Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҮРЛӘР АША

 1

Үзең, имеш, хәтта үлгәндә дә Онытмамын дисең һич тәмен, Тин белмисең наян башланганын Гомерең буе эчкән чишмәнең. Шул чишмәгә барып иеләсең Бит тереклек итәр өчен син. «Дуслык» галы... чишмә генәме ул! Тап шулай да аның очын син. Нәләй авылы канатланган иде «Дуслык» очы үзенә тигачтен, Даны ләкин бик тиз каплап китте Ромашкино — исне Тимәшнең. Донья беләк син тоташтыр аны: Бу горур як менә ни көткән! Ромашкино ромашкаларының Исе килә кебек нефтьтән... Кая бакма — баен хезмәт эзе, Еллармы соң эзең юарлар, Ак томаннан калка ак чалмалы Күпме чаннар, резервуарлар. Миңлебай ул... Аның да бар иде Фәкыйрь чагы, атсыз заманы; > Юлда күрсә, култыгына тыкты Тимер кадерлеге — даганы... Газ һам бензин заводлары белән Басты хәзер монда Миңлебай, Миңлебайга Тукай заманыннан Ялланырга кайтсын илле бай.,. Миңлебайлар үзләре бер тарих, Үзләре бер яңа там алар.., Бу уйларым тигез аксын өчен Сузыла ахры шулай торбалар. 2 Үзен салган ил, халыклар белән Сөйләшә юл көн-тен йөз телдә. Торбаларда атмосфера басымы, Моң басымы минем өстемдә. Ирләр эше бу эш... Әйтче миңа — Юллар тагы кемнән торганны? Әй, ни өчен, әй, бу юллар нигә Алып чыга бергә толларны? Алып чыга бергә, алар күбрәк Бер авылдан, я бер тирәдән. Юллар, юллар әйберләрне түгел, Уй-хисләрне бергә твйнэгән. , Билгесез җил исеп, керфекләрне Билгесез моң кинәт сарганда, Башлап кына җибәр, берәм-берәм Кушылалар алар «Сарманга»... Хәлидәне дусларыннан аер, Риза булмас моңа Хәлидә; Язмышлар — бер, барыр юллары — бер, Халидәләр яши һәр вида... Халидәләр бер Бигәштән күпме... Күпме ирләр нитте Бигәштән... Тавышларын ишетәм миләшләрнең Өй түрендә сагынып сөйләшкән... Бер Кәләйдә күпме... шомландырган Вакытлары бар ич төннәрнең. Токарлинвв 1 кайчак үзе калка Башында ук магистральнең... Магистраль безнең җирдән үтә... Бер читтәрәк кала «Сугышлы» 6 7 . Магистраль үтә, аны гүя Газинур да бергә сузышты... Магистраль буйлап кырдан җәяү Йөрүемә һич тә үкенмим... Тагын авыл... Тәрәзәләр — китап, Бөтенесен шуннан укыйм мин. Тәрәзәсе кадакланган йортны Кешесездер бу дип йөрмә син, Ач ишеген, тынлык уртасында Гел елмаер сиңа бер рәсем... Хәлидә шул йорттан... Солдат — ялгыз, Беркем да юк аның янында... Кайда, кайчан, нинди утта янган, Исеме нигә янар Ярулла? Чишмәләрнең кайнар суларын зч, Моңнарын эч җирнең, эч тамам. Анадан ул моңлы булып туган, Тормыш үзе күпме өстәгән! Ярулладан алда йөрде моңы, Яруллага барсы табынды... Кырдан килгән тавышына карап. Әзерләде авыл табынны... Аякларын җиргә салындырып, Башын бераз чөеп югары, Җырлады ул, иң бәхетле төшкә Илтә иде гүя юл аны. Җырлады ул, калын, куе тавыш Тибрәндереп торды эңгерне, 6 Токарликов Никита Евдокимович —• Советлар Союзы Герое. Кәләйдән. 7 Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин — Сугышлы авылыннан. Әйтерсең лэ кичке эңгерләрдә Кызлары да тизрәк елгерде... Хәлидә дә көнликөнли үсте. Үтте көне кырда, ындырда. Хәзер нинәт шул чакларны сагынып, Кычкырасы килә эңгергә... Моңа күптән... Өй буш... өйдә рәсем... Күңелдә хис ташый, гел уйлар... Магистраль үтә, аның белән Бергә атлыйсыман геройлар... Аларның һәркайсы арышларның Арасында үскән яшь имән... Яшиләр бит, болай гына түгел, Гомерләрен биреп яшиләр... Сугышка ни аңа: хәбәрсезен Үлгәннәре белән тез рәткә... Ә син, ә син онытырга тырыш. Тынычландыр җаның хезмәттә. Халидәнең күзәт торбаларга Машинада кәгазь чорнавын, Илт еракка Кәләй, Ромашкине Басулары буйлап чор данын,.. 3 Хәлидә — тол. Син карама кырын, Ирләр беләк эшкә ал рәттән... Язгы .таңда каршылады Әлмәт, Башланды күн гомер Әлмәттән. Ун ел элек килде... Ун ел элен Дәште юлга олы шул кайгың... Бу — икенче, яңа бөеклекне Күтәрелгән чагы Чупайның *. Бу — халыклар аралашкан зур чор, Таба эзләп чорын карашлар; Башта — җырын, аннан — оныкларын 8 9 Җибәрделәр монда Тараслар... Үсте шәһәр синең күз алдыңда, Тарихлары таныш йортларның; Бу — Әлмәткә семьялары белән Күчкән чагы Радищевларның... 10 Урамнарга ташчы Саттаровлар 11, Халидәләр ташлар җәймәсе, Тукай җырлап керер идемени, Төшәр идемени Зәйгәчә? Ташлар җайде һәм ул төрле якка Ун ел буе сузды торбалар... Я, кем әйтер: эшең югалыр, дип, Я, кем әйтер: гомрең тын агар? 8 Чупан тавы. Әлмәт шәһәре Чупай ташыннан салынды. 9 Тарас Шевченконьщ оныгы Куприян Шевченко да Әлмәтие салуда катнаша. 10 Радищев, Пушкин, Тукай исемендәге урамнар. 11 Рәшит Саттаров — Социалистик Хезмәт Герое. Хыяллары монда туды аның, Бетмәс якты моннан, хис моннан, Ул бара күк озатырга чыккан Авыллар һәм толлар исменкан... Миңлебай да чыккан, ул нефтькә Ачкан иде үзе калканы... Меңәр еллык ачкычлары кулда... Алъяпкычта нефть таплары... Карт Миңлебай ее белән чыккан, Трассага карый баскычтан... Трассага таба арышлар да Йвгерасыман, арыш баш кыскан. Карамалар карый арышлардан... Тузгый өстә сары серкәләр. Халидәнең шунда онытып киткән Шәльяулыгын гүя селкәлэр... Торбаларны тирән күмел була Утларыннан җирнең, салкыннан. Ә йөрәкне? Безнең Халидәнең Чәчләренә инде чал кунган. Кәгазеңне ура, сумала кой, Кабыныр, янар төрле теләкләр... Бу торбалар безнең киләчәккә Тапшырыла торган төргәкләр. Йөрәк кипкән сарут кебек дөрли, Тынмый йөрәк күпме дөрләп тә... Чорга яшьлек үпкәләре бара, Әрнүләре бара төргәктә... Ахры артык каты булды чоры, Мәхәббәтен аның телгәләп. Ташлады чор... үртәл, үкен, җыла, Сугышына җирнең мең нәләт. Шушы калын корыч төргәкләрдә Ватанының даны, үз даны... Үрләр аша, текә ярлар аша Трассадай ята узганы... 4 Ашыга «Дуслык», адымнары зре. Биш мең биш йөз чакрым ул атлар... Якты белән сугарырга җанны Корыла җирдә гигант улаклар. Бу — халыклар аралашкан зур чор... Әллә каян сизәм, таныймын: Урманнардан килгән җыры бара Трассада чуваш, мариның. Очрашалар, кушылалар чатта, Трассада яңгырый мең аһәң... Сиңа, шагыйрь, бу җирдә ни калган, Шул халыклар телен белмәсэң... Краннар ым кага, әйтерсең лә Төшенәләр илнең теленә... Баһадирлар гигант улакларны Төшерәләр Идел төбенә... «Дуслын»ның нык таянычы Идел. Авыр чагы булды елларның; Тонык кына, дәһшәт ишетелгәндәй, Гүләвендә бульдозерларның. Үткән иде... якнан учаклары Сүнде күптән Идел ярында. Калды кебек төнге маякларда, Калды кебек янып Ярулла. Ире аның моннан үткән иде. Бер сыналган юлдан йөрисең. Салмый тормыш аерым трассалар, Трассалар салмый җыр ечен, Мәхәббәте, уты-суы бергә... Нич Иделне, аннан — Донны син. Кайсы, нинди елга ярларында Калдырырсың икән моңны син? 5 Иделдән соң Халидәгә ная? «Дуслык» юлы әллә чикләнгән? Бу торбалар — куллар, бер-берсенә Халыклар кул бирә чикләрдән. Трестлардан трестларга син күч, Син Орелга борыл Доннан соң. Ире аның моннан үткән иде... Ә шуннан соң менә, шуннан соң? Үзен салган ил, халыклар белән Сөйләшә юл көн-төн йөз телдә... Торбаларда атмосфера басымы, Моң басымы минем өстемдә, Көчәйде ул Орел тирәсендә, Менде җиңү монда мөнбәргә. Мин дә, мин да Дуга солдаты дип, Истәлекләр сөйлим меңнәргә. Солдат... Аның үзәге Дот 12 небек, Йөрәгеннән эчтә үзәге... Син уз әле сыйрат күпереннән, Син Дугадан исән уз әле... Бу трасса басып барасыман Эзләремә минем, үкчәмә... Адымымны трасса белән үлчә, Тик үлемнәр белән үлчәмә.., Әй, борынгы, иске Орлов җире... Моннан, моннан узган гаскәрне... Бульдозерлар кубардылар җирдән Шул эзләрем белән кәсләрне... Трасса белән нәкь бер юнәлештә Алга карап солдат йөгерде,.. Ара — шактый... Егерме ел ара... Моңа инде, әйе, егерме... Кем ул солдат? Бәлки Ярулладыр? Син аларга җырлар сайлаштың. 12 Дот — долговременная огневая точка. С. Ә.' N1 I. һәрнайсында яши тасла иде Ярты җаны безнең Сәйдәшнең. Халидәнең каршысына гүя Омтылды ул... Бии нын арылган. Кырык бердән, нырык икедән ул, Волгоград белән Орелдан... Дуга кыры... син шул солдат белән Бергә ятып, җирдән су эчтең... Машиналар җирне авыр казый, Сулышы бәрә астан сугышның. Орлов җире... үзле нара балчык, Туфрагы бай... ләкин җир әче. Траншейларда тотып тора кебек Торбаларны солдат җилкәсе. Орлов җире... Ул сыкраныр озак, Ул онытмас әле күп дәвер. Ул сугышның калын торбаларга Авазларын, ерак күкрәвек Бик тирәннән җыеп китерде күк, Яшьлегеңне эзлә, таныш, бар; Кинәт шунда яңгырап нуя кебек Атакада синең тавышлар... Хәлидә шул торбаларны төрә, Сүтелерләр күпме рулоннар... Европаның үзәгенә тикле Бу зур эштә синең ролең бар... Европаның үзәгенә тикле... Ә Днепр? Ә карт Днепр? Ярларында Хәлидә ял итсен, Аңа тыныч каннар тели тор... 6 Тен... Хәлидә утырды тын ярда. Тезелгәннәр күчмә вагоннар. Алда — Карпат, илләр... Алда әле Син йөрмәгән юллар тагын бар... Иптәшләре вагоннарда аның... Көннәр — вагон, көннәр агылды... Кая илтеп куйды икән заман Яруллалар үткән вагонны,,. Ярулласы кара тутлы иде. Ерактан ук җаны балкыган. Яраланып кайткач, госпитальдә Җырлаган ул, түзми, балконнан. Җырлаган ул ишетсен дип кырлар... Хәбәр иткән кырлар: табылды... Кич, Ярулла кайтыр вакытларда Әзерләгән авыл табынны.,. Хезмәттәге кайнарлыгы өчен Йөрткәннәрме... Янар Ярулла. Хәлидәме уятты бер тавыш,,. Тен... Днепр. Текә яр монда. Төн... Днепр. Суз алыша ярлар... Изге теннәр, изге айлар бар: Шевченколар һам Гайдарлар белән Йоклый монда бергә Айдарлар. — Без —• солдатлар... Дуга солдатлары. Без биектә, монда ачыклык... Без бу ярга бер егерме елга Апданрак чыктык, ашыктык. Килде тавыш: мин — Яруллаң синең. Ишетәсеңме минем тавышны? Твн... Днепр... Сейлешзләр ярлар... Яңгырап торды шунда тау всте. Сөйләшәләр ярлар... Солдатларга Сугышта бит вакыт тимәгән... Ярулласы чыгар төсле иде Яраланган иске көймәдән. — Без — солдатлар... Дуга солдатлары. Торбаларны дулкын бормасын, Без Карпатта күптән, суз, Хәлидә, Син аларның безгә бер башын... Кирәк чакта торбаларны җөйлә, Торбаларны ярдан ярга сал... Әй, өзелгән якты гомерләрне Бер трасса итеп ялгасаң... Төн... Хәлидә утырды тын ярда... Ярлар биек, ярлар ярылган... Тавыш һаман ераклаша кебек, Кайда, кайда янар Яруллаң? 7 Эшләреңә күз төшерер синең, Бөтенесен карар, сынар чик. Таң алдында кояш калыкканын Квтеп утыра чиктә сварщик. Үрмәләде үзенең офыгыннан. Үрмәләде, йөзен киң ачты: Торбалар да җылы яраталар, Торбалар да тоя нояшны. Үз-үзеннан ялганалар кебек, Табу читен хәтта җөйләрен, Ә халыклар, илләр? Аларның да Бер үк кояш җылыта җирләрен... Алышына постлар... Тик күренми Хәлидәге алмаш килгәне.., Телефоннар кабатлыйлар чиктә Төрле телдә Ромашниконы. Ромашкино нефте сәлам биреп, Постларыннан үтә бу чикнең, Ул җиренә килә Мицкевичның, Ул җирәнә килә Фучикның. Сабыйларча бер елмаер Кутуй, Кычкырыр ул: әйе, ишеттем... Тавышын тыңлар Польша туфрагында Безнең якның, безнең нефтьнең. Үз ягыңның сөйләшкәнен тыңла, Үз ягыңны читтә син сагын. Бу торбалар тулып нефть белән, Экваторы буйлап җир шарын Ничә тапкыр әйләнерләр иде.,. Күп нәрсәгә, халкым, ирештең... Син граммлап җыйган нефть җитәр Җылытырга бвтен җир өстеи. Хәлидә ул чагыштыра иде Үзен элек сынык кашыкка... Ни сизенә күңел? Син Карпатның Түбәсенә әле ашыкма. Ни сизенә? Карпат итәгендә Карт имәннәр аңа ни - әйткән? Әйтерсең ла озын бу трасса Халидәне юри иярткән... Эшләделәр Карпат итәгендә, Эшләделәр белми көн-твнне. Бу трасса Янар Ярулланың Каберенә үзе төртелде... Трассаны үзең ашыктырдың, Планнарын үзең корыштың... Төртелде дә тире бәреп чыкты, Салкын тире чыкты корычның... Җайлы урын сайламады солдат, Ауды... шунда яши башлады. Каберенә Карпат тауларының Иңгән авыр яшел ташлары... Корыч бармак күрсәтмзкче иде Халидәгә таныш исемне... Төртелде дә балчык түгел, тынлык, ♦ Сугыш өйгән тынлык ишелде... Рәнҗемәде, сукранмады бер дә. Түгел сәгать — сәгать ярымга, Кабереннән торды, басты кабат, ' Мәңгелеккә басты Ярулла... Трасса белән ул Карпатна менде... Җырчы иде, җырга талымлы. Җырлады ул, кичен бик еракта Әзерләде авыл табынны... Халкым минем, болай бер карауга Бик тынычсың, син бик юашсың. Кирәк чакта трассалар өчен Син айкыйсың тирән су астын... Урынсызга кимсетсәләр сине, Синең өчен күңелем уртәлә. Бу тормышның утын-суын күрдең, Син уртада булдың, уртада... Син уртада... ә улларың утта Илне яклап алга узганнар, Башларына түшәк — ташлы ярлар, Моңсу үрләр һәм чит ызаннар... Бетте дисең... Беттеме соң сугыш? Тынычланма, борчыл, ян, кеше. Беттеме соң: ярты сугыш — җирдә... Җир өстендә калды — яртысы... 8 Хәлида... Ул трассада һаман... Трассада яшә, кал бергә... Мәңгелек ут кабызып чыгар иде Ул юлында һәрбер кабергә. Кулларыннан бутан эш тә килә, Түгел, түгел башка эш юктан. Ул Бохара — Урал юлы буйлап Атлый хәзер, күчкән «Дуслыкятан. Солдат кебек күтәрен дә — юлга, Өй рәхәтен оныт... ком, дала... Бригадирыңсыман торбаларның Яннарыннан анда кем бара? Вй рәхәтен оныт... ном һәм дала. Далаларны кичәр җаның бар... Хезмәтеңә сеенеп, трассада Йври таңда Янар Яруллаң. Гомерең синең торбаларда ага, Колагың сал ныклап, тыңла, бар, Щир астында заман басымын тоеп, Тонын кына шаулый торбалар.

1964 ел.