Логотип Казан Утлары
Шигърият

Партия

 

Әдһәм Гайнетдинов музыкасы

Зәки Нури сүзләре

Александр Ключарев

редакциясендә

Бу сүздә берләшә бердәмлек, кыюлык,

Иң матур җыр итеп җырлыйбыз без аны,

Язылды йөрәккә мәңгегә уелып:

Яшәсен Партия — чорыбыз вөҗданы!

 

Партия җитәкли, партия — юлбашчы.

Тик шулай беләбез барчабыз аны без.

Ул — безнең теләкләр, өметләр кояшы,

Ул — безнең үлемсез һәм сүнмәс даныбыз.

 

Дөреслек сүзенең, гаделлек сүзенең

 Күңелләр кырына чәчә ул орлыгын.

Күрәсең син, илдәш, бу сүздә үзеңнең

Эшең дә, көчең дә, хисең дә зурлыгын.