Логотип Казан Утлары
Публицистика

Яңа китаплар

Дагстан АССРның халык шагыйре Рәсүл Гамзатов Татарстандагы вакытлы матбугат битләре буенча безнең укучыларга таныш инде. Аның өр-яңа агышРәсүл Гамзатов i БИЕКТӘГЕ < ЙОЛДЫЗЛАР лы лирикасын, афоризм булып яңгырарлык кыска строфаларын татар укучылары әйбәт каршыладылар. Талантлы шагыйрь иҗаты белән үз укучыларын таныштыруны дәвам итү йөзеннән, Татарстан китап нәшрияты Р. Гамзатовның шигырьләрен татар телендә аерым җыентык итеп туплап чыгарды. 1952 елда Р. Гамзатов «Туган елым» исемле шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен Дәүләт премиясе белән бүләкләнгән иде. 1963 елда аңа «Биектәге йолдызлар» җыентыгы өчен Ленин премиясе бирелде. Татарча чыгарылган «Биектәге йолдызлар» китабына, шушы исемдәге русча чыгарылган җыентыктан тыш, авторның «Ялкынлана йөрәгем» һәм «Лирика» исемле җыентыкларыннан алынган шигырьләр дә кертелгән. Бу әсәрләр Ватанга, Коммунистлар партиясенә, хезмәт иясе кешеләргә чиксез мәхәббәт, зур гражданлык, чын гуманизм һәм оптимизм хисләре белән, тирән философик фикерләр белән сугарылган. Шигырьләрне татарчага тәрҗемә итүдә шагыйрьләрдән Ә. Давыдов, 3. Нури, Г. Хуҗиев, Р. Гәрәй, Г. Латыйп, Ә. Баянов, М. Хөсәен, Н. Мадьяров, X. Камалов һәм Н. Арсланов катнашалар. Тәрҗемәләр арасында туган ил бөеклеген мактап җырлаучы «Дөнья барда», «Өлкән туган турында сүз», «Сөям сине, бәләкәй халкым», «Тау бөркетләре», «Дагстаным минем», «Ут күрәм мин», «Диңгездәге шәһәр», «Сандугач җыры» һәм башка шигырьләр бар. Алар татарча да тигез, төгәл яңгырыйлар. Сигезьюллык шигырьләр китапта аерым бүлек итеп бирелгән. Китапның беренче битләрендә шагыйрьнең биографиясеннән белешмә урнаштырылган. Төзүчесе — шагыйрь Гали Хуҗиев. Бу китап белән танышкач, укучылар нәшриятка һәм аны тәрҗемә итүче шагыйрьләргә әйбәт фикердә калырлар, дип ышанырга була. Тиражы — 5 мең данә. Бәясе— 13 тиен. Батырлыкка дан. — Шагыйрь Гали Хуҗиевның шушы арада гына басылып чыккан шигъри әсәрләр җыентыгының төп эчтәлеген, төп фикерен шулай кыска гына итеп билгеләргә мөмкин. Г. Хуҗиев, Ленин премиясе лауреаты, Советлар Союзы Герое ЛАуса Җәлил батырлыгы белән рухланып, берничә поэма язган иде. Автор хәзер шул әсәрен бергә туплап чыгарган. Китапка М. Җәлил турындагы өч поэма — «Яшь гомер ике килми», «йөрәк кушканча» һәм «Таш капчыкта» поэмалары кертелгән. Алар бер үк геройга багышланган булулары белән генә түгел, ә сюжет сызыгының, вакыйгалар агышының бер үк юнәлештә баруы белән дә үзара нык бәйләнгәннәр. Бу өч поэма чынлыкта — герой тормышының өч чорын гәүдәләндерүче бер бөтен әсәр. Беренче поэмада Җәлилнең яшьлек еллары, авыллардан качкан кулакларга — дутовчыларга каршы сугышып йөрүләре сурәтләнә: «Тирләп-пешеп, Муса көн буе Пулеметка патрон ташыды». Әсәрдә геройның ярышта да, эш һәм укуда да күрсәткән батырлыгын раслаучы детальләр бик күп. Бөек Ватан сугышына китәр алдыннан Муса Минзәлә шәһәрендә була, хәрби училищеда укый. Шагыйрьнең курсларда укуы, аннары туган җир белән Гали Хуҗиев КЫРЫС хикәят хушлашуы хакындагы поэма «йөрәк кушканча» дип исемләнгән. Ә «Таш капчыкта» поэмасында исә Муса Җәлил үлемсез батырлык күрсәтеп һәлак булу чорында гәүдәләнә. Поэмалар бүлегенә эпиграф буларак М. Җәлилнең «Дөньяда шулай итеп яшәргә кирәк, үлгәннән соң да үлмәслек булсын...» дигән сүзләре куелган. Бу эпиграфны бөтен китапка карата да куярга мөмкин булыр иде. Чөнки китаптагы балладалар да асылда шул ук темага язылганнар. Фәрит Яруллин истәле- 1енә багышланган- «Җыр дөнья гизә» балладасында Былтыр белән композитор сугыш кырында очрашалар. Композитор һәлак була, ләкин ул тудырган герой дөнья буйлап туктаусыз сәяхәткә чыга. «Юк бу җырның соңы — азагы» ди шагыйрь балладасын тәмамлап. «Диңгез балладасы» тельняшкасы канга манчылган матросның көрәше һәм үлеме хакындагы җырның дәвамы булып яңгырый. Олы яшьтәге мәктәп балалары өчен чыгарылган бу китап үзенә йокләтелгән тәрбияви ролен үтәр дип өметләнергә була. Җыентыкның тиражы — 9 мең данә. Бәясе — 10 тиеп. Токтогул Сатылганов САЙЛАНМА ӘСӘРЛӘР Кыргыз совет әдәбиятына нигез салучы, талантлы акын — халык шагыйре Токтогул Сатылганов 1864 елда, Наманган өязенең Су- самыр волостендагы Сад- Җийде кышлагында ярлы крестьян семьясында туа. Быел аның тууына 100 ел тула. Шушы истәлекле датаны, тугандаш кыргыз халкы белән беррәттән, билгеләп үтү җөмләсеннән Татарстан китап нәшрияты акынның сайланма әсәрләрен бастырып чыгарды. Китапка кертелгән әсәрләр шагыйрь иҗаты турында күпкырлы фикер тупларга мөмкинлек бирәләр. Җырчы һәм оста кубызчы яшь чагында үз халкының кайгысы, ярлылык газаплары турында моңлы җырлар чыгарган, байларның комсызлыгын, вөҗдансызлыгын фаш иткән. Беренче шигырьләрендә үк ул изелгән халыкны җирле Сайларга, патша түрәләренә каршы көрәшкә өнди. м Совет чорында Токтогул Сатылганов туган ил һәм партия турында, җир-су реформасы һәм колхоз төзелеше, халыкның бәхетлетормышы һәм яшь буынның якты киләчәге, бердәмлек һәм дуслык турында дулкынланып җырлый. Мондый күтәренке хис белән сугарылган әсәрләрдән аның «Нинди ана тудырды Ленинны — бөек улны»; «Рустан алган бүләгем», «Биек күтәр байрагыңны», «Ярлы, рәхмәт әйт, котла», «Токтогулның үләр алдыннан әйткән ' сүзләре» һәм башка шигырьләрен күрсәтергә кирәк. Җыентыкка «Кидәй хан» дигән зур күләмле поэмадан өзек кертелгән. Әсәрләрне кыргыз теленнән шагыйрь Нури Арсланов тәрҗемә иткән. Алар татарча да оригиналдагы кебек җиңел укыла. Ә авыр аңлашыла торган сүзләргә һәм аерым урыннарга китапта махсус сүзлек һәм аңлатмалар бирелгән. Кереш сүз урынында акынның биографиясе белән дә танышырга мөмкин. Китапның тиражы—-6 мең данә. Бәясе — 29 тиен. Халыкта шактый күптәннән бирле йөри торган бик гади сюжет. Нәни генә бер чеби бүре кулына эләгә дә: минем итем белән генә барыбер тук булмассың, кече телеңә дә йокмам, мин әтиәннләремне алып килсәм, яхшырак булыр, син мине җибәр дип ялына. Бүре риза була. Бу мәзәкнең әдәби әсәрләрдә күп кенә кабатланганы бар. Әмма яңа чишелеш тапкан хәлдә бу вакыйга да яңача яңгырарга мөмкин. Шагыйрь Галимҗан Латыйп үзенең «Бердәнбер көнне» исемле шигырендә шундый чишелешне тапкан. Бу очракта чеби бүрене алдап качкан икән, чынлыкта аның әтисе- әнисе юк, ул — инкубаторда чыккан чебеш. Бу борылыш. беренчедән, шигырьне уку өчен кызыклы итеп, икенчедән, әсәрдә безнең заман билгеләреннән бер оттенок барлыкка китерә. Шигырьдә вакытның кечкенә генә булса да бер характерлы ягы ачыла икән, бу инде яхшы. Галимҗан Латыйпның кече яшьтәге мәктәп балаларына адреслап. Татарстан китап нәшриятында чыгарылган «Кошлар кайткач» җыентыгында мондый шигырьләр байтак. «Дөнья белән шулай таныштык» (бу шигырьнең озынгарак сузылуын әйтергә кирәк), «Маляр абый», «Акбай» һәм башка кайбер шигырьләр конкрет детальләр аркылы бүгенге көн сыйфатларын ачарга омтылу белән күңелгә әйбәт тәэсир итәләр. -«Маляр абый» шигыре өйләр бизәүче кеше хезмәтенең шигъри эчтәлеген Галимҗан Латыйп «КОШЛАР КАЙТКАЧ» нәни укучыга гади һәм образлы тел белән сөйли. Кулларымда пумала, Шатлык өстим дөньяга. Җыентыкта төрле темаларга багышланган «Бәләкәй музыкант», «Минем бабай», «Зәйнәп кино ярата», «һашыйм белән Касыйм», «Югалган бизәкләр» һәм башка шигырьләр бар. Китапның тышлыгын һәм рәсемнәрен художник П. Григорьев ясаган. Тиражы — 10 мең данә. . Бәясе — 7 тиен. Зәки Нури БЕР ЕЛ Татарстан китап нәшриятында күптән түгел шагыйрь Зәки Нуриның «Бер ел» исемле яңа шигырьләр җыентыгы басылып чыкты. Автор > китапның беренче битендә үз укучыларына болан дип мөрәҗәгать итә: «Алар (җыентыкка тупланган шигырьләр) илебездә көн саен булып торган истәлекле вакыйгалар, куанычлы яңарышлар, тирән кичерешләрнең шигъри елъязмасына, бәлки, кайбер яңа юллар булып өстәлер. Юлларның исә шатлыклы көйләр көйләп, тантаналы речьләр сөйләп үтелергә тиешләре дә, яхшыга юл тоткан юлчыга яман киртәләр куеп ачу китерә торганнары да була... Нәкъ менә шул турыда ни дә булса әйтер өчен сүз ала бу китап». * * * Китап битләрен актарганда бу фикерләрнең дөрескә чыгуын күрәсең. Анда чыннан да «Яңа ел утлары», «Чаңгы», «Замандашлар — каләмдәшләр», «Кораб китте», «Енисейга Идел сәламе», «Еракка ишеттереп», «Фидель килгәч», «йөрәкләр күрешә», «Галәм акчарлагы», «Галәмче егет җыры» исемле шигырьләр безнең ил тормышындагы күренекле җиңүләр, дөнья күләмендәге әһәмиятле вакыйгалар, политик яңгырашлы мәсьәләләр хакында язылсалар, «Аңлашу», «Март шигыре», «Күрәсе килү», «Умырзая белән сөйләшү», «Чишмә», «Маяк», «Чәчәк биргәндә» кебек шигырьләрдә авторның кичерешләре, дөньяга карашы, уйланулары интим лирика формасында язылганнар. Сатирик һәм юмористик шигырьләргә китапта шулай ук зур гына урын бирелгән. «Айга менү турында» шигырендә автор үз эшләрен рәтләп башкара алмаган кешеләрдән үткен итеп көлә. Менә бер ремкоитора кешесе айга ни өчен омтыла: — Айда коеп һәм сибәләп Яңгыр яумый. Димәк ки, Тишек булса да түбәләр, Борчылырга кирәкми. «Малай актыгы», «Сукыр тавык», «Көлеп алып, селкеп. салып» рубрикасы астында берләштерелгән дүртьюллыклар да төрле эшлексезләрне, әрәмтамакларны, ялагайларны, явыз җанлы кешеләрне, яла ягучыларны, мактанчыкларны һәм башка шундый күз көекләрен сизелерлек итеп чәнчеп алыр дип өметләнергә мөмкин. «Хак сүзләрнең кыскаларын әйтә каләм осталары» башы астында язучылардан Гомәр Бәшировка, Фатих Хөснигә, Габдрахмаи Әпсәләмовка, Сибгат Хәкимгә, Риза Ишморатка һәм башка әдипләргә карата уңай характерда язылган эпиграммалар бирелгән. Җыентык күләме авторның бер ел эчендә шактый актив эшләвеи күрсәтеп тора, ул, дүртьюллыкларны искә алмастап, кырыклап шигырьне эченә ала Тиражы — 4 мең данә. Бәясе — 9 тиен.