Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ялкынлы еллар поэзиясе

Бөек социалистик революция бөтен дөньяны тетрәтте. Илдәге элек басылып ят­кан халык ярсып күтәрелд.  Революция сөюче һәр кеше күңеленә үтеп, кешенең бөтен рух, зиһен дөньясын да төбенә кадәр айкап алды, уятты, аны да ярсулы бөек ташкынга кертеп җибәрде. Тарихның объектив вакыйгалары белән кешенең субъ­ектив ашкынулары бергә кушылды. Нәтиҗәдә кеше үсеп, зураеп китте, элек күзгә ча­лынмаган гади кешеләр геройга әйләнделәр. Алар үзләрен дулкынландырган хисләрен, үзләрен канатландырган уйларын бөтен дөньяга ишетелерлек тулы тавыш белән әйтеп бирергә теләделәр. Революцион җыр туды, революцион шигырь язылды.  Ләкин, тарихи вакыйгалар илһамландырган геройлар йөз түгел, мең түгел, алармиллионнар иде.  Җыр чыгарырга, шигырь язарга теләүчеләр дә күбәйде. Беренче совет газеталарының битләре революция алдыннан матбугатта һич күренмәгән төрле-төрле яңа имзалар белән тулды.  Аларның күбесе кызыл сугышчы, комиссар яки кызыл командир, укытучы, эшче яки игенче иде. Алар каләменнән чыккан шигырьләргә контрреволюциягә чиксез нәфрәт, яңа строй өчен соңгы тамчы кан калганчы сугышырга ашкынып тору хас иде. Дөрес, аларның бу уй-хисләре әле, язгы ташкын кебек, ярларына сыймый ургылып ага, аларда эле хис-тойгыны шигъри нәфислек белән әйтеп бирү дәрәҗәсенә күтәрү осталыгы җит­ми, шулай да бу — ташкын, хис ташкыны, революциянең кеше җаны тирәнлегеннән яң­гырап килгән авазы иде.

Безнең көннәрдә бөтен дөньяны сокландырган совет поэзиясе әнә шуннан башлан­ды. Ләкин давыллы елларда туган беренче әсәрләр шул вакыттагы газета битләрендә, тиз-тиз генә чыгарылган китапчыкларда басылганнар да, шул килеш калганнар. Алар­мы җыясы, яңадан басасы һәм халкыбызның яшь буыны кулына бирәсе бар әле.

Биредә без шул поэзиянең кайбер үрнәкләрен, революция елларында чыккан газе­талардан алып, яңадан басабыз, укучыларыбызга тәкъдим итәбез.

Ибраһим Йосфи

Мөселман полкына!

Әй Татарның иң беренче инкыйлапчы гаскәре,

Чын дөрес юлдан баручы ин беренче ләшкәре,

Сез тезелдегез фәкыйрьнең иреген саклар өчен.

Утка, суга бакмыйча, аның хакын хаклар өчен.

Бар татарның ярлысы сезгә карый хөрмәт белән.

Күрсәтер дип бар җиһанга үзләрен хезмәт белән.

Бик дөрес: Сез тиз алырсыз зур батырлык шаннары,

Калтырар, куркып качар сездән халык дошманнары.

Алдырырсыз искә иске чын татар солдатларын,

Күрсәтерсез без татарларның советны яклавын.

Булса Колчакның Иисус атлы нәҗис полклары,

Ә бу якта бар аңар каршы татар егетләре.

Кычкырыгыз, әй егетләр, яңгырасын җир йөзе,

Өстәге кара болытлардан ачылсын кук йөзе.

Һич курыкма, алга атла, кер беренче сафка син,

Түк каныңны, бирмә урыныңны. Советны сакла син!

Башкалар алдында, син, күрсәт татарның гайрәтен,

Бул батыр дошманга каршы, шунда артыр кыйммәтең.

«Кызыл армия» -№ 63. 23 май 1919 ел.

«Ак»лар сафыннан

Кызыгып алтын-көмешкә

 Керештек без юк эшкә,

Союзникларга сатылып

 Утырдык без юешкә.

Төрлечә итеп алдап

Иттеләр безне солдат.

Торле матур сүзләр белән

Сугыштырдылар яллап.

Кызыктырып тәтигә

Каршы иттеләр әтигә.

Ничә айлар, ничә көннәр

Без сугыштык соң нигә?

Аңламыйча хәйләсен,

Саклап байлар файдасын.

Сугышып йөрдек ничә айлар

Хода гафу әйләсен.

Без үзебез дә эшче,

Әткәй дә көн-төн эшли,

Эшчегә каршы сугыштык

 Аңламаганнан эш.

Җиңсә алыр җиреңне,

 Солдат итәр иреңне,

Көн-төн хезмәт иттерерләр,

Бөкрәйтерләр биленне.

«Ишан Гали»

(Г. Камал)

Әсир моңы

(Германия һәм Австриядән кайт­кан әсирләрне каршылау көнендә)

Тоткынлыкта күп йөрдек без,

Хурлыкларны күп күрдек без,

Ачлыклардан җәфа чиктек,

Күрә алмадык һич көләр йөз.

Авыр йөкләр тарттырдылар,

 Салкын җирдә яткырдылар,

Аз гына шикаять итсәк

Һич рәхимсез аттырдылар.

Мөмкин булмады яшәргә,

 Бирмәделәр һич ашарга.,

Ачлыктан үлмәс өчен дип

 Күп кеше ашады карга.

Ачлыктан күпләр шешенде —

Эшләп булмагач эшеңне,

 «Ялкау сез, эшләмисез» дип

Аркага камчы төшерде.

Өс-башлар булды ялангач,

 Тетелгән кием талангач,

 Ашаган аш туйдырмый,

Тамаклар һаман булды ач.

Ачлыктан билләр бөгелде,

 Күзләрдән яшьләр түгелде,

Шундый михнәтләрне күргән

Кардәшегез без түгелме?

Сез, илдә калган туганнар,

Бар да бәхетле булганнар,

Ирек алган, бәхет алган,

Золматны да куганнар.

Көне-төне без зар кылдык,

 Кайтырга интизар булдык,

һичбер хәбәр ала алмадык,

Туган илләрне сагындык.

Сугыш беткәч бер көннәрне,

Күрәбез диеп илләрне,

 Шатланышып кайткан идек, —

Дошман алган ул җирләрне.

Тагын калдык ят илләрдә,

 Турая алмый билләр дә,

Тагын насыйп икән йөрү,     

 Калтырап ачы җилләрдә.

Бу язганнар әсир моңы,

Исеннән чыгарма моны,

Әсирләр ярдәм көтәләр,

Аларга суз ярдәм кулы.

«Эш» № 136, 5 январь 191 ел.

Фарсин Юныс

Җирдән ләгънәт

Мин тудырдым тоз вә икмәк ач-ялангачлар өчен,

Эшләгәч агызып тирен тик бар итеп үз кул көчен:

Мин тудырдым чын якут, мәрмәр, ләгыльдәй ташларын,

Бирдем оҗмах күк сарай һәм анда бал-май ашларын:

Мин тудырдым бриллиант һәм бар көмеш-алтыннарын.

Мин тудырдым таш белән һәм каш белән баш-кулларын;

Мии тудырдым һәммәсен — барысын адәм мохтаҗ диеп,

Чикмәсен михнәт-җәфа, торсын диеп ил таҗ киеп,

Җил белән очты уем-фикерем, килеп тар-мар план,

Ярлылар мескен калып, алгач басып бар кък елан,

Йөз вә меж ләгънәт укый туфрак җирем бай өстенә,

Тик талап яткач минем ярлымны тартып көч белә.

Мин хәзер антлар бирәм, вәгъдә бирәм һәркем өчен!

Шул ашар җирдән — әгәр иксә җыеп уз кул көчен!

«Эшче» № 43, 14 май 1920 ел.

Чын төш

(Кечкенә фельетон)

Бик тынычлап йоклаганда, мин гаҗәп раст төш күрәм,

Төшләремдә һәрвакытта өндә булган эш күрәм.

Вәт әле күптән түгел, төштә. Париждамын,  имеш:

Өч татар зурлары белән бер номердамын, имеш.

Мин боларны күргәч үк кемнәр икәнен анладым —

да шулай әзрәк боларга сүз катарга уйладым.

Иң элек башлыклары янына барып бирдем сәлам.

Ул сәлам кайтарды каршы: — Вәгаләйкем әссәлам

—  Садрый абзый! Соң ниләр бар, учредилкаң эшлиме?

Болганамы күлдә су, кармакны чурган тешлиме?

—  Юк энем, эшләр начар шул; кайгыдан һич чыкмый баш,

Нишлисең бит тәкъдирен булгач түгәргә канлы яшь.

 Бервакытлар без Татарстанда шәп гизгән идек.

Шура чакларда аяк астын таза сизгән идек.

Көн саен байлар белән майда гына йөзгән идек,

Безгә алданган тагар ярлыларын изгән идек.

Юк, хәзер үзгәрде эш,  картайдым инде, бетте көч,

Шул советларны җинәлмәс ахры безнең көчле үч.

—  Соң ничек, мәшһүр мөхәррир, сезнең эшләр җайлымы?

 Монда да сезнен каләмгә матбугат уңайлымы?

—  Юк, егет! Мәлгунь французлар мине аңламыйлар;

Шактый ук зур мәҗмугамны санга да санамыйлар.

Карным ач, өс-баш ялангач, бик начар, эшләр начар,

Тик ятып бәхетем көтәм, кайчан ходай бәхетем ачар?

Милли малдан эләктереп тайган сумам бетте тәмам.

Үлмәсәм ачка ярый, тормыш начар, раббем, әман!

Өч олугның берсе «Туктар»ны гүя мин күрмәдем.

Яшмәдем: сүз башласа һич туктамас дип шүрләдем.

«Кызыл армия» № 425, 3 март 1921 ел.

Г. Гумеров

Аю һәм керпе

(Мәсәл)

Чыкты бер көнне сунарга

Карт аю ачлык сизеп,

Әллә кайдан шунда керпе

Чыкты юлга тап килеп.

Кечкенә бер керпедән зур

Бер аю каушамады.

Зур аякны бер басудан:

Ул бетәр дип уйлады.

Салды зур аякларын ул

Керпене измәк теләп,

Без кебек очлы энәләр

 Тиште итне телгәләп.

Гарьлегеннән ташты ачу,

Алды зур борынын бәреп.

Чәнчелеп анда энәләр

Алдылар борынын ярып.

Уйлады аннан изәргә,

Ташлады бар гәүдәсен,

Каплады кан гәүдәне дә, —

Укый аю тәүбәсен.

Китми юлдан керпе читкә

 Аюда гайрәт күреп,

Тик энәләр калка төште,

Өскә чыкты тырпаеп.

Белде аю җитмәсен көч,

Көч белән жиңәлмасын,

Уйлый инде башка төрле,

Ул кора зур хәйләсен.

Кул суза, тату булыйк, ди.

Мин үтим, юлдан, җибәр!

Син дә тор, мин дә торыйм, ди

Дөнья һәркемгә җитәр.

Н. Думави

Хөррият белән тәбрик

Мин яшим дип чык алынга,

Бас аякны нык, татар!

Шул татар исемең барында,

Курыкма, алга чык, татар!

Син арыслан, синдә куәт —

Бир тавыш, җир тетрәсен.

Син биек, син көчле милләт —

Атла коллык киртәсен.

Күп гасырлар сыкрадың да,

Сыкрадык эчтән янып,

Инде атлап чык алынга

Мин яшим дип шатланып.

Бул бәхетле — син ирекле,

Үз эшенне бел, татар!

Мең яшә, миллион яшә,

Әй яшь татар, әй хөр татар!

«Аң» № 5, 31 май 1917 ел.

Кави Нәҗми

Онытылмый

(«Кызыл яу» көндәлегеннән)

Исеңдәме иптәш? Шәһәр урамында,

Кичке караңгылык төшкәндә;

Яфрак, чуп-чарларны анда-монда

Очыргалап, җилләр искәндә;

Бераз тордык чатта тынлык саклап,

 Күзләр белән генә сөйләштек,

Соңра төрле якка киттек атлап,

Җил астында «Хуш бул!» эндәштек.

Шул сәгатьтән бирле байтак вакыт

Үтте, айлар бер-бер алмашты.

Озак михнәт соңра кыска бәхет

Белән дөнья безне алдатты.

Туры килде миңа төрле якта

Өстерәлеп дөнья гизәргә.

Булды шундый чак та: бик еракта,

Уйладым тормыштан бизәргә.

Тәкин бу уй үзгәрде дә киңәт,

Түзә алмыйча йөрәктә дәрткә;

«Капиталга, байларга, дип, нәләт!»

Кердем кызыл яуга, бер рәткә.

Аңлап үч алу, дәрт һәм иман

Бирде көч дошманны изәргә.

Бетте фронт, тынды канлы жиһан,

Җитте вакыт илне бизәргә.

Тагы чәчри чаткылар чүкечтән;

Фабрикларда утлар ялтырый.

Ерткычларны изеп кайткан көчтән

Куркып җимерек, ачлык калтырый.

Мин дә таныш станок янында,

Тәгәрмәчкә каешлар әләм..

Эшлим, шатлык-рәхәтлек җанымда;

«Дөнья җәннәт була» дип, көләм.

... Ник ашкынган йөрәгем тынмыйдыр һич

Үткәнемне уйлап торганда.

Искә төшә һаман: ул жәйге кич,

Күрешүебез җилле урамда...

«Тат. хәб» №132, 1 июль 1921 ел.

Кәрим Әмири

Тәгъзия

(Беренче Май бәйрәменә багышлап)

Замана ыжгырып көннәр вә төннәр,

Җиһанда йотмады ут кем вә кемнәр;

Елый, елый эчеп зәһәр агулар,

Килеп китте ничә илләр, каумнар.

Елап торды, елап үсте адәмнәр,

Янып көл булды һәм фани әмәлләр;

Гомерләр ынрашып күргән гамәлләр

Язылды канга манчылып каләмнәр...

Гомерләр сызгырып исте бу җилләр,

Көченнән калтырады күкләр вә җирләр;

Йөрәкләр телгәләнеп парча-парча,

Егылды шунда канча-канча ирләр...

Егылдылар күрәлмыйча бу көнне,

Ачылган күк капусы — изге төнне;

Ташып чыккан күңелләр ялкыныннан,

Колакта чынлаган шатлыклы өнне...

«Эшче» № 38, 1 май 1920 ел

Б.Сибгат

(Бари Рәхмәт)

Түзә алмыйм

(Лазареттагы мәҗрух авызыннан)

Ник төзәлми бу яралар...

Җан түзәлми ашкына,

Ашкына атылырга торган —

Төсле дошман каршына.

Бетсә дә көч, дәрманым,

Рух, дәртләр әл дә сүнмәгән,

Әл дә эчтән җилкенә яшь

 Күнелем әл дә үлмәгән.

Авыру күкрәктә тибә

 Дөрселдәп элекке яшь йөрәк,

Элеккедәй яшьнәп, элекке

Төсле күкрәп, гөлдерәп.

Төннәрен керфек кагалмыйм —

Йоклый алмыйм... уйланам,

Ярлы ил искә төшә дә,

Хәсрәтемнән мин янам.

Кайгыда-хәсрәттә төсле ил,

Туган ил өстенә,

Зур болытлар төсле

Коточкыч кара бер көч белән,

Тешләрен кайрап явыз дошман

 Килә төсле тоям,

Ил елый, ил кайгыра —

Дошман көлә төсле тоям.

Ишетелә төсле тагын анда

Гөрелдәү өннәре.

Җырлыйлар төсле туган

 Илнең баһадир уллары.

Һәйбәтеннән тетри җир,

Күк күкри, тау-ташлар вала,

Яңгырый дәртле азатлык

 Җырларыннан киң дала.

Мин түзәлмыйм... Мин дә тезелеп

Шул егетләр сафына.

Күкрәгем киереп телим атылырга

Дошман каршына.

«Кызыл Армия» № 164. 10 октябрь 1919 ел.

Зыя Ярмәки

Гакыл һәм алтын

 Искедән каршы киләдер, бу гакыл алтын белән

 Нәкъ шулай каршы килә салкын кызу ялкын белән.

 Сүз сөйләү тиеш дисә гакыл гали уйга карап,

Бай сөйли сүзне һаман да нурлы алтынга карап.

«Шура» № 3. 1 февраль 1917 ел.

Зәйнәп Бәширова

Кем соң ул?

Кем соң ул барлык табигатьне үзенә кол итә,

Кем, начар, пычрак җиһанны пакь итә, ал-гөл итә?

Кем соң ул юк нәрсәләрне бар итә һәм булдыра,

Кем соң ул икмәк белән сансыз халыкны туйдыра?

Кем кара җиргә үсемлекләр-игеннәр үстерә,

Кем соң ул өскә кияргә дә киемнәрне бирә?

Ис китәрлек бит шәһәрләрне, авылларны кара!

Зур сарайлар, бик матур йортлар, аларны кем сала?

Ярлы илгә файда булсын дип кораллар кем ясый,

Кем, начар, иске нигезләрне вата һәм көл ясый?

Кем, кара көчләргә нык күкрәк киереп каршы тора,

Ярлы илдә якты тормышка нигезләр кем кора?

Кем соң ул кодрәтле зат, бар дөньяны кулда бөгә,

Бар табигать калтырап каршында бөгелеп тез чүгә?

Кем соң ул һәр нәрсәләрне булдыра һәм кем ясый,

Ул бөек, кодрәтле кем? — Эшче — табигать алласы.

«Эшче» № 114, I декабрь 1920 ел.

Кәримә Госманова

Сугыш

Әй, бөтен Европа халкын кайгыга салган, сугыш!

Әй, бөтен күк, җирне, тауны, ташны тетрәткән, сугыш!

Бар җиһанны аглатып, кан еглатып, күз яшь белән,

 Туйдырып барча халыкны «аһлар»ың берлә, сугыш.

Нинди мөшәффыйк аналардан бала аерып алып,

Куркынычлы, канлы мәйданга атып бәргән, сугыш.

Иң сөекле, җан газизе, күз нуры булган ярын,

Мөдһиш упкын эченә салып, вайран иткән бу сугыш.

Аһ!... Кара томан, кара болыт кайчан китәр икән?

Бер булырмы беткәне, югалганы ямьсез сугыш?

Күп гасырларның канын агызып, кисеп, мәҗрух итеп,

Рәнҗетеп, зар иңрәтүләрен бетәр микән, сугыш?

Бер күрер, терек адәмнәр нинди эшләр тудырыр,

Нинди гыйлем, мәгърифәт ишеген ачар безгә сугыш.

Шул сугышлар бер бетеп рухлар тынычланса бераз,

Күп халык өчен рәхәт, мәсгут булыр иде торыш.

«Сөембикә» № 16, 3 сентябрь 1917 ел

С. Мортазин

Якты көн алда

Юк, агай, кайгырма бер дә,  якты көннәр алла әле:

Эшченең барлык бәхет, барлык сәгадәте анда әле.

Алда дуслык һәм туганлык, алда шатлыклы заман,

Алдадыр хөрлек, тигезлек, алда иркенлек тәмам.

Анда юк җәбер, золым, вәхшәт, богау, төрмә фәлән.

 Анда юк эшче каныннан корсак үстергән адәм.

Булмас өстендә синең һич көчле истибдат кулы,

Син граждан анда, син хөр, булмыйсың байлар колы.

Тик хәзер син йоклама, тынма, көрәш гайрәт белән!

Каршы тор дошманга чынлап, син дә көч-гайрәт белән.

Син тырышсаң тиз бетәр вәхши капитал козгыны,

Йөзтүбән китәр җәһәннәмгә капитал органы.

Әйдә кузгал, тиз җитик шатлыклы көн, ак дөньяга!

Мәңгегә җилбердәсен бу канлы байрак дөньяда!..

«Минзәлә иле»  № 79, 19 февраль 1919 ел.