Логотип Казан Утлары
Хикәя

Хикәяләр

ТАМАК ШЕШТЕ

Бер көнне иртән уянып китсәм, тамак шешкән. Әллә нишләп тавыш үзгәргән, баш та авырта, хәл дә юк. Үзе тагын төчкер­тә дә, йөткертә дә. Менә сиңа имгәк! Авырыйсым килеп кенә торадыр иде менә монда.

 — Болай булгач, эшкә бармассың инде,— диде хатын, минем мөш­кел хәлне күреп.

— Нинди бармаган ул! — дидем мин, борын суын тарткалап. — Минсез анда берни бармаячак.

— Сөйләнмә, хәзер үк поликлиникага кит,— диде хатын. — Күрми­сеңмени, әнә ич грипп булган... ангина... Синең аркада монда бөтен өй эче белән чирләп ятасы юк.

Хатын шулай дигәч, мин килешергә мәҗбүр булдым. Чыннан да, грипп-фәлән булса, хәрап эшләр!

Ашадым-эчтем дә, җылырак киендем дә, ух-вах килеп, поликлини­кага киттем. Яшь кенә, чибәр генә бер туташ чишендереп минем үпкә­не, йөрәкне тыңлады, аннары «а!» дип кычкыртты, каккалады-суккала- ды да: «Сезгә катарр булган», — диде. Шуннан соң бу миңа алай ит­мәскә, болай итмәскә кушты, дару кәгазе язып бирде.

Мин туташка мең-мең рәхмәтләр әйтеп, кабинеттан чыгып киттем. Юл уңаенда аптекага кереп дару алдым. Алдым да, тәмам тынычла­нып, өйгә таба атладым.

   Ләкин шул чакны мин уйга калдым: бу «катарр» белән өйдә күпме ятарга туры килер? — дидем. Бер көндә терелтә торган берәр дару юк микәнни? Шулай уйлана торгач, дустым Галәвине исемә төшердем. «Туктале, кереп чыгыйм булмаса», мәйтәм. Борылдым да Галәвиләр­гә китеп бардым.

— Нишләп тамагың карлыкты? — диде Галәви, исәнлек-саулык со­рашкач.

— Менә шуның артыннан йөрим әле,— дидем мин, йөткеренгәләп.— Салкын тигән.

— Салкын тигән? Грипп түгелме? — диде Галәви, куркып. Артына чигенеп.

— Юк, юк!— дидем. — Грипп түгел, ниндидер катарр, ди. Әле генә врачта булдым.

 — Врачта булдың?! — диде Галәви, исе китеп.— Салкын тигән өчен врачка бардыңмы? Үземә генә килгән булсаң соң! Мин сиңа кырык төр­ле дәва тапкан булырыем.

— Әле дә соң түгел,—дидем мин.— Менә шуңа кердем дә инде сиңа. Аптекадан дару алганыем да, синең белән киңәшим дидем: эчәр­гәме, юкмы... Кайчан тереләсең әле аның белән... Никтер ышанмыйм мин ул даруларга.

Шулай сөйләнгәләп мин даруны Галәвигә күрсәтмәкче булдым, лә­кин Галәви кулын гына селтәде.

— Ташла, эчмә! — диде.— Акыллы кеше әптик даруын эчәмени! Бер яктан дару булса, икенче яктан агу бит ул. Йөрәккә, бавырга төшә, нервыны ашый. Мин дә заманында күп йөрдем врачларга. Берсе бертөрле сөйли, икенчесе икенче төрле сөйли. Берсе бер дару язып бирә, икенчесе икенче дару. Халтурщиклар! Шарлатаннар! Мин хәзер аларга аяк та басмыйм. Гайрәтем чикте. Медицина, гомумән, бернигә тормый.

— Шулай шул,— дидем мин, килешеп.

Мин шулай дигәч, Галәви тагын алып-биреп медикларны сүгәргә тотынды.

— Иң ышанычлысы — халык медицинасы! — диде ул, кайнарла­нып.— Үлән, үлән тамыры, җимеш, чәчәк... Менә ул кайда чын меди­цина!

 — Шулай шул,—дидем мин тагын да,— Өйрәт әле миңа да берәр нәрсә... тиз генә файдасы тия торганын... Үләм бит, малай... баш авыр­та, хәл юк.

— Ничек авырта? Кай җирең авырта? — диде Галәви.

Мин аңа сөйләп бирдем.

 — Беләсеңме нәрсә,— диде Галәви, бераз уйлангандай итеп тор­гач,— сиңа, иң яхшысы, яңа суырткан бал кирәк. Яңа суырткан бал җитмеш төрле авыруга дәва!

 — Кыш уртасында каян тапмак кирәк яңа суырткан балны?! — ди­дем мин, гаҗәпләнеп.

 — Яңасы булмаса, утырганы да ярый,— диде Галәви.— Файдасы әзрәк булыр, шулай да ярый. Ярты кило балга бер литр кайнар су са­ласың да ныгытып болгатасың...

— Ярты кило күбрәк булмасмы? — дидем мин. — Булмас,— диде Галәви һәм, бу мәсьәләгә артык тукталып тор­мыйча, ялгап алып та китте:— Бал булмаса, алоэ яфрагын кайнатып эчәргә була. Анысын болай итәсең...

 — Минем дә ишеткәнем бар ул алоэ турында,— дидем мин,  аны бүлдереп.— Ләкин каян алырга соң шуны?

— Базарда тамыр-томыр сатучы карчыкларда булыр. Алар сиңа алоэны түгел, әҗәл даруын табып бирерләр! — диде Галәви.

— Мәшәкатьлерәк икән шул,— дидем мин.— Тагын юкмы?

— Анысы да булмаса, чи балан суы эчәргә була,— диде Галәви. — Юк, юк, булмый!— дидем мин, кулымны селтәп.— Хатын көндә чыга базарга балан эзләп, һич туры китерә алмый.

— Алайса, андыз тамыры кайнатып эчәргә кирәк,— диде Галәви.

 — Анысы тагын нәрсә?

 — Шундый үлән бар,—диде Галәви.— Бик сирәк очрый. Җен-шен кебегрәк. Безнең авылда элек бер карт булган, бөтен авыруларны шул андыз тамыры белән генә имләгән. Тамак шешкәч тә...

— Туктале, мин булмаса язып алыйм,— дидем мин.

Кесәмнән куен дәфтәре чыгардым да өстәл янына килеп утырдым. Галәви башта сөйләгәннәрен яңадан кабатлап чыкты. Мин язып бардым. Ул көнне ул миңа тамак шешкәндә кулланыла торган барлык дәвалар турында, барлык им-томнар турында сөйләде. Нәрсә генә тәкъдим итмәде ул миңа! Мәтрүшкә, әчәлче, бөтнек ише үләннәр кай­натып эчү дисеңме, шешкән җиргә сарана күкәе, аксыргак тамыры то­тып тору дисеңме, анадан тума килеш абага яфрагы ваннасында утыру дисеңме, миләш, аю камыры, чи бәрәңге кебек нәрсәләр ашау дисең­ме — берсе дә калмады! Аның әйтүенә караганда, аларның барысы да иң ышанычлы, иң тәэсирле дәва булырга тиеш иде.

Сөйли-сөйли ул арып бетте, хәлдән тайды. Ләкин тавышы әкренәя башладымы, чиләктән чүмеч белән су алып эчте дә дәртләнеп яңадан сөйләргә кереште.

Ниһаять, ул туктап калды, күзенә төшкән чәчләрен сыпырып таш­лады да, көчкә тын алып:

— Менә шул...— диде.—Хәзергә бетте... бүтән белмим. Кайт та, мин әйткәнчә... — Ярый, рәхмәт,— дидем мин, урынымнан кузгалып.

Саубуллаштым да, Галәви өйрәткән даруларның кайсын куллан­сам яхшырак булыр икән дип уйлана-уйлана, кайтып киттем.

Урам буйлап әкрен генә барадыр идем, бер заман кемнеңдер кыч­кырганын ишетеп, артыма борылып карадым. Ул да булса, ашыгып- кабаланып Галәви килә! «Тагын берәр яңа дару исенә төште микәнни?» дип уйладым мин. Туктадым да көтә башладым.

— Карале... туктале!— диде Галәви килеп җиткәч.— Каяле, күр­ әт әле теге даруыңны?

Мин аңа аптекадан алган баягы даруны бирдем. Галәви, дарунын исемен укыды да, «ә!» дип куйды.

— Ни, малай...— диде бераздан, тотлыгып.— Нишләптер минем дә тамак авырта башлады. Әптиккә кереп чыкмый булмас, ахрысы.

6 май, 1964 ел.

Казан.

ТӘНКЫЙТЬЧЕ

 

Х и к ә я

 

Мин бик тәүфыйклы кеше: эчмим, тартмыйм, хатын-кыз белән чуал­мыйм. Аннан да бигрәк, мин беркайчан да беркем белән дә ачуланыш­мыйм. Аннары, мин бик сак кеше. Әйе, сак кеше. Югыйсә, безнең агай- эне бик алама бит ул Берәр ничек кыек басканыңны сагалап кына тора. Күрдеме, шундук тотып ашарга әзер. Шуңа күрә, һәрвакыт алдыңны-артыңны карап йөргәнең яхшы. Берничек тә бәйләнерлек бул­ масын. Кыскасы, син миңа тимә, мин сиңа тимим. Вәссәләм! Җанын тыныч, ярмаң — аш.

Тагын шул, миндә әле сизгерлек дигән нәрсә дә бар. Мин кешенең аяк атлавыннан ук беләм — дусмы ул, дошманмы сиңа . Кирәк икән, җиде кат җир астында елан күшәгәнен ишетәм мин! Җыеп кына әйткәндә, менә шундый әйбәт кеше инде мин.

Ләкин, шулай була торып та, кайбер агай-эне никтер мине яратып җиткерми. Чынлап, яратмыйлар. Күзгә карап та әйтәләр, карамыйча да әйтәләр: мыштым, диләр, ялагай, диләр, начальство алдында тәлинкә тота, диләр.

Алар, билгеле, көнләшкәнгә күрә шулай диләр. Чөнки бары мин генә диярлек мастерлардан Фәлән Фәләнеч белән яхшы мөнәсәбәттә.

Шулай булмыйча, начальство белән телгә-тешкә керергә башыма тай типкәнме әллә минем?! Юк, анысы инде булмас. Башкалар теләсә ниш­ ләсен, әмма ләкин мин үзем андый юлга басмам! Ә бездә башсыз халык җитәрлек — кемнең кем булуына карамыйлар, селкеп салырга гына торалар. Шулай бер җыелышта безнең агай-эне Фәлән Фәләнечкә каршы ябы­рылды. Бирделәр кирәген! Ярый әле мин яклап чыктым үзен, югыйсә, эшләре шәптән түгел иде безнең цех начальнигының.

Җыелыш беткәч, без ничектер моның белән бергә туры килдек: бер ишектән чыктык, элгечтән киемнәребезне дә бергә алдык. Кайсыдыр безне күреп калган. Икенче көнне килсәм... мине... шундый тәртипле кешене гәҗиткә төшергәннәр! Озын куллы итеп, Фәлән Фәләнеч алдын­ да бишкә бөгелгән итеп төшергәннәр, йөзем шундый ялагай, муеным нечкә( кулымда тәлинкә. Тәлинкәдә Фәлән Фәләнечнең эшләпәсе. Фәлән Фәләнеч юан корсаклы, борыны югары чөелгән. Миңа кара­мый да.

Кеше-ни ишетә күрмәсен... үзара гына әйткәндә, Фәлән Фәләнечне дөрес эшләгәннәр. Ул чыннан да шундый зур корсаклы, тупас, эре. Бары мине генә мыскыллаганнар. Беркайчан да минем Фәлән Фәләнечнең эшләпәсен тәлинкәгә салып та, салмыйча да тотканым юк. Шулай ук минем исемнән әйтелгән: «Эшләпәгезнең тузанын кактым, кияргә булла, Фәлән Фәләнеч!» — дигән сүзләр дә ялган.

Ачуымнан нишләргә дә белмәдем инде үзем дә! Шулай да түздем «Ярар, күрсәтермен әле мин сезгә күрмәгәнегезне!» дип уйладым күңе­лемнән.

Хәзер мин үч алырга җай чыкканын гына көтеп йөри башладым. Озак көтәргә дә туры килмәде —бер заман җае да чыкты моның.

Ләкин шул чагында мин чирләп киттем, өч көн бүлетиндә яттым. Дүртенче көнне эшкә бардым. Барсам, тагын җыелыш җыйдылар. Докладчы сөйләп бетерер-бетермәс борын, мин беренче булып сүз сора­дым да туп-туры трибунага менеп киттем. Менеп бастым да трибуна янына, тамак кырып, ачулы гына башлап киттем:

— Иптәшләр, ни өчен безнең цех артта бара?— дидем. — Чөнки, иптәшләр, безнең җитәкчеләр начар, ягъни мәсәлән, цех начальнигы Фәлән Фәләнеч... Сез беләсез, иптәшләр. Фәлән Фәләнеч — дорфа кеше, эшчеләр белән рәтләп сөйләшми, кеше сүзенә колак салмый... өстәл сугып кына кычкыра...

Шундыйрак сүзләр белән теттем генә Фәлән Фәләнечне! Кинәнгәнче тәнкыйтьләдем! Бөтен зал мине тын да алмый тыңлап торды. Исләре китеп, авызларын ачып тыңлыйлар. Күрәсең, минем кыюлыкка хәйран калганнар. Уен эшмени, миңа кадәр әле иң усал телләрнең дә Фәлән Фәләнечкә шулкадәр каты бәрелгәннәре юк иде бугай.

Халыкны әйтәм, тыңлап-тыңлап утырдылар да кинәт исләренә кил­деләр, шаркылдап көләргә, шаулашырга тотындылар. Көләләр бөгелеп- сыгылып! И көләләр эчләрен тотып!

Мин инде аларның көлүенә игътибар итеп тормадым. Әйтәсе сүземне әйттем дә залга төштем, күкрәкне киереп, үземнең урынга таба атла­дым. Ә көлү тавышы һаман туктамый. Колак төбендә төрле сүзләр ишетелеп китә.

 — Менә сиңа Мыштымбай!—диләр.

 — Соңгарак калгансың шул: Фәлән Фәләнечне кичәгенәк эшеннән алдылар! —диләр.

Һы, әйттеләр яңалык! Аның алыначагы турында мин инде бер атна элек белгән идем.