Логотип Казан Утлары
Публицистика

Укучылар сүзе

Язучы Эдуард Касыймовның «Гомер ике килми» романын мин зур канәгатьләнү белән укып чыктым. Аның бу әсәреннән яшь авторның елдан-ел үсә барганлыгы күре­неп тора. Шәхес культы чорында газап чиккән семьялар тормышын гади совет хатын- кызы образы мисалында уңышлы гына тасвирлап биргән язучы. Яшь каләм иясе Эду­ард Касыймов шундый темага роман язып дөрес эшләгән. Нинди генә авырлыклар алдында да көчләрен кызганмыйча, киләчәк буынга шат тормыш яулауда үз үзләрен аямыйча көрәшүче Назим, олы жанлы Ольга Николаевна һ. б. образлар күңелдә җылы тәэсир калдыра. Җыеп кына әйткәндә, әсәр уңышлы эшләнгән. Яшь язучыга киләчәк­ тә дә уңышлар теләп калучы меңләгән китап укучыларның берсе —

X. Шәймөхәммәтов.

Минзәлә районы, Калморза авылы

Без, Совет чик сакчылары, «Казан утлары» журналын бик яратып укыйбыз. Н.

Фәттахның узган елны сезнең журналда басылган «Бала күңеле далада» дигән романы миңа аеруча ошады. Чик буенда постта торганда якын тирәдә трактор тавышы ишетелсә, гел Һарун, Вәгыйз, Мансур һ. б. далада бодай чәчә кебек тоела. Ә үземне, коралымны күкрәгемә кысып, аларның тыныч тормышын саклыйм кебек хис итәм.

Р. Вазиев.

Җырларда макталган гүзәл Казан шәһәрендә булганым бар минем Аның хезмәт сөючән, ягымлы халкын бүген дә сагынып яшим. Казан шәһәренең театрлары, му­зейлары, парклары, мәһабәт культура сарайлары әле дә күз алдымда тора. Кыскасы, шәһәрнең үзен дә, аның кешеләрен дә бик яраттым.

Анда булып кайтканнан соң, мин «Совет әдәбияты» журналын алдыра башладым.

Журналның һәр санын түземсезлек белән көтеп алам, анда басылган материалларны яратып укыйм. Быел журнал «Казан утлары» дигән исем белән чыга башлады. Яңа исем котлы булсын! «Казан утлары» көн саен матурлана баручы тормышыбызны тагын да тулырак, тагын да тирәнрәк чагылдырсын.

Ә. Гайнанов.

Башкортстан, Борай районы.

Күптән түгел яраткан журналыбыз «Казан утлары» дигән яңа исемдә чыга башлады. Без, күп санлы укучылар, яңа исемне шатланып каршы алдык. Казан — халкыбыз­ның горурлыгы. Казан — борынгы культура шәһәре Казан диюгә, В. И. Ленин, Л. Н. Толстой,  А. М. Горький,  Г. Тукай,  М. Җәлил искә төшә.

Журналыбызга яңа исем бирүчеләргә зур рәхмәт!

Ә. Фәтхиев.

Нефтекамск шәһәре.