасы Якын Көнчыгыш һәм Урта Азия халыклары сәнгатенә дә хас, белгечләр аны «көнчыгыш баррокасы» дип йөртәләр.

Татар халкы рус дәүләте хакимлеге астына кергәннән соң, татар ювелирлары металл эшкәртү эше белән шөгыльләнә алмыйлар — патша хөкүмәте рөхсәт итми. Шуңа да карамастан, татарлар үзләренең куп гасырлык ювелирлык сәнгате традиция­ләрен югалтмыйлар, осталыкларын һәм һөнәрләрен яңа буыннарга калдыра киләләр. XVIII гасырның икенче яртысыннан башлап Казан татарлары белән Төркстан, Урта Азия халыклары арасында сәүдә һәм культура мөнәсәбәтләре көчәеп китә. Шушы мөнәсәбәтләр аша югары катлауларда Дагстан, Кавказ һәм Урта Азия осталары эш­ләгән ювелирлык әйберләре дә кулланыла башлый. Ләкин алар татар ювелирларының сәнгать техникасы алымнарына да, орнаментикасына да сизелерлек йогынты ясый ал­ маганнар.

Элегрәк — XVI гасырның урталарыннан X V III гасыр урталарына кадәр — ювелир­лык сәнгатенең төп үзәге Казан арты авылларында (Кышкар, Әтнә, Мәңгәр) гына булса, X V III гасырның икенче яртысында инде Казан шәһәрендә дә ювелирлар күренә башлый. Капиталистнк мөнәсәбәтләр көчәйгән саен, кустарьчылык эше дә күбрәк тарала һәм Казан губернасының Мамадыш, Лаеш, Тәтеш өязләрендә дә ювелирлык эше нык кына тамыр җәя. Шулай да, иң оста эшләүчеләр, татар ювелирлык сәнгатенең күп гасырлык күркәм традицияләрен лаеклы дәвам иттерүчеләр булып Казан арты осталары санала. Алар эшләгән әйберләр татарның төрле төбәкләре һәм этник төр­ кемнәре арасында гына калмыйча, Башкортстанда, күрше фин халыклары арасында һәм хәтта Урта Азиядә дә күпләп тарала. Чит базарларда татар осталарының фили­грань техникасы һәм асылташлардан инкрустацияләп эшләгән әйберләре аеруча кыйм­мәт йөртелә. Татар ювелирлык әйберләренең төрле чит халыклар арасына үтеп керүе ул халыкларның ювелирлык сәнгатенә дә тәэсирсез калмаган. Татар ювелирлык сәнгатенең башкорт халык сәнгатенә йогынтысы бигрәк тә зур булган . Үзбәк халык сәнгатенә булган йогынты турында исә сәнгать белгече А. Морозова менә болай яза:

«XIX гасырда Казан Россиянен көньяк- көнчыгыш районнары өчен үзенә бер төрле культура-мәгьрифәт үзәге шикелле иде. Урта Азиягә Казаннан укытучылар һәм тәрҗемәче­ләр килә, китап шуннан китерелә, төрле-төрле товарлар — татар мастерларының ювелирлык әйберләре, тегү машиналары, тамбур белән чигелгән кара бәрхет тукымалар китерелә һәм алар халыкның хәлле катлаулары арасында бик киң тарала иде».

 XIX гасыр азакларында татар ювелир сәнгате өлгеләренә иярүчеләр рус мастерлары арасыннан да табыла. Бу яктан караганда, элекке Лаеш өязе Балык Бистәсе авылында­гы рус осталарының эшләре характерлы. Алар арзанлы металлардай беләзекләр, чулпылар, алкалар, чәч тәңкәләре эшлиләр. Ләкин рус мастерларының ювелирлык әйберләре, сәнгать­чә һәм техник эшләнешләре ягыннан, ул чак­лы затлы түгелләр, җитмәсә, аларда эклектик модерн сәнгатенең йогынтылары да сизелә.

Бу әйберләр һәр яктан да түбән зәвыклы сатып алучыларга исәпләнгәннәр. Шуңа да, рус осталарының эшләре татарлар ара­сында киң тарала алмаган: алар, күбрәк, Эрбет, Мәкәрҗә һәм Минзәлә ярминкәләре аша, ераграк, чит җирләргә озатылганнар.

XVIII—XIX гасыр татар ювелирлары иҗат иткән әйберләр арасында эшләнү техни­касының камиллеге, формасының һәм, гомумән, бизәгенен — сәнгатьчә сурәтенен килеш­ле булуы белән сокландыра торганнары байтак. Бу әнберләрнең күбесен хатын-кыз­лар бизәнү өчен кулланганнар. Алар арасында беләзекләр, йөзекләр, төймәләр, кап­тырмалар, муенсалар, чылбырлар, чулпылар һәм башка шундый әйберләр бар.

Татар ювелир сәнгатенең иң күркәм әйберләреннән берсе — яка чылбыры. Халкыбызнын көнкүрешенә беренчеләрдән булып игътибар иткән Каюм Насыйри аны менә болай тасвирлап китә: «...Муенга кия торган нәрсә бар, яка чылбыры диләр. Әүвәле укадан яка ясыйлар. Ул каты була, аны тамак астыннан китереп каптырмалыйлар. Каптырмасы була кө­мештән. Дәхи аңа асалар — көмештән ясаган чылбыры була. Ул чылбыр башларына көмеш тәңкә тагалар, һәркем хәленә күрә; яки, тәңкә булмаса, көмештән бертөрле нәрсә ясыйлар, челтәр дип әйтәләр...» Каюм Насыйри бу бизәнү әйберенең тарихы, каян килеп чыгуы хакында да уйлана һәм болгарлардан калуына ишарә ясый. Бизәк­ләренең күп төрлелеге, композициясенең килешлеге, челтәрнең асылташ кашларыннан сирпелгән нурларының әледән-әле елкылдап китүе белән яка чылбыры чын мәгънәсендә гүзәл сәнгать әсәре була ала.

Шундый ук бизәнү әйберләреннән икенчесе — үзенең чыны белән шагыйрьләрне дә илһамландырганы — чәч чулпысы. Бизәгечнең үзәге итеп ике япьле челтәр алына, һәм аңа, бик килешле итеп, тәңкәләр тагыла. Челтәрләрнең рәвеше төрлечә булырга мөмкин, күбесенчә XVI—XVII гасыр ювелир әйберләренең формасы саклана. Кайбер челтәрләрдә гарәп хәрефләре белән бормалап-сырмалап язылган берәр изге теләкле сүз яки җөмлә дә булырга мөмкин. Баш бизәгечләренкән баш хәситәсе дип йөртелгән әйбер дә филиграньлап, бик нәзек итеп эшләнеше белән игътибарны җәлеп итә.

Татар халык җырларында органик бер мотив булып кулланыла торган йө- зекләрнең дә төрле-төрле техника белән эшләнгәннәре бар. Ирләр йөзеге гадәттә исемле була, ягъни аның кашына иясе­нең исеме, атасының исеме һәм кайсы авылныкы яисә шәһәрнеке булуы языла (мәсәлән, «Габдулла бине Мөхәммәтҗан әл-Казани»; «Сабирҗан бине Әхмәт­ гәрәй әл-Кышкари»). Мондый йөзек, ке­шенең шәхесен раслый торган мөһер (печать) буларак та кулланылып, юри­дик документларга да сугыла. Андый мөһерләрне иске китап битләрендә еш очратырга мөмкин.

Ахырдан татар ювелир әйберләрен эшләү өчен кулланылган материаллар һәм техник алымнар турында да бер-ике сүз әйтеп китәсе килә. Асылташ­лардан күбрәк кызыл якут, ак якут, күк якут, фирүзә, гәрәбә һәм башкалар кулланылган. Асылташларны инкрустацияләү алымы бөтен бизәгечләрдә диярлек киң кулланыла. Асылташлар Казан, Мәкәрҗә, Эрбет һәм Минзәлә ярминкәләренә Уралдан китерелә торган булган. Металлардай көмеш, алтын, кургашын кулланыла. Аларга бизәгечнең тиешле формасын бирү өчен төрле техник алымнардан файдаланганнар: калыпка салып кою, чүкечләү, сызмалау, кискәләү һ. б.

Татар ювелирлык алымнарыннан, барыннан да бигрәк, игътибарны ф и л и гр а н ь җәлеп итә. Филиграньлап эшләнгән әйбер нәзек тимер чыбыклардан бәйләнгән чел­тәрне хәтерләтә. Башта юанрак тимер чыбыктан бизәгечнең кысасы эшләнеп, эче нечкә тимер чыбыклардан үрелгән спиральләр һәм йөгерек дулкыннарны хәтерләткән вак-вак бизәкләр белән тутырыла. Филигрань инкрустацияләнә. Бу алымның «кабыр­ чыклы филигрань» дип йөртелгән бер төре бар. Ул — татар ювелир сәнгатенең иң нәзек, зур осталык һәм түземлелек таләп итә торган бер алымы. Моны бик оста, югары квалификацияле ювелирлар гына башкара алган. Шунысын да әй­теп китәргә кирәк, бу техник алым СССР халыклары ювелир сәнгатендә бары татарларда гына очрый.

Филигрань бизәкләрендә гадәттәчә­ чәк саплары (сабаклары, яфракчыкла­ ры), бөреләр гәүдәләндерелә. Бу төр бизәгечләр сурәтенең килешлелеге, рельефлы булуы белән аерылып торалар. Юве­лир әйберләрендә геометрик орнаментлар да очрый. Татар ювелир сәнгате әсәрлә­рендә очраган менә шундый орнаменти­ка һәм техник эшләү алымнары халкы­бызның гасырлар буе камилләшеп килгән иҗат осталыгын күрсәтә.