Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДУСЛЫК ХАКЫНА

Яшь прозаик Туфан Миңнуллин республикабыз газета-журналларында шактый еш басылып килгән юмо­ристик хикәяләре белән уку­чыларга беркадәр таныш иде инде. Әле күптән түгел генә Татарстан китап нәш­рияты бу яшь авторның «Дуслык хакына» исемле беренче җыентыгын басты­рып чыгарды. «Фирдәвес, Нәҗибә һәм мин», «Әче мә­хәббәт», «Бәхил бул, Нәфи­сә», «Аучы», «Дуслык хакы­на», «Гаян апа»,«Манбәдәр батыр»,«Казанны ягам»,«Туй», «Дәрәҗә бәласе», «Порука»,«Прастуй эшче», «Ярты помидор», «Пөхтәлек үрнәге», «Бер минут», «Сән­гать һәм Аллаяр Болгаерович», «Су кыярда да бар», «Телеграмма», «Футбол ва­кыйгасы» исемле хикәяләр­не эченә алган бу җыентык нигездә җиңел укыла һәм күңелдә елмаю хисләре уята торган юмористик әсәр­ләрдән тора. Дөрес, ул әсәрләрнең барысын да әдәби яктан камил эшлән­гән дип булмый. Әйтик, әдәби әсәр өчен бнк кирәк булган нәрсәсе — вакыйгасы уңышлы сайланмаган һәм юморы да чамалы гына булган «Әче мәхәббәт»,«Ау­чы» кебек хикәяләр дә бар анда. Аларны җыентыкка кертми калдыру хәерлерәк булыр иде шикелле. Ләкин, руслар әйтмешли, беренче белен төерсез булмыйдыр инде, күрәсең.

Ә гомумән алганда, Т. Миңнуллинның әлеге җы­ентыгын укучылар җылы каршыларлар диясе килә. Ни өчен дигәндә, соңгы ел­ларда безнең өлкән азучы­ларыбыз юмористик хикәя­ләр язудан, бөтенләй үк булмаса да, шактый чит­ләштеләр бит. Шунлыктан, укучылар андый әсәрләрне бик сусап, зарыгып көтәләр иде.

Сонгы дүрт-биш ел эчен­дә әдәбиятыбыз мәйданын­да яшь язучылар тавышы шактый нык һәм ышанычлы булып янгырый башлады. Рәдиф Гатауллин, Клара Булатова, Мөхәммәт Садыйков, Шамил Маннапов, Нурмөхәммәт Хисамов, Данис Хәбнбуллин.,Борһан Садретдинов, Хәниф Хөс- нуллин — бу яшь шагыйрь­ләрнең әсәрләре республи­кабызда чыгып килә торган газета-журналлар битләрен­дә еш кына күренгәләп то­ра. Шушы көннәрдә генә Татарстан китап нәшрияты әлеге сигез яшь шагыйрь­нең әсәрләреннән төзелгән «Дуслык» исемле җыентык бастырып чыгарды. Һәр ав­торның ун-унбиш шигыре урнаштырылган бу җыен­тыктан шул нәрсә ачык кү­ренә: аларның һәркайсы үз тавышы белән җырларга, үз юлын табарга, башка­ларны кабатламаска тыры­ша. Яшьләргә хас булган зур эшләргә омтылу да:

Ах, минем дә килә киң юлларның

Иң яктысын сайлап аласым.

Гел кояшка карап,

гел кояшка карап,

Гел кояшка карап

барасым

(К. Булатова )

 

сөю-шаяру да:

 

Өскә карап тилмерәм

гел,

Түбән чагың була сирәк

Үзем кебек җирдә

йөргән

Миңа башка иптәш

кирәк,—

Дигән идем уйнап кына,

Нигә инде үпкәләдең?

Авыр йөкләр күтәргәнне,

Шул сүзләрне

күтәрмәдең?..

(Д.Хәбибуллин «Кранчы кызга».)

кешеләрнең укышына эч­керсез куану да,кимчелекләргә чын күңелдән әрнү дә бар аларның шигырьләрендә. Җыеп кына әйткәндә, «Дуслык» исемле бу шигъ­ри җыентыкны укыгач, аның авторларына карата күңелдә җылы хисләр уяна һәм алар киләчәктә тагын да яхшырак әсәрләр язарлар әле дигән өмет туа.

 

ГЕРОЙ БАЛАЛАР

Балаларның батырлыкла­ры, зурларга ярдәм итеп, кайчакта бик зур әһәмияткә ия булган эшләр башкару­лары турында хикәяләр, очерклар һәм мәкаләләр республикабыздагы вакыт­лы матбугат битләрендә әледән-әле чыккалап торса да, моңарчы әнә шул батыр ба­лалар турында кулга тотып карарлык аерым китап юк иде әле бездә. Күрәсең, менә шул хәлне искә алып­тыр, бу ел Татарстан китап нәшрияты «Герой балалар» исемле җыентык бастырып чыгарган. Җиде ярым бас­ма табактан торган бу җы­ентыкка егерме авторның очерк һәм хикәяләре туп­ланган, һәм ул әсәрләрдә нигездә гражданнар сугышы һәм Бөек Ватан сугышы чорында балалар эшләгән батырлыклар турында сүз бара.

Китапка кертелгән бар­лык әсәрләр дә русчадан тәрҗемә ителгән. Ләкин аларның тәрҗемә икәнлеге һич тә сизелеп тормый. Җыентыкны тәрҗемә иткән Т.Таһирова, Р. Вәлиева һәм Р. Гыйззәтуллина ип­тәшләр һәр әсәрне татарча уңышлы яңгырашлы итәргә тырышканнар һәм шул мак­сатларына ирешкәннәр дә. Яшь буынны коммунистик рухта тәрбияләү өчен кө­рәш барган хәзерге чорда «Герой балалар» исемле бу китапның дөньяга чыгуы бик вакытлы хәл. Батыр­лыкка омтылучы, романтик табигатьле балаларыбыз кы­зыксынып һәм яратып укыр­лар аны.