Логотип Казан Утлары
Роман

МУСА

 

— Һэнде һох! — диде бер немец тавышы һәм төзәп тоткан авто­мат күренде.

— Ви есть арештован!—диде икенчесе әллә полякча, әллә русча жаргон белән.

Муса, бер дә исе китмичә генә, борылып карады. Баягы ике кара козгын аның ике ягында бик дошман кыяфәт белән басып тора иде. Ул аларга берхәтле кинаяле төстә елмаеп куйды:

— Ялгышасыз, шаярмагыз минем белән! — ди иде кебек ул. — Минем үз капчыгымда да этем бар, һәм бик усалы!..

Шуннан соң ул күкрәк кесәсеннән үзенең әлеге кодрәтле документларын чыгарып бирде. Немец кәгазьләрне өстән генә карады да:

— Я, я! — дип кычкырды кәҗә тавыш белән. — Беләбез! Бу кәгазьләрегез— чүп хәзер, Мусза Һумияроф — Ялил! Атлагыз!

Ә икенчесе автомат борыны белән аркасына да төрткәли башлады Шунда гына Мусаның йөрәге бик каты сикереп, күкрәк сөягенә сугыл­ды. Шунда гына ул нәрсә булганын аңлап алды һәм аскан аяклар белән атлап китте. Документларын кесәсеннән алганда чемоданын җиргә куйган иде. Ул шунда утырып калды. Немецларның мона игъти­бар итмәвен һәм шулай онытылып калуын теләде Муса. Чөнки ул чемодан эчендә солдатларга дигән актыккы өндәмә иде...

Иптәшләре аны ничәмә тапкыр кисәттеләр, чемоданында листовка йөртүдән тыеп та карадылар. Шул листовкаларны легионга ташу өчен аерым кешеләр дә билгеләделәр бит инде. Әмма Муса, өйрәнгән гадә­теннән туктамыйча, һаман шуларны йөртә бирде. Ә бу юлы инде үзе белән алмыйча да мөмкин булмады, чөнки легион почтарьларының башкача килү ихтималы юк, ара бик тар калган иде...

Әнә хәзер ул чемоданын җир йотуын бик тели дә бит ул, әмма, каһәр генә суксын!.. — Кәҗә тавышлы немец, инде утыз-кырык адымнар ат­лагач, Мусага һәм артка таба ялт-йолт каранып алды да:

— Потшяму һандкоффер  оставиль? — дип кычкырды һәм, үзе йөгереп барып, чемоданны алып килде, көчләп тоттыргандай, Муса кулына сонды.

Күпме айлар буена Мусаның «серле юлдашы» булган җиңел һәм бәләкәй чемодан хәзер эченә биш потлы гер салган шикелле авыр, күтәреп баруы мөмкин булмаган дәрәҗәдә авыр иде. Алай гына да түгел, анда Мусаның үлеме салынган, һәм ул үз үлемен үзе күтәреп бара кебек иде. Соры томан сарган күк кисәге вокзал җимерекләре арасыннан актык мәртәбә күренде, ватык кирпеч өемнәренең гүяки күз яше белән чыланган битләре актык мәртәбә сагышланып калдылар. Аны тиф барагына охшаган акбурлы такта вокзалга, аннан инде Вар­шава төрмәсенә алып киттеләр...

Немецлар — кагыйдә һәм тәртип, педантларча төгәллек һәм бердәм хәрәкәт ярата торган кешеләр. Шул сәбәпле алар бу эшне аеры-чоеры китереп йөртмичә, берьюлы тәмамларга карар биргәннәр иде. Шул ук көнне Берлинда Абдулла Алишны, Карип Ишбулдинны, Хәбиров дигән художникны, ОКВнынң легион буенча бүлек башлыгы Людерсон әфәнде кабинетына чакырып, шулай ук кулга алдылар. Гариф Шабаев белән Фоат Булатовны «Идел-Урал» комитетыннан алып киттеләр. Әхмәт Симаев белән аның Зиннуров, Фәйзелхаков, Хәтфуллин дигән өч егетен «Винета» бүлегеннән килеп алдылар. Шул ук көнне капитан Гельс әфәнде Едлинодагы батальонга килеп төште дә бөтен культвзводны һәм пропагандистларны «Зольдатенхайм»га «киңәшмәгә» җыйды. Алар килеп беткәч, йортны тыштан немец автоматчылары камап алды. Анна­ры унлап автоматчы эчкә кереп басты. Шуннан соң разведка башлыгы капитан Гельс, исемлек буенча берәм-берәм чакырып, Гайнан Кормашевны, Хисмәт Рушатовны, Зиннәт Хәсәневне, Габбас Шәриповны, Габдулла Батталовны, Фоат Сәйфелмөлекевне, Гали Мичуринны, Фәрнтевне, Киекбаевны, Димскине, Мәмүт Ямалтаевны һәм болардан башка тагын егерме бишләп кешене кулга алды. Шул ук вакытта культвзвод белән пропагандистлар барагында тентү барды һәм теге ишерелгән листовкаларны табып алдылар. Шул ук көнне икенче ба­тальондагы Уразаев белән Бикмулла хәзрәт һәм аларның унлап иптәше шулай ук тоткын ителде. Мең тугыз йөз кырык өченче елның унынчы августы иде бу.. Тик Познань төркеме белән генә немецлар соңга кал­дылар, фабрикант Яушев: «Мин үзем гестапо, теләсәм үзем асам, үзем кисәм!» — дип, кодрәт күрсәтеп маташкан булды. Югарырак чакырып пешекләгәч кенә, «Зинһар тизрәк алыгыз» — дип үзе ялына башлады. Шулай итеп Познаньда яшерен эш алып барган Мулланур Гәрәев, Гани Сәләхев, Сөнгать Кәлимуллин, Зиннур Мөхәмәдиев, Кыямов һәм Рулан дигән егетләр, башта Берлинга кайтарылып, унбишенче август­ларда гына кулга алындылар...

Дүртенче кисәк

БЕРЕНЧЕ БАШЛАМ

...Янгын өстендә уйнаган яшь лачыннар, кинәт канатлары көеп, җир­гә егылдылар. Фаҗигале көрчек ябылды Иң каһәрле көннәр баш­ланды...

Едлинодагы оешма кешеләрең кулга алгач та, һәрберсен тентеп, бил каешларын салдырып һәм погоннарын йолкып, батальондагы изо­ляторга тутырдылар. Шунда ук башлангыч сорау алулар китте. Матрас­ларыннан листовка чыкмаган Рушатов, Фәритев, Димски, Киекбаев һәм башкалар белән кызыксындылар алар, һәр кайсын аерым чакы­рып: «Бу листовкаларны беләсезме?» дип, борын төпләрендә җилбердәттеләр. Әгәр тансалар, ялган сөйләсәләр, Германия хәрби законнары­ның иң катысы буенча хөкем ителү белән куркыттылар. Егетләрнең барысы да: «Белмибез, күргәнебез дә юк!» дигән җавапны гына кабат­ладылар. Тәүлек буе азаплаганнан соң, кулларында бер генә фактик исбат та булмаганлыктан, кайбер егетләрне азат итәргә мәжбүр булды­лар. Ләкин Рушатов белән Фәритевкә, Димски белән Киекбаевка һәм Шәриповка бу бәхет барыбер насыйп булмады, чөнки алар Мәмүт Ямалтаев күрсәткән исемлектә оешманың актив членнарыннан санала иде. Икенче көнне аларның барысын да «кара козгын» машиналарына төяп, Варшава төрмәсенә алып киттеләр. Кичә кулга алынган Мәмүт Ямалтаевны да шул ук вакытта һәм алар күз алдында аерым маши­нага утырттылар. Әмма ул машинаның юлы ялгышты. Варшава төрмә­сенә түгел, Радом вокзалы каршындагы фонтан янына килеп туктады ул. Мәмүтне каравыллап утырган немец унтере аңа машинадан төшәргә кушты. Ямалтаев чыгып баскач, аның бил каешын һәм погоннарын үзенә кайтарып бирде, аннары түш кесәсеннән алып ниндидер кәгазь­ләр тоттырды.

  • Монысы юл документларың һәм марка, — диде. Барасы юлын өйрәтте.

Мәмүт исә, тиз генә погонын киеп һәм бил каешын бәйләп, яңадан хәрби формага керде дә унтерга честь бирде. Машина күздән югал­гач, Ямалтаев Радом поездына утырып Варшавага китте. Андагы җые­лу пунктында Мәмүтне башка легионнардан килгән кешеләр белән кушып, Австриянең Инсбрук каласына экскурсиягә җибәрделәр. Ул якларда бер ай сәяхәт кылган «турист» Ямалтаев яңадан батальонга кайтты һәм: «Варшава төрмәсендә бер ай газаплаганнан соң, гаебем­не таба алмагач, кайтарып җибәрделәр», дип сөйләде. Яхшы хезмәте өчен Зикендорф әфәнде аның чинын күтәреп, взвод командирлыгына билгеләде...

Варшава төрмәсенә китерелеп, аерым камераларга бикләнгән егет­ләр үз язмышларының кинәт болай җәһәннәм чокырына килеп төшүе­нә ис-акыллары китеп, ни дә булса аңлаудан гаҗиз иделәр. «Нәрсә булды икән соң? Кая икән безнең Муса бөркетебез? Кем сатты икән безнең башларны?..» — дип өзгәләнде алар.

Ә Муса бу вакытта Варшава төрмәсендә юк иде инде. Төрмә следо­вателе Хайс әфәнде бары көн ярым гына кыйнап калды аны. Икенче көннең төнендә Мусаны Берлинга чакыртып алдылар. Капитан Хайс ул «ата җинаятьче» не туйганчы тукмый алмый калуына бик үкенгән иде, тик шул ук вакытта конвойлар аның иптәшләрен төрмәгә китереп ту­тыргач кына күңеле тынычланып китте.

  • Ну эшлибез болай булгач! — дип куйды ул, җиңнәрен сызганып, һәм «эшли» башлады. Ике ай буена каннарын суырды, җаннарын га­рипләргә тырышты ул егетләрнең. Сораулар нигездә бер төрле иде: «Оешмагызда кемнәр? Батальондагы җитәкчегез кем? Листовкаларны кем чыгарды? Атаманыгыз Муса Җәлил сезне качарга ничек котырт­ты?» һәм шуның ишеләр.

Әмма егетләрнең берсе дә «белмим»нән башка җавап бирмәде. «Белмәгәннең башы авыртмас», — ди иде Муса. Ант кабул иткән чак­ларда һәм башка очракларда да оешманың һәр солдатын ул аеруча нык искәртә барды: эләгә калсаң, ни сорасалар да, «белмим» диген. Беләм дисәң, нәрсә белүең турында әйтергә кирәк. Белмәсәң, сүз шу­ның белән бетә...         .

Әмма белмәсәң дә, бер эләккәч, ансат кына котылып булмый икән, белмәгәннең дә башы авырта икән. Шул белмәгәнне белдерер өчен, Хайс әфәнде Гайнан Кормашны, гади кыйнау белән генә эш чыкмагач, тар бетон бункерга ябып, баш түбәсенә суык тамчы тамызып тотты. Ул төн буе тамып, ут тамчысыдай, баш сөяген тишеп, үкчәдән барып чык­кан кебек тоела иде. Кормаш аңын җуя, гәүдәсе сыгылып төшә, ләкин, таш шүре эченә тыккан шикелле, авар урын булмагач, әлеге' тамчы барыбер баш түбәсенә «тып-тып» тамып тора иде. Шуннан соң да кеше акылыннан язмый икән әле. Гайнанны шул бункердан алалар да Хайска китерәләр. Ул барыбер «белми» һәм «клайн экзикуци»лар яңадан башлана...

Шул белмәве өчен Хайс әфәнде Габдулла Батталның тырнак асла­рына тутыккан инәләр батырды. Алай да булмагач, кулбашларын кае­рып чыгарды, һәм аларны төрмә фельдшеры иң тупас алымнар белән кире утыртты, чөнки болар икесе дә бер үк дәрәҗәдә газаплау иде. Шул белмәве өчен Хайс әфәнде Рушатовны шәрә тән яткырып, резин таяк белән суктырды, ул аңын җуйгач, канлы аркасына ярты чиләк тоз­лы су сибеп, һушына китерделәр һәм яңадан кабатладылар, һәрвакыт сабыр холкы белән танылган өлкән гәүдәле Рушатов «эһ»тә димичә ничә тапкыр сугуларын санап ятты. Ләкин озакка бара алмады: «алты... сигез... сигез...» дип кабатлады да һуштан язды. Аны камера идәненә сөйрәп кертеп ташлаганнар иде, күпмедер ятканнан соң шунда күзлә­рен ачты һәм каршында тәрҗемәче унтер торганлыгын күрде.

  • Мин сезне бик кызганам, әйтегез, үзегезгә җиңел булыр, — диде көл күзле унтер.

Рушатов, йөзен чытып, яңадан күзләрен йомды. «Каян килгән кыз­ганучы бу?.. Җир җирәнгән нәрсә!..» дип уйлады ул. Аның дөнья йөзен күрәсе килмәде, шулай күзләрен йомган килеш мәңгегә онытылырга те­ләде. Әмма булмады, дөбер-шатыр килеп. Хайс үзе камерага керде.

  • Я актык сүз, яки фюрернең изге балтасы!—диде ул, тантана белән.

Рушатов аягүрә басты һәм, үзенең сабыр холкын, сүзне үлчәп кенә сөйли торган гадәтен онытып, ниндидер ярсулык белән әйтә башлады.

  • Белегез, әфәндем, минем бер генә гаебем бар!
  • Соң безгә шул җиткән, — дип көлде Хайс, — сал чыгарып, әйдә!
  • Сез кулыгыздан кош очырып караганыгыз бармы? — дип сорады Рушатов. Немец аптырап калды. Ничек инде ул: тикшерүче Хайс әфән­дегә тоткын тартарен допрос ясый?
  • Но, но! — дип кычкырды ул русчалатып. — Филясофиясез генә!
  • Германия — философлар иле. Немецлар — цивилизацияле халык. Шулай булгач, үзем әйтим алайса, аңларсыз, бәлки... —дип дәвам итте Рушатов. — Әгәр кош читлектән ычкынса, үз оясына таба оча. Әгәр җәнлек аучыдан котылса, үз өнесенә кача. Мин дә шул закон буенча эш иттем: әсирлектән качарга җыендым. Сезне яратмавым да дөрес. Менә шулар өчен мине асыгыз, кисегез, атыгыз. Сүзем юк, әмма яшерен оешманы да, листовкаларны да, башка кешеләрне дә белмим

Хайс, кергәндәге шикелле үк, дөбер-шатыр килеп, чыгып китте. Лә­кин алай гына җиңелмәде әле ул, хәйләгә кереште. Тоткыннарны яңа­дан берәм-берәм чакырып:

  • Иптәшләрегез инде барын да әйттеләр. Сез юкка танып маташа­сыз. Сезнең ул оешмада актив член булуыгызны да яшермәделәр. Менә, укыгыз! —диде. Кормаш биргән «җавап»ларны Рушатовка, аның «җавап»ларын Кормашка, Зиннәт Хәсәневнекен Габдулла Батталга күр­сәтте. Бу җавапларның һәм төпкә куелган имзаларның никадәр тупас һәм примитив ялган икәнлеге бер дә көрәшче булмаган кешегә дә кү­ренеп тора иде. Егетләр, әлбәттә, бу кармакка эләкмәделәр, һерр Хайсның тагын пәрие котырды. Мондый мәкер белән алдыра алмагач, ул яңадан үзенең элекке экзкуцияләренә тотынды. Ерткычлык һәм са­дизм аның иң яраткан эшләреннән иде.

Бер көнне Зиннәт Хәсәневне кара канга батырып кайтардылар. Ул киң сөякле, итләч гәүдәле, һич тә борсаланмый торган сабыр холыклы, вак-төяк авыртуларны черки тешләвенә дә санамый торган тимер тү­земле егет иде. Хайсның резин таяк белән суктыруларына «эһ» дигән тавыш та чыгармады ул. Фашистның җене купты, сул кулы белән Зин­нәтнең күзен сугып чыгара язды. Күз төбенә шунда ук кан савып ше­шеп чыкты. Егет тынын да чыгармады, Хайс уң кулы белән тагын да катырак итеп Зиннәтнең авызына сукты. Егетнең авыз эченә кан тул­ды һәм ике теше сынып чыкканлыгын тойды. Аларны да ул, берни дә булмагандай, тыныч кына итеп, төкереп ташлады. Ләкин авызына тул­ган җылы кан идәнгә лач итеп барып төште. Хайс сискәнеп китте, ни өчендер бу аның үз битенә барып төшкән шикелле тоелды, ул яңадан ярсып, Зиннәтне дөмбәсләргә тотынды, йодрыклары авыртып беткәч, теге көнне Рушатовны «кызганган» тәрҗемәче палачына тапшырды. Егылганны түбәләүнең ул да бөтен ләззәтен татыгач, яңа бер «кызык» уйлап тапты: кесәсеннән бәләкәй генә тимер саплы йолдыз чыгарып, утта кыздырды да Зиннәтнең ике бит уртасына басты. Егет һуштан язды, әмма ыңгырашкан яки кычкырган тавышы ишетелмәде. Шул кычкырмаганы өчен аның тагын күкрәген таптадылар да мәеттәй хә­рәкәтсез яткан гәүдәне жәзалауның кызыгы калмагач, камерасына ил­теп ташладылар. Ул көн буе идәндә хәрәкәтсез ятты. Тик калын тимер челтәрле тар тәрәзәнең югары башындагы ачык фрамугадан бәреп кер­гән кичке салкынча җил генә аны аңына китерде. Ул күзләрен ачты да, үзенең кайда ятканын күрмәскә теләгәндәй, шунда ук яңадан йомды Аның күңелендә шулкадәр авырту, шулкадәр үкенү иде, әле ни өчен­дер һаман да чыкмаган җанын хәтта кая куярга белмәде. Артык нәр­сә, кирәкмәс әйбер иде ул. Күз алмаларын пешерә торган яшьләр йо­мык керфекләр аркылы камераның пычрак идәненә акты. Сөртмәде, кыймылдамады, һаман ята бирде. Тик бер сорау аның кан сауган миен гүя кадак очы белән казгычлый иде: «Ничек килеп чыкты бу җи­мерелү?..»

Ә ул, батальонның булачак командиры буларак, җиң сызганып эшкә керешкән, бөтенесен оештырган, туплаган, командирларын үз бүлекчә­ләренә беркетеп җиткергән һәм кузгалышның уңышлы төгәлләнүенә җаны-тәне белән ышанган иде. Аның еракта, бик ерактагы Сарман ягында үзе генә өзелеп ярата торган сөйкемле Сариясе бар. Юк, әллә ни матур да түгел, атаклы да түгел ул, әмма җир сөюче гади бер трак­торчы Зиннәтне үзенә тиң күреп яраткан, шул елларда колхозга беренчеләрдән булып килгән агроном кыз иде ул. Сария аңа җирнең, үсемлек һәм чәчәкләрнең, гомумән, табигатьнең әллә ни кадәр яшерен серләрен ачты, аны алга әйдәде, механик булыр дәрәҗәгә җиткерде, аңа берсеннән-берсе матур өч бала бүләк итте, әмма үзе, һич кенә дә укып чыгуы мөмкин булмаган хикмәтле китап шикелле, якты бер чишмә булып калды. Соңгы көннәрдә ул гел аны төшендә күрде, өнен­дә дә ул аның күз алдыннан китмәде, кая барса, нишләсә, Зиннәт үзе­нең Сариясе белән сөйләшеп йөрде, һәр эшен аңа багышлады һәм кавы­шу сәгатьләре инде кул сузымында гына кебек тоела иде. Шундый тат­лы һәм ялкынлы хыяллар канатында еракларга очканда, көтелмәстән атылган кош шикелле, кинәт кенә йөзтүбән мәтәлеп төшү Зиннәт өчен үлемнән дә авыр булды. Сугыш кырындагы үлем — тик бер сулыш! Тиле бер пуля килде дә тиште дә китте йөрәгеңне... Ә менә бөтен максат һәм якты хыялларың, бөтен эшең пира-зара килеп, үзең берни эшли ал­мыйча җирдә аунап ятуның ачы үкенеченә ничек түзәргә? Бу хурлык­тан җаныңны кая ыргытырга? Хәзер инде һичнигә дә кирәге булмаган җаныңны!..

Икенче бер камерада шул ук җәза эчендә Гайнан Кормаш ята иде. Кайда һәм нәрсәдә булды аның хатасы? Легиондагы оешманың җаваплы кешесе буларак, ул бит бөтен саклык чараларын да күрде шикел­ле, хәйлә-хәйлә һәм ялган юмалау белән немецның күзен дә тиешенчә капларга тырышты кебек, кузгалыш планын да бик аз кешеләр генә белә иде... Нәрсә булды соң? Кинәт аның күз алдына яньчек борынлы, тыңкыш тавышлы, калай күзлекле яңа бер кеше килеп басты. Шунда ук йөрәге жу-у итеп, бөтен гәүдәсе тетрәнеп, корышып калды. Ул бит Габ­дулла белән нидер хакында, әйе, «ил хатлары»н кайда яшерү турында, бугай, аның алдында сөйләшкән иде. Алай гынамы соң әле, Баттал сү­зенә ышанып, ашык-пошык арада оешма члены ясады, ант иттергән булды, серне ачып ташлады. Ах алла, ах, егетләр! Неужели шул икән?.. Неужели провокатор?.. «Кала куыштан алыныр» дигәннәр. Юк, Иван Грозныйның тау астындагы Аблай мунчасыннан казып кереп, дистәләр­чә мичкә дары белән көтмәгәндә Казан стенасын шартлатуы һәм шул арадан гаскәре эчкә агылып, шәһәрне яулап алуы гына түгел икән бу! Андый күренеп торган куыштан керүче гаскәрне эчке яктан кырып тору бер дә кыен булмас иде. «Куыш»ның башка мәгънәсе булырга тиеш!

Кормаш менә хәзер Хайс күсәгеннән башы ярылгач кына ул куркыныч мәгънәне төшенеп алды. Әйе, оешма да үзенә күрә бер кечкенә кала, бер ныгытма иде бит. Дошман, күпме генә тырышса да, аның эченә турыдан бәреп керә алмады. Ә инде битлек кигән бәндәсен җибәреп безнең серне алгач, ныгытманы шунда ук җимерде дә ташлады.. Аһ, йөз тапкыр уяу булырга, мең тапкыр сак торырга, дошманга үз араң­да «куыш» ясатмаска кирәк булган икән шул! Ник ул шуны үз вакы­тында уйлап җиткермәде? Ник Батталны Мәмүт алдында сөйләүдән туктатмады? Моның өчен оешма аңа нинди генә җәза бирсә дә аз бу­лачак. Муса абыйсы күзенә ничек күренер ул?.. Әгәр күренә алса әле...

Кормаштан ике камера читтә яткан Габдулла Баттал да иңде ип­чәмә көннәр һәм төннәр буе шушы ук уйлар белән җан газабы кичерә иде. Бәләкәйдән үк һәрберсе тукмактай йодрыклы күп малайлы кре­стьян семьясында үскәнгә күрә, Хайсның суктыруларына гына артык исе китмәде аның. Газапның, әрнү һәм сызлануларның иң катысы допростан соң камерага кертеп ташлагач башлана иде. Иң элек ул уйлап- үлчәп карады: моңарчы Фәритев белән күпме листовкалар ташыды­лар, ябыштырдылар, тараттылар — һичнәрсә булмады. Ә бу чергән бо­рын белән бер генә бардылар, һәм Габдулла аның юашлыгына ыша­нып, инде Кормаш янына кайтып җиткәч, сер сөйләп ташлады һәм менә нәрсә килеп чыкты! Да, шул гына хәрап итүе ачык... «Ник ышан­дың син шул тыңкыш җыланга, шул сатлык кара йөзгә ник сер ачтың? Ник ахырын уйламадың?..» дип инде йөзенче тапкыр үз-үзеннән сорау ала ул. Үзенең беркатлы, кешеләргә тиз ышанучан гади холкын хөкем итә. Кешеләрнең шундый мәкерле, тиз аңлап булмый торган кара эчле булуына бөтен йөрәге белән рәнҗи. Иптәшләренең һәм гомуми оешма­ның шушындый һәлакәткә очравына бары тик үзен генә гаепле саный. Чамасыз күп җан газабы кичерә торгач, инде ул катгый бер карарга да килде. Бу карарны ул иптәшләреннән раслатыр һәм, һичбер икелән­мичә, үз кулы белән үзе җиренә җиткерер...

Әллә каян гына төрмә тәрәзәсенә килеп эләккән кичке кояш өске өлгедән актык нурларын сузган иде. Рушатов та, Зиннәт тә, Кормаш һәм Габдулла да хәсрәт сауган күзләре белән шул зәгыйфь нурга үрел­деләр. Сүнеп бара торган яшәү яктысы кебек тоелды ул мескен нур. Һәрбере аны үз гомере белән бәйләде, һәрберенең гомере хәзер шулай сүнеп китәргә тора, шул соңгы чаткылар кебек яшәү җепләре тиздән бөтенләй өзелер төсле... Шул чагында ерак та булмаган кайсыдыр ка­мерадан, йөрәк өзгеч таныш һәм якын тавыш, таулардагы юан имән­нәрнең куышлары давылда шыңгырагандай көчле тавыш яңгырап китте:

Ераклардан балкып һай күренә

Ирәмәлкәй тауның ак ташы.

Кайларда гына йөрми, ниләр күрми

Ир-егеткәй белән...

Башкортка гына хас чикләнмәгән ирек сөюче, баш имәс холыклы, күңеле дәрья моңлы Кылычбай җырлый иде моны. Әле генә идәндә кан төкереп яткан егетләр ниндидер эчке көч белән тибрәнеп аягүрә бас­тылар, тәрәзәләргә ташландылар, аларның кан тамырлары буйлап ут йөгерде: яшәү, яшәү дәрте яңадан уянды.

Әмма бу көчле җырның ахыры, кабатлана алмыйча, кинәт өзелде. Аны көчләп өзделәр. Кылычбайны кереп кыйный башладылар һәм кар­церга сөйрәделәр, күрәсең...

— Төкерәм мин һеззең шакшы битегезгә!—дигән арыслан тавышы гына күкрәп калды аның. Шул тавышка кушылып, әллә кайсы каме­ралардан ачы нәфрәт, ерткычлыкка каршы протест һәм каһәрләү та­вышлары яңгырады, ачулы йодрыклар камера ишекләрен төйделәр.

Әмма бераздан мондагы шыксыз дөнья тагын үзенең үле тынлыгына чумды...

Шуннан өч көннән соң Габдулла Батталов, төрмәнең тар гына ишек алдына прогулкага чыгарылгач, беренче тапкыр Рушатовны оч­ратты. Бу киң гәүдәле, олы маңгайлы, тулы битле иптәшенең яңак һәм күз төпләренә кан савып, йөзләре бөтенләй суырылып, аркасы бөкрәя төшкән сыман булып калган иде. Габдулла аның бу тирән газаплы кыяфәтендә тагын үз гаебен күрде. Рушатовны барып кочаклыйсы, гафу үтенеп елыйсы килде. Ләкин аларга тезелгән рәттән чыгып, бер-беренә якын килергә һәм сөйләшергә рөхсәт ителми иде. Шулай да Габдулла прогулкадан керешли баскычтан менгәндә Рушатовның артына туры килде. Тирәсендәге кешеләр күбесе поляклар, ара-тирә чехлар да бар иде. Шунда ук Рушатовка әкрен генә әйтеп салды:

— Гаеп миндә... — диде.—Мин Мәмүт Ямалтаевка ышанып, аны оешмага тарттым, «ил хатлары»н да бергәләп яшердек... Безне ул гына саткан... Күрешә алсаң, иптәшләр белән сөйләш... Миңа үлем җәзасы чыгарыгыз. Үзем җиренә җиткерермен. Болай гына үз-үземә кул сала алмыйм... Сезне ташлап качу шикелле була.

Рушатов берни дә әйтә алмыйча калды. Чөнки үз этажларына ме­неп җиткәннәр һәм юллары аерылырга тиеш иде. Тик аның сагыш тулы күзләре генә зур ачылып, утлы күмердәй елтырап киткән төсле булды...

II

Абдулла Алиш белән художник Хәбировны һәм Карип Ишбулдинны Берлин төрмәләренең берсенә китереп яптылар. Алар өчесе дә га­зетада эшләүче булгангамы, әллә башка берәр сәбәптәнме, бер камерага туры килделәр. Камерага аяк басу белән Карип тәмам изелеп төште. «Аталар инде безне... Балта белән башны чабалар!..» — дип, эч пошыргыч, ачу китергеч яшелле-күкле тавышлар белән елый башлады. Хәбиров үзенең ни өчен монда эләккәнлеген белмәсә дә, бөтен дөньясына кул селтәгән кешедәй, бер почмакта бөрешеп утырды. Алиш тар, озын­ча идән буйлап, тирән пошынулы уйлар эчендә әрле-бирле атлый да атлый иде. Ничек килеп чыкты соң бу? Күзләре ник күрмәде аның?

Карип хихылдап чыгып киткәннең икенче көнендә, ул аны типогра­фия подвалында туры китереп, җан ачуы белән буып алды. Яннарында Фоат кына бар иде. «Әйт, хәшәрәт, хәзер үк сөйләп бир! Барыбер буып үтерәм мин сине, әйтеп кал!» — дип кычкырды Алиш, һәм чынлап та, ул соңгы чигенә килеп ярсыган иде. Карип, Алишның итекләрен ко­чаклап, аунап еларга тотынды. Бер нәрсә белмәве турында йөз тапкыр ант итте. Ишек төбеннән табылган кисәкне юри шаярып кына аңа кер­түен әйтеп елады. Алиш ике арада аптырап калды, нишләргә дә бел­мәде, кулларын салындырды... Ачык авыз булдың, нинди тиз утыртты­лар үзеңне төп башына! Дошман оясындагы чын көрәшче шундый була­мы соң? — дип,  өзлексез әрнергә генә калды аңа.

Ул һаман атлый, һаман атлый... Кулын артка куя, кесәләренә тыга. Бармаклары, төптә кармаланып, шул матрицаны эзләгән кебек була. Аннары кулларын чыгара да бил каешына кыстырмакчы була, ә каешы һәм бөтен формасы салдырылган. Ялангач башының ярым җитү чәч­ләрен сыпыргалап ала да тагын шул әрнеткеч табышмакның төенен чишәргә азаплана башлый. Ник шул чакта ук Мусага әйтмәде ул? Ник моның һәлакәт китерү ихтималын уйлап бетермәде? Шундый шомлы хәлне тиз генә хәбәр итми калырга хакы бер идеме аның? Бәлки, бергә­ләп бер чарасын күргән булырлар иде. Аһ, никадәр акылсызлык! Мо­ның җәзасын үзе генә күтәрәсе булса, бер хәл иде, әмма аның белән бергә нинди гүзәл иптәшләре һәлак булуы мөмкин... «Нишләргә миңа, нишләргә миңа?..» — дип ыңгырашты ул.

Карип Ишбулдин тагын шыңшый башлады.

  • Әй газиз башкаем!.. Бер гөнаһсыз көйгә бетәсең. Дөнья рәхәтен күрми дә каласың ..
  • Илаулама әле ачу китереп!—дип кычкырды Алиш аңа. — Син юеш кыргаяк белән нишләсеннәр? Этемә кирәкме син? Юри генә алганнардыр әле. Күз буяу өчен генә...
  • Ничек инде күз буяу өчен генә? — дип кабынып куйды Ишбулдин. Ләкин бу сүзне ишетү аны бик тиз юашландырып жибәрде. Алиш­ның нәрсәгә ишарәләгәне бик ачык бит... Бу камерада аның белән ничек калырга? Әгәр төнлә, Хәбиров та, Карип тә йоклагач кына буып ташласа?..

Аның бөтен гәүдәсе калтыранып китте, арка сөякләре буйлап суык тир чыкты, тешләре шыкылдаганы ишетелмәсен өчен авызын кысып йомды, каны качкан битләрендә бала йоннары кабарып селкенә баш­лады, чамасыз курку баскан күзләре калай төсенә керде һәм иңсәсен корыштырып, почмакка таба елышты.

Алиш аның соравына җавап биреп тормады, аның үз кайгысы ашып узган иде: ул әле һаман Мусаның нинди хәлдә, кайда икәне турында берни дә белми иде. Кайда булыр ул? Билгеле, ул да алынгандыр. Че­моданына листовкалар төяп чыгып киткән иде бит. Аны алгач, шул листовкалар буенча, Алишларны да шулай җыеп утыртканнардыр. Хәер, алай дисәң, ул листовкаларның Алиш, Булат яки Шабай кулы белән хәзерләнгәне беркаян да билгеле түгел ич, өсләренә язылмаган. Муса да «алар басып бирде» дип әйтми инде. Димәк, дошман аларны күптәннән күзәтеп килгән, мәгълүмат җыйган, дәлилләр туплаган, һәм менә килеп... вәссәләм...

Алишның шулай җавапсыз калуы Карипне башта сөендерде. Ул күңелсез темага сүз куертып тормау, әлбәттә, яхшырак иде. Әмма тора- бара ул яңадан тәшвишкә төште. Алишның кич буена туктаусыз йөре­нүе, әледән-әле Карипкә күз ташлап алгалавы, алай гына да түгел, ятарга команда булып ут сүнгәч, бераздан соң Алишның яңадан торып, таш идән буенча ялан аяк таптануы шикле кешегә әллә нинди хәвеф­ләргә төшәр өчен җитә калды: ничек итеп карый бит! Барын да белә, күрәсең. Буып үтерми калдырмас!

Карип төн буе йокламады, онытыла башласа, икенче ягына әйләнде, алай да йокы оета башласа, бармаклары белән күз кабакларына, сыз­латканчы, ут күренгәнче басты. Яктыра башлау белән торып утырды, аннары өстен киенеп, таптанырга кереште, допроска чакырулары белән тикшерүченең өстәленә ятып үкерергә тотынды.

  • Ник мине юкка газаплыйсыз? Чыгарыгыз тизрәк! — дип немецның аягына ташланды ул. — Юкса, үтерә ул мине, буып үтерә! Бүген дә төн буе йокламадым. Ә һәр төнне йокламау мөмкинмени? Алиш шуны гына каравыллый, ул барыбер мине үтерәчәк!

Тикшерүче, кызыксынып, сораштыра башлады: ни сөйләде, әллә бе­рәр нәрсә белән куркыттымы? Әллә син сатканны беләме?

  • Юк, берни дә сөйләмәде. Куркытмады да, — дип лычкылдады Карип. — Аның шул сөйләмәве, шул куркытмавы куркыныч та инде! Сүзсез генә эшен бетерә торган кеше ул!
  • Эх син, яухе!  — диде немец, җирәнгән төс белән. — Бар, сөйләш­тер, эченә кер. Безгә белергә кирәк!

Карип чыкмыйчарак торды. Бераз гына иркәләнергә уйлаган иде ул. Әлеге сүзләрен яңадан кабатлады, бер дә булмаса, икенче камерага ябуларын сорады. Немец җәһәт кенә урыныннан кузгалды да хәрби итегенең бүлтәеп торган башына карады, аннары Карипне ишеккә таба этәрде һәм шул уңайга аның йомшак җиренә тибеп җибәрде, әйтерсең, футбол тубын озатып җибәрде ул. Карип ике кулы белән шап итеп ишеккә барып сугылды, ишек ачылып китте һәм Карип идәнгә барып төште...

Шулай да аны биш көннән соң чыгарып җибәрделәр. Редакция кешеләренә ул үзен герой итеп сөйләде.

  • Биш тәүлек буе пытка ясадылар, — дип пышылдады. — Нинди генә ерткыч җәзалар уйлап тапмый анда фашистлар. Коточкыч! Тимер түземең булмаса, бер көндә үк үләрлек! Шулай да мин бирешмәдем, авызымны келәшчә белән дә ача алмадылар — бер сүз әйтмәдем! Гаебемне таба алмагач, чыгармый хәлләре юк!.

Тыңлаучыларның кайберләре сокланып карагандай булды аңа. Ә кайберләре пырхылдап көлүләрен яшереп тә тормадылар. Әмма Карип мондыйларга игътибар итмәде. Ул һаман пафос белән сөйләвен­дә булды:

  • Муса белән Алиш өчен генә кайгырам, — дип дәвам итте ул. — Слабыйрак егетләр иде. Пыткага чыдый алмыйча, чишелеп ташламасалар ярый инде. Хәтәр бит анда бик!..

Мондый «җәһәннәм газаплары» күреп кайткач, Гаптрахман абыйсы алдында да элеккечә юаш кыланмады ул. Тигез һәм хаклы кешедәйрәк сөйләшә башлады. Фәрештәләр бии торган йортларга барып кәеф-сафа кылу өчен кирәкле матди хәраҗәтләрне аяк терәбрәк, күбрәк һәм ешрак таләп итәргә тотынды.

III

Мусаны «профилактика» тәртибендә генә кулга алырга уйлаганнар иде. Әйтик, мондый операция вакытында гаепләре ачык күренеп торма­ган башкаларны да алган шикелле. Чөнки татар легионы эчендә нинди­дер яшертен кайнау бара; листовка таратыла, буйсынмаулар, качулар һаман көчәя, мари егетләренең мәетләре юкка чыга, яшерен пропаганда алып барыла һ. б. лар. Моны нинди дә булса бер оешма эшләргә һәм аның җитәкчесе булырга тиеш. Кем ул җитәкче? Алишмы, Булатовмы, Симаевмы, Кормашовмы?.. Билгесез. Әмма табарга кирәкул азиатны!..

Мусаның чемоданыннан листовка килеп чыгу — гестапочыларның башын тинтерәткән бу серләрне берьюлы ачып биргәндәй булды... Аны Варшава төрмәсеннән Берлин уртасындагы Александерплац урнашкан Полицайпрезидент төрмәсенә китереп, подвал камераларның берсенә ташладылар. Кызыл кирпечтән өелгән әллә ничә катлы бу биек йорт үзенең ямьсез һәм тупас эшләнеше, күз тукталырдай бер генә дә якты ноктасы булмавы белән Пруссия монархларының ерак заманнардан бирле үзгәрешсез килгән шыксыз символы кебек тора иде. Аның эчен­дәге бөтен нәрсәләр дә таш белән чуеннан ясалып, ишек, тәрәзәләренә хәтле тимердән төрелеп, кешеләргә бары тик газап, михнәт һәм рәхим­сезлек тудыру өчен генә яшиләр иде. Шулар басымы астында калган Мусаны надзиратель тар озын һәм җансыз коридорлардан, баскычлар­дан озатып, ярым җир астындагы олы бер камерага кертеп япты. Иң элек монда караңгы гына бер ут януы ниндидер бик борынгы, сукыр лампалы авыл мунчасын хәтерләтте. Шунда ук аның борынына юеш­лек һәм әллә нинди нәҗесләр бергә кушылудан, гомер буе җилләтел­мәүдән килеп туган зәһәр сасы ис килеп бәрелде, тыны кысылды, үзе дә абайламастан борынын тотты, ләкин шунда ук кулын кире алды: бу бит инде бер минутка керелгән бәдрәф түгел, күпмедер гомер итәсе урын, борын тотып кына котылып булыр микән, дип уйлады ул

Камерадагы җан ияләренең күпчелеге аны кертү белән дәррәү хәрә­кәткә килде. Барысы да аны чорнап алды да:

  • О! О! О! Клайн тигер! — дип кычкыра башлады. Берсе чыгарды бүре тавышы, берсе чыгарды мәче тавышы, берсе чыгарды үгез тавы­шы, берсе чыгарды кәҗә тавышы. Шунда ук күзләрен, бармакларын уйнаттылар, колакларын сикерттеләр, аңкау шартлаттылар. Берсенең баш очындагы бер генә чеметем калган чәче кинәт үрә торды, тагын ятты һәм тагын торды. Әйтерсең, ниндидер җепләр белән уйнатып була торган парик кигән клоун иде ул. Шул арада Мусаның өстендәге кием­нәрен чеметеп, кесәләрен капшап карый башладылар.
  • О! — диде берсе, тамагына бәрәңге утырган тавыш белән. Костюм, костюм! Кулга йомшак күренә. Гут!

Калганнары шундый ук шамакайлык белән Мусаның чалбарын, эш­ләпәсен, туфлиен, күлмәген, хәтта оекбашын бәяләп, мактап чыктылар. Тиздән безнеке булыр!—дигән шикелле учларын учка ышкып алды­лар. Тагын берсе Мусаның бөтен кесәләрен актарып, әйләндереп чык­ты. Аннары бер кесәне чеметеп кенә тотты да авызын бүлтәйтеп:

  • Эс ист леер... — диде.

Муса, идән уртасына баскан килеш көлемсерәп, тик кенә торды. Аның йөзендә шундый садә гамьсезлек балкый, гүяки бернәрсәгә дә исе китми: «Алыгыз ал.  Бар да сезнеке. Миңа барыбер кирәге юк алар­ның...» ди иде ул.

Боларның барысы да вак-төяк кесә карагы, аферист һәм һәртөрле блатной немецлар икәне күренеп тора иде. Яңа китерелгән кеше бер­төрле дә каршылык күрсәтмәгәч, йөзенә ризасызлык билгеләре дә чы­гармагач, аның белән артык мавыгуның кызыгы да бетте, ахрысы, кесә осталары берәм-берәм үз почмакларына таба тарала башлады.

Мусаның күзләре мондагы караңгыга шактый ияләнеп өлгергән иде инде, уң як почмакта бу «танышу» кызыгына катнашмаучылар да бар икән. Блатнойлар таралып беткәч, Муса, үзенә урын эзләгән кеше сы­ман, байтак каранып торды да шунда таба атлады. Алар өчәү генә иде. Рөхсәт сорап берсенең тапчан кырыена утырды.

  • Муса абый, бу синме? — дип әкрен, ләкин кайнар тавыш белән пышылдады ул егет һәм аның кулларыннан каты итеп кысып алды. — Эх, язмыш!..

Муса үз янында утырган кешеләрнең Симай белән бергә «Винета» да эшләгән егетләр икәнен танып алды. Моңарчы әле аның үз иптәшләре турында бер хәбәрдарлыгы да юк иде. Ашыгып-ашыгып сораштыра башлады. Егетләрнең Фәйзелхаков дигәне барын да сөйләп бирде. Симай белән бергә аларның өчесен һәм редактор булып эшләүче Әлемчан Илдриси хатыны Шәмселхәят ханымны да алуларын, ә Симайны ни өчендер алардан аерым ябуларын әйтте.

  • Ә кайчан алындыгыз соң? — дип сорады Муса.
  • Унынчы августта...
  • Ә башкалар нихәлдә икән, белмисезме?
  • Белмибез, — диде егет. — Әмма чамалап була инде: сез дә алынган булгач, башкалар да шул ук хәлдәдер...

Муса озак кына уйланып утырды. Димәкки, гестапоаларның эшен алдан ук сизеп, хәзерләнеп хәрәкәт иткән. Бер көнгә туры китереп алган. Болай булгач, легиондагы оешма да тар-мар ителгән булыр. Аны Варшавада тотып алулары да очраклы түгел, ә немецка хас пе­дант төгәллектән килеп чыккан эш, күрәсең...

  • Абый, безне инде атарлар микән, асарлар микән? — дип сорады егетләрнең Зиннуров дигәне.

Гадәте буенча Мусаның көлемсерисе килде, ләкин ул үзен тотып  калды, чөнки бу сорау беркатлы булып күренсә дә, бик җитди иде, кү­ңеленең бөтен тирәнлегеннән борчылып сорый иде егет.

  • Сезне атмаслар да, асмаслар да, — дип җавап бирде Муса ты­ныч кына. — «Без белмибез, катнашмадык, күрмәдек», — дип барыгыз. Шулай дисәгез, сорарлар-сорарлар да чыгарырлар. Аларның сезгә ка­рата бер фактлары да юк ич...

Шуннан соң байтак кына сүзсез утырдылар. Берәүнең дә артык җәелеп сөйләшәсе килми, урыны да андый түгел, һәркем үз уе, үз хәле белән мәшгуль иде...

Төрмә киче шулай бер килеш кенә дәвам иткәндә кинәт ниндидер хатын-кызның бик ачы итеп, каравыл салып кычкырганы ишетелде. Камерадагылар барысы да ишек күзенә ташландылар. Каршыда хатын- кызлар камерасы икән, анда бик нык шаулашалар, көлешәләр, сызгы­ралар, кайсыдыр ике кулы белән камера ишеген төя-төя: «Таладылар! Разбой!» — дип, «Кая монда власть кешеләре?» — дип, кызганыч һәм кө­ленеч тавыш белән кычкыра иде. Ул арада надзирательләр йөгерешеп килеп җиттеләр дә, тынычланырга кушып, янаулы тавыш белән сүгенә башладылар. Теге ачы тавыш туктамады, ярдәм сорады. Шуннан соң авыр йозакларны шалт-шолт китереп ачтылар да:

  • Кем монда хулиганлык итә? — дип кычкырдылар. Камера эчен­нән шәп-шәрә бер хатынны кемнәрдер ишеккә таба этәреп җибәрделәр. Ул һаман нәрсәдер таләп итә иде. Сакчылар исә аны тиз генә коридор­га суырып чыгардылар да шлангтан суык су белән коендыра башлады­лар. Ул үрле-кырлы сикерә иде.
  • Сез барыгыз да хөкүмәт дошманнары! — дип кычкырды ул ха­тын. — Мин фюрергә хезмәт иткән кеше! — диде. — Мин шикаять бирә­чәкмен! — диде.

Аны барыбер ай-ваена куймадылар, шлангтан көчле басым белән атылган суык су тәмам аягыннан екканчы коендырдылар да яңадан ка­мерага сөйрәп ташладылар. Бөтен коридор буйлап шау-шу, сызгыру, кө­лешүләр, бик үткен әйтелгән әшәке сүзләр гөрләп тора иде.

  • Нәрсә булды икән соң ул хатынга? — дип сорады Муса.
  • Тавышына караганда, безнең Шәмсел апа булырга тиеш, — диде Фәйзелхаков. — Безнең каршыда урам кызлары камерасы, ул шунда эләккән. Күрәсең тегеләр аны чишендереп алганнар — шәп-шәрә бит. Ә ул монда хаклык эзләп маташкан була, мескен...

Муса аптырабрак китте. Кара әле бичараны, Шәмсел апа икән. «Ирек»тә чакта Илдрисиләрдә булгалаганы бар иде аның. Якташ булып чыктылар. Илдриси, кайчандыр Льеж университетын бетергәч, Орен­бургта укыткан. Шәмселхәят апа да шуннан. Ул бик яхшы күңелле ха­тын: совет әсирләреннән берәр егет килеп керсә, чәй эчертергә тырыш­кан була, «И мескенкәйләрем, сез инде бәлшәвикләр кысканга гына камунис булып йөргәнсез, монда эләккәч иманга килегез инде», дип кызгана һәм үгетли иде. Ә хәзер әнә үзен ничек иманга китерәләр...

Бу подвал камераларындагы тормыш алда да шулай «күңелле» дә­вам иткәндерме, юкмы — Муса белә алмады. Иртәгесен аны өченче катка аерым камерага яптылар һәм шул көннән үк допрослар баш­ланды.

Варшава һәм Берлин төрмәләрендә узган өч-дүрт көн эчендә генә Муса әле үзен допросларда ничек тотарга, нинди тактика белән хәрәкәт итәргә кирәклеген уйлап бетерә алмады. Әгәр ул бер үзе генә алынган булса, тактика бик тиз ачыкланыр иде. Әмма хәл алай ансат түгелдер, күрәсең. Кичә Фәйзелхаков әйткән яңа хәбәр аны уйланырга мәҗбүр итте: Симайны алуларына карап, Алишны да, Фоатны да, Шабайны да алганнар дип белергә кирәкме? Легиондагы иптәшләр исәнме? Кире­сенчә булса, кемнәр алынган? Гестапочылар барысын да беләләрме, оешма бөтенләе белән провалга очраганмы, әллә Мусаның тараткан листовкалар хакында гына сүз йөртерләрме? Башкалар да алынган булса, алар допроста ничегрәк җавап биргәннәр? Менә шул хәлләрне әзме-күпме белмичә торып, бер фикергә килү бик кыен иде. Муса бу хакта озак кына баш ватты. Белмәгәнне ничек белергә? Ә тикшерүче һәрхәлдә башкалар язмышы турында да белә инде. Әгәр тикшерүченең үзенә тикшерүче булып карасаң?.. Әмма ничек эшләргә моны? Аңа со­раулар биреп булмый ич...

Шулай ачык бер фикергә килеп өлгерә алмаган Мусаны допроска алып киттеләр. Ул ишектән килеп керүгә, тикшерүче булган кеше, бик кадерле кунак көткән кебек, үзенең зифа буен, бәләкәй генә башлы нәзек озын муенын, бамбук таякларыннан ясалгандай нечкә генә бот­ларын сузып, озын шүре кунычлы күн итекләрен ялтыратып, аягүрә басып тора иде. Әмма бу сәер кеше үзе көткән «кунак»ны түргә кыстар­га бер дә ашыкмады әле, хәтта аны күрмәде дә шикелле. Нечкә бот­ларын бераз юанайтып торган галифееның ике кесәсенә ике юка кулын тыгып, бик арыган кеше кәяфәте белән стенадагы фюрер портретына карап каткан иде ул. Аның йөзендә бертөрле дә соклану билгесе күрен­ми. Гүяки бу кеше портретның үзенә карамый, ә аның бай инкрустация белән эшләнгән рамындагы алтын бизәкләрен өйрәнә иде. Ул эшен озак кына вакыттан соң тәмам иткәч, үз креслосына килеп утырды да зур кара өстәл астыннан сызыклы бланк чыгарды, өстенә зәңгәр йомшак кәгазь салды, аның өстен дүрт почмаклы постау кисәге белән капла­ды, аннары уң кулының аскы кырыен угалады да шул постау өстенә куйды. Кулының шул төше туңа яки сызлый, күрәсең, дип уйлады Муса. Күп допрослар яза торгач, зәңгелә зәхмәте төшкәндер, ахрысы.

Шуннан ары гына тикшерүче кеше бик йомшак кына, хәтта ягым­лыга якын тавыш белән Мусаның исем-фамилиясен, туган елын, мил­ләтен, кайдан булуын, хатын, бала-чагасын һ. б. ларны сорап алды. Аның һәр җавабын гаять бөтеркәле готик хәрефләр белән бер дә ашык­мый гына язып чыкты. Аннары тагын каядыр билгесез ноктага текәл­де. Тәрҗемәче кирәкме, дип сорады. Үзенең тәрҗемәче аркылы эш йөр­тергә яратмавын әйтте. Клиент биргән җавап тәрҗемәче авызы аркылы үткәч, машинкада борылган ит шикелле ләззәтсез була, имеш.

  • Ничек телисез бит... — дип кенә куйды Муса.

Болай дусларча сөйләшү нәтиҗәсендә тикшерүче әфәнде үзе белән гаепләнүче арасында кечкенә генә бер күпер салырга теләде. Аныңча, бу бик кирәкле нәрсә иде. Хәзер инде ул гаепләнүченең хокукын һәм бурычларын аңлатырга кереште. Моның белән ул әлеге күперне тагын да ныгыта төшәр, һәм эшне алып бару күп өлеш җиңеләер.

  • Сез минем каршымда тоткын булып кына утырмыйсыз, — дип башлады ул. — Сезнең хокукларыгыз да бар. Мәсәлән, сез үзегез күр­сәткәннәрнең һичбер бозусыз, арттырмый-киметми, төп-төгәл язылуын сорый аласыз. Кирәк урында үзегез теләгән кеше белән күзгә-күз куе­луны таләп итә аласыз һ. б. һ. б. лар. Сезнең хокук һич тә чикләнмәгән! Әмма шул ук вакытта сез фәкать туры җавап кына бирергә тиешсез. Без бары тик дөреслекне генә белергә телибез. Яшерергә һич тә яра­мый!

Муса көлемсерәп куйды: «чикләнмәгән хокук!» һәм «ярамый!»... Кызык булыр сыман күренә бу әфәнде.

Тикшерүче аның көлемсерәвең күрмәмешкә салынды.

—  Сез, нинди генә үтенечегез булса да, һәрвакыт миңа мөрәҗәгать

итә аласыз. Мин кулымнан килгәннең барын да эшләрмен. Минем фа­милиям фон Геденктафель. Бик сирәк очрый торган, бик борынгы фа­милия! Унтерзухунгерихтер  Геденктафель әфәндене сорасагыз, сезгә һәрвакыт юл ачык булыр...

Муса бу юлы да көлемсерәми түзә алмады. Хезмәт исеме дилбегә буе сүздән торган бу әфәнденең бик борынгы фамилиясе — «мемориаль такта» дигән мәгънәне бирә иде. Хәзергә бик йомшак сыман кыланган бу әфәнде үзе дә мемориаль такта гынамы соң? Исме җисменә муафикъ булса, әллә бик зыянлы да булмас әле. Әгәр гап-гади такта гына булса?. Ул чакта... маңгаеңа шап итеп сугылуын көт тә тор инде!..

Геденктафель әфәнде төп эшенә керешер алдыннан тагын стенада­гы карачкыгамы, әллә түшәм орнаментларынамы текәлде. Аның өстәл кырыена тезелгән маникюрлы бармаклары, рояль телләре өстендәге ши­келле тырпаеп, гүяки әкрен генә нидер уйныйлар, тик музыка тавышы гына чыкмый иде.

  • Сез, минем белүемчә, шагыйрь кеше, ахры?..—диде ул, бөтенләй сорамаган да тон белән.
  • Ә моның нинди әһәмияте бар сезнең өчен?—дип куйды Муса, аңа туры карап. — Әллә анысы да бу илдә жинаять саналамы?
  • Юк, әһәмияте бик бар, майн һерр, — диде немец, шул ук йомшак тавыш белән. — Сезнең шундый югары хисләр кешесе булып та, бу тик­ле түбән жинаять юлына 'басуыгыз мине бик борчый. Нәрсә мәжбүр итте сезне?.. Көчле шәхес булу өчен кызыктыгызмы? Әмма белегез, дөньяның көчле шәхесе бер генә хәзер!

 «Сез тудырган кыргый тоткынлык мәжбүр итте, азат кешенең азат­лык сөюе мәжбүр итте!» дип кычкырасы килде Мусаның. Ләкин ул алай дип әйтмәде. Ул бер ноктага караган килеш озак кына дәшми утырды. Тик шуннан соң гына, тикшерүченең йөзенә яңадан текәлеп:

  • Мин әле үземдә бер төрле дә җинаять күрмим, — диде.
  • Менә ничек? — дип көлде немец. Азау тешендәге алтын коронка әз генә уйнап китте. — Сез алайса, изге фәрештә шикелле, поэзия кү­гендә генә очып йөргәнсез? Хәер, сезнең җинаятегез безгә җитәрлек ка­дәр мәгълүм. Тик әле үз авызыгыздан раслату гына кирәк иде.
  • Мәгълүм булгач, аны раслатып тору нигә? Чыгарыгыз да аты­гыз. .
  • О, майн Либстер, сез ашыгасыз! Германия — законнар иле. Шул изге закон тәмамән җиренә җиткерелмичә торып, берни дә эшләнми. Законсызлыкка бездә юл куелмый!

Муса, авызын дөмберәйтеп, кыска гына көлеп җибәрде:

  • Ко-ко-ко! — дигән шикелле ишетелде ул. — Халыкара законнар да сакланамы?
  • Әлбәттә, әлбәттә! — диде немец, муен уртасындагы төерен сикер­теп. — Сез аны үзегез күрәсез. Мәсәлән, кайчандыр Германия сугышта газ кулланмау турындагы конвенциягә кул куйган, һәм фюрер аны боз­мый! Юкса, без әллә кайчан бөтен дөньяны аяк астыбызга салган булыр идек!
  • Газ! — диде Муса. — Ә бәлки ул газ баллоны икенче баштан да сиптерә ала торгандыр һәм бөтен Германия өстен каплавы да ихтимал­дыр?..
  • Сез онытыласыз, шагыйрь әфәнде!—диде немец, ни өчендер уң кашын сыпырып. — Сез әле Дойчландның чын бөек рухын белмисез!..

—  Нигә белмәскә? — дип җавап бирде Муса. — Ничәмә-ничә лагерь­ларда үз җилкәмдә татыдым. Искиткеч шәп һәм мәңге онытылмас көн­нәр иде. Бер селтәүдә җаныңны ала торган батыр вахтманнар дисенме, аларның арысландай овчаркалары кирәкме, ачтан шешенеп һәм тифтән үлүче мең-мең әсирләрне текә яр асларына үләксәдәй тутырулармы... Ә немец халкы — дөньяга Фихте, Фейербах, Һегель, Энгельс, Маркс, Шопенгауэр, Ницше кебек философларны, Лессинг, Шиллер, Һете Һумбольд, Бетховен, Вагнер, Лист, Эйнштейн һәм башка йөзләгән-меңләгән сәнгать ияләрен, галимнәрне биргән халык. Без яшь чагыбыздан ук ул халыкка ихтирам белән карап үскән кешеләр. Әмма хәзер ни кү­рәбез? Юк, таный алмыйм мин ул халыкны хәзер...

Тикшерүче башта, кызыксынып тыңлаган кешедән, сигарет кабызып җибәрде. Аның йотлыгып эчкә суырган һәм кире чыгарган төтеннәре пенсне пыялаларына сыланып, аларны тоныкландырган төсле булды. Аннары авызын киң ачып, ясалма тешләрен күрсәтеп, искәп куйды. Аннары башын кыңгыр салды, тагын бугаз төере сикереп куйды. Тик Мусаның соңгы җөмләсендә генә уянгандай булып, учы белән өстәлгә сукты.

  • Сабыр итегез, күгәрченкәем, — диде ул мыскыллы тавыш белән.— Бик тәэсирле сөйләдегез. Шагыйрь кеше шул, күренеп тора!.. Сезнең белән сөйләшүе дә күңелле. Дөресен әйткәндә, мин үзем дә сән­гать кешесе. Кайчандыр ач студент чакларымда мин дә бөтен дөньяга мәшһүр музыкант булу турында хыяллана идем. Алай гына да түгел,  Бетховен яки Штраус булу белән саташа идем. Шул ук вакытта, зәң­гәр томаннарга уралып, ефәк корты шикелле генә яши торган зәп-зәңгәр күзле, алтын чәчле, сусылудай зифа нәзек буйлы профессор кызы Лизеттага Ромеодан да кайнаррак гыйшык тота идем. «Яшь Вертерның газап чигүләре»н еламыйча укый алмый идем. Шулай булгач, мин сез­не аңламыйммы соң? Бик аңлыйм! Әмма шулай да без рольләрне ал­машмыйк. Сез миннән допрос ала башладыгыз, майн либстер. Ялгыша­сыз, мин алыйм әле сездән ул допросны...

Немец, өстәл артыннан кузгалып, Муса каршына килде. Ниндидер дусларча елмаю һәм йомшак тавыш белән генә:

  • Ауфштеһен зи! — диде.

Муса аягүрә басуга, немец тар учын җәеп, аның йөзенә сугып җи­бәрде. Муса стенага барып бәрелде. Аның күз алларында ут биеде. Шулай да Муса, башын калкытып, немецка карады: ул үзенең үтүк­ләнгән керфекләренә һәм нечкә кара кашларына ниндидер нур туты­рып, идән уртасына ботларын ерып баскан хәлдә, һаман шул ук дус­танә төс белән елмаеп тора иде. Әйтерсең, ул Мусаның бик күптәнге дусты, һәм ул аңа һич сукмады, ә бары тик дусларча шаярган булып, этәреп кенә җибәрде. Аннары, өстәленә борылып, кнопкага басты да бүлмәнең аргы почмагында торган сары кранлы ак юынгычка таба атлады. Кулына сабын тидереп, бик ныгытып уа-уа, тырнак асларында кер калмавын җентекли-җентекли, юа башлады. Ул арада ишектән ике кара күләгә керде дә Мусаның ике култыгын артка каерды.

  • Кляйн каммерконцерт,— диде Геденктафель, тавышын бер дә үзгәртмичә.

Мусаны кичәге подвалның бирге башына алып төштеләр. Тәрәзәсез- нисез бер таш бүлмәгә керттеләр дә, ут яндырып, шыр-ялангач чишен­дереп, төрмәче немецлар гына эшли ала торган рәхимсезлек белән аңын җуйганчы җәзаладылар. Аннары шлангтан боздай су сиптереп һушына китерделәр. Бу эш барганда, кайдагыдыр бушлыкта, чыннан да, ниндидер концерт бирелә, ниндидер пәри музыкасы уйнап тора ке­бек иде. Озын тимер чыбыкка чуен боҗра кидертеп бәйләгән усал эт ишек алды буйлап чапканда чыҗлап-чыҗлап чыккан тавыш та. ка­лай пычкыны әллә ниләр кыландырып бөгә-бөгә чыгарылган сыкраулы-чынгылдаулы авазлар да, челпәрәмә килеп коелып төшкән пыяла тавышлары да, ярык саксофон улаганы, төнге ябалак кычкырганы да — һәммәсе дә бар иде ул музыкада һәм, барысы да бергә буталган төсле, көйсез-моңсыз шыңгыравык булып яңгырый иде. Шул музыка астында аны тагын дөмбәсли-дөмбәсли киендереп, өскә алып менделәр. Мусаны  тик бер сорау газаплый иде: «Кем бу? Шул ук Хайсның икенче данәсеме?.. Юк, бу аннан йөз мәртәбә кабахәтрәк, куркынычрак икән. Кем соң бу? Достоевскийпың Свидригайловымы? Юк, ул да түгел, бу немец аннан әллә никадәр нечкәртелгән әшәкелекне эшли ала, бу синең җан җепләреңне көлә-көлә суырып, бармагына чорный торган тәмуг зөбаные, фәкать гестапода гына өйрәтелүе мөмкин булган суык канлы садист икән...»

Мусаның бит сөякләре, яңак һәм маңгайлары берничә төштән суелып канаган, ияк астына кан сауган һәм күз төпләре күгәреп чыккан иде. Тикшерүче аны ишектә күрүгә үк кычкырып куйды:

  • Ой, блут!Булдыралмыйм, күрсәтмәгез күземә, йөрәгемә яра­мый! — Һәм читкә борылды. «Алып китегез» дигән шикелле, кулын ки­регә селтәде. — Кая соң медик? — дип, тиз генә өстәленә килде дә кноп­кага басты. Хәрби форма өстеннән ак халат кигән медфельдшер килеп җитте һәм Мусаны күршедә генә булган икенче бүлмәгә җилтерәтеп кертте дә, күренеп торган канлы җирләренең барысын да юеш мамык белән юдырып, бит һәм маңгайларына ямау ябыштырды, күп төпләренә, муен асларына ниндидер ак кершән сибеп, марля белән ышкыды. Шу­лай ямаштыру һәм буяштырулардан соң ул аны яңадан тикшерүче ише­геннән кертеп җибәрде. Боларның һәммәсе вакытында да Муса һаман шул «мемориаль такта» белән мәшгуль иде: кан күрә алмый, ә? Йө­рәгенә ярамый. Адәм актыгы! Ак перчаткалы палач шушыдыр инде ул.

Немец аңа баягыча ук дус кыяфәт белән урын тәкъдим итте.

  • Бу юлы, шәт, пафоска бирелмәбездер инде,— диде ул кургаш тынычлык белән. — Максат һәм планнарыгызны сөйләгез. Бөтен Европа­ны арт тәпиенә бастырган. Өченче Рейхка каршы ниләр кырмакчы бул­ган идегез?..

Муса авыз ачарга ашыкмады. Аның күз алдына иптәшләре килде. Ул аларның күңелләренә беренче тапкыр очкын салучы булды, изге максатның бөеклеге белән мавыктырып, үз артыннан ияртте. Алар адым саен үлем куркынычы булган авыр бәйгегә чыктылар. Шулай булгач, аның һәр сүзе шул иптәшләренең язмышына бәйләнгән. Мусаның аларны корбан итәргә һич кенә дә хакы юк. Киресенчә, ул аларның гомерен үлем авызыннан тартып алырга тиеш. Яшь кенә көйләренә дөнья матурлыгыннан мәхрүм булмасыннар... Шул максаттан чыгып эш иткәндә. «Берни дә белмим» дип котылу мөмкин түгел. Дошман бит аның чемоданында нәрсә ятканын барыбер белде инде...

  • Яхшы, —диде Муса, шулай ук кургаш суыклыгы белән. — Па­фоссыз гына сөйләшербез.. Мин, үзегезгә мәгълүм булуынча, шагыйрь кеше. Гомер буе сугышка каршы шигырьләр яздым. Тынычлыкны яра­там. Монда да мин кешеләрне сугышмаска өндәдем. Үзебезнең әсир егетләрнең яңадан корал күтәреп, фронтка барып үлүләрен күрәсем килмәде... Минем гаебем шул. Әгәр сугышмаска өндәү — җинаять са­налса, мин дар агачына менәргә әзермен.
  • Ге-ге-ге-ге! — дип көлде Мемориаль такта, бәләкәй малайларны үчекләгән төсле. — Сез нинди олы рухлы тынычлык фәрештәсе! Искит­кеч! Ә легион зольдатларын, корал белән күтәрелеп, поляк партизан­нарына качарга чакырмыйсыз? Нинди ак күгәрчен! Ге-ге-ге-ге. Күңел­ле сезнең белән әңгәмәләшү... Ә иптәшләрегез кем? Большевистиш оешмагызда кемнәр иде? Бәлки аларны сез белмәгәнсездер, ге-ге-ге?

Вертерне елап укый торган немец инде, баягы ясалмалыгыннан чы­гып, үзенең табигый холкына кайткан, кәефе тәмам уйнаклаган һәм үз тырнагына эләккән корбанны көлә-көлә кытыклап үтерергә әзер бул­ган шүрәлене хәтерләтә иде. Аның бу мыскыллавына карап, Муса үз тигезлеген җуймады, ашыкмый гына әйтте:

  • Мин үзем.
  • Тагын сез мине көлдерәсез, шагыйрь әфәнде!—диде немец, неч­кә мыегының бер койрыгы белән генә көлеп. — Кызыксынсагыз, бездә кайбер документлар да бар... — Ул, өстәл астындагы кәгазьләрне акта­рып, берсен тартып чыгарды. — Рәхим итегез. Хәтта русча язылган. Сезнең юлдашларыгыз үз куллары белән язып бирделәр. — Муса допрос беркетмәсенең арт ягына язылган бер үтенечне укыды.

«Без, «Дүртенче комитет» дигән яшерен коммунистлар оешмасы тө­зеп, «Идел-Урал» легионын эчтән жимерергә теләдек. Татар солдатла­рын немецка каршы атарга өндәдек. Листовкалар чыгардык. Оешмада без белгәннәрдән Муса Җәлил (Гумеров), Гариф Шабаев, Абдулла Алишев, Фоат Булатов, Әхмәт Симаев, газета художнигы Хәбиров бар иде. Безнең һәммәбезне дә Муса Җәлил котыртты. Без бу жннаять эшебездән чын күңелдән тәүбә итеп, безне исән калдыруыгызны үтенә­без. Г. Шабаев, А. Алишев».

Бу кәгазь кисәген Муса ике рәт укып чыкты. Бөтенләй диярлек дө­рескә якын. Максатлар, эшләр һәм кешеләр туры килә яза. Текстны Шабай кулы язганга охшый. Муса аларның имзаларының да нинди мыеклар, нинди койрыклар белән куелганын белә иде: аларда да шик сизелми... Тик бу кәгазьнең фәкать Муса өчен генә мәгълүм булган бер кимчелеге ачык ярылып ята иде. Ул — Хәбиров фамилиясе. Әгәр моны, тикшерүче әйткәнчә, аның юлдашлары үзләре теләп язган булса, анда Хәбиров фамилиясе булмаска тиеш. Чөнки алар Хәбировның бу оешма­га катнашы юклыгын яхшы беләләр. Нигә гөнаһсыз кешене бутасын­нар икән?.. Димәкки, кәгазьне Алиш та, Шабай да язмаган, ә гестапо хөҗрәсендә әвәләп чыгарганнар. Ихтимал, имзалар да шунда ясалган­дыр...

Муса, ниндидер бик әшәке нәрсәдән җирәнгән шикелле, бу кәгазь кисәген ике бармагының очы белән генә тотып, тикшерүче алдына кире салды һәм тыныч кына әйтте:

  • Юкә. Ягъни мәсәлән, липа.
  • Вас ист дас, «липа»? — дип сорады тикшерүче, нәзек кашларын дугаландырып.
  • Юкәдән ясалган, дигән сүз. Руслар мондый фальшивканы шулай дип атыйлар.
  • Ничек ул фэльшунг? — дип кабынды немец. — Аны гаепләнүчеләр үзләре язды! Алай гына да түгел, әгәр бик теләсәгез, мин аларны сез­нең белән кара-каршы китерә алам! — Мемориаль такта өстәл сукты, урыныннан торып басты, ишекле-түрле йөреп китте.
  • Конфронтатион! — дип кабатлады ул, кинәт ярсып купкан ачуы белән.

Ярсымаслык та түгел иде шул Мусаның бик куркыныч һәм бик кире, үз сүзендә каткан коммунист икәнен әйттеләр аңа. Шуңа күрә аны телдән яздыру өчен бик аяктан еккыч фактлар кирәк булачак иде. Ул каллиграф һәм графологлар тапты. Шәфи комитетыннан Шабай белән Алишның язу үрнәкләрен китертте. Күпме көч һәм осталык, сә­ләт һәм нечкәлек белән үз консультациясендә шушы документны әзерләтте. Ә бу бәләкәй генә татар шуны «липа» дип мыскыл итә. Ярылып үләрсең!    , .

  • Бик телим күзгә-күз куюны, — диде Муса, аның чәпченүенә игъ­тибар да итмәгәндәй, салмак кына тавыш белән. — Сез нәкъ минем хокукларым турында әйткән идегез. Менә хәзер мин алардан файдалана­сым килә...

—  Ә-ә-ә, хокуклар! Яхшы, яхшы. — Геденктафель кинәт тынычла­нып киткән төсле булды. Нәрсәдер исенә төшкән кебек, атлаган җиреннән кире борылып, өстәл янына килде. — Хокук, әлбәттә, зур һәм бик кирәкле нәрсә.

— Шул сүзләрне борын эченнән кабатлап, кнопкага басты. Бер минут үтүгә баягы ике зөбани килеп керде, йомшак немец аларга карамыйча гына, гамьсез генә боерык бирде:

— Гроссконцерт

Мусаны шул ук баягы рәвештә алып чыгып киттеләр...

Бер сәгатьтән соң аны, ике култыгыннан сөйрәп, үзенең тар гына, бәләкәй генә камерасы идәненә кертеп ташладылар, йозаклар шалт итеп бикләнде. Ул, бөтен сөякләре таралган хәлдә, идәнгә йөзтүбән капланып калды. Озак, бик озак аңсыз, хәрәкәтсез ятты. Әмма тора- бара чуерташ катыш цемент белән катырган идәннең әкренләп үрмәли торган дымык салкынчасы аңа әз-әз тәэсир итте. Ул. ниндидер авыр саташулы, газаплы төштән уяна алмый җәфа чиккән кеше кебек, чак кына исенә килә башлады. Таш бастыргандай күз кабакларын көч-хәл белән ачуга дөм-караңгыдан башка һични күрмәде. «Әллә сукрайттылармы?» дип, тетрәнеп китте ул. Ләкин күзләре ияләшә төшкәч, түрдә­ге тәрәзә аша әз генә тыш яктысы саркылганын күрде, сөенеп куйды. Камерага ут бирмәгәннәр икән. Ә кайвакыт соң хәзер? Бөтен дөнья караңгы: кичме бу, төн уртасымы, әллә таң алдымы? Хәер, барыбер түгелмени... Озак йөзтүбән ятудан аның бөтен гәүдәсе укмашкан, сөм тоймый башлаган иде. Әйләнеп чалкан ятарга теләде. Әмма суелып беткән тире эчендә капчыкка тутырган шикелле тарау сөякләре, бөгел­мәс булып каткан буыннары, кинәт балта төйтәсе белән төйгәндәй, сын катырып, чатнап сызлый, итләре авырта, тире өсте әрнеп-әрнеп әчетә башлады. Ул, кузгалу фикереннән кайтып, әз генә калкыган башын тү­бән төшерде дә уң битен салкынча идәнгә куйды һәм тынсыз калды. Аның хәле шундый авыр, шулхәтле соңгы чигенә килгән иде, — ул инде шушы яткан җиреннән кабат кузгала алмас, алда туасы таң яктысын да, иртәнге кояш нурларын да күрмәс, шулай тын гына үләр кебек тоелды.

Мондый хәлгә төшкән кеше үзенә бөтен матурлыкларым бүләк иткән якты дөнья белән, рәхәт һәм михнәтләрен кызганмаган һәм бик кыска булып тоелган татлы яшәү белән, иң зур куаныч һәм ләззәт биргән ка­дерле яшьлек хисләре, сөйгән яры, бәгырь кисәге баласы белән, дөнья­ның һичкемендә дә булмаган йомшак кулларында сөеп үстергән газиз әнкәсе белән саубуллаша башлый. Әгәр ул аллага сыгынучы кеше бул­са, үзенең изге догаларын укый, тәүбә-истигъфарга килә. Әгәр ул ал­лалар белән чикләнүне вак нәрсә дип санаучы ирек сөяр лачын егет булса, кычкырып бер җырлап җибәрә. Шуның белән эчен бушата.

Шулкадәр ерткычларча изеп ташлаганнан соң таш идәндә кыймыл­дый алмый яткан Мусаның да хыял канатлары ерак омтылырлык түгел иде, юк, имгәтелгән, каерылган иде алар. Әмма шулай да аның күңеле, сүнмәс рухы, гүя авыру тәненнән өскә күтәрелеп, әнә шул лачын егет­неке шикелле җыр белән, шигырь белән тулды. Аның кәгазе дә,  каләме дә, хәтта карандаш очы гына да юк иде. Ул кан сауган авыр башын яңадан күтәрде, уң кулының имән бармак тырнагы белән, инә тыгылган шештән кан китү сәбәпле ансы авырта башлагач, бүтән бармак тырнак­лары белән цемент идәнне тырный-тырный шигырь язды. Тора-бара шул каты идәндә, якты сибә торган күкерт белән язган шикелле, юл- юл булып шигырь сүзләре уелып кала кебек тоелды. Ләкин бу — хәл­сез күзләрнең алдануы гына иде. Ул көчсез тырнаклар таш идәнгә эз төшерә алмадылар, шигырь анда язылмады, шигырь Мусаның күңел түренә генә язылды. Үлем чигендәге газап эчендә туган бу җырны таңга кадәр кабатлап ятты ул:

Җир йөзе шундый киң,

Күңелле һәм якты!

Тик төрмәм караңгы,

Ишеге йозаклы.

 

Күктә бер кош оча

Югары, югары!

Мин ауныйм идәндә,

Кулларым богаулы.

 

Тышта бер гөл үсә

Яңгырга коенып.

Мин кибәм, мин сулам

Төрмәдә боегып.

 

Мин беләм: бик татлы

Хөр яшәү тойгысы!

Тик инде мин үләм,

Бу жырым — соңгысы!..

Әмма үлмәде ул. Үлем әле алай ансат кына килергә теләмәде. Ул әле аңа тагын иксез-чиксез газап һәм җәберләр күрсәтә-күрсәтә, шыр- сөяк суык аякларының вак-вак адымнары белән генә үрмәләде.. Юга­рыдагы тәрәзәнең тимер челтәре аркылы таң яктысы камерага үзенең үтә күренмәле юка гына ак ефәген суза башлады. Очып китәргә тал­пынып та, урыныннан кыймылдый да алмыйча, атылган бөркет төсле яткан Муса таң яктысына яңадан башын калкытты, мөлдерәмә күзләре белән шактый озак карап торды.

— Болай булгач, кояш нурын да күрәм икән әле.. —дип пышыл­дады ул һәм нечкә җыерчыклар тезелгән күмгәк иреннәре белән ел­маерга теләде. Күзләрен тәрәзәдән алмаска тырышты. Әмма тубалдан авырайган башы тагын аска төште һәм ул таш мендәргә йөзен капла­ган килеш йоклап китте...

IV

Башка иптәшләре белән Абдулла Алишны да бу төрмәгә китереп, аерым камерага япканнар иде инде. Аның тикшерүче йөдәтүләренә, куркыту һәм кыйнауларына артык исе китмәде. Ул гел бер уй, бер үке­неч белән газап чикте. Аны үзен иптәшләре алдында гаепле санау изә иде. «Ни өчен мин сак булмадым? Ник шунда ук Мусага әйтмәдем, ник яшердем?..» дип, ул инде йөзенче тапкыр үз бәгырен үзе телгәли иде. Аңа, әгәр яшермичә шунда ук чарасын күрсәләр, менә бу хәлгә төш­мәсләр иде кебек тоелды. Ә хәзер аны һәм тагын күпме лачын егетләр­не фашист хөкем итәчәк! Аларның каны Алиш йөзенә төшәчәк!.. Ниш­ләде ул, нишләде?..

Ул шулай өзгәләнә дә, яшь тулган күзләрен гүя кешеләрдән яшерер өчен, бер почмакка сыена һәм, йөзен караңгы стенага төртеп, яшьләре беткәнче елый, үзен «йомшак син, ачык авыз син, шул матрицаны рәт­ләп күмә дә белмәдең!» дип әрли иде. Аеруча бәгыренә тигәне — иптәш­ләренең ышанычын аклый алмавы булды. Аңа ышаналар иде бит, би­леты булмаса да, коммунист саныйлар иде, ә ул аларны алдады...

Шул хакта уйлый башлагач, ул үзен иптәшләренең хөкеме каршын­да торган кебек хис итә, маңгаена салкын тир чыга, моның оятыннан шундук үләсе килә башлый иде.

Шулай үзен-үзе җәзалап арганнан соң күңеленең кайсыдыр почма­гыннан икенче бер тавыш та күтәрелә: туктале, Алиш, ди, син үзеңне артык бетереп ташламыйсыңмы?.. Син кече яшьтән үк йомшак күңелле, турылыклы булып, кешеләрнең яхшылыгына ышанып, аларны дус күреп үстең һәм гомер юлыңнан да шул якты тирәкләргә таянып атладың түгелме? Син алдау-йолдауны, бозыклык һәм азгынлык кылуны, дусларыңа хыянәт итүне, ялачы һәм ялагай булуларны нәфрәт белән чит­кә кага идең түгелме? Син кеше өендәге тар гына почмагыңда төннәр буе хикәяләр язганда, үз күгәрченнәреңне генә түгел, ә шуларга охша­ган тагын бик күп зәңгәр күзле, кара чәчле, сөт бөрчекләредәй ап-ак энҗе тешле, төймә борынлы, аю баласыдай камыт тәпиле, әмма шулай да синең каршыңда барысы да сөйкемле, барысы да сөекле нәниләрне күз алдыңда тотып иҗат иттең түгелме? Син, гади солдат буларак, сугышның бөтен авырлыкларын татып, камалышта ачлыктан үләр хәлгә җиткәч, актык патроныңны аткач кына, командирың белән бергә әсирлеккә төшәргә мәҗбүр булдың түгелме? Ә дусларыңның беренче ча­кыруы белән үк, син, үлем куркынычын белә торып, яңадан көрәшкә ташландың һәм сез күпме эшләр эшләдегез! Синең тирәдә койрык болгап йөргән Алабайның кем икәне бик билгеле! Шул матрица ертыклары белән генә сезнең эшегез фаш ителер идеме? Дошманның үзәк оясында, аның өзлексез күзәтүләре астында яшәгән бу оешманың кинәттән һәла­кәткә очравында башка төрле тирәнрәк сәбәпләр юк микән? Уйлап кара: сез бит анда, аквариумдагы балык төсле, кай почмакка гына сыенсагыз да йөзләрчә күзләргә күренеп тора идегез!..

Бу аклаучы тавыш тынычландыра башлауга, эченнән тагын әрнү күтәрелә: «Юк, юк! —дп ул. — Син үзеңне сөттән ак, судан пакь итмәкче буласың? Булмый, дөрес түгел! Дошман кулына жеп очы тоттыру — бөтен йомгакны сүтәргә мөмкинлек бирү дигән сүз!. »

Ннчәмә тәүлекләр буена сузылган бу вөждан газабы, акыл һәм хис­ләр тартышы Алишның чыраеннан каннарын суырып алды, каш ара­ларына тирән сызыклар уелып, ияк очындагы сөйкемле чокыры тирә­нәеп калды.   .

Тикшерүче биргән сораулардан үзенчә нәтиҗә ясап, оешма өстенә олы һәлакәт килгәнен, дусларының бары да төрмәләргә тутырылганын аңлагач, тагын ачы хәсрәткә батты, бик тиз арада Мусаны күрәсе һәм барын да сөйләп бирәсе килде, тик аның кайсы төрмәдә икәнен белү мөмкин түгел иде. Ә икенче бер уйлаганда бу нияте аңа ошамады. Хәзер инде моның мәгънәсе юк. Мусаның болай да яралы йөрәгенә та­гын бер яра салудан нинди файда?.. Алайса, әйтмичә үлсенме ул, авы­зына су кабыпмы? Монысы инде тагын да начаррак... Аһ, бәхетсезлек!

Тикшерүче кайвакытны өчәр көн чакыртмыйча тора. Мондый көн­нәрне Алиш ничек уздырырга, үзен кая куярга белми. Бер эш юк. Укыр идең—китап-фәлән бирелми, язар идең — кәгазь юк, йоклар идең — тимер койка стенага бикләнгән, йөрер идең — камера идәненең буе дүрт адым, тәрәзәдән карар идең — биек. Әле кергәннән бирле һавага чы­гарганнары да юк. Допроска алып барсалар, ичмаса, әз булса да һава сулыйсың, сөякләрең ватылганчы кыйнап кайтаралар, ботарлап ташла­гандай идәндә ятасың, каһәр төшкән газаплы уйлардан онытылып то­расың...

Мондый халәттә туктаусыз янулар, тимерне әле утка, әле суга тыгу шикелле өзлексез газаплар, кешенең бәгырен ташка әйләндереп, баш бирмәс дәрәҗәдә үзсүзләндереп җибәрәләр икән. Моны Алиш тикше­рүче яңадан чакырткач сизде. Ул аның мәкерле сорауларын, башын югары күтәреп, үзен горур тотып кире какты. Немец әлеге матрица кисәкләрен үзенең иң көчле козыре итеп, Алиш алдына тезеп салды.

  • Ә бу нәрсә?..
  • Мин каян белим — дип көлде Алиш. — Күргәнем дә юк!
  • Беләсең! Аны син күмгән җирдән тапканнар!
  • Ә мин күмгән чакта килеп тоткан гуаһларыгыз бармы? Кемнәр ул, китерегез!
  • Ах, сиңа гуаһ кирәкме?.. Коммунист этенә гуаһ?.. — Немец, бөтен гестапода кагыйдә буларак йөргән гадәт буенча, куллары белән «гуаһ» күрсәтергә тотынды.

— Рәхмәт сезгә, — диде Алиш, теш сыныгын кан белән төкереп ташлап. — Сез мине коммунист дип атадыгыз. Ә мин әле үземне ул әй­бәт исемгә лаек түгел дип йөри идем. Ленин булган дөньяда! Бөек акыл иясе, бөек революционер, бөек демократ. Димәк, мин аның сол­даты! Ә солдат буларак, кулымда нинди корал бар, шуның белән мин үз илемне сакларга тиешмен, һәм мин шулай эшләдем дә. Теләсәгез асыгыз, кисегез, әмма мин солдат булуымнан кайтмам!

Тикшерүченең «эше» кул белән дә, тел белән дә тагын барып чык­мады. Чөнки ул Алиштан бер генә кирәкле җавап та ала алмады. Ә аңардан гаепләнүченең тизрәк үз гөнаһсың тануын таләп итәләр. Ул Геденктафель кул астында эшли иде, аның алымын кулланып карады. Алиш алдына «Аһмет Зимаев күрсәтүләре»н чыгарып салды. Әхмәтнең имзасын күрсәтте һәм немецча язылган беркетмәдән бер өзек укып бир­де. «Листовканың текстын Абдулла Алишеф язды, матрицага мин сук­тым» диелгән иде анда. Алиш имзаны күргәч, бераз уйланып, аптыраб­рак калды. Аны шулхәтле нык охшатып ясаганнар, фәкать имза дөрес­легенә генә игътибар иткән кешегә бик тиз алдану мөмкин иде. Шуның өчен Алиш текстка ябышты. Андагы беренче җөмләнең дөреслектән ерак булуы елмаерга мәҗбүр итте аны. Чөнки текстны Муса язган иде, ә Симайның Алиш өстенә ялган сөйләве мөмкин түгел.

Алиш немецның күзләренә туп-туры карады да бармак очын үпкән­дәй итеп алды:

  • Вас ист дас? — диде тикшерүче аңламыйча.
  • Бармактан суырылган. Ягъни, сезнең бармактан!..

Бая гына допросны «сагынган» Алиш «теләгенә» иреште: аны аңсыз хәлдә камерасына кертеп ташладылар.

...Әхмәт Симаев исә беренче допроста ук үзенең һәм иптәшләренең бу кара чытык стеналарны үтеп, якты дөнья йөзен кабат күрә елмая­чакларын аңлап алды. Шуңа күрә ул, иптәшләрен саклап калу өчен үзе корбан булырга теләп, фәкать үз тактикасы буенча гына эш итте: әгәр үләр көнең җиткән икән инде, матур итеп үлә бел, үкенечкә калма­сын!..

Тикшерүче аның эшен тиз тотмакчы булды. Чөнки Карип Ишбулднн матрицаны урлап китергәч үк: «Моны ясаучы Әхмәт Симаев кына бу­лырга тиеш, «Винета» дагы тәрҗемәчеләр арасында иң оста куллысы, иң грамотные да шул... » дип күрсәткән иде. Ләкин Симай белән бергә алынган егетләр телләрен бик нык тешләгән булып чыктылар. Нинди генә экзекуциләр дә алар авызыннан сүз чыгара алмады. Хәзер эш Симайның үзенә терәлеп калган иде. Бусы да тел тешләп маташырмы, әллә берәр нәрсә әйтерме?.. Алиш эшен алып барган шул ук Гробер әфәнде, каршы якны куркыту өчен баштан ук үзенең козырь тузы белән йөргән уенчы шикелле, әлеге матрицаны Симай каршына да тезеп салды.

  • Я, нәрсә әйтерсез, танышмы бу сезгә?

Әхмәт, иронияле күз төшереп кенә, синтетик җәймә кисәген кулына тотып караган булды.

  • Ник таныш булмасын? — диде ул, бер дә исе китмәгәндәй итеп — Бик таныш. Мин суктым аны машинкада.

Тикшерүче, мыш-мыш килеп, тиз-тиз яза башлады.

—  Шуннан соң? Тагын, тагын?

— Шул! —диде Әхмәт, күкрәген киерә төшеп, — кирәк булса, эчтә­леген дә укып бирә алам: анда Совет информбюросының сводкасы сугылган.

— О, найн! — диде немец. Симайга каршы учын җәеп. — Кирәкми.

— Нигә? — дип гаҗәпләнде Әхмәт, җилкәләрен күпертә төшеп. — Анда бер төрле дә көфер сүз юк бит. Курск — Орел сугышлары ту­рында дөрес хәбәрләр генә. Аны бөтен дөнья матбугаты баса. Тик немес гәзитләре генә...

  • Туктагыз әле, тукта, өлгерә алмыйм, — диде немец, кирәкмәс сүзне туктатырга теләп. Аннары тел очы белән иренен ялады да, актык хәрефен куеп, башын күтәрде, сигарет кабызды.
  • Сез инде, немес гәзитләре андый ялганны басмагач, үзегез гәзит чыгарырга булдыгыз алайса?
  • Гәзит түгел, листовка гына. Ялганны түгел — чынны! — диде Әхмәт, һаман һөҗүм итә баргандай. — Сезнең эшләрнең Курск тирә­сендә ничек кәкәй барганын белсеннәр әле татар солдатлары, мин әйтәм!

Тикшерүче авторучкасын атып бәрде.

  • Кайда дип беләсең үзеңне!
  • Нигә? — дип тагын гаҗәпләнгән булды Әхмәт. — Моның нинди гаебе бар? Сез әле шул сводкадан да куркасызмы? Алайса, сер итепч кенә әйтим, фәкать үзегез генә белегез: мин сезнең Гитлерны үтерергә йөрдем!..
  • О, майн Готт! — дип ыңгырашты немец. Күзләре, куркып шаш­кан кешенеке төсле, акаеп чыкты, кеше ишетмәгәе дигәндәй, тиз генә ишеккә карап алды, өстәл артындагы олы итләч гәүдәсе кинәт коры­шып, бәләкәй генә булып калды. — Туктыйсызмы сез, юкмы?!
  • Әйе, әйе!—диде Әхмәт, берни дә булмагандай. — Шундый ния­тем бар иде. Рейхстагка кергән яки чыккан чагын саклап торып, лимон­ка тондырмакчы идем. Чөнки бөтен дөньяны канга батыручы — ул бит? Тик шунысы кызганыч, теләгемә ирешә алмадым: иптәш булмады.

Ә мондый эшне, үзегезгә мәгълүм, бер ялгызың гына башкару мөмкин түгел. Менә бу — эш булыр иде ичмаса! Бөтен дөнья тынып калыр иде!..

Гробер, урыныннан торып, Симаевны әйләнеп чыкты. «Акылдан язмаганмы бу? Әллә юри генә идиот булып кыланамы?» дип уйлады ул. Аннары, бар ачуы белән, нәкъ Геденктафельчә, Симайның йөзенә сугып җибәрде. Ләкин Әхмәт кинәт кенә ике беләген аркылы куеп өлгерде.

  • Эх, суга белмисез,— диде ул.— Менә мин суксам иде, тешләрегезне җыеп бетерә алмас идегез!

Немецның киемнәре тараеп, эссе булып китте, якасын чишеп җи­бәрде. Симай аның бармаклары калтыраганын күреп калды.

  • Курыкмагыз, — диде ул. — Әле бит сез миңа бер генә суктыгыз, ул да уңышсыз булып чыкты. Ә менә кабат суга калсагыз инде, би­гайбә!

Гробер әфәнде эндәшмәде. Аның кипкән иреннәреннән кан качкан иде Әлеге бизгәкле бармаклары белән, ашыга-ашыга, кнопкага бас­ты. Бусагада колга буе ике кара дәҗҗал күренде. Алар тиз генә тимер куллары белән Симаевны култыклап алдылар да ишеккә юнәлделәр.

  • Богауга! — дип кычкырды тикшерүче.

Әхмәткә берничә көн буена суд медицинасы экспертиза ясады. Аның нервлары бик какшаган булса да, психикасында зыян барлыгын тапма­дылар. Тумыштан яки контузия-фәләннән идиот булмавын да расла­дылар. Димәк, ул сәламәт акылдан фюрергә кул күтәрмәкче булган? Коточкыч! Иң куркыныч җинаятьче! Гробер әфәнденең тәне генә түгел, җаны да тетрәнде: тизрәк эшен бетерергә дә бу тартарның, балта ас­тына!..

V

Инде айдан артыкка сузылган төрмә тормышы, нинди генә кабахәт­леге һәм вәхшилекләре белән җәберләмәсен, барыбер Мусаны изеп таш­лый алмады. Хәтта мескенәйтмәде дә. Тора торгач ул үзенең очсыз- кырыйсыз авыр уйларыннан, үкенү һәм пошынуларыннан барыбер ай­нып китә, еш кына кайчангыдыр якты хатирәләре бөтенләй онытыла, хәтта берни дә булмаган шикелле елмаеп та куйгалый иде. Шундый чакларда ул, гүя һич кайгысыз һәм борчылусыз кеше шикелле, кулын артына куйган килеш ишекле-түрле йөренгәләп, үз камерасының әлмисактан бирле агартылмаган стеналарын «өйрәнә» иде. Алар бөтенләй чуарланып беткән. Монда утырган һәрбер кеше үз календарен ачкан да кыска гына итеп үзенең әрнүле фикерләрен, нәфрәтен яки йөрәк хисләрен язып калдырган. Ул юллардан көйдергеч каһәр белән тулы йөрәк ачысы бәрелеп тора, дөнья белән саубуллашу авазы яңгырый.

Нинди генә телләрдә язылмаган алар! Немецча, французча, гол­ландча, серб һәм хорватча, русча, полякча, украинча һ. б. һ. б. Бакчы, хәтта 1918 елгылар да бар: «Хуш, Шарлотта! Иртәгә мина капут. Әмма мин карак түгел, шуны исеңдә тот! Синең Гансың». Шуның янын­да ук: «Яшәсен Германия революциясе! Полиция палачлары мине асып кына җиңә алмас! Сәлам якты дөньяга! Курт Гауфер, ташчы». Муса, шуларны укый-укый, түшәмгә таба үрелде: «Һитлер — бандит. Безне алда­ды. Ф. Нейман. 1933», «Хай живе Украина! Тарас.1942. III», «Лучше умереть здесь, чем быть власовцем. Иван Власов. 1943».

Йөрәк каны белән язылган бу язулар бик күп иде, аларның һәрберсе уйландыра, билгесез бу көрәшчеләрнең йөрәк тавышын ишеттерә, өч авыз сүз белән олы бер тарихның фаҗигале сәхифәләрен ачып бирә ке­бек иде.

Шулай күңеле урыныннан кузгалып, алар язмышы өчен кайгырып, уйланып йөри торгач, бер көнне стенага яңа бер язу өстәлде. «Егылсам да җиңәм» дигән антым хәтеремдә минем һәркайчан. М. Җәлил. 1943. IX». Шуннан соң ул, туфли үкчәсеннән теше белән суырып алган нечкә кадакны, шушы хезмәте өчен кадерләп, пинжәк чабуының капшалмастай бер җөе эченә яшереп куйды.

Шул билгесез корбаннардан аның уйлары үз иптәшләренә күчте. Теге Мемориаль такта әвәләгән язуга караганда, Берлиндагы дуслары бар да төрмәдә булырга тиеш. Тик аларның берсен дә Мусаның очратканы юк. Ә менә легиондагы дусларының язмышы турында ул һаман әле һичнәр­сә ишетә алмый иде. Исәннәр микән алар?.. Әгәр алынмаган булсалар... Әгәр... һәм ул кинәт татлы бер хыялга чума. Мавыктыргыч кыю планнар күз алдына килә: үзенең монда утыруына да карамастан, ниндидер юл­лар белән багланыш тотып, эшне һаман дәвам иттерү мөмкин булмас идеме?.. Әгәр бөтенесе дә болан кинәт кенә өзелеп калса, күпме көч ку­елган эш сүнәчәк, күпме меңләгән солдат, көтелгән иреккә чыга алмый­ча, хәрап булуы мөмкин!..

Муса, бу хәвефле билгссезлекнең очына чыга алмыйча, әрле-бирле йөренә, ишек янына килеп туктый. Югарыдагы тәрәзәгә күзе төшә дә, андагы иптәшләре бәлки алынмагандыр, әле алай өметне өзәргә яра­мыйдыр кебек тоела башлый... Нишләргә? Җеп очын каян табып, каян ялгарга соң!..

Ул шулар белән баш вата да, уйлары таркала башлагач, тагын сте­на белән сөйләшергә тотына. Ишек янындагы почмакта моңарчы бөтен­ләй укылмаган яца бер язу бар икән: «Тоглер — провокатор. Сак булы­гыз! Вилли. 1933».

Муса, өстенә суык су койгандай, чирканып китте. Аның үзеннән-үзе йодрыклары йомарланып килде: «Кем сатты безне? Кем ул шакшы җан — провокатор?..»

«Идел—Урал» тирәсендәге күп кенә адәмнәр турында уйлап карады ул. Ишбулдин, Хәнәфи, Шиһап, Ннгьмәти, Солтан.

Болар ышанырга ярамастай шикле кешеләр иде. Ул аларны каршысына бастырып, мәрхәмәтсез кырыслык белән һәрберсен җентекләп күз­дән кичерде: туларның берсеме? Әллә Шәфи Алмаз үземе? Кем генә булыр соң? Ихтимал, бу хакта Алишмы, Булатмы, Шабаев яки Симаевмы бик яхшы белә торганнардыр? Эх, менә хәзер аларның язуын да шушы стенадан табу мөмкин булсын иде! Ул чакта Мусаның хәле нинди җиңеләер, һәм тикшерүченең этлекле сорауларына каршы ул үзе прово­каторны фаш итәр иде! Хәер... барыннан да элек үзе гаепле ул. Әйтте­ләр, күпме кисәттеләр! Ә ул, барыбер колагына элмичә, чемоданына листовка төяп чыкты. Шул җитмимени бөтен эшне җимерергә! Шул лис­товка булмаса, аны кем гаепли алыр иде? Һәм ул моннан тиз генә чы­гып, оешманы саклап калмас идемени?..

Шундый каршылыклы һәм чиядәй төендәй чишеп булмый торган уй­лар белән интеккәндә, тикшерүче тагын аны допроска чакыртты. Бу инде унынчы яки унбишенче тапкырдыр, Муса хәзер аларның бөтенләй исәбен җуйган иде. Кайчандыр үзенчә бик нечкәдән башлаган һәм бик нәзакәтле кыланган Геденктафель, һәр очрашкан саен һаман усаллана барып, Мусаны ничек тә куркытырга, тел яздырырга, аяктан егарга ты­рышты. Мусадан кем кушуы буенча эшләвен, «шпионлык үзәген», «Мәскәү кулын» таптырырга тели иде ул. Әмма нинди генә хәтәр кеше булып кыланмасын, сәбәбен үзе дә белмәстән, Муса аңардан курыкмады. Аның шул кәмит кыяфәтен күргәч, ниндидер эчке горурлык белән үзендә өс­тенлек тоя һәм җирәнеп көлемсери генә иде. Ихтимал, шушы санга сук­мавы Мусаның үз башына күп бәлаләр китергәндер дә. Чөнки үчлекле немец, үз корбаныннан әз генә булса да әдәп һәм буйсыну шикелле сый­фатлар күрмәгәч, отыры котыра барып, үзенең «клайн» һәм «гросс» концертлары белән күңел ачарга тотына иде. Бу чакыртуында да ул, Мусадан бернинди яңалык та ишетә алмагач, тагын шулар белән үк сыйлап кайтарды аны. Тоткындагы кеше түзә икән. Иректә чакта мон­дый ерткычлыкны күтәрә алуы мөмкин түгел кешенең, үзен-үзе һәлакәт чокырына ыргытыр иде ул.

Юеш тоз капчыгыдай сөйрәп кертелеп ташпанган Муса, камера суык булганлыктан, озакламый аңына килеп туңа башлады. Куллары белән бер кырыйга шуышып, параша яшигына үрелде һәм, көч-хәл белән гәү­дәсен калкытып, аның өстеиә утырды, стенага терәлде. Суелып беткән аркалары шундук ут янып әчетергә тотынды. Ләкин таш стенадан бәргән салкынлык, ниндидер йомшак компресс шикелле, ул әчетүләргә әз генә җиңеллек биргәндәй булды, һәр буыны аерым-аерым сулкылдап сызлый, күз алмалары кургаш баскайдай кызып авырта иде. Шулай аркасын һәм башын таш стенага терәгән, күзләрен йомган килеш озак, бик озак утырды ул. Аңын каплаган соры томан әкрен-әкрен таралып киттеме, әллә кан йөреше үз эзенә төштеме, аның зиһене әз-әз ачыклама барды! күзләре ачылып, каршы стенаның түшәм почмагына терәлде. Үзе абай­лаган беренче уе: «Бу соң нинди Германия?..» дигән газаплы һәм һаман акланмый торган ачы сорау иде. Чынлап та... Синме соң бу, Муса бел­гән ил . Ул әле яшь чагында ук, Европа әдәбияты белән таныша башла­гач та, Шиллерне, Һетене, Һейнене һәм немецның тагын бик күп шагыйрь вә әдипләрен укып, береннә-бере талантлы һәм киңрәк колачлы компо­зиторларына таң калып, яңа идея титаннарына табынып, үзе белгән шул Германиягә бөтенләй гашыйк булып йөргән егет иде бит. Кайда шул Германия?!.

Ул, сызлаган сөякләрен көчкә сөйрәп, тәрәзә каршына килде. Аңлау мөмкин булмаган шушы ачы сорауга, үзенең шушы карангы кичерешлә­ренә инә күзедәй генә бер якты нокта табарга теләгән кебек, тимер чел­тәр артындагы киң дөньяга йотылып карады. Ләкин ул тар дүрткелдэн бары тик кызыл кирпеч өемнәре, көл төсле соры суык стеналар гына кү­ренде. соклангыч кояш та, күңел җилкетерлек якты киңлекләр дә юк иде. Гүяки, моңарчы ул белгән тылсымлы йолдызлар бу караңгы илнең күгендә беркайчан да балкымаган, анда бөтенләй чын яшен утлары тик алдавыч аҗаган гына уйнаган! Гүяки бу ил, мәңге шулай вәхши караңгылыгында яшәп, фәкать әнә шул әшәке кара көчләрне, Гптлер, Геббельсләрне генә тудыра алган! Гүяки бу илнең күгенә ничәмә-ничә урыннардан бары тик биек кара морҗалар гына күтәрелә һәм алардан адәм баласын яндырган сасы кара төтен дөньяга тарала! Әллә сон бу зур халыкны шушы кыска гына вакыт эчендә фашизм дигән йогышлы чир шундый кабахәтлеккә китереп җиткергәнме? Әллә бу әшәке сый­фатлар тумыштан ук немецның канына салынганмы? Бу ил кешеләре шуңар күрә үзләреннән башка бер кешене дә яратмаулары, аларны тү­бән санау, җәберләүләре белән горурланамы? Шуңар күрә комсызлык­ны үзләренә алла итеп, бүтәннәрнең актык сыныгын, актык чүпрәген тартып аламы?..

Муса сәгатьләр буена шушы авыр уйлардан котыла алмады. «Синме соң бу — бөек Маркс иле һәм давыллы Шиллер ватаны?..» дип пышыл­дый иде ул. Үзенең яралы аркаларын да, сулкылдап сызлаган буынна­рын да оныткандай булды. Бу ил белән, бу халык белән сөйләшәсе, үзенең актык тавышын ишеттерәсе килә иде аның. Җанын газаплаган уйларны әйтеп бирсә, җиңелрәк булыр кебек тоелды. «...Тоткын итеп си­ңа китерде дә, «кол» дип мине немец атады...» Бу аның күп җәберләрдән соң туган һәм җаны-тәне белән әрнеп әйткән үпкә сүзе иде. Үзен шулай тетрәткән караңгы һәм әшәке Германия турында шундый тирән борчы­лып уйланулары, әмма шуның белән бергә, аның каядыр яшеренгән як­ты көчләреннән әле һаман өмет өзмәве, аларга хаклык сүзен ишеттерәсе һәм аларны көрәш мәйданында күрәсе килүе, ниһаять, каннар җырга әверелеп, күңел түреннән түгелә башлады:

Әйт син миңа: утлы, «Рот-фронт»лы

Кемнәреңне кая югалттың?

Нигә мине—Клара әбисенең

Сөйгән улын — кыйнап елаттың?

 

Шулай дипме сине белә идем,

Гете белән шашкан чагымда?

Бетховенның кыю симфониясе

Ник яңгырамый мәрмәр залында?

 

Хөр йөрәкле Гейне гашыйгына

 Хуҗаң тимер богау кигезде.

Карл белән Роза каны тамган

 Төрмәләрнең бозын имезде.

 

Мин күрмәдем синдә кояш нурын,

Баскан аны канлы тузаның.

Тик татыдым батыр Тельман яткан

 Подвалларның авыр йозагын...

 

Арагызда кем бар Цеткин улы,

Тельман егетләре кайсыгыз?

Ишетегез бөек хаклык сүзен,

Төрмәләрне безнең ачыгыз!..

Әмма Цеткин уллары да, Тельман егетләре дә килмәде, төрмәләр ачылмады. Чөнки алар үзләре дә Бухенвальд, Дахау, Маутхаузен ши­келле йөзләгән исемдәге үлем чокырларына тутырылган иде. Ихтимал, шуңа күрәдер, Муса иректә чакта да аларның берсен дә очрата алмады, ә бик тә эзләп йөргән иде, югыйсә. Булмады шул. Инде немец төрмәлә­рен ачарга Ленин егетләре килми булмастыр. Башка һичкем моны эшли алмаячак! Тик ул егетләр әле еракта, һай бик еракта. Өзелмәсме Муса­ның нечкә генә булып калган гомер җебе?.. Өзелмәсме алар килеп җит­кәнче?..  

Иртәгесен Мусаны икенче тапкыр прогулкага чыгардылар. Башка бөтен бәхетләре үтерелгән төрмә кешесе өчен моннан да зур бәхет юк. Беренче мәртәбә аны унсигез көннән соң чыгарып, унбиш минут йөрткәннәр иде. Үз этажларыннан чыккан утыз-кырык кеше арасыннан бер генә таныш-белешен дә, һич югында берәр русча сөйләшкән кешене дә очратмады ул. Тик бер озын гәүдәле кеше генә аңа: «Син хорват түгел­ме?» дип, немецча эндәште. Шул да, шушы чит кешенең кешечә эндәшүе дә, бәхет иде.

Менә бүген, унбиш көннән соң, тагын чыгардылар. Тар гына озынча ишек алды. Сентябрьнең шактый түбән иңгән кояшы, ишек алдына тө­шеп җитә алмыйча, төрмә корпусы башларына эленеп кала. Шул шык­сыз мәйданчык уртасына ярты метр биеклектә, бер генә кеше басарлык итеп, бетоннан озынча түгәрәк ясалган. Надзиратель үз карамагындагы тоткыннарны алып чыга да шул бетон «күпер» өстенә тезә. Үзе түгәрәк уртасындагы буш урынга кереп баса, һәм тоткыннар унбиш минут буена аның җитез күзәтүе астында әйләнеп йөриләр. Гүя алар кешеләр түгел, ә кыргый киекләр. Уртадагы надзиратель шул кыргый киекләрне цирк һөнәренә өйрәтүче маэстро. Аның күзгә күренмәс камчысы озын һәм зәһәр. Әз генә читкә тайпылдыңмы, камчының кылдан ишкән очы чаж­лап синең ботыңа яки билеңә килеп төшә...

Түгәрәкнең тар башыннан борылганда, үзеннән арттагырак бер кешенең аны тырышып күзәткәнлеге Мусаның күзләренә чалынып калды. Икенче башны әйләнгәндә, ул аның үзен күзәтә башлады: өстендә леги­он солдаты кителе, ялан баш, чем-кара кыл чәчле, төптәе гәүдәле, бүрәнкәрәк авызлы... Туктале, тукта... бу бит Кылычбай түгелме соң?.. Димәкки, алар да... Алар да!..

Муса, кинәт хәле киткән гәүдәсе белән артка борылып карый-карый атлый торгач, хәтта панель өстеннән егылып төшә язды. Надзиратель аңа кычкырып җибәрде:

  • Алдыңа бак, швайн!

Алар никадәр карашсалар да, бер-беренә якын килү мөмкин түгел иде. Тик унбиш минут узып, баскычтан менгәндә генә, гомуми буталчык арасында. Кылычбай Мусаны куып җитте, биленнән кочаклады, алай уңайсыз булгач, култыгыннан кысты. Алар икесе дә бер-берен сагыныш­каннар иде. Башкорт егете. Мусаның сорауларына тиз-тиз җавап бирер­гә тырышып, өлгерә алган хәтле барын да сөйләп алды.

  • Унынчы август. Кырыклап кеше. Кайберләрең легионда ук кире

чыгардылар. Кайберләре Аршау төрмәһеннән кайтарылды. Рушатов, Кормаш, Фәритев, Сәйфелмөлекев, Батталов, Хәсәнев Зиннәт, Шәрипов, Фәхри Димски һәм мин — Берлинга китерелдек. Мин монда Зиннәт бе­лән генә бугай. Аның хәле бик авыр. Башкаларны Тегельгә озаттылар шикелле. Монауда урын юк, имеш... 

Бу фаҗигале хәбәр Мусаны артык таушалтып җибәрде, бишенче катка көч-хәл белән генә менеп җитте ул. «Бөтен тармаклар буенча һә­лакәт... Нишләдек соң без?..» дип кабатлый иде ул. Актык баскычларны менгәндә:      

  • Допроста ничек соң үзең?.. — дип сорады.
  • Без нык торабыз, беребез дә бирешмәй, Муса абый, — диде егет

«Белмәем!» — жавап шул...

Егет үзенең 95 нче камерасына җитте дә ишеккә карап басты

  • Шулай дәвам итегез! —дип пышылдады Муса һәм үз камерасы­на узып китте. Кылычбай аның кайда туктаганын күз кырые белән генә карап торды: бер, ике... биш... җиде, сигез... Әһә, сигезенче булып тукта­ды: 103 нче камерада икән...

Камерасына кайтып кергәч, Мусага тагын да авыррак, моңсу һәм күңелсезрәк булып китте. Бөтен дөнья караңгы болытлар астында, таш төрмәләр куенында калган кебек тоелды. Инде ничә мәртәбәләр кабат­ланган үкенү сүзләре тагын кабатланды. «Кемдер сатты безне... Юк немецлар үзләре генә берни дә белә алмаслар иде... Кем? Кем булыр ул мөртәт?..»    

Шул каһәрле сорауга җавап табудан гаҗиз булып, ишекле-түрле йөренә торгач, тәмам алҗып, талчыгып идәнгә ятты. Аны шундук канда­ла сарып алды. «Цивилизацияле немецларның Берлин уртасындагы зиндан камераларында бу комсыз хәшәрәтләр мыжылдап тора һәм, тот­кыннарның актык каннарын суырып, симереп беткәннәр иде. Монда кер­гәннән бирле Муса алар белән байтак кына сугыш алып барды, хәтта үткен кинаяле бер шигырь дә язарга мәҗбүр булды. Әмма бүген ул аларга игътибар итәрлек хәлдә түгел иде, үзен бөтенләй таркатып таш­лаган яңа кайгыдан әз генә онытылмакчы булып, күзләрен йомды, йок­ларга теләде. Ләкин алай җиңел генә онытылып китәргә язмаган икән әле, уйлар газабы тагын ялганып китте: «Каберебез шушы төрмә бу­лыр микәнни?.. Кабер... Кайда ул кабер?.. Бәхетлеләрнең кабере билгеле бер зиратта, тимер чардуган эчендә, гөлләр арасында, якыннары янын­да була. Ә безнең кабер?.. Ул инде адәм аяк басмый торган нәмәгълүм бер урман эчендә, ач бүре өере генә улый торган текә ярлы ташландык бер чокырда булыр. Анда безнең шикелле йөзләгән-меңләгән гаепсез кешеләр аударылыр. Җир белән тигезләп күмәрләр... Кая сиңа киртә, кая сиңа, ичмаса, сыңар гына гөл сабагы? Хәтта исемең язылган такта башы да булмаячак. Илеңнән балаң килеп, дустың килеп эзләсә дә, тик бер генә эзеңне табудан да гаҗиз калачак...»

Камерага кичке эңгер керде. Мусаның күзләрен сөртелмәгән яшь ярысы каплаган иде. Ихтимал, шуңадыр, ишек катындагы почмакларны күк томан саргай шикелле күренде. Хәрәкәтсез күзләр шунда төбәлгән килеш уйлар газабы һаман дәвам итә иде әле... Менә кинәт уң почмакта­гы юка гына томан эчендә үлем шәүләсе пәйда булды. Ул үз төсендә иде: шыр-сөяк гәүдә, шүрәленекеннән дә озын һәм шылтырап торган бармак­лар, упкындай караңгы күз чокырлары, ыржаеп торган тешләр тезмәсе, чиртсәң — шыңлап көй чыгарыр сыман юка кабыргалар арфасы. Болар һәммәсе беравык эчендә Мусаның күзенә чалындылар да, ул сискәнеп китте. Хәтта курыкты да шикелле. Урыныннан сикереп торып, каядыр качарга теләде, ләкин кузгала алмады, әйтерсең, кадаклап кунганнар иде аны. Бәләкәй чактагы шикелле, «тфү-тфү» дип, як-ягына төкермәкче булды, тик иреннәре ачылмады, әллә нинди сагыз сыман нәрсә белән ябыштырып куйганнар икән. Төрлечә борылырга маташса да, барып чыкмады — ниндидер таш астында калган кебек иде. Шуннан соң үлем аңа көлемсерәп бераз якын килгәндәй булды да, «Курыкма!» дип, бармак янады. Мусага бик кызык тоелды бу: үзе үлем, үзе курыкмаска куша! Һәм ул кычкырып көлеп җибәрде. Бу юлы аңа иреннәрен ябыш­тырган сагыз да комачау итмәде. Ул әле хәтта: «Ник килдең монда?» дип, сорый да алды. Әмма монысы инде бөтенләй әрсезлек иде, үлемгә ошамады, ахрысы, ул шундук көлүен сүндерде дә, шыр-сөяк чыраен ачу . белән ыржайтып, Мусаның тезенә китереп типте.

  • Аллай!—дип кычкырып җибәрде Муса һәм үз тавышына уянып китте. Ул, чыннан да, йокыда булган икән. Камера эче дөм-караңгы иде.
  • Фу, шайтан алгыры, — диде ул һәм кузгалмакчы булды. Баягы -тезе тагын авыртып китте. Җентекләбрәк караса, аның нәкъ өстенә ди­ярлек, автоматик ачыла торган койка аягы төшеп баскан иде. Муса кө­леп җибәрде: менә ничек икән ул әҗәл типкән тез!

Хәзер инде ул койкасына менеп ятты да үлемне хәтерләде. Каян ки­леп керде әле ул аның төшенә? Ә-ә, каберләр турында уйлаган иде бит... Гаҗәп, «Курыкма!» дип көлемсерәве нәрсә икән? «Яшәрсең, үл­мәссең, үтерә алмаслар!» дигән сүзме?.. Муса эчке өмет яктылыгы тул­ган күзләрен югарыга, караңгы түшәмгә текәде. Тик анда бәхет йолдыз­лары күренми иде.

  • Эх, бер әйбәт кенә төш юраучы, фал ачучы әби булса икән мон­да! — дип куйды ул, үз-үзеннән көлеп. — Һәммәсен әйтеп бирер иде...

Шундый җан һәм тән газаплары белән, төрмәнең бөтен әшәкелеклә­ре, бөтен катылыклары һәм бөтен шакшылыклары белән, тагын унбиш көн узып китте. Яңадан прогулкага чыгу сәгате якынлашты. Дөньяның искә дә алынмый торган иң гади генә ирекләреннән дә мәхрүм булган кешеләр өчен тышта үткәрелә торган бу унбиш минут, ачы көленеч булса да, үзенчә бер бәйрәм сыман тоела иде. Шул шырпы тартмасыдай тар һәм сасы ишек алдында булса да саф һава аласың, бәхетле була­сың— танышларыңны күрәсең, хәтта бер-ике сүз алмашу хәйләсен дә табасың. Муса да бу минутларны зарыгып көтеп алды. Допроста умы­рылган сәдәпләрен, балагының эчке чабуыннан җеп суырып, әлеге ка­дак ярдәме белән урыннарына такты. Чалбарын астына салып «үтүклә­де», шул ук допроста өч-дүрт кенә теше калган тарагы белән чәчләре» тарады. Таушалып беткән күк күлмәге белән костюмын да рәткә ките­реп киде, соры туфлиен до чистартты. Ул бүген Кылычбайны яңадан күрү өметендә иде. Башка иптәшләре очраса да, өс-башының ыктымат күренүе яхшы, алар борчылмасын...

Әйе, әгәр дә унбиш көн эчендә андый-мондый хәл булмаган булса, Кылычбайны, әлбәттә, күрер ул. Ә күрсә, легион хәлләрен, андагы дус­ларын яңадан сорашыр. Кемнән шикләнүен, кемнең хыянәтче булу ихтималын белергә тырышыр. Аннары егеткә үз адресын бирергә уйлады ул. Чөнки Кылычбайның болар тырнагыннан котылу ихтималы шактый зур: аның күренеп торган гаебе юк, аңардан листовка чыкмаган, оешма­да торганы немецлар өчен ачык мәгълүм түгел. Шулай булгач, бәлки ул якты дөнья йөзеп күрә алыр. Ә шуның беләи бергә Мусаның да соңгы эзләре кайда югалганын якыннарына хәбәр итәр. Бер утырып искә алырлар...

Муса әйләнә-тирәсен күзәтелде. Нәрсәгә язарга соң? Бармак бите­дәй кәгазь кисәге дә, тырнак очыдай карандаш сыныгы да юк. Ул кесә­ләрен актарынды, әйләндереп селкесә дә, әлеге тарактан башка һичнәр­сә чыкмады. Кара пластмасса таракның актык тешләренә карап торды, һәм аларны тиз генә кырып ташлады да әлеге бәләкәй кадак белән та­рак сыртының бер ягына Казан адресын, икенче ягына Мәскәү адресын тырнады. Әйбәт чыкты, җуелмаслык булды.

Һавага чыгару башлангач, Кылычбай белән күрешүне көткән Муса­га, баскычтан төшкәндә үк, бөтенләй икенче кеше очрады. Кайчандыр һәрвакыт көләч йөз белән йөрүче, йомшак баритон тавыш белән җыр­лаучы, ә хәзер бик боек чырайлы күренгән Фәхри Димски иде бу. Кинәт кенә болай бер-бере белән очрашуларыннан икесе дә бик куаныштылар һәм шунда ук сөйләшә-сөйләшә түбән төшә башладылар. Муса сорау­лар яудырырга тотынды. Аңа һәр очраган кешедән ичмаса бер генә, бәләкәй генә яңалык ишетсә дә, ниндидер бер тотка, ниндидер бер тая­ныч булыр, хәтта котылу юлы ачылыр кебек иде. Фәхри үзе белгәннәр­нең барын да сөйләп бирде, теге көнне Кылычбай әйткәннәр дә кабат­ланды аның сүзләрендә. Әмма Муса барыбер бүлдермичә тыңлады. Аннары Днмски тагын нәрсәдер әйтергә теләп тә, тыелып калган кыяфәт белән башын кашып куйды.

  • Сөйлә, сөйлә,— дип кызулатты аны Муса, —Тагын ниләр бар

ниләр беләсең?   

  • Ниләр, дип... Әллә ни юк та кебек инде дә... Әйтүе дә кыен шунда...
  • Сузма, сузма, — дип түземсезләнде Муса. — Сузмый гына сук!
  • Сук, дип, ни бит... Әйтмичә дә булмый шул... Әшәке нәрсә инде ул... — дип уңайсызланды егет, сүзләрен өзгәләп. — Безне сатучы Мәмүт Ямалтаев булган...

Муса алдан төшә иде, кинәт борылып, күзләре тулы аптырау белән Фәхригә карады

  • Ямалтаев, дисеңме? Кайсы ул?
  • Ник, теге, күзлекле тыңкыш бар иде бит. Яна пропагандист. Бө­тен кыланышларын ук яратмый идем шуның, сагыз шикелле сылана иде, җырла да җырла, имеш...
  • Ничек, ничек соң ул? — дип ашыктырды Муса.

Озын буйлы Фәхри, Мусага иеләрәк төшеп, үзенең Варшава төрмә­сендә прогулкада йөргәндә Рушатов белән очрашуын һәм аңа Габдулла Батталов ниләр әйткәнен сөйләп бирде. Алар баскычтан төшеп җиттеләр дә әлеге бетон панель өстенә менеп тезелделәр. Кинәт тетрәнеп киткән Муса, башын түбән иеп, байтак кына сүзсез атлады. Аның артыннан ат­лаган озын муенлы Фәхри сузылып-сузылып аңа караштыргаласа да, ул тиз генә эндәшмәде, үз уйларына күмелде. Менә ничек икән ул... Әйе, хәтерли: тәбәнәгрәк буйлы, яньчек борынлы, тыңкыш тавышлы... Песи­дәй юаш кына кылана... Кормаш ашыгып ышанды микәнни соң? Якташ ди иде, бугай. Баттал да ашыгып эш иткән икән шул... Ә хәзер үзенә хөкем чыгарган. Хөкем... Кяшки ул хөкем белән генә хәлен төзәтеп бул­са иде! Муса хәтта үзенә дә андый хөкемне кабул итәр иде. Төп җитәкче буларак, тимер дисциплина урнаштырмавы өчен...

  • Муса абый, — диде Фәхри. — Сез ул хәтле кайгырмагыз. Әгәр ба­шым исән кала икән, мин ул бәндәне дөнья йөзендә йөртмәячәкмен. Җиде кат жир астына качса да табып алырмын. Менә синең алда ант итеп әйтәм, минем хөкем аңа шул. — Фәхри ике кулының озын бармак­ларын боҗраландырып күрсәтте: — Барыбыз өчен дә! — дип өстәде ул.
  • Рәхмәт, мин әйтәсе сүзне син әйттең.— диде Муса, кәефсез генә тавыш белән. — Әмма аның илгә кайтмавы бик мөмкин бит. Көнбатыш­ка качар ул.
  • Аңарчы!—дип кайнар пышылдады Фәхри. — Тик моннан гына ычкыныйм... Һәм ычкынырмын да! Мин җырчы гына бит. Артист. Гел йөреп тордым. Берни белмәдем — шулай сукалыйм мин.
  • Шулай сукала, — дип раслады Муса. — Дөрес булыр. Сине ничек кенә булса да котылдыру өчен тырышырбыз...
  • Әмма минем өчен бер корбан да кирәкми, Муса абый, — диде Фәхри, калтыранганрак тавыш белән. Аның күңеле нечкәреп, өмет, яхшылык һәм нәфрәт белән дулкынланганы сизелеп тора иде. — Сез болай да минем өчен мәңге онытылмаслык изгелек эшләгән кеше. Сез миңа хаклык юлын күрсәттегез, дөньяның яңа матурлыкларын ач­тыгыз!..

Муса эндәшмәде. Аның уйлары, яхшылык-явызлык, җннаять-хөкем шикелле мәңгедән килә торган кыен төеннәр эчендә чуалган иде. Кеше­гә кул күтәрү — нинди авыр эш! Әмма берәү, үзенең кешелек сыйфатын югалтып, башкаларга зыян сала башласа, бик күпләр аның аркасында бәхетсезлеккә дучар булса, ул чагында нишләргә?.. Бөтен кешелек җәм­гыяте өчен уртак яхшылык — гуманизм дип атала. Ләкин гуманизмның да җәмгыять иминлеген саклау өчен каты хөкемнәре бар. Ә Ямалтаев иң әшәке хаинлек эшләгән. Димәкки, Фәхри чыгарган хөкем дөрес!..

  • Корбан турында баш ватмыйк, — диде Муса, ниһаять, сүзгә килеп. — Барыбыз да гаделсезлек корбаны... Ә хөкемгә мин дә кушылам. Ләкин без әле оешманың бары ике генә әгъзасы. Әгәр син башка ип­тәшләрне күрсәң, безнең карарны аладга әйт. Мин күрсәм дә әйтермен. Алар да шуңа кушылсалар, бу хөкем, иртәме-соңмы, җиренә җиткере­лергә тиеш!
  • Антым шушы! —диде Фәхри, гәүдәсен турайта төшеп. — Үтәлер!..

Кыен сүз иде бу. Озакка сузылды. Башка нәрсәләр хакында сөйлә­шергә дә өлгермәделәр, керергә команда булды. Муса Кылычбайны да күзәтә алмыйча калды. Чыккан идеме ул, юкмы — күзенә чалынмады, һәм алда тиз генә күрә алырмы ул аны?.. Баскычтан менгәндә, Муса Фәхринең артына туры килде. Шунда аның адрес мәсьәләсе исенә төш­те. Нишләргә соң? Әгәр Фәхригә генә тапшырса? Нигә, икесе дә якын дуслар ич. Һәр икесе дә кыенсынмый үтәр аның соңгы теләген... Һәм ул әлеге тарак сыртын чыгарды да Фәхринең китель кесәсенә төшереп җи­бәрде. Баскычтагы ыгы-зыгы белән егет аны үзе сизмәде дә.

  • Беләсеңме, Фәхри. — диде Муса, өченче катка менеп җиткәндә.— Дөньяның хәлен белеп булмый... Кайсыбыз исән калсак та, гаиләләре­безгә хәбәр итешик... Мин синең кесәңә адрес салдым. Сакларга тырыш, әйбере сакланмаса, күңелеңә сеңдереп куй. Шул адреслар белән барып табып, минем кызыма, әгәр көткән булса, Әминәмә, безнең бергә тартышканнарны, бергә газап чиккәннәрне сөйләрсең... Икенче прогулкага син дә адресыңны язып алып чык. Мин дә Зәй буйларындагы Акбаш авылына, әниең янына барырмын... Һәм белмәссең, бәлки без шунда, кочаклашып тагын күрешербез!..
  • Мин дә шуны бик телим, Муса абый, — диде Фәхри. — Шундый куанычта исән-сау күрешсәк иде!
  • Шуңа күрә допросларда нык тор. «Белмим»нән башканы белмә!— дип. тагын бер кисәтте, Муса. — Чыгармый хәлләре юк, чөнки синнән һичнәрсә табылмаган бит. Ә инде моннан котылгач, Франкфурт­ка бар. Одердагысына. II вокзал, пивзавод. Шилов. Кайсы баракка ке­реп сорасаң да аны белерләр. Ул сезгә ярдәм итәр һәм нишләргә ки­рәклеген дә әйтер. Безнең хәлләрне дә сөйләп бир. Ул хикмәтле кеше. Элемтәсе зур... Тиешле чараны күрми калмаслар...
  • Ярый, Муса абый. Әгәр тиз генә легионга озатмасалар, обяза- тельно барам.
  • Берлинда калырга тырыш. Радиога сора. Җырларга.

Димски үз ишеге төбендә тукталып калды, сүзләре дә кинәттән генә өзелде. Тагын әллә ниләр сөйләшәселәре бар иде әле, ләкин булмады... Аның янында бер генә авыкка тоткарланган Мусаны надзиратель төрт­кәләп ары таба алып китте...

Икенче тапкыр күрешү насыйп булмады аларга. Фәхри Димскине тагын ундүрт көн буена җәфалап та, гаебен исбат итә алмагач унби­шенче көнне икенче каттагы махсус бер кабинетка чакырдылар. Әйбер­ләрен ишеп төшәргә куштылар. Күчерәләрме, әллә расходкамы?» дип уйлады егет. Надзиратель аны ашыктырды һәм, йөзе белән төрле ямьсез кыяфәтләр ясап, ярусь капут», диде. Фәхри аның мыскыллавына кара­мады, монда андый гына хәлләр игътибарга гомумән алынмый иде. Икенче кат коридорыннан барганда, бер ишекнен ике ягында ике кеше стенага каратып бастырылган, куллары артка куелган иде. Димски аларны баштан-аяк карап узды һәм берсе Алиш, берсе Шабаев икәнен таный алды. Күрәсең, аларны да берәр башка урынга озаталардыр. Бергә туры килсәләр, нинди шәп булыр иде. Эндәшү, әлбәттә мөмкин түгел шулай да тамак кырып узды егет. Бу аның сәламе иде. Һәм егет­ләр, башларын бора төшеп, карап калдылар. Таныдылар микән?

Надзиратель, өченче ишекне кагып, Фәхрине китереп кертте. Ул зур кабинетта өч хәрби немец угыра, дүртенчесе гади киемле тәрҗемәче  һәм тагын өч татар егете бар иде. Аларның барысына да сәясәт белән шөгыльләнмәскә бик каты кисәтү ясадылар һәм шул хакта  русча кәгазьгә кул куйдырдылар. Аннары капитан дәрәҗәсендәге берсе рус телен  вата-җимерә һәм имән бармагын яный-яный әйтте:

— Ми вась осьвожжаем пот надзор! Помнить? Пафторяеть— вешайть!

          Егетләр куанычларыннан нишләргә белми чыгып киттеләр. Баскычта ук танышып өлгерделәр: Симаев дигән кеше белән бергә эшләгән Фәйзелхаков,  Зиннуров, Хәтфуллин икән алар...

... Кулга алынуларына ике ай тулганда, Муса һәм аның иптәшләре­нең эшен тикшерү, нигездә, тәмамланды. Гаепләрен исбат итү мөмкин­леге табылмагач, кайберләрен чыгарырга мәҗбүр булдылар. Әлеге егет­ләрдән тыш, Мичурин, Омаров, Сафиннарны, икенче батальоннан Уразаев белән Бикмулла «хәзрәт» һәм башкаларны кайтардылар. Берлин төркеменә кергән Мусаны, Алишны, Фоатны, Гарифны һәм Әхмәтне Лертер урамындагы төрмәгә күчерделәр. Алар хәзер суд булуын көтәр­гә тиешләр иде. Едлино төркеменнән Гайнан Кормашны, Габдулла Батталны, Фоат Сәйфелмөлекевне, Зиннәт Хәсәневне, Рушатовны, Фәритевне, Габбас Шәриповны, Варшавадан китереп, Тегель төрмәсенә биклә­деләр. Алты кешелек Познань төркемен озак вакытлар Александерплац төрмәсендә тоттылар. Аларга куелган төп гаеп: совет радиосын тыңлау һәм совет пропагандасы тарату иде. Намуслы татар егетләрен шул гаеп­не танытыр өчен сигез ай җәзалап та, барыбер һичнәрсә икърар иттерә алмагач, һәммәсен дә Бухенвальд концлагерена, мәңгелек каторгага җибәрделәр.

Муса, шул ук төрмәдә ике ай ятса да, Фәхри Димски белән Кылыч­байдан башка үз дусларының берсен дә күрә алмады.

VI

Легиондагы оешма кешеләрен гестапо алып киткәч, Зикендорф әфән­де җиң сызганып эшкә кереште.

Батальоннардагы бөтен солдатны, төн уртасында хәрби тревога ясап, тентетеп чыкты. Бөтен баракларны, солдатның шәхси әйберләрен актарып, таң атканда салам матрацларны тышка кактырды. Билгеле инде, берәүдән дә инә очы кадәр шикле нәрсә табылмады. Шул табыл­маган өчен булса кирәк, ахры, бөтен солдатка резин таяклар белән «маленьки экзекуци» ясадылар. Бөтен шомлы эшләрнең башы шуннан гына чыккан кебек, музыкаль капелланы туздырып ташладылар. Анда калган артистлар взводларга таратылды, элекке пропагандистларны да шунда сөрделәр, курслардан кайткан яңа пропагандистлар куелды. Ле­гион солдаты кулында корал заты калмады, складларга сакчылар бермә- бер көчәйтелеп, гел немец солдатлары гына куела башлады. Ә легион солдатлары, көненә ике сәгать агач таяк белән уйнаганнан соң, якын тирәдәге станцияләргә йөк төяргә яки бушатырга, төрле хуҗалык командаларында эшләргә җибәрелә торган булды. Шулай итеп, немец­ларның күпме көч һәм сәрмая түгеп хәзерләгән «Идел-Урал» легионы сугышчан бер көч булу сыйфатың тәмам җуйды.

 Бер ай шулай узды. Солдатлар арасында тынычлык та урнаштырыл­ды төсле. Ләкин Зикендорф әфәнде яхшы аңлый: утын кисүчеләр ле­гионы нигә кирәк? Югары командованиенең, әлбәттә, моның белән ки­лешеп торуы мөмкин түгел. Орел—Курск тирәсендәге грандиоз һөҗүм тагын кире якка борылды, Русь һаман болай таба килә... Көн саен кырып-себереп резерв җибәрелә, немец җитми. Димәк, легионнар да су­гышка озатылырга тиеш!..

Зикендорф әфәнде шулай уйлаган иде дә бит, иртәгесен ОКВ дан сак булу өчен яшерен депеша килде. Аннан аңлашылуынча, Радом ар­тындагы әрмән легионы, фронтка җибәрелә башлагач, баш күтәргән. Тиз генә коралсызландырып, төньяк Франциягә озатырга туры килгән. Восстание башлыгы, Тулияи кушаматлы медик, качып котылган. Озын буйлы, кара чәчле, куе кара сакаллы, Кавказ, Кырым татарына яки иудага охшаган кара йөзле кеше, каш өстендә әз генә җөе дә бар икән. Башка көнчыгыш легионнарына килеп посуы ихтимал булганга, һәр җир­дә күзәтелергә кушылган... Шул ук сәбәп буенча грузин батальоны да коралсызландырылып, Голландиянең Балтиктагы бер атавына җибә­релгән... Кельце шәһәрендәге әзербайҗан легионында фетнә таратучы,  солдатларны поляк партизаннарына качыручы дүрт башкисәр строй ал­дында атылган. Легион шефларына мондый чаралар кулланырга киң хокук бирелгән...

  • Хо-хо-хо, — дип куйды легион башлыгы, бу язуны укып чыккач, бик борчылып. — Нигә соң әле безнең хәлләр сөйрәлеп беткән иске ши­нельгә әйләнде? Кай җиреннән тотсаң, шуннан сүтелә...

Ә шул ук көнне кичке якта яңа боерык алды ул. «ОКВга мәгълүм булуынча, «Идел-Урал» легионында тынычлык урнашып килә. Ихтимал, явызлар котыртуы артык тирән йогынты ясый алмагандыр. Шул сәбәпле сезгә боерык бирелә: Краков, Конськи, Радом, Кельце шәһәрләрендәге тыл частьлары карамагына берәр рота солдат җибәрергә. Корал бир­мәскә. Урында, хезмәтләренә карап, бирелер...»

Зикендорф әфәнде җиңел сулап куйды: ниһаять, бу татарлар немец ипиен әрәмгә черетеп ятмаячаклар! Иртәгесен үк китәсе роталар билге­ләнде. Тиешле амуниция һәм коры паеклар өләшенде.

Хәзер инде взвод командиры булган һәм икенче медаль таккан Мәмүт Ямалтаев, бу хәлне күрү белән, фельдфебель Блокк янына йөгерде. Бу көннәрдә ул бик нык куркуда яши иде. Чөңки төрмәдән кайткан егет­ләр ашамы, әллә башка юл беләнме, кемнәрдер аның башына җитәчә­ген ишеттерделәр. Ул хәтта төн йокыларыннан калды, моннан качарга ниятләп йөри башлаган иде, тик анысы тагын да куркынычрак күренде: немец тотар да атар, синең кем икәнеңне сорап торамыни ул...

Тыны-көне бетеп, ишектән керү белән гестапочының аягына егылды:

  • Калдырмагыз мине монда. Җибәрегез берәр рота белән!—дип ялварды ул.

Аны-моны аңгармаган Блокк иягенә тибеп җибәрә язды аның. Ашык­ма тибәргә, Ямалтаевның да сиңа кирәк чаклары булды түгелме соң ди иде аның итагатьле күзләре һәм шул хәлендә килеш ул үзе ишеткән хәбәрне әйтеп бирде. Блокк аның белән сөйләшеп тормады. Зикендорф янына алып керде дә:

  • Озатыгыз бу черегән борынны да берәр рота белән, — диде немецчалатып. Мәмүт ул телне рәтләп белми иде, ләкин Блоккның җирәнеп сөйләвеннән сүзнең үзе турында баруын бик тиз аңлап алды...

Роталар китүгә ун көн дә узмагандыр, шомлы хәбәрләр, берсе артын­нан берсе, һерр Зикендорф башына ява да башлады:

«Сезнең егерме легиончыгыз кырык немец солдаты белән бергә Ук­раина фронтына амуниция эшелоны озатырга җибәрелгән иде. Бары өчәве генә кире кайтты, калганнары качканнар. Өстәмә җибәрегез».

«Краков читендә тимер юл полотносы сакларга куелган татарларыгыз качып бетте. Өстәмә җибәрегез».

«Кельцедән ары Н. станциясендә складлар саклаучы ике взвод татар төнлә белән полякларга качты. Андый дуңгызларны монда ник җибәрде­гез? Ышанычлы өстәмә көтәбез!»

  • Тагын бишәү, тагын унбер, тагын тугыз, тагын унөч! — дип утыр­ды Зикендорф әфәнде, кәгазьләрне чөя-чөя. Аның ачуы башына капты, креслосыннан торып, ишекле-түрле йөри башлады. Күз алдында Муса! Кормаш һәм Рушатов пәйда булды. Тамырлары бүрткән йодрыгын юга­ры күтәрде ул.— Ах, чәчкәнсез икән агуыгызны! Ну миңа эләксәгез!..

Икенче батальонда да хәлләр шундый иде. Уразаев төрмәдән кай­тып төшкәч, ярты батальонны танымады. Анда хәзер Демблин һәм Седельцедән яңа кешеләр китерелгән, ә батальонның иске солдатлары кая җибәрелсәләр, шуннан качып беткәннәр. Харис белән Бикмулла төрле­сен уйлап карадылар. Эшне яңадан әүвәлгечә торгызып булмаячак иде элекке сыналган кадрлар таралып беткән. Качучы вак төркемнәрнең ба­шында шулар торганнар. Хәзер андыйларны яңадан тәрбияләү өчең күп вакыт кирәк булачак. Батальон составы да һаман үзгәреп тора. Поляк­лар белән дә элемтәләр өзелгән. Шуңар күрә алар шушы вакытта качу стихиясен куәтләргә булдылар. Урыны-җае килгән саен, шул утка керо­син сиптеләр. Озакламый үзләре дә Карпат тирәләренә җибәрелә торган ике рота белән китеп бардылар, һәм шул роталарның берсе, Польша Карпатыңдагы сөзәк тау итәген каплаган урман эчендә яңарак кына эш­ли башлаган корал заводын сакларга баскач, шул төндүк Уразаев белән Бикмулла «хәзрәт» командасында тауларга качты. Бу вакыйга бигрәк тә җайлы чыкты: шул беренче төндүк партизаннар һөҗүм итте. Аларның көче шактый һәм хәрәкәтләре кыю иде. Немецлар шашынып ут алып барганда, татар егетләре, күккә ата-ата, алга, як-якка караңгыга үр­мәләделәр. (Уразаевның командасы шулай иде.) Һәм немецлардан ае­рылу белән үк атудан туктап, полякларга йөгерделәр... Оберкоманде Вермахтны бөтенләй аптырауга төшерде: татар легионы кача алмастай нинди урын табарга?.. Күп кенә баш ватканнан соң тагын яңа боерык язылды: «Идел-Урал» легионын Көньяк Франциянең Лепьюи шәһәрчеге­нә күчерергә. Француз партизаннарына каршы файдаланырга».

Шулай итеп, легионның калдык-постыгын эшелоннарга төяп, дөньяның икенче читенә җибәрделәр. Менә моннан качып карасыннар инде!..

Бу куанычлы хәлләрне тик Муса Җәлил һәм аның дуслары гына белми иде. Ә Мусаның иң хафаланган нәрсәсе дә шушы легиондагы ке­шеләрнең язмышы иде бит: дошман кулында корал булып һәлак булмасалар иде, туган илгә атмасалар гына ярар иде!..

Ат караучы аксак Арыслан, башкалар белән үзе әле һаман кача алмаса да, легиондагы шушы хәлләрне күреп, ишетеп, чиксез куанычта йөрде.

— Кайда син, бәләкәчем! — дип офтана иде ул.— Нинди генә юллар белән, нинди генә җилләр белән шушы әйбәт хәбәрләрне ишеттерергә сиңа?.. Язмышың бик авырдыр инде синең... Әмма мондагылар өчен син кайгырма, дустым! Сез чәчкән энҗеләр, кара туфракка сибелгән саф бо­дай шикелле, татар, башкорт, мари һәм чуваш егетләренең һәйбәт күңелләрендә тирән тамыр җибәрделәр. Аларга канат үстерделәр, алар лачын булып очтылар.

ИКЕНЧЕ БАШЛАМ

Тегель төрмәсенә китерелгәч, ун көннән соң гына Кормашны прогулкага чыгардылар. Ул инде эч пошудан, иптәшләрен юксынудан тәмам йөдәп беткән иде, хәтта ияләшелгән Варшава төрмәсен сагынып алган­дай булды. Анда бит, ни дисәң дә, легион кешеләре белән очрашып була иде... Ләкин монда ул үз иптәшләреннән берәүне дә очрата алмады. Кыска минутлар узып та киттеләр. Әйләнеп кереп, үзенең өченче каты­на күтәрелгәч, төрмәнең шомлы тынлыгы тагын басып алды аны. Әмма бу шомлы тынлык озакка сузылмады. Кормашны онытмаганнар икән әле: аны янәдән допроска йөртә башладылар. Монда инде эшне яңа ке­ше алып бара. Холкының явызлыгы Хайсныкыннан берхәтле кимрәк төс­ле, ләкин сораулары һәм мәкере шул ук искечә: «Едлино төркеменең башлыгы сез булгансыз, моны иптәшләрегез әллә кайчан әйттеләр ин­де. Оешмагызда кемнәр, ничә кеше иде? Монысын иптәшләрегез ачык белмиләр, бу хакта Курмашоф яхшы белә, диделәр. Ачыгын сөйләгез, җиңелрәк булыр...» һ, б., һ. б. Болар һәммәсе дә бик билгеле инде.

Кормаш аларга каршы әллә кайчан өйрәнеп беткән стандарт җавап­ларын кайтара. Шуннан соң кыйный башлыйлар. Анысы да искечә. бер генә яңа алым да юк. Мөмкин хәтле әшәкерәк ерткычлык күрсәтү, ан­нары су сибеп яки дару иснәтеп аңга китерү һ. б. лар.

Икенче сорауда Берлин оешмасын, Мусаны әйтергә кушалар, аның үз гаебен таныганлыгын укып күрсәтәләр. Гаҗәп бу немецлар, үзләре акыллы гына халык та бит югыйсә, ә допрос алганда әллә нинди ахмак­лыклар ясыйлар. Әллә инде чиновниклары шулай башсыз, әллә инде совет кешесен аңгыра дип уйлыйлар.

Өченче сорауда баллы прәннекләр, чуар тәтиләр, хәтта матур кызлар вәгъдә иткән булып, ансат кына тел яздырырга маташалар. Монысы да инде татар егетенең сафлыгын, горурлыгын белмәүдән килә. Кем генә булмасын аның юлдашы — русмы, чувашмы, башкортмы, маримы мең алтынга да алыштырмый ул аларны!..

Керпегә дошман очраса, түгәрәк туптай йомарланып ята, ташбака үзенең таш сараена бикләнә. Гайнан да үзенең рух көчен, эчке ныклыгын күзгә күренмәс корыч кабыклар белән каплады. Тән итен күпме генә таласа да, сөякләрен күпме генә имгәтсә дә, дошман аның ыңгырашуын, зар сүзен ишетә алмады. Камерага сөйрәп кертеп ташлаулары белән аның күз алдына Муса килә, кулын суза, «Тор, дустым!» дип әйтә кебек тоела иде. Һәм Гайнан күзләрен ачып елмаерга тырыша, кычкыртырлык булып сызлаган сөякләрен хәрәкәткә китереп, эскәмиягә утыра, сәләмә­ләре эченә яшергән кәгазь кисәге белән карандаш очы чыгара да шигырь яза башлый. Аның иреннәре кыймылдый, пышылдап кына чыккан сүз­ләр кәгазьгә төшә бара. Ә Муса һаман күңел түреннән китми. Яратыр иде микән бу шигырьне ул?..

Шундый көннәрдә Кормаш «Карчыга», «Төн», «Төрмә», «Сез бәхет- лесез», «Соңгы сүз» исемле шигырьләр язды. «Карчыга» шигырендә ул йөрәгенең бөтен ачы нәфрәте белән сатлык җан Ямалтаевны фаш итте, аны хурлык баганасына терәде. Бу шигыре генә түгел, башкалары да көрәшкә, туган илне сөюгә, турылыкка, ныклыкка чакыра иде аның. Чын мәгънәсендәге шагыйрь йөрәкле егет иде ул. Тик шунысы кызганыч, аларның шушында, якты дөнья йөзе күрмичә, үлүләре мөмкин...

Кошлар, үз балаларын үстергәч, очырып җибәрәләр һәм шуңа куа­налар. Шигырь дә бит, синең йөрәгеңнән чыккач, икенче бер йөрәкләргә барып керергә тиеш. Ләкин аның, кош баласыныкы шикелле, төрмә тәрәзәсеннән үзе очып чыгарлык канаты юк. Беренче укучы йөрәгенә барып кергәч кенә канат үсә аңа. Ничек итеп беренче талпынышны би­рергә соң?.. Нәүбәттәге һавага чыгуда да иптәшләре күренмәде. Кечке­нә генә итеп бөкләп бармак арасына кыстырылган шигырь Кормаш бе­лән кире әйләнеп керде..

Берничә көн узгач, союзннклар авиациясе Берлинны көпә-көндез бомбага тота башлады. Төрле яклардан бөркелгән кара төтеннәрне, күк­кә үрләгән көчле ялкыннарны төрмә тәрәзәсеннән дә күрерлек иде, Гай­нан рәхәтләнеп карап торды. Шул чагында төрмә эче ниндидер тавыш­лар белән гүләгән күк тоелды. Рәтләбрәк тыңлагач, төрмәдәгеләрнең үзара сөйләшүләре беленде, һәр милләт кешесе үз телендә нидер әйтә, кемгәдер кычкыра, э тыючы барлыгы сизелми иде. Надзирательләр аска качкан, күрәсең. Гайнан да качкырырга тотынды: «Солтанай!.. Габдул­ла!.. Рушат!» Әмма бер җавап та килмәде, татарча сөйләшү дә ишетел­мәде.

Икенче көнне кемдер «Синий платочек» көенә сызгыра башлады. Гай­нан тыңлап-тыңлап торды да көйнең икенче яртысын үзе сызгырып җи­бәрде. Әмма теге кеше сүз белән җавап кайтармады. Шуннан соң Кор­маш үзе:

  • Кем сызгыра болай шәп итеп? — дип сорады.
  • Я! — дип кычкырды тегесе, тере тавыш белән русчалатып. Я     

Александр Русанов, капитан госбезопасностн, личный адъютант генерала Строкача, начальника штаба партизанского движения Советского Союза.

«Кара, нинди батыр сөйләшә!» — дип сокланды Гайнан. Тик нигә ул үзенең кем икәнлеген шулай ачып бирә икән?.. Әллә ничегрәк яңгырый. «Менә мин кем, белеп торыгыз!» дигән шикеллерәк...

Ул арада булмады, капитан Русанов «Широка страна моя родная»ны кычкырып җырлап җибәрде. Эх, җан рәхәте! Ә шулай да бусы артык. Хәзер үзен эт итеп кыйнап ташлаячаклар, бер дә кирәкмәгәнгә... Батыр­лыгы белән мактанамы соң, әллә күкрәгенә сыймас йөрәге ярсыймы?

  • Курыкмыйсыңмыни, юкка кыйнатырсың бит үзеңне, — диде Гай­нан, аның өчен борчылып.
  • Инде куркыр эш калмаган. Хөкем — кесәдә. Үлем — муенда! — дигән җавап килде. Аннары, байтак тын торганнан соң, өстәде: «Әгәр кү­рәсең килсә, мине француз офицеры белән алып чыгалар. Үзең кем, танышырбыз...»

Артык сөйләшү мөмкин булмады. Гайнанның ишеген шалтыр-шолтыр ачып керә башладылар, һәм ул дөбер-шатыр керүчеләр яман да яхшы ниятле адәм булып чыктылар: кемнең нәрсә укырга теләвен сорап йө­риләр икән. Менә нинди цивилизация! Ышаныргамы моңа, юкмы? Шу­лай да төрле камералардан төрле тавышлар ишетелде, һәркем үз телен­дәге китапны сорый иде. Кормаш рус телендәге Пушкин томын сорады. Икенче көнне аңа Пушкин урынына ак эмигрант Шульгин китабын ки­терделәр һәм власовчылар чыгара торган русча бер газета ташлап кит­теләр. Гайнан газетаның беренче битендә үк ниндидер офицерның баш­танаяк совет хәрби формасында төшерелгән рәсемен күрде. Рәсем астына «Капитан Александр Русанов» дип язылган иде. Ул, үз күзләренә ышанмагандай, ашыгып укырга тотынды. Коточкыч! Капитан Русанов, совет разведчигы һәм генерал Строкачның шәхси адъюданты гына түгел, немец разведчигы буларак та танылган кеше! Ул совет командованиесенең аерым заданиесе белән бу якка чыккан булып, немец командованиесе өчен бик кыйммәтле мәгълүматлар алып килгән! Ул хәзер бөтенләй не­мецлар кулына тапшырылып, Вермахт разведкасында эшләячәк!?

Исләрең-акылларың китәрлек! Гайнанның укый торган газетасы кулыннан төшеп китте, ишекле-түрле таптана башлады. Менә сиңа горур тавышлы Русанов, менә сиңа үлемгә хөкем ителгән кеше!.. Алай развед­чик булгач, нигә аны монда, аерым камерада утырталар? Нигә булсын, провокация өчен! Аның шулай кычкырып җырлаган һәм курыкмый сөйләшкән булуы да, бәлки, сезнең ише беркатлы тинтәкләрне фаш итү өчендер?.. Ах, егетләр, дөньяда шушындый җаһиллек тә, мөкатдәс санал­ган бөтен тойгыларны аяк астына таптап мыскыллый торган шушындый көферлек тә булуы мөмкинме?.. Гайнанның хәзер үк тәрәзәгә килеп бө­тен көче белән кычкырасы килде: ышанмагыз сүзләренә! Русанов — предатель!

Ләкин аның ярсу хисләрен акылы тыеп калды. Ниләр генә булмавы мөмкин бу каһәрле илдә! Җитмәсә, власовчылар газетасында басылган бит әле. Бәлки, нык йөрәкле совет офицерын урталай сындыру өчен шундый кабахәтлек уйлап чыгарганнардыр... «Менә, газетада фаш ител­дең, янәсе. Хәзер сиңа совет ягында беркем ышанмаячак. Анда сине үлем көтә. Шулай булгач, юлың бер генә: биреләсең дә безгә хезмәт итәсең...» Бу фикер Кормашны бераз суыта төште, ашыкмаска, сынарга булды. Икенче көнге бомбага тоту вакытында әз генә сөйләшергә мөм­кинлек килеп чыкты. Ул аңа болай дип кычкырды: «Русанов, газетада синең хәрби киемнән төшкән рәсемеңне күрдем. » Секундның ниндидер бер өлеше узуга, Александрның борчулы тавышы килде: «Син шуңа ышанасыңмы? Провокация бит ул!..»

Гайнан икеләнебрәк калды: ышанамы ул моңа, юкмы?.. Һәм үзенә- үзе ачык кына җавап бирә алмады.

  • Белмим... — дип кычкырды, басынкырак тавыш белән.

Шул сүздән соң Русанов тынып калды. Көн буе аның тарафыннан бер сүз дә ишетелмәде. Нигә эндәшмәде ул? Кешеләрнең шулай икелә­нүенә борчылыпмы, әллә бер сүз белән үзенә ышандыра алмавына га­запланыпмы? Әллә, чынлап та, кешеләрнең «ул хыянәтче» дип уйлаула­ры мөмкин дигән фикер аны бөтенләй изеп ташладымы? Гайнан үзе дә күп уйлады: «Белмим» дип әйтү «Сиңа ышанып бетмим, тегендә языл­ганнарга ышанарак төшәм» дигән шикелле яңгырый бит. Кормашның үз хәле дә шундыйрак түгелме соң? Әйтик, иптәшләре бар да һәлак бу­лып, ниндидер очраклы бер могҗиза белән Гайнан үзе генә исән калса, ул үзенең вөҗданы саф, намусы пакь икәнне ничек исбат итәр иде? Бер шаһитың юк, бары тик керсез намусың да яралы йөрәгең генә. Ә Русановның кеме бар? Ул бит аерым задание белән бу якка чыккач кулга төшкән. «Белмим...» диючегә шартлатып исбат итәрлек бер шаһиты да юк ич ул мескеннең!..

Иртәгесен прогулкага чыккач, Гайнан капитан Русановны танып ал­ды. Ул бәләкәйрәк буйлы француз офицеры белән бергә йөри иде. Кормаш мөмкин хәтле алар тирәсеннәнрәк узгаларга тырышты. Спортчылар­да гына була торган җыйнак, тыгыз, озын гәүдәле, кавказча матур йөз­ле, кара чәчле, кара кашлы, тишеп карый торган яшькелт-караңгы күзле икән ул егет. Өс-башы хәрбиләрчә ыктымат, бөртекләп кырынган, шуңа күрәме, төс-бите төрмә тормышына бирешмәгән кешенекедәй җегәрле булып күренә иде. Кормаш үзен белгертер өчен берничә тапкыр кул бол­гады. Бераздан Русанов та күреп алып, шуны ук кабатлады, ерактан бер-беренә елмаешып та куйдылар. Шул ук вакытта Гайнанның үз ип­тәшләрен дә бик күрәсе килә иде, әмма бүгенге прогулкада ул аларны тагын очрата алмады, йөзләгән кеше арасыннан күпме генә күзәтенеп йөрсә дә, һичбере туры килмәде. Алар хакында Кормаш Русановтан со­рап карамакчы булды, бәлки ул белә торгандыр.

Аскы ишек төбенә өелгән тоткыннарны ыра-ера кергән Гайнан берен­че баскычта ук Русановның терсәгенә килеп кагылды. Капитан ялт бо­рылды да кулын сузды һәм: «Неужели ты этому веришь?»— дип, кичәге соравын кабатлады.

  • Ышанмыйм! —диде Гайнан, һич икеләнүсез.
  • Менә монысы өчен мин сине яратам! — дип елмайды Александр. Аның очлы күзләрендә йомшак яктылык күренде. — Анда язылганнар­ның барысы да ялган. Сволочьлар алар, үлемгә хөкем итеп тә, әллә нин­ди уткалар белән маташалар. Тыныч үләргә дә ирек бирмиләр! — Аның йомры урам ташыдай авыр йодрыгы үз алдына тибрәнеп куйды.— Син дә «политикус»мы?

Кормаш, «әйе» дигәнне аңлатып, эм какты.

  • Монда җәлилчеләр утыра, теге канаттарак, — диде Русанов пышылдап. — Күргәнең бармы?

 Гайнан аңа карап, көлеп куйды: кара, җәлилчеләрне беләләр икән!.. Әйтеп бирәсе килде, горурлык хисе уянды. Әмма икеләнде. Моның өчен тагын үзен әрләде: тагын ышанмау! Тагын шикләнү! Юк, Русанов хаин түгел, яшеренмә! — дип кычкырды аның эчке тавышы, һәм Гайнан буй­сынды:

  • Мин үзем дә шул оядан!.. — диде ул.
  • Вот как! Это здорово!—дип сокланды капитан. — Үзе дә мондамы ул?.. Күрәсе иде, бик хәтәр егет булса кирәк, күп сөйлиләр аның хакында...
  • Әйе, — диде Гайнан, тагында ягымлырак елмаеп. — Шәп егет ал­

тын кеше. Орлиная повадка, орлиный полет!.. Ләкин ул икенче төрмәдә Минем дә бик күрәсем килә...   

Өченче катка менеп тә җиттеләр, юллары аерылды, сүзләре киселде. Үз камерасына кергәч тә, Гайнанның тәэссораты тиз генә сүнмәде. Ди­мәк, аларны да белүчеләр, танучылар һәм ихтирам белән телгә алучы­лар бар икән әле!       

«Нет, весь я не умру — душа в заветной лире

 Мой прах мереживет и тленья убежит!..»

Бу олы шагыйрьнең олы өметенә сокланып, бәләкәй генә Гайнан да үзе­нең тыйнак өметен әйтеп бирә алмасмыни?..

Юк! Бөтенләй үк онтылмабыз әле,

Югалмабыз томан эчендә.

Кем дә булса бер ясылы сүз әйтер,

Исмебезне саклап исендә...

II

Мусаны,  Лертерштрассе төрмәсенә китергәч, өченче каттагы камера­га яптылар. Ул керүгә камера буш булса да, кайбер вак-төяк нәрсәләр­гә карап, анда кемдер яшәвен аңларга мөмкин иде. Кичен надзиратель ул кешенең үзен китереп кертте. Алар, бер-беренә ияләшә алмыйча, озак кына суык тынлык эчендә утырдылар. «Бу миннән сер урлар өчен алдан ук кертеп куелган шпик түгел микән?..» дип уйлады Муса. Каршысында утыручы да шулай уйлагандыр, бәлки... Әмма дошманың белән дә сөйләшергә туры килә ич дөнья булгач. Ә Муса, гомумән, сүзсез тора алмаучан кеше бит әле ул. Ниһаять, кыскача гына танышып алдылар: милләте белән Силезия полягы булган немец солдаты икән, икенче бер төрмәдә повар итеп эшләтәләр икән. Муса да үзен ике сүз белән генә әйтеп бирде.

Озак сөйләшмәделәр, поляк көн буе эссе кухняда эшләп, талчыгып кайтканга, урынына сузылды да, солдатча гырлый да башлады. Иртә­гесен алтыдан ук тагын эшенә алып киттеләр. Муса көн буе ялгызлыкта үткәрде, алдагы көннәре дә шулай дәвам итте. Допроска чакырып җан кыйнаулар, бәләкәй һәм олы «концерт»лар белән тән үтерү газаплары тукталып киткәч, Муса бөтенләй «эшсез» калгандай булды. Аңа соңгы очрашуда үлем вәгъдә иттеләр...

Кыз-тәкәгә охшаган Геденктафель үзенең ике ай буена алып барган тикшерү нәтиҗәләре белән Мусаны таныштырды да кул куярга кушты. Ләкин «дөреслекне яратучы» музыкант әфәнденең язмаларында уйдыр­малар шактый күп иде. Муса аларны берәм-берәм инкарь итә барды да:

— Кыскасы, монда язылганнарның туксан биш проценты фальсификация,— диде һәм кул куюдан баш тартты. Тикшерүче әфәнде бер генә секундка күзләренең агы белән карады, ләкин йомшак теллелек һәм мә­дәнилек тонын бозмады.

—Яхшы, күгәрченкәем, — диде ул шундый ягымлы итеп, гүяки сөй­гән кызы белән сөйләшә иде. — Яхшы. Сезнең һандкоффердан чыккан листовкалар үзләре генә дә тубыкларыгыздан асып куярга бик рәхәтлә­неп җитәчәк. Мәсәлән, виолончельне ал тасма белән колакларыннан асып куйган шикелле... Мин сезгә моны тантаналы рәвештә вәгъдә итәм!

Муса җавап кайтарып тормады, нигә сүз әрәм итәргә? Чөнки бу «вәгъдә»нең чын булачагын ул үзе дә яхшы аңлый. Мусаның эше бил­геле. Шулай булгач, икеләнер урын юк: вәгъдә, әлбәттә, төгәл үтәлер...

Үлем. Әйтүе нинди ансат: бары ике иҗекле сүз генә. Нәрсә соң ул үлем?.. Бу хакта ул фронтка китәр көннәрдә үк бер уйланган иде. Әмма ул чакта, солдат булып, сугыш кырында үлү генә күз алдында иде. Үлмәстәй батырлык күрсәтеп үләргә теләгән иде ул. Ә хәзер бөтенләй башка урында, башка төстәге үлем тора аның каршында...

Үлем. Бу сүз үк салкын, әйткәндә үк тәннәрне чымырдатып ала. Бу сүзнең артында иге-чиге билгесез еракларга сузылган мәңгелек бушлык. Дөм-караңгы чүл. Күгендә ае түгел, сукыр уттай гына йолдызы да күренми. Ул чүлдә хәтта елан-чаяннар сызгырганы да ишетелми, җил­ләр дә исми. Киттең. Беттең. Мәңге-мәңгегә эзсез, авазсыз йотылдың...

Үлем. Аңа вәгъдә ителгән бәхет — әнә шул. Төньяк суыкларыннан качып кыйбла тарафларына ашыккан кыр казлары кебек, туган җирләр­гә тизрәк кайту өчен ашкынып башлаган юлның соңгы ноктасы шунда килеп терәлә...

Үлем. Куркыныч һәм куркыныч та түгел кебек ул. Аның хакында бөек философ: материянең бер рәвештән икенче рәвешкә күчүе дигән. Нинди тетрәнүсез, нинди айнык акыл белән гади генә итеп, гади генә нәрсә ту­рында шикелле әйтелгән сүзләр! Ә шулай да үләсе, икенче рәвешкә кү­чәсе килми. Кешенең шушы формасы матур, шушы рәвеше әйбәт!..

Шунда ук Муса күз алдына икенче сүз килеп баса: яшәү!

Бу да ике генә иҗекле һәм тагын да ансатрак әйтелә. Әмма ул шун­дый кайнар, шундый якты, әйтерсең, аның һәрбер хәрефен яшен утлары белән язганнар!

Яшәү! Бу сүз артында дөньяның күреп туйгысыз бөтен матур чәчәк­ләре хуш ис аңкыткан очсыз далалар җәелеп китә. Зифа урманнар, кө­меш күлләр, ефәк елгалар, зөбәрҗәт диңгезләр ята. Карлар һәм яңгыр­лар ява, салават күпере чыга. Җирдәге барлык җан ияләре үз җырла­ры белән яшәүне мактыйлар. Җилләр курай тавышы булып, давыл һәм өермәләр Бетховен музыкасы булып, океан һәм диңгез дулкыннары яшәү сулышы булып яңгырыйлар.

Яшәү, яшәү! Яшәүдән ничек аерылырга кирәк? Әмма туры килә­чәк. Чөнки аны тоткын итүчеләр аның яшәвен теләмиләр. Яшәвен те­ләмиләр... теләмиләр... Яшәү... Аһ. яшәү! Аерылырмы? Юк, юк! Аерылу мөмкин түгел! Яшәргә, яшәргә! Ничек кенә булса да яшәргә!!

Муса, елан чаккан шикелле, кинәт урыныннан сикереп торды. — Ничек?..— дип, үз-үзенә карчыгадай очып кунды ул. — Ничек кенә булса да яшәргә, дисеңме? Иманыңны сатып булса дамы?.. Кул-аяксыз, канат­сыз хәшәрәт төсле, пычракта шуышып булса дамы?.. Башына кем сукса да, койрык болгап, мескен һәм ялагай күзләрең белән хуҗаңа карап, ул нинди сөяк ташласа — шуны ялап, ул кемне кушса — шуны талап, кару­сыз Алабайдай яшәргәме?..

Аңа кинәт суык булып китте. Тәне чнркәнде, арык арка сөякләре буйлап боздай кырмыскалар өскә таба үрмәләгән төсле булды, калты­ранып куйды һәм маңгаена суык тир чыкты. Гүя яшерен бизгәк җәфа­лый иде аны. Озак кына бер хәрәкәтсез басып торды. Гаҗәп, бик гаҗәп. Яшәү шикелле гүзәл нәрсәнең дә хәтта бизгәк тоттырырлык ямьсез ягы да бар икән. Чыннан да, шушы хәтле кыен һәм озын юллар үтеп, калган гомереңне «ничек кенә булса да яшәргә» белән канәгатьләндерү, шуның белән килешү, шуңа риза булу мөмкинме? Күрәсең, ямьсез һәм аяныч итеп яшәгәнче, үлем артыграк икән...

Аның кинәт язасы килде. Бала чактан ук үзе яраткан җыр телендә дөнья белән, туган халкы белән, күз карасыдай газиз Әминәсе һәм ба­ласы белән, якын дус-ишләре белән сөйләшәсе килде. Аның үле гәүдәсе монда калса да, яшәүнең чын матурлыгы һәм үлмәс дәвамы җырларына күчеп, туган җиргә кайтып җитәргә тиеш...

Язу өчен хәзер аңа бөтен «мөмкинлек» бар: әлеге «концерт»лардан соң кан сауган тәннәрен, шешеп чыккан күз төпләрен, сынган яки какша­ган тешләрен төзәттереп йөрисе, яңа допросларга хәзерләнәсе юк. Көн буе тынычлык һәм бер үзе!.. Хәтта кәгазь дә табарга була: һәр көнне «Филькишер...» газетасын кертәләр, аның иң кызыклы материалы — кырыйларында киң булып калган буш урын. Шуны ипләп кенә ертып алырга да, рәхәтләнеп шигырь язарга, бәләкәй кесә дәфтәре ясарга мөмкин. 

«Хат язарга кирәк иде» дип үтенгәч, поляк егете аңа бәләкәй генә шәмәхә карандаш кисәге бирде. Шуннан соң Муса җиң сызганып эшкә кереште. Уйлар, хисләр, кичерешләр, дәртләр һәм хыяллар белән тулы шигърият дөньясына чумгач, үзен кысып торган тар стеналар, коридор­да йөрүче надзирательләр барлыгын да онытты кебек ул. Якты өмет һәм ышанычлар, кошлар һәм чәчәкләр, сөю һәм вәгъдәләр, теләк һәм ашкынулар, сагыну һәм кавышулар, көрәш һәм антлар белән бизәлгән үз дөньясында яши башлады. Аның каршында үзе генә белгән нәфис гөлле болыннар, мәрмәрдәй ак ташлы тау итәкләре, үзе генә йөргән борма сукмаклар, әкияттәге төсле зифа наратлы карурманнар җәелеп ята, үзенә генә таныш яшерен исемнәр күз алдына килеп баса. Ул алар белән пышылдап кына серләшә. Алар үзләренең йөрәк серләрен шагыйрь дусларына тавыш-тынсыз гына тапшырып китәләр. Тау итә­гендәге чишмә белән сандугач, сукмак буендагы ромашка, юл чатындагы ялгыз имән һәм тагын бик күпләр үзләренең иң кадерле хикәяләрен аңа сөйлиләр. Шагыйрь үз туган җире киңлекләрен гизә: өч лачын үстергән ананың төпчек улын табып биреп, күз яшьләрен киптерә; гел карадан киенеп, кайгылы йөргән гүзәл кызның батырын кайтарып, хәсрәтләрен алып китә. Авыр сугышлар алып баручы солдатлар сафына басып, аларга көч һәм куәт бирә. Җиңүдән соң, кичәге солдат куллары белән, илнең яңадан чәчәк атачагын күрә. Әйтерсең, ул Берлин төрмәсендә утырмый, ә бәлки биш-ун елга алга китеп, илдәге күтәрелеш пафосла­ры эчендә яши...

Ул да түгел, Муса үзенең еракта калган яшьлек таңнарына сәяхәт итеп килә. Менә кышкы буранлы төн. Ай да, йолдызлар да болыт өер­мәсе белән капланган. Орск далаларын кичкәндә юл адашып, туңып-күшегеп, алар казакъ авылының иң кырыйдагы бер кечкенә өенә килеп керәләр. Җиделе лампа, җылы мич. Тизрәк аңа сыеналар. Менә шунда, болыт арасыннан көлгән айдай балкып, өй хуҗасының кызы килеп чы­га... Саламга төшкән очкын шикелле, гөлт итеп кабынырга торган Му­саның кайнар күзләре гүзәл казакъ кызының күзләреннән аерылмый.

«Ләйләсеме әллә бу Мәҗнүннең,

Зөһрәсеме әллә Таһирның?» —

дип, таң кала ул...

Менә шул ераклардагы казакъ даласы үзенең чиге күренмәс киң­лекләре белән, бураннары һәм айлы төннәре белән, Ләйлә кебек төн гүзәле белән Мусаның таш камерасына килеп керә. Чикләр югала һәм тоткын шагыйрь, рәхәт сулыш алып, беренче яшьлегенең беренче кадер­ле хисләрен яңадан кабызып, үз туган ягы кочагында онытылып яши башлый. Бу минутта аңардан да бәхетле кем бар икән!..

Ул ашыга, ул курка, бу изге минутлар кинәт кенә югалып китмәгәе!.. Һәм тар гына, бәләкәй генә кәгазь битләренә бармак буедай гына ка­рандаш очыннан энҗе валчыклары төсле вак кына хәрефләр сибелә ба­ра, сибелә бара...

Ә шулай да, иҗат газабы татлы газап булса да, барыбер талчыкты­ра, алҗыта. Алҗытса да башын күтәрми, һәм күтәрелеп карап, шушы сихри матурлык дөньясыннан аерыласы килми. Ул һаман яза... яза. Һәм яза-яза йокыга тала. Бәхетле килеш, иркендә килеш йокыга китә. Бер генә төн булса да үзенең кайда икәнен онытып тору нинди рәхәт!..

Шулай иҗат ялкыны белән дөрләп яши торгач, аның бу төрмәдәге бер ае узып та китте. Бу вакыт эчендә бик күп эш эшләде ул. Аның әле сугышка кадәр йөргән иҗат йортларында да бу хәтле күп язганы юк иде. Шулар өстенә, әле Волхов фронтында чакта ук язылып, әсирлеккә төшкәч югалган шигырьләрен дә исенә төшерде һәм нәни кәгазьләргә терки барды. Әсирлектә һәм Берлинда чакта язган шигырьләренең кай­берләре Албайнплацтагы бүлмәсендә тентү вакытында алынып, соңын­нан юкка чыгарылган, кайберләре яшергән урыннарда калган иде, ул аларны да хәтерләп, һәрберенә яңадан канат бирде. Шулай итеп, ай тул­ганда, шактый гына күләмле бер куен дәфтәре барлыкка килде, һәм шуның белән яңа бер кайгы туды: кая куярга?.. Дәфтәрне камерада сак­лау куркыныч иде, чөнки көтмәгәндә дошманның килеп керүе һәм кинәт тентү ясавы мөмкин. Моның иң үкенечлесе синең изге хисләрең һәм иң кадерле йөрәк серләрең дошманга мәгълүм булачагында иде. Аннары шигырьләр үзләре дә, читлек сөймәгән кош кебек, кәгазьгә язылу белән тизрәк моннан очып китәргә телиләр. Тизрәк коткаруны сорыйлар. Каян табарга соң шундый мөмкинлекне? Ничек очырырга күңел кошларын?..

Иптәшләре белән дә очраша алмый, Алишны да тәрәзәдән генә бер күреп калган иде, әмма ничә прогулкага чыгып, туры китерә алмады. Ул күршедә генә булса кирәк, Муса аңа шакып та караган иде, һич җавап булмады, яңадан прогулкада йөргәннәре дә күренмәде. Муса мо­ның серен байтактан сон гына төшенде: аларны «шахмат» тәртибендә чыгаралар икән. Бер клетка чыга, икенчесе кала. Шулай итеп, ул ике як күршесе белән дә очраша алмый. Немец — хәйләкәр...

Ә дуслары ни хәлдә икән соң аның? Бик боекмыйлар микән, авыр­мыйлар микән? Алар белән очрашса, дәфтәрен чыгару турында да бер җай табылыр иде, бәлки...

Муса шушы мәсьәлә белән баш ватканда, камерага, өченче итеп, яңа кеше китереп тыктылар. Нинди кош икән бу? Хәзер инде бигрәк тә сак булырга һәм дәфтәрне тизрәк ычкындырырга кирәк. Моңарчы ул көн буе берүзе иде: яза да, теге поляк егете кайтканчы, үзе белгән урынга гына кыстырып та куя. Ә хәзер аның һәрбер селкенүенә кадәр, ике күз, магнитофон шикелле, хәтер тасмасына язып барачак. Шулдыр әле. Мемо­риаль такта әфәнде унлап тапкандыр: тукта, ниләр кыланып ята икән майн Либстер дигәндер. Күз җибәрим янына, тыныч кына ятмасын, дип хафалангандыр...

Яңа кертелгән кешегә күзләренең кырые белән генә карап алды ул. Ниндидер чандыр гәүдәле, уртача озын буйлы, кара чәч-сакал баскан нәрсә икән. Үзе яшь күренә, әле утыз тутырырга да байтак бардыр. Бу инде Көньяк Германиядән булса кирәк, шул якларда бит кара немец­лар. Арий каны булса да, җитен чәчле, зәңгәр күзле түгелләр. Русча бе­лә микән, белмәгән булып кыланыр микән, дәшеп карарга кирәк... Хәер, үзе эндәшсен. Сер эзләүче чыпчык булса, озак түзеп тора алмас, сайрар­га ашыгыр. Андыйларның тизрәк максатка ирешәселәре килә ич.

Әмма биш-алты сәгать узып та китте, ә «чыпчык» сайрарга ашыкма­ды. Ул, ничектер дусларча елмайган шикелле итеп, Мусага карап-карап кына ала иде. Аннары әрле-бирле йөрергә тотынды, әкрен генә итеп ниндидер матур көйгә сызгырып та алгалады. Ниһаять, кичке ут алган­нан соң, Муса үзе түзмәде.

  • Исем-фамилиягез ничек? — дип сорады русчалатып.

Кунак, берни дә төшенмәде булса кирәк, җавап урынына тагын елма­еп кына куйды. Әһә, русча белмәмешкә салыша, ярый алайса, немецча сорап карыйк:

  • Ви һайссен Зи?
  • Андре Тиммерманс, — диде егет, французчарак акцент белән сузып. — Абер ви ист иһр наме?..
  • Гумеров, — дип җавап бирде Муса.
  • О, русиш? —дип сорады егет сокланган тавыш белән — Оф, оф Русиш!
  • Әйе, рус кешесе дияргә була.

Муса шулай да аңа артык игътибар бирмәскә булды, үз почмагына беректе дә хәсрәт чаткысыдай гына булып янган ут яктысында бик ты­рышып укыган кыяфәт белән «Филькишер...» газетасына борынын төрт­те. Материалларның иң кызыкларын сайлап укыгандай, озак туктала- туктала, газета битләрен әйләндерде, шул арада сиздермичә генә егетне дә күзәткәләп алды, ә егет ниндидер үз эше белән мәшгуль иде. Шуннан соң Муса үзенең иртән шигырь язудан калган бер тасма кәгазен кесә­сеннән алды да кат-кат бөкләгән газета өстенә салып тезенә куйган ки­леш яза башлады. Элекке шигырьләрен хәтерләп, кәгазьгә төшерергә кирәк иде аңа. Ул шулай байтак кына эшләп утырды.

  • Нәрсә язасыз? — дип, аксак немецчасы белән сорады егет, ул уйланып утырганда гына.

Муса аңа күтәрелеп карады: кунак үз урынында иде. Димәкки, теле белән генә кызыксына, күзләре — күзәтчелектә түгел...

  • Сөйгән кызларга хат язам, — диде Муса бик гади генә итеп.

Егет авызын зур ачып, кычкырып көлеп җибәрде. Аның бәләкәй йө­зен бөтенләй авыз каплагандай булды.

  • Сөйгән кызларга хат? Шәп! Нәкъ кызлар белән гыйшык хатлары алыша торган җир инде бу! — Ул әле һаман көлә иде. — Шаян кеше икәнсез. Күптән көлгәнем юк иде, рәхмәт сезгә!

Алар әлеге ватык-җимерек немец телендә тагын берхәтле сөйләшеп алдылар. Андре Бельгия кешесе икән, кырык икенче елны ук кулга алын­ган. Срогы байтак бар икән әле. Муса да үзенең кайчан алынуын һәм татар икәнлеген әйтте. Әмма икесе дә нинди «гаеп» белән утыруларын сөйләмәделәр. Монысы инде һәркемнең үз сере иде. Камерада ут сүн­де. Күрәсең, йокларга вакыт. Ут сүнү белән аларның сүзләре дә кисел­де. Дөрес, авыз караңгыда да күрә, диләр, ләкин тел җитмәве, сүзнең мәгънәсен караңгыда кул һәм бармаклар белән аңлатырга мөмкин бул­мавы, аларны сөйләшкән хәтлесе белән чикләнергә мәҗбүр итте. Поляк егете бүген ни өчендер бик соң кайтты. Болар йоклап киткәндә генә надзиратель камерага китереп кертте аны.

Иртәгесен Муса, нишләргә белми аптырап, ишекле-түрле йөренде. Бу яңа кунак иҗат рәхәтеннән мәхрүм итте бит әле аны. Поляк солдаты бүген дә иртүк үз эшенә озатылды, Муса менә хәзер ялгыз калып ши­гырь дөньясына чумган булыр иде, ләкин юк шул, андый бәхетле көннәр бетте, күрәсең. Әнә бит, үзенең шытырдап торган каты кара сакалын ашыкмый гына кырып утыра. Көн узсын, ди торгандыр инде. Кем икән соң бу? Карак яки кеше суючы бандитка да охшамаган, болай ипле генә сыман күренә... Әллә Мусаның үзедәй үк бер сәяси тоткынмы?..

Әлеге «Филькишер» газетасын бүген ике данә керттеләр. Муса бай­так кына вакыт укыган булып утырды да газетаның буш калган киң кырыйларына филдер, мәчедер, арысландыр, туп арбасыдыр, янә тагын бик күп шундый рәсемнәр ясап чыкты, һәрберенең астына русча исемнә­рен латин хәрефләре белән язды. Аннары Андреның кырынып, сөртенеп беткәнен көтте дә:

  • Әйдә, «Вас ист дас» шпилен мит — диде ватып-җимереп.

Егет гаҗәпләнебрәк көлеп торды.

  • Менә болай, — дип аңлатырга тырышты Муса, бөтен сүз запа­сын һәм бармакларын эшкә җигеп. Мин яздым русча, син яз үзеңчә. «Вас ист дас?..»
  • Я, я, уйныйбыз! — дип көлемсерәде егет, байтактан соң, ниһаять, төшенеп алгач. — Була ул!

Бу уен тора-бара аларга бик кызык сыман булып китте. Тиммерманс үзе дә рәсем ясый башлады һәм «нәрсә бу?» дип, Мусаны тыкырдатырга тотынды. Шулай итеп алар «тел өйрәнү уены» белән көн уздырдылар. Кичен эштән кайткач, бу уенга поляк егете дә кушылды. Муса белән алар полякча иркенрәк сөйләшкәнгә күрә, ул кыен җөмләләрне, абстракт төшенчәләрне аңларга күп ярдәм итә башлады.

Бу уен икенче, өченче һәм дүртенче көннәрне дә дәвам итте. Муса белән Андре бер-беренә шактый ияләшү һәм якынлашуларын сизми дә калдылар. Яшь егет Мусаның сорауларына саран-саран гына булса да җавап та биргәләде. Бельгиянең Тирлемон дигән бәләкәй генә каласын­нан икән ул... «Каршылык хәрәкәте» оештырганнар. Шуннан эләккән...

Муса, аның озын нечкә буена җәһәт кенә үрелеп, аркасыннан какты.

  • Антифашист? Антифашист? —дип пышылдады ул. Мин дә бит... Мин дә антифашист. О, без бер фронт кешеләре икәнбез! Һәм ул, немец­ча, русча, французча сүзләр кыстырып, үзе турында кыска гына сөйләп бирде. Алар, яңа гына очрашкан танышларча кул кысышып, дуслашып киттеләр. Билгесез кеше белән тору кысанлыгы беткәннән соң, Муса та­гын үз иҗаты белән мәшгуль булды. Ул инде үзенең шагыйрь икәнен дә яшерми, ә Тиммерманс, прогулкага чыккан чакларда, аңа төрмә киоскасында сатыла торган хат кәгазе алып керә иде. Дөрес, аны бер бит­тән ары бирмиләр, шулай да көн саен алып кергәч, ярап куя ул. Шуның өстенә, Муса үзе дә ала ич әле. Шул кәгазьләр җыела төшкәч, Муса аларны бер Гәпкә тегеп, тагын бер бәләкәй дәфтәр ясады. Анда ул «яңалиф» хәрефләре белән яңа шигырьләр язды һәм искеләреннән дә бер егермеләбен күчерде. Кәгазь табылу белән шушы ук дәфтәрләрен яңадан күчереп чыгарга булды. Чөнки ул, шигырьләрен берничә кул аша чыгару дөресрәк булыр, берсе югалса, берсе тапшырылыр, дигән фикергә килгән иде. Тик аларны биреп чыгарыр кеше генә һаман юк иде әле...

Иптәшләре белән шулай якынаешып алгач, Мусаның күңеле шактый ачылып китте хәзер. Авыр уйлар газабына бирелергә вакыты юк иде, хәтта элекке уенчак гадәте, җор сүзлелеге яңадан кайтты. Шаян, шук кәефле шигырьләр язды. Шагыйрьнең язмышын белмәгән кешеләр, алар­ны бер дә фашист төрмәсендә язылган дип уйламас иде. Ә инде Мусаның нинди хәлдә булганын белгән кешеләр, ул шигырьләрдәге җылы һәм шук юморга, күңел көрлегенә гаҗәпләнеп: «Боларны язганда шагыйрь үлемнең күкрәгенә басып торган, аны мыскыл иткән!» — диячәкләр иде.

Әйе, Муса үлемнән курку хисен җиңгән иде инде. Иртәгә дә, бер ай­дан соң да яки өч ай узгач та, көн артыннан көн киләсен белгән төсле, үлемнең дә бер килеп аның алдына басачагын яхшы белә иде. Тик кан көнне килүе генә билгесез. Бу хакта ул Андре дустына да һичбер өзгә­ләнүсез, ачыну һәм ярсынусыз, гади һәм бөек тынычлык белән сөйләп бирде.

  • Ихтимал, алай ук булмас әле, — диде Андре, бер дә кирәк булмаса да юатырга теләп. — Бәлки, суд йомшарту юлын да табар, хафалан­мыйк әле...
  • Юк, — дип елмайды Муса, — мин бер дә хафаланмыйм, дускай. Үләчәгем көн кебек ачык. Чөнки фашистның явыз акылы кичерүне бел­ми. Хәер, без аның белән «качышлы» уйнамадык ич: тоттың—җибәрдең түгел. Без аның белән үлем уены уйнадык. Без аның әсирләрдән укмаш­тырган легионын таркаттык. Шулай булгач, нигә мине кичерсен ул? Юк, бу мәсьәлә ачык. Вакыты җиткәч, үзе килер әле, үлемне әйтәм... Ә мин ашыкмыйм. Мине мәшгуль иткән нәрсә — бу түгел хәзер. Менә иптәшләремне күптән күргәнем юк, бер авыз сүз әйтә алмыйм. Ни хәлдә икән алар? Кәефләре, саулыклары бик начар түгел микән? Рух көчләре какшамады микән?..

Андре сокланган күзләрен әле һаман аннан ала алмый иде.

  • Ә кайда соң алар? — дип сорады ул.
  • Аңлавымча, икесе күршемдә генә,— диде Муса. Берсе уң ягымда, берсе сул ягымда булса кирәк. Әмма шуларны да күрә алмыйм. Монда тәртип әллә нинди: камера аша туры китереп чыгаралар һавага «Шах­мат» тәртибе, янәсе. Александерплацта этажы белән иде. Калганнары кайсы камерада икәнне дә ачык белә алганым юк. Ә бер төркеме Тегельдә булса кирәк...
  • Минем дә иптәшләрем бар күршедә... —Андре нәрсәдер уйланып калды, һәм кинәт йөзе яктырып китте. — Идея туды миндә! Беләсеңме, әйдә, стенаны тишеп сөйләшәбез!

Муса, бармакларын уйнатып, көлеп куйды:

  • Шушылар беләнме?
  • Һемм, — дип сузды Тиммерманс, инде сүрелә төшеп. — Болар бе­лән ерак кереп булмас шул...

III

Элекке яшь,аҗгыр надзирательләр, бәйдәге эт шикелле усал ишек сакчылары, капка һәм койма каравыллары соңгы атналарда каядыр юк­ка чыгып, алар урынына каешын кыйшык бәйләгән, мылтыгын рәтләп асарга да иренгән карт солдатлар пәйда булды, һавага чыкканда моны мыек астыннан гына күзәткәләгән Муса: «Фюрернең кесә төбе шулай ук такыраеп бара микәнни соң?..» дип уйлый иде. Бу карт солдатларның пәйда булуы тоткыннар өчен әз-мәз җиңеллек тә китерде: атлаган саен бәйләнмиләр, вагын-төяген күрмәмешкәрәк салыналар иде. Бу хәл тот­кыннарга җан кертеп җибәрде, һавага чыккач елыша-елыша гына үз танышларына якынаеп, бер-ике сүз булса да әйтергә өлгерәләр иде. Муса да хәзер, йөри торган юлыннан чыккалап, үз иптәшләрен иркен­ләбрәк күзәтә ала башлады. Ниһаять, көннәрнең берендә, керер алдыннан гына Гариф Шабаевны күреп алды ул. Йөрүчеләргә шыклана-шыклана аның янына килде, әкрен тавыш белән генә исән-саулык, кайсы камера, кайсы кат, башкаларны күрәме — шуларны сорашты.

  • Өченче көн Булатны күргән идем, сәлам әйтергә кушты, — диде Шабай. — Ул Алишны күргән, синең белән очраша алмавына бик пошы­на икән. Әйтәсе сүзе дә булса кирәк...

«Яшь кенә көйгә гомер киселә.

Тетрәп китәмен, төшсә исемә.

Алмазым кала. Айвазым кала,

Сөекле дустым — җан назым кала...» —

дигән шигырь укыган...

Бу ашык-пошык сөйләшкән арада алар тирәсендә кешеләр берән- сәрән генә калган, надзирательләр дә аларны күрәләр иде инде. Муса тиз генә үзенең әзерләп чыккан ике шигырен төртте. Бармак битедәй генә бөтиләр иде алар — «Юату» һәм «Ана шатлыгы» шигырьләре.

  • Яшер. Укыгыз. Башкаларга да озат... Нык булыгыз, дусларым, кайгырмагыз. Батыр ауганда җир селкенер, дигәннәр. Мин аларны ничек тә күрергә тырышырмын... Симайны күрмәдеңме?..

Ул арада надзиратель кычкырып та җибәрде.

  • Нихт шпрехен! Ауф Целлен!..

Алар икесе ике кырыйдагы ишектән кереп югалдылар. Камерага кергәч, аңа Тиммерманс Алиштан сәлам тапшырды. Муса гаҗәпләнеп калды: ничек, үзен күргәнме? Юк, күрмәгән. Икенче каттагы бер иптә­ше белән очрашкан, ул Алиш белән бергә утыручы Мейзониы күргән икән, шул әйткән: Алишев дигән күршем бик борчыла, кәефе әйбәт тү­гел, күршедәге иптәшен бик күрәсе килә, дигән.

Муса уйга калды. Менә бит ул: стена аркылы гына утыр, ә күреп сөйләшә алма. Каһәр суккан төрмә һәм аның законнары! Нинди йомыч­кага әйләндерәләр кешене! Нишләргә соң? Чирләгән булып санпунктка барасы мәллә? Хат аша сөйләшеп, шул ук вакытка Алиш та, Булат та килсә?..

Бу фикер барып чыгар төсле тоелды Мусага. Хәзер үк ике хат кисә­ге язарга кирәк, берсен үзе алып чыгар, берсен — Андре. Ничек тә Алиш бетәи Фоатка кешеләр аша җиткереп булыр...

 — Ә миндә тагын бер яңа хәбәр бар, — диде Тиммерманс, аның кар­шына килеп. — Безгә, теләсәк, эш бирүләре мөмкин икән. Шушында, ка­мера эчендә генә кыштырдап ятырга.

Бу әле үз уена чумган Мусаны бер ягы белән дә кызыктырмады. Хуш, шуннан? Аның нәрсәсе бар?

  • Аның берничә «куяны» булырга мөмкин, — дип дәвам итте Андре, елмаеп. — Бердән, әз-мәз гәүдәне кыймылдатып алырга була. Икенчедән, без эш алсак, берәр төрле корал заты да бирергә тиешләр. Ә корал булса, Альп кыялары аша күрше камераларга юл салу да мөмкин бу­лыр, бәлки?..

Муса рәхәтләнеп көлеп куйды.

  • Тапкыр булырдай күренәсең, егет, — диде ул. Андрены яратып — Әйдә, яшь апостол, иярт артыңнан, мөритең булыйм!..

Шуннан соң алар бу эшнең чарасына керештеләр. Андре, надзира­тель аркылы төрмә администрациясе белән сөйләшеп, эш сорап алды. Аларга түгәрәкләп киселгән агач капкачлар китерделәр. Муса белән Андре камерада шул капкачларның уртасына ике бармак иллелеге ырмау ясарга тиешләр. Моның өчен кирәкле булган вак-төяк корал да бирделәр. Шулар арасында бәләкәйрәк бер җиңел стамеска да бар иде. Муса иң элек шунысын кулына тотып карады. Аннары Алиш камерасы белән ике арадагы стенаны буйдан-буйга өйрәнеп чыкты. Кай җиреннән генә чокый башлау уңайлы булыр? Стена буйдан-буйга ялангач. Аның чокылган җире надзиратель күзенә күренмәскә тиеш бит...

  • Нишлибез, Андре, — диде ул, — маскировка юк ич...

Андре да озак каранып торды.

Шул стенаның ишек катындагы почмакта өч аяклы авыр параша утыра иде. Тиммерманс шуның янына килде, иелеп артын тикшерде.

  • Карагыз әле, — диде ул, — моның бер аягы стенаны шактый гына каплап тора икән. Ничек булыр, әгәр шуның артыннан башласак?..

Килеп карагач, Муса да бу урынны әйбәт дип тапты. Дөрес, һавасы бик саф булмас булуын. Әмма нишлисең, мастерскойда андый гына газ исләре булмый калмый инде ул...

Һәм алар эшкә тотындылар. Парашаны әз генә читкәрәк чигереп, идәнгә газета җәелде: стенадан коелган ватыклар шуның өстенә төшәргә тиеш. Муса, сасы парашага башын терәп, идәнгә сузылып итты һәм әлеге киң өтерге белән сак кына рәвештә стенаны кимерә башлады. Андре ишек төбенә басты. Ишекнең бәләкәй күзе тыш яктан ябулы булса да бик саклык кирәк. Якын-тирәдә аяк тавышы ишетелү белән үк эш тук­тарга тиеш. Ләкин көйсез урында эшләгән Муса бик тиз арыды, ул куз­галуга Тиммерманс ятты, ул озаграк чокчынырга теләсә дә, түземсез Муса ирек бирмәде, тагын үзе тотынды. Шулай итеп әкрен генә, сак кына хәрәкәтләр белән:

  • Кытыр-кытыр... Тук-тук... — китереп, төрмә стенасын кимерә бар­ды алар. Бәхеткә каршы, эшләре уң башланып китте: өтерге очы, бер- ике чоку белән үк. ике кирпеч арасындагы җеккә туры килде. Андагы известьне казгычлау, кирпеч чүкүгә караганда, шактый җиңелрәк булды. Шулай да берничә көнгә сузылды бу эш, чөнки ике арадагы стена ярты метр чамасы калынлыкта булып чыкты.

Ниһаять, көннәрнең берендә Муса үзенең «кытыр-кытыр» ыннан ялга туктап, колагын ярыкка терәгәч, күрше камерадан мендәр аркылы гына кебек, тонык тавышлар килгәндәй булды. Муса, бармак та рәтләп сыймастай шул тар гына ярыктан үзе кереп китәрдәй булып, тагын да стенага сылана төште.

  • Әһә, ишетелә, ишетелә! — дип кычкырды ул. — Андре, сизәме бо­рының?

Андре да ятып тыңлап карады. — Әйе, сизә, дускай, — диде. Кая бир әле...

  • Юк инде, бәгырем, сабыр ит. Урыныңа бас.

Тагын күпмедер азапланганнан соң ярыктан тычкан күзедәй генә якты күренде. Озын саплы өтергесен боргалый-боргалый, Муса аны киңәйтә төште. Теге якташларның шул тишек авызында гына сөйләшкәне хәзер ачык ишетелә иде инде. Муса өтергесен тартып алды да пышыл­дап кычкырган күкрәк тавышы белән:

  • Алиш! Алиш бәгырем! Мине ишетәсеңме? — диде.

Теге яктан Алиш та ярыкка авызын куеп ук яткан булса кирәк: аның артык нечкәргән күңелдән җылардай булып, өзгәләнеп чыккан та­вышы ишетелде.

  • Ишетәм! Ишетәм, Муса җаным!..

Һәм икесе дә сүзсез калдылар. Икесенең дә тамак төпләренә кинәт нәрсәдер утыргандай сөйләшә алмас булдылар. Ә йөрәкләре, дөрселдәп тибә-тибә, бер-беренә омтыла иде. Шулай озак кына газап чиккәннән соң, ниһаять, Алиш актык көче белән үзен мәҗбүр итеп:

  • Исәнме... хәлләрең ничек?.. — дия алды.
  • Үзең ничек, дускаем? — дип сорады Муса да телгә килеп. — Мин бу араларда синең өчен бик хафаланып яшәдем. Менә тыңла әле, сиңа бер әйбер багышлаган идем. «Абдулла Алиш дуска» диелгән...

Һәм шулай төрмә парашасына башын терәп, камера идәненә сузы­лып күкрәге белән яткан килеш, үзенең иң якын дустына багышлап яз­ган шигырен ниндидер көчле һәм җылы, ягымлы һәм тирән тавыш бе­лән укый башлады ул:

Кайгырма, дус, яшьли үләбез дип,

 Без алмадык сатып гомерне,

Үзебезчә яшәп, үзебезчә

Без чиклибез аны түгелме?

 

Билгеләми гомер озынлыгын

Еллар саны, картлык җитүе.

Бәлки менә шушы үлем безгә

 Мәңге бетмәс яшәү китерер?

 

Мин ант иттем җанны кызганмаска,

Саклар өчен халкым, илемне.

Йөзәү булса гомрең, син барсын да

 Шушы юлга бирмәс идеңме?

 

Шатландыра безне: көн дә илнең

 Бер-бер яңа уңышын ишетү;

Нинди зур көч: читтә үз-үзеңне

 Халкың белән бергә хис итү.

 

Мин тиремне саклап исән калсам,

 Үлем миннән аша сикерсә,

Шул яшәүме булыр, «хаин!» диеп,

 Ил битемә минем төкерсә?!

 

Юк, теләмим мин бу «исәнлекне»,

Йөрәк минем моңа үчекмәс,

Кешеме мин, илем үги иткәч,

          Җирдә миңа эчәр су беткәч?!

 

Юк, кайгырма, дускай, безнең гомер

Ил гомренең тик бер чаткысы.

Без сүнсәк тә, безнең кыюлыктан

Арта бары аның яктысы.

 

Батырлык һәм илгә турылыкны

Шушы үлем белән белдерик.

Безнең яшьлек шушы хисләр белән

 Данлы иде, көчле иде бит!!

 

Чикләнсә дә гомер, яшьлек безнең

Эзсез сүнә, диеп уйлама!

Әйтсен яшьләр менә шулай яшәп,

Шулай үлсәң иде дөньяда!

 

Алиш тагын беркавым эндәшми торды. Аның тыелырга теләп сыкравын, еш кына тирән-тирән тын алуын ишетергә һәм бөтен җаны-тәне бе­лән дулкынланган хәлдә ниндидер авыр газап кичерүен шулар буенча аңларга мөмкин иде. Мусаның аңа тагын ниндидер җылы сүзләр әйтәсе, аркасыннан сыйпап юатасы килде. Ләкин андый сүзләрне ул инде ши­гырендә әйтеп бетерде кебек. Шуның өстенә ул үзе дә бик дулкынлан­ган иде. Ничек шулай булмасын: күпме вакытлардан соң һәм күпме тырышулардан соң дустының тавышын ишетә ул, рәхәтләнеп сөйләшә ала...

Ниһаять, Алиш, үзенең чуалган киләбен берхәтле рәткә салыр хәлгә килде булса кирәк, стенаның теге ягыннан хәсрәтле генә тавыш белән җавап бирде:

  • Рәхмәт, Муса дускаем! Синең яңарту ялкыны шикелле шигырь кө­чеңә сокланып бетә алмыйм. Җилкәсенә чалгы күтәргән үлемнең үзен үтерерлек рух көче дә бар синдә... Әмма шунысы үкенеч, мондый әйбәт шигырьгә мин лаеклы кеше түгел, Муса туганкай...
  • Син шундый кунак кызы инде, тыйнаклык белән дан тотасың!
  • Кяшки шулай гына булсачы!.. Юк... җинаятем бар минем...
  • Тукта, нәрсә сөйлисең син?! — дип кычкырды Муса, коты чыккан тавыш белән. Кинәт аның күңеленнән яшен утыдай куркыныч уйлар ча­гылып узды, ул аларны хәтта ачык аң белән зиһенләргә дә курыкты. — Нинди җинаять ул?!

Һәм Алиш әлеге каһәр суккан Ишбулдинның матрица урлау вакыйгасын әйтеп бирде. Тыны беткән кеше кебек, тукталып-тукталып сөйләде ул. Моның аңа никадәр авыр икәнлеген аңлау кыен түгел иде.

  • Икенчедән, — дип дәвам итте Алиш, — мин моны шул көнне үк сиңа әйтмәдем... Көчем җитмәде. Яшердем. Шулай гына узмасмы, дигәнмендер инде... Ә шуннан соң эшләр сүтелеп китте...
  • Кайчан бу, кайсы матрица? — дип сорады чиксез борчылган Муса.
  • Август башларында... Курск—Орел хәбәрләре иде, бугай.

Муса шактый вакыт эндәшми торды. Шул чакта булган хәлләрне күздән кичерү белән мәшгуль иде ул: шул ук листовка белән легионда да тоттылар. Моның арасында бәйләнеш бармы? Турыдан-турысы юк кебек. Чөнки анда, сыналмаган Ямалтаевка ашыгып сер ачу аркасында тотыл­ганнар... Ә Муса Җәлил нишли? Чемоданына листовка тутыра да ле­гионга китеп бара.. Бу инде немецны артык ачык авыз дип, татарча белми ул дип уйлаудан, ә үз милләт кешеләреңә артык тиз ышанудан килә торгандыр, һәрбер колонизатор, иң элек, шул халыкның үзеннән чыккан ялчыларга таянып һәм шулар кулы белән халыкны җиңеп, үзенә буйсындыруын марксизмнан хәбәрдар кешеләргә онытмаска кирәк иде, югыйсә. Иван III татарны татар кулы белән җиңде дигән сүзләр тикмәгә генә әйтелмәгәндер... Һәр җирдә шулай. Шәрыкътә гарәпләрне, һиндләр­не һәм башка халыкларны да шулай бөкерәйтә бит англичаннар...

Бу озак паузадан сон, ниһаять, тирән сулады да:

  • Без барыбыз да җиңелрәк уйлаганбыз, Алиш, — диде Муса. — Мине Варшава вокзалында тотып алдылар, чемодан тулы «күчтәнәч» иде... Легиондагылар да җиңел ышану аркасында эләккәннәр: Ямалтаев дигән бәндә саткан... Шулай, туганкай, без, сикереп чыга алмастай си­херле көрчектә, йөз күз астында яшәдек. Гадәттән тыш сак һәм оста көрәшеп, егетләрне тизрәк алып киткәндә генә тотылмаган булыр идек, бәлки. Өлгермәдек... Хәзер инде бер-беребезне гаепләшүдән файда юк..! Инде соңгы сулышта дошман безнең вөҗдан һәм намусны таптый алма­сын! Җиңдем! дип сөенмәсен. Үлгәндә дә җиңелми үлик!
  • Әйе, җиңелми үлик! — дип, кайнар пышылдады Алиш. — Рәхмәт, дускай, син миңа җан керттең. Юкса мин үземне бер дә яратмый башла­ган идем... Ә хәзер мин, баш күтәреп кабатлый алам:

Мин ант иттем җанны кызганмаска,

Саклар өчен халкым, илемне!

 Йөзәү булса гомрем,мин барын да

 Шул мөкатдәс юлга бирермен!..

...Алар хәзер көн саен шулай, җайлы вакытын туры китереп, туйган­чы сөйләшә башладылар. «Сак-сок» бәетендәге малайлар шикелле ара­ларына тау үсеп бер-берен күрә алмасалар да, беренең тавышын бере ишетү аларга күп рәхәтлек бирә иде.

Әмма Муса моның белән генә чикләнеп кала алмады. Ул тагын эшкә тотынды. Икенче стена буенда җылылык батареясы бар иде. Ул шуның сырлары арасыннан бер урын санлап алды да яңадан әлеге өтергесе бе­лән кирпеч кимерергә кереште. Инде Фоат дус белән «күрешергә» ки­рәк! Эх, иптәшләренең һәммәсенә дә шушы корал көче белән генә юл са­лу мөмкин булса иде!..

IV

Фәхри Димски, төрмәдән чыгарылгач, ничектер урам уртасында кал- гандайрак булды. Солдат буларак легионга озатырга тиешләр иде, лә­кин аның белән кызыксынучы булмады. Төрмәдә аунап, резин шланглар белән тетелеп беткән киемнәре дә бик шикле итеп күрсәтә иде аны — яңадан тотып ябулары мөмкин. Шуңа күрә ул «Идел-Урал» комитетын эзләп китте. Хальсштордагы Ноенбургер урамына җәяүләп барып җит­кәнче байтак вакыт узды. Ул концерт белән килгән чакларда Берлинда бер генә җимерек йорт та күзгә ташланмый, сугышмый торган бер ил­нең тыныч каласы диярлек иде. Ә хәзер башкачарак икән: ике-өч квар­тал узган саен җимерек йортлар күрергә туры килә. Кайберләренең әле генә сүндергәннән соң булы ак төтеннәре дә саркып ята. Фәхри, боларны күреп сөенмәсә дә, сугыш немецның үз өстенә дә ява башлавы ту­рында уйлап барды.

Комитетка килеп кергәч, Фәхри үзенең элекке танышларын нигәдер очрата алмады. Шулай да, ишек төбе киртәләрен шома гына сикереп дигәндәй, Шәфи янына уза алды ул.

Кабинет хуҗасы аны башта танымамышка салынды. Әрсезләнеп беткән легион формасындагы погонсыз солдат кәефенә ярамады аның. «Кем син, эңкәш? Нәрсә урлап тотылдың, ник монда кердең, кем керт­те, ник кертте?» шикелле сораулар тезеп китте ул. Фәхри монда да үзен нык тотарга булды. Хәзер болар белән аяк терәп сөйләшмичә булмас, күрәсең.

— Ай-яй, хәтерегез саеккан икән, Гаптрахман агай,— диде ул ел­майган булып. — Сез кайчандыр Фәхри Димскинең тавышын бик мак­тый идегез, ә хәзер танымыйсыз да!

  • А, бунтаушик Фәхримени әле син? — Шәфи хәтта урыныннан ук чигенеп куйды. — Алай булса, бөтенләй сөйләшер сүз бетте, эңкәш, бар, бар!
  • Юк , —диде егет егет, дәрәҗәле генә итеп. — Менә карагыз, бер гае­бемне дә тапмадылар. — Һәм ул төрмәдән биргән язуны учы белән шап итеп өстәлгә каплады.

Шәфи, теләр-теләмәс кенә дигәндәй, күзлеген киеп, кәгазьгә борынын

төртте.      

  • Күзәтү астында, дигән бит!
  • Ансы Гаптрахман агай, кем генә күзәтү астында түгел икән? Бәлки, сез дә, мин әйтәм, андый күздән мәхрүм түгелдерсез әле... Кем белгән...

— Әй, әй, телеңә салынма, эңкәш! — диде Шәфи, бармагы белән янап — Нәрсә кирәк соң сиңа?

  • Нәрсә, дип... Мин җырчы кеше, артист. Үз һөнәрем буенча эшләр­мен, капеллага кайтарыгыз, легионга...
  • Һи-Һи, үтүт инде капеллагыз. Җилгә очты ул фетнә оясы. Аларның хәзер төрмәдән калганы Франциядә җир казый
  • Алайса, миңа Франциягә ярамый инде, поднадзор бит, диде Фәхри. — Бер гөнаһсыз башны тагын төрмәгә тыгулары бар. Сез лутчы мине Даргибельме, Узедоммы тирәсендә җырчы итеп урнаштырыгыз, Шәфи агай. Мин бик рәхмәт әйтер идем...

Шәфи башын кашый башлады. Анда булмый. Үзедом да, Даргибель дә буш хәзер... Бетте легионның шаулап торган чаклары. Габдрахман абзагызның кәеф-сафа корырга вакыты юк, Унгляубе әфәнде дә буш тү­гел, яшелчә сезоны бит. Үзенең Аникламдагы салат заводына легион солдатларыннан кәбестә кистерә... 

Ул, әлбәттә, Фәхригә боларны әйтмәде. Ул аны кая тыгарга белми иде. Ә бит бу өтекнең тавышы әйбәт, каядыр ерак җибәрмәскә иде. Мәҗлес-фәлән җыйган чакларда кул астында гына шундый җырчы ма­лайлар булса, эчеңне тишәрмени?

Шәфи трубканы алып фон Мендегә шалтыратты. Халык җырларын бик әйбәт башкара, фольклор! — дип мактады. Аннары трубкасын элде дә:

  • Булды, бар. Университет артында Остмннистериум, шунда про­фессор фон Менде. Ул хәзер шәрыкь телләрендә радио тапшыру башлы­гы. Артист итеп алыр үзеңне... Әмма, кара аны!
  • Карамаган кая инде ул, Гаптрахман әфәнде! — дип өзгәләнгән булды Фәхри, ишеккә атлый-атлый.— Нахактан алла сакласын...

Гадкога урнашып алганнан соң, аны ниндидер бер магазин бина­сына китереп керттеләр. Монда, Ленинградтан Кавказга барышлый әсир төшкән рус артистлары тора икән. Ә бина элекке бай бер яһүтнең универмагы булган, имеш. Димски шунда үзенә бер почмак тапты. Атна-ун көн эшләп, кулына даими пропуск эләгү белән Фәхри Шиловны эзләп китәргә ашыкты. Ләкин сәяхәте уң булып чыкмады. Франкфурт­ка-билет алып, иртәнге поездга утырган гына иде, беренче станция арасында ук документлар тикшерү башланды. Фәхрине кире бордылар, аның пропускысы Берлин эчендә йөрү өчен генә икән. Ул моны үзе дә белмәгән иде әле. Әмма ничек кенә булса да, Франкфуртка барып ки­лергә кирәк иде бит. Нәүбәттәге якшәмбедә ул тагын юлга чыкты, поездларда кеше күплегеннән файдаланып, полиция күзеннән читтә калырга теләде, ләкин тагын барып чыкмады, өч станция киткәннән соң тагын борып кайтардылар. Унбиш көн буе, нинди хәйлә табарга белми­чә, аптырап йөрде дә тагыи юлга чыкты. Бу юлы инде төнлә бармакчы булды ул. Кичке унда Көнчыгыш вокзалга килеп перронга чыккан гы­на иде, нәкъ шушы районда һава тревогасы башланды. Кешеләрнең күбесе тоннельләргә тулды. Өстәге составлар, юлчы төягәннәре дә, буш­лары да, читкә тартыла башлады. Димски Франкфурт поездының соңгы вагонының соңгы баскычына чак кына эләгә алды. Аннары караңгыда вагонның туалет бүлмәсен карманып тапты һәм шунда, кереп бикләнде. Аның бәхетенә каршы, поезд бомба өермәсеннән үз вакытында ычкына алды. Якын-тирәдәге көчле гөрселдәүләрдән вагоннарның сикереп-тартылып китүләрен тойган саен һәлакәт көтеп барды ул. Әмма андый бә­ла булмады, туалет ишеген дә шакымадылар. Вагондагылариың җан­нары уч төбендә генә иде, күрәсең...

Шулай нтеп, Фәхри Франкфуртның икенче вокзалына килеп төште. Муса өйрәткән сыра заводын эзләп тапты. Шул тирәдәге озын-озын такта баракларны да күрде. Фәхри шуларның берсенә кагылды. Барак эчендәге катлы-катлы сәндәрәләр буш, тик алардан иске-москы асылы­нып һәм вак салам коелган сыман булып тора иде. Ишек төбенда ку­лын ак чүпрәк белән урап муенына аскан бер урта яшьләрдәге хатын гына, нидер эшләп, табуретта утыра. Фәхри аңа йомшак кына тавыш белән исәнлек-саулык теләде дә үз йомышын сорады.

—Ой, родненький, не пытай про яһо,— диде хатын ниндидер кат­наш тел белән, һәм шунда ук як-ягына каранып алды — Аны инде бер атнадан бирле эзлиләр... Безне дә куркытып бетерделәр. Ә Шиловның юкка чыгуына инде ун көн бардыр. Эзлә син даладагы жилне!..

Фәхри кабат нәрсә әйтергә белмичә, офтанып чыгып китте. Тагын бер баракка кереп карады. Андагылар бөтенләй сөйләшергә дә теләмә­деләр. Фәхри аларның шикле карашы астында барактан чыгып сызды. Бераздан соң аның артыннан бер кыз күренде. Битләре, нәрсә беләндер янганмы яки пешкәнме шикелле, ямьсез кызыл булып, бүртмәчләнеп тора иде.

  • Сез кем буласыз соң? —дип сорады ул, әкрен генә. Фәхри ничек дип җавап бирергә белмәде: төп серен ача алмый бит инде ул. Шулай да радио артисты икәнен әйтте
  • Радио? Берлинда?.. Бервакытны анда... Симаев та... ой! — Кинәт ниндидер хәтәр нәрсә исенә төшкән кебек, куркулы тавыш чыгарып, кыз күзләрен йомды. Аның керфекләре юклыгын һәм каш урыннары да шешенке кызгылт кара гына булып калганлыгын Фәхри хәзер генә кү­реп алды. Кыз яңадан күзләрен ачты.— Сез... белми идегезме аны?

Фәхри тагын аптырап калды: әйтергәме, юкмы... Хәер, хәзер инде яшерүнең хаҗәте булмас. Симай барыбер утыра бит. Аннан соң бу һәр­хәлдә дошман түгел инде, күренеп тора

  • Әйе, белә идем әзрәк...— диде Фәхри, кызның кызганыч йөзеннән һаман күзләрен алмыйча.
  • Аның иптәше бар иде... Алиш... Абдулла... Ул кая?.

Егет аны да белгәнен әйткәч, кыз тагын «оһ!» дип, йөрәге кычкырт­кандай бер тавыш чыгарды да үксеп елап җибәрде. Ниндидер читен кеше иде бу. Бөтен рухы, психикасы җимерек, ахры...

  • Мин — Фая исемле,— диде ул, елау аралаш,—Алиш минем танышым, дустым, хәсрәттәшем иде. Шундый һәйбәт кеше иде ул, акыл­лы иптәш иде. Шундый нечкә күңелле ата иде, үзенең ике улын сагы­нып сөйләгәндә күзләремә яшь килә иде...

Бу сүзләрдән соң Фәхри дә ачыла төшеп, үзенең төрмәдән чыгуын, Муса тапшырган йомыш белән килүен әйтте. Ә кыз исә, һаман елый- елый, үз фаҗигаләрен кыска гына сөйләп бирде.

  • Шуннан соң озак та үтмәстән безне монда күчерделәр. Алишны да,  дядя Мусаны да күрмичә калдым,—диде.—Ә дядя Шиловны эзлә­мәгез... Тапмассыз. Ул моннан качты, Ләкин, куркам, кулда булуы бик ихтимал. Юкса, инде шул вакыттан бирле бер күренер иде...

Бараклар арасындагы почмакта артык озак тору мөмкин түгел. Фәхринең Берлин пропускысыннан башка һич нәрсәсе юк бит. Ул ки­тәргә ашыкты. Кызның да вакыты юклыгы күренә иде, тик аның бер генә үтенече бар: ничек кенә булса да Алишка үзенең иң кайнар сәла­мен, изге теләкләрен ирештерүне сорый. Фәхри моны эшләргә вәгъдә бирде.

  • Эх, бар идең Берлинга, күр идең свидание сорап! — диде кыз

көрсенеп.   .        _

 Ансы мөмкин түгел, хыял итмәгез,—дип елмайды Фәхри.—Без бит «гаепле» кешеләр...

Мөмкин түгелен үзем дә яхшы беләм. Моннан ук җибәрмиләр. Без «гаепле» генә түгел, без коллар бит, коллар! — Фая Фәхригә ку­лын сузды: — Сезне монда җибәргән өчен язмышка рәхмәт әйтәм Аб­дулланы күргәндәй булдым... Рәхмәт...

Алар кайнар итеп кул кысышып, исәнлектә, илдә күрешү теләшеп аерылыштылар. Фәхри, озын аяклары белән биш атлыйсын бер атлап вокзалга юнәлде.

...Ул Берлинга кайтып төшүгә, үзләре торган универмагның кайбер стена кисәкләре генә ыржаеп калган һәм әле дә янгын ысы чыгып ята иде. Күрәсең, узган төндә вокзал тирәләрендә генә туй итмәгән икән үлем...

Инде кая барырга?.. Ул радио коридорларында һәм Шәфи комитеты диваннарында кунып йөрде. Әмма, жырчының тавышы белән файда­лансалар да, торыр почмак табып бирүче булмады. Эзләнә һәм уйлана торгач, Әлемчан Илдриси әфәнделәргә барып чыкты ул. Кайчандыр бу кеше дә Фәхринең тавышын яратып сөйләгән һәм Кылычбай белән икесен чәйгә дә чакырган иде бит. Шул чакта ул Мусаны да анда оч­ратты һәм әфәнденең карашы аңа да начар түгел кебек иде. Чөнки Илдриси әфәнде, үзе әйтүенчә, бик зыялы кеше һәм туган якларыннан килгән сәнгать ияләренә, шагыйрь вә әдипләргә бик хөрмәт белән ка­рый икән... Шуның өстенә аның җәмәгате Шәмсел ханым да һаман элекке хезмәтендә, радио өчен пропаганда материаллары хәзерли бит. Ул да Фәхригә болай яман караган сыман түгел. Бәлки берәр почмак күрсәтерләр...

Һәм Димски ялгышмады. Бәләкәй генә ярым караңгы чолан сымак бер урын тәкъдим иттеләр аңа. Тик бер шарт белән: озакламый меди­цина докторы буласы Илдерхан исемле улларына татарча җыр өйрә­тергә. Доктор кеше һәр яктан мәгълүматлы булырга тиеш, янәсе...

Фәхри шуларда тора башлады һәм әкренләп аларның уй-фикерләрен дә төшенеп алды. Алар Мусаны кызганып сөйлиләр иде. Шәмсел ханымның уенча: ул шундый әйбәт, әдәпле, инсафлы егет, эчкерсез бер гөнаһсыз җан. Ул мескенне большевиклар гына, котыртыпмы-көчләпме, юлдан яздырганнар. Үзе тагын шундый әйбәт шагыйрь. Аның бердән­бер улының исеме белән «Илдар» дигән опера да язган...

Фәхри бу сүзләрне ишеткәч, Мусаның яхшы кеше икәнен тагын да куәтләбрәк сөйләде һәм ипләп кенә бер фикер кыстырып карады: шу­шындый мөгътәбәр кешеләр сорап караса, Мусаны үлемнән коткармас­лар иде микән? Менә бу булыр иде изгелек!

— Һай, ансы мөмкин түгел!—дип кычкырып җибәрде Әлемчан әфәнде. — Гестапо дигәннәре — бик хәтәр җир. Алла сакласын, каммунис артыннан йөрисең дип, үзеңне тыгып куюлары бар!..

Шәмсел ханым да, кухняда бармаклары утка пешкән шикелле, ки­нәт өстәлдәге кулын тартып алды. Ходай үзе күрсәтмәсен! Бер генә тәүлек булса да ул инде үзе утырып чыккан кеше,— белә! И мескен Муса-а, шунда үләр микәнни инде... Бер нишләп булмый шул...

Фәхри, болардан кул селкеп, бер кечкенә үтенеч буенча уллары белән сөйләшеп карады. Анысы ул хәтле үк куркак түгел икән, Мусага ризык тапшыру мәсьәләсен хуп күрде һәм, «ферлеслих»  кеше буларак, илтеп бирүне үз өстенә алды. Шуннан соң Фәхри үз күңеле өнәгән таныш-белешләреннән талоннар табып, Муса белән Алишның икесенә бер тапшыру оештырды. Бармак битедәй генә кәгазь кисәгенә: «Түфли ямый торган без табылмады, каядыр югалган — дигән сүзләрне татар­ча язып, нечкә генә итеп бөтерде дә ипи йомшагы эченә тыкты, һични сизелерлек түгел иде... Берничә сәгатьтән соң Илдар, «Тапшыруыгызны алдым, рәхмәт, Муса» дигән русча язу алып кайтты. Шуннан бүтәнне язарга ярамаганын бик яхшы белсә дә, Фәхри бу сүзләр белән генә канәгатьләнмәде, эче пошып калгандай булды. Ичмаса, бер генә булса да ишарәле сүз көткән иде ул...

Моннан соң Фәхри үзенең Ямалтаев белән «исәп-хисабы» турында уйлый башлады. Муса алдында бирелгән изге ант үтәлергә тиеш! Ул иң элек Мәмүтнең Краков ягында взвод командиры булуын сораштырып белде. Аннары радиодагы тагын бер-ике җырчыны оештырып, легионның  Польшада калган бүлекчәләреннән әйләнергә ниятләде. Шәфи Алмазга кереп, моның әһәмиятен аңлатырга тотынды. Маклер башта каршы торып маташса да, Димски аның милли хисләрен бик каты кытыклап җибәргәч, түзмәде, Һадиевны боларга «комиссар» итеп чыгарып җибәрде...

Билгеләнгән маршрутны тиз-тиз узып, Краковка килделәр, ротаны җыеп концерт бирделәр, әмма Ямалтаев туры килмәде. Ул үз взводы белән егерме чакрымдагы кечкенә бер станцияне сакларга җибәрелгән иде. Анда ябык зона дип кертмәделәр. Бу аның Мәмүткә ачуын тагын да ярсытып җибәрде. Тау-таш арасына качкан ерткычны сагалаган аучы шикелле, җайлы вакытны көтәргә, барыбер туры китереп, ул бү­рене атып егарга булды. Фәхринең күңелен биләгән беренче уй — хәзер шул гына иде....

V

Бельгия егетенең җан биздергеч куркак та күренмәве, артык батыр да булып кыланмавы Мусаны үзенә тартты. Аның һәрбер хәрәкәте гади иде: сүз ачсаң, рәхәтләнеп сөйләшеп була; гел үзе турында сөй­ләп, мактанып теңкәңә тими, артык уф орып та сине җәфаламый, көләргә-еларга һәрвакыт җаен таба. Кешегә, үз манарасыннан торып, тәкәббер карау белән дә чирләми. Менә шул табигый гадилек аларны дус итте. Әйтерсең, алар бөтенләй дөньяның ике читендә яшәгән ике халыкның бер-берен белмәгән ике улы түгел, ә бер халыкның, бер ата­ның бала чактан ук бергә уйнап үскән ике улы. Утыралар, сөйләшә­ләр, якыннарын сагынышалар. Муса үзенең Чулпаны белән Әминәсен сагынып сөйләсә, Андре үзенең ялгыз калган әнкәсен сагына. «Ә сөй­гән кызың юк идемени?»—дип сорагач, оялчан гына елмаеп куя. Булган икән булуын. Андый кыз да булган дөньяда! Тик алар яңа­рак кына танышкан булганнар... «Сөям!» дип әйтешергә дә өлгермә­гәннәр. Немец жандармы Андрены төнлә, кыз яныннан кайтканда, то­тып алып киткән... Сагына егет, ник сагынмасын. Тик менә кыз гына ничектер... Белә микән Андреның рәшәткә эченә ни өчен эләккәнен?..

Икенче бер көнне Татарстан белән Бельгия турындагы тарихи, географик һәм этнографик хикәяләр, Казан белән Брюссель калалары­ның матурлыгы сөйләнә, һәркемнең үз иле үзенә газиз, һәркем үз илен матуррак итеп тасвирларга тырыша. Шуннан инде сүз үзеннән-үзе шул матур илләргә тизрәк кайту ягына таба борылып китә. Андре тизрәк сугышның бетүе һәм бу таш капкыннан ычкыну теләкләре белән хыял­лана башлый. Муса да моның белән дәртләнеп киткәндәй була. Тик ул үзен киләчәк заманга куеп түгел, үткән заманга куеп, туган-үскән җир­ләренә кайта алмас кеше булып сөйләргә тотына.

  • Ник син алай төшенкелеккә биреләсең? — дип борчыла Андре.—

Бәлки әле бөтенләй көтелмәгән бәхет аяк астында гына ятадыр. Бел­мәссең, сезнекеләр тиз генә килеп җитәрләр дә безне коткарып та өл­герерләр. Бәлки союзниклар диңгездән һәм һавадан берьюлы десант төшерер һәм күз ачып йомганчы Берлинга кереп, безне йолкып та алыр?..        

Муса йомшак ирония белән генә көлемсери. Малай чактагы иллюзияләр исенә төшә. Андреның әле әйткән сүзләре дә шул балачак хыял­ларын хәтерләтә. Ләкин ул Тиммерманска җитди җавап бирә:

  • Юк, дустым, бу төшенкелек түгел,— ди — Бу — фактның күзенә, үлемнең үзенә карап сөйләү генә... Әйе, синең теләкләрең изге. Әйе, безнекеләр болай киләләр һәм кызу киләләр. Ләкин арада әле мең чакрым юл бар. Ә сугыш юлының һәр карышын кан һәм үлем аша ат­ларга кирәк. Алар нихәтле ашыксалар да әле тиз генә Берлинда була  алмаячаклар. Әйе, союзниклар да, ихтимал, кыймылдар. Әмма монысы тагын да ераграк фараз. Ә гестапо безне, син әйткән бәхетле көн кил­гәнче, әлбәттә, үтереп өлгерәчәк. Ул мондый вәгъдәсен төгәл үти белә... Менә нилектән миңа үземне үткән заманда калдырып сөйләргә туры килә. Нишлисең: сугыш, солдат, үлем — алар бергә йөри.. Дөньяда бөек идеаллар бар, Андре. Шуларның берсе: үз илең, үз халкың азат­лыгы өчен чигенми көрәшү һәм иң кадерле җаның — газизеңне дә ая­мау... Мин үзем дә, иптәшләрем дә — үкенмибез. Алдан ук белеп чык­тык бу мәйданга...

Көнбатыш Европада үскән Андре өчен мондый сүзләр бик үк аңлашылып бетми. Шулай да ул үз камерадашын нәрсә көткәнен яхшы сизенә,  һәм шул бәләкәй генә гәүдәле кешенең олы ныклыгына, фида карьлегенә сокланып, уйга кала иде: шундыйлар да була микәнни соң?..

Әмма Мусаның Андредан һәм бүтәннәрдән башка тагын бер дусты бар иде әле. Күзгә күренми, кулга тотылмый, ә бары тик күңел түрендә генә утыра торган дус иде ул. Үзен үлем көткәнен бик ачык белсә дә, шул дусты аны тынычландырып килде: ул әле тиз килмәс кебек тоел­ды. Калган көннәре һәм сәгатьләре бик санаулы булса да, алар әле тиз генә бетмәс, һаман дәвам итәр кебек күренде. Шигырь язганда шул ук дусты аның уйларын һәм кулларын үзенчә юнәлтте. Дар агачы көт­кән шагыйрь, яшәү хыял итеп:

Сөйгән кызым кебек елмаер да,

Үбәр төсле үрелеп ирнемнән,

Һәм чакырып ирек бәйрәменә

 Ул җитәкләр төсле җиңемнән...

диде. Андре дустының католик рухание биргән догалык китабын алып, аның буш битләренә үзенең «бүләген» язып калдырганда да, шул дус­ты кушуы буенча:

Кайтса иде гөлләр арасында ,

Гөрләп үткән көләч көннәрем.

Дускай, сиңа бүләк итәр идем

 Илкәемнең иркә гөлләрен...

дип башлады ул. Шулай үзенең соңгы сәгатьләрен минутлап санамыйча яшәгәндә, яңа ел килеп җитте. Аларны таш читлеккә китереп тыккан шомлы кырык өченче елның соңгы киче килде. Яңа ел каршыларга аларның бер нәрсәләре дә юк иде. Кулларында хрусталь кәсәләр чың­ламады, алар эченә салынган шәраблар күз алларында кояш нурыдай җемелдәп уйнамады. Дөньяда мондый бәхетләр барлыгы турында алар тик хәтерли генә алдылар. Андре үзенең бик күптәннән бирле сайлап килгән иң кадерле сыен хөрмәтле кунак өчен хәзерләгән табынга куй­ган шикелле, каяндыр ерак кесәсеннән бик пөхтәләп төрелгән бер сига­рет чыгарып, Муса алдына куйды.

— Бу безнең шампански була инде алайса? —дип көлемсерәде Му­са.— Бу да ярый. Ә закускасы миннән...

Төрмә йокламый иде бүген. Камераларда ниндидер басынкы гүел­дәү беленеп тора. Шуңар күрә, кулларында сәгать булмаса да, борынгы ратуша куранты ишетелмәсә дә, тышта ачы буран уйнаса да, яңа ел килгәнне барыбер белделәр. Тәрәзә башларындагы ачык фрамугалар­дан суык җил өрсә дә япмадылар. «Котлы булсын яңа ел!», «Ирек алып килсен!», «Җиңү китерсен!» дип, ачы ялкын тулы тавыш белән ашыгып әйтелгән өзек-өзек сүзләр рус, татар, француз, хәтта немец телләрендә яңгырап алдылар. Татарчасын Шабай кычкырды булса кирәк, тавышы аныкына охшаган иде... Андре, сигаретын кабызып, Мусага сузды. Җәлилнең тәмәке тартканы һәм аны юану чарасы дип уйлаганы да юк иде. Аскы иренен шаян сәлпәйтә төшеп көлемсерәп, сигаретны кулына алды һәм шул ук шаян төс белән җитезләнеп суырып бакты. Авызы тулы әчкелт төтен богызлау башындагы бәләкәй генә тын тишегенә ки­леп тыгылды. Муса, тончыгып, кыхык-кыхык йөткерә башлады. Ул ара да булмады, авыз эченә ниндидер җылымса, тозлы сыман селәгәй­ме, төкерекме тулды. Ул аны. тиз генә парашага барып, төкереп таш­лады һәм сискәнеп китте: төкергән нәрсәсе кара-кызыл кан иде. Ачка шешенгән лагерьлар, төрмә һәм кыйнаулар, бөтен газаплар яшен тизле­гендә күз алдыннан кичте... Әмма ул, һични булмагандай, яңадан Андре каршына килде дә:

— Ай-яй каты икән шампанскиең! Безнең «кырыклы» да болан бул­мый,— дип көлгән булды. Шуннан соң Андре суырды. Кулларын биреп, яңа ел белән котлаштылар Аннары кочаклашып, ирләрчә яңакларын­нан үбештеләр. Бик җитди чырайлы иде алар икесе дә йөзләрендәге елмаю кисәге, көзге өрәңге яфрагында ничектер ялгызы гына эләгеп калган чык бөртеге шикелле, зәгыйфь кенә, сүрән генә тибрәнә иде. Муса вәгъдә иткән «закуска»сын укыды. Андрега багышлаган иде ул аны. Бу шигырендә дә баштанаяк тагын икенче дустының куәтле тавы­шы яңгырады

Хәмер, шәраб безгә булмас инде,

Яшебезнең кайнар тамчысын

Бокалларга салып күтәрербез,

Шуның белән күңел ачылсын...

 

Бу яңа ел безгә татлы ирек

 Һәм бәхетле яшәү китерсен.

Ул салдырсын кулдан богауларны

 Һәм күзләрдән яшьне киптерсен..

 

 Шушы елда, дустым, житәкләшеп

Кайтсак иде туган йортларга.

Балаларны, хатын, туганнарны

 Данлы җиңү белән котларга!..

Гажәп. Муса татарча укыса да, Андре аның тәрҗемәсен сорамады: «Ә мин шул килеш тә аңладым бит!» —диде һәм шигырьнең кыскача эчтәлеген үзе әйтеп бирде. Күрәсең, йөрәкләр бик көчле булып бер төсле типкәндә, уйлар да сүзсез аңлашыла торгандыр...

Аннары Муса почмакта торган параша катына килеп ятты һәм аның артындагы тычкан баласы да сыймастай тар ярык аркылы Алиш­ны котлады. Шушы шигырен укып, аның күңелендә дә шул ук күзгә күренмәс дустының матур утларын кабызды. Тик бу утларны ул Фоат­ка гына җиткерә алмады. Чөнки ул як стена әле һаман тишелеп бет­мәгән иде. Каты кирпечне атналар буена чокый торгач, өтерге башта үтмәсләнде аннары кителде, аннары сынып чыкты. Хәзер инде Муса бөтенләй коралсыз калган һәм яңаны сорап алуы да ансат кына була тойган эш түгел иде...

Муса узенең актык сукмагындагы актык адымнарына кадәр күңел түрендәге шул якын дусты белән бергә барды. Соңгы сулышта да алар аерылышмадылар. Аның бу якын дусты яшәү һәм ирекне, сөю һәм матурлыкны юк бөтен дөньяны ярата торган якты һәм бөек өмет иде!..

VI

Январьның уннарында булса кирәк «ярык телефон» нан Алиш та­вышы килде. Муса параша артына колагын куеп ятты. Алиш прогулкада Габбас Шәрипов дигән легион егете белән танышуын, эше каралып бетеп гаеп таба алмыйча чыгарачакларын (әгәр алдамасалар!) һәм моннан Тегель төрмәсенә күчерәчәкләрен хәбәр итте. Нишлибез, дәф­тәрләрне шунын беләк чыгарсак ничек булыр икән?-дип сорады ул аннары.

Муса бу хәбәргә сөенеп куйды. Габбасны белә иде ул. Сталинград ягыныкы, лейтенант булган, оешманың ышанычлы кешесе, взвод коман­диры буласы егет...

  • Бик әйбәт булыр бу! —диде ул һәм, идәннән торып, гарәп хәре­фе белән язылган беренче дәфтәрнең биленнән нечкә генә ьеп кисәге белән бәйләде дә ярыкка тыкты. Аннары стамеска сабы белән теге як­ка этәрде. Алиш аны кыштырдатып тартып алды.

Шагыйрь күңеленең беренче кошы оясыннан кузгалды... Ана ничек­тер моңсу һәм хафалы булып китте. Исән-сау чыгармы төрмә койма­ларыннан? Барып җитә алырмы туган якларга?.. Ә бит анда аның бө­тен йөрәге, җаны һәм буйсынмас рухы. Газап, хәсрәт һәм тигезсез тар­тышлар белән үтелгән авыр юлларның кан тамар йомгагы... Хәерле юл сиңа, очар кош!..

...Шәрипов авыру иде. Төрмәләрдәге ач ризык һәм тукмак белән туйдырулар аны тәмам йончытып, киселдереп ташлады. Тыны кысылу, купмас ютәл белән газаплану, тәннәре суык тиргә бату һәм саташып йоклаулардан үзенең нинди хәлдә икәнен аянып аңлый иде ул. Тегельгә күчерелгәч, атна-ун көн буена прогулкага да чыга алмады. Көч-хәл белән төрмә амбулаториясенә сөйрәлеп барды. Андагы врачмы, фельдшерме кисәге аның күкрәк һәм аркасын аннан-моннан гына тыңлаган булды да бер сүз әйтмәде, тик язып утыручы ак халатлы ханымга җиңелчә генә кул селкеп куйды. Ул моны авыруга сиздерми генә эшләр­гә теләгән иде кебек, ләкин Шәрипов эчтән елтыраган очлы күзләре белән эләктереп калды. Аның болай да боек күңеле, кырау суккан чәчәк төсле, бөтенләй коелып төште. Халатлы ханым, медик кушуы буенча, аңа ютәл йомшарта торган микстура язып бирде дә камерасына кайтырга кушты. Коридордагы чират көтүчеләр арасына чыккач, Габ­бас мөмкин кадәр әкренрәк атлап, күзләре белән һәркемне җентекләп барды: кем дә булса очрамасмы, легионнан алынганнарны әле һаман монда дигәннәр иде бит... Эзләнүе бушка китмәде, иң арттагы кешеләр арасында артист Габдулланы күрде ул. Текәлебрәк карамасаң, аны хә­зер танырлык та түгел икән: йөзләре һәм күз кабаклары шешенгән, битләренә каратут болытлар төшкән, чырае сап-сары булган. Аның ба­выры һәм бөере шешкәнлеге белгеч булмаган кешегә дә күренеп тора иде. Шәрипов, нәүбәт көтүче сымак, аның янына утырды. Исәнме, дип пышылдады. Сөйләшү тыелган иде, тыелган булса да сөйләшергә ки­рәк иде. Баттал аны башта бер-ике минут танымыйча торды, чөнки Шәрипов та бик нык үзгәргән һәм күрешмәгәннәренә дә күптән иде. Габбас шаян сүз әйтергә үзендә көч тапты:

  • Бакцы, бәбәге мутный цәй булган — адәм танымыйдыр!—диде.

Баттал шуннан соң гына төшенеп алды: —Ай, кәбәм, синмени, Әппәс маем!—дип, аның кулын кысты. Сөйләшер сүзләр тәүлек буена да бетәрлек түгел иде, ләкин алар иркенләп сөйләшә алмадылар. Габбас үз куенындагы ниндидер яшерен җөйләр арасыннан башкаларга сиз­дерми генә нәрсәдер чыгарды да Батталның учына салды. Муса белән Алиштан сәлам әйтте. «Мин алар яныннан, диде, үзең танышкач, баш­каларга да җитештер...» Шулай пышылдады да хушлашып китеп бар­ды — хәле авыр иде.

Баттал, ул киткәч, чнткәрәк тайпылып, учын ачты. Анда амбулато­риядән бирелә торган порошоклар хәтле генә итеп төргән ике кәгазь кисәге иде, тиз генә эчке кесәсенә яшерде. Так, врачка күренеп, каме­расына кайткач кына ул кәгазьләрне сүтеп карады: Муса шигырьләре иде. Соңыннан бу шигырьләр күчерелеп, башка кулларга да барып кергәч, «Муса да монда икән!» дигән сүз таралды, һәркемнең аны күрә­се килде. Ә Гайнан Кормаш исә аны һәр прогулка саен, ялт-йолт каранып, эзләп йөрүчән булды. Җайлы вакытлар туры килгәндә, каме­раларга бирелә торган газетадан рупор ясап, «Муса абый, син кайсы камерада?.. Тавыш бир!» дип кычкыра торган булды. Әмма Муса да, Алиш та бу төрмәдә озак вакытлар күренмәде...

Шулай январь ае да узып китте, февральнең җепшек буранлы һәм бездәге апрель башларына охшаган кояшлы, тамчылы көннәре башлан­ды. Унынчы февральдә дә шундый кояшлы, матур көн иде. Камералар­ның иртән ачылган форточкаларыинан хәтта җылымса җил кергәндәй булды «Яз исе кило!» дип исни-исни, кешеләр йөзләре белән шул кече тәрәзәләргә сузылды. Шул көнне Тегельдә утырган татар егетләре язмышында бер үзгәреш булып алды: аларның барысын бергә астагы бер киң бүлмәгә җыйдылар да, «кара козгын»га төяп, каядыр алып киттеләр. Егетләр ике яктагы эскәмиягә тезелгән, ишек төбендә ике автоматчы, «һичбер сүз сөйләшмәскә!» дип алдан ук куркытып куйды­лар. Теге чакта Варшавадан килгәндәге шикелле, тагын һәркемне эчке бер шом биләп алды. Дошман кулындагы тоткынның үлемнән башка нәрсә көтүе мөмкин? «Инде монысы актык юлыбыздыр... Хушыгыз, ту­ганнар, бәхил булыгыз...» ди төсле иде боек күзләре. Әмма бу да соңгы юл булмаган икән әле. Аларны гестапоның төп йортына алып килеп, шулай ук зур бер бүлмәгә керттеләр. Монда зур чиннардагы өч немец утыра иде. Егетләр беренче сорауларда ук аңлап алдылар: «аерым өч­лек» утырышы икән бу. Формаль кагыйдәләр буенча «эш» белән таныш­тылар да хөкем чыгардылар:

1. Баш җинаятьче Һумероф — Муса Җәлилнең боерыкларын турыдан-туры үтәп, «Идел-Урал» легионын таркату, баш күтәрү эшен алып барган һәм кулга алу вакытында яшерен листовкалар табылган Гай­нан Курмашоф, Зиннәт Хәсәноф, Габдулла Батталоф, Фоат Сәйфелмөлекофларны, баш җинаятьче Һумероф белән берлектә, аерым про­цесста карарга;

II. Берлиннан листовкалар ташыган Солтанай Фәритофны концентрацион лагерьга, каторга хезмәтенә җибәрергә;

III. Җинаятьләре хәзергә ачык исбат ителмәгән Габбас Шәрипофны һәм Хисмәт Рушатофны надзор астында легионга кайтарырга

Немецча укылган бу карарның тәрҗемәсен аңлатып та тормадылар, тоткыннарның кулына да бирмәделәр: азиатларга ничек тә ярый. Ки­рәк булса, немецча өйрәнсеннәр!..

Егетләрне кире җыеп алып киттеләр.

Александерплац төрмәсендә калган Кылычбай Киекбаевны да шул ук «өчлек» карап, Гумеровның адъютанты булып поляк партизаннары белән элемтәдә йөргәне өчен, Бухеивальд лагерена, гомерлек каторга­га ясадылар.

Көннәр үлемдәй авыр билгесезлек эчендә яңадан шулай ага бир­деләр. Ә кояш һаман ягымлырак карый башлады. Габбасның күңеле аз гына күтәрелеп киткәндәй булса да, хәле җиңеләймәде, һаман да шут купмый торган ютәл интектерә иде аны. Февраль ахырларында тагын 'аска чакырдылар. Төрмә кәнсәлэрендә ул Рушатов һәм Фәритев белән очрашты. Өчесенең дә юл кәгазьләрен рәтләделәр дә конвой бе­лән озатып җибәрделәр. Бу юлы поездга утыртып алып киттеләр. Кая илтүләрен алар тагын белмәделәр. Берничә сәгатьтән соң бер стан­циядә Фәритевне төшереп калдырдылар. Ул, хушлашып, күзләреннән яшен сөртә-сөртә аерылды.

— Исән кайта алсагыз, туган җир туфрагын минем өчен дә үбегез! — диде.  .       

Шәрипов белән Рушатов юлда бик аз сөйләштеләр. Бердән, алар бөтенләй диярлек таныш түгел иде. Капелла җитәкчесе Рушатовиы Габбас читтән күреп кенә белә, ә Рушатов — Габбасны бөтенләй бел­ми иде. Икенчедән, хәлләре дә суз белән мавыгырлык түгел: Габбас авыру  булган кебек, Рушагов та тәмам йөгенгән, ачлык һәм кыйнаулар хәлдән тайдырган, аның хәтта аягына басып торырлык та егәре юк иде. Аннары, элек яшерен эш алып барганда бик үк яшеренә белмәсәләр дә, хәзер төрмә аларны һәр адымда бик сак булырга өйрәткән иде. Менә шушы сәбәпләр Шәриповка ачылып китәргә, кесәсендә Муса бе­лән Алиш дәфтәре ятканын Рушатовка әйтергә мөмкинлек бирмәде...

Шул ук февраль ахырларына таба Мусаны төрмә башлыгына чакырттылар. Ишек ачуга ук киңлеге һәм шыксызлыгы күзгә бәрелгән һәм кара күн тышлы авыр креслолар, шундый ук кара өстәл, шкафлар белән җиһазланган кабинетка килеп керде ул.      

Өстәл артында утырган төрмә башлыгының бер кырыенда Геденктафель, икенче кырыенда җирән зондерфюрер Унгляубе урнашкан иде. Муса берхәтле сагаебрак калды: моңарчы бу кеше бер дә күренмәгән иде бит... Шәфи дә, «комитет»ның бүтән бер адәме дә күренмәде, кул селтәгәннәр иде... Хәзер ни йомышлары бар икән?..

  • Утырыгыз, Муса әфәнде, биттешөн! —диде Унгляубе, төче тавыш белән генә сузып.— Кәефләрегез ничек?..— Ул русчаны ярыйсы белә иде.
  • Фюрернекеннән яхшырак...— дип ычкындырды Муса көлеп.
  • Ничек инде ул? — дип сорады төрмә башлыгы, куркынган төс белән.
  • Соң аны һәр тарафтан куалар. Ул мескен хәзер ау боҗрасына эләккән бүре шикелле. Ә мине берәү дә кумый. Камерада тик ятам рә­хәтләнеп!
  • Гросс концерт! — дип кычкырып җибәрде Мемориаль такта әфәнде.
  • Сабыр итегез,— диде Унгляубе, кулын күтәреп. Аннары Мусага елмайды:—Сез әле һаман шутник икәнсез. Муса әфәнде. Ярый, ярый, бик яхшы. Төрмәдә утыру шикелле авыр һәм күңелсез чакларда да шулай шаяра белү, әлбәттә, мактаулы хәл. Алайса, сезнең кәефләр на­чар түгел икән...— Унгляубе юан бармак очлары белән өстәл поставын дыпылдатып куйды,— Ә без сезнең авыр хәлегезне җиңеләйтү теләге белән килгән идек...

Муса үзенең күптәнге танышы хәйләкәр Унгляубегә текәлеп кара­ды. «Аңламыйм әле, нинди хәйләләрегез бар?» ди иде кебек аның күз­ләре  һәм зондерфюрер моны төшенеп алды. Үзенең бик җитди һәм изге миссия белән килгәнлеген әйтте. Муса һәм аның иптәшләренең эше тикшерелеп беткән. Германия каршындагы җинаятьләре бик зур икән һәм алар, һичшиксез, тулысынча исбат ителгән. Бу эш Дрезденда, икен­че Имперский судта каралачак. Империя законнары буенча, алар чит ил шпионнары, сугыш диверсантлары буларак хөкем ителәчәкләр. Аларның һәммәсен дә үлем җәзасы көтә...

  • Әмма Розенберг әфәнде, зур гуманист философ буларак, бик җәлли сезне...— диде Унгляубе, киң тын алып.— Талантлы шагыйрь, ди. Киләчәктә зур шөһрәт иясе булачак кеше, ди. Мин үзем дә шул ук фикердә. Шәфи әфәндедә сезне әйбәт яктан искә ала... Шуңа күрә без­нең сезне коткарасыбыз килә, һиммлер һәм фюрер әфәнделәр алдына үтенеч белән кереп, сезгә яшәү һәм ирек бүләк итүләрен сорамакчы булабыз. Ул чагында сез сау-сәламәт килеш тагын иске хезмәтегездә калачаксыз. Без, гуманизм белән сугарылган немецлар, сезгә ышана­быз!
  • Ниятегез, чыннан да, изге икән,— диде Муса, җитди генә.  Рәх мәт... Үлмәскә мин риза... Сорагыз... Барып чыкса, мин бик шат булачакмын...
  • Менә бу перекрясно! — диде немец, әлеге әйбәт русчасы белән. — Без әле риза булмассыз дип курыккан идек...
  • Гаҗәп икән,— дип көлде Муса. — Үлемнән котылырга кем риза булмас икән?..
  • Белмәссең сезне. Фанатик коммунистлар бит сез...

Ә коммунистлар яшәүне иң нык сөючеләр!

Монсы да бик матур! Алайса, Муса әфәнде, бик кечкенә генә бер формаль эш бар. Унгляубе, елан кабыгы төсле портфеленнән бер бит саргылт кәгазь чыгарып, Муса алдына салды. Аның уртасына башта немецча, аннары русча кыска гына текст машинкада сугылган иде:

«Моңарчы эшләгән эшләремнең ялгыш булуын аңлап, мин, шагыйрь Муса Җәлил, чын күңелдән тәүбә итәм». (Имза.)

Нинди кыска, нинди гөнаһсыз сүзләр! Бер төрле йөкләмә-фәлән дә юк, гафу үтенергә дә кушмыйлар... Муса бу текстка тагын бер мәртәбә күз йөгертеп чыкты. Шушы өч авыз сүз сине үлемнән коткара, сиңа го­мер бүләк итә! Син тагын якты кояш астында, иректә, рәхәтләнеп яши бир!.. Нинди яхшы кешеләр болар: шушы өч авыз сүзне әйтү белән үк мине коткармакчы булалар. Алдар дип тә курыкмыйлар, ышаналар.. Кызыктыргыч, ах, кызыктыргыч!.

Мусаның авыз почмакларында әз генә көлемсерәү чалымнары сизел­де. Моңарчы аңа төбәлеп, аның йөзендәге һәрбер үзгәрешне күзәтеп утырган һәм оста психолог саналган доктор Унгляубе, чынлап та, әле генә Мусаның башыннан узган шул сәер уйларны куәтләгән шикелле, юаткыч сүзләр белән аңлатырга тотынды.

  • Күрәсез, бу кәгазь кисәге коры бер формальность кына,— диде ул, үзенең яхшылык теләү тавышы белән.— Анда бер төрле йөкләмә дә, үзегез изге санаган идеяләрдән ваз кичтерү дә, сезнең горурлыкка тукына торган гафу үтенүләр дә — берсе дә юк. Ул бары тик «тоткын­ның үзеннән бер тавыш» кына. Юкса, безгә әйтүләре бар: «Туктагыз әле, әфәнделәр, сез аның өчен үтенәсез үтенүен дә, ә соң тоткын үзе те­лиме?» дип. Менә шунда инде без бу кәгазь кисәген күрсәтәчәкбез: менә, рәхим итегез, шагыйрьнең үз имзасы!

Унгляубе сөйләнгән арада Муса әлеге чуалчык хисләреннән айнып өлгергән иде инде. Аның, кинәт кабынып китеп, бу саргылт кәгазьне немецның шундый ук сары йөзенә бәрәсе, аны эт итеп тиргисе килде. Ләкин бу минутта — тынычлыкта иде көч. Һәм шул гади тынычлык бе­лән бу дошманның җирән битлеген ертырга теләде ул.

  • Шушындый ук кәгазь минем белән утыручы башкаларга да тәкъдим ителәме? — дип сорады Муса.

Кинәт куелган бу сорауга психолог Унгляубе отышлы җавапны тиз генә таба алмады: ык-мык килеп торды да аскы йөзен ача торган сүз­ләрне әйтеп ташлады.

  • Алар — нәрсә соң?.. Без шагыйрь язмышын кайгыртабыз, «һәр бөҗәк яшәүгә лаеклы» дигән фәлсәфәне сугыш дәвере күтәрә ал­мый.

Мусаның баш очыннан суык су койгандай булды: аның җандай якын күргән, бергә янган, бергә көрәшкән иптәшләре үлеп, ул бер үзе исән калырга тиешмени? Алар гомере бәрабәренә Муса үзенә яшәү сатып аламы? Менә ничек! Моңарчы изге санаган эшләреңне ялгыш дип таны, имеш! Дошманың каршында тәүбә ит! Ә тәүбә итүчене тезләндерәләр!..

Муса үзен шундый хәлдә итеп күз алдына китерде. Аның бөтен тәне яңадан чиркәнеп, гәүдәсе тетрәнеп китте. Каяндыр җан төбеннән: «Һич!..» дигән тавыш килде. Тагын ярсып китүдән үзен көчкә тыеп, не­мецка карады...

  • Юк минем дусларым — бөҗәкләр түгел. Аларның һәркайсы алтын хәрефләр белән языла торган асыл кешеләр! Ә тирә-ягында дус­лары шаулап тормагач, шуның өстенә бу дөньяны кошлар да, җәнлек һәм бөҗәкләр дә бизәмәгәч, шагыйрьнең берүзе яшәвеннән нинди кызык булсын Әфәндем?.. Аның бит бик борыңгы изге мәгънәсе бар. Чын шагыйрь —тугрылык һәм гаделлек, азатлык һәм тигезлек якчысы бул­ган. Җәберләнгәннәрне яклап сарайларга, патшаларга каршы тавыш күтәргән Шул борынгы мәгънә коммунистның хәзерге мәгънәсе белән килеп тоташа... Күрәсез, алар икесе дә бер! Ә шулай булгач... ертыгыз сез бу сары кәгазьләрне. Юридик фәннәр докторының нечкә хәйләле кулы белән төзелгән булса да, ак җепләре ярылып ята. Чын шагыйрь, чын коммунист сатылмый! Үзенең гадел эшеннән тәүбә дә итми, җиргә дә тезләнми!
  • Туктагыз әле, майн һерр! — диде Уигляубе, сүз сораган шикелле кулын күтәреп.— Без сезнең үз файдагыз өчен...
  • Юк, кирәкми,— дип кырт кисте Муса.— Тезләнеп яшәгәнче, аяг­үрә үл! — дигәннәр. Тере кешеләр өрәктән курыкмыйлар!..

Упгляубенең тулы итләч йөзе бүртенеп чыкты. Ике чигәсендә кызыл төерләр сккергәләп куйды. Аның шул минутта ук торып, бу бәләкәй гәү­дәле арык мәхлукъның шыр сөяк яңагына чалт итеп сугып җибәрәсе һәм идәнгә салып таптыйсы килде, тик ояты җитмәде, чөнки әле генә яхшылык фәрештәсе булып кыланды бит ул... Шулай да, тешләрен шы­кырдатып, урыныннан торды һәм үтергеч сүзләр тапкандай ачу белән:

  • Иң томана фанатик азиат сез! —диде.— Сезнең барыгызны да бер бауга тезеп асарга кирәк! — Һәм, тимер дагалы үкчәләре белән шак-шок атлап, кабинетның аргы тәрәзәсенә китеп барды.
  • Менә монысы аңлашыла ичмаса! — диде Муса, мыскыллы та­выш белән.— «Песиле-күселе» уйнауның кирәге дә калмады.

Унгляубе эндәшмәде. Ул инде гамьсез бер кыяфәт белән кулларын галәфи кесәләренә тыгып, урамга карап тора нде. Хәзер аның урыны­на «курай ботлы» тикшерүче эшкә тотынды. Мусаны «зур концерт»ка җибәргән чакларында сорау беркетмәләре тәмамланып бетми кала иде, яшел папкасыннан чыгарып, шуларны төгәлләде, аннары тикшерү һәм гаепләү нәтиҗәләре белән таныштырды, шуның өчен кул куй­дырды.

  • Менә монда, күгәрченкәем, бу урынга,—-дип такмаклый-такмак- лый тагын сузды. —Менә шулай... Хәзер инде суд ясар өчен бөтен эш әзер. Озакламый сез гадел хөкем тыңларсыз... Германиянең һәр эшен­дә тулы тәртип һәм гадел закон булыр. Нәкъ музыкадагы тигез рит­мик һәм матур мелодик агыш шикелле... Әйе, әйе, мин үзем дә сәнгать кешесе! Шул тигез агыш эченә бер генә ят тавыш килеп керсен, бер генә ялгыш нота яңгырасын — шунда ук бөтен симфония җимерелә, ямьсез диссонанс башлана! Сезне дә, күгәрченкәем, шундый ук музы­каль ритмлы тәртип белән хөкем итәчәкләр. Һәрбер йотасына кадәр гадел рәвештә төгәллек сакланып, җиренә җиткереләчәк. Мәсәлән, суд сезне гильотинага хөкем итә икән, сезнең башмы гади балта белән ча­барга Германиядә беркемнең дә хакы юк, хәтта атып үтерергә дә хакы юк. Әгәр дә мәгәр кем дә кем үз белдеге белән суд хөкемен боза кал­са, тулы диссонанс туачак, һәм көйгә ямьсез тавышлар кушылып, өзе­леп калачак!..

«Мемориаль такта», ниһаять, кәгазьләрен җыеп, яңадан яшел папкасына кыстырды. Аннары, бәләкәй генә башындагы ялтыравык чәчен сыпырып, озын нечкә муеным кукрайтып куйды.— Менә, һәммәсе дә төгәлләнде, сөеклем, инде сез бик рәхәтләнеп камерагызга кайтып китә аласыз...

Мусаның тәмам күңеле болганып, башы әйләнеп, косасы килде. Бу бүлмәдән чыгып китәргә мөмкинлек минутын актыккы көче белән көтеп алды ул. Унгляубене тыңлау ул кадәр авыр булмаган икән, ә менә бу хәшәрәтнең һәрбер төче сүзендә әллә нинди җирәнеч лайла бар кебек, һәм ул синең битләренә, хәтта йөрәгеңә сылама шикелле.

Надзиратель аны камерага бикләүгә,

  • Сволочьлар! — дип сүгенеп куйды Муса,—Ах, кабахәт җаннар!— дип өстәде, ачынган тавыш белән.

Моңарчы аның болай кинәт кабынып китүен күрмәгән Андре аптырабрак калды. Көлемсерәргә теләде, ләкин Мусаның йөзенә карау белән, шунда ук җитди төскә кереп, аның янына килде.

—Нәрсә булды, дускай? — дип сорады.

— Сөйләп авыз пычратырлык та түгел! Тәүбә итәргә кушалар. Өч кенә авыз сүз язылган сары кәгазь. Шуңа кул куй һәм мәңгелек яшәү сиңа! Яшә! Җирдә шуышып, фриц үкчәсендәге нәҗесне ялап, мәңге үкчәсендәге нәҗесне ялап, мәңге яшә!.. Тукта, Андре, — диде Муса, кулын югары күтәреп. — Җавап кил­де. Хәзер эптеп бирәм.— Һәм үз почмагына утырып, кечкенә бер кә­газь почмагы өстенә иелде. Бармак башыдай гына карандаш кисәге аны тиз-тиз чуарлый башлады.

Мин тез чүкмәм, катыйль,синең алда,

 Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә,

Кирәк икән, үләм аягүрә,

Балта белән башым киссәң дә!..

Шунда ук Андрега укып күрсәтте, тәрҗемә итеп бирде. Саф күңел­ле яшь егетнең күз төпләрендә яшь бөртекләре күренде. Аның бу ерак ил кешесенә соклануы, ихтирамы тагын да артты. «Мин дә шундый була алыр идем микән?..» дип уйлый иде ул. Ә Муса аның биек җилкә­сенә кулын салды да күзләренә туры карап:

  • Беләсеңме, Андре дускай,—диде. — Минем сиңа бер үтенечем бар. Безнең язмыш инде билгеле. Ул хакта сөйләп тормыйк...— Чабу эченнән уч төбедәй бәләкәй, соры катыргы тышлы бер дәфтәр чыгар­ды.— Син менә шушыны саклап, моннан исән-сау чыккач, сугыш беткәч, кайсы гына илдә булсаң да, безнең совет илчелегенә кертеп тап­шыр. Монда минем йөрәгем, иманым, идеалым, сафлыгым... Моны укып чыккан кешеләр мине үзләре белеп хөкем итәрләр. Амәнәтем сиңа шул. Кыен булса да, җиренә җиткер...

Тиммерман аны кочаклап алды.

  • Тәндә җаным бар чагында моны саклау һәм син әйткән җиргә тапшыру — минем изге бурычым! — диде ул.— Тыныч бул, дустым... Әмма мин башкачарак уйлыйм әле: без икебез дә исән котылырбыз һәм дәфтәрне мин синең үзеңә тапшырырмын!..

Муса бик моңсу гына елмаеп куйды. «Нинди хыялый син, саф күңелле Бельгия егете!..» ди иде аның Андрега төбәлгән күзләре.

ӨЧЕНЧЕ БАШЛАМ

I

Судның нәрсә әйтәчәге Мусалар өчен алдан ук билгеле иде. Чөнки аның хөкеме, карак кунычындагы хәнҗәр шикелле, инде күптән үк гестапо почмакларында әзерләнеп куелган. «Уен» башлану белән ка­ракның шул хәнҗәрне ялтыратачагы алдан ук мәгълүм. Шуңа күрә Муса да, иптәшләре дә ул көнне бөтенләй көтмәделәр һәм аңа бер өмет тә багламадылар. Шулай да ул көн килеп җитте...

Мартның җете кояшы камераның тимер челтәрле тәрәзәләре аркы­лы балкып күренә иде. Ул нурлар синең камераңа керә алмаса, каршы  стеналарга андагы тәрәзә пыялаларына төшеп, уйнаклап, күзләрне чагылдыра. Кайдадыр кошлар да сайрашкан тавыш ишетелеп китә. Тик алар үзләре генә күренми. Күңел җилкенеп тышка омтыла. Анда бездәге апрель ахырлары шикелле, җылыдыр, рәхәттер кебек тоела. Мусаның хәзер тәрәзә яныннан китәсе дә килми. Бере артыннан бере агылган шигырьләр шул ашалып беткән кирпеч тәрәзә төбендә, кояшка гашыйкларча табынган хәлдә туалар. Көн дә кертелә торган «Филькишер»  газетасының кырыйлары, нәкъ элекке кызлар хаты кебек, кый­гач язылган юллар белән чуарланып бетә. Тик ул шигырьләрне акка күчереп, дәфтәр итеп теркәргә генә кәгазь юк. Бу тар тасмалардан һич­ни эшләп булмый. Ул икенче дәфтәр өчен дә Андреның актык бит кәгазьләрен гозерләп алган иде инде, киоскыда да юк, ичмаса, хәзер. Дәфтәр битләре бик тиз тулып, тагын әллә нихәтле шигырьләре сый­мый калгач, катыргы тышның ахырына үзенең зарын язып куйды: «Бу төптә—33 шигырь. Әсирлектә һәм тоткынлыкта 1942.1Х.—1943. XI ара­сында язганнарым 125 шигырь һәм поэма. Ләкин кайда языйм? Үзем белән бергә үләләр...»

Бүген дә Муса, рәхәтен үзе татый алмаган яз кояшына карап утыр­ган килеш, шул хакта уйланды: кая куярга, кая теркәргә инде боларны?.. Вак кына язып тутырылган газета кырыйларын буйдан-буйга ер­тып ала да ул, тасма чорнаган шикелле, куш бармакка чорнап, чалбар кесәсенә тутыра. Бердән-бер яшерер урын шул. Андый тасмаларны чабу почмакларына сыйдырып булмый бит. Хәзер инде ике кесәсе дә бүлтәеп чыкты. Ләкин ул юка, начар кәгазьләр анда йөри торгач таушалып, тиз арада чүбекләнеп бетәләр, карандаш язуы таный алмаслык хәлгә килә. Каян гына кәгазь табарга соң? Туйганчы ризык түгел, туйганчы кәгазь!..

Шул чакта камера йозагы шалтырады, ишектә надзиратель күренде.

  • Һумеров Мусаа! —дип кычкырды ул —Аска, әйберләрең белән!..

«Кая, нәрсәгә?» — дип сорыйсы юк иде, һәм монда аңлатып та маташмыйлар. «Әйберләрең белән» — дигәч, үзеннән-үзе билгеле- кая­дыр башка җиргә, димәкки. Муса, надзиратель чыккач, газета кырый­ларын ашык-пошык ертып бөкләштерде дә кесәсенә салды .Барлы-юклы әләмә-сәләмәсеп бер чүпрәккә төйнәп кулына тотты Кинәт кенә, аерылышасы булу Андрены бөтенләй каушатып калдырды. Ул Мусага булышып маташса да, анда сугыла, монда бәрелә, куллары калтырый, нәрсә китереп бирергә белми иде. Муса хәсрәтле генә елмаеп аның каршына басты. Әле кайчан гына бу сөйкемле егет бөтенләй таныш тү­гел, хәтта шикле кеше сыман күренгән иде. Ә хәзер алар бертугандай дуслар. Менә аерылу минутлары да килеп җитте. Күрешерләрме алар яңадан? Тоткын язмышы канларга куар аларны? Кайда туфраклары калыр?..

Икесе дә бер сүз дәшмәделәр, икесе дә берьюлы кочаклашып алды­лар, икесенең дә күз төпләре чыланган иде, икесенең дә шул чыланган күзләре: «Мин бик теләр идем синең белән тагын күрешергә!..» дияләр төсле иде.

  • Хуш, бәхил бул, Андре! — Диде Муса, ишектән чыгышлый.
  • Озакламый яңадан күрешик, Муса! — дип калды Андре, күзлә­рен мөлдерәтеп.

Күрше камерада да шул ук хәл кабатланды. Надзиратель аска чакырганнан соң Алиш үзенең камерадашы Эмиль Мейзон каршына ки­леп басты.

  • Беләсеңме, кадерле дус,— минем сиңа зур бер үтенечем бар...— диде ул һәм күкрәк кесәсеннән дүрткә бөкләнгән кәгазь чыгарды. Ты­шына адресы русча язылган иде.— Бу кәгазь бик кечкенә. Соң ниш­лисең, язасы сүзләрем томнарга сыймаслык булса да, мин аларны шу­шы бер бит эчендә әйтеп бирергә тырыштым. Син, иреккә чыккач, моны минем туган илемә зинһар салып җибәрә күр! Зур үтенечем шу­шы, дустым!..

Эмиль Мейзон йомшак мөгамәләле, әдәп һәм ихлас күңел белән сөйләшә торган укымышлы кеше иде. Алишның бу сүзләремнән сон күңеле тагын да йомшарып китте.

  • Баш өсте, сөеклем,—диде ул.—Иреккә чыгуымның беренче кө­нендә үк мин моны үтәрмен, бу минем изге бурычым! Алай гына да түгел, әгәр җәмәгатегездән җавап килсә, мин аңа безнең монда бергә үткәргән көннәрнең ачы хикәясен сөйли торган озын-озын хатлар язармын. Хәер, дустым, юк, мин ул хатларны язасым килми! Мин синең үзеңне исән кайтарасым килә! Судьяларның күңеленә алла миһербан салып, сезнең барыгызны да коткарсыннар, һәм син ике малаеңны да кочагыңа кысып, ә гүзәл Руккия ханымны каршыңа утыртып, безнең монда күргәннәрне үзең сөйләп бирерсең! Нинди бәхетле минутлар, ә!

Алар икесе дә салмак кына елмаешып куйдылар. (Бер-береңне сүз белән юаткан булу да ярап куя бит кайчакта!) Аннары Алиш, аның кулларын кысып, артына борылмыйча, чыгып китте.

Алиш, бу көннең бер килеп җитәсең ачык белгәнгә күрә, ул хатны күптән үк язып куйган иде инде. Ләкин алдан биреп куясы итмәде, ае­рылганда бирелгән амәнәт тизрәк тапшырылучаи була, дип уйлады ул. Ә йөз бит урынына бер генә битлек хатта мондый сүзләр язылган иде: «Кадерле тормыш дусым, сөекле әнкәм, газиз балаларым, туганна­рым һәм дусларым минем! Сезгә үземнең, ихтимал, актыккысы булган ялкынлы сәламнәремне җибәрәм.

Мин, Абдулла Бари улы Алишев, А. Алиш, 1001 укчы полкның кы­зылармеецы. Брянск янында камалышта калып, 41 нче елның 12 Октя­бренда пленга эләктем. Төрле лагерьларда сөргердан булып йөри тор­гач, ахырда Чехословакиягә җибәрелдем, андагы заводларның берсен­дә шлифовальщик булып эшләдем. 1942 ел ахырында Берлин якынын­дагы лагерьда шагыйрьләрдән Муса Җәлилне һәм Р. Саттарны очрат­тым («Кызыл яшьләр» газетасыннан). 1943 ел августында, легионер дип аталган татар хәрби әсирләре арасында листовка таратуда гаеп­ләнеп, кулга алындым. Минем белән түбәндәге кешеләр кулга алынды

  • Муса Җәлил — шагыйрь, Казаннан.
  • Гариф Ш а ба е в — финанс хезмәткәре, Ташкенттан.
  • Сәйфелмөлекев — сәүдә наркомы урынбасары, Үзбәкстан.
  • Фоат Булатов — инженер, Казаннан.
  • Әхмәт Симаев — журналист, Мәскәүдән.
  • Тагын 20—25 ләп кеше, легионнан.

Без ярты ел Берлин төрмәсендә утырдык. Суд. 7.11.44. Дрездендә бу­лырга тиеш...

Туасың, көрәшәсең, китәсең... Күрәсең, шундадыр инде безнең яз­мыш! Без соңгы сулышыбызгача үз халкыбызга турылыклы булып калабыз. Аһ, нинди яшисе килә! Сезне күреп, баштан кичкәннәрнең барын да сөйләп бирәсем килә, газизләрем!

Р. Саттар 43 елның июнендә качып китте. Аның язмышы билгеле түгел... Күп кенә язылган һәм уйланган нәрсәләр үзебез белән китеп югала инде...

Һәммәгезне дә кысып кочаклап үбәм. Бигрәк тә Алмазым белән Айвазымны. Аларга белем бирергә тырышыгыз. Мәңгелеккә хушыгыз. Сезнең тугры улыгыз, ир һәм дустыгыз: А Алиш. 28.1 44».

Инде һәммәсе дә күп тапкырлар уйланган, күп мәртәбә хис ителгән, йөрәк итләрен әчеттереп, тамырдагы кайнар каннарны өшетеп, бавыр- ландырып узган иде. Шуңар күрә ул. бу хатны язганда, хисләргә бире­лергә теләмәде. Кирәкми. Кешенең дөнья һәм якыннары белән саубул­лашкандагы соңгы сүзе тыныч һәм акыллы булырга тиеш. Нигә кеше­ләрне яшь белән ярсытырга?.. Кирәкми... Телеграф теледәй кыска җөм­ләләр мөмкин кадәр күбрәкне аңлатырга тырышсыннар. Дөнья хәтле зүр һәм җаваплы эше, үзен үлемсез иткән көрәше турында да бөтен хисләренең сулышына басып, бары тик өч кенә сүз әйтте ул: «Туасың, көрәшәсең, китәсең...».  Ә бу өч сүз эчендә калып бер роман язарлык фаҗига ята. Кешеләр акылсыз түгел, аңлый  белерләр...

 Тик бер генә урында хисләргә бирелде ул: «Аһ, нинди яшисе килә!» лип кычкырды. Бу —ирексездән ычкынган йөрәк тавышы. Нишлисең, яшисе бик килә шул! Кем туйган якты дөньядан?!

Хатны Эмильгә тапшырып чыгып киткәндә, аны яңадан урап ал­ган шушы уйлар белән баскычтан атлады ул. Кая барганы билгеле. Алдан ук хәл итеп куелганны, ни өчендер икенче бер шәһәргә алып ба­рып.,суд дигән кәмит аркылы раслаячаклар да, бар да бетәчәк... Аһ, нинди яшисе килә!..

II

Аларны этап белән китереп, Дрезден төрмәсенә, тагын да аерым ка­мераларга бикләделәр: бер-берен күрмәсеннәр, сөйләшмәсеннәр. Кан­сызлык һәм кешелексезлек закон кагыйдәләре белән беркетелгән.

Суд, Алиш язганча, җиденче февральдә булмады. Ниндидер җеп очлары килеп җитмәү сәбәпле аны әллә ничә тапкыр кичектерделәр. Дрезденгә килгәч тә эле атнадан артык төрмәдә яттылар. Тора-бара бу процесска ниндидер дипломатик һәм халыкара политик төс бирергә маташып, суд утырышларына Төркия һәм башка ил журналистларын да чакырган булдылар. Мәскәү шпионнарын, диверсант һәм агентларын хөкем итәләр, янәсе, күрегез.

Кызгылт-көрән кирпечтән шыксыз итеп өелгән империя судының салкын һәм ярым караңгы залына берникадәр кеше җыелган. Сул кырыйда гаепләнүчеләр бүлемтеге. Анда Муса һәм аның иптәшләре әллә ничә сакчы белән уратылган. Уң кырыйда адвокатура урыны —ул буш. Немецлар гадел суды мондый куркыныч җинаятьчеләргә яклау­чылар биреп тормый, ә үзләре алар, әлбәттә, яллый алмыйлар. Түрдә үзенең «гадел хөкем» эмблемасын кигән судья, як-ягында киңәшче­ләре. Алардан уңдарак, почмакта,— империя прокуроры, алдагы рәт­тә — берничә журналист. Суд үзенең традицион сорауларын ала. анна­ры үзенең бөтен хәтәр кыяфәте белән прокурор трибунага баса. Ул бик дәһшәтле итеп башлаган гаепләү речендә Муса белән Алишны язучы маскасы астында Мәскәүдән яшерен җибәрелгән шпион-пропагандистлар итеп, немец гаскәрләре арасында идеологнк таркату алып баручы­лар итеп, Әхмәт Симаевны десант белән ташланган диверсант, немец гаскәри эшелоннарын шартлатучы, хәрби объектларны җимерүче итеп һәм ахырда фюрерне үтерергә йөрүче итеп күрсәтте. Калганнар шушы өчнең турыдан-туры башкаручылары булып күренде, барына да үлем җәзасы таләп итте.

Әмма процесс мондый шау-шулы һәм сенсацияле нәтиҗәне бирә алмады. Салкын һәм шыксыз суд залындагы гаепләнүчеләр эскәмия­сенә өч көн буе бер рәттән тезелеп, бер-беренең җан җылысын, дуслык җылысын тоеп утырган һәм шул бердәмлектән зур бер эчке көч-куәт тапкан егетләр, үзләренең горур һәм кыска җаваплары белән андый уйдырмаларны һәр адымда юкка чыгара бардылар. Аларның тәвәккәл йөзләрендә һәм тавышларында курку яки әз генә калтырану билгесе дә сизелми иде. Ниһаять, соңгы сүз белән Муса чыкты. Иптәшләре берь­юлы ана төбәлделәр. Аның өскә калкып һәм күкрәген җәебрәк туп-туры баскан бәләкәй гәүдәсе ничектер олы булып күренә; ябыгып-саргаеп калган йөзе тирән бер эчке киеренкелек белән янган шикелле; ияк һәм борын очлары, һөҗүмгә ташланачак дала Шонкарыныкы кебек, аеру­ча үткенәеп тора; эчкә баткан хәсрәтле күзләренә көйдергеч нәфрәт тулы көчле бер ут кабынган төсле. Ул, һаман саен ялкынлана барып, шаңгырап торган зур залга үз сүзләрен яудыра иде:

— Сез безне йөз төрле гөнаһларда гаепләмәкче буласыз. Юк, әфәнделәр, болар һәммәсе дә көлке әкиятләр генә! Без бары тик намус һәм вөҗдан кушуы буенча яшәгән кешеләр. Чын гөнаһлар, җан тет­рәткеч олы җинаятьләр башкаларда! Кем, беренче буларак факел бол­гап, дөньяга ут төртте? Кем, безнең ил кешеләре тыныч хезмәттән соң татлы ялда ятканда, җәйнең сайрар кошлары таң җырлары түгә баш­лаганда, безнең баш очымда туплар гөрселдәтергә тотынды? Кем таптады безнең тыныч җирләрне? Кем асты-кисте, яндырды, җимерде, көйдерде?.. Мин сандугачлар сайравын, күгәрченнәр гөрләвен, яшь кү­ңелләрнең гыйшык җырларын ярата торган шагыйрь идем. Кем мине, шул бәхетләрдән мәхрүм итеп, солдат булырга мәҗбүр итте? Әмма мин, бик үкенәм, бәхетсез солдат булдым: камалышта яраланып, сез­нең кулга эләктем. Күпме ачлыкларга, бетләр талавына, тифкә түздем! Ниһаять, ул гына җитмәде, мине көчләп китереп, легион солдаты итте­ләр. «Идел-Урал» легионы, «Төркстан», «Кавказ», әрмән, грузин, әзер- бәйҗан, казакъ легионы... Болар һәммәсе дә меңнәрчә-меңнәрчә әсир­ләрне көчләп, ирексезләп укмаштырылган нәрсәләр! Бу бит, ананың улына корал биреп, аны ниндидер әшәке агулар белән исертеп, үз ана­сын атып үтерергә мәҗбүр итү дигән сүз! Бу нинди законга сыя? Бу нинди халыкара хокукларга сыя? Бу нинди мораль кодексларга, гадәт­кә, вөҗданга, намуска, кешелек җәмгыятенең элементар тәртипләренә сыя? Менә кайда ул җан тетрәткеч җинаять! Мин шуннан соң түзмәдем, шагыйрь буларак түзә алмадым! Идел-Урал буйларында туып үскән, бер тугандай бергә яшәгән татар, башкорт, мари, чуваш, удмурт, мук­шы егетләрен үз туган илебезгә атмаска, үз әнкәбезне рәнҗетмәскә, үз каныбызны үзебез коймаска өнди башладым. Шигырьләр язып укыдым, листовкалар итеп тараттым. Җинаятькә каршы көрәшү җинаятьмени ул?.. Менә минем һәм дусларымның гаебе шул! Алар гаделсезлекне кү­тәрә алмаучы, үз туган илләрен чиксез сөюче, тау хәтле алтын бәрабә­ренә дә җан сатмаучы, изге күңелле, гуманист рухлы соклангыч егет­ләр!.. Юк, гаеп бездә түгел, гаеп — сездә, әфәнделәр! Без гаеплибез сезне!.. Ишетегез, без гаеплибез!..

Прокурор әфәнде безгә үлем таләп итә. Әмма безнең үлем белән генә дөреслекне үтереп булмый, ул үлмәячәк! Инде бөтен дөнья күтәрелә җинаятьчеләргә каршы! Ишетәсезме, еракта туп тавышлары күкри: хаклык, нәфрәт һәм үч давылы шулай кайный анда! Тиздән-тиздән ки­леп җитәр ул һәм соңгы җавапны сорар!..

Килер ул көн, халык хөкем итәр,

Карар булыр кискен һәм кыска.

Каным белән язган соңгы җырым,

Бул гаепләү акты фашистка!..

Судьяның кыңгырау шалтырата-шалтырата куллары талып бетте, төссез пыяла күзләре, маңгаена сикергәндәй акаеп, кипкән яңакларын­да өрек төшләредәй төерләр уйнады. Прокурор, аягүрә басып, кулларын бутый-бутый, туктатуны таләп итте. Муса һаман туктамады: йөрәгенә җыелган ачы нәфрәтне түгеп калырга ашыкты ул. Алдарак утырган Шәфи Алмаз, Унгляубе һәм Усман мулла, сикереп торып, Мусаның авызын үзләре дөңгечләрдәй булып утырдылар. Ниһаять, ике ягына ике конвоир килеп басып, Мусаны көчләп утырттылар.

Бүтән гаепләнүчеләргә дә соңгы сүз тәкъдим иткән булдылар: за­конча булсын, янәсе. Ләкин берәү дә сөйләмәде, барыбызның да сүзе шундый ук, диделәр.

Суд киңәшмәгә чыгып китте, залда тәнәфес игълан иттеләр, тоткын­нарга да тәмәке тартып һәм башка йомышларын үтәп керергә мөмкин­лек булды.

— Хәтта шушы агу чәчкәне өчен генә дә тубык сөякләреннән асып куярга кирәк бу азиатны!—диде империя судының как яңаклы рәи­се,— Эздән чыккан дошманнар болар. Рәхим-шәфкать булмаска тиеш!..

Фикерләр, әлбәттә, аерылмады...

Суд килүен хәбәр итеп, залны аякка бастырдылар. Үлем тынлыгын­да үлем хөкеме игълан ителде. Башларын югары күтәреп баскан татар егетләре үз сафларына ниндидер тимер ныклык сеңдергәндәй, култык­лашып алганнар иде. Кинәт алар бөтен залны яңгыратып бер аваздан кычкырып жибәрделәр:

  • Яшәсен туган ил!
  • Яшәсен жиңү!
  • Яшәсен тормыш!..

Тагын залда ыгы-зыгы купты. Суд утырышының ябылуы ашык-по­шык игълан ителде. Тоткыннарның артында гына торган сакчылар, төрле яктан ташланып, автомат көпшәләре белән төрткәли-төрткәли һәм авыз эчләреннән мырлап сүгенә-сүгенә, аларны залдан алып чык­тылар да яңадан Дрезден төрмәсенең ялгыз тартмаларына илтеп тыктылар...

Төн иде, йоклар вакыт иде. Ләкин аерым яшерелгән егетләрнең берсе дә йокы барлыгы турында хәтерләмәде, һәркайсы үзенең иң газиз, иң кадерле уйлары һәм хатирәләре белән мәшгуль иде. Гайнан Кормаш үзенең ерак Актүбәдәге карт әнкәсе белән сөйләште. Аңа багышлап шигырь язды. Алиш үзенең Алмазын һәм Айвазын сагынды. Аларны әкияттәге ике батыр малай итеп күз алдына китерде. Муса үз Чулпа­нының «Әтием, кайт инде син!..» — дигән сүзләрен ишетте. Әхмәт Си­май Саниясеннән, коткара алмавы өчен, гафу үтенде. Аннары, моңарчы - бөтенләй онытылып йөргән тагын бер кешедән гафу үтенде: «Кайчан­дыр мина юлдаш булган кеше, син дә кичер мине... Кызчыгымны тәр­бияләп үстерү сиңа кала инде... Минем сиңа һичбер үпкәм юк, яхшы­дан башка сүзем юк. Син миңа ачуланма инде: нишлим соң, дөньяда бөтен жаның-тәнең белән сөю дигән нәрсә бар икән. Мин шуны таты­дым һәм акыл көчем белән сакларга тиешле әдәп-инсаф кагыйдәләрен тотудан гаҗ67чиз калдым. Мөмкин булса, аңла: бу —азгынлык та, бозык­лык та, хыянәт тә түгел. Бу — бөек, саф мәхәббәт иде!..»

Аннары ул тар тимер койкага килеп, йөзтүбән капланды, күзләре йомылмады — яңадан Сания аның каршына килеп басты. Әхмәт, аңа кулларын сузарга теләгәндәй, торып утырды. Сания, әлбәттә, юк иде. Таш әржә буйлап йөренә башлады. Нәрсәдер исенә төште һәм сәлә­мәләнеп беткән гимнастеркасының култык эче төбеннән, озак казынып, ерак яшерелгән иң кадерле коралын чыгарды: бармак башыдай гына карандаш кисәге иде ул Стенадан кытыршы булмаган урын эзләп, югарыга үренде һәм болай дип язып куйды. «Монда Әхмәт Симаев утырды, журналист, Мәскәүле. Россиядән без унбер кеше. Барыбыз да Германиянең икенче империя суды тарафыннан үлемгә хөкем ителдек. Бу язуны укыган һәм ватаныбызга исән кайткан кешедән безнең язмыш турында туганнарыбызга һәм якыннарыбызга хәбәр итүен сорыйм. 24 март, 1944 ел»...

III

Судтан соң аларның барысын да Берлиндагы Тегель төрмәсенә китерделәр. Хәзер инде ялгыз камераларда тотуның кирәге юк иде, күрә­сең: чөнки суд булган, сүз берләшеп бертөрле җавап бирерләр дип кур­кыр урын калмаган. Шуның өчен аларны берничә камерага бүлеп, бергә яптылар. Өсләренә юан җепле тупас киндер сыман буй-буй нәрсә­дән тегелгән кием кидерелде. Инде үлем хәтле үлемгә хөкем ителгәч, һәртөрле вак-төяк җәзалар, чикләүләр бетәргә тиеш иде кебек. Ләкин алай булмады, аларның кулларын куш китереп, наручник кидерделәр. Мусаның судтагы реченә немец прокурорының кан тамырлары шарт­лар хәлгә җиткән иде, шуның үчен кайтармакчы булды, күрәсең, һәм­мәсен дә богауда тотарга боерды...

Дрезденнән соң башланып киткән беренче көннәр искиткеч авыр булды. Аларның һәрберсе, тау ишелеп, таш баскан кешедәй, тавыш- тынсыз калды. Моңарчы нинди генә кыен шартларда да елмаю көче, шаян сүз көче таба белгән Мусаның да башы түбән иелде. Әле кайчан гына Алиш белән, Фоат белән бер рәхәтләнеп сөйләшер өчен, төн-көн кимерә-кимерә, камераның калын кирпеч стенасын тишкән иде бит ул. Ә хәзер Алиш та, Фоат та аның янында, аларның өчесен дә бер каме­рага яптылар, әмма сөйләшер сүзләре юк шикелле. Көннәре өнсез, елмаюсыз узып китә. Нәрсә булды соң?.. Бу яңа хәлнең мәгънәсен ни­чек аңлыйсы? Алар бит үзләрен үлем көткәнне элек тә белә иделәр. Әйе, белә иделәр... Әмма ул үлем дигән нәрсә, кайдадыр еракта, билге­сезлек артында сыман күренә иде әле. Ә хәзер исә үлемне аларның каршына китереп бастырдылар, хәтта суд белән раслап та куйдылар. Инде ниндидер «югары санкция»не генә көтәргә калды. Бүгенме—иртәгәме үлем сиңа үзенең шыр-сөяк кулларын сузар... Җитмәсә тагын, өсләренә бу алачаны кидерделәр. Димәкки, хәзер аллар кәфендәге ке­шеләр, һәм ул кәфен синең тиздән үләргә тиешлегеңне һәр минут, һәр сулыш саен белдереп тора... Шулай итеп, моңарчы үткән көннәр белән хәзергесе арасына кискен бер сызык сызылды. Башка бер дәвер кил­де, гомерләренең актык кишәрлеге башланды...

Муса богаулы куллары белән озак кына башын тотып утырды. Фи­керләре, әйтерсең, чияләнеп беткән җеп йомгагы... Ничә генә уйласа да, аны һаман бер нәрсә куркытты: бу каһәр суккан хәл гел шулай дәвам итсә, хәзер үк тере мәет булып сузылып ятарга да, муеныңа балта төшкәнне көтәргә генә кала. Ә бу инде — үлмәс борын җан чыгу була­чак... Күрәсең, кешеләрне ияртеп бару — ирекле чакта, көрәшергә мөм­кин чакта гына башкарыла торган кызыклы вазифа түгелдер. Менә шушындый вакытта да фаҗиганең авырлыгы астында изерәп төшмәү кирәк була торгандыр... Әмма шуны ничек эшләргә соң?..

Иртәгесен Муса, иптәшләреннән алда торып, кыштырдана башлады. Йокламый яткан Алиш белән Фоат аның йөзендә ниндидер көлемсерәү чалымнары күрделәр. Әйтерсең, ул сөйгән кызын уйлый һәм озакла­мый аның белән күрешергә барачак. Шуңа хәзерләнгән кебек, наручнигын чылтыратып зарядка ясаган булды, аннары өстендәге алачасын башы белән кайтарып кран астына керде, «пых-пых» итә-итә, суп-суык су белән билдән арык юынып маташты. Аның тәне шыр-сөяк иде. Ара­сыннан үпкәләре күренердәй кабырга сырларын, очлаеп чыккан җилкә башларын, кубып төшәр сыман торган калак сөякләрен тик сары тире генә каплап тора кебек иде. Өстәвенә кыхык-кыхык йөткерә иде әле ул. Аның шулай дуамал кылануын берничек тә аңлау мөмкин түгел иде. Ә Муса һаман үз хантамасында булды: «сөлге» дигән киндер чүп­рәге белән битләрен сөртте дә күкрәк һәм кабырга сырларын кызарт­канчы ышкып азапланды. Нечкәреп калган итсез беләкләрен уйнаткалап куйды.     ,        — Һэх, шәп булды әле бу, җиңеләеп китте кеше!—дигән булып, җилкәләрен кукрайтып алды.— Сизәсезме, егетләр, яз килде бит, яз! Шуңар ахры, суны сагынып китте кеше...

Аңа җавап бирүче булмады. Ләкин ул, җавап сүзе көтмәгән дә ке­бек, тузып беткән эчке күлмәген муены аркылы төшерде дә алачасына барып тотынды.

— Менә хәзер инде «әҗәлник» дигән бу һәйбәт кәчтүмне киеп җи­бәрсәң дә ярый...— диде.— Шәп бит, ә, егетләр?

Фоат белән Алиш, ниһаять, кычкырып көлмичә булдыра алмадылар.

—Э-э-х-х, Муса,— дип куйды, торып баскан Фоат,— көлдерергә ты­рышасың5 син безне, дускай...

— Көлеп булса, яхшырак инде,—диде Алиш.—Җан саулыгы бирә диләр аны... Әйдә, без дә керик кран астына, көлке алып чыкмабызмы.

— Шуны әйтәм әле, егетләр, — диде Муса, аларның сүзенә игътибар итмичә. —Безне бу «үлемгә хөкем итү» дигәннәре ярап куйды бит, ә...

  • Ах, алла!—дип ыңгырашты Фоат —Сине, дустым, бүген төнлә пәри-җен алыштырмадымы? Нәрсә сөйлисең син!
  • Юк, чынлап әйтәм,—диде Муса, һич көлмәстән. —Үзегез уйлап карагыз: моңарчы без бер-беребезне күреп сөйләшергә зар-интизар бу­лып тора идек. Ничәмә айлар буена сагыныштык. Ә хәзер, бу четерекле мәсьәләне әкәнчәтелни хәл иткәч, безне төрле читлекләргә яшереп тору­ның һич кирәге калмады. Кил, зинһар, сөйләш рәхәтләнеп. Яшә ко­чаклашып! Бер михнәтнең бер рәхәте була, дип тикмәгә әйтмәгәннәр, күрәсең. Менә бит үлемнең файдасы ничек тия!..

Алиш елый-елый көләргә мәҗбүр булды. Ул тәмам тетрәнде.

  • Инде, үз үлемебезне көлеп сөйләүдән башка һич мәзәгебез кал­мадымы? — дип уфылдады ул.— Шул гынамы?..
  • Кайгырма, Абдулла. Үлгәндә көләргә вакыт булмас, ә хәзер кө­леп калыйк. Үлемнән көлик. Үлемнән көлик! Уйлап кына кара: без, бергә янган, бергә көрәш башлаган дуслар, актыккы көннәребезне бер­гә үткәрәбез. Язмышның безгә биргән соңгы һәм иң кадерле бәхете тү­гелмени бу?..

Үлем ташы баса башлаган күңелләрен шулай бер селкеп, каккалап алудан соң аларга, чынлап та, ничектер җиңелрәк булып киткән сыман тоелды. Телләре ачылды, сүз табылды, моңарчы сөйләнмәгән әллә ни­хәтле истәлекләрен көн буе сөйләшеп утырдылар.

  • Баштарак тикшерүче мине чыгарып җибәрмәкче булган иде, шуңа бик үкендем мин,— диде Фоат.
  • Төрмәдән чыгуыңа үкендеңме? — дип көлеп җибәрде Алиш.
  • Үкенмәссең! Сезне күрмә, сәбәбен әйтмә — чык та кит. «Сатты бу чукынган!» дип уйласагыз, мин нишләр идем?..
  • Ә мин шул каһәр суккан матрица белән изаландым,— диде Алиш.— Берегез дә бәхилләмәс дип курыктым...
  • Минем газап та синеке төслерәк,— дип офтанды Муса.— Үзең җитәкче булып, шул листовкалар белән малайларча тотыл, имеш!..

Һәм алар, тагын күп ялгышларын эзләп, булмаган хаталарын да табып, көенешеп алдылар. Тора-бара күңелләре бушанып калгандай булды, йөзләре ачылып китте. Шулай итеп, үлем шәүләсен әз генә бул­са да артка сөрделәр. Хәзер инде алар һәрберсе бер кыймылдау белән мәшгуль иде. Көннәр узганнан соң аларның наручникларын да салды­рып алдылар. Ул шундый куаныч китерде: әйтерсең, алар яртылаш иреккә чыктылар. Муса яңадан газета читләре чуарларга тотынды: ул шигырь язмыйча тора алмый иде. Фоат, инженер кеше буларак, каме­раның «хуҗалык һәм азык-төлек» эшләрен үз өстенә алды. Төрмә ян­чыгыннан тама торган ач паекны ул бик рациональ файдалана белүчән булып чыкты. Җитмәсә тагын, һавага чыккан арада вак-төяк ти­мер чыбык, бакыр пластинка кисәкләре юнәтеп, чокыр чите ямаргамы, таракан дагаларгамы маташып йөри, көн буе үз почмагында «чәк-чәк» килеп азаплана иде. Алиш, наручниктан котылган кулларын рәхәтлә­неп артка куеп, ишекле-түрле йөргәли, ул үзенең язасы килгән әкият­ләре турында уйлана иде. Эх, күпме алар, менә шушы төрмә, тоткын­лык тудырган чын әкиятләр! Әмма монда әкият язарга теләү үзе бер әкият кенә инде ул... Муса, шигырь язып, дөрес эшли. Алишка да ши­гырь язу кирәк. Аны газета читенә дә сыйдырып була. Ул инде теге вакытта чыгарган дәфтәренә дә байтак кына шигырь теркәгән иде. Һәм алар, йөрәктә булганны рыясыз әйтеп биргәннәр. Өркыясы, улла­ры, әнкәсе, туган авылы: шул иң газизләре турында җырлады ул. Шулариы сагынды.

IV

«Каен басмаларга басып, кайгымны суга салдым...» — дип җырла­ган халык. Муса һәм иптәшләренең кара кайгысы алай суга агызып җибәрерлек кенә түгел. Ул аларның баш очына кыл белән генә элеп куелган һәи айлар буена: « менә төшәм—менш төшәм!» дип карап торган олы фашист балтасы иде.Шулай була торып та, минут саен аңа карап тетрәнергә, куркып калтырана күнмәделәр алар. Баш очларында ыржаеп ялтырап торган үткен балтаны күңел пәрдәләре белән каплап, юрамалый башка нәрсәләр белән мавыгырга,күңел ачарга тотындылар. Муса белән Алиш, матур хыяллар, теләкләр, төшләр дөньясында яшәп, яңа туган шигырьләрне, май киченед бик кызыктыргыч җылы кояшы тәрәрзә пыялаларына ялкын сипкәндә,  өчәү бергәләп укын торган булып киттеләр. Бу үзе бер җан рәхәте бирә иде.

Шундый кичләрнең берендә Алиш бик кызыклы яңа шигырь укыды. Хәтта күпне ишеткән Муса да әсәрләнеп, җылы елмаеп утырды. Үзенең сөекле тормыш иптәше Өркыяга багышлап язылган ул шигырь болай иде:

Исергәнмен эчеп мәхәббәтнең

Йөрәкләргә шифа шәрабын.

Мин аңымны җуеп югалганмын,

Томан иде минем һәр ягым.

Кигезгән ул миңа тормыш камытын,

 Камчылаган кирәк чагында.

Нинди генә җәфа күрсәм дә мин,

Чыдаганмын аның хакына.

Син идең ул минем мәхәббәтем,

Күктә янар якты йолдызым.

Мнн табындым сиңа, бары сиңа!

 Оныттым мин хәтта җир йөзен.

Син балкыдың күктән һәр көндезне

Уйнап үткән кояш шикелле.

Бер боек хис сиңа күз кадаса,

Яшь йөрәгем минем сикерде.

 Ышаныч белән суздың кулларыңны.

Алар йомшак, җылы иделәр.

Ах, ул куллар! Мннем тормышыма

Чиксез бәхет алып килделәр.

 Бер көн кояш качкан нде бугай:

 Болыт баскан иде күк йөзен.

Мин юксынып сине эзләсәм дә,

Син бүлмәдә мннем юк идең.

Нинди зәһәр суык булса да кыш,

Яз киләчәк барыбер артыннан.

Шуңа күрә йөрәк борчылмады

Миңа булган ялгыш салкыннан.

Каш җыерып миңа карасаң да,

 Ачуланып миңа баксаң да,

Тормыш йөге белән телгәләнгән

Йөрәгемә утлар яксаң да;

Дулкынланып йөргән чакларымда

Уйларымны кире каксаң да,

Язганнарым чүпкә исәпләп син,

Авыр сүзләр миңа атсаң да,

Мин һәрвакыт сииен белән булдым.

 Карамыйча һичкем сүзенә.

Үткән юлга күзең салу белән,

Син аңларсың моны үзең дә.

 Белмәгәнмен кадрең. Саран булдым

 Иркәләүгә, җылы сүзләргә.

 Ул — төш булган икән безнең тормыш!

Калды хәзер сагынып сөйләргә.

 Мин ул төшне кабат күрерменме,

 Кочагыңда синең онтылып?

Мин башкача сөяр идем инде—

Бар булганым белән йотылып!

Мин татыдым, бәгырем... Ә син ничек?

 «Аерылгач та әле белерсең»,

Дигән сүзләремне хәтерлимсең?

Юкса һаман тиргәп йөримсең?

Мин ул төшне кабат күрерменме,

Әллә, сак-сок кебек, һаман да

Бер ялгызым миңгерәп йөрерменме,

Каушалмыйча, моңсу яланда?..

—  Браво! — диде Муса.— Бик жыльт итеп, бик ихлас күңелдән язылган. Иң кадерле, иң яшерен серләреңне, авырткан җирләреңне әй­теп биргәнсең...     

  • Җылысын җылы-ы,— дип куйды Фоат Булатов. Әмма Оркыя апаң, бу шигыреңне укыгач, чәчеңне йолыкмас микән?
  • Бер бөртеген калдырмый йолкып бетерсә дә, һични әйтмәс идем, — дип җавап бирде Алиш.—Тик чәч йолку өчен бер кечкенә генә тоткарлык бар: башлар анда кайтмаячак. Шулай булгач, чәчсез ка­лам дип куркыр урын да юк!..
  • Шулай да катырак әйткәнсең. Ничек инде ул: «Язганнарым чүп­кә санасаң да...»?
  • Бар иде шул андый чаклар да,— дип көлде Алиш.— Икебез дә яшь булганбыз. Ул мине бик тиз генә Жюль Верн итәсе килә иде, яки, иң кимендә — Лев Толстой! Ә мин үземнең чыпчык борыныдай хикәя һәм әкиятләремне дә дәүгә саный идем. Бала күңелен яулардай кечке­нә генә яхшы әйбер дә зур әһәмияткә лаек дип карый идем. Аннары ул чакларда иҗат кыюлыгы да җитеп бетмәде, малай: «Тегеләй яз да болай яз» дип акыл бик күп бирәләр иде. Яшь язучы буларак, Галим­җан Ибраһимовтан өйрәнергә тырыштым, ярата идем шуның иҗатын! Әмма соңыннан үзенә хат язган өчен теңкәгә тиеп беттеләр...
  • Сугыштан соң алай булмас инде,— диде Муса.— Дөньяны бик яхшы таныдык хәзер, акыл керде, күзләр ачылды! Ибраһимов бары­бызның да остазы иде, барыбыз да өйрәндек аңардан. Кинәт кенә аның дошманга әйләнүенә күңелнең һич кенә дә ышанасы килми... Сугыштан соң без аны үзебез кузгатып, әдәбият түренә кайтарырбыз! Гомумән, киңрәк күңел белән, сабыррак акыл белән һәм ышаныч белән эш итәр кешеләр. Шулай булгач, Өркыя да ачуланмас, Әминә дә үпкәлә­мәс, иҗатта да колач җәеп эшләрбез. Теләгәнчә матур итеп, көчле итеп язарбыз!.
  • Әйе, әйе, билгеле, шулай итәрбез!—дип мыскыллады Фоат шаяртып.— Тик аның өчен бәләкәй генә могҗиза кирәк: әйтик, шушы төн эчендә Гитлерның бөтен дивизияләре тораташ булып катса...
  • Ә, беләм, беләм нәрсә әйтәсеңне,—диде Муса. —Анысы исәпкә керми. Без булмасак, бездән соңгылар шулай эшләр!..

Бу шигырьнең бәхәс кузгатуы Алишка әллә ни тәэсир итмәде.

  • Юк, Фоат бераз купайта ул,—диде.—Өркыя үпкәләмәс тә, рәнҗемәс тә. Минем нәрсә әйтергә теләвемне аңлар: чыпчык күзедәй генә чәчәк күрсәң дә, таптап китмә, аппагым!.. Шул бит ул.

Әмма шигырьнең Мусада әйбәт тойгы калдыруы Алишны канатлан­дырып җибәрде. Җылы сүз, мактау сүзе. Күзләреңә синең йомшак кына, нечкә генә зәңгәр ефәк урыйлар һәм, син, бишектәге бала шикел­ле, саф күңел, садә күңел булып каласың да куанычыңнан каядыр үр­ләргә, кулларыңны өскә суза-суза көлемсерәргә тотынасың... Алиш мо­ны берничә көн шулай кичереп йөрде. Аннары килеп, алдагы «әдәби кичә»дә тагын бер яңа сатирик шигырен укыды. «Кайбер сызмалар» дип атала иде ул:

Язмыш җиле мине, яфрак кебек,

Кыш иленнән сөйрәп китерде .

Европаның урта бер җирендә

Үзенең ачы суын эчерде.

Тормыш тәҗрибәсен аз күргәнмен,

Белмәгәнмен бик күп эшләрне.

 Күзләрем дә ачык күрәлмәгән,

Танымаган кайбер кешеләрне...

Өйрәндем мин хәзер күп гадәтләр,

Беләм инде хәзер нишләсен.

Иртүк торып, берни ашамыйча,

Ач карынга кофе эчәсен...

Икмәкне да кисә  беләм инде,

Үтәсеннән Берлин күренә!

Чыпчык борыны кадәр маргаринны

 Пәке шуңа сылап өлгерә...

Өстә нинди матур кием хәзер!

Бөркет җәйгән үзенең канатын:

«Чукыйм, — дигән төсле, — йөрәгеңне!..»

Ят кешегә мине санаптыр...

Ә билемдә нинди гүзәл хәнҗәр,

Кара, ничек матур ялтырый!

Шул хәнҗәрне күргәч, ни сәбәптер,

Җөмлә тәнем бердән калтырый.

Бервакытны әнә шундый хәнҗәр,

Онытыптыр кайда тагыласын,

Төшкән иде минем мескен башка,

Алда тагы... ходай сакласын.

Тышкы яктан бөтен җирен җитте,

Үтеп чыкты язмыш киртәсен.

Тиз алыштыр, егет, йөрәгеңне,       •

Һаман иске йөрәк йөртәсең!..

Монысы Булатовның бик кәефенә килде

  • Шәп язылган! — дип, бот чабып көлде ул.— Ач карынга кофе, үтәсеннән Берлин күренә торган ипи телеме, чыпчык борыны хәтле маргарин, «йөрәгеңне чукыйм!» дип тора торган каракошлы фашист кие­ме! — болар бит әле без «иректә» чакта шулай иде. Моны укыган кеше­ләр безнең ничек «рәхәт» яшәгәнне белерләр! Эх, егетләр, менә төрмәдә күргәннәрне дә бөтен фаҗигасе белән тасвирлап калдырасы иде бит!..

Шуннан соң Муса үзе язган поэмадан өзекләр укыды. Анда нәкъ Фоат әйткән хәлләр сөйләнә, шушы изге көрәштә үзләрен аямаган егет­ләр гәүдәләнә иде...

Алиш та, Фоат та сокланудан таңга калдылар. Нинди дә булса рәх­мәт сүзе көчсез иде.

  • Булмый болай булгач, егетләр! Туктагыз, мин дә сезгә шигырь укыйм,— диде Булат, һәм үзенең «чәк-чәк» килә торган почмагыннан нәрсәдер җәлт кенә эләктереп койка өстенә менде, аяк бөкләп утырып, баштан арык төрмәнең иске одеалын бөркәнде дә ниндидер музыка коралында селкенә-селкенә уйный башлады, һәйбәт иде бу! Әкрен булса да матур чыга иде тавышы.
  • Һа! Кубыз! Кубыз бит бу!—дип кычкырып җибәрде Алиш.

— Ах, хәйләкәр «Таз малай!» — дип көлде Муса һәм башына бөркәнгән одеалын тартып алды.— Кара син, нәрсә «мәчтирит» итеп яткан икән! Нигә аны качып уйныйсың?

  • Тегеләр ишетмәсен дигән идем, йолкып алулары мөмкин.
  • Курыкма! Алай гына бирмәбез,—диде Алиш.

Һәм алар, кубызчы каршына басып, Булат уйнаган сагышлы көйгә кушылдылар:

Безнең илләр кай якта дип

 Кыр казыннан сорадым.

Кыр казлары гаңгылдашкач,

Бер утырып җыладым.

Кыр казы Идел читендә,

Бик ямансу, дуслар, чит илдә...

V

Бу кичтән сок бер ун көн узгач, бөтен төрмә буйлап яңа бер хәбәр таралды:

— Союзнлклар төньяк Франциягә десант төшергән!

— Инде Нормандиядә зур гына плацдарм да яулап өлгергәннәр!

— Каты сугышлар бара икән!

Җәй иде, июньнең беренче яртысы иде, тәрәзәләр бар да диярлек ачык иде. Ачмыйча мөмкин түгел, юкса пыяланы барыбер кырып төше­рәләр. Аркылы салынган зур төрмә бинасының йөзләгән камераларын­дагы тонык гүелдәү шул ачык тәрәзәләр аша тышка бөркелә, һәр тот­кынга ишетелә һәм аларның күңелләрендә әллә нинди яшерен өметләр уята башлады, һәркем шул хакта гына уйлый: дөрес микән соң бу хә­бәр? Көн дә бирелә торган немец газеталары бу турыда ләм-мим бер суз әйтми. Чын булса, авызларына су кабып тора алмаслар иде бит?.. Алиш белән Булатовның күзләрендә яңа чаткылар уйный башлады. Муса да уйга калды: мондый көчле сугыш барган чакта дөнья вакыйгаларының кинәт кенә кая таба борыласын аңлап бетерүе дә кыен. Әгәр дөрес бул­са, әгәр, чынлап та, моңарчы тик ятулары һәм икенче фронт ачу турын­дагы вәгъдәләрен үтәмәүләре белән җелеккә тигән союзниклар шулай форсированный һөҗүм белән килә калсалар?.. Дошманның безне үте­рергә өлгерә алмый калуы да ихтимал түгелме?..

 Шул көннәрдән башлап һава һөҗүмнәре дә бермә-бер көчәеп кит­те. Берлин җире хәзер биеп йөргән поднос төсле тибрәнә, чайкала иде. Хәтта өске катлардагы тоткыннарны да төрмә базларына куа башлады­лар хәзер. Мондый вакытларда бик күп кешеләр белән очрашырга мөм­кин була. Муса хәзер һәр көнне диярлек барлык иптәшләрен күрә, сөйләшә ала, хәлләрен сорый һәм яңа әйберләрен укырга бирә иде. Шул һөҗүмнәрнең берсе вакытында Әхмәт Симай аны капитан Русанов белән дә таныштырды. Бу горур тавышлы, сынмас холыклы мәһабәт егет беренче сөйләшүләрендә үк Мусага ошап калды. Икенче тапкыр алар күптәнге дуслар шикелле күрештеләр. Төрмә шартлары өчен шак­тый иркенләп сөйләшергә мөмкинлек булды. Русанов та аны күптән бел­гән дусты кебек кабул итте. Рушатовның һәм Кормашның аның хакында сөйләгәннәрен әйтте. «Молодец, үзең йомры, җиңел гәүдәле кыр бөркете кебек икәнсең!» — дип аркасыннан какты. Алар, фани дөнья хәлләренең бик тайгак булуы турында көлешеп, адреслар алмаштылар.

  • Без барыбер котылабыз, нык булыгыз, егетләр,— диде Русанов.— Менә икенче фронт тагын бераз какшата төшсен әле боларны. Шушын­дый һөҗүмнәрнең төнгесе вакытында массовый качу оештырырбыз! Ба­рыбер котылабыз! — дип, олы йодрыгы белән таш стенага сукты. Бу козгын оясы җимерелә хәзер!..

Йөгән күреп үсмәгән яшь атныкыдай ярсу йөрәге күкрәк читлегенә сыймый иде төсле аның. Ашкына, талпына, урсалана иде ул. Камерада­мы, бомба базындамы — куркып тормый: «Широка страна моя родная!..» — дип сузып җибәрә.

  • О, ферфлюгте, Русаноф! — дип, немец надзирателе килеп җитә, нәрсәләрдер такылдый-такылдый да китеп бара, ә капитан аның артын­нан шул ук күкрәк тавышы белән:
  • Капут! — дип кала. Кемгә капут, Русановның үзенәме, надзира­тельгәме, әллә... (соңгы вакытларда тоткыннар арасында «Фюрер ка­пут!» дип кычкырулар да ишетелгәли башлады, алла үзе сакласын!), анысын немец артык төпченмәскә тели. Алар белән этләшмәвең яхшы­рак...

Икенче фронтның һәм һава һөҗүмнәренең шактый уңышлары турын­да бөтен дөнья матбугаты шауларга тотынгач, союзникларның само­летлары йөзләрчә мең листовкалар яудыра башлагач, немец газеталары һәм радиосы да, хакыйкатьнең канат-койрыкларын йолкып кына булса да, икърар итәргә мәҗбүр булды. «Чамасыз күп корбаннар бирү һәм техникасын югалту бәрабәренә дошман Нормандия ярларына десант төшерүгә иреште...»

Төрмә тормышының бу көннәре, су астындагы ярсу агым төсле, үзенең эчке гүелдәве, яңадан уянган өмет һәм теләкләре белән бик тиз узып китте. Июньнең соңгы атнасы кергәндә, совет гаскәрләренең бөтен фронт буйлап искиткеч зур һәм куәтле һөҗүм белән, немецның барлык оборона ныгытмаларын ватып-җимереп, Берлинга таба ургылып килү хәбәрләре дә мәгълүм булды. Хәзер инде бөтенләй чаяланып киткән җәлилчеләр тиздән котылу хыяллары белән яна башладылар. Немецның рәсми свод­калары бер-ике томанлы җөмләдән башка бернәрсәдә әйтмәскә тырыша. Әмма төрмәгә каяндыр, нинди юллар беләндер, бөтенләй икенче төрле киң информация килеп керә. Егетләр һәр прогулкадан яңа хәбәр ишетеп керәләр: «Безнең танклар Минск шоссесе буйлап немецларның сөяклә­рен сытып узганнар. Туйга барган кебек, люкларын ачып, өченче тиз­лек белән җилдерәләр икән. Инде Орша, Борисов, Минск, Молодечна һәм тагын бик күп шәһәрләрне алганнар. Инде көнбатыш Белоруссияне узып, Польша җирләренә килеп кергәннәр. Ул плен, ул техника! Һкенә дә сөйләп бетерерлек түгел икән!..»

Алиш камерада үз-үзенә көлеп утыра. Ни өчен икәнен берәү дә белми...

  • Ник көләсең, дивана? — ди Фоат Булатов. — Әллә артык порция маргарин эләктердеңме?
  • Эскәнҗә, — ди Алиш, һаман көлеп. — Эскәнҗә...
  • Ансы нәрсә тагы? — дип гаҗәпләнә Фоат. — Мин ишетмәгән яңа сүз.
  • Мин үзем дә белми идем аны, — диде Алиш. — Ә Казанда бер телче гел шул сүзне кыстырып сөйли иде. «Эскәнҗәгә эләксәң» дип башлап китә. Сүзлекләрдән карадым, әмма мәгънәсен ул чакта бик аңлап бетермәгән идем, менә хәзер шул сүз искә килеп төште дә, фюрерне кызганып куйдым.
  • Тапкансың икән кызганыр нәрсә!
  • Юк, алай димә, кызганмаслык та түгел Фюрер мескеннең кар- шысына ажгырып арысланнар килә. Чалбар төбен бүреләр талый, уң кулына Италия, Югославия тауларындагы киекләр ябырылган, баш очыннан каракошлар чукый. Кая керер тишеге юк бичараның! Менә нинди сүз икән ул «эскәнҗә»!
  • Син, малай, философка әйләнеп барасың түгелме?.. — дип көлде Муса. — Шагыйрь дә булдың, һөнәрең һаман арта ..
  • Гитлер төрмәсендә күбрәк ятсаң, тау тишегендә гомер иткән борынгы хәкимнәрдән дә акыллырак булырсың!..

Көннәр шулай шау-шулы яңалыклар, өметле көтүләр белән уза бирде. Үлем хөкеме турында уйламый да башладылар һәм аны кайчан җиренә җиткерәчәкләре турында төрмә администрациясе тарафыннан да хәбәр ишетелми иде. Муса язды да язды. Дистәләрчә шигырьләрен­нән тыш «Тоткыннар» исемле поэмасын да эшләп бетерде. Анда ул үзләренең көрәш һәм соңгы көннәрен сөйләп биргән иде. Акка күчерү өчен кәгазь кайгысы тагын килеп чыкты. Аңа капитан Русанов ярдәмгә килде. Немецлар аңа иркенрәк шартлар тудырган булып, аның белән уйнауларын һаман дәвам итәләр иде әле. Ул шуннан файдаланып Муса­га кәгазь табып бирде. Русанов биргән кәгазьдән кечкенә генә кесә дәфтәре ясап, яңа язылган бөтен әйберен шунда теркәде. Шулай итеп, өченче дәфтәр дөньяга килде. Инде бу күңел кошын, йөрәк тавышын тагын ничек итеп кик дөньяга очырырга?.. Ә капитан Русанов акыллы сүз әйтә. «Үзегезнең дошман тылында ниләр эшләгәнегезне, тоткында ниләр күрүегезне ачыграк аңлатырга тырышыгыз, ди. Безгә тиз генә ышанмаячаклар ди. Менә мин инде хәзер, шушы пленга эләгүдән баш­ка бер гаебем булмаса да, яңадан особист була алмаячакмын...» —ди. Чынлап та аларнын һәркайсын илле иләктән уздырачаклар. Кеш күпертелгән ышанмаучанлык кирәкмәгән шик белән карау,  ничектер ленинча түгел кебек тоела. Кеше чын коммунист булса, иң элек үз вөҗданы, үз намусы алдында жаваплы ич. Ә инде нинди генә авыр хәлләрдә дә үз намусына тап төшермәсә, ил һәм партия каршында да йөзе ак булырга тиеш аның!. Шулкадәр авыр сугышны җилкәсендә күтәргән һәм соклангыч җиңү белән (ә моның шулай булачагы инде күренеп тора!) тәмамлаган совет кешесенә ныклап ышану, аның батыр­лыгы һәм тугрылыгына кер кундырмау, ихтимал, сугыштан соң изге бер принципка әйләнер? Әгәр шулай булса, яшәү бөтенләй күңелле булып китәр иде!..

Бу авыр уйлар Мусаны гына түгел, Алиш белән Фоатны да һәм башка егетләрне дә борчый. Алиш хәтта, тагын да тирәнгәрәк китеп, шушы дошман кулында һәлак булуын уңайлырак саный; исемем пакь булыр, балаларымның йөзе ак булыр, дип уйлый ул... Чөнки аны бит әле «ишан нәселе» дип йөртәләр иде.

Әмма хәзер аның бу күңелсез уйлары да артка чигенде, хәзер алар сугыш дәрте белән солдатча кызып киттеләр. Камерага Геббельснең «Филькишер...» газетасын кертсәләр, фронт хәбәрләрен җентеклиләр, һава алырга чыксалар да, иң элек фронт яңалыгын белергә тырышалар, әз генә алга китеш хәбәре дә аларга әллә ни хәтле шатлык бирә.

Шулай итеп, июль аеның да өч атнасы узып китте. Бу вакыт эчендә безнең гаскәрләрнең бөтен Белоруссия, Украинаны тазартып, Вильнюс, Каунас, Гродно, Брест калаларын һәм бөтен Литваны азат итеп, Поль­ша чикләренә килеп басулары, кайбер урыннарда Көнчыгыш Оруссиягә якынаю хәбәрләре, икенче фронтның да шактый көчәюе безнең егетләр­не бөтенләй канатландырып җибәрде. Бүгенме-иртәгәме үләргә тиеш кешеләр каршына кинәт кенә котылу, яшәү бәхетен тулы тустыганнар белән эчү куанычы килеп баскан иде. Бу изге минутлар шундый якын булып тоелды, гүяки тәүлекнең һәр яңа сәгате ул авыкны алып килер дә, бу каһәрле төрмәләр ишелеп төшәр һәм алар, шул җимерекләр ара­сыннан, җырлый-җырлый, урамга чыгарлар!..

Әмма тоткын язмышы аның хыялы буенча гына бармый, аның көтел­мәгән үз капризлары да була икән. Шул көннәрнең берендә Тегель төрмәсенә дистәләп-дистәләп немец китереп тутыра башладылар. Алар арасында хәрбиләр дә, цивильныйлар да бар. Мусалар камерасына да икене китереп яптылар, алар беренче төнне идәндә йокладылар, чөнки өч кешелек тартмага яңа койкалар куяр урын юк иде. Шул уңай белән Булатов бер мактанып калды ичмаса:

  • Карагызчы нинди почет безгә!—дип көлде ул.— Немец йоклый идәндә, без йоклыйбыз менә дигән чуен койкада!.. Әллә, мәйтәм, дөнья­ның асты өскә килгәнме соң?..

Мондый сорау белән төрмәнең бөтен иске тоткынуары баш ватты. Ләкин дөньяның асты өскә килеп җитмәгән икән шул. Бер өер немец хәрбиләре, Адольф абзагызның урындык астына хикмәтле «йомырка»лар салып, күккә — ходай янына күтәртергә уйлаганнар, шуның белән фатерландны хурлыклы җиңелүдән коткармакчы булганнар. Әмма ба­рып чыкмаган Гитлериың үзе түгел, «күләгәсе»нең ыштан төбе генә ертылып калган. Хәйләкәр икән, каһәр: нәкъ үзе төсле үк берничә күлә­гә тоткан. Ә теге пешмәгән полковниклар шуны да аера белмәгәннәр!

Бу хәбәрне безнең егетләргә яңа немецлар сөйләп бирде. Моны ишеткәч, бигрәк тә Әхмәт Симай сөенеп алды

  • Менә, күрдегезме, егетләр, — диде ул, — минем идея дөрес бул­ган бит, ә сез тыймаган булсагыз, теге чакта ук эшен бетерә идем мин аның!..
  • Дөрес булмаган шул!—дип көлде Фоат аннан.— Дөрес булса, менә бу как балык әфисәрләр монда тутырылмас иде!..

Шулай да мәгънәле иде бу хәл! Димәк, бу шомлы ояның үз эчендә дә чуалыш, таркалыш башланган. Күрәсең, пиратлар карабы озакла­мый диңгез төбенә сәфәр итәргә җыена... Эх, күрәсе иде шул көннәрне, тизрәк күрәсе!..

Тик ул көннәр алай тиз генә килеп җитмәде. Иске тоткыннарның бер өлешен Шпандау төрмәсенә күчерәчәкләре мәгълүм булды. Җәлил­челәр дә шулар арасында иде. Бу хәбәрне ишетү белән Муса капитан Русановны күрергә теләде. Ул аңа үзенең өченче дәфтәрен тапшырмакчы иде. Чөнки аның котылып чыгуы бик ихтимал: ул Германиядә яше­рен эш алып бармаган, үлемгә хөкем ителүе дә яңадан каралырга тиеш икән. Шуның өстенә аның тышкы дөнья белән дә элемтәсе юк түгел, һич югында ышанычлы кеше табар...

Әмма Муса ике көнгә дүрт тапкыр прогулкага чыгып та Русановны очрата алмады. Өченче көнне Әхмәт Симаевны күреп, дәфтәрен аңа бирде, ничек кенә булса да капитанга тапшыруын үтенде. Симай иртән­ге прогулкадан керү белән, кинәт кенә «эче авыртып», төрмә амбула­ториясенә китте. Анда да Русановны таба алмады, чират көтеп утыручы Михаил Колесников дигән егеттән сорашты. Бу Архангельск егете, элек немец теле укытучысы, нерв авыруы белән җәфаланып, еш кына амбулаториядә булгалый, Әхмәт белән дә күптән үк шушы эскәмия­ләрдә танышкан иде. Симаев Мусаның дәфтәрен ипләп кенә аңа төртте.

  • Безне тиздән Шпандауга озатачаклар, — диде. — Син инде, туганкай, бу дәфтәрне ничек тә капитанга тапшыра күр, зинһар югалта күрмә. Мусаның монда язганнары бу. Безнең хәлләр шушы дәфтәрдә.. Поэзиянең җәүһәре монда. Шуны исеңнән чыгарма!
  • Вәгазьләмә, — дип көлде Колесников, — бер сүз белән әйтсәң дә аңлаган булыр идем. Әлбәттә, тапшырырмын!..

Икенче көнне Колесников, Мусалар камерасы яныннан узганда, ишеккә беркетелгән яңа кәгазьгә күз төшерде. Анда бөтенләй башка фамилияләр күрде ул. Симайлар ишегендә дә шул ук яңалык иде...

ДҮРТЕНЧЕ БАШЛАМ

Андре Тиммерман белән Эмиль Мэйзонны да Шпандауга күчерделәр. — Гитлерга багышланган шартлау җиле аларга да килеп тиде, кү­рәсең. Тоткыннар монда чамадан тыш шыплап тутырылган: бөтен җирдә ыгы-зыгы килү, өстәмә урыннар кору, бушату-күчерүләр бара. Кыс­касы элекке немецча төгәл тәртипләр тәмам югалган иде хәзер.

Монда күчүләренә өч-дүрт көн узганнан соң гына Андрены иртәнге пробкага чыгардылар. Тар гына ишек алдында әллә нихәтле кеше бер-бер артты басып йөриләр. Бу бәләкәй генә түгәрәкне Андре берни­чә тапкыр әйләнде инде, унбиш минут узып та бара, тиздән аларны кире кертеп бикләрләр. Тагын бер тапкыр әйләнә аламы — юкмы?..

Ул шулай тын гына атлап йөргәндә, ниндидер сызгырган сыман та­выш ишетте «Всст... вссст... » Кемдер аңа сызгыра, игътибарын җәлеп т әргә тели шикелле.  Ул ялт-йолт кына тнрә-ягыиа каранып алды, тик бернәрсә дә күрмәде. Ә тавыш каяндыр якыннан гына, беренче каттан гына килгән төсле. Кем сызгыруы булыр соң бу?..

Андре шул көйгә, бернәрсә дә белмичә, һичкемне күрмичә кереп китте. Көн буе уйланып, күңеле белән эзләнеп камерада таптанды. Бельгиядән берәр таныш якташы микән, әллә болай гына, берәр нәрсә сорарга теләгән билгесез кеше генә булдымы?… Әллә бу сигнал бөтенләй аңа булмагандыр, тик шулай тоелгандыр гына…

Ул, тыныч булырга теләп, йокыга ятты. Ни булса да иртәгә ачыкланыр. Яңадан да шул ук сызгыру ишетелсә, тәгаен аңа булачак һәм ул аны ничек тә табарга тырышыр. Ә кабатланмаса - аңа түгел… «Ә кабатланмаса?…» дип, күзләрен ачты Андре. Бәлки ул кешенең актык сызгыруы булгандыр? Бик кирәкле актык сүзен әйтергә теләгәндер?

Бәлки аны төнләме, таңдамы… О, юк, булмас!…

Андреның йокысы качты. Аның колак төбендә: «Всст.. вссст!..» дигән сәер аваз озак вакыт буена яңгырап торды. «SOS! SOS!»  дигән ши­келле ишетелә иде ул.

Иртәгесен, прогулка сәгатен көчкә көтеп алып, Тиммерман плацка чыкты. Ул анда кемнеңдер ярдәмгә мохтаҗлыгына үз-үзен тәмам ышан­дырган һәм шул ярдәмне, мөмкин булу-булмавына карамастан, тизрәк күрсәтергә ашыга иде. Нәкъ кичәге турыга килеп җитү белән, тагын шул сәер аваз кабатланды. Андре тиз-тиз генә тирә-ягына күз йөгертте. Төрмәнең беренче кат тәрәзәләре тар гына булып эчкә таба ачылган иде. Шул кысык ярыкларны ашыга-ашыга күзләре белән капшаганда, кинәт кенә Мусаның чал башын һәм йөзенең бер өлешен күреп калды. Я, хода! Менә кем авазы икән бу! Ә Тиммерманның бу хакта башына да килмәгән иде. Аерылышуларына ничәмә айлар узды, бөтенләй икен­че калага җибәрелгән дустың яңадан Берлин төрмәсендә булыр дип кем уйлар?

Андре куанычыннан шул сулышта ук тәбәнәк тәрәзә каршына йөге­реп килмәкче булды, ләкин агымнан аерылу мөмкин түгел иде. Мусага текәлгән күзләрен, «Сәлам!» дигән шикелле, әз генә елмайтты да түгә­рәк буйлап китеп барды. Сөенә-сөенә әйләнеп, яңадан бу турыга килеп җиткәч, кинәт кенә бөгелде һәм ботинка бавын бәйләп маташа башла­ды. Әмма күпме генә вакыт бу? Җитмәсә Мусаның йөзен дә күрә ал­мый, тик пышылдап әйткән сүзләрен генә ишетә. Ә ул сүзләр — шул бөкрәйгән җиреңдә егылып үләрлек: «Суд булды... Озакламый баш киселәчәк...»

Андреның тез буыннары көтмәгәндә хәлсезләнеп киткәндәй булды. Шул урында җиргә чүгеп калмас өчен, ул үзен көчләп аякка бастырды, билен тотты һәм әлеге тәрәзәгә тагын бер карады да, агым койрыгына ияреп, кыйналгандай авыр адымнар белән китеп барды. Әлбәттә, бу очрашу аның җанын талап кына калды, ул ничек кенә булса да Муса белән яңадан күрешергә һәм иркенләбрәк сөйләшергә теләде. Уйлый торгач, җае табылыр сыман күренде: Мусалар утырган култыкның кайсы көнне душ керәчәген иптәшләре аша белешеп алды. Яңа немец­лар килеп тулган төрмәдәге хәзерге тәртипсезлек һәм элекке усал надзирательләр урынына карт солдатлар йокымсырап утыруы аның бу хәйләсенә мөмкинлек бирде. Шул көнне, үзләрен саклаучы карт надзи­рательгә күптән юынмаганлыгын әйтеп һәм аны сигарет белән сыйлап, душка китеп барды. Анда өрәктәй ябык шәрә кешеләр мыжлап тора иде. Ун минут эчендә юынып чыгарга кирәк. Шулай да, ялт-йолт эзлә­неп йөри торгач, сыек пар эченнән Мусаны табып алды ул.

— Я, нихәл сон, нихәл? —дип сорады Андре, түземсезләнеп.

— Шәп,— диде Муса, берни дә булмагандай көлемсерәп. — Баш­ларны култык астына кыстырып кайттык. Барыбызны да үлемгә хөкем иттеләр...

Андре ни дә булса әйтергә сүз таба алмыйча торды. Әллә ниләр әйтер, бу айлар эчендә булган әллә нихәтле яңа хәбәрләр сөйләр һәм үзе дә күп итеп сораштырыр кебек иде бит ул. Булмады. Бу бәләкәй генә кешенең шундый олы тынычлыгы, хәтта шаян сүз табуы тагын тетрәтте аны. Шәп көлә бит! Башны култык астына ди! Гүяки сүз аның хакында түгел, ә ниндидер кәҗә бәтие турында бара. Кылана дип уйларлык та түгел: ничәмә айлар бер камерада бергә утырган Андре яхшы белә: бар табигате шул! Нинди кеше соң бу? Аның кебек шулай тыныч һәм көлемсерәп үлемне каршылаган берәр батыр тагын бар иде микән дөньяда? Нигә Андре белми аны, нигә ишеткәне юк?...

Ун минут узды да китте, туйганчы сөйләшә алмадылар. Тагын очра­шырга, һавага чыгуны ничектер бергә туры китерергә булдылар.Кие­неп беткәч Муса аңа, пинҗәк чабуыннан чыгарып, кечкенә бер кәгазь «бөти» сузды. Эмиль Мэйзон аша Алишка тапшыруын үтенде. Бу аның монда килгәч язган яңа шигыре иде... Душтан чыгу белән сакчылар ике төркемне ике тарафка алып киттеләр. Андре һаман шул уйларында булды. Әйе, уйланырлык та иде шул. Чөнки Андре дөньяда Чапан, Мулланур, Салават, Лазо шикелле олы батырлар барлыгын да, Зоя, Газинур, Матросов шикелле яшь лачыннар барлыгын да, «Җырлый- жырлый үләрмен мин үлгәндә дә, дәшми калмам Газраилне күргәндә дә» дип, табутыннан кул болгап барган Тукай булуын да белми иде. Күрәсең, Муса үзенең көнбатыш дустына да гүзәл исемнәр турында сөйләп өлгерми калгандыр...

... Аны, Фоат белән икесен, беренче каттагы камерага китереп япты­лар. Алиш бу юлы алар белән туры килмәде. Камерада бер генә кеше бар иде. Өстендәге кителенә караганда, Италия солдаты булырга охшый. Билендә каешы, җилкәсендә погоннары юк, ялан баш. Төсе нәү­миз генә күренә. Мусалар инде төрмә йолаларына, андагы әрсезлеккә өйрәнеп беткәннәр иде, озак тартынып тормадылар, бу кешегә немецчалатып сүз куша башладылар. Алар шикелле үк немецча сөйләшә торган булып чыкты. Исеме Реньеро, ә фамилиясен тиз генә әйтеп булырлык түгел икән: Лангфредини, диде бугай. Сүз ялганып киткәч, яңа күрше­нең хәсрәтле язмышы да мәгълүм булды: солдат икән, Муссолини ар­миясендә хезмәт иткән. Союзниклар Италиягә төшкәч, немец гаскәрләре белән бергә аралашып сугышканнар, һаман чигенүләр, җиңелүләр башлангач, Италия солдатлары арасында ризасызлык көчәйгән.  Бер көнне Лангфредини дә әз генә кызмача баштан Гитлерны сүгеп ташла­ган. «Үзен тотып асарга кирәк аның!» — дип ычкындырган булса кирәк. Шунда ук алып киткәннәр дә япканнар. Полевой суд аны үлемгә хөкем иткән.

Шулай итеп, Мусалар кыска гына сүздән дә күп нәрсә белеп алды­лар. Димәкки, бу егет тә үлем көтә. Кем белсен, ихтимал, аларны бергә асарлар. Бу хәл таныш булмаган Италия егете белән ике татар егете арасын бик якынайтып җибәрде. Үз хәлләрен дә кыска гына сөйләп бирделәр.

—О,сез актык юлымның актык дуслары икәнсез! — диде Лангфре­дини кул бирде. — Хуш килдегез, әйдә, бергәләп җиңелрәк булыр...

Бу егет аларга шактый тыныч сыман күренде. Үзенең тиздән кисе­ләчәк гомере өчен артык борчылмый кебек иде ул. Муса белән Фоат сокланышып та алдылар хәтта, мактап куйдылар аны.

Италия егете китаплар да укый икән, артык борчылмавын шуннан ук белергә мөмкин. Муса аның урындыгында яткан китапны кулына тотып карады. Данте! «Илаһи комедия». Нинди соклангыч әсәр! Берен­че тапкыр ул анын белән МГУ студенты чакта танышкан иде һәм шун­нан соң аерылмас булып китте. Бу изге китапның битләрен ачып, рәсемнәрен карагач күптәнге бер теләге исенә төште: шул студентлык елларынннан ук  «Илаһи комедия» не татарчага тәрҗемә итә башларга кызыгып йөргән иде ул. Бу аның һичкемгә әйтмәгән яшерен теләге иде. Поэзиядә кирәгенчә тәҗрибә туплаганнан соң, бер дә ашыкмыйча гына, озак елларга сузылуыннан курыкмыйча гына, эшләргә иде аның нияте. Ләкин тотына алмады, үз иҗатын үстерү һәм татар операсын тизрәк барлыкка китерү кирәклеге аның бөтен вакытын йотты. Аннары инде… сугыш юллары менә монда китереп, стенага терәде… Тирән сулап куйды Муса. Нигәдер йөрәге чәнчешеп китте. Шундый чакта бер генә йотым салкын су яхшы була торган иде, юк икән шул, графин кертеп куймаганнар, хәерсезләр.

Ул, соңгы иләмсез уйдан тизрәк котыласы килеп, сүзне яңадан «Илаһи комедия»гә борды һәм: «Монда итальянча китаплар да бирә-ләрмени?» —дип сорады.

— Минем камерага бер католик рухание кереп йөри, патер Курытко, — диде Лангфредини. — Шуңардан сорап алган идем. Болай әйбәт сыман кеше күренә...

Патерның шундый фамилиядә булуы Мусаны сәерсендереп куйды: ничектер, немецны түгел, полякнымы яки украинлынымы хәтерләтә иде ул. Әллә юри патер булып, сер алырга йөрүче дини шпионмы, дип тә уйлап куйды Муса. Андыйларның да булуы ихтимал ич бу илдә...

Икенче көнне сәгать уннарда, кулына китаплар тотып, католик мул­ласы үзе килеп керде. Бу яңа кешеләр белән дә исәнләште, хәл-әхвәл­ләрен сорашты. Тавышында ниндидер аталарча йомшаклык сизелеп калды. Аннары ике католик бергәләп ниндидер догалар пышылдый- пышылдый, гыйбадәт кылдылар. Бу ретуал беткәннән соң, патер Курытко солдатны йомшак тавыш белән үгетли башлады:

  • Син артык хафаланма, балакаем, гыйбадәтләреңне калдырма, ходага сыгынуыңны онытма, — диде. — Ул синең теләкләреңне ишетер... Мин синең өчен зур үтенеч язып югары прокурорга тапшырдым. Синең ул эшең хәмер һәм шайтан ярсытуы белән генә килеп чыкканлыгын, моның өчен бик үкенүеңне үз телем белән дә әйттем. Ихтимал, бөек хода аларның күңеленә миһербан салыр. Тел төпләреннән шулайрак аңлашылды...

Солдат аңа рәхмәтләр әйтеп кулын үпте. Шуннан соң рухани ки­тәргә җыенды. Муса аңа сүз кушты:

  • Патер әфәнде, юкмы сезнең мин укырдай берәр китабыгыз?
  • Белмим шул, балакай, миндә күбрәк дини китаплар гына... Ә сез католик түгелсез... Менә, әгәр укый белсәгез, Гетенең «Фауст»ы бар. . Күрше камерада бер тоткын укыган иде.
  • Бик яхшы, — диде Муса. — Мин үзем дә нәкъ Гете яки Шиллерне сорамакчы идем...

Патер чыгып киткәч, Муса тәрәзә каршына урнашты да «Фауст»ны укырга тотынды. Тар тәрәзә ишек алдына караганлыктан, камера шак­тый караңгы, ничектер, ерактай әз генә якты сарка торган җир асты куышын хәтерләтә иде. Тышта югыйсә августның аяз көне, әллә кайда, биш катлы төрмә башындагы зәңгәр күктә, нурлы кояш барлыгы да сизелә, тик нихәтле генә үрелеп карама, күкнең кул яулыгыдай кисәге дә, кояшның көзге ватыгыдай бәләкәй кыйпылчыгы да күренми. Бары шунсы гына җайлы: ишек алдына һава алырга чыккан кешеләрне күреп торасың. Аларның уй һәм хәсрәтләрен йөзләреннән укыйсың. Әгәр шушы беренче катта булмаса, ул үзенең Андре дустын да очрат­маган булыр иде. Алиш та теге төрмәдә бергә утырган Эмиль дустын шулай очраткан. Эмиль хәтта аның белән бер коридорда утыра икән. Алар һәркөнне диярлек прогулкада очрашалар, ә күрешмәгән көннәрдә Алиш аңа, бәләкәй генә кәгазь букчага тыгып, үзенә тигән ике сига­ретны җибәреп тора икән.

«Ан Мэйзон Эмиль.

Целле — 122, абтайлунг — 9.

Фон Алишев. Целле— 130».

Алишның үз кулы белән ясалган нәни генә конверттагы шундый адрес буенча йөри торган бу «почта» дуслыкның күңел тибрәткеч бер билгесе иде...

«Фауст» эченә ныклабрак чумгач, Муса, икенче бер дөньяга күчкән­дәй, әйләнә-тирәсен онытып җибәрде, тәрәзә артындагы хәрәкәт тә күренми, кешеләрнең аяк тавышы да, әкрен генә быдырдашуы да ише­телми кебек. Бу соклангыч әсәрне ул беренче тапкыр укыганда да таңга калган иде. Немец фольклорында әйтелгәнчә, «җен гыйльменә» бирел­гән, «шайтанга иманын саткан» доктор Фауст турында күпме автор, күпме китаплар язмаган. Тик алар һәммәсе дә үлеп беткәннәр. Ә бөек шагыйрь тарафыннан иҗат ителгән мәңге эзләнүче, җирдә яшәүнең чын мәгънәсе һәм гакыллы хикмәте нәрсәдә икәнен аңларга теләүче, бөтен табигатьнең, бөтен галәм портының барлык серләрен ачарга омтылучы, шул максатына ирешү өчен хәтта иблискә җанын сатудан да курык- маучы алхимик Фауст образы үлемсез гомер белән яшәп килә. Чөнки ул никадәр генә күкләргә омтылмасын, ахыр гомеренәчә барыбер җир кешесе булып кала, һәм җир кешеләренең язмышын, бәхетен кайгыр­ту — аны мәгълүм фәлсәфи нәтиҗәгә китерә:

«Тик шул лаек икән яшәү һәм иреккә,

Кем һәр көнне алар өчен чыга яуга!..»

Көмештәй ап-ак чәчле Фауст тарафыннан әйтелгән бу сүзләр кай­чандыр Мусага яшәү программасы булып яңгыраган иде. Менә, вакыт­сыз киселә торган гомеренең соңгы көннәрендә шул юлларны тагын укыды ул, тагын шул ук көч белән яңгырады һәм тагын яуга чакырды. Тик аңа хәзер көрәш мәйданы юк инде. Ярсып ташланырга теләсә дә — мөмкин түгел...

Шуңа ачынып утыра торгач, күңел күзе гомер юлына борылды: гүя­ки ул да, үзенә күрә бәләкәй генә бер Фауст буларак, үткәннәренә йомгак ясый һәм Муса үзенен яшьлек көннәреннән ризасыз булыр сәхифәләр, вөҗдан газабы кичерер урыннар тапмады. Ул революцияне аңлый башлаган үсмер яшеннән үк, үз кулыннан килгәнчә, көрәшкә ташланды. Үз бәхете өчен генә түгел, башкаларны яктыга алып чыгу өчен дә көрәште. Күпме татар, казакъ, башкорт егетләрен һәм кызла­рын, комсомолга тартып, ирекле яшәү юлларын күрсәтеп бирде, күпмеләрнең кулларыннан җитәкләп дигәндәй уку йортларына кертте, күпмеләргә башка төрле ярдәм итте. Шул ук вакытта һаман балкып барган шигърият көче белән бу яшьләрнең моңын, кайгысын, оәхетен җырлады, үз халкының иреккә омтылышын күрсәтте. Әсирлеккә эләккәч тә наму­сы һәм вөҗданы кушуы буенча мөмкин булмаган юлларны табып, үз җанын кылыч йөзенә куеп, тагын яуга ыргылды һәм ул, үзенең тугры дуслары белән бергәләп, байтак кына халык егетләрен мәкерле дошман җәтмәсеннән котылу бәхетенә ирештерде. Әмма никадәр үкенеч! Дошманны төп башына утыртып калдыра алмадылар, юл бик иртә киселде, максат төгәлләнмәде...  

Аның кулында хәзер бармак буе карандаш һәм уч төбедәй кәгазь кисәкләре генә бар. Моҗарчы үзе дә белмәгән эчке бер куәт белән актык сүзләрен кайнар җыр итеп тезә ул. Тик барып кына җитсен, халкы кулына тапшырылсын гына иде!… Алар үлсә, мин дә онтылырмын, яшәсәләр - мин дә яшәрмен…

Муса калын китапны әкрен генә ябып куйды. Ничектер шул да мәгънәле булып тоелды: мәңге эзләнүче, мәңге ашкынучы гомернең соңгы сәхифәләрен ябу шикелле күренде бу, һәм уй-фикерләре кинәт кенә үзләренең шул актык минутларына килеп тоташты. Аларның тоткын ителүенә инде бер ел тулып узды: тикшерүләр дә беткән, хөкем дә чыгарылган. Ниндидер формаль төгәллекнеме, әллә бау чираты көтү көннәреме генә калган. Озак тотмаслар… Ничек булырга тиеш ул актык минут?…

Бүреләр бүлеп алгач, куй көтүе һичкая кача алмыйча, почмаккамы, урталыккамы тыгызланып өелә дә, куркудан тәмам коты чыгып, ярты үлек хәленә килә, бүре өеренең берәм-берәм буып ташлаганын көтә… Аларга да шулай мескен булып, җил белән авар хәлдә торыргамы?… Ничектер югары итәсе иде бит ул актык минутны! Шул вәхшидән өстен кеше булып үләсе иде!…

Мусага бик моңсу булып китте. Аның кузгалган күңеле, юаныч таба алмыйча, һаман борсалана иде. Ул тәрәзә төбенең бер почмагына урнашты да күзләрен өскә юнәлтеп күк яктысын күрергә теләде. Шул ук уйларының дәвамы буларак әкрен генә җырлап җибәрде:

Гомерем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңрар жыр булып...

Булатов үз почмагыннан аның янына килеп басты, күзләренә кара­ды һәм, җилкәсенә кулын салып:

Ник моңая болай батыр егет,

Нигә төшкән акбүз атыннан?

Кылыч болгап, дошман яуларына

Ник ташланмый юллар чатыннан?.. —

дигән булды, шаян тавыш белән.

Муса аңа сүрән генә елмаеп куйды. Кемне укыды ул, Фәтхи Бур- нашнымы, әллә үзе чыгарганмы?..

  • Юк, — диде Муса, — әллә ни моңаю да түгел шунда... Нигәдер күнел сызып китте...
  • Кирәкми, малай, бирешмик әле шул каһәр суккан кайгыга! — диде Фоат, тагын да күтәренкерәк булырга тырышып. — Әнә, син күккә кара, анда кояш яктысы бар, аннан озакламый киек казлар юлы сузы­лып калыр... — Һәм ул, шушы сүзләренең дәрте белән үзе дә югары караган иде, тик анда киек казлар юлы урнына ниндидер озын торба башыннан чыккан кара төтеннең салмак кына сузылып агылганы кү­ренде... Һәм Фоат моның нәрсә икәнен кинәт кенә төшенеп алды да йөрәге жу-у итеп китте. Мусага бер сүз дә әйтмичә, артка чигенде, караңгы баскан чырае белән үз почмагына барып утырды. Шушы төрмә­нең аргы читендәге крематорий морҗасыннан сузылган төтен иде бу...

Үз уйларыннан һаман арына алмаган Муса аны күрмәде, Булатовның кинәт яныннан китүенә дә артык игътибар итми калды һәм шулай моңнар эчендә утыра торгач, тагын әкрен генә җырлап җибәрде:

И мөкатдәс моңлы сазым, уйнадың син ник бик аз.

Син сынасың, мин сүнәмен, аерылабыз, ахрысы...

Каршындагы кайсыдыр камерадан тавыш килде:

  • Эй, земляк, спасибо за песню! Вспомнил волжские берега... От- куда сам-то?..
  • Казаннан! — дип кычкырды Муса. — Син кем соң?..
  • Старик... Бакшанов... — дигән җавап килде.

Муса, сикереп төшеп, идәнгә басты, аркылы тимерләрне ике кулы белән сындырып ыргытырдай ябышып, тәрәзәгә үрелде: кайсы камера­дан эндәшә икән? Беләсе иде, Бакшановның Толстойча йөзен күрәсе иде! Фоат та аның янына килеп басты. Ләкин алар һични күрә алма­дылар. Муса, мөлдерәмә күзләре белән Фоатка карап, башын чайкады:

  • Димәкки, ул да...

II

Камерага тагын бер кеше кергәләп йөри иде әле. Ул ничектер үзен бик гади тота, ачык чырайлы, русчаны да бик табигый итеп сөйли. Шуңа күрәдерме камерадагылар аның белән бик тиз танышып китте­ләр. Ул монда тылмач булып эшли икән, исеме — Пауль.

  • Безнеңчә Павел була инде, — дип куйды Фоат, — ә отчествогыз бармы?
  • Юк шул. Немецларда булмый ул...

Кергән саен Лангфредини белән итальянча, болар белән русча сөй­ләште. Үзенең яшьтән үк телләр белән мавыгуын, беренче сугыш вакы­тында ук хәрби әсирләр лагеренда тылмач булып эшләвен, унлап тел белүен әйтте. Бу сугышта да тылмач булган, тик каты яраланып кайт­кач кына тылда эшли башлаган. Аның сүзләре ничектер немец тәкәб­берлеге белән күркәләнмәгән, ачу китергеч мактанчык та түгел иде. Шуның өстенә, бу шактый олы яшьләрдәге кеше, малайлар шикелле, иңбашында фотоаппарат йөртә. Әзме-күпме танышып алгач та: «Айн момент», «Минуточку»- ларны кабатлый-кабатлый рәсемгә төшерә башлады. Шулай итеп ул Лангфрединне дә, Муса белән Фоатны да пленкага «чылт»латып алды. Икенче керүендә өч  бармак иллеседәй генә дүрткел кәгазьгә сугылган һәвәскәр фотоны узләоенә өләшеп чы­гып китте. Ниндидер кызыклы кеше иде ул, эчкерсезсыман күренә иде. Муса аның белән шактый озак-озак сөйләшкәләп утырды. Үз хәлләрен дә кыскача аңлатып биргәч, Пауль бик гаҗәпләнеп алар өчен кайгырышкан төсле булып куйды.

  • Сез бит руслар түгел, кемнәр буласыз? — дип сорады. Муса та­тар икәнлекләрен әйткәч, бөтен дөньясын онытып, тел турында сораш­тырырга тотынды. Үзенең төрекчә әз-мәз сукалавын әйтеп, татарча өйрәтүне үтенде. Тегесе ничек тә монысы ничек?
  • Эх, Пауль, майн һерр! — дип елмайды Муса.— Монда гына бездән нәрсә өйрәнә алырсыз икән соң сез? Мәктәбе бер дә подходящий түгел ич!..

Шулай да Пауль үз теләген кабатлады. Муса аңа татарның өч төр­ле әлифбасын язып бирде, аерым сүзләр өйрәтте. Пауль шуларны язып ала һәм икенче көнне ятлап килә торган булды. Бүген дә, алар прогул­кадан әйләнеп керүгә, ишектә Пауль күренде һәм, үзенчә гади елмаеп, Мусага сабак тыңлатырга тотынды. Шулай аралары шактый якыная төшкәч, Муса аңа бер хат бирде. Вак кына гарәп хәрефләре белән дәф­тәр битенең ике ягы да тулганчы диярлек язылган иде ул. Муса аны Паульнең үз күз алдында төреп, бәрәңге валчыгы белән генә ике төшен­нән ябыштырды да:

  • Үтенечем шул, — диде, — әгәр булдыра алсагыз, моны саклагыз. Бу хат билгесез дуска. Безнекеләр барыбер Берлинда булачагы хәзер көн кебек ачык инде. Шаять, моңа сез үзегез дә шөбһәләнмисездер? Менә ул чакта берәр татар солдатын яки командирын очратырсыз, һичшиксез очратырсыз. Төсләреннән танымасагыз, сөйләшкәннәрен тыңлап белерсез, сезнең татарча сүзләр белүегез моңа ярдәм итәр. Хатны шуңа тапшырыгыз. Ә ул укып карар да тиешле юлына озатыр.

Пауль хатны алып кесәсенә тыкты. Италия солдатына таба бер ка­рап куйды: тишмәс микән?..

  • Мондый эш закон каршында ярап бетми инде бетүен, — диде Пауль, ярым пышылдап. — Әмма сезнең соңгы үтенечне кире кага ал­мыйм. Исән булсам, тапшырырмын. Мин пацифист кеше, хәрби дәрт­ләрдән ерак. Минем дөньям — телләр. Шулай булгач, мин сезне дош­ман күрә алмыйм, сез минем өчен ирексез әсирләр генә..
  • Ә сез минем өчен Германиянең хәзер сирәк очрый торган әйбәт бер кешесе,—дип көлемсерәде Муса. — Мин сезгә ышанам.

Кичке прогулкада Муса Андрены эзләп йөрде. Алар һавага чыккач очрашырга булганнар иде, ләкин һаман туры килешә алмадылар. Душта күрешүләренә дүрт-биш кенә көн булса да, ул аны сагынып китте, нишләптер бик күрәсе килде, сөйләшәсе күп кенә сүзләре бар кебек тоелды. Әмма эчендә аның әле үзе дә ачык икърар итәсе килмә­гән бер теләк ята иде: соңгы тапкыр күрешеп калу... Ничәмә айлар бер­гә хәсрәт уртаклашкан иптәш бит, күрешми калмаска иде... Алиш очрады, аңардан сораштырды.    

 — Тукта, Эмиль монда, аннан сорап карыйк. — диде ул һәм, озак та үтмәстән, Эмиль Мэйзонны эзләп алып килде

— Андре монда юк шул инде, — дип җавап бирде Эмиль. Теге тинтәккә һөҗүм ясауларының бик күпләргә «файдасы, тиде: һич катна­шы булмаган кешеләр яңа сроклар алдыла. Андрега да тагын биш ел каторга ябыштырып, үткән төнне Луккау лагерена озаттылар.

Мусага кинәт кенә бик ямансу булып китте. Ничектер күңел дөнья­сының бер почмагы кителгән төсле тоелды. Болай да терсәк борырдай җай булмаган тар ишек алды тагын да кысанрак булып күренде. Ниндидер таш баз төбенә охшый ул, биек стеналар өстендәге саф һава бу чокырга төшеп тә җитә алмый торгандыр... Шулай итеп, ул үзенең бельгияле дусты белән күрешә дә алмый калды алайса. Кызу тоткан­нар ... Нигәдер ашыгалар болар. Яңа корбаннарга урын кирәктер, кү­рәсең...

Ул инде актык түгәрәген әйләнә, надзирательләр сәгатьләренә ка­раналар, тиздән команда кычкырырлар. Шул чагында аның беләген­нән кемдер килеп тотты. Муса ялт борылуга, каршысында озын гына буйлы, ябык кына кара чырайлы, көрпә сибелгән чәчле, өскә калкып калган зур күзле бер кеше аңа текәлеп карый иде. Икесе дә бер үк сулышта:

  • Муса!
  • Тулиян?! — дип, куанычны көчләп тыйган эчке тавыш белән кычкырып пышылдаштылар һәм кочаклашып алдылар.

Каһәр генә төшсен, немец кычкырып та җибәрде:

  • Ауф Целлен!

Төркемнең иң койрыгында калып, сүзләрне урталай өзә-өзә генә сөйләшеп, ишеккә таба атладылар.  „

  • Син дә мондамени?..
  • Инде бер атна...
  • Моннан кая?..

Әрмән егете уң кулын муен астына аркылы куйды:

  • Ампутациягә... Ә сез?..

Муса үз башын култык астына кыстырып күрсәтте:

  • Чират көтәбез. Балта бушамый, диләр...
  • Хәлләрегез ничек?
  • Ал да гөл инде, Тулиян дускай...

Ул арада пшек төбенә килеп тә җиттеләр. Аерылышырга кирәк

булды.

  • Бүгенгә хуш, — диде Муса. — Иртәгә шушы урында көт. Иркен­ләбрәк сөйләшербез.
  • Яхшы. Хуш...
  • До завтра! — Икесе ике коридор белән китеп барды.

Муса Андре белән күрешә алмый калуына бик үкенгән иде һәм кәефе дә әйбәт түгел иде. Әмма шул ук вакытта икенче бер күптәнге иптәшен көтмәгәндә очрату һәм иртәгә аның белән иркенләп сөйләшә­чәк булу аны куандырып җибәрде. Тик аның язмышы да, үзләренеке шикелле үк, кыл өстендә торуы гына көендереп куйды. Монда гел шу­лай инде: әз генә бер куанычың булырга өлгерми, шунда ук хәсрәт ки­леп баса. Шатлык—беравык. Хәсрәт — мәңгелек...

Ул камерага кергәндә Фоат кубыз уйнап утыра, ә Лангфредини аны бик кызыксынып карап тора иде. Кубыз күптән үк инде башка камера­ларда йөргәнлектән, Италия егетенең әле аны рәтләп күргәне дә юк иде, шуңа күрә бик гаҗәпләнеп, хәтта үзе дә чирткәләп карады. Шун­нан соң Фоат аңа кубызның бик борынгы беренче уен коралы булуы, ә хәзер инде югалып баруы турында «лекция» укый башлады. 

Озакламастан католик рухание килеп керде.

  • Табигатьнең Бөек яратучысына гыйбадәт кылыйк, углым, диде ул, исәнләшкәннән соң. — Җирдәге кузыларына тагын да күбрәк куа­нычлар иңдерсен!.. —Һәм алар, Лангфредини почмагына шәм яндырып, үз эшләренә тотындылар.

Картның әле генә әйткән сүзеннән Фоат пырхылдап җибәрә язды. — Яудырып кына тора инде ул куанычны,—дип пышылдады. Бигрәк тә, безнең төрмәләр өстенә, дөньяның яртысын басып алган фронтлар өстенә... Күрәләтә торып күзгә төтен җибәрә бит, чукынган...

 Муса ана бармак янады: шаулама,янәсе, үз белгәннәрен кылансыннар...

Гыйбадәт беткәннән соң, Курытко әфәнде, ишетерлек итеп, немецча сөйли башлады:

  Ялгышып бәлагә дучар булган углым, Реньеро! Ярлыклаучы бөек Иисус синең күз яшьләреңне ишеткән булырга тиеш, ул җир түрәләренең күңеленә миһербан салды: алар синең үтенечеңне карап, үлем җәзасын унике ел каторга хезмәте белән алыштырдылар. Син исән калачакс тунры кузы булмаң, биш елда да тутырып чыга аласың!..Лангфредини аңа башка сүзләрен дәвам итәргә мөмкинлек тә бирмәде: сикереп торды да руханине, нык куллары белән кочаклап, күкрә­генә кысты һәм яңакларыннан үбәргә теләде. Ләкин изге кеше белән болай солдатча тупас кылану ярамаячагын шул ук минутта аңлап алды булса кирәк, кинәт кенә идәнгә тезләнде һәм, Курытконың итәген, кул­ларын үбә-үбә, күз яшьләре белән рәхмәт укырга тотынды:

— О, Бөек хода тарафыннан җибәрелгән атам минем! Мең рәхмәтләр яусын сезгә! Җирдәге бөтен теләкләрегез кабул булсын, бәхет шатлык һәм байлык — сезгә үзләре ишек ачып торсыннар!..

Шулай да Фоат түзмәде:

  • Фюрерне ялгыш сүккән бу егет...—дип пышылдады.
  • Телеңне тый! — дип йодрык күрсәтте Муса. — Үлем яки яшәү — уен түгел. Ул бит бөтенләй икенче дөнья кешесе...

Почмакта гыйбадәт беткәннән соң да, әкрен тавыш белән озак кына- итальянча сөйләшеп утырды тегеләр. Тик аннары гына Курытко әфән­де урыныннан кузгалды. Муса аңа «Фауст»ны китереп тапшырды һәм тәмле тел белән рәхмәт әйтте.

  • Әгәр мөмкин булса, иртәгә миңа Шиллер әсәрләрен кыстырып килә алмассызмы? — дип үтенде.

Курытко әфәнденең бу егетләр белән дә бер иркенләп сөйләшәсе килә икән, бик әдәпле, мөлаем күренәләр икән... Ә китапны ул иртәге­сен, әлбәттә, алып килер.

  • Баш өсте, әфәндем, — диде Муса. — Игътибарыгызга бик рәхмәт. Сез дә бик һәйбәт кеше күренәсез. Рәхим итегез, теләсәгез кайвакытта килегез, бик рәхәтләнеп сөйләшербез.

Патер чыгып киткәч, Муса Италия солдатын кайнар итеп котлап алды; Фоатны да шуңа мәҗбүр итте. Аннары: «синнән ярты тия болак булгач!» дип, көлешеп алдылар.

Ә Лангфредини аларга күп кенә яңалыклар сөйләде:

  • Сезнекеләр анда бик котырып киләләр икән. Инде Румыниянең башкаласы Букарештине алганнар. Румыния фюрергә каршы сугыша башлаган. Сезнекеләр хәзер Польша, Карпат, Венгриягә аяк баскан­нар. Чехлар бик каты эчке көрәш алып баралар ди. Төньяк Италия - минем туган ил! — Инде немецтан бөтенләй диярлек әрчелгән, хәзер Югославиягә каты сугышлар башланган. Ә Көнбатышта икенче фронт ярты Франциягә җәелеп бара икән. Немецның цивильни халкы бик борчылуда, куркуда, күп шөбһәләр эчендә яши икән хәзер... Патер миңа шуларны сөйләп утырды. Үзе дә бик пошына карт, дип сүзем тәмамлады Лангфредини.

Алар өчесе дә куаныша һәм көлешә-көлешә йокларга яттылар. Муса белән Фоат күңелендәге өметләр, язгы кояш җылысын тойган күбәләк шикелле, тагын уянып, терелеп киттеләр. Бүген, гомумән, шактый ямьле генә узды көн. Нинди һәйбәт хәбәрләр. Димәкки, безнекеләр җир селкетеп килә! Озакламас, озакламас!..

Алар күңелендәге өмет күбәләге һаман канат җилпеде. Ул нишләп­тер ике катлы тәрәзә арасында төсле күренә иде, әгәр шул пыялалар тоткарламаса, тагын бераз гына җылыныр да, тирбәлә-тирбәлә әллә кайларга очып китәр кебек тоелды.  Кара әле син, ә: Лангфредининең үлемнән котылуы нинди шәп!

Ә җан тынычлыгына ирешкән Лангфредини инде күптән борынын чыйнатып йоклый иде. Муса белән Фоат сүзсез яталар, бер-берен йок­лый дип уйлыйлар. Ләкин әле кичен генә ишетелгән яңа хәбәрләрнең якты дулкыннары күңел ярларына кагьгп уйныйлар, алар йокламыйлар иде. Төн караңгысында Фоатның уйлары эченә сыймастан кинәт зураеп, тәрәзә арасындагы өмет күбәләге күгәрчен хәтле булып китте. Ул, ты­нычлык таба алмыйча, як-ягына әйләнде, аннары чалкан ятты. Муса белән дә шундый ук хәл иде, ул да йөз тапкыр әйләнгәндер. Тик алар бер-беренә эндәшмәделәр. Икесе дә, туасы иртә белән үзләренә дә нин­дидер олы куаныч киләчәген тойган кебек булып, таң алдыннан гына йокыга киттеләр

III

Ләкин алай булып чыкмады, тойгылар алдаучан да булалар икән. Төн урталарыннан соң, инде бөтен камералар авыр һәм хафалы йокыга талганда, Алишлар торган камераны шалтыр-шолтыр ачтылар да, Әхмәт Симаевны әйберләре белән алып чыгып киттеләр. Кинәт кенә си­кереп торырга мәҗбүр булган кешеләр, ярым йокы аралаш хәлдә, үзләренең актык сүзләрен әйтергә дә өлгерә алмый калдылар. Әхмәт барысы белән дә кочаклашып чыкты да бүрек хәтле генә төенчеген алып ишеккә юнәлде.

  • Хушыгыз, туганнар! — диде ул, әкрен тавыш белән.— Күрешмәсәк, бәхил булыгыз...

Бусагадан атлавына ике сакчы ике ягына басты. Артта калган төр­мә надзирателе ишекне бикләргә җыенганда гына Алиш абайлап алды: димәк, әйберсе белән булгач, икенче төрмәгә алып киттеләр. Надзира­тель карт солдат иде, бик үк әшәке немец та түгел иде, Алиш җавап өмет итеп пышылдады:

  • Кайсы төрмәгә?..
  • Плецензее, — диде немец һәм китеп барды.

Яңадан ут сүнде. Кешеләр, башта шушы хакта әкрен генә сөйлә­шеп, аннары уйланып ята торгач, яңадан йоклап киттеләр. Алишның гына йокысы качты. Шулай берәм-берәм төннәрен алып китеп, төрлесен төрле җирдә, төрле вакытта юк итәрләр микәнни?..

Бу хәл бик үкенечле, бик авыр, хәтта бик куркыныч булыр кебек тоелды аңа. Бер ялгызың. Уңга карасаң да буш, сулга карасаң да буш... Бер терәк тә юк яныңда... Аһ, хәтәр!..

Аның хәтта бөтен тәненә суык йөгерде, арка сөякләре чымырдап һәм шыгырдап киткәндәй булды. Юк, үләргә булгач, бергә үлүгә җитәме соң! — Як-ягыңда иптәшләрең булса, аларның култыгына кагыласың, аларның җылысын тоясың, аларның актыккы карашларын күрәсең, актык сүзләрен ишетәсең...       Һәммәсе дә бергә була, бергә бетә... Күп өлеш җиңелрәк...

Ялгыз әнә ничек бит ул: кешенең татлы йокысын бүлеп керделәр дә суырып алдылар. Ул ут йотып, кая басканын, кая барганын белмичә, караңгы төн эченә чыгып китте. Плецензеегә барып җиткәнче, күпме га­заплар кичерә инде ул. Соң ни өчен аны ул төрмәгә күчерәләр икән?.. Ул Остминистериумның «Винета» бүлегендә эшләгән иде. Алай дисәң аларның «җинаять эше» бер төрле бит... Әллә калганнарны да шулай берәм-берәм шунда күчерәчәкләрме?.. Ә ул төрмәдә гильотина диләр, фашист балтасының үзе.

Шундый чишелмәс уйлар, чуалчык фаразлар белән таң атты. Августның салкынча җылы иртәсе килде. Дөньяның кайсыдыр ягыннан кояш чыгып, төрмәнең өске катларына якты сипкәне беленде Алиш аны үз авылларындагы сабый чак кояшы итеп күз алдына китерде. Әнә ул, Кама ягындагы уйсулыктан кып-кызыл булып, көлемсерәп килеп чыга да чиләкләрен мөлдерәмә тутырып чишмә суы күтәргән матур һәм оялчан кыз шикелле, сөйкемле генә юргалап авыл каршындагы үргә менеп бара. Менгән саен балкый бара, кайнар көлүе белән дөньяны куан­дыра бара. Бәләкәй Абдулла аның артыннан куып җитмәкче булып, аргамакка камчы соскан шикелле, түбәтәен ботына суга-суга, үргә таба йөгерә. Ә кояш һаман ерагая бара аннан. «Ярар инде, энекәш, иртәге куып җитәрсең!» дигән төсле көлеп, аңа кул болгаган сыман күренә

Кояш нурлары түбәнгәрәк катларга да кул суза башлады. Сасы, тынчу камераларда төн уздырган кешеләрнең тар гына тәрәзәләрне тизрәк ачып җибәргән тавышлары ишетелде, әз булса да саф һава суларга ашыга иде кешеләр. Шулар арасында Муса да үз тәрәзәсен хәзер генә ачып җибәргәндер кебек тоелды Алишка. «Алар да минем шикелле йокысыз чыктылар микән бу төнне?.. — дип уйлады ул.— Хәер, алар шул әле Симайны алып китүләрен белмиләрдер...»

Әйе, алар бу күңелсез хәлне белмиләр иде. Алай гына да түгел, кичәге куанычлы хәбәрләр һәм шуннан килеп туган өмет хыяллары дулкынында ярсынып ятканнан соң бик татлы (әгәр төрмәдә шул мөм­кин булса) йокладылар да алар. Фоат бик матур төш тә күргән икән. Алтыдан ук сикереп торды да шул төшен тәмләп сөйләргә кереште.

  • Кызымны күрдем, малай, төшемдә, Эсфирамны!—дип канатла­нып тотынды ул. — Шундый үскән, шундый әйбәт сөйләшә, чутылдап кына тора инде менә! Ә үзе чат минем төсле, ул күзләре, кашлары, борыннары, иякләре, көлүләре дисеңме, әйтерсең, калька белән күчереп алган! «Әтием, ник кайтмыйсың инде, дигән була, мин дә бик сагынам, әнием дә бик сагына», — ди, былбыл булып сайрый инде менә!Һу-у, мондый матур төшне беренче күрүем, сөенечтән башларым әйләнеп китте хәтта... Әллә исәннәр микән, дип уйлый башладым...

Муса аны елмаеп тыңлап торды. Мондый татлы төшләрне аның инде бик күп күргәне бар. Тик бу төнне генә күзләрен йому белән каршына килеп баса торган Чулпанын да, Әминәсен дә, ни өчендер, күрмәде ул.

  • Әйбәт төш бу, — диде ул Фоатка. — Әйбәт төш күңелне күтәреп җибәрә. Хәерлегә юрыйк! Болай булгач, Эсфира янына  тәгаен генә кай­табыз инде без. Кызың шулай сагынып чакыргач, кайтмыйча булмый, дускай...

Ул арада надзиратель килеп, шалтыр-шолтыр ишекне ачты. Лан-гфрединине, әйберләрен җыйдырып, икенче камерага алып китте, Фоат белән Муса исәнләшеп калдылар. Авыр булды бу.

Яшисе кеше бит,  диде Фоат, алар чыгып киткәч. Смертниклар камерасында тотмыйлар, күрәсең…

Муса эндәшмәде. Ул үзенең һәр иртәдә ясый торган зарядкасы белән мәшгуль иде. Озак та узмады, иртәнге кофе дигән болганчык су белән бер кабарлык каткан ипи кисәге һәм, Алиш язганча, чыпчык борыныдай маргарин, ике сигарет куеп чыгып киттеләр. Бүген бу «нигъмәтләр» ни өчендер иртәрәк китерелгән кебек тоелды.

Булатов әле һаман үзенең төшеннән суынмаган иде.

Мин бу төштән соң аптырап калдым әле,  диде ул ахырдан.

Әллә, дим, җүләр әйтмешли, үз исәнлекләрен хәбәр итәр өчен кызым төшемә керде микән?…

Тукта әле, Фоат,  дип көлде Муса, бик еракка киттең түгелме? Мистика була торгандыр ич бу… «Ходай кушуы буенча…» дип тә әйтерсең, бәлки?…

Фоат кычкырып көлде.

Ну, табасың да инде, малай! Ходайның монда чуртым эше бармы? Интуиция нәрсә? Бәлки шуның көчедер? Ә бәлки… кеше бик теләсә, бик сагынса, бик күрәсе килсә, төшен дә шул рәвешчә күрүе мөмкин бит. Бу минем көннәр, атналар, айлар, еллар буе кызчыгым белән сөй­ләшеп йөрүемнең төшкә әйләнүе генә дип карыйм мин.

  • Ихтимал, — диде Муса. — Бу каһәр суккан төрмәләрдә ятып, көндез йолдыз күрә башласаң да һич гаҗәп түгел инде.

Кофе эчелеп беткән иде. Фоат тәрәзә каршына басып, бик тәмләп, бик кадерләп, төтеннәрен сары майдай эчкә йотып кына, сигарет суыра иде. Ишек тагын шалтырап ачылды.

  • Нах Аусганг! — дип кычкырды карт һәм китеп барды. Ишек төбенә чыгарга кушты, ләкин әйберләрен алырга әйтмәде... Муса белән Фоат, баскан җирләрендә катып калып, тиз генә бер-беренә карадылар.

Шундый сүзсез сорау иде ул карашларда.

Аннары Муса үзенең вак-төяк нәрсәсен җыйнаштырып, кичәге газе­тага төреп куйды, гүяки ул аны үзе белән алып китәргә уйлый иде. Монда килгәч язган берничә шигырен, әле дәфтәргә теркәп өлгермәгәнлектән, аерым кәгазьләрдә йөртә иде, аларны төреп кесәсенә тыкты, яңадан алып карады, нигә кирәк инде болар, дип уйлады, ахрысы, сүтеп тигезләде дә үз койкасы турына стенага беркетелгән бәләкәй әр­җәгә салды. Күкрәк кесәсеннән әлеге Пауль төшергән рәсемен чыгарып, шул ук әрҗәгә, шигырьләре өстенә, стенага терәп куйды. Фоат та үзе­нең рәсеме белән кубызын шулай ук үз әрҗәсендә калдырды. Болар һәммәсе дә эшләнеп беткәннән соң ишеккә килделәр. Артларына боры­лып күз ташлагач, инде ияләшеп өлгерелгән бу шыксыз һәм караңгы почмак та ничектер ямьле булып, якын булып тоелды. Беравыкка бик моңсу булып китте... Коридордан кабат ишетелгән тавыш аларны уятып җибәргәндәй итте һәм алар, ике ятим шикелле җитәкләшеп, чыгып кит­теләр...

Шыгырдап ачыла торган авыр һәм пычрак ишек төбенә инде барысы да җыелып беткән диярлек иде. Муса аларның һәммәсенә сүзсез генә кул биреп чыкты. Арада ике яңа егет тә бар икән. Муса аларны хәтерләп алды: берсе рота командиры Мифтахов, берсе взвод командиры Атнашев. Ләкин алар эләкмәгәннәр иде шикелле. Муса аларны бервакытта да төрмәләрдә очратмады. Башкалардан да бу егет­ләр хакында ишеткәне юк иде. Ул, бер генә секундка алар каршында тукталып, күзләренә карады.

  • Безне соңыннан эләктерделәр, Муса абый, — диде бөдрә чәчле Мифтахов, куанычлы хәбәр әйткәндәй елмаеп. Ул үзе матур гына егет, ләкин ике катлы булып үскән бер казык теше көлгәндә-елмайганда авы­зыннан кинәт бәреп чыга да бөтен сөйкемлелеген җуеп ташлый иде. Шул тешен хәтерләптер, ахры, ул тиз генә авызын йомды һәм елмаюсыз гына өстәп куйды: — Инде Станиславка күчерелгәч, узган елның сен­тябрь актыкларында...

Муса да, Фоат та иптәшләре арасында Әхмәт Симайны күрмәделәр. Нәрсә, авырый микән әллә?.. Ул арада «кара козгын» килеп туктады. Арткы ишек ачылып, як-якка ике конвоир басты.

  • Безнең персональ машина килеп җитте, дуслар, рәхим итеп, ях­шырак урыннарны эләктереп калыгыз, — диде Булатов, һични юк кебек шаян булырга теләп. — Калсагыз, яңадан утыра алмассыз...

Әмма берәү дә көлмәде, һәркемнең йөзе түбән, күңеле сүрән иде. Муса белән Алиш бергә утырдылар. Урнашу ыгы-зыгысы арасында Абдулла үткән төнге хәлне әйтеп бирде.

— Гаҗәп, — диде Муса. — Ни өчен Плецензеегә? Ни өчен аерды­лар икән? Аңлый алмыйм...

—Сөйләшү! — дип кычкырды сакчыларның берсе, күзләрен акай­тып. Хәтта автоматы белән дә янап куйды. Әмма бу машинадагы кеше­ләр андыйларны бик күп күргәннәр инде. Хәтта, кайчандыр җүләр бу­лып, курыккан чаклары да булгалаган. Ә хәзер аларга барыбер. Өркетә алмыйсың... Һәм җирән солдатның кабат җикеренүенә дә карамастан, үзара кайнар пышылдауларыннан туктамадылар.

«Кара козгын» озак бармады. Күп булса, унбиш-егерме минут вакыт узгандыр, кинәт кенә борылып, килеп тә туктады. Сакчылар эчтән бик­ләнгән ишекне ачтылар да җиргә төшеп ике якка баскач, тоткыннарны төшерә башладылар. Көн чалт аяз иде. Зәңгәр күктәге жете кояш күп­ме вакытлардан бирле төрмәдә саргайган кешеләрнең күзләренә килеп бәрелде. Кинәт алар сукырайгандай булып калдылар, күз алларында алтын биш тиеннәр уйный башлады. Кояшка артлары белән борылып, берәр минут күз йомгалап алганнан соң гына әз-мәз күрә башлады­лар. Аяк астына шакмак таш җәелгән, якында гына ике йорт. Тирә-якта кара чуен рәшәткә. Зур капкасы да шундый ук. Түргә таба балчыктан өелгән биек валлар сузыла. Араларында алты метр чамасы тигез урын кала. Түрдә һәм валларның ике ягында куе яшел агачлык. Ниндидер бакчаны хәтерләткән матур гына урын бу...

Ул арада тагын ике җиңел машина килеп туктады. Аның берсеннән комитет мулласы Усман Ганиев белән профессор фон Менде килеп чыкты. Икенчесеннән бер оберлейтенант. бер фельдфебель һәм Пауль төште. Ул шунда ук Мусаларга таба атлады, дусларча кыяфәт белән елмаеп, аларга кул изәде. Ләкин Муса аның монда ни өчен килүен аң­лап бетермәде. Әллә... яхшы кеше булган булып йөргән бу бәндә палач­лык хезмәтен дә үтиме?.. Шуңа күрә ул аңа җавап елмаюы күрсәт­мәде.

Ә Паульнең күңелендә икенче нәрсә иде. Җәлнлчеләрнең монда җәзаланасын белгәч, ул тиешле башлыклардан бик үтенеп сорады: «Миңа да рөхсәт итсәгез лә. Шул кызыклы экзекуцине бер дә күргәнем юк...» диде. Аңа рөхсәт иттеләр. Пауль алдашты: аның моннан бер ел элек биредә булганы бар иде. Тик хәзер башлыклар алмашынганга күрә генә аны белмиләр. Бу урын Зеебург полигоны дип атала. Монда яңа алынган солдатларны төз атарга өйрәтәләр. Әнә ул валлар арасындагы тигез полоса дүрт йөз метрга сузыла. Аргы башында мишеньнәр утыр­та торган механизмлы «күпер» бар. Солдат шул мишеньне хәрәкәттә вакытта атып ега алырга тиеш. Ә моннан бер ел элек анда  хөкем ителгән рус әсирләрен тере мишень итеп бастыралар һәм солдатлар шуларны атып егалар иде. Хәзер дә шулай булыр микән, бу әйбәт егетләрне дә шулай мәсхәрә итәрләр микән? Әгәр шулай итсәләр, Пауль ничек тә фотога эләктереп калса иде...

Мусаларны  ике вал арасындагы бушлыкның эченәрәк алып киттеләр. Уртатыккарак җиткәч туктатып, тезелергә куштылар. Уртага Муса белән Алиш басты, алар янына Гайнан Кормаш белән Фоат Булатов, Гариф Шабаев белән Габдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнев белән Фоат Сәйфелмөлекев, иң кырыйга Мифтахов белән Атнашев басты. Барысы да бер төрле алача кәфен кигән бу тоткыннар һәммәсе бер кешедәй булып, гәүдәләрен бөтен көчләре белән төз һәм горур тотып, култыклашып алдылар. Аларның болай торуында борынгы юнан сынчыларының оста куллары белән ясалган мәрмәр һәйкәлләрнең соклангыч мәһабәтлеге, үлемсез кешеләр батырлыгы бар кебек тоела иде. Пауль түзмәде, бер кулын күтәреп, «айн момент, айн момент»ны кабатлап, йөгереп килде дә төркемне тиз генә фотога төшереп алды. Аны, комачауламаска кушып, читкәрәк тибәрделәр. Оберлейтенантның баш изәве

белән Усман мулла Мусалар каршына килеп басты. Ул, жомгага юнәлгән хәзрәт шикелле, башына ак чалма ураган, өстенә буй-буй аклы-яшелле, кызыллы-күкле чапан кигән, кулына коръән тоткан иде.

—А я, мөселман кардәшләр! — дип башлады ул. — Бу дөнья фани, ахирәт бакый. Ихтимал, сез бу фани дөньяда кылган гөнаһлы эшләрегездән тәүбә вә истигъфар кылырсыз, хәзрәти хода каршына пакь күңел, саф вөҗдан белән барып сыгынырсыз...

  • Сабыр итегез, Усман әфәнде! —диде Гариф Шабаев, ачулырак тавыш белән аның сүзен бүлдереп. — Юкка көчәнмәгез. Алла каршын­да тәүбә итәрлек гөнаһларыбыз юк. Ходалар белән эшебез дә юк, без аңа ышанмыйбыз да! Сез инде үзегезне кайгыртыгыз. Кайчандыр ха­лыктан куркып качкан бай малае «мөгаллим абзый» ның безне үтерү­челәргә булышып йөрүе бик гыйбрәтле хәл... Ә без ак күңел белән, саф намус белән үләбез! Безгә сатлык суфыйлар кирәкми!..

Оберлейтенант, каты кычкырып, аңа сүзен бетерергә ирек бирмәде. Мулланы да артка таба чигереп җибәрде, егерме метрлар читтә басып торган солдатларына, ике бармагын күтәреп, искәртү командасы бирде.

Егетләр һаман шулай, бер кешедәй булып, солдатча җыенкы һәм горур булып, башларын батырларча югары күтәреп, басып тора­лар иде.

Бер кырыйга баскан профессор фон Менде бу татарларның шушы дәһшәтле минутта да үзләрен болай бәйсез һәм кыю тотуларына апты­рап калды. Кара, нинди батыр сөйләнәләр? Кара, нинди эчке көч кай­ный аларда?.. Ә бит ул азиатларның соңгы минутта сыгылып төшү­ләрен, җиргә чүгеп елауларын күрер өчен килгән иде. Ул, төрки телләр белүче профессор, бу акылсыз дауга чьгккан мактанчык егетләрнең, актык сулышта немец алдында баш иеп, фюрердән кичерү сорап ялва­руларын ишетергә, шул кәмитнең шаһите булырга килгән иде. Ә монда бер тиенлек кызык та булмады. Әллә нинди кыргый, кеше аңламаслык фанатик болар!..

Һәм профессор, сулагай кулын селтәгәндәй, гамьсез адымнар белән машиналар янына китеп барды.

Тоткыннар аны хәтта күрмәделәр дә. Җәһәт кенә бер-беренә күз ташлашып, тагын да тыгыз култыклаштылар, гәүдәләрен тагын да өскә калкыттылар һәм Муса белән Гайнан кинәт җыр башлап җибәрде. Шунда ук, алдан сөйләшенгәнчә, башкалар да кушылды. Ниндидер үзәк өзгеч моң белән, күңелләр түренә җыелган актык көч, актык давыл бе­лән, һәрберенә балачактан ук газиз булган сүзләр яңгырады:

И мөкатдәс моңлы сазым, уйнадың син ник бик аз.

Син сынасың, без сүнәбез, аерылабыз, ахрысы.

Без үләбез: синең өчен җан аямый яулашып,

Сау бул инде, и туган җир! И өметләр татлысы!..

Пауль исе китеп тыңлады моны. Җыр тавышы ишетелгәч тә, әллә «Интернационал»мы? дип уйлаган иде ул. Юк, башка җыр булып чык­ты. Аның мондый моңлы, мондый көчле аһәң белән, сагыну һәм өмет тулы тавыш белән яңгырый торган көйне ишеткәне юк иде. Сокланды, тетрәнде ул. Әле генә кул селтәп киткән профессор да хәйран калып кире килде. Габдулла Тукай дигән татар шагыйренең бу юллары таныш иде аңа. Әмма аның мондый дәһшәтле куәткә ия булып, үлем кайгы­сыннан өскә күтәрелеп, җиңүчеләр авазын яңгырата торган җыр булып китү мөмкинлеген белми иде ул. Карт немец әрле-бирле йөренде, кал­тыранып йодрыкларын кысты, тизрәк туктатасы килде, аның күз алдын­нан кинәт мең-миллион гаскәрнең шушы җыр белән өстенә килүе һәм үлем шәүләсе уйнап узды.

  • Ауфһерен! — дип кычкырды ул, түзә алмыйча.

Төркеме-төркеме белән кеше үтерүдә тәҗрибәсе зур булган оберлейтенантның да ачуы килде. Бу кире беткән тартареннар һаман үзләренчә кыланалар. Әле берәүнең дә аның каршында мондый тетрәнмәс тимер стена булып, теләсә нәрсә сөйләп торганы юк иде. Ә болар янәсе, култыклашкан килеш бер көч булып, җир селкетеп авачаклар, бергә үләчәкләр. Туктагыз әле өрәкләр, сез теләгәнчә булмас ул!

Һәм ул, палач командасына борылып, башта ун кулының, аннары сул кулының имән бармагын күрсәтеп, команда бирде. Ату тавышлары яңгырады. Төркемнең ике кырыена баскан Атнашев белән Мифтахов егылды. Команда тагын кабатланды: Сәйфелмөлекев белән Хәсәнев егылды. Аннары... Шабаев белән Батталов егылды, аннары... Кормашев белән Булатов егылды, аннары... Алиш егылды... Оберның кәефе килде: барыбер бергә үләргә ирек бирмәде ул!..

Муса бер үзе басып калды... Аның тирәсендә яткан иптәшләре төрле рәвештә егылганнар иде. Кайберләренең чәчләре тузгыган, кайсының­дыр бер күзе йомылмый калган, кайберләренең аягы-кулы туры түгел һәммәсе дә аңа карыйлар кебек тоелды. Муса, үзен нәрсә көткәнен дә онытып, тешләре шыкырдаган тынычлык белән алар өстенә иелде. Алишның кулларын күкрәгенә куйды, яңагындагы кан тамчысын учы белән сөртеп, маңгаеннан үпте. Бер генә тыныш аңа карап торды. Аннары Кормаш белән Фоатның чал чәчләрен йөзләреннән сыпырып куйды. Сәйфелмөлекевнең аягын рәтләде, Батталовның гәүдәсен ту­райтты...

— Җан дусларым!... дип йөрәге елый иде аның. — Бәхил булыгыз..

Оберлейтенант боларның һәммәсен дә көлеп карап торды да кинәт тагын нигәдер ачуы килеп:

— Ауфштеен!—дип кычкырды.

Муса ашыкмый гына турайды. Якты күккә күзләрен күтәреп кояшка карады, кулларын да шунда сузды. «Тукта, кояш, мин дә синең янга. Очыйк ерак очыйк бу җәһәннәмнән!..» дигән кебек тоела иде ул.

Сонгы тавыш яңгырады... Муса әкрен генә, бер дә теләмәгән кебек кенә артка каерылып, чалкан егылды. Әле йомылып өлгермәгән күз­ләре югарыга юнәлде. Әле генә яп-якты булып та, ивде караңгыланып килгән күк йөзендә йолдызлар мириадасы җемелди иде. Кайдадыр якындагы болында гына ниндидер бик матур тавьшлы коәлар сайрый иде, аппак кулмәк киеп, алтын чәчләренә тасма бәйләгән Чулпан шул болында чәчәкләр җыеп иөри иде... Тиз-тиз караңгы төште, йолдызлар сүнде. Чулпан да югалды. «Әтием!»-—дигән тавышын тик бер генә апкыр ишетәсе килгән иде аның, никтер ишетә алмыйча калды...

Бетте.