ИЛАҺИ КОМЕДИЯ (өзекләр)

Италиянең бөек шагыйре Данте Алигьери 1265 елда, Флоренциядә туа. Ул уз дәверенең иң укымышлы кеше­ләреннән санала. Папачылык һәм феодаль анархия дош­маны Данте гомеренең күп елларын сөргендә үткәрә һәм шунда үлә дә.

Иҗат  юлын ул итальян телендә язылган шигырь­ләре белән башлый (ул вакытта итальян әдәбиятында латин һәм француз телләре киң кулланылган).

Аның «Илаһи комедия» исемле бөек әсәре, уз зама­нындагы зур политик проблемаларны күтәреп чыгу бе­лән бергә, итальян әдәби теле камилләшүенең тиңсез үрнәге булып та санала.

 

ИЛАҺИ КОМЕДИЯ

 

Егерме беренче җыр

 

(Сигезенче түгәрәк. Бишенче чокыр. Ришвәт алучылар.)

 

Шулай, минем комедиямә чит

сүзләр сөйли-сөйли, икәү без

бик күп күпер үттек, күрергә дип

 

 Каһәр упкынын һәм мәгънәсез

 яңа бик күп газапларны; шунда

 кара упкын күрде күзебез.

 

Венециянең арсеналында

Кайнаталар сумала кышын;

Көймәләрен вакыт бар чагында

 

Тизрәк сылап калдыру өчен;

 Кайсы ишкәк ясый, кайсы ямый

 Көймәсенең тишелгән төшен;

 

Кем койрыгын, кем борынын җайлый,

Кем яңасын ясый тырышып,

Кем җилкәнен, кем арканын барлый.

 

Упкында да бер ходай кушып,

утсыз кайный кап-кайнар сумала,

биек ярга чәчрәп, ябышып.

 

Быкырдый ул, күбекләр чыгара.

Мин, күрмичә эчтә ни барын,

карап тордым беравык шуңарга.

 

Күзәтмәкче идем мин тагын,

«Кара, кара!» — диеп нәкъ шул мәлне

 тартты дустым, сузып кулларын.

 

Мин, өстенә килгән зур казадан

күзен ала алмый, куркынып

карый-карый чапкан кеше сыман,

 

күзем салсам артка борылып,

нәрсә күрәм! — кап-кара бер шайтан

безгә таба килә йөгереп.

 

Шундый ямьсез үзе, кабахәт җан!

Кот очарлык булып күренде

килгәндә дә хәтта ул ерактан.

 

Ботыннан ул тотып берәүне,

капчык кебек салып жилкәсенә,

бер кыяга менеп үкерде:

 

«Зобаныйлар! Бу старшина менә.

Бүләк сезгә Изге Дзитадан.

Ә шәһәрдә алар күбәү генә.

 

Кабат китәм мин шунда табан.

Анда кемнәр генә ришвәт алмый! —

Бер Бонтуро түгел бит һаман».

 

Ыргытты да аны, күз дә салмый

шундый чапты, эт тә алай тиз

 чапмас карак куган чакта, жаный!

 

Калкып чыккач сумалалы йөз,

 кычкырдылар шайтаннар күпердән:

 «Танымыйбыз Изге йөзне без!

 

Серкьо түгел бу син йөзеп йөргән!

Теләмәсәң безнең ыргакны:

 «Чум син төпкә!» йөзләп ыргак бердән

 

кадалдылар тегеңә шул чакны.

«Бие, ләкин башыңны күрсәтмә;

 төптә уйна, булма беркатлы!»

 

Пешекчеләр нәкъ шулай күзәтә:

чыгармасын өчен ярдәмче

 Казанда кайнаган итне өскә.

 

Әйтте дустым: «Ят мин килгәнче

шушы кыяда син посып кына,

күреп алыр юкса берәрсе.

 

Минем өчен ләкин һич курыкма:

беренче кат килмим мин монда,

күнеккәнмен алар гаугасына».

 

Һәм күпердән китте ул шунда;

тыныч тотты үзен ул алтынчы

текә ярны үткән чагында.

 

Узган чакта ярлы берәр юлчы

 ташланган күк этләр таларга,

ярсу белән шайтаннарның барсы,

 

ыргакларын тотып, аңарга

ташландылар, эләктерергә теләп;

 ул кычкырды явыз жаннарга:

 

 «Ашыкмагыз өзгәләргә тешләп!

Өлкәнегез кайда? Сүзем бар.

Аннан ни эшләтсәгез дә рөхсәт!»

 

«Чык, Койрыклы!» — диде шайтаннар,

һәм Койрыклы, мыгырданып, килде:

«Нәрсә бар?» — дип. Юлбашчым аңар:

 

 «Әйт, Койрыклы, миңа шуны, — диде,—

Ходай белән язмыш кушмаса,

исән җитәр иде димсең мине

 

сезнең янга? Юл бир, ичмаса!

Үтәсем бар берәү белән бергә

сезнең шушы утлы җир аша».

 

Куеп шайтан ыргагын шул җирдә,

горурлыгын җуеп куркудан:

 «Кул сузмагыз!» — диде тегеләргә.

 

Әйтте миңа юлбашчым шуннан:

 «Чык та посып яткан җиреңнән син,

 курыкмый бар минем артымнан!».

 

Киттем шундук аның янына мин,

омтылдылар алга шайтаннар.

Үзем куркам: «Алдыйлар болар», — дим.

 

Курыкканын шулай күргән бар

бер взводның, чыккач Капронадан,

күреп алда бик күп дошманнар.

 

Юлбашчыма сыенып куркуымнан,

 мин тик тордым, шүрләп аларның

күзендәге ачу утларыннан.

 

Берсе әйтте явыз җаннарның:

«Арт саныннан эләктереп, әллә

акыртыйммы алда барганын?»

 

Ләкин безнең белән сөйләшергә

 чыккан шайтан әйтте шунда ук:

«Әй, Алҗыткыч! Куй ыргагың, тимә!»

 

Аннан безгә әйтте: «Алда юк

бу сырт буйлап үтү мөмкинлеге:

күпер җимерек әллә кайчан ук.

 

Ләкин барыйк дисез икән инде,

 китегез вал буйлап. Үзе ул

 илтеп куяр кирәк җиргә сезне.

 

Унике йөз алтмыш алты ел

һәм биш сәгать тулды кичә әнә

өзелгәнгә ул якларга юл.

 

Тик ятмыймы халык ул тирәдә,

 карыйсы бар шуны безнең дә.

Бергә китегез, курыкмый һич кенә дә.

 

Кыекканат! Картлач! Сезнең дә

урын шунда. Сакал башлык булыр.

Көчек белән Җирән өстенә.

 

Эт Кычуы белән Чукмар барыр.

Сакал тагын Карт Чучка Телен,

 Аждаһа һәм Кыланчыкны алыр

 

 һәм күзәтер сумала күлен.

Ә боларны озатыгыз әнә

 үткәнгәчә якын тау үрен».

 

«Ходай өчен, — дидем җитәкчемә,

 — юлдашсыз да безгә бик ярар.

Үзең дә син юлны беләсең лә!

 

Ныграк кара: әнә бит алар

Ымлашалар нидер барысы да

һәм тешләрен шыкырдаталар».

 

 «Борчылма син,— диде дустым шунда,—

сумалада кайнаучыларга

шулай итеп яный алар монда».

 

Бар да китте аннан сул валга...

 

Әхмәт Исхак тәрҗемәсе.

 

ЕГЕРМЕ БЕРЕНЧЕ ҖЫРГА ИСКӘРМӘЛӘР

 

Венециядәге атаклы кораб верфе турында сүз бара.

З о б а н ы й л а р — җәһәннәмдә эшләүче рухлар — шайтаннар.

И з г е  Д з и т а — Лукка шәһәрендә яшәгән изге (XIII гасыр). Биредә шәһәр урынына шуның исеме телгә алына.

С т а р ш и н а — Лукканы идарә итүчеләрдән берсе.

Б о н т у р о Д а т н — Луккадагы зур дәрәҗәле кеше. Иң мәшһүр ришвәт алучы.

И з г е Й ө з — Лукка шәһәрендә кара агачтан эшләнгән Христос сыны.

С е р к ь о — Лукка янындагы елга.

К а п р о н а — 1289 елны Лукка һәм Флоренция гаскәрләре тарафыннан алынган замок. Яшь Данте шул гаскәрләр сафында булган.

У н и к е й ө з а л т м ы ш а л т ы ел — Христос үлгән минутта җир тетрәү вакытында җәһәннәмдә дә тетрәү булып, шунда күпернең җимерелүе турында сүз бара. Христосның 34 яшьтә үлүе турындагы легенданы исәпкә алганда, Койрыклы сөйләгән вакыт 1300 иче ел булып чыга

Реклама