Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЯК Т А Ш Л А Р Ы М

 

 

Үткән җәй миңа берничә тапкыр туган якларымда — Агыйдел, Сан, Ык буш- ларында булырга туры килде. Кыскасы, Минзәлә игенчеләренең ашлык өчен алып барган киеренке көрәшендә үзләренең ялларын да, көчләрен дә, хезмәтләрен дә кызганмаган уннарча кыр батырлары белән очраштык. Аларның уй-хасләрея уртаклаштык. Бу язмалар әнә шу ларга — эшчән якташларымның хезмәтен тасвирлауга багышлана. АЛТЫН КЫР ХУҖАСЫ еханизаторлар слетына барачагын Кәстәни белә иде инде; Шулай да кабаланмады. Эшне ашык-пошык эшләү аның гадәте түгел. Көне буе комбайн янында кызынып кайтып, кичке чәйне эчкәч, ялгызы гына уйланып, нәрсәләрдер сызгалап, бозгалап утырды, һәрвакыт кесәсендә йөртә торгач, тышлары майланып беткән блокнотының узган елдан калган соңгы чиста битләренә башта 815 һәм, 8 500 дигән саннарны язып куйды да аларны түгәрәк эченә алды. Болары— үткән ел урган гектар һәм җыеп суктырылган ашлыкның гомуми центнеры. Саннар астына тагын тугыз мең дип язып куйды ул. Буаның быелгы йркләмәсе булачак. Күкрәп үскән игеннәр тагын да югарырак күрсәткеч бирергә өндиләр. Әнә шундый уйлар белән йоклап китте ул бу кичне. Төшенә бәлки аның инде агарып килә торган арыш башакларының шау дулкыны кергәндер, бәлки ул иген диңгезендә үзенең хуҗа булып йөзеп йөрүен тойгандыр, бункерга ашлык ташкыны шаулап агылуын ишеткәндер. Кем белә, тавык төшенә тары керә, диләр бит. Тынгысыз игенче төшенә' ашлык керсә, гажәпмени?! Иртәгесен ул бер төркем иптәшләре белән җыелышып Минзәләгә- слетка килде. Билгеле инде, килү белән Кәстәни Кәримовтан слетта чыгыш ясавын үтенделәр. Әлеге дә баягы блокнотын чыгарып, ул тагыч берничә сүз сызгалап алды. Әлегә сер иде бусы. Механизатор тагын нәрсәдер әйтергә җыена иде. Кайсыдыр Кәстәнинең җилкәсен какты: — Бу каралып беткән блокнотыңны ташла инде. — Музейга тапшыр син аны,— дип тә өстәде икенчесе. Кәстәни бу сүзләрнең уен-көлке белән әйтелгәнен белгәнгә күрә, бер колагы белән генә ишеткәндәй, игътибарсыз калдырды. Блокнотны» тышы кара булса да, эче ак. Анда хез.мәт нәтиҗәләре язылган. Үткән ел идарә механизаторлары ярышында беренчелекне алды ич. Менә аңа да сүз бирерләр, һәм ул бу турыда әйтмичә калмас. ...Кирәк-кирәкмәс урынга да кадак кагып, чүкеч тавышы чыгарып,, әбисенең иске кайчысы белән калай кисеп, аны үтмәсләп бетергән өченМ әр алып үскән малай — Кәстәнине тимерчелеккә килергә нәрсә мәҗбүр иткәндер. Учакта чәчрәгән очкыннарның серле көче тарттымы, тимер- томыр карасы сеңүдән тәне юылмый торган кучкыл-кызылга әйләнгән тимерче Нәгыйм абзыйның көчле куллары белән чүкеч сукканда таудай кабарган каты мускуллары кызыктырдымы? Тегесе дә, бусы да булгандыр. Кәстәни 17 яшеннән ярдәмче тимерче булып эшкә килде, һәм шуннан соң өлкән тимерче дә булды. Армиядән кайтканнан соң да аны машиналар үзләренә тартты. Механизаторлар курсында укып чыкты. Менә ун ел инде шушы авыр эшне бүтән төрлегә алыштырасы килмичә, кыр корабы белән басуларны иңли. Ел саен яңалыкка омтылып, машинага төрле җайланмалар куеп, үзенең хезмәттәшләре белән бергә хуҗалыкны алга җибәрү, җир эшкәртү культурасын яхшырту һәм иген уңышын арттыру өчен көчен кызганмый. Быел да уракка яхшы хәзерлек белән килде ул. — Бу сезонда 8 мең центнердан артык ашлык җыеп суктырырга йөкләмә алам. Быелгы урып-җыюның яңалыгы шунда: без загонлап урачакбыз, һәрбер загонга икешәр комбайн керә, икешәр машина беркетелә. Теземнәрне җыеп суктыруда да шулай эшләячәкбез, — диде ул слетта катнашучыларга һәм Сарман идарәсенең алдынгы механизаторын ярышка чакырды. Ямьле Ык буенда үткәрелгән слеттан кайтуга озак та узмады, республиканың көньяк-көнбатыш ягы колхозларында урып-җыю башлануы турында хәбәрләр ишетелде. Минзәләлеләр дәшмиләр .иде әле. Борчак яшел кузакта. Арыш та аеры урырлык түгел. Шулай да идарә механизаторлары тынычланып ятмадылар, сайлап уруга керештеләр. Беренче булып уракка чыгучылар арасында «Ык буе» колхозы механизаторлары да бар иде. «...Сау бул хәзергә, машинам. Рәхмәт сиңа. Сынатмадык без синең белән». Иртәгә Октябрь бәйрәме дигән көнне Кәстәни ремонтланган комбайны белән әнә шулай җылы итеп саубаллашты. Кар каплаган кырларда аның эзләре әле дә бетмәгән, югалмаган төсле. Әйе югалмаган. Намуслы хезмәтнең эзе. беркайчан да югалмый бит аның. Кыр эшләре тәмамлангач ул тагын Минзәләгә слетка килде. Әйтер сүзләре күп иде аның. Күңел блокноты җәйге хатирәләрне яңадан бер тапкыр күз алдыннан үткәрде. Әле күп гомер дә үтмәгән. ... Итәген селки-селки күрше колхоз басуына юнәлгән чираттагы яңгырдан соң, комбайнын башкалардан алда кузгатып җибәргән бер иртәдә атказанган механизаторларга шатлыклы хәбәр китерделәр. Ул 8 мең центнердан артык ашлык суктырган һәм алган йөкләмәсен үтәп чыккан. Аннан соң күрше «Гигант» колхозына ярдәмгә ашыгу — ба- рысы-барысы да күңелдә — күңел блокнотында. Бүләкләнүчеләр арасында үз исемен атагач, ул тыныч кына урыныннан күтәрелде, алтын кыр хуҗасы нык адымнар белән сәхнәгә таба юнәлде һәм аннан залга карады. Ашлык фронтындагы көрәштәшләре аңа гөрләп кул чаптылар. Кәстәни Кәримовка КПСС Өлкә Комитетының һәм Татарстан АССР Министрлар Советының Мактау грамотасы һәм кыйммәтле ’бүләк тапшырылды. Ык буйларына тагын да ямь өстәп авыл эшчәннәре яңа үрләргә омтылалар. Танылган механизатор Кәстәни дә алар арасында. Туган җир туфрагында үзенең хезмәт бәхетен табуга чын күңелдән куанып, хуҗа булып атлый ул. АКТЫККЫ ӘЙЛӘНЕШТӘН СОҢ йбәт кенә эшләп барган чакта, Зәки кинәт комбайнын туктатты. Ни булды икән, менә бетерәбез дә авылга борылабыз дип кенә торганда... Ярдәмче комбайнчы бер нәрсә дә аңламый иде әле. — Әнә. карап кал, — диде Зәки Хәйбиев,— сагынырсың. Актыккы әйләнеш. Бетте урып-җыю. Җиңдек без аны. Зәки басуны күздән үткәрде. Әйе, ике айдан артыкка сузылган киеренке хезмәттән соң ул бүген моторны сүндерәчәк. Иртәгә инде кара таңнан торып, кырга килмәс. Үзе белән ярышучы комбайнчыны күзәтә-күзәтә, урап алган киштәр- лекне әйләнмәс. Күңел шуңа моңсуланып китте. Еракта күрше авыл — Адай басулары, күгелҗем урман, Минзәләгә бара торган олы юл. Тагын да ерактарак Каманың биек ярлары. Җәй буе шуларга карап соклана, туган ягының матурлыгы белән хозурлана иде Зәки. Ә бүген моңсу... Менә тагын бер әйләнерләр дә шуның белән бетте. Сау бул. басу. Киләсе елга кадәр! — Кузгалыйк инде, — дип кычкырды ярдәмчесе, эшләп торган .мотор тавышын уздырырга тырышып, — ник уйга баттың? Зәки эндәшмәде. Борылып ак тешләрен ялтыратып елмайды да моторның әйләнешен көчәйтте. Тиздән алар авыл ягына борылдылар, ашыгуның кирәге юк. һәр үтелгән метр Зәки күңелендә урып-җыю көннәрендә булып үткән вакыйгаларны яңадан кабатлый. Бу җирләрнең һәр карышы, һәр борылышы таныш бит аңа. Кайчандыр тракторда сабанчы булып йөрүдән башланган авыр, ләкин мактаулы хезмәте Зәкине еллар үтү белән җирнең чын хуҗасы булуга китерде. Комбайн як-ягы ямь-яшел уҗым сузылган юлга килеп чыккач, Зәки ашлык өчен көрәшнең беренче көннәрен хәтерләде. Монда борчак иде, уңган иде инде! Икенче бригаданың Ганиев Фәвәдис звеносын ярышка чакырганда гектардан 14—15 центнер алабыз дигәч, тел шартлатучылар, төртмә сүз ишеттерүчеләр дә табылды. Ә бит унсигез центнердан артык чыкты. Теңкәгә тигән яңгырлар игенче күңелен юешли алмадылар. Фрунзелылар нык тордылар, иңгә-иң куеп, ашлык өчен көрәштеләр. Әнә тегендә, уйсу җирдәрәк Фәһәсим Хәбиров агрегаты ватылып яткан иде. Зәки, шунда барып, иптәшенә булышып йөргән иде. Юл урып-җыелган арыш басуыннан үтә башлады. Әле аксыл-сар- гылт төсен җуярга өлгермәгән салам эскертләре, туңга сөрелгән кап- кара җир көрәш эстафетасының туктаусыз дәвам иткәнлеген күрсәтеп тора. Зәкн күңелен тагын вакыйгалар 'биләп алды. Беркөнне, арышны группалап урып барганда, Фәһәсим Хәбиров комбайны юкка чыккан иде. Карасалар, ул яңа участокка төшкән булып чыкты. Бардылар, туктаттылар. Ник теге участокны ташладың?—дип сорадылар. — Анда җир начар, —-.дип кәҗәләнде Фәһәсим. — Сиңа яхшы җир генә кирәкмени? — диде Зәки, кискен генә итеп,— ә начары безгә калсынмы, синеңчә? Юк инде, туганкай, бор комбайныңны. Фәһәсимгә бу таләпкә буйсынудан башка чара калмады... Авылга якынайганда Зәкинең игътибарын икенче як басудан төшеп килүче кара нокта җәлеп итте. Нәрсә ул: автомашинамы, комбайнмы? — Әбугали түгелме икән, — диде ярдәмчесе, Зәкинең уйларың белгәндәй.— Әйдә, тизлекне арттыра төш инде, авылга башта без кайтып керик: Ә Күңелдә көнчелек туса, әлбәттә, Зәки шунда ук тизлек рычагына тотыныр иде. Аның күңелендә әшәке көнчелек юк. Дөрес, алар Әбугали белән җәй буе ярыштылар. Бу ярыш бик киеренке барды. Комбайнчылар гына түгел, бөтен авыл халкы күзәтте: кем узар, кем батыр калыр? Иртә саен чыгарыла торган бюллетеньнардан иң элек Әбугали Ганиев һәм Зәки Хэйбиев фамилияләрен карыйлар иде. Агитатор Тәрҗимә Бәлгетдинова да басуга килү белән ярышучыларның икесенең, дә эш нәтиҗәләрен әйтә иде. Бервакыт бодай урганда Әбүгали берничә гектарга алга сикерде. Нәрсәдер тоткарлый иде Зәкиләр агрегатын. Аерма унбер гектарга җитте. «Бер көн артта калсаң, биш көн куып җитә алмассың», дигән мәкаль бар бит. Ләкин без аңа у.к калдырмабыз»— дип уйлады Зәки. Чәүчәләк кеше диләр иде аңа авылдашлары. — Эш өчен чәүчәләк .булу — яхшы сыйфат ул, — дип җитди генә җавап бирә иде Зәки. Беркөнне иртән яңгыр явып үтте. Басу бераз җилләнгәнче дип, Әбүгали авылга ашарга төшеп китте. Ә Зәки агрегатны ташламады. Карыйк әле, нык чылаттымы икән, дип тикшереп карадылар. Урырлык иде. һәм алар кичкә кадәр Әбүгали белән ике арадагы аерманы шактый киметтеләр. Икенче көнне аны тагын да азайттылар, һәм, ниһаять, басуга тагын агитатор Тәрҗимә килде, эшләп барган машина яныннан «Бүген узасың» дип кычкырып узды... Әйдә, бүген Әбүгали авылга беренче булып кайтсын. Зыян юк. Хәзер инде ашыкмасаң да була. Уңыш бәйрәменә .барыбер сонга калмыйбыз. Бездән башка ясамаслар. Усадьбага кайтарып тезелгән комбайннар тын калганнар. Алар яхшылап чистартылган. Арада Зәки агрегаты да бар. Хәзер Зәки үзе колхоздагы башка авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауда катнаша. Әмма һәр иртәне эшкә килгәндә үз комбайнына күз төшереп уз- маса, күңеле булмый. — Ә соң кайсы узган: Зәкиме, Әбугалиме? — дип сорарлар бездән. Билгеле, Зәки Хэйбиев. Ул 490 гектарның ашлыгың җыеп суктырган. Центнерлар исәбе 5650. Ә Әбугалинеке ун гектарга ким. Центнерлар саны да 150 гә кимрәк. «КҮҢЕЛ ТҮРЕНӘ ҮТҮЧЕЛӘР» ез партком бүлмәсенә килеп кенә кергән идек. Репродуктордан «Тыңлагыз, Минзәлә сөйли. Бүгенге тапшыруыбыз Куйбышев исемендәге колхоз игенчеләренә багышлана. Микрофон алдында авыл клубы мөдире Рәжибә Дәүләтова», дигән сүзләр яңгырады. Партком секретаре Рәшит Солтанов репродукторны көчлерәк борды. Без игътибар белән тыңларга керешсәк тә, озын өстәлнең бер башында нәрсәдер язып утыручы яшь кенә кыз аны ишетми дә шикелле. Ул башын тагын да ия төшеп, ниндидер саннар исәпли башлады. — Ярышка йомгак ясый, — диде секретарь, аңа таба ымлап, — иртәгә таң белән механизаторларга җиткерергә кирәк. — Агитатормыни? — Әйе, — дип баш селекте Рәшит Солтанович, •—сез таныш түгелмени әле? Радиодан сөйләүче кыз шушы үзе бит инде. Клуб мөдире, комсомолка Рәҗибә. Оялып кына күреште ул. Радиодан сөйләүченең үзен күрмәгән булсаң, аны ут уйнатып торган бер кыз, — дип уйлар идең. Ә каршымда... Хәер, нәтиҗә ясарга ашыкма, уйламыйча сүз әйтмә, диләр. Иркенләп Б сөйләшеп утырып булмады. Кич, вакыт соң иде инде. Рәҗибә ындыр табагына ашыкты. Анда төнге сменада мәктәп укучылары чәчүлек орлык чистарталар. Эш ничек бара икән? Белергә, иртәгә- бу турыда «көн яңалыклары»» газетасында язарга кирәк. Идарә йорты янындагы карт топольләр күңелгә шом салып шаулыйлар. йолдызлар каядыр посканнар, күк йөзен болыт каплаган. Күрше колхоз .б.асуында салам яндыралар. Аның яктысы авыл өстендә уйный, һавадан яңгыр исе килә. Игенче моны иснәп кенә түгел, күңеле белән тоя. артык мәшәкать булачагын сизеп, борчыла. Ә Рәҗибәгә нәрсәгә борчылырга? Ул иген дә икми, комбайнчы да түгел, шулай да күңеле тынычсыз аның. Теземнәрдә йөзләрчә гектар иген ята. Гел яңгырларга китсә, ни чара күрерсең. Рәҗибә дә ашлык өчен көрәшнең алгы сафында атлаучы солдат бит. Карт топольләрдә яңгыр булачагын алдан хәбәр итеп чыркылдаучы чәүкәләргә дә аның ачуы килә. Чөнки яңгыр хәзер «көтелмәгән кунак, .кирәксез кунак». Ындырга килү белән ул көрәккә тотынды. Ындыр табагындагы җыелган ашлыкны тизрәк чистартып амбарга озатырга кирәк. Төн уртасы җиткәч кенә өйләренә таралдылар. Бушап калган ындыр таб.а- гына урнаштырылган көчле репродуктор үз-үзе белән сөйләшкәндәй, озак тынмады. Элек урамда иде ул, идарә каршында иде. Аны ындырга, эш урынына күчерү турында күпме сүз булды. Агитаторлар үзләренекен иттеләр: репродуктор халык күп җыелып эшли торган урынга куелды. «Мөмкин булса, мин аны һәр комбайнчы урган җиргә — басуга илтеп куяр идем, — дип уйлана Рәҗибә, — эшли дә, яңа хәбәр дә тыңлый. музыка да ишетә. Юк, юк әле, игенченең күңел түренә җитеп булмый. Янына килеп газета уку гына җитми хәзер, һәр колхозчы белемле, газетажурналларны өенә дә ала. Аның күңелен җылыта торган бүтән төрле формалар эзләргә кирәк. Таң алдыннан тәрәзә аша уйнаклап күренгән яшен яктысыннан, ишелеп төшәрдәй булып күк күкрәвеннән Рәҗибә куркынып иптәше Рәүфәткә дәште. — Ничек уянмыйсың бу кадәр күкрәүгә. — Уяу мин... Күптән. Синең үзеңне йоклыйсың дип торам. — Мин уйланып яттым. — Нәрсә турында. — Әнә яшен яктысы турында. Безнең «Яктылык» газетасының чираттагы санын әзерлисе иде. «Чаян» бүлеген әллә «яшен чаткысы» дни исемлибезме? — Саташасың инде, — дип куйды Рәүфәт, — я, йокла. — Син дә йом, күзеңне. Әмма аларның күзенә барыбер йокы кермәде, һәр игенче кебек алар да аякларын иртә киенделәр. Рәҗибә идарәгә,-ә иптәше — киномеханик— клубка юнәлде. «Яктылык» газетасына рәсемнәр ясыйсы, стена газеталарын матурлыйсы бар иде. — ...Комбайннар чыктымы икән? — Партком секретарен күрү белән Рәҗибәнең беренче сүзе шул булды. — Унбер комбайн эшли. Рәшит Солтанович бүтән сүз әйтмәде. Шушы җиткән иде. Аларны — колхозның ялкынлы агитаторларын — артык әйдәп торырга кирәкми, алар үзләре беләләр, янып эшлиләр. Агитаторның басуга килүе — комбайнчы өчен бер куаныч. Партком секретаре күңеле белән сизеп тора: менә хәзер идарәгә Казан авыл хуҗалыгы институтыннан практикага кайткан Индус Газизов килеп керер. Клуб советы председателе Марсель Солтанов та соңламас, агроном Салих Мөхәммәтшин күренер. Китапханәче Мәүҗүдә Сабирҗанова килер. Кем алда, кемне мактарга, яисә кемнең кимчелеген күрсәтергә. Киңәш башланыр, бәхәс китәр. Күңелле бәхәсләр алар озакка сузылмыйлар. Аннан соң бергәләп язар га утырырлар. Кайсы 'бюллетень чыгара, берсе «Көн яңалыклары» витринасын тутыра. «Дан сәхифәсе»ндә бүген кайсы комбайнчының исемен күрсәтергә киңәшләшерләр. Ә бераздан, эшләрен бетереп, бер- берселә хәерле юл теләп, алар кырга чабарлар. Әйе, әйе, чабарлар. Чөнки аларны көтеп торалар. Марсель Солтанов, гадәтенчә, дүртенче бригада батырлары—комбайнчы Николай һәм Виктор Семеновлар, Фәйзерахман Башаров, Хөснулла Гатауллин янына китәр. Аның кулында вымпел. Кичә ул өченче бригада механизаторларында иде. Бүген аны Марсель дүртенче бригадага илтә. Бу егетләр норманы 130—206 процентка үтәгәннәр. Тынгысыз бу агитаторның үзенә дә мактау кәгазе тоттырырлык, һәр эштә уңганлык күрсәтә. Институтның физика-математика факультетында читтән торып укый. Авыл клубында оештырылган концертлар ансыз үтми. Җырлый, бии ул, матур итеп шигырьләр сөйли. Авыл балаларын җыеп фототүгәрәк оештырды. Көнозын механизаторлар янында булып, кичкырын гына кайтып килә ул. Каралган, тузанга буялган. Ләкин йөзе шат. Ул да бит уңыш яулауда үз өлешен кертә. Кайсы турында гына уйланмасын, партком секретареның күз алдына авыл агитаторларының җанлы образы килеп баса. Менә Салих Мө- хәммәтшин. Агроном. Әйбәт кеше. Ләкин болай дип әйтү генә аз. Кеше турында кайгыртучан бу егетнең күркәмлеге күпләрне сокландыра. Менә бер вакыйга. Бу иртәдә механизатор Николай Галкин агитатор Салихны аеруча түземсезләнеп көтте. Аңа норманы арттырып үтәгән өчен тиешле бүләк акчасын нишләптер бирмәгәннәр. Николайның үз исәбе буенча моңа хакы булган. Бу турыда Салихка әйтергә кирәк. Кем буташтырды икән? Агитатор блокнотында яңа язмалар сызыла: «Николайның кичәге эш нәтиҗәсен тикшерергә». һәм Салих авылга ашыга. Бухгалтерга мөрәҗәгать итә. Алар наряд кәгазьләрен яңадан актаралар, счет төймәләре кат-кат тартыла. Эзләнә торгач, очына чыгалар: учетчик Галимҗан Мәрдәнов мәгълүматны ялгыш биргән. Нишләргә? Салих парткомга керде, бригадир белән сөйләште. Шул көнне үк Николайның бүләк акчасын юллап, үзе үк илтеп тә тапшырды. Әнә шундыйларны күңел түренә үтүчеләр дими, ничек дисең? Шундый уңганнарның тагын берсе—Рауфәт Ганиев. Ул чыгарган «Яктылык» газетасын авыл халкы яратып карый. Бу газетаны оештыруда аңа киномеханиклык сәләте ярдәмгә килә. Кинокамера колхоз тормышыннан булган вакыйгаларны экранда күрсәтә. Тапшыруның текстын үзләре әзерлиләр һәм экранда күренгән рәсемнәргә аңлатма 1 ясап, ике диктор укып бара. Мондый чараның йогынтысы бик зур. Мәсәлән, газетаның бер санында колхоз бакчасының җитәкчесе Харис Сәлимов бик каты тәнкыйтькә эләгә. Аның үз бакчасы ал да гөл, ә җәмәгать бакчасын кәҗәләр иркенә куйган. Газетада яктыртылгач, бу ’мәсьәлә партком утырышына куела, колхоз идарәсе килгән зыянны бакчачының үзеннән түләтә. Шуннан соң Сәлимовның колхоз милкенә карашы да уңай якка үзгәрә. Урман кистереп саткан өчен газетаның «Безнең чаян» бүлегенә элә- тәчәген белгән Вәгыйзь Садыйковның семья членнары, агитгруппа җитәкчеләреннән, аны халык алдында рисвай итмәгез инде, төзәлергә, бүтән кабатламаска сүз бирде, дип ялваралар. Үзе дә килеп гафу үтенә. ...Иртән һава яхшырды. Кырга чыккан комбайннар бер-бер артлы ■җыеп суктыруга керештеләр. Соңгы гектарлар сугыла, соңгы үрләр яу- 'лана. Колхоз мең гектарга якын борчакның һәр гектарыннан егермешәр центнер уңыш үстерде. Аны .бик тизлек белән җыеп алдылар. Колхоз дәүләт амбарларына 18 мең центнерга якын ашлык сатып, йөкләмәсен дә арттырып үтәде. Кыр батырларының исемлеге көннән-көн арта бара, ь ,с. Ә.* № 1. «Үз колхозым, үз кешеләрем» дип горурланып сөйли Рәҗибә. Алабуга культура-агарту работниклары хәзерләү мәктәбен тәмамлап, таныш түгел авылга беренче кат аяк баскач, ул шүрләп калган иде. Шуи ля ул мәктәптә театр эше буенча укытучы Гәрәйхан Әгъләмовның сүзләрен исенә төшерде: «Авылда культура-агарту эшен . оештыручы кеше кыю булырга тнеш,—дигән иде укытучы. — Ул җырлый да, бии дә белсен, нотаны да танысын, режиссер да булсын. Ә иң мөһиме — кешенең күңел түренә үтә белергә кирәк. Яхшы сүз — җан азыгы, яман сүз — баш казыгы, диләр. Яшьләр белән тиз аралашуы, аларның теләкләрен, омтылышларын тиз тотып ала белүе аңа нык ярдәм итте. Колхоз җитәкчеләре дә яшь кызның инициативалы булуын тиз күреп алдылар. Озак та үтмәде, Бикбау авылы кызы Хуҗамәт килене булды. Мәскәүдә авыл культура учакларында эшләүчеләрнең семинарында катнашу Рәҗибәгә тагын да күбрәк иҗат ялкыны өстәде. Украинадан килгән бер клуб мөдиренең тәҗрибә уртаклашып сөйләгән сүзләре .белән Рәҗибәнең блокнот битләре тулды. Кайткач, ул бу турыда клуб советы членнарына сөйләде, партком секретарена үзенең алдагы эш планнарында авылда культура хезмәте күрсәтүдә нинди яңа формалар кертергә уйлавын әйтте һәм бу чараларның колхозчыларга әйбәт йогынты ясаячагына ышаныч .белдерде. Рәҗибәнең уйлары бер-бер артлы кәгазьгә планның аерым пунктлары булып тезелделәр. Колхоз ветераннары белән очрашу кичәсе, телдән журнал чыгару, балаларны . киномеханиклыкка өйрәтү-түгәрәге оештыру, «Киләчәк турында сөйләшәбез», «Урамда, семьяда үз-узеңне ничек тотасың» дигән темаларга тематик кичәләр. Билгеле, ул бер үзе генә боларны үтәп чыга алмый. Ләкин һич тә борчылырга урыны юк. Аның унбер кешедән торган клуб советы бар. Алар ярдәм итәләр. Колхоз идарәсе 400 урынлы яңа клуб салачак. Үзебезнең культура сарае булыр, дип көтәләр Хуҗамәт авыл яшьләре. «Анда инде без культура, тәрбия эшләрен тагын да киңрәк итеп корырбыз,—ди Рәшит Солтанович. — Шулай бит, Рәҗибә? Рәжибә «Әлбәттә, шулай» дип баш селки. Аның кулында чакыру кәгазьләре. Бүген авыл агитбригадасы чыгышы икән. Кыр батырларын, колхоз ветераннарын чакырып язган билетларны алар үзләре өләшеп йөриләр. Хезмәт батырларына урынның иң түре. Чөнки нәкъ менә алар басуларда җиңү яуладылар. Аларның хезмәтен олылау без—агитаторларның, культура работникларының төп бурычы. Хезмәтебез игенче хезмәтен җиңеләйтә, аңа ярдә.м итә икән, бу-инде безнең өчен иң зур куаныч, — ди Рәҗибә. Минзәлә игенчеләре зур бәйрәм — уңыш .бәйрәме уздырдылар. Бу бәйрәмдә Куйбышев исемендәге колхозның кыр батырлары белән бергә күңел түренә үтә белүче ялкынлы агитаторлар да телгә алынды. Хезмәткә йомгак ясалды. Колхозчының күңеле күтәренке, аның бурасына мул ашлык керде. Әмма көрәш тукталмый, агитаторлар да каләмнәрен куймадылар, халыкка җылы сүзләрен җиткерүдән туймадылар. Рәжибә бүген Мәскәүдә танышып кайткан дусты—таҗик кызына төн утырып хат язды. «Сөйләшер сүзләрем күп, дускаем, очрашып, туйганчы бер эч серләребезне, уй-хисләребезне сөйләшә алырбызмы». Ерактагы якын дустына язылган хаттагы бу теләккә шундый ышанычлы сүз әйтәсе килә: күрешерләр, әлбәттә күрешерләр. Тау белән тау гына очрашмый диләр бит. Ә кешеләр...