Логотип Казан Утлары
Публицистика

«Моабит дәфтәре» безнең өчен дә язылган

Муса Җәлил юбилеен каршылап

Советлар Союзы Герое,  легендар шагый­ ребез Муса Җәлилнең 60 еллык юбилее якын лаша. Бу зур юбилей бөтен илебездә киң кү­ләмдә билгеләнеп үтәчәк.

Журналыбызның бу санында без немец әдибе Франц Лешнитцерның «Моабит дәфтә­ре» безнең өчен дә язылган» исемле мәкалә­сен урнаштырабыз. Франц Лешнитцер Гер­мания Демократик Республикасында яши.

Ул Муса Җәлил иҗатын пропагандалауга күп көч куйган, патриот шагыйребезнең ши­гырьләрен һәм поэмаларын немец теленә тәр­ \җемә иткән күренекле язучыларның берсе. Аның бу мәкаләсе Берлинда атнага бер тап­кыр чыга торган «Зонтаг» исемле әдәби аль­манахның узган елгы 34 санында басылган. Журналда мәкалә бераз каскыртылып бирелә.

Франц Лешнитцер

 

«Моабит дәфтәре» безнең өчен дә язылган

 

Иске бозык гадәт татарларны ерткычлар белән бер дип саный. Татар шагыйре Муса Җәлилнең батыр тормышы һәм ижат эшчән-леге әлеге шовинистик явыз уйдырманың көлен күккә очыра. .

...1958 ел. Мәскәү. Без — Андрэ Тиммер­манс,  аның хатыны, Леон Небенцаль, Эрих Мюллер һәм шушы юлларның авторы — Әми­нә ханым Җәлил өендә утырабыз. Минем кулда — «Моабит дәфтәре». Карыйм: кечкенә, бик кечкенә битләр. Әйтерсең лә, тәмәке төрү өчен хәзерләнгән нәни кәгазь кисәкләре! Алар пөхтә итеп язылган гарәп хәрефләре белән чуар­ланганнар. Уйлыйм, бу бит дим, хәзинә, сирәк очрый торган хәзинә. Тагын шунысы күңелне дулкынландыра: фашистлар зинданында үлем көтеп яткан хәлдә дә шагыйрь чын немецлар белән гитлерчылар арасындагы аерманы күрүдән туктамаган. Бу — искитәрлек факт. Чыннан да. Әйтик, Эрих Вейнерт үзенең сугыш башланыр алдыннан язылган бер поэмасында «чын немец» һәм Гитлер иярчененә әверелгән «немец» турын­да яза икән һәм ул әлеге ике немецны бер-беренә каршы куеп, гыйбрәтле контраст ту­дыра икән — бу безнең өчен үзеннән-үзе аңлашыла торган нәрсә.

Әмма ләкин әлеге контраст немец төрмәсендә ижат ителгән шигырьдә — үзенең совет әсире, милләте ягыннан татар булганы өчен фашист албастылар тарафыннан көн-төн әдәм күрмәгән җәзаларга, мәсхәрәләргә дучар ителгән хәлдә язылган шигырь­ дә чагыла икән — моны инде үзеннән-үзе аңлашыла дип булмый. Бу — тирән эчтәлек­ле күренеш. Барыннан да элек бу факт Муса Җәлил рухының ленинизм тәгълиматына нигезләнгән интернациональ эчтәлеге ни дәрәжәдә какшамас нык булуы турында сөйли.

Икенче фикергә дә нигез җитәрлек: тирән газаплар эчендә шагыйрь чын немецларга үзенең дуслык, туганлык хисен багышлаган икән — димәк, Муса Җәлилне тудыр­ган татар халкы бер үк вакытта культуралы да, бөек тә.

 Әйтергә кирәк, чын немецларга булган ихтирам һәм хөрмәт Муса Җәлил иҗатын­ да эпизодик күренеш түгел. Әминә ханым Җәлил, татар әдәбияты белгече Роберт Бикмөхәммәтов икърар итүенчә, Муса Җәлил элек-электән үк немец музыкасына, аның олы вәкилләре — Бах, Гендель, Бетховен, Вагнер, Брамс, шулай ук Шёнбер иҗат ит­кән музыка әсәрләренә гашыйк булган. Шушы тирән мәхәббәт хисе Муса Җәлилне 18 яшьтә үк инде үз иҗатында немец пролетариаты темасына тавыш бирергә этәрә һәм нәтиҗәдә «Фрагментлар» исемле поэма дөньяга килә. 29 яшендә исә, ягъни Германия дә фашистлар түрәлек кылган 1935 елда, шагыйрь яңадан фашизмга каршы көрәш темасына әйләнеп кайтып, үзенең «Джим» исемле поэмасын яза. Шушы әсәрләр рәтендә «Алман илендә» шигыре күптән яңгырагач җырның турыдан туры дәвамы кебек кабул ителә. Мәгәр шуңа да карамастан, Германия темасына багышланган соңгы шигырь, ничектер, укучыда гаҗәпләнү, искитү тойгысы уята. Әминә ханым Җәлил «Моа­бит дәфтәрежең немец телендәге басмасына язган кереш сүзендә бу турыда болай ди:

«Яшермим, «Алман илендә» шигырен беренче мәртәбә укып чыккач, минем исем китте. Ничек дим, бу шигырь узган сугышның ачы нәфрәт, тирән дошманлык белән сугарылган атмосферасында иҗат ителә алды икән»

Әминә ханым Җәлилнең болай гаҗәпләнүе, әлбәттә, табигый. Хәлбуки, факт күз алдында — шигырь язылган. Димәк, дәһшәтле сулыш мөхите Муса Җәлил хыялында тамыр җәйгән чын Германияне — кешелеккә бөек философларын, галимнәрен, тәнкыйть­челәрен биргән Германияне кысып чыгара алмаган. Нәкъ менә шушы нәрсә— немец тормышындагы алгарышка ия булган якты мирасны ихтирам итү, аны актив рәвештә раслау — «Моабит дәфтәрее» безгә, Германия Демократик Республикасы гражданнары­на якынайта да. Әйе, ул безнең өчен дә язылган.

Борыгыз муйнын комсыз карчыганың,

 Кояш чыксын Алман җиренә.

Күтәрелсен Тельман трибунага,

Маркс, Гейне кайтсын иленә.

Әйдә, шулай булсын. Шагыйрьнең бу изге теләге Көнбатыш Германиядә дә тор мышка ашсын!

Немецчадан кыскартып тәрҗемә итүче — Ш.ӘХМӘДУЛЛИН.