Шигырьләр

3. Маликов

 

Язасы килә. Яшәгән саен, тормышның катлаулылыгы күбрәк аңлашыла барган саен язасы килә. На­зыйм Хикмәт, Һади Такташлар кебек...

Заман тирән эчтәлекле, кешелекле хисле шигырьләр таләп итә. Шуңа күрә янарга, эзләнергә; язган әйбер­ләрнең укучы күңеленә барып җитү-җитмәү турында җитди уйланырга кирәк.

Күңел хисләр белән тулган минутларда мин ка­ләмгә ябышам. Ә күңелнең төрле чагы була сагыш та, шатлык та, соклану да били аны...

Миңа 18 яшь. Университетка керергә ниятем бар.

Дауларга телим

Балачакта тормыш—

шәп әкият;

 Балачакта хыял—

аргамак, —

Биек үрләр, кыя таулар үтеп,

Еракларга алып барган ат!

 

Тирән хисләр әле яңа туа,

Бәхеткә дә шулар китерә—

Балачакта туган шашкын уйлар

Биеклеккә сине күтәрә.

Кеше гомере — гасырларга тузан...

Тормыш сукмаклары — тауларда!

 Балачакта туган хыялларны

Киләчәктән телим дауларга!

Әйтче

Агымсуга күзен текәп

 Ни уйлыйсың, әйтче миңа—

 Агымсуда ни югалттың,

Ни җуйдың соң, әйтче миңа?

Ни сөйли сиңа дулкыннар—

Ник соң  моңлы тавышлары?

Иелеп нәрсә пышылдыйлар

Яр буеның камышлары?..

Тал-тирәккә башың салып

Нинди уйга чумдың әле—

Кая сннең шат җырларың—

Бүген нигә тындың әле?

Тормыш дулкыннары сине

Яр буена какты мәллә?—

Сөйгәнеңә ышанычың

Дулкыннарда акты мәллә?..

 

Упкын янында

Җайдак оча чапкын ат өстендә,

 Атның ялы биткә сугыла—

Буйсынмаска теләп җил иркенә,

Җиңел гәүдә алга сыгыла.

Тигез җирдән оча җитез чапкын,

Артта кала юлда барсы да,

Күз ташлый да кинәт җайдак алга—

Тирән упкын күрә каршыда!

Тугры аты туктап каушап кала...

Каула тизрәк, егет, атыңны!

...Тик үтмәде аты упкын аша,

 Һәм упкынга егет атылды...

Аты юлдаш иде.

Тик упкынга

Егет төште, аты төшмәде

Таш кыялар үтеп яңгырады

Ялгыз атның шомлы кешнәве...

Якын дуска сине исәпләдем,

Яшьлегемнең тәүге таңында,

Син нишләрсең,

Икәү бергә шулай

Упкыннарны кичкән чагында?!

 

Шаян таң жиленә

Чәчәкләрнең исен җилләр

Таратып бетерәме?—

Яз исен җилләр китерә,

Сөю дә китерәме?

Әй, таң җиле!

Сөю бирсәң,

Булмасын хуш ис кебек

Җилгә очып таралырдай,

Юкка чыгардай эреп!

Син беләсең чәчәкләрнең

Исе бетеп корганын—

Беләсенме исе, төсе

Мәңге бетми торганын?..

Сөю бирсәң, шул чәчәктәй

Мәңгелеген бир миңа—

 Мәңге шатлык, мәңге рәхәт

Бәхет алып кил миңа.

 

Сагыныр чак

Кояш чыгар әле тагын,

Болытлар үтәр әле;

Күңелдә тик бер хыял бар:

 «Онытмас—көтәр әле...»

Еллар белән юллар гына

Аера, сагындыра:

Сагыну—сөю юлдашы,

Сагыныр чагың гына!

...Кояш чыгар әле тагын,

Болытлар үтәр әле—

Еллар тагын очраштырса,

Сагыну бетәр әле!

Сагын әйдә—

Сагынулар

Яшәтә сөю хисен:

Оныта алмас ул сине

Сагына белгән өчен!

 

Аңа әйтер сүз таптым...

Елатты язмыш егетне—

Чын йөрәктән юаттым,

Кайгы юшкынын юарга

Мин җылы сүзләр таптым!

Язмыш түгел, тормыш аны

 Баш идереп елаткан—

Янакларын яшь чылаткан:

Ул әнисен югалткан...

Күзләреннән яшен сөрттем,

Сүзләр күп табылдылар:

Күңел бит ул нечкә нәрсә—

 Хисләрем агылдылар...

Күңел тыңлады җанымның

Иркәләп әйткән сүзен;

Елаучы, юатучы да—

Икесе дә мин үзем!..

 

 

Рөстәм Мингалимов

Мин 1937 елда Куйбышев өлкәсенең Камышлы районы Полдыз авылында туганмын. Малай чакта ук шигырьләр белән дуслаштым һәм үзем дә яза башла­дым.

7 класста укыганда шагыйрь Әнвәр Давыдов белән очраша башладым. Ул миңа шагыйрь һәм дөнья турын­да гаҗәп матур итеп, шул чаклы күп сөйләде ки, мин шигырьләрне артык нык ярата да, шигырьләрдән артык нык курка да торган булып калдым. Күбрәк уйлый, азрак яза башладым. Авыл хуҗалыгы училищесына укырга кердем.

Училищены тәмамлап, тормышның эченәрәк талпындым. Чирәм җирләр... Заводлар.. Шәһәрләр... Бө­гелмә. Кичке унны тәмамладым. Ниһаять — Казан, ВУЗ. Язам. Укыйм. Күп шагыйрьләрне яратам. Күп шагыйрьләрне яратмыйм: чүпрәкче арбасында яткан ящиктагы сыбызгы, уймак, энә-җеп һәм шуңа охшаш башка вак-төяк сыман булмасыннар иде шигырьләр. Язасы иде, колхозчы кебекгади; кешелек үсеше кебеккатлаулы; бүгенге революцияләр юнәлеше кебекачык; дөнья халкын катастрофадан саклау нияте белән речь тоткан дипломатлар пульсы төсле тыйнак һәм көчле тибеп торган шигырьләр язасы иде.

 

 

Минем яшьлек

Яшьлек елларымны,

сарут белән бутап,

          аттым

яшел эскерт өстенә,

буразнага салдым,—

кыр тутырып

эре башак булып үстеләр;

кайсыларын

асфальт белән кушып

олы юлга җәеп калдырдым.

Кайсыларын

корыч эреткәндә яндырдым,

төтен булып

биек торбалардан чыктылар...

 Һаман елларымны чакырам:

Саклармын,— дим,—

Жил дә тигезмәм.

Үзләрен,

тимер-бетон белән аралаш,

урнаштырам яңа нигезгә.

Мәһабәт йорт

калкыр бик тиздән.

Безгә төбәп куйган

ракеталар

җиргә иңеп керер

куркудан.

Ак этажлар түбәсендә,

 ал байракка сеңгән

 минем яшьлек калыр

 дулкынлап.

 

Иделдә

Әллә көнләштерергәме, иркәм, уең?

Күлмәгенне яр өстенә куеп,

кояш нурларына төренгәнсең,

якты бер дулкыннан

хасил булган төсле күренәсең.

Идел үбә тезләреңне.

Идел

керфекләрең белән шаяра,

Кара кашларына кагыла,

 кайнар күкрәгеңдә тирбәлә,

чәчләреңнең сары боҗралары белән

каплый күзләреңне.

Көнләшмим, көнләшмим, беләм бит:

дөньяны,

йолдызларга атылган яшьлекне

ничек сөйсәң,

мине дә шулай сөясең.

Диңгез һавасы кебек саф

сүзләр пышылдаган иренең—

миңа гомерем бәясе.

Кына тигән ун тырнагың—

ун кояшым минем.

Мин соң

җирдәге һәр кызга, һәр егеткә

шундый бәхет бүләк итмәс идемме?!

Көнләшмим.

Җимерелмәс дуслык,

таш калалар тудыра белгән

йомшак кулларын белән

кочакла, кечкенәм, зур Иделне.

 

Әткәйгә

Кырык беренче елда,

 чыкканда капканы,

әйткәнсең:

— Кайтырмын...

Биш ел үтте—

Кайтмадың.

Ун. Унбиш.

Егерме...

Улларың өлгерде—

Сәламең-хатың юк.

Бездә

бары

саргайган документ—

«Хәбәрсез югалды».

Бүген

шуңа,

басылган җилсыман,

тын калдым:

Уйланам.

Эзләнәм—

 куренми исемең

мәрмәр тактада.

Юк китапта да,

Монда да.

Монда да юк.

Кайда соң?!

Эндәшми җир өсте.

Син

укылмыйча югалган

 кыйммәтле

хат төсле.

Йөрәк тоя

аның

матур эчтәлеген.

Көнем,

кояшым—

миңа истәлегең.

 

Кирәк идең

Э лемтә бүлеге

 Шырпы кабы шикелле.

Яңа хәбәр тәэсиреннән

 Гөҗләп кабыныр йөрәкләр белән

 Шыгрым тулы.

Ун минуттан җиде тула.

Очрашабыз,

Үткәргечләр аша очрашабыз бүген...

Белмим, нәрсә була?

Артык сагындым шул үзеңне.

Яна уздырган минутым—

 резина,

ел булып сузылган шикелле тоелды.

Бәлки...

Анда...

Очрашу сәгатен җиткерү

сиңа да кыендыр.

Бәлки син дә шулай сагынгансыңдыр.

«Алмагачым», дисәм,

  • Алмам,—дигән чагың бар иде.
  • Синнән башка торалмам—

дигән чагың бар иде.

Бәлки үкенәсеңдер

Минем белән китмәвеңә,

Китүем өчен ачулануыңа,

ун хатыма

бер хат—

шундый җавап язып

миннән үч алуыңа.

Ышанмадым хатыңа.

Ышанмадым сүзләреңә.

Мемкинме соң

 йөрәк

афишадай үзгәрергә?!

Кил,

ярдәмгә кил дип, күпме яздым,

Көчсезлектән түгел, иркәм,

ир күтәргән йөкне күтәрә ала җилкәм,

тик син миңа кирәк идең.

 Әсирлектән качарга җыенган солдатка

төн кирәк булган кебек

 кирәк идең...

Хәзер

безне сөйләштерәчәк үткәргечләрнең

берсенә

икенчесе кирәк булган кебек

кирәк идең...

Рәхмәт... сөйләшергә чакыргансың...

Белмим. Нәрсә була?

Бер минуттан җиде тула.

Булды...

Урамга чәчрәдем

шырпы кабыннан.

Баганалардагы үткәргечләргә дә—

сүзләреңне миңа җиткергән үткәргечләргә

дә

авырдыр, салкындыр күрәсең:

алар салынган,

аларга бозлар туңган,

бозлар туңган...

Ә син миңа ничек кирәк идең?!

 

Казан аэропортында

(ВУЗ тәмамлап эшкә китүче иптәшләрне озату уңае белән)

 — Югалтышмабыз диделәр.

Винтлар гүләве,

аэропорт ыгы-зыгысы,

Казан шавы.

бөтен Татарстан тавышы...

 

Ә шулай да миңа

 саубуллашу сүзләре

ачык җитә.

Бергә укыган дуслар китә

ВУЗлар китә,

Казан китә...

 

Аларсыз... мин нәрсә?

Гомеремдә бер тапкыр да

 кызлар елмаюы күрмәскә

 хөкем ителгән егет кебек

                            калыр идем.

Бер тирәдә тугангамы шулай? Юк.

Бер ВУЗаа укыгангамы? Юк.

Милләттәшләр булгангамы? Юк.

 Әмма алар миңа тиңсез кыйммәт.

— Югалтышмабыз,— диделәр.

Китәләр...

...Самолет

ак канатлары белән

карашыма таянган:

«Дусларны күтәрәм,

ВУЗларны күтәрәм,

Казанны күтәрәм

кадерләп, сак кына,

дөньяга күрсәтер өчен...»

— Югалтышмабыз,— диделәр.

 

 

М. Садыйков

1934 ел. Май. Күн авылы. Әнкәй мине колхоз ба­суында язгы буразнада тудырган.

Балачагымсугыш еллары. Жәенколхозда ын­дыр каравылчысы, басу сакчысы, кышынукучы. Үс­мер чактабригадир ярдәмчесе, монтер, урман кисүче, чаер агызучы, каравылчы, торф чыгаручы.

Аннан армия, мәктәп, пединститут.

Әдәбият белән яшьтән кызыксынам. Поэзия юлла­рыннан гади бер солдат булып атлыйсы иде!

Туган тел

 

Йөреп чыктым ярты Европаны,

Күреп кайттым Гейне илен дә.

Европада аккан чишмәләр дә

Сөйли кебек Тукай телендә.

 

Дунай буйларында үскән таллар

 Әллә инде миңа якташмы?!..

Болгар урманының усаклары

Җырын жырлый кебек Такташның.

 

Татарча өн алып килә җилләр

Иссәләр дә миңа һәр яктан,—

Туган телем, камыш бишектән үк

Мин бит сине шулай яраткан.

Туган илдә миңа каеннар да

 Татарчалап сәлам бирәләр,

 Шушы телдә бөтен йөрәгемне

Илне сөю хисе биләгән.

 

Тел ачканмын шушы нәфис телдә,

 Тәүге кабат очына-очына.

Шушы телдә соңгы сүзләрем дә

Тибрәр салкын иренем очында.

 

Урал корычы

Ул — танклар булып үрмәләгән,

 Снарядлар булып очкан да,

Катюшалар булып, җир тетрәтеп,

Үлем алып килгән дошманга.

 

Үлем генә алып килми корыч,

Яшәртә дә җирнең тормышын.

Тыныч чорда Польша кырларында

 Очраттым мин Урал корычын.

 

Юл читендә басып туктап калдым,

Басу буйлап таныш җыр акты:

Буразналар ярып кыр түреннән

 Менеп килә таныш трактор.

 

Мотор җырлый-җырлый Татарстан

 Нефте исен килә таратып.

«Уралсталь» койган сабаннарның

Көзге кебек уйный канаты.

 

Алар окопларны гына түгел

 Сугышны да гүя күмгәннәр.

Иркен сулый шуңа яшәүчеләр,

 Тыныч ята шуңа үлгәннәр.

 

Шагыйрь үлми

Ф.Кәримгә

Мин Балтика ярларыннан узам,

Көнбатышка атлыйм.

Фатих Кәрим узган юллар бит бу,

Эзлим — үзен тапмыйм:

 

Кичке офык шагыйрь тәнендәге

Бинтлы яра сыман.

Килеп чыгар кебек янгын булып

 Болыт арасыннан.

 

Балтик ярларына башын куеп

 Шагыйрь йоклый микән.

Ай нурында утырып җыр язамы,

Я хат укый микән?!

 

Шагыйрь күңеле Балтик диңгезедәй

 Дулкынлана микән,

Үткән яу юлларын искә алып

Илһамлана микән?

 

Шагыйрь үлде диеп кем да әйтми,

Шагыйрь үлми, исән!

Үлемсезлек чишмәсенә ятып

Яшәү суын эчкән.

 

Җырга сыймын калган уй-хисләрен

Җилләр көйли сыман,

Язылмыйча калган шигырьләрен

Гөлләр сөйли сыман.

 

Кайда йөри икән, кайда йөри

Кайтмый бу көнгәчә.

Узылмаган озын юлы ята —

Илгә, Иделгәчә.

 

Көзге бакчада

Тирән моңга чумган бакча эче.

 Арган мәллә кошлар сайрашып?!

Саргаешкан агач яфраклары

Коелалар жиргә шып та шып.

 

Көзне көтеп каен кызлары да

Тушен ачкан жилләр иркенә.

Карт топольдә әнә соңгы яфрак

 Яшәп калыйм диеп тилпенә.

 

Туган яклар белән саубуллашып

Җылы якка кошлар очканда,

Агач яфраклары бөтерелә

Иярергә теләп кошларга.

 

Кич килде

Кич җил булып болыннарга,

Кырларга тынын өрде.

Көтүче яккан учактай

 Кызарып кояш сүнде.

 

Йокы кунды чәчәкләрнең,

 Гөлләрнең керфегенә.

Тирбәлеп тынды табигать

 Сабыйлар төсле генә.

 

Бала йоклаткан анадай

 Ай жиргә карап тора.

Тракторчы кичке кырда

Җиргә юрганнар сыра.

 

Фаил Шәфигуллин

Туган елым: 1939 ел. Май.

Туган урыным: Норлат районы.

Эш урыннарым: колхоз кырлары,

Чирәм җирләр,

Пермь урманнары,

Находка төзелешләре,

Ерак Көнчыгыш

Һәм Төньяк диңгезләре,

Тын океан...

Профессиям: Тракторчы. слесарь,

балыкчы, урман кисүче

 һәм башкалар.

Хәзер Зеленодольск шәһәрендә яшим, заводта эш­лим, кич укыйм. Завод, район, өлкә һәм шәһәр газета­ларында басылам. Хәзер поэзия һәм проза магнит кырлары арасында тартышам. Кайсы җиңәр? Әлегә билгесез.

 

Гомер

Кыштыр-кыштыр... менә кызык... булдыра бит —

Ак кәгазьдә кәкре бөкре юллар кала...

Зурлар өйдә юк чагында юри генә,

Уйнап кына кулына каләм алган бала.

 

Вакыт уза метеор кебек, яшен кебек,

Еллар ай күк, айлар көн күк тоела аңа.

Төне көне йөзә уйлар диңгезендә,

Уйнап кына кулына каләм алган бала.

 

Яшь кәләшкә күңелсездер: кайчагында

 Театрга, киноларга ялгыз бара... —

Дала, таулар, рудникларда нидер эзли

 Уйнап кына кулына каләм алган бала.

 

Кешеләр өчен кызганмый ул саулыгын да,

Кирәк булса йөрәген дә утка сала.

Ак кәгазьдәй ап ак чәчле кеше инде

 Уйнап кына кулына каләм алган бала.

 

Карт чыршы

Юатса да аны язгы давыл,

поезд үткән саен сыкрана ул.

Дер-дер килә, гүя үксеп елый,

 әйтерсең лә сагышы эченә сыймый.

Поезд үткәч, башын иеп гүя,

 шпалларга: «Балаларым», — дия, —

 йөкләрегез бигрәк авыр инде,

эх, куялсам иде үз иңемне!

 

Шәфкать туташы

Нишләптер сынган да төз нарат

 таянган ак каен иңенә.

Урман тын. Нәрсәдер әйтергә

ымсына бары тик җил генә.

Әйтергә телидер, ахры, ул:

«Карагыз, күрегез: ут аша

 яралы солдатны кочаклап

чыккан ич бер шәфкать туташы».

 

Бер уч печән

Юлдан олау узды.

Шул олаудан

Бер уч печән алып иснәдем.

 Исерттеме әллә бер уч печән?

Нишләдем мнн,

Тукта,

Нишләдем?

 

Ак чәчәктәй балкып тагын килдең,

 Ак алъяпкыч сиңа килешә,

Болын гүя дәртле сабан туе —        {

Тальян чыңлый, кызлар көлешә.

 Печән төсле яшькелт күзләрендә

Әйтеп булмый торган матурлык.

Шул көнне без иң беренче тапкыр

Иңне иңгә куеп утырдык.

Тәүге канат,

Ах, шул канатларда

Баскан җирне тоймый йөрүләр...

Кулларыңнан алып сөяргә дә

 Ник кыймадым икән мин юләр.

 

Юлдан олау узды,

Шул олаудан

Бер уч печән алып иснәдем.

Менә хәзер.

Әле яна гына

 Бөреләнде гүя хисләрем.

 

Хәниф Хөснуллин

 

Саран гомер сәгате утызны сукты. Аның дистәдән артыгына туган авылым Шәңгәлче шаһит, өчесенәАлабуга китапханә техникумы, тагын өчесенәхәрби хезмәт, бишесенәКазан педагогия институты, икесенә — Чаллы районы Биклән урта мәктәбе.

Үткәннәргә борылып карасам, еракта, кулына чы­бык тотып көтү каршылаган, сөзгеч белән балык сөзеп, инеш куентыкларына тынгылык бирмәгән малай чагым күренә. Якындаиптәшләргә, дусларга бай булган, бә­хәсләргә мул булган Казан еллары.

Уку белән беррәттән, Казанда авыр атлетика бе­лән шөгыльләнә идем. Дөрес, мастерлыкка барып җитә алмадым. Икенче разряд тирәсендә чуалдым. Шул ук Казанда әдәбиятка мәхәббәтем тирәнәйде, көчәйде. Хәтта, шигырь төсенә кереп, газета-журнал битләрендә урын алгалады. Иҗат эше авыр атлетикадан авыррак. Ничәнче разряд нәтиҗәләре күрсәтермен? Мастерлык еракмы? Эзләнәм.

 

Хәтер

Хәтерләр

үтә күренмәле.

Хәтерләр

күңел түрендә әле.

Таныш биш елны бер итеп.

Әнә берсе,

Искә алуымны тора көтеп,

Үзендә—әти тавышы,

Үзендә—абый тавышы.

Әнә берсе.

Капчык асып үсмер бала

Болын юлы буйлап бара,

балтырган,

юа җыярга.

Арып-талып, көчкә-көчкә

Өенә кайтып җитә кичкә.

Анысы — мин.

Ә тегесе —

Кечкенә гәүдәле хатын

Укый иренен сонгы хатын.

Ул — әнием. Гаҗәп кеше.

Ачы хәбәр, зур югалту

 Меңәр атмосфера белән

басым ясый йөрәгенә.

Ул һаман да түзә белә.

Гаҗәп кеше.

Түземлек дигән нәрсә ул,

Ахры, минем әни төсле...

Мәктәпне тәмамлаган ел,

 Сөеклемне күрер өчен

Күрше авылга озаткан юл,

Мине якыннары куреп,

Күрешәләр куллар биреп:

  • Исәнмесез, исәнмесез!

Я, егеткәй,

Хәлең ничек?

Җавап бирәм:

  • Бик шәп,

бик шәп.

Еллар тыныч.

Мондый шартта

Гел бишлегә була яшәп.

  • Дөрес,—ди абый тавышы,
  • Дөрес,— ди әти тавышы

Артта калган еллар аша.

 

 

 

Авыллар керә

 

Авыллар керә шигырьгә,

 Җимереп сүзләр биген.

Түрдән үз урынын ала

Алтын кук сары иген.

 Басу кебек киң урамнар,

 Комбайннар тавышы

Кисәтә, без кертелмәсәк

Сез ритмсыз калырсыз...

Төнлә ял итеп ятамы,

Я мөһим эш беләнме—

Керә берләп,

Керә меңләп

Авылның кешеләре.

Ач син, шигырь, алар өчен

 Каера-каера капкаңны.

Ә син, кузовы йөк белән

 Тулган машина шикелле

 Үтәрсең вазифаңны.

 

Болында

Бер кош сайрый,

Таллар каплый үзен.

Тавышы китә ерак-еракка.

Күлләр тынган,

Юлчы туктап кала:

Уймак кадәр генә йөрәктә

Нинди жырлар,

Нинди мактау сүзе

Үзе торган болын турында.

Җиде офык артындагы авыл,

Шул кош сыман

 Синең улың да...

 

Тиде, диде

Унҗиденче яшемне мин

кар күк йомарлап, Бер кызга ыргыткан идем,

турыдан узганда. Борылып та карамады,

Әллә

кирәк санамады.

Унсигезенче яшьне аттым.

Төн кебек кара чәчлесе Сизмәгәндәй таптап китте.

Ә унтугызынчы яшем табалмады үз иясен.

Егерменче яшьне аттым.

Чибәр бер кыз

кичә генә,

Тиде, диде,

йөрәгемә...

 

К. Мостафин

1932 елда Зеленадольск шәһәрендә туганмын. 1951 елны Чүпрәле урта мәктәбен, 1956 елны Казан универ­ситетын тәмамладым. 1957 елдан бирле Уралда инже­нер булып эшлим. Шигырьләрем студент елларыннан бирле басылып килә.

Миңа гражданлык мотивлары бик якын. Минемчә, поэзиянең йөзен, магистраль юнәлешен ул билгеләргә тиеш.

Поэзиянең төп дошманышигъри әсәрдә ори­гиналь фикер булмау. Хәзерге шигырь техникасы шак­тый югары, һәм бу бик яхшы. Ләкин кайчак, “шома” техника киемнәренә төренеп, суык, җансыз поэзиянең укучылар күңеленә елышуы йөрәкне әрнетә.

Хәзер татар поэзиясендә яңа дулкын яшь шагыйрьләр үсеп килә. Аларга өметем зур. Яңа формалар белән бергә поэзия эчтәлеккә байый, тирәнәя...

Әни

«Алтын әни»,— диеп аңа әйтмибез без,

«матур әни», — дип тә аңа әйтмибез.

Аңа карап, без тик

 «әни», — дибез.

 

Сабый кеше әнә җылы күкрәк имә,

 абый кеше чал чәчләрне әнә үбә,

«әни», —диеп.

Үлчәп була алтын көмеш, асыл ташны,.

чагыштырып була кыйгач кара кашны...

 Тик ул биргән гомеребезне иңләп булмый,

тик ул биргән газәллекне тиңләп булмый...

әйтеп кенә була аңа

 «әни», — диеп.

 

Казан урамыннан Җәлил килә

Казан урамыннан килә Җәлил

 кырык беренченең маенда.

Түбәләргә куна күгәрченнәр,

Яшел бөре шыта каенда.

 

Витринада — «Кызыл Татарстан»,

я нәрсә бар анда, күрикче...

Чәчү бара. Менә — сводкасы,

 Мамадышлар кырда — беренче.

 

Тагын нәрсә? Губкин егетләре

 нефть эзли Кама артында.

Әйбәт... Ә дүртенче биттә...

тагын

грек авыллары ялкында.

 

Варшавада облавалар бара.

 Радиодан Гитлер сөйләгән...

...Җәлил укый. Җәлил уйчанлана.

Күләгәләр төшә өйләрдән.

 

Казан асфальтыннан Җәлил килә,

ә асфальтны кояш җылыта...

...Ә кайдадыр эсэс

Эммаларның

 Джимнарын утка ыргыта.

 

Бетон юллар буйлап фашист атлый,

 сискәндереп таңда бар илне.

 Тельман егетләре Моабитта

очратмаган әле Җәлилне.

 

Моабнт саный секунд, минутларын,

ыңгырашып йоклый таңгача.

Ике елдан аның карцерында

Җыр туачак,— кызыл ромашкалар,

утлы гөлләр чәчәк атачак.

 

Ә Казанда менә жилләр уйный,

Тузгыта күк Җәлил чәчләрен.

Муса исән, без тоябыз анын

Бөек рухы бездә яшәвен.

 

Кеше яши

Бу без — һәлак булдык... Ә җил сөйли:

кеше яши җирдә, аннан — җырда...

 Һәм һәр кичне без керәбез уйга,

һәм һәр таңда без чыгабыз юлга.

 

Озын юлда — безнең гомер. Анда —

күзне сукырайтып чәчелгән ут.

Анда — җиргә сеңеп яткан чакта

 атакага күтәрелгән минут.

Без барабыз — утка керә Вәдүт,

уза Мөҗәй, йөгереп үтә Гайдар...

Безнең артта ал чәчәкләр яна,

ә аласы рубеж һаман алда.

 

Һәм яңадан күтәрелә Мөҗәй,

 баса Гайдар. Гранаталар кулда.

Җир чайкала, ә җыр алга оча...

Кеше яши җирдә, аннан — җырда.

 

Озын чәчле сәфәрчене

Озын чәчле сәфәрчене

Лексей диеп атаганнар.

 Аны руслар гына түгел,

 яхшы белгән чуваш, татар.

 

Иделдәге акчарлаклар

 таныш булган ул егеткә,

очкан чакта, канатларын

алар манган ак күбеккә.

 

Ак күбеккә Алексей да

карап торган ярга басып.

Аннан юлын дәвам иткән,

 котомкасын иңгә асып...

 

Зур диңгезгә җиткән юлчы,

кулын сузган дулкыннарга..

Шушы таңда давыл купкан,

 Һәм җыр туган шушы таңда.

 

Бу җыр, давыл кошы булып,

җәйгән горур канатларын,—

 аска очкан — дулкыннарга —

 һәм омтылган өскә тагын...

 

Ә мин беләм: җир башланган

Казаннардан, безнең яктан

Үскән давыл хәбәрчесе,

Идел, синең акчарлактан!

 

Реклама