Логотип Казан Утлары
Роман

МУСА

 

Актабанов янында комиссар белән Арыслан гына калды. Ул тагын аңына килде. Кулын Габидуллинга сузарга теләде. Әмма ул көчсез кул барып җитә алмагач, комиссар аны үзе тотып алды.

— Хуш, дустым,— диде командир.— Алып чык кешеләрне... Илгә тапшыр... Исән кайтсаң... Гөлбасканга бар... Балаларымны үп — Анна­ры әз генә елмаеп куйгандай итте: — Күчәңгер тавына мен... Анда... өч каен булыр... Ул минем сөю кирәмәтем... изге урын... Беренче... сөйгән... җирем... Кочакла... үзләрен...— Кан сауган күз кабаклары капланды.

Кәгазьдәй ак чырае суынып калды һәм Габидуллин учындагы кул, кургаштай авыраеп, салынып төште. Үзе кешеләрдән һични көтмәүче, әмма һәркем өчен үлеп торучы Арыслан яңадан офтанып куйды:

— Эх, тыңламады шул, бөркетем!..

Габидуллин җавап бирмәде. Аның янган яңагындагы төерләре бер­ туктаусыз сикергәли иде.

 — Шушында гына күмәрбез инде аны, име? — дип сорады Арыслан кинәт икенчегә борылып.

Габидуллин мәетне чокырның уртасына күчерде. Сумкасыннан сөлге чыгарып, йөзенә каплады. Аннары, көрәген чехолыннан алып, эшкә кереште. Арыслан да шуны ук кабатлады. Алар икесе дә тирән хәсрәттә иде. Олы җанлы, шигъри күңелле, яхшы дус һәлак булды. Соңгы сулышта да кешеләргә иреккә ашыгырга боерык бирде. Үзе өчен үкенмәде, тәүбә һәм истигъфар эзләмәде, балаларым дип, таудагы зифа каеннар дип, яшьлек гыйшкының кадерле минутларын сагынып үлде. Нинди кешеләре юк бу дөньяның! Үз гомерендә мәхәббәтнең ачы һәм татлы сагышларын әле кичерергә туры килмәгән Габидуллин өчен биг­ рәк тә тетрәткеч иде бу....

Бу хәлләр, бу эшләр бөтенесе дә биш-ун минут эчендә булып алды. Немецларның шашынып атуы һаман тукталмады. Ул гына да түгел, хәзер аларның әз генә таң беленә башлау белән куа килүе дә ачык си­зелә иде. Комиссар белән Арыслан дуслары калган чокырдан бәгырь­ләре өзгәләнеп чыктылар да, шул ут гөмбәзләре арасыннан уңга-сулга кыйгачлап, алга йөгерделәр. Батальонны үлем биегән бу иңкелдән тизрәк алып китү Габидуллин өстендә иде хәзер. Күренеп тора, баталь­онның бик күп, бик күп асыл егетләре бу каһәрле урында ятып калган­нар. Бар да тынсыз, тереләре берәү дә очрамый. Менә шул арның сал­кын, канлы гәүдәләренә поса-поса һәм шул гәүдәләр аркылы атлый-атлый, дошман утыннан ераклашырга, йөрәгең телгәләнсә дә, һични эшли алмыйча, шул газиз дусларыңны ташлап китәргә туры килә. Ни кыласың? Бу очракта бүтән бер генә төрле чарасы да юк шул Габидуллинның. Шулай да үзен юатып куйды ул: исән-сау чыгып кына җитик. Төнлә килербез дә һәммәсен җыеп күмәрбез... Ут һаман ява тор­ды. Ул һаман сикерде-үрмәләде, артыннан килүче Арысланга да боры­лып карарга вакыты булмады һәм, ниһаять, зур бер төркемгә килеп кушылды. Рота һәм взвод командирлары аны куе зиреклектә көтәләр һәм Актабановның үлем хәлендә икәнен дә теге солдатлардан ишеткән­нәр иде. Каршыларыиа комиссарның үзе генә килеп басуы кинәт ба­рын да аңлатып бирде. Шулай да Габидуллин күзләрен түбән төбәп, авыр бер тынышта торганнан соң әйтте:

 — Юлны дәвам итик, иптәшләр, тизрәк!

Байтак кына кече командирлар да һәлак булган икән. Яңаларны билгеләде. Арысланга да бер взвод тапшырмакчы булган иде, тик үз тирәсендә аны күрмәде. Туктале, кая китеп өлгерде ул, бергә чыкты­лар бит? Эндәшеп, чакырып карады, башкалардан эзләтте, ләкин Арыс­лан табылмады... Габидуллин кайгы һәм ачудан үз-үзен өзгәләрдәй булды. Ник борылып карамады ул? Нинди бәхетсезлеккә тарыды соң сыналган дусты Арыслан батыр! Әмма терсәкне тешләү мөмкин түгел иде. Калганнарны алга әйдәргә кирәк!..

Бу урында берхәтле тын алган солдатлар яңадан алга күчә баш­лады. Немецларның алгы траншеясыннан күп булса ике-өч метр ча­масы җир кителгәндер. Әмма бу инде аждаһа авызыннан ычкыну ди­гән сүз иде. Монда мылтык-пулемет уты әллә ни куркыныч түгел, тик снарядлар, миналар гына һаман ява тора. Хәер, чәчелеп хәрәкәт иткән солдатка анысы да бик зыян китерә алмый иде хәзер.

Төн караңгысына аксыл томан тагын да күбрәк кушыла башлаган күк булды. Алдагы мәйдан ачык бушлык, кайчандыр иген кыры бул­ган урын иде. Сай гына үзәнчекләр дә, сирәк кенә гөлҗимеш яки зелпе төпләре дә күзгә чалынгалап уза. Менә алдагы шундый төпләрнең берсеннән аерылып, өч күләгәнең арттагы уйсуга сак кына шуышканы беленде. Әле яктылык бик зәгыйфь иде, шулай да, бик кистереп карый торгач, боларның соры шинель аркаларын төсмерләргә мөмкин булды.

— Стой, ребята! Мы свои! — дип кычкырды Габидуллин, тыенкы тавыш белән һәм тагын да җәһәтләбрәк алга ташланды.

Әмма тегеләр, ишетмәделәр ахрысы, кызу-кызу шуытуларыннан туктамадылар.

  Свой!

  Свой !— дигән тавышлар тагын кабатланды.

Кәлтәдәй җитез шуышкан күләгәләр уйсуга күмелде. Әмма аннан ары чыгып киткәннәре күренмәде. Батальон солдатлары, һаман «свой!» дип, әкрен кычкыра-кычкыра, як-яктан йөгерешеп уйсуга барып төштеләр. Үзләренең өч автоматын өч якка төзәп, алларына  граната­лар куеп яткан өч егетне күрделәр алар.

— Не стреляй, ребята! — дип кычкырды бүлекчә командиры Галләмов дигән егет һәм, кочакларын җәеп, алар каршына йөгерде. — Мы не фашисты, у нас только мундир такой! — дип өстәде ул. Башкалар да аның тирәсенә җыела барды.

Тегеләр аягүрә бастылар. Тагын күп кенә солдатлар килеп җитте һәм елау катыш куанышып кочаклашулар башланды, һәркем үзенекен аңлата иде. Бу өч солдат разведчиклар икән. Төн уртасыннан ук не­мец позициясендә көчле атыш тавышлары ишетелеп тә, утлары безне­ келәр өстенә яумау оборонадагы батальон командирын бик гаҗәпкә калдырган, һәм бу егетләр дә, озак кына күзәтеп ятсалар да, һични аңлый алмаганнар. Менә хәзер, ичмаса, бар да ачык. Командир янына тагын бер батальон пополнение белән кайтачаклар!..

Бу уйсулыкка батальонның җиде йөз кешесе җыелды. Алҗыган, талчыккан чырайлы, көйгән яңаклы комиссар тирән сулап, пошынып куйды:

Авыр булды бу юл... Без аның буйлап биш йөз кешебезне чәчеп калдырдык. Иң яхшы дусларыбызны югалттык...

Шулар арасында Арыслан да бар иде. Габидуллинның иминлеген саклап, артыннан үрмәләгәндә, аның бот итен зур гына мина китеге умырып алды. Күшәрелеп кан ага башлады. Ул аны берничек тә тук­ тата алмыйча, тәмам хәлсезләнеп аңын җуйды һәм яңадан дошман ку­ лына төште...

VI

Муса Познаньда озак тормады. Мондагы утызлап кеше арасында мәдәни-агарту эшләренең дә яки астыртын хәрәкәтнең дә әллә ни зур әһәмияте юк иде кебек.

Шулай да Мулланур Гәрәев белән Гани Сәләховның сөйләгәннәре шактый гыйбрәтле булып чыкты.

...Беләгенә свастика бәйләп йөргән татар фабриканты Искәндәр Яушев, завод сакчылыгына «үз кешеләрен» китерү мөмкин булгач, бик сөенгән булган. «Ничә әйтсәң дә үз халкың, үз татарың бит, алардан да ышанычлы сакчы булмас!» дип уйлаган (ул да «үз халкың» ди икән әле!). Дөрес, немецлар да яхшы хезмәт иткәннәр аңа. Әмма бик күп сыйланырга, күп ашарга яратканнар, бик кыйбатка төшкәннәр.

Анысына да түзгән булыр иде, тик аларны хәзер фронтка җибәреп бетергәннәр, бары ике генә вахтлейтер калган.

Ләкин Яушев шулай сөенеп каршы алган бу «үз егетләр», монда килгәч төрле төркемнәргә бүленеп, үзләренчә хәрәкәт итә башлыйлар. Гәрәев белән Сәләхов тирәсенә оешкан биш-алты кешелек төркем, бер поляк гаиләсе белән аралашып, совет радиосын тыңлау мөмкинлеге таба. Анда ишеткәннәрен үз иптәшләренә һәм заводтагы поляк эшче­ ләренә сөйли, совет пропагандасы тарата. Гомумән, полякларны фа­ шистларга каршы аякландырырга тели. Бу өлешенә Муса бик үк ку­ шылып та җитмәде.

— Монысын поляклар үзләре яхшырак эшли алмаслар идеме? — дигән искәрмә ясады ул.

Шушындый эшләре өчен аларның икесен гестапо эләктереп алган.

Әмма Искәндәр Яушев, «үз халкы»на яхшылык күрсәтергә теләптер инде, аларны гестапо кулыннан алган да, үз өенә китереп, әлеге чибәр немкасы алдында сабак укыткан: җиңнәрен сызганып, йөнтәс йодрыгы белән күкрәгенә суга-суга: «Күрдегезме, сабакылар, мин нинди кодрәт­ле?— дигән.— Мин гестаподан өстен, теләсәм — сезне үзем асам, телә­сәм— шәфкать күрсәтәм!— дигән. — Барыгыз, моннан соң да шулай кылансагыз, завод капкасы төбендәге фанар баганасында чайкалыр­сыз!» дигән. Ә «үз егетләр» туктамаганнар. Көннәрдән бер көнне завод цехындагы ток чыбыкларында «кыска багланыш» булып, цехның ярты­ сы янып та киткән. Бу юлы инде эшләр шома башкарылган, әллә нит­кән очлы борынлы гестапочылар да иснәнеп ис таба алмаганнар.

— Монысы шәп булган! — дип көлде Муса.

Гыймранов дигән асыл егет җитәкчелегендәге икенче бер төркем заводтагы поляклар оешмасы белән аралаша. Алар бергәләп поляк партизаннары өчен күп кенә корал частьлары чыгаралар, әмма көн­нәрнең берендә бу эш фаҗига белән тәмам була: Гыймранов будкада вахтман постында торганда, аның янына оешма члены пожарник Пшалуцкий килә дә: «Бүген тимер-томыр чыга, син барында чыкса туктатма», ди. Ә «тимер-томыр» дигәне — пулемет частьлары була. Гыймранов бер-бер артлы ике полякны чыгарып җибәрә. Ләкин шунда иснәнеп йөрүче бәдбәхет җан— «ышанычлы поляк» табыла. Ул вахт­лейтер Корфка бара да, «ике кешене чыгарды» дип, Гыймрановны чага. Корф аны кулга ала һәм теге пулемет кисәкләрен эзләү, тентүләр китә. Гыймранов һичнәрсә әйтми, пулемет частьлары да табылмый, аларны поляклар ерак озатып өлгерәләр. Ләкин теге сатлык кемнәр алып качканын белгән була. Беренчесен кулга алалар, икенчесенең өенә барсалар, ул үз кухнясында газ белән агуланып үлгән була. Ә кулга эләккән поляк белән Гыймрановны асалар. Аның белән генә дә туй­мыйлар: Гыймранов торган бүлмәдә тагын өч кешене — Низамов, Саби­ров, Гайфетдинов дигән егетләрне яаталар.

 — Эх, әдәм башкаеның хакы! — дип көрсенде Муса. — Чынлап та, акыл житмәслек болар...

Өченче төркемдә Аникин,Туктамышев, Латыйпов һәм тагын бер егет була. Алар шул ук заводта вахтман булып эшләүче поляк карты Домбровский белән танышалар. Ә бу чуалчык кашлы, салам сакаллы карт төнге серле сукмакларның кайсы кая илткәнен бик яхшы белүче булып чыга. Караңгы төннәрнең берендә бу егетләрне дә поляк парти­ заннарына озатып җибәрә ул.

 — Менә монысы әйбәт икән! — дип куйды Муса. Бу егетләр дөрес эшләгәннәр. Сезгә дә шул ук киңәшне бирер идем.

— Нигә, безнең эш файдасызмыни? — дип сорады Сәләхов.

— Күңелегезгә авыр алмагыз,— дип елмайды Муса, — мин әллә нәрсәсен күрмим... Үз арагызда әллә ни эш алып барасы юк икән, сөйләвегездән күренеп тора: күпчелек аңлы һәм батыр егетләр. Сезгә Аникиннар юлыннан поляк партизаннарына, аннары үзебезнекеләргә кушылу, минемчә, яхшырак булыр...

Егетләрнең бәхәсләшәсе килде. Монда да шул ук патриотик эш булуын әйттеләр. Яушевның заводын күккә очырсак начармыни? — дигән сорауны да куйдылар. Әмма Муса барыбер килешә алмады. Бер­дән, ул аларның конспирацияне белмәүләрен ачык күрде. Башта ук икесенең гестапога эләгүе. Гыймрановларның вакытсыз һәлак булу сәбәпләре дә шунда кебек тоелды. Икенчедән, заводтагы поляк эшчелә­ ре арасында пропаганда алып баруны аларның үз яшерен оешмасы яхшырйк башкарачак иде. Заводны да, кирәк булса, алар остарак кү­ тәртә белерләр. Андый эш цехлар түрендә, шунда эшләүчеләр кулы белән җентекләп хәзерләнергә тиеш. Ә боларга калган егетләрне дә ияртеп, төр кем-төркем качу яхшырак. Шуннан соң Яушев завод охра- насын поляклардан җыярга мәҗбүр булыр һәм аларның эшләренә киң юл ачылыр.

Мулланур белән Гани Мусаның бу фикерләренә каршы яңадан сүз катмадылар — эчтән килештеләрме алар, юкмы, Муса өчен билгесез иде. Шуннан соң ул аларны үз янына ук ымлап, бик яшерен бер сүз әйтелгәндәге әкрен тавыш белән сорады:

 — Домбровский ниндиерәк кеше? Әгәр ярардай булса, сезнең кай­сыгыз аның белән таныштыра ала мине?

Картны Мулланур үзе яхшы белә икән, бер мәртәбә өендә дә булган. Аның белән таныштыруны үз өстенә алды һәм карт белән алдан сөйлә­шер өчен вахтерлар будкасына юнәлде.

Мулланур кичке уңайда Мусаны Вроцлав тыкрыгына алып китте. Соңга калдырма, яктыда алып кил, дигән Домбровский. Караңгы төшү белән немец патрульләре ыжгырына башлый.

Мондагы шәһәрләрнең, һәрберсенең диярлек, иркенләп карап йөрү­не сорый торган бик борынгы тарихи һәйкәлләре бар һәм бик кызыклы үзләре. Борынгы Познань князьлегенең үзәге булган бу кала да үзе бер тарих, архитектура, промышленность музее дип әйтерлек икән югыйсә. Әллә ни хәтле бик борынгы биналар, мәһабәт костеллар, иске ныгытмалар калкып кала. Варта елгасы аша салынган таш һәм челтәр­ле чуен күперләр, яр буендагы бакчалар үзләренә чакыралар төсле Тугыз яктан шәһәргә килеп керә торган тимер юлларның җиде вокзалын карап чыгу да кызык булыр иде. Әмма Мусаның, бу кала аркылы инде берничә тапкыр узып та, иркенләп тукталырга һаман вакыт таба алга­ ны юк. Менә бу юлы да ул төнге поезд белән үк Берлинга ычкынырга тиеш...

Алар, Варта елгасын чыгып, шәһәрнең «кара халык» яши торган өлешенә керделәр. Өч-дүрт катлы, бәләкәй тәрәзәле, архитектурасыз соры таш йортлар, тар һәм кәкре урамнар башланды. Берсен-берсе кы­ сышып утыргандай иске таш йортлардан кирәкле ишекне тапкач, «ме­бель сатыла» дигән фанер кисәге күрделәр һәм ашалып беткән тар гына таш баскычның басмаларыннан атлап өченче катка менделәр. Киезләре таланып беткән бер ишектә тагын шундый ук язу бар иде. Агач саплы звонокны тарттылар. Сөякләре хәзер үк шылтырап коелырга торгандай бер әлмисак карчыгы ишек ачты. «Мебель» диде егетләр (Аларга шулай кушылган иде). Карчык дәшмәде, куллары белән алга таба, уң якка күрсәтте. Кечкенә генә ярым караңгы прихожины узып, зуррак, яктырак бер бүлмәгә керделәр. Анда сыек кына буяулы ике фанер диван, бер­ничә венски урындык куелган һәм өсләренә хаклары язылган иде. Муса белән Мулланур, хакларын кыйбатсынган булып, товарны ошатмады­лар.

— Яратмасагыз, базардан алыгыз,— диде, икенче бүлмәдән чыгып Зигмонт Домбровский. — Анда черегән усактан ясыйлар,— дип өстәде алучыларга хәтере калган сатучы тавышы белән. Аннары Мулланурга кул биреп күреште дә утырырга кушты. Шәрә өстәлдә яткан газета кә­газе белән тартмадагы яшел тәмәкене тәкъдим итте. Үзе челем кабып, сызгырткалап алды. Муса, үз гомерендә беренче тапкыр күрә торган бу кеше белән ничек сүз башлау, ничек тел ачкычы табу турында уйланып килсә дә. әле һаман андый ачкычны таба алмаган иде. Дом­бровский текәрәк сүзле, кырт сыман күренә. Уен-көлке беләнрәк сөй­ләшүне кабул итәрме, әллә үзе шикелле кырт әйтү кирәк булыр микән?..

Ә карт, һич нәрсәгә ашыкмаган, исе китмәгән кешедәй, тын утыра, чытык чырай белән челемен пыскыта. Күрәсең, Мусаның үзенә башларга кирәктер. Каян башларга соң? Шулай да бик турыдан суктыру ярап бетмәстер...

— Мин шагыйрь кеше, пан Зигмонт.— диде Муса, оялган сыманрак кыяфәттә.— Поэзия белән яшим.. Шуңар күрә бер йомшак ягым бар: табигатьне, урман кошларын бик яратам... Шулар янына барасым килә...

— Урман кошларын?.. — дип көлеп куйды Домбровский. — Ә минем оҗмахка кереп, шундагы асыл кошларны тыңлыйсым килә... тик гөнаһларым җибәрми. Бөтен бәла шунда.

—  Мин анысын ук өмет итмим, үз җиремә таба юл тапсам, күктә эшем юк... — Кошлар дигәннән, Гареев, кара әле, син. мөгаен, түбәндәге ишекне ачык калдыргансыңдыр әле, — дип. Мусаның сүзен бүлдерде Дом­бровский. — Өйалдыңа кеше тавыклары тулгандыр, буяп бетергәннәр­дер баскычларны! Бар әле, друзе, Гаареев, караштыр әле, ку әле шуларны...

Мулланур үз эшен тиз аңлап алды һәм көлә-көлә чыгып китте. Муса исә картның хәйләкәр күзләренә карады.

—  Тэт-a тэт! — ди бугай французлар. Сез дә шулай телисез, ахры, пан Домбровский?

 Парижда булганым юк, белмим,— диде карт.— Әмма янымда колаклар күбрәк булса, хәтерем чуала, сүземне онытам... Димәк, сез кош аулаучы буласыз?..

— Аулаучы түгел... Шулар янында булырга теләүче. Ә сез урман кошлары юлын беләсез икән...

Карт аңа кырыс күзләре белән карап торды, челемен пыскытты. Ул әле ачыктан-ачык сөйләшергә теләми иде төсле.

— Юк, әфәндем, мин берни дә белмим,— дип кырт кисте ул.

— Дусларчарак сөйләшик әле,— диде Муса, көлемсерәргә теләп.— Безне бит ике тату илнең илчеләре дияргә була. Әнә сез безнең дүрт лачынны очырып җибәреп, нинди изгелек эшләгәнсез! Ә шундый кош­лар сансыз читлекләр тулы бит. Минем дә аларны сезнең лачыннар янына очырасым килә...

Ул дүрт егет турында да әйтеп биргәч, карт артык киреләнүнең мәгънәсен тапмады. Гареев сөйләгән, күрәсең. Ә пан Зигмонт Мулла­нурны төпле егет саный иде. Һәм аңа ышанып кына бу кешене кабул итәргә ризалык бирде ул. Димәк, ул сорагач, шикле әдәм түгелдер...

Шулай да үз кырыслыгын сакларга тырышты, артык җәелеп китмәде.

 — Теш төбемдә корт булдыгыз! — диде карт, ниһаять, .әз генә ел­ майгандай итеп. — Читлекләрегез кайда?

—  Радом тирәсендә. Едельня урманы буенда...

 — Соң алай булгач, нигә җирдәгене күктән эзлисез? Пан Радзевильнең кайчандыр күзлеге югалган, имеш. Ул аны Берлиннан барып эзләгән. Тапмаган. Ә кайткач, Тюкларга язканда караса, хатынының пан­ талон бөрмәсенә эленеп тора, имеш! Син дә шуның шикелле. Урман буендагы кошларың өчен Познаньга юл эзләп килгәнсең.

— Гаҗәп түгел, — дип көлде Муса. — Колумб Индияне эзләп Аме­рикага барып чыккан. Без дә бит монда океан эчендәге шикеллерәк. Чит ил... Аннары шунысы да бар: әгәр тылсымлы йомгакның очы күре­неп ятса, кем барып тотынмас иде анар?..

— Ярар,— диде карт. — Озак әрепләштек, җитәр. Едельнядан якын гына биш йортлы хутор бар: Сидици. Шунда Пжишко дигән кө­түче булыр. Әгәр исән булса, калганын ул әйтер.

 — Ә «догасы» ничек? — дип сорады Муса.

— «Пан Пантелей сәлам әйтте». — «Дзякую». «Саулык теләде». «Дзякую». «Ак карчыга куыш эзли кара төндә». — «Дзякую»... Әгәр шушы өч рәхмәтнең соңгысын әйтмәсә, «булдыра алмыйм» дигән сүзе булыр. Калганын инде үзең карарсың.

 — Дзякую, карт бөркет! — диде Муса һәм Домбровскийны кочак­лап алды. — Әмма бик кырыс икәнсез!

— Ярамый,—дип башын чайкады карт. — Хәзер урман юлы эзләү­челәр күп. Аларның төрлесе бар: чүпрәкләре дә, уголовниклары да, шпикләре дә. Икәүдән-икәү ничек кенә сөйләшсәң дә куркынычы юк, ул сине гестапога тотып бирә алмый.

Муса канатланды. Аның хәзер үк Пжишко янына очып китәсе килде. Әмма хәзергә сабырлык кирәк, беренче батальон шау-шулары басыл­ганчы Берлинда булу яхшы иде. Ул анда ашыкты.

 — Хуш, кадерле дус!— диде ул. — Күрешербезме— юкмы, әмма еракларда адаштырылган бәләкәй шагыйрьне, үз иленә тизрәк кайту юлларын эзләп йөргән коммунист Муса Җәлилне, ничек тә бер искә төшерегез. Иң күңеллесе: җиңү бәйрәмендә яңадан кочаклашу булыр иде. Тик... белмим...

— Бел!— диде карт. — Кочаклашырбыз. Сиңа моны коммунист Болеслав Баржик әйтә!

 — Амин! — диде Муса көлеп һәм шул чырае белән чыгып китте.

Түбәнге баскычта, чынлап та, берничә тавык белән бер йолкынып беткән әтәч кайнаша иде. Мулланур аларны, нәрсәдер сибеп, «кет-кет» дип әкрен генә чакыра да, тегеләр килеп чүпләнә башлагач кына, пыр туздырып куып төшерә. Шулай итеп үзенә эш тапкан, ә күзләре урам да. алтынчы йорт тирәләрендә иде. Андый-мондый шикле кеше күренмиме, янәсе.

— Синең эш кызыклы икән. — диде Муса.

— Нишлисең бит, өйгә олы кунак килсә, бала-чаганы һәрвакыт шулай урамга куып чыгаралар инде. — Кайчагында кәнфиттә бирмиләр хәтта, ә!..

Муса төнге поезд белән Берлинга китеп барды.

 

СИГЕЗЕНЧЕ БАШЛАМ

1

Муса беренче майда иртәнге якта кайтты. Кайту белән Шәфи коми­тетына барып, аның янына керде. Беренче батальонның язмышы турында тизрәк беләсе килә иде аның. Кайларда икән ул хәзер?..

Дөньяда бер гаме дә булмаган җилбәзәкләрчә авыз ерып, күзләрен хәйләле кысып, тегенең йөзенә карады. Тукта, чыраен сытмасмы? Юк, сытмады. Димәкки, монда әле Шәфи өчен бер күңелсез хәбәр дә юк...

Шуннан соң ул үзенең башкарган эшләре һәм бик күңелле сәяхәте ту­рында сөйләп китте.

— Познаньда булдыгыз бит, ниләр кыланып яталар соң анда? — дип сорады Шәфи, кисәк кенә.

Моның мәгънәсен Муса шунда ук төшенеп алды: димәкки, андагы хәлләр монда да килеп ишетелгән... Белмәмешкә салыну шикле булачак иде. Һәм Муса ул хакта кыскача гына сөйләп бирде дә әйтте:

 — Әмма мин андагы хәлләргә артык пошынмас идем, Габдрахман әфәнде. Чөнки алар безнең солдат түгел бит. Бездән киткәннәр... Шулай булгач, Яушев әфәнде үз кешеләре өчен үзе кайгырсын. Ә безнең баталь­оннарда хәлләр тыныч. Солдатлар бик яхшы өйрәнә, беренче батальон юлга чыгарга калды...

— Үзем дә шулай уйлыйм уйлавын,— диде Шәфи.— Әмма ликин те­ге фабрикант хат язган бит. Әйтерсең, мин гаепле монда!

 —Үз кайгыбыз да күп,—дип куйды Муса. —Башкалар өчен хафа­ланмыйк әле!

 — Әлбәттә, әлбәттә...

Муса, аның сүзләрендә әйтелеп бетмәгәнлек сизеп, байтак кына кө­теп утырды. Төрле сораулар белән кытыклап та карады. Әмма Шәфидән башка хәбәр чыкмады. Күрәсең, әле аңа теге ике мари егете турында­гы хәбәр дә килеп җитмәгән. Ул хакта ләм-мим бер сүз кузгатмады. Әгәр Зикендорф хәбәр иткән булса, ничек тә сораштырыр иде бит...

Муса иптәшләре белән очрашырга ашыкмады. Соңыннан. Барысы бергә сөйләшенер. Ә хәзергә көн саен иртә белән Шәфи Алмаз хәзрәт­ләренең нурлы йөзен укыр өчен йөгерү кирәк. Әмма икенче майда да, өченче майда да ул әле һични укый алмады. Маклерның кыршылып бет­кән җыерчыклы озын йөзендә, шыксыз чыгып торган бит сөякләрендә, пыяла артына качкан комсыз күзләрендә бертөрле дә үзгәреш күренми иде әле. Ерактагы изге Магдалинасын «ак үрмәкүч» дип, ә янындагы Мага ханымны «оҗмах зөбаные» дип мактый. Бары шул гына. Нигә бик озак соң? Кайларга барып терәлделәр икән соң алар?..

Дүртенче майда да Муса иртүк аның кабинетына сугылды. Әмма Шәфи анда юк иде. Муса үз бүлмәсенә чыгышлый Гариф Шабаевтан сорады. Ул аны ОКВга чакыртуларын әйтте.

Менә көндезге уникеләрдә, ишекләрне каты ачып, үз алдына шаулап, кемгәдер тиргәнә-тиргәнә, Шәфи кайтып керде. Аның тыны-көне бетеп ачуы ярсыганы, шул ук вакытта яман куркуга төшкәне Мусага ябык ишек аркылы да беленеп калды. «Башлана башлады, ахрысы!» дип уй­лады ул.

Бераздан Шәфи үз кабинетына яраннарын җыйды. Мусаны да чакы­рып керттеләр. Шәхси сәркатип Гариф Шабаев та шунда иде. Муса ишектән керү белән үзе укыйсы килгән «китап»ка карады. «Китап» дигәнебезнең чырае киткән, бәбәкләре күзлегенә бәрелердәй булып акайган, күз төпләре, бит җыерчыклары капчыкланып төшкән, аскы ире­не салынпан һәм маңгае тирләгән иде. Муса өчен барысы да аңлашыл­ды. Ул, куанып, күзләрен читкә чөерде һәм почмакка барып утырды. Башкача бу «китап»ны укып торуның кызыгы калмаган иде инде.

 — Нәләт кенә орсын!— дип өстәл сукты Шәфи. — Безнең татармы?

Безнең татар башыңны ашар ул! Күпме көч түктем җыйдым, иреккә чыгардым, үлемнән коткардым!Нихәтле тәрбияләдем! Милләт, азатлык әләмен тоттырдым кулларына! Менә сиңа шуның рәхмәте... Качканнар! Качканнар сасы дуңгызлар! Чәнчелеп беткерләре! Этнең башын салсаң табакка, ул тәгәри тагаракка!..

Беркем бер сүз дәшмәде. Бу яңа хәбәр артык дәрәҗәдә көтелмәгән, зур һәм авыр иде. Муса белән Гарифтан башкаларны, таудан тәгәрәгән тегермән ташыдай, кинәт сытып узды ул. Моңарчы күңел күзләре белән дөньяга карарга куркып йөрүче, фәкать немецның эрзац ипиенә, әсирлек лагереннан чыгаруына канәгать булып, юк-бар хыяллар белән юанып яшәүче кайбер укымышлы егетләрне тетрәтеп җибәрде. «Бу маклер конторында эшләүнең соңы ни белән бетәр?..» дигән сорау туа башлады ул адәмнәрдә.

Шәфинең гаять дәрәҗәләрдә «ачыйгланып» карганулары, елардай булып «заригь» кылулары тәмам булды. Монда утыручыларның да һәрберен сукырлык күрсәтүдә шелтәләп, әрләп чыкты ул. «Барыгыз да әрәм тамаклар сез!» дип кычкырды. Аннары легионны ныгыту өчен үзенчә бик катгый чаралар билгеләде, таяк дисциплинасы кертүне тәкъдим итте. Батальоннарга яңа һәм бик шәп пропагандистлар җибәрергә бул­ды, газетында милли вәгазьне көчәйтергә кушты.

—  Барыгыз, юлга әзерләнегез!— диде ул, иң актыктан. — Һәммәгезне дә шунда куам, ятмагыз монда ипи черетеп!..

Яраннары чыгып киттеләр. Туфли бавы чишелгән кешедәй, юри әбәгәрләнеп, Муса арткарак калды һәм, кеше беткәч, яңадан Шәфи янына әйләнеп килде. Вакыйгане ачыграк беләсе килә иде аның.

 — Нәрсә соң, Габдрахман әфәнде, чынлап та, бик күңелсез хәлләр булгаимени? — диде ул, борчылган кеше тавышы белән.

 — Булмаган кая! һай, булмаган кая инде ул!— дип өзгәләнде Шәфи, һәм кинәт Мусага карап катты. Аның яшькелт-соры күзләре, күк­не капшаучы төнге прожектор шикелле, Муса карашыннан озак кына итеп шикле нокта эзләде. Моны шунда ук отып алган Муса, бөтен түзем­лелек көчен җитеп, гадәттәге көлемсәр карашын бер генә секундка да үзгәртмәде, күзләрен дә читкә бормады. Гаеп таба алмаган Шәфи, ниһаять, яшел күзләрен үзе читкә юнәлтте һәм зарлануын дәвам итте. — Сезгә дә сорау бар, Муса әфәнде. Сез бит, анда идегез, нәрсә карады­гыз? Мәдәни агарту эшләрегез йомшак, милли тәрбиягә көч куймыйсыз. Кемнең ничек сулаганын күзәтмисез.

— Бар инде, бар, Габдрахман әфәнде, бездә дә гаеп бар, — диде Муса, йонны уңай якка сыпырып. — Өлгереп буламени, бер үзем ич. Ә солдатларга сүзеңне тыңлатуы шактый кыен. Саботаж, ишетәселәре дә килми. Ләкин мин киткәндә ул батальон юлга чыкмаган иде әле. Мин егерме сигезендә киттем, һични сизелмәде...

— Шулай инде ул безнең татар, тамагы туйдисә киртә сикерә баш­лый. Аларны каргыртып йөргән мин җүләр. Кырылсыннар иде шунда көзге чебеш шикелле, ачлык лагерьларында!.. — Шәфи кызганнан-кыза барды. Аның сүзләре күплеге, эчен бушатасы килгәнлеге күренеп тора иде. — Ике йөз немесне турап салганнар бит, ходаем, башың бетәр, башы-ың! — дип сузып куйды ул көрсеиүле тавыш белән. — Ә немесләр шуңа җавап итеп ике батальонны тезеп атарга телиләр!..

 — Туктагыз әле, Шәфи әфәнде,— диде Муса, сагая төшеп.— Сез әле һаман вакыйгәне ачык кына әйтеп бирмисез. Бергәләп киңәшер идек. Алай гына тезеп ату бөтенләй ерткычлык була түгелме соң?..

— Булсын әйдә, булсын! Бетерсеннәр! Барыбер мине торгызмаслар.

Чәнчелсен әйдә! Этләргә калмасын мал! — Һәм ул, өстәлдәге беләкләре­нә йөзен каплап, тиле кешеләр тавышы белән ыхылдый башлады. Муса аны юатырга мәҗбүр булды. Менә бит нинди ахмак хәл.

Шәфи, ниһаять, ыхылдаудан арынып, башын күтәрде. Аның өчен «борчылып», җилкәсенә кулын салган Мусага ниндидер якынлык хисе сыман нәрсәсе уянып китте һәм, ярым елмаеп, батальон турында ишет­кәннәрен сөйләргә кереште.

...Немесләрнең берсе исән калган икән. Ул нәләт нәрсә бик хәйлә­кәр булып чыккан. Беләк итен автомат пүләсе умыртып китү белән җир­гә капланган да үлек иптәшләре арасында ята биргән. Үз каны белән бит-күзләрен дә буяп өлгергән. Әмма батальон тиз-тиз урман эченә кереп киткән. Кичке караңгы төшкәч, бу немес үлекләр арасыннан торып, стансага чапкан. Андагы бәләкәй гарнизонга вакыйгане сөйләп караса да, файдасы чыкмаган. «Судагы чуртанны тотып кара син! Бездә андый көч юк», дигәннәр. Немес тоткан да легионга кайткан һәм Зикендорфка барын да сөйләп биргән. Зикендорф егылып китә язган. Ләкин тиз айнып өлгергән, чөнки моның өчен үзенә нәрсә булачагын күз алдына китер­гән, күрәсең. Шуннан соң ул теге яралы немесне ераграк госпитальгә озаттырган да (андый куркыныч шәһитләрнең күз алдында булмавы ях­шы!) Берлингә чапкан. Иң элек Шәфи белән Унгляубене күреп киңәш­кән. Алар да үзләренең башлары кая тәгәрәячәге турында бик тиз уй­лап өлгергәннәр. Тик шуннан соң гына ОКВның Көнчыгыш бүлегенә барып, яңа бер әкият сөйләп биргәннәр: «Витебск юнәлешенә җибәрел­гән беренче батальон тулы тәртип белән, һичбер «чепе»сез фронтка килеп җиткәндә бәхетсезлеккә очраган. «Чикләвек күле» дигән пунктны узып, куе урман һәм сазлыклар аша җәяү барган чакта, һич тойдырмастан, көчле белорус партизан полкы килеп чыгып, батальонны чолгап алган. Чигенер урын булмаган. Батальондагы ике йөз немес, батырларча сугы­ шып, кырылып беткән. Легион егегләре дә байтагысы кырылган, әмма калганнары бирелергә мәҗбүр булганнар. Шулай итеп, аларны белорус партизаннары алып киткәннәр...»

 Бу әкиятне юриспруденция докторы Унгляубе әфәнде уйлап чыгар­ган. Моның буенча легион башлыгы Зикендорф та, «Идел-Урал»ның зондерфюрере Унгляубе әфәнде үзе дә, президент буласы Шәфи Алмаз да качкан батальон өчен турыдан-туры гаепле түгел, ә белорус парти­заннары гаепле. Чөнки алар кинәт һөҗүм итмәсә, батальон үз пунктына исән-сау барып урнашкан булыр иде бит!.. Әмма шушы йомшартылган вакыйга да немецларны бик нык ярсыткан. — Шул ике йөз немец урынына ике батальонны тезеп атарга! — дип кычкырган ОКВдагы Көнчыгыш бүлеге башлыгы, Гамбургтагы сән­гать академиясе члены Людерсон әфәнде. — Белорус кырган өчен татар түләсен! Бар да бер этләр!

— Клайнһандлер Альмазны алып ташларга! — дип өстәл төйгән Розенберг әфәнде. — Башка кеше табарга! Акыллыракны!

Зикендорф белән Унгляубегә дә шактый эләгү ихтималы булган. Ләкин, кабат-кабат уйлаша торгач, кызышкан дәртләр беркадәр суы­на төшкән. Әгәр бу хәбәр фюрергә барып җитсә, уйлап-нитеп тормый торган ефрейтердән үзләренә дә шактый өлеш тиячәген абайлап алган­нар. Шуңар күрә бу «чүп»не өй почмагындагы себерке астыннан хәзергә чыгармыйчарак торырга булганнар..

Шәфи шуларның һәммәсен бәйнә-бәйнә сөйләп бирде дә «уф!» итеп куйды. Муса шунда гына уйлар дөньясыннан уянып китте. Шәфинең мескен йөзенә карады һәм аны, карт шүрәлене кытыклагандай, кытыклыйсы килде. Нинди «уф!» тагын сиңа? Батальон үз бурычын намус белән үтә­гән — бик яхшы иткән! Рәхмәт ул лачын егетләргә! — дип кычкыра язды. Гел бу сүзләр дорфа да булсын, үчегү булып яңгырасын, әмма Муса барыбер үзенекен эшләр иде. Нәфрәтнең матур булуы мөмкинме? Дош­манның муенына кылыч салганда, аның күлмәге канга буяла дип бор­чылу көлке булмас идеме?..

 — Я, ник дәшмисең? Киңәш сорыйм синнән! — дип көрсенде Шәфи.

Муса күзләре өчен Шәфи ниндидер ераклыкта иде. Чырай чалымна­ры ачык беленмәгән, гәүдә карачкысы бушлыкка җәелгән билгесез бер шәүлә булып кына күренә иде ул. Мусаның бу үле шәүлә белән бер дә сөйләшәсе килми иде хәзер. Хәтта кабинетның һавасы бетеп киткәндәй тоела башлады. Әллә кайчангы иске күн исләре, суны күп сибүдән чери башлаган гөл кисмәге исләре, әллә кайсы почмактан гына чыгып борын­ ны яра торган күсе бәвеле исләре, һәммәсе бергә буталып, Мусаның ба­шын томалый шикелле тоелды. Ә тәрәзә аша нинди матур яз, нинди кояшлы көн балкый. Мусаның тизрәк-тизрәк шунда чыгып китәсе, бөтен шатлык һәм куанычларын дуслары белән уртаклашасы килде. Ул тәрә­зәдәге күзләрен Шәфигә борды: кемнән киңәш сорап утыра бу?..

— Киңәшме?—диде Муса. — Киңәш бар. Мин бик милләтче кеше.

Немецларны үч алу, кан кою ниятеннән кайтарырга кирәк. Партизаннар­га эләккән батальон өчен калганнар гаепле түгел. Аннары килеп, милли тәрбия эшләрен чынлап торып көчәйтик. Мин дә үз өстемә төшкәнне икеләтә эшләрмен. Менә сәхнә әсәре куясы идее, артистлар да тели, сол­датлар да сорыйлар. Ә безнең хатын-кыз ролен уйнаучыбыз юк. Остарбайтерлар арасында берничә тагар кызы бар икән, һәйбәтләр генә үз­ләре. Менә шуларны артистлар труппасына җибәрәсе иде...

Шәфи Алмаз уч төбе белән ияк очындагы керпесен ышкып куйды.

Һе, шуның белән легиончы ныгытырбызмы инде без? Ә ул кызлар анда «кети-кети» уйнап ятсалар?..

— Юк, —диде Муса. — Әйбәт кызлар алар.

Шунда телефон шалтырады. Шәфи ашыкмый гына трубканы алды.Алло. Әйе. Остминистериумга? Хәзер...

— Розенберг чакыра, — диде ул. — Тагын ниләр күрәсем бар икән, ходаем? — Тиз-тиз портфеленә кәгазьләр тутырып, эшләпәсен киде.

— Хәерле юл, әфәндем, коелып төшмәгез бик! — дип калды Муса.

II

Немецларның, чынлап та, күзләре шар хәтле булды. Караңгыда ки­нәт чоңгылга абынган кешенекедәй, телләре тешләнде, сүз әйтә алмас булдылар. Тикшерүләр, допрослар һәм аңлатма язулар китте. Таудан кәгазьләр өелде. Аларның берсендә дә немец бу күңелсез эштә үзен га­епле итеп күрсәтми иде. Юк, бөтен гаеп ферфлюхте азиатларда! Мәкерле җаннар! Итәк астыннан ут йөрткәннәр. Немец иткән яхшылыкка каршы яманлык белән җавап кайтардылар.

Зикендорф әфәнде бигрәк тә өзгәләнде. Ул беренче батальонны нин­ди тантаналы итеп озатуын, үзенең нинди дәртле речь сөйләп татарларны мактавын хәтеренә китерде. Алардан да сөйләүче булды бит: «Без үз өстебезгә төшкән изге бурычны намус белән үтәрбез, диде. — Татар егете кирәк чакта арысландай батыр була белә һәм ул үз азатлыгы өчен җанын аямас!» — дип җавап бирде, һәммәсе дә әшәке ялган булган икән!

Күрәсең, алар озак вакытлар хәзерләнеп килгәннәр. Бу хәл немец­ларның йоклап калуын күрсәтә түгелме соң?.. Юк. нигә йокласыннар, кирәк булганның барын да эшләделәр. Батальон һәм аерым командалар саен гестапо бүлекчәләре бар, солдат арасына шымчылар куелган, рота саен пропагандистлар, тәрбиячеләр, муллалар эшли. Шуның өстенә һәр командирның диярлек «ышанычлы кеше»ләре бар. Берлин комитетында да «күз-колак» җитәрлек. Андагы һәр кешенең артында бер күләгә тора. Хәтта Шәфи Алмазның үз артында да Солтан дигән бик өметле «юлда­шы» бар. Шулай булгач, немецларны гамьсез дияргә мөмкинме соң?   Һич юк! Үз кулына эләккәнне ничек тотарга кирәклеген бик яхшы белә немец!

Ә шулай да... Ә шулай да татар батальоны качкан! һәм ике йөз дойчны кырып киткән. Машинадан аударып ташлаган утын шикелле, юл өсте тутырып, аркылы-торкылы өелеп ятып калган алар. Нинди халык соң бу татар дигәнең? Нинди географик төшенчә?.. Әле шушында, немец кул астында, шулай кыланган алар, ә үз җирләренә барып керсәң, нишләтер­ләр иде? Башыңны койрыгыңа бәйләп җибәрмәсләр идеме?.. Майданекка, Маутхаузенга тутырырга кирәк аларны!

Шулай итеп, утлы табага баскан немецлар, иң элек солдат кулында­гы коралны җыеп алып, складларга бикләделәр. Солдатны унбиш көн буе беркая чыгармадылар. Бөтен казармаларда тентү үткәрелде. Шым­чылык тагын да көчәйтелде. Гаеп итәрдәй бер генә кешенең дә, бер генә нәрсәнең дә табылмавы аларны тагын да ярсыта төште, батальон солда­тын тезеп атарга бик кыҗырап йөри башладылар. Тик бернәрсә аларга комачау итте: башка халыклардан төзелгән дистәгә якын легионнар да бар бит, аларга нинди тәэсир ясар ул? Алары да баш күтәреп, поляк партизаннарына качмасмы?

Шуңар күрә алар татар легионын, энә күзеннән үткәргәндәй җентек­ләп, яңадан ныгытырга тотындылар. ОКВның күп кенә офицерлары, Шәфи комитетының бөтен аппараты, хәтта Шәфи үзе дә, Унгляубе белән фон Менде әфәнделәр дә ун-унбиш көн буена батальоннарда яттылар. Шәфи, әлбәттә, Мусаны да үзеннән калдырмады. Ләкин немецлар хәзер аңардан шактый шикләнәләр иде. Үзенә әүвәлгечә үк елмаючан булса­лар да, артыннан гел күз уйнатып тордылар, Шәфигә дә аның һәр ады­мын ныграк күзәтергә кушылды, һәрвакыт сизенү һәм эчке киеренке­лектә йөргән Мусаның мондый чакларда атлана торган үз тулпары бар иде: ул тәүфиклы гына кыяфәт белән татар музыкасы сәнгате турында лекцияләр укыды. Әшәке пропаганда белән авыз пычратмас өчен бер­ дәнбер чара иде бу.

 Немецларның бу яскануы нәтиҗәсендә, шикле күренгән берничә кеше концлагерьга җибәрелде. Бәхеткә каршы, Муса егетләренә җил-яңгыр тимичә калды. Габдулла Баттал тирәсендә әйләнгәләделәр әйләнүен: холкы шау-шулырак, теле тиктормас булганга, «анархише цунге»  дип атый иде аны немецлар. Әмма тимәделәр тагы. Күрәсең, бәйләнердәй ачык дәлил таба алмадылар.

 Икенче батальондагы искәнүләр тагын да туйдыргычрак булды. Күп­ме чокчынсалар да теге төнге вакыйгәнең җеп очын таба алмадылар, солдатны телдән яздыру мөмкин булмады. Шуннан соң, исән калган мари егетләрен төрле урынга урман эшләренә тараттылар.

Батальоннарга хәзер әллә нихәтле яңа вәгазьчеләр, яңа пропаган­дистлар, яңа муллалар, яңа шымчылар билгеләделәр. Шулар арасында урта буйлы, тыңкыш тавышлы, яньчегрәк борынлы һәм күзлекле Мәмүт Ямалтаев дигән яңа бер егет тә күренә башлады...

Унгляубе әфәнде юридик яктан нык «исбатланган» яңа лекцияләр укыды. «Коммунистлар колхозчының бөтен икмәген кырып-себереп алып бетерә. Сезнең гаиләгез ач-ялангач, анда хәзер үлән ашыйлар, агач кай­рысы кимерәләр. Мал-туарлары да фронт өчен алынып беткән. Каршы килгән кешеләр атыла, төрмәгә, Себергә озатыла. Большевиклар үзләренең җиңелгәнен бик яхшы белеп тора, шуның өчен аларга халыкны ачка үтерү, кырып бетерү берни дә түгел. Сез моның шулай икәнен үзегез дә беләсез бит. Колхоз кырыннан бер кесә арыш алып кайтканда тотыл­сагыз, ун елга төрмәгә китүегез хәтерегездәдер. Хәзер анда тагын да имансызрак кылыналар! Инде авылларда ир заты калмагач, фронтка сезнең хатын-кызларыгызны китереп тутырдылар. Алар сугышалар, ә кып-кызыл битле коммунистлар авылларда, шәһәрләрдә, завод-фабрикларда, НКВД һәм милициядә түрә булып утыралар, халык җилкәсендә майда йөзәләр...»

 Аннары килеп, Унгляубе икенче темасында татар, башкорт, мари, мукшы һәм чуваш халыкларының милли хисләренә тукына иде: «Сезнең муеныгызга урыс атланган. Инде ничә йөз ел буена ул сезне чыбыркы­лап куа. Бөтен хокукларыгызны җиргә таптаган, сезнең илләрегез урыс колониясе. Ә Европада сезнең шикелле кече халыклар ирекле яши. Алыгыз Данияне, Финляндияне, Швецияне, Норвегияне, Люксембургны. Аларның үз дәүләтләре, үз хөкүмәтләре бар. Без аларга тагын да киң­ рәк хокуклар бирәчәкбез. Ә сезнең илләргә барып җиткәч, анда да шун­дый ук тулы ирекле хөкүмәтләр төзеләчәк. Фюрер моның өчен үзенең рыцарьлык вәгъдәсен бирде...»

Муса һәм иптәшләре өчен бик җитди яңа кыенлыклар килеп туды. Дошман белән тешкә-теш килмичә булмый иде. Аның коткысын хәзер үк фаш итәргә, аның агуыннан солдат күңелен саклап калырга. Ниһаять, оешманы бик нык активлаштырып, мөмкин кадәр тизрәк легионны алып китәргә кирәк иде. Әмма бу юлы Муса боларның берсен дә эшли алма­ды. Һәр җирдә фашист офицерлары, Шәфи Алмаз әдәмнәре кайный иде. Хәтта Карип Ишбулдинга хәтле килгән иде монда. Ул да эшем кешесе бит! Шуңа күрә Муса теге поляк карты янына да бара алмады. Шәфи­ләр белән килде һәм шулар белән китәргә мәҗбүр булды. Тик соңгы ми­нутта гына Гайнан Кормашка кечкенә бер хат кисәге төртә алды.

Берлин кешеләре, машиналарга төялеп, китеп баргач, Кормаш «Сер­ле чишмә» янына китте (алар аны шулай атыйлар иде хәзер). Рушатов белән Зиннәт Хәсәнов килде. Мичурин белән Сәйфелмөлекев килде. Кош теледәй кечкенә бу хатны шунда укыды Гайнан. Сәйлән бөртегедәй вак кына хәрефләр белән болай язылган иде:

«Уяулыкны бик нык көчәйтергә. Дошман сүзен сүз белән үтерергә. Һәр солдат белән аерым сөйләшегез. Унгляубе тезисларының ялган икән­леген көн-төн фаш итегез. Иң куркыныч нәрсә ул! Үзегездә җитмәгән материал бездә табылыр, кеше җибәрегез. Төп ориентация: тиз вакыт эчендә оешкан рәвештә «ПП» белән кушылу. Солдатны шуңа хәзерләгез. Озакламый үзем дә килермен».

Ә Берлинга кайткач, берсе артыннан берсе килеп чыккан яңа вакый­галар куерып китте. Алар Мусаны хәтта аяктан егып ташладылар

III

Моннан берничә көн генә элек, Мусаны сорап, Әлбидә килгән бул­ган. Өйдә юклыгын әйткәч, кайчан кайтуын кат-кат сораган. Ә кайчан кайтачагын Алиш ачык кына әйтә алмаган. Мусаның Әлбидәне күптән күргәне юк иде инде. Теге кайтуында да күрешергә вакыт тимәде, чөнки аны Шәфи үзе белән тиз арада тагын легионга алып китте, унбиш көнләп йөрергә туры килде. Кайткач Алишның бу сүзне әйтүе аны уйга кал­дырды: ни өчен килгән иде икән? Берәр тәҗел йомышы булды микәнни? Хәер, бәлки сагынып кына килгән булгандыр. Элек тә шулай килеп чыккалый иде бит ул...

Күп уйланып ятты Муса. Инде төн уртасы әллә кайчан узган. Ба­ раклардагы кешеләр бар да йоклый, кайберләренең ыңгырашып куйганы ишетелгәләп китә. Ә Муса, йокы барлыгын да онытып, уйларының очына чыга алмый изалана. Әлбидәнең шундый хисләрдә булуы аны бик кыен хәлгә куя иде. Үзе әллә ни зур проблема да түгел шикелле. Ләкин уйла ган саен аның яңа үрентеләре үсеп чыга. Яхшы һәм кадерле кешегә бул­ ган мөнәсәбәтеңне ачык билгеләргә кирәк. Аның изге хисләренә, йөрәк ярасына ваемсыз һәм дорфа суык кул белән кагылу булмасын. Күрәсең, моның иң кыены — һәрвакыт ихлас күңелле һәм нәзәкәтле була белү­дәдер.

Мусаның әле Волхов урманнарында чакта ук күңеленнән яза башла­ган бер шигыре бар иде. Бер дә көтмәгәндә Әлбидә дигән кыз белән очрашу, ә ул кызның шундый матур итеп «Сагыну»ны җырлавы бу ши­гырьнең беренче юлларын тудырган иде шикелле. Андагы фаҗигале язмыш ул шигырьне тәмамларга да, Әлбидәгә укырга да мөмкинлек бирмәде. Менә хәзер ул юллар тагын аның күңелендә кабатлана баш­лады:

Кызык кына булды бу очрашу,

 Син ерактан, мин да ерактан.

Ә күптәнге, якын танышлар күк,

Кул кысыштык икәү йөрәктән.

Исемемне дә юньләп белмисеңдер;

Үзең шундый сөеп карыйсың.

Йөрәгемнең язгы гөлләр төсле

 Саф булуын сиздең, ахрысы...

Шигырь дәвам итүне сорады. Күңелеңә берен-бере ияртеп килгән хис­ләр, алдагы күрешүдә әйтәсе килгән сүзләр һәм ул гүзәл хәсрәт иясен сөендерергә теләү аның тынгысын җуйды. Торып, почмагындагы бәләкәй утын яндырды. Мусача вак сәйлән бөртекләре карандаш очыннан кә­газьгә сибелде. Юк, бертөрле дә иҗат газабы кичермәде ул. Кайчакта бер фикерне әйтер өчен ничә бит кәгазь буйыйсың. Барыбер әйтәсе килгәнең әйтелеп җитмәгән була. Ә бу юлы сүзләр үзләре сайрашып агыл­дылар, әйтерсең, көтмәгәндә килеп туган шифалы яңгыр!..

Безнең гомер тулы һәр ваклыкка,

 Эчпошыргыч ямьсез бушлыкка;

Нәрсә җитә менә шундый матур,

Шундый керсез, кайнар дуслыкка!..

Аны акыл көрчеге дә кыса алмады, йөрәге кушканны чикләнмичә әйтә бирде:

Нәрсә җитә: синең күзләреңнең

 Ялкыныннан шулай кабынып,

 Яшәү җирдә гомер ахрынача.

Назлы карашыңны сагынып,

Мин үзем дә белмим, нәрсә безне

 Бәйләде соң аера алмаслык?!

Без сөйләшеп түгел, серебезне

 Күз карашы белән аңлаштык.

Чынбарлыкта алай ук түгел иде түгелен. Танышулары бик үк гади шартларда булмаса да, тормыштагыча бик гади «Исәнме, саумы, кайсы яклардан» һ. б. шикелле сүзләр белән генә башланып китте бит. Серлә­рен күз карашлары белән генә аңлашып йөрерлек вакытлары да булма­ды, камалышта иде бит алар. Әмма нишлисең, шигырь үзенекен итә инде ул... Аның үзенә генә хас серле карашлары, романтик зәңгәр төс­тәге җилкә җиләннәре һәм башка атрибутлары булмый калмый. Муса да аларны сикереп уза алмады. Шул ук вакытта чын хисләреннән дә тартынмады ул.

Шундый назлы, гади күз карашың

Шагыйрь йөрәгеме аңламас?

Сөяксез тел кайчак алдаса да,

Күз карашы, җаным, алдамас.

Еллар үтеп, тагын бер очрашсак,

Яшерә алмый шатлык яшемне.

Мин кулыңны кысып, чын күңелдән

 — Сердәшем! — дип сиңа дәшермен.

Барын да әйтте шикелле. Кызның яратуын аңлавын да, үз йөрәге тавышын да һәм сердәш итәр дәрәҗәдә дус итүен дә... Энҗеләр сибелү­дән туктады. Ул яңадан тапчанына ятты...

Бу аның легионнан кайткач беренче төне иде. Берлин төннәре шак­тый тынычсыз һәм хәвефле үтә икән хәзер. Бигрәк тә. икенче яртысы. Әле моннан унбиш-егерме көн генә элек самолет гөрелтеләре, зенитка тавышлары, авыр фугасларның җирне урталай ярганда ыңгырашлы тибрәндереп куюлары бу хәтле үк сизелерлек түгел иде. Хәзер ныклаб­рак тотынганнар икән эшкә...

Муса күп тавышлар арасыннан бер тавышны тыңлап ятты: Берлин өстендәге төнге кошлар арасында безнекеләр дә бармы?.. «Тыңлап ята торгач, Көнчыгышка табамы, ничектер шул яккарак ерагаеп баручы гөрелтеләр дә ишетелгән күк булды. «Безнекеләр, безнекеләр!» дип ел­майды ул йомык күзләре белән. Шул очып китүче егетләргә кул болгап калгандай булды, һәм күңеленә ниндидер тынычлык иңде, ниндидер сабыйларча горурлык тойгысы урнашты. Бу аңа тын гына йоклап китәргә мөмкинлек бирде.

Иртәгесен эштән соң Аккүлгә ашыкты ул.

Май ае, табигатьне яшел хәтфәләр һәм нәзек ефәк чәчәкләр белән киендереп, үзенең язгы тантанасын итә. Аккүл буе аллеяларындагы һәм­мә яшел үсенте, немец кайчысы белән текмә-тек китереп кыркылган бул­ са да, табигатьнең бу матур бәйрәмен монда да күрү мөмкин иде. Өем- өем булып утырган ыктымат кына сиреньнәр җәйге кичнең офыгы төсле ал-күгелҗем канәферләрен кояшка каршы җәйгәннәр. Хәтта клумба гөлләре дә әллә ничә төстәге чуарлыкларын күрсәтә башлаганнар. Тын гына яткан су өсте — төпләрен югары күтәреп үскән юан агачлар сурә­те белән аклы-зәңгәрле почкаклар кыстырып бизәлгән ниндидер олы һәм тылсымлы бер келәмне хәтерләтә. Ул кайчакта әз генә тибрәлеп куя һәм синең битләреңә йомшак җил канатлары килеп кагыла.

Табигатькә гомумән гашыйк Муса, мондагы зәгыйфь матурлыкка да сокланып, Әлбидә белән беренче тапкыр очрашкан истәлекле эскәмиядә утыра иде. Күзләре узган-барган кешеләрдә булды аның. Көткән кеше әле һаман күренми иде. Ни өчендер иптәшләре дә күзгә чалынмый. Шул ук немец полицайлары үз юлларында йөреп торсалар да, узган көзгә караганда кешеләрдә җанлылык күбрәк сизелә төсле. Күрәсең, яз үзе­нең куәтле сулышы белән терелтеп җибәргәндер инде аларны. Әллә башка сәбәпләрнең дә йогынтысы бар микән? Көзен бит өермә Көнчы­гышка таба тәгәри иде. Ә хәзер язгы давыл кояш баешына таба ыргыла. Монда каңгырып йөрүчеләр өчен, ихтимал, моның тәэсире зуррактыр.

 Ниһаять, Муса теге вакытта танышып калган олы яшьтәге бер хатын күренде. Аның исеме Мәрьям иде бугай әле. Ул туп-туры Муса янына килеп утырды. Төсе әүвәлгечә үк боек, хәсрәт билгеләре йөзендә яры­ \лып ята. Өс-башында да шул ук кыршылган иске-москы нәрсәләр. Әз генә елмайгандай итеп, исәнлек-саулык сорашты. Авыз читендәге ул якты җеп бөртекләре шунда ук сүнде. Озак кына сүзсез торды. Аннары, кайчандыр чәчәкле булган кофтасы эченнән чыгарып, Мусага күксел конверт сузды. Муса конвертны һични уйламастан кулына тоткан ки­леш әйләндергәләп карады да:

 — Хат?— дип сорады, аптыраган кыяфәт белән.

— Әйе, —диде хатын, басынкы гына. — Әлбидәдән...

— Әлбидәдән? Нишләп, үзе килмимени?

Хатын ниндидер телсез хәрәкәтләр ясады: үзен тыеп тотарга тырыш­тымы, әллә урыны көйсез идеме.

Юк шул... — диде ул, баягы ук тонык тавыш белән. Иңенә салган иске шәл почмагындагы укмашкан чукларны бөтерде. Ун бармагы да тик тормый иде аның. Ә күзләре, самовар җизе аркылы караган төсле, елтырый да, кайнар да шикелле һәм шул ук вакытта җансыз да иде. — Мин сине өч көннән бирле көтәм инде монда..

Әлбидәнең эзләп килүе келт итеп Мусаның исенә төште, һәм ул әлеге сүзләр белән шуның бәйләнешен эзли башлады. Нәрсә соң бу? Нинди шомлык?

— Һични аңламыйм,— диде ул, тирән аптырау хәлендә.— Нигә соң Әлбидәкәй үзе килмәде?

Ниһаять, хатын түзә алмады: шәл чуклары тоткан куллары белән ике битен каплап үксеп җибәрде.

 — Ул килә алмас инде... Ул юк инде...

 — Ә-һ?! — дип, Муса урыныннан сикереп торды. Шул ук сулышта йөрәгенә ниндидер очлы нәрсә кадалган шикелле чәнчеттереп алды, шундук тез буыннары хәлсезләнеп китте. Күптән инде бу хәлнең булга­ны юк иде. Ул, авып төшкәндәй, яңадан эскәмиягә утырды, һава җит­мәгән сыман еш-еш сулый башлады. Дөнья кинәт үзенең төсен җуйды. Әле генә сокландырган иркә чәчәкләрен ниндидер зәһәр кырау сугып ташлады. «Ул юк инде...» — Шул өч сүз һаман колак төбендә яңгырады. Әллә соң бу хатын акылдан язганмы, нигә һаман шул сүзләрне кабат­лый?.. Юк, ул түгел бугай... Муса уң кулы белән йөрәк өстендәге мускул­ларын угалады. Ә йөрәге һаман әле чәнчеп-чәнчеп ала иде. Ул бүтән бертөрле сорау да бирмәде. Еракта калган март төнен, җимерек бина­лардан очраклы рәвештә калган яшерен базны һәм андагы Толстой кашлы, Толстой сакаллы Бакшановны ничектер үзеннән-үзе хәтерләп алды... Янәшәсендә утырган хатын да, бу вакытта сулкылдавыннан ары­на төшеп, нидер сөйли иде инде. ...

Уңайлы сәгатьне күп көткәннәр. Союзниклар авиациясе бу тирәгә һаман килмәгән. Ә җир астындагы цех-лабораториядә «Фау»ларның иң зурларын сынау башланган. Ахырда Шилов картның боерыгын тапшыр­ган. Комсомольское задание: Фая, Әлбидә, Сания цехка идән себерүче һәм деталь юучы булып керергә тиеш. Урнаштыру чараларын Шилов үзе тапкан, әмма болар янына билгеләнгән ике егетне берничек тә уздыра алмаган. Кызлар егерме көн шунда эшләп, кайда нәрсә барлыгын өй­рәнгәннәр. Кызларны тентеп кертәләр, тентеп чыгаралар. Шулай да Әлбидә, ботинкасының олтан кырыена беркетеп, бритва кыйпылчыгы йөртү хәйләсен таба. Калын бетон идән эченә куелган реактив ягулык багыннан юан резин шланг сузыла. Бак тирәсеннән узганда һәм лабора­торияне җыештырган чакта, ул көн саен шлангны әз-мәз ышкыштырга- лый... Сания белән Фая бакыр чыбык кисәкләре җыеп, станоклар ара­сындагы күз төшмәс ярыкларда саклап киләләр. Моннан дүрт көн элек, төнге сменада, алар үз эшләрен башкарырга тиеш булалар. Нәкъ шул төнне Аккүл районында да һава тревогасы бирелә. Күршедәге эшче кварталларны, хәтта заводның шул кырыйдагы кайбер цехларын ялкын чорный. Әмма читтә, астарак торган цех-лабораториянең исән калачагы шундук мәгълүм була. Кызлар соңгы карарга киләләр. Убежищегә агылучылар ташкыны белән йөгерешкәндә, башкаларда шик тудырмый гына аерылып, үз эшләренә китәләр. Немец охранасы янгын сүндерә.Фая нечкә чыбыкларны бер-беренә ялгый, Сания тырнаклары белән ток чыбыгының изоляциясен әрчи. Әлбидә исә әлеге бритва белән юан шлангны кисәргә тырыша. Юка корыч кисәге сынгалап бетә, шуннан соң ул идәнгә ятып, шлангны тешләре белән кимерә башлый. Болар һәммәсе дә шашкын тизлек белән эшләнә...

Сүзләр, Муса колагына килеп җиткән саен ниндидер автомат чүкеч шикелле, дөк-дөк бәреп куялар, һәм ул бәрү нәкъ Муса йөрәгенә туры  килгән төсле була. Энҗедәй матур тешләре белән тупас шлангны киме­реп җәфаланучы Әлбидәнең гүзәл сурәте күз алдыннан китми..

Хәсрәт тулы куркыныч сүзләр һаман дөк-дөк бәрелә торалар, ниһа­ять, әлеге калын шлангтан нечкә генә агым идәнгә сибелә башлаган.  Моны күргәч тә Фая ярым подвал тәрәзәсенә йөгерә: ул андагы бер пыя­ла өлгене тавышсыз гына алып, өчесенә дә юл ачарга тиеш... Ул ара да булмый, әрчелгән ток чыбыгына Сания уз чыбыкларын китереп кушуга вак кына электр очкыннары чәчри һәм әлеге реактив сыекча «гөлт!» итеп кабынып та китә. Сания үзе баскан станок өстеннән идәнгә сике­рергә дә өлгерми, итәкләрен ялкын чорнап ала. Әлбидә аны коткарырга ташлана, әмма үзе дә абайламастан, шашкын ялкын белән уралган була. Бик ачы тавыш белән тик бер генә тапкыр кычкырып өлгерәләр:

— Фа-а-ая-а-а!..

Пыяла алганда бармаклары суелып, канап беткән Фая өскә йөгереп менүгә аның битләренә көчле ялкын килеп бәрелә, чәчләре четердәп китә. Биш-алты гына адымда йөзтүбән капланган ике дусының ут кочагында ятуын күрә. Актык көчтән аларга таба ыргылган Фаяны шашып дула­ үган ялкын кинәт артка бәреп ега. Ул тимер баскыч буйлап түбән тәгәри. Ә Сания белән Әлбидә былбыл...

Сөйләүченең йөзенә карамаска тырыша Муса. Ләкин ниндидер эчке күзләре белән күреп тора; күзләреннән яшь таммаса да җаны елый Мәрьямнең, Муса аны юатырлык бер сүз дә таба алмый. Андый сүз юк икән дөньяда! Бары тик баягыча өзгәләнеп «һэ-э-эх-хх...» дип кенә куя. Ә күңелендә сәгатьләр буена сөйләп бетерә алмаслык сагыну һәм зар, сагыш һәм хәсрәт, чәчәктәй ике гомернең шулай үзәк өзгеч кинәт кисе­лүе өчен үзен гаепле санау, үкенү һәм әрнү. Әрнү!..

Сөйләүче, озак кына сүзсез утырганнан соң, урыныннан кузгалды. Әлбидә белән Сания гәүдәсенең янган калдыкларын өченче көн җирләү­ләрен, ә Фаяның бик авыр хәлдә больницага озатылуын әйтте. Янына кертмиләр, гестапо кешесе каравыллап утыра, диде.

— Ярый, Муса абый, кичке сменага ашыгам, хушыгыз. Безне оныт­магыз, — диде ул аннары һәм авыр адымнар белән китеп барды. .

Муса җансыз хәрәкәтләр белән генә исәнләшеп калды. Дөнья һаман шулай төссез, эч туңдыргыч суык иде. Һични күрмичә, ниндидер бер үле ноктага караган килеш ул һаман шулай утыра бирде. Аның гәүдәсен кыймылдый алмаслык авыр таш баскан шикелле иде. Бары тик теле генә хәлсез хәрәкәт белән шигырь юлларын кабатлады:

Кинәт кенә ачы язмыш җиле

Аера сине якын дусыңнан...

Сонгы тапкыр үбү һәм күз яше,

Чыкмый аннан мәңге исеннән.

Күпме булды минем якын дуслар,

Күпме иде сөйгән иптәшем.

Калдым ялгыз: саклап яңагымда

Һәркайсының кайнар күз яшен...

Ниһаять, аның күзләре, ничектер әлеге үле ноктадан күчеп, һичбер кызыксынусыз-нисез генә агач яфракларында, күл өсләрендә, аллеядан узган-барганнарда гизә башлады. Бер генә нәрсәгә дә тукталып калмастан, нидер эзләгәндәй итенделәр. Ләкин бу күзләр һични эзләми, һич­ кемне көтми иде инде... Күптәннән бирле эскәмиядә онытылып яткан әлеге күксел конверт шул адашкан күзләргә килен эләкте. Муса аны бе­ренче тапкыр күргән нәрсәдәй итеп кулына алды. Шунда гына аңына килеп, калтыравык бармаклары белән конвертның бер башыннан ачуга, Әлбидәнең рәсеме килеп чыкты. Астында кәгазь кисәге дә бар иде. Мусаның адашкан карашы рәсемгә текәлде һәм аның авыру йөзе әз генә яктырып киткәндәй булды. Әлбидәнең бөтен мәһабәтлеге күренде аңа. Күзләренең саф тирәнлеге, йомшак дулкын чәчләре өстенә бер кырыйдан нечкә генә булып сибелгән көмеш төтене, әз генә бөгелгән тә­вәккәл кашлары, авыз почмакларындагы нечкә генә хәсрәт сызыклары, чыраена ниндидер сөйкемле кырыслык биреп, кабатланмас гүзәл итеп күрсәтте аны. Караган саен рәсемгә җан керә баргандай булды. Муса аны үзенең ачы хисләр тулган йөрәге белән, яртысын яоып бирердәй үз җаны белән тергезде. «Ник соң мин сине саклый алмадым, ник элег­рәк башыма килеп, элегрәк легионга озата алмадым?..» дип, нәкъ берен­че тапкыр югалткандагы шикелле үкенечле сүзләрен кабатлый-кабат-лый, аның белән сөйләшеп утырды. Шундый кадерле дусны югалту фа­җигасе аны тагын изә башлады. Шул хәленнән арыныр өчен хатка тотын­ды ул, ләкин Әлбидәнең хатын уку тагын да авыррак булып чыкты.     «Сөеклем дип әйтергә хакым булмаган сөеклем! — дип башланган ул. — Бу куркыныч юлга мин үзем теләп басам, әгәр теләгемә ирешә ал­сам, үз язмышым ни белән бетсә дә, үкенмәячәкмен. Син шундый фида­карьлектә йөргәч, мин дә үз сөйгәнемә тиң буласым килде... Гаеп итмә, Муса абый. Беләм, сине сөяргә хакым юк иде минем. Ике гөнаһсыз җанның бәхетенә кул сузу кебек иде бу, хәтта зур җинаять сыман кү­ренә иде. Әмма нишлим, саф йөрәгемә кереп утырган үзсүзле мәхәббәтне җиңүдә мин көчсез булып калдым. Сөйгәнемнән һәм бу фани дөньядан һични таләп итмичә, сөя бирдем. Шул сөюем белән мин бай идем, бә­хетле идем, очар коштай канатлы идем. Әгәр бу юлымны намус белән үтәп, исән калсам, киләчәктә дә шулай булырмын... Минем өчен кайсы­дыр шагыйрь болай дигән:

Гомеремдә бер кат сөю килде,

Иң бөектән бөек шул иде..

Хуш куз нурым. Язмыш көтә мине

Күрешмәсәк,бәхил бул инде...

Төчерәк тоелса да, минем хәлгә туры килә төсле. Хуш. Кара язмыш безне кая чөерсә дә, онытма, дускай. Кичер мине...»

Мусаның йөрәге күкрәк читлегенә сыя алмый шикелле. Тар анда, кысрык... Нинди олы, гүзәл җан бу Әлбидә, нинди саф күңел! Улмы соң кичерү сорар кеше? Аныңмы соң гаепле булуы мөмкин? Юк! Мең тап­кыр юк! Челтерәп аккан чишмә суыдай шундый саф хисләрне, ир егет­нең батырыннан батыр булып чыккан шундый гүзәл кызны кирәгенчә бәяли алмаган, вакытында коткарып өлгермәгән өчен Муса үзе гаепле түгелме соң? Аның изге туфрагы алдымда тезләнеп, үзе кичерү сорарга тиеш түгелме? Ничек оныта алсын ул аны? Юк, бу хат белән бу рәсем­не мәңге саклар ул. Һичкемнән яшермичә, бу минем үлем дәрьяларын бергә кичкән фронт дустым! дип, олы горурлык белән әйтеп бирер. Алай гына да түгел, ул үзенең бөтен талант көчен, бөтен йөрәк ялкын­нарын биреп, Әлбидәнең матурлыгын һәм батырлыгын сөйли торган җыр язар. Исән генә кайтсын, татар кызының шушы бөек, саф һәм ба­тыр образын тудыру аның изге бурычы булачак!.

Кояшның кичке нурлары сүрелеп, язгы салкынча сизелә башлаган иде инде. Муса, үзенең ярым җимерек биленә астыртын суык йөгерүен тойса да, һаман шул хәлендә ут йотып утыра иде. Бакчада кешеләр дә сирәгәйде, немецның «сакчы фәрештәсе» дә ике тапкыр сөзеп әйләнде, ул һаман кузгалмады. Аның болай үз-үзен җәзалап утыруы, ихтимал, бик озакка сузылган булыр иде, тик көтмәгәндә булган икенче бер хәл аның уйларын чуалтып ташлады.

«Сания! Сания!» — дип йөрәк зары белән кычкыра-кычкыра, кемдер аллеялар буенча ярым йөгереп узды. Муса аны баштарак күрмичә дә калды. Тик ул кеше, шашкын күзләрен төрле якка айкый-айкый, шулай кычкырып узгач кына, кинәт тетрәп китте. Тукта, нәрсә бу?.. Кем «Са­ния!» дип кычкыра? Юк, булмас, галлюцинациядер бу...

Әмма алай булып чыкмады, күлнең аргы башларында тавыш яңадан кабатланды һәм ул кешенең теге ярлардан әйләнә килүе беленде. Бу, чынлап та, Симай микәнни соң? Чынлап та, егет шундый коточкыч хәл­гә барып җитте микәнни?.. Я ходай, чынлап та, сугышчы гыйшкымы бу?..

Кабат әйләнеп килүендә Муса аны эндәшеп туктатты.

 — Муса абый? Синме бу? Сания кайда? Кайда соң Сания?.. Кичә генә шушында иде бит, канаткаем! — диде ул, урыныннан купкан күзлә­рен төрле якка йөгертеп.

— Кичә генә!.. — Кичә генә?.. — дип аптырап калды Муса. Нәрсә сөйли бу? Зиһене чуалган түгелме соң?

Ул аны култыклап алды һәм, ашыгыч арада теленә килгән очраклы сүзләр белән юатырга тырышып, эскәмиягә утыртты. Дусының мондый аяныч хәле бу минутта аның үз кайгысын ничектер читкә этәргәндәй булды.

— Син тынычлан, Әхмәт, тынычлан, — диде ул салкын кан белән генә сөйләгәндәй итеп.— Үзеңне болай бетермә...

 — Эх, Муса абый-й! Син дәме белмисең безнең ничек яратышкан­ны? диде ул, бөтен йөрәк әрнүе белән һәм эскәмия терәгенә салган беләгенә йөзен каплады. Аның иңбашлары гына сикергәли иде. Муса артык сүз белән борчымады, һәрвакыт сугышчан рухлы, көләч йөзле, уенчыл сүзле яшь дустының аркасыннан сыйпаштырып кына утырды. Беркавым узгач, Симай үзе башын калкытты. Аның күтәрә алмас авыр хәсрәт караңгысы саргайган йөзеннән ниндидер якты бер кыл сызылып узгандай булды.

 Без бит өйдәнешмәкче идек... Кечкентәй генә туебыз буласы иде...

Ул бит әле унсигез яшьлек кенә былбыл баласы. Туйсыз ничек инде ул?

Сине көткән идек...— Симайның күз төпләреннән солдатча эре, кургаш тамчыларыдай авыр яшьләр тәгәрәп төште. — Син инде аеп итмә, йөрәк маем, — диде ул. — Немес үтерә салып пыткалаганда да яшь күрсәткән кеше түгел мин...Һәм ул күлмәк изүләрен шытырдатып ера-ера, сике­реп торды да аллея буенча тагын йөгерде. — Саниям! Саниям!..

Муса аның артыннан ташланды. Куып җитеп, яңадан култыклады. — Әхмәт, тынычлан, әйдә кайтыйк, ял итик... Алар икесе дә тиң­сез геройлар. Без аларны үзебез җыр итеп, халык күңеленә сеңдерер­ без! — Ул шундый юату сүзләре белән Әхмәтнең чәбәләнә башлаган нерв сапламнарын рәткә китерергә теләде, Симайны ничек тә булса метрога таба әйдәргә тырышты. — Әйдә, дускаем, кайтыйк, караңгы төшә...

 — Да, Санияне шушында калдырыпмы?..

Муса ни дип җавап бирергә дә белмәде. Аның үз нервлары да кинәт шартлап өзелер хәлдә киерелгән иде. Шулай да, актык җегәрен Симай­га сарыф итеп, аны юмалый-юмалый, көчкә метрога кертеп утыртты. Ниһаять, алып кайтып яткырганнан соң, маңгаена салкын сулы чүпрәк куя-куя, янында утырды. Әхмәт төн буе саташып чыкты. Ярый ла, яр­сып, кузгалып китүләре булмады, ыңгыраша-ыңгыраша эчтән көйде ул. Инде ир яшендәге таза һәм сылу егетнең кан уйнап торган йөзенә ли­мон сарысы чыкты. Бу аның йөрәге һәм бөтен организмының нык как­шавы билгесе иде.

Иртүк аның хәлен белергә Алиш, Гариф һәм Фоат килде. Симай аларны танымадымы, әллә хәле хәттән ашкан идеме, авыз ачып сүз әйтмәде, күз керфеген күтәрмәде. Кайгырышу белән генә эш бетми, егетне больницага салу кирәк иде. Шуңар күрә дүртесе дә көн буе төрле ишекләрне кагып, кичкә таба гына Әхмәтне гади бер лазаретка урнаш­тыра алдылар...

IV

Әлбидәләр белән булган бу фаҗиганең үзәк өзгеч ачысы әле әз генә дә сүрелә башламаган иде, Муса һаман моңаеп, бу зур һәм үкенечле югалту белән һич кенә дә килешә алмыйча һаман боегып, күңеленнән туктаусыз үзен әрләп йөри иде. Бик күп уйлады ул, әмма күпме генә уйланса да җиңеллек килмәде, йөрәгенең бу авырттыргыч ярасын ва­кытлыча гына булса да онытып тору өчен тизрәк батальонга китеп эшкә чуму, солдатны һәм кирәкле командирларны тизрәк хәзерләп җиткереп, бу убыр оясыннан тизрәк үзебезнең якка чыгып китү генә бердән­ бер чара булып күренде аңа. Ул шунда җыена иде, әмма нәкъ шул ча­ гында аның баш очына килеп күкрәгән икенче бер коточкыч хәбәр Муса­ны бөтенләй изеп ташлады.

Кичә аны Шәфи Алмаз үз кабинетына чакыртты. Акыл өйрәтергә җыена торгандыр инде, дип уйлаган иде Муса, тик алай булып чыкма­ды. Ул кергәндә Шәфи кабинетында шактый ук таланган киемле яшь­рәк бер кеше ишеккә аркасы белән утыра иде. Муса аңа артык игъти­ бар итмәгән күк, ул кеше дә шунда ук борылып карамады.

 — Менә,—диде Шәфи аптырабрак,—яңа әсир китерделәр. Эсбижи, урыс әйтмешли. Әмма кире беткән нәрсә, теле тырнаклы, һич игә ки­терә торган түгел. Бәлки, сезне тыңлар, Муса әфәнде...

Шунда гына егет ялт борылып Мусага карады һәм, сикереп торып, «Муса аб...» дип кычкырып куйды да кинәт тотлыгып калды. Әйтерсең, аның теле тешләнде. Сикереп торганда ук йөзенә чыккан яктылык ки­нәт өреп сүндергәндәй булды. Күрешергә сузылган кулы түбән салынып төште. Күрәсең, ул Мусаны мондый шома кыяфәттә һәм бу кеше каби­нетында күрермен дип башына да китермәгән булгандыр. Шактый тыныштан соң егет яңадан телгә килде һәм сүрән генә тавыш белән «Исәнмесез, Муса әфәнде» диде дә урынына утырды.

Мусаның күкрәгенә таш белән китереп суккандай булды, хәтта тулганып та китте бугай әле ул: чөнки аның каршында Әминәнең әнисе ягыннан чыбык очы тиешле бер кардәше, ә Мусаның кече кодасы Мирхәт Лотфуллин дигән егет басып тора иде. Мирхәт, Мәскәү егете булса да, Казанда финанс институты бетергән кеше. Шул яшьлек елларында шигырь белән кызыксынып, матбугат йортындагы җыелышлардан калмыйча, язучылар дөньясы белән дә танышып йөргән иде. Институтны бетерүгә армия сафына алынуы гына аны шигырь зәхмәтеннән арындыр­ды булса кирәк. Әйе, теле тырнаклы шул Мирхәтнең. Үзе дә туры төтен­ле, принциплы, хәтта бераз кирерәк сүзле, ләкин керсез күңелле, алдау- йолдауны, хәйлә-мәкерне белми торган егет иде ул. Җитди кеше дөре­сен сөйли, дөресен эшли дип ышанучан гадәте бар аның...

Муса кече кодасы белән кул сузып күрешергә, сөйләшергә теләде, хәтта аңа таба омтылыш та ясады шикелле, ләкин горур Мирхәт кабул итмәде. Мусаның бу ниятен сизеп алгач та, аркасы белән борылып утырды. Икеләтә хурлык газабы кичерә иде ул хәзер. Бердән, шундый танылган татар шагыйренен, коммунистның, Мирхәт уенча, шулай дош­ман курчагы булып йөрүе иң зур кабахәтлек, түбәнлек, хурлык иде. Ничек ул шундый кешене яратып, аңардан поэзия серләре өйрәнеп йөрде икән?.. Икенчедән, ул аңа җизнә тиешле кеше бит әле! Монысы тагын бер хурлык! Синең якыннарың арасында шундый хыянәтче булуы нинди зур оят, кеше күзенә карый алырлык түгел! Җизнәсе шундый бәдбәхет әдәм булуга Мирхәтнең дә киләчәктә җавап тотасы булыр әле. Мәскәүдә чакта ук ишеткән иде бит, әмма ышанып бетәсе килмәгән иде, күңеле­нең кайсы почмагындадыр шик калган идее, менә хәзер үз күзләре белән күрде инде... Бу аңа үзенең пленга эләгүенә караганда да зуррак бәхетсезлек булып тоелды.

Бу егет Муса белән дә сөйләшергә теләмәгәч, Шәфи шактый вакыт аптырап, башын чайкап утырды.

— Әйттем бит, кире беткән дип. Кызыл шул, хәтта үтә кызыл, — диде ул, кәефе кырылып.— Лагерьларда Лаеш суын туйганчы эчмәгән әле, яңарак кына эләккән, Курск янындагы сугышларда гына... Үз файда­сын белми, тиле. Мин аңа нинди яхшы эш кушам: советлар финанс һәм экономикасы шартлау турында китап язарга, шул хакта газетта мәка­ләләр биреп барырга, һәйбәт гонорар түлим, яхшы язса — аерым мәкафәт тә вәгъдә итәм. Ә ул һаман үз киресен сукалый. Хәзер барыбер плен­ный инде син, эңкәш. Тәти күлмәгең барыбер пычранган!..

Егет сикереп торды һәм шулхәтле җирәнү, гөберле бакага кул тиде­рергә мәжбүр булган кеше кебек, шулхәтле чиркану төсе белән чыраен сытып, очларында нәфрәт очкыны гына калган күзләрен кысып, башын бер якка чөерде дә әйтә салды:

 — Эх сез, әдәм актыклары! Мәкинә сибеп лачын тотмакчы буласыз. Юк, чыпчык кына алдана ул фашист мәкинәсенә! Әнә бит, яныгызда то­ра: бер кызганыч һәм җирәнгеч чыпчык эләккән инде сезгә. Шул җитәр! Ә мине: хыт асыгыз, хыт сугыгыз, хыт алтыннар белән, матур фахишәләр белән күмегез, хыт тагын әллә ниләр вәгъдә итегез — сатылдым юк! Илем дошманы фашистка хезмәт иттем юк! Юк һәм юк!

Милләтеңә хезмәт итәсең, алла колы! Идел-Урал мәмләкәтенә, — диде Шәфи, кырыс тавыш белән. — Кем фашист монда? Чамалап сөй­ләш! Укымышлы кеше икән — лагерьда үлмәсен дип кенә тырышуым, җәлтәфит!

— Әллә нинди үлгән сүзләрегез белән мыскыл итмәгез мине бай аб­зый! — диде егет, һаман кабына барып. — Мин әсир булганым өчен генә сезнең алда кол түгел. Мин — Советлар Союзы гражданины! Каршыгыз­да күкрәк кагып сөйләшә алам! Төкерәм мин сезнең ярдәмегезгә!

— Чү-чү, эңкәш, бик сикермә! Кикригең тиз шиңәр монда!

— Шиңмәс! Куркыту белән генә хыянәтче ясый алмассыз! Сатылу­чының миллионларга бер генә булуы мөмкин: әнә, презренный мәкинә чыпчыгы Муса Җәлил шикелле!..

 — Мирхәт! —дип кычкырды Муса, артык түзә алмыйча. — Уйлабрак кылан!

Уйлабрак? Син сатлык җан алдындамы? Ха-ха-ха! Ә син соң уй­лап сатылдыңмы? Ватаның, хатының, балаң, туганнарың — ничә бакыр тора, әфәндем? Әллә көмеш тә бирделәрме? Һәммәсен дә сугыш давылы себереп узар, күмелеп калыр дип уйлагансыңдыр инде, куркак җан! Әмма бел,  кабахәт! Синең фашист ялчысы булуың Мәскәүдә дә, Казанда да билгеле! Моңарчы сине шагыйрь дип, татар халкының намуслы егете дип ышанган кешеләрнең ачулары яман, нәфрәтләре чиксез сиңа! Алар синең ялган җыентыкларыңны себереп, утка якканнар, балаларны алдап язган шигырьләреңне дәреслекләрдән чыгарып ташлаганнар, музыкада­гы сүзләреңне салдырып ыргытканнар! Ул гынамы соң? Синең аркаңда күпме гөнаһсыз кешеләр җәфа чигә! Күпме кешене бәхетсез иттең син? Әминә апаны Казандагы квартирасыннан куганнар, Мәскәүдәге иске бүлмәгезгә кертмәгәннәр, үзен эшкә алмыйча йөртеп, каядыр Себергә сөргәннәр. Ә Чулпан әбисендә ятим яши. Зәйнәп туганың Колымага оза-тылган. Хәдичә сеңелең, фронтта радистка булган җиреннән кайтары­лып, Түбән Тагил шәһәренә куылган. Алар көн саен, сәгать саен сине каһәрләп, кан-яшь түгәләр! Менә кем син, ялчы койрык! Халык дошма­ны син, халык дошманы! Эх, автоматым янда булса! Бер генә сиптерер идем мин синең шахшы йөрәгеңә!.. Хәер, шушы кулларым белән дә, — ул, ике кулының ун тарафка тырпайган ун бармагын тау бөркете тыр­накларыдай кәкрәйтә төшеп, Мусага таба ыргылган сыман булды, — әйе, шушы кулларым белән дә буып ыргытыр идем мин син хәшәрәтне, син кара җыланны! Тик кул пычратасым килми. Чөнки алар чиста, алар сатлык акча тотып пычранмаган, хыянәтченең үз туганнарын суйган кан­га буялмаган! Тукта, йөзеңә төкерим ичмаса мин синең! Аяз көннең яшенедәй күзеңне чыгарсын! Ләгънәт мөһере булып маңгаеңда кал­сын!  —Һәм бу зәһәр егет җан ачуы белән «лач» итеп Мусага төкереп тә җибәрде...

Мусаның күз аллары күптән үк караңгыланып, башы әйләнә, кар­шында әллә нинди вак җеннәр сикерә-сикерә бии, ә дөнья, диңгез штор­мындагы бәләкәй каек шикелле, һәлакәт хәлендә чайкала иде. Шулай да ул үзендә көч табып, читкә тайпылып өлгерде һәм үзе дә терсәген җәеп, бармакларын тырпайтып, Мирхәт өстенә ташланырга теләде. Тик шул сулышта күзенә Шәфи чалынды да Муса үзен тотып калды. Ә Шәфи Алмаз, кашларын дугаландырып, ниндидер мыскыллы ләззәт белән көлемсерәгән хәлдә, ияк керпесен сыпыргалап утыра иде. Кызык бит! Бакчи бу көзге әтәчне, күпме нәрсә ачып салды! Күпме табыш яса­ды Шәфи абзагыз! Муса әфәндегезнең койрыгы бозга каткан икән лә­ баса! Борылыр җире калмаган. Бик шәп, бик шәп!..

Шәфинең күзләреннән шуны укыды Муса һәм Мирхәткә тагын ныг­рак ачуы килде. Дошманны сөендерә бит ахмак! Әгәр бу агуларын Му­саның үз өстенә генә түккән булса, бу хәтле авыр да булмас иде. Бәлки, аңлата да алыр иде. Ә монда нишлисең?.. Үзен тотып калу, үз бармагын үзе каерып чыгару шикелле авыр булды аңа. Дошманны көлдермәскә кирәклек кенә тыеп калды аны. Юкса, бу кече коданың олы җизни буларак, яңагыннан ут күчерергә кирәк иде! Шулай да Муса бер сүзсез кала алмады, тагын нидер белергә теләде.

 — Кем төяде сиңа бу ялганны? — дип сорады ул.

Егетнең боларны аңа Төхфәт Фазлый сөйләгәнне әйтәсе килмәде. Чөнки Муса аның белән бик үк дус түгел иде бит, шулай булгач, ышан­мавы мөмкин. Ә Төхфәт абыйсының дөрес сөйләвендә Мирхәтнең шиге юк. Хәзер генә Көньяк фронттан, сугыштан кайтып төшкән капитан, коммунист һәм шундый җитди кеше, шигырь язучы, ни өчен ялган сөйлә­сен? Ул бит Муса хакында шундый хәбәр йөрүенә борчылып сөйләде, хәтта кызганулы тавыш белән. Аннары ул аны өенә алып китте, тиң күреп чәй эчертте, «Алтынчәч» афишасын күрсәтте. «Нәҗип Җиһанов операсы» диелгән. Ә «Муса Җәлил либреттосы» дигән сүзләр юк. Аның бер шигыре дә кертелмәгән дәреслек китабын да шунда күрде Мирхәт. Шулай да аның күңелендә актыккы бер өмет сүнеп җитмәгән иде әле. Ул Тәхәүдән чыгу белән Столешников тыкрыгына ашыкты. Әминә бүл­мәсен ике-өч тапкыр какса да, җавап булмады. Коридорда бер карчык күренгәч, аннан сорады. «Чулпанчик әбисендә булса кирәк, ә Нинаны белмим .» дип кенә куйды. Карчыкның бу сүзләрендә әйтелмәгән мәгъ­нә ярылып ята иде, Мирхәт аны бик яхшы төшенде, шул утны йотып яңадан фронтка китте һәм менә бу каһәр оясына үзе килеп эләкте. Ич­маса монда китермәгән булсалар, ичмаса Мусаны үзе күрмәгән булса, никадәр җиңел булыр иде аңа! Әмма юк шул, бәхетсезлеккә каршы, күрде һәм күрүе белән үк, хәтта аның аяк атлавыннан ук хыянәтче икәнен һәм бу ишәкнең койрык очын ялап көн итүен аңлап алды. Шулай булгач, аңа нинди ялган турында сорашып тору кирәк? Сатлык җанга барыбер түгелмени? Мирхәт үзенең саф теле белән ул бәндәгә аңлатма­лар биреп, вакыт әрәм итсенме? Шулай да тагын бер-ике утлы сөнге белән йөрәгенә-кадарга кирәк әле. Ул, җиңүче кыяфәте белән сул күк­рәген алгарак чыгарып, төз басты да:

— Мин Иуда түгел, туганнарымны сатмыйм, ялган белән дә сату итмим, ул бит менә синең кебек вак хыянәтчеләр һәм моның кебек карт ишәкләр эше! — дип, мыскыллы тавыш белән көлеп куйды.— Үзем беләм. Синең сатлык булуыңны ишеткәч тә, үзем тикшердем!

— Әй, дуңгыз малае! — дип кычкырды Шәфи. — Чабата телеңне тыя белмәсәң, мин сине!..

— Курыкмыйм, гаспадин! — диде егет. — Теләсәң җәһәннәм тишеге­нә илтеп тык. Әмма монда кала алмыйм, һава юк монда, сасы. Бөтене­гездән сасы көзән исе, фашист йөзгән кан исе килә... Кеше ашаучылар сез! Мине фашистка көчләп солдат итәргә маташуың өчен ничә тиен бирәләр сиңа, бай хәерче!

Мирхәт хәзер юри усаллана иде. Монда калмас өчен ни генә күрсә дә риза иде ул, күрәсең, һәм бу хәл Шәфинең тәмам җенен кузгатып җиткерде. Әле бер генә татар әсиренең дә бу кадәр кискен һәм ачы сүз­ләр белән каршылык күрсәткәне юк иде аңа.

— Тукта, дуңгыз!..

Ул, калтыранган куллары белән трубканы алып, гестапога шалты­ратты. Озак көттермәделәр. Автоматларын тотып, ике кара козгын килеп тә керде. Шәфи башын гына селкеде һәм тегеләр Мирхәтне уртага алды­лар. Егет горурлыгын югалтмады, ишеккә барышлый, башын борды да:

— Менә, Муса әфәнде, сезнең кабахәт хыянәтнең тагын бер шаһите кимеде, куаныгыз! — дип кычкырды. — Нәфрәт сезгә! Ләгънәт!..

Аны төрткәли-төрткәли алып чыгып киттеләр. Ә Муса, чыннан да көчсез, чарасыз һәм кызганыч бер чыпчыктай, корыга тимтенеп, өзгәлә­неп калды. Нинди алтын егет үзенең җүләр акылы белән үз башына җитте... «Бу минем кодам, бу һәйбәт егет, тимәгез!»—дип каршы төшеп тә, сугыш ачып та булмый бит, булмый!..

Ул, сөяге сөяккә, ите иткә аерып ташлангандай таркау гәүдәсен көч- хәл белән сөйрәп, үз бүлмәсенә чыкты да диванга ауды һәм дөнья, кая­дыр ашкынып чапкан поезд тәрәзәсеннән күренгән шикелле, күз алдын­нан тиз-тиз генә чагылып узды да кинәт өзелеп бөтенләй югалып калды .

 

V

Ул күпме шулай яткандыр, ансын һичкем белми, тик аның бүлмәсе­нә кичке якта беренче булып Гариф Шабаев килеп кергән дә, Муса йок­лый икән, дип уйлаган. Әмма кул-аякларының бөтенләй таралып ятуы, авызы ачык булса да тын алганы ишетелмәве аны өркетеп җибәргән.

Ашык-пошык эзләгәндә тамыр тибешен дә табалмый аптыраган ул. Кинәт куркуга төшеп, Шәфи кабинетына йөгереп кергән дә: «Муса үлә!» — дип кычкырган.

— Хи-хай! — дигән Шәфи. — Нәрсә булган? Әллә теге малай сүзлә­ре бәреп екканмы?..

Шулай да, Гариф бик үтенгәч, врач чакырткан. Килгән врач авыру­ны кимендә бер тәүлек кузгатмаска кушкан, йөрәк пристубы дигән. Кризис узганнан соң саклык белән генә ятакка күчерү мөмкинлеген бел­дергән. Кич һәм төне буе Гариф, Фоат, Алиш өчәүләшеп кизү торганнан соң иртәгесен Мусаны үз ятагына китереп салганнар. Шунда гына Муса күзен ачты...

Ә күзен ачкач, каршында басып торган өч дусын күрде ул. Өчесенең дә йөзе борчулы, кәефләре боек иде. Иң элек Шабаев үзенең озын буе, ягымлы күзләре белән аның баш очына иелде.

— Куркыттың, кордаш, һай куркыттың, — дип елмайды ул сөенечен яшерә алмыйча. — Бөтенләй пошаманга төшердең бит! Шаяртма әле син алай...

Алиш белән Фоатның да куанычтан авызлары ерылган иде. Муса да үзенең якын дуслары алдында тере һәм нык рухлы булып күренергә тырышты, элеккечә гамьсез көләргә теләде, ләкин барып чыкмады Па­тефон пластинкасындагы инәнең читкә сикереп, ялгыш авазлар чыгаруы шикелле генә булды ул.

— Ярый, без сине борчымыйк. — диде Алиш, — сиңа хәзер тынычлык кирәк. Ял ит.

— Ә кичкә тагын килербез, — диде Фоат, һәм алар китеп бардылар. Муса ялгыз калгач кына үз-үзен барлый башлады: чигәләреннән тимер кыршау белән кыскандай булып башы авырта, үзе туктаусыз чыңлый икән! Ә колак эчләрендә меңләгән чикерткә «чалгы кайрый». Әйтерсең, ул баш ямщик дугасына тартылган олы бер кыңгырау! Йөрәгенең итен умырып алырдай итеп нәрсәдер өзлексез талап тора, күңеленең нинди­дер бик кирәкле бер кылы өзелгән һәм дөньясының бик кадерле бер почмагы җимерелеп төшкән, шулар өчен җаны өзлексез сыкранып, боектырып тора иде. Күз алды ниндидер соры томан. Сөяк һәм бу­ ыннарның кыймылдар хәлләре дә юк. йөрәкне талый торган нәрсәнең, кысланыкы кебек, чуен җепләре бардыр, ахры: күкрәген тырнап югары күтәрелә дә шул җепләре белән богызлавын кыса, сулышын бумакчы була. Әле мондый авыруны Мусаның бер генә тапкыр да кичергәне юк иде йөрәк чыгымчылавы дигән нәрсә әнә нинди икән ул!

Кинәт теге өзелгән кыл Мусаның бәгырен тырный башлады. Калган­ нары да өзелердәй булып күңеле нечкәрде. Үксеп-үксеп елыйсы килде, күз төпләре кызды, әмма инә күзедәй яшь тамчысы да чыкмады. «Балакаем, ялгыз карлыгачым, кан бөртегем... — дип өзгәләнергә тотынды ул. — Син шулай итеп кеше кулларында ике канатсыз ятим булып кал­дыңмыни соң? Әниең дә юкмыни инде?.. Минем аркада шундый авыр газаплар чигәсезмени сез?.. Әминәкәй! Хәдичәкәй! Зәйнәп акыллым! Кичерегез мине, бер гөнаһым да юк сезнең алда!..»

Аннары, горур лачындай басып торучы Мирхәт күз алдына килде аның. Каян уйлап чыгарган ул шундый тузга язмаган ялаларны? Хәер, Мирхәт үзе уйлап чыгармас, ул андый мәкерле малай түгел. Күрәсең, нәрсәдә булса бар. Күрәсең, агулы җилләр агулы хәбәр тараткан анда... Чынлап та, аларны дошман саныйлар микәнни соң? Саныйлар инде, күрәсең. Юкса, Мирхәт алай һөҗүм итмәс иде, Муса җизнә тиешле дә кеше бит әле аңа, үз якыны. Хәер, үз якыны хаин булуына икеләтә әр­неп, икеләтә хурланып һөҗүм иткәндер ул. Әйе, очрашу форсатыннан оста файдаланды егет, дөрес эшләде. Аның урынында Муса да шулай итәр иде. Хыянәтчене атып үтер, ата алмасаң, буып үтер, буа алмасаң, телең белән үтер. Ул да мөмкин булмаса, йөзенә төкер!..

Муса уң битен мендәренә ышкып куйды. Ярый әле тимәде. Юкса, го­мер буена битендә янып торыр иде. Хыянәтче булмаса да, оныта алмас иде аны Муса! Үз гомерендә берәү дә аның битенә төкергәне юк һәм андый ихтималның булуы да мөмкин түгел, чөнки кешеләрне шул дәрәҗәдә каты рәнҗетерлек бер генә начарлык та эшләгәне юк аның.. Моңарчы юк иде дә бит, ә менә хәзер бар дип уйлыйлар икән, йөзенә дә төкерделәр... Шагыйрь йөзенә... Күктәге йолдызлар сафлыгын күңе­лендә саклап йөрткән шагыйрь йөзенә! Ә йөзеңә төкерсәләр — син нин­ди шагыйрь инде?.. Мөкатдәс җиренең бер уч туфрагын тизрәк кайтып үбүне һәм дошман утларын кичкәндә юлында егылса, шул изге туфрак­ны күкрәк ярасына басып үлүне үзе өчен иң бөек бәхет санаган бер татар җырчысын хаин ясаганнар! Кемнәр икән ул, нинди кешеләр икән? Нинди дәлилләр бар икән алар кулында?.. Илгә чыгып киткән батальон кешеләренең ичмаса берәрсе, Мәскәү яки Казанга җитеп, алар хакында бер генә авыз сүз дә әйтмәс микәнни? Арыслан кая икән соң, минем җан дустым Арыслан! Ичмаса, Бакшанов җибәргән кешеләр дә әйләнеп кайт­мады, хәбәр дә килмәде. Күрәсең, бик ерактыр, бик кыендыр, бик әйлә­нечтер туган җиргә җитү юллары!.. Ул, очар коштай, шул юлларга ом­тыла, ә аны анда хаин диләр икән...

Кинәт Чулпан белән Әминәнең, Хәдичә белән Зәйнәпнең, бөтен туганнары, таныш-белеш, дус-ишләренең, татар язучыларының һәм хәтта бөтен дөньяның шикле карашы аның йөзенә текәлгән шикелле, җавап сорый шикелле булып күренде... «Юк, туганнарым, мин хаин түгел! Ял­ган андый сүзләр, ялган! Күгәрә алмаслык яла, коточкыч яла!..» дип кайнар пышылдый-пышылдый, ихтыярсыздан акланырга тотынды ул. Булмаган гөнаһ өчен бу аклану тагын да авыррак иде. Аның йөрәге тагын хәлсезләнде, тамырларында кан бөялеп калган төсле булды...

Мусаның көннәре, төннәре шундый уй җәһәннәме эчендә алҗып уз­ды. Тәүлекләр буена йоклый алмады, башы чатнау һәм чыңлаудан тук­тамады, тамагына ашауны онытты, эчендәге ниндидер яна торган җирен сүндерергә теләгәндәй, су эчте. Йөрәге һаман калтыранып, таланып тор­ганга, җегәре кайтмады, йөзе саргаеп, кибеп калды.

 Үлсә дә барыбер шикелле тоела башлады аңа. Чөнки үкенерлек һич­ нәрсә калмады... Нәрсә калсың соң? Күкрәк сөтен имезеп үстергән анаң төсле туган илең дә сине хыянәтче итеп санагач, бу аяусыз дөньяда мө­катдәс булган нәрсә калсын?..

Иптәшләре, аның хәле чамадан тыш начар һәм куркыныч булуын күреп, Шәфи Алмаз каршына гозер белән керделәр һәм, күп ялына торгач, ун көнгә Узедомга озата алдылар.

VI

Балтик дулкыннары, сөзәк кенә уймалы-бормалы ярларга сыек-сары алтын комнар түши-түши, ялкау гына тәгәрәшеп йөриләр. Шундый дул­кыннар ясаган бәләкәй генә, матур гына ярым атауларның берсендә җәйчә, жиңелчә генә салынган берничә вилла бар. Аларны «Узедом ял йорты» дип йөртәләр. Ул «Идел-Урал» комитеты карамагына бирел­гән. Анда президент әфәнденең милли хадимнәре, хезмәтендә яхшы үр­нәк күрсәткән легион командирлары, хәтта шундыйрак солдатлары да ял итүе мөмкин. Шуның өстенә әлеге комитетка баглы немец әфәнделәр дә, теләсә кайвакытта гаиләләре белән монда килеп, бик рәхәтләнеп ял итеп китәләр...

Һаман шул эчтән яну, эчтән өзгәләнү белән изаланып, тышкы дөнья­дан бөтенләй бизгән кешенекедәй канатлары сынып төшкән Мусаны монда китергәч тә, атна буе үзгәреш кермәде. Ул, биш көн һичкая куз­ галмыйча, шул меланхолик хәлендә калды, табигать гашыйгы булуын да исеннән чыгаргандай, дөньяга күз да салмыйча, урынында ятты. Ниндидер ярым омтылыш хәлендәге саташулар, каядыр ашыгулар, кем­гәдер яшерен пышылдаулар, кемнеңдер усал һөҗүменнән  сакланулар интектереп бетерде аны. Ниһаять, алтынчы иртәдә күзләрен ачып, үзенең кайда ятканын абайларга тырышты: нинди бүлмә соң бу?.. Маңгаен җыерып озак уйланганнан соң— исенә төште: ә, әйе, Узедомга дигәннәр иде бугай...

Кинәт аның бөтен тәненә көйдергеч ток йөгергәндәй булды: туктале, нишләп ята ул монда?.. Ана бит легионга ашыгу кирәк, поляк карты янына... Урман кошларының эзен табарга... Жәй. Урман кочагы. Солдат­ларны тизрәк шунда алып китәсе иде бит ул! Юк, моннан тизрәк качу кирәк, бүген үк!.. Көтәләр бит аны, көтәләр!.. Ни җаның белән түзеп ятмак кирәк монда?

Хәтта шул минутта ук сикереп торырга теләде ул. Ниндидер җитез хәрәкәтләр белән койкасына утырды, аягүрә төшеп басты, әмма шул авыкта... аның күз алдында янә Мирхәт пәйда булды. Үзенең бөтен дәһшәтле тавышы белән:

 — Хыянәтче син! Чулпаның, Әминәң кан-яшь түгә!.. — дип кычкыра иде ул. Мусаның яшен суккандай сыгылып төшкән җансыз гәүдәсе яңа­дан койкага ауды. Әле генә кабынган якты ялкын кинәт сүнеп, аның бөтен аң дөньясында олы бер уйсызлык, тубалдай олы бушлык хасил булды. Сәгатьләр буена сузылган шул олы бушлык аның кайда ятуын гына түгел, хәтта дөньяда яшәвен дә оныттырган кебек тоелды. Тик телендә, акыл иркеннән тыш, ниндидер мәгънәсез сүз өзекләре генә ка­ батлана иде: бетте хәзер барыбер... Кем ышансын барыбер. Яңгыры бер— кары бер.. Карасы бер — агы бер... Ачысы бер — балы бер. Барыбер... Шул гамьсез ритмик тезмәләр аның колак төбендә тукмак суккандай биеп торалар. Бу аяусыз тукмаклар аның рухын гына түгел, хәтта тәнен дә тукмаклап үтерәләр кебек.

Әмма кеше алай гына үлми икән, һәм бар дөньясыннан йөз чөереп, җирдәге тумрандай хәрәкәтсез генә ята да алмый икән. Муса да, шушы авыр кризисны бик авыр кичергәннән соң, әкренләп урыныннан кузгала, тәрәзәгә килә, тыштагы агач яфракларының селкенүе белән әз генә булса да кызыксына башлады. Сигезенче көнне Муса һавага чыгып, яр буена таба атлады. Аны гына көткәндәй йөгерешеп, куанычлы әһәң бе­лән куыша-куыша каршына килгән дулкыннар, кояш нурында уйнаган көмеш яллары белән күзләрен камаштырып, аны яңадан гашыйк итте­ләр. Соргылт-зәңгәр сулы бу Төньяк диңгезенең кырыс көләчлеге аның йөзенә дә килеп ятты һәм Муса күп көннәрдән бирле беренче тапкыр сүлпән генә көлемсерәп куйды. Тез буыннарының, йөрәгенең һәм бөтен гәүдәсенең әле һаман җегәре юк иде. Яр буендагы терәкле яшел эскә­миягә утырды да шаян дулкыннарның тәгәрәп уйнауларына карап оны­тылды. Балтик өстеннән искән әкрен җил белән ниндидер йод исе ка­тыш тозлы һәм диңгез йоннары аралашкан һава килеп, үзенең татлы җиңеллеге, сәрхуш иткеч рәхәтлеге белән аны йокымсыратып җибәрде. Бөтен тәнен рәхәт бер ою сарды. Күпме тәүлекләрдән бирле йокы күрмәгән Муса тиз генә бүлмәсенә юнәлде: изрәп бер йокларга теләгән иде ул, ләкин, кереп урынына чуму белән, йокы дигәне тагын качты: күз кабакларына яңадан шырпы терәткәндәй булды...

Әдәм баласы ни өчен яши җирдә?.. Мәңгелек сөаль... Ә шулай да — ни өчен? Хыянәтче!— дигән исем күтәрер өченме?! Кая синең туган илең, Чулпаның, Әминәң моннан соң? Кая синең йөрәгеңнән сыгып алган җырларың? Хәтта монда да,  дошманнан кача-поса язып, яшереп, саклап йөрткән булдың— кем өчен? Кемгә кирәк алар? Кем басып чы­гарсын аларны? Ә йөрәк каның белән язылган шул җырларың дөнья күрмәгәч, яшәүнең нинди мәгънәсе бар?!

Береннән-бере аяусыз булган мондый сораулар Мусаның бәгырен ки­сүдән һаман туктамыйлар. Ә төн килсә, хәрефләре ниндидер куркыныч ут белән язылган «хәянәтче!» дигән сүз, кинәт өстенә ыргылып, гөлт! итеп кабыныр да, Мусаны бер секундта яндырып көл итәр кебек тоела.

Бу каһәрле төннең әшәке саташуларын көч-хәл белән уздырып, ир­тәнге яктыга күзләрен ачканда: «Юк, ышанма!.. Син ышанма Әминәкәй! Син ышанма, Чулпан!..» — дип пышылдый иде ул. Көндез үзен тагын диңгез ярына чыгарга мәҗбүр итеп, җылы ком өстендә аксыл-зәңгәр күккә карап яткан килеш тагын шул ук уйларын кабатлады. «Син ышанма, бәгырем... хәбәр китерсәләр... Хыянәтче булган дисәләр... Һай юк, юк, юк! Ул сүзне хәтта телгә алуы да әҗәл!..»

Ерак күк йөзе аеруча матурланып, күзне кисми торган йомшак зәң­гәр төскә төренгәндәй булды. Әллә нинди тылсымлы яктылар уйнап кү­ңелен кузгатып җибәрде, ниндидер җиңеллек иңгәндәй тоелды. Нәрсә бу? Әллә, чыннан да, күкнең сихри серле яшерен капусы булып, шул ачылдымы? Юк бу илаһи матурлык — кешенең үз эченнән күккә күтәре­лүче илһам көче иде. Ничәмә көн һәм төннәр буена интектергән эчке газапларның, әрнү һәм өзгәләнүләрнең, йөрәк һәм тән талануларның бе­ ренче авазы булып яңгырыйсы шигырьнең беренче юллары туа башлавы иде бу. Муса түшенә әйләнеп ятты да бер коры чыбык очы белән ком өстенә ниндидер бизәкләр чигәргә тотынды. Әгәр аның артында икенче бер кеше басып торса, ул, һичшиксез, бу чигешләрдән мондый сүзләрне укыр иде.

Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,

 «Алмаштырган илен» дисәләр,

 Син ышанма, бәгырем!

Мондый сүзне Дуслар әйтмәс, мине сөйсәләр..

Моңарчы аны авырлыгы белән басып һәм изеп килгән бушлык кая­дыр чигенгәндәй булды. Колак төбендә өзлексез чеңләгән миллион чи­керткәләр дә үлән төпләренә качтылар шикелле. Дөнья тынып калды һәм ниндидер якты хисләр, язгы гөрләвектәй уйлар агыла башлавы сизелде. Мусага кәгазь һәм каләм кирәк булды. Ул бүлмәсенә йөгерде, өстәл тарт­масыннан очраклы бер кәгазь кисәге табып, ач кеше кабалана-кабалана ашка ташлангандай, язарга тотынды:

Байрагыма каным белән язган

 Антым чакыра алга барырга,

Хакым бармы минем абынырга,

Хакым бармы арып калырга?..

Әмма бу газаплы ләззәт эчендә озак онытылу аңа насыйп булмады. Бары тик шигырь күбәләкләре генә очып йөргән тын һәм җыйнак бүл­мәнең ишеген кинәт киереп ачып җибәрделәр. Бусагада курортча олы чәчәкле чуар киемнәрдән Мага ханым белән аның күләгәсе Шәфи Алмаз күренде. Алар артында җирән Унгляубе һәм элеп киптергән профессор Менде белән фраулары басып тора иде. Болар гына да түгел, акварель белән ясап куйгандай сыек зәңгәр күзле, арыш саламы чәчле фрейлейн Матильда да, үтүкләгән керфекләрен түбән сирпеп, чак кына елмая иде әле анда, һай, кирәкле кишер яфраклары! Һәммәсе дә борчылу күрсә­теп, кәҗүнни йомшаклык белән генә Мусаның хәлен сораштылар, тизрәк савыгу теләделәр һәм үзләренең монда президент сайлау өчен референ­дум уздыру шикелле мөһим эш белән килүләрен, Мусаның да бик кирәк булачагын әйттеләр. Ярый әле, озак тормадылар. Шулай да Мусаның бүлмәсе яман тынчуланып калгандай булды. Ул, алар чыгып киткәч, ишеген элде дә, диңгезгә караган тәрәзәсен киң итеп ачып җибәрде. Диңгезнең сагышлы да, кодрәтле дә тирән сулышы ишетелде. Муса яңадан эшкә утырды. Ләкин әле генә хөкем сөргән рәхәт тынычлыгы, кул белән бәреп төшергән фарфор уенчыктай челпәрәмә килде, әле генә сабыйларча кеткелдәшеп агылган якты гөрләвекләр дә, баш очында уйнаган матур ак күбәләкләр дә кинәт кенә юкка чыктылар. Ул яңадан ыңгырашып урынына капланды...

Иртәгесен Узедомда атлаган саен яңа кешеләр күренә башлады. Легионның Польша белән Германиядәге бүлекчәләреннән генә түгел, хәтта Бельгия, Голландия шикелле ерак җирләрдән дә гаскәри вәкил­ләр бар иде монда. Муса үзенең күп кенә таныш командирларын, пропа­гандистларын һәм врачларын очратты алар арасында. Кичкә таба леги­оннан тулы составы белән музыкаль капелла, артистлар труппасы һәм пропагандистлар взводы килеп төште. Шәфи Алмаз нәрсәдер маташтырмакчы була, күрәсең. Әйдә, кылана бирсен, әмма Мусага үзенең дуслары белән көтмәгәндә күрешү зур куаныч китерде. Бик сагынган икән үзләрен! Кормашнымы, Рушатовнымы — кайсын гына кочакласа да үз иде, якын иде. Алар да сагынышканнар икән, диңгез комында Муса­ны түгәрәк эченә алып яттылар да пешкәкли башладылар: «Кая югал­дың син? Нәрсә булды сиңа? Ник тизрәк килмисең? Бу нинди курорт? Ник кызган тимерне суытабыз? Урман чакыра, туган ил кулын суза — ә без?..»

Муса тирләп чыкты. Үзенең бөтен фаҗигасен әйтеп бирә алмавына үкенде. Әмма шулай да рәхәт булып китте аңа. Җилкәсен басып торган авыр таш өемнәре җимерелеп төшкәндәй тоелды, үзендә җиңеллек сизә башлавын аңлады ул. Төшке аштан соң ялга яту белән, бу хәле аның алдына яңа сорау куйды: нишләргә соң, нишләргә?! Элек шул хәтле дәрт белән янып-көеп алып барган эшеңне хәзер дә дәвам итүнең мәгъ­нәсе бармы?.. Эшләгән эшең ап-ачык ярылып ятса да — сиңа ышанмасалар? Сине барыбер хыянәтче санасалар?.. Хыянәтче... Хатының, ба­лаң, туганнарың...

Мусаның, муенына тыгыз бау кидергән кебек, тагын тыны кысылды. Мендәрдә яткан башына урын тапмагандай, әле бер якка, әле икенче якка ташланды. Ахыр түземен жуеп, торып утырды. Тәрәзә каршына ки­леп, аны ачып җибәрде. Шунда ук аның тар бүлмәсенә диңгез шавы, дулкыннар җыры тулды. Акчарлак канатлары да җитмәс ерак киңлек­ләрдән ниндидер мәһабәт көчләр килеп кергән шикелле булды. Аның күңеле әллә кайларга китеп барды. О, ирекле стихия! Сиңа кемнәр генә сокланмаган да, кемнәр генә гашыйк түгел! Лорд Байрон да үзенең бунтарь йөрәге белән гомере буе сине җырлаган. Ак төннәр каласы  Пе­тербургта туган гарәп орлыгы Александр Пушкин да, Кырым кыяларын­нан карый-карый, сиңа гашыйк булган. Ул бөек затларның чикләнмәс хисләренә синең иксез-чиксез киңлекләрең, ихтимал, бик тәңгәл килгән­дер. Әмма гади кешеләр дә синең гүзәл мәһабәтлегеңә табына беләләр. Менә, татарның тыйнак бер шагыйре, бәләкәй генә Муса да синең кар­шыңда басып тора, ул да сиңа гашыйк. Ул да синең мәнге туктамас җырларыңа, чиге булмаган еракларга, иреккә чакыруыңа канатлы кош­тай ияреп очарга тора! Аның да ирек сөя торган тынгысыз йөрәге бар. Ә хәзер ул йөрәкнең бәләкәй иясенә шундый авыр, шундый кыен, ул үзен кая куярга, кайсы кыя башыннан кай чоңгылга ыргытырга белми... Аны хыянәтче дип атаганнар, илен саткан кеше дип. Шул мәһабәт диң­гезләрен, шул матур урман-кырларын дошман кулына биргән бәндә дип йөртәләр икән... Моңа ничек түзмәк кирәк? О, ирекле стихия, моңа ничек түзмәк кирәк?! Көмеш тузаныдай вак кына тамчылары җилләр белән битләренә килеп бәрелсә, Чулпанының күз яшьләредер кебек тоела. Синең мәңге тынмас сулышың ярларга килеп сугылганда, Әминә­сенең һәм кыз туганнарының аһ-зары булып ишетелә. Авыр! Бер генә почмакта да инә күзедәй якты бер нокта күренмәгән таш караңгы­лык баскан кебек, авыр аңа. О, ирекле стихия, моңа ничек түзмәк ки­рәк? Киңәш бир син аңа, киңәш бир!

Ул шулай озак басып торды. Диңгез һаман сагышлы да, көчле дә итеп сулавыннан туктамады, шаян дулкыннар һаман уйный-уйный йө­герешеп ярларга килделәр дә, озын ак ефәк итәкләрен ком өстенә су­зып, кире чигенделәр. Көлештеләр, чупылдаштылар, үбештеләр. Ниһа­ять, мең колачлы стихия үзенең иң куәтле бер дулкынын сөзәк ком өстенә, Мусага таба якын ук тәгәрәтеп китерде дә телгә килгәндәй бул­ ды:

— Чык дөньяга! — дип кычкырды шикелле ул. — Ияр дулкыннарга!

Әнә шул ак ялларына ябышып чап! Юлыңны дәвам ит!.. Диңгезне, оке­анны боз каплый алмый! Нинди генә кургаш болытлар, калын томаннар күкне сармасын — кояш барыбер чыгып, диңгезгә карый!.. Алтын тутыкмый!., йөрәкнең чын ялкынын һичбер боз суы сүндерә ал­мый!..

Муса сискәнеп куйды. Каян килә бу? Әллә үз уйларына шулай та­выш керәме соң?.. Чыннан да, тукталып калу мөмкинме? Гел аның үз язмышы киләчәктә шуный фаҗига белән, шундый кара тамга белән чикләнсен, гел ул әллә нинди җәзалар да күрсен, әмма ничәмә мең кешенең язмышы бар бит әле! Алар шушында дошман коралы булып калсынмы? Алар да шул «хыянәтче» дигән кара исемгә дучар булсын­ мы?.. Юк, мөмкин түгел!.. «Тугры эш туксан елдан соң да югалмас!» дигән мәкаль булырга тиеш халык телендә!..

Каршындагы мәһабәт стихия белән бергә кушылган күңел түрен­нән шундый җавап килде Мусага. Ул, иңбашларын киереп, тирән һәм рәхәт бер сулыш алды. Аңа хәзер дусларының йөзенә туры карау бая­гыча кыен булмаячак иде. Аның хәзер йөрәге дә, рухы да яңадан са­выгып җитте шикелле, ул хәзер иртәгесен үк солдат янына китәргә тиеш!..

VIII

Референдум буласы көнне Познаньнан Һадиев белән Акъегетов та килде. Һадиев, иң беренче эше итеп, Шәфи Алмазны күрергә ашыкты һәм үзенең бик кыен хәлдә калуын әйтте.

— Нинди кыен хәл тагы? —дип гаҗәпләнде Шәфи.

 — Сезне яклап тавыш бирүе кыен, — диде Һадиев, аяк өстендә таптанып.

— Алайса син каршы?

— Юк, каршы да түгел түгелен... Сез яхшы кеше... Ләкин уңайсыз бит... Гаеп итәрләр... Кайчандыр фирка кешесе булган Һадиев Шәфине яклый, дип уйлар Муса... Бу бик куркыныч хәл...

Шәфи кычкырып көлеп җибәрде. Шомарган табанлы чана шикелле як- якка салулый-салулый көлде.

 — И, куян, куркак куян, чулак куян! — дип такмаклады ул.

— Ә бе­ләсеңме нәрсә?.. — Шәфи-берничә секундка тукталып калды «Тукта, аяктан егыйм әле бу тинтәкне!»—дип уйлады ул. Һәм бик мөһим та­ выш белән әйтеп салды; — Беләсең килсә, Муса әфәнде үзе дә миңа тавыш бирә! Һәм ачыктан-ачык!..

 — Кит аннан! — дип кычкырды Һадиев һәм, чынлап та, төсләре агарынып, баскан җирендә чайкалып китте. — Ышануы кыен. Берәр хәйләсе бардыр... Шулай да мин... рөхсәт итсәгез... репутация бит..

— Үләт син! —дип мыскыл итте аны Шәфи. — Белмисең Муса әфән­дене! Ярар, бар, ычкын! Синең тавыш кына мине батырмас та, калкыт­ мас та! — Һәм сулагай кулын ишеккә таба селтәде...

Берлинда калган комитет хадимнәре белән редакция кешеләре дә килеп төште. Муса бүлмәсенә, шау-гөр көлешеп, Абдулла Алиш, Гариф Шабаев, Фоат Булатов һәм Әхмәт Симай килеп керде. Муса аларны кул чәбәкләп каршы алды. Кочак җәеп сагынулы күрешүләр, шаян сүзләр китте.

— Абау, егетләр, сез, ахры, бөтен оягыз белән купкансыз, бөтен тавык-чебешләрегез белән! — диде Муса.— Әллә Берлинга десант тө­шерделәрме?

 — Озакламый ул көн дә житәр, алла бирса! —диде Әхмәт Симай,— ходайдан көн-төн сорыйбыз, тик аның карт жәбраиле Черчилль хәзрәт­ләре генә ашыкмый.

 — Фәрештәләре парашут ямый, имеш,— дип өстәде Фоат, җитди төс белән. — Җитми ди. Шул ямау беткәч тә, десант төшәчәк, ди.

— Черчилль ашыкмас ул, — дип кул селтәде Гариф. — «Чау-чау» эте шикелле, мамык мендәр өстендә генә премьерлык итә ул...

 — Я, Әхмәт дус, синең хәлләр ничек соң, исән-сау терелдеңме? дип сорады Муса.

— Шөкер. Ярый берчәк.— Әхмәтнең йөзе артык ачылмады.— Үзегез ничек?

Муса диңгез җилләрен мактады. Бүлмәсендә йоклый алмый интексә, диңгез ярына чыгып, йөзен җилгә каршы куеп утыруын һәм, уңмаган балыкчы шикелле, тиз арада изрәп китүен сөйләп көлдерде. Аннары җитди сүзгә тотындылар. Бүген референдум буласы барына да мәгълүм иде.

Егетләр нинди позиция тоту мәсьәләсен үзләре үк күтәрделәр. Ә Муса туп-туры җавап бирде:

 — Шәфине яклап тавыш бирәбез, егетләр. Бу сүз иң элек Симайны бәреп екты:

— Атакаем, ах! — дип кычкырды ул, күкрәген тотып.

— Шул аракы мичкәсенме?

— Шул апсатар маклернымы?

 — Шул әрекмән колаклы ишәкнеме? — дип, башкалар да шаккатты

— Әйе, дусларым —диде Муса көлемсерәп. — Нәкъ шул шәп сый­фатлары өчен!

Егетләр аптырашта калдылар. Барысының да сораулы карашы Муса­га төбәлгән иде.

— Ничегрәк аңлатырга икән сезгә?.. Шулай да үзегез уйлап карагыз әле. — диде ул.

Иптәшләре тагын тын калдылар. Алар барсы да Шәфигә каршы һәм Мусаның да шул фикердә икәнен беләләр иде. Шулай булгач, җае кил­гәндә ул ахмакны очырырга кирәк ләбаса! Ә шуннан соң?.. Димәк, Гаяз Исхакыйны куярга? Юк, ул да ярый торган бәндә түгел. Ә соң кемне?.. Алай булгач, Мусаны? Алишны? Фоатны яки Гариф Шабаевны? Ә ничек итеп коммунистлар немец куйган президент була ала?.. Яхшы, Муса бул­ды ди. Ә нишли ул анда? Нәрсә ул комитет? Нәрсә ул «президент»?

Фикция түгелме соң алар?.. Курчак уены?..

Беренче булып Алиш сүз ачты. — Акбай белән Сарбай проблемасы икән бу, бер уйласаң. — диде ул. — Ике чабата — бер кием, икесенә — бер тиен.

Әмма егетләрнең бик тиз килешәсе килмәде. Шәфине яклап тавыш бирү дигән сүз үзе генә дә коточкыч әшәке яңгырый иде. Ничек кулың күтәрелсен шул пычрак эшкә? Әхмәт Симаев аеруча нык каршы торды. Ул Шәфинең гырылдавыгын тартып өзәргә кирәклекне әйтте, хәтта Муса­дан шикләнә башлавын белдерде. Монда озак ятып, сыйнфый сизгерле­ ге томалана башламаганмы, янәсе.

 — Алай булса, әйтегез әле, егетләр, — диде Муса, кыза төшеп.— Сез шул «Идел-Урал» штатларының хәзерге Татарстан һәм Башкортстан җирләренә, гомумән. Идел буена барып утыруына ышанасызмы, юкмы?

Иптәшләренең хәтере калды. Бигрәк малайсыта инде. Ләкин эчлә­ренә йоттылар. Авыру кеше бит...

— Юк, әлбәттә! — диде Фоат, — андый хәлгә төшмәдек әле. — Андый хәлгә төшсәк, бик аяныч булыр идек,— дип өстәде Шабаев.— Егыл да үл аннары.

— Мин дә ышанмыйм, — диде Муса, яңадан көлемсерәп.

 — Дөрес, моннан ярты ел элек куркынырга да урын бар иде. Әмма хәзер инде немецның яңадан Иделгә әйләнеп чыгуы, Татарстан җиренә таба атла­вы —тузга язмаган әкият кенә. Уйдан сызылган ул хәл! Димәкки,  ул җирләрдә әлеге «штатлар»нын булуы да мөмкин түгел. Ә инде немец кәгазендә яшисе «мәмләкәт»нең агач президенты кем булса да — барыбер түгелмени? Ләкин Шәфи безнең өчен зыянсызрак. Чөнки сукыррак ул.

Безнең эш майлаган күк тәгәрәсен өчен түрәнең нәкъ әнә шундый күз­ ле бүкәне кирәк. Алай да әле бу эш ныклы маскировка сорый. Ә Гаяз Исхакый — әдип кенә түгел, минем аңлавымча, бик озын сәяси фахишә дә ул. Теләсә канда борынын тыга башлар... Аңлаштыкмы, дуслар?

Аңлаштык, аңлаштык,— диде Алиш көлеп. — Мәсьәлә ачык.

Ә мәсьәлә ачык булса, хәзер үк үзебезнең егетләр аравына тара­лыгыз да Шәфине якларга кушыгыз. Аңлатыгыз, аңа тавыш бирсеннәр.

Стало быть, Шәфи агентлары белән бер үк позициядә агитлыйбыз?— диде Симаев, әле һаман риза булып бетмичә. Ничек соң бу большевиклар Думада патшаны яклап чыкмадылар икән? Алар өчен маскировка тагын да ныграк кирәк булган бит...

 О-о,—дип куйды Муса, — ерактан каерасың! Әмма пәри башка, җен башка, дустым. Россия Думасындагы большевиклар үз илләрендә көрәш алып барганнар. Ә без — чит илдә, фәкать үз әсирләребез ара­сында гына! Хәер, юкка бәхәсләшмик. Әхмәт дус, аңлаштык бит инде...

Егетләр чыгып киттеләр. Һәр кайсы үзенең таныш-белешләренә юнәл­де. Тик Симай гына ашыкмады. Ул диңгез ярына таба атлады, ялгыз уйланып йөрде. Болар һәммәсе дә вак нәрсә булып күренде аңа. Чын мәгънәсендәге олы һәм куркынычлы эшләр белән мәшгуль булмавына пошынды ул. Колач җәярлек, десантчы йөрәге канәгатьләнерлек эш юк! Дөресен генә әйткәндә, Гитлерны үтерү планы аның башында әле һаман уйнаклап йөри иде. Менә ичмаса эш! Кызыклы да, куркыныч та, масш­ таблы да. Бөтен дөнья шаулаячак. Саниянең эше дә үзенең куркынычлы­гы белән матур һәм мавыктыргыч булып күренде аңа. Тик менә ахыры болай булып бетәсен генә уйлап җиткерә алмады шул. Хәер, уйлап җиткерсә дә, Санияне барыбер тотып калмаган булыр иде. Әхмәтнең чын күңелдән сөйгән кызы шундый бөек эшкә бара икән — бу бит ис­ киткеч горурлык! Әхмәт моның өчен аңа үзе канат бирер иде! Һәм шу­лай итте дә. Ул аңа ак юл теләп, бәхет теләп, уңышлык һәм батырлык теләп озатып калды. Тик үзе генә ияреп бара алмады, чөнки завод це­хына үтү ана мөмкин түгел иде. Эх, үзе дә шунда булса ул, батыр Саниясенә җил дә тидертмәс иде! Хыялларның биегенә, саф мәрмәренә генә баса торган ак бөркет, пакъ бөркет, яшь бөркет иде аның сөйгәне! Яз кояшыннан килгән ялкын иде ул, җәй болыннарыннан килгән ягымлы җылы иде ул, гөлләр бакчасыннан килгән сайрар былбыл иде ул! Сания үз юлын шундый зур һәм матур эш белән тәмамлады. Аның Әхмәткәенә дә шундый ук колач җәя торган, Саниясенә лаеклы була торган эш кирәк!..

IX

Тавыш салу үзенчә бик «ирекле» эшләнде. Анда Шәфи дә, немецлар да катнашмады, тик Унгляубе әфәнде ачып кына җибәрде. Немецларның бик киң демократия яклы булуы турында бер кырык минут нотык сөй­ләгәч, ул да чыгып китте. Залда аның яңа әтүтәне Солтан дигән егет кенә калды. Бу әдәм кайчандыр Совет вузы бетергән, немецчаны бик яхшы белгән һәм үз тирәсен караңгы билгесезлек белән ураган бер шә­хес иде. Дуслары да, ачык дошманы да юк кебек. Башта Шәфидә йөрсә, хәзер Унгляубе әтүтәне булып китте, аңа бик тырышып хезмәт итүен күр­сәтте. Чөнки Шәфи урынына үзе утырасы килә, имеш, аның. Шушы кеше бюллетень биреп, исемлеккә билге ясап утырды. Кәгазьләр ак һәм зәңгәр төстә иде. Агы Шәфине яклый, зәңгәре — каршы килә, һәркем шул ике кәгазьне ала да, алгы башка корылган плюш чаршау артына керә. Анда ике әрҗә. Әрҗәләр янына, сакчы булып, мылтыклы Хәнәфин баскан, тәртип саклый, янәсе. Әмма бу әдәм дә Шәфинең бик тырыш ялчысы булганга күрә, монда нәрсә өчен куелуы һәркемгә билгеле иде.

Бик күпләр, зәңгәреннән бөтенләй баш тартып, акны гына алалар да көлә-көлә әрҗәгә төшерәләр. Бер кырыйда, концерт залының зур тәрәзәсенә каршы басып, Рәфикъ Гыйльфан тора. Аның прожекторлы фотоаппараты муенына эленгән, һәм ул үзенә кирәкле кадрларны «челт-челт» сугып кына бара. Муса белән Алиш та, Фоат белән Гариф та, өстәл янына дүртәве бергә килеп, ак бюллетень генә алдылар.Фоат гадәтенчә уен-көлке сүзгә бирелде.

— Мәңгәрләрнең йорты зәңгәр, ничек зәңгәрләгәннәр. Күпме кәгазь әрәм була, ничек жәлләмәгәннәр икән? — дигән булды. Алар, ак кәгазь­ ләрен һәркемгә күрсәтергә теләгәндәй өстә тотып, әрҗәгә таба атлады­лар. Моны күреп торган Рәфикъ шаккатып, тетрәнеп китте һәм тиз генә аппаратын «гөлт» яндырып, челтләтеп алды. Аның белән генә канәгать­ләнмичә, җәһәт кенә каршыларына чыкты да тагын бер «гөлт» иттерде.

 — Менә бәхет,— диде Фоат, шул ук шаян тавыш белән, — мәңге­леккә дә кереп калдык! Безне хәзер тарих битләреннән чыра пычагы белән дә кырып ташлый алмыйлар инде!

— Иртән көлгән бала кичен илау сала, дигәннәр. Ашыкма, — диде Рәфикъ, — күп көлеп авызың кыйшаймасын!

 — Кыек авыз — туры сүз, сукыр булса мескен күз, — дип, Фоат тагын нәрсәдер кыстырмакчы булган иде, тик Муса тып-тын гына аның җиңеннән тартты, һәм алар, кәгазьләрне әрҗәгә төшерделәр дә, зал­дан чыгып киттеләр. Алар артыннан ук Әхмәт Симай сикереп торды да «Барысы да күрсен!» дигәндәй, зәңгәр кәгазь алып өскә күтәрде дә чаршауга таба юнәлде. Рәфикъ аны да ике тапкыр төшереп алды. Әмма аның аппараты төсле фото бирә алмый иде. Тегеләрдән ничек аерырга соң моны? Ул шуның өчен борчылып куйды. Әхмәт чаршау артыннан чыккач, аппаратын аңа кидерде дә ничек турыларга һәм ничек челтләтергә өйрәтте. Аннары үзе дә, зәңгәр кәгазь алып, рәсемгә төште һәм әрҗәгә илтеп салды. Алар икәүләшеп чыгып киттеләр. Залда булган­нарның кайберләре елмаеп калды. Карип тә, блокнотына нәрсәдер төрткәләп, шунда утыра иде. Аның исе китте. Ничек инде бу? Симай гел тегеләр белән иде, аерылды микәнни? Рәфикъ белән яңа союз төзеде микәнни? Шәп бу, бик шәп. Араларына тагын да зуррак чөй сугарга, ә бу икесе белән бик нык дусланып алырга кирәк!..

«Президент сайлау» уены озакламый тәмам булды. Кичке сигездә концерт башланырга тиеш иде, халык шунда җыелгач, аның нәтиҗәсен дә игълан иттеләр. Бары тик ике генә тавыш каршы булып, калганнар бөтенесе дә Шәфине яклаганнар булып чыкты. Бу кыска утырышны тагын да Унгляубе әфәнде алып барды. Калган немецлар да, Шәфи үзе дә шунда иде. Ул үзенә беравыздан тавыш биргән кешеләргә бик күп рәхмәтләр укыды. Инде легион җәмәгатьчелеге болан олуглагач, карт булса да бирешмичә, барлык көчен сарыф итеп эшләячәген әйтте. Аның очлы кабаксыманрак башы, чыннан да, күккә тигән иде. Чөнки моңарчы әле ул немецлар билгеләгән бер шәхес кенә булса, хәзер инде солдат сайлап куйган президент! Легионның төрле бүлекчәләреннән килгән вәкилләр аны яклап тавыш бирделәр, бу инде бөтенләй икенче төрле кәттәфи! Монда хәзер аяк терәп сөйләшергә була! Шәфинең кү­ңеле бик түгәрәк, дәртләре бик почмакланган иде бу минутта. Симай белән Рәфикъның каршы тавыш бирүен аңа җиткергән булсалар да, аларга да кырын караш ташламады. Һәркемгә, һәр тарафка дустанә елмаерга тырышты, концерт караганнан соң «милли чәй» булачагын әйтеп, һәркемне шунда чакырды.

 Музыкаль капелланың репертуарында булган бөтен нәрсәләрне башкарырга һәм яңаларны да өстәргә кушылган иде. Концерт бай һәм катлаулы булып барды. Фәхри Димски үзенең хәтфә баритон тавышы белән «Кара урманны», «Иршат белән Гөлшат»ны һәм Муса язып биргән маршларны җырлады. Тыңлаучылар ташкындай алкышлар белән аны кат-кат чыгарып, тирләтеп, карлыктырып бетерә яздылар. Нигәдер әсәренгән яки гаҗәпләнгән кыяфәтле, көләч күзле, шактый озын муен­лы бу егет һәммә кешедә дуслык тойгысы тудыра, үзен яраттыра иде. Ул кат-кат гафу үтенеп, озын муенын алга суза төшеп, бармагы белән бугаз төерен күрсәткәч кенә, тагын бер шаулашып көлделәр дә чакыру­дан туктадылар. Иң ахырдан Кылычбай чыкты. Аны да исертеп бетер­деләр. Ул бүген башкортча яңа бер җыр башкарып, залдагыларны бөтенләй шаштырды. Кул чабу гына түгел, аяк дөбердәтеп, кабатлауны сорадылар. Бәләкәй генә Киекбаев үзенең бүрәнкә авызыннан чыккан олы бас тавыш белән тагын җырлап җибәрде:

Һай элмәклек, элмәклек,

 Элмәле дә тундарзы

Бит без кимәнек.

Әллә яшьлек, әллә исәрлек,

Узган гомерзәрзе лә

Бит без һизмәнек.

Ат дагаһыз йөрәмәй,

Һуза көмеш эремәй.

 Йәннем, мин йөгереп сыккан,

Нисек йәнең эремәй?

Аппак икән, йомшак икән

Йәниемден кулдары.

Салауат күпере кеүек

Һуга барган юлдары!..

Нәкъ шушы вакытта Муса бүлмәсендә оешманың киңәйтелгән уты­рышы бара иде. Монда, Берлиндагы биш кеше белән бергә, икенче батальоннан Харис Уразаев белән Бикмулла «хәзрәт» Җиһаншин, өченче батальоннан Кормаш белән Рушатов катнашалар, өстәлгә са­мавыр белән чәй китерелгән һәм кызыл эчемлекләр дә куелган иде.

Иң элек алар Әхмәт Симайны пешкәкләп алдылар. Аның Шәфигә каршы шундый «гайрәтле» чыгышыннан бик каты көлделәр, вак пар­тизанчылык дип атадылар. Бу юлы Фоат тик кенә утырды, ләкин Гариф Шабаевның бик ачуы килгән иде.

 — Малайлык бит бу, дустым,— диде ул, олыларча салмак тавыш белән.— Ник кеше көлдерергә? Син бер үзең тәрәзә ватып, башкалар­ны шаккатырмакчы булдың инде, янәсе. Ә нәтиҗәдә нәрсә? — Ике кар­шы! Сиңа алдан ук әйтелде бит: булмаган патшалыкның башында эт утырса да, бет утырса да барыбер диелде. Алайса син ул патшалыкның булуына ышанасың? Алайса син Идел-Урал буйларына нимесләр ки­леп, Шәфине патша итеп куя, дип уйлыйсың? Алайса сине оешмадан шуытырга кирәк?..

 — Уйламыйм, берсен дә уйламыйм,— диде Әхмәт, сикереп торып.— Нигә алайга борасың? Минем йөрәгем түзми, күңел ярсый. Менә шуңа чыдый алмыйча, каршы тавыш биргән булдым. Эш бирегез миңа, кы­енрак эш!..

Барысы да Симайга үзенең ризасызлыгын белдерде. Муса да арага мондый башбаштаклык кертүне яратмады. Симайның үзенә тапшы­рылган эшне бәләкәйсенмичә эшләвен таләп итте.

 — Озакламый рота командиры булырсың, менә шуңа колач җәярсең, — диде ул. — Шуңа хәзерлән! — Аннары Муса иптәшләренә карады.— Бу юлга Симай мәсьәләсенә шушында тыныш куймыйкмы?— дип сорады.— Ул аңлар безне...

Каршы килүче булмады. Симайның борчулы йөзе кинәт яктырып китте. Мөлдерәмә елтыраган күзләре белән бөтенесен бер әйләнеп чыкты.

 — Канаткайларым! — дип куйды ул. Аның үзенә дә читен иде. Акыл кушканга гына сыя алмый шул аның холкы, ничек тә үзенчә кы­ланып ташлый. Соңыннан үкенергә туры килә, тик эш узган булла. Бу юлы да шул дошманга нәфрәтен генә белдерергә теләде бит ул, яклау­чы булып кулы күтәрелмәде. Әмма әнә нәрсә килеп чыкты...

Моннан соң Уразаев белән Кормаш батальоннарындагы хәл турын­да сөйләделәр. Беренче батальон вакыйгасыннан соң немецлар винтов­ка һәм пулеметларны җыеп бикләгәч, солдатны агач мылтык белән өй­рәтә башлаганнар. Бик нык күзәтүләр киткән, батальоннардагы геста­ по козгыннарының тыз-быз чабуы, төн буе йөренүләре көчәйгән. Лис­товкалар ябыштыру бик кыенлашкан. Өченче батальондагы гестапочы фельдфебель Блокк, күптән түгел үз читлегенә Рушатовны чакырып, бер кәгазь ертыгы күрсәткән. Рушатов иелебрәк караса, ул үзләре ябыштыра торган листовканың яртыга якын бер кисәге булып чыккан.

 — Нәрсә соң бу? — дип гаҗәпләнгән Рушатов.

— Мин дә шуны сорамакчы идем,—дигән Блокк.— Сезнеңчә языл­ган бугай, белмисезме?..

— Аллам сакласын! — дип кычкырган Рушатов, тиз генә хәйләгә керешеп. — Мин каян белим андый чүп-чар кәгазьләрне?— дип, үзеннән кулы белән сыдырып җибәргән.— Мин гарәпчә генә укый беләм!

Шулай да Блокк кәгазьне яңадан тикшертергә булып, өстәл астына салып куйган...

Уразаев легион солдатлары арасында астыртын агымның һаман көчәя баруын, беренче батальон вакыйгасы нык тәэсир ясавын, дүрт- биш кешелек вак-вак төркемнәрнең юкка чыккалавын, корал җыеп алу — солдатны гарьләндерүен әйтте. Бигрәк тә, эшелон озатырга ба­ручы вагон сакчылары еш кына кайтмый калалар икән.

Хәзер солдатның чүпрәсе тәмам күпергән чагы,— дип тәмамла­ды сүзен Уразаев.— Шуның өстенә урман кочагында үлән белән дә туенырга мөмкин. Шулай булгач, без вакытны кулдан ычкындырмый­бызмы? Тизрәк кузгаласы иде, иптәшләр!..

Утырыш үзара гөжләп алды. Бу фикерне бик якладылар, ләкин ни­чек тормышка ашыру мәсьәләсендә генә аптыраш иде: коры кул белән кая барасың? Мылтыклар складта. Корал каян табарга? Нинди юл белән?.. Шул хакта озак бәхәс барды. Төрле вариантлар тәкъдим ител­ де. ләкин берсен дә ансат кына гамәлгә ашыру юлы күренмәде.

Муса, бәхәснең эчендә булса да, сүз катыштырмыйча, озак уйланып утырды. Үзенең һич кирәкмәгәндә шулай каты авырып китүе өчен үзен әрләде. Бу авыр атнада аны изгән икеләнүләр, эчке шөбһәләр, әлеге кара тамга тудырган әрнүләр, яңгырдан соңгы болганчык ташудай, хәзер инде чигенгән, бәгырь кисеп, юл каплап торуы җимерелгән, ул инде яңадан көрәш комарлыгына ташланган кеше иде. Эшнең төрле ягын уйлаганнан соң үз фикерләрен иптәшләре карамагына куя баш­лады.

— Дөрес әйтәсез,— диде ул,— солдат күңелен суытырга һич яра­мый. Бу иң хәтәр нәрсә! Корыч кебек, горнада кыздырып кына булмый аны. Мин вакытсыз тинтерәп китүем өчен гафу үтенәм.. Тиз арада по­ляклар белән элемтәгә керәсе бар, аны эшләрбез һәм хәбәр итәрбез... Кораллану өчен складларны кулга алмыйча булмый. Аларны басар өчен немец часовойларын юк итәргә туры киләчәк. Юк итү өчен тагын корал кирәк. Ичмаса биш винтовка яки биш автомат.. Мин, монда эш­сез ятудан файдаланып, «Шүрәле» дигән бер музыкаль комедия сымак әйбер яздым. Кыскача гына болай: «Тукайча матур бер урманда шүрә­леләр пәйда була. Карасаң — алар партизаннар, имеш! Легион солдат­лары аларны эзәрлекли. Сәхнәдә мылтык белән коралланган бер отделение солдат күренә. Бу коралны уен өчен дип алырга була... Менә шул мылтыкларны өченче батальондагы корал складын басарга фай­далану мөмкин булыр иде... Ә сездә нишлибез, Уразаев? Сез бит бөтенләй икенче урында. Ә складлар бер үк вакытта басылырга, батальон­нар бер үк вакытта күтәрелергә тиеш!

Харис Уразаев мондагыларның барына да күз йөртеп чыкты. Хәтта үзе өчен дә бик яшерен сыман тоелган серен чишәсе килмәү бар иде аның карашында. Биредә утыручыларның байтагысын якынтын белми дә бит ул. Ничек булыр икән?.. Әмма бу кешеләрнең күзләрендә шик эзе сизелмәде, пышылдап кына әйтергә мәҗбүр булды ул:

— Өч автомат табабыз. Майлап, төреп, күмеп куелган...

— Әз,— диде Муса.— Тагын өчне яки дүртне таба алмыйсызмы?..— Үзе Познаньдагы Домбровскийны уйлап алды: ул булышмас иде ми­кән?..

 — Белмим шул,— дип башын кашыды Харис.— Бу бик кыен эш... — Шулай да, моны эшләү сезнең өстә, — диде Муса. Теге төнге эшеннән соң ул аны кодрәтле кеше, чаралы һәм запаслы кеше саный иде. Табар, әллә нинди хәйләләре бардыр әле Уразайның. — Ничек, иптәшләр, оешма шулай әмер итәме? — Башка чара юк! —диде егетләр.— Мөмкин кадәр тизрәк шул әйтелгәнне табарга!..

Сүзләре шунда бүленеп калды. Ишек артында кемдер барлыгы ишетелде. Шундук ишек тә кактылар. Алиш тиз генә шешәләргә үрел­де, өстәл астына олактырмакчы иде Фоат исә рюмкаларга сузылды. Ләкин Муса кул гына селтәде һәм, калганнарга ым кагып, үз рюмка­сын күтәрде: куркыр эш юк, әйдә, чәкәшик, ди иде, янәсе.

 — Рәхим итегез! — дип кычкырды ул.

Ишекне ачу белән үк, гаҗәпләнгән күзләрен табынга кадап, Рәфикъ Гыйльфанов килеп керде.

— О! — диде ул,— мәҗлесләр күркәм булсын! Монда инде Шәфи туе башланып та киткән икән!..

— Әйдүк,— дип көлде Фоат,— уртасында бул! Сине бер Алабай бе­лән эзләткән идек, тапмый килде!

Рәфикъ аңа күзләрен әйләндереп карады. — Ул Алабай син үзең түгел идең микән? — дип җавап кайтарды.

Алар һәрвакыт шулай үзара төртешеп торалар иде. Аннары Рәфикъ­ның күзе почмакта бөкшәебрәк утырган Әхмәт Симайга төште.— Ә-ә, син дә монда икәнсең әле! Син, кәбәм, үзең молодец, ә? Каршы тавыш та биргән булдың, әмма сыеннан да коры каласың килмәгән!

Әхмәт Симай аны күрү белән үк кызара башлаган иде инде, ә хә­зер, колакларына хәтле бурлаттай янып, үз почмагында бөтенләй бө­решеп калган төсле булды. Ләкин шул хәлендә озак югалып калмады ул. Урыныннан сикереп торды да бик җитди генә тавыш белән әйтә куйды:

 — Утыр, Рәфикъ,— төкерек чәүмә. Бу шешәләрне Гариф белән мин Берлиннан үзебез алып килдек. Мусага күчтәнәч итеп. Шәфинеке бул­са, авызыма да капмас идем!

— Нигә акланып торасың, Симай дус? — дип бүлдерде аны Муса, кашларын җыерып.— Безнең акланырлык пычрак эшебез юк. Ә син, Рәфикъ дус, телеңне тыя төш. Мыскыллама минем кунакларымны ... Гомумән, бала-чага шикелле йөрүдән туктау яхшы булыр, акыл керер вакыт җиткән!

— Ә мин синең акылыңа мохтаҗ түгел, Муса әфәнде! — дип, кыл­дай каты чәчләрен җилпеп куйды Рафикъ. — Моңарчы әле әзме-күп-ме ихтирамым бар иде. Әмма бүген бар да кырылды! Күрсәттең кем икәнеңне! Мин җүләр күпме вакыт синең буш күкәй кабыгы икәнеңне белмичә йөргәнмен! Ярый әле, иң кирәк моментта абайлап өлгердем: менә монда хәзер сезнең ни кыланганнар! — Ул уң янтыгындагы фото­аппаратка шапылдатып куйды.— Ә калганын илгә кайткач, хәрби три­бунал алдында сөйләшербез!.. Аннары ул кинәт кенә бик җитез, бик матур жест белән аппаратын боларга төбәде дә, шул ук минутта утын да гөлтләтеп, төшереп тә алды.— Тагын бер доказательство! — Һәм ишеккә борылды.

Фикерләре Муса белән аерылышканнан соң Рәфикъ озак вакытлар редакциядә эшләп йөрде. Алиш аның Казанда чактагы ук иптәше, сүз килешә торган кешесе иде. Рәфикъ аның ярдәме белән фотокор булып китте, ә фотокор булгач һәм яз-җәйләр җиткәч, аның элекке өметләре тагын уянып, еракларга, иреккә чакыра башлады. Ул инде хәзер тәмам бер фикергә килеп җиткән иде һәм мондагы кәмитләрнең соңгыларын күрүче, соңгы тапкыр фотодокумент итеп теркәүче сыйфатында йөри иде. Мусаның Шәфигә тавыш бирүен күргәч, ул бөтенләй буылды; бө­тен дөньяны әшәкелек баскан, пычрак! Ярый әле, бер ул бар. Һәм ни­ чектер Симай бар икән. Хәтта Алиштан да кул селтәде, аерылганда битенә төкермәкче булды. Менә хәзер нәкъ шуны эшләмәкче иде ул. Ләкин... өлгермәде.

Моңарчы тып-тын утырган Алиш, башкалар абайлап өлгергәнче, яшен тизлегендә урыныннан ыргылып, бер үрелүдә Рәфикъның арт якасыннан эләктереп алды да ишектән болайга таба тартты. Иптәш­ләре арасында һәрвакыт юашлыгы, түземлеге, йомшак күңелле һәм ту­ганчыллыгы белән танылган Абдулланың төпкә утырган кара күзләре бу минутта ярсыган юлбарысныкы шикелле очкын чәчеп яна, җыерылган кашлары сикерә, ә сакал төгеннән ниндидер тимгелләр бии — аның мәһабәт булып кабарган  ачуы куркындыргыч иде.

— Тукта, дустым, ашыкма,— диде ул, көчләп тыелган калтыравык тавыш белән.— Ник син безне мыскыл итәсең? — Һәм баягыча ук кө­телмәгән тизлек белән тегене уңлы-суллы яңаклый да башлады.— Син үзең нәрсә кырдың соң? Такташны сүгеп йөрүдән башка нинди эшең оулды... Ул арада булмады, Абдулла аның аппаратын каешыннан тартып өзде дә җан ачуы белән идәнгә бәрде, аннары үзен бөтереп алып, шулай ук идәнгә екты һәм арт ягына типкәли башлады. Шакка­тып калган бүлмәдәгеләр һәммәсе дә аягүрә баскан, сүз әйтергә дә, араларга да белмичә, аптырап торалар иде. Ә Алиш, һаман такмак-лый-такмаклый, дәвам итте: — Син бит үзең редактор булырга йөрдең. Тик Шәфи белән генә нәрсәдер килешә алмадыгыз...

—Йөрсәм, гәзитне үземчә әйләндермәкче идем!—дип кычкырды Рәфикъ.

Алиш кычкырмый, сүзләре чыжылдап кына чыга, ләкин алар кам­чы чыжылдавы шикелле тоела иде. Рәфикъ урыныннан тормакчы бу­луга, ул аны тагын идәнгә салды.

— Әйләндерерсең, пычагым! Йә кеше бул, йә эт бул — икенең бер­се. Ә болай кеше башы ашаучы подлец булып йөрмә. Безнең гәүдә­ләрдән үзеңә күпер салу барып чыкмас.— Алишның ачуы чыгып бетте булса кирәк, яңакларында баягы төерләр сикерми башлады, күзләрен­дәге куркыныч очкын сүрелә төште, тавышы да йомшарды.— Инде тор, дустым,— диде ул, гади генә итеп.— Өс-башыңны кагын. Теге уенчы­гыңны ал да һәм менә табынга утыр. Мә, тот бер рюмка. Әмма, берәр профессорга барып, баш дигән әйбереңне карат. Ул тартмаң начар эш­ли башлаган хәзер синең...

Рәфикъ барысын да диярлек ул әйткәнчә эшләде. Хәтта Алиш бе­лән чәкәшеп эчте дә. Бүлмәдәгеләрнең һәммәсенә дә оятлы күзләрен түбәнтен генә йөгертеп чыкты, аннары, кинәт өянәге килгән кешедәй, ярсып елап җибәрде һәм, беләге белән йөзен каплап, берәү белән дә исәнләшмичә чыгып китте. Аның баскычтан төшкән авыр аяк тавыш­лары сүнеп калды... Шуны гына көткәндәй, Булатов шаркылдап көлеп җибәрде.

 — Ай, Алиш, җаным! — диде ул.— Үләрем исемдә иде, әмма син изгелек фәрештәсенең шушы хәлгә килү мөмкинлеген һич кенә дә уй­лаганым юк иде!

Башка һичкем көлмәде һәм эндәшмәде.

XII

...Легион частьлары өстенә салынган айлык сәяси һәм дисциплинар карантин мөтдәте тулып узган иде инде. ОКВның Көнчыгыш легионнар бүлегендәге Людерсон әфәнде белән Шәфи үзе барып сөйләшкәч, ни­һаять, Мусага рөхсәт бирделәр. Хәзер аларга Мусаның һәр адымын күзәтеп, ниләр кыланып йөргәнен ачыграк белеп торырга кирәк иде. Бу хакта батальоннардагы гестапо бүлекчәләренә алдан ук хәбәр ителде, һәркайда «күз» һәм «колак»лар куелды. Аның бөтен адымы, почмак саен куелган көзгеләр арасыннан узган шикелле, ерактан ук күренеп торырга һәм кайда нәрсә сөйләгәне дә көне-сәгате белән ишетелә ба­рырга тиеш иде. Шәфигә бу хакта берни дә белдермәделәр. Комод өсте­нә куелган матур курчак шикелле президент әфәндене мондый вак-төяк нәрсәләр белән борчуның нигә кирәге бар? Ә Муса үзенең шундый көзгеләр арасыннан йөрисең, ниндидер алтынчы тойгысы белән дигәндәй, үзе үк сизеп алды. Шулай да бу аны бик үк өркетмәде, сагайтты гына. Ул һәрвакыт үзе белән йөртә торган кечкенә чемоданына сөлге-сабын, бер көнлек паек шикелле кирәк-ярактан тыш әле генә язып бетергән «Шүрәле» комедиясен салды да юлга чыкты. Иң элек Познаньга тук­тады. Анда Мулланур Гәрәевне күреп сөйләшкәннән соң, Домбров­ский белән күрешү җаен да тапты. Поляк карты ачулы иде. Аның бер каравыннан ук: «Син, егет, эшлексез, ахры!» дигән шелтә аңлашылды. Тик Муса соңгы вакытта үзен тоткарлаган бөтен вакыйгаларны сөйләп биргәч кенә, бер хәтле йомшара төште. Теге авылдагы көтүче картның исән булуын, ә парольнең үзгәргәнлеген әйтте. Гадәттәгечә исән-сау­лык сорашкач, «Ат югалды араннан, эзли чыктым каладан» диясе. «Ишетмәдем, күрмәдем» дияр. «Тоягында дагасы, колагында тамга­сы. Табучыга йөз алтын!» диясе. Ә шуннан сон көтүче синнән йомы­ шыңны сорашыр... Муса, боларның һәммәсен дә кат-кат кабатлап отып алгач, икенче үтенечен әйтте:

— Өч кенә автомат кирәк, папаша...

 — Бик әз икән! — дип кашларын җыерды карт.— Без монда андый нәрсәне винтиклап ташыйбыз. Беткәнмени урман юлында автоматлы фриц? Сезнең солдатлар шул якларда яши бит.

— Керпене ялан кул тотып булмый шул, каната, шау-шуы күп бу­ла,— дип көлде Муса һәм үз гозеренең төп сәбәбен сөйләп бирде — Крушинодагы иптәшләр өчен...

Поляк карты башта үз телендә нәрсәдер сөйләнде, сораучыны әрлә­де кебек тоелды. Аннары гына игә килеп, шул ук станциядәге юл ка­раучы Ян Прохазканың адресын бирде һәм пароль өйрәтте. Муса аны кочаклап үпте.

 — Әйбәт кеше син, атакаем! — диде. Сугыш беткәч тә Казанга ку­накка чакырабыз без сине. Эх, шунда булыр куаныч!.. .

 

 Муса шул кичне үк легионга килеп төште. Әлбәттә, иң элек немец түрәләргә сәлам бирде ул. Зикендорф белән батальон командиры янында булды, хәл-әхвәл сорашты, Шәфи Алмазның сәламнәрен тап­шырды, мәдәни-агарту эшләренең торышы һәм капелла белән кызык­сынды. Тәрбия пропагандасын көчәйтү кирәклеге турында бик дәрт­ләнеп сөйләде, Рәфикъ Гыйльфановның качып китү вакыйгасын да искә төшереп алды. Кыскасы, хуҗаларның күзенә төтенне җитәрлек кадәр җибәрергә тырышты. Ләкин легион шефының чырае сизелер дәрәҗәдә сүрән иде, ул элекке дустанә хисләрен бик үк күрсәтеп бетермәде. Бу хәл Мусаны сагайта төште. Шуңар күрә, ул туп-туры үз дуслары янына китмичә, яңа бер кешенең ишеген какты. Зикендорфның ярдәмчесе Алмаев дигән бер подполковник бар иде, Муса шуңа кагыл­ды. Бу кеше, кайчандыр Совет армиясенең кадр командирларыннан булса да, монда килеп эләккәч, бер эшкә дә катнашмау ягыннан Һадиевка бик охшый иде. Мусаның ышанычлы вәкиле оешмага тартырга теләп караса да, битарафлык саклап калды. Немец кушкан хезмәт­ не башкаруын мәҗбүрлектән генә итеп күрсәтте. Яхшы киемнәрдән генә тегермәнгә төшкән һәм он тузаны кунудан куркып, һаман кагынгалап торган тәти егетне хәтерләтә иде ул. Муса аның белән үзе сөй­ләшеп карамакчы булды: батальонны җитәкләргә тәҗрибәле коман­дир кирәк бит... Ләкин бу кешенең әсирләр язмышы белән бөтенләй кы­зыксынмавы, аларның нәрсә теләвен белмәве бик тиз мәгълүм булды. Әмма бу кешенең дә бер «секретный» шатлыгы бар икән, ул аны ни өчендер Мусадан яшермәде. Планшетыннан карта чыгарып, инә очы белән генә төрткән, гади күзгә хәтта күренмәслек тә булган зәңгәр нокталар күрсәтте. Муса аңламамышка салынды.

— Бу бит хәзер безнекеләр занимать итә торган позиция,— диде ул, пышылдап кына.— Күрәсезме, һаман болай киләләр. Стал-быть, берәр елдан безне дә коткарачаклар! Тиздән илгә, яңадан Тбилисигә!..

Муса шаккатты, ләкин һични сиздермәде.

—Шунда хезмәт иттегезм мени? Нинди частьта идегез? — дип кенә сорады.

— Да, да, шунда, брат. Полк белән командовать иттем. Эшләр шәп иде минем. Закавказиянең винограды үзе генә дә ни тора!

— Әйе-е... диде Муса.— Виноград тәмле нәрсә инде ул...— Һәм бу бүлмәдән чыгып та китте. «Подлец!» — дип сүгенде ул клубка ба­рышлый.— Виноград сагынган! Коткаруны көтеп ята торган полк ко­мандиры!..» Аның авызы тәмсезләнеп китте, кат-кат төкеренеп куйды.

Шулай дөньясын каргап атлаганда, шаккаткыч бер хәл булып  алды:

— Тукта, бәләкәчем! — дип кычкырды аның артыннан кемдер.

Борылып карауга ис-акыллары китте Мусаның. Аның каршына, уң аягы белән әз генә титаклап, Арыслан ашыга иде. Күргән күзләренә һич кенә дә ышанасы килмичә, катып калды ул.

Арыслан исә килгән уңайга ук олы гәүдәсе белән аны кочаклап алды да:

— Әй, бәләкәчем, туганкаем! — дип, мөлдерәмә тулып, елап та җи­бәрде.— Менә бит... менә бит... анасын эт ялагыры...— дип такмаклый иде ул.

— Тукта, олыкаем, бу нинди хәл? — диде Муса, һаман гаҗәпләнү­ен дәвам итеп.— Юк, син үзең түгелдер бу, өрәгең генәдер, җенең­дер, пәриеңдер!

Арыслан аның саен өзгәләнеп елый бирде. Моңарчы нинди генә авыр кайгыларны да зарсыз күтәреп, елмаеп уздырган бу нык кеше­нең болай йомшап китүенә Муса хафаланып куйды, аны тиз генә юа­тырга тырышты.

— Тукта, сабыр ит әле, Арыслан баһадирым, былтыргы кар шикел­ле, үзеңнән-үзең эреп төшмә әле,— дип көлгән булды.— Мәйдан уртасы бит, ярап бетмәс, әйдә, бүлмәгә керик.— Һәм ул аны, сабый баладай җитәкләп, кунак йорттагы үз бүлмәсенә алып китте.

Бөтенләй ис-осында юк чакта кинәт кенә Арыслан белән очрашу Муса өчен гаять дәрәҗәдә кызыклы һәм мөһим иде. Шуңа күрә ул аңа йөз төрле сорау яудырып, беренче батальон хикәясен сөйләтергә кереште.

 — Һәй, бәләкәче-ем, бәхет юк шул минем, фарт юк, авызын корт чаккырысы-ы!— дип, үзеннән башлады Арыслан. Аннары, Актабановны мактый-мактый, батальонның авыр һәм данлы юлын, корбаннар биреп булса да, үзебезнең якка исән-сау чыгып җитүен сөйләп бирде. Инде тәмам котылдык дигәндә генә Онисим Гүриичне җирләргә туры килүен һәм шул чакта үзе дә яраланып, яңадан бу якта калырга мәҗ­бүр булуын әйтте. Ләкин Шпигельне ничек итеп җәһәннәмгә озатуын сөйләмәде ул. Актабанов шикелле шундый кадерле кешенең һәлак бу­луы һәм батальонның шундый олы сәфәре белән чагыштырганда, Шпигель хакында тел пычратып, сөйләп тә торасы юк иде!..

— Менә шулай яраланып кына хәрап булдым шул, бәләкәчем! — диде ул, тагын көрсенеп.— «Ник качтыгыз, ничек качтыгыз?» — дип допрослый-допрослый җелекне суырдылар. Без картраклар обозда идек, мылтык белән алып киттеләр, кая куалар — шунда барырга мәҗ­бүр булдык, дип бардым. Тәки бернәрсә белә алмадылар. Шулай итеп ай ярымлап лазаретта допроста яткач, янә шушында, өченче баталь­онга китереп тыктылар. Өстеңдә лигиун мөндире булгач, тамгалы са­ рык шикелле инде, һаман бер абзарга китереп ябалар икән... Хуҗалык командасында ат тизәге тазартам — эшем бик зурдан, чукынып кит- кере... Әле син килгәнне ишетеп, абзардан чыгып йөгердем. Нәрәт бир­ сә бирер нимес, күрим әле, мәйтәм.

Муса да аның хәле өчен кайгырышып алды. Әмма шулай да Арыс­лан белән очрашуына ул бик шат иде. Батальонның бөтен героик эпопеясе аның күз алдында хәзер. Алдагы хәрәкәтләр өчен юл сызганда зур гына сабак булачак...

— Син ул хәтле бетеренмә әле, Алып бабайның олы малае,— дип юатты ул аны.— Урман сукмакларында әле һаман да кошлар сайрый.

Кәкүкләр безгә озын гомер вәгъдә итә, кыр казлары матур сәфәр юл­лары күрсәтеп тора... Калганын үзең бел. Май кап. Үзеңә юлдашлар әзерли тор... Сөйләшеп атларга күңелле булыр...

Арыслан да елмайган булды. Ләкин аның күңеле сынык иде әле. Үзе өчен уңышсыз чыккан юлны яңадан кабатларга өмете җитеп бетми иде аның.

— Белмим, бәләкәчем, ниләр генә булыр инде...— дип, авыр адым­нар белән чыгып китте ул.

Клубта Мусаны артистлар труппасы көтә иде. Инде Узедомда очрашканнарына бик күп вакыт узганлыктан, бары да сагынышып каршыладылар. Муса өстәлгә «Шүрәле» комедиясен чыгарып салды.

 — Менә, дуслар, сезгә яңа әсәр,— диде ул.— Укып карыйк. Әгәр яратсагыз, сәхнәгә куярсыз.

Бар да пьесага ябырылды.

Мусача җиңел агыш белән көлке итеп язылган әсәр, әлбәттә, егет­ләрне бик тиз яулап алды. Урманның һәр почмагында диярлек пәйда булган яшел тиреле шүрәлеләрнең немец солдатын кытыклап җанын алуы, ә соңыннан аларның партизаннар булып чыгуы бигрәк тә кызык язылган иде. Артистлар шау-гөр килеп алдылар. Укып бетерү белән үк рольләр бүленде һәм өйрәнүләр дә башланып китте. Режиссер Кормаш булса да, баштагы көннәрдә Муса үзе дә булышырга сүз бирде.

Егетләр һәр почмак саен парлап-парлап роль күчерә калдылар, Муса, Рушатов белән Кормашны ияртеп, һавага чыкты. Июльнең эссе киче иде, тынчу иде, тирләтә иде, ниндидер киң бер елгадамы, күлдәме рәхәтләнеп су коенасы килә иде. Су керүнең чиксез рәхәтлеген бөтен җан-тәне белән татырга өйрәнгән Муса колач җитмәс киң Иделне, Ка­зан якынындагы Займище күлләрен сагынып алды. Монда да шундый урын юкмы соң дигәндәй, тирә-ягына каранды.

 — Әйдәгез, ичмаса, чишмәгә барып юыныйк!— диде ул.

 — Анда хәзер часовой куелган,— диде Кормаш.— Шикле урын...

Кинәт дөнья тарайган сыман булып, Мусаның тыны кысылды... Алар кечкенә һәм сай гына Едлино инешенә атлап, яр буендагы яшел чирәм­ле күләгәгә утырдылар. Яшеренү кирәкми иде әле. Чөнки Кормаш та, Рушатов та сәнгать эшләре башлыгы буларак Мусага буйсыналар. Ул алар белән теләсә кайда сөйләшә ала, су коенырга килү дә гаеп түгел.

— Эх,— дип куйды Муса,— бер генә чумарга иде!..— Аннары, тирә- якны күзәтеп, тирле битләрен сөртеп алды.— Сөйләгез.

Гайнан Кормашев, кулына өзеп алган ак әрем сабагын бөтергәләп аның Мари республикасындагы Бәрәңге районында да, Актубә дала­ларында да, монда да шулкадәр әрсез үсүенә гаҗәпләнеп утыра иде. Шулай да бу үләннең үзенчә тәмле бер исе бар. Авырсырак булса да, ничектер ландыш чәчәген һәм юкә алмасы исен хәтерләтә ул.

Гайнанның һаман шулай нәрсәдер уйланып утыруы, Рушатовның да эндәшмәве Мусаны кабат әйтергә мәҗбүр итте:

 — Ник авызыгызга су каптыгыз, егетләр, нәрсә бар?

 — Ә? — дип куйды Кормаш, йокысыннан уятылган кешедәй. — Нәрсә дип... кыен мәсьәлә — шул инде... Рушатов белән дә күпме уй­лаштык, Алмаевның да кылын яңадан тартып караган идек. Юк, ба­тальон командирлыгына кулай кеше таба алмыйбыз.

— Ә роталар өчен ничек?

 — Роталарга Мичуринны, Сәйфелмөлековны, Фәритовны, Габдулла Батталны. Габбас Шәриповны, Рушатовны күздә тотабыз. Взводлар­ ның күбесендә шул ук унтер офицерлар, ефрейторлар кала. Алар безнең яклы. Бик үк ышанып бетмәстәйләренә яңа рядовой солдатлар билге­ләнде. Инде килеп, хәрби припаслар складының сагын юк итүче опе­ратив группа эшен, әгәр риза булсагыз, мин үз кулыма алмакчы бу­лам. Склад тирәләрен, аның каравыл составын ныклап өйрәнеп йөрим. Каравыл зур түгел, эшне төгәлләү артык кыен булмастыр кебек тоела...

Муса уйланып утырды. Гайнан әйткәннәргә каршы да төшмәде, уңай җавап та бирмәде хәзергә, һәр якны үлчәп эш итәргә кирәк иде.

— Ә Зиннәт Хәсәневкә бер эш тә юкмыни? — дип сорады ул.

Бу юлы басынкы табигатьле Рушатов җавап бирде:

— Без батальонны менә аңа тапшырмакчы булыбрак тора идек. Яшь ягыннан да кече түгел, үзе өлкән лейтенант, ротамы, батарей командирымы булган, бик энергияле, тимер егет...

Муса бу юлы да каршы килмәде, тик бер бармагы белән генә ба­шын кашып куйды.

 — Әйе, ныклап уйлашасы булыр,— диде ул.— Монда әле Берлин­дагы иптәшләр дә килер ул вакытка. Гариф Шабаевны сезнең баталь­онның комиссары итеп билгеләсәк, ничек булыр? Мин үзем Крушинодагы батальонга беркетелмәкче булам...

Егетләр дәшмичәрәк тордылар. Байтактан соң гына, ашыкмас сүз­ ле Рушатов әйтеп куйды.

 — Киресенчә эшләгәндә ничек булыр икән, Муса иптәш? Безнең батальонның командиры Зиннәт булса, аның янына көчлерәк комис­сар— сез үзегез яхшырак булыр идегез. Ә тегендә — Уразаев, райком секретаре булган кеше, үзе дә көчледер. Аңа ярдәмгә сездән башка кеше дә кулай булыр иде...

— Мин дә шул фикердә, Муса абый,—дип кушылды Кормаш.— Сез үзегез ярдәм итмәсәгез, Зиннәткә авыргарак туры килер...

Түбән баштан кемнеңдер яр буенча салмак кына атлап килгәне күренде. Рушатов та, Гайнан да, муеннарын сузып, шул якка кара­ды. Килүченең күзлек пыяласы кичке кояшта әз генә елтырап киткәли иде. Ул ниндидер уйлы кеше шикелле, аяк йөзенә карап, гамьсез генә атлый бирә...

— Ә-ә, куркыныч юк,— диде Гайнан,— Ямалтаев бугай бу. Минем якташ егет...

— Сызыйк тизрәк урман эченә, егетләр,— дип, урыныннан кузгала башлады Рушатов.— Күрмәсен!

Нигә? — дип гаҗәпләнде Муса.

— Кормашның якташы ич!

— Шикләнәм,— диде Рушатов.— Астыртын кеше күренә...

 — Алай булгач качмыйбыз инде. Качсак — без дә шикле кешеләр булып чыгабыз, — дип җавап бирде Муса һәм өстендәге күлмәкләрен сала башлады.— Чишенегез. Чумдык суга!

Кыргызстан һәм Актүбә далаларында яшәп, су керүне әллә кайчан оныткан егетләр, тиз-тиз чишенеп, инешкә сикерергә мәҗбүр булды­лар. Тик инешнең чумар җире дә, йөзәр урыны да табылмады: чыпчык тезеннән генә иде шул аның суы!..

Ямалтаев килеп җитте. Гайнан аны да үз яннарына кыстады, һәм Ямалтаев, бик теләп, бик чөкердәп сөйләшә-сөйләшә, алар белән су керә башлады...

ТУГЫЗЫНЧЫ БАШЛАМ

I

Кем дә кем безнең сәләтне күрә белсә һәм аны мактап бер-ике җылы сүз дә әйтсә, без ул кешегә эрибез дә китәбез, һәм моның гаебе дә юк. Чөнки бу — Әтәч белән Күке макташуы түгел. Чынлап та, әгәр бер тәҗрибәлерәк кеше икенче бер яшь кешенең сәләте барлыгын кү­ реп, шуны үзенә дә аңлатып бирсә, аңарда ышаныч уятса, моның нин­ ди гаебе булуы мөмкин?

Муса да шулай итте. Киекбаевның нинди тавышлы булуын һәм ни­чек җырлавын күптәнге бер репетициядә үк сизеп алгач, Кылычбай белән аерым сөйләшеп, ниләр җырларга һәм тавышны ничегрәк тотар­га киңәшләр бирде. Егетнең моңа бик күңеле булды. Шуннан соң алар һаман дуслаша, якыная бардылар. Легионга килгән саен Муса аңар­дан «Азамат»ны җырлатмыйча калмый иде. Әмма Кылычбай аның белән генә канәгатьләнмичә, үз сәләтен ихтирам итә торган Муса абый­сына башкортның бик матур, бик кызыклы шаян җырларын да әйтеп бирә башлады. Бу җырлар башкорт халкының нихәтле бай күңелле, нинди җор телле, шаян сүзле булуын, җырда гына түгел, тормышында да ни дәрәҗәдә бәйсез, иркен яшәргә теләвен күрсәтә иде. Ә инде Кы­лычбай Узедомда «Элмәле»не җырлагач, ул бөтенләй тәгәрәп китәрдәй булды. «Салават күпере кебек суга барган юллары!» Димәкки, кыз­ларның чишмә сукмагы — салават күпередәй матур дугаланып һәм җиде төрле нур балкытып тора. Шәп, бик шәп! Шундый колачлы һәм бай образны Мусаның татар җырында очратканы юк иде әле!

Узедомда алар тагын да якынаешып киттеләр. Кылычбай буш ва­кытларында Муса бүлмәсенә керә һәм үзенең балачак хикәяләрен сөй­ләп, аны көлдерә торган булып китте. Аннары ул үзенең төрле телдә җырлый беләсе килүен, хәтта сөйләшергә дә бик кызыгуын әйтеп утыр­ды. Ул хәзер башкортча, татарча, чувашча, русча җырлый һәм сөйли белә, немецча да әз-мәз сукалый башлаган. Тик тел шомартыр кеше генә юк. Немец үзенчә эндәшсәң, сөйләшмәгән була, эт борчасы! Үтнәкә Кылычбай аны барыбер өйрәнәчәк. Ә хәзер аны поляк теле бик кы­зыктыра башлаган. «Дзинькую...» нинди йомшак әйтелә бит. Әллә кайсы төшендә генә бер музыкасы бар шикелле...

Муса гаҗәпләнеп куйды.

— Ә поляклар белән ничек аралаштың соң?—дип сорады ул.— Алар легионга килеп йөрмиләр ич.

Кылычбай тиз генә җавап бирмәде, хәтта кызарып киткәндәй бул­ды. Әмма Мусаның белергә теләве күренә иде. Шуннан соң гына, куз­гатуы авыр булган серен ачып салды. Ул бер атналык чагында ук ана­сыз калган икән. Күрше хатыны һәр көнне бер бәләкәй чокыр белән кәҗә сөте кертә торган булган. Шуны җылы су белән кушып, Кылыч­байга имезгәннәр... Әллә шул кәҗәкәй сөтенә гыйшкы төшкәнгә, әллә шул сөткә дә туймый үскәнгә, Кылычбай әле дә сөт ярата икән. Менә шул тыйнаксыз нәфсесе аны якын тирәдәге поляк авылларына өстерә­гән һәм шунда ук поляк теленә дә гыйшык тота башлаган.

Кылычбай моны да бер көлке итеп кенә сөйләгән иде, ә Муса елап җибәрә язды. Бер теле ачылгач, Киекбаев шунысын да әйтеп сал­ды: ул анда кайбер өйләрдә җырлап та биргәләгән. «Азамат»ны да, «Катюша»ны да поляклар шаккатып тыңлаганнар, кызлары аулак өй­ләргә чакыра башлаган, шулай итеп ул анда «үз кеше» булып бара икән хәзер...

Муса шуларны уйлый-уйлый авыл юлыннан бара. Аның белән янә­шә Кылычбай атлый. Ул аны Зикендорф әфәнденең үзеннән сорап ал­ды: Киекбаев хәзер башкорт, татар, чуваш, рус һәм немец көйләрен башкара белә. Полякча да берәр көй өйрәнергә тели. Аңа аларның «Зазюленька» дигән көйләре бик ошаган, шуны отып аласы килә, диде. Шулай итеп алар кан отарга киттеләр Мусаның Узедомда биргән киңәше буенча Кылычбай Седици хуторында берничә тапкыр булгач һәм пан Пжышко белән дә болай гына танышып өлгергән иде инде. Шуның өчен аларның юлы кыен булмады. Авылга җитәрәк сулга су­гылып, вак урманлыкка керделәр дә кәҗә сукмагы белән Пжышконың мал көткән җирен, үк килеп чыктылар. Танышу Зигмонт өйрәткәнчә булып чыкмады. Кылычбай, полякча бер-ике сүз кыстырып, карт белән исәнләште дә:

— Менә сезгә бик әйбәт кунак алып килдем,— диде.— Аш сора­ мый, ит сорамый, бембер сорамый, фәкать «Зазюленька »ны җырлап бирүегезне генә сорый. Җыр сөюче кеше.— Аннары колагына пышыл­ дады: — Шагыйрь!

Карт, кояш уңдырган аксыл керфекләрен күтәреп, Мусага карап алды. Аның эчтәнрәк карый торган шикчән күзләрендә һәм нык йо­мылган калын иреннәрендә: «Күреп карыйк, кемдер бит әле»,— дигән төслерәк мәгънә ята иде. Аннары ул үзе ясаган гади генә челемен авы­ зына капты, суырып карады, төтене чыкмагач, яңадан авызыннан алды. Ул арада яшел үләнгә, үзе туган җирендәге шикелле, иркен сузылып яткан Кылычбай «Зазюленька»ны суза да башлады. Егетнең олы та­вышына сокланып ияргән сыман, карт та әкрен генә кушылып китте. Поляк һәм белорус халкының яратып җырлый торган «Кәкүк» көе иде бу. Көйнең матурлыгына, аваз һәм интонацияләр байлыгына Муса сокланып утырды. Кайчандыр Солтан Габәши язган, ә Газиз Әлмөхәммәтев бик оста итеп башкарган татар һәм башкорт «Кәкүге» исенә төш­те. Алар арасында моң һәм матурлык ягыннан, кошлар тулы туган урманнарны сагындыру ягыннан ниндидер уртаклык бар кебек иде. Муса тыңлап кына калмады, янында махсус нота кәгазе булмаса да, чемоданыннан сызыклы дәфтәр чыгарып, шунда нота билгеләре дә төшерә утырды. Тагын бер кат җырлатканда тулысынча язып булачак. Картның тавышы әллә ни көчле түгел, ләкин үз халкының милли аһәңен кирәгенчә әйтеп бирә ала, ә Кылычбай аның бормаларына ияреп, өйрәнеп бара иде.

Ниһаять, җыр тәмам булды, Муса, «Дзинькую» дип, картның ку­лын кысты. Аннары Кылычбайдан сорады:

— Ә син пан Пжышкога үзебезнең «Кәкүк»не җырлап күрсәткәнең бармы?

— Юк бит, әй! — диде егет аптырап.

— Нигә, белмисең мәллә?

— Беләм. Хәтта Газиз агаем ерлаганын да ишеткәнем бар, күптән үк инде. Ә менә картка ерлап бирергә хәтергә дә инмәгән, һәй, исәр! — Шуннан соң ул аягүрә басты һәм күп итеп тын алды да, тавышына дала киңлеген, урман тирәнлеге шыңгыравын җыеп, Газиз агаена ох­шатырга тырышкан дугайлы бормалар белән җырлап җибәрде. Бер сүзен дә аңламаса да, көйнең төп моңы карт күңеленә бик тиз барып җитте. Ул җанланып, күз читләренә чаткылар тезеп, елмаеп утырды.

 — Менә бусы безнең «Зазюленька»,—диде Кылычбай, җырлап бетергәч.— Шәпме, пан?..

Танышуының болай гади башланып китүе Муса өчен уңайлы булып чыкты.  Шушы көйләр тирәсендә теге-бу сүз йөртә торгач, алар шактый үзләшеп киттеләр, һәрбер хәрәкәт үзенең табигый эзенә төште. Шун­нан файдаланып, ул төп максатына күчәргә теләде, әмма картның өченче бер кеше алдында сөйләшәсе килерме?

Муса Кылычбайга ым какты: әйләнгәләп кил, янәсе. Егетнең зирәк­леге бар икән, тиз аңлады, хуторга барып килергә рөхсәт сораган булды. Анда, пани һаннаның кар базында, бик салкын, бик тәмле сөт көтә икән ләбаса аны!

Кылычбай ерагая төшкәч, карт белән яңадан исәнләшкән булып, Муса үзенең паролен әйтте. Сәер генә килеп чыккан бу ретуалга ышанырга теләмәгәндәй, карт үзенең шөбһәле һәм сынаучан күзләре белән Мусага шактый озак карап торды. Сүзләрне яңадан кабатлатты. Тик шуннан соң гына, әле һаман нидер булуын көтә торган кеше кыя­ фәте белән, сорап куйды:

— Ни кирәк соң сезгә, көйләр язып алучы шагыйрь әфәнде? — Аның бу сүзләрендәге киная усал сарказм булып яңгырады. Хәтта «гестапо кошы» дип тә аңларга була иде аны. Әмма мондыйларга инде күнегеп өлгергән Муса сүзләрнең яңгырашы мәгънәгә нинди юнәлеш биргәнен тикшереп тора алмады. Бу кытыклы сорауга бик гади итеп, кытыксыз гына җавап бирде:

 — Миңа сезнең «урман егетләре» штабыннан бер вәкил белән оч­рашырга кирәк,— диде.— Бик мөһим эш бар.

Карт ике кулы белән берьюлы селтәнә башлады: гүяки, аны умар­та кортлары сарып алган һәм хәзер ябырылып чага башлаячаклар!

— Әйтмәгез дә, тыңламыйм да! — диде.

Муса ашыкмады. Моңарчы җитди күренеп тә «партизан» дигәнне ишетүгә кинәт тигезлеген югалткан картның хәлен аңлый иде ул. Шуңа күрә аңа суынырга мөмкинлек бирде. Аннары гына үзләренең төп пла­нын пан Домбровский яхшы белгәнен аңлатты.

— Күршегездәге дүрт-биш мең кешене күрәсезме?..— диде.— Неуже­ли сез безгә туганнарча булышмассыз?.. Без кораллы таяныч эзлибез...

Карт тирән сулап куйды, җитен чәченә кар сибелгән башын кашы­ ды, шикчән күзләре белән тагын Мусаны сөзде.

 — Бу сүзләрнең чынлыгына ничек ышанабыз соң? — диде ул.

Чынлап та, ничек һәм нәрсә белән ышандырырга соң? Бу эштә ша­һитлар, дәлилләр китереп, документлар күрсәтеп буламыни?

— Бик кыен сорау бирдегез, пан Пжышко,— диде Муса елмаеб­рак.— Сезне ышандыру — җиңел эш түгел. Тик бер шау-шуны, бәлки, үзегез дә хәтерлисездер әле: моннан байтак элек, шушы легионның бер батальоны фронтка җибәрелгәч, үз ягына чыгып китте. Аларның коралы бар иде... Шуннан соң легион солдатының мылтыгын алып складка бик­ ләделәр, фронтка җибәрмәс булдылар... Аңлашылдымы?

— Соң, чыксыннар да китсеннәр, урманда табышырлар шунда...

— Мөмкин түгел. Әйтәм бит: солдат кулында корал юк. Аңа корал­лы поддержка кирәк, аңлыйсызмы?

Карт тагын бер сулап куйды.

 — Аңлыйм да бугай шикелле сыман,— диде ул, тагын кинаяләп.— Тик... ни бит... Ак та, кара да дип әйтеп булмый хәзергә. Ни… иртәгә минем янга Колча  сугылып китсен. Үзегез күренмәгез. Сез монда ят кош.

Шуның белән сүз өзелде. Һәм Муса карт белән сүлпәнрәк исәнләш­те дә, Кылычбай кайтканны да көтмичә, китеп барды. «Һай бу поляк картлары!— дип уйлады ул.— Бөтеркәләнеп беткән карама төбе ши­ келле. Чөй сугардай җайлы җеген һичбер табалмассың!.. Шундый сак кыланалар...»

Хәзер аңа Крушинодагы батальонга китәргә кирәк иде. Легионга кереп тормады, хутордан бер чакрымдагы станциягә чыкты да шунда юнәлде. Ике сәгатьтән соң ул инде әлеге юл караучыны табып, тагын Домбровский өйрәткән пароль сүзләрен кабатлап утыра иде. Бәхетенә каршы, бу тимер юлчы бик алай кире булып чыкмады. Мусаны баштан­ аяк күзләре белән бораулап алды да:

— Беләм,— диде.— Җил шуидыйрак бер көй сызгырып узган иде... Иртәгә әзер булыр...

Муса аның кулын кысты һәм үзе урынына чалмалы-чапанлы мулла җибәрәчәген, маскировка өчен яхшырак булачагын әйтте.

Июль эссесендә күп йөрүдән кибегеп, тәмам әлсерәп батальонга барып кергән Муса Уразаев белән Бикмулла хәзрәтнең чәй эчеп утыр­ган чагына тап булды һәм ябырылып чәйгә ташланды. Хәзрәт кешегә калай чәйнекне берничә тапкыр кайнатырга туры килде. Уразаев аңа батальондагы хәлләрне сөйләде. Солдат тормышында яңалык бар икән: немецлар, легиончыларның унбиш-егерме кешелек төркемнәрен үз сол­ датлары белән кушып, төрле участокларда тимер юл сакларга җибәрә башлаганнар, һава һөҗүмнәре вакытында урман кырыена йөгергән легион солдатларының күбесе кире әйләнеп чыкмыйча яки башка юллар табып, һаман кача баралар икән.

 — Бу хәлгә ничек карыйсың, Муса?— дип сорады Уразаев.

 — Бик начар карыйм!—диде Муса.— Димәкки, солдатның сабыр савыты тулган, безне көтеп тора алмый, ышанычы сына башлаган! Ашы­гырга, ашыгырга кирәк безгә!..

Аннары ул шушы бер-ике көндә поляк партизаннары белән сөйлә­шәчәген һәм мәсьәләнең тәмам чишеләчәген әйтте. Әзер булып торырга кушты, көне-сәгате хәбәр ителер, диде. Хәзрәт кешегә иртәгә кайда барып, кемне күрергә һәм нәрсә алып кайтырга кирәклеген аңлатты. Чәй туйганчы эчелгәч, ишек алдына чыктылар. Уразаев үзенең коман­дирлары әзер булуын һәм кузгалышны ничек башлап җибәрәчәкләрен сөйләп бирде. Муса аңа җитди, тәҗрибәле кеше итеп карый һәм ышана иде. Шуңа күрә бу батальонның язмышы өчен артык борчылмый да иде ул. Тик менә Седельце белән Демблин лагерьларындагы әсирләрне нишләтәсе? Аларда легионга хәзерлек бүлекчәләре яши, төркемләп- төркемләп бу батальоннарга җибәрелеп торалар. Ничек аларны да куз­гатып алып чыгасы? Дөрес, оешманың анда да үз кешеләре бар хәзер һәм эшлиләр дә. Ләкин ул урыннарның Едлино яки Крушинога ерак булуы бик комачау итә. Поляк партизаннарын һәр лагерь яки һәр ба­тальон тирәсенә китереп булмый бит, алар ниндидер бер урта ноктага гына якыная алалар...

Муса шул хакта күп уйланса да, мәсьәләнең хәзергә чишелешен та­ ба алмады.

 — Ярый, дуслар,— диде ул.— Минем бит әле рәсми эшләр дә бар, командованиега күреним. Сез монда Иблис хәзрәтләренең (Геббельсны үзара шулай дип йөртәләр иде) безне кайгыртучан пропаганда боерык­ларын онытып җибәрмәдегез микән?..

Көлешеп кул бирештеләр дә Муса батальон штабына таба китеп барды «Мәдәни эшләр тикшерү»не ике-өч сәгатькә сузгач, аннары ба­тальон командиры белән очрашып, үзешчәннәр группасы төзү кирәклеге турында яңадан бик нык бәхәсләшкәч, кичке поезд китәр вакыт җитте, һәм Муса, майор белән бик дусларча саубуллашып, станциягә юнәлде.

Легионга кайткач ул, чемоданын кунак йорты бүлмәсендә калдырды да культвзвод барагына керде. Аның бер башында пропагандистлар тора иде. Ишектән кергәндә үк Димскинең шаян җырлар башкарганы, ә тыңлаучыларның бик рәхәтләнеп көлгәне ишетелде. Ул егет үзенең йомшак баритоны белән бик җитди итеп җырласа да, озынча йөзе, озын борыны озын муены, кыйгач кашлары һәм юка иреннәре үзалдына әсә­ренеп торгандай күренгәнгә, көлмичә мөмкин түгел иде. Егетләр бары­сы да Муса белән күрешеп чыктылар.

— Менә Фәхрине кич утырырга чакырдым әле,— диде Мичурин. — Артист халкы кадерле бит ул. Безнең ише сүз боткасы белән туйдыру­ чыларны берәү дә чакырмый.

— Дөрес,—диде Муса,— «үл такылдаганны берәү дә яратмый. Әйдә, дәвам ит, Фәхри дус, бик матур җырлый идең.

Егет ялындырмады, уена килгән җырны әйтеп бирде:

Әнкәй мине биләгән,

Тар бишектә тирбәгән.

Күп теләкләр теләгән,

Плен төшмә, димәгән...

Көлке дә түгел кебек үзе, ләкин барыбер көлештеләр.

— Ай, әнә шунысы шул: плен төшмә! дип теләргә оныткан,—диде берсе.

— Сугыш буласын әйтмәгәннәрдер аңа,— диде икенчесе.

Ишектән йөреп торалар иде. Шулар арасында Мусага су ярында очраган егет килеп керде. Аның сизелерлек бүлтәйгән пыялалы, ак ни­кель тирәле күзлеге ничектер калай сымак ялтырап күренүе беләи кешенең игътибарын үзенә җәлеп итә иде. Ул, барысына да дусларча тавыш белән уртак эндәшеп, үз койкасына таба узды да кулындагы китап-дәфтәрләрен тумбочка өстенә куйды. Бу баракта үзен өлкәнрәкме, хуҗаракмы дигәндәй сизгән Мичурин, аңа таба атлап, нәрсәдер пышыл­дагач, Муса янына алып килде.

— Бу безнең яңа пропагандистларның берсе, таныш булыгыз: Мәмүт Ямалтаав,— диде.

— Һа! — дип көлде Муса.— Без инде күптән таныш. Хәтта бер инештә су кергәнебез дә бар!..

Аның каршында торган тәбәнәгрәк буйлы, җиңел гәүдәле, сыек кара чәчле һәм яньчегрәк борынлы Ямалтаев теге кичтә ничек очрашуларын Мичуринга аңлатып бирде. Алар сөйләшеп киттеләр.

— Гайнанга якташлыгым шуннан: мин Кустанай өлкәсенеке, шул якта туып үскән, армиядә кырыгынчы елдан ук, кадрда идем мин, кадрда!— дип тезеп китте егет. Аның тавышында һәр сорауга «шарт­латып» җавап бирергә теләүме, ясалма бер шатлыкмы, ничектер шу­ларга охшашлы билгеләр бар кебек иде. Сүз дәвамында егетнең армия­ дә комсомолец булуы, сугышның өченче аенда ук пленга эләгүе, хезмәт­кә кадәр җиде класс бетереп, авыл сельпосында эшләп йөрүләре аңла­шылды. Егет бу мәгълүматларны да бик теләп сөйләгәндәй итте, про­пагандист булу өчен үзенең белеме азрак икәнлегенә борчылып та алды, үз кеше сыман да күренде. Тик аңкавындамы, борын эчендәме нинди­дер куыш булганга, ахры, тавышының тыңкыш чыгуы һәм бая күреш­кәндә уч төбенең суык юешлеге генә Мусада тулысынча яхшы тәэсир калдырып бетермәде. Хәер, Муса шундук үзен хөкем итеп тә алды: ке­шенең физик кимчелекләре аның мораль сыйфатын түбәнәйтә торган мисал була аламыни? Без әле һаман шул мишчәнчә фикер йөртергә- яратабыз! — дип тиргәде ул үзен.

Барак стенасына эленгән немец сәгате, чиркәү тавышы чыгарып, тугызны сукты. Фәхринең җыр тавышына җыелган яшьләр тарала баш­ ладылар. Гармунчы белән җырчы үзе дә чыгып китте. Муса да уры­ ныннан кузгалды. Мичурин аны озата чыкты. Кичке караңгы белән тышта әз генә салкынчалык төшкән иде.

— Аерым таныштыруым шуның өчен иде,— дип аңлатты Мичурин, әкрен тавыш белән,—бу егет батальонда яңарак кеше һәм бик күпне беләсе килә. «Нигә без немец пропагандасыннан башка үз сүзебезне дә әйтмибез солдатка?»—ди. «Нигә безнең бер патриотлыгыбыз да юк, бер оешмабыз да юк?» —ди. Бик кыю эшләр башкарасы килгән кеше­ дәй сөйләнә. Башкаларны да шундый сүзләр белән аптырата икән.

 — Ә сыныйсызмы соң сез аны? — дип сорады Муса.

— Әлбәттә. Ләкин хәзергә бер начар ягын да күргән юк. Төннәрен генә тынычлык бирми. Бер-ике көндә бер теш сызлавы кузгала. Бер куыш теше бар, үзем карадым, шул сызлый дип акыра башлый. Аптырагач, медпунктка ыштанчан чыгып чаба,  ләкин аннан кайткач та ике-өч сәгать буена да илаулый, безгә дә йокы бирми. Тик таң алдыннан гына гырлап китә.

— Сәер икән,— диде Муса.— Нигә соң ул аны суыртмый?

— Монда теш суыручы врач юк. Ә Радомга барып, немецтан суыртырга курка, имеш. Я авызыңны каерып ташлар, ди.

Муса көлеп куйды. Кайчандыр Оренбурда чакта үзенең дә шулай теш суыртырга куркып йөрүе исенә төште. Һәм шунда ук: сары чәчле, шаян күңелле рус кызы Ольганың аны кочаклап торып тешен суыртты­руы күз алдына килеп басты. Нинди матур чаклар булган, һәм нинди еракта калган алар, әйтерсең, йөз ел узып киткән!..

Шулай да ачыклагыз, өйрәнегез,— диде Муса.— Тел яздырырга йөрүче булмасын.

Мичурин аны кунак йортка кадәр озата килде. Кул бирештеләр.

Мин дә шулай уйлыйм,— диде.— Кай төшендәдер бер билгесез төене бар кебек тоела...

II

Иртәгесен төш турыларында Кылычбай аны клубтан эзләп тапты. Муса янында Кормаш кына иде. Ләкин Кылычбай ул барында сер ачар­га теләмәде.

— Муса агаем, сыгың әле был якка,— дип, аны сәхнә артына чакыр­ды. Әллә ничәгә бөкләп бармак арасына кыстырылган бәләкәй генә кәгазь кисәген Мусага тоттырды. Ул кәгазьдә кәкре-бөкре латин хәреф­ ләре белән ниндидер фамилияме, адресмы язылган иде.

— Хәзер үк Радомга,— дип пышылдады Кылычбай.— Пан кушты.

Шушы кәгазь буенча дип әйтте.— Һәм ул чыгып та китте. Сәгать бер­дән баракта кизү торасы бар икән. Муса әлеге кәгазь кисәген Кормашка күрсәтте дә, репетиция үзеңә генә кала инде дип, Едлино станциясенә ашыкты. Ул килеп җиткәндә поезд яңа гына кузгалган иде, йөгерә торгач, көч-хәл белән генә соңгы вагонның арт баскычына эләгеп калды. Казан һәм аның дача юллары исенә төште. Займище поездына яки Тү­бән Ослан пароходына күпме тапкырлар шулай актык секундта гына өлгерергә, ә кайчакларда җан-фәрманга чабып килсә дә, борын сузып калырга туры килә иде аңар, һәммәсе шулар бик зур пошыныч булып, мәшәкать булып күренгәннәр!

Едлино белән Радом арасын поезд егерме минутлап кына йөри иде. Муса вагоннан төште дә билгеләнгән адресны эзләп китте. Польшага котырып һөҗүм иткәндә, немецлар бу шәһәр йортларының һәм про­мышленностеның яртысын җимереп бетергән, исән калган завод-фабрикларын сүтеп үзләренә ташыган булганлыктан, хәзер монда тормыш ярым үлек хәлендә иде. Комендатура белән бер кечерәк гарнизон һәм берничә госпиталь генә бар. Төрле халык әсирләреннән төзелгән леги­оннар һәм лагерьлар да шәһәрдән читтәрәк яши, поляк партизаннары яки авиация һөҗүме дә ишетелми. Шыңгырап торган буш урамнардан Муса шәһәрнең үз кешесе кебек атлап барды. Тик Радомка елгасының уң култыгы булган кечкенә инештәге күпер төбендә генә шлагбаум бар икән аны шунда туктатып, документларын тикшерделәр. Әмма аның кәгазендәге зур ерткыч кошлы ОКВ пичәтен күргәч, немец фельдфебеле үрә катып честь биреп калды. Күперне үткәч, җимерек биналар тагын да күбәйде Кайбер чатларда урам исемен күрсәтерлек стеналар да калмаганлыктан, «Стефан урамы» яки «Грабарь тыкрыгы» дигән сүзләр казык башына сугылган фанер такталарга язылган иде. Муса шулай бара торгач, кечерәк кенә бер костелга җитте. Күңеленнән ятлап барган адресның номеры шушы костел стенасында күренде. Ул аптырабрак карангалады да алга узып китте. Андагы йортларда башка саннар булгач, тагын гаҗәпләнеп, кире борылды. Аргы чатта кинәт бер күләгә күзе­нә чалынды һәм шунда ук почмакка тайпылды... «Алай икән...» дип уйлады Муса, һәм үзе дә җәһәт кенә каршыдагы тыкрыкка кереп китте. Әллә ничә урамнардан уратып, җимерек биналар арасыннан туры кис­тереп, теге күләгәнең үз артында юклыгына ышангач кына, әлеге костел­ның ишек алдына килеп керде. Яртылаш җиргә сеңгән калын стеналы бу изге йортның ишек-тәрәзәләре дә бәләкәй булып, борынгы тимер-чуен белән төренгән иде. Ишек алды түрендә бер кечкенә флигель сыман нәрсә бар икән, Муса шунда атлады, аның каршына яшь кенә сап-сары бер кыз чыкты һәм: «Пан ксендз костелда, шунда керегез»,— диде. Әле һаман берни аңламаган һәм бары тик үзенә кирәкле йортны яхшылабрак сорамакчы гына булган Муса, кире борылып, костелга кереп китте. Бик борынгы бина булса кирәк, тәбәнәк ишекләрдән иелеп эчкә узганда, стеналарның аршын ярым чамасы калынлыкта булуын, идәннәренә чуен плитәләр җәелүен, буяу сылардай һәр урында бик күп изге рәсемнәр барлыгын күрә барды ул. Тар, озын һәм караңгы кори­дорны узганнан соң әз генә яктырылып китте. Түрдәге бер генә тәрәзә яктысында түшәмнәрнең югары күтәрелеп китүен һәм гөмбәзләрендә һәртөрле канатлы фирештәләрнең күп булуын күрде. Муса тукталып калды. Бу ярым караңгы бушлыкта әдәм заты һаман күренми иде әле. Шулай байтак торгач, тамак кырып алды. Биек гөмбәздә шыр бушлык яңгырап китте дә тагын таш тынлык басты. Мусаның көләсе килде: ялгыш керде, ахры, бу ташландык чиркәүгә. Чыгарга дип кире борыл­ды. Шунда гына артыннан тавыш килде:

 — Сезгә кем кирәк иде? — Бу сүзләр ярым поляк акценты белән русча әйтелде. Муса сискәнеп киткәндәй булды. Әле моннан бер секунд кына элек үле бушлык иде бит, каян чыкты соң бу тавыш? Ул яңадан борылуга, каршысында кап-кара озын киемле, түшендә олы ак тәреле, пеләш башлы, кырык биш-илле яшьләрдәге бер ксендз тора иде.

— Борчуым өчен гафу итегез,—диде Муса.— Мин 29 нчы йортны эзли идем, ул сан сезнең костел почмагында күренә, урамда сорар кеше булмагач, аптырап кергән идем.

— Эзләгән йортыгыз шушы, пан Муса,— диде ксендз.

Мусаның күзләре шар булды. Беравык ни әйтергә дә белмичә тор­ ды. Каршында торган руханины тагын бер кат җентекләп караганнан соң гына:

— Сез?.. Пан Лебедь?..— дип сорый алды ул.

 — Әйе,—диде ксендз әкрен тавыш белән генә.— Гаҗәпләнмәгез, пан Пжышко үзе килеп, сезнең теләкне генә түгел, хәтта «Р»ны сәер әйтүегезгә кадәр тасвирлап чыкты. Шунлыктан мин сезне күрү белән танып алдым, йөрегез.— Һәм кулы белән алга узарга димләде. Үзе янәшә атлап, костел түренә таба узгач, рухани стенадагы ниндидер бер кара шайтан турысында тукталды. Шайтан, бер дә көтмәгәндә, әкрен генә күздән югала башлады. Биш-алты секунд узмагандыр, аның уры­нында кап-кара бушлык кына калды.— Керегез,— диде пан Лебедь.

Аптырап калган Муса, сукыр кеше төсле кармаланып һәм ышаныч­ сыз гына хәрәкәтләр белән, шул бушлыкка атлады. Пан аның артын­нан керде. Ниндидер тар гына юлдан бер-ике чат борылгач, алда зә­гыйфь кенә ут яктысы күренде. Өч-дүрт баскыч түбәнрәк төштеләр һәм алда, бер калын чаршауны узу белән, шактый иркен бүлмә ачылып китте. Түгәрәк өстәл, диван, ике урындык куелган һәм һәркайда келәм­ нәр җәелгән, тик тәрәзә барлыгы гына күренми иде. Патер диваннан урын күрсәтте дә шул ук баскычтан өскә менеп китте.

 — Мин анда булыйм әле, мәхәллә кешеләре гыйбадәткә килә баш­лар.— диде ул.

Бу бүлмәдә тагын да салкынчарак шикелле иде. Ни өчендер патерның шәрә башы Мусаның күз алдына килде һәм ул баш монда гел тунадыр кебек тоелды. Борынгы таш бинаның салкынлыгы Мусага да үзенең рәхәт тәэсирен ясап, аны йокымсырата башлады, һәм ул, сөй­ләшүләрне пан Лебедь үзенең гыйбадәт эшләрен бетергәч алып барыр, цүрәсең, дип, диванга сузылып алырга да уйлаган иде, ләкин алай бу­лып чыкмады. Аның баш очыннан гына полякчалатып: «Исәнмесез» дигән яңа тавыш ишетелде. Муса артына борылып караса: өлкән буйлы, пәһлеванча киң күкрәкле, олы куллы бер кеше басып тора иде. Каян гына пәйда булды соң тагын бусы?.. Ул аңа каршы аягүрә басты һәм: «Гаҗәеп бу кешеләр, үз эшләрен әллә нинди серләр, бнлгесезлекләр бе­ лән төрмәсәләр, әллә нинди техник хәйләләр кулланмасалар, күңелләре булмый, ахры»,— дип уйлап алды.

Мин — сез сораган кеше булам,— диде әлеге пәһлеван, бик ча­так рус теле белән.— Гаҗәпләнмәгез, озакка сузылган оккупация чоры көрәшендә дөньяның мондый әкәмәтләре дә кирәк була икән... Рәхим итегез, утырыйк, сөйләшик,— дип өстәде.

Югарыда орган уйнаган тавыш ишетелде. Озакламый аңа кушылып хор белән җырлый башладылар. Шул чакта почмактан тагын бер кеше пәйда булды. Бу юлы инде Муса күреп калды: почмак тавыш-тынсыз гына икегә аерылып китә дә, шуннан килеп чыгалар, ә ябылгач, җек билгесе һичбер сизелми икән

 — Качышлы уйнар өчен шәп икән бу,— дип көлемсерәде Муса.— Хәйләкәр эшләнгән...

Пәйда булган кешеләр икесе дә гади гражданнар киемендә иде. Ләкин таныша торгач, пәһлеван буйлысы партизан отрядының комис­сары, Варшава коммунисты Маршалковский икәнлеге, майор чинында булуы, икенчесе — пленнан качып поляк партизаннарына кушылган со­вет офицеры капитан Баруздаев икәнлеге билгеле булды. Алар үзләре­нең вәкаләтләрен белдерә торган кәгазьләр дә күрсәттеләр. Мусаның андый кәгазьләре юк иде һәм булуы да мөмкин түгел иде. Чөнки «Дүр­тенче комитет»ның башкалар белән рәсми мөнәсәбәткә керә торган аппараты юк һәм кирәк тә түгел иде. Муса шуларны аңлатып, гафу үтенде.

 — Зарар юк, эш кәгазьдә түгел, безгә Домбровский белән пан Пжышко аша кайбер нәрсәләр билгеле, — диде Маршалковский яртылаш полякчалатып. Баруздаев аны тәрҗемә итте.— Аннары сезнең легионнан качкан кайбер егетләр дә бар бездә. Алар да әзрәк беләләр. Димәк, сөйләшер җирлек бар...

Муса үз планнарын әйтеп бирде. Аның мөмкин кадәр күбрәк кешене алып чыгасы килә иде. Шуңа күрә Едлино белән Крушинодан тыш, Демблин һәм Седельце лагерьларын да атады. Маршалковский костюмының кайдагыдыр арка кесәсеннән чыгарып, бик юка бүзгә тө­шерелгән кечкенә бер карта җәеп салды. Муса әйткән пунктларны карап, байтак кына уйланып утырды.

— Седельце төшеп кала, — диде ул. — Ерак, Висланың теге ягында.

Мөмкин түгел. Башка вакытка калдырыйк. Ә менә бу өч пункт — ярый. Әмма ничек аларны бер ноктага җыябыз?

— Мәсьәләнең кыен ягы да шунда, — диде Муса, — Сез бу тирәләр­нең жәгьрафиясен, әлбәттә, миңа караганда күп яхшы беләсез. Шушы өч ноктага бер үк чама ераклыкта булган урман массивы табып, шунда уртак пункт билгеләсәк, ничек булыр?..

Өчесе дә бүз карта өстенә иелеп, яшел тапларның зуррагын эзләргә керештеләр

 — Менә Кшерка урманы, — диде комиссар. — Аңа кечкенәрәк мас­сивлар тоташа бара һәм безнең төп базаларга таба илтә...

— Димәкки төп җыелу ноктасын шунда билгелибез? — дип сорады Муса. Тегеләр каршы килмәделәр. — Алайса, икенче мәсьәләгә күчик: Демблиннән Крушино һәм Едлинога киләсе пополнение батальоннар күтәреләсе көнне юлга чыга. Әмма алар поезд белән киләләр. Аралары ике сәгатьлек кенә. Монда иң мөһиме: юлдагы авария белән поездны туктату, шул чакта немец охранасын засададан чүпләү. Ә эшелондагы солдатларны, шул моменттан файдаланып, безнең кешеләр урманга алып кереп китәчәкләр. Кызганычка каршы, алар коралсыз булачак..

Маршалковский белән Баруздаев тагын уйланып утырдылар. Акбүз картага төшкән пәрәвез җепләредәй кара юл сызыгының уңайлы нокта­ ларын эзләп карадылар.

— Менә монда «Бүре чокыры» дигән бер тирән елга бар, коры булса кирәк, эчендә — куе зиреклек, — диде Маршалковский. — Линия бәлә­кәй агач күпер өстеннән уза.. Ничек уйлыйсың... Баруздай, шунда кү­перне бозып, засада утыртсак?..

Баруздаев картага яңадан иелде. Әһә, чокыр икенче якта да дәвам итә. Усаклык, ары таба сазлык. Да...

— Минемчә, шуннан да уңайлы, урын күренми, — диде ул. — Ди­версия һәм засада! Иптәш комиссар, сез анда егерме кешелек авто­матчы группа белән мине җибәрегез. С честью выполню!

 — Не зарывайся!— диде майор. — Ансы соңыннан.

 — Инде өченче мәсьәлә, — дип дәвам итте Муса. — Едлино һәм Крушинодагы батальоннар бер үк көнне, бер үк сәгатьтә күтәрелергә тиеш. Әмма көне дә, сәгате дә хәзергә расланмаган. Чөнки ул мәсьәлә сезнең ярдәмче отряд килеп җитеп, безгә булыша алырдай якын позициягә урнашуга бәйләнгән. Шунсыз мөмкин түгел, ни өчен дисәң — батальондагы солдатларның кулында шулай ук корал юк. Беренче батальон чыгып киткәннән соң мылтык һәм пулеметларны складларга җыеп бикләгәннәр. Димәкки, һәр батальондагы күтәрелеш иң элек склад сакчылыгын юк итү һәм коралга ташланудан башланачак. Эш башлау өчен безнең бары бишәр генә автомат яки винтовкабыз булачак. Дөрес, склад сакчылыгын юк итү өчен бу да җитәр кебек, чөнки алар күп түгел, әмма көтелмәгән тоткарлык килеп чыкса, нишлибез? Шуның өчен бу ике батальон тирәсенә, ичмаса, егермешәр кешелек автоматчылар группасы кирәк. Булышлык дикме, каплавыч дикме?.. Батальоннар икесе дә урманга орынып тора диярлек.

 — Да-а, — дип куйды Маршалковский көлемсерәп. — Бирәсез сез безгә задание, генерал әфәнде!..

— Юк, — диде Муса да көлеп, — генерал ук түгел, өлкән политрук кына. Эшнең үкенечле булып түгел, уңышлы булып бетүен телисе килә иде. Киресенчә булып чыкса, бик каты еларга туры киләчәк безгә. Асылган гәүдәләр өчен агач ботаклары җитмәве ихтимал...

— Андый ук ямьсезен уйламый тор, шагыйрь дус, — диде Маршал­ковский. — Мин, җүләр, шагыйрьләрне оҗмах кошы дип, ә поэзиянең хәрби стратегия-тактика белән алыш-биреше юк дип уйлап йөри идем. Болай да була икән ул, ә?..

Шуннан соң алар тагын байтак сөйләшеп утырдылар. Югарыда орган тавышы әле һаман яңгырый иде.

Ниһаять, алар бер фикергә килеп, уртак карар кабул иттеләр: ба­тальоннар тирәсенә унбишәр кешелек ике группа. «Бүре чокыры»на саперлар белән 20 кешелек бер группа; төп җыелу пункты Кшерка урманына 20 кешелек бер группа билгеләргә. Барлыгы 70 кеше. Ләкин бу партизаннар, билгеләнгән урыннарына гади кешеләр киемендә, ко­ралларын бик нык яшергән хәлдә, берәмләп җыелырга тиеш. Төп база ерак булганлыктан, башкача мөмкинлек юк. Шуңа күрә аларның җые­лып җитүе өчен байтак вакыт кирәк булачак. Шулардай чыгып, ба­ альоннардагы күтәрелешне 14 иче августның төнге 10 сәгатенә билге­ ләргә. Бөтен төркемнәр белән җитәкчелек итү Маршалковскийга тап­шырыла. Батальоннар белән җитәкчелектә Муса Җәлилов һәм Уразаев җаваплы. Һәр ике тарафтан көтелмәгән үзгәрешләр килеп чыга калса, пан Пжышко аша алдан элемтәгә керергә. Бөтен эш — катган яшерен!

Дөрес, Мусаны срок мәсьәләсе бик үк канәгатьләндерми иде. 14 август бик ерак тоелды аңа. Ул күп кенә бәхәсләшеп тә карады. Ләкин Маршалковский үзенекендә торды, шуннан да иртә мөмкин тү­гел, диде.

 Шуннан соң кул бирештеләр, вәгъдә анты куешкан шикелле, ирләрчә җитди генә кочаклашып алдылар һәм, башка һич сүз кузгатмыйча, пәһлеван комиссар белән капитан Баруздаев үз почмакларына атлады­лар да юкка чыктылар. Муса алар артыннан барып, стена почмагына карап торды һәм көлеп җибәрде. «Гаҗәп, хәйләгә бик сәләтле икән бу поляклар», — дип куйды ул. Югарыда орган тавышы әкренләп тынды.

Озакламый пан Лебедь тә баскычта күренде.

— Сез инде ачыгып беткәнсез, — диде ул. — Өйгә алып керәсе иде дә бит...

 — Аңлыйм, — дип елмайды Муса. — Ансы инде башка вакытта? Әй­тик, матур язлар килгәч!..

 — Әйе, язлар килгәч, — дип кабатлады ксендз.

Муса баскычтан күтәрелде, ләкин баягы юлыннан атларга өлгер­мәде, пан Лебедь аны сулга борды:

— Моннан юл кыскарак, — диде ул.

Кап-караңгы тар коридорның алгы ягында тонык кына яктылык күренде һәм Муса баягы залга түгел, ә туп-туры тышка, җимерек йорт­лар арасына килеп чыкты.. Тар гына сукмак белән урамга атлады. Ул да баягы түгел, икенче урам иде. «Адашып бетәрсең монда, — дип уй­лады ул, — ычкынырга кирәк тизрәк!»

IV

Муса поляк партизаннары белән килешкәннән соң бик атлыгып Едлинога кайтты. Ниһаять, иң кыен мәсьәләләрнең берсе хәл ителде. Димәкки, хәзер таяныч бар, юл ачык! Инде килеп актык төенне генә чишәсе калды. Аннары киң урман кочагы, аның яшерен сер тулы сук­маклары буйлап туган якларга таба сәяхәт башланачак!

Кайту белән клубка юнәлде. Анда барган репетициягә үзе җитәкче­лек итеп, артистлар уенына күп кенә үзгәлекләр кертте. Сүзсез солдат булып уйнаучы Ямалтаевка да, җан өреп, үлек хәленнән чыгарды. Шул ук вакытта Кормаш һәм Рушатов белән сүз алмашкаларга да мөмкин­лек булды. Репетиция беткәч, музыкант һәм артистларның нота белем­нәрен тикшерде. Ул инде бу эшне күптән башлаган иде, ничек үзләш­ терделәр икән? Аннары фон Зикендорф янына калын гына бер нота­лар җыентыгы күтәреп керде.

 — Сезгә бүләк итәм, майн һерр, — диде. — Немец халык җырлары. Мин аны Радомнан алып кайттым. Менә шул җыентыкны легионга күб­рәк кайтартсагыз, яхшы булыр иде, безнең музыкант һәм җырчылар андагы иң һәйбәт көйләрне өйрәнеп, немецча да җырлый башлар иделәр.

Зикендорф сыек кына елмаеп куйды.

— Нигә начармыни?— дип гаҗәпләнде Муса, беркатлы кешеләр­чә. — Бөек немец халкының матур көйләрен татар егетләре җырлый икән— бу, минемчә, мактаулы эш!..

Зикендорф тагын отылды. Ул соңгы вакытларда Мусаны байтак күрмичә торгач, Блокк сөйләгән һәр төрле шик-шөбһәле фаразларга ышана һәм Мусаны астыртын усал кеше дип уйлый башлаган иде.

Ә хәзер китеп Мусаның шул хәтле ихлас күңелдән немец халык җыр­лары кайгыртып йөрүен күргәч, күңеле яңадан аптырауда калды.  «Һәрхәлдә, яшертен комиссарга караганда, ачык күңелле шагыйрь күб­рәк бу егеттә», — дип уйлады карт немец. Ә Муса Зикендорф белән Блокк күзенә ныграк ташланырдай тагын берничә шундый эш башка­рып алды: шул көннәрдә ниндидер мәүлүтме, гашүрәме бәйрәме килеп җиткән икән, солдатка ике көн ял бирделәр. Муллалар аларны җыеп, ачык мәйданда намаз укыттылар. Шуннан соң алар, үзара төркем-төркем булып, елга һәм чишмә буйларына, урман итәкләренә таралып, күңел ача башладылар. Культвзвод һәм башка бүлекчәләрдән җыел­ган шундый бер төркем солдат, кунак йортына килеп, Мусаһы да ур­манга, кура җиләгенә алып китте. Берсенең аркасында аккордеон, Кылычбай кулында газетага төргән шешәләр, Зиннәт Хәсәнев кулында кухня тастымалына уралган ашамлыклар бар иде. Алар байтак барган­нан соң, чынлап та кура җиләге үсә торган вак агачлы ачыклыкка килеп чыктылар, һәммәсе дә мәмердәп пешкән җиләкләргә ташланды. Кайберләре үзләренең бала чакта җиләккә бару истәлекләрен сөйләп алды. Урман тын, якын тирәдә кеше тавышлары ишетелми иде. Озак­ламый Гайнан Кормаш, Рушатов, Габдулла Баттал, Солтанай Фәритов һәм тагын берничә егет берәм-берәм бу төркемгә килеп кушылды. Шуннан соң алар, яшел үләнле матур бер мәйданчык сайлап, шунда тәгәрәделәр. Кылычбай шешәләрен сүтеп, кружка һәм стаканнар шыл­тырата башлады. Зиннәт табын җәйде, Фәхри бер чынаякка кура җилә­генең иң эреләрен генә җыеп китерде. Хәл кадәренчә табылган поляк бемберыннан һәм ризыклардан барысы да авыз итеп алдылар. Уен- көлке сүз башланды, ләкин ул озакка бара алмады, Гайнан Кормаш аягүрә басты да:

— Фәхри дус, син уңга — йөз метр, Фәритов, син сулга — йөз метр, Кылычбай, син алга — йөз метр, Әмиров, син артка — йөз метр, — дип команда бирде. Аннары һәркайсының бурычын аңлатты. — Тирә-якны нык күзәтергә, горизонтта шикле фигура күренсә, Киекбаев, «Ирәмәл- кәй»не җырлый, Фәхри — «Карурман»ны, Фәритов мандолинда «Эрбет»не уйный, Әмиров гармонда «Галиябану»ны сыза.

Дүрт егет күрсәтелгән дүрт тарафка китеп барды. Яшерен оешма­ның булачак рота командирлары белән берлектәге утырышы эшкә ке­реште. Иң элек барлык команда составы расланды. Теге көнне өчәүлә­шеп фикер алышканча, Муса аларның исемнәрен һәм нинди бүлекчәгә билгеләнүләрен әйтеп чыкты. Тагын фикер алыштылар. Әмма кертелгән тәкъдимгә каршы килүче булмады, аларны расладылар.

Кормашның оператив группасына сигез кеше билгеләнде. Склад часовойларын мөмкин кадәр тавыш-тынсыз алырга, шау-шу кузгатмас­ка кушылды.

Батальонның радио, телефон, телеграф шикелле элемтәчелтәрен, радист Омаров командасындагы биш кешелек төркем, Кормашлар склад сакчыларына ташланудан ун минут элек эштән чыгара. Чыбык­лар берничә урыннан киселеп, радиоаппаратлар ватылып, тиз генә торгызылмаслык хәлгә китерелергә тиеш.

Кузгалыш көне: 1943 ел, 14 август, кичке сәгать 10. Бу вакытка склад сакчылары алынган. Спектакль бетеп, солдатлар клубтан чыгуга музыкантлардан трубач Байсаров сигнал уйный. Оешма билгеләгән командирлар үз солдатларын әйдәп складларга ташлана һәм тиз генә мылтык, автомат, җиңел пулемет һәм гранаталар белән кораллана. Шуннан соң булачак хәрәкәтләрдә һәркем батальон командиры Зиннәт Хәсәнев һәм батальон комиссары Муса Җәлил боерыкларына буйсына. Немецлар каршылыгын җимерү белән төп көчләр урманга керә башлый. Өченче рота, каплавыч булып, урман кырыена ята һәм төп көчләргә юл алырга мөмкинлек бирә. Аннары әкренләп үзе урман эченә чигенә бара һәм, дошманнан аерылып, төп көчләргә кушыла. Бу операциядә поляк партизаннарыннан килгән ярдәмче группа да булышачак. Яралыларны һәм корбаннарны дошман кулына калдырмаска! Алдан ук рота саен санитарлар билгеләп, кирәгенчә носилкалар булдырырга.

— Бурыч менә шундый, иптәшләр, — диде Муса. — Моңа әле безнең ике атнадан артык вакытыбыз бар. Тагын бик күп мәртәбәләр уйлашып карарбыз. Сез дә уйлагыз. Аерым детальләрдә ачыклык җит­мәсә, кат-кат эшләп карагыз. Мин үз вакытымда монда килеп җитәр­мен. Конкрет мәсьәләләр хакында шунда тагын бер сөйләшербез. Командирлар, бүгеннән үк үз кешеләрегез белән бик нык аралашыгыз, эчләренә керегез. Шул ук вакытта шымчылардан, дошман җибәргән провокаторлардан бик нык сакланыгыз. Монда әйтелгән көн, сәгать һәм кузгалыш мәсьәләсен фәкать үзегез генә белергә! Бу — безнең уңышны хәл итә торган иң мөһим хәрби сер. Әйдәгез, шушы серне ялгышып кына да ачмаска ант итик!

Җитди һәм киеренке төс белән утырган егетләр барысы да аягүрә бастылар. Күкрәк түреннән тыелып чыккан тантаналы тавыш яңгырады:

— Бу изге хәрби серне һичкем алдында ачмаска ант итәбез!

 — Хәерле сәгать, хәерле уңыш телик үзебезгә, дусларым! — диде Муса.

Командирларның әле генә шундый кырыс күренгән йөзләре тирән дулкынланудан кинәт яктырып китте, бер-беренең кулларын кысышты­лар, кочаклашып алдылар, бәхетле юл теләштеләр...

Аннары, яңадан яшел күләгәгә утырып, мәҗлес башладылар. Дүрт якка карап сызгырудан соң постлар да килеп җитте. Хәзер аларның кирәге юк иде инде. Күләмле авызына бая ук «ябалак шулпасы»н шактый эләктереп алган Кылычбай «Элмәле»не яңгыратып җибәрде:

Аппак икән, йомшак икән

 Җаныемның куллары,

Салават күпере кебек

Суга барган юллары! —

дип, бөтен кешене рәхәтләндерде ул. Димски дә аңардан калышмады, Әмиров белән Фәритов гармон һәм мандолинда сыздырдылар. «Кура җиләгенә сәяхәт» бик күңелле узды. Муса, батальонга да берничә егет белән кочаклашып, җырлап кайтып керде. Баскыч төбендә торган Зикендорф киң елмаеп куйды:

         — О-о! Майн һерр Мусза Һумероф ист ангеһайтерт!..

Иртәгесен Муса икенче батальонга китте. Анда Уразаев һәм Бик­мулла «хәзрәт» белән шушы ук мәсьәләне сөйләште. Поляк партизан­нарының булышлыкка һәм алып китешергә килүләрен хәбәр итте. Батальонны алып чыгу аларның икесенә һәм үзләре билгеләгән коман­дирларга тапшырылды. Ярдәмгә оешма тарафыннан Гариф Шабаев билгеләнүен һәм аның 12 августта килеп җитәчәген вәгъдә итте Муса Анда ул озак юанмады, шушы йомышлары төгәлләнү белән Демблиигә юнәлде. Юлда аның күзләре гел вагон тәрәзәсендә булды. Кшерка ур­маны башланган массивны, аннары «Бүре чокыры»н карап узды. Әнә нинди тирән икән ул. Куе агачлык засаданы якын ук китерергә җай бирәчәк икән. Качарга да шәп...

Демблиндә ул немец начальникка кереп, Зикендорф әфәнденең тел­чән әйткән үтенечен тапшырды: легион башлыгы инде байтактан бирле пополнение көтә, шуны тизрәк җибәрүләрен үтенгән иде. «Өйрәнүләр бетмәгән унбиш көнсез до җибәрә алмыйбыз» дин җавап бирде Демблнндәге немец. Мусага шуны белү кыйммәт иде. Бу мөтдәт алар билгеләгән көнгә туры килгәнлектән, елмаеп куйды.

— Анысын гына көтәр инде Зикендорф әфәнде, — диде ул. — Калга­нын үзегез хәбәрләшерсез тагы ... — Һәм  үз кешеләрен эзләп китте.

Монда беренче килүендә үк усал телле, усал күзле бер кеше белән очрашкан иде ул. Соңыннан, ныклабрак таныша башлагач, Баскаков фамилияле кызыклы бер егет булып чыкты бу кеше. Аның агач аяклы әтисе татар авылында рус бае тоткан тегермәндә засыпкәче  һәм кара­вылчы булып озак еллар яшәгән. Валентин Баскаков шул авылда туып үскән. Татар малайлары аны Вәлеттин дип йөртә башлаганнар. Ул әнисе өйрәткән рус телен татар теленә караганда аксатыбрак сөйләгән. Соңыннан шул колхоз кешеләре булып киткәннәр, тимерче булган, партиягә кергән. Сугышта да шушы авыл егетләре белән бергә әсир­леккә эләккән һәм аны Демблингә дә үзләре белән алып чыкканнар. Теге вакытта аның Мусага каты орынуы юл таба алмаудан гаҗиз булу аркасында иде. Муса икенче очрашуында аңа ул юлны күрсәтеп бирде һәм Баскаков аны бик теләп кабул итте. Ләкин Муса бер шарт куйды:

— Моннан китәргә ашыкмыйсың. Без сине башта отделение, аннары взвод командиры итәрбез, немецларга яхшы хезмәт итсәң, әлбәттә, — дип көлде ул. — Ә син легионга җибәреләсе кешеләрнең күзләрен ачып, башларын җилләтеп озатасың. Үзеңә ярдәмче булырлык иптәшләр тап. «Вәлеттин» Баскаков эшли башлады һәм үзенә йөкләнгән эшне моңарчы йөз кызартырлык итеп үтәмәде. Аның әллә ничәмә агитатор егетләре бар, һәм Демблиннән чыккан егетләр батальоннарга ватан­чыл рух алып киләләр иде.

Муса кыскача хәлне Баскаковка да сөйләп бирде. Бу юлы инде үзең дә, иптәшләрең дә калмый, бергә чыгасыз диде. 14 нче августта сезне «Бүре чокыры» күперендә кунаклар каршы алыр. «Эш» башлану белән вагоннардан җиргә сибеләсез һәм үрмәли-үрмәли, урманга перебежка! Сез инде коралсыз булырсыз, шулай да берәр дистә «лимон» хәстәрлә­сәгез, шәп булыр иде, озатучы «дусларыгыз» алдына «төтен коймасы» корып китәр идегез.

Баскаков башта бу сүзләргә бик куанган идее, хәтта кулларын уып куйды ул: «Эх, котылабыз икән!» — диде. Әмма берничә минуттан соң пошына да башлады. — Әгәр барып чыкмаса? Аларны унөчендә яки ун­ бишендә озатсалар? Шулай итеп аймыл булырга туры килсә?..

— Алай булмас, — диде Муса. — Лагерь башлыгыгыз унбиш көн­ нән соң диде. Сез шул вакытка әзер булып торыгыз. Әгәр шулай да китү көнегез туры килмәсә... «Бүре чокыры»н узгач Кшерка урманы баш­лана, менә шул ике арада вагоннардагы стопкраннарны ачып, тиз генә тышка сикерегез, һәм лимон яудыра-яудыра урманга керегез. Анда сез юлдаш табарсыз... Главное — не ждать нянек, действовать самостоя­тельно, но организованно! — дип, бармак янап сүзен бетерде ул.

Баскаков әз генә көлемсерәп куйды:

— Бу — куркытуыгыз түгелдер бит, иптәш Гумеров?

— Юк, әлбәттә, — диде Муса. — Ләкин бу юлы мин командир буларак сөйләшәм. Шуңа күрә бу әйткәннәрне үтәү — закон! Сүзсез. Ә ничек үтәүнең оператив планын төзү— сезнең өстә. Әлбәттә, калган иптәшләр белән киңәшеп. Ә хәзергә: хуш, дустым! Алдагы күрешү — Кшерка урманында. Хәерле юл!

VI

Немецлар, бик зур көч туплап, бишенче июльдә Курск дугасында һөҗүм башладылар. Берничә көн буена өзелми барган искиткеч каты сугышлардан соң алар кайбер уңышларга да ирештеләр. Ләкин бу уңышлар әле бик бәләкәй иде. Күпме көч кую, ут һәм металл түгүгә карамастан, алар совет гаскәре сафларын өзеп тактик тирәнлеккә, танк һәм мотопехота иркенләп чабарлык киңлеккә үтә алмадылар.

Монда һәр ике яктан меңәр ярым диярлек танк бүксәгә-бүксә килеш­те. Һәр ике якның меңләгән самолетлары күкләрне каплап алды. Аларның ничек ажгырып бер-беренә ташлануларын карар өчен күз күреме җитәрлек түгел иде. Уннарча мең туплар, тәүлекләр буенча гөрселдәп, җирне тетрәтеп тордылар. Монда йөзләрчә мең солдат пулемет һәм ав­томатлардан бер-беренә ут яудырды. Җәйнең челләсе иде. Борынгы дастаннардагы шикелле, күк йөзен тузан катыш кара сасы төтен кап­лады, кояш тотылгандай җир өсте караңгыланып китте, үлем ачысы белән атлар чинады, бүреләр улады, һәртөрле җанварлар җан газабы белән ыңгырашыш, мөгрәшеп бу тирәләрдән качтылар. Сугыш шулай каты булды. Андагы җирләрдә ятып калган солдат гәүдәләрен җыеп һәм санап бетерерлек түгел иде. Менә шуңа күрә дә немецлар бәләкәй генә уңышларын да бик олы күрсәтәселәре килеп, яман шау-шу кубар­дылар. Геббельс әфәнденең бөтен пропаганда машинасы хәрәкәткә килде, һәм барысы да совет гаскәрләрен тар-мар итү, Сталинград өчен үч кайтару турында кычкыра башладылар. Шунсы гаҗәп, июль ахыр­ ларында инде дошман һөҗүменең бугазына таш утырган булса да, һәм безнекеләр каршы һөҗүмгә күчеп, аның үзен җимерә барсалар да, тыл­дагы пропаганда һаман көчәя, һаман җиңү турында кычкыра бирде.Чөнки бу инде немецның актык тилпенеше, үләрлек яраланган ерткыч­ ның җан ачысы белән тырмашуы иде...

Шулай да пропаганда кубарган шау-шу легион солдатлары ара­сында төрле хәбәрләр тудырды: «Немец тагын бик каты алга бара икән. Курскины һәм тагын әллә кайсы шәһәрләрне алган икән, шул яктан әйләнеп, арттан китереп Мәскәүгә сугачак икән, безне дә озакламый шул фронтка озатасылар икән...» дип сөйләделәр. Бу һөҗүм турында чын хәлне белү һәм төрле имеш-мимешләр белән солдат күңелен чуалт­мау өчен легион оешмасына яңа һәм ачык мәгълүматлар, пропаганда материаллары кирәк булды. Шуларны алып кайту өчен август башын­ да Берлинга кеше җибәрергә уйладылар. Гадәттә мондый йомышны оешманың тапшыруы буенча Габдулла Баттал белән Фәритев үти иде. Бу юлы Фәритев башка музыкантлар белән каядыр концертка киткән булып чыкты. Шуңар күрә Кормашев, Батталның үзен генә җибәрмәкче булып, аңа документлар яздыру өчен штабка керде.

Зикендорф әфәнде, бер генә кеше җибәрүне хуп күрмичә, икене җибәрергә кушты. Фәритовның өйдә юклыгын әйткәч,

 — Соң башка кеше ярамыймыни? — диде. — Әнә яшь кенә пропа­гандист Мәмүт Ямалтаев барсын. Берлинны да күреп кайтыр шунда, иптәш тә булыр...

— Мәйлегез, — дип җавап бирде Кормаш. — Ул егетне әзрәк беләм, — миңа якташрак кеше, Казагстаннан...

Шулай итеп, Зикендорф әфәнде бу очракта гестапочы фельдфебель Блокк роленә керде. Чөнки Ямалтаев, инде ай ярым буена төрле рольгә кереп бик астыртын гына иснәнеп йөрсә дә, һичбер «җеп очы» табалмый, ә немецларга ашыгырга кирәк иде.

Фельдфебель Блокк, әлбәттә, Ямалтаевны бик нык өйрәтеп җибәрде. Шуның өчен ул, Берлинга килгәч, Габдулла Батталовтан бер генә адым да калмаска тырышты. Редакциягә һәм «Идел-Урал» комитетына аның белән бергә барды. Үзе бик мыштым гына һәм тыйнак кына сыман кү­ренсә дә Батталның кемнәр белән очрашып, ниләр сөйләшүен һаман күзәтеп йөрде. Шулай да кич белән Баттал, куну йортында аның үзен генә калдырып, Алишлар янына китеп барды, һәм шунда ул әле берәр атна гына элек Демблиннән кайткан Муса белән очрашып, үзенең ни өчен килүен һәм батальон хәлләрен сөйләп бирде.

 — Немецлар бик каты җиңеп баралар икән, безне тиздән шул фронтка җибәрәләр икән, диде.

Муса аңа ике-өч көн торырга кушты. Курск дугасындагы сугышлар турында совет сводкасын тыңлап, тулырак мәгълүматлар табу, аны «ил хаты» итеп басу, шулай ук батальон солдатларына фронтка китүдән баш тартырга өндәп мөрәҗәгать чыгару өчен шул чама вакыт кирәк булачак иде.

Икенче көнне иртүк оешманың ашыгыч утырышы булды. Симайга тиз арада Информбюро хәбәрләрен булдырырга һәм шуны Алиш белән бергәләп язарга, матрицага алырга, басарга кушылды. Муса өндәмә тексты язуны үзенә алды. Булатов, экскурсияләр өчен һәр төрле бел­дерүләрне, чакыру билетларын типографиядә үзе хәзерләгән булып, хәреф җыярга ярыйсы ук өйрәнеп килә иде инде. Муса язган өндәмәне, шундый эшләр арасына тыгып, немец надзорының борын төбендә көпә-көндез җыеп, көпә-көндез кул ротациясендә басып алу Гариф белән икесенә тапшырылды.

Әмма бу ашыгыч эшне башкару шактый кыен булып чыкты. Элек ансат кына үтелә торган киртәләрдә хәзер кат-кат төпченүләргә, шик­чән карашларга очрарга һәм аларны яңа хәйләләр белән әйләнеп узар­га туры килде. Шуның өстенә Курск сугышлары турындагы листовка басыла башлагач кына, Әхмәт Симай яңа хәбәр белән йөгереп керде:

— Безнекеләр, немецларның тәмам тешләрен коеп, Орел һәм Белго­род шәһәрләрен азат иткәннәр. Әллә никадәр пленный, трофей! — дип пышылдады ул тыны-көне бетеп. — Бишенче августта Мәскәүдә җиңү салюты! Сугыш тарихында беренче мәртәбә!

«Ил хаты»на бу куанычлы хәбәрне дә кыстырып, яңадан басмыйча мөмкин түгел иде. Шулай итеп, Габдулла Баттал үзенең юаш юлдашы белән алтынчы август иртәсендә генә легионга кайтып китте.

Әмма бу ыгы-зыгылы көннәрдә бүтән адәмнәр дә тик ятмады. Шәфи Алмаз, Карип Ишбулдинны чакырып алып, аның борын төбендә алтын сәгать уйнатты.

 — Сиңа, энкәш, шыгырлар китабың өчен нәни генә бүләк, — диде. — Белеп тор Гаптрахман абыеңның яхшылыгын! Бальшәвикләрне каты сүккәнсең, афәрин!.. Әмма мин кушкан эшләрең буенча — җебегән тавык! Һични булдыра алмыйсың. Көтәм! Вә ликин күпме көтәргә?

Карип калтыранган куллары белән сәгатьне әйләндереп-әйләндереп карады. Чыннан да, алтын бугай! Чыннан да, йөри, швейцарски кул сәгате! Унҗиде ташлы, дип язган. Кайчаннан бирле шушындый бер сәгать, алтын пенснә, велюр эшләпә һәм шәп костюм турында хыял­лана иде ул!.. Бәхете бу тар дөньяга гына сыярлык булмаганга, йөгереп урамга чыкты, әлеге автоэчергечтән генә бер-икене төшереп алды да, шатлыгын кем белән уртаклашырга, үзен кая куярга белмичә, Албайнплацка таба юнәлде. Чөнки аның сер бүлешерлек бер генә дусы да, гомумән, беркеме дә юк иде. Хәтта комитетта Мусалар ягына кушыл­маган һәм ниндидер бер күләгә сыман гына йөреп гомер уздыручылар да аңардан тайчаналар, аны шымчы дип уйлыйлар иде.

Карип Албайнплацка кайтып төште. Үзеннән алдарак баракка якын­лашып килүче Алишны шактый ерактан күреп алды һәм сөенеп куйды: менә хәзер аны тиз-тиз куып җитәсе һәм үзенең бүгенге шатлыгын сөй­ләп бирәсе, мактанып аласы килде. Ул бит Карипнең элекке дусы, аның шикелле үк партиясез, аның шикелле үк кайчандыр кагылып йөргән кеше. Шулай булгач, ул аны аңлар иде. Бәлки, бергә ресторанга китеп, бераз кәефләнеп тә утырырлар!.. Әмма аның бу изге уйларын усал мыскыл иткән шикелле, Алиш баскыч төбендә дә тукталмады, баракка да кермәде, ә ни өчендер урман эченә таба атлап китте. Карипне күреп юри качты бугай ул чукынмыш! Очрашасы килми, янәсе! Тукта, кая барыр, ни кыланыр, ничек котылыр икән...

Һәм Карип, агачтан агачка поса-поса, аның артыннан китте. Алиш талчыгып эштән кайтучының салпы адымнары белән ашыкмый гына эчкә таба керә, әледән-әле арт ягына әйләнеп карый, ләкин шик туар лык һични күрми, ахры: юлын тагын дәвам иттерә. Юан агачлар ар­тына сеңгәндәй генә хәрәкәт итүче Карип аны күздән ычкындырмый.

Менә Алиш, җирдән бер ботак алды да, ялгыз бер карт каен төбенә чүгәләп, балчыкны казый башлады. Аннары, шактый маташканнан соң, кесәсеннән нәрсәдер чыгарып, шул чокырга салды да күмәргә тотынды.

Шул арада тирә-ягына әллә ничә тапкыр карап алды, әмма Карипне барыбер күрмәде...

Ишбулдин күңелендә кинәт әллә ничә төрле гөманнар уйнаклап китте: нишли бу — акча күмәме? Әллә бик кыйммәтле берәр әйбер табып, шуны яшерәме? Әллә... кесә коралы-фәләнме?.. Әллә!..

Ул арада Алиш, үзенең әлеге яшерен эшен бетереп, килгән юлыннан түгел, бөтенләй икенче яклардан әйләнеп, баракка таба юнәлде. «Эз югалта, янәсе!» — дип көлеп калды Карип, һәм Алиш күздән югалу белән ул үзенең поскан җиреннән чыкты да әлеге каен төбенә ташлан­ды. Биш бармагын тырпайтып комсыз бер хәрәкәт белән кармана башлады. Җир өсте тип-тигез, бер генә кисәк яңа балчык та күренми, һәркайда тигез булып, кипкән яфраклар, мүкләр, үләннәр ята... Кай төштән генә казыды соң ул?... Һәм Карип, дүрт аяклап үрмәли-үрмәли, шашкан бер кабалану белән эзләнүен дәвам итте. Ниһаять, кармана торгач, бер йомшаграк урын табылды. Өстенә чирәм капланган... Ул тагын да шашыныбрак шул урынны казырга тотынды. Озак та үтмәде, гади типография кәгазьләренә төрелгән бер нәрсә килеп чыкты. Карип аны калтыравык куллары белән тиз-тиз сүтеп карады.

— Я, ходай! — дип, кычкырып пышылдады ул. Кәгазь эчендә дүрт- биш кисәккә ертылган юка гына синтетик матрица ята иде. Карип аны тиз генә яктыга тотып, күздән кичерде һәм, барын да аңлап алгач, яшен тизлегендә метрога, Шәфи Алмаз янына чапты...

Әйе, соңгы листовканың матрицасы иде бу. Фоат, кинәт кенә йөрәк белән авырып, төнге сменага чыга алмады. Ә листовканы тиз өлгертү кирәк иде, Алиш үзе тотынды. Газета полосаларын уку-тикшерү ара­ сында, урлап-урлап шуны басты. Төн буе алҗып беткән баш белән иртәсен чүп-чарларын вентиляция юлына тондырганда, аптырап калды: андагы һава агымы матрицаны йота алмый иде. Алиш аны тиз генә кәгазьгә төрде дә кесәсенә салды һәм, эштән соң монда алып кайтып, бер этең дә табалмастай итеп урман эченә күмде, тик әнә нәрсә килеп чыкты...

Карип Ишбулдин, авызына зур сөяк кабып, хуҗасы янына чабып кайткан овчарка шикелле, кулындагы әйберсен болгый-болгый, Шәфи Алмаз кабинетына атылып килеп керде.

— Таптым! Ниһаять, сөенче сездән, Гаптрахман абый!— дип кыч­кырды ул.

Артык тиле сикеренүләрне бик үк өнәп бетерми торган карт сәүдә­гәр бер кашын гына күтәрде дә:

— Ни пычагыма шул хәтле акырасың, әллә дөлдел күкәе таптың­\мы? — диде.

Карип мондый түбәнсетүдән бик югары кешеләрчә горур адымнар белән аның каршына килде һәм, кулындагы төргәген сүтеп, өстәлгә те­зеп салды да бармакларын кире яктан йөртеп укый башлады. Аннары яичек һәм каян тапканын сөйләп бирде.

 — Ну мөртәт малай, молодис икәнсең! — дип мактады Шәфи. — Иснәнә торгач, тәки өстенә бастың тизәкнең!.. Моның өчен сиңа кара-зәңгәр бостон костюм, менә дигән туфли!..

ШәФи «апсатар» табигате буенча, шпион түгел, үзенең товары-бай-лыгы күпме икәнен шундый юллар белән белергә теләүчеләрне дә җене сөйми идее. Әмма милләтнең сәяси хадиме булып киткәч, җасуссыз яшәп булмавын аңлап алды ул. Шулай да Карипне җирәнү сүзләре кыстыр­мыйча мактый алмады.

Карип Ишбулдин исә, аның бу мыскыллавын бөтенләй ишетмәгән­дәй, мең рәхмәтләр укыды һәм Шәфинең бүртләч тамырлы кул аркасын үбүдән дә тартынмады. Ләкин моның белән генә эш бетмәде әле: аның Алиштан бик нык үч аласы, моңарчы күрсәткән каршылыклары өчен утлы табага бастырасы килә иде. Ул хәзер — җиңүче! Алишның язмы­шы аның кулында! Тукта, калтырансын, үлсен әле бер...

Һәм Карип әлеге матрицаның бер кисәген алып кесәсенә салды да яңадан Албайнплацка чапты. Алиш почмагына дөбер-шатыр килеп кереп, тумбасы өстенә матрица кисәген ташлады.

Топчанда китап укып яткан җиреннән йокымсырап киткән Алиш моны тоймыйча калды. Тик яңадан шартлап ябылган ишек тавышына гына уянып китте һәм ишектән чыгып баручы Карип шәүләсе күзенә чалынып калды. «Шатунлы шайтан» дип уйлады һәм каядыр кабалан­ гандай, җәһәт кенә урыныннан торды. Шуып идәнгә төшкән китабын тумбочка өстенә алып куйганда әлеге матрица кисәген күрде. Кинәт кай җиренәдер ут капкандай як- ягына карады. Аның шунда ук бөтен чырае көл күк булды, матрица кисәген алырга сузылган кулы калты­рана, иреннәре дерелди башлады.

— Син?.. — дип ыңгырашты ул. — Сволочь икәнсең!..

Абдулла, шактый вакыт урынында чайкалып торды-торды да, ишек­кә ташланып, урманга йөгерде. Актарылган балчыкны күргәч, йөзтүбән җиргә капланды һәм ыңгыраша-ыңгыраша үксергә тотынды.

— Ах, йөзекара, йөзекара! Бетерде бит... Кая булды соң минем күзләрем!

VII

Мәмүт Ямалтаев, Берлинда Габдулла Батталовны күпме генә кара­выллап, үзенчә бик сизгер булып йөрмәсен, барыбер һичнәрсә белә алмады. Аның кәефе бер дә шәп түгел иде. Менә ике ай була инде, ул һаман пропагандистлар һәм музыкантлар арасында буталып йөри, әмма бер генә сер дә урлый алганы юк. Шулай итеп, менә Берлиннан да буш кул белән кайтып килә ул. Ә фельдфебель Блокк тагын аның якасына ябышачак. Нинди елан юллары белән боларның эчләренә керергә соң?..

Алар, ут белән су шикелле, ике дошман, кара-каршы утырып вагон­ да кайталар. Газеталар тутырылган чемодан тәрәзә турындагы бәлә­кәй өстәлгә утыртылган. Ачык тәрәзәдән бәргән җилне киметү өчендер, күрәсең. Күңелендә һич начар уй булмаган, беркатлы һәм шаян холык­лы Габдулла үз каршында үзенең газраиле утырып кайтуын, әлбәттә, белми. Киресенчә, ул аны дус күрә һәм үз күрә булса кирәк әле: әйбәт сүзләр сөйли, Мәмүтне үз ягына аударырга тырыша, туган илне оныт­маска, совет солдаты исеменә тап төшермәскә өнди. Аннары, башын югары күтәреп, Такташның «Киләчәккә хатлар»ын укып җибәрә. «Баш­ларыннан инде сез яшәгән коммунизм кыры күренә!» — дигәннән соң, «Эх, шәп язган иде веть! — дип куя. Аннары укып бетергәч, тагын яңа­ ларына күчә. «Кичер, илем», «Ирек», «Сандугач һәм чишмә» дигәннәре, сугыш һәм әсирлек турында язылгангамы, бигрәк тә йөрәккә үтә. Кай­чандыр шундыйрак сыман тойгылар Ямалтаевта да булып узган иде бит. Хәзер инде алардан эз дә калмаган. Мәмүт бу шигырьләрнең кемнеке икәнен сорап карый, ләкин Габдулла мәгънәле елмаеп бер күзен генә кыса. Сабыр ит, янәсе, башың яшь...

Мәмүт Ямалтаев юлдашының сүзен тәүфикъ белән генә тыңлап бара. Аның сүзләренә каршы җавап бирми, һәм каршы килерлек тә түгел, чөнки ул дөрес сөйли, хакыйкатьне әйтә. Шулай булгач, Ямалтаевка үзенең кара битлеген салырга да елый-елый тәүбә итәргә: «Мин синең башыңны ашарга иярим, дус кеше, изеп ташла, үтер син мине, яки кичер син мине! Кичерсәң - иң тугры дустың булырмын!» - дияргә иде. Ник нитми соң ул шушы сүзләрне? Нәрсә комачау итә? Мәмүт тә кайчандыр комсомол булган кеше бит. Ник йөрәген ачып сала алмын ул бу саф күңелле кеше алдында?..

Юк шул, булмый. Мөмкин түгел. Соң иңде, бик соң! Аның аркасындагы җинаять йөкләре артык күп, артык авыр шул хәзер. Бер генә түгел, берничә тегермән ташыдай, аңа кыймылдарга да ирек бирмичә, басып торалар. Ул әшәкелекләрнең береннән дә тайчанмады, аңа хәтта фашист кулы белән медаль дә тактылар. Менә шулай булгач, хәзер мең тәүбәләр итеп, мең төрле яхшылыклар эшләсәң дә, ул пычракларны юып ташлау мөмкин түгел инде. Алар кайчан да булса бер вакытны барыбер беленәчәкләр һәм барыбер Мәмүткә тиешле җәзасын бирәчәк­ләр. Беткән баш — беткән инде, күперләр яндырылган, басмалар сү­телгән — үлгәннән соң тәүбә юк...

Ә Габдулла үзенең Мәмүт өчен һич кенә дә кирәге булмаган әйбәт сүзләрен дәвам иттерә:

—Моңайма, егет, салма башыңны, менә бергәләп туган илләргә кайтырбыз, — ди ул.—Дус булып кунакка йөрешербез. Син безнең Биләргә килерсең. Тигәнәлене, Казанны күрерсең, алар дөньяда ике генә шәһәр!— дип көлдергән була.

Мәмүт Ямалтаев тулысыңча аңа ышанган һәм кушылган кеше бу­лып кылана. Сүзләрен җөпләгәндәй итә. Ләкин эчтән нервысы кайный, түземлеге җитми: ник һаман суган суы сата, ник төп серен ачып бирми?..

Габдулла, әлбәттә моны сизмәде, киресенчә, егетне тәмам «эшкәр­теп», үз ягыма аудардым дигән фикергә килде. Чөнки Мәмүт гел якты чырай күрсәтеп, гел аның сүзләрен куәтләп кенә кайтты, шуңа күрә Габдулла озакламый бу егетне үз араларына кертү мөмкин булачагы хакында уйлап куйды. Элекке Ямалтаев өчен кирәкле сер аның авы­зыннан һаман ычкынмады әле! Хәтта чемоданда нәрсәләр кайтканын да белә алмады Мәмүт. Чөнки аңа Габдулла хуҗа иде. Шуның өстенә ул аны вагонга кергән саен тәрәзә каршындагы өстәлгә утыртып куя да оныта. Ачык тәрәзәдән төшеп китәр дип тә курыкмый. Күрәсең, анда Шәфи Алмаз чыгара торган газетадан башка һичбер кадерле нәрсә юктыр...

Ә Габдулланың ул чемоданны юри тәрәзә каршына куюы һәм, андый-мондый тентү була калса, тиз генә төртеп төшерәчәге Мәмүт Ямалтаевка, әлбәттә, билгеле түгел иде.

Алар шулай Едлинога кайтып җиттеләр. Ә кайтып җиткәч инде, газеталар арасында булган «Ил хатлары»н таратканчы кайда яшереп тору мәсьәләсе килеп чыкты. Алар клубта Гайнан Кормаш бүлмәсендә өчәү генә иделәр.

 — Ияләренә җиткергәнче, боларны кая куеп торабыз соң? — диде Габдулла елмаеп. — Анда бик интересный хәбәрләр бар. Орел, Белго­род... Мәскәүдә беренче салют!

Гайнан күзләрен зур ачып, Батталга, аннары Ямалтаевка карады, иреннәрен нык йомып, чыраена акламау төсе чыгарды.

— Ничава , —дип куйды Баттал, үзенең төкәнмәс шаян тавышы белән, —мин инде аны юл буе эшкәртеп кайттым. Мәмүт начар егет сыман күренми.

Ко та рмаш аны байтактан бирле күзәтеп йөри һәм урыны килгән саен кылын тарткалап карый, ә егет ничек тә гел уңай тәэсир калдыра кебек иде. Шуна күрә Батталнын бу сүзләренә Кормаш та каршы төш­мәде, ә туп-туры Мәмүткә сорау ауйды.

— Әйт, Ямалтаев, сатарсыңмы безне.

Мәмүтнең күзләре акайды, төсе агарды. Ул гаҗәпләнгән һәм шун­дый әшәкелектән җаны-тәне белән курыккан кеше булып күренде.

— Ни сөйлисез, Кормаш абый, үз кешеләребезнеме?— диде ул, тыңкыш тавышы белән. — Ике күзем чәчрәп чыксын менә!

Саф күңелле Гайнан да, Габдулла да ышанмыйча булдыра алма­ ылар, тик йөрәкләрен генә нидер тырнап куйды. Шулай да күп уйла­нырга ара аз иде, таратыр көн килгәнче, кая яшереп торырга? Башка вакыт Фәритев үзе таба иде урынны, ә бүген ул юк...

Мәмүт хәзер инде тыңлап торучы гына түгел, киңәш бирүче дә бу­лып китте. — Ә үзебезнең һәм якын иптәшләрнең матрас эчләренә, салам, стружка арасына тыгып торсак? — диде ул. — Капшанучы була калса, салам да, кәгазь дә бердәй шыштырдый.

Бу тәкъдим ярыйсы булып күренде. Шулай да Гайнан уйланып тор­ды, күңеленнән башка урын, башка мөмкинлек эзләп карады, ләкин тапмады, тизрәк берәр җиргә урнаштыру кирәк иде аларны. Бәлки иртәгә Фәритев үзе кайтып җитмәсме, бәлки бүген төндә үк урманга күчерергә мөмкин булмасмы?.. Әмма хәзергә бүтән хәвефсез урын күренмәде, һәм алар, шунда ук кеше саен илле-алтмыш листовка бүлеп, үз матраслары эченә алып кереп яшерделәр. Калганын икегә аерып Зиннәт Хәсәнев белән Сәйфелмөлекев матрасларына тыктылар. Шушы эш арасында ук Кормаш, үзләренең яшерен көрәшләрен кыскача гына аңлатып. Мәмүтне ант иттерде. — Син безнең оешма члены хәзер. Изге көрәштә җаныңны аямаска һәм иптәшләреңне сатмаска ант ит! — диде.

Ямалтаев калтырана-калтырана ант итте. Шуннан соң алар үз эш­ләренә таралыштылар. Мәмүт исә төнне ничек җиткерергә белмәде. Юк, сөю сагышлары тилмертмәде аны, егерме яшьлек егет Мәмүт Ямалтаевка мәхәббәт шикелле изге хисләр таныш түгел иде. Ул— төн уртасында гестапо агенты Ясәви Ихсанов белән һәм фельдфебель белән кавышуны көтә иде.

Менә аның ул минутлары килеп тә җитте: төнге беренчедә гадәт­тәгечә «теше сызлый» башлады, һәм Мәмүт эчке күлмәк-штаннан килеш кенә итекләрен киде дә тешен тотып сызлана-сызлана чыгып йөгерде. Ә бер данә листовка алдан ук итек кунычына яшерелгән иде инде!

Утын сүндерсә дә йокламый яткан Ясәви янына керде. «Ай, тешем, авырта минем тешем!»— дип кычкырды. Аңа каршы тегесе: «Авыртса синең тешең, анда минем ни эшем?» — дип җавап бирде.

— Булды!— диде Мәмүт, күзлеге аркылы да шашкын елтыравы бәреп торган сары-яшел бәбәкләрен уйнатып. — Булды! — Һәм ике сүздә Ясәвигә хәлне аңлатып бирде. Ясәви аны Блокк хөҗрәсенә алып китте. Анда кергәч, Мәмүт итек эченә яшерелгән листовканы чыгарып, Блокк кулына сузды һәм вакыйганы сөйләп бирде.

Моңарчы фельдфебель әфәнденең күпме башын катырган, күпме шелтәләргә, күпме күңелсезлекләргә дучар иткән һәм хәтта аның карьерасын сындыра язган бу нәләт төеннең кинәт шушылай ансат кына чишелеп китүе ис-акыл киткеч бер хәл иде. Фельдфебель хәтта Ямалтаевиың авызына карап катты, калай күзләре йөрмәс булды. Бай­тактан соң гына аңына килеп, листовканы әйләндергәләп карады, андагы латин хәрефләреннән сүзләр җыярга тырышты, ләкин бернәрсә дә аңламагач, Ихсановка сузды. Ул исә, ярты-йорты пупалап, листов­ үканың эчтәлеген түрәсенә әйтеп бирде.

— Ярар, — диде Блокк. — Кайтыгыз. Хәзергә бөтен кәгазьләр үз урыннарында торсын. Әгәр башка урынга күчерә яки солдат арасында тарата калсалар, миңа алдан хәбәр итәрсең. Син хәзер оешманың активы бит. Шулай булгач, сиңа мәгълүм булмый калмас. Ә мин Берлин белән хәбәрләшим.

Мәмүт белән Ясәви чыгып киттеләр. Фельдшер, Мәмүтнең авыртма­ган тешен дарулап, хәтта яңагына сары кәгазьле бәйләвеч тә салып җибәрде. Фельдфебель исә төн буе радиоаппарат яныннан китмәде.

Яшерен код цифрлары өзлексез шыкылдый торды. Таңнан ук әлеге листовка махсус фельдпочта белән Берлинга озатылды. Анда аны юка синтетик матрица кисәкләре белән чагыштырып карадылар. Эчтәлектә аерма булмады, хәреф рәвешләре бер төсле иде. Шуңар күрә матрица­ның «Винета» бүлегендәге машинкада сугылуын, ферлагтагы кул ротациясендә күбәйтелүен һәм кемнәр тарафыннан эшләнүен аныклау гес­тапочылар өчен артык кыен булып чыкмады. Бөтен план тиз арада хәзерләнеп бетте һәм «операция» көне билгеләнде...

V III

Алдан сөйләшеп билгеләнгән көнне Муса юлга чыкты. Берлиндагы иптәшләре аңардан ике көн соңрак кузгалырга тиеш иде. Кичә генә нинди кояшлы, матур һәм җылы булган көн бүген шундый ямьсез һәм, Балтик өсләреннән килгән томан белән томаланып, инә күзедәй вак кына яңгыр сибәли иде. Ул, кара эшләпә киеп, плащының яка төймә­сеннән генә эләктергән һәм кулына әлеге үзеннән калмый торган чемоданын тоткан килеш, Варшава вокзалына килеп төште. Әллә кай­чан җимерелгән элекке вокзалның инде үз төсен җуя башлагаң, ватык кирпеч өемнәре, тутыгып яткан кәкре-бөкре тимер-томыр кисәкләре, шуларның бер читенә акбурлы такталардан гына тиф барагы сыман итеп корамаланган вакытлы вокзалның авыр карболка исе аңкытып торуы һәм шуңа мазут, күмер төтене исләре кушылуы белән бүген бигрәк тә иләмсез күренә иде. Радом поездына утырыр өчен бер плат формадан икенчесенә күчкәндә, ни өчендер бу йөз тапкыр күрел гән нәрсәләр һәммәсе дә аның күзенә яңадан чалынды. Известь, тимер- томыр катыш ала-кола төстәге ул өемнәр яңгырда чыланып, җансыз таркалып ятулары белән ниндидер үлгән шәһәр хәрабәсен хәтерләтә­ләр, шул ук вакытта бу урында кайчандыр тормыш кайнап торуын да искә төшерәләр һәм, ихтимал, шуның өчендәдер, аерата моңсу, йөрәк кимергеч сагышлы, хәсрәтле булып күренәләр иде. Составны платфор­мага бирергә ун минут бар әле. Шушы сөяккә үтә торган шыксыз вак яңгыр астында шуңарчы торырга кирәк. Мусаның аргы баштагы вок­залга барып торасы килми, озак түгел бит, әрле-бирле йөрүе генә ка­лыр, әйдә, плащы үткәрмәс әле. Ә состав бирүләре белән вагонга чумар...

Юеш перрон өсте тып-тын, хәтта үле диярлек. Анда-санда хәрби немецлар гына узгалый. Алар да әз бүген, көн әшәке булгангадыр инде. Әнә ике «СС» козгыны да йөреп яткан була. Бүтән немецларның башы бу араларда тагын салына башласа да, болары сер сиздерми әле: баш­лары озын казык очына элгән чүлмәк шикелле, туры тора, түшне дә тәгәрмәч итеп тоталар. Янәсе, Германиянең тоткасы, җирнең кендеге алар!..

(Дәвамы бар)