КОММУНИСТ БУЛУ— КӨРӘШЧЕ БУЛУ

Галимҗан Нигъмәти турында кайбер яңа материаллар

Татарстан китап нәшрияты 1958 елда күренекле әдәбият белгече Галимҗан Нигъмәтинең «Сайланма әсәрләр»ен чыгарган иде. Бу җыентыкта аның бары тик татар әдипләре иҗатын тикшерүгә багышланган тәнкыйть мәкаләләре, монографик хезмәтләре генә тупла­нып бирелде. Соңгы елларда әдә­бият галимнәребезнең һәм тәнкыйть-челәребезнең аерым мәкаләләрендә дә Г. Нигъмәтинең әдәбият фәне өлкәсендәге хезмәтләренә шактый тулы, төпле бәя бирелде. Ләкин, кыз­ганычка каршы, Галимҗан Нигъ­мәтинең тормыш юлы һәм иҗти­магый эшчәнлеге турында без бик аз беләбез: «Сайланма әсәрләр»дә аның тормыш юлы турында нибары бер бит материал бирелгән. Галим­җан Нигъмәтинең иҗтимагый эш-чәнлеген ныклап өйрәнү аның әдәби­ят фәне өлкәсендәге хезмәтләрен яхшырак аңлау өчен дә ярдәм итәр иде. Чөнки Г. Нигъмәтинең әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче булып фор­малашу юлы шактый үзенчәлекле һәм гыйбрәтле.

Уфада «Галия» мәдрәсәсендә укы­ганда ук, Г. Нигъмәти Г Ибраһи- мов, М. Гафури, Ш. Бабич, Ф. Сәйфи-Казанлы кебек күренекле әдип­ләр белән очрашып яши һәм шул вакытлардан башлап әдәби иҗат эше белән кызыксына. Башкорт ша­гыйре Сәйфи Кудаш белән бергәләп, алар «Парлакъ» исемле кулъ­язма әдәби журнал чыгаралар. Яшь шәкерт Нигъмәти үзенең беренче, өйрәнчек шигырьләрен шул журнал­да чыгара. Октябрь революциясе жырчысы Шамун Фидаи да (Ка­сыйм Шакирҗанов) «Галия»дә Г Нигъмәти белән бер чорда укы­ ган. Нигъмәтигә бүләк иткән рәсе­ме артына ул болай дип язган:

 «Галимҗан иптәш! Менә бу рәсем сиңа бөек инкыйлабның көчле дул­кыннары арасында гөрләшеп яшә­гән, тормыштан риза булмаган, лә­кин киләчәккә өмет баглаган Ка­сыйм Шакирҗанның мәңгелек истә­леге.

«Галия»дә сыйныфташлар».

Октябрь революциясен Нигъмәти һичбер икеләнүсез кабул итә һәм революциянең беренче елларыннан УК, җиң сызганып, яңа тормыш төзү эшенә катнаша. Башта, берникадәр вакыт, Г. Нигъмәти Көнчыгыш фронтта 5 Армия каршында чыга торган «Кызыл яу» газетасында эшли. «Кызыл яу» 5 Армиядә татар телендә чыга торган бердәнбер га­зета була. Газетаның 1919 ел 3 март санында шундый бер хәбәр басылган: «Кызыл яу» идарәсеннән безнең шушы хатыбызга урын би­рүен үтенәбез,— диләр аны язучы­лар.— Революциянең барышында һәм гомумән тарихи үзгәрешләрдә, бигрәк тә хәзер — җир йөзендәге көнкүреш бөтенләй икенче бер юл­га салынып, яңа дөнья төзелеп ят­ кан бер дәвердә бер партиянең дөньяга чыгуы, икенче бер партиянең бетүе, яисә ике партиянең бер­ләшүе тарихи вакыйгаларның телә­ве белән килеп чыккан эшләрдер.

...Иҗтимагый революция юлында сәяси пакьлек белән эшләү намына без, түбәндә кул куючылар, сул эсерлар партиясенең татар-башкорт­лар оешмасыннан чыгып, коммунист (большевиклар) партиясенә керергә карар бирдек».

Хатка кул куючылар арасында Г. Нигъмәтинең дә имзасы бар.

 «Кызыл яу» газетасында эшлә­гәндә Нигъмәти, политбүлек кушуы буенча, Колчак гаскәрләренә таш­лау өчен листовкалар да язып бас­тыра. Соңыннан аларны аэроплан­нардан дошман тылына ташлаган­нар. Никадәр эзләсәк тә, 5 Армия­нең татар телендә чыккан листов­каларын бүгенге көнгә кадәр берка­ян да таба алмадык. Бер Г. Нигъ­мәтинең эшчәнлеген бәяләү өчен ге­нә түгел, шул еллардагы революци­он көрәшне өйрәнү өчен дә алар чиксез кыйммәтле документлар бу­ла алырлар иде. Бер дә юкка гына ПУР Көнчыгыш фронтының полит­ бүлегенә: «Дошман тылына аэро­план белән сезнең частьлар тара­фыннан никадәр әдәбият ташланганын һәм бу эшнең даими яки очраклы рәвештәме икәнлеген ашыгыч хәбәр итегез»  дип, телеграммалар җибәрмәгәндер?!.

Бу листовкаларның Колчак ар­миясен таратуда нинди зур роль уйнаганлыгын тагын бер документ раслый. Көнчыгыш фронтның полит бүлек начальнигы Үзәк Комитетка җибәргән хатында: «Дошман ягын­нан качып чыккан солдатлар аэро­план белән таратылган «коралла­ рыгызны ташлагыз, бирелегез» ди­гән листовкаларның бик кирәк икә­нен раслыйлар» , дип яза. «5 Армия татар-башкорт кызыл яулары арасындагы эшләребез» дигән мәка­ләсендә X. Гайсин шул ук фикерне куәтли: «...Болардан башка тагын Колчак тарафыннан көчләнеп мобилизовать ителгән татар, башкорт егетләрен безнең якка чыгарга өн­дәп, шуралар хакимиятенең нинди хакимият икәнлеген аңлатып, аны аклар тарафыннан ыргытылган пычраклардан уеп, аның эшче вә крестьяннарның гына файдасын кү­зәтә торган бер хакимият икәнлеген төшендерергә тырышып, «Өндәү» исемендә үзләренә махсус газета чыгарып, төрле хиитабнамәләр4язып, фронт аша, аэропланнан ыргыттыр­ды».

Революция казанышларын саклап калу өчен изге көрәшкә күтәрел­гән халык армиясе Колчак банда­ларын себереп түккәч, Галимҗан Нигъмәти, яңа газета чыгару өчен, Омскида кала.

«19 елның соңгы айларында Кол­чак, чех-словак ак бандаларын тар-мар, зир-зәбәр китереп баручы  Армиянең сәяси шөгьбәсе ул ва­кытларда Себернең мәркәзе Омск шәһәренә килеп җитү белән байтак кына гыйльми көчләр биреп калдыр­ды,— дип язды 1921 елда «Азат Себер» газетасы. — Шул вакытка кадәр чыгып килгән «Кызыл яу» га­зетасының идарәсе һәм матбагасы да Омскида калдырылып, Фәхри Әхмәтов, Самат Шәрәфетдинов, Галимҗан Нигъмәти вә башка бер­ничә иптәшләр декабрь числосының ахырларында «Азат Себер» газета­сын чыгара башладылар».

Нигъмәти бу газета редакциясен­ дә секретарь хезмәтен үти. 1929 ел да, 10 еллык юбилей уңае белән, «Азат Себер» газетасы Г. Нигъмәтине үзенең беренче редакторла­рыннан санады һәм ул чорда «Со­вет властеның төзелешен аңлатуда газета зур гына урын тотты» , дип билгеләде.

1921 елда Нигъмәти Көнчыгыш хезмәт ияләренең Коммунистик университетына (КУТВ) укырга ки­тә. Бу турыда «Азат Себер» махсус белдерү белән чыга: «Шәрыкъ телләре, шәрыкъ әдә­бияты белән төпле рәвештә таныш, талантлы, көчле каләмгә малик иптәш Г. Нигъмәтинең, шәрыкъ инсти­тутында күп мәгълүмат алып, килә­чәкнең тагын да көчлерәк, Россиядә генә түгел, барлык шәрыкъның хез­мәт иясе булуына нык ышанып ка­лабыз».

Күренекле марксистлардан лек­цияләр тыңлау, фән, әдәбият белгеч­ләре белән аралашу яшь журналист Нигъмәти өчен чиксез әһәмиятле булды. Нәкъ шушы елларда Г. Нигъмәти газета-журналларга төрле темаларга караган мәкаләләр яза, татар теленә марксизм-ленинизм әдәбиятын тәржемә итә.

 1922 елда «Яшь эшче» журналы­ның 1 санында Г. Нигъмәтинең «Карл Маркс безгә нәрсә калдыр­ды?» дигән зур мәкаләсе чыга. Ә 1924 елда дарвинизм нигезләрен аң­латкан «Адәмнәр ничек яратыл­ган?» һәм «Ленин һәм пролетариат революциясе» исемле хезмәтләр яза.Шул ук елны СССР халыкларының Үзәк нәшриятында аның «Комму­низм турында» дигән китабы басы­лып чыга.

«Коммунизм турында» — татар телендә иң уңышлы марксистик дә­реслекләрдән берсе иде. Вакытлы матбугат бу китапка зур бәя би­рә. Томск партия мәктәбе укучысы К. Гыйрфанов Нигъмәтинең бу хез­мәте турында: «Язучы кыска, ләкин ачык, җөмләләр белән безгә ком­мунизмның төп нигезләрен, аның тууы өчен кирәкле булган шартлар­ны, аны тудыручы фактларны, күчү дәверен, ниһаять, гыйльми комму­низм назариясенә нигез салучылар, бу назарияне практикада үткәрүче­ләр турында, тагын әйтәм, кыска ләкин бик ачык, бик тулы иттереп сөйләп бирә», дип язды.

Г. Нигъмәти вакытлы матбугатта марксистик әдәбият турында күп санлы рецензияләр яза, татар телен­дә беренче политик сүзлек төзүдә катнаша. Болардан тыш ул «1905 ел» һәм «Көнбатыштагы сыйнфый көрәшләр тарихы» исемле зур кү­ләмле әсәрләр өстендә эшли.

Татар марксистларына мөрәҗәгать итеп. Г. Ибраһимов болай яз­ ган иде:

 «Башка күп турыларда тәрҗемә белән канәгатьләнергә мөмкин булса да, тарихи материализм юлында эшче-крестьян массасының теләген тәрҗемә белән генә үти алмабыз. Бу назариянең нигезләре ачык, тулы аңлашылсын өчен... тарихи материализм нигезләрен өй­рәнгәндә, өйрәткәндә татар эшче- крестьянының үзенә якын тормыш­тан мисаллар алынырга, рус, евро­па марксистлары китергән момент­лар белән генә тукталмыйча, без­нең массаның тирә-юнендә күренгән Көнчыгыш ислам татар дөньясының мисаллары, фактлары материал итеп тикшерелергә тиешле».  Г. Нигъмәтинең марксизмны пропа­гандалауда үзенчәлеге әнә нәкъ шулай, эшче-крестьянның үзенә якын тормыштан алынган мисаллар белән оста эш итүендә күренде дә.

20 нче елларда Г. Нигъмәти яңа типтагы совет мәктәпләре өчен дә­реслекләр чыгару буенча да күп эшли. Мәсәлән, 1924 елда ул, Б.Мансур белән берлектә, беренче баскыч мәктәпләр, совпартшкола-лар һәм педтехникумнар өчен әдәбияттан хрестоматия төзергә кере­ шә. Бу хрестоматия «Азат мәктәп» исеме белән 1925 елда Мәскәүдә басылып чыга. Белем дәрәҗәләре дә, яшьләре дә төрле булган укучылар­га яраклы хрестоматия төзү авыр эш, әлбәттә. Яңа революцион әдә­би әсәрләрнең әле аз булуы, хре­стоматиянең күбрәк элеккеге әдәби­яттан торуы авторларны бик нык борчый. «Татар әдәбиятының, биг­рәк тә яңа революцион әдәбиятның ярлылыгы әсәрне идеальный итте­реп чыгарырга мөмкинлек бирмә­де», — дип язалар авторлар сүз ба­шында. Г. Сәгъди «Азат мәктәп»не Октябрьдан соңгы бердәнбер әдәби хрестоматия, дип билгеләде. 1928 елда Г. Нигъмәти. С. Шәрәфетдинов белән берлектә, «Җәмгыятьне өйрә­ нүенең төзәтелгән, тулыландырыл­ган икенче басмасын чыгара. «Таш­кын» исемендәге әдәби хрестоматия дә Нигъмәти катнашында чыга.

 Коммунист булу революция иде­ аллары өчен көрәштән, халык өчен эшләүдән гыйбарәт. Г Нигъмәтидә шул сыйфатлар көчле иде. Әнә шуңа күрә Һ. Такташ Г. Нигьмәти турын­ да:

 «Ул мәсьүл бер эшче. Йоклыйсы йокыларын, ял итәсе минутларын, ниһаять, үзен совет-партия иркенә биргән кеше» , — дип язды.

Гражданнар сугышы мәктәбен, Коммунистик университетны һәм 1922—1923 елларда Дәүләт журна­листика институтын узу Нигъмәтинең тормыш тәжрибәсен, маркси­стик хәзерлеген, әдәбият теориясе буенча белемен тирәнәйтте. Татар­станның ул вакыттагы иң зур ВУЗларыннан берсе — Көнчыгыш Педагогия Институты (ВПИ) ректоратының Нигъмәти белән кызыксынуы очраклы түгел иде. ВПИ ректораты, «Главпрофорб»га һәм СССР хөкүмәте каршындагы ВУЗ эшләре бүлегенә, Г.Нигьмәтине әдәбият кафед­расына доцент итеп билгеләүне со­рап, болай дип яза:

«Яңа татар әдәбияты курсын алып бару өчен тәкъдим ителгән ип.Нигъмәтуллин кандидатурасы азчылык милләтләрнең милли ВУЗда яшь фән эшлеклеләренә булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә. Ип. Нигъмәтуллин — милләте буенча татар, журналист, әдәбиятчы, татар газеталарында эшләүче, татар әдәбияты буенча күп кенә хезмәтләрнең авторы, партиянең күптәнге әгъзасы — менә бу сый­фатлар барысы да Көнчыгыш Педагогия Институты татар әдәбияты өлкәсендә тулысынча хәзерлекле кадр белән тәэмин ителә дип уйларга мөмкинлек бирәләр».

 Шулай итеп, Г.Нигъмәти педа­гогик эшкә күчә. ВПИ да укыткан вакытта Нигъмәти әдәбият белгеч­ләре хәзерләү буенча күпкырлы эш алып бара. Аның җитәкчелегендә аспирантура тәмамлаган кешеләр соңыннан татар-башкорт әдәбиятын өйрәнүгә зур өлеш керттеләр Фило­логия фәннәре докторы М. Гайнуллин, филология фәннәре канди­датлары Я. Агишев, Җ. Вәзиева, А. Кудашев, Ватан сугышында һә­лак булган әдәбиятчы М. Мамин, Җ. Локманов — барысы да зама­нында Г. Нигъмәти җитәкчелеге ас­тында аспирантурада укыганнар. Болардан тыш Нигъмәти Себер ВУЗлары өчен дә белгечләр хәзер­ ләгән (Мәсәлән, Мәнзил Исхаков).

Запастагы командир буларак, Г. Нигъмәти җәй саен диярлек терри­ториаль сборга чакырыла. Анда да ул үзенең каләмен ташламый. 1929 елгы сбор вакытында Г. Нигъмәти 57 нче Урал дивизиясенең политбү­леге каршында чыга торган «Крас­ноармеец на боевой учебе» дигән га­зетаның редакторы була. Авыр ма­невр шартлары булуга карамастан, газета үз вакытында чыгып бара һәм кызылармеецларны оештыруда зур роль уйный.

 «Мондый нәтиҗә, — дип яза командование газетаның соңгы но­мерында, — редакция һәм типогра­фиядәге личный составның газета­ның һәр номерын чыгару өчен ар­мый-талмый зур энергия күрсәтеп эшләве аркасында мөмкин булды.

Дивизиянең командованиесе зур энергия белән бик яхшы эш күрсәт­кәне өчен газета редакторы иптәш Нигъмәтуллинга... рәхмәт белдерә».

1926—1928 елларда Г. Нигъмәти «Кызыл Татарстан» газетасының редакторы да булып эшли. Газета­ның бу чорда әдәбият һәм сәнгать эше белән бәйләнеше шактый ныгы­ды. Нигъмәти озак еллар буенча Татар дәүләт академия театрының художество советы белән җитәкче­лек итте. Театрның репертуарын ях­шырту, татар сәхнәсендә яңа спек­такльләр тудыру буенча аның хез­мәтләре аз булмады.

Шулай итеп, Г. Нигъмәти, зур тормыш һәм көрәш мәктәбен узып, әдәбиятка килде, марксизм-ленинизм мәктәбе, дөньяга материали­стик карашны пропагандалау аша әдәби тәнкыйть өлкәсенә килде.

Шуңа күрә дә, бик тиз бер ара эчендә үзен төпле, эзлекле марксист тәнкыйтьче итеп танытты. Әдәби тәнкыйтьнең шактый каршылыклы һәм буталчык елларында иҗат итү­енә карамастан, безгә фәнни һәм практик әһәмиятләрен хәзергә ка­дәр югалтмаган күп санлы мәкалә­ләр, монографияләр калдырды.

Иҗатының чәчәк атып килгән чорында, 1937 елның 16 сентябрен­дә, бер дә гаепсезгә Нәгъмәти кул­га алына һәм төрмәгә ябыла. Үзе­нең бөтен гомерен социалистик җәм­гыять төзүгә багышлаган Нигъмәти төрмәдә дә әдәбияттан аерылмаска тырыша. Семьясына язган хатлары­на караганда, ул татар совет әдәбиятының барышы, яңалыклары бе­лән даими рәвештә кызыксынып торган, язылып бетмәгән хезмәтләре өчен борчылган. «Минем гомер буе эшләгән хезмәтем калды, —ди ул тормыш иптәше Җиһан Нигьмәтуллинага язган хатларының берсен­ дә, — син аны саклый күр» (сүз — Нигъмәтинең архивында бүгенге көндә дә сакланган, ләкин, ни өчен­ дер, әле дә дөнья күрмәгән Тукай турындагы монографик хезмәте ту­рында бара). Лагерь тормышының кырыс шартларында да ул әдәбият­ның уңышларына куанып яши.

Безнең алдыбызда юкка, саргылт кәгазьгә карандаш белән тыгызлап язылган хат кисәге. Бернинди сык­ранусыз, ыңгырашусыз. Анда Нигъмәти болай яза: «Шәриф Камал ту­рында укып барам. Карт язучыны котларга катнаша алмадым шул хә­зергә Җамал, Хәмитләрнең  аның турында мәкаләләре әйбәт кенә. Яратып укыдым.

Милли кадрлар үстергәнсең дип гаепләргә тырышсалар да, миннән укыганнар чын совет кадрлары бу­лып эшлиләр. Бу хәл миңа һәм миндә укучыларга яла ягарга те­ләүчеләрнең үз пычраклыкларын ача торган факт түгелме? Мөмкин булса, миңа бераз кәгазь һәм каләм җибәрерсез әле. ягъни лагерьга... 1940 ел. 20 февраль».

1958 елда чыккан «Сайланма әсәрләр»дә Г. Нигъмәти 1941 елда үлгән, диелә. Ләкин, соңгы мәгълүматлар­ га караганда, бу дата дөрес түгел.Нигъмәтинең соңгы еллардагы тор­мышын өйрәнеп, без шуларны ачык­лый алдык:

 Сталинград янында каты сугыш­лар барган вакытта, 1942 елның кө­зендә, 2326 нчы номерлы хәрби госпитальгә бик нык авыру хәлендә бер хәрби кешене кертеп салалар. Госпиталь Дон буендагы Клец Почтовский авылы тирәсенә урнашкан була. Палатадагы санитарка бу авыруның берничә көн буена үзенә игътибар иткәнен сизә. Берничә көннән соң авыру санитарканы ча­кыртып ала да:

— Сез Казаннан түгелме? — дип сорый. Бу кеше профессор Галим­җан Нигъмәти була (санитарка — ВПИ ректоры, соңыннан ТАССР Мәгариф Халык Комиссары Галә Ходаяровның кызы Хәнифә Ходаярова. Ул хәзер РСФСР Статистика Идарәсенең Татарстан бүлегендә экономист булып эшли).

— Озак сөйләшеп утырырга ту­ры килмәде, — ди X. Ходаярова, — Галимҗан абый бик нык авыру иде. Ун көнләп ятканнан соң без аны тылдагы госпитальгә эвакуациялә­дек. Соңгы хәленә караганда, бер­ничә көн генә яшәрлек иде. Шулай итеп, Нигъмәтинең соңгы язмышы ниндидер юллар белән Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына килеп то­таша. Болардан чыгып без инде Галимҗан Нигъмәти 1942 елның көзендә Сталинград янында Совет гас­кәрләре фашистларга каршы җи­мергеч һөҗүмне җәелдергән көн­нәрдә фронтта үлгән дигән нәтиҗә­гә килә алабыз. Кызганычка каршы, хәрби архивлардан эзләнүләр Нигъ­мәтинең соңгы көннәре турында берни дә бирмәделәр әле.

 

Реклама