Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЛТМЫШНЫ КАРШЫЛАГАНДА

Г. Иделлегә 60 яшь

 

 

Шушы декабрьның 26 сында күренекле татар совет язучысы Газиз Иделлегә алтмыш яшь тула.

Алтмыш яшь! — Зур гомер һәм бай тор­мыш юлы. Әгәр дә инде бу зур гомернең яртысыннан күбе иҗатта узуын да искә ал­саң, бик күп, бик күп киеренке көннәр, йокысыз төннәр, борчылулар, көенү-сөенүләр, яну-кабынулар кебек мең төрле иҗат ләззәте, иҗат газабы чигеп, ак кәгазь бит­ләренә каләмең карасын йөгертеп кенә тү­гел, ә йөрәк каныңны салып та тудырган әсәрләреңне, аларның халыкка якты хисләр гүзәллеге һәм көрәш дәрте, искене җимерү, яңаны тудыру дәрте алып килү көчен дә күзалласаң, данлы бер хезмәт миссиясе бу.

Ә безгә, өлкән буын язучыларга, шуның өстенә, бер кулыңа каләм, икенче кулыңа автомат тотып, Маяковский әйткәнчә, «каләм­не штыкка тиңләп», сугыш уты эчендә иҗат итәргә, илне дошман явыннан саклап калу кебек изге бер бурычны үтәргә дә туры килде.

Язучы Газиз Иделле дә үзенең алтмыш еллыгына әнә шундый иҗат һәм көрәш юлын үтеп керүчеләрнең берсе.

1915 елның зәңгәр аяз күкле яз башы булуын томанлы гына күзаллыйм, ә менә нинди көн икәнлеген хәтерләү кыен. Тугыз-ун яшьлек балалар гына идек шул без ул язда. Нинди көн иде соң?! Әйтәм ич, ул көнне мин әле дә булса төгәл белмим, бары тик «Тукай кичәсе» итеп кенә хәтерлим, һәм ул көн миңа үзенең әнә шундый якты вакыйгага бәйләнештә булуы белән онытылмаслык та, изге дә...

Ул елларны Газиз (Габделгазиз) белән без, Әстерханның Бирге Тияк исемле эшче­ләр бистәсенең ике малае, Камышлы мәчет мәхәлләсендәге «Дарельтәхсиль» мәдрә­сәсенең тырыш шәкертләре булып саналабыз. Бездән дә тырыш, бездән дә сәләтле­рәк, «әфтиякне су кебек эчкән» өченчебез дә бар — Габдрахман Мәгъҗәнев. Әдәби псевдонимы Мәгьҗән Эсперантский. Бәхетле очрактан файдаланып, бу исемгә, җәяләр эченә алып булса да, тукталып узасы килә. Әдәбиятка бездән алдарак, 20 нче еллар башында аяк басып, «Кызыл шәрык яшьләре» журналы битләрендә хикәяләре белән таныла башлаган талантлы замандашыбызның тормыш юлы бик кыска булды. Капи­тализм шартларында ярлы семьяда туып үскән һәм шуның социаль фаҗигасенә яшь- ләй дучар булган бу егет 1923— 1924 елларда Казан комвузында укып-үсеп барган көннәрендә үпкә авыруыннан үлеп китте һәм бары тик «Алар соңгы мәртәбә җиңелде­ләр» исемле бер җыентыгын гына дөньяга чыгарып кала алды.

Без, бер бистәнең өч малае, менә шул Тукай кичәсендә таныштык, тагы дөресрәге, шул якты кичә таныштырды безне. Таныштырып кына да калмыйча, киләчәкнең бер уртак юлыннан атлап китәчәк өч яшүсмернең балаларча саф күңелләрендә әдәбият атлы сихри гүзәлгә беренче мәхәббәт чаткыларын кабызды...

Әле дә хәтеремдә... Мәдрәсә ялт иткән. Шәмдәлләрдә бик күп шәмнәр яндырылган. Шул шәмнәрнең исе әле дә борын очында гына эленеп тора кебек һәм шул миңа бик еракта, балачак көннәрендә калып онытылган кайбер детальләрне хәтерләргә ярдәм итә. Мәсәлән, шигырь уку... Ялгышмасам, без өчебез дә Тукай шигырьләрен яттан укы­дык, аннары мәдрәсәбез белән «Туган тел»не җырладык...

Менә хәзер дә шул җыр, искә төшугә, колак тебендә яңгырый да башлады, һәм бу яңгырашта балачак дусларымның тавышларын ачык ишетәм төсле...

Әйе, әдәбиятның телисең икән, син чал чәчлене еллар артында калган балача­гыңа, телисең икән, хыялың күгендә, сузылып җитә алмаслын биеклектә балкыган киләчәгеңә очыртып алып бара торган, канатландырып илтеп җиткерә торган шун­дый бер хикмәтле көче бар!.. Әнә шул көч — әдәбиятка мәхәббәт көче — мәдрәсәдә башлангыч белем алып, аннары рус-татар мәктәбен тәмамлаган 18 яшьлек Газизне зур тормыш юлына канатландыра. Егетнең хыял күге аяз. Кулындагы фанер чемоданы буш булса да, күңеле гаҗәеп бай аның — мең төрле берсеннән-берсе кызыктыргыч, берсеннән-берсе дәртләндергеч теләкләр, теләкләр, теләкләр...

Ләкин күңелең ничаклы гына әйбәт теләкләргә бай булмасын, канатларың ни­ хәтле генә көчле җилпенүчән булмасын, тормышта теләгеңә ирешүнең туры гына, ансат кына илтеп куя торган такыр юлы булмый. Мондый юлны тырыш хезмәтең, кыенлыклар алдында чигенеп калмаслык ихтыяр көчең һәм ныклы ышанычың белән үзеңә салырга кирәк. Газизгә дә, «әдәбият мәккәсе» — Казанга килү өчен, башта Урал якларында, Уралның индустриаль үзәге булган Свердловск шәһәрендә укырга, эшләргә, кыснзсы, чарланырга туры килә.

Газиз 1923— 1926 елларда Свердловсниның индустрия техникумында укый һәм ул елларда Свердловскида чыга торган «Сабан һәм чүкеч» газетасы белән «Шәпи агай» журналында корректор булып эшли. Шул чорда аның беренче фельетоннары, хикәяләре языла. Редакциядәге иптәшләр яшь каләмдәге емет чаткыларын тиз күреп алалар һәм аңа, газета чыгудан вакытлыча туктап торган арада,  Казанга баруны мәс­лихәт күрәләр. 1926 елда Газиз Казанга килә.

Казан.

Барысы да яшь монда. Кая карама яшьлек, яшьлек, яшьлек. Такташ та яшь, Сәй­дәш тә яшь, Кутуй әле комсомол яшеннән дә чыкмаган, шуңадыр, ахрысы, шәһәр күләмендәге әдәбият түгәрәге дә « Яшь язучылар түгәрәге» дип исемләнгән, һәм атна саен «Кызыл яшьләр» газетасы, ай саен «Авыл яшьләре» журналы чыгып тора. Яшь язучылар, җылы вак яңгыр астында чәчрәп чыккан гомбәләрдәй, туып кына тора.

Бер Усмановлар гына да өчәү: Шамил Усманов, Хатип Усманов, Таһир Усманов һәм менә тагын бер Усманов — Газиз Усманов та килеп керә.

Әле дә хәтеремдә. Казанда укып эшләгән көннәребездә без, ике якташ, еш кына очрашып, әдәби темаларга әңгәмәләр алып бара торган идек. Мин инде бу чагында беренче хикәяләрем белән «Авыл яшьләре», «Безнең юл» журналлары битләрендә күренгәли дә башлаган яшь язучы. Әнә шундый бер очрашуыбызда Газизнең «Икмәк һәм хатын» исемле хикәясен бергәләп укып чыктык. Хикәя әйбәт иде. Киңәштек тә, хинәяне «Безнең юл»га тәкъдим итәргә булдык. Менә шунда инде «Безнең юл»ның редакторы тәнкыйтьче Гомәр Гали, хикәяне хуплап каршыласа да, әдәбиятка дүртенче Усманов фамилиясе кушылуын бик үк хупламагандай итә.

— Өчәү бер хәл әле ул. Әнә, театрда Камаллар да өчәү генә бит... «Камал дүр­тенче», «Камал бишенче »була алмый, — дигән.

Нишләргә?

Шулай бер көнне Газиз белән шагыйрь Кутуйда утырганда, хәлне аңа сөйләдек.Үзенең тапкырлыгы белән танылган Кутуй да, «Усманов дүртенчене» өнәп бетермичә, берәр әдәби псевдоним табу фикерен әйтте, һәм шунда ук, эзли торгач, Иделле псев­донимы туа.

— Үзе әйбәт, аңлаешлы, җиңел дә... Аннары сез Идел буе егете бит әле! — дип дәлилләгән иде Кутуй ул чагында моны.

Шулай итеп, әдәбиятыбызда хикәяләре, үткен публицистикасы, ә соңрак патрио­тик драма әсәрләре белән язучы Газиз Иделле үзенең иҗат эшчәнлеген җәеп җибәрде.

Газиз Иделле, барыннан элек, реалист язучы. Аның иҗатына хас төп сыйфат — реализм көче. Вакыйгаларны кешеләр язмышы белән бергә үреп гел үсештә, көрәш-бәрелештә тасвирлаган реализм көче! Автор бу тасвирлауда, фотографларча, тышкы портрет сурәтләү методы белән эш итми, киресенчә, ул ваныйга үзәгенә кешене куя һәм аның эчке дөньясына юл таба. Шул рәвешчә, теге яки бу әдәби образның психо­логиясе белән аны чолгап алган социаль мотивлар берлеген һәм шуның тормышча логикасын ача, художество чаралары белән күрсәтеп бирә. Бу яктан аның «Рәүфнең балачагы» хикәясе аеруча характерлы. Бу хикәяне тетрәнмичә уку мөмкин түгел.

Хикәядә капитализм шартларында кешенең һәлакәте котылгысыз булуы, бу һәлакәт­нең бик күп төрле юллары, шуларның берсе һәм иң хәтәре — эчкечелеккә сабышу юлы күрсәтелә. Шунысы характерлы, автор бу һәлакәттән котылу чарасын эчкечелек­кә каршы көрәш белән генә чиктәнмичә, ә шуны тудырган капитализмның үзен юк итү проблемасын күтәрә, шуңа өнди.

Язучының иҗатында үз заманы киң урын ала. Аеруча 20— 30 еллар хәрәкәте фонында язылган «Ерак Чытырманлыда», «Комсызлык», «Саҗидәкәй» кебек хикәя­ләре бүгенге яшьләр өчен шул узган елларны күзаллауда, өйрәнүдә чын мәгьнәсендә кыйммәтле бер художество әсәрләре булып торалар.

Газиз Иделленең совет чынбарлыгыннан илһамланып язган кайсы гына әсәрен алма, син анда, барыннан да элек, социализм төзүче кешеләрне, аларның көрәшләпен күрәсең. Бу яктан алганда, аның «Дәүләт Бәдриев » пьесасы аеруча бер этап әсәре булып тора.

«Дәүләт Бәдриев» пьесасы — Татар академия театрының совет тематикасына куелган күп санлы әсәрләренең иң яхшыларыннан берсе. Вакытында аны тәнкыйть тә, тамашачы да шулай бәяләде. Бу әсәрдә автор, кире образлардан Сәфәргали, Баязит кебек дошманнарны фаш итү белән бергә, эшчеләр арасыннан күтәрелеп чыккан боль­шевик җитәкче Дәүләт Бәдриев образын иҗат итә. Җиңеп баручы социализм төзелеше шартларында күтәрелеп үскән комсомолка Нәфисә, асраулыктан инженер булуга иреш­кән Шәмсия кебек совет яшьләренең алдынгы вәкилләрен тудыра.

Газиз Иделле, язучы буларак, тормыш-эш практикасыннан аерылып иҗат итү белән берничек тә килешә алмый. Ул үзенең әдәби-җәмәгатьчелек эшчәнлеген үстерә бара. Ул «Безнең юл», «Атака» журналларында секретарь һәм «Совет әдәбияты» жур­налында редактор булып эшли. 1930—40 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп, дивизия газетасы редакторы вазифасына күтәрелә. Ә инде Бөек Ватан  сугышы елларында Беренче Украина фронтында иҗади командировкада була «Ватан намусы өчен» газетасында эшли һәм «Җиңү юлы» җыентыгын төзүдә катнаша. Шул ук елларда ул партия өлкә һәм Үзәк Комитетының пропаганда группаларында эшли. «Кызыл Татарстан» редакциясендә бүлек мөдире, Татрадиокомитетта баш редактор була. Соңгы елларда ул, озак вакыт, язучылар союзының партия оешмасында, правлениесе составында эшли, «Үсү юлы» альманахының редакторы вазифасын үти.

Газиз Иделленең яшь язучыларга күрсәткән ярдәме дә зур гына.

Газиз Иделленең иҗат эшчәнлеге күп кырлы. Ул язучы да, журналист та, тәнкыйтьче-рецензияче дә, тәрҗемәче дә, әдәбиятны өйрәнүче дә. Әле шушы 1965 елда язучының татар әдәбиятының күренекле каләм осталары иҗатын тикшерүгә багыш­ланган «Язучы һәм аның китабы» исемле хезмәте аерым китап булып басылып чык­ты. Бу китап әдәбиятны өйрәнүчеләр, әдәбият сөючеләр һәм шулай ук башлап язу­чылар өчен кирәкле бер кулланма була алырлык хезмәт.

Әйе, Газиз Иделлегә алтмыш яшь! Бер карасаң, картлык яше бу. Пенсиягә чыгар чак... Пенсиягә чыгып, җылы мич башына менәр чак...

Ләкин Газиз андыйлардан түгел. Чөнки мин бу алтмыш яшьлек якташны балачагымнан беләм. Аннары, моны Газиз Иделленең бүгенге эшчәнлеге дә ачык күрсәтә. Дөрес, ул менә шактый вакыт инде йөрәгеннән зарлана. Зарлана, сыкрый, әмма  хәрәкәттә үзе, редакторлык итә, рецензияләр яза, нәшриятка булыша, тәрҗемә эшли... Театрның быелгы сезоны ул тәрҗемә иткән пьеса белән башланып китте. «Социалистик Татарстан» газетасы битендә бу спектакльнең уңышлы үтүенең сәбәпләреннән берсе итеп Газиз Иделле тәрҗемәсенең югары сыйфатлы булуы әйтеп узылды. Ә өстәлендә карасы кипмәгән һәм тиз генә кибәр төсле дә күренмәгән каләм-кәгазь, башланган эшләр, төгәлләнәсе әсәрләр, кыскасы, эш, эш, эш...

Алда яңадан-яңа эшләр, яңадан-яңа теләкләр, яңадан-яңа очрашулар... берничә көннән елыбызның да яңасы — 1966 сы башланып китәр. Шуңа күрә, үзенең алтмыш беренче яшен яңа — 1966 ел башларында каршылаучы кадерле дустыбызны яңа ел белән дә котлыйсы килә.

— Яңа ел белән, яңа уңышларга таба, Газиз!