Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВ ТУРЫНДА ИСТӘЛЕКЛӘРЕМ


Журналыбызның бу санында без укучыларыбыз игътибарына Гөлсем Мөхәммәдованың татар әдәбияты классигы Г'алимҗан Ибраһимов турындагы истәлеген тәкъдим итәбез. «Совет әдәбияты» журналы моңа чаклы да үзенең битләрендә Г. Ибраһимов турындагы истәлекләргә беркадәр урын биргән иде (1962 ел, № 3 һәм 1963 ел, № 1). Вакытында ул истәлекләрне укучылар җылы каршы алганнар, яратып, кызыксынып укыганнар иде һәм, шуның белән бергә, моннан соң да классикларыбыз һәм татар матур әдәбиятын үстерүдә гаять зур урын тоткан, аның алтын фондына онытылмас җәүһәрләр биргән атаклы язучыларыбыз турындагы истәлекләрне, төрле әһәмиятле документларны журнал битләрендә урнаштырып баруны үтенгәннәр иде. Бу истәлек тә кызыксынып укылыр дип өметләнәбез. Чөнки ул әдәбиятыбыз тарихында гаять зур урын биләгән әдипнең, художникның моңа кадәр киң катлау укучыларга билгеле булмаган күп кенә якларын — аерым бер чордагы көндәлек тормышын, әдәби-иҗтимагый эшчәнлеген, иҗат методын һәм башка шуның кебек якларын төрле детальләр белән тасвирлап ачып бирә.
Гөлсем Мөхәммәдова — озак еллар буенча Г. Ибраһимов белән бергә яшәгән, аның тормыш иптәше, дусты, якын киңәшчесе булган һәм аның кайбер әсәрләрен рус теленә тәрҗемә иткән кеше («Татарлар арасында революция хәрәкәтләре», «КЫЗЫЛ чәчәкләр» һ. б.). Бу хәл авторга язучының тормышын, характерын, әдәби-иҗтимагый эшчәнлеген бик якыннан күзәтеп барырга мөмкинлек биргән. Шуңа күрә дә без бу истәлекне Г. Ибраһимов турындагы әһәмиятле истәлекләрнең берсе итеп саныйбыз.
Г. Мөхәммәдова — үзбәк һәм кырым татарлары телендәге оригинал әсәрләр авторы, тәрҗемәче, Язучылар союзы члены, биология фәннәре кандидаты.
I
Һәркемнең тормышында гомергә онытылмый торган бик әһәмиятле кискен борылыш моменты була. Кайберәүләр күңелләрне канатландыр- гыч нинди дә булса зур бер вакыйгага тап булалар да шуның нәтиҗәсендә үзләренең юлларын табалар һәм шул юл белән китәләр. Кайберәүләр үзләренең тормыш юлында олы җанлы, киң колачлы кешегә очрыйлар, шул кешенең тәэсиренә биреләләр, рухи үсәләр, ныгыйлар. Мондый вакыйгаларны һәм очрауларны мин кеше гомерендәге борылыш моменты дип атыйм. Минем тормышымда да шундый кискен борылыш моменты булды: мин 1923 елның җәендә Галимҗан Ибраһимов белән очраштым һәм аның тормыш иптәше булып яши башладым.
Бу вакытка кадәр әле мин бик тирәннән уйлана белми торган, уйңап, көлеп, биеп йөргән бер яшь кыз идем. Бу җиңеллек, билгеле, гимназиядә алган тәрбиянең җимеше иде. Минем билгеле күләмдә белемем бар иде инде.. Мин рус әдәбияты, рус теленә тәрҗемә ителгән чит ил әдәбияты белән яхшы ук таныш идем. Татар телендә чыккан әдәби китапларны да кызыксынып укый идем. Ләкин бу уку, бу танышлык, гомумән, әсәрнең фабуласы белән кызыксыну, матур төзелгән, күңелгә хуш килгән җөмләләр белән хозурланудан гыйбарәт, сәнгатькә карашым тышкы матурлыкны эзләүдән һәм шуның белән мавыгудан артмый иде. Иҗади процесс, әдәбияттагы юнәлешләр, а-гымнар, әдәбиятның халык тормышындагы тәрбияви роле кебек мәсьәләләр турында хәбәрем юк иде. Минем ул вакыттагы белемемне, җитлегү дәрәҗәмне түбәндәге бер вакыйга яхшы ачып бирә.
Галимҗан, миңа өйләнеп ике-өч ай торганнан соң, Анапага ял итәргә китте. Мин өйдә ялгызым калдым. Шул арада миңа иптәшкә Астраханьнан Гайшә апам килеп төште. Бер көн ул миңа:
— Әйдә әле, Гөлсем, бүлмәңне «бераз җыештырыйк. Син өйдә чакны да бу эшне яратмый торган идең, кияүгә чыккач та, өеңне пөхтәләп җыештырмыйсың икән! —диде.
Ул вакытта без Чернышевский урамындагы (хәзер Ленин урамы) икенче Советлар йортында бер бүлмәдә тора идек. Дөрестән дә, бүлмәнең күренеше матур түгел иде: морҗа кебек тар, озын, килбәтсез. Түрдәге бердәнбер тәрәзәне ачсаң, үтә җил белән ишеге дә ачылып китә. Ишек төбендә үк, уң кулда, тимер кровать. Аның өстенә коңгырт сары одеял капланган. Иске одеял. Хәтта уртасы аш тәлинкәсе зурлыгында янган да. Галимҗан аны, төнлә тәмәке тартып ятканда, йокы арасында яндырган булса кирәк. Кроватьның .баш тарафында, бүлмәне икегә бүлеп торган, эче кием-салымнан бигрәк китаплар белән тулы бер шифоньер. Моның артында ук стена «буйлап өч-дүрт урындык тезелеп тора. Ишектән кергәч, сул якта — юынгыч. Аның белән янәшә зур гына буфет. Аның эче дә, оавыт-сабадан, аш-судан бигрәк китаплар белән тулы. Буфет белән янәшә зур язу өстәле. Аның алдында күн тышлы, тирән, иске кресло. Уң якта этажерка, китап киштәләре. Тәрәзәдә, ишектә пәрдәләр юк.
Без җиң сызганып эшкә керештек. Башта китапларны рәткә куярга кирәк, дигән карарга килдек, чөнки кайда барып төртелмә — шунда китаплар... Шуңа күрә башка бернәрсәгә дә «кагылып булмый. Җитмәсә, үзләрен тузан баскан. Китаплар берсе эченә икенчесе, икенчесе эченә өченчесе тыгылып куелган, яки бере-берсе өстенә өелеп, киштәләрне ямьсез, тәртипсез итеп күрсәтеп торалар.
Китапларның һәммәсен алып, киштәләрне, буфет, шифоньерларны юдык. Аннары китапл-арны берәм-берәм аерып, тузаннарын сөрттек, күләменә, тышының матурлыгына карап, киштәләргә яңадан тезеп куйдык. Ләкин, болай матурлап, берәм-берәм тезгәч, бик күп китап киштәләргә сыймыйча артып калды.
Инде ни эшләргә?
Уйлана торгач, моңа да чара таитык: китапларны идәнгә өстәл рәвешендә өяргә булдык. Шулай эшләдек тә. Зур гына өстәл булды. Өстен кызыл хәтфә эскәтер белән капладык, уртасына стакан белән чәчәкләр утыртып куйдык. Әйбәт кенә йулды!
Эшнең калган ягы инде җиңел иде.
Шулай итеп, өйне җыештырып, апам белән сөенеп утырганда, Һади Такташ килеп керде. Безнең белән исәнләшкәннән-күрешкәннән соң ул як-ягына бераз карангалап торды да:
— Бүлмәнең һавасы бөтенләй үзгәреп 'киткән, бөтен җирне ялтыратып куйгансыз ич!—диде. Аның бу сүзләре йөрәгебезгә май булып ятты.
Ләкин китап киштәләренә якын килгәч, бераз аптырап калды:
— Китапларны бик матур тезгәнсез, анысы ярый, ләкин Галимҗан абзый ни дип әйтер икән моңа? Бәлки, китапларга тимәскә кирәк булгандыр! — дип, ул шикләнеп, башын чайкап торды.
Аның бу сүзләре инде күңелебезгә ошамады.
— Китапларга тимичә мөмкин түгел иде, бик тузанлы иде алар, — дидем дә сүзне икенчегә борырга тырыштым.
Бераз утырып, сөйләшеп, «Урман кызы»н һәм берничә башка шигырьләрен укыганнан соң Һади чытып китте. Ләкин аның китаплар турында әйткән сүзләре күңеле^мдә ниндидер тынычсызлык тудырды.
Берничә көннән соң Галимҗан курорттан кайтып килде.
Китапларны күргәч, ул шаккатты, йөзенә хәтта куркыну галәмәте чыкты.
— Син ни эшләдең, балакай?! Минем бөтен материалларны тараткансың ич! — диде.
Мин аптырап калдым:
— Нинди материаллар? Без анда бер материя дә күрмәдек,—дидем. Мин әле ул вакытта «материал» дип, фәкать кием материясен генә атый идем.
Минем белән әле генә бик җитди сөйләшергә әзер торган Галимҗан кинәт көлеп җибәрде:
— Әй, балакай, балакай! Бөтенләй сабыйларча уйлыйсың икән әле син! Күп нәрсәне аңлатырга, өйрәтергә кирәк .икән сиңа. Ләкин борчылма, барысын да белерсең, өйрәнерсең, — диде һәм башымнан сыйпады.
Китапларның бер өлешеннән өстәл ясавыбызны белгәч, түзмәде, тагын көлеп җибәрде.
— Моңа £ит ачулаңып та булмый! Үзе бер мәзәк! — диде.
Кайтканының икенче көнне без инде икәүләп китапханәне яңадан иске хәленә китерә башладык.
Бу эш бер атнага якын вакытны алды. Ләкин эш .арасында мин «материал» дигән сүзнең мәгънәсен тәмам аңладым һәм китапларны, эчтәлекләренә карап, берсе янына икенчесен үз кулым, белән тыга башладым.
Галимҗанның-миңа биргән беренче дәресе шул булды.
Бу вакыйгадан соң Галимҗан мине тәрбияләү эшенә — минем белем дәрәҗәмне киңәйтү, тирәнәйтү, вакыйгаларның тышкы күренешен генә түгел, эчке мәгънәләрен дә аңларга өйрәтү эшенә ныклап кереште.
Мин яңабаштан укып чыгарга кирәк булган китапларның исемлеген төзеде. Бер китапны укып чыккач, бу китапның эчтәлеге, стиле һәм башка хосусиятләре турында минем белән сөйләшеп утыра торган булды. Мәсәлән, ул:
—' Дикъкать иттеңме, балакай, бу әсәрнең теле нинди эшләнгән? —
ди торган иде. — Сүзләре энҗе бөртекләре кебек тезелеп торалар. Җөмләдән һичбер сүзне алып ташлап булмый, һәр җөмләсендә нинди зур тасвири көч бар! Бу тасвирлар бит матурлык өчен генә язылмаганнар. Алар әсәрнең аерым моментларын тагы да тирәнрәк, тагы да көчлерәк итеп күрсәтү өчен бирелгәннәр! — дип, ул китапның аерым урыннарын \кып күрсәтә иде, яки:
— Бу әсәрдә сиңа бигрәк тә кайсы персонаж ошады? — дип сорый һәм, минем җавабыма карап, ни өчен язучы бу типны шул -рәвештә күрсәткәненең сәбәпләрен аңлата башлый.
Кайбер араны ул минем белән бергәләп Дрезден, Дувр, Третьяков галереяларындагы рәсемнәрнең репродукцияләрен карап утыра. Галимҗанда бу галереялардагы рәсемнәрнең бик яхшы репродукция альбомнары бар иде. һәр рәсемнең әһәмияте, мәгънәсе, тарихы турында сөйли. Кыскасы, ул кулыннан килгәнчә миндә ямь тойгысын үстерергә тели, сәнгатьне дөрес аңларга өйрәтә иде.
Минем сәнгатькә һәвәслегем бар иде. Шуңа күрә Галимҗанның бу дәресләре миңа авыр түгел иде. Киресенчә, мин аның сүзләрен бик кы-зыксынып тыңлый «идем. Мин, аның шундый дәресләреннән соң, укыган әсәрләрне, күргән рәсемнәрне бөтенләй яңа-ча аңлап, аларга яңа күз белән карый башлый идем.
Галимҗанның кешене болан тәрбияләве'миңа карат-а гына түгел иде. Башкаларны да уңай юнәлештә тәрбияләргә тырыша иде. Мәсәлән, улыбыз Рөстәмдә өч тулыр алдыннан «минекечелек» хисе көчәеп килә иде. Бу табигый хәл. Чөнки Галимҗанның туберкулез белән авыруы сәбәпле, бу авыру башкаларга йокмасын өчен а-нна.н саклану өйдә бик нык куелган иде. һәркемнең үз чынаягы, үз тәлинкәсе, үз кашыгы, үзч сөлгесе бар. Рөстәм дә үз нәрсәләрен бик яхшы таный. Әгәр аңа башка бер чынаякка, салып чәй бирсәң, эчми-:
— Бу минеке түгел! — ди. Барып, үз чынаягын ^алып килә.
Портта үзенә яшьтәш кыз белән уйнаган вакытта да ул уенчыкларны:
— Бу — минеке, бу — синеке... — дип аера иде.
Баланың бу сүзләрен ишетеп, Галимҗан бик борчыла башлады.
— Без өйдә һәрнәрсәне аерым тотарга мәҗбүрбез, чөнки сиңа да, Рөстәмгә дә минем авыруның йогуыннан сакланырга кирәк. Болай дә-, вам итсә, баланың индивидуалист булып үсүе мөмкин. Аны балалар бакчасына бирергә кирәк, коллектив эчендә булсын, — дип, ул Рөстәмне балалар бакчасына бирдертте.
Башка кешеләргә нисбәтән дә Галимҗан шулай иде.
Әлбәттә, мин аның хатыны булгач, миңа аның дәресләреннән башкаларга караганда күбрәк файдаланырга туры килә <иде. Мине ул чынлап укыту эшенә кереште. Мин Гомер. Данте әсәрләреннән башлап Блок һәм Маяковский әсәрләрен «яңада-н укып чыктым. Хәтта -алай гына да түгел, ул миңа Томашевскийның «Әдәбият «кануннары», Белинский- 1 ның «Рус әдәбиятына бер караш» кебек теоретик әсәрләрне дә бик җитди сурәттә тикшертеп укытты. Мин аңлап җитмәгән җирләрен аңлата, татар әдәбиятына карата алганда аерым теоретик моментлардан ничек файдаланырга мөмкин икәнлеген сөйли иде.
Кыскасы, Галимҗан белән яшәвем минем өчен фәкать гаилә тормышы гына булмады, бәлки үзенә бер культура университеты булды. Соңгарак инде ул кайбер мәсьәләләр турында минем белән киңәшә дә башлады, хәтта кайвакыт ярдәм итүемне дә сорый иде.
Үткән гомеремә күз ташласам, әле бүген дә .минем күңелемдә Галимҗанга моның өчен кайнар рәхмәттән башка бер хис таба алмыйм. Ул минем аң-белемемне үстерде, системалы рәвештә эшләргә өйрәтте.
II
Галимҗан бөтен яшь гомерен иске схоластик мәдрәсәләрдә укып үткәргән булса -да, Көнчыгыш әдәбияты белән генә түгел, рус, Европа әдәбияты һәм сәнгате .белән дә яхшы ук таныш, аларны бөтен нечкәлекләренә кадәр аңлый, кайбер вакыт алардан үзенә үрнәк тә ала иде. Ул Фибий, Пракситель, Микеланджело кебек скульпторларның, Р.афаэль, Тициан, Грйя, Ремб-рандт, Рубенс, Репин, Врубель, Шишкин кебек бөек художникларның иҗатларын яхшы белә иде.
Мин үзем рәсем ясарга бик ярата идем. Гимназиядә укыганда рәсем ясауда класста мин алдынгыларның «берсе идем дисәм, мактану булмастыр. Бер араларны художниклар әзерли торган мәктәпкә керәм дип тә дәртләнеп йөргән чакларым булды. .Шул сәбәптән атаклы скульпторлар, художникларның бөтен дөньяда дан казанган скульптураларын, рәсемнәрен репродукцияләре буенча белә идем.
Ләкин боларны Галимҗан белән бергәләп караганда, 'бу рәсемнәр бөтенләй башка бер мәгънә, башка <бер төс алалар иде. Мине, мәсәлән, рәсемнең ачык, якты'буяулары, натураның'матурлыгы, торышының нәфислеге кебек нәрсәләр бик кызыксындыра иде. Әмма Галимҗан болар белән генә чикләнми иде. Әлбәттә, ул тышкы матурлыкларга да тиешле дәрәҗәдә дикъкать ' итә, соклана, художникның бу осталыгына хәйран кала. Ләкин шуның белән бергә художникның бу рәсем белән кешедә нинди тойгы, нинди идеяне бирергә теләвен тикшерә, шуларны табарга, күрергә тырыша. Мәсәлән, бервакыт Микеланд- желоның «Давид» дигән скульптурасының репродукциясен карап утырганда ул:
— Мондый хикмәтле батырлыкны күрсәтә белер өчен художникның үзендә дә шундый ук көч, батырлык булырга тиеш,—диде ул. — Күрәсеңме, «Давид»ның йөзендә, бөтен торышында ни-нди акыл, нинди какшамас көч сизелеп тора!
Рәсемгә карап, бераз уйланып торгач, миннән:
— Син Давытның кем икәнен беләсеңме? — дип сорады.
— Дин буенча Давыт пәйгамбәрләрнең берсе .булса кирәк. Аның углы Сөләйман пәйгамбәр булган дип сөйлиләр...
Шул 'араны гимназиядә укыган чакта дин дәресе вакытында попның «татлы тавышлы Давид» дип сөйләгәне исемә төште дә:
— Аның тавышы бик матур булган, диләр, —дип өстәдем.
Тагы бераздан:
— Борынгы итальян скульпторлары күбесенчә Мәрьям ананың, пәй-гамбәрләрнең рәсемнәрен мәрмәрдән ясаганнар. Бу да шул Давыт пәйгамбәрнең рәсеме булырга тиеш дип уйлыйм. Ләкин ни өчен Микеланджело аны ялангач ясаган — шунысын аңлап җитә алмыйм. Пәйгамбәрләр ялангач йөрмәгәннәрдер бит? — дип сорадым.
Галимҗан миңа Давытның патша тәхетенә утырганчы һәм пәйгамбәрлек исемен алганчы булган хикәясен сөйләп бирде дә:
— Инде аңладыңмы, бялакай? Микеланджело бу скульптура аркылы Давытны пәйгамбәр итеп түгел, ә батыр йөрәкле, көчле, акыллы ир, көрәшче итеп күрсәтергә теләгән. Күрәсеңме, Давытның һәр мускулында, бөтен торышында, йөзендә, карашында батырлык -аңкып тора. Ул үзенең батырлыгы, кыюлыгы белән великан Голиафны җиңә. Бер җирдә мин Микеланджело бу скульптураны Флоренция шәһәренең символы итеп ясаган дип укыган идем, — дип аңлатты.
Шулай ук ул кайбер рәсемнәрнең тарихларын да сөйләп куя иде. Рафаэльнең «Мадонна»сын карап утырганда мин аңа:
— Бу Мадоннаның йөзендә сабый балаларныкы кебек ачык, саф матурлык бар. Шуның белән бергә күз карашында ниндидер аптырау- лы уйчанлык та сизәм, — дидем.
Галимҗан рәсемгә җентекләп карап торды да:
— Рафаэль аны менә шул нәзакәтле сафлыгы, балаларча матурлыгы өчен сөйгәндер дә, — диде. — Ул бит бер күмәч пешерүченең кызы булган... Рафаэль беренче күрүдә үк аңа гашыйк булган, үзенә тормыш иптәше итеп алган һәм аңа булган мәхәббәтен үлгәнче саклаган. Бу мадоннаның рәсемен Рафаэль менә шул кызга карап ясаган.
Галимҗан бигрәк тә хатын-кызларның рәсемнәрен, скульптураларын карарга ярата иде. Аларның зифа буйларын, тәннәрендәге һәрбер сы-зыкларын бик җентекләп тикшерә. Ләкин бу җентекләүдә һичбер начар уй сизелми. Зур художникларның әсәрләрен яратып карау белән бергә, ул аларның кайберләрендәге кимчелекләрне дә күрә белә иде. Мәсәлән, Италияле Джорджоненың «Йоклап яткан Венера» дигән рәсемне караганда ул:
— Бу художник Яңарыш чорының иң зур художникларыннан санала һәм шулай булгандыр да, — диде. — Ләкин бу хатынны мин «Венера» дип атамас идем. Венераны мин йөкле хатын булгандыр дип күз алдына китерә алмыйм. Бу турыда укыганым да, ишеткәнем дә юк. Күрәсеңме, балакай, моның корсагы кирәгеннән артык кабарып тора. Кеше чалкан ятса, корсагы әзрәк батып торырга тиеш, ә моның корсагы калкурак: өч-дүрт айлык йөкле хатыннарның корсагы төсле. Шул сәбәптән билнең нечкәреп килгәнен күрсәтергә тиеш булган сызык та югалып киткән.
Бервакыт ул- «миңа Тицианның «Тәүбә итүче Мария-Магдалина» исемле рәсемен караганда:
— Менә бу күлмәкнең юкалыгын, үтәли күрсәтүен, бу чәчләрнең дулкынланып түгелеп торуларын, бу тәннең түгәрәкләнеп килгән сы-зыкларын, бу йөзнең дөньядан ваз кичеп ялваруын җанландырып күрсәтер өчен нинди осталык кирәк! Ләкин бу хатынның бәдәне, йөзе Магдалинадан бигрәк амазонкаларны хәтерләтә төшә, — дигән кебег- рәк фикере истә калган.
Галимҗан пейзажчылардан Левитанны бик ярата иде. Ул аның әсәрләрен карап туя -алмый иде. Бигрәк тә «Күперчек», «Алтын көз», «Күл», «Каеннар», «картиналарын ярата иде.
— Бу рәсемнәрне караганда рухың күтәрелеп, күкрәгең киңәеп, ачык саф һаваны сулаган кебек буласың. Бөтен җаның-тәнең, табигатьнең кочагына кереп, эреп киткән төсле була! — ди торган иде ул.
Төп эше әдәби хезмәт булгач, әлбәттә, Галимҗанның китапханәсе бик бай иде. Алар арасында рус классикларының һәм бөтендөнья классикларының төп әсәрләре, җыелмалары, томнары бар иде.
Миңа яңабаштан укып чыгарга кирәк дип табылган китапларның исемлеген төзегәндә, ул иң башта Гомерның «Илиада»сы белән «Одис- сея»сын язган иде.
— Мин «Илиада»ның кайбер җирләрен күңелдән дә беләм, — диюемә каршы ул:
— Белсәң белә торгансыңдыр, ләкин тагы бер мәртәбә укып чыксаң зарар итмәс, — диде. — Укыганда син әсәрдәге вакыйгаларның төзелешенә, аларның бер-берсенә бәйләнешенә, ул замандагы гореф-гадәтләрнең, үзара мөнәсәбәтләрнең, тормыш кануннарының нинди булуына игътибар ит. Борынгы юнан тарихын яхшы аңлар өчен бу китап җанлы бер шаһит! —дип, шкафтан китапны алып, кулыма тоттырды.
Дантеның «Илаһи комедия»се, Мильтонның «Югалтылган җәннәт»е кебек китапларны мин беренче мәртәбә Галимҗанның китапханәсеннән алып укыдым.
Француз әдәбиятына күчкәндә, мин Мопассаины яңабаштан укып чыгарга теләмәдем:
— Мин Мопассанны яратмыйм. Аның әсәрләрен укысам, үземне ничектер пычранган .кебек сизәм, күңелем карангылана, төшенкелеккә биреләм,— дигәч, Галимҗан миңа бераз карап торды да:
— Могтассаиның бөтен көче дә черегән двор-яннарның, алтынга табынган буржуазиянең бозыклыкларын, әшәкелекләрен, пычраклыкларын дөрес һәм талантлы күрсәтә белүендә, — диде. — Ләкин бөтен кимчелеге аның шунда: ул бу баткаклыктан чыгар юлны белми, шул сәбәпле аны укучыга да күрсәтә 'алмый. Ярый, алай булса, Мопассанны калдырып торыйк, Бальзакны яки дә Анатоль Франсны укый башла.
Ул вакытларда мин Диккенс әсәрләрен бик яратып укый идем, ләкин Галимҗан китапханәсендә бу әдипнең бер китабы да юк иде. Шуннан соң мин «аннан моның сәбәбен сорадым.
— Дөрес, Диккенс Англиянең атаклы язучыларыннан санала... Сюжетны да бик оста оештыра, талантлы, бик нечкә юморлы әдип. Ләкин бик төчеләтеп җибәрә, идеаллаштыра... Шуның өчен мин аны яратмыйм, — дип җавап б*ирде ул.
Лев Толстойиың «Сугыш һәм тынычлык» дигән романы турында Галимҗанның әйткән шул сүзләре хәтеремдә калган:
— Менә шулай яза аласы иде! Колачы нинди киң, теле нинди бай! Сюжеты бик’катлаулы, -алган вакыйгалары зур. Ул аны шундый яза ки, әйтерсең, син үзең шул вакыйпал>ар эчендә кайныйсың! «Безнең көннәр»- не язганда менә шуннан үрнәк алырга кирәк!
Галимҗан Максим Горькийны тормышның төбеннән күтәрелеп чыккан, җаны-тәне белән социалистик революциягә бәйләнгән, бөтен күңеле белән коммунизмлык җиңеп чыгуына ышанган көчле, бик зур талантлы язучы, сүз остасы итеп кенә түгел, социалистик реализмның нигезен корган, пролетариат әдәбиятының җитәкчесе, оештыручысы, остазы-итеп ихтир’ам итә һәм аңардан үрнәк алырга тырыша иде.
— Революция көчләрен дөрес аңлап, күләмле, җанлы итеп күрсәтер өчен Горькийдан өйрәнергә кирәк! Горький—пролетариат әдәбиятының атасы! — дигән кебек сүзләрне Галимҗаннан еш кына ишетергә туры килә иде.
Гомерләрен бергә үткәргән ике кеше тышкы кыяфәтләре белән дә бер-беренә охшый башлыйлар, дигән сүз бар халыкта. Бөтен аңлы гомерләрен 'бер өлкәдә эшләп, бер идея" белән сугарылган кешеләр дә бер-берсенә охшый башлый торганнардыр, дип уйлыйм мин. һәрхәлдә Галимҗанның Горькийга булган ихтирамы шул кадәр зур иде ки, ул, бәлки, үзе дә сизмәстән, тышкы күренеше белән дә Горькийга охшарга тырышкандыр. Чыннан да, аларның кыяфәтләре, бер караганда бер- берсенә охшый иде. Әле дә хәтеремдә: 1928 елны, Галимҗанның юбилей көннәрендә, Ялта шәһәр китапханәсе Галимҗанга багышланган күргәзмә оештырды. Күргәзмәдә Галимҗанның пальтодан, шляпадаи төшкән бер-ике портреты бар иде. Күргәзмәне караган кешеләрнең күбесе Галимҗанның бу портретын М. Горький портреты дип уйлыйлар иде.
Ялгышмаоам, Галимҗан Горький белән 1917 нче елда Петроградта очрашкан ‘булса кирәк.
Галимҗанның китапларындагы кайбер персонажлар музыканы бик яраталар, озын көйләр җырлап моңланалар, скрипкада уйныйлар. Моңа мисал «Яшь йөрәкләр»дәге Зыя, «Кызыл чәчәкләр»дәге Шаһбаз, «Безнең көннәр»дәге Сәхип һәм башкалар. Боларның җырлаганнарын, моң-ланганнарын, уйнаганнарын ничек тасвир итүе Галимҗанның музыканы яратканлыгын, аңлаганын бик яхшы күрсәтә. Ләкин мин, Галимҗан белән ун ел гомер итеп, аның үзенең җырлаганын бервакытта да ишетмәдем. Кайбер кешеләр халык арасында җырларга тартынсалар да, өйдә, үз гаиләсе эчендә борын астыннан гына булса да әкрен генә җырлаштыргалыйлар. Галимҗан алай да җырламый иде. Ләкин музы- 7.\с. ә.- № 9.
каны ул чыннан да бик я.рата иде. Минем мандолина, домбра, пианинода бераз уйнаганымны белгәч, ул:
— Музыка бик яхшы нәрсә ул! Күңелне нечкәртә, баета. Моңланганга моң арттыра, шатланганга шатлык куша, уйланганга уйларны киңәйтә.Син пианинода нота белән уйнарга өйрән! Күңелеңә яраткан һәрбер эшне мөмкин кадәр яхшырак, ныграк өйрәнергә кирәк, — дип, миңа үзе музыка укытучысы тапты һәм укырга, өйрәнергә кушты.
Галимҗан театр премьераларыннан калмый, боларны татар мәдәния- ты фронтында яңа бер җиңү дип хисаплый иде. Беренче татар операсы булган «Сания»не татар культурасының бәйрәме итеп каршы алды, хәтта бу турыда, опера башланыр алдыннан сәхнәгә чыгып, лекция дә укыды.
Ill
Галимҗанның бик яраткан бер гыйбарәсе бар иде:
— Мин пролетариат революциясенең солдаты!
Бу сүзләрне ул үзенә девиз итеп алган һәм үзенең бөтен ’.күңеле, бөтен эшчәнлеге белән шуны расларга тырыша иде.
— Без — язучылар, мәдәният эшчеләре — бөтен талантыбызны рево-люциягә, социализм төзү эшенә багышларга, каләмебезне сөнге итеп, пролетариат дошманнарына каршы көрәшергә тиешбез! Коммунист язучының иҗаты менә шул бөек эшнең, аяусыз ’көрәшнең коралы булырга тиеш! — ди торган иде һәм бу сүзләрне ул рияланып түгел, ә чын күңеленнән әйтә иде.
Аның: «Мин пролетариат революциясенең солдаты. Бөтен үткән тормышым мине, моңа хәзерләде. Үземне үстергән, тарихы, теле туган булган татар халкымның гына түгел, дөньядагы барлык изелгән милләтләрнең, сыйныфларның иҗтимагый азатлыклары пролетариат байрагы астында, ленинизм нигезләрендә көрәшкәндә генә мөмкин дип эшләүчеләрдәнмен. Мин эшче-крестьян халкына кирәкле әйберләр- биргән булсам, моның сәбәпләре минем шәхси талантымнан гына түгел, бәлки революцияче массага багланган булуымнан, бигрәк тә тарихның бердәнбер иҗади юлбашчы принципларыннан булган марксизм методларының биргән куәтләрендә, күрсәткән юлларында», — дигән кредосы матбугатта да берничә мәртәбә басылып чыккан иде.
Өйдә үзара сөйләшкәндә дә ул шул ук фикерне алга сөрә иде.
— Галимҗан, җитәр инде, бу көннәрне бик күп эшләдең, бүген я театрга, я кинога барып килик! Иртә китәсең, .кич «кайтасың, аннары төн уртасына кадәр утырып язасың, яки иптәшләрең килә дә һаман шул сәясәт, һаман шул эш турында сөйләшәсез... Син язучы-әдип бит! Кирәк җирдә әйтсәң, сине бу эшләрдән бушатып, үзеңнең язучылык эшеңдә генә калдырырлар иде! — дигән вакытларда ул миңа:
— Син аңлап җитмисең, балакай!—ди тор-ган иде. — Мин коммунист! Мин пролетариат революциясенең солдаты! Бу минем иң беренче вазифам да, бурычым да, күңелемнең төп омтылышы да! Бу минем хәятымның мөндәриҗәсе, мәгънәсе... Ансыз мин язучы гына түгел, кеше дигән исемне дә күтәреп йөрергә лаек булмаячакмын! Син шуны уйла: әгәр мин менә шул хезмәт, көрәш мәйданында халкым белән бергә бармасам, бу көрәшнең, бу тормышның пафосын үземнең әсәрләремдә ничек бирә алырмын? Язучылык — ул халыкка хезмәт юлындагы бер корал! Мондый кызу көрәш, төзү, үсү дәверендә, киләчәк нкты көннәргә нигез салынган чорда үземә аерым тәхет сорап йөрергә мин Андрей Белый түгел.
Бөтен язмышын халыкның коммунизм юлындагы көрәшенә багышлавы Галимҗанны күп вакыт әдәби эшен ташлап торырга, революциянең шул моментта таләп «иткән эшләренә керешеп китәргә мәҗбүр итә
иде. Саф йөрәкле коммунист булганын, минем фикремчә, аның революциядән соңгы бөтен гомере, эше, иҗаты бик ачык раслый. Аның узган юлын өстән-өстән генә булса да хәтерләп үтик.
Февраль революциясе башлануы белән үк ул Уфада «Ирек», «Безнең юл» газеталары чыгара. Ала.р аркылы да, митингларда да, эшче-кре- стьяннар, солдатлар арасында агитация алып бара, татар-башкорт милләтчеләренә -каршы көрс/шә. 1918 иче елда ул Советларның III Бө- тенроссия съездына делегат булып катнаша, шунда Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты членлыгына сайлана. Милләтләр Халык Комиссариаты карамагындагы Үзәк мөселман комиссариатында Мулланур Вахитовның урын'басары булып эшли, комиссариатның органы булган «Чулпан» газетасы редакторы була. Шул ук 1918 елда сул эсерлар, восстание «ясап, бөтен совет учреждениеләреннән эш ташлап чыгып киткән вакытта, Галимҗан сул эсерлар белән рәсми бәйләнештә хисапланса да, комиссариаттагы эшен ташламый, дәвам иттерә һәм эсерлар белән мөнәсәбәтен бөтенләй өзә, Владимир Ильич Ленин белән очраша.
В. И. Ленин белән очрашу вакыйгасын Галимҗан миңа болай сөйләгән иде:
— 1918 иче елның җәендә, Мулланур Вахитов Казанпа киткәч, Ко-миссариатта җитәкчелек эше минем өстемә йөкләнде. Мин ул вакытта Коммунистлар партиясенә рәсми рәвештә кермәгән идем әле, ә сул эсер-* интернационалистлар партиясендә хисаплана идем. Ләкин үземнең практик эшемә килгәндә, мин революциянең беренче көннәреннән үк Коммунистлар партиясе сызган юл белән бардым, шул юл өчен көрәштем. Сул эсерлар яшь Совет властена хыянәт иттеләр, Мәскәүдә кораллы восстание ясадылар. Алар башка шәһәрләрдә дә эш ташладылар, Советка һәм коммунистларга каршы күтәрелделәр. Ләкин мин Ленинның күрсәткән юлын дөрес дип таныдым һәм эсерларның бу эшләрен революциягә каршы турыдан-туры һөҗүм дип санадым. Шул сәбәпле, үзем рәсми рәвештә сул эсер булып хисаплансам да, комиссариаттагы һәм газетадагы эшемне ташламадым, дәвам иттердем. Шулай булса да, бик уңайсыз бер хәлдә калдым. Юлым — коммунистлар белән бергә, партиям — коммунистларга каршы. Хәлемнең шулай булуы нәтиҗәсендә эштә дә көтелмәгән уңайсызлыклар тууы ихтимал иде. Шуның өчен мин Владими.р Ильичтан мине кабул итүен үтендем. Ленин мине кабул итте. Мин аңа Коммунистлар партиясенә, аның сәясәтенә, карарларына булган карашымны һәм «сул коммунист», «сул эсер»ларның оятсыз хәрәкәтләренә булган мөнәсәбәтемне, үземнең хәзер уңайсыз хәлдә калуымны — һәммәсен ачыктан^ачы.-к сөйләп бирдем. Ленин мине бик дикъкать белән тыңлады.
Ленин миннән бу вакыткач>а кайда, нинди урыннарда эшләвемне сорашты, соңыннан һич шикләнмичә, икеләнмичә, миңа: «Эшегездә дәвам итегез!» — дип кисеп әйтте. Пролетариат революциясенең бөек юлбашчысы булган Владимир Ильичның миңа шулай ышануы минем күңелемне күтәрде, рухландырды һәм минем бөтен киләчәк язмышымны билгеләде...
Галимҗан үзенең Ленин белән бу очрашуын бик зур бәхет итеп саный, уңае туры килгәндә бу турыда һаман сөйли иде.
Галимҗан революциядән соңгы гомеренең »күп өлешен әдәби иҗтимагый эшкә һәм Ленин идеяләренең сафлыгы өчен көрәшкә багышлады. Егерменче елларда сыйнфый һәм политик көрәш бик «кискен иде.
Бөек Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы тарафыннан җиңелгән, тар-мар ителгән кара көчләрнең анда-монда посып калган калдыклары, яңа экономик политика урнашкач, яңадан баш күтәрә башладылар. Татар буржуазиясе хәрәкәткә -килде, җанланды, капиталын эшкә кушты, заводлар, магазиннар ачты, сәүдәгә кереште, яшеренеп яткан «милли көчләрне» дә уятты. Яңа экономик политика Комму-
нистлар партиясенең кәйсезлеген ’күрсәткән бер билге дип уйлап, «милли көчләр» пролетариат ‘Интернационализмына каршы актив көрәшкә омтылдылар.
Буржуаз милләтчеләр үзләренең кара .көчләрен Коммунистлар партиясенә, аның ленинчыл милли политикасына каршы көрәшкә тупладылар, татар халкы белән рус халкы арасындагы тарихи дуслыкны бозарга, аларны бер-берсенә каршы куярга һәм, төрле пәрдәләр астына яшеренеп, буржуа идеологиясен алга сөрергә маташтылар. Кайбер очракларда алар үзләрен коммунист дип атап йөргән, әмма эшләре һәм рухлары белән коммунист булмаган кайбер тотнаксыз элементларны да үз якларына аудардылар. Бу тотнаксыз элементлар, «татар мәдәнияты, татар әдәбияты рус мәдәнияты юлыннан бармаска, аннан үрнәк алмаска, ә үзенә кардәш һәм якын булган төрек, гарәп, фарсы әдәбиятлары, мәдәниятлары нигезендә үсәргә тиеш»,—дигән кебек пантюркизм идеяләрен партия эчендә «уңлык» политикасы рәвешендә алга сөрергә омтылдылар.
Икенче тарафтан, буржуаз милләтчеләргә ‘каршы көрәшү дигән пәрдә астына яшеренеп һәм партиянең пролетариат интернационализм принцибына «таянган» булып, ленинчыл милли политиканы аңламыйча, Татарстан партия оешмасын «сул»га таба борырга тырышучылар да булды. Болары инде татар әдәбиятына һәм 'культурасына би<к югартын караучы «сул» киселгән элементлар иде. Алар карашынча, татар культурасын үстереп тору буш һәм мәгънәсез эш иде.
1911 нче еллардан ук әдәбият, тел мәсьәләләрендә панисламизм- пантюркизм омтылышларына каршы көрәшеп килгән Галимҗан, инде Октябрь революциясеннән соң, марксизм-ленинизм идеологиясе белән кораллангач, «уң»нарның, «сул»ларның политик йөзләрен ачыграк күрә башлагач, әлбәттә, бу политик көрәштән читтә кала алмады.
Галимҗанның революциягә кадәр алып'барган бу көрәшенең үрнәкләре аның газета-журналларда басылып чыккан кайбер мәкаләләрендә, «Татар сарфы», «Татар нәхүе», «Әдәбият канунна.ры» кебек китапларында күренсә, Октябрьдан соңгы көрәше тик «Кара маяклар», «Татар мәдәнияте нинди юл белән барачак», «Пролетариат әдәбияты турында», «Әдәбият мәсьәләләре», «Татар әдәбияты тарихының мөндәриҗәсен билгеләү мәсьәләсе» кебек әсәрләре белән генә чикләнмәде. Ул бу көрәшне турыдан-туры партия трибунасыннан — партиянең конференция, съездларында да, ленинчы большевиклар белән бер сафта торып, җанлы сүз белән дә алып барды.
Бу көрәштә ул үзенең саулыгы турында уйламады, көчен кызганмады, аяктан егылганчы көрәште. 1927 нче елда ул «уң», «сул»ларны тәмам тар-мар иткән партия конференциясеннән өйгә кан косып кайтып керде, егылды.
Ул мондый зур, политик көрәш барган вакытта читтән торып күзәтүче генә булып кала алмый иде. Ул үзенең мәсләге, карашлары өчен көрәшсез яшәүне белми, танымый һәм танырга да теләми иде. Мондый чакларда ул үзенең сәламәтлеге турында кайгыртуны, шәхси тынычлыкны бөтенләй оныта иде.
IV
Әлбәттә, бу кызу көрәшләр, кайнап торган эшләр арасында, Галимҗанның үз гыйбарәсе белән әйткәндә, аяклары таеп киткән, ялгышкан чаклары да була иде. Бернәрсә дә эшләмәгән кеше генә хаталанмый, диләр бит.
Бу хаталар бигрәк тә аның «Татар мәдәнияты нинди юл белән барачак» дигән китабында Һәм яңалиф мәсьәләсендә бик ачык күренделәр.
«Татар мәдәнияты нинди юл белән барачак» дигән китабында Галимҗан, нигездә, партиянең великодержавный шовинизмга һәм җирле милләтчелеккә каршы көрәшен, бу мәсьәләләрдә тоткан туры юлын дөрес аңлавын җанлы, конкрет мисаллар белән бик ачык күрсәткән булса да, шуның белән бергә ул җирле милләтчелек күренешләренә тиешле дәрәҗәдә отпор бирмәгән иде. Галимҗан үзенең бу ялгышын бик тиз аңлап алды һәм таныды.
Икенче хатасына килсәк, югарыда әйтелгәнчә, яңалиф мәсьәләсендә булды.
Тел, әдәбият мәсьәләләре белән кызыксынган һәркемгә билгеле булганча, Галимҗан яңалиф мәсьәләсендә «кискен борылыштан сакланырга кирәк», «ашыкмаска кирәк», «башта хәзерлек күрергә кирәк» дигән позициядә торды.
Бу турыда өйдә еш кына сөйләшә идек.
1926 нчы елда, февраль—март айларында, Бануда беренче Тюркология съезды үткәрелергә һәм бу съездга Галимҗан Татарстан делегациясенең җитәкчесе булып барырга тиеш иде.
Әле дә хәтеремдә, Галимҗан өцдә, кунак бүлмәсендә, .гадәтенчә, аркасы беләи мичкә сөялгән. Мин янып торган камин алдында качалка- да тирбәлеп утырам. Без Тюркология съезды турында сөйләшәбез.
Мин Галимҗаннан:
— Съездда яңа әлифбага хәзер үк күчәргә кирәк дигән карар кабул ителсә, синең абруеңа бик зур зыян киләчәген уйламыйсыңмы? — дип сорадым.
Ул, башын артка ташлап, бераз дәшмичә торды. Аннары, кырыс җитдилек белән җавап кайтарды:
— Уйлыйм дип кенә әйтсәм аз булыр. Шулай булуы бик ихтимал!— диде.
Моңа каршы мин:
— Алай булгач, нигә син бу позицияңдә шулай каты торасың? — дидем. — Сине бит мәҗбүр иткән кеше юк. Син яңа әлифбага һич каршылыгым юк, тик бу эшне кинәт эшләмәскә кирәк, бәлки ашыкмыйча хәзерлек күрергә кирәк дип әйтәсең ич.
Галимҗан ашыкмыйча гына миңа аңлаты.рга кереште:
— Мәсьәләнең икенче бер мөһим ягы бар, — диде ул. — Шуны онытмаска кирәк. Ул да булса, татар мәдәниятының гасырлар белән саналган тарихы. Әгәр без бүген үк, тиешле хәзерлекне күрмичә, яңа әлифбага күчсәк, үзебезнең мәдәни мирасыбызны югалтырбыз дип куркам. Безнең арты'быздан үсеп килгән яшьләр бу мирастан тиешенчә файдалана белмәсләр дип уйлыйм. Мин менә шуннан куркам. Шуның өчен дә, башта бу эшкә хәзерлек кирәк, дим. Яңалиф мәсьәләсенә мин һич каршы булма сам да, мәсьәләнең менә 'бу ягы мине мәҗбүр итә. Шуңа күрә мин башта хәзерлек күрергә, ашыкмаска кирәк дип чыгам.
Заман — иң яхшы сынаучы, диләр. Заманның сынавы Галимҗанның бу фикере ялгыш булганын бик яхшы ачып күрсәтте.
Үзенең бу ялгыш ныгышларыннан соң, аның тирәсенә, пантюркизм идеяләреннән котыла алмаган кайбер кешеләрнең сыена башлаганын күреп, Галимҗан уйлана башлаган иде. Әмма инде Тюркология съезды вакытында һәм алдынгы совет җәмәгатьчеләренең дөрес тәнкыйтьләре- нәтиҗәсендә Галимҗан үзенең'бу хаталарын аңлады, боларны үзе өчен бер фаҗига кебек хис итә башлады. Менә шул сәбәптән ул, 1928 нче елны ук, бик каты авыру булуына карамастан, «Кызыл Татарстан» газетасына мәкалә язып, хаталарын таныды; яңалифнең культурабызны үстерү юлында көчле корал булганын күрсәтеп һәм моны тормышка ашыру юлында кичектермичә практик эшкә керешергә кирәклеген әйтеп чыкты.
1927 нче елда партиянең Татарстан өлкә комитеты тарафыннан кабул ителгән карарлар белән танышканнан соң ул үзенең бу хаталары белән солтангалиевчелек хәрәкәтенең тегермәненә су койганын тагы да ачыграк аңлады. Үзен партиянең, революциянең солдаты дип таныган, контрреволюционер солтангалиевчелеккә каршы иң -кискен дошманнарның бере дип санаган Галимҗан өчен бу, әлбәттә, бик зур фаҗига иде һәм ул бу хаталануы өчен бик әрни иде. Шуның өчен дә ул 1930 нчы елда, Ялтадан торып, ялгышларын тагы бер мәртәбә танып чыгуны үзенең бурычы санады, «Ике мәсьәлә уңае белән» дигән мәкаләсен язды. Бу мәкаләдә ул «Татар мәдәнияты нинди юл белән барачак» дигән китабындагы һәм яңалиф мәсьәләсендәге хаталарын тагын да ачыграк күрсәтте.
Бу уңай белән Галимҗанның тәнкыйтьне ничек кабул итүе турында бер-ике сүз әйтү урынлы булыр кебек.
Әлбәттә, Галимҗан да, башка кешеләр кебек, тәнкыйтьне бик әрнеп кабул итә иде. Ләкин ул, үзен тәнкыйть иткән мәкаләләрне укып чыккач, һичбер вакытта да ярсымый:
— Бу инде һич тә туры түгел!..
— Бу кеше бернәрсә дә аңламаган!..
— Бу — минем әйтергә теләгән фикерләремә бөтенләй башка мәгънә биргән! — дип күтәрелеп-бәрелми иде. Бары тик йөзе генә караңгыланып китә* борын канаты сикерә башлый иде. Шуннан инде аның әрнегәнен. күңелсезләнгәнен сизеп була иде.
Әгәр инде ул ярсыйсы урынга мин я.рсый башласам, ул:
— Тукта әле, балакай, беренче хискә бирешмәскә тырышырга кирәк,— дип, мине юатырга, тынычландырырга керешә иде. — Бераз суына төшкәч, ныграк уйларга, бигрәк тә үз-үзеңне тикшереп карарга кирәк... Моның өчен иң яхшы юл: тәнкыйтьче һәр тарафтан хаклы дигән фикерне нигезгә куярга да, менә шул ноктадан үзеңне тикшерә башларга кирәк. Менә шулай иткәндә генә үз хаталарыңны, үз кимчелекләреңне яхшырак күрә башлыйсың. Минем тәҗрибәм шуны -күрсәтә... Ләкин бу җиңел түгел, әмма хаклылык белән хаксызлыкны аеруда яхшы ярдәм итә...
Ул тәнкыйтькә очраган әсәрен яки -мәкаләсен ала да тәнкыйть белән чагыштырып карый. Әгәр инде тәнкыйтьченең фикерен дөрес дип тап- маса, аяусыз рәвештә җавап бирә иде. Кайчакларда, тәнкыйтьченең фикерен җавапка лаеклы түгел дип тапса:
— Кем хаклы, кем хаксыз икәнен тарих «күрсәтер, — ди дә җавап бирми иде. Яисә:
— Печән базары сүгешенә җавап бирү — түбәнчелек, — ди торган иде.
Әгәр дә инде тәнкыйтьне хаклы, дөрес дип тапса, ул үзенең хаталарын икърар итеп матбугатта чыга. Ләкин ул мондый эшләрне ашыгып эшләми иде.
— Бераз суына төшәргә кирәк. Кимчелекләреңне яхшырак күрер өчен алардан бераз ераграк китәргә кирәк, шунда алар ачыграк күренә башлыйлар, — ди торган иде.
Ләкин тәнкыйтьчеләр хаксыз булган чакта да ул аларга каршы дошманлык сакламый, алардан үч алу дигән кебек түбән фикерне башына китерми иде.
V
1925 нче елда Галимҗанны Татарстан Мәгариф халык комиссариаты янындагы гыйльми үзәккә председатель итеп куйдылар.^Монда эшли башлавының беренче көненнән үк Галимҗан төрле республика, төрле шәһәрләрдә яшәүче татар культурасы кадрларын Татарстанга җыю ча
раларын күрә башлады. Ул вакытта Мәгариф халык комиссары — Шәһит Әхмәдиев, Халык Комиссарлары Советының председателе X. Габидуллин иптәшләр иде.
Боларның, Галимҗан белән бергә утырып, татар культурасын үстерү юлында партиянең карарларын ничек тормышка ашыру һәм нинди кадрларны читтән чакырырга кирәклек турында сөйләшкәннәре бик яхшы хәтеремдә калган.
Габидуллин иптәш зур, озын, мәһабәт гәүдәсе белән диванга сузылып яткан. Ни өчендер ул, безгә килгәч, күбесенчә, шулай диванга сузылып ята иде. Галимҗан, уң аягын сул аягы өстенә куеп, кадак кебек кадалып, диван янындагы урындыкка утырган. Шәһит абый исә, гәүдәсен бераз алгарак сузып, ике кулы белән тезләренә таянып утыра.
Галимҗан гыйльми үзәкнең эш планы турында бирелеп сөйли:
— Эш күп булачак. Гыйльми секретарьлыкка хәзерлекле, белемле, тотнаклы, кешеләр белән мөгамәләсе яхшы булган кеше кирәк. Шуның белән бергә ул тапшырылган эшне вакытында, төгәл һәм күңел биреп башкара торГан да булсын...
Шәһит абый:
— Син үзең кемне тәкъдим итәсең? —дип сорады.
— Минемчә, бу урынга Габдулла Шонаси лаек булыр иде дип уйлыйм...
— Татар мәдәни кадрларын син, әлбәттә, безгә караганда яхшырак 'беләсең. Үзеңнең кул астыңда эшләячәк кеше булгач, аның турында һәрьяклап уйлагансыңдыр. Шәһит каршы булмаса, мин каршы түгел, — диде Габидуллин иптәш.
Тел, әдәбият мәсьәләләренә -күчтеләр. Телчеләрдән гыйльми үзәк эшләренә Мөхетдин Корбангалиевне якынрак җәлеп итәргә, Гибадулла Алпаровны чакырырга кирәк дигән фикергә килделәр. Аларга татар телендә атамалар һәм сүзлекләр төзү эшен йөкләргә кирәк таптылар. Әдәбиятчылардан Габдрахман Сәгъдине чакырып, аңа татар әдәбияты тарихын язу эшен тапшырырга булдылар.
Әдәбият тарихым яздыру эшен Габдрахм-ан Сәгъдигә тапшыру турында сүз кузгалгач, Шәһит Әхмәдиев:
— Читтән кешеләр чакыртып торганчы, бу эшне Газиз Гобәйдуллин белән Гали Рәхимгә тапшырсак, иичек булыр? — диде. — Якын арада Газиз Гобәйдуллин үзе дә бу турыда сүз айкан иде, ләкин мин кистереп бернәрсә дә әйтмәдем. «Әлбәттә, бик кирәк эш, уйлап карарбыз», — дип кенә калдым. Әгәр китапның планын, төп сызыгын, эчтәлеген гыйльми үзәк iKapan билгеләсә, язылу дәверендә контрольне кулдай ычкын- дырмаса, нык тотса...
Ләкин Галимҗан Шәһит абыйга сөйләп бетерергә ирек бирмәде, аның сүзен юүлде:
— Минемчә, ’бу эшкә 'иң кулай кеше Габдрахман Сәгъди, — диде.— Газиз Гобәйдуллин белән Гали Рәхимнәр, дөрес, белемле кешеләр, ләкин алар, минемчә, әдәбият мәсьәләләрен аңлауда дөрес позициядә тормыйлар. Аннары электәге хаталары да юк түгел.
Моңа каршы Шәһит абый:
—• Үткәннәрне хәтерли башласак, Габдрахман Сәгъдинең дә үткәндә ялгышлары ’аз түгел, — дип җавап кайтарды.
— Дөрес, Габдрахман Сәгъдинең бервакытны Шәрыкка табынган, төрекчелек ягына ауган чаклары бар иде. Ләкин, минем белүемчә, ул иске хаталарын таныды, безнең пролетариат революциясенең, пролетариат әдәбиятының мәгънәсен аңлады. Моны аның миңа язган хатлары да күрсәтә, —диде Галимҗан.
Кыскасы, Габдрахман Сәгъдине Казанга чакыртырга һәм аңа «Татар әдәбияты тарихы» китабын язуны тапшырырга булдылар.
Шул ук көнне Галимҗан Габдрахман Сәгъдигә бик озын хат язды. Габдрахман Сәгъди төрле документларны югалтмыйча саклый торган кешеләрдән иде. бәлки. Галимҗанның бу хаты Сәгъдинең архивында саклангандыр. Минем белүемчә, Сәгъдинең архивы, үзе үлгәч, Үзбәк- стан фәннәр академиясенә тапшырылды һәм аның әле тиешенчә тикшерелгәне юк.
Галимҗан танылган галимнәрне, әдипләрне бер җиргә җыю, аларны социалистик татар культурасын үстерергә чакыру, аларга шартлар тудыру белән бергә, үсеп килә торган яшь көчләрне тәрбияләү эшенә дә бик зур әһәмият бирә иде. Ул аларга ярдәм итә, әсәрләрен укый, хаталарын төзәтә, кирәк җирдә аталарча шелтәли, уңышлары өчен хуплый иде. Һади Такташ, Кави Нәҗми, Гомәр Гали, Гомәр Толымбай- ский кебек үсеп килгән яшь язучылар безнең өйгә — Галимҗан янына бик еш киләләр иде. »
1922—24 нче.елларда Кави Нәҗми өстенә шинель, башына буден- новка, аягына күн итек киеп йөри торган шадра яшь егет иде. Галимҗан аның хикәяләрен, шигырьләрен күзәтеп бара, төрле «измнар» белән мавыгуы өчен борчыла иде. Бервакыт Галимҗан түбәндәге фикерләрне әйтте:
— Син дөньяга туры карарга, әйтәсе фикерләреңне ачык итеп, башкалар аңларлык итеп әйтергә тиешле, — диде. — Син халык арасыннан үсеп чыккан яшь әдип. «Имажинизм» дип, модага ияреп, үз талантыңны үзең бозып йөрү килешми сиңа. Үзеңнең өстеңдә шинель, ә үзең имажинист. Ничектер ятышып бетми... Әйтәчәк фикерләреңне кеше аңларлык тел һәм җанлы образлар белән әйтсәң, татар пролетариат әдәбиятына уңышлы хезмәт итәрлек көчең бар. Бу имажинизм дигән алымның марксизм тәгълиматы белән һичбер төрле алыш-биреше юк. Беләсеңме, ул нәрсә? Ул саташкан, чынбарлыкны күрергә теләмәгән һәм күрә белмәүче вак буржуа .идеологларының бозык башларыннан уйлап чыгарган бер имгәк алым! Әгәр син пролетариат әдибе булам дисәң, безнең бөтен тормышыбызга ят булган модалардан баш тарт. Әсәрләреңне реалистик стильдә яз. Шул вакытта гына әсәрләреңне халык кабул итәр. Дөрес, синең соңгы вакытларда имажинизмнан кайта башлавың сизелә, ләкин әле борылышың җитәрлек түгел...
Галимҗанның Кави Нәҗмигә аталарча биргән нәсихәтләре хәтеремдә шулай сакланып калган.
Кави чыгып киткәннән соң ул миңа болай диде:
— Менә бит, егетнең таланты да, язарлык материаллары да, сәяси әзерлеге дә бар, шулай да имажинизм дип, саташып йөри, шуңардан котылып җитә алмый. Хәер, мин '.моны яшьлек 'бәласе дип кенә уйлыйм. Яшь вакытта кайсыбыз мондый авыруларга дучар булмаганбыз. Ләкин безнең яшьлек чирләребезне вакытында дәваларлык врачлар — киңәш бирүчеләр юк иде. Хәзер бар. Яшьләрне дөрес, туры, киң юлга тизрәк чыгарасы иде. Саташып, вакытларын әрәм итмәсеннәр иде.
Кави Нәҗми инде имажинизм чиреннән котылып, яхшы хикәяләр яза башлагач, Галимҗан моңа чын күңеленнән шатланды:
— Күрәсеңме, яхшы гына әсәрләр яза башлады бит бу егет!— диде. — Болай барса, аның бер заман татар пролетариат әдәбиятының алгы сафына басуы бик мөмкин.
Галимҗанның мондый ярдәме, юл күрсәтүе бер Кави Нәҗмигә карата гына түгел иде. Ул елларда әдәбият мәйданына аяк баскан, таланты булган һәрбер яңа көч Галимҗан тарафыннан шулай самими кайгыртучанлык, өмет белән каршы алына иде. Галимҗан бу көчләрнең үсү процессларын бик зур дикъкать белән күзәтә, аларга ярдәм итә иде. Яшь язучылар үзләре дә Галимҗанны хөрмәт итәләр, аның киңәшләренә колак салалар, язган хикәяләрен, мәкаләләрен, шигырьләрен нәшриятка тапшырганчы Галимҗанга алып килеп укыйлар .иде.
Бу яктай Һади Такташ бик актив иде. Берәр яңа шигырь язса, шунда ук-килеп җитә иде дә, бүлмә уртасына басып, гадәттә яңакларына сибелеп төшеп торган чәчләрен, башын селкеп, артка ташлап, зәңгәр күзләрен югарыга текәп, күңелдән укый иде. Ул үз шигырьләрен бик матур укый, такмакламый, сүзләрнең, фикерләрнең мәгънәсенә карап басымнар ’ясый, тавышының тонын үзгәртә иде. Шуңа күрә аның укыган шигырьләре тагы да көчлерәк, тагы да тәэсирлерәк 'булып тоела иде.
Ул вакытта Галимҗан Такташның киләчәгенә зур өмет белән карый, аның символизм белән мавыгуына бик борчыла иде, аңа ул алымнан арынырга киңәш итә иде. Хәер, Галимҗанның Такташка биргән -киңәшләре, Такташка баглаган өметләре матбугатта да бик ачык күренде. Никадәр тырышсаң да, Галимҗанның үзеннән яхшырак, мәгънәлерәк итеп әйтергә мөмкин түгел. Шуңа күрә бу җирдә аның үз сүзләрен китерүне уңай табам. Әдәбиятыбызның 1923 елда торышына еллык хисап рәвешендә «Татар әдәбияты» исеме белән язылган мәкаләсендә ул Такташ турында түбәндәге сүзләрне язган иде:
«Символизм көчәергә, тирәнәергә уйлый. «Җир угыллары» мәҗмугасында моның .беренче тәҗрибәсе бирелде. Газеталарда, журналлагрда бу дәвам итә; бу агымның көчле, үткен талантлы шагыйре Такташев безнең шигъри дөньябызда аерым ялгыз бер урында торадыр... Ләкин яшь шагыйрьгә шуны әйтеп үтәсе бар: әгәр ул әле һаман да эзе бетмәгән анархо-индивидуалистлык агуыннан бөтенләй үзен тазарта алмаса, моның өчен массаның зур хәрәкәтләре казанында кайнамаса, пролетариат хәрәкәтенең үзәгенә кереп, аның мәгънәләре белән үзен сугарма- са — көчле шагыйрь татар әдәбияты тарихында тиешле урын ала алмас.
Такташ, Сезгә бер генә суз: һәммә күперләрне ягарга кирәк! Буржуа, вак буржуаның сәламәләреннән бөтенләй сафлану -өчен, бөтен көенчә пролетариат идеологиясенә, эшче-крестьян массасы эченә ташланырга, кыйммәтле әдәби җәүһәрләрне әнә шул диңгездән чумып алып чыпарга кирәк. Такташ үзенең байтак шигырьләре 'белән шул юлга таба төшкәнен ачык күрсәтә. «Такташ үлде» — моңа мисаллардан бередер. Инде аңа шул мәгънәдә көчәйтәсе, тирәнәйтәсе бар.
Әгәр тарихның шул яңа ‘мәгънәсен камил үзләштереп җитсә, тормыш моңа булышлык кылса, Һади Такташтан, шөбһәсез, пролетариат революциясе дәверенең алгы сафындагы шагыйрьләрнең зурысы чыгар».
Я, моннан да зур кайгыртучанлык, моннан да зур яхшылык теләү мөмкинме?!
Галимҗан яшьләрнең -иҗади үсүләренә ярдәм итү, юл күрсәтү белән бергә, аларның белем дәрәҗәләрен үстерү, аларны киң дөньяга чыгару юлында да кулыннан килгән чараларны күрде.
Галимҗан яшьләргә:
— Язучы булыр өчен талант кына җитми. Язучы булыр өчен башка кешеләрдән күбрәк белергә, киң даирәдә яшәргә, үз кабыгыңда гына капланып ятмаска, күп эшләргә, күп укырга, күп уйларга кирәк! — дия торган иде.
Галимҗанның яшьләргә «мондый мөнәсәбәте Г. Минский иптәшнең 1957 нче елда «Татарстан яшьләре» газетасында басылган истәлегендә дә бик ачык күренеп тора. Әдәбият дөньясына яңа .аяк баскан яшь язучы Минский Мәскәүгә пролетариат язучыларының конференциясенә барыр өчен Гыйльми үзәк председателе Галимҗан Ибраһимовтан командировка сорый. Галимҗан аңа берсүзсез командировка .бирә дә әйтә:
— Докладларны, чыгышларны игътибар белән тыңлагыз,—ди.— Мәскәүнең музейларын, театрларын күреп кайтыгыз. Онытмагыз, язучы ул күп күрергә, күп укырга тиеш!—дип, ’аңа күп кенә файдалы киңәшләр бирә, җылы мөнәсәбәт күрсәтә.
Галимҗан өчен бу табигый иде: чөнки ул яшь язучыларның иҗади үсүләренә, киң даирәгә чыгуларына, белем дәрәҗәләрен арттыруларына
кулыннан килгән ярдәмне күрсәтүне үзенең вөҗдан бурычы дип саный иде.
Тагы бер мисал:
1925 нче елда Парижда бөтен дөнья декоратив сәнгать күргәзмәсе ачылды. Бу күргәзмәдә Советлар Союзы да катңашты. Әлбәттә, Гыйльми үзәктә председательлек иткәч, үзенең тоткан урыныннан файдаланып, бу күргәзмәгә Галимҗан үзе дә бара ала иде, ләкин ул аны эшләмәде. Күргәзмәнең Советлар Союзы бүлегендәге Татарстан өлешен оештыру һәм консультант булу өчен Парижга П. М. Дульский белән Гомәр Галине җибәрде.
Бу — Галимҗанның Европа культурасы белән турыдан-туры үз күзе белән күреп танышырга теләге булмаганлыктан түгел иде. Киресенчә, Париж, Дрезден, Венеция, Рим кебек шәһәрләр, анда саклана торган сәнгать мираслары белән танышырга бик тели иде ул. Өйдә сәнгать мирасларының репродукцияләрен карап утырганда, ул күп вакыт:
— Боларның оригиналларын күрәсе иде!—дип әйткәли иде.
Өйгә кайтып, П. М. Дульский белән Гомәр Галине Париж күргәзмәсенә җибәрәчәге турында сөйләгәч, мин аннан:
— Кара әле, нигә үзең бармыйсың? — дип сорадым.
— Аларның икесен җибәрү яхшырак, — диде ул. — Дульский — сәнгать белгече. Ул анда, күргәзмәдәге Совет павильонында, Татарстан өлешен оештыра. Ә Гомәр, үзең беләсең, яшь язучы. Безнең талантлы яшьләр бик авыр шартлар эчендә үсеп киләләр: гражданнар сугышы, бөлгенлек, ачлык — болар һәммәсе аларның нәкъ үсү, белем арттыру, дөнья тану дәверләренә туры килде. Гомәр Гали көчле генә тәнкыйтьче булып үсеп ‘килә. Тәнкыйтьче язучыдан да күбрәк белергә тиеш. Дөнья күреп, башка халыкларның мәдәнияты, сәнгате белән танышып, белем дәрәҗәсен берникадәр арттырып, тирәнәйтеп «кайтса, аңа бик зур файда булачак. Әлбәттә, бу—бик кызыктыргыч форсат, ләкин яшьләргә юл бирергә кирәк. Әгәр мин чит илләрне күреп .кайтыйм дисәм, миңа теләгән вакытымда рөхсәт итәчәкләр, үтенечемне кире кайтармаслар дип уйлыйм, — диде.
— Алай булгач, нигә виза сорамыйсың?—дидем мин.
— Хәзер вакытым бик тар чак, эшләр күп,—диде Галимҗан.— Бераз бушагач, сорармын дип торам. Бәлки, синең белән икәү французларның, итальяннарның, мисырлыларның мәдәни мираслары, мәдәни көчләре, бүгенге тормышлары белән танышып кайтырбыз. ,
Чыннан да ул 1927 нче елның башында виза сорап тиешле органнарга мөрәҗәгать итте. Озакламый виза килде. Ләкин бу вакыт Галимҗан инде Ялтада авырып ята иде. Шул сәбәптән, ул бу сәяхәткә бара алмады.
Инде Гомәр Гали мәсьәләсенә кайтсак, ул Парижга китәр алдыннан Галимҗан янына, искечә әйткәндә, хәер-фатиха алырга килде. Галимжан аңа:
— Гомәр, бик сирәк килә торган бәхет бу, — диде.—Моңардан акыл белән файдаланырга кирәк. Син анда вак-төякләр белән башыңны әйләндереп йөрмә. Буш вакыт табып, Лувр салонына бар. Анда бөтен дөньяга мәшһүр'булган Афродита Милосскалның һәйкәле, Монна Лиза- ның портреты кебек борынгыдан калган сәнгать мираслары бар. Парижда төрле музейлар, мәдәният йортлары моннан башка да күп. Вакытың җиткән кадәр бөтенесен күрергә тырыш. Телен аңламасаң да, опера театрына бар. Кыскасы, белемеңне арттырып, хыялыңны баетып кайт, — дигән кебек киңәшләр бирде.
Галимҗанның әдәбият, гомумән культура өлкәсендәге көчләрнең үсүләрен, җитлегүләрен дикъкать белән күзәтеп торуын, аларның һәр уңышын шатлык белән, һәр кимчелеген, ялгышуларын әрнү белән кар
шы алганын, аның ел саен диярлек язып торган еллык әдәби хисапларыннан да бик ачык күреп була.
Шулай булса да, 1962—63 елларда Казанда булган чагымда мина кайбер күренекле өлкән иптәшләрдән Галимҗан турында сәер сүзләр ишетергә туры килде. Шундый иптәшләрнең берсе миңа:
— Галимҗан әдәбият өлкәсендә бары үзе генә алдынгы булырга, башкаларга юл «куймаска тели иде. Моңа конкрет мисал: аның Габдулла Тукайга һәм яшьләргә булган усал мөнәсәбәте, — дигән фикерне әйтте.
Билгеле, мин <бу иптәшнең фикеренә каршы килдем, аның ялгыш карашта торганлыгын аңлатырга тырыштым. Бу мәсьәләне укучыларга ача төшәр өчен шуны гына әйтәсем килә, һәркемегә 'билгеле: Галимҗан әдәбият мәйданына реакция чорында килде, караңгыда юл эзләде. Ул елларда туры юлны югалтып, читкә тайпылулар да булды. Әгәр шул заманның шартларын күз алдына китерсәк, Галимҗан кебек ялгыз башы юл салып барган кешеләрнең тайпылуларын аңларга мөмкин. Мондый ялгышуларга тарихи шартлардан чыгып бәя бирергә кирәк дип уйлыйм мин.
Галимҗан, төрле тайпылуларга карамастан, туктаусыз алга барырга тырышты һәм нәтиҗәдә киң, туры юлга килеп чыкты. Галимҗанның бу читкә тайпылуы — бу ялгышларының иң зурысы кыска бер вакыт эчендә «сәнгать — сәнгать өчен, сәнгать нәрсәгә булса да хезмәт итүдән өстен тора» — дигән идеалистик фикер күтәреп чыгуында булды. Менә бу «саф эстетизм» идеясе белән мавыгу дәверендә Галимҗан Тукайның иҗатына ялгыш бәя биргән.
Бу турыда Мансур Хәсәнов иптәш бик туры фикер әйтә:
«Г. Ибраһимовның JT. Тукай иҗатына мөнәсәбәтендәге мондый кар-шылыклы караш нәрсә белән аңлатыла соң?—дип яза ул Г. Ибраһимовның «Әдәби мәсьәләләр» дигән җыентыгына язган сүз башында. — Бу сорауга җавап эзләп, байтак язучылар, тәнкыйтьчеләр һәм әдәбият белгечләре баш ваткан. Аларның күпчелеге, Г. Ибраһимов ул китабын «саф сәнгать» принциплары белән мавыккан чагында язган, шуңар күрә ул Г. Тукай иҗатының социаль эчтәлеген тикшерүгә игътибар итмәгән, нәтиҗәдә, үзе дә сизмәстән, гамәлдә аның иҗтимагый әһәмиятен инкарь итү юлына баскан, дигән карашны алга сөрәләр. Г. Ибраһимовның бу чордагы әдәби-эстетик карашларын җентекләп тикшерү мондый фикернең тарихи дөреслеккә чыннан да туры килүен күрсәтә». (Г. Ибраһимов, «Әдәби мәсьәләләр», Казан, 1960 ел).
Галимҗанның Тукайга булган ул вакыттагы мөнәсәбәте көнчелектән, әдәбият мәйданында бары үзе генә патша булып, тәхет биләп утырырга теләгәнлектән түгел, ә шул чордагы карашларын сәнгатьнең, әдәбиятның иҗтимагый ролен аңлап бетермәү, хәтта бу рольне инкарь итү нәтиҗәсендә туган хатасы дип аңларга кирәк. Әгәр без аның шул заманда язган мәкаләләрен күздән кичерсәк, бу хатасын ачык күрәчәкбез.
Габдрахман Сәгъди «Әдәбият тарихы»н язган чакта бу турыда Галимҗан белән берничә тапкыр фикер алышты. Галимҗанның үзенең дә Тукай турындагы хаталарын шул мәгънәдә аңлатканы хәтердә калган,
Сәгъдигә ул бервакыт мондыйрак фикер әйткән иде.
— Ул чак әле эзләнү еллары иде. Дөньяга «карашларым ныгып, калыпланып җитмәгән, туры, дөрес юл тапмаган чагым иде. Шуның өстенә ул заманда безне өйрәтүчеләр, безгә юл күрсәтүчеләр дә юк иде. Хәлебез, көчебез җиткәнчә, үзебезчә эшләдек. Хәзерге яшьләр безгә караганда бу яктан да күп бәхетле. Ат дүрт аяклвт булса да абына, диләр түгелме? Минем дә шулай абынган, сөртенгән чакларым булды. Тукай мәсьәләсе дә шул абынуларның нәтиҗәсе иде.
Элек заманнарда да Галимҗанның'билгеле бер дәвердә Г. Тукайның иҗатына хата бәя 'бирүе турында төрле уйдырма фикерләрне таратучы
лар бар иде. Ләкин алар Галимҗанга идеология Йуенча каршы кешеләр иде. Галимҗанның кискен, коммунистларча туры тәнкыйтенә очраулары сәбәпле алар шундый уйдырмаларны тараталар һәм аны үзләренә көрәш коралы итеп алала.р иде. Әмма Галимҗанны хөрмәт иткән, аның иҗатына дөрес бәя биргән иптәшләрдән мондый фикерне ишетү, әлбәттә, минем өчен бик авыр булды. Шуңа күрә -мин бу мәсьәләгә кулымнан килгәнчә ачыклык кертергә теләдем.
һәркемдә булган кебек, Галимҗанның да кайбер кимчелекләре, җи-тешмәгән яклары бар иде. Болар — кешенең табигатендә була торган хәлләр. Ләкин бу кимчелекләр, бу җитешсезлекләр аның әдәби-иҗти- магый эшчәнлегенә бер хәлдә дә тәэсир итмәде. Галимҗанда җаваплылык хисе бик көчле иде. Принципиаль кеше иде ул. Күңеленә хилаф булган, вөҗданы, намусы .кабул итмәгән нәрсәләрне ул м.атбугат мәйданына күтәреп чыгуны уена да китерми иде.
VI
Татарстан хөкүмәте Галимҗанны бик хөрмәт итә иде. Гаилә корып яши башлагач, кайбер җаваплы иптәшләр безнең квартираны яхшы тапмадылар булса кирәк. Бер көн Шәһит Әхмәдиев, безгә килгәч:
— Бүген мине Совнаркомда синең өчен шелтәләделәр, — диде.— Үз кадрларыңның кадерен белмисең, диделәр. Үз карамагыңда булган йортлардан Галимҗан Ибраһимовка бер яхшы квартира табып бир. Хәзер ул семьялы кеше, бәлки, тиздән балалары да булыр. Җитәр инде аңарга номерда яшәгән төсле яшәргә, диделәр.
Шундый хәбәрне җиткергәннән соң, Шәһит Әхмәдиев 'безгә яңа квартира тәкъдим итте.
— Ново-Комиссариатская урамында безнең бик әйбәт бер йортыбыз бар, — диде. — Анда балалар йорты иде, хәзер бушады. Ремонт ясатабыз. Бер инженер үзе өчен махсус салдырган йорт.
— Ничек ул алай?! Балаларны куып чыгарып, мин кереп утырыйммы?! Була торган эш түгел бу! — дип җавап кайтарды Галимҗан.
Шәһит абый аны тынычландырырга тырышты.
— Хәзер ул балалар йорты түгел. Бушады. Син балала-р өчен борчылма. Алар өчен борчылу безнең вазифабыз. Алар урамда калмас. Без аларны аннан барыбер күчерә идек. Яхшырак җиргә күчердек без аларпы. Әйдә, барып карыйбызмы? Күңелеңә ошаса, ремонтны үзең теләгәнчә эшләтерсең, — диде.
Без өчәүләп Ново-К.омиссариатская урамына квартира карарга киттек.
йорт, тыштан караганда, бик матур күренде. Урамы да тыныч. Бигрәк тә ишек алды күңелемә ошады. Ике-өч басмалы баскычның бер кырыенда ятып торган арслан гәүдәсе. Баскычтан менгәч үк — кафель белән түшәлгән дүрт почмаклы мәйданчык. Аның сул ягында диванга охшатып ясалган скамейка. Скамейканың артында тимер рәшәткә белән тотылган кечкенә генә бакча. Анда канәфер һәм башка шуның кебек агачлар утыртылган. Канәфер ботаклары скамейка өстенә салынып төшеп торалар. Өйнең эченә кергәнче үк мин: «Галимҗан монда күчәргә риза гына булсын иде!» — дип уйлый башладым.
Өйнең эченә кердек. Идән паркетлары какшаган, танымаслык дәрәҗәдә каралган, тәрәзә пыялалары ватылган,,, стеналары керле. Шулай да өй эче матур иде. Бигрәк тә ике тәрәзәсе урамга караган зур бүлмәсе, андагы су кызлары сурәтләре, йөзем яфраклары төшерелеп эшләнгән камины, күпертмә бизәкле түшәме дикъкатемне җәлеп итте. Моннан тыш тагын бер зур бүлмә бар. Анысы үзенә бер төрле: стеналары имән агачыннан ясалган панельләр белән капланган, аларга үрдәк, каз, кыр
тавыгы, куян рәсемнәре төшерелгән. Тәрәзәсе хәтсез зур — киңлеге ике метрдан артык.
Кыскасы, беренче .катны һәм ‘түбәндәге ярымподвалны карап чыккач, Галимҗанның икенче катка менәсе дә килмәде.
— Өч катлы йорт биләп торырга мин алпавыт түгел. .Миңа бер каты да артыгы белән җиткән. Икенче катын башка берәрсенә бирерсез,— диде.
Соңыннан икенче катка Насих Мөхетдинов иптәш күчте.
Кулда акча бар чак иде. Галимҗан «Татарлар арасында революция хәрәкәтләре» дигән китабы өчен, мин исә бу китапның русчага тәрҗемәсе өчен аванс алган идек. Беренче каттагы биш бүлмәгә, ярымподвал- дагы кухня һәм ике кечкенә бүлмәгә ашыктырып ремонт ясаттык, «ТУМ» магазиныннан җиһазлар, савыт-саба алдык һәм 1924 елда бу өйгә күчеп килдек. (Мемориаль тактада 1923 ел дип ялгыш күрсәтелгән.)
Беренче каттагы биш бүлмәнең берсе — алгы бүлмә. Урамнан кергәч үк ике ишек: берсе — тышкы ишекнең каршында ук, икенчесе — уң кулда. Уң кулдагы ишектән теге, -миңа бик ошаган зур, каминлы бүлмәгә керелә. Бу бүлмәне без кунак бүлмәсе дип атасак та, ул кунак бүлмәсе түгел иде, чөнки ул бүлмәгә без китапханәбезне урнаштырган идек. Аннары, шуның белән бергә, ул минем эш бүлмәм дә иде. Бу бүлмәнең ике зур тәрәзәсе урамга карый. Тәрәзә аралары һәм тәрәзә яннарына китап киштәләре утыртылган. Урам ягына караганда уң кулда — ике ишек: берсе алгы бүлмәгә, икенчесе—Галимҗанның кабинетына керә торган. Кабинет ишеге белән алгы бүлмә -ишеге арасында — камин. Аның өстенә — стенага сәгать эленгән. Камин алдында качалка. Каршы стена буена диван, трюмо, пианино, ә тәрәзәләргә каршы якка буфет куелган. Буфетның эче тулы китап. Бүлмәнең уртасында кара лак белән буялган һәм перламутр кисәкләре белән бизәлгән сигез почмаклы өч кечкенә өстәл. Алар өстендә Эрмитаж, Третьяков, Лувр, Дрезден художество галереяларындагы рәсемнәрнең репродукцияләре альбомнары ята. Өстәл янында урындыклар. Түшәмнең уртасына матур люстра асылган. Тәрәзәләрдә мадаполамнан тегелгән кыска пәрдәләр...
Галимҗанның кабинетына керә торган ишек белән янәшәдә ашханәгә керә торган ишек.
Галимҗан кабинеты — урамга караган зур тәрәзәле 14—16 квадрат метр чамасындагы бер бүлмә. Бүлмәнең уртасына, ишеккә каршы, зур язу өстәле куелган. Галимҗан өстәл янында утырганда ишек ягына карап утыра иде. Бу ишек, югарыда әйткәнемчә, кунак бүлмәсенә чыга.
Галимҗан өстәленең уң ягында, стена буенда, кызыл агачтан эшләнгән этажерка. Бу этажерка белешмә материаллар, китаплар белая тулы. Ишекнең уң ягында гади контора шкафы. Бу шкаф Галимҗанның хосусый архивы белән тулы. Бу шкафка Галимҗан һичжемне якын җибәрми, чөнки андагы хәтсез күп газеталар, журналлар, китаплар, кулъязмалар Галимҗанның үзенә кирәк булган бер тәртиптә тезелгәннәр һәм бу тәртип һич тә үзгәрергә тиеш түгел иде. Галимҗан аннан үзенә кирәк булган материалны бик тиз таба иде. Шкафны ачып, андагы китаплар, кәгазьләр өстенә кунган тузаннарны сөртергә Галимҗан һич тә рөхсәт итми -иде. Андагы тәртипнең бозылуыннан курка иде ул.
Ишек янындагы стена буена софа куелган. Бик арыган чакларында яки берәр нәрсәне ныклап уйларга кирәк булса, Галимҗан аның өстенә сузылып ята. Язу өстәле янында бердәнбер урындык тора. Ул Галимҗан янына килгән кешеләр өчен. Тәрәзәгә гади мадаполамнан ак пәрдә корылган.
Галимҗан 'кабинетының бөтен җиһазы менә шуннан гыйбарәт иде.
Галимҗанның өстәле өстендә яза торган әсәре ,яки мәкаләсе өчен кирәкмәгән бер нәрсә дә булмый .иде. Берәр нәрсә язарга уйласа, кирәк
булачак материалларны ул алдан табыштырып, өстәле янындагы этажеркага куя. Язу процессында .кирәк булган китапны яки журналны этажеркадан ала, файдаланганнан соң яңадан үз урынына кире куя, өстәл өстендә калдырмый. Аның алдында фәкать язу приборы, уң ягында әсәренең яки мәкаләсенең язылган сәхифәләре, сул тарафында сто- пасы белән куелган ак кәгазь. Ул һәрвакыт кәгазьнең бер төрлесен, юка, шома, сулы знаклысын ала, шундый кәгазьгә язарга ярата мде. Күрәсең, ул бик «күптән шундый кәгазьгә язарга өйрәнгән булса кирәк, чөнки мин Татарстанның Үзәк музее фондында Галимҗанның 1913—15 елларда Хөсни Кәримгә язган хатлары да шундый ук кәгазьгә язылган икәнен күрдем.
Язарга утырганда үзе дә бик җыйнак утыра. Муеныннан галстугын салмый, тик кеше арасына чыкканда кия торган яхшы чалбарын һәм пиджагын салып, өйдә кия торган искерәк чалбарын, толстовка рәвешендә тегелгән кара вельвет пиджагын кия иде. Аның эшләгән вакыттагы кыяфәте, киеме Беньков ясаган һәм хәзер Татарстан Үзәк музеенда саклана торган портретта бик яхшы, бик дөрес күрсәтелгән. Кыскасы, кием-салым ягыннан да, эш мәсьәләсендә дә ул пөхтәлекне, тәртипле- лекне ярата иде.
Минем эш өстәлем кунак бүлмәсендә, кабинетка керә торган ишек янында. Кирәк вакытларда без, урыныбыздан кузгалмыйча гына, берберебез белән ишек аркылы сөйләшә, фикер алыша идек.
Бу өйдә без 1927 нче елның апрель урталарына кадәр тордык, һәм бу өйдә торган вакытта улыбыз Рөстәм дөньяга килде.
VII
1926 елның көз башы. Көннәр кыска. Яфраклар коелган. Көн саен диярлек яңгыр ява. Тышта суык. Галимҗан эштән кайта да, килеп-кит- кән кешеләр булмаса, каминны яктырып, әзрәк утка карап утырып ял итә. Аннары, кабинетына кереп, эшли башлый. Ул «Әдәбият канунна- ры»н яза.
Кичләрдән бер кич Галимҗан миңа:
— Балакай, Фенягә әйт әле, самовар куйсын! — диде.
Сәгатькә карасам, төнге ике булган. Хезмәтче хатынны йокысыннан уятырга кыймадым.
— Галимҗан, төн уртасы бит. Феняны уятмыйм, йокласын. Үзем куям, — дидем дә кухняга төшәргә дип урынымнан кузгалдым.
Г алимҗан:
— Шулай бик соңмыни инде? — диде. — Тик зинһар өчен сакланыбрак йөр. Самовар кайнагач, миңа әйтерсең, мин үзем күтәреп менәрмен, үзең күтәрәсе булма! —дип әйтеп калды.
Мин кухняга төшеп киттем.
Ул вакыт мин йөкле идем. Мәрхүм профессор Трутнев минем хәлем турында Галимҗанның күңеленә хәвеф-хәтәр салган иде. Шуңа күрә ул берәр хәл була күрмәсен дип бик борчыла торган иде.
Самовар кайный да башлады. Инде Галимҗанны чакырыйм әле дип торганда, югарыдан буылып-буылып, туктаусыз йөткерү тавышы ишеттем. «Бу кем икән?» — дип уйладым, чөнки Галимҗанның беркайчан да болай йөткергәнен ишеткәнем юк иде.
— Шул Габдрахман Сәгъдидер инде! Көз кереп җитмәгән, инде суык та тидереп өлгергән, — дип уйлап куйдым.
Ачулануымның сәбәбе бар иде. Габдрахман Сәгъди һич тартыну дигән нәрсәне белми, көн дими, төн дими, телефоннан шалтырата яки үзе килеп җитә. Галимҗан эшләп утырамы, яки эштән арып кайтып, ял итәме — исәпләшеп тормый. Кайбер чакларда төнге сәгать 2—3 ләрдә дә телефон аркылымы яисә үзе килепме (без якын тора идек), яза тор-
гаң китабының яңа бүлекләрен укый һәм сәгатьләр .буе аерым тәгъбирләре, сыйфатландырулары турында Галимҗан белән фикер алыша. Ул вакытта Габдрахман Сәгъди татар әдәбияты тарихын яза иде.
Хәер, ул газета-журналлар өчен мәкаләләр язганда да шулай әрсез кылана <иде. Ләкин Галимҗан һәрвакыт аны ачык йөз белән каршы ала, арыганлыгын сиздерми, аның язганнарын дикъкать белән тыңлый, үз карашларын, фикерләрен әйтә.
Мин баскычтан менгәнче йөткерү тукталган иде. Кабинетта һичкем булмагач, Габдрахман киткәндер дә Галимҗан аның артыннан тышкы ишекне ябарга «чыккандыр дип, алгы бүлмәгә чыктым. Анда да беркем юк! Бу вакыт тагы йөткерү 'башланды. Йөткерү ятакханәдән ишетелә иде.
Ятакханәгә керсәм, анда Галимҗаннан башка кеше юк. Ул юынгыч янында бөгелеп басып тора. Минем аяк тавышларымны ишетте булса кирәк, миңа борылып карамыйча, кулы белән генә «яныма кил» дигән төсле ишарә -итте.
Мин аның бу ишарәсеннән аптырап, әкрен генә янына барып карасам, ни күрим: юынгычның ләгәне бөтенләй кан белән тулган диярлек!
Беренче минутта мин шундый курыктым, ихтыярсыз кычкырып җибәрдем дә, артка чигенеп, аркам белән шифоньерга бәрелдем. Ләкин шунда ук үземне кулга алып, яңадан Галимҗан янына бардым, аның канга буялган кулларын, битен юдым да, өстен дә салдырмыйча, кроватька яткырдым, ә үзем Әбүбәкер абзый Терегуловка телефоннан шалтыратыр өчен кабинетка чаптым. Бик озак шалтыратканнан соң гына Әбүбәкер абзый телефонга килде. Мин аңа болай вакытсыз тынычсызлаганымның сәбәбен аңлаттым, аны алып килер өчен Галимҗанга беркетелеп куелган фаэтонны җибәрергә вәгъдә .иттем.
Ярты сәгать тә үтмәгәндер, Әбүбәкер абзый килеп җитте. Мин үзем белгәнем кадәр аңа әхвальне сөйләп «бирдем. £)бүбәкер абзыйның әйтүенә караганда, буылып-буылып йөткергән вакытта Галимҗанның үпкәсендәге күптән известьләнеп каткан туберкулез учагындагы кан тамыры ярылган икән.
Соңыннан, инде Галимҗанга сөйләшергә-рөхсәт ителгәч, шул билгеле булды: мин кухняга төшеп киткәч, Галимҗанга ниндидер белешмә материал кирәк була. Ул, үзенең кадерле шкафын ачып, актарына башлый. Шкаф бик тузанлы булганлыктан, Галимҗан төчкерә, йөткерә башлый, тамагыннан кан килә. Ул авызын кулъяулык белән каплый да ятакханәгә юынырга чаба. Ятакханәгә барып җиткәнче, аның зур гына кулъяулыгы манма кан була. Өйдә һәрвакыт киеп йөри торган кара вельвет курткасының түше һәм чабулары да канга буяла.
Авыру вакытында Галимҗанның гадәттән тыш чыдамлыгы, түземлелеге, тотн аклылыгын а хәйран кала идем. Аңа сөйләшергә рөхсәт ителгәнче, ул һичкемгә һичбер сүз эндәшмичә ятты. Мин аның хәтта «уф» дип авыр сулавын да ишетмәдем. Ул -минем белән фәкать мимика, я бармак ишарәләре белән генә аңлаша иде. Башта мин аның кайбер ишарәләрен аңлый алмыйча аптырый, өметсезлеккә төшә идем, ләкин тиз арада аның бөтен теләкләрен сүзсез аһларга өйрәндем. Дөресен әйткәндә, ул таләпчәнлек күрсәтми, назланмый, кешене борчымый иде, бөтен вак-төяк дөньяви эшләрдән ваз кичкән, бөтен уйлары, тойгылары фәкать ерактагы, бик мөһим бер ноктага килеп тукталган кыяфәт белән сәгатьләр буенча кузгалмыйча'ята иде.
Ләкин ул дару эчә торган вакытны бик нык күзәтеп ята. Әгәр мин ’бер генә минутка кичексәм дә, чәй кашыгы белән стаканны шакылдатып, мине чакырып ала.
Галимҗанның-хәле яхшыра төшеп, өй эчендә йөрергә рөхсәт ителгәч. аны курортка җибәрү мәсьәләсе кузгатылды.
Юлда кан төкерә ‘башласам, яки бугазымнан‘ка-и килә башласа, миңа ялгызыма бик авыр булыр дип, ул мине үзе белән алып китәргә уйлаган иде. Ләкин ул вакытта мин инде берничә атнадан бала табарга тиеш идем. Димәк, берәр хәл була калса, мин үзем аңа авыр йөк булачакмын. Галимҗан моны аңлады һәм мине Казанда калдырып китәргә риза булды. Озатырга кеше бирәбез дисәләр дә, ул риза булмады. Сентябрь аенда Кавказга үзе генә китте, Гульрипшта ике ай дәваланды.
Бу авыру Галимҗанның үпкәләрендә күп еллар йокымсырап яткан туберкулезның яңадан кабынуы иде. Соңыннан ул туктата алмаслык дәрәҗәдә котырып, көчәеп китте.
Галимҗан Гульрипштан ныгып кайткан төсле иде, ләкин, үкенечкә каршы, ул үзенең сәламәтлеге турында уйламады, сакланырга тырышмады. Кайтуы белән үк әдәб-и һәм политик эшкә 'чумды: көндез гыйльми үзәктә эшли, кич белән партия конференциясенә хәзерләнә, кешеләр белән очраша, утырышлар үткәрә, яки «Әдәбият кануниары»н язуны дәвам иттерә. Бер генә минуты да буш түгел.
Әлбәттә, бу шартларда Галимҗан үзенең сәламәтлегенә кирәк әһәмиятне бирә алмады һәм врачлар .кушканча көн тәртибен сакларга тырышмады. Үтенсәң дә, үгетләсәң дә, аңа тәэсир итмәде. Ни дип әйгсәң дә, Һичбер эшне ташларга яисә кичектерергә теләми иде.
Әгәр мин аңа эшен ташлап торырга, бераз ял итәргә киңәш итсәм, ул миңа:
— Сиңа, балакай, болай обывательләрчә сөйләшү килешми,—ди торган иде. — Мин революция солдаты, коммунист! Партия юлының сафлыгы өчен шундый кискен көрәш вакытында -мин, авырыйм дип, түшәккә менеп ятыйммы? Юк, була торган эш түгел! Хәл җиткәнче көрәшергә кирәк.
Яисә болай ди торган иде:
— «Әдәбият кануннары»н куеп торырга, дисеңме? Бу бит әдәбиятыбыздагы сәяси көрәшнең бер коралы. Икенче төрле әйткәндә, үсеп килә торган яшьләребезне коралландыру дигән сүз. Болай да без бу мәсьәләдә артта калдык. Икенче тарафтан, тимерне кызу чагында сук, диләр. Хәзер исә «Әдәбият кануннары» өстендә эш бик кызу бара. Суындырмыйча эшләп калырга кирәк.
Галимҗанның үз сәламәтлеге турында уйламавының нәтиҗәсе 'бик тиз күренде.
Партия конференциясе башланды. Галимҗан аңа делегат булып сайланган иде. Хәзер дә хәтеремдә, конференциянең икенче көнендәме, әллә өченче көнендәме, — һәрхәлдә 1927 елның 21 нче мартында, ул гадәттәгечә утырышка китте. Мин исә, бераз вәзен мәсьәләләре өстендә эшләп алыйм дип, өстәл янына барып утырдым. (Бу эшне миңа Галимҗан тапшырган иде.) Эшемне ныклап башларга да өлгермәдем, тышта чана табанының шыгырдавы, ат пошкыруы ишетелде. Кызыксынып, тәрәзә пәрдәсенең бер читен күтәреп, тышка карадым. Ишек алдында Галимҗанның чанасы тора, кучер Быков Галимҗанга чанадан төшәргә ярдәмләшә. Шомланып, тиз генә алгы бүлмәгә, тышкы ишекне ачарга дип чаптым.
Галимҗанның чырае ап-ак. Күзләре зураеп калган, хәлсезләнгән. Тунының соры каракуль якасы канга буялган. Галимҗан үзе авызын кулъяулык белән каплап тора.
Шунда ук барысын да аңладым. Галимҗанны чишендереп, түшәккә яткырдык та, Быковны шунда ук Әбүбәкер абзый Терегуловны алып килергә җибәрдем. Галимҗан ничек кан килә башлавын сөйләргә теләсә дә, мин аңа дәшмичә, кузгалмыйча ятарга куштым: минем инде ачы тәҗрибәм бар, мондый чакларда -нәрсә мөмкин, нәрсә мөмкин түгеллеген белеп калган идем инде. Шулай булса да, ул миңа шуны әйтеп
өлгерде: конференциянең кием салу бүлмәсендә тунын чишкән вакытта, һич тә көтмәгәндә, тамагыннан кан килә башлаган.
VIII
Никадәр көч .куелса да, Галимҗанның сәламәтлеге яхшырмады, киресенчә, көннән-көн авыруы көчәя барды. Консилиум ике үпкәсендә дә аспирация аркасында пневмония башланган дигән карарга килде. Күрәсең, Галимҗан, чанага утырып, конференциядән өйгә кайтып җиткәнче бугазыннан килгән кан үпкәләренең бер өлешен баскан һәм шул сәбәпле үпкәләрендә ялкынсыну процессы башланган.
Врачларның таләпләре буенча аны профессор Чебоксаров клиникасына салырга булдылар һәм анда аерым палата әзерләнүе белән үк шунда күчерделәр.
Яшь татар врачлары үз теләкләре белән аның янында тәүлек буе дежур торсалар да, Галимҗан мине үз яныннан җибәрмәде. Көне-төне аның янында булуымны таләп итте.
Врачлар да, башкалар да Галилмҗанга бик зур илтифат бирәләр, бик йомшак, самими мөгамәләдә булалар һәм үлем белән көрәшүдә аңа ярдәм итәр өчен бөтен көчләрен куялар иде. Ләкин ул минем ка-равыма бик өйрәнгән иде. Аннары мин янында булганда, ул үзен өйдәге кебек тыныч, уңай хис итә иде булса кирәк.
Галимҗанның, хәле бик авыр иде. Ул шул дәрәҗәдә хәлсезләнде ки, мендәр өстендә башын бер яктан икенче якка .бора алмый башлады.
Хәл белер өчен килүчеләрне Галимҗанның палатасына кертмиләр иде. Хәлбуки, андый кешеләрнең саны көннән-көн арта бара иде. Ниһаять, клиниканың ишеге янына махсус бер кеше утыртырга мәҗбүр булдылар. Бу кешегә һәр көнне Галимҗанның хәле турында мәгълүмат бирелә. Ул исә моны Галимҗанның хәлен белергә килүчеләргә әйтә. Килүчеләр дәфтәргә кул куялар, Галимҗанның хәлен белешеп китәләр.
Нинди генә киртәләр куелуга карамастан, шулай да хәл белергә ки-лүчеләрнең берсе Галимҗанның палатасына керә алды.
Беркөнне мине палатадан чакырып чыгардылар да әйттеләр:
— Бер карт Галимҗан Ибраһимовның янына керүне катгый рәвештә таләп итә, һичбер сүзгә колак салмый, — диделәр.
Бу — чәчләре, сакаллары гына түгел, кашлары да кар кебек ап-ак булган бик карт бер бабай иде. Аның фамилиясе дә, исеме дә хәзер хәтеремдә калмаган. Шуннан соң мин аны беркайда да күрмәдем, элгәре дә күргәнем юк иде. Мин аңа Галимҗанның хәле бик авыр булганын һәм врачлар аның янына һичкемне кертергә кушмауларын аңлата башладым.
— Кызым, үзең күрәсең, мин бик карт кеше, — диде ул. — Яшем инде сиксәннән ашып китте. Син инде минем картлыгымны хөрмәт ит. Мин аның янында аз гына утырып чыгыйм. Мин аны һич тә борчымам. Мин саф күңел белән, изге теләк белән килдем. Син инде Татарстанның йолдызына бер генә карарга рөхсәт ит. Мин аңарга чын күңелдән сау- .лык-сәламәтлек кенә теләп чыгыйм, кызым!
Карт кешенең шундый үтенеченә каршы тора алмадым:
— Азрак сабыр итеп торыгыз, мин хәзер чыгармын, — дип, Галимҗан янына рөхсәт алырга кердем.
— Анда бик карт бер бабай синең яныңа керергә тели, бик үтенә. Ни эшлим? — дидем.
Галимҗан ике күзен дә йомды. Бу — ризалык ишарәсе иде.
Бабайны'палатага алып кердем. Картлыгына карамастан, бабай таза иде әле. Тавыш чыгармаска тырышып, сак кына атлый. Кулында аллы- гөлле ситсы яулыкка бик пөхтәләп бәйләп тоткан ниндидер төенчек.
•8. „С. ә.“ № 9.
Урындык биреп, кровать янына утырттым. Башта Галимҗанга бераз карап торды, аннары аның одеял өстендә хәлсез яткан кулын сыйпады да, төенчеген тез өстенә куеп, аны ипләп кенә чишә башлады. Мин, кызыксынып, бу төенчектән нәрсә килеп чыгар икән дип карап торам. Ниһаять, катык белән тулы зур тырыс килеп чыкты.
Менә, Галимҗан энем, үз сыерыбызның сөтеннән оеткан катык китердем сиңа. Карчыгым үзе оетты. Сез аз ашыйсыздыр, авыз.тәмегез юктыр. Бу катыктан бер генә кашык капсагыз да -шифа булыр. Бик җиңел азык ул, дарусыман нәрсә. Галим кешеләрнең әйтүенә караганда, катык дигән нәрсә — кеше өчен менә дигән азык та, шифалы дару да икән.
Бабай үзе дә сизмәстән «син»гә күчеп сүзен дәвам иттерде.
— Син инде мине гаеп -итмә, шул кечкенә генә күчтәнәчемне кабул- итеп ал, аша. Ашагач та җиңелләшерсең, авызыңа тәм керер...
Галимҗан миңа «каптыр» дигән мәгънәдә ишарә итте. Каптырдым. Өч-дүрт кашык ашап куйды. Сөенеченнән бабайның чырае гөл кебек ачылды.
— Менә, әкренләп шулай ашап бетерерсең әле. Син инде, Галимҗан энем, чыда, авыруга бирешмә, тик бер мин генә түгел, бөтен татар халкы сиңа сәламәтлек тели. Терел, минем яшемә кадәр яшә!
Бабай, ашыкмыйча, салмак кына, әкрен генә сөйли. Сүзләренә җавап та көтми. Ниһаять, әйтәсе сүзләре бетте булса кирәк, урыныннан торды:
— Сине артык борчымыйм инде, арыгансыңдыр, тизрәк терел! Эчәсең килсә дә, күңелең болганса да, катык кап. Бердән җиңеләеп китәрсең...
Бабай нәкъ шул сүзләрне әйтте дип хәзер кистереп әйтә алмыйм. Ләкин аның сөйләгән сүзләре шул мәгънәдә «иде. Бабайны тышкы ишеккә кадәр озатып куйдым.
Дөрестән дә, катык Галимҗанга бик ошады.; Ул берничә көн эчендә бер тырыс катыкны ашап бетерде.
Медицина пневмонияне җиңде. Галимҗанның температурасы әзрәк, төште, ләкин 37,6—38,0 градустан түбәнәйми иде әле. Бу температура - инде пневмония нәтиҗәсендә түгел, бәлки актив рәвештә көчәя барган туберкулез аркасында иде. Галимҗан көннән-көн хәлсезләнә, ябыга, төзәлерлек күренми.
Бер консилиумнан соң, профессор Чебоксаров Татарстан Халык Ко-миссарлары Советы председателе X. Габидуллин иптәшкә кистереп әйтте:
— Әгәр Галимҗан Ибраһимовны үлемнән саклап калабыз дисәгез, аны Казаннан алып китәргә кирәк!—диде. — Хәзер инде апрель. Үпкә- авырулары өчен иң яман, иң хыянәтчел чак. Әгәр Ибраһимов Казанда калса, ул, әлбәттә, үләчәк. Әгәр Кырымга китсә, терелә башлавына, үлемнән котылуына аз гына, биш кенә процент булса да өмет бар, — диде.
Менә шул биш процентны өмет итеп, Ялтага китү өчен әзерлек башланды.
Ялтада яшәүче һәм профессор Чебоксаровка яхшы таныш булган доктор Дьяковка Татарстан хөкүмәте, исеменнән хат язылды. Апрель урталарында доктор Дьяковтан җавап килде. Ул Галимҗанны үз каравына алырга ризалыгын белдергән һәм Аутская урамындагы «Ялта» гостиницасында аның өчен .махсус бүлмә әзерләнеп куелуын да әйткән иде.
Габидуллин иптәш миңа телефон аркылы бу хатны укып чыкты да сәгать бишләрдә өйдә булуымны үтенде. Сәгать биштә үзе килеп чыкты.
•— Гөлсем ханым, — диде ул миңа. — Соңгы көннәрдә балагызның каты авырганын яхшы беләбез. Сезгә укуыгызны да дәвам итәргә кирәк.
4ны да аңлыйбыз. Ләкин Галимҗанның хәлен сез үзегез дә күрәсез. Профессор Чебоксаров сезнең дә Галимҗан белән бергә Ялтага китүегезне кирәк таба. Галимҗан моны үзе дә таләп итә. Әлбәттә, Татарстан хөкүмәте аны юлда карап барырга врач та бирә ала, Ялтада да шулай ук аны карап торыр өчен медсестра да тота ала. Ләкин чит кеше каравы белән сезнең карау арасында зур аерма бар. Аны сезгә аңлатып торуның хаҗәте юк. Бер биш-алты айдан соң Галимҗан терелер дип өметләнәбез. Кайткач, без сезгә тиешле шартларны тудырырбыз. Мед- факка яңадан керерсез, тәмамларсыз, — диде.
Мине һич тә үгетләргә кирәк түгел иде. Киресенчә, мин үзем Галимҗанны ялгыз җибәрергә куркып тора идем. Инде Рөстәм дисәң, авыру булса да, сау булса да, ул минем янымда, минем белән бергә булачак. Ләкин мин үзем олы кешеләр белән бу турыда сөйләшергә, миңа да Галимҗан белән бергә китәргә кирәктер дип әйтергә җөрьәт итми идем.
Ниһаять, Галимҗанны носилкага салып, Чебоксаровның клиникасыннан чыгарып, ашыгыч ярдәм каретасы белән вокзалга алып киткән көн дә җитте. Татарстан хөкүмәте Галимҗанны юлда карап барыр өчен Йер яшь татар врачын бирде. Бу врач, Галимҗанны Ялтада доктор Дья- ковның кулына тапшырып, Казанга кире кайтырга тиеш иде.
IX
Юлда Галимҗанның үлем дәрәҗәсенә җиткән авыр чаклары булды. Шулай да без 1927 нче елның 27 нче апрелендә Севастопольгә барып җиттек.
Ул вакытта әле Севастополь белән Ялта арасында хәзерге кебек автобуслар юк иде. Булса да, без барыбер автобуска утырып китә алмаган булыр идек, чөнки Галимҗанның утырып барырлык хәле юк иде, аны тик яткырып кына алып барырга мөмкин иде.
Бер частный лимузин табып, бәясен килештек. Лимузин хуҗасы безне бик акрын, селкетмичә алып барырга һәм Галимҗан өчен машина- чсында ятарлык җир ясарга тиеш иде. Шуның өчен ул бик кыйбат сорады. Мин сатулашып тормадым. Машина безнең өчен уңай иде: озын, утыргычлары бик йомшак. Утыргычларны уңайлап куйсаң, Галимҗанның аякларын суздырып яткырырга мөмкин.
Шофер шулай эшләде дә. Машина бик селкенмәсен өчен камераларын бушатты. Галимҗанны машинага алып куйдык, Ялтага карап юл тоттык.
Шофер куйган шартларыбызны намус белән үтәде. Бик акрын гына, селкетми генә Байдар капкасына кадәр өч сәгать чамасы бардык. Шунда бер ярты сәгать чамасы туктап, Галимҗанны, баланы ашаттык, эчерттек. Галимҗанга йөрәк дарулары бирдек, уңайлап яткырдык. Рөстәм машинада бик тыныч, еламыйча, борчымыйча, күбесенчә, теземдә йоклап бардьК
Байдар капкасын үткәч үк шундый гаҗәеп, искиткеч матур зәңгәр киңлек ачылып китте, хәтта беренче карашта дөньяда шундый матурлыкның булуына ышанырлык та түгел иде. Киңлекнең очы да, кырые да юк төсле. Түбәнгә карасаң, зәңгәр диңгез җемелдәп җәелеп ята. Югарыга карасаң, күк йөзе еракта-еракта, диңгез белән тоташкан, һава да ничектер бердән үзгәреп киткән кебек тоелды: ул ничектер йомшак, назлый, иркәли. Ихтыярсыз тирәнрәк сулый башлыйсың, күкрәк рәхәтләнеп, иркенәеп киткән төсле була. Бөтен тәнең җиңеләеп, үзлегеңнән һавага күтәрелеп, шул зәңгәр киңлек эчендә очарга, йөзәргә омтыласың кебек тоела. Бу матурлык Галимҗанга да тәэсир итте булса кирәк. Ул елмайган төсле булды. Уйлап карагыз: аның инде бер айдан артык елмайганы юк иде.
Вакыт-вакыт юл текә яр читенә барып чыга. Шул җиргә барып җиткәч, машина диңгезгә атылып төшәр төсле тоела, ләкин юл кинәттән борыла да, кара лента кебек булып диңгез буйлап йөгерә.
Бу гадәттән тыш матур күренешләр безнең өчен яңа иде. Ул күңелгә тынычлык, якты өметләр урнаштыра иде.
Кич белән Ялтага килеп җиттек һәхМ Аутская урамындагы «Ялта» гостиницасына төштек. Монда безгә бүлмә әзерләнгән иде инде. Озатып килгән врач доктор Дьяковны барып алып килде.
Доктор Дьяков урта буйлы, симезрәк гәүдәле, бераз пеләшләнә башлаган олы яшьтәге кеше икән. Ул Галимҗанны җентекләп карап тормады. Тик кан тамырының тибүен тотып карады да озак юлдан соң ял итәргә кушты.
Әйе, без Ялтага килеп җиттек. Килеп җиттек кенә түгел, Галимҗанны да алып килеп җиткердек! Бигрәк тә шунысы өметләндерә: Ялтага килеп җиткәндә аның хәле Казандагыга караганда начарланмады.
Без бу гостиницада ике-өч көн генә тордык. Соңыннан доктор Дьяков безгә Халтурин урамындагы 5 нче номерлы йортта, ирле-хатынлы карт әрмәннәр тоткан шәхси пансионатта бүлмә табып бирде. Өй шактый зур. Ярым подвал булган беренче каттан башка тагын ике каты бар. Иң югарыда тагын ике-өч бүлмәле өскорма, йорт субтропик агачлар арасында, кипарислар, магнолияләр, бадәм тирәкләре, эрбет чикләвекләре утыртылган бакча эчендә тора. Ишек алдында зур гына мәйдан. Ул тигезләп киселгән туя белән өч яктан урап алынган. Яшел киртә буйларына скамьялар куелган, йорт та, бакча да урамнан шактый югары булып күтәрелеп торган кыя таш өстенә урнашкан.
Урамнан килгәндә бакчага, өйгә таш баскычтан менәсең. Баскычны кыя ташка уеп ясаганнар. Аның 10—15 ләп басмасы бар. Баскычтан менеп җиткән җиргә бер скамья куелган. IMHH, кулыма Рөстәмне тотып, шул скамьяда утырырга ярата идем. Бу урындыктан урам күренми дисәң дә була, ләкин ерактагы таулар күк бөркәнчек аркылы караган төсле күренеп торалар.
Башта без беренче катта бер бүлмә һәм .бер зур веранда алып тордык. Безнең веранданың өч ишеге бар. Бер ишек— безнең бүлмә ишеге, икенчесе — гомуми кунак бүлмәсенә керә торган ишек, өченчесе —веранданың бер очында, бакчага чы-га торган ишек. Бу ишекне ачкач ук— биш-алты басмалык таш баскыч.
Бик җентекләп тикшергәннән соң, доктор Дьяков Галимҗанның уң үпкәсендә бик зур каверна, сул үпкәсендә көчәя барган туберкулез учаклары булганын әйтте. Моны Галимҗанга тулысы белән белдермәдек. Борчылмасын өчен процесс тик уң үпкәсендә генә дип әйттек. Рентгеннан карау турында әлегә уйларга мөмкин түгел, чөнки Галимҗанны яткан урыныннан кузгатырга ярамый иде. Бу вакытта ул үзе көче белән башын да күтәрә алмый иде әле.
Доктор Дьяков Кырымның хәтфә кебек йомшак һавасы һәм шасла дигән йөзем үпкә авырулы кешеләр өчен гаҗәеп шифалы икәнен бик мавыгып, бирелеп сөйләргә яратса да, Галимҗанга һава белән йөземнән тыш дарулар да эчәргә кушты. Ләкин, кызганычка каршы, ул вакытта фтивазит, ПАСК кебек көчле дарулар юк иде әле. Шуңа күрә дә Галимҗанның үпкәләрен, үпкәләрен генә түгел, бөтен вөжуден янды- рып-көйдереп, көл итәргә торган авыру (ялкынын доктор Дьяков бердән сүндерә алмады. Ниһаять, ул Галимҗанга пневмоторакс ясарга, ягъни үпкә белән үпкә пәрдәсе арасына газ җибәрергә кирәк дигән карарга килде. Ялтада бу эшнең иң остасы булып танылган доктор Керцман консилиумга чакырылды. Пневмоторакс ясый башлагач, Галимҗанның хәле яхшыра башлаган кебек булды. Ләкин яхшыру һаман алга бармады, авың кире чигенгән чаклары да булды.
1927 нче елның декабрь аенда Галимҗан тагы кан төкерә башлады. Врачлар бу кан төкерүне туктата алмыйча егерме бер көн газапландылар.
1928 нче елның ноябренда туберкулез Галимҗанның бугазына күчте. Бөтен ноябрь, декабрь айлары шуның Йелән көрәштә үтте. 1929 нчы елны үпкә пәрдәсе эчендә туберкулезлы эрен хасил булды. Моның белән көрәшү өчен үпкә пәрдәсе эченә дренаж куярга мәҗбүр булдылар.
Менә шулай көннәр, айлар берсе артыннан берсе үтә тордылар. Бу көннәр, айлар, еллар фәкать Галимҗанны аякка бастыру кайгысына, шуның әчеп көн-төн көрәшкә багышланган иделәр, һәрбер көн — үлем тырнагыннан сугышып алынган көн дип, температура дәрәҗәсенең уннан бер өлеше түбәнгә төшсә, авыруның җиңелү галәмәте дип хисаплана иде.
X
Зур җир тетрәүдән бер-ике ай элгәре, 1927 .нче елның август аенда булса кирәк, мин верандада бер Кырым кунагын чәй эчереп утыра идем. Бу кеше Галимҗанга зур кәрзин белән шасла йөземе китергән иде. Галимҗан шунда, ачык тәрәзә янында кроватьта ятып тора. Ул һәрвакыт шулай, веранданың бөтен тәрәзәләрен ачтырып, кроватьта ята иде.
Кырымның төрле сорт йөземнәренең хосусиятләре турында тыныч кына сөйләшеп утыра идек. Кинәттән веранда тетрәп-калтырап китте, тәрәзә пыялалары, өстәлдәге чынаяклар челтер.и башлады. Әйтерсең, безнең веранда урыныннан кузгалды да, кәкре-бөкре юл буйлап китте. Башта без, һичбер нәрсә аңламыйча, аптырап бер-беребезгә карап калдык. Соиыниан кайсыбыздыр:
— Җир тетри! — дип әйтеп куйды.
Минем бу вакытка кадәр җир тетрәү дигән нәрсәне күргәнем юк иде, шуның өчен бу хәл миңа кызык кебек тоелды, ләкин Галимҗан да, кунагыбыз да азрак хәвефләнгән кебек күренделәр. Берничә минуттан соң безнең веранда тынычланды, җир тетрәү кабатланмады. Тынычланып, яңадан чәй эчә башладык.
Ләкин моннан соң Галимҗанның кровате янына һәрвакыт җиңел пальтосын, пиджагын, чалбарын, кровать астына |ботинкасын, оекбашларын куя торган ‘булдым.
Бу вакыйгадан соң ике ай .кадәр вакыт үткәч, кичкә каршы мин Галимҗан өчен язылган даруларның рецептларын аптекага алып барырга тиеш идем. Рецептларга «cito» дип язылган. Димәк, даруларны минем алдымда ук ясап бирергә тиешләр. Рөстәмне йоклаттым да киттем.
Аптекада миңа дарулар бер егерме минуттан әзер булыр диделәр. Аптекада дарулар исен иснәп утырганчы дип,' мин Набережная урамына чыктым (аптека шул урамның почмагында иде), шунда тимер култыксага таянып, диңгезне сәер итеп тордым. Күк йөзендәге айның төсе минем күңелемдә шушы көнгә чаклы онытылмаслык гаҗәеп бер тәэссорат калдырды. Ул бик зурайган, авырайган, түп-түгәрәк булган, әллә нинди болганчык димме, томанлы димме, кансу кызыл пәрдәгә төренгән һәм, үз авырлыгын үзе күтәрә алмыйча, күк йөзеннән менә-меиә диңгез өсте- нә шуып төшәр төсле тора. Кинәттән исеп киткән эссе җил аз гына башымнан шарфымны очырып алып китмәде, һич көтелмәгәндә эре-эре яңгыр тамчылары сибелеп үтте. Әллә нәрсә бөтен вөҗүдемне изгән, җәфалаган төсле булып китте. Мин түзмәдем, аптекага кире кердем һәм бер биш минуттан соң даруларны алып өйгә киттем. Юлда кайтканда:
— I алимҗаннан сорыйм әле, табигатьнең бүген болай шаярулары нидән икән, бәлки, ул белә торгандыр, — дип уйладым.
Ләкин ул мине шелтә белән, ачуланып каршылады. Аның исәбе буенча мин инде 15—20 минут моннан элек өйдә булырга тиеш икәнмен. Галимҗанга үпкәләп, өстәл өстендә миңа дип әзерләнгән кичке ашны да ашамыйча, бүлмәмә кереп киттем дә йокларга яттым. Ләкин һава шундый бөркү, тынчу иде, йоклый алмадым. Түшәкләремне идәнгә җәеп, Рөстәмне яныма алдым да идәнгә яттым. Тиздән йоклап та киттем.
Бервакыт, төн уртасында, мине кемдер каты тибәреп, югарыга атты да, мин яңадан җиргә егылып төшкән кебек булдым. Уянып китсәм, идән дә, бөтен өй дә бизгәк тоткан төсле калтырый, тетри иде. Моннан бер-ике ай элек җир тетрәү булып узганга, мин шул минутта ук моның җир тетрәү икәнен аңлап алдым. Ләкин 3—4 баллдан артмаган беренче җир тетрәүгә караганда, бусы аның белән тиңләштерелмәслек көчле иде. Тиз генә Рөстәмне чаршауга урадым, өстемә ашыга-ашыга халатымны кидем дә верандага йөгереп чыктым. Узышлый Галимҗанга әйттем:
— Мин сине хәзер чыгары-рмын! — дидем, ләкин хәйран калдым. Ул инде торып кроватька утырган, чалбарын кияргә маташа иде.
Хискә бирелеп торырга вакыт юк иде. йөгереп барып, ишекне ачып, баскычка чыктым. Шул минутта югарыдан кирпечләр сибелә башлады, берсе минем уң җилкәмә килеп төште. Ярый әле, Рөстәм башын минем сул җилкәмә куйган иде.
Баскычтан йөгереп төштем. Күрше кызы Надяның дөньядан ваз кичкән кыяфәттә ярым ялангач килеш скамьяда утырганын күреп, тиз генә аның кулына Рөстәмне тоттырдым, ә үзем яңадан верандага, Галимҗан янына йөгердем.
Безнең яхшы, нык салынган өй кемгәдер иелеп-иелеп сәҗдә кыла, ә зифа буйлы -биек кипарислар җиргә кадәр ялагайланып бөгеләләр иде.
Мин әйләнеп кайтканчы Галимҗан чалбары белән пиджагын, эшләпәсен киеп өлгергән иде инде, ботинкасын кияргә маташа иде.
Ул миннән:
— Рөстәмне кемгә калдырдың? — дип сорады.
— Борчылма, Надя-га тапшырдым, — дип җавап бирдем һәм, кабаланып, аның ботинкасын кигезә башладым.
— Син бик кабаланма, балакай, тибрәнүнең көчәюе сизелми. Иң көчле беренче селкенүдә җимерелмәгән өй инде кинәттән җимерелмәстер,— дип, Галимҗан мине тынычландырырга тырышты.
— Анысын әйтеп булмый бит, — дип, мин тиз генә элгечтән пальтосын алын кигездем һәм аны көч-хәл белән веранданың баскычына алып чыктым.
Күршеләребезнең берсе Галимҗанны баскычтан төшерешергә ярдәмләште. Аны окамьяга яткырдык.
Пансионатта ял итүчеләр һәм безнең өйдә даими торучылар барысы да инде ярым ялангач хәлдә бакчага чыгып өлгергәннәр.
— Мин сиңа, Галимҗан, хәзер .мендәр белән түшәк чыгарам. Тагы әллә ни үзеңә суык тияр, — дип, яңадан өйгә керергә теләдем.
— Әзрәк сабыр ит, балакай. Бер-бер хәл булмасын,—диде Галимҗан.
— Берни булмас. Беренче тибрәнүдә җимерелмәгән өй инде җимерелмәстер дип әйттең ич! — дидем.
— Мин аны син бик каушамасын дип әйттем.
— Юк, Галимҗан, сине дә, Рөстәмне дә болай калдырып булмый!
Тәрәзәдән тиз-тиз мендәр, түшәк, юрган кебек әйберләрне ташлый башладым. Шулай ук кроватьны да таратып, өлешләп тәрәзәдән ыргыттым.
Чыгып, кроватьларны җыештыра башлаганда, Галимҗан миңа:
— Кроватьны өй дә, бакча да күренә торган җиргә куй. Мин шуннан карап ятырмын, — диде.
Кроватьны бакчаның урам кырые буендагы аллеяга куйдым: моннан өй дә, бакча да бик яхшы күренә иде.
Пансионатта ял итүчеләрдән икенче көнне үк бер кеше дә калмады. Тик безнең кебек Кырымда даими торырга мәҗбүр булганнар гына калды. Соңыннанрак хуҗалар безгә бакча эчендә фанердан өй ясап бирделәр. Кышны без шунда чыктык. Без генә түгел, Ялтада яшәүче бөтен халык менә шулай фанерадан ясалган өйләрдә кыш чыктылар.
Җир тетрәве һаман дәвам итә иде әле. Ләкин әүвәлге кебек көчле тибрәнүләр инде булмады. Хайваннар да, кош-кортлар да өйрәнеп өлгерделәр булса кирәк: беренче көннәрдәге кебек җир тетрәү алдыннан этләр дә уламыйлар, кошлар да, кычкырышып, төрле якка ташланмыйлар, мәчеләр дә акылдан язган төсле йөгерешмиләр. Хайваннар, кошлар тынычсызлана башлаганнан соң берничә секундмы-минутмы үткәч кенә җир астыннан гөрелдәгән, тау-таш ишелеп төшкән кебек тавыш ишетелә дә җир өстендәге бөтен нәрсә калтыранып, тетрәнеп, сикеренеп, иелеп- бөгелеп, хәрәкәткә килә, таулардан зур-зур кисәкләр ярылып, аерылып төшәләр һәм, кара болыт кебек тузан күтәреп, тау .итәге буйлап тәгәриләр.
Искиткеч хәл! Бу тынычсыз үткәрелгән төннән соң Галимҗан кеше ярдәменнән башка кровать өстендә үзе торып утыра башлады. Ул гына да түгел, вакыт-вакыт кровать аркасына тотынып, берничә минут булса да аякка басып торырга тырыша. Әллә куркынычлы җир тетрәү төненнән соң Галимҗанның күңелендә үз көченә ышану туды, әллә инде сәламәтлеге ныгый -башладымы, — анысын әйтә алмыйм, һәрхәлдә, сәламәтлеге бөтенләй үк кайтмаса да, аякка басып, өстәл янына утырып, аз гына булса да язгалый-сызгалый башлар көне әкрен генә якынлаша дигән өметне ныгытты.
Җир тетрәү аркасында.җимерелгән яки зарарланган йортларны 1928 елның яз башына таба төзәттеләр. Җирнең тибрәнүләре туктамаса да, көчсезләнде, с-ирәкләнде. Алар инде һичкемне куркытмый торган гади бер нәрсә кебек булып калдылар.
Без дә фанера өйдән йортның икенче катына күчтек. Монда инде без ике бүлмә алдык. Бүлмәләрнең уртасында кечкенә коридор. Бу коридор да түбәндәге кебек туры зур верандага чыга. Бер бүлмәдә —< Рөстәм белән мин, икенче бүлмәдә Галимҗан тора.
(Ахыры бар.)