Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЫЙММӘТЛЕ ХЕЗМӘТ

Соңгы елларда телнең син- таксик төзелешен өйрәнү чын мәгънәсендә җанланып китте. Бу мәсьәләгә багышлап теоретик - конференцияләр үткәрелә, монографияләр һәм аерым җыентыклар дөньяга чыгып тора. Татар теле синтаксисын өйрәнүгә дә бу елларда игътибар артты: филология фәннәре кандидатлары В. Хангильдин һәм X. Курбатовның фәнни хезмәтләре дөнья күрде, филология фәннәре докторы профессор М. 3. Закиев 5—6 ел эчендә генә дә югары уку йортл.ары өчен дәреслек һәм кулланмалар чыгарды, мәктәпләр өчен синтаксис дәреслеген төзүдә катнашты, зур монографик хезмәт иҗат итте, шулай ук 'күп санлы мәкаләләр һәм рецензияләр язды. М. Зәкиевнең соңгы зур хезмәте LXX үзенең фәннилеге, синтаксисның бик четерекле мәсьәләләрен дә гади һәм тулы итеп чагылдыруы белән игътибарны үзенә тарта. ■Бу монография телебезне өйрәнүнең гасырлар буе кил.гән тәҗрибәсенә таянып һәм гомуми син- таксик теориянең соңгы уңышлары биеклегендә торып язылган. Автор, синтаксик теориянең күп кенә мәсьәләләре бәхәсле, синтаксик тикшеренүләрнең методикасы аз эшләнгән булуга да карамастан, зур гыйльмитеоретик һәм практик әһәмияте булган кыйммәтле хезмәт язган. Автор синтаксисның өйрәнү объектын о/(өмла дип, ә аның төп бурычын сөйләм төзелешенең законнарын ачу дип билгели; логик һәм тел категорияләре арасындагы бәйләнеш һәм аермалыкларны ачыклый, бу уңай LXX ЛГ. 3. Зәкиев. Татар теленең синтаксик төзелеше. Казан университеты нәшрияты, 1963 ел (рус телендә). белән кайбер буржуаз галимнәрнең идеалистик карашларын тәнкыйть итә; гаять җыйнак һәм .конкрет итеп язылган аерым бүлекчәдә бер ярым гасыр эчендә татар теле синтаксисының нинди мәсьәләләре ни дәрәҗәдә тикшерелгән булуы күз алдына килеп баса. Бу өлкәгә караган фәнни хезмәтләрнең бөтенләй диярлек булмавын искә алганда, монографиядә тарихи күзәтүгә урын бирелүнең, һичшиксез, зур әһәмияте бар; ә инде моңа кадәр фәндә кулланылмаган хезмәтләргә дә (Ал. Архангельский, «.Грамматика народнотатарского языка», Оренбург, 1894; Ш. Има- наев, «Татар теленең сарыф вә нәхүе», Казан, 1910 һ. б.) күзәтү ясалган булу бу эшнең фәнни .кыйммәтен тагын да арттыра. М. Зәкиев сөйләмнең һәм җөмләнең төп үзенчәлекләрен — хәбәрлек һәм модальлекне гаять тулы яктырта, аларның бер-берсе белән'бик тыгыз бәйләнештә торуларын исбатлый, ничек белдерелү юлларын күпләгән мисаллар .аша күрсәтә. Синтаксисның мөһим мәсьәләләре хәбәрлек һәм модальлек белән бәйләп тикшерелә. Җөмләнең баш кисәкләре, бер составлы җөмләләр, аларның төрләре, эндәш һәм кереш сүзләр менә шушы ике үзәк мәсьәлә тирәсенә тупланганнар. Сүзләрнең үзара бәйләнеше һәм алар арасында булган мәгънә мөнәсәбәтләрен өйрәнү шулай ук мө С һим мәсьәләләрнең берсе итеп алына. Сөйләмнең һәм җөмләнең төп билгеләре, сүзтезмәләр турындагы тәгълимат, сүзләр арасындагы бәйләнешне белдерүче конкрет чаралар, бер җөмләнең икенче җөмлә белән бәйләнешкә керүен, җөмләләр арасындагы мәгънә мөнәсәбәтләрен күрсәтү әнә шул нигезгә корылган. М. Зәкиев шул җирлектә сүзләр һәм җөмләләр арасындагы бәйләнешне төп икегә—тезүле һәм ияртүле бәйләнешкә бүлгәннән сон. ияртүле бәйләнештәге сүзләрнең үзара нинди мөнәсәбәттә торуларын төгәл билгели, ияртүле бәйләнешнең телдә хәлиткеч роль уйнавын ышандырырлык дәлилләр белән исбатлый. Ияртүле бәйләнешкә кергән сүзләр арасында я хәбәрлекле мөнәсәбәт, я ачыклаулы һәм аныклаулы мөнәсәбәт урнаша. Хәбәрлекле мөнәсәбәттә торган сүзләр җөмлә хасил итсәләр, ачыклаулы һәм аныклаулы мөнәсәбәткә кергән сүзләр исә җөмләне җәенкеләндерүдә катнашалар. Телдәге бу закончалык сүзләр арасындагы бәйләнеш белән генә чикләнми, бәлки җөмләләр арасындагы бәйләнеш тә шуңа нигезләнә. Кушма җөмләләр, шулай итеп, я тезүле, я ияртүле бәйләнеш җирлегендә барлыкка киләләр. Ияртүле бәйләнештәге җөмләләр үзара хәбәрлекле чмөнәсәбәттә дә, шулай ук ачыклаулы һәм аныклаулы мөнәсәбәттә дә торырга мөм- киннәр. Шулай итеп, кушма җөмләләрне өйрәнү дә телдәге билгеле бер закончалыкка һәм эзлеклелеккә корылган. Шундый ук эзлеклелек теземнәрне өйрәнгәндә дә нигез итеп алынган. Сүзләр һәм җөмләләр арасындагы бәйләнешне булдыручы чаралар М. Зәкиев тарафыннан бик җентекләп тикшереләләр. Татар теленең синтаксик төзелешендәге закончалыклардан чыгып, автор бәйләүче чараларның төрләрен тулыландырган. Шундыйлардан ул килеш кушымчаларын — лы-ле; -Сыз-сез; дагыдәге; гы-ге; дай-дәй; ча-чә; лык-лек һ. б. аффиксларны, фигыль формаларын, бәйлекләрне һәм бәй- Г. Саттароо, М» Сәгыйтов, С. Ибраһимов • лек сүзләрне, сүзләр кабатлауны, сүз тәртибен, сүзләрнең янәшә килеп үзара буйсынуын, лексик мәгънәне, тартым кушымчаларын, интонацияне, мөнәсәбәтле сүз һәм теркәгечләрне саный. Бу чараларның һәркайсына автор аерым-аерым шактый киң туктала, төрки телләрне өйрәнүгә багышланган хезмәтләрдә аларга кемнең ничек каравын конкрет күрсәтеп үтә, үзенең дәлилләрен күпләгән мисаллар белән раслый. Монографиянең зур гына өлеше сүзләр арасындагы ачыклаулы мөнәсәбәтне тикшерүгә багышланган. Автор ачыклаулы мөнәсәбәткә кергән мөстәкыйль сүзләрнең сүз- тезмә барлыкка .китерүен һәм алар- ның хәбәрлекле мөнәсәбәттәге сүзләрдән аермасын бик төгәл билгели. Сүзтезмәләргә әйбер яки процессны башка шуңа охшаган әйберләрдән яки процесслардан аерып, конкретлаштырып күрсәтү, ә аерым сүзләргә исә әйбер яки процессларны гомумән генә атау хас дип карый. «Уку» — аерым сүз, гомумән, уку мәгънәсен бирә, китап уку — сүзтезмә, уку процессын тарайта, конкретлаштыра, ачыклый; хат, газета яки журнал укуны түгел, бәлки китап укуны гына атап белдерә. М. Зәкиев сүзтезмәләрнец хәбәрлекле мөнәсәбәт белән тыгыз бәйләнештә торуларына һәм аның белән бергә генә сөйләм барлыкка китерүләренә басым ясый. Автор сүзтезмә белән җөмлә бер үк берәмлек түгел, сүзтезмә үзе җөмләнең бер өлеше, ул җөмләдән бары тик җөмлә төзелешен өйрәтүне җиңелләштерү өчен генә бүлеп чыгарыла дигән ачык фәнни карашта тора. Сүзтезмәләр синтаксисның төп берәмлеге булган җөмләне төзүдә ; катнаша торган кечерәк синтаксик берәмлекләр дип дөрес билгеләнә. К. Насыйри, Җ. Вәлиди һәм В. Хангильдин кебек өлкән телчеләребез дә үзләренең хезмәтләрендә сүзтезмәне җөмләдән зуррак синтаксик берәмлек итеп, җөмләнең үзен сүзтезмә составына кертеп карадылар. Моңа кадәр сүзтезмә темасына «арата аерым хезмәтләр язган В. Хангильдин, Ф. Газизова иптәшләр җөмләнең тиңдәш кисәкләрен дә сүзтезмәнең бер төре итеп таныдылар. Телебездәге сүзтезмәләр теоретик һәм практик аспектта тулы итеп яктыртылмадылар. М. Зәкиев шушы хезмәтендә татар телендәге сүзтезмәләрне, бай фактик материал өстендә, һәрьяклап фәнни тикшерә. Автор сүзтезмәләрне өйрәнүнең төп өч максатын билгели: 1) тагар телендә кайсы сүз төркемнәре кайсы төркем сүзләрне ияртүен; 2) нинди чаралар ярдәмендә ияртүләрен һәм 3) сүзтезмәләрдәге сүзләр арасында нинди лексик-грамматик мәгънә мөнәсәбәтләре урнашуын яктыртуны бурыч итеп куя. Ияртүче кисәкнең кайсы сүз төркеменнән булуыннан чыгып, сүзтезмәләрне алты зур төркемгә бүлә: фигыль сүзтезмәләр, исем сүзтезмәләр, сыйфат сүзтезмәләр, сан сүзтезмәләр, рәвеш сүзтезмәләр һәм хәбәрлек сүз белән килгән сүзтезмәләр. һәрбер сүзтезмәне үз эчендә, иярүче кисәкнең кайсы сүз төркеменнән булуыннан чыгып, тагын берничә төркемгә аерып тикшерә. Автор югарыда саналган һәр төр сүзтезмәләрнең компонентлары үзара нинди грамматик чаралар ярдәмендә бәйләнгәнлеген күрсәтүгә һәм алар арасында урнашкан лек- сиктграмматик мәгънә мөнәсәбәтләрен ачыклауга бик зур игътибар биргән. Татар телендә фигыль һәм исем сүзтезмәләрнең бик күп төркемчәләргә аерымлануын, аларны ясаучы чараларның байлыгын, үзенчәлекле һәм бик күп төрле мәгънә мөнәсәбәтләре алып килүләрен гаять оста итеп ача алган. Изафәнең һәр өч төренең үзләренә хас Һәм уртак үзенчәлекләре дә хезмәттә шактый тулы тикшерелгән. М. Зәкиев татар телендәге сүзтезмәләрнең компонентлары арасында гомуми характердагы мәгънә мөнәсәбәтләренең 15, ә төгәл характердагыларыиың 80 нәң артык төре бар дигән нәтиҗәгә килә. Монографиядә татар телендә беренче мәртәбә сүзтезмәләрнең фор- мальграмматик модельләрен күрсәтүгә зур урын бирелә. Автор, махсус таблицага салып, татар телендәге суэтезмәләрнең модельләрен бирә һәм Һәр модельнең үзенә караган конкрет мисаллар китерә. М. Зәкиев, сүзтезмәдәге мөстәкыйль сүзләрнең санына карап, аларны икегә: гади сүзтезмә һәм катлаулы сүзтезмәгә аера. Гади сүзтезмәләр ике генә мөстәкыйль сүздән торалар. Мәсәлән, шәһәргә бару, дүрт китап, синең өчен тырышу һ. б. Проф. Н. К. Дмитриев «Башкорт теле грамматикасы» дигән хезмәтендә «һинең өчен» кебек бер мөстәкыйль һәм бер ярдәмлек сүзләрдән торган төзелешләрне дә сүзтезмә итеп саный. М. Зәкиев хаклы рәвештә моңа каршы чыга. Чөнки «синең өчен» кебек төзелешләр әйберләр, күренешләр һәм төшенчәләр арасында бернинди дә конкрет мәгънәви мөнәсәбәт белдереп килә алмыйлар. Икедән артык мөстәкыйль сүздән торган һәм гади сүзтезмәләргә таркалмаучы сүзтезмәләр катлаулы сүзтезмәләр дип аталганнар. Мәсәлән, ике чиләк су, киләсе елга кайту, билгеләнгән вакытта үтәү һ. б. Автор синтаксик сүзтезмәләр белән фразеологик сүзтезмәләр арасындагы аерманы бик ачык күрсәтә. Кирәк булганда гына, ягъни сөйләм барышында гына ясалган һәм кисәкләре арасында реаль мәгънә мөнәсәбәтләре югалмаган сүзтезмәләрне синтаксик сүзтезмәләр (мәсәлән, Ватанны ярату, агачтан ясау һ. б.), ә кисәкләре арасында реаль мәгънә мөнәсәбәтләре югалган һәм шуның нәтиҗәсендә катып калган сүзтезмәләрне фразеологик сүзтезмәләр (мәсәлән, җил куу, эт шомырты, истән чыгару һ. б.) дип атый. Фразеологик сүзтезмәләрнең сөйләмгә, сүзләр кебек үк, әзер килеш керүләре һәм аларның аерым сүзгә якынаеп лексикалашулары әйтелә. Шуңа күрә бу сүзтезмәләр лексикологиядә өйрәнеләләр дә. Синтаксис фәне исә синтаксик сүзтезмәләр белән.эш итә. Табигый, М. Зәкиев үзенең хезмәтендә соңгыларын тикшерү объекты итеп ала һәм аларның хасиятьләрен тирән фәнни нигездә тулы яктыртуга ирешә. Соңгы ике-өч елда төрки телләрдә кушма җөмлә синтаксисын өйрәнүгә игътибар бик нык артты. М. Зәкиев тә татар телендәге кушма җөмләләрне өйрәнүгә үзенең бу фәнни тикшеренүләрендә зур урын бирә. Ул. беренче чиратта, кушма җөмләләрнең төзелешенә игътибар итә. Аларның төзелешеннән, иярчен җөмләләрнең нинди юл белән бәйләнешкә керүләреннән чыгып, автор иярченле кушма җөмләләрне икегә — синтетик һәм аналитик төрләргә бүлеп карый. Г. Ибраһимов, Җ. Вәлиди, Г. Ал паров кебек атаклы тел белгечләре дә мондый бүленешнең зарури булуын төшенеп эш иткәннәр. М. Зәкиев бу мәсьәләдә әнә шул галимнәрнең теоретик фикерләрен алга сөрә һәм үстерә. Аналитик һәм синтетик иярчен җөмләләрнең һәркайсына хас үзенчәлекләрне автор конкрет күрсәтә, аналитик иярчен җөмләләрнең ҺиндЕвропа телләрендәге, шул исәптән рус телендәге, иярчен җөмләләр белән якынлыгы әйтелә, шул җирлектә аналитик иярчен җөмләләрне куллануның активлашуы нигезләнә. Иярченле кушма җөмләләрне аналитик һәм синтетик төрләргә бүлүнең тагын бер бик әһәмиятле ягына туктала автор. «Татар телендә һәрбер аналитик җөмләнең синтетик пары, синонимы бар. Моңа нигезләп, татар теленең практик стилистикасын да бик нык үстерергә мөмкинлек туа», — дип яза ул. Чыннан да, әйтергә теләгән фикерне тагын да ачыграк бирү, бер генә төр җөмләләрне еш кабатлаудан качу, сөйләм матурлыгын булдыру ягыннан аналитик һәм синтетик төзелмәләрнең үзенчәлеген, стилистик мөмкинлекләрен белү каләм тибрәтүче һәр кеше өчен бик кирәкле. М. Зәкиев кушма җөмләләрне төркемләүдә әлегә кадәр кулланылып килә торган функциональ принципның бик шартлы булуын һәм мондый төркемләүдә күп кенә кимчелекләргә юл калуны күрсәтә, шуңа күрә дә автор кушма җөмләнең төзелешеннән чыгып эш итә. Бат җөмлә белән иярчен җөмлә арасындагы мәгънә мөнәсәбәте алдан ук шартлы рәвештә билгеләнгән җөмлә тибыннан чыгып каралмый, бәлки объектив чагылыш таба. Шунлыктан иярүче компонент белән ияртүче компонент арасындагы мөнәсәбәт чынбарлыктагыча тулы яктыртыла. Әдәби әсәрнең телен тикшергәндә, еш кына язучының теге яки бу сүзне ничек куллануы, бу сүзгә тиң башка нинди сүзләр булуы турында искә алына, кыскасы, лексик синонимнарга карата сүз алып барыла. Әмма язучының сннтаксик синонимнардан никадәр оста файдалануы, фикерне төгәлрәк әйтеп бирү өчен нинди чаралар белән җөмлә төзергә кирәклеге күп кенә очракта игътибардан читтә кала килә. М. Зәкиев китабының 336—341 битләрендә б.ик мөһим бер сөземтә бирә. Игътибар итегез: бер үк мәгънә мөнәсәбәтендә торган җөмләләрне төзү өчен телебездә чиксез зур мөмкинлекләр бар икән бит! Иярчен вакыт җөмлә төзүнең, мәсәлән, бу сөземтәдә 28 төре күрсәтелгән һәм аны тагын да дәвам итәргә мөмкин. Менә андыйлар- ның кайберләре: Бер-ике минут үтү белән, арадагы пәрдә югалды (Г. Ибраһимов). Габдулла агай килгәндә, Мәхмүт писарь малайның чәчен кырып азаплана иде (Ф. Хөсни). Электростанция корганнан бирле, тормыш һаман яңара бара (Ә. Еники). Чүкечләр тынып торган арада, арты почмакта тимерче Мостафаның карлыга төшкән тавышы яңгырады (К. Нәҗми). Секретарь урын күрсәтеп өлгергәнче, ул анда аның каршындагы урындыкка килеп утырган иде (Ф. Хөсни). Мәңге буран булмас, бер аязыр, шунда (халык) игенен дә сугар, кызын да бирер, киленен дә ярәшер (Г. Ибраһимов). Хәзер директор үзе килергә тиеш, шуңа чаклы көтеп торыгыз (Ш. Камал) һ. б. Беркемгә дә с^р түгел: куп кенә тәрҗемәчеләр, иярчен аергыч җөмләсе ,булган төзелмәләрне’ тәрҗемә иткәндә, әсәрнең буеинан-буена сыйфат фигыль формасын җилтерәтеп (дөресрәге, тинтерәтеп) йөртәләр. Ә менә М..Зәкиев татар телендә андый кушма җөмләләрне төзү өчен егермегә якын юлны күрсәтә. Язучыларга, тәрҗемәчеләргә кирәкле хәзинә түгелмени бу?! Тагын шуны да әйтергә кирәк: М. Зәкиев татар теле белемендә әлегә кадәр беркемнең дә кулы тимәгән бер мәсьәләне үзенең хезмәтендә шактый тулы яктыртып үтә. Бу — фикер сөрешендәге эзлекле- лекне нинди голлар белән бирү, фикерне йомгаклап кую, вакыйганы тасвирлауга керешер алдыннан ук укучының игътибарын хәбәр ителәчәк хәлләргә юнәлтү, хикәяләүне башлап китү алымнары. Автор аны синтаксик бер бөтен («'синтаксическое целое») дигән термин белән атый. Менә бу алымнарның барысын да үзләштерү халык алдында чыгыш ясаучы лектор өчен дә, фәнни хезмәтләр язучы галим өчен дә, поэма, хикәя, романнар иҗат итүче әдип өчен дә, балаларны язарга өйрәтүче укытучы өчен дә файдалы булачак. Сүз осталары бу алымнардан уңышлы гына файдаланып киләләр. М. Зәкиев үзенең хезмәтендә шундый үрнәкләрне күрсәтүгә дә урын биргән. Берничә мөстәкыйль җөмләне бергә бәйләүче адымнар итеп ул тезүче теркәгечләрне, теркәгеч сүзләрне, мөнәсәбәтле сүзләрне ала: «Шәнгәрәйнең йөрәген ‘курку алды. Күзеннән йокы очты. Аягына чабатасын, өстенә чикмәнен киде дә, Гайшә белән комсомол егетне ияртеп, Совет йортына китте. һәм шул төннән эзләү башланды». (Г. Ибраһимов.) һәм теркәгече алдагы җөмләләрне бергә туплау һәм йомгаклау хезмәтен дә үти. Түбәндәге мисалда исә шуңа күрә мөнәсәбәтле сүзе берничә җөмләне бер тирәгә туплый: «Озын кичләрдә Мөхәммәтгариф белән Мәмдүдә, балаларны йокларга яткырып, үзләре булачак балага .июем эзләделәр, ниһаять, дөньяда кем иң якын дус, шуның исемен кушарга булдылар. Шуңа күрә, әгәр дә кыз булса, ] 0» „С. Ә/ X» ], Мәмдүдәнең Өчиледә калган иң якын ахирәт дусы Зөһрәнең исемен, ир бала булса, Гарифның «мәдрәсә дусы, аның иң якын кешесе Габдуллаҗанның исемен алырга карар кылынды. (Ә. Фәйзи.) Язучының әдәби осталыгын күрсәткән, шигъри һәм проза әсәрләренең мелодик яңгырашын арттыра, вакыйгаларны бер-бер артлы һәм тулы итеп тасвирлауга ярдәм итә торган янә бер синтаксик төзелмә — тезем — бу хезмәттә әлегә кадәр беркемдә дә булмаганча тулы чагылыш тапкан. М. Зәкиев теземнең бик борынгыдан•ук төрки телләрдә кулланылып килүен, хәзерге татар әдәбиятында аның бик нык артуын, Г. Тукай, М. Җәлил, М. Гафури, Г. Ибраһимов, Ф. Бурнаш кебек әдипләрнең теземне бик оста төзүләрен күп үрнәкләр белән дәлилли. Моңарчы язылган дәреслекләрдә теземгә мисаллар шигъри әсәрләрдән генә алынып киленгән булса, М. Зәкиев аның тезмә әсәрләр, өчен генә түгел, бәлки проза өчен дә ярашлы булуын әйтә. Шулай ук теземне кайбер телчеләр иярченле кушма җөмлә эчендә генә күрсәтү белән чикләнәләр иде. Бу хезмәттә исә автор җәенке гади җөмләләрне дә, әгәр аларда шундый билгеләр табылса, тезем итеп саный, алар- ның тезүле бәйләнеш җирлегендә дә төзелүләрен күрсәтә. Бу хезмәттә, шул рәвешчә, кушма җөмләгә караган күп кенә мәсьәләләр яңача куелалар һәм бик үзенчәлекле, нигезле чишеләләр. Шул ук вакытта кайбер мәсьәләләрне тагын да ачыклый төшәсе бар әле. Мәсәлән, аналитик бәйләнешүне белдерүче чараларның телебездә тоткан урынына киңрәк тукталырга мөмкин булыр иде. Мондый чараларның иярчен җөмләләрне бәйләүдәге роле тулы чагылыш тапса да, аларның гади җөмлә синтаксисында әйләнмәләр арасындагы бәйләнешне булдыруда ни дәрәҗәдә катнашуын җитәрлек яктыртылган дип булмый. Тагын бер мәсьәләгә тукталыйк. Бу хезмәттә димәк сүзе аныклаулы бәйләнештәге төзелмәләрнең ком- понеитларын бәйләүче чара итеп карала. Билгеле булганча, аныклаулы бәйләнештәге төзелмәләрнең бер компоненты икенчесенә ияреп килә. Мондый җөмләләрне синтетик төзелмә итеп үзгәртеп булмый. Ә компонентлары димәк сүзе белән бәй-, ләнешкә кергән төзелмәләрнең күбесен бу рәвешчә үзгәртеп төзү бер дә читен эш түгел. Менә шуңа күрә мондый конструкцияләр аныклаулы төзелмәләрдән аерылалар. 328 биттәге бер мисалга күз салыйк: «Бикмулла Ватан сугышының башыннан алып ахырына кадәр фронтта булган, димәк, ул яшь солдат янына чакырып алырга иң лаек кеше иде». (Ә. Еники.) Бу җөмләне түбәндәгечә үзгәртеп була: «Ватан сугышының башыннан алып ахырына кадәр фронтта булганга күрә, Бикмулла яшь солдат янына чакырып алырга иң лаек кеше иде». Без әнә шундый җөмләләрне сәбәп-нәтижә мөнәсәбәтендә торучы төзелмә дип саныйбыз. Димәк сүзе урынына шунлыктан, шуңа күрә һ. б. шундый мөнәсәбәтле сүзләрне дә алырга мөмкин: «Бикмулла Ватан сугышының башыннан алып ахырына кадәр фронтта булган, шуңа күрә ул яшь солдат янына чакырып алырга иң лаек кеше иде». Менә бу рәвешчә үзгәртү берничә мәсьәләгә аныклык кертә: беренчедән, мондый төзелмәләрне компонентлары аныклаулы мөнәсәбәттә торучы конструкцияләрдән аерып карарга кирәк; икенчедән, мондый очракта димәк сүзе теркәгеч ролендә түгел, бәлки мөнәсәбәтле сүз буларак иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чара санала; өченчедән, димәк сүзе белән бәйләнешкә кергән төзелмәдә соңгы җөмләне баш җөмлә итеп карарга кирәк.. М. Зәкиев хезмәтенең IV кисәгендә татар сөйләменең структур үзенчәлекләре: аның синтагматик төзелеше, сүз тәртибе, ким һәм катлаулы җөмләләрнең структуралары тикшерелә. Автор сөйләмнең синтагматик төзелешен өйрәнүнең теоретик һәм практик әһәмиятен уңышлы мисаллар белән оста дәлилләп, семанти- косинтаксик төшенчә буларак, синтагмага анык билгеләмә бирә, синтагманы өйрәиүпең тарихи ягы һәм бүгенге торышы белән таныштыра, аның белән сүз тезмәләре һәм җөмлә кисәкләре арасындагы .мөнәсәбәтләрле ачыклый. Синтагманы җөмлә кисәкләре һәм сүз тезмәсе белән тәңгәлләште- рүче галимнәрдән (А. А. Реформатский, Г. Р. Тукумцев) үзгә буларак, М. Зәкиев синтагма сөйләмнең бер фраза басымы 'белән әйтелә торган һәм шундый ук берәмлекләрдән пауза, ярым пауза һәм башка ритмо-мелодик чаралар белән аерыла торган мәгънәви берәмлеге дигән дөрес карашны үткәрә. Анын фикеремчә, синтагмалар сүз тезмәләреннән өч як: 1) кисәкләрнең янәшә торуы, 2) аларның үзара ачык- лаулы һәм хәбәрлекле мөнәсәбәткә керүләре, 3) тулы мәгънәле бер генә сүз аша да бирелүләре белән аерылалар. Автор синтагма белән сөйләм такты, сулыш группасы һәм цезура кебек берәмлекләр арасындагы аермалыкларны дөрес билгели. Билгеле булганча, җөмләнең эчке 'бердәмлеген оештыруда интонация белән бергә сүз тәртибе дә катнаша. Мәсәлән, ул грамматик мөнәсәбәтләрне тәгъбирләү хезмәтен үти ала, җөмлә кисәкләрен бергә туплый, оештыра, җөмләнең эмоциональ эчтәлеген белдерергә ярдәм итә. Шуны күздә тотып, М. Зәкиев үзенең хезмәтендә җөмләдә сүзләрнең уңай һәм кире тәртибен, суз тәртибенең грамматик һәм стилистик функцияләрен, җөмлә кисәкләренең урынын тикшерүгә дә зур әһәмият бирә. «Татар сөйләмендә җөмләләрнең кимлеге» дигән бүлек тә кызыклы күзәтүләр һәм яңа положениеләрне эченә ала. Монда автор, тәнкыйть күзлегеннән чыгып, мәсьәләнең тарихи ягы белән таныштыра., җөмләләрнең кимлеген тудыра торган шартлар турында мәгълүмат бирә, ким җөмләләрне төркемли. Хезмәтенең IV бүлегендә автор катлаулы кушма җөмләләрне анализлауга туктала һәм аларны өч структур типка (күп тезмәле, күп иярченле һәм катнаш кушма җөмлә) бүлеп тикшерә. Күп иярченле һәм катнаш кушма җөмләләрнең үзенчәлекләрен ныграк ачыклау өчен, автор схемалардан оста файдалана һәм, шулай итеп, кушма җөмләләрнең ' структураларын ти- рәнтен аңларга ярдәм итә. М. Зәкиевнең бу хезмәте гаять яратып, зур тырышлык һәм түземлелек белән язылган. Авторның фәнни-ижат лабораториясенең киңлегенә сокланмый .мөмкин түгел. Автор һәрбер синтаксик проблеманың өйрәнелү тарихын җентекләп тикшерә, барлык карашларга да диярлек туктала һәм шул мәсьәләгә карата үз фикерләрен, үз карашларын бик төгәл һәм ачык итеп әйтә. Г. Ибраһимов, Җ. Вәлиди, В. Хангилдиц кебек өлкән телче- ләребезнец татар теле синтаксисын өйрәнүгә керткән фәнни өлешләренә моңа кадәр бирелмәгән тиешле югары бәяне бирә. «Татар теленең сиитаксик төзелеше» китабы ифрат бай фактик тел материалына нигезләнеп язылган. Автор эзлекле рәвештә борынгы истәлекләрдән, язма әдәбияттан, сүзлекләрдән, фольклор әсәрләреннән, диалектологик хезмәтләрдән һәм халыкның җанлы сөйләм теленнән гаять күп санда мисаллар туплаган. Аларны фәнни анализлаган һәм төркемләп биргән. Югарыда сөйләнгәннәрнең барысы да М 3 Зәкиевнең, яшь булса да, эрудицияле һәм өлгер фикерле телче булып җитлегүен ачык раслыйлар.