Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУСА ТУГАН ЯКЛАРДА

 

М. Җәлил юбилеен каршылап

 

Оренбургтан 150 километр ераклыкта, әби патша заманында салынган борынгы зур тракт буенда Мостафа авылы урнашкан. Тракт буенча үтеп баручы юлчының игътибарын авылның үзәк һәм иң калку җирендә биек ак постаментка куелган мәһабәт бюст үзенә тарта. Муса Җәлил.  Әйе, иксез-чиксез Оренбург далалары арасында урнашкан һәм башка бик күп авыллардан бер ягы белән дә аерылып тормаган гади генә бу авылда моннан 60 ел элек татар халкының хәзер бөтен дөньяга билгеле булган патриот-шагыйре Муса Җәлил дөньяга килгән.

«Безнең әтинең атасыӘбүбәкер бабайавылның көтүчесе булган. Аның биш-алты ба­ласы үскән. Икмәккә дә туеп тормаганнар. Әбү­бәкер бабайның иң кече улы Мостафаул без­нең әти8—9 яшендә үк кызыл мал кибетенә малайлыкка эшкә бирелә.

Сату-алу эшендә безнең әти азмы-күпме акча туплаган һәм өйләнгәч, үзе дә кибет ачып сату итәргә ниятләнгән. Баеннан вексель белән бурычка акча алган һәм, Мостафа авылына кай­тып, кечкенә бер бакалея кибете ачкан», дип яза Мусаның абыйсы Ибраһим Җәлилов үзенең истәлегендә.

Ләкин турылыклы һәм хәйлә-алдауны белмә­гән Мостафа абзый яхшы сәүдәгәр булып китә алмый. Күпме генә тырышса да аның сәүдә эш­ләре һаман кирегә тәгәри барган. Хәтта байдан вексель белән алган акчасын да кайтара алмагач, бурычын түләмәгән өчен, Мостафа абзыйны 2—3 айга долговой төрмәгә утырталар. Бөтен йорт-җирен, малларын саталар, кибетен яба­лар. Аннары Мостафа абзый, семьясын ияртеп, Оренбургка күчеп китәргә мәҗбүр була

2 нче рәсемдәкайчандыр Мостафа абзый салган бакалея кибете нигезе. Аның өске катында ул заманнарда агач өй булган. Мусалар шунда торган.  Хәзер монда авыл кибетенең склады Мостафа авылында Мусаны яхшы хәтерли торган, аның белән бергә үскән, бергә уйнап йөргән замандашлары, яшь­тәшләре байтак.

Шуларның берсе, Мусаларның күршесендә генә торган Гобәйдә Даутова (3 нче рәсем) әле бүген дә Муса ту­рында бик җанлы итеп, бирелеп сөйли.

Муса кече яшьтән үк җыр-шигырь чыгарырга искиткеч сәләтле иде,ди Гобәйдә апа.—Авылда андый-мондый хәл булса, хәзер шуның турында җыр чыгарып өлгерә иде. Бервакыт безгә кер­гәч Муса мич артында таракан күргән, һәм шунда ул таракан турында да җыр чыгарган иде. Тик ул җыр хәзер минем исемдә калмаган.

Мусалар белән бергә спектакльләр куеп, пионер-комсомол эшендә катнашып йөргән Сәлимҗан ага Мөхәммәтев (4 нче рәсем) моңача билгеле булмаган шундый кызымы бер эпизод турында сөйли

Бервакыт Мусалар үзләре оештырган кечкенә генә сәхнәдә театр уйныйлар (Ул вакытта клублар булмый әле, клуб урынына бер ярлы тол хатынның өен файда­ланалар.) Уен барышында Муса кинәт һушын югалтып идәнгә ава. Халык, моны пьеса буенча шулай кирәк дип уйлап, дәррәү кубып кул чабарга тотына. Ләкин Муса егыл­ган җиреннән тормый. Аны күтәреп алып чыгып китәләр. Тик соңыннан гына Мусаның бик каты авырып киткәнлеге, шул авыру көенчә дә,  спектакльне өзмәс өчен тырышып уйнавы һәм чын-чыннан аңын югалтып егылуы халыкка билгеле була...

Оренбургка килгәч, Мостафа абзый Хөсәения мәдрәсәсенә дворник булып урнаша. Муса да шул ук мәдрәсәгә укырга керә. Мусалар семьясы мәдрәсә ишек алдындагы подвалда яши башлый.

  1. 5 нче нче рәсемдә Мусалар яшәгән подвал тәрәзәләре (аста). Соңгы елларда подвал­ның тәрәзәләре бераз зурайтылган. Элек алар бигрәк тә кечкенә һәм караңгы бул­ганнар.

«9—10 яшьләргә җиткәндә инде Мусаның ул вакыттагы татар әдәбиятыннан укы­маган китабы калды микән? Калмагандыр. Чөнки «Белек» китапханәсендә аңа бирергә китап таба алмый аптырый торганнар иде. Барысын да ул белә, укыган булып чыга иде». (Мәрьям Сәйфетдинова истәлегеннән.)

  1. 6 нчы рәсемдә элек «Белек» китапханәсе урнашкан йорт (аскы катта). Соңыннан бу китапханәгә Хөсәен Ямашев исеме бирелә һәм ул башка бинага күчерелә.

Р.МОСТАФИН тексты һәм фоторәсемнәре.