Логотип Казан Утлары
Хикәя

АРТТА КАЛГАН ЮЛЛАР (хикәя)

 

Су өстендә тирбәлеп торган көймәгә Хәмдия ипләп кенә, курка- курка гына керде. Керде дә борындагы аркылы тактага утырды.

 — Менә монысына... уртага күчеп утыр, — диде аңа көймәче карт. — Көймәгә утырганың юкмени? — Юк шул, бабай, — диде Хәмдия.

Башына командирлар фуражкасы, аягына исә ыштыр урап чабата кигән көймәче карт Хәмдиянең урнашуын гамьсез генә көтеп торды.

Балалы хатын җайлап утыргач,ул ишкәк очы белән яр читенә төртеп алды, һәм балык исе, сумала исе аңкытып торган иске көймә җиңел генә, шома гына кузгалып китте.

Алар кыйгачлап агым уңаена бардылар. Көймәче карт, кыска саплы ишкәген бер кулыннан икенче кулына күчергәләп, салмак кына иште дә иште. Елга шактый киң иде. Уң яктагы яр каршы яктагысына караган­ да текәрәк иде. Күккә таба үрелеп, бер-берсенә нык сыенып, яр өстендә баһадир агачлар утыра һәм шуңа күрә елганың ул як чите тагын да биегрәк, тагын да шомлырак булып тоела иде. Бөтен киңлегендә елга аермачык күренми иде, шулай да як-якта, якында гына салкын, тыгыз су барлыгы, аның каядыр ашкынып акканлыгы һәм бик тирән икәнлеге яхшы сизелә иде.

Хәмдиянең баштагы шүрләве тиз арада юкка чыкты. Менә шулай кара ярлар арасыннан, салкын су өстеннән әкрен генә тирбәлеп бару аңа хәтта күңелле булып, сәер һәм рәхәт булып тоела башлады. Ләкин искәрмәстән көймә борыны белән җиргә төртелде, алга таба бераз шуышкандай итте дә тукталып калды.

— Менә чыгып та җиттек, кызым, — диде карт басынкы гына.— Карабрак чык. Шунда сукмак булыр. Ботакка тотынып мен.

 — Рәхмәт инде, бабай... рәхмәтләр яусын, — диде Хәмдия, кинәт авырайган тәнен көчкә кузгатып.

Учына йомарланган бер сумны ул көймәчегә сузды, шәлгә төреп җилкәсенә аскан баласын яхшылап тотты да ярга таба атлады.

 — Рәхмәт инде, бабай, рәхмәтләр яусын! — диде ул тагын да, көй­мәчегә борылып.

 — Хуш, кызым. Юлын уң булсын,— диде көймәче карт.

Ул янә дә ишкәге белән яр читенә төртеп алды. Көймә кире шуып китте, һәм бераздан караңгы елга өстендә көймәченең алмаш-тилмәш селтәнгәне күренде дә, ишкәк очына шап-шоп бәрелгән су тавышы ише­телде.

Хәмдия бераз вакыт яр буенда тын гына басып торды һәм бары шуннан соң гына, агач ботакларына тотына-тотына, югары менеп китте. Менеп житкәнче аның сулуы капты, аяк буыннары хәлсезләнде — ни әйтсәң дә, бала авыр иде, шуның өстенә, аркасында аның кечерәк кенә капчыгы да бар иде. Менгәч ул яр өстендәге юан гына карамага сөялде дә киң итеп, озын итеп бер тын алды һәм төз, юан кәүсәләр арасыннан чак-чак кына беленгән елгага карап тора башлады. Сихерләнгән кебек ул бик озаклап карады, яратып, сокланып карады.

Аның өчен иң авыры, иң куркынычы менә шушы елга иде. Тегендә чагында ук — ерак юлга әзерләнә башлаган чакта ук аның өчен Бүә соңгы киртә булып, киртәләрнең дә иң биеге, иң яманы булып тоела иде. Язгы Бүә белән, ярларына тулып аккан кыргый дәрья белән чагыш­ тырганда, кайтасы юлның озынлыгы да, юлда көтелгән һәртөрле азап­лар, мәшәкатьләр дә аның өчен, әйтерсең, берни түгел иде.

Менә хәзер ул бу якта... Ул Бүәне кичте! Хәзер инде аны кайтып җитте дияргә д була. Менә моннан, менә шушы текә ярдан аның туган җире башлана. Җир шарының менә шушы өлешендә, тулып аккан шушы елга үзәнендә ул дөньяга килгән. Монда аның әбиләре-әниләре туган, аталары-бабалары туган. Бала чактан аның барлык әгъзасына шушы якның суы сеңгән, тыны сеңгән; бала чактан зиһененә шушы як­ның горефләре, гадәтләре сеңгән; күңелендә шушы якның сурәтләре: язы-көзе, җәе-кышы, урманнары, болыннары, зәңгәр күге... — барысы да, барысы да катлам-катлам булып сеңеп калган; бала чактан аның барлык тамырлары шушы якның туфрагына берегеп үскән, һәм менә ул чит җирләрдән монда кайтып төште. Мәңгегә, гомергә кайтты. Инде хәзер беркайчан да аерылмаска, беркайчан да чит як­ ларга китмәскә дип кайтты. Алда җәелеп яткан кара урманны чыгасы да, Сакат тавын менәсе дә... кырлар-басулар аша, чокыр-чакырлар аша. такыр юлдан, такыр сукмактан туган өйгә кайтасы да керәсе...

Аһ, нинди иркенлек, нинди гүзәллек! Никадәр хыялланды ул менә шулай яр буенда... урманда... караңгыда шаулап аккан Бүәгә карап торырга! Никадәр хыялланды ул туган якның туган һавасын суларга!

Менә ул монда... менә җиргә басып тора. Күрәсеңме, урман, күрә­сеңме, Бүә?! Баба-ай!.. Бабака-ай, ишетәсеңме. Хәмдия иленә кайтты!

II

Ул яр буендагы бер ауган агачка килеп утырды. Утырды да арка­ сындагы капчыгын салды, баланың «бишеген» ычкындырды. Шул рәвешчә туарылгач, аңа тагын да җиңелрәк булып китте. Изрәп йокла­ган баласын ул күкрәгеннән аскарак шудырды, аны тәгәрәп төшмәслек итеп урнаштырды да үзе агач ботагына башын сөяде.

Аны шундук йокы басты. Ул тынычлап, онытылып йоклады. Яр бу­ендагы ауган агачка кырын-ярын яткан килеш, язгы салкынча һавада, урманда, Бүә буенда ул шушылай, ихтимал, төн-көн йоклый алган бу­лыр идее, кырын ятып кына түгел, бәлки баскан килеш тә. теләсә нинди рәвештә, теләсә нинди урында да йоклый алган булыр иде. Ләкин аның баласы бар иде. Бала өчен исә аның гүя аерым нервылары, аерым йөрә­ге, аерым зиһене бар иде. Һәм шул аерым нервылары ярдәмендә ул йокы аралаш улының көйсезләнә башлаганлыгын сизеп алды. Сизеп алды да күзләрен ачып җибәрде. Бала уянган иде һәм үзенә чорналган чүпрәк эченнән кулларын чыгарырга тырышып ята иде.

Хәмдия башын калкытты, агачка җайлап утырды да «бишек» бавын бөтенләй чишеп җибәрде һәм баланы кулына алды. Баланың асты юеш иде «Булдыксыз әннә! Оныткан бит карарга... улын оныткан!» диде ул күңеленнән, үз-үзен тиргәп. Тышта, төнге салкын һавада баланың астын алыштыру никадәр кыен булмасын, шулай да ул аптырап тормады. Башына иске шәлен бөркәнде дә, бала өстенә иелеп, чатыр сыман бер нәрсә әмәл­ләде. Чатыр эчендә ул баланың тәпиен тотты, киемнәрен алыштырды, аннары аны жылыга — куенына алды да мәм-мәм каптырды. Бала, песи кебек мыр-мыр килеп, ашыгып-кабаланып имәргә тотынды. Яшь ананың бөтен тәненә рәхәт бер чемердек йөгерде.

Төн уртасы инде узган иде бугай. Агач араларындагы караңгылык сыеклана төшкән сыман иде, ләкин шул ук вакытта агачлар тагын да караебрак, бер-берсеннән аерылыбрак күренә иде. Өстә, ботаклар арасында, йолдызлар җемелдәшә иде, аста, кара кәүсәләр артында беркайчан да йокы белми торган, тынгы белми торган ташкын елга ага иде. Пыяладай салкын, чиста һава шундый тын, тыныч иде — суның яр читенә бәрелеп-бәрелеп агуы да, аяк астындагы коры чыбык-чабык сын­ ганы да, баланың авызын чупылдатып-чупылдатып имүе дә олы тавыш булып, шау-шу булып ишетелә иде.

Бала имгәч, ананың да ашыйсы ки­леп куйды. Кузгалып киткәнче әзме- күпме көч җыярга кирәк иде. Капчы­гын актарып ул бер сынык икмәк ал­ды... солдат икмәген... Куяды станциясендә баласын кызганып аны сол­датлар үзләре янына утырттылар. Яңавылга чаклы ул алар белән бер вагонда кайтты. Татарча бераз сукалый торган казакъ карты аңа төшеп киткәндә бер телем икмәк белән бер шакмак шикәр бирде. «Минем дә шундый балам калды», диде ул, Хәмдиянең улын сөеп.

Икмәкнең яртысын Хәмдия Яңавылда ашады, яртысы менә капчык төбендә. Үзенә бер төрле хуш ис аңкып торган йомшак икмәк. Бераз катысы да бар... Элек ул икмәкнең йомшагын бер дә яратмый торган иде. Бервакытны бәләкәй чагында ул яңа пешкән бер бөтен икмәкнең катысын ашап бетергән иде. Күргәч әнисе бик ачуланган иде, әтисе исә көлеп кенә куйган иде. Балаларының шундый шуклыкларыннан ул шулай көлеп кенә куя торган иде... Ә бервакытны, әнисе кибән башын бирмәгәч, күз яшьләрен агызып елап утырган иде. Бар иде дивана чак­лар, бар иде ипекәйнең кадерен белмәгән чаклар! Нинди тәмле, нинди кадерле икән ул йомшак булып пешкән арыш икмәге!

Кулындагы сыныгын озаккарак житкерергә тырышып, ул ашыкмый­ча гына, тәмен белеп кенә ашады. Ләкин икмәк сыныгы күз алдында кечерәя барды. Ниһаять, ул соңгы кабымын капты да, авызындагы ик­мәк тәменнән аерыласы килмичә, күпмедер вакыт тып-тын гына утырды.

— Әзрәк булды шул, улым, — диде ул аннары, кечкенә улына эндә­шеп.

Күрәсең, балага да әзрәк булды — «имезлеген» авызыннан чыгарды да, шыңшып, ашыгып яңадан эзләнә башлады.

— Син дә туймадыңмыни, улым? — диде ана, борчылып. — Туймас­сың шул — әннә ач бит. Ничә көн инде без ачлы-туклы. Түз инде, түз, бәбчегем. Күп калмады, түз. Үзебезгә кайтып егылсак, беләсеңме, аннан соң инде кытлык дигән нәрсә кырык чакрым артта калачак. Кырык чакрым дип, улым, болай гына әйтелә ул. Кырык чакрым гына түгел, биш йөз чакрым артта калачак. Калды инде. Кытлык та, барысы да артта калды. Менә, улым, без Бүә буенда. Үзебезнең Бүә ярында. Син йоклап калдың, бернәрсә дә күрмәдең. Без көймә белән чыктык, улым.

Кайткач без, беләсеңме, нәрсәләр ашарбыз? Кү-үп итеп ит ашарбыз, ипи ашарбыз, бәрәңге ашарбыз. Их, шундый иттереп ашарбыз! Тавык­лар инде йомырка салалардыр — йомырка ашарбыз. Картыкай синең белән мин кайтуга, бәлки, берәр тавыгын кых итәр. Картый бик юмарт ул безнең. И ашарбыз тавык ите, и ашарбыз тавык шулпасы! Инде синең үзеңә дә ашарга вакыт. Әннәгә генә салгашырга ярамый. Тегендә булмады, монда булыр. Монда инде син үзең ашый башларсың. Бит әннәгә монда да эшкә йөрергә туры киләчәк, улым. Без икәүләп синең белән җиләккә барырбыз. Җиләк пешүгә син тәпи йөри башларсың. И күңелле булыр шул чагында, улым!

Ул аның йөзенә иелде, күзләренә карады. Бала инде йоклый иде.

Ана кеше юлга әзерләнә башлады: аркасына капчыгын асты, алгы яктан «бишеген» асты. Шуннан соң ул таякка дип коры ботак сынды­рып алды. Бу вакытта чит кеше, ихтимал, Сакат урманына аяк басарга да куркыр иде. Хәмдия курыкмады. Уйлап та бирмәде! «Әлли-бәлли бәү итте, улым йокыга китте... Аю, бүре килмәгез, улым йокыга китте», дип такмаклады ул күңеленнән, караңгы, тар сукмак буйлап атлый-атлый.

III

Сакат тауларын һәм калын урманнарны артта калдырып, ул таң беленә башлаганда ялан кырга килеп чыкты. Күк йөзе ачылып китте, дөнья иркенәйде һәм тапталмаган каты юл да кинәт киңәеп, тураеп кал­гандай булды.

Кояш әле чыкмаган иде. Туган җир — кырлар-басулар, әрәмәләр, калкулыклар... томансу элпәгә төренеп, тын гына йокымсырап, оеп ята иде. Табигать әлегә соргылт-кара төстә иде. Күктә әле бернинди зәңгәр­лек юк иде, жирдә әле бернинди яшеллек юк иде. Хәер, беренче караш­ка гына бу шулай иде, ахрысы.

Як-ягына карап бара торгач, Хәмдия Нуркай бакчасы ягында, кал­кулыкта яшел уҗым басуы күреп алды. «Арышны менә кайда урачак­быз икән», дип уйлады ул күңеленнән. Ә бераздан, әрәмәләрне үтеп, тагын да иркенрәк җиргә килеп чыккач, аның күз алдында икенче төрле күренешләр ачылды. Алда, еракта — әле анда, әле монда — сөрелгән җирләр караеп ята иде. Шулай да сөрелгән җирләр аңа нишләптер бик әз булып күренде. «Шулай бик соңга калдылар микәнни?» дип уйлады ул, гаҗәпләнеп. Дөрес, Урал якларында да... ул узган авыллар­ да да әле яңа гына сөрә башлап калганнар иде. Ләкин бит аларда яз да соңгарак калып килә!

Аннары аны бераз гына шунысы да гаҗәпләндерде: күз күреме җит­кән киңлектә ул бер генә җирдә дә трактор күрмәде. Шулай ук беркай­да да аның тавышы да ишетелмәде. Кырларда, басуларда — сөрелгән һәм сөреләсе җирләрдә, әрәмә өсләрендә, чокыр-чакырларда, калкулык башларында — бөтен тирә-якта серле бер тынлык, торгынлык саклана иде. Бу минутта хәтта тургайлар да сайрамый иде, хәтта чыпчыклар да чыркылдамый, тилгәннәр дә очмый иде. Күңелле дә, күңелсез дә тын­лык иде бу.

Ә бит сугышка чаклы бу вакытта көн-төн тракторлар гөрли иде! Сугышка чаклы гына түгел, кырык икенче елны да — Хәмдияләр ду китереп соңгы мәртәбә колхозда эшләгән язны да — басуларда корыч атлар сөрә иде. Исең китәр — аларны да сугышка алдылар микәнни? Уйлап карасаң, аз гомер үтмәгән шул. Кырык дүртенче ел бит хәзер! Кырык дүртнең мае. Шул кадәр вакыт эчендә ниләр генә булмагандыр монда!..

Хәмдия авылга якынлашып килгәндә, Вәрәшнең Чаган тавы артын­нан, аксыл күк кырыеннан беренче кызгылт-алтын нурлар тишелеп чыкты. Әкрен генә җил исеп куйды, һәм шул чакны авыл ягында сузып- сузып әтәч кычкырган тавышлар ишетелде. Хәмдия туктады, үз алдына елмаеп җибәрде.

 — Улым, карале, без авылга кайтып җиттек! — диде ул, тәэсирлә­неп. Иртәнге саф һавада алсуланган битләренә аның кайнар яшьләр тамып төште.— Әннәнең туган авылы менә шушы инде, улым. Синең әле күргәнең юк. Син, улым, күп авыллар күрдең, күп шәһәрләр күрдең. Синең үз авылыңны гына күргәнең юк. Ул синең дә туган авылың, улым. Әнә безнең йорт күренә, әнә безнең яшен суккан карт чыршы утыра. Әнә безнең ындыр артта, чокыр аръягында Корт-бакчабыз... Корт-бакча астында безнең Салкын чишмә ага. Вәрәш якта, юл буенда әнә ялгыз нарат тора... Ач күзеңне, улым, күр дөньяны!

Үз алдына шулай сөйләнә-сөйләнә, дөресрәге, шулай уйлана-уйлана ул такыр юлдан бераз барды да читкә чыкты, сөрелмәгән җиргә керде. Үзләренә ул әйләнгечтән — чокыр эчләп, болын буйлап һәм ындыр артлап кайтып кермәкче булды. Аңа әле туры юлдан йөрергә бик үк яра­мый иде.

IV

Салкын чишмә чокырыннан менеп килгәндә ул үзләренең бакча кап­касы янында бер сәләмә хатынны күреп, ирексездән туктап калды. «Кем булыр бу? Нишләп йөри анда?» дип уйлады ул, аптырап. Шул ук секундта сәләмә хатын да аны күреп алды һәм шулай ук танымыйча, исе китеп карап тора башлады.

Ләкин шулай да алар бер-берсен таный алдылар. Танып алдылар да, тагын да ныграк гаҗәпләнеп, куркып һәм шатланып, икесе дә берьюлы диярлек аһылдап җибәрделәр.

 — Хәмдия! — диде сәләмә хатын, зәгыйфь бер ыңгырашу белән.

— Әнкәй... әнкәчкәем! — диде Хәмдия, йөрәк өзгеч бер өн чыгарып.

Алар кабаланып бер-берсенә каршы атладылар.

— Әнкәй, бәгырем! — диде Хәмдия.

 — Кайттыңмыни, кызым? — диде әнисе.

 — Әнкәй... әнкәчкәем! — диде Хәмдия, еламсырап.

Ул аны кочаклый алмады, улы белән икәүләп ул бары аңа сыена гына алды. «Нинди беткән, нинди беткән! — дип уйлады ул, әнисенең йөзенә карарга да куркып. Өстенә әнисе кырык ямаулы иске сырма кигән, башына чүпрәк сыман ниндидер яулык бәйләп куйган, ә яулык өстеннән иске бүрек кигән иде. Аягында аның чабата, ә кулына ул төреп капчык тоткан иде. Аның яңаклары, борыны, ияк очлары тире белән сөяктән гыйбарәт иде. Кайчандыр шаян очкыннар чәчеп торган кара күзләре хәзер нурсызланып каядыр эчкә — сөяк куышына кереп поскан иде.

— Киткәч бер хатыңны алдык та, хат язмадың, — диде ул, иреннә­рен әкрен генә кыймылдатып. — Ут булдың да су булдың. Исәнсең икән ләбаса!

 — Язмадым шул, әнкәй. Шундый җирдә эшләдем, — диде Хәмдия.

— Ярый инде, үзең кайткансың — анысына шөкер, — диде әнисе, тыйнак кына.

Корышкан бармаклары белән ул күз төпләрен сөртеп алды, аннары кызының кулындагы балага карады да тотлыгып калгандай булды. «Нинди бала? Кем баласы?»— диде аның аптыраулы күз карашы. Хәм­дия эндәшмәде. Ул эндәшмәгәч, әнисе дә төпченеп тормады һәм кире борылды да сукмак буйлап бакча капкасына таба юнәлде.

— Бу вакытта кая барырга чыктың, әнкәй? — диде Хәмдия, аның капчыгына игътибар итеп.

— Көшләбидә кибәк бар, — диде әнисе. — Кеше сизгәнче барып кай­тыйм дигәнием.

— Нинди кибәк, әнкәй? — диде Хәмдия.

— Карабодай кибәге, — диде әнисе.

Хәмдия берни аңламады һәм кинәт туган бер шомлану белән, бор­чылу һәм пошыну белән, әкрен генә әнисе артыннан атлады.

Өй эчендә якты гына иде. Түрдә, зур сәкедә, иске-москыга төренеп, кемдер йоклап ята иде. Мич башында иренеп кенә соры песи юынып утыра иде. Барлык почмаклардан, барлык кием-салымнардан, савыт- сабалардан гади, аңлаешлы бер җылылык һәм туганлык хисе бөркелә иде. Шул ук вакытта барлык почмаклардан, барлык кием-салымнан, савыт-сабадан, котсыз күзләрен зур ачып, мохтаҗлык һәм ярлылык карап тора иде.

Бусагадан атлау белән, өй эченең әчкелтем, җылымса һавасын сулау белән, Хәмдия моны бик яхшы сизеп алды, һәм бу сизенү әнисе белән очрашканнан соң туган шомлану, аптыраш тойгысын тагын да ныграк көчәйтеп җибәрде. Шулай да сагыну һәм ярату тойгысы әле андагы барлык башка тойгылардан көчлерәк тә, чыдамрак та иде. Ул әле күңелен төшерергә ашыкмады. Җиңел генә атлап ул түргә узды, бала­сын сәкегә салды да аның чүпрәкләрен таратып ташлады. Шуннан соң ул аркасындагы капчыгын салды, өстен-башын салып ташлады һәм җиңеләеп, иркенләп үзенең яраткан урынына — почмакка, өстәл янына герәп куелган сандык өстенә менеп утырды.

Элекке чаклардагы кебек ул аркасын стенага терәде, аякларын сан­дык өстенә сузып җибәрде. Чүпрәк-чапрактан, авыр киемнәреннән арын­гач, ул яшәреп, чибәрләнеп киткәндәй булды. Аның юлдан алып кайт­кан алсулыгы әле булса бетеп җитмәгән иде. Ул гәүдәгә таза, әнисе кебек үк эре сөякле иде. Аның зур кара күзләреннән, күлмәк аша беле­ неп торган таза иңбашларыннан, күкрәкләреннән көч һәм яшьлек дәр­ те ташып тора иде.

Ул игътибар белән тагын бер мәртәбә өй эчен күздән кичерде, башын борып тәрәзәгә карап алды һәм, аякларының рәхәт сулкылдавын той­ган хәлдә, тып-тын гына шулай утыра бирде.

Менә сиңа туган йорт... сандык өсте... тәрәзә төбе... Барысы да артта калды, еракта, бик еракта калды. Мең тугыз йөз кырык икенченең октябрь таңында Янавыл вокзалында елашып аерылышулар да, Урал таулары һәм Урал урманнары да, такта бараклар һәм торф сазлыклары да — барысы да, барысы да кайчандыр төштә күргән кебек кенә булып калды. Әллә булган, әллә юк. Чыннан да, әллә булган, әллә юк. Күз ал­дында шул ук түшәм, шул ук мич, шул ук җиз самовар, шул ук тынлык һәм шул ук исләр. Шул ук уйлар... Юк, юк, уйлар шул ук түгел. Менә нәрсә генә үзгәргән икән бу өйдә!

Ләкин шул чакны үз-үзен онытып җибәргән яшь хатынны айнытып, түр сәкедә бала шыңшып куйды.

V

Хәмдия әнисенең төпченә башлавын көтте. Ул инде аны күптән көтте һәм үзенчә әзерләнеп тә куйды. Ләкин әнисе нишләптер берни сораш­тырмады. Бөтенесен алдан белгән кебек, ул, гомумән, берни белән кы­зыксынмады һәм, авыр гына кыймылдап, казан тирәсендә булашты.

 «Әллә аңа дөресен әйтергәме соң?» дип уйлады Хәмдия, әнисе тышка чыгып киткәч. Ник әйтмәскә — ана ич ул аңа! Аңа да әйтмәгәч, тагын кемгә әйтергә? Әмма тыштан чыбык-чабык күтәреп кергән әнисенең йончылган, кызганыч йөзен күрү белән, аның фикере шундук кирегә үзгәрде. «Болай да беткән кешене нигә тагын бетерергә?» диде ул үз-үзенә. Шулай да нәрсә булган аңа? Авырыймы, әллә тормыш авырлыгы шулай басканмы?

— Син нәрсәдер пешерергә йөрисең бугай, әнкәй? — диде ул аңа, йомшак кына итеп.—Мин бик арыдым, йокы килә. Минем өчен булса, мәшәкатьләнмә хәзергә.

— Ярар, алайса, — диде әнисе, бик тиз килешеп.

Шулай диде дә, тамырлары бүртеп торган ябык кулларын салын­дырып, сәкегә, бала янынарак килеп утырды. Аны бөтенләй күрмәгән­дәй ул аңа кырын күз дә ташламады. Әнисенең мондый кыланышы Хәм­диянең эчен тырнап куйды. Берни эндәшмичә ул сандык өстенә урын жәйде һәм баласын алырга дип сәке янына килде.

— Улым, житәр инде, күп йокладың, — дигән булды ул. — Әйдә, тор, әнә картый белән исәнләш.

Картый исә авыр гына борылды да, ниһаять, балага карагандай итте һәм нык кысылган иреннәрен көчкә ачып:

— Икәү булдыгызмыни, кызым? — диде.

 — Икәү булдык, әнкәй, — диде Хәмдия.

— Ярый инде... Каяле, күрсәт әле — кем соң ул? — диде әнисе, кызыксына төшеп.

Хәмдия биләүләрне таратып жибәрде.

 — Сөбханалла! Җегет кеше икән ләбаса! — диде картый, кинәт ачы­лып китеп. — Күз генә тимәсен, тфү-тфү! Бәхетле сабый булсын.

— Исәнләш инде, исәнләш, улым, — диде бәхетле ана, елмаеп.

 — Исәнме, улым, исәнме! — диде картый, күзләрен ачар-ачмас ят­ кан сабыйга эндәшеп. — Күз тимәсен. Ярый инде... бәхетле бала бул­сын.

Шулай да ул карау белән генә дә канәгатьләнмәде — баланы ипләп кенә күтәреп алды да хәлсез куллары белән аны күкрәгенә кысты, яра­тып, тансыклап аның чүпрәкләрен иснәде, битен, кулын иснәде.

— Бигрәк тәмле икән шул, бигрәк татлы икән шул! — диде ул, так­маклап. — Бәхетең, куанычың белән... иминлек-тынычлык белән... Ярый инде... Үзеңә охшаган икән. Ир бала анасына охшаса, бәхетле була ди­ләр... бәхетле генә булсын инде.

Селкетә-тирбәтә торгач бала ныклап торып уянып китте, дәү әнисенә исе китеп бер карады да, авызын зур ачып еларга да тотынды. Тын, моңсу өй эче сәер тавышка тетрәнеп китте.

— Менә шулай, менә шулай! — диде картыйсы, балага дәрт би­реп.— Шайтаннарны качыр! Качыр мәлгуньнәрне!

Хәмдия, куанычыннан нишләргә белмичә, елмаеп әле балага, әле әни­сенә карады.

— Ничә айлык? — диде картый, баланы анасына сузып.

— Сигез ай тулды, әнкәй, — диде Хәмдия.

Чынында бала ун айлык иде, ләкин ана кеше бераз гына ялганларга кирәк тапты.

— Исеме ничек соң? — диде әнисе.

 — Мин аңа Ирек куштым, әнкәй, — диде Хәмдия.

 — Үзең генә куштыңмыни, кызым?— диде әнисе, бераз тынлыктан сон.

Хәмдия каушап, тотлыгып калды.

— Анда аңа кемнәр исем кушсын инде, әнкәй, — диде ул аннары, күнелсез генә. — Әттәсе белән ярты ел гына тордык та, сугышка алды­лар.

— Ярый инде, хәерле булсын,— диде әнисе, авыр гына көрсенеп. — Агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри. Исән-имин кайткансың — шунысына шөкер. Хаты киләме соң?

— Кемнең? — Кияүнең хаты киләме?— диде әнисе, төпченеп.

Һы, кияүнең!.. Кызык... кияү, имеш!..

Хәмдия бу турыда уйлап җиткермәгән иде. Ул бары үзенең алдануын гына белә иде, ул бары үзенең җилдән тапкан бала белән кайтуын гына белә иде, һәм аның барлык ихтыяры, барлык осталыгы, хәйләсе, омты­лышы әнисеннән, күршеләрдән, барлык кешеләрдән шуны яшерүгә генә юнәлтелгән иде.

— Хаты килми шул, әнкәй,— диде ул кыюсыз гына.— Баштарак атна саен килде. Менә хәзер икенче ай инде: берни юк.

 — Алай икән,—диде әнисе. — Кайсы якныкы соң — үзебезнең як­танмы дигәндәй?..

— Юк, читтән... Көңгер ягыннан.

— Алай икән, — диде әнисе янә дә коры гына.

 

VI

Ана кеше уйга калды. Шулай бернинди хәрәкәтсез тын гына утырды утырды да ике кулы белән битен сыйпап алды һәм, юри генә кыланган сыман, бер дә юктан борынын тарта башлады.

 — Атаңның да хәбәре юк, кызым, — диде ул, күз яшьләрен агы­зып. — Синең кебек китте дә югалды.

— Мин югалмадым бит, әнкәй, — диде Хәмдия.

— Син дә бер-ике хат яздың да юкка чыктың, ул да бер-ике хат язды да юкка чыкты, — диде әнисе, аның сүзен тыңламыйча.

— Ул да минем кебек кайтып килер әле, әнкәй, — диде Хәмдия.

 — Югароч Мәттин малае язган... Җәгъфәр... Нигъмәт абзый белән бергә кердек сугышка дигән, бунбы төште өстебезгә дигән... Шуннан соң Нигъмәт абзыйны күрмәдем, үлеп калды бугай дигән...

 — Язганыегыз шул, әнкәй, — диде Хәмдия, авыр тынлыкны бозып. — Шул язганнан бирле берни юкмыни?

— Юк. Китте дә юкка чыкты. Ут булды да су булды. Кешеләрнең, ичмасам, хатлары килә. Аяксыз-кулсыз булса да... тере сөяге кайтса да...

Сүнгән учакка карап ул тагын тынып калды.

— Абыйныкы киләме соң? — диде Хәмдия, беравык эндәшми утыр­ ганнан соң.

Әнисе кисәк кенә башын калкытты, аптырап кызына карады.

— Син әле белмисеңмени — синтәбернең бишендә җыл тула үле хәбәрен алганга,—диде ул. — Сиңа язмаганбыз икән шул. Хатың кил­мәде бит — кая язасың... Сине дә үлгәндер дидек. Исән булгач кайттың менә. Абыең инде кайтмас... атаң да... Узган көзне Зарифҗанны да алдылар.

 — Зарифҗанны? Сәкедә ул кем ята соң — Зарифҗан түгелмени?

 — Хаты килә,— диде әнисе, тыңламыйча.— Озакламам, кайтырмын дигән, аякны кистеләр дигән.

 — Аягын?! — диде Хәмдия, коты алынып. — Аягын дисеңме, әнкәй?

Зарифҗанның?! Юкны сөйләмә, әнкәй!

— Хаты килде... үз кулы белән язган... укырсың.

— Кая, күрсәт! Булмас, ышанмыйм! — диде Хәмдия, урыныннан аты­лып торып.

Баласын кочаклаган көе, үз-үзенә урын тапмыйча ул ишекле-түрле йөренергә тотынды. Зарифҗанның аягын кискәннәр! Шундый яшь, шундый таза Зарифҗанның!.. Бала гына бит әле ул, сабый гына. Ул бит аның куенында — апасы куенында үсте. Зарифҗанкаем, энекәчкәем, ту­ганкаем! Кемнәр шулай итте сине?! Кемнең кулы барды шуңа?!

Карт ана да урыныннан торды, көчкә кыймылдап, иске шүрлек яны­на килде, шүрлек башына үрелде.

 — Менә, укы, — диде ул, саргаеп беткән өчпочмаклы хат сузып.— Пуле тиеп яраладылар да, шешә башлады дигән, шуннан соң кисәргә булдылар, дигән.

— Укымыйм, әнкәй... укый алмыйм... — диде Хәмдия, пышылдап, хәлсезләнеп.

Көйсезләнә башлаган баласын ул сандык өстенә илтеп салды.

Ташкын булып, дәрья булып аның күкрәгенә яшь килде, әрнү килде, ачу һәм нәфрәт килде.

Сугыш! Нишләттең син безне?! Ләгънәт кенә төшсен сиңа!.. Ләгъ­нәт. ләгънәт!..

Тыела алмыйча йөзе белән ул өстәлгә капланды. Әнисенең елавын­нан куркып бала да шыңшырга тотынды. Картый аны тиз генә кулына алды, яңадан үзенең сәкедәге урынына килеп утырды да, кызының беркадәр тынычлангандай итүен көтеп торды да, әүвәлгечә шомлы бер тынычлык белән яңалыкларын тезә башлады.

— Җиңгәң төрмәдә, — диде ул, бала тирбәткән уңайга. — Биш елга утырттылар.

— Ник?! — Бер кесә яшел кузак өчен. Урактан кайтканда кесәсенә яшел ку­зак салып кайткан булган. Баласы өчен инде... Тотканнар да, утыртып та куйдылар. Былтыр җәй. Әлтәфне үз яныма алдым.

— Әлтәф мени ул? — Әлтәф. Тор, улым, менә Хәмдия апаң кайтты.

Башыннан иске юрган бөркәнеп яткан малай, үз исемен ишетү белән, шундук торып утырды. Ул, күрәсең, күптән инде уяу иде һәм бары тик әдәп сакларга мәҗбүр булган өчен генә торырга кыймыйчарак ята иде. Җирән чәчле, аксыл кашлы малай ялан аяклары белән туп итеп идәнгә басты да, йокылы күзләрен уа-уа, Хәмдия апасы янына килде һәм күрешмәкче булып аңа чыбыктай нечкә беләген сузды.

 — Әлтәфкәем, жаныкаем! — диде Хәмдия, унике-унөч яшьлек малай­ ны күкрәгенә кысып. — Нинди үскән, нинди зур булган!

 — Үсәсең инде дөнья булгач, — диде малай, белдекле генә кыланып.

— Нишләсен ул анда бер үзе?— диде Хәмдиянең әнисе, башлаган сүзен дәвам итеп. — Менә шулай торып ятабыз. Җиңгәңнең өенә бик салдылар, әйберләрен кәнфискайть иттеләр. Баланы каядыр озатмакчы булганнарые — бирмәдем. Ярый инде, рәхмәт — укытучы апалары бу­лышты. Яңавылга ул барды бала хакында.

 

VII

Хәмдия телсез-өнсез калды. Ярсыган, аптырашлы уйлары белән ул сандык өстендә тораташтай катып калды.

 — Китим әле, вакыт үтә, — диде әнисе, урыныннан кузгалып. — Бер ниятләгәч барып кайтыйм инде. Син, алайса, йокла. Әлтәф үзен үзе карар.

Хәмдия эндәшмәде. Эндәшә алмады. Аның теле бәйләнде, аның бар­лык ихтыяры, барлык яшәү сәләтләре тоткарланып калды. Башыннан бөркәнде дә йомшак урынга сузылып ятты. Чыгып киткәндә әнисе Әлтәф белән нәрсә турындадыр чыш-пыш килде, аннары ишек ачып яп­кан тавышлар ишетелде, аннары өйдә Әлтәф кенә калды: идәнгә чүмеч­не төшерде, ашарга сорап йөдәткән песине тибеп җибәрде. Хәмдия кер­фек тә калкытмады.

Моңарчы ул бары улы белән генә яшәде. Әтисе-әнисе алдында, ту­ганнары алдында ул үзен коточкыч гаепле итеп тойды. Алар алдында гына түгел, һәрбер авылдашы алдында, һәрбер танышы алдында ул үзен төзәлмәслек җинаять эшләгән кеше итеп тойды. Әтисе, әнисе, ту­ганнары турында ул уйларга да курыкты. Аларны ул бары төшләрендә генә күрә алды һәм еш кына йокысыннан кызарынган күзләр белән торды.

Башта шулай булды. Тора-бара аны бүтән төрле кайгы-мәшәкатьләр күмеп китте. Анда инде юк-бар нәрсә уйланырга вакыты да, мөмкинлеге дә булмады. Аның өчен хәзер бөтен дөнья, бөтен галәм үзенең улы бу­лып, йодрыктай кечкенә, нәни генә улы булып калды.

Әйе, ул бары аның өчен генә яшәде. Шуның өчен ул дуслары, таныш­лары белән бозылышты, шуның өчен мең төрле азаплар кичерде. Дөнья­га килүенең беренче көннәрендә бала барактагы һәркем өчен тансык булды. Аны яраттылар, кулдан кулга йөрттеләр. Ләкин озакламый аның тавышы да ишетелә башлады, кибәргә эленгән чүпрәк-чапраклары да күренә башлады.

Аһ, никадәр телгәләнде ул чакларда аның йөрәге! Никадәр йокысыз төннәр, никадәр әрнүле, газаплы көннәр кичерде ул шул чакларда! Ар­тык түзәр чамасы калмагач, ул шунда конторада идән себереп, су җы­лытып торучы бер карчыкны белеште. Баланы фәлән сәгать карап тор­ган өчен карчык көненә өч йөз грамм икмәк сорады. Өч йөз грамм ул алты йөз граммның яртысы дигән сүз иде... алты йөз граммның, ягъни олы кешегә — көне буе кар ярып, хәлдән таеп эшләгән кешегә бирелә торган көнлек пайның яртысы дигән сүз иде. Ул берсүзсез риза булды.Ләкин калган өч йөз грамм аның кече теленә дә йокмады. Хәлсезлектән еш кына аның башы әйләнде, күз аллары караңгыланды. Ә бер көнне ул аңын югалтты. Эштә. Шунда бүрәнәләр арасында... Аннан да яманрагы шул булды — аның сөте кимеде. Бала туймый башлады. Ябыкты, на­чарланды. Шуның өстенә, карчыгы да аждаһадай явыз нәрсә булып чыкты. Аның ярты гомере төрмәләрдә узган иде, һәм анда инде кешелек дигән нәрсәнең тамчысы да калмаган иде. Ул бары үзенең өч йөз грам­ мын гына кайгыртты һәм баланы алырга килгәндә берәр минутка соң­ гардыңмы, кырык төрле сүзгә җитеште.

Кая анда өй турында, ата-ана турында уйланулар! Төннәр утырып ул иске-москыдан баласына күлмәк-ыштан текте, качып-посып аның еш чылана торган чүпрәкләрен юды, качып-посып киптерде, ә кайчакта... ә кайчакта... Я алла, ниләр генә эшләмәде дә, нинди генә хурлыкларга төшмәде ул аның өчен!

Быел язга таба аның хәле чамадан тыш көйсезләнеп китте. Аждаһа карчык баланы караудан баш тартты, баракта калдырып йөрү кыен­ лашты, ә инде аерым бүлмә даулау турында башка да китерерлек түгел иде. һәм көннәрдән бер көнне ул бәхетсез улы белән упкын кырыена килеп терәлде. Андагы шартларда ул упкыннан котылу өчен бары бер генә юл бар иде: олырак хатыннар аңа баланы балалар йортына бирер­ гә киңәш иттеләр. Бу инде аннан мәңгегә аерылу дигән сүз булачак иде. Хәмдиянең ишетәсе дә килмәде.

Ләкин уйлана торгач ул моннан башка тагын икенче бер юл эзләп тапты. Сугыш елы законнары никадәр каты булмасын, атасыз туган бала белән халык күзенә күренү никадәр хурлыклы булмасын, бернәр­ сәгә карамыйча, ул качарга булды. Бу турыда ул бары дусты, сердәше Фәүзиягә генә әйтте. «Безне монда көчләп тоталар. Үз авылыгызга кай­тып егылсаң, колхоз сине яклар,— диде Фәүзия, аның бу ниятен хуп­лап. – Колхозда да кеше бик кирәк хәзер. Юлда гына тотыла күрмә».

Һәм ул качты. Баласын, киемен-салымын күтәреп, караңгы бер төн­ дә ул шау-шулы, сасы һәм явыз барактан иркен кырга чыгып китте. Ул гомергә белмәгән-күрмәгән юллар белән кайтты, гомергә белмәгән-күр мәгән авыллар, шәһәрләр аша кайтты. Кайбер җирдә поездга утырды, кяйбеп җирләрдә җәяүләп элдерде. Рәхмәтле бәндәләр кайвакытта үзләре бирделәр, кайвакытта сорап алырга туры килде. Ничек итсә итте, шулай да менә туган йортына кайтып егылды.

Әйе, өйдәге хәлләр турында ул берни белмәде. Баксаң, әнә ниләр бар икән дөньяда!

Ләкин дөньяда ул белмәгән бик күп нәрсәләр бар иде әле. Әнисе белән икенче сөйләшүендә аңа тагын да күңелсезрәк яңалыклар ише­тергә туры килде.

 

VIII

 

Ул көне буе йоклады һәм кич караңгы төшкәч кенә уянды. Авыр күз кабакларын ачу белән ул чатнап башы авыртканлыгын тойды. Аннары аның өзелеп-өзелеп ашыйсы килеп куйды. Түзсә дә түзә бит кеше — кайчаннан бирле ашаганы юк инде аның! Туктале, улы нишләде икән соң аның әннәсе йоклаганда? Ул да көне буе ач булды микәнни?

Ана кешенең йөрәге жу итеп китте. Ул шундук башын калкытты, як- ягына каранып алды. Учакта дөрләп ут яна иде. Түр сәкегә, идәнгә һәм идән уртасындагы аркалы урындыкка кызгылт ут яктысы төшкән иде.

Сәкедә әнисе белән Әлтәф утыра иде. Алар арасында аның улы да бар иде. Алар никтер әкрен генә көлешәләр иде.

Улын күрү белән, аның куанычлы тавышын ишетү белән Хәмдиянең күңеле тибрәнеп куйды. «Ярый әле Зарифҗанкаебыз исән калган, — дип уйлады ул гаҗәеп бер канәгатьләнү белән. — Сугыш бит... нишли­сең, бер ул гына түгел бит...»

Торып ул сәке янына килде.

— Минем улым әннәсеннән иртәрәк өлгергән! — диде ул, идәнгә улы каршысына тезләнеп.

 — Без аңа аш ашаттык, Хәмдия апа! — диде Әлтәф, шатланып.

 — Белми шул әле. — диде картый. — Ашаткаламадыңмыни соң син аңа? — Туры килмәде шул. әнкәй, — диде Хәмдия.

 — Менә... икәү булдылар инде... ике малай, — диде әнисе, балалар­ның аркасыннан сөеп.

— Ике туган... ике бертуган, — диде Хәмдия, әнисенең сүзләрен куәтләп.

— Әткәйгә алмашка! Үскәч мин әткәй өчен сугышка китәм, — диде Әлтәф, мактанып.

 — Авызыңнан җил алгыры!— диде карт ана, ачуланып. — Әзерлән!

Син генә калдың менә... Инде сугышны бүтән ишетергә дә туры килмә­ сен, диген... әйттем исә кайттым, диген!

— Әлтәфләр, Ирекләр үсеп җиткәнче әле! — диде Хәмдия һәм кинәт үзенең улын Әлтәф кадәр үскән итеп күз алдына китерде дә көлеп җибәрде.

 — Тиресен тегеп куймаган, — диде әнкәсе. — Аларның үскәнен күр­ми дә каласың. Үсәләр дә, китеп юкка да чыгалар.

Ул авыр гына торды да казан янына китеп барды. «Нәрсә пешә икән соң анда?» дип уйлады Хәмдия, өйгә чыккан буны иснәштереп. Тавык шулпасы микән, әллә каклаган ит кенә микән? Ләкин казаннан чыккан ис нишләптер тавык шулпасы исенә охшамаган кебек иде. Бу ниндидер әчкелтем, буш һәм тәмсез ис иде. Хәмдиянең бер дә юктан эче пошып куйды. Ә инде өстәл янына утыргач һәм әнисе казаннан бүлеп китергән тәлинкәне болгатып карагач, аның чын-чынлап кәефе кырылды. Аның... аларның кайтуы хөрмәтенә әнисе аны... умач белән сыйларга исәпли иде! Чынында бу умач та түгел иде — бу бары кайнар су гына иде һәм шул кайнар суга беркадәр бәрәңге дә, беркадәр он сыман нәрсә салын­ ган иде.

Ул теләр-теләмәс кенә «тавык шулпасын» ашарга тотынды. «Күрә­сең, кызганадыр. Хәлләре шәптән түгелдер», дип уйлады ул, мондый ярлылыкка үзенчә аклану эзләп.

Аш янында беркем сөйләшмәде. Аларның өендә гадәт шундый иде.

Ашаганда сөйләшмәгез — туймассыз, ди торган иде әтиләре. Тик шулай да утыра торгач мондый изге гадәт көтмәгәндә истән чыгып китте.

Әлтәф үзенә бүлеп бирелгән тәлинкәне күз ачып йомган арада ялт итеп куйды да ач күзләрен елтыратып картыйсына карады.

— Бетердең дә мени әле?—диде картыйсы.

Ыы, — диде малай, тирләгән маңгаен сөртеп. — Куерагын сал әле, картый?

Куесы алла кулында, — диде картый тыныч кына, Әлтәфнең тәлинкәсен алып.

Иренеп кенә ул урыныннан торды, иренеп кенә казаннан аш бүлеп китерде. Хәмдия, йөрәге әрнеп, караңгы чырай белән, бәрәңге суын болгатуында булды. Юк, ни генә булмасын, өендә ул һич тә мондый болган­ чык су эчәрмен дип уйламаган иде! Хәтта тегендәге кәбестә суы да, юлда авыз итәргә туры килгән башка кәбестә сулары, бәрәңге сулары да моннан куерак һәм туклыклырак шикелле иде. Бөтен илдә ачлык, ялангачлык хөкем сөргәнлеге аның өчен һич тә сер түгел иде, ләкин шулай да ул ачлыкны бары иген үсмәгән җирләрдә генә — шәһәрләрдә һәм Урал якларында гына дип уйлый иде.

 — Нәрсә, шулай алла кулына калдыгызмыни, әнкәй? — диде ул кие­ ренке бер тынлыктан соң.

— Калдык, кызым... менә шушы көнгә калдык, — диде әнисе. — Күрмисеңмени — коры таякка калдык. Яр якасына җиттек инде, аяк сузасы гына калды.

 — Нишләдегез? Ни булды?! — диде Хәмдия, ачынып.—Син бит бер дә мондый түгелиең, әнкәй! Каклаган итең дә буладырые, балың да, маең да... Нишләдең, чирләдеңмени? Эшкә йөрер рәтең калмадымыни?

— Белмәссең инде, — диде әнкәсе, көрсенеп. — Чирләгәнеңне дә бел­ мәссең — ярым үлек кебек мыштырдыйсың шунда. Эшкә йөрим, кызым.

 — Мин былтыр тырмага йөрдем, Хәмдия апа! — диде Әлтәф.

— Менә хәзер мин дә йөри башлармын, — диде Хәмдия, әнисен сөендермәкче булып. — И сагындым, әнкәй, колхоз эшләрен! Тегендә бер­ нинди болын юк, иген чәчкән басу юк. Саз да урман, урман да саз. Җәй дә шунда, кыш та шунда. Тоткындагы кебек.

— Күрә инде адәм башлары, — диде әнисе, уфтанып, беркемгә дә карамыйча. — Алда тагын ниләр күрәсе бардыр инде... бер алла белә. Менә шушы көнгә калдык, кызым. Сез киттегез дә югалдыгыз. Хат та язмадыгыз. Сезгә рәхәт... ялгыз башка... менә монда барысы да миңа өелеп калды. Җитмәсә, сорап утырган буласың. Күктән төтмәгәнсеңдер бит — күргәнсеңдер, ишеткәнсеңдер...

Аның сүзләрендә, әрнүле, сыкранулы тавышында Хәмдиягә шелтә һәм үпкә сизелде. Үзенә карата әйтелгән бу шелтә һәм үпкәнең хаксыз, урынсыз икәнлеген бик яхшы белсә дә, шулай да ул әнисенә әз генә дә ачулана алмады.

— Әйтеп торам бит, әнкәй, мин анда тоткындагы кебек яшәдем, — диде ул, мөмкин кадәр йомшаграк булырга тырышып. — Анда бернинди авыл юк. колхоз юк. Урман эче. Сазлык. Җәй көне торф чыгардык, кыш көне урман кистек. Эт кермәс, кош җитмәс җир.

 — Күрә инде адәм башлары, — диде әнисе тагын да. — Мин дә шушы көнгә калырмын дип уйламаганыем, кызым. Өйдә күзгә кырып салырга бер уч он юк. Орлыкка дип калдырган ике-өч поттай бәрәңге барые, хәзер шуңа тотындык. Менә шулай, кызым. Яшерен-батырын түгел. Каклаган итләр хәзер сагынып сөйләргә генә калды.

—Сыер бозауламадымыни? Мал-туар, кош-корт... исәнме?... бармы?

— Юк, кызым, бетте... берсе дә калмады, — диде әнисе әкрен генә, агач кашыгын ялаштырып. — Быел көз өч тавык белән бер әтәч куйганыем... бичаракайларым, туңып үлделәр. Ашарларына да булмады, абзар да суык булды. Дүртесе беркөнне үлгән. Утырып җыладым. Кисәк кенә суытты. Кырык биш градыска җиткән диделәр. Бүрәнәләр шарт­ лады. Былтыр көз ике сарыкны ит планына бирдем... салымга... Кал­ дырмадым. Каравы да авыр. Быел килеп менә сыерга чират житте.Саклый алмадым, кызым, булмады. Колак кактым... колак кактыгыз, балакайларым! Сыер барында болай ук түгелие, акмаса да тамадырые. Бичаракаемның бозавын фермага биргәнием... пот ярым арышка. Озак тормады, үзеннән дә колак кактым. Саттым... ит планына, заемга, налукка, страхка... маена, тиресенә түләдем... Барысын да шул каплады. Котылдым.

Хәмдиянең кинәт кулыннан кашыгы төшеп китте. Шакылдап кайнар сулар түгеп, идәнгә төшеп китте. Аның тәмам төсе качты, аптыраудан коты алынудан авызы ачылды.

 — Әнкәй! — диде ул, тыны бетеп, пышылдап.— Әнкәй... чынмы?!

IX

 

Ул төнне беркемнең дә күзенә йокы кермәде. Алар төне буе сөйләшеп, кайгырышып чыктылар. Әнисе сөйләгәннәрне Хәмдия куркыныч әкият кебек тыңлады. Базарда онның поты өч мең ди. бәрәңгенеке биш йөз, алты йөз ди... Кесәдә нибарысы йөз сум чамасы акча бар. Ел ярым ва­кыт эчендә эшләп алган акча... Колхоз күтәрәмдә ди... Җирне сыерлар белән сөрәләр ди... Басуда утырып калган ашлыкны ашаучылар агула­нып үләләр ди... Авылда инде өч-дүрт кеше үлгән. Бәрәңге басуларын актарып бетергәннәр... бер черек бәрәңге табарлык түгел ди...

Туган авылы, туган колхозы тегендә чагында Хәмдия өчен байлык, муллык чыганагы булып, барлык газаплардан, барлык михнәтләрдән котылу урыны булып тоела торган иде. Караңгы төндә такта баракны ташлап чыгып киткән минутта да, баласын кочаклап салкын, шыксыз вокзалларда төн уздырган чакларда да, ашханәләрдә, рестораннарда кешеләрдән калган тәлинкәләрне ялап йөргәндә дә — һәркайда да, һәркайчан да туган өе, туган авылы бик еракта җемелдәгән өмет йолдызы булып күренә иде. Авыр юллар, авыр көннәр хәзер инде артта калды, хәзер инде алда юллар да юк, үзенә өндәп җемелдәгән йолдыз да юк. йолдыз түгел, хәтта тычкан уты да күренми!

Ничек яшәргә, ничек җан асрарга болай булгач?

— Әнкәй, Көшләбигә бардыңмы? — диде ул караңгыда әнкәсенә эн­дәшеп.

 — Бардым. Бетергәннәр. Кемдер җитешкән миңа кадәр, — диде әнкәсе.

 — Әнкәй, әйдә икәүләп барабыз тагын? Ындыр табаклары бардыр әле бүтән җирдә.

— Әйбәт булырые да соң... — диде әнисе, теләмичә генә.

 — Нәрсә, рөхсәт итмиләрмени? Тоталармыни? — диде Хәмдия, сагаеп.

— Әлегә тотканнары юк, — диде әнисе.

Беравык тынып ятты да ничектер шикле итеп, шомлы итеп сорап куйды:

— Син соң, кызым, ничек кайттың... берәр төрле язу беләнме дигән­дәй, әллә болай гынамы?

Хәмдия тып-тын калды. Бала кебек бу да аның өчен иң авыр мәсьәлә иде. Авыр гына түгел, томанлы да иде.

Авылдан алар дүртәү киттеләр. Өч кыз, бер егет Кәримне ике-өч ай эшләгәч тә армиягә алдылар. Мәрхәбә белән Нурия, язга чыгу белән, чыдамыйча качып киттеләр. Ул калды. Ул түзәргә булды. Ул авырлы иде, аның кайтыр юлы болай да киселгән иде. Төптән уйлап караганда, ул һич тә качып кайтмады. Чынында ул үзенекен эшләп, тутырып кайтты. Моннан киткәндә аларны алты айга дип алып китте­ләр. Ләкин ярты ел эшләгәч, тагын ярты елга калдырдылар. Анысын да тутыргач, әйттеләр: сез монда сугыш беткәнче эшләячәксез, диделәр.

Әйе, ул үзенекен эшләде. Кыш көне урман кисте, җәй көне торф чы­гарды. Кыш көне... чатлама суыкта, буранда. Кар ярып. Кулларын-аякларын туңдырып. Ирләр аудармастаи агачларны аудардылар. Баш­ та авырлы көе азапланды, аннары балалы көе... Җәй җиткәч торфка кудылар... сазга, черки арасына... Ул үзенекен тутырды. Аны беркем дә: эшләмәде, дип әйтә алмаячак. Үзенә тиешлесен ул көн дә бер ярымга, икешәргә тутырып барды. Аның кебек таза, көчле беркем дә юк иде анда. Аңа хәтта ирләр дә көнләшеп карыйлар иде. Ул анда аттай эш­ ләде, үзен үзе аямыйча эшләде. Ләкин киткән чакта аңа язу бирмәде­ ләр. Язуны ул сорап та тормады. Шулай туры килде..

 — Күңелем сизенгәнне лә аны! — диде әнисе, көрсенеп. — Ярый әле башта ук малайны ныгытып куйдым сүләнеп йөрмә дип... Нишләрбез инде, кызым?

 — Нәрсә «нишләрбез?» — диде Хәмдия, тагында ниндидер яман нәрсә буласын сизенеп.

 — Нәрсә булсын — сине әнтәм. Алай качып та кайткач, балаң да булгач, нишләрбез икән димен шул.

 — Мин инде күп уйладым, әнкәй, — диде Хәмдия, гамьсез булырга тырышып. — Иртәгәдән кантурга барам, сөйләп бирәм барысын да. Эшкә йөри башлыйм. Баланы син карап торырсың. Нинди эшкә кушса­лар, шуңа. Сагындым, әнкәй. Ни әйтсәң дә, ударник Хәмдия бит әле мин! Ни әйтсәң дә, үз авылым, үз колхозым.

 — Белмим шул, — диде әнисе.

 — Нурия белән Мәрхәбә кайтып җиттеләрме соң? Алар нишләде икән? — диде Хәмдия.

 — Кайттылар, — диде әнисе авыр гына.— Синең турында сораш­ тырыйм дип барганыем, туры китерәлмәдем. Алып киткәннәрне.

— Кая? — Кая булсын — Яңавылга! Җиде елга утырттылар бичаракайларымны.

— Җиде елга?!

— Җиде елга, кызым,— диде әнисе.— Карт башыма ялганлап ятар хәлем юк: җиде елга.

— Алар эштән качтылар, эшлиселәре килмичә! — диде Хәмдия, үр­тәлеп.

— Син нәрсәдән качтың соң, кызым? — диде әнкәсе.

 

X

Шулай итеп, көтелгән оҗмах көтелмәгән тәмугка әйләнде. Бала мәсьәләсе, бала хурлыгы рәхимсез чынбарлык каршында бик кечкенә булып калды. Бер көн эчендә бер-бер артлы ишелеп төшкән коточкыч яңалыкларга тагын бер яңалык өстәлде. Монысы да шулай ук искәр­мәстән ишелеп төште, күмеп китте, изеп ташлады, һәм бәхет, куаныч турындагы татлы уйлар мәңге упкынга атылды.

Инде нишләргә хәзер? Туктале, чынлап та, нишләргә соң хәзер? Күрәләтә башыңны төрмәгә илтеп тыгаргамы, әллә соң, әнкәсе әйткән­чә сугыш беткәнче өйдә качып ятаргамы. Ярый ла сугыш тиздән бетсә! Тиз бетмәсә. ничек түзәргә? Гомумән, мөмкннме ул өйдә качып яту? Таза баштан, бер гаепсез көйгә... карак кебек... үз өендә, үз авылында качып яту мөмкннме ул?! Тирә-якта күршеләр бар, өндә балалар бар. Берсе кермәсә икенчесе керер, берсе күрмәсә, икенчесе күрер. Хәмдия качып кайткан диярләр, өендә яшеренеп ята икән диярләр. Кайсы Хәмдия? Соң теге... сугыш алдыннан Мәскәүгә күргәзмәгә барам дип масаеп йөргән Хәмдия! Бичаракаем, күрә инде адәм башлары, дияр­ ләр. Аны бит уйнаштан тапкан баласы белән кайткан дип сөйлиләр, диярләр...

Менә ул кайда мәсхәрә, менә ул кайда хурлык!

Ләкин әле хурлыктан да зуррак, хурлыктан да яманрак икенче бер нәрсә бар. Ул да булса — балаң белән, анаң белән, бөтен өй эчең белән ачка үлү куркынычы... Бетеп беткән бер әнисе ничек туйдырсын аларны?!

Шулай да бернәрсә дә эшләп булмый микәнни соң? Юк, нәрсәдер эшләргә кирәк. Качып ятарга ярамый, һич тә ярамый! Таза баштан, бер гаепсез көе...

Ул төне буе уйланып чыкты.

Таң алдыннан аны йокы басты. Ләкин көтмәгәндә урам якта нинди­дер шакылдавык тавышы ишетеп ул кисәк кенә уянып китте. Тавышка әнисе дә уянды һәм йокылы күзләрен көчкә ачыштырып, битенә төшкән аксыл чәч бөртекләрен артка сыпырыштырып, тәрәзә янына килде.

«Әллә килеп тә җиттеләрме?» дип уйлады Хәмдия, телсез-өнсез ка­лып.

— Җәмиләттәй, Җәмиләттәй! — дип кычкырды тышта ниндидер та­ләпчән хатын-кыз.

«Кем соң әле бу?» диде Хәмдия үз алдына. Тавышы таныш. Тукта, Факия түгелме соң? Әйе, Факия. Кара, нинди! Гомергә Факия дип уй­ламассың.

 — Тәмле йокы вакытында килә дә уята шул нәрсә,— диде Җәмиләттәй, үз алдына сукранып.

«Бригадир микәнни?» дип уйлады Хәмдия. Исең китәр — ялкау Факия бригадир булган!

— Нәрсә бар, ни булды, Факия? — диде Җәмиләттәй.

— Хәзер үк киен, амбар алдына бар, — диде Факия. — Капчык алырга онытма. Яҗавылга барачаксыз.

— Яңавылга? Бүәгә күпер салмаганнар диләр бит әле, Факия.

— Күпер салынганны көтеп ята торган чак түгел. Кимә белән чы­гарсыз. Ике тәңкә акча да алыгыз... кимәчегә... баруына-кайтуына...

— Белмим шул, Факия, — диде Җәмиләттәй, теләмичә. — Нәрсә алып кайтырга соң?

 — Бодай алып кайтырсыз. Чәчү орлыгы. Кеше башына җегерме кило чамасы тия. Бездән ун кеше бара.

 — Җегерме кило! — диде Җәмиләттәй, шаккатып. — Беткәнмени яшьләр? Шул тикле җирдән.. җегерме кило ашлык күтәреп... Аяк атлар хәлем дә юк, Факиякәем.

— Кеше юк,— диде бригадир.— Яшьләр дә бара, картлар да: Гази­мәләр, Санияләр, Хәким кызлары... Атларга салгашып ята торган за­ маннар узды инде — үзең беләсең... Ул җирне чәчми калдырыйкмыни!

Кичәгенәк Янавылдан хәбәр алынды: бер көн эчендә ташып бетерергә диләр. Хөкүмәткә рәхмәт инде — ул бирмәсә, каян алырыең бу вакытта!

— Рәхмәт инде, рәхмәт, — диде Җәмиләттәй, ашыгып, ярарга ты­рышып.

 — Шулай, Җәмиләттәй, — диде Факия, нык итеп. — Күп сөйләнмә, хәзер үк киен. Халык амбар алдына җыела.

— Һай алла, бер дә хәлләрем юк бит әле, Факиякәем,— диде Җәми­ләттәй. нишләргә дә белмичә. — Ничек соң, ичмасам, бераз ашарга бир­миләрме... аяк ялына?

— Булыр диделәр. Ике йөз грамм чамасы он диделәр кеше башына.

Бигрәкләр юк икән шул, — диде Җәмиләттәй, башын селкеп. — Ярар, барырмын инде, алайса. Аяк атлар хәлем дә юк шул, Факиякәем.

— Менә минем дә аяк атлар хәлем дә юк — шулай да йөрергә туры килә, диде бригадир һәм амбар янына хәзер үк барып җитү турында тагын бер мәртәбә кисәтте дә китеп барды. Ләкин бераз җир киткәч тә ул, нәрсәдер онытып калдыргандай, кире борылды, яңадан тәрәзә каршысына килде.

— Карале, Җәмиләттәй,— диде кычкырып, — кайтканда кесәгезгә-нигә сала күрмәгез. Бодае агуланган. Аннары, тотыла калсагыз...

 — Аллам сакласын! — диде Хәмдиянең әнисе.— Бөртеге дә кирәкми. Безгә харам мал килешәмени! Ачтан үлсәм үләрмен, кешенекенә кул сузмам.

Факия китеп баргач, ул лып итеп урындыкка утырды һәм, ябык кул­ларын тез өстенә салган килеш, аптырап тынып калды.

 — Яңавылга түгел, теге очка барып кайтканчы да аяк буыннарым калтырый, — диде ул, үз алдына сөйләнеп. — Сигез чакрым бит әле ул! Барасы, кайтасы белән уналты чакрым. Тау менәсе, тау төшәсе. Җит­мәсә кесәңнән ике тәңкә чыгарып түлә!

 — Әнкәй, синең өчен әллә үзем барыйм микән? — диде Хәмдия, ба­шын калкытып. — Үзем теләп эшләп китсәм... кайткач та кеше күзенә күренә башласам?..

Җәмиләттәй корышкан куллары белән битен сыйпап алды да, авызын кыйшайтып, еламсырагандай итте.

 — Күрсәтте бу сугыш безгә... картаймыш көнемдә...

 — Әнкәй, чынлап, барыйм әле үзем?!— диде Хәмдия, дәртләнеп, урыныннан торып.

— Рәхмәт, кызым, — диде әнисе коры гына.

XI

Җәмиләттәй шулай бер урында һушы китеп утырды-утырды да, аякларын көчкә өстерәп, тышка чыгып китте, утынлыктан чыбык-чабык алып керде һәм көндәгечә казан астына ягып җибәрде. Бераздан Әлтәф тә сикереп торды.

— Улым, бар әле су алып кайт, — диде картый.

Малай ашык-пошык битен-кулын юды да, чыгып та китте.

 — Ярый әле бу бала бар, — диде Җәмиләттәй. — Ул да булмаса, нишләриең? Чишмәдән кайтканда тыным кысыла, аяк буыннары калты­рый. Элекке әнкәң юк инде ул хәзер, кызым. Сезнең кайгыдан агарма­ган чәчләрем агарды, саргаймаган йөзләрем саргайды. Зарифҗанымны исән-сау күрсәм, инде үлсәм дә үкенмәм.

Ул әле һаман тынычлана алмаган иде, ул әле һаман да күңеленнән ярсый иде, үртәлә иде, ләкин шул ук вакытта аның эчендәгесен тышка чыгарырга артык теләге дә юк иде шикелле. Бәрәңге пешеп, чәй кайна­гач һәм барысы да өстәл янына җыелгач, ул бөтенләй юашланып китте.

— Ике йөз грамм бит әле ул, кызым!—диде Хәмдиягә карап, үзенчә бик канәгать бер төс белән,— Ике йөз грамм күктән яумый хәзер. Җылап эзләсәң дә табалмыйсың аны. Атлар, бичаралар, аякларына да басалмыйлар. Нишлисең, дөрес сүзгә җавап юк: җирне шул көе кал­ дырырсыңмыни?! Ярар, аллага тапшырдык, балалар.

Шулай сөйләнде-сөйләнде дә, иртәнге ашыннан канәгатьлек белдереп,  амин тотып куйды, яулыгын рәтләде дә юлга әзерләнә башлады.

— Әнкәй, Әлтәфне иярт, ичмасам, — диде Хәмдия, әнисенең сүлпән хәрәкәтләрен күзәтеп. — Икегезгә бүлеп күтәрерсез.

—Ярар, шул кадәр җиргә бала интектереп йөрисем генә калганые! — диде әнисе, кинәт ачуланып.

Ул үзе югында нишләргә кирәклеге турында киңәшләр бирде дә, үзе өчен кайгырмаска, борчылмаска кушты да, кичәгенәк Көшләбигә алып барган капчыгын биленә кыстырып, амбарга китеп барды.

Хәмдия аны тәрәзәдән карап калды. «Нинди беткән! Нинди беткән!» дип уйлады ул ул әнисе турында, аның ничек атлавына игътибар итеп. Кызганудан аның күзләренә яшь килде. Ләкин күңелендә туган яңа бер тойгыны — үз өендә үзен чит итеп, кирәксез һәм гаепле итеп сизү тойгы­сын ул күз яшьләре белән дә бетерә алмады. Аның бернәрсәгә кулы бармады, бернәрсәгә күңеле бармады. Ә бераздан ул тиктомалга курка-өркә башлады. Аңа кемдер көтмәгәндә килеп керер дә, аның йөзен ертып, тирә-якка ишетелерлек итеп: «Менә, тотылдыңмы?!» дип кычкы­рыр шикелле тоелды.

Укырга киткәндә Әлтәф ишекне тыштан йозак белән бикләп киткән иде. Аңа гына ышанмыйча, Хәмдия чолан ишеген дә, өй ишеген дә эч­ тән бикләп куйды, әледән-әле урам якка, ишегалды ягына карап-карап алды, бала кычкырып елый башладымы — тизрәк аны тынычланды­ рырга ашыкты. «Я раббем, үз өеңдә үзең куркып яшә икән!» дип уйлады ул әледән-әле, үзенең мондый хәленнән чиксез бер уңайсызлану тоеп.

Баласын кочаклап ул тәрәзә янынарак килеп утырды. Менә капчык тотып урамга Газимә дә килеп чыкты. Аның артыннан ук диярлек Ша­кир бичәсе күренде. Ә аның әнисе барысыннан да алдарак кузгалды.Ул һәрвакыт шундый булды. Үлмә хәлендә дә ул аяк өстендә булды, эштә булды, кырда-басуда булды. Ул һәрвакыт шундый. Аның балала­ ры да шундый... булдылар...

Капчыклы хатыннардан соң күп тә үтмәде, елга буена, калкулык астына урнашкан ат фермасында да хәрәкәт башланды. Ат караучы­ларның кем беләндер кычкырышканнары ишетелде, ат чакырганнары ишетелде; кемдер, янбаш сөякләре очлаеп торган ябык сыерын җитәк­ләп, түбән очка таба юнәлде. «Шәрифә, ахрысы», дип уйлады Хәмдия. Дөрес икән, чыннан да сыерлар белән сөрәләр икән. Бичараның муе­нына камыт кидерелгән, сыртына ыңгырчак салынган. Әйе шул, ферма утарында биш-алты аттан башка берни күренми. Дөрес икән...

Озакламый ферма ягыннан урам буйлап болай таба кыймылдаучы көтү күренде. Сыерлар, сарыклар бергә, бер көтүдә иде. Алар да, кеше­ләр кебек, хәлсез иде, ябык иде. Бөтенләй тавыш-тынсыз диярлек алар өй турысыннан шыбырдашып уздылар да, калкулык астына төшеп, күз­дән югалдылар. Бары тик көтүче малайның: «Чыгарыгыз!» дип кычкыр­ган моңсу тавышы ишетелде дә, кайдадыр авыл читендә эт өргәне ише­телде.

Авыл уянды, авыл күзен ертты. Хәмдия, баласын кочаклаган көе, туган авылын күзәтте.

XII

Котын алып, җанын өшетеп аның күз алдына әледән-әле дәһшәтле сораулар килде.

Нишләргә? Ничек яшәргә? Ничек балаңны карарга?

Әйе, көн дә шулай була торган булса, нишләргә, ни кыларга?

Әнисенең сүзенә ышанмаска аның хакы юк. Ул сиңа юри әйтмәс.

Шулай булгач, кеше күзенә күренү турында, колхоз председателенәме, авыл советынамы барып ялыну турында уйларга да мөмкин түгел. Шулай булгач, аңа чыннан да... качып, яшеренеп ятарга гына кала! Ләкин ничек торырга, нәрсә белән туенырга? Карт анаңның соңгы сыны­ гына өлешкә кереп, әрәм тамак булып күпме яшәргә? Таза баштан, бер гаепсез көе...

Әллә соң сиздермичә генә кире тегендә китеп барыргамы? Эше та­ныш, җире таныш, кешеләре таныш.

Ләкин анда эшкә алырлармы? Качып киткән өчен, эшкә килми йөр­гән өчен судка бирмәсләрме? Әлбәттә, бирерләр! Бер көн эшкә чыкмаган өчен дә удмурт егете Илчебайны өч елга хөкем иттеләр. Бер көн өчен өч ел. Бер ай өчен күпмегә утыртырлар? Бер көн өчен өчәр ел бирсәләр, бөтен гомерең буе төрмәдә черерсең. Аннары, баланы нишләтергә? Аны монда калдырып булмый. Ул монда ачтан үләчәк. Монысы инде көн ке­бек ачык. Шуның өстенә, ул монда карт анага чиксез авыр йөк һәм га­зап булачак. Шулай ук аны тегендә алып китәргә дә булмый.

«Әгәр бөтенләйгә икенче бер җиргә китеп барсам?» дип уйлады ул бераздан, мәсьәләгә башка яктан карарга тырышып. Илдә чыпчык үлми. Берәр җиргә эшкә керер иде... Ләкин тагын шул ук балык башы: язу юк. Язусыз кем сине эшкә алсын! Кайда да язу кирәк, паспорт кирәк. Аның исә берние дә юк. Тегендә аларга паспорт бирмәделәр.Паспорт булса, кеше тизрәк качу ягын карый. Авыл советы биргән язу да аларда калды.

Шулай булгач... шулай булгач, аңа беркайда да юл юк. Шулай бул­гач, аңа кайда да төрмә.

Төрмә...

Ул инде күрде. Чын төрмәне күрде. Үз күзләре белән. Көн саен.

Тегендә, урман эчендә... аларның бараклары янында гына, йөз метр чамасы җирдә генә... биек койма белән, тимер чыбыклар белән уратып алган төрмәне күрде. Аларның барагы да башта төрмә өчен дип салын­ган булган. Ләкин нишләптер анда иреклеләрне китереп тутырдылар.

Барысы да авылдан, барысы да юаш... Ни кушсаң, шуны эшлиләр, кая кусаң, шунда баралар. Барысы да хатын-кыз. Ир затыннан ике-өч бүлтерек тә, солдатка ярамаган гарип-горәбә. Күршедә, тимер чыбык артында исә — барысы да ирләр. Эшкә алар еш кына янәшә атлап бар­ дылар. Иреклеләр аерым төркем-төркем булып бара, алар — җыелып, команда белән. Алдан да, арттан да сакчылар. Ян яктан да сакчылар. Бүре чаклы этләр белән, автоматлар белән. Барысы да ябыклар, хәл­ сезләр. Коры сөяк тә тире. Аякларын көчкә өстериләр. Чыкмаган җан­нары гына. Урман кисәләр, вагоннарга бүрәнә төйиләр. Баракларын җылытырга үзләре йомычкалап утын ташыйлар... куеннарына тыгып, күрсәтмичә... Койма почмакларында каланчаларда төне буе ут яна, автомат белән сакчылар йөреп тора. Төннәрен шарт-шорт аткан тавыш­лар ишетелә. Барактагы кызлар котлары алынып уяна торганнар иде. Ә иртән, томанланып торган чатлама суыкта, чанага салып биек капка­дан үлекләрне алып чыгалар иде. Таш булып, агач булып каткан, баш­ларында чәчләре күренеп торган, җилфердәп торган кешеләрне... ничек туры килә шулай салып... өсләренә чыбылдык та япмыйча... туп-туры бараклар арасыннан, котлары алынган хатын-кызларның күз алдын­нан... шыгырт-шыгырт китеп баралар иде. Аларны кайдадыр урман эчендәге тирән чокырга илтеп ташлыйлар дип сөйлиләр иде.

Менә шундый иде андагы төрмә. Ул үз күзләре белән күрде. Инде тагын күрергә язармы? Тфү-тфү, шайтан колагы саңгырау булсын!

XIII

Җәмиләттәй Яңавылдан кичкә таба гына кайтып җитте. Ишектән керде дә ян сәкегә ауды.

— Картый үлгән! — диде Әлтәф һәм кычкырып еларга да тотынды.

Хәмдия тиз генә әнисенең изүен, яулыгын чишеп җибәрде, биленә буган бавын чиште. , .

— Үлмәдем әле, балалар, — диде Җәмиләттәй, йомык күзләрен ач­кандай итеп.

Шуннан башка ул бүтән берни әйтә алмады — башын артка ташлап, кулларын, аякларын хәлсез салындырып, как сәкедә хәрәкәтсез ята бирде. Хәмдия тиз генә түр сәкегә урын жәйде, әнисенең өстен чишен­дерде дә күтәреп диярлек аны урынга илтеп салды. — Әнкәй, бәгырем, нишләдең? — диде ул, өзгәләнеп.

Ул аның кан тамырларын тотып карады, әле күкрәгенә, әле авыз турысына колагын куеп тыңлады, аның хәрәкәтсез калган аякларын, кулларын сыйпалады. Кисәк курку аның башына чыкты. Әнисе аңа чыннан да үлгәндер шикелле тоелды, һәм аның болай да өркетелгән күңелен кинәт дәһшәт биләп алды.

 — Әнкәй! Ач күзеңне, әнкәй! — диде ул, әнисенең күкрәгенә кап­ланып.

— Кызым, синмени? — диде Җәмиләттәй, каны качкан, бер-берсенә нык ябышкан иреннәрен авыр гына кыймылдатып. — Чәй бир... кайнар чәй.

Хәмдия, күзенә ак-кара күренмичә, җилтерәтеп сәкедән җиз само­варны алды, өстендәге тузанын өрде дә шап иттереп идәнгә, мич алдына утыртты, шаулатып су салды, күмер салды. Күп тә үтмәде, күңелсез өйгә җан кертеп, самовар гөрләргә тотынды. Беркадәр тынычлангандай иткәч, Җәмиләттәй яңадан күзләрен ачты, тормакчы булып башын калкытты. Хәмдия шундук аның янына килеп җитте — ике куллап тотты да урынга утыртты, утырырга җайлы булсын өчен, аркасына мендәр кыстырып куйды.

— Баш әйләнә, — диде Җәмиләттәй.

Озакламый чәй дә кайнап чыкты. Хәмдия тиз генә әнисенә кайнар чәй ясап бирде. Капчык төбендә тузанланып беткән бер-ике шакмак шикәре бар иде — шуны алып куйды. Күптән инде онытылган тансык тәм-төм белән куе чәй эчкәч, Җәмиләттәйнең йөзе ачылып китте.

— Ярый әле син бар, кызым, — диде ул беренче сүзе итеп. — Рәх­мәт. Болай булгач рәтләнермен инде.

 — Алып кайттыгызмы соң?—диде Хәмдия.

— Кайттык, — диде Җәмиләттәй. — Бөртекләп тутырдык, кызым.

Кимә тоткарлады. Шунда вакыт үтте. Чәчәрбез, иншалла. Җиркәй кы­сыр калмас. Бөртеген дә калдырмадык...

— Картый, Хәмдия апа, быел сугыш бетә! — диде Әлтәф кинәт кенә, утыра торгач. Күрәсең, аның да олылар сүзенә катышасы килә иде.

 — Син нәрсә... каян ишеттең? Ничек? Кайчан?! — диде Хәмдия, каушагандай итеп.

— Рәхмәт яугыры,— диде Җәмиләттәй, Әлтәфне мактап.

— Ишеттем инде, — диде малай. — Баягынак Матнур бабай әйтте.

Безнекеләр кичә Севастопольне алганнар. Куалар Гитлерны! Телефон­нан наушниктан тыңлаганнар. Матнур бабай әйтте: быел көзгә сугыш бетәр инде, диде.

— Ә-ә!— диде Хәмдия, мәсьәләгә төшенеп.— Чынлап әйтәләрме әллә дип торам.

 — Ник чынлап әйтмәсен, чынлап әйтте! — диде малай.— Матнур бабай кантурда ишеткән. Авыл буенча ялган таратып йөрмәс инде.

Алар шулай сөйләнгәләп утырганда, кемдер килеп, иртәнге кебек, урам як койманы шакылдата башлады.

— Җәмилә! Җәмилә килен! — дип кычкырды ниндидер ир кеше. — Әнә ич Матнур бабай! — диде Әлтәф, урыныннан сикереп торып.

Ул тиз генә тәрәзә каршысына килде.

 — Нәрсә, Матнур бабай? Нәрсә бар?

— Җәмилә килен! — диде шул ук ир тавышы, ашыкмыйча гына. — Кантурга чакыралар. Яңавылдан кеше килгән. Заем хакында. Хәзер үк килергә куштылар... Җәмилә килен...

— Ярар, барырбыз!— диде Әлтәф, бар тавышына кычкырып. — Кат-кат әйттермәгез, килен... барып кайтыгыз әйдә, — диде Матнур бабай, артык кыстамыйча гына, ләкин шул ук вакытта тиз генә китәргә дә җыенмыйча.—Миннән әйтү, сездән бару, Җәмилә килен...

Ярар, ярар! — диде Әлтәф тагын да.

Матнур бабай «килен»нең барачагына шулай да ышанды бугай —бүтән кычкырмады, өрәк кебек тавыш-тынсыз күршеләргә таба китеп барды.  

— Әнә Матнур бабаңның хәбәре! — диде Җәмиләттәй Әлтәфкә. — Туксан ике тәңкә түлисем калганые. Өстә һаман бурыч булып тора. Болай гына булса да барып кайтмый булмас.

Барырсың менә!—диде Әлтәф, картыйсына кычкырып. — Күзен дә ачалмый утыра үзе. Барырсың менә!

Бармый ярамас шул, улым, — дигән булды картыйсы күндәм генә.— Тагын килеп җитәр инде ул. Дуамалга кеше интектереп йөрер­гә... Әлерәк кенә чакыртканнарые да соң, бер атнадан акчаңны әзерләп тор дигәннәрне. Бурыч бит, барып күренми ярамас.

— Иртәгә барырсың, әнкәй,— диде Хәмдия дә, киңәш итеп.—Мин­дә бераз акча бар — илтеп бирерсең.

Ләкин мондый сүзне ишеткәч, Җәмиләттәй чын-чынлап җанланып китте. —  Һай, кызым! Шул туксан ике тәңкәне каян алыйм икән дип ба­шым катканые, илтеп түлим тизрәк! — диде ул, урыныннан торып.— Котылыйк, кызым. Өстә бурыч тормасын. Хәл керде инде. Барып кай­тыйм әле.

 Һәм ул мыштырдап өстенә киенә дә башлады. — Мин дә синең белән барам!— диде Әлтәф, еларга җитешеп.— Үзеңне генә җибәрмим. Әнә шундый инде ул, Хәмдия апа — һич кеше сүзен тыңламый!

XIV

Өйгә кайтканнан бирле баланың рәтләп тамагы туймады. Ана кеше­нең сөте бөтенләй диярлек юкка чыкты. Күкрәккә кушу белән бала һәр­вакыт комсызланып имәргә тотынды һәм һәрвакыт үртәлеп, ачуланып ташларга мәҗбүр булды. Хәмдия, аптырагач, аңа үзе ашаган бәрәңге суын биргәләп карады, ләкин ят азыкка бала һич тә күнегә алмады. Ул күзгә күренеп начарланды. Аның хәзер елавы да елауга түгел, бәлки хәлсезләнеп шыңшуга, ыңгырашуга охшап калды.

Үзенең куркыныч хәле турындамы, әнисе турындамы, әллә баласы­сың әкренләп ачка үлә баруы турындамы — Хәмдия нәрсә турында да кайгырырга белмәде. Бер кеше өчен бу бик күп иде, чамадай тыш күп иде. Шулай да аның өчен иң якыны, иң газизе бала иде.

Икенче көнне әнисе белән аның арасында шундый сөйләшү булды.

— Әнкәй, карале, — диде Хәмдия, — минем сырмага күпме бирерләр икән?

 — Нинди сырма? — диде әнисе.

— Тегеннән киеп кайткан сырма соң. Ничә литр сөт бирерләр икән шуңа?

Әнисе аңлап алды, берни әйтмичә, чөйдәге сырманы кулына алды да аның эчен-тышын әйләндергәләп карады, кесәләрен актарды. Сырма әле яңа иде. Ул бары юлда кайтканда бераз керләнгән генә идее

 — Бигрәк җиңел! Мамык белән сырган бугай, — диде әнисе, сырма­ны мактап.

 — Мамык белән бугай шул,—диде Хәмдия. — Бигрәк әрәм инде сатсаң да,— диде әнисе. — Сөт дип... кем сиңа сөт кенә бирер икән хәзер?

— Әрәмен әрәм дә, нишлисең? — диде Хәмдия уйчан гына. — Балага сөт кирәк. Ашата башларбыз. Болай булмый, әнкәй

— Бүтән нәрсәң юкмы соң? — диде әнисе, сырманы кызганып.

Хәмдия әнисенең тел төбен бик яхшы сизенде. Өченче көнне дә ул сырманы мактый-мактый караштырып торган иде. «Бүтән нәрсәм бар соң минем?» дип уйлады ул, күңеленнән кием-салымын барлап. Күлмәк­нең рәте юк. Аякка киеп кайткан ирләр ботинкасы да сырган чалбар кала. Анысы да ирләрнеке. Урман кискәндә биргәннәр иде. Ләкин алар искерәк шул.

— Ярар, әнкәй, сиңа булсын сырма, — диде ул, тәвәккәлләп.— Җылы өстеңдә тузсын. Рәхәтен күр. Мин инде сырган чалбарлар, бо­тинкалар киеп йөрмәм — шуларны сатарбыз.

 — Рәхмәт яусын инде, кызым. — диде әнисе, балалардай куанып. — Саклап кына тотармын инде, кадерен белеп кенә. Өстемдә бер нәрсәм калмады бит, кызым, кеше арасына чыгарга оят.

— Ник сакларга— киярсең, әнкәй. — диде Хәмдия.

 — Белмим шул, — диде әнисе, кинәт сүрелеп. — Белмим шул кы­зым. Дөньялар иминләнмичә киеп булыр микән? Күрсәләр шикләнү­ләре бар.

Хәмдиянең шундук йөзе караңгыланып китте. Бала онытылды, әнисе онытылды, һәм йөрәкне урталай ярырлык бөтен дәһшәте белән күз ал­дына икенче бер хакыйкать килеп басты.

 — Юкка куркасың син, әнкәй! — диде ул, ачынып. — Котың алынып беткән синең. Үз киемеңне үзең киеп йөрергә дә куркып яшә икән!Нинди тормыш бу?! Нинди заман бу?! Менә күрерсең, хәзер үк урамга чыгып китәм, хәзер үк кантурга барам, фермага төшәм! Нинди эш бу?! Сабый балам белән ачтан үләргә тиешмени мин?!

— Кызмале син, — диде әнисе ачусыз гына. — Өй турысыннан кеше-ни узган чак булыр.

— Булсын! — диде Хәмдия, ярсып. — Узсын, теләсә кем узсын!

— Яңавылга барсаң, он-фәлән алып кайтырга булырые да, юлга чыгарга йөрәгем җитми, — диде әнисе тыныч кына. — Кем алыр икән соң боларны? Мәликә корткага барып карыйм микәнни?

 — Теләсәң кемгә бар. әнкәй. — диде Хәмдия, беркадәр басыла тө­шеп.— Сөт сора, сөт... Балам бетә, балакаем бетә бит, әнкәй!

XV

Мәликә кортка әйберләрне теләмичә генә алды: кирәкми, диде, иске, диде. Ялына торгач, шулай да риза булды. Җәмиләттәй алып барган әйберләр өчен ул «кызганып» бер пот бәрәңге, биш кадак он һәм бер литр сөт бирде.

Кичен ярлы өйдә ярлы гына, тыйнак кына бәйрәм булды. Хәер, бу бәйрәм күбрәк балаларга кагылды. Күңеле күтәрелеп киткән Әлтәф Хәмдия апасы белән картыйсына көндәгечә сугыш яңалыклары сөйләде һәм кичәге хәбәренә үзенчә төзәтмә ясап: сугыш быел көзгә дә калмас әле, җәй урталарына бетәр, дип куйды. Ирек җылыткан сөтне яратып эчте һәм тамагы туйгач та кинәт кенә үзгәреп китте: көлде, «әннә» диде, «мәммәм» диде, кулларын бутап, идәнгә төшәргә сорады.

Балаларның куанычы олыларга да йокты. Ашап туйгач алар, өстәл яныннан кузгалып китәргә иренеп, канәгать бер кыяфәттә, елмаешып балаларны күзәттеләр.

 — Менә ул кемнәр яши! — диде Җәмиләттәй, үз алдына сөйләнеп. — Барып кердем өйләренә — яңа пешкән ипи исе чыккан. Сәкедә ипи... өстәлдә ипи... күзгә алучы да юк. Мәликә кортка ашамый, кем аша­сын! — Факиясе бригадир, чулак малае амбарда эшли, ире — ат карау­чы. Менә шуларны утыртыргае да төрмәгә, юк, көчленеке замана.

— Сөйләмәле, әнкәй, шул төрмәләр турында,— диде Хәмдия, чырае бозылып. — Болай да инде... Дошманына да күрсәтмәсен.

 — Дошманыңны да утыртмагач, иик ясаганнар аны? — диде Җәмиләттәй. Син менә монда ачка шешенеп ят, ул анда калхузныкын ур­лап, баеп ятсын — алай да тигезлек түгел шул, кызым.

— Шулай да соң...— диде Хәмдия, килешкән сыман итеп.

Шуннан башка ул сүз озайтып тормады. Хәзер аның бәхәсләшәсе дә килмәде, зарланасы да килмәде. Аның шулай тыныч кына, оеп кына өстәл янында балаларга карап утырасы килде. Бер уйлаганда, адәм баласына әллә ни күп тә кирәкми инде. Өстәл янына утырган саен көн дә шулай тамагың туйганчы ашый алсаң, көн дә шулай аяк астында куанышып балаларың уйнап йөрсә, шуннан башка тагын нәрсә кирәк?Эх, һәрвакыт шулай булсачы!

Ләкин, кызганычка каршы, һәрвакытта алай була алмады. Ярлы өйдәге ярлы бәйрәм көннәрдән бер көнне тәмам булды. Базда бары ор­лыкка дип кадерләп сакланган, уршып беткән, үреп беткән өч-дүрт чи­ләк чамасы бәрәңге калды да, өй эчендә һич тә туя белми торган олы- кече өч-дүрт тамак калды.

Ул көнне Әлтәф укырга кайнар су гына эчеп китте, ләкин бер-ике сәгать узмады, ашыйсы килә дип, баш әйләнә дип кире кайтты. Ирек исә әнисенең буш янчыкларын суырды-суырды да, берни килмәгәч, га­дәтенчә еларга тотынды. Ул бик озак елады — әле усалланып таләп итте, әле хәлсезләнеп үксергә тотынды, әле күзләрен йомган килеш, ярым йокыга киткән килеш, уймак кадәр иреннәрен чупылдатып-чупылдатып алды.

Хәмдия нишләргә дә, нәрсә кыларга да белмәде. Ул акылдан шашу­га якын бер гамьсезлек һәм өметсезлек кичерде. Эчтән аның йөрәгенә кан сауды, күкрәгендә ялкын дөрләде, тау-ташлар актарылды, тыштан исә ул катып калган шикелле күренде. Әйе, ул бернәрсә дә эшли алма­ды. Улына да, Әлтәфкә дә, әнисенә дә ул берничек тә ярдәм итә алма­ды. Бу минутта ул үзе турында уйламады да.

— Туктале, кантурга барып карыйм әле булмаса,— диде Җәмиләт­тәй, үзенчә бер фикергә килеп.

 — Барып кара, әнкәй,— диде Хәмдия дәртсез генә.

Җәмиләттәйнең анда барганы бар иде инде. Көн саен бармаса да, атна саен бара иде. Әмма монысында ул иң соңгы өметләр белән, иң изге догалар белән китте. Шулай да аңа дога ярдәм итмәде. Гадәттә­гечә, көченнән килмәде. Колхоз идарәсендә җавап бик кыска булды: юк, берни юк, диделәр аңа.

Җәмиләттәйнең кире өйгә кайтасы килмәде. Сөмсере коелып, күңе­ле кырылып ул шунда идарәгә җыелган хатын-кыз арасында таптанып тик торды. Тора торгач, үзе өчен ул шунда бер яңалык белде.

— Түбән очлар элмә кабыгы ашыйлар икән,— диде ул, өйгә кайт­кач.— Мин дә барып карыйм әле.

— Бар, әнкәй,— диде Хәмдия, дөньядан ваз кичкән бер гамьсезлек белән.

Җәмиләттәй кулына балта алды, Әлтәфне ияртте дә урманга кит­те. Бер-ике сәгатьтән алар яшь элмә чыбыклары өстерәп кайтып та җиттеләр. Чыбыкларны туп-туры өйгә алып керделәр, җыйнаулашып кабыгын телделәр, турадылар, вакладылар. Юдылар да казанга сал­дылар.

Элмә боткасы бик озак пеште. Кайный-кайный ул, чыннан да, ботка сыман аксыл нәрсәгә әйләнде. Ләкин ул ботканы кабып карагач, лайла­лы кабык тәменнән башка аннан бүтән бернинди туклыклы тәм килмәде.

— Кеше белми ашамыйдыр әле,— диде Җәмиләттәй, балаларның күңелен күтәрмәкче булып.

«Элмә кабыгын бәрәннәр дә ашый бит... сарыклар да...» дип уйлады Хәмдия, үз-үзен ашарга мәҗбүр итеп. Алар ашагач, ник кеше ашамас­ка тиеш? Барыбер тамак бит... барыбер җан иясе.

XVI

Элмә боткасы ашалды, ләкин кешеләрне ул барыбер ачлыктан кот­кара алмады. Кичкә Җәмиләттәй баздан орлык бәрәңгесен алып чык­ты. Бәрәнге суы өлгергәнче беркем берни сөйләшмәде, һәркем түзем­ сезлек белән казан ягына караштырды. Хәтта Ирек тә, олыларның хәлен аңлагандай, шыңшуыннан туктап торды. Хәер, аның инде тавыш чыга­рырлык рәте дә калмаган иде. Ул, әйтерсең, бары әнисенең тән жылысы белән генә җан асраштыра иде. Әмма олылар өстәл янына җыелгач, бала ныграк шыңшырга тотынды.

— Хәзер, улым, хәзер! — диде ана кеше, ана ашатырга бәрәңге суы әзерләп.

— Үлсә, ичмасам, оҗмах кошы булырые,— дип куйды шул чакны Җәмиләттәй.

Бу ничектер бөтенләй көтмәгәндә, уйламаганда әйтелде. Хәмдия, яшен суккан кебек, кинәт калтыранып китте. «Карале, нинди дошман икән бу әнкәй! Юри генә яраткан булып кылана икән баланы», дип уй­лады ул, күңеле өшеп.

— Син нәрсә... әнкәй... уйнап сөйлисеңме, уйлапмы? — диде ул тые­лып кына, ләкин усал һәм явыз итеп.

Өйгә кайтканнан бирле бу аның әнисенә беренче мәртәбә каты оры­нуы булды.

— Шул кадәр газапланганчы димен шул,— диде әнисе ачу китергеч бер тынычлык белән.

— Әнкәй, ишетсен колагың, икенче әйтәсе булма! — диде Хәмдия, бурлаттай кызарынып.

— Күз алдында үлеп бара бит, сабыйкаем,— диде әнисе.

— Әнкәй! — диде Хәмдия.— Әйтмә! Әйтмә шул сүзне!

— И, кызым,— диде әнисе.— Үлсә, ичмасам, котылырыең... Ничек күмәрбез — менә шул турыда кайгырам әле мин.

 — Әнкәй! — диде Хәмдия, тагын да дәһшәтлерәк итеп.— Кансыз! Оятсыз! Шул сабыйны... бичараны... ничек... ничек?..

Әйтәсе килгәнен әйтергә ул сүз тапмады, сүздән бигрәк, көч-куәт тапмады. Кинәт килеп койган яңгыр булып, кинәт ишелеп төшкән кыя булып аның күңеленә ачу-ярсу һәм тилелек килеп ябырылды. Ул әйтер­гә сүз тапмады. Баласын кочаклады да, урыныннан атылып торды да, тыелудан тәмам тәкатьсез калып, читлектәге җанвар сыман, әрле-бирле идән буйлап йөренергә тотынды.

«Юк, юк, болан булмый! Болай яшәргә мөмкин түгел! — диде ул үз-үзенә, күз яшьләренә буылып.— Мөмкин түгел! Туйдым-җиләдем. Җитәр! Ярамый болай... нәрсәдер эшләргә кирәк. Нәрсәдер уйлап та­ барга кирәк!» 

 — Ярар, утыр инде,— диде әнисе юаш кына, ипләп кенә.—Аптыра­ганнан әйтәм, кызым. Утыр, аша. Бер дә үтерәсем килеп тормый. Ап­тыраганнан...

— Хәмдия апа!— диде Әлтәф, өстәл башында утырган җиреннән, нечкә муенын сузып.— Хәмдия апа! Сукачыларга ике йөз грамм ипи бирәләр, аш пешерәләр. Иртәгә үзем сукага китәм! Ипине алып кайтам, Иреккә чәйнәп ашатырбыз.

—Һай, рәхмәт яугыры!—дигән булды Җәмиләттәй.— Сукага сы­ерлы кешеләр генә йөри шул. Сыер урынына мине җигәрсен микәнни соң?

Мондый сүзгә малай аптырабрак калды.

— Актауда әнә хатыннар көрәк белән казыйлар ди җирне,— диде ул шулай да, җавапсыз каласы килмичә.

— Бәрәңге бакчасын казыйсы да бар әле,— диде Хәмдия, сүзгә ка­тышып.

— Белмим инде,— диде Җәмиләттәй. — Бар карап торган шул бак­ча Ходай ни язды инде — утырта алырбызмы, юкмы.

Шулай сөйләнеп утырганда алар чолан ишегенең дә, өй ишегенен дә ачылганын ишетмичәрәк калдылар.

— Исәнмесез. Нәрсә шаулашасыз? — диде кинәт ишек төбендә нин­дидер ят кеше.

Өйдәгеләр, куркып, котлары алынып, шундук ишек ягына борылып каралылар һәм шул чакны ярым карангыда елмаеп басып торган юан гына, тәбәнәк кенә бер хатын-кызны күреп алдылар.

 — Ә-ә.. Бибехәят икән! — диде Җәмиләттәй, каушавын сиздермәскә тырышып — Әйдә, түрдән уз.

Әлтәф күзләрен акайтып картыйсына бер карап алды да уктай аты­лып тышка чыгып китте. Тиз арада ул чолан ишеген бикләп тә керде һәм авызын күптереп:

— Бикләмәгән! Үзе арттан керде — бикләмәгән! — диде картыйсы­на.— Ышан сиңа!

— Җә, утыр тик кенә! — диде Җәмиләттәй, малайга ачуланып.— Кеше кергәч шулай сөйләнәләрмени?

— Нәрсә булган? Әллә караклардан курка Әлтәф? — диде шат кү­ңелле Бибехәят апа, берни аңламаган булып.

— Йөри шунда! — диде Җәмиләттәй.— Утыр урыныңа, ташбаш.

— Кара! Үзләре әйттеләр! — диде малай, үпкәләп.

Шул чакны күрше хатыны ишеккә арты беләнрәк, башын иебрәк торган Хәмдияне күреп алды. Күреп алды да, улмы, түгелме дигән сы­манн, беравык күзләрен зур ачып карап торды һәм бары шуннан сон гына, түргәрәк узып:

 — Хәмдия түгелме соң? — диде.

— Исәнме, Хәмдия. Кайчан кайт­тың? Исәнме-саумы...

— Исәнме, Бибехәяттәй,— диде Хәмдия, кызарынып.

Башын калкытты да, күрешер өчен, керүчегә таба атлап куйды.

— Дөнья булгач, югалган кешеләрне дә күрәсе бар икән,— диде Би­ бехәяттәй.

Шулай диде дә, телен йоткандай, кисәк кенә сүзсез калды, каушап калды һәм тәрәзә янындагы артсыз урындыкка утырды да, яулык очы белән ак төшкән уң күзен каплап, еларга кереште.

— Исән булса, Азатым да кайтырые,— диде, борынын тарткалап.

Өй эчендә авыр тынлык урнашты. Барысы да, күршеләренең кайгы­сын уртаклашып, әдәп саклап тын гына утырдылар.

 — Язмыштыр инде, Бибехәят.— диде Җәмиләттәй. көрсенеп, тын­ лыкны бозып.

Бибехәяттәй бераз гына балавыз сыкты да язгы кояш кебек ачылып та китте — ул алай озак кайгырып утыра торган кешеләрдән түгел иде.

— Карале, әллә баласы да бар? — диде ул, исе китеп.

— Бар, дүртәү булдык, Бибехәят, — диде Җәмиләттәй. ясалма бер куаныч белән куанып. — Бигрәк матур сабый икән, күз тимәсен! — диде Бибехәяттәй, ба­ла янынарак килеп.— Бала белән юлда кыен булгандыр, Хәмдия? Ни­чек кайттың соң? Син безне онытсаң да, без сине онытмадык. Җәмилә­ дән белешеп кенә тордым. Хат та язмадың. Нәрсә булды? Әйдә, тормале шулай каш астыңнан карап. Син белмәгән Хәмдия түгел, мин белмәгән Бибехәят түгел.

 — Нәрсәсен сөйлисең инде анын, Бибехәяттәй — диде Хәмдия, теләр-теләмәс кенә.— Менә... улым белән кайттым. Икәү без хәзер.

— Бибехәят, әйдәле ашарга утыр әле — диде шул чакны Җәмиләттәй табынга  чакырып.

XVII

Ул кичне Бибехәяттәй күршеләрендә шактый озак утырды. Сөйләшә торгач, ул үзе өчен күп кенә яңалык ишетте. Аннан да бигрәк, яңалык­ларны ул үз күзләре белән күрде. Аның йөрәге әрнеде, аның йөрәге сыз­ланды.

— Башта ук керсәгез нәрсә булгандыр! — диде ул, хуҗаларны шелтәләп.— Күрәләтә бала үтереп яталармыни?! Без ничек тә түзәр­без. Без инде карт агачлар... кештер-кештер, мыштыр-мыштыр йөреш­ терәбез. Сабый ничек түзсен? Сыерым әле сөт бирә. Теләп кенә торы­гыз... сабый бәхетеннән... тамчысы да җәл түгел.

— Рәхмәт инде, Бибехәят,— диде Җәмиләттәй. куанычыннан ниш­ләргә белмичә.— Сезнең үзегезнең дә балаларыгыз җитәрлек... Рәхмәт инде.

— Ул балалар аякка баскан инде,— диде Бибехәяттәй, бер дә исе китмичә. — Аларга хәзер сөт эчәргә ярамый. Ашасыннар әнә черек бә­рәңге! Көн дә кереп алыгыз. Кермәсәгез, үзем кертермен. Тамчысы да җәл түгел.

— Рәхмәт, Бибехәяттәй, — диде Хәмдия дә, тыелып кына.

Бибехәят апа өйдәгеләрне шулай куандырды да, шаулап, уен-көлке сөйләнеп кайтып китте һәм күп тә үтмәде, ярты литр пыяла банка бе­лән сөт күтәреп, алъяпкыч итәгенә беркадәр бәрәңге салып, яңадан кереп җитте.

Ниһаять, баланың тамагы туйды. Тынычлап ул шундук йокыга кит­те. Олылар да ул көнне үзләрендә беркадәр тынычлану, иркенәю кебек нәрсә тойдылар.

— Андый тишек авыз! Бөтен авылга сөйләп йөрер әле,— диде Әлтәф кенә, күрше әбисенең шулай җиңел генә кереп-чыгып йөрүен бик үк ошатмыйча.

 — Сөйләмәс,— диде Җәмиләттәй, нык итеп.— Бибехәят андый тү­гел. Карты да, балалары да сөйләмәс. Алтын кешеләр алар!

 «Әйе, алтын кешеләр», дип уйлады Хәмдия, әнисе белән килешеп. Ә бит кайчандыр ул аларның килене булырга ниятләнеп йөрде... Юк, Хәм­дия турында ул берни сөйләмәс! Күрше буларак та алар гомер-гомергә дус-тату яшәделәр: бер-берсенең гайбәтен сатмадылар, бер-берсе белән беркайчан телгә-тешкә килмәделәр. Ә инде көннәрдән беркөнне Азат белән Хәмдиянең үзара мөнәсәбәте ике якка да мәгълүм булгач, элек­ке дуслык-татулыкка тагын да җылырак тойгылар өстәлде, һәр ике як аларның дуслыгын хуп күрде, һәр ике як яшьләргә бәхет-куаныч телә­де һәм әкренләп-әкренләп кенә, артык шауламыйча гына киләчәк туй­га әзерләнә дә башлады. Ләкин туй була алмый калды. Туй урынына мәхшәр башланды. Бөтен илдә мәхшәр башланды.

 «Нинди кыска булды синең гомерең, бәгырем!» дип уйлады Хәмдия, төн карасы аша үткәннәргә күз салып.

Әйе, кыска булды, бик-бик кыска булды. Аны сугышның беренче көннәрендә үк алдылар. Ул китеп күп тә үтмәде, аның турында язу кил­де. Хәмдия ул язуны үзе укып чыкты. «Муллануров Азат батырларча һәлак булды», диелгән иде анда.

Шулай, Муллануров Азат сугышта үлде, батырларча үлде. Ул инде күптән җир куенында ята.

Шулай ук аларның мәхәббәте дә бик-бик кыска булды, үкенечле булды.

Кырык беренченең бөркү июнь төне Хәмдиянең хәтеренә мәңге сеңеп калды. Бүә буенда, Очлы тау итәгендә... тирә-якта тоташ кара урман иде... һавада бал исе, печән исе аңкый иде. Аяк астында елкыл­дап, пышылдап әкрен генә Бүә ага иде... Сандугачлар сайрый иде, чи­керткәләр сайрый иде. Яр буенда ... күренә иде. Ул вакытта алар болында төн кунып эшлиләр иде. Берәүләр печән чаба, икенче берәүләр печән җыя иде. Эш тә түгел иде ул — бәйрәм иде, са­бан туе иде...

Олыраклар йоклап беткәч, алар төне буе яр читендә утырдылар. Аста Бүә ага иде... түбә өстендә тишкәләнеп беткән кара күк табагы капланып тора иде. Аһ, нинди гүзәл, нинди татлы иде ул төннәр!

 «Мин гаепле, Азат, синең алда, бик гаепле», диде ул, ерактагы изге хатирәләргә эндәшеп.

Бик гаепле... Ул чакта ул ахмак булды. «Минеке бул!» диде аңа ул чагында Азат. Сузма, өйләнешик, бергә-бергә тормыш корыйк, диде. Ә ул сузды. Үзе дә аңламастан, бер дә юктан сузды. Бөркү татлы июнь төнендә ул аңа каршы килде. Азат әйтте: үлсәм дә үкенмәс идем, җаным! — диде. Нәкъ әкияттәгечә булды: ул үлде, мәңге үкенеч белән, мәңге үпкә белән үлде. Саф көенчә үлде, керләнмәгән сабый бала кебек үлде. «Мин гаепле синең алда, Азат!»

 Хәмдия ул чакларда бераз гына кырыс булды, кыргый булды. Алар халкының күпчелеге кырыс. Татар кызы гомер-гомергә кырыс булган, горур булган. Татар кызы гомер-гомергә тыйнак булган, турылыклы бул­ган. Ул да тыйнак булды, турылыклы булды. Ләкин... кем белгән сон аның менә болай булып бетәсен!

Азатның үле хәбәре килеп биш-алты ай вакыт узмады, яраланып Мидхәт кайтып төште. Хәмдиягә ул үзенең якын дусты турында сөй­ ләде, аның кайчан, ничек үлүе, кайчан, ничек күмелүе турында сөйлә­де. Хәмдия аны елый-елый тыңлады. Бу сөйләшү аның күңел ярасын яңадан кузгатып җибәрде. Ләкин шул ук вакытта бу сөйләшү андагы «бәлки исәндер әле» дигән яшерен өметләрен бөтенләй диярлек юкка чыгарды. Аннары, Азатның сугыш иптәшен сау-сәламәт килеш күрү, аның белән әледәи-әле очрашып тору күп нәрсәне онытырга мәҗбүр итте.

Мидхәтнең кайбер нәрсәләрен — аумакайлыгын, вәгъдәсезлеген — ул моңарчы бик үк яратып та җиткерми иде, шуңа күрә алар арасында кайчагында әйткәләшүләр дә булып алгалый иде. Ләкин шулай да алар дошман түгелләр иде. Хәзер уртак кайгы аларны тагын да ныграк якынайтып җибәрде, һәм көннәрдән беркөнне Мидхәт аңа үзенең мә­хәббәтен белдерде. Үлгән артыннан үлеп булмый, диде, минеке булсаң, мин сине уч төбендә генә йөртермен, диде.

Ул риза булды. Башы-күзе әйләндеме, күрәчәге булдымы... ул риза булды. Кем белә, бәлки, сугыш шаукымы да тәэсир иткәндер — Мид­хәт кебекләр авылда бармак белән санарлык та юк иде бит! Аның урынына, кызлар оялары-оялары белән торып калдылар... япь-яшь чи­бәр кызлар, күз яшьләрен түгеп, ялгыз калдылар...

Әйе, ул риза булды. Бары тик Мидхәтнең анасы гына риза булма­ды. Бердәнбер улына ул күрше Ушия-таудаи үзенә ошаган «булдык­лы» кыз ярәште. Хәер, Мидхәт үзе дә Ушия-тауга барып йөргән. Бер­ көнне Хәмдия белән очрашса, икенче көнне Рәбига белән очрашкан. Хәмдиягә анасы соңыннан үзе ишеттерде: усал дигән, телчән дигән..

Аһ, нинди оят, нинди хурлык булды шул чагында! Кем уйлаган аны шул кадәр үк икейөзле булыр дип, кем уйлаган аны шул кадәр үк оят­ сыз булыр дип?!

Менә шул. Ә бер атнадан аларны читкә озаттылар...

XVIII

 

— Мин бернәрсә уйладым әле,  кызым,—син нәрсә әйтерсең тагын,— диде Җәмиләттәй икенче көнне иртән йокыдан торгач.

— Сырманы са­тарга туры килер. Башка чара калмады.

— Кемгә? Мәликә корткагамы? — диде Хәмдия.

— Хәзер базарга китәм. Яңавылга.

 — Тагын үлеп кайтыргамы? Юк, әнкәй, җибәрмим. Синсез нишләр­без без монда?! — Мәликә корткага бер дә аягым тартмый,— диде Җәмиләттәй.

— Карун... ач күз... Мыскыл итеп тагын бер пот бәрәңге биреп җибәрер. Үлмәм әле, кайгырма. Базар үзенекен әйтер. Озакламый кузгалак чы­гар, какы, балтырган чыгар. Баланың кайгысы китте. Шулай итеп, ничек тә яна ашлыкка барып җыгылырбыз әле. Кайтканда Уразы аша кайтыр­мын. Кичтән Уразыда кунармын, иртәгә иртүк үзебезгә кайтып төшәр­мен. Мине алай югалтып ятмассыз.

— Белмим шул, әнкәй,— диде Хәмдия, икеләнгәндәй итеп.

Сырма турында инде ул үзе дә уйлаган иде, тик әлегә әнисенең хә­терен калдырасы гына килмәгән иде.

— Уразыга керәсе булгач... барырсың инде, әнкәй,— диде ул бераз­дан, килешергә мәҗбүр булып.

Җәмиләттәй әзерләнде дә «аллага тапшырып» китеп тә барды.

Әлтәфне мәктәпкә озаткач, баласын туйдыргач, Хәмдия урыннарын җыештырды, чоланга чыгарып әйберләрнең тузаннарын каккалады. Барлы-юклы эшләрен бетерде дә улын кулына алды.

Менә алар тагын икәү генә калдылар. Әннәдән башка кеме бар аның? Беркеме юк. Тегендә дә икәү генә, монда да икәү генә. Юлда да икәү, өйдә дә икәү. Нинди кансыз була кайчагында карт кешеләр, улым! Ничек әйтә алды икән картын шундый коточкыч сүзләрне? Юри генә әйтте микән, кызганып кына? Тегендә дә әйткәләгәннәр иде аңа андый сүзне. Ә бит баштарак әннә кеше үзе дә шуны теләгән иде! Әйе, әйе, ул үзе дә аның үлүен теләгән иде. Аныкын гына түгел, үзенең дә үлемен теләгән иде. Үзенең авырга калганлыгын белгәч тә ул үз-үзенә кул салмакчы булган иде. Чын-чынлап. Берни уйламыйча, үкенмичә... кызганмыйча. Кояш инде сүнгән иде, дөнья тәмам беткән иде. Рәхмәт яусын мукшы хатынына. Агач арасында ул очрады. Ул сизенде... ул арттан килде. Ул ирек бирмәде. Рәхмәт яусын аңа!

«Менә шулай саклап калдым... саклап килдем мин сине, улым,— диде ул күңеленнән, улы белән сөйләшеп.— Инде шул кадәр карап үс­тергәч, инде сине кеше иткәч... Картый ахмак!..»

Ләкин хәзер инде аңа беркем андый сүзне әйтмәячәк. Хәзер аның ике картыйсы бар. Бер әннәсе, бер абыйсы, ике картыйсы бар. Нинди бәхетле ул хәзер! Аның өчен картыйлар ике яклап тырышалар. Әнә берсе үлмә хәлендә ерак юлга сәфәр китте, икенчесе янда гына... ике-өч өй аша гына... кирәк икән, хәзер кереп җитәчәк ул.

Көне буена Хәмдия шулай үз-үзе белән сөйләште, улы белән сөй­ләште. Кинәт кенә идән уртасында, я булмаса тәрәзә каршысында тук­тап калды да онытылып уйларга тотынды. Аның уйлары өйдә, авылда гына тукталып калмады. Уйлары, йөгерек җил кебек, Урал артындагы сазлы урманнарга барып кайтты, Бүә буйларында йөрде, күршеләрен­ дә тукталгандай итте дә каядыр читкә — иркен басуларга, кырларга чыгып китте. Ул хәзер элеккегә караганда тирәнрәк итеп, төплерәк итеп уйлады. Көтмәгәндә Бибехәяттәйнең килеп керүе, көтмәгәндә аңа шу­лай ярдәм кулы сузуы аның берничә көн эчендә ныгып җиткән кайбер карашларын, фикерләрен юкка чыгарды. Ул дөньяга киңрәк, ачыграк күз белән карый башлагандай булды. Анда үз-үзенә карата, кешеләр­гә, дәрьяга карата ышаныч барлыкка килә башлагандай булды. Ул үзенең болай качып-посып, яшеренеп яшәвенең мәгьнәсезлеген төшен­ гәндәй булды. Шулай булмыйча! Илдә каты сугыш бара, кайда да эш кешесе кирәк. Тегендә эшләсә ни, монда колхозда эшләсә ни — барыбер түгелмени? Ул бит юри кайтмады монда. Ул кайтырга мәҗбүр булды. Ул баласы өчен кайтты! Аңларга тиешләр ләбаса шуны!

Кичкә таба, вәгъдә итүенчә, балага сөт күтәреп Бибехәят апа килеп керде. Бу юлы ул Хәмдия янында озаграк, иркенләбрәк утырды. Азатны искә төшереп, тагын бер-ике мәртәбә күз төпләрен юешләтеп алды. Яратып, үз итеп баланы сөйде, бала карау буенча кайбер киңәшләр бирде. Баланың икенче картыйсы янында, үзенең була алмаган кайна- насы янында бүген Хәмдия үзен иркенрәк хис итте. Алай гына да тү­ гел, ул үзендә гаҗәеп бер күтәренкелек тойды.

Күршесе чыгып киткәч ул, кызларча җиңел-җиңел атлап, Салкын чишмәгә суга китеп барды. Караңгы төшү белән ул һәркөнне шулай чишмәдән су алып кайта иде. Ләкин бүген ул ныклап торып караңгы­ латканны да көтеп тормады. Бүген ул, ниһаять, тиешле карарга килде.

XIX

Урамда аңа беркем очрамады. Авыл инде йоклый иде. Бик сирәк йортларда гына җемелдәп кызгылт утлар күренә иде дә, бик сирәк ишегалларында гына эт өргәне, я булмаса песиләр елаганы ишетелә иде.

Кичләрен шаулап-гөрләп тора торган клуб ягында да бүген тынлык һәм караңгылык хөкем сөрә иде.

Шулай да югары урамдагы биек йортның зур тәрәзәләрендә әле балкып ут яна иде. Бу элекке мәчет иде, анда хәзер колхоз идарәсе урнашкан иде. Караңгы урамнан, караңгы чокыр буеннан шундый якты җиргә килеп чыккач, Хәмдия кинәт каушап калгандай булды. Ары барыргамы, юкмы икәнлеген белмичә ул койма буенда тукталгандай итте.

Димәк, кайтып китмәгәннәр. Нишләп утыралар икән — җыелыш ми­кән, әллә болай гына шаулашалар микән... нәрәт алып, нәрәт биреп... иртәгә эшлисе эшләр турында сөйләшеп?.. Кемнәр булыр анда — брига­дирлар, ферма мөдирләре, хисапчылар? Ләкин аңа бит председатель генә кирәк, баш кеше генә, иң олы кеше генә... Ничек итеп аның үзен генә туры китерергә?

Урам яктагы ишектән чыгучы-керүче күренмәде. Шулай ук якын- тирәдә дә бернинди җан әсәре сизелми иде. Хәмдия беркадәр тыныч­лангандай булды, кузгалып китте дә бер-ике атлауда биек баскыч яны­ на килеп җитте. Баскычтан менде. Ләкин ишек янында ул яңадан тук­тап калды.

Ә бит кайчандыр бу ишекләрне ул орып-бәреп кенә йөри торган иде. Кайчандыр аның бу йортта ярты төнгәчә җыелышларда утырганы бар иде. Ул чакларда аңа сөйләргә, «тәнкыйть итәргә» үзләре кушалар иде. Ул үзе дә алай бик үк ялындырып тормый торган иде— кемнең кем булуына карамастан, йөзләренә бәреп әйтә торган иде. «Керим әле», диде ул үз-үзенә, күпмедер вакыт шулай икеләнеп тор­ ганнан соң. Ишекне тартып җибәрде дә ишек төбеннән үк башланган тар, биек баскыч буенча югары менеп китте. Өстә чолан сыман зур гына бүлмә бар иде. Монда караңгы, салкын һәм аулак иде. Берничә адым атлагач ул яңадан икенче бер ишек алдына килеп туктады.

Монда ул шактый озак басып торды. Куркудан, шүрләү-шнкләнүдән аның еш-еш йөрәге типте, колагы шаулады. «Әллә беркем дә юк инде?», дип уйлады ул, ишек артына колак салгандай итеп. Шыгырда­маска тырышып ул ишекне ипләп кенә үзенә таба тартты. Капка кебек зур авыр ишек әкрен генә ачыла башлады, һәм шул чакны Хәмдиянең йөзенә кисәк кенә яктылык бөркелде.

Ул көткәнчә, монда бернинди җыелыш та юк идее,шаулашып тәмә­ке тартып утырган кешеләр дә юк иде. Бүлмә эче буп-буш иде. Бары тик түрге яктагы озын өстәл янында гына иелеп, нидер язып хисапчы утыра иде дә, аның каршысында, бу якта бер ир кеше басып тора иде. Ул, ахрысы, хисапчының эше беткәнен көтә иде.

Хәмдия җиңел сулап куйды, ишекне япты да тиз-тиз атлап кире төшеп китте. «Ярый әле күрмәде, ярый әле күрмәде!» дип уйлады ул сөенеп, ниндидер бәла-казадан котылган кебек.

Әйе, күрмәде... күрмәделәр... Сизмәделәр дә, ишетмәделәр дә. Аның элекке дус кызы, сабакташы... яшьтәше Сабира. Теге елны аны да ур­ман кисәргә язганнар иде. Ул чакта әле ул хисапчы түгел иде. Факия кебек ул да гап-гади колхозчы иде. Әтисе Яңавылга Низамовка бер сарык, Мраморнаяга бер сарык илтеп биргән. Шуннан калды. Ике са­рык бәясенә тора аның башы. Хәмдиянең әнисе дә сарыкларын корбан итәргә булган иде дә, ул үзе риза булмады. Ул инде сарыктан да зур­ рагын корбан иткән иде.

Сабираны күргәч, анда үзеннән-үзе кемгәдер ачу кабара башлаган­дай булды. Үзенең болай качып-посып йөрүе, нәрсәдер теләнеп йөрүе бик тә хурлыклы булып, түбәнлек һәм әшәкелек булып тоелды. Шул ук вакытта аның күңелендә бәхетле сабакташыннан көнләшү хисе уянды. «Нинди киенгән!» дип уйлады ул, Сабираны күз алдына китереп. Өстен­ дә яхшы пинжәк, иңбашында ефәк шәл, колакларында алка! Бите кү­мәчтәй. Баш булып утыра. Ялганчы Сабира, биремче Сабира началь­ник булып утыра! Ялкау Факия — бригадир, ударник Хәмдия — те­ләнче... Менә ул нинди замана! Туктагыз әле, күрәселәрегез алда әле. Сугыш кына бетсен, чын хуҗалар гына кайтсын — типкәләп төшерер­ без әле оялаган урыннарыгыздан!

Үз алдына шулай ярсып бара торгач ул үзенең бу очка ни өчен кил­ гәнлеген исенә төшерде. «Юк, күренмичә, сөйләшмичә кайтырга яра­мый» дип уйлады ул, кискен бер карарга килеп.

XX

Председатель Вәлиәхмәт абзый йортында ут сүнмәгән иде, ләкин капка эчтән бикле иде. Хәмдия, аны-моны уйлап тормыйча, бар көченә шакырга тотынды. Күп тә үтмәде, шыгырдап өй ишеге ачылганы ише­ телде.

 — Кем бар анда, кем? — дип кычкырды чәрелдек тавышлы хатын- кыз,— Көндез вакыт беткәндер — киләләр дә җитәләр! Әле кайтып ая­ гын салырга да өлгермәде.

 — Ач әле, ач, Мөнирәттәй! — диде Хәмдия, таләп итеп.

Мөнирәттәй, күрәсең, таләпчән тавышка алданып, баскычтан җиргә төште, капка янына килде дә аркылы агачны этеп җибәрде. Керүченең кем булуын ул төпченеп тә тормады — үзенең хуҗа икәнлеген, соңлап йөргән теләсә кемне санга сугарга исәбе юк икәнлеген сиздереп, көт­мичә генә керде дә китте.

Мөнирәттәйне дә, Вәлиәхмәт абзыйны да Хәмдия бик яхшы белә иде. Янбашы гарип Вәлиәхмәт абзый гомере буена көтү көтте. Башта­рак ул авыл көтүен көтте, колхоз чыккач исә аны фермага куйдылар. Хатыны да һәрвакыт ире белән булды. Сугыш башланып ферма мөди­рен армиягә алгач, Вәлиәхмәт абзыйны аның урынына мөдир итеп бил­геләделәр. Менә шуннан үрли башлады инде ул. Әнисенең әйтүенә кара­ганда, колхоз председателе итеп аны былтыр җәй утыртып куйганнар. Ямалов дигәне уракка төшү белән колхозчыларга йөз илле граммнан арыш таратып, «дәүләт милкен әрәм-шәрәм иткән» икән дә, аны шун­дук Яңавылдан килеп алып та киткәннәр, утыртып та куйганнар.

Председатель Вәлиәхмәт абзый турында ул менә шундыйрак нәрсә­ләр белә иде. Аннары ул тагын шуны да белә иде: элек алар бик ягым­лы, хәтта кирәгеннән артык ягымлы һәм ялагай кешеләр иде. Шуңа күрә, Мөннрәттәйнең шундый усал, чәрелдек тавышы, үзен шундый эре тотуы Хәмдияне шактый гаҗәпкә калдырды. «Ай-яй... Эт оясында көчле диләр, үз өендә нинди икән бу!» дип уйлады ул, председатель хаты­ ны артыннан ашыгып.

Өйгә килеп кергәч тә Хәмдия иң әүвәл түшәмдә эленеп торган утыз­лы лампага игътибар итте. Бу клуб лампасы иде — Хәмдия аны бик яхшы белә иде. Председатель өендә утызлы лампадан башка тагын берничә клуб әйберсе бар иде. Түр почмакка бастырып куелган пыяла­лы шкафта элек китапханә китаплары саклана иде. Арты бөгеп эшлән­гән җиңел урындыклар да элек клуб милке булып исәпләнелә иде. «Әллә клубны монда күчергәннәрме?» дип уйлады Хәмдия беркатлы гаҗәпләнү белән. Чыннан да, Вәлиәхмәт абзыйның өе бүтән яклары белән дә ниндидер җәмәгать йортын хәтерләтә иде. Ишектән кергәч тә, каршыда, ике тәрәзә арасында маршал кителе кигән Сталинның мәһабәт портреты эленеп тора иде. Портреттан астарак язгы чәчүне вакытында башкарып чыгу турында кечкенә лозунг кадакланган иде.

Стенаның уң ягында исә — шулай ук тәрәзә араларында — немецларны юк итәргә, заемга язылырга өндәгән, басуда кышлаган ашлыкны аша­ маска кушкан, нәсел үгезләрен күрсәткән лозунглар ябыштырып куел­ ган иде. Шул ук вакытта түшәм астыннан, стена буйлатып өй әйләнә чиккән кашага эленгән иде, тәрәзә араларында исә борынгы сөлгеләр салынып тора иде.

Сөякләрең эрерлек җылы өйгә итле аш исе, суган исе чыккан иде. Вәлиәхмәт абзый, гарип иңбашы белән сул яккарак янтайган көе, сары мыекларын салындырып, тирләп-пешеп, өстәл янында аш ашап утыра иде. Җылы өйгә тагын да ныграк җылылык, рәхәтлек тойгысы өстәп, идәндә мич алдында ак самовар гөрләп утыра иде. Хәмдия капка ша­кыган вакытта Мөнирәттәйнең дә ашап утырган чагы булган иде, ах­рысы — өстәлдә Вәлиәхмәт абзыйныкыннан башка тагын буларын бөр­ кеп-кечкенә тәлинкә тора иде. Шунда ук ялтырап путаллы агач кашык ята иде. Ләкин кеше ияртеп кергәч, хуҗа хатын яңадан өстәл янына барып утырырга кыймады — ишектән керү белән сулга, мич арасына узды да, ниндидер бик кирәк эше бар сыман, кыштыр-мыштыр шунда маташа башлады.

— Исәнмесез,— диде Хәмдия, түргә узгандай итеп.

— Исәнмесез,— диде хуҗа, керүчегә таба чак-чак кына башын борып.

Ләкин аның игътибары шуннан ары узмады. Бик бирелеп ул һаман ашавында булды. Шулай ук мич артындагы Мөнирәттәй дә эндәшмәде. Ичмасам, сүз битлеге өчен булса да, «түргә уз» да димәделәр, «ашарга утыр» да димәделәр. Өйдәге шундый җылылыктан, исерткеч, туклыклы аш исеннән һәм хуҗаларның шул дәрәҗәдәге салкынлыгыннан Хәм­диягә әллә ничек булып китте. Аның кинәт башы әйләнде, күз аллары томаланды һәм түшәмдәге утызлы лампа берьюлы өч-дүрт булып күре­нә башлады. Ул кире ишек төбенә чигенде, егылып китмәс өчен ишек яңагына сөялде дә, өстәл өстендәге зур агач табактан, Вәлиәхмәт аб­зый кулындагы ялтыравыклы агач кашыктан күзләрен алмыйча, төкерек­ләрен йотып, беравык хәл җыеп торды. Болай тынып тору бик озакка сузылгандай булгач, тамагын кырды да, ялынычлы бер өн чыгарып: — Вәлиәхмәт абзый?..— диде.

 

XXI

— Ыһым... Сүләп кара,— диде хуҗа, башын калкытмыйча гына.

— Мин сиңа йомыш белән килгәнием, Вәлиәхмәт абзый,— диде Хәмдия.

— Йомыш белән кантурга киләләр,— диде хуҗа.

— Әйтмә! — диде мич артыннан Мөнирәттәй, тузынып.— Тапкан­нар! Кешегә иркенләп ашарга да вакыт юк. Болай да көн-төн чаба, ин­ де өеңә басып керәләр.

— Ачуланма инде, Мөннрәттәй,— диде Хәмдия, күңеле кырылып.— Көндез туры китерәлмәдем, йомышымны әйтәм дә китәм. Сезгә килми кемгә килим.

— Ыһым... Сүләп кара,— диде тагын да Вәлиәхмәт абзый.

 — Эш сорап килгәнием мин, Вәлиәхмәт абзый.— диде Хәмдия Хужа кеше авызына китергән кашыгын кире алды, башын калкытты да кызарган, тирләгән йөзен керүчегә таба борды.

 — Ниндәен эш: кул эшеме, йорт эшеме? — диде ул, аптырау катыш бер дорфалык белән.

— Юк, калхуз эше,— диде Хәмдия. — Калхуз эше?! Эш бирмәйләрмени?! — диде Вәлиәхмәт абзый, кө­леп, кычкырып.

— Мин тагын эшләргә кеше житмәй дип йөрим, эш тә житмәй икән әле болай булгач.

Шырпы белән тешен казыштырып, күзен шардай итеп, орчык ка­дәр гәүдәсе белән Мөннрәттәй дә мич артыннан килеп чыкты. Килеп чыкты да, идән уртасына баскан килеш, аю күргән кебек Хәмдиягә ка­рап тора башлады.

— Кем дип әйтим соң — Вәрәш оч Җәмилә кызы түгелме соң әле син? — диде ул, хәтеренә төшерергә тырышып.

— Шул инде, шул, Мөннрәттәй! — диде Хәмдия, сөенгәндәй итеп.

 — Зариф Хәмдиясеме? — диде Вәлиәхмәт абзый.

— Нишләп Зарифныкы булсын! — диде Мөннрәттәй, иренә кычкы­рып.

— Зарифныкы — Хәмидә. Яңавылда чуен юлда эшләй. Нигъмәт Хәмдиясе. Ысбирлауга урман кисәргә җибәргәннәрне түгелме соң әле сине, апаем?

 — Менә шуннан кайттым инде мин,— диде Хәмдия, жиңел сулап.

 — Ә, алай икән,— диде Мөннрәттәй, үзгәргән, сүлпәнләнгән бер та­выш белән һәм тәкәллефсез генә керүченең өс-башына күз йөртеп чыкты.

 — Өченче көнне генә кайтып төштем. Бер дә кайта торган кеше түгелием... иремне сугышка алдылар. Яшь бала белән бик кыенга туры килде, Мөннрәттәй... Вәлиәхмәт абзый...— диде Хәмдия, ашыгып, бу­ талып.

— Яшь балаң да бармыни? — диде орчык буе хатын, кызыксынган булып.— Бала белән кыендыр шул.

— Кайтып төштем — өйдә шыр ялангач. Ашарга юк. Эшкә чыгыйм дигәнием, Вәлиәхмәт абзый... Сукагамы анда, чәчүгәме... Нинди эшкә дә риза. — Ыы шул, ыы,— диде Мөннрәттәй, килешкән сыман итенеп.—* Эш кешесенә эшсез ятуы кыен инде ул. Балаң бик яшьмени шулай?

 — Яшь шул, Мөннрәттәй,— диде Хәмдия.

Вәлиәхмәт абзый, хатыннарның сөйләшкәнен эндәшмичә генә тың­лап утырды-утырды да, чүпрәк белән майлы авызын сөртеп куйды, ая­ гына басты, бил каешын рәтләде — сугыштан кайткан кешеләр кебек ул да гимнастерка киеп, биленә каеш буып йөри иде.

— Ыһым... Ничек соң, язу белән кайттыңмы? — диде ул Хәмдиягә.

— Юк шул, Вәлиәхмәт абзый,— диде Хәмдия.

— Ә, алай икән,— диде Мөннрәттәй, беркадәр тынлыктан соң.

 — Ыһым,— дип куйды Вәлиәхмәт абзый, тамагын кырып.— Алай­са, сүләшеп тә торасы юк, сеңелкәем. Дүкәмит кирәк. Хәзер ваеннай бримә, закун каты, ыһым... Язу алып кил — шуннан сүләшербез.

— Вәлиәхмәт абзый! — диде Хәмдия, эшнең болайга китүенә коты алынып.— Хәзер генә каян язу алып килим?! Шушы калхуз кешесе ич мин!

— Белмәймен, бернәрсә белмәймен,— диде хуҗа кеше коры гына.— Сүзгә генә ышана торган заман түгел — каян беләем мин сине? Әллә күрше авыл син, әллә изәртил, әллә ышпиун!

Вәлиәхмәт абзый! Мөнирәттәй! — диде Хәмдия, шаккатып, урыныннан кубып.— Ни сөйлисең, Вәлиәхмәт абзый?! Нинди ышпиун ди ул?! Шушы Янтыкта туып үскән... шушы калхуз кешесе... Сез дә якла­магач, кем якласын мине?!

Мөнирәттәй, бәладән баш-аяк дигәндәй, ялт кына яңадан мич арты­на кереп югалды. Вәлиәхмәт абзый да, артык сөйләшеп торасы килмәгәнлеген сиздереп, пыялалы шкаф янына килде дә, аннан нидер ак­ тара башлаган булды.

— Безне алты айга гына дип җибәрделәр,— диде Хәмдия, үзенең иң ышандыргыч тоелган дәлиленә тотынып.— Алты ай урынына мин ел ярым эшләдем... Безне көчләп тоттылар. Ел ярым бит ул, Вәлиәх­мәт абзый! Җәй көне торф чыгардык, кыш көне урман кистек. Мин те­ләсә нинди эшкә риза: сукага, чәчүгә... утауга... уракка... Чәчем белән җир себерергә дә риза, Вәлиәхмәт абзый! Балам ач, үзем ач. Ничек ка­рыйм мин аны? Ничек карыйм?! Сөт юк... ачтан үлә, Мөнирәттәй! Әйт, ичмасам, Вәлиәхмәт абзыйга — син бит хатын кеше!

— Нәрсәсен әйтәсең аның? — диде Мөнирәттәй, мич артыннан чәрелдәп.— Синең балаң өчен кеше минават түгел. Баланы песи дә таба— тапмаска кирәгие!

— Мөнирәттәй! — диде Хәмдия, йөрәк түреннән чыккан бер әрнү белән һәм тыела алмыйча кинәт сулкылдап еларга тотынды.— Ничек оялмыйсың?!. Ничек телең бара?!

— Бер дә ояласы юк! — дип кычкырды председатель хатыны, тагын да яманрак итеп.— Кеше өчен кәтер китәсе юк монда. Кемгә дә баш кадерле.

— Ыһым...— диде шул чакны хуҗа, яңадан Хәмдиягә борылып.— Монда жылап эш чыкмас, сеңелем. Үзең беләсең, ваеннай бримә... Син, булмаса, иртәгә төшкә таба кантурга кил, эш беткәчрәк... Шунда сүләшербез, элекке дүкәмитләрне карарбыз. Исемең чыга икән — баш өс­те! Калхузда эш житәрлек — көрәгең генә нык булсын. Ыһым, менә шулай. Сүләшербез... иртәгә кил.

Хужаларның баштагы кыланышлары никадәр көтелмәгәнчә булса, председательнең бу йомшаруы да шул ук дәрәжәдә көтелмәгәнчә бул­ды. Хәмдия моңа ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Ләкин шунда Вәлиәхмәт абзый йомшак кына итеп тагын кабатлады: дисвителнә син калхуз члены булсаң, кантурда ныклап сүләшербез, диде, шунсыз бул­мый, сеңелем, диде...

Хәмдия башын югары күтәрде һәм яшь аралаш елмаеп, тәэсир­ләнеп: — Рәхмәт, Вәлиәхмәт абзый! — диде.— Гомергә дә онытасым юк бу яхшылыгыңны!

 

X X I I

Икенче көн бик матур башланды. Иртүк елмаеп кояш чыкты. Кояш чыгу белән, өй эченә якты тулды, тышта тәрәзә түбәсендә сыерчыклар чыр-чу килә башлады. Күршеләр ягында, ике-өч өй аша, сузып-сузып әтәч кычкырды. «Бибехәяттәйләриеке, ахрысы», дип уйлады Хәмдия. Нинди шәп кешеләр алар! Аларның әнә әтәчләренең тавышы да нин­ди моңлы, нинди яңгыравыклы. Сыерчыклар тавышы да моңлы, матур. Сайрыйлар да, сызгырып та җибәрәләр, кайчагында күгәрчендәй гөр­ләргә дә тотыналар.

«Минем дә сыерчыгым бар,— дип уйлады ул, янында яткан улына карап — Сыерчыгым-тургаем, сандугачым-былбылым... күгәрченем-аккошым!..»

Күңеленнән ул шулай тыштагы сыерчыкларга сокланды, улына сок­ланды, шул ук вакытта үзе бүген башлаячак яңа тормыш турында хыял йөртте. Хәер, әлегә ул бер нәрсәне дә ачык кына күз алдына ките­рә алмады. Хәзергә ул үзенең моннан соң ябылып ятмаячагын гына белде, бүтәннәр кебек иртән иртүк торып фермага төшәчәген, кешеләр белән аралашачагын, ат өчен, камыт өчен, тегесе-монысы өчен җиңелчә генә кычкырышып алачагын, һәм, гомумән, элеккечә шау-шулы тор­мышка кереп китәчәген генә белде. Аннары ул үзенең улын күз алдына китерде. Ул аны үзе сукадан кайтканда атка атланган итеп, я булмаса сука сөргәндә үзе яныннан теркелдәп бара итеп күрде. Хәзергә аның хыяллары шуннан ары узмады. Шулай да аның күңелен бер өзлексез шатлык һәм куаныч тойгысы тутырып торды. Колхозның элекке исемлекләрендә үзенең барлыгын һәм баш кешеләрнең үзен Янтык Нигъмәт кызы Хәмдия дип таныячакларына ул, билгеле, бернинди шик тот­мады.

Йокысыннан тору белән ул тышка чыгып китте, күршеләр күрүдән әз генә дә шикләнмичә, курыкмыйча, озак кына утынлыкта булашты: аннары, су кирәкмәсә дә, Салкын чишмәгә китте. Чишмә янында ул Гафияне очратты, аның белән озак кына сөйләшеп-гөрләшеп торды, үзенең кайчан кайтканлыгын, ничек кайтканлыгын әйтте, хәтта үзенең баласын да телгә алды. Гафия исе китеп тыңлап торган булды, ләкин аның үз-үзен тотышы буенча, кайбер сүзләре буенча Хәмдия аның күп­тән инде барысын да белгәнлеген аңлап алды. Белмәс сиңа күршеләр!

Шул кадәр кеше арасында ничек яшеренеп ятмак кирәк! Ярый инде, рәхмәт, беркем барып чакмаган. Чаксалар, кем белә, күптән инде аны дезертир итеп, «ышпиун» итеп... Ә хәзер ул үзе барып күренде, ул үзе баш иде. Иелгән башны кылыч чапмый...

Судан Хәмдия бик шат күңел белән кайтты. Ләкин аны көпә-көндез тышта күреп, Әлтәфнең ике күзе дүрт булды.

 — Хәмдия апа! — диде ул, үзенчә бик кырыс кыланып.— Нәрсә, оныттыңмыни?! Картый кайтсын әле, күр дә тор менә — барыбер әйтәм!

— Әйтсәң әллә! — дигән булды Хәмдия, көлеп.

Суын өйгә кертеп куйгач ул, тузанын кагарга дип, кием-салымнар­ны, ястык, мендәр ише нәрсәләрне тышка алып чыкты. Малай берни аңламады һәм «баш күтәргән» апасына ничек тәэсир итәргә дә белми­чә, кашларын җыерып, баскычта басып тик торды.

Нәкъ шул чакта, аркасына капчык күтәреп, капкадан Җәмиләттәй кайтып керде.

— Нәрсә булды, кызым? — диде ул, киртәгә эленгән чүпрәк-чап­ракка шикле караш ташлап.

— Берни булмады, әнкәй, җилләтәм,— диде Хәмдия, тыелгысыз бер күтәренкелек белән.— Ничек кайттың? Юлың уңган, ахрысы? Көне биг­рәк матур, әнкәй.

— Юлым уңды,— диде Җәмиләттәй, өйгә таба юнәлеп.

Әлтәф аның аркасындагы капчыкны үз җилкәсенә күчерде, һәм алар шаулашып, куанышып өйгә керделәр. Хәмдия әнисенә чишенергә булышты, аннары ялт-йолт кына казан астына ягып җибәрде. Арып шулай да канәгать бер кыяфәттә Җәмиләттәй сәкегә утырды, юл хәллә­ рен, базар хәлләрен сөйләде.

— Ярый инде, бәхетегез бар икән, балалар,— диде.— Ярты пот он­ны, ипләп тотканда, күпкә җиткерергә була... Янавылда да шул ук сүз­не сөйлиләр: быел көзгә сугыш бетәр, диләр. Иншалла, фәрештәләрнең амин дигәненә туры килсен инде.

 — Син гел шулай дисең дә соң, бер дә туры килми шул әле,— диде Әлтәф, картыйсының динлелеген тәнкыйть итеп.

— Җә, тик кенә утыр син,— диде картыйсы ачусыз гына.

Сиңа, кызым, ни булды? Нишләп йөрисең анда?

— Бер әйткәнне тыңламый, картый! — диде Әлтәф, әләкләшеп.

—Мин югында нишләп ятасыз сез монда?— диде Җәмиләттәй, по­шынып.

Хәмдия, нәрсә әйтсәгез дә, нишләтсәгез дә хәзер инде соң дигән сы­ман, җиңүче кыяфәте белән беравык елмайгандай итеп утырды да, ба­рысын да түкми-чәчми сөйләп бирде. Әнисен ул үзе кебек үк сөенер дип уйлады. Ләкин әнисенә игътибар беләнрәк караган иде, аның төсе качкан йөзен күреп, тып-тын калды.

 — Булдыргансың икән, кызым! — диде әнисе, башын селкеп.

 — Һи. әнкәй, бигрәк куркак инде син! — диде Хәмдия, көлгән булып.

— Батырлар, кызым, сугышка китеп беттеләр,— диде Җәмиләттәй, авыр сулап.— Монда шул минем ише куркаклар гына калды да инде.

 

XXIII

— Карале, картый, кем килә ул безгә? — диде Әлтәф ашап утырган­ да, урам як тәрәзәгә күрсәтеп.— Мидхәт абый инде әллә?

Җәмиләттәй дә, Хәмдия дә икесе берьюлы дерт итеп киттеләр.

Һай алла! Кызым, җыен! Төш базга! Әлтәф, тыныңны чыгарасы булма! — диде Җәмиләттәй, кабаланып.

Гомердә булмаган бер җитезлек белән ул урыныннан торды, мич каршындагы баз капкачын ачып җибәрде дә, күзенә күренгән бала чүп­рәкләрен, кызының кием-салымнарын — барысын да шунда ыргытты. — Ишетәсеңме, төш тизрәк! — диде ул, кузгалмыйча утырган кы­ зына кычкырып.

Мидхәтнең килүе Хәмдиягә бөтенләй икенче яктан тәэсир итте. Лә­кин ул әз генә дә курыкмады. Шыртламады да ичмасам! Бу минутта аның күңелендә дулкын-дулкын булып бөтенләй икенче төрле хисләр, икенче төрле тойгылар калкып чыкты. Бу минутта аның күңелендә, ба­рыннан да элек, үч алу теләге калкып чыкты.

Ул тәрәзәгә үрелеп карады. Әйе, чыннан да бу ул иде... Озын куныч­лы кара хром итек кигән, зәңгәр галифе чалбар кигән, иңбашына шәп каешлы шәп сумка таккан, фуражкалы, кобуралы Мидхәт иде. Тормы­шыннан туйган чакларында, бар нәрсәгә җен ачулары килгән чакла­рында еш кына Хәмдия аны исенә төшерә торган иде. Андый чакларда ул кайчан да бер аның белән очрашу турында һәм очрашкач аннан бик ныгытып, усал итеп үч алу турында хыяллана торган иде. Үзенчә ул аңа инде мен-мең төрле җәза уйлап куйган иде.

Әйе, бу ул иде... аннан көлгән... аны мыскыл иткән, аны йөзе белән җиргә салган бәндә иде. Ул аның дошманы иде, һәм аның белән дөнья­ да да, тәмугта да, оҗмахта да — беркайда да, беркайчан да килешү дә, аңлашу да булырга мөмкин түгел иде. һәм менә шул бәндә хәзер аны кулга алырга килә!

— Кызым, Хәмдия! Ишетмисеңмени?! — диде әнисе, ялварып, елар­га җитешеп.— Безгә керә бит! Капкадан керә!

— Керсен — уйламыйм да! —диде Хәмдия. Өйдәме балта — башын сугып ярам! Кереп кенә карасын, аягын гына атласын!..

 — Әстагафирулла тәүбә! — диде әнисе, коты алынып.— Балаң ту­рында уйла, безнең турыда... Харап итмә, кызым!

Җилтерәтеп ул Хәмдияне җиңеннән тотып алды, сандык өстендәге баланы чүпрәкләре белән җыеп төрде дә, кулына тоттырды һәм этеп- төртеп кызын баз капкачы янына китерде. Баласын кулында тою белән кинәт Хәмдиянең зиһене яктырып киткәндәй булды. «Төшми ярамый,— дип уйлады ул гаҗәеп бер тынычлык белән.— Чыннан да, әнкәй... Ба­ла... Әлтәф...»

Җайлап кына ул баскычның беренче басмасына басты — өйнең идән биек иде һәм   базга төшү өчен кечерәк кенә баскыч куелган иде.

Шуннан соң еламасын өчен улына «ашарга» бирде, каушамыйча, ка­ баланмыйча аны әйбәтләбрәк төрде дә, икенче басмага басты.

Ул баз авызында күздән югалганда, чоланда аяк тавышлары ише­телде. Җәмиләттәй шап иттереп капкачны япты да ашыгып өстәл яны­на килде, кулына кашык алды. Өстәлдә ашлы өч тәлинкә торуына ул бөтенләй игътибар итмәде.

Ишек кисәк кенә ачылып китте һәм аждаһа булып, газраил булып, ач яңаклы, тар маңгайлы һәм эчкә баткан сусыл-зәңгәр күзле мили­ционер Мидхәт килеп керде. Килеп керде дә, агач идәнгә дагалы итек­ләре белән шак-шок басып, туп-туры түргә узды һәм, озын аякларын аерып, идән уртасында туктап калды.

— Исәнмесез,— диде ул, бераз тынып торганнан соң.

— Исәнме, Мидхәт улым,— диде Җәмиләттәй, урыныннан куз­галып.

Милиционер сәкегә Җәмиләттәй урынына килеп утырды, өй эчен күздән кичерде дә өстәлгә борылды, табак-савытларны читкәрәк сы­пырды һәм иңбашындагы сумкасын салып актарына башлады. Җәми­ләттәй белән Әлтәф, телсез калып, аның беренче сүзен көттеләр. Мид­хәт ничектер чамадан тыш әкрен кыланды. Ниһаять, ул сумкасыннан кирәкле язуны тапты да, үзе каршысында каккан баганадай басып тор­ган авылдашына күтәрелеп карады.

— Менә нәрсә, гражданка Ахмитуа,— диде ул сүзгә башлап.

— Нишләп мин граштанка булыйм, Мидхәт улым? — диде Җәми­ләттәй, хәтере калып.

— Тукта, тыңлап тор! — диде Мидхәт каты гына.— Синең монда кызың качып ята икән. Так как сугыш вакыты нимескә каршы, нәрсә була ул, беләсеңме?.. Кая кызың?

— Кызым? — диде Җәмиләттәй, теле көрмәлеп.— Туктале син, Мид­хәт улым... ни бит әле...

 — Кая качты?—диде Мидхәт.— Качалмас, барыбер табарбыз!

— Бу ни эш бу? — диде Җәмиләттәй, исен-акылын жыя башлап — Кем әйтте аны качып ята дип? Үз өендә кеше качып ятамыни?! Менә син агай! Ниндәен сүз бу? Сорау юк, нитү юк — кеше өенә басып ке­рәсең.

— Ярар, күп сөйләнмә! — диде милиционер тупас кына.— Мин үз эшем белән йөрмим. Закун кушканча йөрим. Кая кызың?

 — Минекеләр дә закун өчен йөриләр! — диде Җәмиләттәй, теле чишелгәннән чишелә барып.— Икесе башын салды, берсе әнә аяксыз ята. Ятим дигәч тә, нигә мыскыл итәсең алай?

— Телең озын, Җәмиләттәй,— диде Мидхәт, кинәт йомшаргандай итеп.— Сине беркем мыскыл итми. Кызың кая? Хәмдия кая?

— Кая булсын — әле генә Уразыга китте. Төшкә кайта. Качып ятырга монда!

— Ярар — аңлашылды! — диде Мидхәт.

Шулай диде дә, башка бер сүз әйтмичә, тышка чоланга чыгып кит­ үте. Дөбер-шатыр килеп ул төрле почмакларны, аулак урыннарны карады, аннары чормага менеп китте. Аннан тузанга буялып төште дә абзар ягына юнәлде. Ләкин анда да ул эзләгән кешесен тапмады һәм үзенең уңышсызлыкка очравына әз генә дә кәефе кырылмыйча, шулай да рәсми дәрәҗәсен сакларга тырышып, кире өйгә керде, өстәл янына утырды, озак итеп акт язды һәм:

— Кил, шунда кулыңны куй,— диде хуҗа хатынга.

— Әнә Әлтәф куйсын — мин белмим,— диде Җәмиләттәй.

Әлтәф, әйткәнне дә көтмәстән, житез генә өстәл янына килеп басты һәм тиешле урынга үз фамилиясен язып куйды. Милиционер акт язуын бөкләп сумкасына салды, сумкасын бикләде дә, саубуллашып ишеккә юнәлде.

— Кайткач әйт: кешегә күренмәсен. Бигрәк тә миңа күренмәсен!

Ярамый,— диде ул чыгып киткәндә Җәмиләттәйгә, тавышын әкренәйтеп.

Ул урамга чыгып өйдән беркадәр ераклашкач та, Җәмиләттәй баз капкачын ачты.

— Чыгыгыз, китте! — диде ул, кызына эндәшеп.

Ләкин аннан нишләптер җавап кайтаручы булмады, шулай ук чы­гып килүче кеше дә күренмәде. Җәмиләттәй тагын эндәште. Монысында да бернинди җавап ишетелмәгәч, базга ул үзе төште һәм шул чакны карангы идән астында көн яктысы күреп, аптырап китте.

— Баз ишеге ачык лабаса! — диде ул, үз алдына сөйләнеп.

Чыннан да, идән астындагы кечкенә ишек яртылаш ачык тора иде.

Хәмдиядән җилләр искән иде.

 

XXIV

Аның баздан ничек чыкканлыгын беркем дә сизмәде дә, күрмәде дә.

Якты җиргә аяк басу белән ул өй буйлап абзар ягына китеп барды, бакча аша үтте дә, яр астына төште. Монда ул беравык тыңлап тор­гандай итте. Шул ук вакытта ул кайсы якка китү турында да уйлап алды. Ул чокыр буйлап түбән төшәргә булды. Болай иткәндә, елга буе­на барып чыгарга була иде, ә елга аръягында урманнар да, чокыр-ча­ кырлар да җитәрлек иде.

Абына-сөртенә ул яр астыннан китеп барды. Арттан куа килмәсәләр яисә алга төшмәсәләр, аны монда берничек тә күрә алмаячаклар иде. Чокыр эче тайгак, юеш иде. Аның аяклары әледән-әле таеп китте. Бер-ике мәртәбә ул ялгыш суга басып алды, бер мәртәбә абынып чак-чак кына егылмыйча калды. Бала куркып еларга тотынды, ләкин ана кеше шундук аның авызын яулык белән томалады да, пычранган ку­лын итәгенә сөртештерде дә, ашыгып һаман алга атлавында булды.

Исән-имин елга ярына килеп җиткәч ул янә дә тирә-якка колак салды. Аны чынлап та беркем дә куа килми иде, ахрысы. Ләкин шулай да әле ул үзенең котылуына тулысынча ышанып җитә алмады һәм, туктап-нитеп тормыйча, туп-туры елгага ташланды— өч-дүрт метр киң­легендәге боздай салкын су аша чыкты да, тагын яр буйлатып китеп барды. Аның күлмәк итәкләреннән шыбырдап су акты, маңгаеннан шы­бырдап тир акты.

Хәзер ул үргә таба китте һәм яр читендәге талларны, баткак урын­нарны узгач, икенче бер чишмә турысына килеп чыкты. Бу чишмә чокы­ры үргә, калкулыкларга таба сузыла иде. Ул шунда борылды һәм, адымнарын әз генә дә үзгәртмичә, кырлар-басулар ягына үрмәләвендә булды. Бераздан ул куе гына таллыкка барып керде. Аның адымнары кыенлашты. Ул яр өстенә менде, яр читенә утырды да куаклар ара­ сыннан артка, авыл ягына әйләнеп карады. Юк, аны беркем дә куа килми иде. Ул, ахрысы, чын-чынлап котылган иде!

Ләкин ул монда барыбер озак утыра алмады. Аны һаман нидер әйдәп, куалап торды. Ул яңадан кузгалып китте. Тал куакларына шыкланып ул хәзер яр өсләтеп кенә барды. Чокыр төбендәге куаклар бераз­дан өскә дә менделәр, әледән-әле аның каршысына чыгып утырдылар. Таллар зирек белән, шомырт, миләш белән алышынды. Әрәмә никадәр киңәймәсен. Хәмдия һаман читтән генә барырга тырышты һәм шулай итеп бер заман тигез җиргә — такыр басуга килеп чыкты Монда ул үзен күпмедер дәрәҗәдә иректә итеп хис итте. Уң яктан, авыл ягыннан аны әрәмә каплый иде, сул якта, алда һәм артта туган кырлар җәелеп ята иде. Көн кояшлы иде, күктә тургайлар сайрый идее, язгы хуш исләр аңкытып яткан басу өстендә рәшә тирбәлә иде. Алда, үр буйлап күтәре­лә торган басу читендә караеп икенче бер әрәмәлек күренә иде; әрәмә артында исә — төпсез-зәңгәр күк астында — иксез-чиксез бушлык һәм ипкенлек баплыгы сизелә иде.

Хәмдия чокыр буендагы әрәмәдән беркадәр читләште дә, сулгарак борылды һәм ерактагы әрәмәгә карап китте. Аны хәзер авыл ягыннан күрүләре дә мөмкин иде. Ләкин шушы минутта ул бу турыда онытып җибәрде һәм, битләрендә кояш җылысын тойган хәлдә, як-ягында туган якның киңлекләрен тойган хәлдә, һаман алга барды да барды. Аңа ничектер бар куркыныч өйдә һәм тегендә — чокыр-чакыр эчендә, әрәмә эчендә торып калды шикелле тоелды. Ул хәзер артына да борылып карамады, куа килүләре мөмкинлеге турында да уйламады. Ул бары калкулык өстендәге күксел әрәмәгә барып җитәргә генә тырышты.

Әрәмә буена барып җиткәч исә ул тагын утырды, улының тәпиен тотты, аның өстендәге киемнәрен рәтләде, аякларындагы оекларының корымы, түгелме икәнлеген тикшереп карады. Шуннан соң ул аны үзе­нең алдына утыртты. Әннәсе белән уйнарга Ирек бик тә ярата иде, аннары болай әрәмә буйларында утыру да аңа инде таныш иде. Берни булмаган кебек ул шундук шаярырга тотынды: көлде, нәни генә кулла­ры белән әнисенең борынына үрелде, үзе һаман нидер сөйләнергә азап­ланды. Борын тарту аның иң яраткан һөнәре иде. Борыннан башка ул тагын колакны, чәчне тарта белә иде. У-у, аның һөнәрләре бик күп иде!

Күңеле бик күтәренке чакларда ул качышлы уйнарга да ярата иде: битенә яулык каплый да бераз тынып торган була, аннары яулык читен күтәреп карый. Үзе шундый шат, үзе елмая, җитмәсә, «һайт-ти!» дигән булып, сине котыртып маташкан була... Аннары ул тагын өстәл астына керергә, арттан урындыкны этеп йөрергә ярата. Бик үскән инде ул, тәти инде ул!

— Нишләргә соң хәзер, улым?— диде Хәмдия, улының күзләренә карап.—Син дә киңәш итмисең, ичмасам. Безгә бит кайтырга ярамый, улым. Безне тотып алачаклар, аңлыйсыңмы? Без көчкә котылдык. Ярый әле әннә исенә килеп өлгерде. Син коткардың мине, улым. Тагын син коткардың! Син булмасаң, улым, әннә дивана туп-туры бүре авы­зына барып кергәнне. Беләсеңме, ул кем? Ул дөньяда иң кабахәт кеше, улым!.. Юк, ул синең... атаң, улым. Ни хәл итәсең! — ул сиңа ата тиеш кеше.. Миңа әллә нәрсә булды әле, улым. Никтер мин аңа ачу­ланмый башладым кебек. Ник ачуланырга? Нигә гомер буе куеныңда, күңелендә таш йөртергә? Ни әйтсәң дә, ул бит сиңа ата кеше, ә син ми­нем улым. Без дөньяда бары икәү генә. Безгә хәзер беркем кирәкми.

Кара әнә тирә-ягыңа: әнә безнең авыл, әнә безнең җирләр, әрәмәләр, чокыр-чакырлар. Әнә уңда Көшләби чокыры, әнә сулда, бик-бик еракта Очлы тау. Очлы тау астында Бүә буйлары зәңгәрләнеп күренә. Авыл читендә, әнә. калкулыкта безнең зират. Дүрт почмаклы урман булып утыра. Анда синең бабаларың йоклый, әбиләрең йоклый. Анда безнең барлык нәселебез ята. Әйдә, улым, ачуланмыйк аңа. Син инде тудың, син инде күзләреңне ачтың, улым, йөре шушы җирдән, туп-туп басып йөре, курыкмыйча, яшеренмичә йөре — бу безнең җир, улым! Синең бабаң, абыең... абыйларың шушы җир өчен кан койдылар улым!

Шулай сөйләнеп ул аны алдыннан төшерде. Иске үлән сабаклары­на абынып, басылган иске яфракларны, үләннәрне таптап бала әнисен­нән читкә үрмәләде. Ул әле ике аяклап йөри белми иде. Ул әлегә дүрт аяклап кына китте. Беләк буе җир китте дә туктап артына борылды, елмаеп әнисенә карады.

— Бар, бар, улым, нык басып бар! — диде әнисе аны дәртләндереп.

 

XXV

Әрәмәне чыккач, Хәмдия иске арба юлына төште. Юл аны каядыр читкә, еракка алып китте. Хәер, юлның кая барып чыкканлыгын ул бик яхшы белә иде. Бу тар гына арба юлы Яңавылга илтә торган олы юл­га тоташа иде. Ә Янавылга илтә торган олы юл тагын да олырак, тагын да тапталганрак юлларга барып ялгана иде. Ул аларны белә иде, ул инде шактый күп юлларны йөргән иде. Алар кайда да бар иде, тик менә юл читендәге кырлар-басулар гына, әрәмәләр, урманнар гына бү­ тәнчәрәк идее, чит идее, җансыз һәм күңелсез иде. Юк, беркайда да җир­нең өсте мондагыдай гүзәл, якын түгел иде!

Кая барганлыгын ул бик үк аңлап та җитмәде. Ул бары бер урын­ да туктап тора алмаган өчен генә барды. Ләкин туган авылыннан, ту­ган кырларыннан ераклаша барган саен аның аяклары үзеннән-үзе әк­ ренрәк атлый башлагандай булды. Шул ук вакытта ул үзен куа килү­ челәрдән бөтенләй курыкмый башлады. Әллә инде аңа яңадан көч-куәт кайтты, гайрәтлек, горурлык кайтты, әллә инде аңа бүтән берәр нәрсә булды. Юк, һич тә аның ниндидер билгесез җирләргә, зәңгәрсу томан артындагы ят илләргә китәсе килмәде. Туган ягы, авыр йөк булып, адым саен аның аягына урала барды.

Алда — арба юлы олы юлга тоташа торган турыда ябулы ындыр табагы күренде. Ындыр табагы янында былтыргы салам өеме бар иде. «Шунда утырып хәл җыйыйм әле», дип уйлады Хәмдия. Ә ул бик ары­ды. Бит ул иртән рәтләп ашый да алмады. Ярый әле улына сөт эчер­гән иде.

Салам өемен ул төрле яктан карап чыкты, аннары ындыр табагын караштырды. «Җилгәрмәгән кибәкләре калса, әнкәйгә әйтермен», дип уйлады ул. Ләкин кибәкне монда да актарып, яңа баштан җилгәреп бетергәннәр иде. Эскерт калдыгы да як-яктан йолкынган-таланган иде һәм шуңа күрә ул каплап куелган чүлмәк кебек булып калган иде.

Хәмдия салам өеме итәгендә җайлырак бер урын карады да оя ясап шунда кереп утырды. Ана монда бик рәхәт тоелды. Ул аякларын иркен­ләп сузып җибәрде һәм бары шунда гына үзенең бер кат йон оекбаш белән икәнлеген күреп алды. Гаҗәп, ул аны чокырда килгәндә дә күр­мәде, әрәмә буенда утырганда да күрмәде.

Бала йоклаган иде. Ул аны уятып тормады — чүпрәкләрен баш ас­тына җайлабрак куйды да, үзе янына саламга яткырды. Шуннан соң ул, тәмам онытылмакчы булып, үзе дә күзләрен йомды. Ләкин күзләрне йому белән генә йокы килмәде. «Әгәр шушында яшәсәм... шушылай?» дип уйлады ул. Элек качкыннар яшәгән бит...менә шулай салам, печән кибәннәрендә, урман эчләрендә... Хатын-кыз да качкын була алмый­ мыни? Көзгә чаклы түзсәң, анда инде сугыш бетәчәк. Анда инде аны беркем кыерсыта алмаячак.

Бу уй аңа бик тә мавыктыргыч булып тоелды. Ул салам арасында күренгәләгән башакларны тотып-тотып карады. Ләкин ул бер генә тук башак та тапмады — барысы да сугылган, барысы да җиңеләеп калган иде. «Юк, әле иртә», дип уйлады ул, баштагы уйларыннан суынып. Ур­ манда, басуда хәзер ашардай бернәрсә юк. Иң кытлык чак, иң өзек чак. Ә өйдә аны сагалап торулары мөмкин. Булмый, берничек тә булмый. Булмый икән шул. Карале, чынлап та, берничек тә булмый икән лабаса!

Ул шулай артык пошынмыйча гына, кайгырмыйча гына уйланып утырганда, еракта, олы юлда җигүле ат күренде. Атлы кеше Янавылга таба бара иде. Ул бик кызу килә иде, күрәсең, аты яхшы иде. Хәзерге вакытта колхоз атлары алай кызу йөри алмас. Кем булыр бу? Билгеле, яхшы атка утырып йөрергә хакы булган берәр олы начальниктыр, я булмаса, колхоз председателедер. Хәзер атларга бары алар гына уты­ра. Көтүче Вәлиәхмәт менә нинди кеше икән! Димәк, Шүрәле турысын­да Бүә аша күпер салганнар... Әллә Уразыга гына барамы соң бу кеше?

Ул аягына басты, салам артына ышыкланды да атлы кешенең якын­ лашканын көтә башлады. Аның аты, чыннан да, яхшы иде. Атның киң, таза күкрәкләре, янбашлары ерактан ук елтырап, йомрыланып күренә иде, йөгәнендәге, эшлеясендәге жизләре исә кояш нурларында елкылдап-елкылдап китә иде.

...Ә начальник халкы ач түгел. Утырган саен алар авыз тутырып ипи ашыйлар, ит-май ашыйлар. Аларны балалары да тук, таза...

...Әнкәсе аның, чыннан да, хаклы. Ул күпне күргән кеше. Әгәр анын сүзен тоткан булса, алар менә шушы хәлгә төшмәгән дә булырлар иде, әнкәсе, әлбәттә, хаклы.

Нидер эшләргә кирәк. Болай булмый. Болай була алмый. Ләкин аның улы яшәргә тиеш... Ул инде туган, аның инде күзләре күрә, кола­гы ишетә. Башка чара юк. Юллар бикле... Ул яшәргә тиеш...

XXVI

 

Атлы кеше якынайганнан якынайды. Озакламый ул үз юлына ар­кылы сузылып яткан киң чокырны чыгар да үрне менәр, ындыр табагы янына килеп җитәр. Килеп җитәр дә, як-ягына карангалап, эре генә шушы төштән узып китәр. Юк, ул тиз генә узып китмәс. Китә алмас.. Моннан китми, каян китсен ул — юл бит бер генә!

Кызу чабып килгән ат чокырның теге як кырыена килеп җитте һәм, тагын да ныграк кызулап, аска төшә башлады. Атлы кешенең күздән югалуы булды. Хәмдия ашыгып баласы янына килде, ике куллап аны күтәрел алды да юлга таба атлады.

Бала һаман йоклый иде. Күтәреп киткәч тә ул уянмады. Шулай ук җиргә, юл буендагы басылган кибәк өеменә китереп салгач та ул кер­феген дә калкытмады— татлы төшләр күреп йоклавында булды. Ул, ахрысы, чыннан да матур төшләр күрә иде: әнисе яңа урынга салгач, кинәт үз алдына елмаеп куйды.

Соңгы кат Хәмдия аның саф һавада алсуланган нәфис йөзенә ка­рады. Ул аны үпмәкче дә булды, ләкин уятудан, я булмаса артык тот­карланудан куркып, мондый уйдан шундук баш тартырга мәҗбүр булды.

Бала йоклап калды. Үз алдына татлы төшләр күреп, сабый бала юл буенда йоклап калды.

Ана кеше, алдын-артын карамыйча, салам өеменә таба йөгерде. Салам янында ул абынды, җиргә капланды, аннары аягына басты һәм тагын йөгерә башлады.

Якында гына, бик якында гына аны урман көтеп тора иде. Бик озак тоелган күпмедер вакыттан соң ул шунда барып җитте. Шомырт, чикләвек куаклары ботакларын аерып җибәрделәр. Карт чыршы, по­шынып, сагышланып, әкрен генә шаулап алды. Ул да аңа үз яныннан юл бирде һәм, ботакларын сузып, арттан аны каплап калды.

Күктә тургайлар сайрады. Күктә олы кояш карап торды. Җир өстен­ дә, юл буенда, берни белми, сабый йоклап калды...

Кибәк арасында тычканнар кыштырдады, саламнарда бөҗәкләр йөрделәр, юлда, тузанда, чыпчыклар сугышты. Әнисенең яулыгына тө­ренеп, җылыда, йомшакта ятим бала йоклап калды...

Ана кеше, тыны бетеп, хәле бетеп, һаман ераккарак качты. Ләкин мәкерле усак аңа аяк чалды. Ул гөрселдәп җиргә ауды. Кайгырудан, сызланудан җирнең өсте тетрәп китте. Карамалар, ак чыршылар, юкә, шомырт куаклары, аһылдашып, кайгырышып, чал башларын чайка­дылар.

Ул күзләрен ачты. Яткан килеш юл ягына борылды да, уттай янган күз карашын чыбык-чабык арасыннан бер ноктага юнәлдерде.

Атлы кеше туктаган иде. Кибәк өемен ул бераз гына узып киткән иде һәм, артына каерылгандай итеп, юл читенә карап тора иде.

Менә кеше арбасыннан төште, аксаклап ике-өч адым атлады да тук­тап калды һәм, күрәсең, берни аңламыйча, исе китеп кибәк өеменә ка­рап торуында булды.

Башына ул тегенең кебек үк хәрби фуражка кигән иде. Аның да ая­ гында хром итек, иңбашында күн сумка иде. Ләкин аның фуражкасы да, өс киемнәре дә яшькелт төстә иде. Аннары ул буйга да тәбәнәгрәк иде, гәүдәгә юанрак, авыррак иде һәм төскә-биткә шактый олы күренә иде. Ул, чыннан да, ниндидер зур начальник булырга тиеш иде. Кем булыр бу? Әллә соң т е г е н е ң башлыгымы? Әллә алар икәүләп кил­гәннәрме? Бик мөмкин. Икәүләп килгәннәрдер дә, тегесе авылда торып калгандыр, монысы менә аны эзләп Уразыга бара торгандыр!

Хәмдиянең кинәт эче өшеп китте. Шул ук вакытта аның бөтен тәне дер-дер калтыранырга тотынды. Иште ишәк чумарын! Берсеннән ко­тылды. икенчесенә килеп капты! Аны тоту... аны эзләп табу берни  түгел. Эте дә булса, бетте баш!

Бәхеткә каршы, арбада ул бернинди эт-фәлән күрмәде. Беразга бу­ аны тынычландыргандай булды, ләкин шулай да ул тулысынча тыныч­лана алмады. Курку, кот алыну торган саен аны ныграк били барды, торган саен аның көчен, ихтыярын сындыра барды. Аның тизрәк мон­ нан китәсе килде, юл буеннан, ят кешедән, үзе эшләгән хәтәр эштән каядыр качасы, котыласы килде. Ләкин китү түгел, хәтта ул кыймыл­ дый да алмады һәм, җиргә береккәндәй, телсез-өнсез урынында ята бирде.

Кибәк өеменә кеше шактый озак карап торды. Ул, ахрысы, анда ят­кан ят кешене танымакчы булып азапланды. Әллә соң ул аны үлгән дип белдеме?

Менә ул иелде. Кулына баланы алды. Чит кеше, бөтенләй ят-чит кеше аны кулына алды. Үзенеке кебек итеп ул аны тупас, салкын кул­ларына алды... Көнләшүдән, әрнү, кызганудан ана кешенең йөрәге пы­чак белән телгән сыман сызылып китте.

Шул чакны кинәт аның колагына бала тавышы ишетелде. Башта­рак ул моңа ышанмыйча ятты, ләкин елау тагын кабатланды. Ул аңа кычкырды... үзен ташлап киткән.. җанын саклап әрәмәдә качып яткан куркак, кансыз анасына кычкырды. Ул аңа кычкырды, ул аны эзләде, ул аны таләп итте. Ачынып, үрсәләнеп, хәтере калып, ул әнисеннән яр­ дәм таләп итте...

Елау тавышы тагын... тагын кабатланды. Бөтен тирә-якны, бөтен җирне-күкне тетрәндереп бала үз анасын таптырды.

Хәмдиянең чыдамлыгы юкка чыкты. Ниндидер илаһи көч аны җир­дән алып күккә чөйде, янә җиргә атып бәрде, һәм ул, тыны бетеп, күзе- башы томаланып, юлга ташланды.

— Минеке! Минеке! — дип кычкырды ул йөгерә-йөгерә.

 

XXVII

Аның кычкыруын кеше ишетмәде. Ул хәтта аның үзен дә күрмәде һәм, юлдан тапкан төенчеген ничектер бик уңайсыз күтәреп, арбасына таба титаклады.

— Минеке! Минеке! — дип кычкырды Хәмдия тагын да, соңгы кө­чен жыеп.

Ат кузгалып киткәнче ул арба янына килеп житә алды. Килеп җитте дә юлбарыстай, ач бүредәй балага ыргылды. Аны тартып алды, йолкып алды, күкрәгенә кысты һәм кире борылды да шундук качып та китмәкче булды.

Ләкин качып китү алай бик үк җиңел булмады — әллә ачлыктан, әллә бик нык йончылудан ул үзендә бик нык хәлсезлек тойды. Аның башы әйләнде, аяклары сөрлекте һәм тынын буып бугазына күз яшьләре тулды. Артына чигенгәндә ул, аягы әремгә уралып, кинәт чайка­лып китте. Ят кеше алдында үзенең шушы кечкенә ипсезлеге анда ачу һәм горурлык шикелле нәрсә уятып җибәрде. Шул чакны ул беренче мәртәбә кешенең йөзенә карады. Төбәп, ашардай булып, нәфрәтләнеп карады.

 — Бирмим! Минеке... үз балам! — дип кычкырды ул, буталып, тиле­ реп.

— Алып кит! Теләсәң нишләт! Курыкмыйм, ишеттеңме, курыкмыйм! Икебезне бергә алып кит, бергә үтер! Бирмим... бирмим!..

Чәче-башы тузгыган, киемнәре ерткаланган, чыгырыннан чыккан Хәмдиягә ят кеше аптырап, исе китеп карап торды. Ул бернәрсә дә әйтә дә алмады, бернинди хәрәкәт тә ясамады. Аптырау гына түгел, бераз гына ул хәтта каушап та калды, ахрысы — чөнки юлда яткан ба­ла да, өрәк сыман «күктән төшкән» Хәмдия дә аның өчен һич тә көтел­мәгән нәрсә иде.

— Синеке булгач... ник калдырдың? — диде ул, ниһаять, телгә килеп.

— Минеке! Үз балам... үземнеке! — диде Хәмдия, бер үк сүзне ка­батлап.

— Миңа синең балаң кирәкми, сеңелем. Үзеңә булсын,— диде кеше әкрен генә, җитди итеп.

Аның шундый тынычлыгы, җитдилеге һәм дусларча әйтелгән «сеңе­лем» сүзе Хәмдияне берьюлы айнытып җибәргәндәй булды. Ул тагын да аңа сынабрак, җентекләбрәк карады... Зур битле. Чигә чәчләренә ак төшкән, йомшак нур бөркеп торган кысык күзләре акыллы, сагыш­ лы. Әрнеп, кызганып карый. Ә уң колагы китек! Чигәсе дә җөйле — пу­лямы, снаряд китегеме сыдырттырып узганлыгы әллә каян күренеп гора. Кара, кулы да гарип түгелме соң?! Әйе, беләзек турысы җөйле, бераз гына кәкре. Әлбәттә, сугышта булган, чын сугышта... Вәлиәхмәт шикелле тумыштан да гарип түгел, тегенең шикелле юри дә гарип­ ләнмәгән. «Юк, милиция начальнигы булмаска тиеш,— дип уйлады ул. ят ке­шегә карата үзендә ышаныч барлыкка килүен тоеп.— Миилиция начальнигы аксак-туксак булмас».

Ул кисәк кенә тынып калды. Үз атасы кебек олы һәм акыллы кеше алдында никтер аңа чак-чак кына уңайсыз булып китте. Үксүеннән әле һаман туктый алмыйча, тик шулай да инде чынлап тынычлана барып, тиз-тиз генә ул чәчләрен төзәткәләде, улын төргән яулык очы белән би­тендәге яшьләрен сөрткәләде һәм шул ук вакытта, тирбәткәндәй ите­неп, кулындагы баласын селкеткәләп алды.

 — Абый, син кем? — диде ул йомшап, беренче сүзе итеп.

 — Кем булсам да, юлда бала җыеп йөрүче түгел,— диде кеше, баштагыга караганда кырысрак бер тавыш белән. Күрәсең, ул үз-үзен кулга алып өлгергән иде. — Ник ташладың? Кирәкмимени? Эт тә бала­сын ташламый, песи дә... бүре дә! Син үзең кем?

Соңгы сүзен ул шундый усал итеп әйтте һәм шул чагында Хәмдиягә шундый усал итеп карады — Хәмдия ирексездән калтыранып китте.

 

XXVIII

Ә бераздан ул аңа үзенең язмышын сөйләп бирде.

— Менә нәрсә, сеңелем.— диде кеше. Хәмдия сөйләп бетергәч.— әйдәле. утыр әле син арбага. Бара-бара уйлашырбыз. Киңәшмәгә соңга калам, тизрәк кузгалыйк әле без.

 — Син кем соң. абый? — диде Хәмдия тагын да, куркып кына.

— Минме? — диде кеше, теләмичә генә,—Минме... күрәсең ич, бер аяклы, ике куллы...

Шулай сөйләнгәләп ул тарантастагы саламны таратыбрак, җайлаб­рак куйды, шунда яткан юл плащын рәтләде. Аннары, әле һаман уры­ ныннан кымшанмыйча торган Хәмдиягә борылды да нык кына итеп:

— Әйдә, утыр,— диде.

Хәмдия улын кысыбрак тотты, арбага таба кузгалып куйды. Ул һич тә кузгалмый булдыра алмады. Ул атларга мәҗбүр булды. Ләкин бу мәҗбүрият аны хәзер аз гына да куркытмады-өркетмәде, киресенчә, ул үзендә, үз күңеленең бик тирән җирендә киләчәккә өмет чаткылары туа башлаганлыгын тойды.

— Туктале, болай итик без...— диде кеше.— Син, булмаса, плащны өстеңә киеп утыр. Җайлы да булыр, очраган кешеләр дә танымас.

Ике куллап ул зур, авыр плащны Хәмдиянең иңбашына каплады, башлыгын күтәреп куйды. Хәзер инде аны, чыннан да, танырлык түгел иде.

Тарантаска алар парлашып, бер-берсенә сыенып утырдылар. Баядан бирле бер урында таптанып торган таза ат, дилбегәне кагу белән, җиңел генә кузгалып китте.

— Абый, син мине кая алып барасың? — диде Хәмдия, күңелендәге соңгы төенен чишмәкче булып.

— Тормышка! — диде кеше серле итеп.— Дөнья киң, көн якты... ат яхшы... Ничек тә җаен табарбыз әле!

Шуннан соң ул иелгәндәй итте дә әнисе алдында яңадан йокыга кит­кән балага карап алды, елмаеп җибәрде.

Уйчанланып, бераз вакыт тын гына баргач ул, үз алдына сөйләнгән сыман, әйтеп куйды:

— Сугыш бетәр... сугыш белән бергә ачлыгы да, газаплар да, җә­ бер-золымы да бетәр,— диде.— Инде күп калмады. Дөнья барыбер без­ неке! Ышанасыңмы син шуңа?

— Ышанам, абый !— диде Хәмдия, баласын күкрәгенә кысып.— Рәхмәт инде сиңа, абый, рәхмәтләр яусын!