Зарланалар

Сатирик хроника

Районда кибетләр буйлап

Иртәләп-соңлап йөрдек.

Кемнәрдә нинди зар барын

Ишетеп-тыңлап йөрдек.

 

Бер кибеттә бер яртыны

Өчкә бүлеп салалар.

«Берәмләсәң, - выручка юк,

Болай күбрәк алалар!»

 

Балык саткан төшкә кердек,

Хәтта килки балык юк.

Зарландылар: «Андый белән

Вакланучы халык юк…»

 

Шикәргә конфет кушылган.

Бу нинди товар? – дибез.

«Ярамый» дип әйтүче юк,

Ә безгә «ярар» – нигез!»

 

Шүрлек тулы чеп-чи ипи.

Мөдир аңлатма ясый:

«Чөнки без саткан икмәкне

Чучкалар күбрәк ашый».

 

Аракы иң алга баскан,

Аскы урын - китапка.

«Китап алган -шешә алмый…»

Дип әйтелде бу хакта.

 

Сыра сатучы агайның

Ни әйтерен беләсез:

«Үзегез симерттегез дә

Хәзер миннән көләсез».

 

Киресенчә теләкләр

Ялкауның эштә уңыштан

Башы әйләнсен иде.

Тагын эчмичә кайтты, дип,

Хатын бәйләнсен иде.

 

Приемга дип, бюрократлар

Чират көтсеннәр иде.

Юл төзүчеләр үзләре

«Сират» кичсеннәр иде.

 

Мәчеләр тычкан тотканда

Кыңгырау таксын иде.

Үзе сөйләгән оратор

Үзе кул чапсын иде.

 

Сөткә су кушкан савымчы

Судан май алсын иде.

Кайчакта директорлар да

Бүләксез калсын иде.

 

Калада йөрсәң иде дә

Буфетка керсәң иде –

Эчмә дигән докторларның

Эчмәвен күрсәң иде.

Кассирлар сдачаларны

Арттырып бирсен иде.

Кондукторлар елмаюы

Төшкә бер керсен иде.

 

Бүреләр куркырлык булып

Сарык та азсын иде.

Язганны каккан редактор

Үзе дә язсын иде.

 

Бакчада куаклар түгел,

Қиртәләр аусын иде…

Теләкләр өчен безгә дә

Рәхмәтләр яусын иде!

Реклама