Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТҮГӘРӘК ӨСТӘЛ ЯНЫНА

 

Язучы трибунасы

 

Гаҗәеп дәрәҗәдә игътибарлы, кайгыртучан һәм үз фикерләрен кемнең-кем булуына карамый күзгә туры карап әйтә алучы таләпчән матур әдәбият сөючеләребез куп без­нең. Матбугатка теге яки бу яңа әсәр чыккан саен, газета-журналлар редакцияләренә һәм авторларга әнә шул укучылардан күпләп хатлар килә башлый. Ләкин, нигәдер, без укучы хатларын җыю. туплау, өйрәнү эшенә үтә салкын карыйбыз. Бу эш бездә бөтен­ләй диярлек эшләнми. Ә бит ул хатларәдәбият турында халык фикеренең тамчыла­ры, укучылардан килгән хатларның күбесендә конкрет әсәр турында да, әдәбиятыбызның гомуми торышы, көчле һәм җитешсез яклары турында ди бик кыйммәтле фикерләр була.

Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы басыла башлаган көннән алып бүгенгә кадәр журнал редакциясенә укучылардан өзлексез рәвештә хатлар килеп тора. Журналыбызның тугызынчы санында без ул хатларның кайберләрен укучыларыбызга тәкъдим иткән идек инде. Ләкин алар бик күп, барысын да бастырып бетерү мөмкин дә түгел. Әлегә матбугатка чыкмаган ул хатларда да игътибарга лаеклы, кызыклы мәсьә­ләләр күтәрелә. Күп кенә укучылар романның язылу тарихы, әдәби образлар, аларның ничек иҗат ителүләре белән кызыксыналар. «Ак чәчәкләр» турында журнал редакция сенә килгән шул хатларга күзәтү ясауны һәм укучыларның күп санлы сорауларына җаваплар язуны үтенеп, без романның авторынаГабдрахман Әпсәләмовка мөрәҗә­гать иттек. «Казан утларымның бу санында язучының безнең үтенеч буенча язылган мәкаләсен урнаштырабыз.

Габдрахман Әпсәләмов

 

«АК ЧӘЧӘКЛӘР» РОМАНЫ ТУРЫНДА УКУЧЫЛАРНЫҢ ФИКЕРЛӘРЕ

«Ак чәчәкләр» романы журнал битләрендә басылып чыкканнан соң, газета-журнал редакцияләренә һәм авторның узенә укучылардан бик куп хатлар килде һәм ки­леп тора. Мөмкин булган кадәренчә, ул хатларга җавап бирелә. Ләкин хат хат ннде ул, анда рәхмәттән башка әллә ни әйтеп булмый. Ә укучының сораулары төрле, күп, кызыклы һәм аерым әсәр, аерым язучы рамкасыннан чыгып, гомумән әдәбият мәсьәләләренә дә кагылып китәләр. Менә шуларны искә алып, «Казан утлары» бу ту­рыда аерым мәкалә язарга киңәш иткәч, мин шатланып риза булдым. Ихтимал, уку­чыларга һәм яшь язучыларга да бераз файдасы тимәсме дип уйладым. Яшермим, бу тәкъдимнең үзем өчен тагын бер куанычлы ягы бар иде: бу — «Ак чәчәкләр»нең уку­чылар белән журнал битләрендә кабат очрашу шатлыгы. Моннан бер ел элек, роман­ны редакциягә тапшырганда, укучы аны ничегрәк каршы алыр дип, бик борчылган идем. Хәзер бит журналның һәр санында диярлек яхшыдан-яхшы әсәрләр чыгып тора, шулар арасында минем әсәрем югалып калмасмы, укучы аны күрерме дигән шик- шөбһәләр аз булмады. Аннары врачлар дөньясы... Мин бит үзем врач түгел... Меди­цина проблемалары арасында тамам буталып бетмәмме, көлкегә калмаммы...  Тезә китсәң, андый шикләнүләрнең очы-кырые булмас иде. Әсәрне врачлардан кат- кат укыткач та, җаным тынычланмады. Мөгаен, медицина күзлегеннән караганда кимчелекләр шактый калгандыр әле, дип эчтән сызып йури бирдем. Һәм шулап булып чыкты да. Журналның беренче саны укучы кулына барып керү белән үк Әгерҗе больницасы вра­чы иптәш М. Шаммасовтан хат килеп төште. Медицина терминнарында ялгышлар бар! Мин Шаммасов иптәшкә рәхмәт әйтеп хат яздым, киткән хаталарны төзәтәчәгемне әйттем. Һәм... башка врачлардан тагын да хәтаррәк хатлар көттем. Бәхеткә каршы, андый хатлар бүтән булмады. Ә иптәш, Шаммасов әйткән кимчелекләрне романны китап итеп әзерләгәндә төзәттем, — алар күп  булып чыкмады, кайберләрендә хәреф  хатасы гыиа иде. Шулай да романны тагын бер мәртәбә белгеч кулына биреп алуны кирәк дип таптым һәм бу нәрсә эшләнде дә. Казан врачлары үзләренең батыр һәм матур хезмәтләре, тормышлары белән миңа язу өчен материал биреп кенә калмады­лар, бәлки консультация юлы белән дә чиксез зур ярдәм күрсәттеләр. Моның өчен аларга чиксез бурычлымын һәм җае туры килгәндә, тагын бер мәртәбә рәхмәтемне белдермичә уза алмыйм.

«Ак чәчәкләр» турында укучыларның хатларында бик күп җылы сүзләр әйтелгән. «Социалистик Татарстан» газетасында (29 август, 65 ел) һәм «Казан утлары» журна­лында (9 сан, 65 ел) ул хатларның үрнәкләре басылганлыктан, минем эшем шактый җиңеләеп китте. Шуңа күрә хатларның ул якларын, ягъни әсәргә турыдан-туры бәя бирү моментларын бөтенләй төшереп калдырып (әгәр теләсәләр моны тәнкыйтьчеләр, әдәбият белгечләре эшләрләр), алардагы гомуми мәсьәләләргә күбрәк тукталырга уй­лыйм. Алары да җитәрлек һәм бер мәкаләгә генә сыеп та бетәрлек түгел.

 

ЯЗУЧЫ ҺӘМ УКУЧЫ. РОМАН ҺӘМ ТОРМЫШ

 

Хатларны укыганда, мине китап укучыларыбызның киң күңелле, культуралы, бе­лемле, әдәбият эшен йөрәкләренә бик якын итүләре, язучы хезмәтенә ихтирам күрсәтү­ләре, язучыга булышырга әзер торулары аеруча сокландырды. Идел буе фанера-мебель комбинатында мастер булып эшләүче Икрам иптәш Фәйзуллинның хатында мондый юллар бар: «Мнн «Известия» газетасында бер мәкалә укыган идем. Шунда бөек көнчыгыш медигы Әбүгалисинаның сүзләре китерелгән иде: «Врачка карчыга күзләре, кызлар кулы, елан хикмәте (мудрость) һәм арыслан йөрәге кирәк». Менә шу­шы сүзләрне романыгызның яңа басмасында эпиграф итеп файдалансагыз, минемчә, бигрәк тә яхшы булыр иде».

Казанда яшәүче Заһидә ханым Сәүбәнова, «Казан утлары»ның элекке редакторы Газиз Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать итеп, болай яза (бусы роман басылып бетмәс бо­рын ук килгән хат):

«Личный минем үтенеч: зинһар автор Мансур белән Гөлшәһидәне кавыштыра күрсен. Кавыштыргач та аларның тормышларын беркадәр күрсәтсен. Мансурның Ди­ләфрүзгә тәкъдим ясавы вакытында минем нихәлдә булуымны язучы белми, ярый әле миндә Хәйдәр абыйдагы «инфаркт» юк. Гөлшәһидә урынында минем йөрәгем өзелгән булыр иде».

Заһидә ханым журналны үзе генә укымый икән. Ул аны якыннарына да, хезмәт­тәшләренә дә кычкырып укый икән. Мин аңа хат язганда, аның шул изге эшен хуплап, аны «агитатор» дип атаган идем. Шуннан ул редакциягә бик озын яңа хат язган (бер дәфтәр!). Без бу хатны бик зур кызыксыну белән укыдык. Бик гыйбрәтле хат бу­лып чыкты әле ул.

«... Минем турыда бик яхшы агитатор дип әйтеп ялгышкансыз. Үз гомеремдә ми­ңа андый мактаулы бурычны тәкъдим итүче булмады,— дип яза Заһидә ханым.— Бул­са да, башкарырга көчем җитмәс иде. Көч-хәл белән генә биш класс бетердем, анысы да моннан 35 ел элек булган хәл... Мин үзем кечкенә генә бер парикмахерскаяда кассир-гардеробщица булып эшлим. Китап укуны кеше юк чакларда, бигрәк тә кичке сменада башкарам. Әгәр клиентлар килеп керсә, алар да тыңлыйлар. Кырыналар да, тыңлыйлар да. Эштәге иптәшләр арасында руслар да бар. Мин аларга русчага тәрҗе­мә ителгән татар китапларын укыйм. Әле тәрҗемәләре булмаганнарын үзем сөйлим. Белмим, әллә без бик тату яшәгәнгәме, алар мине аңлыйлар (гәрчә русча бик ару сөйләмәсәм дә), укуымны да яраталар. Клиентлар арасында исә төрле кешеләр була. Күпләр кызыксынып тыңлыйлар, чыгып киткәндә рәхмәт әйтәләр. Китапның исемен, авторын сорыйлар, кайткач үзебез табып укыйбыз, диләр. Кайвакытта шундыйлар да туры килә... Бервакыт бер кеше минем үземнең генә укып утырганны күрде дә, нәрсә укыйсыз, дип сорады. Аннары җавап биргәнне дә көтмичә, журналның тышын әйлән­дереп карады да, йөзен чытып:

— А-а, тагарская литература... Там и читать ничего,— диде.

Минем йөземә кан бәрде, әйтерсең, йөрәгемне өзеп алып аяк астында таптады. Җитмәсә, «У вас среди татарских писателей классиков нет и не будет», ди. Оят бул­са да сезгә әйтим, елап җибәрдем. Аннары тегеңә:

  • Мин үземне бик надан хатын дип йөри идем, миннән дә наданрак бер кеше бар икән. Коры надан гына түгел, ахмак надан! — дидем.

Әкрен генә әйтсәм дә, иптәшләрем минем сүземне ишетеп көлеп җибәрделәр һәм бертавыштан: «Без ахмакларның чәчен кырыкмыйбыз, сакалын кырмыйбыз! Поп ши­келле яллы булып йөрсеннәр», — диделәр. Ахырда теге кеше минем яныма килеп:

  • 4:2 сезиен файдага. Сез яхшы вратарь булмасагыз да, яхшы болельщица икән. Гафу итегез, сүземне кире алам. Күрәм, яхшы нәрсә укыйсыз,—диде. Ул моны чын күнелдән гафу үтенеп әйттеме, әллә поп булып йөрмәс өчен генәме, анысын да мин аңламадым. Көне буе күңелсезләнеп, гарьләнеп утырдым (ә сез агитатор!).

Бервакыт тагын шулай булды: ял көне иде, халык та күп иде, радиодан көндез­ге ял концерты тапшыралар иде. Бер егет керде дә радионы туктатып куйды.

  • Татары поют, к дождю, наверное,—дип көлде. Ярый әле чират көтеп утыру­чы 15—20 ир арасында тоздан төрелгәне бер генә булып чыкты, югыйсә ял концер­тыннан мәхрүм каласы идек. Башкалар да әйтә башлагач, шып булды егет. Ә чәчен алдырып акча түләгәндә, мина татарча итеп:
  • Рәхмәт, апа, сез миңа беренче мәртәбә татарча концерт тыңларга булышты­гыз. Минем әле үзебезчә чын-чынлап концерт тыңлаганым да юк иде,— диде. Татар башы белән шулай кыланган бит, юньсез!..»

Укучы күргәндер, мин аз гына да ялгышмаганмын, Заһидә ханым чын агитатор. Кайчакта без агитаторларны ниндидер формаль билгеләргә таянып билгеләп бик на­чар эшлибез һәм зур, кирәкле, аерата мөһим эшне салкын күңелле, сүнгән йөрәк­ле кешеләр кулына тапшырып, халыкка файда китерәсе урынга зыян гына китерәбез. Агитация эшендә дәртсезлек аерата куркыныч нәрсә. Ә Заһидә ханым шикелле тыйнак, ләкин кайнар йөрәкле кешеләр бездә бик күп, тик аларны күрә белергә һәм аларга ышанырга гына кирәк.

Казан мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшләүче Зәкия ханым «Ак чәчәк­ләр» романы буенча бүтән бик күп мөһим мәсьәләләрне күтәрә. Безнең Казан халкы­ның үз-үзен тотышы, бер-берсенә мөгамәләсе, элементар әдәплелек кагыйдәләрен бик күпләрнең белепме-белмичәме бозулары, шәһәрнең чисталыгы һәм башка бик күп мөһим мәсьәләләр турында яза ул. Аннары Ленин районының II номерлы поликли­никасындагы тәртипсезлекләр турында сөйли. Гомумән, больницаларыбызның эше һәм врачлар турында (яхшылары һәм игътибарсызлары турында) бик күп язалар. Бу мәсьәләне аерып алып, сәламәтлек саклау министрлыгында сөйләшергә туры килмә­гәе дип торам әле. Күп кенә авырулар романны үзләренең дәвалаучы врачларына укырга бирәләр. «Карагыз, монда сезнең турыда да язганнар» диләр икән. Әгәр ро­ман бер уңайдан безнең больницалардагы кайбер кимчелекләрне бетерергә дә булыш­са, мин бик шатланыр идем

Балтач районының Түбән Кенә авылында яшәүче Тәзкирә Гомәрованың хатлары бик кызыклы. Менә ул әдәбият турында нинди фикердә: «...Әдәбиятны укымаган, аны чын түгел, язучы уйлап чыгарган фантазия, хыял гына дип йөрүчеләр, минемчә, нинди зур эштәге кешеләр булсалар да, яңа дөньядан, бәхеттән, гүзәллектән мәхрүм, мескен кешеләр кебек. Бәлки, минем фикерләрем дөрес түгелдер, минем әдәбиятны шулай көчле яратуым гына мине шулай уйларга мәҗбүр итәдер».

Юк, бик дөрес фикерләр болар. Тәзкирә Гомәрова хаклы рәвештә китапны үзенә бертөрле яңа дөнья итеп, бәхет һәм гүзәллек дөньясы итеп аңлый, китап тормышны акларга ярдәм итә, зур эшләргә дәрт бирә, дип әйтә. Бу инде безнең укучыларыбызның гаять югары үскәнлеген, аның культура дәрәҗәсен күрсәтә. Элеккерәк елларда укучылардан килгән барлык хатларда да диярлек иң элек геройлар кавыштылармы, юкмы, балалары бармы, дип кенә сорыйлар иде. Ягъни мәгънәсенә кермичә гади кы­зыксыну гына күбрәк була иде. Хәзер бөтенләй башкача, мәгънәгә керәләр.

«Журналның һәр санын түземсезлек белән көтеп алам. Ә инде яңа санын укып чыккач, бу романның дәвамын күз алдыма китерәм, геройларның тормышларын үз уемча үстерәм...» дип яза Бәләбәй педучилищесыннан Әлфия Фазлыәхметова. Монысы да кызык бит! Укучы иҗат эшенә кушылып китә, үзе иҗат итә башлый. Моны исә әзерлекле укучы гына эшли ала. Әлфия Фазлыәхметова, күрәсең, музыкаль җанлы кеше, Гөлшәһидә җырының көен дә сорый. Гомумән, музыка безнең кешеләрнең тор­мышына бик нык кереп бара ахрысы. Гөлшәһидә җырының нотасын сораучылар бик күп булды. Хәзер инде укучыларның бу теләге үтәлгәнлеген дә әйтә алабыз. Компо­зитор Җәүдәт Фәйзи аңа бик уңышлы көй язган. Бу җыр радио тапшыруларыбызда да яңгырады инде.

Әйе, безнең укучыбыз китапны эчке тирән кичерешләр һәм зур кызыксыну белән укый, дөреслекне һәм матурлыкны сиземләп укый. Бу — факт. Хәтта ишек чыптасы кебек вак кына детальләрне дә, әгәр алар аның карашынча дөреслеккә туры килмәсә, күзеннән ычкындырмый. «Ак чәчәкләр»дә Асияләрнең ишекләре чыпта белән тышлан­ган дип әйтелә. Укучы шуны искә алып: «Чыпта хәзер авылда да юк. Авыл өйләрен­дә элеккеге кебек чыпталы ишекләр бетте инде. Киндер яки клеенка куялар...» ди. Яки менә тагын бер характерлы деталь. Гөлшәһидә баласын күтәргән. Укучы шул уңай белән болай ди: «Минемчә, шәһәрдә ире янында булганда, хатын бала күтәреп йөрми. Хәзер авылда да укыган ирләр балаларын үзләре күтәрәләр... Шулай отышлырак чыга хәзерге заман өчен, ышандырырлык була. Киләсе романнарыгызда искә алырсыз...»

Хикмәт бу детальләрнең дөрес яки дөрес түгеллегендә генә түгел, хикмәт укучы­ның шуны күрә белүендә, яңалыкны тоя белүендә һәм шушы матур яңалыкларны тормышта гына түгел, әдәбиятта да күрергә теләвендә, икенче төрле итеп әйткәндә, укучының эстетик зәвыгы үсә баруында. Бу аерата шатлыклы, куанычлы нәрсә.

Яки менә тагын бер деталь:

«Безнең район больницасында шушы көннәрдә баш врач үзен-үзе атты, никадәр белемне әрәм итге. Болай кешелекле иде кебек. Башта, билгеле, кызгандым. Аннары «Ак чәчәкләр»не укыса, бу ахмаклыкны эшләмәс иде дип уйладым. Эшләмәс иде, гыйб­рәт тапкан булыр иде, укымавы кызганыч...»

Күрәсез, китапка никадәр ышаныч. Ә үз-үзенә кул салган врач турында нәрсә әйтергә мөмкин? Борынгы римлыларда бер мәкаль булган. Алар үлгәннәр турында яки мактап кына сөйләргә кирәк, яки бернәрсә дә сөйләмәскә кирәк дигәннәр. Бу очракта сонгысы хәерлерәк. Әмма шулай да үз-үзенә кул салучыларны аклый торган очрак бармы икән? Хәтта үлем лагерьларында кеше чыдамаслык шартларда да, үле­ме белән дошманга протест белдергәндә дә, чын патриотлар андый үлемне аклама­ганнар, андый юлны көрәш юлы дип исәпләмәгәннәр.

Һәр хат тормышның ниндидер яна бер яхшы ягын яки күләгәсен, кеше күңеленең шатлыгын яки тирән әрнү-хәсрәтен, фаҗигасен яки өметен алып килә. Һәм шулар бе­лән бергә йөрәк серләрен дә алып килә. «Романны укыгач, үземдә яшәүгә көч таптым, сәламәтләнүемә өметем артты...» Бу юлларны озак еллар буенча төрле авырулардан җәфа чигүчеләр язалар. Минем өчен бу юллар бик кадерле. Кешедә өмет чаткысы ка­бызу — ул бит мактаулы эш.

«Ак чәчәкләр» романының үзәгендә торган проблемаларның берсе — мәхәббәт мәсьәләсе. Шунлыктан укучылардан килгән хатларда да мәхәббәт мәсьәләләре зур урын ала, хатлар сер һәм йөрәк яралары белән тулган. Кешеләр үзләренең мәхәббәт­ләре, фаҗигаләре турында сөйлиләр, киңәш сорыйлар. Мондый хатлар язучылар өчен бик кыйммәт дисәм, һич ялгыш булмас. Чын тормыш кисәкләре ич алар, кеше язмыш­лары. күбесе утлы күмер кебек, тотып алуын белән үк кулны куыргандай була. Укучы үтенең беркемгә дә сөйләмәгән серләрен язучыга ышана, чөнки аның беркайчан да гайбәт сатмавын, серне фаш итмәвен белә. Шуңа күрә мондый хатларны язган кешеләрнең исем-фамилияләрен күрсәтү һич тә ярый торган эш түгел. Бу ике арада гына кала торган сер.

«Кино, спектакльләрдә,— дип яза бер кыз,—чын мәхәббәтнең булуын күрсәтәләр, китапларда язалар. Мин дә моның булуына ышанам, әмма үземә мәхәббәт утында янарга туры килгәне юк. Минем дә, Диләфрүз әйткәнчә, сөясем һәм сөеләсем килә...» Шуннан ул үзенең күңел тибрәнүләре, җилкенүләре, моң-зарлары турында язып, ерак­тагы бер дусты турында сөйли, аны көтәргәме, юкмы дип сорый. Чөнки теге сөям дип тә, сөймим дип тә әйтми икән. Аннары мәхәббәт кайчан башлана, читләтеп үтеп кит­миме дип сорый.

Бүтән хатларда да шуңа охшашлырак сораулар бирелә. Тагын бер нәрсәгә игъти­бар иттем: мәхәббәт турындагы хатларны гел хатын-кызлар гына язалар. Күрәсең, ни әйтсәң дә, хатын-кыз күңеле нечкәрәк һәм мәхәббәтне тирәнрәк аңлый, тирәнрәк киче­рә. Кайберләре ирләрдән көнләшеп «ирләргә ни, алар теләсә кемгә мәхәббәтләрен бел­дерә алалар, ә хатын-кызлар янып-көеп йөргәндә дә моны эшли алмый»,—дип язалар.

Кеше күңеленең иң нечкә, иң матур, иң катлаулы һәм иң четерекле тойгысы — мәхәббәт турында берәүгә дә син менә болай эшлә, ә син менә тегеләй ит дип, шул проблеманы гомер буе өйрәнүчеләр дә конкрет киңәш бирә алмыйлар. Әгәр шундый бер бәндә табылса, аны шунда ук юләрләр йортына озатырлар иде. Язучы фәкать образлар аша теге яки бу геройның мәхәббәтен күрсәтә, тасвирлый, бертөрле мәхәб­бәтне ул яклый, икенчесен кире кага, шулар белән үзенең мөнәсәбәтен белдерә, уку­чыны уйландыра, анардан да шул мәсьәләләр тирәсендә фикер йөрттерә. Язучы уку­чыны мәхәббәтнең кадерен белергә өйрәтә, аның зур, матур хис икәнен, яшәүгә ямь һәм бәхет бирүен әйтә, әмма беркемгә дә рецепт бирми, бирә алмый, кулыннан кил­ми. Чөнки, Такташ әйтмешли, мәхәббәт ул үзе иске нәрсә, ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта. Яңартып кына да калмый, бәлки һәрбер йөрәк үзенчә генә сөя һәм бернинди кануннарга да, календарьга да буйсынмый. Шуна күрә аның кайчан килүен һәм читләтеп узып китү-китмәвен кеше үзе генә белә ала.

«Нигә сез, язучы иптәшләр, гадәттә, кешенең физик матурлыгына ныграк басым ясыйсыз? Ирексездән шундый уй туа: чибәр булмаган кешеләр бөек эшләр эшли ал­мыйлар икән»,— диелә янә бер хатта. Икенче төрле әйтсәк, бу инде сәнгатьтә матурлык-ямьсезлек проблемасы. Бу мең еллардан килә торган мәсьәлә. Рус һәм дөнья әдәбиятлары һәм сәнгатьләре тарихында бу турыда бик күп язылган, сөйләнелгән. Безнең татар әдәбияты һәм сәнгате тарихында, хәтерем ялгыштырмаса, бу мәсьәлә бу­енча хезмәтләр юк шикелле, булса да бик аздыр. Ә мәсьәлә, күрәсез, кешеләрне бор­чып тора. Гомумән, без укучыбызның күнеле турында, бигрәк тә аңа әдәби, сәнгати һәм матурлык тәрбиясе бирү турында аз кайгыртабыз, күбрәк гомуми сүзләр белән тулып беткән, акылга да, йөрәккә дә азык бирми торган гомуми мәкаләләр белән чик­ләнәбез. Бу кимчелекне бетерергә вакыт җиткән. Мин уйлыйм, безнен тәнкыйтьчеләр, белгечләребез бу мәсьәлә буенча аерым чыгыш ясарлар әле. Мин исә бу мәсьәләгә бик кыска гына тукталам.

Язучылар кешенен гел тышкы матурлыгына гына басым ясый дип әйтү бик дөрес түгел. Хәзер язучылар кешенең рухын ачуга, аның эчке матурлыгына күбрәк игъти­бар бирәләр. Ләкин эчке һәм тышкы матурлыкны кара-каршы куярга ярамый. Безнең идеал: кеше үзенең рухы белән дә, тышкы кыяфәте белән дә матур булырга тиеш. Сәнгатьтә бигрәк тә. Чөнки сәнгатьнең бурычы — кешеләрдә матурлык хисе тәрбияләү. Сәхнәгә, әйтик, берәр җырчы чыга икән, ул инде үзенен тышкы кыяфәтенә игътибар­сыз булырга тиеш түгел. Әйтик, талымсыз гына киенгән берәү сәхнәгә чыгып мәхәб­бәт турында җырлый икән, аның тавышы, моны бик матур булганда да, тыңлаучыга биргән ләззәте җитенкерәмәве һәркемгә билгеле. Мин үзешчән артистларны бик яратам, алар арасында гаҗәп талантлы җырчылар, биючеләр бар. Кыяфәтләре, буй-сын­нары да әйбәт, ләкин кием салымга, сәхнәдә үз-үзләрен тотышларына игътибарсыз булулары аркасында, үзләре тудырган матурлык дөньясын үзләре үк ямьсезләп йөрәкне әрнеткән чаклар булгалый. Бернәрсәне онытырга ярамый: сәнгать кешенең барлык тойгыларына берьюлы тәэсир итәргә тиеш, шунда гына аның көче тулы була. Аннары шуны да истән чыгармаска кирәк: чын сәнгатьнең, чын матур әдәбиятның натурализм белән һичбер уртаклыгы юк. Тормышта, әлбәттә, физик яктан гарип кешеләр дә, гому­мән ямьсез кешеләр дә аз түгел. Натуралистлар гына, чынбарлыкны дөрес күрсәтәбез дип, әллә нинди коточкыч, шүрәле сыман кешеләр ясап куярга маташтылар. Ләкин халык андый карачкыларны кабул итмәде, чөнки әдәбиятта һәм сәнгатьтә ул иң элек Кеше күрергә тели, ә Кешенең асылы һәрвакыт матур. Ниһаять, халыкның тормыш шартлары туктаусыз яхшыра баруы, халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең үсә баруы һәм шул нигездә электә кешене гарип итә торган бик күп чирләрнең бетә баруы, физик тәрбиягә шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да көннән-көн күбрәк игътибар бирелүе кешеләрне тышкы яктан да матурайтуга таба алып бара. Гомумән алганда, дөньяда искитмәле матур нәрсәләр — җанлысы, җансызы — бнк күп, әмма кешедән дә матур булганы юк. Шулай булгач, ни өчен әдәбиятта аның матурлыгына басым ясамаска?

 

СОРАУЛАР. ӘДӘБИ ОБРАЗЛАРНЫҢ ТУУЫ

 

«Ак чәчәкләр» романын укучыларның яшьләре төрле-төрле — хатлардан тагын янә шул күренә. Бу шатлыклы хәл, чөнки элегрәк елларда минем әсәремне яшьләр генә укын дип үзенә бертөрле «кимчелек» табалар иде тәнкыйтьче агайлар.

«Мин карт инде, шулай да сезнең романнарны яратып укыйм,—дип яза Актаныш районыннан Сабира апа Җиһаншина. Оренбургтан биш романыгызны да укыдым дип хат җибәргән Маһишәрәф апа Юсуповага 80 яшь, ул Тукайның яшьтәше икән. Ташкент  шәһәреннән хатлар язучы хөрмәтле Шакир абзый Мөхәммәдьяров тагын да өлкәнрәк. Ул, үзбәкләр әйтмешли, мең ай күргән карт (84*12=1008 ай). «Мәрхүм Каюм Насыйри хәзрәтләрен күмгәндә, учительская школада укый» торган булган! Тукайлар,Фатих Әмирханнар, Галимҗан Ибраһимовларның югары әдәби мәктәбендә тәрбияләнгән һәм алар белән заманында аралашкан бу мөхтәрәм аксакалның фикер­ләре минем өчен бик тә кадерле, аларда бер гасырлык тормыш тәҗрибәсе бар бит

Яшьләрнең хатларында тормыш дәрте, яшәү шатлыгы аеруча күзгә ташлана һәм сорауларында да яшьлеккә хас шуклык сизелеп-сизелеп китә. Арада елмаю уята тор­ганнары да бар. Роман басылып бетмәс борын ук, Башкортстанның Айбүләк авылын­нан бер төркем яшьләр журнал редакторына мөрәҗәгать итеп болай язалар: «Роман­ның төп герое Әбүзәр абзый Таһиров турында белергә ашыгабыз. Романның ахырын көтәргә түземлелегебез җитмәгәнлектән, сезгә хат язып сорарга булдык...»

Башкортстанның Иске Казанчы мәктәбенең унынчы классында укучы Роза Ганиева болай яза: «Врач булу — минем иң татлы хыялым. Мин кешенең тәнен дә, җанын да дәвалаучы врач булырга телим». Шуннан соң Роза роман геройларының адресла­рын табып бирүне үтенә. Күрәсең, алар белән үзенең булачак профессиясе турында хат язып киңәшергә уйлый. Туймазадан Гәрәева, Мөхәмметова, Мингазова иптәшләр дә Гөлшәһидәләрнең адресларын сорыйлар. Гомумән, мондый сораулар шактый куп. «Безне кызыксындырган, безнең сорап язасы килгән шул: бу врачларның үз исемнә­реме, алар әле дә шул ук больницада намуслы хезмәтләрен дәвам иттерәләрме?» — дип сорый Биектау районының Ямаширмә авылында яшәүче Наилә Шиһапова.

«Гадәттә язучылар үзләренең геройларын уйлап чыгарылган кешеләрдән төзиләр. Күңелдә шулкадәр эз калдыра торган Гөлшәһидә дә уйлап чыгарылган түгелдер бит? Хәзер ул, әлбәттә, Казан клиникаларының берсендә я профессор, я медицина фәннәре кандидатыдыр. Югыйсә, Гөлшәһидәнең шулкадәр нечкәлекләрен уйлап чыгарырга мөм­кин түгел! Язучы, күрәсең, үзе дә Гөлшәһидәне иң матур хисләр белән яраткандыр, алай булмаса Гөлшәһидә образын ул шулкадәр ачыклый алмас иде... Медицина тор­мышын язучы шактый гына ачык язган. Язучыга, үзен авыру төсенә кертеп, ирексездән больница койкасына ятарга туры килгәндер дип уйлыйм...» Монысын Караиделдән шулай ук врач булырга хыялланучы Һәдия Ямалетдинова яза.

Менә икенче төрлерәк фикерләр:  

«Әбүзәр абзый, Гөлшәһидә, Мансур, Маһирә Хәбировна., Диләфрүз, Юматша һәм Акъяр больницасы бармы дип сорамыйм. Алар бар — минем күңелемдә алар һәрва­кыт яшәрләр инде» (Гумерова Т.).

«Романны укып чыккач, ул больницадагы вакыйгаларны гына түгел, мин анда үземне дә күрәм. Асия — мин ул. Аерма тик шунда: аның йөрәге, минем ул вакытта уң аягым авырта иде... Кисәргә кирәк дигәннәр иде. 17—18 яшьлек кызга аяксыз калу үлем белән бер» (3. С.).

Сөембикә исемле кыз да (Казан) үзенең Асиягә бик нык охшаганлыгын яза: «Асиянең сәламәтләнеп чыгуына бнк шатландым. Бәлки, мин дә терелермен әле. Мин дә бит рәсем ясарга, гармунда уйнарга яратам, аккордеон да сатып алдым, музыка мәыәбенә керергә хыялланам...»

Күрәсез, монысы тагын бер Асия. Хатлар язучылар арасында үзләрен кичереш­ләре белән Гөлшәһидәгә охшатканнары да бар. Диләфрүз кебекләре дә юк түгел. Ә бит ул кешеләрне минем күргәнем дә юк. Роман чыгып, алар хатлар язмаса, шундый кешеләрнең дөньяда яшәүләрен дә белми калыр идем. Шулай итеп, без тора торгач иҗаттагы иң кыен эшләрнең берсенә — әдәби образлар иҗат итү мәсьәләсенә килеп җиттек. Кыска гына булса да, бу турыда да аңлатып китүне кирәк табам. (Гомумән, бу бик кызыклы тема һәм тәнкыйтьчеләрнең хезмәтен көтә. Татар әдәбиятында моның өчен җитәрлек материал бар.)

Кайбер язучылар, бу сораулар барысы да матур әдәбиятның үзенчәлеген аңла­маудан гына килә дип, мәсьәләне ансатлаштырып котылмакчы булалар. Ләкин мәсьәлә җитдирәк һәм катлаулырак. Менә бер үк журналда бер үк вакытта диярлек ике ро­ман басыла: «Ак чәчәкләр» һәм «Муса». Тегесе дә, монысы да роман дип аталган.

Муса Җәлилнең реаль кеше икәнен бөтен дөнья белә. Ул романдагы бүтән күп кенә геройлар да чын кешеләр. Шуның янына укучыларга мәгълүм «Яшь гвар­дия» романын, «Чын кеше» повестен, «Лиза Чайкина», «Александр Матросов», «Га­зинур», «Мәңгелек кеше» әсәрләрен китереп кушыгыз. Шулар янына тагын геройлары реаль тормыш кешеләре булган бүтән йөзләрчә китапларны кушыгыз. Бәс шулай бул­гач, «Ике буйдак»ның да, «Гомер ике килми»нең дә, «Бала күнеле далада»нын да, «Ак чәчәкләренең дә геройлары нигә тормыштан алынмаска, ягъни реаль кешеләр булмаска тиеш ди? Тәҗрибәсе һәм белеме җитенкерәмәгән укучы өчен бу сорау бер дә гаҗәп түгел. Аннары сорау бирүчеләрнен күбесе геройларның прообразларын күз алдында тоталар бит

Монысы мәсьәләнен бер ягы гына, әлбәттә. Иң мөһиме, әдәби образлар ничек туа­лар, Л. Толстой әйтмешли «миллионның бере» ничек табыла, ничек иҗат ителә? Мо­нысы инде язучынын иҗат лабораториясенен ишеген кагу була. Язучылар бу турыда үзләре сөйләргә яратмыйлар, мин дә артык тирәнгә кермәскә тырышачакмын. Чөнки четерекле яклары бик күп.

Теге яки бу әсәрне язу теләге кинәт кенә тумый, образлар берьюлы тулы канлы һәм тере булып күз алдына килеп басмый. Барысы да әкренләп, озаклап һәм,  дөньяга туа торган һәрнәрсә шикелле, каты газап белән туалар. Сугышка кадәр мин авыр­мадым һәм авыруның нәрсә икәнен дә белми илем. Беренче тапкыр врачлар кулына фронтта, яралангач эләктем һәм шунда бу профессия кешеләренә беренче мәхәббәтем уянды. Ул мәхәббәт, күрәсен. шактый көчле булган, мин беренче романымда ук врач образын тудырырга омтылып карадым. Ул «Алтын йолдыз»дагы военврач Мөнирә образы иде. Мөнирә образы, әдәби эшләнеше җитәрлек булмаса да, минем иң ярат­кан образларымның берсе. Ул Гөлшәһидәнең бертуган апасы дип әйтергә ярый. «Га­зинур» романын язганда мин янадан врач образын бирергә тырыштым — ул Катя Бушуева иде. Күрәсен, бу ике образ гына минем врач турындагы хыялымны канәгать­ләндермәгән. 1955 елда авылдашым һәм якын дустым атаклы хирург Әхмәт абый Айдаров турында очерк язу нияте белән Әгерҗе тимер юл больницасына киттем. Байтак вакыт Әхмәт абый янында кунак булып, аның больницасында йөреп, ул ясаган опера­цияләрне карап, уннарча авырулар белән сөйләшеп, көннәремне үткәрдем. Әмма Әхмәт абый турында очерк яза алмадым. Ә Әгерҗедән кайткач, врачлар турында берәр зур­рак нәрсә язу теләге көчәйде. Ләкин ул арада «Сүнмәс утлар» белән мавыгып кит­тем һәм ул «утлар» миңа бик кыйбатка төште. Һәдия әйткәнчә, юри түгел, чын-чынлап авырып больницага эләктем. Шунда мин үземне «иҗат командировкасында» итеп хис иттем һәм больницадан Татарстан язучыларының IV съездына җибәргән хатымда да шулай дип язган идем. Больницадан чыкканда, калын бер дәфтәр шушындагы күзәтүләр белән тулган иде. Берничә елдан соң яңадан йөрәк чыгымлый башлады. Нәтиҗәдә янадан больница койкасы һәм янадан калын бер дәфтәр күзәтүләр, һәм булачак геройлар күз алдына ачыграк, конкретрак итеп килеп бастылар. Өченче тап­кыр больницада ятканда, «Ак чәчәкләр» язылып беткән иде инде. Шушы ук больни­цада эшләүче врач Диләрә ханым Хаджаева романны укып чыкты, аннары икенче бер больницада эшләүче терапевт Зөмәрә ханым Зарипова укып чыкты. Әмма минем төп консультантым һәм миңа ярдәм итеп торучы кеше Әхмәт абый Айдаров булды. Романны укучы башка врачлар арасында аның улы — яшь хирург Марат Айдаров та бар иде. Профессор Әбүбәкер абзый Терегулов белән без бер палатада яттык һәм дуслашып киттек. Әмма аңа роман язарга теләгем барлыгын ул чакта әйтмәдем. Әгәр белгән булса, ул миңа бернәрсә дә сөйләмәгән булыр иде. Аның сөйләгәннәрен мин үзенә күрсәтмичә генә язып бардым. Мин беренче тапкыр больницада ятканда да, икенче һәм хәтта өченче тапкыр ятканда да атаклы артист Николай Иванович Якушенко белән бергә туры килдем... Кыскасы, Казанда яшәүче һәм медицина эшчеләре белән беркадәр аралашучы иптәшләр әсәрнең прообразларын азмы-күпме төсмерли­ләр. Хәтта урамда туктатып бу турыда әйтәләр, кайберәүләр исә бөтенләй мин күздә тотмаган кешеләргә дә юрыйлар. Әмма иҗат эшендә иң кыены, иң авыры прообраздан образга бару юлы. Бу юл бик катлаулы, бик сикәлтәле һәм шулхәтле үзгәрүчән, кай­макта прообразлардан бернәрсә дә калмый диярлек, һәм моны аңлатуы да бик читен, чөнки бу ничектер үзениән-үзе эшләнә, кайдадыр акыл артында эшләнә дип әйтсәм, әллә нәрсәләргә юрарга урын кала кебек. Шуңа күрә фикеремне ачыклар өчен бер мисал китерим. Менә җиргә яңгыр тамчылары төшкән. Менә алар бу булып яңадан һавага күтәрелә, кайдадыр, ниндидер хәрәкәтләр ул тамчыларның буларын бергә җыя, укмаштыра, температурасын, сыйфатын үзгәртә, ниндидер җилләр аларны кая­дыр алып баралар. Аннары яңадан яңгыр ява. Иҗат эшендә дә шуңа охшашлырак бернәрсә була. Хәтта мин әйтер идем, иҗат эше катлаулырак та, серлерәк тә. Снн ге­роеңның прообразын тапкансың, ләкин ул әле образ түгел. Ул образ булсын өчен та­гын шуның ише уннарча, йөзләрчә прообразларның сыйфатлары кирәк. Сиңа гүя образ иҗат итәр өчен бер мәрмәр кисәге тоттырганнар. Шушы мәрмәр кисәгеннән конкрет прообразның сурәтен тудырыр өчен таштагы бөтен артык кисәкләрне алып ташлау да җитә. Әмма образ тудырыр өчен мондый хезмәт кенә аз, образ тудырыр очен тагын да зуррак хезмәт салырга кирәк, чөнки анда бөтенләй яңа сыйфатлар, яңа чалымнар килеп чыга. Ничек, нинди юллар белән эшләнә бу? Моны фәкать язучынын бечмәс-төкәнмәс караламаларын җентекләп өйрәнгәндә генә ачыкларга мөмкин. Бездә исә, кызганычка каршы, язучыларның караламалары җыелмый, без аларны язабыз да ертып кәрзингә ташлыйбыз. Шулай итеп, бик күп образларның туу серләре мәнгегә югала (кабатлап әйтәм. язучы моны соңыннан бөтен нечкәлекләре белән сөйләп бирә алмый, чөнки иҗат иткән чагында ул боларны теркәп бармый). Серләр бозгаланган, сызгэланган, яңадан өстәлгән, яңадан мең кат сызылган, бозылган һәм өстәлгән сүз­ләр, юллар эчендә яшеренеп кала. Образ тууның серен ачканда, әнә шул бозылган, сы­зылган. өстәлгән барлык сүзләрне, юлларны яңадан торгызырга, аларны җентекләп өйрәнергә, чагыштырырга, очраклыларын ташларга һәм шушы бик авыр хезмәттән соң гына теге яки бу образның ничек тууын күрсәтергә мөмкин. Рус әдәбиятында мо­ның мисаллары бар. Кызыксынучы иптәшләр, мәсәлән, Анна Каренина образының ни­чек барлыкка килүе турында укый алалар.

Пушкин бер вакытны: «Бу Татьяна мине кызык итте әле, кияүгә чыгып куйды», лип әйтә. Нәрсә бу, бөек шагыйрьнең шаяруымы? Юк, бу иҗат процессының иң мө­һим законнарының берсе — характер логикасы турында кисәтү. Укучыларның үтенеч­ләре дә булгач (Гөлшәһидә белән Мансурны кавыштыру турында), бу турыда да бер­кадәр аңлатып китүне кирәк дип табам.

«Ак чәчәкләр»не уйлап йөргәндә, Мансур белән Илмираны өйләнештерергә һич ниятем юк иде, Мансур Диләфрүзгә өйләнер дип хафаланмадым, ә менә Диләфрүзнен аның тәкъдимен кире кагарга көче җитмәс дип бик каты борчылдым. Ә Гөлшәһидә Яңгурага кияүгә чыгып куймагае дип, роман тәмам булганчы котым алынып торды! Ә кайбер укучылар язучы үзенең геройларын теләсә нишләтә ала дип уйлыйлар. Юк шул, художество дөреслеген дуамалланып бозмаганда, җимермәгәндә язучы үз герой­ларын теләсә нишләтә алмый инде, чөнки алар язучының колы түгел, алар ирекле, җанлы кешеләр, аларның үз үсеш законнары, үз юллары, үз характер логикалары бар. «Сүнмәс утлар»дагы ике башлы Сөләйман абзый, романга килеп кергәч, минем алдан корган барлык планнарымны җимереп ташлады, чөнки алар аның өчен тар иде. «Алтын йолдыз»дагы сөйкемле Һаҗәрнең үлеме өчен әле дә йөрәгем әрни, шулай ук Әбүзәр абзыйның үлеме турында язганда күземдә яшь иде. Хәтта Әбүзәр абзыйның прообразы исән булган хәлдә шундый хәл килеп чыкты бит! Хәзер бик күпләр, бигрәк гә Әбүзәр абзыйның прообразын белгән кешеләр, нишләп сез болай эшләдегез дип ми­не әрлиләр. Художество дөреслеге шулай таләп иткәч, минем бүтән чарам калмады. Тагын да ачыграк итеп әйткәндә, эш болай тора: дөрес художество образы гына әдә­биятта мәңге яши. Мин Әбүзәр абзый образын әдәбиятыбызда озак яшәсен дип иҗат итәргә тырыштым.

Инде ни өчен Гөлшәһидә мине шулкадәр борчыды? Укучылар дөрес сиземләгән­нәр, мин Гөлшәһидәне бик яратам, ә яраткан кешең, гәрчә ул бер әдәби образ гына булса да, күбрәк борчылырга мәҗбүр итә.

Мәсьәлә ачыклансын өчен, башта Мансур һәм Яңгура турында берничә сүз әй­тергә кирәк. Чөнки бу өч кешенең язмышы бер-берсенә бик нык үрелгән һәм алар арасындагы конфликт та аларның характерларыннан туа. Мансур, мисал өчен генә гадиләштереп әйткәндә, акыл һәм бурыч кешесе (бурыч дигәне бу урында долг мәгънәсендә). Янгура коры исәп кешесе, Гөлшәһидә хисләр кешесе. Федосеев дамбасын­дагы мәгълүм вакыйгалардан һәм кичерешләрдән соң,  җәйге матур кичләрнең берсен­дә Мансурның күңеле дә кузгала башлый, ул Гөләаһидәне кочып ала, үбә. Соңыннан ул курка, чөнки аның хисләре Гөлшәһидәнеке кебек гөрләп ташып китә алмый (һәр кешедә дә мәхәббәт бер үк вакытта кабынмый бит, хәтта бер үк төрле агачлар да берсе алданрак, берсе соңрак чәчәк ата). Яхшы мәгънәдә интеллигентның семьяда һәм хатын-кызга тирән хөрмәт һәм намуслылык принципларында тәрбияләнгән Мансур Таһиров үзе тирәнтен ихтирам иткән кызны — Гөлшәһидәне алдарга теләми, чөнки тигез мәхәббәт булмаганда, яхшы семья, бәхетле семья булмавы турында ул күп укы­ган,  күп ишеткән. Шуңа күрә ул, яшьлеге һәм тәҗрибәсезлеге аркасында, үз халәтен һәм хисләрен дә анлап бетермичә, бүтән рәтле чара да тапмагач (Гөлшәһидәгә турыдан-туры әйтергә көче җитми, чөнки күңелендә әле үзенә дә аңлашылып бетмәгән та­гын нәрсәдер бар һәм ул бу чаткыны сүндерергә теләми, вакыт ихтыярына калдыра). Гөлшәһидәне «азат» итәр өчен кая булса китүне артыграк күрә, әмма төньякта ул Гөлшәһидәне оныта алмый, ул өн шикелле якын да, ерак та. Дәү әнисе кисәтеп тә куйгач. Мансур Илмнрадан саклана. Ләкин Илмира аның муенына тагылырга ом­тылмый, ул, вак җанлы кайбер хатыннар кебек, ир эзләми. Менә шул намуслылыгы белән ул тора торгач Мансур каршында тирән хөрмәт казана. Ниһаять, алар төньякта бер авыруны коткарырга баралар. Авария вакытында Илмира яралана. Мансур аңа операция ясый һәм соңыннан аның баш очында утырганда кулы белән Илмираның маңгаена кагыла. Илмира аның кулын тотып яңагына кыса... Илмирага өйләнгәннән соң да Мансур Гөлшәһидәне оныта алмый, тик ул ераграк, томан эченәрәк чигенә, ләкин чак кына томан тарала башлауга калкып чыга. Әгәр Илмира һәлак булмаса, Мансур ана хыянәт итмәс иде, ул ана мәңгегә турылыклы булып калыр иде, чөнки алдашырга вөҗданы кушмый аның. Ә Гөлшәһидәне кабергәчә хыялында йөр­тер иде. Ләкин тормыш Мансурны яңа сынаулар алдына куя. Илмира һәлак булып, Мансур Казанга кайткач, аның юлында Илһамия калкып чыга. Илһамия яктысында Мансурның Гөлшәһидәгә булган хисләре инде чынлап торып кузгалып, ачыкланып китә. Хәер, болары бар да эчтә генә була, бүтәннәргә күренми, беленми. Шуңа күрә дә укучылар хаклы рәвештә нигә бу Мансур хатын-кызга карата бу кадәр салкын дип сорыйлар. Хәлбуки, эш салкынлыкта түгел, эш Мансурның холкында. Янгура исә югарыда әйткәнебезчә, коры исәп кешесе, ул мәхәббәтне бар дип тә белми, хатын-кыз­га мөнәсәбәте дә аның эгоистлыгыннан ургып чыга. Шуларның барысы өстенә ул шактый мәкерле дә әле, төсен дә бик шәп алмаштыра белә. Менә шуңа күрә дә йөрәк хисе белән эш итүче Гөлшәһидә, үзенең мәхәббәт унышсызлыгыннан соң, Янгураның тозакларын сизмәс, аның җәтмәсенә үзе барып керер дип курыккан идем. Йөрәк бит ул бүген болай, иртәгә тегеләй. Аңа нинди закон бар? Татьяна Пушкиннан рөхсәт алмыйча гына кияүгә чыккан икән, нигә шуны ук Гөлшәһидә дә эшләмәскә тиеш ди...

Нокта куяр алдыннан тагын бер хатның ахырына күз салыйк әле. Яңа Балтач (Башкортстан) почта бүлеге эшчесе Наилә Корбанова хатының ахырында безгә бөтен почта коллективы исеменнән кайнар сәлам тапшыра һәм почта бүлегендә «Казан ут-лары»н яратып укуларын әйтә. Алар үзләре генә укып калмый, журналны подписчик­ларга тизрәк җиткерергә тырышалар, журналны халык арасында пропагандалыйлар, аңа подписка җыюны оештыралар икән. Моның өчен аларга мең рәхмәт. Быел да алар шул изге эшләрен дәвам иттерерләр дип ышанабыз. Әгәр дә илебездәге барлык почта бүлекләре дә Яңа Балтачтагы шикелле эшләсә, «Казан утлары»ның тиражы бермә-бер артыр иде. Кызганычка каршы, бездә әле «Казан утларына язылырга кил­гән кешеләрне дә, андый журнал юк, дип кире борып җибәрү фактлары булгалый. Без ышанабыз, быелгы подписка кампаниясе вакытында укучылар үзләренең сөекле журналларын таратуда җиң сызганып эшләрләр, халыкка рухи азыкны күбрәк бирергә булышырлар һәм үзләре дә журналга беренче булып язылырлар.

Башлаганда башлый алмыйча аптырап беткән булсам, инде тәмамлый алмыйча иитегәм. Күрәсең, сөйләшәсе сүзләр дә күп, сөйләшү тәҗрибәсе дә җитенкерәп бетми, әле бер якка, әле икенче якка сугыласың һәм адәм аңларлык бернәрсә дә әйтеп бул­мый кебек. Шулай да беренче адымның атлануы хәерле. Моннан соң түгәрәк өстәл янына ешрак утырыйк. Коммунизм төзүче халык алдындагы бурычлар үсә барган саен, әдәбият һәм сәнгать алдындагы бурычлар да катлаулана бара. Халыкны комму­нистик идеялелек һәм матурлык рухында тәрбияләү көннең иң актуаль бурычы булып кала. Бу бурычны кулга-кул тотынып эшләгәндә генә хәл итәргә мөмкин.