Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР

. Булмам «— Чамача гына яшә, дус, Чамача гына эшлә; Күптән егет чагың үткән, Син хәзер — илле биштә...» Шундый киңәш бирүчеләр Күбәеп китте, ай-вай; Хәтта акыл сата миңа Акылы чамалы агай. Чамача гына яшәсәм, Чамача гына язсам; Булыр иде минем өчен Тормыш чамасыз арзан! Атакага барган солдат Чамача буладыр шул; Чамача гына сугышсаң, Җиңүләр туадыр шул?.. чамача! Шагыйрь дә — хисләр солдаты — Була алмый чамача, Кабындырмый башкаларны, Дөрләп үзе янмаса... Бирмәгез чамача киңәш, Чама чамага килми; Гомернең булса да чиге, Хисләр чаманы белми. Чамасыз сөям тормышны, Халкым чамасыз якын; Кабатланмас гомерем дә Үзе чамасыз алтын. Чамача булмамын хәтта йөрәк соң кат типкәндә; Калыр чамасыз күп сүзем Якты җирдән киткәндә!.. Көзге Коела яфраклар, коела, Түшәлеп салкын җир өстенә... Мин ялгыз утырам бакчада, Түбәмдә — кургаштай күк кенә. Ялангач сыннарның тәннәре Тагын да аграк тоела: Тирәкләр капламый аларны, Җылытмый кояшның нуры да. Бер ямь юк бу көзге бакчада, Тирәкләр калганнар тик сөлдә; Яртылаш саргайган яфраклар Иң очкы ботакта селкенә. Җил үтте, еландай ысылдап, Тирәктән бер яфрак өзелде; бакчада Сискәнеп мин аңа карыймын: Түгелме гомернең бер көне?.. Юк, түгел! Хакым юк бөтенләй Төшергә өметсез уйларга... Калдырып имәнле бакчаны, Атылып чыгамын урамга. Оныттым өзелгән яфракны, Күкрәктә уйнады шатлыгым; Мин күрдем киләчәк елларны, Туачак кояшның яктысын. Кешснең^бер көне — бер тирәк, Әгәр ул берексә җиренә. Ә калын урмандай гомерне Какшата аламы җил генә!?