Логотип Казан Утлары
Публицистика

СЕСПЕЛЬ МИШШИХАЛЫК ҖЫРЧЫСЫ

 

Революция җырчысы, чуваш совет поэзиясенә нигез салучы шагыйрь Сеспель Мишши 1899 нчы елның 16 нчы ноябренда. Чувашстан АССРның Канаш районы Швгер авылында ярлы крестьян семьясында туа. Сеспель балачактан ук ачлык, ялангачлык күреп үсә. Аңа унике яшь чагында атасы сөргендә үлә. Әле генә башлангыч мәктәпне тәмамлаган Мишши эшләп семья өчен икмәк табарга мәҗбүр була — волость Писарева казна кәгазьләре күчерелә. Авыр шартларга карамастан, Сеспель анда 1914 елның көзенә кадәр эшли. Белемен күтәрү теләге белән Шихазандагы укытучылар мәктәбенә укырга керә. Аерата рус теле һәм әдәбиятын өйрәнә, чуваш халык иҗаты беләк нык кызыксына. Мәктәптә оештырылган «Звездочка» дигән әдәби журналның редакторы була, шигырьләр яза, рәсемнәр ясый. 1917 нче елның язында Казан шәһәрендә чуваш телендә чыга торган «Хыпар» («Хәбәр») газетасында Сеспельнең беренче мәкаләләре күренә. Бөек Октябрь социалистик революциясе булгач яшь шагыйрь гаять зур күтәренкелек белән иҗат итә башлый. Аның революцион пафос белән сугарылган яңа шигырьләре Казанда һәм Тәтештә чыгарылган газеталарда басыла. Сеспель «үзенең әсәрләрен рус телендә дә яза. Көндәлегендәге «Мин коммунист!» —- дигән язуы шагыйрьнең 1918 нче елда партия сафына керүе турында сөйли. 1919 нчы елның январь — март айларында Сеспель Мәскэүдә укый һәм анда В. И. Ленинны күрә, аның чыгышын тыңлый. Башкалада укуын тәмамлагач, Сеспель Тәтешкә следователь булып кайта. «Үткән заман», «Көннәр килер», «Киләчәккә», «Идел җыры», «Чәчү көннәрендә» дигән шигырьләрен русча язып Тәтеш газетасында бастырып чыгара. 1920 нче елның язында Сеспель Казанга, чуваш яшьләреннән 1 нче Бө- тенроссия съездына делегат булып килә. 1920 нче елның җәендә, Чувашстан автономияле өлкәгә әверелгәч, Сеспель Тәтештән Чабаксарга чакыртып алына. Башта ул комсомол өлкә комитетында эшли, аннары өлкәнең юстиция бүлеге мөдире итеп билгеләнә. Җаваплы эшне Сеспель иҗат белән бәйләп алып бара. «Туган тел». «Чуваш халкы улына», «Авыр уйлар» дигән шигырьләрен яза. Кырымда дәваланган чакта «Чуваш», «Диңгез», «Яңа чор басуы» дигән атаклы шигырьләрен иҗат итә. 1922 нче. елның 15 нче июнендә ул Украина җирендә фаҗигале үлем белән һәлак була. Җәүһәр әсәрләр тудырган Сеспель Мишшинең тормыш һәм иҗат юлы егерме өч яшьтә өзелә. Узган ел азагында Сеспель Мишшинең тууына 65 ел тулды. Без түбәндә аның шигырьләрен укучыларыбыэга тәкъдим итәбез.

Чуваш теле

Лбов иптәшкә багышлана

//урга күмеп гүзәл яна квнне Ялкын кабынып китте илемдә. Хурлау, мыскыллаулар үтте инде, Чуваш теле чыкты иреккә. Күпме гомер газап кичердең син, Ачы көлүләргә тап булдың... Эмма батыр калдың һәм сакладың Корыч кечең, якты сафлыгын. Тимер богау, авыр газапларга, Туган илем, каршы баргансың. Киләчәктә башка телләр белән Син бер сафта көчле яңрарсың. Чуваш теле, матур, ләззәтле син! Хурлау бетте, килде шат көннәр. Яшәү көчен, тапкыр үткенлекне Алгансың син корыч, яшеннән. Туган илем, китәр данлы исемең Җәелеп Идел, урман-тауларга. Гөслә моңы кебек авазларың Барып җитәр кояш, айларга. Мактарсың син бәхет, азатлыкны, Ирек җире — минем илемне. Зурларсың син дәртле җырларыңда Чабаксарны һәм чал Иделне. Яши алмас бәлки ул көннәрдә Язган кеше синең турында. Әмма шушы юллар уйларымны •Сөйләп бирер килер буынга. Чуваш теле анда дан казаныр, Һәм кадерле булыр җыр кебек. Каберендә, түшәктәге төсле, Шагыйрь ятар ул чак шат көлеп. Корыч ышаныч (Әкияттәге кош шикелле Уяныр Ватан таңы. Кем «булмас», ди, шул ялганлый, Ул — мескен, гарип җанлы. Хәзергә туган ягымда Көн караңгы, күңелсез. Әмма чуваш зур көч җыеп Ирек яулар, күрерсез. Кем күрә язгы кояшның Чәчәк төсле януын — Ул аңлый җиребез ничек Кар, боздан арынуын. йөрәгем боздай туңса да Сизәм көчле тибүен, Үткен күзләр белән күрәм Яңа көннең килүен. Йөрәгем, көчле, кыю тип, Җырың булсын канатлы. Мня ышанам, безмен чуваш Үзгәртер туган якны. Күрәм чуваш яшәргәнен. Хыялы чынга ашканын. Яна көчләр ташкын кебек Күкрәгеннән ташканын. Сөекле Ватан уллары, Көрәшегез, талмагыз. Лачыннар кебек очыгыз, Илдән артта калмагыз. Туган илем яңарачак, Йөрәгем шуңа өнди. Кем «ышанмыйм», ди, ул — сукыр, Тан-иртәләрке күрми. Бүген булмаса, иртәгә Кабыныр ил Көрәге. Салават күпере төсле Гөлләр бизәр җирләрне. Әкияттәге кош шикелле Уяныр Ватан таңы. Кем «булмас», ди, шул ялганлый, Ул — мескен, гарип җанлы. Чувашчадан Кави Латыйпов тәрҗемәләре. Яңа чор басуы Таң зәңгәрлегеннән сабан койган да. Аны арбасына куйган да, Кояшны тәртәгә җигеп, ашыга-ашыга Яка көн авыл урамнары аша, Балкып, үтеп бара басуга. Ул йөз еллык катламнарны утлы Төрәннәре белән актара. Чувашларның үткән кайгы юлы Буразнага күмелеп каплана. Ә сөргән җир рәхәт талып ята, Күреп яңа көннең туганын. Салкын чишмәләр дә болын аша Язгы кырга агыза суларын. Яка көн корыч кулы белән ала Мең-мен йолдыз кызыл тубалдан Һәм чувашлар җиренә чәчеп бара; Алтын тырма — таңгы нурлардан — Матур итеп тигезли бу җирне Киндергә чигү чиккән шикелле. Вакыт үтәр, бүртер орлыклар, Җирне тишеп чыгар шытымнар, Чувашларның хыял кырларында Кояшлы игеннәр балкып торырлар, Алар, алтын-көмеш төслеләр, Яңгырарлар гүя гөсләләр. Мәгърур чуваш — яңа чор кешесе — Күкне җилкәсенә күтәреп, Кояш нурларына төренеп, Атлар алга, киңлекләргә таба, Яка көнне кочар сөенеп-сөенеп; Алда балкыр интернационал, Аллы-гөлле салават күпере кебек. Әнвәр Давыдов тәрҗемәсе. Чәчү көннәрендә 3әңгәр тәрәз — анда зәңгәр таң яктысы. Идән буйлап беренче нур сузылган. — Тор, — ди әти. Ә'мин инде күптән уяу. Киерелдем дә тордым җылы урынымнан. Тәрәзәгә килеп, тышка күз ташладым: Көтү-көтү болытлар күк йөзендә. Киендем дә тнз-тиз чыгып юындым мин, Салкын судан йокы качты күземдә. Әти белән әни орлык әзерлиләр, Бу иртәнге сәгатьтә мин җигәм ат: Басу көтә. Чыгып киттек сабан белән, Озатты безне капкабыз шыгырдап. Үтә сөйгән ярым өе турыннан юл, Әнә ул елмаеп карый тәрәздән. Йөрәк ярсып тибә дә, тик вакыт юк шул, Ә ул һаман карый, күз алмый бездән. акчада кичә генә бит көн буе Гөрләде шат, ямьле, якты яз туе. Көнчыгышта балкыды таң алланып, Гөлләрем шаулап чәчәк атты янып. Ак каенда, күләгә сайлап кына, Шәүлегән торды гүзәл сайрап кына. Ә бүген кар күмде безнең бакчаны, — Алсу чәчкәмне минем кар каплады. Шәүлегән дә сайрамый, киткән очып, Калмаган бер эз дә — япкан кар төшеп. Нури Арсланов тәрҗемәләре.