Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ИСЕМЕНДӘГЕ ПРЕМИЯЛӘР ТУРЫНДА КПССның ТАТАРСТАН ӨЛКӘ КОМИТЕТЫ БЮРОСЫ ҺӘМ ТАССР МИНИСТРЛАР СОВЕТЫ КАРАРЫ

 

КПССның Татарстан өлкә комитеты бюросы һәм ТАССР Министр­лар Советы партиянең XXII съезды, КПСС Үзәк Комитетының Октябрь һәм аннан соңгы Пленумнары карарлары иҗади фикер өчен зур киң­лекләр ачканлыгын, әдәбият һәм сәнгать үсеше өчен бай мөмкинлекләр тудырганлыгын билгеләп үтәләр.

Соңгы елларда республика язучыларының, композиторларының, художникларының һәм театр работникларының ижади эшчәнлеге шак­тый активлашты. Алар идея ягыннан өлгергән һәм художество ягыннан җитлеккән күп кенә әдәби, музыкаль, сынлы сәнгать һәм сәхнә әсәрләре тудырдылар. Хезмәт ияләре массаларының әдәбият һәм сәнгать белән кызыксынуы шактый артты, аларның рухи ихтыяҗлары киңәйде. Худо­жество интеллигенциясенә һаман саен югарырак таләпләр куела бара.

1966 елның апрелендә татар әдәбиятына нигез салган Габдулла Тукайның тууына 80 ел тулу уңае белән һәм әдәбият һәм сәнгать өлкә­сендә киләчәктә иҗади активлыкны тагын да күтәрү, аларда халыкчан­лык һәм партиялелек, революцион гуманизм, совет патриотизмы һәм интернационализм принципларын һәрьяклап үстерү максаты белән КПССның Татарстан өлкә комитеты бюросы һәм ТАССР Министрлар Советы

КАРАР БИРӘЛӘР:

  1. Идея эчтәлеге һәм художество дәрәҗәсе аеруча әһәмиятле булган әдәбият, музыка, сынлы сәнгать әсәрләре һәм иң яхшы башкару эшчән­леге өчен һәркайсы 1000 сум күләмендә Габдулла Тукай исемендәге ике республика премиясе билгеләргә.
  2. Габдулла Тукай исемендәге премияләр 1966 елдан башлап, рес­публика премияләре Комитеты карары буенча, Габдулла Тукай туган көндә һәр елны бирелә.
  3. Габдулла Тукай исемендәге премияләргә кандидатлар күрсәтү хокукын Татарстан культура министрлыгына, иҗади союзлар идарәлә­ренә, Бөтенроссия театр җәмгыятенең Татарстан бүлегенә, Татарстан китап нәшриятына һәм җәмәгать оешмаларына бирергә. Премияләрне бирүгә ике ай кала, күрсәтелгән кандидатларның исемнәрен һәм хез­мәтләрен, киң итеп тикшерү өчен, матбугатта яктыртырга.
  4. Габдулла Тукай исемендәге республика премияләре Комитетын расларга.

Казан 11 октябрь, 1965 ел.