Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫНДА

МУСА ҖӘЛИЛ ТУРЫНДА ФИЛЬМ

Татар халкының батыр улы Советлар Союзы Герое Муса Җәлил турында тулы метражлы нәфис фильм өчен материал туп­лау максаты белән күптән түгел «Лен-фильм» киностудиясе директоры И. Кисе­лев, беренче иҗади берләшмә директоры Б. Глинер, режиссер Г. Никулин, сценарий язучылар В. Григорьев, Э. Дубровский һәм С. Потепалов Казанда булдылар.

Татарстан язучылары союзында кунак­лар республикабызның әдәбият, сәнгать һәм культура эшлеклеләре белән очрашып, үз­ләренең киләчәктәге эш планнары белән уртаклаштылар. Студия директоры И. Ки­селев очрашудагы чыгышында түбәндәге­ләрне сөйләде:

 — Булачак фильмның әһәмияте бик зур. Бу эшебезгә партиябез Үзәк Комитеты да, хөкүмәтебез дә зур игътибар юнәлтә. Без бөтен прогрессив кешелек дөньясына фа­шизмга каршы Көрәшче эталонын күрсәтү­не үзебезгә максат итеп алдык. Бу мактау­лы эшне тормышка ашыру өчен без үзебез­нең бөтен көчебезне куячакбыз.

Муса Җәлилнең дуслары, замандашлары Г, Кашшаф, Ш. Маннур, М. Әмир, Ә. Ис­хак, М. Садрн һ.б.лар фильм авторларына күп кенә конкрет киңәшләр бирделәр. Фильм авторлары Казанда Муса Җәлил тормышы һәм иҗаты белән бәйле урыннар­да булдылар.

 

ОЧРАШУЛАР, ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР

Язучы Госман Бакиров һәм Татарстан язучылары союзы идарәсенең яшь язучылар белән эшләү комиссиясе председателе А. Гумеров август аенда Чаллы һәм Ала­буга районнарына барып кайттылар. Алар район газеталары каршында оештырылган әдәби түгәрәк утырышларына катнаштылар, яшь һәм башлап язучыларның әсәрләре ту­рында фикерләрен әйтеп чыгыш ясадылар

Казанда яшәүче рус язучысы Г. Паушкин Васильево санаториясендә дәваланучы­лар белән очрашты, аларга үзенең яңа әсәр­ләрен укыды, иҗат планнары турында сөй­ләде.

Август аенда Биектау районының Киров исемендәге колхозында әдәби-музыкаль ки­чә булды. Колхозчылар алдында Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармония ар­тистлары чыгыш ясадылар. Әдәби-музыкаль кичәгә шагыйрьләрдән М. Садри, Р. Әхмәтҗанов, М. Хөсәен катнашты. Алар тамашачыларга үз әсәрләрен укыдылар

 

 

Язучы Нәби Дәүли август аенда Акта­ныш районында булып кайтты. Ул «Яшәү белән үлем арасында» исемле китабы буен­ча районның культура йортында үткәрелгән укучылар конференциясендә катнашты. Актаныш балалар китапханәсендә булып үткән әдәби кичәдә балаларны үзенең яңа әсәр­ләре белән таныштырды, Нур Баян исемен­дәге колхозда һәм Яңа Әлем авылында колхозчылар белән очрашты. Илдар Юзиев белән Шәүкәт Галиев Биектау районының Мәмдәл авыл клубын­да «Правда» колхозы членнары, механизаторлар белән очрашып, аларга үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар, иҗат планнары турында сөйләделәр, әдәбият сөючеләрнең күп санлы сорауларына җаваплар бирде­ләр.

 

 

Габдрахман Әпсәләмов «Истра» тепло­ходында Астраханьга барып кайтты. Ул анда туристлар белән очрашулар үткәрде, әсәрләреннән өзекләр укыды, бүгенге әдә­бият алдында торган бурычлар турында сөйләде. Туристлар һәм теплоход экипажы исеменнән язучы Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

 

КАЗАНДА ГАСТРОЛЬЛӘР

 

ГАЛИЯ ИЗМАИЛОВА КОНЦЕРТЛАРЫ

 

СССРның халык артисткасы, дәүләт пре­миясе лауреаты Галия Измайлова Казанда гастрольдә булды, башкалабыз тамашачы­ларын үзенең гүзәл сәнгате белән таныш­тырды.

Галия ханымны Советлар Союзында гына түгел, чит илләрдә дә яхшы беләләр. Ул Америкада, Англиядә, Франциядә, Иран­да— барлыгы 20 дән артык илдә чыгыш­лар ясаган. Менә шуңа күрәдәдер, бәлки, аның репертуары гаять киң һәм бай. Ул та­машачыларны төрле халыкларның биюләре белән таныштырды. Корея, Памир, Индоне­зия, Мексика халыклары биюләре аның башкаруында зур сәнгать үрнәге булып то­ралар.

Галия Измайлова халык биюләрен баш­кару белән генә чикләнми. Ул классик ба­лет биюләрен дә яратып башкара һәм шул ук вакытта балетмейстер да. Күптән түгел Галия Измайлова куйган «Болеро» балеты­ на Үзбәкстан хезмәт ияләре генә түгел, Ленинград тамашачылары да зур бәя бир­деләр.

 

КАЗАНДА ВЕНГЕР ЭСТРАДАСЫ КОНЦЕРТЛАРЫ

Август аенда Казанга тугандаш Венгрия республикасы артистлары эстрада концерт­лары белән килделәр. Эстрада составында композитор Индаи җитәкчелегендәге ор­кестр, биш җырчы, оригиналь жанр остасы Томаш Хаки бар иде. Безнең өчен берни­ кадәр сәеррәк булса да (күбрәк интим ха­рактердагы номерлар) венгер дусларның чыгышларын Казан тамашачылары яратып карадылар.

КАЗАНДА МӘСКӘҮНЕҢ МЮЗИК-ХОЛЛ АРТИСТЛАРЫ

Мюзик-холл концертларының программа­сы киң, ул музыкадан, биюләрдән, күңелле мәзәкләрдән, интермедияләрдән һәм акро­батик трюклардан тора. Шуңа күрә дә мю­зик-холлның спектакльләрен карарга килгән кешеләр бер дә үкенмәделәр — баштан ахырга кадәр алар көлеп кенә утырдылар, концерттан күтәренке күңел белән китте­ләр. Спектакльләрдә юмор да, җиңел моң да, хәзерге заман җырлары да, биюләр дә, жонглер номерлары да мул булды. Алар барысы да бер сюжет җебенә тезелгәннәр.

Мюзик-холл спектакльләре сәхнәгә куючы А. Конниковның, балетмейстер Н. Холфинның, художник В. Кноблокның һәм артист­лар коллективының зур уңышы. Бу спек­такльләрдә тамашачылар белән артистлар арасындагы бәйләнеш бер генә минутка да өзелмәде.

 

Ф И. ШАЛЯПИН КЫЗЫ КАЗАНДА

Атаклы рус җырчысы Федор Иванович Шаляпинның безнең якташыбыз икәнлеген укучыларыбыз күптән беләләр. Күптән тү­гел Ф. И Шаляпинның кызы Ирина Федо­ровна Казанга кунакка килде. Ул Куйбы­шев исемендәге химия заводының пионер­лар лагеренда булды. М. Горький музеенда үзенең әтисе турында истәлекләр сөйләде.

Аннары Федор Иванович укыган йортта, ул М. Горький белән очрашкан бинада һәм Шаляпин белән бәйле башка урыннарда булды.

Ирина Федоровна күп еллар буена Мос­совет исемендәге театрда эшли. Хәзер ул пенсиядә һәм Федор Иванович Шаляпин турында истәлекләр китабы яза.

ОПЕРА ҺӘМ БАЛЕТ ТЕАТРЫ ГАСТРОЛЬДӘ

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры Волгоград һәм Астрахань шәһәрләрендә гастрольдә булып кайтты. Казан артистлары ул шәһәрләрдә үзләренең иң яхшы спектакльләрен күр­сәттеләр. «Алтынчәч», «Борис Годунов» «Риголетто», «Джоконда», «Севиль чәч кы­ручысы», «Пика дамасы» операларын, «Шү­рәле», «Аккош күле», «Раймонда» балетла­рын, «Башмагым», «Тальян моңы» музыкаль комедияләрен тамашачылар яратып кара­дылар, Ф. Насретдинов, М . Пантюшин, В. Җарков, Н. Юлтыева, Г Калашникова,  А. Аббасов чыгышларына зур бәя бирде­ләр.

Казан артистлары, спектакльләр күрсә­ түдән тыш, клубларда, культура сарайларында, предприятиеләрдә концертлар да бирделәр.