КҮН АЛЪЯПКЫЧ

Кайсы гына авылга барып чыкма, бөтен җирдә алачыклар чишмә кырыена, я берәр елга буена салынган булыр. Алар барысы да таштан өелгән, ә түбәләре саламны кызыл бал­чыклы суга чылатып ябылган. Хәзер кайбер авылларда калай белән ябылганнары да очрый. «Яңа юл» колхозының алачыгы да калай түбәле.

Кырыеннан гына чылтырап Гаделәй чишмәсе агып ята. Чишмә исеме­нең каян килеп чыкканын беркем дә рәтләп белми. Имештер, Гаделәй исемле бер кеше кайчандыр шушы чишмә кырыена алачык салган һәм гомере буе тимерчелек белән шөгыльләнгән. Ә авыл бер якта булган. Ел­лар узган саен, өйләнүче яшьләр, башка чыга-чыга, Шахмарай авылын алачыкка таба күчерә башлаганнар. Хәзер инде Гаделәй чишмәсе авылны икегә ярып уза. Ә алачык кешеләрнең бакча артларында ямь-яшел чирәмлектә утыра. Җилсез тыныч көннәрдә тың-тук, тың-тук ит­кән чүкеч тавышлары тирәдәге урамнарны яңгырата.

Алачык каршындарак ат дагалый торган иләмсез юан баганалы стан эшләнгән. Шунда ук арба тәгәрмәчләренә коршау суга торган стан да бар. Алачык янында чәчкечләр, тырмалар, күп төрәнле сабаннар, куль­тиватор кебек нәрсәләр бер дә бетеп тормый. Шунда ук атналар буе ярым сүтелгән тракторлар ята, автомашиналар килеп туктый. Шактый читтә ташкүмер көле һәм кирәкмәс тимер-томыр өеме тора.

Алачыкның икегә аерылып ачылышлы ишеге көннәр буе ябылмый.Үткән бер кешене кунакка чакырып торган шикелле ул. Ишек алды һәрвакыт себерелгән һәм коры көннәрдә су сибелгән булыр. Ә тимер­челекнең эче шактый корымлы. Почмакта ташкүмер өеме. Түрдә учак. Минһаҗ аны, гыж-гыж иттереп, зур күрек белән очкыннар очырта- очырта өрдерә. Буйчан гына булса да, күреккә беркетелгән сиртмә кү­тәрелгәндә, көчкә кулы җитә. Соры күлмәге чалбар эченә кыстырылган булган да хәзер чыгып беткән диярлек. Җиңнәрен сызганган, якасын ычкындырып җибәргән. Кем күрсен, чын тимерче диярсең! Кепкасын нигәдер артын алга әйләндереп кигән. Кул тырнаклары гына ак көе калган. Бераз сипкелле какчарак йөзе тирләп чыккан. Җебегән боры­нын әледән-әле тартып куя. Аны уңлы-суллы сөрткәләүдән һәр ике як борын яфрагы каралган. Ләкин Минһаҗның күңелендәге уйлары тышкы күренеше белән пар килми. Әтисе белеп торсын: иртәгә эшкә чыкмая­ чак ул. Җитәр, ике көн килде инде. Күрше малае Ягъфәр кармак салып йөри, ә ул монда күмер белән тимер-томыр арасында!

Мпнһаҗ, күрек баса-баса, алачык эченә күз йөртә. Инде мең мәртә­бә генә күрмәгәндер ул бу алачык эчен! Ә һаман да карый, караган саен элек күрмәгән нәрсәләр күзгә чалына.

Ян-якта күп итеп шүрлекләр ясалган. Хәзер анда Сабирҗан агай трактор сабанына шөрепләр сайлый. Ул шүрлекләрдә ни генә юк!

Аларны бер башыннан төшеп икенче башына җиткәнче актарып чык­каны бар Минһаҗның. Әтисе дә шунда актарынырга бик ярата. Зур куллары белән шалтыр-шолтыр килә, үзе бераз бөкрәйгән һәм арка­ сында тир эзләре бар. Алъяпкыч баулары кара күлмәген җыерган, чалбары инде тузган, ә күн итекләре ялт-йолт итә.

Минһаҗ нигәдер верстак өстендә утырган Борһанга карап алды. Тегесе шунда ук лап итеп идәнгә төште. Беркемгә бер ни әйтмәстән, яньчелгән чиләкне алып, чыгып та китте. Тимер суыта торган улакта су азайган, шуңа өстәмәкчедер инде ул.

Сабирҗан агай гайка сайлый-сайлый улына таба борылды.

 — Күмер өстә, — диде ул, коры гына. Минһаҗ күрек басуын таш­лап, тиз генә соскы алды да почмакка китте. «Ну шушыны. Эшеңнән гаеп табып кына торыр!» — дип сукранды үзе.

Сабирҗаң агай сизелерлек үк аксаклый-аксаклый сандал янына килде.

 — Тизрәк кыймылда, учагың сүрелә бит,— дип, мыек астыннан гына мыгырданды ул. Мыегы аның ике якка тырпаеп үсә һәм нигәдер элекке ат каракларын искә төшерә. Мыегының бер ягы саргайганрак, икенче ягы кара көе.

Минһаҗ: «Тагын нәрсә әйтер икән инде!» дип курыккандай, тиз-тиз генә күмер күтәреп салды да сиртмәгә тотынды. Бүгенгә түзсә, иртәгә килмәскә ничек тә хәйләсен табар әле. Ну шушы зур тимерләрне кыз­дыруы!.. Кадак-мазар ясаганда бераз гына өрдерәсең дә әзер дә була. Ә бу трактор сабанының күчәренә дигән тимерне кыздырасың-кыздырасың, ә ул һаман агармый. Агарса, сандалга салып, бераз гына тук­мыйлар да тагын учакка тыгалар.

 Сабирҗан агай озын очлы тимерне учакка батырып, кызарган кү­ мерне каергалады. Аннан меңләгән вак очкыннар күтәрелде һәм өстәге зур калай каплавычка бәрелеп, морҗа тишегенә суырылды. Аннары тимерче агай учакның тирә-ягына чүмеч белән су сибеп чыкты. Мин­һаҗ аның нигә шулай иткәнен күптән белә инде. Тузан чыкмасын, таш­ күмер көле күзгә кермәсен дип шулай су сибеп чыга ул.

Сабирҗан агай дүрт кырлы тимернең кызганлыгын чамалап алды да ишеккә таба каерылып кычкырды:

— Борһан, нәрсә син анда... чишмәгә баттың мәллә!!

Ул яргаланган зур кулларын күн алъяпкычына ышкып алды да тә­мәке төрергә тотынды. Алачыктагылар белеп тора: Сабирҗан агай тәмәке төрә башладымы, әзерлән — кызу булачак!

Дөп-дөп атлап, кулына чиләк тоткан Борһан да керде. Кулында әллә ун литр керешле чиләк, әллә котелок— аның өчен барыбер шикелле. Керү белән күз салды: Сабирҗан агай каз борыны кебек борынлы ке­ләшчәсенә күмер кыстырган да тәмәке кабызып маташа. Борһан, суны улакка бушатып та тормыйча, җир идәндә яткан унике кадаклы чүкеч­ кә үрелде. Минһаҗ, тимерне алганда тагын да агарып китсен дип, тиз- тиз өрдерә, үзе дә күреге кебек гыж-гыж килә.

Сабирҗан агай авызындагы тәмәкесен җәһәт кенә мыегының саргай­ган ягына күчерде дә кулларын күн алъяпкычына ышкып алды һәм иң зур келәшчә белән алсу-аксылланган тимерен тартып чыгарды. Аны сан­далга китереп салуга, бер-берсенә кара-каршы торган тимерче белән чүкеч бәрүче йөзенә кызыл яктылык төште.

Тың иттереп берне сукты Сабирҗан агай, шунда ук Борһан гөпел­дәтеп дәү чүкечен китереп төшерде. Тирә-якка очкыннар чәчелде. Менә тотындылар тимерне тукмарга: «Тың-тук, тың-тук, тың-тук...» Сабирҗан агай кая сугарга кирәген күрсәтеп, бәләкәй чүкече белән тың-тың итә. Борһан нәкъ ул күрсәткән җиргә китерә дә бәрә, китерә дә бәрә.

Очкыннар очып, үзенә бер күңелле көй чыга.

 — Тың-тук!

— Тың-тук!

— Тың-тук!

Сабирҗан агай бер тимергә, бер сандалга сугып, чәбәкәй чапканны искә төшерә, ә тегесе аяк типкән кебек гөпелдәтеп гөпелдәтә. Шул үк көйгә сандал өстендәге кызыл тимер дә әйләнеп тора, чүкечләр бии.

Тимерчеләр үзләре суккан саен ух-кых итеп куялар. Сабирҗан агайның, кулы келәшчәне әйләндергән көйгә, исән аягы да идәнгә типкәләп тора.

 — Давай-давай...

— Ух, кых... ух, кых...

 — Тартыбрак, тартыбрак...

— Тың-тук, тың-тук!..

Минһаҗга күңелле карап торуы!

Борһанның майкасы ертылырдай булып тартыла, ут капкан кебек кызыл шәүлә төшкән тәннәре ялтырап-ялтырап китә. Кыска гына итеп алдырган чәчләре селкенеп-селкенеп куя. Минһаҗ боты юанлыгы беләк­ләрендә мускуллар чүкеч төшкән саен дерт-дерт, дерт-дерт итеп ала. Кырык бишенче размерлы кирза итек кигән, баганадай аякларын киң итеп аерып баскан. Кайсыдыр әкияттәге баһадирны хәтерләтә ул. Тик шунысы гаҗәп: йөзендә бер генә тир бөртеге дә юк.

Тимер тукмаганда Минһаҗ әле әтисенең келәшчәне әйләндергәләвенә, әле Борһанның беләкләренә карый. Менә шундый булсаң иде! Шу­лай унике кадаклы чүкечне уйната алсаң иде! Бу күрек басу нәрсә?..

Моны Ягъфәр дә булдыра.

Сабирҗан агайның бернидә эше юк — кашларын җимереп, тәмәке­сен авызына капкан да дүрт кырлы тимерне түгәрәкләттереп тукмата да тукмата. Тәмәкесе сүнгән инде, шуны төкереп ташламыйча, ник авызында тота торгандыр. Соңыннан ул шул төпчекне кызган тимердән кабызачак.

 — Тың-тук, тың-тук...

Тимер инде сүрелеп бара. Ә аны тиешле юанлыкка җиткерә алма­дылар әле. Минһаҗга тагы кыздырырга туры килә инде.

Ниһаять, Сабирҗан агай сандалга сугып, чүкечне аударды. «Тук­та, житте», дигән сүзе ул аның. Борһан шунда ук туктап калды һәм, озын саплы чүкечен җилкәсенә салып, тамырлары беленеп торган бе­ләге белән маңгаен сөрткән булды. Бик күп эшләп арган-талган кеше­ләрне күзәткәне бар аның.

Сабирҗан агай тимерне күзенә якын ук китереп, әйләндерә-әйләндерә карады: тагы кай җирләрен чүкисе бар икән? Күргәнен хәтеренә салгач, тәмәке төпчеген шул ук кызган тимердән кабызды да рәхәтлә­неп төтен чыгарды. Тимерне тагын учакка тыккач, Минһаҗга кырын торып кына әйдәште:

 — Ну, тагын бер кыздырып алабызмы?

Минһаҗ, бер сүз дә әйтмичә, борынын ышкып куйды да соскы бе­лән учакка күмер салды. Аннан сиртмәгә тотынды. Борһан аңа карап тагы елмайды. Янәсе: «Өрдертәләр генәме!?» Ул гел шулай авызын ер­ган була. Көн буена үзе ике сүз әйтмәс. Сабирҗан агай аны кайчагында сүгеп тә ташлый, суынган тимер дә тукмата, ә теге ләм-мим.. ник авы­ зын ачып бер сүз әйтсен!

Күчәрне кирәкле юанлыкка җиткереп, бөгеп, эшен бетергәч, ачык һавага чыктылар. Иң алдай Сабирҗан агай атлый, күрек басучы кой­рыкта, ләкин ул да тимерчеләр рәтенә керә. Биленә бәйләгән алъяпкы­чы юк югын да... булмаса ни!.. Аңа нигә ул? Шулай да алъяпкыч бе­лән шәбрәк инде...

Сабирҗан агай тәгәрмәч суга торган станга утырды да, ашыкмый гына күн алъяпкычын салып, изүләрен ычкындырды. Күлмәген чеметеп кенә тотты һәм тартып селеккәли-селеккәли тәненә һава алдырды. Минһаҗ ат дагалый торган станның аркылы агачына атланып, авыл ягы­на карана. Халык эштән кайтырга ерак әле. Борһан чишмә буена барып юынды, көрәктәй куллары белән чүмереп су эчте һәм Сабирҗан агай кырыена килеп утырды.

— Тәмлеме су?

Тимерченең тел төбендә: «Нәрсә, кызу булдымы әллә?!» дигәнрәк шаярту иде бу.

 — Су яхшы-ы, — диде Борһан елмаеп. Елмайганда аның битендә кызларныкы кебек чокырчык хасил була. Тәмәке тартмый ул, аракы да эчми диләр, шуңа, мөгаен, йөзе ап-алсу. Башын аз гына борса да, муенында калын-калын җыерчыклар барлыкка килә. Гомумән, аның муены, алдан караганда, башы белән бер тигез калынлыкта, хәтта бераз калынрак та түгел микән.

 — Чишмә әйбә-әт. Суы да тәмле, — дип сузды Сабирҗан агай, тә­мәке янчыгын чыгарып. — Мин белә башлаганда ул тегеннәнрәк ага иде. Ташу булган саен юлын үзгәртә бара. Элек әнә теге тирәгә, куак­лар буенда чегәннәр туктаттыра иде. Яталар иде шунда ике-өч көн буена чатырларын корып.

Сабиржан агай кәефе килгәндә гел шулай элеккеләрне сөйләргә ярата. Ул чакларны мактамый да, хурламый да, тик болай... гадәте шундыйга гына. Үткәннәрне искә төшерүе күңелле бугай аңа. Ә Борһан балалар кебек тыңларга ярата.

— Әти, ә синең чатырларына кергәнең бармы?

— Кемнәрнең, чегәннәрнеңме? Юк, кергәнем юк. Бер җәйне шулай алачыкка килде болар. Без әти белән тәгәрмәчләргә коршау сугып ма­ташабыз. Кешегә инде. Ул чагында аерым хуҗалык иде. Минһаҗдан кечерәк булганмындыр. Әти мине гел күрек басарга ияртеп йөртә иде. Таза өч чегән. Ат җитәкләгәннәр. Әти белән русча нидер сөйләшәләр. Дагаларга диләр икән. Мин ул чагында ычпачибадан башка берни белмим Әти белә инде — солдатта булган. Кул сугыштылар да бо­л ар— килешүләре шул булгандыр инде — эшкә тотындылар. Бик әй­бәтләп атларын дагалап бирде әти. Шунда үзләре дә ярдәм иткәләп, кысылып йөргән булдылар. Соңыннан бик юмарт түләделәр, хәтта миңа да биш тиенлек бакыр бирделәр. Әти сөенеченнәндер инде, чегәннәрне озаткач, алачыкны япты да кибеткә китте. Төн уртасына кадәр эчте ан­нан. Иртән алачыкка килеп карасак, күзләр шар булды — түбәнең бер почмагы каерылып ачылган. Ул чагында глин түбә иде. Әтинең пахмиле майлап куйган кебек булды. Нәрсә булган соң дип караштырсак, ни күзебез белән күрик, почмактагы тәгәрмәчләрдән җилләр искән. Ялгау­сыз коршаулар суккан, өр-яңа тәгәрмәчләр иде. Әти шунда ук: «Чегән­нәр эше булыр бу!» дип, җилләнә-җилләнә алачыктан чыкты. Ә теге­ләрнең эзләре дә юк. Куаклык буендагы чатырлары да купкан, кичә яккан учаклары да әллә кайчан сүнгән.

Сабирҗан агай тәмәкесен соңгы кабат чытырдатып суырды да, җир­гә ташлап, күн итек башы белән туфракка күмде.

— Шулай итеп бабагызны бер акылга утыртканнар иде.

Минһаҗ алачыкка карап торды да:

 — Кайсы почмактан кергәниәр иде? — дип кызыксынды.

— Юк, монсына түгел. Ул алачык әнә тегендәрәк иде. — Сабирҗан агай тимер-томыр калдыклары өеменә таба күрсәтте. — Мондый ук зур түгел иде ул. Минем әти белән бабай салган булганнар. Әти шул ала­ чыгы белән колхозга кергән. Сугыш чыгар алдыннан тегесенең ташла­рын да кушып, менә шушы алачыкны салдык. Бу чишмә ул — бәхетле чишмә — алачыктан өзелми. Бик күп эшләргә шаһит.

Сабирҗан агай Гаделәй чишмәсенең чылтырап акканын бераз тың­лап утырды да әкрен генә урыныннан кузгалды Борһан да торды.

Ә Минһаҗ кояшка күз төшереп алды: баерга шактый бар икән әле шул. «Әндри вакыты» гына җитеп килә. Нишләсен, аңа да әлпән-сәлпән атлап, тегеләргә иярергә туры килде. Элек аның ничектер алачыкка гел киләсе килеп тора иде. Укудан кайткач, әнисеннән берәр пирог ке­бек нәрсә алып тиз-тиз капкалый иде дә шушы алачыкка чаба иде. Монда килгәч, бөтен почмакларны актарып чыга. Әтисе шулай тәмәке тартырга чыккан арада, учакта тимер кыздырып, берәр нәрсә ясап азаплана иде. Хәтта бер вакыт мәктәп капкасына куярга ике элгеч тә ясап алып барды. Әтисе ярдәменнән башка түгел, әлбәттә. Борһан гел алачыкта эшләсә дә, Минһаҗ кадәре булдыра алмый. Тимерче эше ул ниндидер бер гаҗәеп эш, җаена төшенүне, тәмен тоюны сорый, ах­рысы. Карап торсаң, бар да бик ансат кына эшләнә кебек, ә кулыңа чүкүч, келәшчә тотып эшли башла — һич нәрсә чыгарып булмый. Я тимерне суккан көйгә әйләндереп өлгермисең, я ул келәшчәдән ычкынып төшеп китә. Син бераз җайлап өлгермисең — тимер суынган да була. Шәһәрдән ялга кайтып, алачыкка әллә нинди оста токарьлар, югары разрядлы слесарьлар кергәне бар. Тотынып-тотынып карыйлар, берсенең бер ки­леп чыкмый. Азапланып-азапланып та кулларыннан килмәгәч: «Булмый икән бу!» дип, чүкечне, келәшчәне Сабирҗан агайга тоттыралар. Мак­танып керешкән ничәмә кеше шулай көлкегә калды инде. Ә менә Мин­һаҗның бераз гына булса да бу эшкә кулы ябыша шикелле. Кайчагын­ да кадак, тырма теше кебек әйберләрне килешле генә итеп ясап куя.Тик көч дигән нәрсә генә чамалы. Ансыннан да бигрәк, көннәр буе ала­чыкта эшләргә җилкәсе юка икән. Аның эше дә бит иң эч пошыргычы: күрек басу да учакка күмер салу. Үткән елларда атасы Минһаҗның алачыкта эшләү-эшләмәве турында сүз кузгатмаган иде. Ә быел, укулар беткәч, сүзне кыска тотты: «Әйдә, шар сугып йөргәнче, бераз эшкә өй­ рәнмәссеңме! Бераз хезмәт көне дә булыр», — диде. Минһаҗ өченче көн берсүзсез риза булып, әтәчләнебрәк керешкән иде. Ләкин бүген бөтен­ләй җебеп төште, түземлегенең соңгы чиге җитте. Үзе турында «ялкау малай» дип әйттерәсе килми килүен дә, әмма иртәгә барыбер эшкә чык­маячак. Хәйләсе дә табылыр.

Сабирҗан агай аксабрак сандал тирәсен урады да:

— Калган вакытны кадаклар гына ясыйк,— дип сөйләнде, келәшчә­ләрне бәләкәй өстәлгә тезә-тезә. — Югыйсә берьюлы авыргарак килер.

Минһаҗ тиз генә учакка күмер салды һәм сиртмәгә тотынды: бар­мак юанлыгы тимерне кыздыру күчәрлек кыздыру түгел, җырлап эш­ләргә була! Борһан аңа карап тагы елмайды. Минһаҗ үртәлеп куйды, әйтерсең, Борһан үзе сөенмәгән!

Авыл очында сыер абзары салалар. Шуның бүлмәләренә кагарга юан кадаклар кирәк. Сабирҗан агай аларны күптән ясарга кирәк дип йөри инде. Кичә шуңа чамалап тимер дә кискәләп куйган иде.

Һәркем үз урынына баскач, Сабирҗан агай көтмәгәндә генә:

— Я, кайсыгыз тотына? димәсенме? Әйтәм аны кулын алъяпкычы­на да ышкымый, тәмәке дә төрми! Шундыйрак бер нияте булган икән.

Борһан белән Минһаҗ бер-берсенә карашып алдылар. Бу юлы Борһан ник елмайсын! Минһаҗ да башын аска игән килеш тиз-тиз кү­рек баса — әтисенең сүзләре ана бик үк кагылмый, янәсе. Әнә бит ул ничек үз эше белән мәшгуль! Сандал каршына басып, кулга келәшчә-чүкеч алу ул сиңа чегәннәр турында әкият тыңлау түгел! Бер барып тотынмакчы да булган иде, ләкин шунда ук кире чигенде. Әллә ясый ала, әллә юк. Әтисе мыек астыннан гына көлеп торыр иде бугай. Ә Бор­һан инде авызын ера да ера!

Сабирҗан агай әле улына, әле Борһанга карап алды да:

—Я нәрсә берегезгә берегез салынасыз! Миңа ышанып торсагыз... Гел шулай булырмыни! Дөньяга мәңгегә килгән кешеләр юк. Мин картайгач нишләрсез?!

Борһан, ни чарадан бичара, кискәләнгән тимерләрне берәм-берәм учакка тыгарга мәҗбүр булды. Кемгә дә булса тотынырга кирәк бит инде! Үзең яса дип әйтеп булмый. Шуның өстенә ул монда, Сабирҗан агайдан кала, өлкән кеше. Минһаҗ күрек басуын белә. Алар Борһан белән тагын карашып алдылар. Бу юлы инде Минһаҗ елмайды.

Сабирҗан агай үзе, штангенциркуль алып, әле генә ясап ташлан­ган күчәрнең юанлыгын үлчәп маташа. Ул арада кадакка дигән тимер­ләр дә кызып өлгерде.

Борһан бөтен көчен җыеп, эшкә кереште. Башта шулай кадакның очын ясарга кирәк, аннары түбәсен. Моны Минһаҗ да белә.

Сандал өстендә чүкеч тавышы яңгырый башлау белән, Сабирҗан агай гәүдәсен турайтты. Әллә ни әһәмияте юк нәрсәне күзәткәндәй, ка­рап тора башлады. Борһанның тимере башта ук келәшчәгә аркылы кил­де. Яхшылап каптырыйм дигәндә, төшеп тә китте. Авыр гәүдәсе белән бөгелеп алгалаганчы, җир идәндәге тимер каралып та өлгерде. Тимер урынына ул үзе кып-кызыл булды. Нәрсәдер төшереп ваткан кешедәй, Сабирҗан агайга карап алды һәм тимерне яңадан учакка тыкты. Икен­чесен алып ясарга тотынды. Ләкин монсы да эшкә яраклы нәрсә булып чыкмады. Кадакның очын дүрт кырлы итәргә кирәк, юкса ул агачны яра, ә Борһанның әллә ромба кебек, әллә өчпочмаклы булып чыга шун­ да, белмәссең.

Ул үзе кызарынды, шабыр тиргә батып өлгерде. Унике кадаклы чү­кеч күтәреп калтырамаган куллары калтырый. Тешләрен кыскан, каш­ларын җыерган. Борын очында тир тамчысы асылынып тора-тора да ныграк суккан чакта төшеп китә, аннан тагы җыела.

Минһаҗ аңа җаны-тәне белән көч биреп тора. Иреннәрен кыймыл­датып, телен бер якка чыгарып, тегенең эшен җайга салмакчы була, ләкин барып чыкмый гына бит! Менә шуны әйтәләр инде кулы ябыш­мый, эш рәте белми дип.

Ниһаять, Минһаҗның түземлеге җуелды.

 — Бир әле, бир әле булмаса. Үзем!— дип кычкырып җибәрде ул. Һәм Борһанның келәшчәсенә барып та ябышты. Тегесе бик риза булып, бөтенесен аңа бирде. Сабирҗан агай улы ташлап киткәч калган сирт­мәгә тотынды һәм әкрен генә өрдерә башлады.

Минһаҗның да эшләре барып чыкмады шул. Кызып китүенә үкенә. Кадак түгел, ә шуңа охшаган нәрсәләр генә килеп чыга. Шулай да аңа тимерчелек эше күбрәк йоккан. Аскы иренен тешли-тешли, ярыйсы ук тимерче кыяфәтен китереп суккалый. Хәзер инде Борһан аңа көч биреп тора. Ансының бар теләгәне шул. «Ясый гына күр. Югыйсә тагы миңа тотынырга туры киләчәк».

Сабирҗан агай ымлап Борһанны чакырды да сиртмәне аңа тоттыр­ды, ә үзе улы янына килде.

— Менә болайрак итеп син аны... — диде ул һәм чүкечне үз кулына алды. — Сөякләрең катып өлгергәнче, җаен белеп кал. Бу эшкә яшьләйрәк өйрәнсәң генә...

Сабирҗан агай рәтләп күрсәтергә дә өлгермәде, Минһаҗ килеп тыл­кышты.

— Белдем, белдем — дип сөйләнде ул келәшчәгә тотынып. Әтисе коралларны кире бирде. Аннары, башын бер якка кырын салып тора башлады. Борһан исә буш кулы белән һаман кулъяулыгына битләрен, җилкәсен сөртә. Минһаҗ икенче кадакны да кадак кыяфәтенә кертеп, идәнгә ташлады.

— Сиңа алъяпкыч тегәргә кирәк булыр, — диде Сабирҗан агай.

Ләкин аңа бу ниятен тормышка ашырырга туры килмәде. Минһаҗ тимерчелек эшендә Борһаннан арттырып җибәрүенә дә карамастан, икенче көнне алачыкка бармады. Сүзендә нык торды. Әтисе селеккәләп уятса да, башым авырта дигән булып, урыныннан тормады. Әнисе дә аны яклап маташты Сабирҗан агай түрдәге тимер караватта йоклап яткан малайга кырын карый-карый киенде дә алачыгына китте.

Минһаҗ тәмам йокысы туеп уянганда, нарат исе аңкып торган яңа өйдә беркем дә юк иде инде. Билгеле, барысы да эшкә киткән. Ян тә­рәзә каршындагы өстәлгә, марля белән ябып, ашарга әзерләп калдыр­ганнар. Ә алдагы өй ишеген тышкы яктан бикләп киткәннәр. Минһаҗ бер дә каушап калмады; юынып, киенеп, ашамлыкларның тәмлерәклә­рен сыптырды да ачылмалы тәрәзәдән бакчага сикерде.

Ә хәзер кая барырга соң?

Аларның бәрәңге бакчалары артында тар гына елга агып ята. Бераз каранып торгач, шул елгачык буена төшеп китте. Су буенда беркем юк, тик өстәрәк кайсыдыр кер бәләкли. Яр буйларын алабута, әрекмән ба­сып бара. Минһаҗ бакчадагы түтәлдән суган кыягы өзеп алды. Аны авызына кабып, яр буенда «ләп-ләп» ясап йөрде. Суган кыягы икегә аерылып, матур булып бөгәрләнде. Бераздан бу нәрсә аны туйдырды, һәм ул суган кыягын «ләп-ләбе» белән бергә ашап җибәрде. Аннары алабута башлары өзеп алып, суга ыргытты. Агалар да китәләр, агалар да китәләр. Бу нәрсәнең дә әллә ни кызыгы юк .

Минһаҗ ишек алларына кайтып, җимеш бакчасына керде. Анда әле өзеп алырдай бернәрсә дә юк. Агачлар күптән түгел чәчкәләрең генә койдылар. Беравык иске эскәмиягә утырып торды ул.

Хәзер нишлиләр икән тегеләр? Борһан күрек басадыр, авыр чүкече белән тимер дә тукмыйдыр, йокыдан тора алган булса, бара иде инде ул, мөгаен. Торасы гына килмәде. Мыш-мыш килеп күрек басу да бик рәхәт түгел. Кичә үзенә үзе: «Барыбер килмим!» дип сүз бирүе дә хә­тердә.

Авыл арасы тып-тын.

Минһаҗ урамга чыгып китте. Эч поша. Кая барырга соң? Әллә кар­маккамы? Юк, кирәкми. Шушы буй белән, Ягъфәр кебек, бала-чага шикелле...

Урам почмагыннан колхоз председателе Гарифуллин белән ферма мөдире килеп чыкты. Нәрсә турындадыр кызып-кызып сөйләнәләр. Мин­һаҗ эшкә бармый калганына әллә ни булмасын белсә дә, арусынмыйча, тиз генә капкадан кире кереп китте. Ләкин аны Гарифуллин күр­гән иде инде.

— Нишләп бүген алачыкка бармадың син, малай?!—дип кычкыр­ды ул, капка аша.

— Баш авыртты — дип мыгырданды Минһаҗ, ботинка башы бе­лән җиргә нидер сыза-сыза.

Гарифуллин аның ягына баш изәп:

— Күрдеңме?!— диде ферма мөдиренә. Ул капка төбендә чак кына тукталып торды.— Эх, си-ин.. — дип сузды председатель, чалбар кесә­сеннән портсигар чыгарып. — Кичә Борһан кәнсәләрдә мактап утыр­ган булды тагы! Моңа ышаныч юк. Урынына башка берәр малайны җибәрергә кирәк.

Зур гәүдәле председатель эре-эре атлап, папиросын көйрәтә-көйрәтә китеп тә барды. Ферма мөдире дә аңа иярде.

Минһаҗ яңадан урамга чыгып, уйланып торды. Әллә барыргамы соң? Бер баш авырта дип калгач, күренеп йөрүе бик шәп түгел шул. Алдакчысы тотыла. Бармаска да була ла. Тик менә эч поша. Ни әйтсәң дә алачыкта күңеллерәк. Атасы белән Борһан пыр туздырып тимер тукмыйлар. Очкыннар оча! Аннан тагы Борһаннан кадак ясатып, ша­быр тиргә батыралар. Шуннан Минһаҗ тотына да, аныкы шәбрәк чыга Я т иткәндә әтисе тагы берәр кызык та сөйләсә... Көзен мәктәпкә җыел­ ганда һәркем күпме хезмәт көне ясаганын әйтеп мактаныр.

Алачык янын урап кайтырга кирәк әле. Нишлиләр икән? Читтән генә күз салырга була ич.

Минһаҗ шундый ният белән алачык ягына таба китте. Ләкин шунда ук тукталып калды: анда барып эләксәң, пычагым ычкынырсың! Өстә- венә әтисе пыр туздырып ачуланыр, ә Борһан авызын ерыр.

Ул кире борылды. Председатель белән ферма мөдире Олы урамга кереп киттеләр. Нәрсә ди?! Урынына икенче малай җибәрергә кирәк диме? Минһаҗ хәзер генә председатель сүзләренең мәгънәсен аңлады.

Димәк, аның урынына башка берәр кеше эшләргә тиеш! Аннан инде Минһаҗ алачыкка бүтән барып йөрмәс. Шулай килеп чыга түгелме соң! Башка малай эшләр... Юк! Эшләми генә торсын әле!..

Минһаҗ кырт кына борылды да алачыкка барып була торган тык­ рыкка кереп китте.

Бакча башларыннан атлый-атлый алачык артына барып чыкты ул.

Тукталып, эчкә колак салды. Ләкин анда бернинди чүкеч чыңлавы да, күрек өрдергән тавыш та юк. Күптән түгел тың-тук, тың-тук итүләре ишетелә иде ләбаса. Якынрак килде. Кайдадыр мыгыр-мыгыр кешеләр сөйләшкән кебек. Ниндидер ят кеше тавышы да бар шикелле. Әллә аның урынына башка берәр кеше килеп тә өлгергәнме? Кинәт аны кот­ очкыч көнләшү биләп алды. «Неужели әтисе аның урынына башка бе­рәүне алыр?!» Минһаҗ, кызыксынуын җиңә алмыйча, ян стена буена чыгып, тәрә­ зәгә үрелде. Тәрәзәнең бер як кырыеннан гына алачык эченә күз тө- шермәкче иде. Ләкин шунда:

— Әй, кем ул анда!? Минһаҗ, синмени? — дип кычкыруга, дерт итеп китте. Тавыш бөтенләй алачык эченнән түгел, ә каяндыр тыштан ише­телә. Каерылып караса, әтисе белән Борһан тәгәрмәч станы өстендә утыралар.

— Кил бире. Алачыкның ишеге бу якта ич, — дип шаяртты Сабир­җан агай. Минһаҗ башын аска иеп, гаепле кешедәй, станда утыручы­лар янына атлады. Борһан тагы елмая. Аның шул булыр инде! — Әйдә утыр, ял ит, — диде Сабирҗан агай. Әйтерсең, Минһаҗ алар белән иртәдән бирле бергә эшләп, алачыктан чыгып килә!

Сабирҗан агай күн алъяпкычына суккалап:

 — Ул чагында бу шактый яңа иде әле,— дип, бүленгән сүзен дәвам итте. — Мин аның шушы почмагын гына кызган тимер тотып яндыр­дым. Аннан менә бу читеннән бераз прокладкалык кисеп алдык. Чегән ул синең әйткәнеңне аңлыймыни! Сат та сат. Аннан давай алышабыз дип бәйләнде. Мин башта аңламый торган идем. Чегәнгә итек тектерер­ гә күн кирәк икән. Ялтырап торган шәп күн теге. Әти безнең бик шаян кеше иде. Әмма кызып китсә, түзеп кенә тор. Таный да алмыйсың! Ул вакытта да шулай булды. Кинәт тәгәрмәчләр югалуы исенә төште теге­нең. Кызып китте дә, синең куалды кебек чүкечне күтәреп, чегән өстенә бара бу! Ярый әле әтинең дусты Афзалетдин мәрхүм тотып калды.

Югыйсә әти теге бәйләнгән чегәнне кызу баштан сугып үтергән иде!

Без дә ятим кала идек. Чегән ычкынып, әти сүрелә төшкәч, Афзалетдин абзый: «Бирергәе булмаса, шул кадәре ялынды... хакын да ару гына түли иде», — дип сөйләнә. Бик сабыр, басынкы кеше иде, мәрхүм. Ничек әти белән дус булгандыр. Бакчага кергән тавыкка да: «Көш-ш, рәхмәт төшкере», — дип куа торган иде. Әти тагын күтәрелеп бәрелде. Тегесе аны, бетте, бетте, Габсабир, әйттем исә кайттым дип, суытырга тырыш­ ты. Әти алачык алдына чыгып, тәмәке тартырга утыргач, үпкәсен бел­ дерде. «Син, Афзалетдин, — ди бу моңа, — кайчагында бөтенләй тузга язмаган нәрсәләр сөйләп ташлыйсың. Ничек инде мин атамның төсе булган шушы алъяпкычны теләсә кемгә биреп җибәрим ди! Я, акыллы кеше киңәшеме бу! Син лутчы минем штанымны салдырып ал!» Афза­ летдин эндәшми. Ә тегесе һаман сөйләнә. Ярый, биреп тә җибәрдек ди шул сукбайны жәлләп. Ә менә ул нәрсә киеп эшләр?! Әти мине күрсәтә.

Ә мин кая, үзем дә алъяпкыч буе булмаганмындыр әле. «Аңа икенчене

тектерегез», ди Афзалетдин абзый, миңа күрсәтеп. Әти тагы кыза башлады, «һы, әйтте сүз!Ул бит сиңа теләсә нинди алъяпкыч түгел, икенче алъяпкыч белән алыштырырга», — дип шаулый теге. Шушылай тезенә суга-суга аңлатырга маташа: «Бабайдан калган алъяпкыч! Ти­мерче алъяпкычы!»

Борһан рәхәтләнеп елмая, Минһаҗга карап ала.

— Шундый әкәмәт бер кеше иде ул безнең әти.

Сабирҗан агай тәмәкесен суыра, иренеп кенә өрә һәм төтен «мыегы­на уралып» тора. Борһан аның озын һәм маҗаралы тарихы булган күн алъяпкычына карап утыра. Чыннан да, ниндидер тылсымлы кебек ул. Ни кадәре эшләргә шаһит булган алъяпкыч. Ядкәр итеп сөйләрлек хезмәт алъяпкычы.

Тимерче агай аңа келәшчә тотудан кытыршыланып, уч төпләре ка­лынайган кулын ышкып утыра. Алъяпкычның бер өлеше күкрәген кап­лый, аскы өлеше тезләрен. Муенга кия һәм бәйли торган баулары каеш. Алар кайчандыр ак булганнар. Бил каешларының бер сыңары бик үк каралып өлгермәгән әле — соңгы буыннарның берсе яңага алыштырган, ахрысы.

Сабирҗан агай бераз тын утырганнан соң кинәт Минһаҗга таба бо­рылды да: — Ну ничек, йокы туйдымы? — дип эндәште.

Минһаҗ чак кына каушап калды. Ул болай сорарлар дип көтмәгән иде. Һәрхәлдә баш авыртуы турында сораулары гына ихтимал иде аныңча.

 — Туйды, — диде ул, үзе дә сизмәстән. Баш авырта диюгә барыбер ышанасылары юк.

— Туйса, әйдә күрек басарга! — диде Сабирҗан агай һәм урынын­нан күтәрелде. Борһан тагы Минһаҗга карап елмайды да, чайкала-чай-кала атлап, тимерче артыннан китте. Ул Сабирҗан агайны куып җитеп уза алса да, һич кайчан узмый — артыннан гына бара. Минһаҗаларга ияргәнче әтисенең чак кына бөкрәйгән аркасына, аксаган көйгә алъяп­кыч бауларының чайкалуына карап торды. Менә гел шулай аның ата­сы. Ичмасам, бер генә мәртәбә «улым» дип эндәшсә дә күңеле булыр иде Минһаҗның. «Әйдә күрек басарга!» — имеш.

Минһаҗ икенче көнне дә бик авырлык белән торды, дөресрәге, ата­сы йолыккалап торгызды. Әнә шул иртән торулары бик кыен. Бер аяк­ка басып, юынып алгач әллә ни түгел, әмма торып китүләре авыр шул. Кыш көне ул бик сизелми, әмма җәй көннәрендә.

Шулай да Минһаҗ бу җанга тия торган нәрсәгә көннән-көн күнә барды һәм атна буе «башы авыртмады». Кичкә таба тәмам арып аякла­ ры талса да түзде. Шуның өстенә әтисе: «Эшләгән хезмәт көнеңә вело­сипед алырсың», — дип тә ычкындырды.

Икенче атнада көннәр явымлыга әйләнеп китте. Башта болытлап кына торган иде. Аннары, көзге яңгыр шикелле, пыскып яварга тотын­ды. Аңа карап, алачыкта эш тукталмады, әлбәттә. Тик Сабирҗан агай гына көннән-көн ныграк аксый башлады, һава бозылдымы, аның яра­ланган аягына көн бетә. Үзәгенә үтеп сызлый. Бернинди барометр-мазар кирәкми, әнә шул кырык дүртенче елда яраланган аягы әйтә дә бирә. Үткән төнне ул аеруча сулкылдап сызлады, ә икенче көнне яңгыр коеп яуды. Бөтен җир өсте бүртеп, йомшарды. Уйсу урыннар пычракка, сөзәк җирләр тайгакка әйләнде. Сабирҗан агай алачыктан кайтканда Хикмәтулла тыкрыгы почмагында таеп егылды һәм яралы аягын авырт­тырды. Чүп өстенә чүмәлә булды инде бу. Быкырдыкка егылып, өс-баш пычрануы юк нәрсә, ә менә авыру аягы өстенә төшүе аяныч. Минһаҗ аны кочаклап, тегесе улының кулбашына таянып, көчкә кайтып җит­теләр.

Шуның икенче көнендә үк, ачу иткәндәй, күк йөзе ачылды да китте.

Ялтырап кояш чыкты һәм җир өстен киптерә дә башлады. Сабирҗан агайны аяктан егарга яуган икән.

Алачыкта эшләр җанлы барганда, тимерчелеккә әллә ни игътибар итмиләр кебек иде. Әмма бу алай булмаган икән. Иртән иртүк бар да шау-шу килде. Колхоз хуҗалыгы көйле генә эшләп яткан мотор кебегрәк бит ул. Ә шуның бер нәрсәсе аксый башласа, моторның бөтен жире дә аксарга тотына. Көн дә иртән ачылып, чүкеч тавышлары яңгырый башлаган алачыкның ябык торуы Шахмарай кешеләренә сәер тоелды. Әкренләп алачык тирәсендә ыгы-зыгы туа башлады. Аннан ул ыгу-зыгы Сабирҗан агай йортына да күчә барды. Иң элек, ишеккә көчкә сыеп, башын ия-ия Борһан килеп керде. Ул алачык янында Сабирҗан агай белән Минһаҗны көтеп утырган-утырган да менә аптырап өйгә килгән.Алачыкка кичә ясап калдырган каптыргычларны алырга да кеше җи­бәргәннәр икән. Инде иллегә чыккан тимерче караватка утырган да, аягын ерып салып, кай җирендәдер снаряд китеге яткан ботын ышкый да ышкый. Элегрәк ул кыйпылчыкларның икесен алдылар, ә монысы калган.

— Менә, Борһан туган, эшләр ханәгә әйләнде бит, — дип шаяртырга маташты Сабирҗан агай. — Егерме ел инде шулай кадерләп йөртәм фриц күчтәнәчен, йомшакны сизеп алган да рәхәтләнеп ята.

Борһан, нәрсә дияргә дә белмичә, тимерченең куллары йөрүенә ка­рап утыра. Ку алды белән бәреп чыгара торган нәрсә түгел шул. Берни кырып булмый. Бераздан ул алачык ачкычын алды да, башын иеп, кү­ңелсез генә кыяфәттә чыгып китте.

Аннан соң төзү бригадасы бригадиры кереп чыкты. Авыл башында салынып яткан шул сыерлар абзарының түбәсен күтәрә башлаганнар икән. Ә анда бәпкәләр кертергә бик күп каптыргычлар кирәк булачак. Кичә ул каптыргычларны ясый башлаганнар иде инде, ә бүген менә нәрсә килеп чыкты. Шуңа да артларына ут капкан кебек пәриләр. Чөнки эш тукталып торуы бар. Моторның бер җире аксады да, машина чош-пош итә башлады. Сыер абзарын кышка кадәре өлгертергә кирәк. Искесен сүттеләр. Ташы кирәк булды. Маллар көндез көтүдә, төнлә утарда куналар. Ә аларны түшәме күк, стеналары киртә утарда кыш­ латып булмас.

Каушап калган Минһаҗ әле ишек алдына чыга, әле өйгә керә. Әнисе эшкә китте. Өйдә торып та ул Сабирҗан агайга бер ничек ярдәм итә алмас иде. Алачыкка бармакчы иде, ләкин анда атасыннан башка ниш­ләсен. Үзе генә барып тотынырга йөрәге җитми. Тимерчелек эше бит ул! Атасының бер үзен калдырып китү дә ничектер уңайсыз кебек. Авы­ру кешегә тегесе кирәк, монысы кирәк була. Минһаҗ аңа армиядән таянып кайткан култык таякларын төшереп бирде. Өй чормасында алар бик коргаксыганнар. Шуларның тузанын юып чүпрәк белән сөртеп маташканда, Гарифуллин килеп керде.

 — Исәнмесез, — диде председатель, кулъяулыгы белән муенын, ияк асларын сөртә-сөртә. Каядыр ашыга төсле ул үзе. — Ничек булды соң әле бу, Сабирҗан туган? Авыртамы?

Гарифуллин бер якта торган артсыз урындыкны дыңгырдатып ка­ рават кырыена китерде дә авыру янына утырды.

— Сызлый шул, — дип зарланды Сабирҗан агай.— Бастың исә, күз­ дән утлар күренә.

Председатель култык таякларына баш изәп:

 — Боларны да кузгаткансың икә-ән, — дип сузды. Ул колхоз тимер­ чесенең шулай кисәк кенә авырып китүенә ышанып бетмичәрәк торган, ахрысы.

 — Бәла аяк астыннан чыга, ди.

— Ике кулсыз калдырдың бит, ә! Печән чапкычларны да карыйсы бар. Бу фермасы да... Әй-яи-яй... — Гарифуллин яшел фуражкасын салып, караватка ташлады Чал кергән кара чәчләрен бармаклары бе­ лән тарап, җилкәсен кашып алды.

 — Врач чакыртыйкмы?

Сабирҗан агай кул селтәде.

Председатель портсигар чыгарып ачты да, папиросларга карап тор­гач, нигәдер тагы шыртлатып япты. Авыру кеше утырган өйдә тартыр­га кыймады, ахрысы. Моны күзәтеп, ярым утырган, ярым яткан Са­бирҗан агай улына эндәште:

 — Минһаҗ, бар әле теге өйдәге шкафтан тәмәке алып кер. Калай савыттагысын ал.

Минһаҗ култык таякларын карават башына сөяп куйды да алдагы өнгә чыгып китте. Стенага кадаклап куйган капкачсыз шкафтан калай савытны эзләде. Аны алганда икенче савыттагысын төшереп түкте.

Шуны җыештырып азапланды. Өйгә кергәч, озак йөргәне өчен әтисе сукраныр дип көткән иде, ләкин председатель белән тимерчедә тәмәке кайгысы юк иде. Алар, Минһаҗ керү белән сөйләшүдән туктап, үсмер егеткә сынаулы караш ташладылар. Минһаҗ кулындагы савытын кара­ват башындагы өстәлгә куйды һәм, тагы нәрсә кушарлар икән дигәндәй, мич буена барып басты.

— Кара әле, Минһаҗ энекәш. — дип эндәште Гарифуллин, бик зур үтенече төшкән кешедәй. — Алачыкка барырга иде бит.

— Нәрсә алып кайтырга, Мөдәррис абый?

— Юк, андый йомышларга йөрүдән узган инде син. Атламалар ясарга кирәк иде бит.

Аптырап калган Минһаҗ, күзләрен тутырып, әтисенә карады.

— Бар, улым, бар, — диде Сабирҗан агай, чак кына калтыранган тавыш белән. — Әкренләп ясарсыз. Шуннан китә инде ул.

Минһаҗ, бер сүз дә әйтмичә, җыена башлады. Әтисе «улым» дип эндәште. Бик кирәк микәнни соң?

— Әйдә, капка төбендә машина тора. Утырып барыйк. Минем дә шул тирәгә барасым бар.

Председатель белән Минһаҗ ишеккә юнәлделәр.

 — Алъяпкычны бил турыннан икегә бөкләп бәйлә, — дип кычкырып калды Сабирҗан агай улы артыннан. Ишек ябылгач, үз алдына мы­гырданды:— Уң аягын атлап чыкты. Хәерле юлга, хәерле юлга...

Минһаҗ белән Гарифуллин, машинага утырып, эһ дигәнче алачык­ка барып җиттеләр. Төзү бригадасыннан бер егет күрек басып азап­лана. Борһан тирләп-пешеп атлама ясарга маташа. Аның каршында авыр чүкеч тотып, бригадир басып тора. Каптыргычка охшатыбрак, ике нәрсә ясап ташлаганнар. Кыска гына буйлы ферма мөдире Хәйбүш тә шунда чуала.

Ну, егетләр, эшләр ничек? — дип шаулады председатель, ала­чыкка килеп керү белән.

— Эшләр ярыйсы-ы. Үзебезгә кирәкне ясап маташабыз, — дип та­кылдый ферма мөдире, Борһанның суккалавын күзәтә-күзәтә. — Менә бәләкәй Сабирҗан ясап карасын әле. Берәр нәрсә чык­масмы.

Ферма мөдире дә җавапсыз калмады: — Ихтимал, бик ихтимал. Оясында ни күрсә, очканда да шуны куар.

Минһаҗ беркемгә бернәрсә әйтмичә, түргә узды һәм баганадагы кадакка элеп куйган күн алъяпкычны алды. Муенга кигәч, ул шактый озын бутын чыкты. Әһә, бил турында икегә бөкләп бәйләсәк, кыскара икән. Каешларны бәйләгәндә куллар бераз калтыранды. Атларга бераз комачаулый икән бу алъяпкыч дигән нәрсә. Ә үзе кешегә ниндидер көч биргән, дәрт өстәгән кебек.

Минһажга эссе булып китте: бөтенесе аңа карап тора. Ул зурлардан салмак кына атлап, учак каршына килде. Борһан инде чүкечне, келәш­чәне урынына куйган һәм үзенең гадәттә торган жиренә чыгып баскан. Ничектер бөтенесе шулай килеп чыкты, әйтерсең, моңа кадәр тимерче булып Сабиржан агай түгел, ә Минһаҗ эшләгән.

Күрек выж-выж итә. Учактан вак кына очкыннар оча. Ташкүмер ян­ган ис килә.

Минһаҗ улактан чүмеч белән су чүмереп алды да учакның тирә- ягына сибеп чыкты. Аннары, нигә икәнен үзе дә белмичә, кулларын күн алъяпкычка ышкып торды. Бригадирдагы зур чүкеч Борһан кулына күчте. Минһаҗ келәшчә белән кызган тимерне тартып чыгарды да сан­далга китереп салды һәм чүкече белән сугып та куйды. Борһан шунда ук, җавап кайтаргандай, куалды белән бәрде. Шуннан ялганып китте: «Тың-тук, тың-тук...» Минһаҗ кая сугарга кирәген ярыйсы гына күр­сәтә болай. Келәшчәсе белән тимерне дә оста әйләндерә. Бөтен кыяфә­ те әтисенеке кебек, тик авызында тәмәкесе генә юк. Чүкерләр чыгарган көй аксаса да, тимерне кирәкле формага китерәләр.

 — Тың-тук!

— Тың-тук!

— Давай, давай...

Бар да елмаешып карап тора. Әллә Минһаҗның нәкъ атасы шикел­ле кылануы кызык кебек тоела, әллә сөенәләр, белмәссең.

— Тың-тук, тың-тук..

. — Тартыбрак, тартыбрак...

— Тың-тук, тың-тук...

Гаделәй чишмәсе буенда тагын чүкеч тавышлары яңгырый. Күн алъ­япкыч та чираттагы буынга күчәр микәнни?

Култык таякларына таянып, алачык ишеге төбенә килеп туктаган Сабирҗан агайның күзләре дымланган, ә үзе елмая.

 

Реклама