Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый- мәдәни тормышыбыздан

р аР“'“”“?“ ,м Ptc„y6- һ™ Татарстан ««’“’“5’' енен :ХР””"»»РЬ= ‘я;в про' дукция ҮР““ҖДжеиера-Т Моторе» SSS^^blS &Jc"S -я™*"-» йвре" “рй” >Р. ЮК« кннен Р““ » ете™“"“ Мәскәүгә китте. ӘМИРЛЕККӘ РӘСМИ ВИЗИТ Премьер-министр Т Акулов һ. б. озатып иөрд ■ ТО1 ТУРЫНДА КАЙГЫРТЫП „ декабрьдәТатаиптшмиот»^ "ко^аь^тРо^1 |^ь^к^атимрууФ°ераымасЫ[Тикалыштылар Бирелә шулай ук топонимия Декада 22 декабрьдә Г Камал исемендәге театрмын олуг юбилеена багышланган тантаналы кичә белән тәмамланды ЯЗУЧЫ ХАЛЫК НАКАЗЫН ҮТИ Мамадыш районының Шәдчс авылында Америкада яшәүче милләттәшебез Илхан Айдагөл төзеткән мәһабәт мәчет бинасын ачу тантанасы булды Шул уңайлан бирегә Илхан әфәнде үтснен Төркиялә яшәүче кыз туганнары Сания ханым Әртәл һәм Йолдыз ханым Йалманны да алып кайткан иде Мәчет ачуда Россиянен баш мөфтие Тәлгать Тажетдин. Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе. Татарстан халык депутаты Ринат Мөхәммәдиев (әлеге Аллаһ йоргын төзетү буенча ул биредәге сайлаучыларының наказын жирснә җиткереп үтәде). Мамадыш районы хакимснсн беренче урынбасары Маннур Сафин, районный MOI гәсибе Рәфкать хәзрәт Гатауллин, үзәге Шәлчедә булган Ямашев исемендәге күмәк хуҗалык рәисе Харис Шәмсстдинов. район Аксакаллар шурасы рәисе Вахи! Галиев, авыл аксакалы Мирзагаян Хәсәнов һ б. катнашты Мәчеткә Илхан Айдагөлнсн әтисе шушы авыллан чыккан. бү1енге көндә Төркиялә яшәүче 94 яшьлек Ибраһим Айдагөл исеме бирелде. ИСТӘ. ҺАМАН ДА ИСТӘ... Татарстанның халык ша1ыйрс һәм күренекле жәмәгазь эшлеклссе Сибгвт ага Хәкимнең тууына 85 ел тулуга багышлап. 19 декабрь көнне мәркәзебездәге Актерлар йортында искә алу кичәсе үткәрелде Анла Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Р Харисов. Татарстан Язучылар берлеге идар^гсе рәисе Р Мөхәммәдиев. Татарстаннмн халык язучысы Г Ахунов, Татарстанның халык шагыйрьләре 111 Газиев. И Юзеев. «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Р Файзуллин, бүлек мөхәррире Р Гаташ. шагыйрә Л Шагыйрьжан. язучының улы Татарстан Президенты киңәшчесе. Р. Хәкимов һ б үзләрснсн истәлекләре белән уртаклаштылар А Арсланов. Э. Җәләлегдинов. Ш Әхмәгжанов. И Әхмәт жанон И Сафин кебек танылган артистларның кичәдә катнашуы истәлекле очрашуның эчтәлеген тагын да баетты Чаллы шәһәре мэриясенең С СадыЙкова исемендәге концерт залында мәктәп гим назняләр укучылары, педагогия инстнпгы студентлары, укытучы лар катнашында, олуг шагыйребез С Хәкимгә багышланган әләбнмузыкаль кичә бу гып үтте Озак еллар буе татар әдәбиятын укыткан өлкән мөгаллимә Һаҗәр ханым Гәрәена тыңлат чы.шрны С Хәкимнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды Аннары сү г I < тарстанның халык шагыйрьләре 111 I пиен белән И Юзеевка. Гагарсган Дәүләт (. овс 1Ы11Ы11 QIKMN комиссиясе ранее I X дерссп исемсндәг с халыкара бү. i «к rax pea г ы I* Миннүллин белән шагыйрьнең у гына танылган сәясәтче Р Хәкнмовка бирелде Кичәдә күренекле артистлардан В Гыйззәтуллина. Э Җәләлетдинов. К Сатисв һ 6 Сибгат ага яраткан җырларны башкардылар СИРИНГӘ БАГЫШЛАП 11 13 декабрь көннәрендә Ютазы Баулы районнарында шагыйрь Сириннең (Сирин Хәниф улы Батыршиннын) тууына 100 ел тулуга багышланган тантаналар булып узды Ютазы районы хакимияте тарафыннан оештырылган бу бәйрәмлә Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Ринат Мөхәммәдиев. аның урынбасары Әхмәт Гадел. «Казан утлары- журналы баш мөхәррире урынбасары Рашат Ннзамнсв. шагыйрә Эльмира Шәрнфу длина. тарихи романнар авторы Мөсәгыйт Хәбнбу г тин. өлкән язучы Локман Балыйкшан. галимнәрдән Фоат Галимуллин. Әнвәр Шәрнпов. газета, радио, телевидение журналистлары катнашты Татарстан Җөмһүриятенең берләш терелгән Дәү ләт музеенда Сириннен тормышына һәм иҗатына багышланган махсус күргәзмә оештырылды, бирегә анын шәхси әйберләре дә куелды Шагыйрьне искә алу кичәсендә музей директоры Геннадий Му- ханов. «Казан уг.гары» журналының баш мөхәррире Равил Фәйзу глин. «Татарстан" журналының баш мөхәррире Рафаэль Мо- сгафнн. күренекле тарихчы Булат Солтан- бәков. өлкән әдип Сафа Сабиров. Татарстан Язучылар берлеге ндар<)се рәисе урынбасары Әхмәт Гадел һ б кагнашты ӘДӘБИ ОЧРАШУЛАР Әле күптән түгел генә ярты гасырлык юбилеен билгеләп үткән күренекле шагыйрь Татарстан Республикасының Г Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Мөдәррис Әгълөмов үзенең туган яг ын- да Чаллы төбәгендә булып кайтты Ул Чаллының ми линия кадр лары әзерләнә торган уку йортында, төрек-тагар лицейларында. педагогия институтында, тулай торакларда. Тукай районының Тәкермән. Хужа мәт һәм бүтән авылларында булып, үзенең укучылары белән очрашты, шәһәр радиосы Һәм телевидениесе аша чыгышлар ясады Шагыйрь белән очрашуларның ин турысы Тукай районының мәдәният йортында үткәрелде «Тукан- җәмгыяте (җитәкчесе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре И гдар Хажнев) тарафыннан әзерләнгән әлеге очрашу-кичәдә район мөгаллимнәре. китапханәчеләр һәм күпсанлы шигырь сөючеләр катнашты Республикабыз яшүсмерләр китапханәсе белән Татарстан Язучылар берлеге Г Тукай исемен йөртүче клубта укучыларны күренекле шагыйрьләр белән очраштыруын дәвам итә. Ноябрь аенда биредә М. Җәлил исемендәге бүләк лауреаты Ренат Харис кунакта булган булса, декабрь аенда балалар янына Роберт Миңнуллин (ул да Җәлил бүләге лауреаты) килде. Кукмарадагы 3 иче санлы урта мәктәптә күренекле галим һәм язучы - Казан дәүләт педагогия университетының татар әдәбияты кафедрасы мөдире Фоат Галимуллин һәм Татарстанның атказанган артисты Ирек Баһманов, «Казан утлары» журналының бүлек мөхәррире Шаһинур Мостафин катнашында әдәби очрашу булып үтте. ЮБИЛЕЙЛАР ЧОРЫ Соңгы вакытта Сарманда фронтовик язучы Әзһәр Габидинең, Әлмәттә шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың — 70 еллык, Киров өлкәсенең Түбән Шөн авылында шагыйрь һәм прозаик Рафаэль Сибатның, «Казан» милли-мәдәни үзәгендә Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире, шагыйрь Харрас Әюпнең 50 яшьлек юбилейлары гөрләп узды. Күп кенә популяр җыр сүзләренең авторы, шагыйрь һәм прозаик Марсель Галиевнең дә ярты гасырлык юбилее Г. Камал театры бинасында, азнакайлы якташлары һәм каләмдәш дуслары катнашында, зурлап, билгеләп үтелде. Трибун шагыйрь —Г Тукай бүләге лауреаты Мөдәррис Әгьләмов үзенең 50 яшьлеген, зөйле якташлары белән бергәләп, К Тинчурин театрында, күренекле прозаик һәм шагыйрь Рөстәм Кутуй исә иҗат бәйрәмен (аңа 60 яшь тулды) Актерлар йортында гомергә онытылмаслык итеп үткәрделәр. «ШИГЪРИЯТ ОСТАХАНӘСЕйНДӘ Сентябрь-октябрь айларында Татарстан Язучылар берлегенең «Шигърият Остаханәсе» (җитәкчесе —И. Юзеев) аеруча нәтиҗәле эшләде. Ул үзенең берничә утырышын Казан дәүләт университетында укучы студентлар иҗатын тикшерүгә багышлады. Шундыйлардан Эльмира Җәлилова. Гөлнур Хәсәншина. Эльмира Әхмәдуллина, Сәрия Закироваларнын шигырьләре тикшерелде, әйбәт бәя алды. Семинар эшендә шагыйрьләрдән Ш. Галиев, Р. Гаташ, Зөлфәт һәм Уфадан килгән кунак— яшь шагыйрь Кәбиров та катнашты. Остаханәнең чираттагы утырышы яшь шагыйрә Резеда Әхтәмова иҗатын тикшерүгә багышланды һәм ул, бертавыштан, Татарстан Язучылар берлеге сафына тәкъдим ителде. ПЕРМЬ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ МИЛЛӘТТӘШЛӘРЕБЕЗ ЯНЫНДА Язучы-галим Фоат Галимуллин үткән ел азагында Пермь өлкәсенең Барда районында булды Ул анда өлкәнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары курсларында хәзерге әдәбиятыбыз турында лекцияләр укыды. Район үзәгендәге беренче санлы татар гимназиясендә һәм Әрҗән авылы мәктәбендә укучылар белән очрашты, җирле телевидениедән чыгыш ясады, «Тан» газетасы хезмәткәрләре белән әңгәмә корды, һәр очрашу вакытында ул сәнгатьле итеп татар шагыйрьләренең әсәрләрен укыды, күпсанлы сорауларга җаваплар бирде. Ф Галимуллин өлкә администрациясенен милли мәсьәләләр буенча төп белгече Р. Щукина белән бу төбәктәге татар балаларын үз телләрендә укытуны, аларны милли рухта тәрбияләүне тагын да нәтиҗәлерәк итеп оештыру буенча сөйләшү уздырды. 38 ЯШЬТӘ —ФӘННӘР ДОКТОРЫ Күренекле шагыйрь һәм әдип Шәйхи ага Маннурның якташы — бүгенге көндә Чаллы педагогия институтының математик анализ кафедрасын җитәкләүче Мамадыш районы егете Назим Салих улы Габбасовның иссмфамилиясе хәзер күпләргә таныш. 38 яшьлек бу галим, үткән елның 18 сентябрендә Новосибирск шәһәренең академшәһәрчегендә дөньякүләм танылган 14 галим алдында имтихан тотып, физика-математика фәннәре докторы дигән югары гыйльми дәрәҗәгә ия булды. ИҢ ОСТА ОРГАНЧЫ —КАЗАННАН Кисловодск шәһәрендә органчыларның өченче Бөтенроссия конкурсы булып үтте. Анда Казан дәүләт консерваториясе ректоры — профессор, Татарстанның халык артисты Рубин Абдуллин иң оста органчы булып танылды. Якташыбыз Мнрлан Касымалнев исә дипломант булды. КОТЛЫЙБЫЗ! Матбугат органнарында озак еллар буе нәтиҗәле эшләгәне өчен һәм тууына 50 яшь тулу уңаеннан. «КамАЗ» акционерлык җәмгыятенең татар телендә чыгучы «Нур» газетасы баш мөхәррире—журналист, фольклорчы һәм язучы Мөхәммәтзәки Хәнәфи улы Хәнәфиев, Татарстан Президенты Указы нигезендә, «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.