Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ӘДӘБИЯТ ФӘНЕНДӘ РОМАН ПРОБЛЕМАСЫ

Бөтенлөнья әдәбиятында роман жанрының тарихы, роман теориясе проблемалары бик зур урын ала. Үткән гасырдан -башлап шушы көнгәчә роман турында бәхәсләр һаман дәвам итә, тәрле^ карашлар яшәп килә, һәр тарихи чор, һәр заман романга карата үз таләпләрен куя, үз фикерен, үз мөнәсәбәтен белдерә. Шулай булмыйча 'мөмкин дә х түгел. Кешелек дөньясында барган иҗтимагый-политик үзгәрешләр, әдәби-философик аңның үсеше, гомумән рухи культурага йогынты ясамыйча калмаган кебек, роман һәм башка жанрларга да йогынты ясамый калмый. Халык тормышы, җәмгыять тарихындагы зур үзгәрешләр, кешенең характеры, эчке рухи дөньясы роман жанрында аеруча киң һәм тирән, бөтен каршылыклары белән сәнгатьчә ачылуы, анализлануы бөек художниклар һәм теоретиклар тарафыннан күптән исбат ителгән инде. Дөнья әдәбиятының һәм рус әдәбиятының классик романнары турында мәңге онытылмаслык хезмәтләр тудырган, роман теориясенә нигез салган бөек тәнкыйтьче В. Г. Белинский XIX йөзнең беренче яртысында ук (1835 елда) хәзер «роман барысында үтерде, ’барысын да йотты» IV В. Г. Белинский. Полное собр. соч., т. I, Москва, Изд. АН СССР, 1953, стр. 261. IV дип әйткән һәм -рс-манның, синтетик жанр буларак, эпос, лирика һәм драматургия сыйфатларын үзендә берләштерә алу көчен күргән. Билгеле, монда сүз башка жанрларның юкка чыгуы, туры мәгънәсендә үлүе турында түгел, бәлки роман жанрының популярлыгы, киң таралуы һәм специфик сыйфаты турында бара. Белинский романга «яңа заман эпосы», «тормыш энциклопедиясе» дип бик ачык билгеләмә биргән. Роман безнең заманда яңа сыйфатлар белән баеды, аның яңа төрләре .туды, ул үзенең үсешендә моңарчы булмаган яңа баскычка күтәрелде. Дөнья әдәбияты романистикасындагы бу тарихи яңа баскыч, барыннан да элек, социалистик реализм методы белән язылган романнарда күренә. Роман тарихын һәм теориясен өйрәнүгә багышланган әллә никадәр тикшерүләр, күп томлы фәнни хезмәтләр дөньяга чыккан һәм чыга тора. Чит илдәге хезмәтләрнең күпчелеге буржуаз карашларны чагылдыралар һәм алар турыдан-туры империализм лагереның реакцион вдеол оги я се н яклауга н игез л ән гә н - нәр. Хәзерге -буржуаз әдәбият белеме вәкилләре 'бөтендөнья әдәбияты тәҗрибәсе турында сөйләгәндә, еш кына, совет әдәбияты тәҗрибәсен күрмәмешкә салышалар яки тарихи фактларны бозып күрсәтәләр. Бигрәк тә Американың В. Эрлих, Г. Струве һ. |б. реакцион «белгечләре» совет әдәбияты турында төрле ялган тараталар, тарихи фактларны бозып аңлатырга маташалар. Роман тарихы һәм теориясе мәсьәләләре тирәсендә хәзер реакция белән демократия көрәше-бара. Буржуаз илләрдә, «бигрәк тә Америкада, Франциядә һәм Англиядә, модернизм әдәбиятын яклаучы бер төркем реакцион язучылар һәм әдәбиятчылар реализмга һәм реализмның үзәгендә торган, аның төп сыйфатларын үзендә чагылдырган «реалистик романга каршы көрәш ачтылар. Алар классик әдәбият традицияләрен кире кагалар, реализмны ҺӘхМ романны хәзерге заман өчен инде искергән, яраксыз нәрсәләр дип исбат итәргә телиләр. Реалистик романның иң демократик жанр -булуы аларга ошамый. Демократия, гуманизм идеяләре белән сугарылган, заманның социаль-политик проблемаларын күтәргән реалистик романнар урынына алар ниндидер «яңа роман», «антироман» теорияләрен уйлап чыгардылар. Реакцион модернизм әдәбияты язучылары һәм теоретиклары реализмга каршы алып барган көрәштә төп ударны социалистик реализмга каршы, иң югары идеалларны яклаган, дөнья әдәбиятына көннән-көн йогынтысы көчәя барган совет әдәбиятына каршы юнәлтәләр. Совет әдәбиятының, совет романнарының дөньяда киң таралуы, популярлык казануы да дошманнарның ачуын кабарта. Партия Үзәк Комитетының 1963 елгы июнь Пленумы карарларында әйтелгәнчә, без дошманның шушындый һәртөрле идеологии һөҗүменә каршы килешмәүчән, рәхимсез көрәш алып барырга, конкрет хезмәтләр белән җавап бирергә тиешбез. М. Шолохов әйткәнчә, безнең өчен романның яшәү-яшәмәү мәсьәләсе проблема булып тормый. Роман яши һәм яшәячәк. Ром а н проблематик асы н марксизмленинизм фәне нигезендә өйрәнү, совет әдәбиятының яңа уңышларына таянып хәл итү — практик һәм теоретик яктан да, политик яктан да аеруча әһәмиятле эш. Хәзер күп милләтле совет әдәбияты фәнендә -бу юлда моңарчы булмаган күләмдә зур гыйльми-тикшерү эшләре алып’ барыла. СССР Фәннәр академиясенең М. Горький исемендәге институты күп томлы дөнья әдәбияты тарихын, күп томлы әдәбият теориясен, җиде томда СССР халыклары әдәбияты (совет әдәбияты) тарихын язуга кереште. Ленинградтагы рус әдәбияты институты берничә томда «Рус романы тари- хы»н әзерләп чыгара башлады (I томы 1962 елда чыкты, II томы якын арада басылып -чыгарга тиеш). Болардан тыш, роман проблемаларына багышланган күп кенә монографик хезмәтләр дөньяга чыкты һәм тагын яңа тикшерүләр әзерләнә. Шундыйлардан, мәсәлән, тарихи роман жанры турында С. М. Петров, Г. Ленобль, Ю. А. Андреев китапларын, Д. Е. Томарченконың «Рус классик романы тарихыннан» (1961), В. Днепровның «Реализм мәсьәләләре» (1960), А. В. Чичеринның «Роман-эпопеяның тууы» (1958), М. Кузнецовның «Совет романы» (1963) һ. б. Аерым проблемаларны яктырткан коллектив җыентыклар да 'бар («Хәзерге совет романының үсеш юллары», Мәскәү, 1961). Классик романчылар иҗаты тикшерелгән монографияләрне дә моңа өстәсәк (Храһченко, Бурсов, Ермилов һ. б. хезмәтләре), совет әдәбияты фәнендә роман тарихы һәм теориясе проблемаларының хәзер никадәр киң планда өйрәнелүе һәм хәл ителүе һәркемгә яхшы аңлашылыр. СССРның барлык республикаларында да әдәбият белемендә җанлану, роман жанры мәсьәләләрен махсус тикшерү бара. Барыбызга да билгеле булганча, сугыштан соңгы чорда һәр милли совет әдәбиятын да проза нык алга китте, һәр милли әдәбиятның хәзерге баскычындагы яңа ’күтәрелешне билгеләүче булып, беренче урында роман жанры тора. Романның һәр әдәбиятта үзенчәлекле яклары белән үсүен, яңа эпос, романэпопеялар тууын тирәнтен өйрәнү өчен матур фактлар, реаль җирлек бар. Украина, Белоруссия, Грузия, Азерёайҗан һ. б. республикаларда роман турында аерым монографияләр чыкты. Якын көннәрдә Е. Лизунованың «Хәзерге казакъ романы» дигән монографик хезмәте басылып чыгарга тиеш. Идел буе республикалары әдәбиятчылары да шул рухта гыйльмитикшеренү эшләре алып баралар. Безнең татар әдәбиятында бу мәсьәлә ничек тора соң? Турысын әйтергә кирәк, татар әдәбияты фәнендә моңарчы роман проблемасы махсус өйрәнелмәгән, роман тарихы һәм теориясе, аның үзенчәлекләре, төрләре-типлары һ. б. мәсьәләләре бөтен -ачыклыгы һәм кискенлеге белән куелмаган әле. Гомумән безнең әдәбиятта төрле жанрлар (сатира, драма, комедия, поэма һ. б.) үсеше тарихы белән кызыксыну һәм махсус өйрәнү соңгы елларда гына күренә башлады. Хәзергә әле бу эш бездә аерым язучыларның иҗатын өйрәнү һәм гомуми әдәби процессны тикшергәндә теге я бу жанр мәсьәләләрен яктыртып үтү планындарак бара (мәсәлән, М. Җәлил поэмалары, III. Камал прозасы, 20 нче еллар поэзиясе һ. б.). Әмма жанрларны тарихи һәм теоретик юнәлештә, жанрның эчке закончалыклары, үзенчәлекләре, төрләре, проблематикалары куелып, монографик планда тикшерү бездә әле юк диярлек. Республикабыздагы әдәбият белгечләренең, тәнкыйтьчеләрнең әдәби жанрлар үсеше, теориясе мәсьәләләренә хәзер җитди игътибар бирә башлаулары, һичшиксез, бу кимчелекне бетерүгә ярдәм итәр, әдәбият фәнебезнең тирәнәюенә һәм киңәюенә уңай йогынты ясар дип ышанырга кирәк. Билгеле, жанрлар проблемасын конкрет иҗтимагый тормыштан, халыкның әдәби-культур а традицияләреннән, әд әби -т а р и х и п р о цесста н аерым хәл итеп булмый. Сәнгать һәм әдәбият теориясендә, гомумән һәр фәндә, предметның тарихи асылын ачу аеруча әһәмиятле. Иҗат методы, әдәби стильләр, жанр төрләре, гомумән әдәбият, сәнгатьнең һәр тармагы, тарихи-мҗтимагый тормыш йогынтысы һәм яңа бурычлар, яңа таләпләр нигезендә үзгәрү, үсү процессын кичерә. Шул ук вакытта әдәбият, сәнгатьнең үзенә хас объектив закончалыклары да тулы ачыла. Бу — күптән билгеле булган хәкыйкать. Кызганычка каршы, без үзебезнең хезмәтләрдә гомуми-әдә- би процесс турында сөйләгәндә кайчак жанр үзенчәлекләренә, аның объекти в сыйф атл арына, ә дәб и -эстетик кыйммәте мәсьәләләренә тп- ешлечә игътибар биреп җиткермибез. Ә жанрлар мәңгегә катып калган фетиш түгел, ниндидер догматик төшенчәләрдән торган нәрсә түгел. Кыскасы, әйтергә теләгән сүз шул: татар әдәбиятында жанрлар тарихы һәм теориясе мәсьәләләре, бигрәк тә хәзер, иң сугышчан, алгы сызыкка .куелган, *иң актуаль әдәби һәм политик проблемалардан исәпләнгән роман проблемасы, бездән махсус өйрәнүне, киң планда тикшерүне сорый. Ул инде бездә дә күптән өлгергән мәсьәлә. Татар әдәбияты тарихында, татар совет әдәбиятында моның өчен материал, җитәрлек. Татар әдәбиятында роман тарихы шактый ерактан башлана. Дөрес, поэзиягә караганда, безнең проза яшьрәк. Реалистик хикәя, повестьлар һәм башка «романнар XIX йөзнең икенче яртысында күренә башлыйлар. Ләкин проза жанрының беренче башлангычлары, әлбәттә, борынгы язмаларга — төрле сәяхәтнамәләргә, тасвирламаларга, «хикәятләргә, эпик әсәрләргә барып тоташа. Роман жанры белән дә шулай ук дисәк, һич ялгыш булмас. Мохтар Ауэзов, Җермунокий һ. б. белгечләрнең сүзе белән әйткәндә, борынгы дастаннарда — «халык романнарыңда» ук инде теге я бу формада романистика элементлары туа башлаган, һәм ул һәр милли әдәби- * Татар әдәбият фәнендә роман проблемасы ятта үзенчәлекле төс алган. Бу үзе бер кызыклы проблема. Октябрь революциясенә кадәр татар әдәбиятында эреле-ваклы, төрле типта әллә никадәр «милли роман» дип аталган әсәрләр басылып чыккан. Аларның саны егермедән артык. Шулай ук (башка телләрдән тәрҗемә ителгән романнар да таралган. Чын роман -булганнары, роман жанры таләпләренә җавап би- рерлекләре күп булмаса да, минемчә, бу фактны игътибарсыз гына үтеп китү әдәбиятчы өчен килешеп бетмәс, дөрес тә булмас. Гомумән роман жанры өлкәсендәге элекке һәм совет чоры «хуҗалыгыбызны», иҗади байлыгыбызны барлау, туплау, тарихи объектив бәя бирү нәтиҗәсендә бик күп кызыклы, яңа якларны ачарга һәм тирәнрәк аңларга мөмкин. Татар совет әдәбияты, шул җөмләдән татар совет романы да, безнең элекке әдәбиятыбызның, барыннан элек реалистик революцион-демократик әдәбиятыбызның, бай традицияләренә таянып үсте. Кайбер милли совет әдәбиятлары халык иҗаты тәҗрибәләре нигезендә беренче адымнарын атлаган булса (кыргыз әдәбияты, Себер һәм Төньяк халыклары әдәбиятлары), кайберләрендә гомуми әдәби традицияләр электән үк яшәсә дә, роман кебек зур эпик жанр бары тик Октябрьдан соң, нигездә 30 нчы елларда гына туган (казакъ, төркмән, башкорт, чуваш һ. б.). Татар әдәбиятында исә Октябрьга кадәр үк жанрларның барлык төрләре шактый үсә башлаган иде инде; роман жанры да туып, чын реалистик романны үстерү юлында сизелерлек матур эзләр салынган иде. Монда, барыннан элек, реалистик прозабызның һәм реалистик романыбызның атасы Галимҗан Ибраһимов иҗатын искә алырга кирәк. Соңыннан совет әдәбиятында яхшы ук үсеп киткән һәм яңа сыйфатлар өстәп үсүен дәвам иттерүче соңиаль-пси- хологик һәм тарихи-революцион роман төрләренең башлангычлары, традицияләре, һичшиксез, Г. Ибраһимов романнары белән бәйле. Безнең‘әдәбиятта роман жанрының 7. ,с. ә.- № 8. үсү һәм формалашуында шулай ук рус әдәбиятының, рус романнарының йогынтысы зур булды. Бу — бәхәссез нәрсә, һәм ул үзе аерым өйрәнерлек гаять әһәмиятле мәсьәләләрдән берсе. Татар әдәбиятыңда роман жанры Октябрьга кадәр туган булса да, аның чәчәк атуы, яңа төрләре-тип- лары белән баеп формалашуы, яңа баскычка күтәрелүе совет чорында, безнең заманнарда булды һәм халык тормышындагы иҗтимагый үзгәрешләргә нигезләнгән бу җанлы процесс хәзер дә дәвам итә. Татар совет әдәбияты хәзер төрле типтагы романнар белән баеды. Аның тематикасы да, куйган проблематикасы да киңәйде. Романчыларыбыз халык күңеленә якын, онытылмаслык яңа кеше образларын, яңа типлар иҗат иттеләр. Татар совет әдәбиятында утыздан артык төрле роман язылган, аларның иң зур күпчелеге Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларга карый. Безнең проза аеруча сугыштан соңгы чорда нык үсте. Ул әдәбиятыбызның яңа баскычын, җитлеккәнлеген билгели. Монда романнар хәлиткеч, үзәк урынны алып тора. Сугыштан соң бездә тарихи, тарихи-революцион, социаль-психологик, социаль, хәрби роман типлары туды. Эпик әсәрләрнең иң югары төрен — роман-эпопея иҗат итү юлында уңышлы адымнар ясалды. Талантлы романчылар сафы һаман үсә, яңа эзләнүләр көчәя бара. Күрәсез, әдәбиятчы һәм тәнкыйтьчеләргә роман өлкәсендә җиң сызганып эшләр өчен мәйдан к?иң. Кабат әйтәм, хәзергә әле бездә әдәбият фәненең һәм әдәби тәнкыйтьнең роман проблемалары буенча сизелерлек җәелеп китә алганы юк. Гомумән татар әдәбияты фәнендә роман үсеше мәсьәләсе бөтенләй өйрәнелмәгән, моңарчы бер дә яктыртылмаган дип әйтү дөрес булырмы? Юк, минемчә, дөрес булмас. Татар әдәбияты фәненең һәм тәнкыйтенең элекке үсеш тарихы белән таныш булган кеше беренче тәҗрибәләрне. беренче тикшерүләрне •күрмичә үтмәс.. Күп еллар буена әдәбиятта күңел биреп эшләгән, әдәбият тарихын өйрәнгән галимнәре- безнең, тәнкыйтьчеләребезнең хезмәтләренә күз салсак, без аларда әһәмиятле күзәтүләр, үз заманы өчен характерлы нәтиҗәләр һәм билгеләмәләр булуын күрербез. Элекке хезмәтләр методологик яктан, әлбәттә, шактый искергәннәр, алар үткән этапны чагылдыралар. Әмма ул хезмәтләрдә күп кенә фактик материал тупланганлыгын да истән чыгарырга ярамый. Әйткәнемчә, Октябрьга кадәр әдәбият турында (басылып чыккан материалларда да, 1совет чорындагы хезмәтләрдә дә әдәби хәрәкәтне бәяләү уңаенда романнарыбызга да теге я бу формада бәяләр бирелеп кителгән. Күренекле язучылар һәм әдәбиятчылар татар әдәбиятында роман жанрының акрын үсүе, бик аз булуы турында борчылу белдереп язганнар, һәрбер уңышлы яңа романны шатланып каршы алганнар. Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Камал, Г. Ибраһимовларның Заһир Бигиев әсәрләре басылып чыгуын ничек котлап язулары һәркайсыбызга яхшы билгеле. Мәсәлән. Ф. Әмирхан «Әдәбиятка гаид» (1908) исемле мәкаләсендә, алдынгы язучыларның карашларын чагылдырып, бик ачык әйтә: «3. Бигиев романнары татар телендә язылып, миңа укырга туры килгән роман диярлек әсәрләрнең әүвәлгеләредер... Бу романнар кыйсмән безгә яз (якынлашканын күрсәтә торган кышкы якты кояшлы көннәр булып хезмәт иткәннәрдер» Г Г. Тукай да аларга карата: «Әдәбият языбызның иң әүвәлге чәчәкләре»,— диде. Г. Ибраһимов бу әсәрләр турында шундый ук карашта — романнарыбызның әүвәлгеләре, башлангычлары дигән карашта тора. Ул үзенең «Әдәбият кануннары» һ. б. хезмәтләрендә 3. Бигиев әсәрләрен «кечкенә роман» яки «озын хикәя— повесть» дип атый, жанр үзенчәлеген ачыграк билгеләп үтә5 6 . XX йөз башында, бигрәк тә 1905— 07 еллардагы революция чорында, татар әдәбиятында реализм тенденцияләре көчәя барган саеи повесть һәм роман жанрлары белән кызыксыну, иҗтимагый тормышны киңрәк планда сәнгатьчә күрсәтеп бирү, тасвир итү 5 Ф. Ә м ирха н. Сайланма әсәрләр, 2 том, 1958, 329—330 битләр. 6 Г. Ибраһимов. Әдәбият кануннары, «Сабах», Казан, 1918, 79 бит. омтылышлары күбәя бара. Газета һәм журналлар да бу турыда еш «яза башлыйлар, чын «зур романнар» кирәклеген әйтәләр. «Матбугат базарында чыккан китапларның күләме зураю туктаусыз дәвам итә. Соңгы елларда фәнни вә иҗтимагый әсәрләрнең өч-дүрт йөз битлекләре ешеш кына чыга башлады... Бу ел исә дәхи бик зур берничә романның баш күтәргәнлеге мәгълүм булды» \ — дип яза Г. Ибраһимов «Зур романнар» дигән мәкаләсендә. Шунда ук ул өч романны телгә ала: Ф. Әмирханның «Урталыкта»сын (язылып бетмәде, бер өзеге генә чыкты), Минһаҗның «Җәннәте фирдәвес»ен (тарихи роман, ди) һәм үзенең «Яшь йөрәк- ләр»еи язып бетерүен әйтә. Шунысы характерлы, татар демократик прозасын нигезләүчеләр, беренче реалистик роман иҗат итүчеләр, барыннан элек, рус классик әдәбияты, үрнәкләреннән өйрәнәләр, •бигрәк тә Толстой, Тургенев һәм Гоголь әсәрләрен еш телгә алып язалар. Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов һ. б. мәкаләләрен укыганда еш кына менә шушы өч бөек художникның исемен очратабыз. XX йөз башындагы безнең беренче реалистик романнарда аеруча Толстой белән Тургеневның йогынтысы нык сизелә. Безнең хәзерге әдәбиятчылар бу фактка игътибар итеп бик дөрес эшлиләр. Беренче татар совет романнарында исә бигрәк тә М. Горький- дан өйрәнү күренә. . Җәмал Вәлидинең «Татар әдәбиятының барышы», Габдрахман СЬгъдинегь к<Кавагыйде әдәбият, «Әдәбият ысуллары» кебек, Октябрьга кадәрге әдәбият мәсьәләләренә багышланган китапларда роман турында кыскача төшенчәләр бирелеп кителсә дә, аларда әле татар әдәбиятында роман мәсьәләсе куелмый диярлек. Билгеле, ул хезмәтләрдә үз заманының карашлары 1 Г. И б а р а Һ н м о в. Әдәбият мәсьәләләре, Казан, 1960, 66 бит. чагылган, авторларның күпчелеге Көнчыгыш әдәбиятлары (төрек» гарәп) чыганакларына таянып эш иткәннәр. Г. Ибраһимо.виың 1915— 1916 елларда язылган «Әдәбият кануннары» китабы исә бу яктан нык аерыла. Ул әдәбият белемебез үсешендә яңа күренеш иде. Дәреслек характерында язылуына карамастан, аның әдәбият белемендәге тарихи әһәмиятен ачык әйтеп үтәргә кирәк. Г. Ибраһимов үзе бу китабына зур әһәмият биргән, өч басмасын чыгарган. Әле утызынчы елларда да авторның ул китабын, совет әдәбияты белеме белән бәйләп, яңабаштан эшләп чыгарырга теләгәнлеге билгеле ‘безгә. Үкенечкә каршы, шәхес культы елларындагы трагик хәлләр нәтиҗәсендә, язучының башка әсәрләренең кулъязмалары («Безнең көннәр» романының икенче томы, «Татарлар арасында революция хәрәкәте» һ. б.) белән бергә бу хезмәт тә юкка чыккан. Татар әдәбияты белеме үсешендә Г. Ибраһимовның хезмәте бик зур. Ул безнең әдәбиятта марксистикленинчыл әдәбият белемен нигезләүчеләрнең иң күренеклесе иде. Аның әдәби иҗаты белән бергә, бу өлкәдәге эшчәнлегенә дә 20 нче елларда ук, егермееллык юбилее уңае белән, юары бәя бирелеп үтелгән иде. Шул вакытта «Әдәбият кануннары» китабы турындагы бәяне хәзер искә төшереп үтәсе килә. «Әдәби хәдис- ләребезнең тыгызаюы, — дип язды Гомәр Гали, — татарның үз әдәби җирлегенең эшләнеп җитүе нисбәтендә, әлбәттә, .без үз телебездәге әдәбият теориясендә дә гарәптән, төректән, рустан татарга таба борылыш ясарга тиеш идек. Галимҗан Ибраһимов теләдәбият белеменең беренче баскычларында үзенең сарф-нәхүләре белән әнә шул борылышны ясаган кебек, үзенең «Әдәбият кануннары» («Сабах», 1916) белән бу мәйданда да зур борылыш ясый. Бу борылыш чыннан да татар әдәбият теориясенең үз җирлегенә борылыш -иде, бу фәннең татарның үз телендә, кирәк урында үз терминологиясе белән, үсә башлавына таба борылыш иде. Галимҗан Иб раһимов ага моны үзе дә беренче максатлардан итеп куя» L Бик дөрес әйтелгән, объектив бәя бирелгән. Чынлап та, «үз әдәби җирлегебездә эшләнеп» килгән әдәбият белеме үсешендәге яңа борылыш, яңа адым иде аның хезмәте. Ул К. Насыйри, Г. Тукай, Ф. Әмирханнардан сузылып килгән демократик әдәбият хәрәкәтенең аерылгысыз табигый дәвамы иде. Әдәби- теоретик фикерне киңрәк мәйданга чыгарырга теләү иде бу. « Әдәб и я т к а н ун н а р ы » китабына тулы анализ, характеристика бирмичә (ул безнең бурычка керми), бары тик роман жанрына кагылган өлешенә 'генә кыскача тукталып үтик. Г. Ибраһимов үзенең китабында ә дә б и ятн ы ң ба р л ы к жанрлар ын а, төрләренә тарихи аспектта аңлатмалар, һәркайсына кыскача билгеләмә бирә. Теоретик аңлатмаларны дөнья әдәбиятыннан, рус әдәбиятыннан һәм татар әдәбиятыннан конкрет мисаллар белән беркетә. Язучы кереш сүзендә әйткәнчә, китап рус әдәбияты белгечләренең (Овояно-Куликовский һ. б.) хезмәтләре нигезендә эшләнгән, һәрбер дәреслек формасындагы китаплар га хас булганча, монда да тар норматив билгеләмәләр күп. Ләкин Г. Ибраһимов дәреслек чикләре эчендә генә калмый, хезмәтенең шактый өлешендә әдәби-тарихи процессларга, шулай ук татар әдәбияты фактларына, стиль, жанр үзенчәлекләренә дә игътибар итә. Безнең өчен бигрәк тә шунысы әһәмиятле. Китапның «роман» дигән бүлегендә Г. Ибраһимов, роман нәрсә ул, нинди типтагы романнар була, аларның эчке төзелешләре ничек була, дигән сорауларга кыскача җавап бирә һәм дөнья әдәбиятында романның тарихи үсешенә тукталып үтә. Безнең әдәбият фәнебездә беренче тапкыр роман һ. б. жанрлар теориясе татар әдәбияты фактлары белән дә бәйләп яктыртыла. Язучы, 1 «Галимҗан Ибраһимов». Мәкаләләр җыентыгы, Татарстан дәүләт нәшрияты, Казан, 1928, 124 бит. (Г. Гали мәкаләсе — «Галимҗан Ибраһимов һәм бездә әдәбият белеме».) үз тәҗрибәсен дә искә алып, «Яшь йөрәкләр» романына бәя 'бирә. «Егерменче гасырның башларына- ча, — дип яза Г. Ибраһимов, — без борынгыча яшәдек. Хәзер татар уйганды. Яшәү юлында яңалыклар эзли башлады. Безнең хәятның хәзерге көннәре — искелек җимерелеп, яңалык мәйдан ала башлаган бер дәвер. Бу дәвердә картраклар борынгы уйны, 'борынгы хәлләрне сакларга, яшьләр аны ватарга, җимерергә. яңа рәвешчә яшәргә тырышалар. Ике арада көрәш бара, бу көрәш бишенче елдан соң аеруча куәт алды. «Яшь йөрәкләр» — бер роман. Анда шул искелек белән яңалык- •ның көрәшү дәверендәге хәлләр төрле каһарманнар аркылы тасвир ителгәннәр. Бар искелек каһарманнары: Җәләш мулла, Гәрәй мирза һәм боларның хатыннары; бар яңалык каһарманнары: Сабир, Зыя, Госман, Сәлим, Камилә һәм башкалар» \ «Яшь йөрәкләр» романын язучы үзе «иҗтимагый-рухи» романнар рәтенә куя һәм шушы мисал нигезендә, мондый төр романнарның эчке төзелешендәге үзенчәлекләрен билгеләп үтә. Автор бик әһәмиятле күзәтүләр ясый: кеше һәм җәмгыять, герой һәм среда, обстановка, геройларның үсештә, хәрәкәттә «бер сурәт» (җанлы образ, тип) итеп тасвирлануы, романда мәхәббәт темасы һ. б. Шунысы характерлы, Г, Ибраһимов, әдәбият теориясендәге норматив төшенчәләрне аңлату белән бергә, җанлы иҗтимагый тормыш процессы йогынтысы астында аларның үзгәрүчәнлеген дә, жанр спецификасын да истән чыгармый, «һәм гамәлдә дә романнар үзләренең төп уйлары, мәүзугъ вә мөндәриҗәләре ягыннан санап бетергесез төрләргә аерылалар», — ди ул. Икенче урында: «Бер канун булып түгел, тик әдәбият гадәте буенча, романнарда гыйшык маддәсе булмый кала алмый. Бу ничә мең ел шулай дәвам итә. Моңа сәбәп — роман дигән мәфһүмнең табигыяте, 1 Г. Ибраһимов. Әдәбият кануннары, «Сабах», Казан, 1918, 75 бит. шуны үзе теләве», — дип искәртеп үтә. Язучының реалистик карашын белдергән менә тагын бер билгеләмәсе: «Хәзерге заман романнарының иң ачык вә иң мөмгаз хосусияте— боларның һичбер нәрсә белән чикләнмәведер. Хәятта ни бар, адәм ни нәрсә уйлый — шуның һәммәсе хәзерге романга мөндәриҗә була ала». Күрәсез, монда инде -романга иң демократик һәм тормышны чагылдыруда «чикләнүне».белмәгән, «заман һәм хәят» эпосы итеп карау ачык күренә. (Г. Ибраһимов «эпос»- ны гарәпчә «ривая» дип атый.) Асылда болар В. Г. Белиискийның роман турындагы фикерләренә бик якын торалар. Хәтта повесть мәсьәләсен дә Белиискийчарак куя ул. Повестьны ул, «романның кечерәк •күләмлеседер, романдагы шарт хосусиятләр .монда |да табыла... аерма фәкать күләмнең кечкенә булуында, вакыйганың романдагы кадәр үк бөтен, киң вә тулы бирелеп җитә алмавындадыр», ди. Г. Ибраһимов, һичшиксез, бөек рус тәнкыйтьчесенең хезмәтләре белән яхшы таныш булган. Ул унтугызынчы гасырда «бөтенләй яңа юлга төшкән» романнарны — реалистик ««яңа заман романнарын» яклый, аларны элекке дәверләрдәге ди да ктик-әхл ак романнарына каршы куя. Г. Ибраһимов китабында роман турында бирелгән кыскача билгеләмә хәзер дә игътибарга алырлык. «Роман дип хәятның билгеле бер дәверендә булган эчке вә тышкы хәлләрне, төрле тип вә каһарманнар аркылы, бөтен һәм киң рәвештә тасвир иткән әсәрләргә әйтәләр», — ди ул (74 бит). Рус әдәбиятында да шул ук характердагы билгеләмәләр булган. Г. Ибраһимов, әлбәттә, шуларга таянып эшләгән, ләкин үзенчәрәк итеп, үзгәртеп тә алган. Ләкин хикмәт анда түгел, хикмәт язучының мәсьәләне ничек аңлавында һәм нинди формуланы дөрес дип исәпләвендә. Романчы һәм әдәбиятчының сизгерлеге монда бик яхшы сизелә. Г. Ибраһимовның роман турындагы фикерләренә һәм бу билгелә мәсенә безнең әдәбиятчылар игътибар итми калмаганнар. Мәсәлән, Галимҗан Сәгъдинең 1939 елда басылып чыккан «Әдәбият теориясе» дәреслегендә дә нигездә шул ук формула кулланыла L Г. Ибраһимовның «Әдәбият кануннары» китабының -безнең әдәбият фәнебез өчен тарихи әһәмиятен авторның әдәби юнәлешләргә, иҗат методларына, стиль-тел мәсьәләләремә ’карашында да (беренче тәҗрибә, 'башлангыч рәвешендә булса да) күрергә мөмкин. Демократик әдәбият вәкилләренә хас булганча, Г. Ибраһимов әдәбиятның тарихимҗтимагый роленә зур игътибар бирә. Эпик жанрларны характерлаганда, мәсәлән, ул реализм әдәбиятының үсешенә аеруча басым ясый. Дөрес, Г. Ибраһимов хезмәтләрендә дә, башка галимнәребезнең хезмәтләрендә дә романны реализм үсеше белән бәйләп, реализм һәм роман проблемасы планында тикшерү юк иде әле. Безнең әдәбият фәне моны Октябрьдан соң, 20 нче елларда гына ачыграк куя башлады, ләкин, әйткәнебезчә, -махсус шуңа багышланган аерым хезмәт күренмәде. Ул чорда әдәбият белеме алдында революцион чынбарлык куйган башка мөһим бурычлар тора иде: сыйнфыйидеологик көрәш шартларында совет әдәбияты нигезләрен салу, марксистикленинчыл методологияне үзләштереп, үткәнне һәм хәзергене яңача бәяләү, кыскасы, татар совет әдәбияты белеменең беренче ташларын салу өчен көрәш бурычлары торды. Монда да, барыннан элек, Г. Ибраһимовның әдәби-иҗат һәм гыйльми эш- чәнлеге аеруча зур урын тотканлы,- гын әйтеп үтәргә кирәк. Аның «Татар әдәбияты», «Пролетариат әдәбияты турында» исемле хезмәтләре, татар әдәбияты тарихын чорларга бүлү, Г. Коләхметов, М. Фәйзи, Ш. Бабич һ. б. турындагы мәкаләләре татар әдәбияты белемен гыйльми нигезгә салуда нык ярдәм иттеләр.. 1 Г. Сәгъди. Әдәбият теориясе, Тат- нздат, 1939, 67 бит. Татар прозасында, бигрәк тә аның 7 Г. Нигъмәти. Сайланма әсәрләр, Казан, 1958, 145 бит. 1 Г. Нигъмәти. Революция елларындагы әдәбиятыбыз, СССР халыкларының үзәк нәшрияты, Мәскәү, 1929, 22—23 битләр. иң зур эпик жанры — роман тарихында, Г. Ибраһимов иҗаты төп урынны алып тора. Беренче татар совет романын тудыручы Г. Иб‘- раһимов булды. Аның «Яшь йөрәкләр», «Безнең көннәр», «Казакъ кызы» романнарына, шулай ук «Ти- 1рән та.мырлар»ына 20 нче елларда безнең әдәбият фәнендә билгеле дәрәҗәдә бәя бирелгән, ул әсәрләрнең тарихи әһә мия тл ә р е би лге л ә 11 гән иде инде. Бигрәк тә язучының 20 еллык юбилее уңае белән’чыгарылган «Г. Ибраһимов» исемле җыентыкка! (1928) кергән күренекле галимнәрнең мәкаләләрен искә алырга кирәк. 20 нче еллар әдәбият белеме өчен ул әйбәт факт булды. Шулай ук ул елларда дөньяга чыккан әһәмиятле хезмәтләрдән Габдрахман Сәгъдинең «Татар әдәбияты тарихы» (1926), Галимҗан Нигъмәтинең «Революция елларында әдәбиятыбыз» (1929) китапларын һәм Г. Гали мәкаләләрен күрсәтергә мөмкин. Мин монда аларның татар романнары турындагы өлешләрен искә алып әйтәм. Г. Нигъмәти белән Г. Галинең «Ти-рән тамырлар» романы турындагы мәкаләләре, минемчә, хәзер дә әһәмиятләрен югалтмаганнар. Бу романга беренче тапкыр шушы мәкаләләрдә бәя бирелгән, тулы булмаса да, әдәби- эстетик яктан анализ ясалган. Г. Нигъмәти дә, Г. Гали дә бу әсәргә югары бәя бирәләр, беренче совет романы дип исәплиләр. «Тирән тамырлар»да, шөбһәсез, яңа күренеш, яңа идея һәм типлар тулып ята «... аның гомуми бер яхшы сыйфаты — художество матурлыгы белән идея матурлыгының бергә җыйналуы»7 , дип яза Г. Нигъмәти. Г. Гали дә шундый ук карашта: «Октябрьдан соң «тыныч» тормыш җирлегендә татар эчендә барган 11 җтим а гы й-сы йн ф ы й көр ә ш н е күрсәткән бердәнбер зур әсәр; татар совет әдәбиятында зур эпик әдәби әсәрләрне «Тирән тамырлар»дан башлап санарга туры киләчәк», дип яза ул. Шул ук Г. Гали бу романны «чынчыннан беренче тормыш проза сы», «бүгенге тормыш картиналары белән тулган галерея» әсәре дип карый. Күрәсез, беренче зур эпик әсәрләребез үз вакытында ук зур вакыйга итеп каршы алынганнар, һәм әдәби тәнкыйть үз сүзен ачык итеп әйткән. Романнарның акрын тууы, сирәк чыгуы да егерменче е л л а р д а гы тә н к ы й ть н е б о р ч ы м ыи калмаган. Г. Нигъмәти үзенең икенче бер мәкаләсендә, зур прозаик әсәрләргә тукталып, Ш. Камалның «Таң атканда» романы турында «революция әдәбиятыбызда күренекле урынның берсен алырга тиеш һәм алыр да» дип әйткәннән соң, «ләкин әле бездә зур романнар бирүчеләр» бик аз дип өсти һәм «теләгән кадәр киң һәм зур темаларны эшләрлек көч. әзерлек җитмәве» турында сөйли ! . Чынлап та, егерменче елларда безнең әдәбият киң колачлы зур романнарга -бай түгел иде әле, хәтта утызынчы елларда да роман жанрының ’социалистик реализм юлында үсү процессы авырлык белән барды; әллә никадәр роман языла ба-шланып та. төгәлләнми калды (К. Нәҗми, һ. Такташ, М. Гали, А. Шамов, Ш. Гооманов, Г. Минский һ. б. романнары). Бу факт, ихтимал, әдәбият белеменә дә тәэсир иткәндер, роман проблемасын игътибар үзәгенә куеп өйрәнү өчен реаль нигез җитешмәгәндер. Ләкин төп сәбәп, минемчә, анда түгел, төп сәбәп пролеткульт, раппчылык вульгар соцйалогизмының әдәбият үсешенә, әдәбият фәненә тискәре йогынты ясавында, тоткарлавында. 20 иче елларда бит кайбер әдәбиятчылар: «Роман жанры — ул буржуаз әдәбият жанры, яңа чорда үлемгә хөкем ителгән жанр»—дигән карашларны тараттылар. Мәсәлән, Б. Грифцовның «Роман теориясе» (1927), В. Шкловскийның «Проза теориясе» (1925), С. Третьяков, О. Брик һ. б. хезмәтләрендә ул нәкъ шулай иде. 1935 нче елларда да әле «роман — буржуаз жанр» дигән караш бетеп җитмәгән иде («Әдәбият энциклопедиясе»нең 9 нчы томында басылган Г. Лукач һәм Г. Поспелов мәкаләләре). Мондый караш татар совет әдәбияты белемендә ачыктан- ачык таралмаган булса да, аның тискәре йогынтысы кайбер хезмәтләрдә, мәкаләләрдә эзсез генә үтмәгән (Ф. Әмирхан турында-; Г. Толымбай мәкаләсе һ. б.). Татар әдәбияты тарихын, шулай ук беренче романнарыбызны өйрәнүдә 'беренче җитди тәҗрибә «булган һәм әдәбият белемебездә нигездә уңай роль уйнаган ‘бер хезмәтне телгә алын китәсе килә. Мин проф. Габдрахман Сәгъдинең «Татар әдәбияты тарихы» китабы турында әйтергә телим. Методологик яктан аның искергәнлеген, вульгар социологизм рухы белән (сугарылганлыгын без хәзер яхшы аңлыйбыз һәм аңа, әлбәттә, тәнкыйть белән карыйбыз. Әмма |бу китапның фактик материалга бай булуын, әдәбиятыбыз тарихын бер системага салып бирү юлында җитди беренче тәҗрибәләрдән икәнлеген беркем дә инкарь итмәс. Без, әдәбиятчылар, бүген дә әле бу китапның фактик мате ри а лл а р ы н н а-и ф а й д а л а н а б ыз. Безнең әдәбият белеме тарихында мондый хезмәтләр күп булмаган, алар, кимчелекләре булуга да карамастан, һичшиксез, тиешле хөрмәткә лаеклы дип уйлыйм. Г. Сәгъдинең «Татар әдәбияты тарихы».нда безне кызыктырган мәсьәлә буенча да — татар романнары турында да кыйммәтле күзәтүләр, фикерләр бар. Г. Сәгъди беренче кат диярлек жанрларга үзенчә классификация ясарга, чыганакларын, беренче башлангыч үрнәкләрен ачыклап китәргә омтыла. Мисалга татар әдәбиятында беренче роман һәм реализм мәсьәләләрен генә алып карыйк. Г. Сәгъди реалистик романнарның беренче башлангычлары итеп М. Акъегетнең «Хисаметдин •менла», 3. Бигиевның «Гөнаһы кәбаир» һәм «Гүзәл кыз Хәдичә» әсәрләрен исәпли һәм, бу әсәрләрдә рационализм, дидактизм өстенлек итүен әйтү белән бергә, прозада реализм сыйфатлары да инде бөреләнә башлавын күрә. Дөрес карашмы бу? Минемчә, нигездә дөрес караш. Г. Ибраһимов та бит бу әсәрләрне бер урында «повесть» дип, икенче урында «кечек роман» яки роман дип атый һәм авторларын «беренче татар романистлары» дип - бәяли. Г. Нигъмәти исә «Хисаметдин менла»га беренче озын хикәя — совесть дип карый һәм бездә •беренче зур романнар тудыручы — ул Г. Ибраһимов '-иде дип исәпли. Монда да дөреслек юк түгел, әл,бәт- тә, чөнки Г. Нигъмәти чын мәгънәсендә киң колачлы зур роман туу факты турында сөйли. Г. Нигъмәти дә беренче зур прозаик әсәрләребездә реализм яралгыларын кире какмый. Ләкин бу карашларын нигезләгәндә, Г. Сәгъди дә, Г. Нигъмәти дә «буржуаз әдәбият» һәм «буржуаз чор әдәбияты» яки «буржуазия хакимлек иткән чор әдәбияты» төшенчәләре арасына тигезлек билгесе куеп, әлбәттә, ялгыш нәтиҗәләр чыгардылар. Роман тарихын өйрәнгәндә бездәге роман ^башлангычларын билгеләү һәм ачыклау — әһәм-иятсез нәрсә түгел. «Хисаметдин, менла», «Гөнаһы кәбаир», «Гүзәл кыз Хәдичә» әсәрләре дөнья әдәбиятында кабул ителгән «роман» төшенчәсенә, таләпләренә - җавап биреп бетермәсә- ләр дә, чын мәгънәсендә әле роман булып җитмәсәләр дә, аларны, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Г. Сәгъди (элегрәк ' рус галимнәреннән проф. Смирнов һ. б.) билгеләгәнчә, беренче татар романнары дип бәяләү тарихи чынлыкка һич каршы килми. Бу жанрның үзен сиздерә башлавы безнең әдәбиятның реализмга таба атлый башлавын да күрсәтә. Роман жанры реализм үсеше белән тыгыз бәйләнгәнлекне В. Г. Белинский күптән әйткән. Роман жанры үсешен реализмның үсеше тарихы яктылыгында өйрәнү гаять әһәмиятле мәсьәлә. Хәзер совет әдәбияты белемендә моңа җитди игътибар бирелә, совет галимнәре бу проблеманы төрле яктан өйрәнәләр. Берничә ел элек Мәс- кәүдә дөнья әдәбиятында реализм һәм социалистик реализм үсеше турында булып үткән зур дискуссия дә бу эшне җанландырып җибәрде. Безнең хәзерге тата.р әдәбияты белемендә дә шушы 8 И. 3. Н у р у л л и н. XX йөз башы татар әдәбияты, Казан, КГУ, 1962, 24—25 битләр. 9 Шунда ук, 14—15 битләр. рухта азмы-күпме хәрәкәт оизелә, гыйльми тикшеренүләр алып барыла. Мәсәлән, соңгы , вакытта күренгән хезмәтләрдән И. Нуруллинның «XX йөз башы татар әдәбияты» .исемле лекцияләр курсында реализм мәсьәләсен яңа- ча куеп яктыртуга омтылыш бар. «1905 елгы революция алды еллЛры татар әдәбияты, XIX гасыр эстетик принципларына корылган булса да, реализмга таба адым ясады. Бу чор язучыларының иҗади казанышлары, әсәрләрдәге реализм элементлары 1905 елгы революциядән соңгы әдәбиятка өлеш булып керде, критик реализмның җиңүенә китергән факторларның берсе булды» ! ,— дип яза И. Нуруллин. Минемчә, нигездә дөрес тезис бу, роман жанрының үсү үзенчәлекләре дә -моны раслый. Ләкин И. Нуруллин карашларында бәхәсле, каршылыклы яклар да бар. Аның, XIX гасырның соңгы чирегендәге әдәби- эстетик принципларны бары тик рационализм һәм дидактизм принциплары гына итеп каравы, XIX йөз әдәбиятында бернинди рәвештә реализм булуы мөмкин түгел әле, дип исәпләве тарихи чынлыкка каршы килә8 9 . Реализмның тууын конкрет дата белән билгеләп булмый, әлбәттә. Минем аңлавымча, И. Нуруллин XIX йөзнең соңгы чиреге татар әдәбиятында «реализм элементларының», реалистик тенденциянең үсүен күрә һәм дөрес төсмерли. Әмма шул ук вакытта реализмга капма- каршы куелган ниндидер «яңа» төрдәге «рационализм һәм дидактизм иҗат методы» тууы турындагы фикерләре шактый сәер, каршылыклы һәм теоретик эзлекле, нигезле түгел. Бу мәсьәләләр шулай ук М. X. Г айнуллинның «Татар әдәбияты» (XIX йөз) китабында да куела. «XIX йөзнең соңгы чирегендә татар әдәбиятында реализмга ‘таба борылыш тенденцияләре нык сизелә башлый. Яңа темалар, яңа жанрлар барлыкка киләләр» \ — дип яза М. Гайнуллин. Димәк, бу мәсьәләдә безнең әдәбият фәнендә гомуми бер фикер дәлилләнеп, нык урнашын килә шикелле. Реализм мәсьәләсен, 4нулай ук роман жанры тууы<н бары тик капитализм чоры белән бәйләп һәм чикләпкарау һич дөрес «булмас иде. Турысын әйткәндә, моңа охшашлы тарихитеоретик мәсьәләләр безнең әдәбият белемендә әле тирәнтен өйрәнелмәгән. Безнең алда аеруча мөһим, киң теоретик планда тикшерелергә тиеш проблемалардан берсе — татар әдәбиятында социалистик реализм тууы һәм формалашуы проблемасы. Ә ул, билгеле, әдәби төрләр һәм жанрларны өйрәнү, теге я бу жанрның үсү этапларын тикшерү 'белән дә бәйләнгән. Хәзер безнең әдәбиятчылар нәкъ шушы юнәлештә эш алып баралар, һәм күмәк көчнең бу төп бурычны үтәүгә туплануы, һичшиксез, яңа уңышлар китерер һәм татар совет әдәбият фәнен тагын да үстерер дип уйлыйм. Билгеле булган бер хакыйкатьне тагын искә төшереп үтик: совет романы, гомумән бөтен совет әдәбияты, буш урында тумаган, ул — элекке чорлардагы прогрессив әдәбият үсеше этапларының законлы, табигый дәвамы', халык рухи культурасының яңа, югары этабы. Шуңа күрә элекке әдәби хәрәкәтләрнең тарихи баскычларын дөрес хәл итү социалистик реализм үсешен дөрес күрсәтүгә -ярдәм итәчәк. Социалистик реализм мәсьәләсен дөрес аңлау өчен, КПССның XXII съездында кабул ителгән яңа Программасында әйбәт билгеләмә бар: «Халыкчанлык һәм партиялелек принципларына нигезләнгән социалистик реализм сәнгатендә тормышны сәнгатьчә сурәтләүдә кыю новаторлык бөтендөнья культурасының барлык прогрессив традицияләрен файдзнану һәм үстерү белән бергә алып Йәрыла» 10 11 , — диелгән анда. Совет әдәбиятында роман үсеше, аның үзенчәлекләре һәм новаторлык 10 М. X. Г а й н у л л и н. Татар әдәбияты (XIX йөз), Казан, 1957, 123 бит. 11 КПССның XXII съезды материаллары. Татарстан китап нәшрияты. 1962. 389 бит. 12 В. Г. Б е л и н с к н й. Поли. собр. соч.. X том, стр. 185. характеры да шушы төп теоретик положение нигезендә өйрәнелергә һәм ачылырга тиеш. Соңгы еакытта басылып чыккан кайбер мәкаләләрдә әдәби традициягә, әдәбиятыбызның элек үткән этапларына карата бик сәер мөнәсәбәт чагылып китте. Безнең хәзерге әдәбият, шул җөмләдән проза, роман жанры да, элекке әдәбияттан, элекке романнардан югары тора, классикларны узып киттек инде, дип бер иптәш язып чыкты. Монда бәлки Г. Ибраһимовның, тыйнаклык күрсәтеп, «Ерактан сәлам» хатында әйтелгән сүзләре искә алынгандыр. Хәзерге яшьләр безне узып китәрләр, «кайбер тармакта уздылар да инде дип, ул киләчәккә ышанычын белдереп язган иде. Әйе, әдәбиятның үсеш, яңару процессында һәм эчтәлек, һәм форма ягыннан яңалык өстәлә, үзгәрү ҺӘхМ алга китү була. Сүз биредә иҗтимагый тормыш йогынтысы астында барган әдәби иҗаттагы «яңа этап турында бармый. Әдәби традицияне «узып китү», элеккене хәзергегә капма- каршы итеп кую уңышсыз, дөрес түгел дип әйтәсем килә. Әйтик, Г. Иб- раһимов романнарын «узып кигү» турында сөйләнү зур мәгънәсезлек- кә китерер иде. Киресенчә, язучылар, бигрәк тә яшьләр, Г. Ибраһимовның осталыгын, аның тәҗрибәсен өйрәнергә тиешләр. Новаторлык, яңа күтәрелеш элекке казанышлар, матур традицияләр нигезендә генә була .бит. Хәзерге этап элек үткән этапны юкка чыгармый, аның табигый дәвамы булып тора. Күрәсең, «тарихи этап» һәм «халыкның бу этапта художество үсеше» төшенчәләрен аңлауда кайчак ачыклык җитми әле бездә. В. Г. Белинский әйткәнчә: «Заман прогрессы белән горурлану — ул үз казанышларың белән мактанырга «кирәк дигән сүз түгел әле һәм үзеңнән элгәрләреңнән узу да, син алардан өстенрәк, яхшырак, лаеклырак икән дигән сүз түгел» 12 . Татар совет әдәбиятының милли әдәбият җирлегендә туган үзенчәлекле традицияләре бар. Татар совет романистикасында Г. Ибраһи- мов һәм Ш. Камал традицияләре хәзерге романчыларыбызның иҗатында сизелмимени? Мәсәлән, Г. Бәширов әсәрләренең стиль үзенчәлекләре Г. Ибраһимовка якын торганлыгы бәхәссез. Ләкин безнең романнарның үсеш нигезләрен, үзенчәлекләрен үз әдәбиятыбыз рамкасы эчендә генә чикләп, күп милләтле «бердәм совет әдәбиятында барган гомуми процесстан, рус һәм «башка совет халыкларымның романнарыннан аерым хәл итеп «булмый. Бу — шактый катлаулы -бурыч, ничек кенә булмасын, ул безнең алда тора, һәм хәзер инде Бөтенсоюз мәйданына, киң юлга чыккан романнарыбыз совет романнары галереясе эчендә бәяләнергә, тикшерелергә тиешләр. Сугыштан соңгы елларда, бигрәк тә партиянең XX съездыннан соң, шәхес кулыгының зарары фаш ителеп, әдәбииҗат һәм гыйльми-тик- шеренү эшләре өлкәсендә дә атмосфера сафлангач, «безнең әдәбият фәнендә җанлану башланды һәм докторлык, «кандидатлык диссертацияләре рәвешендә яки аерым китап, мәкалә формасында әдәбиятыбыз тарихын яктырткан уңышлы гына хезмәтләр туды. Татар совет романчыларының иҗатларын тикшерүгә багышланган хезмәтләр дә бар: Г. Ибраһимов иҗаты турында М. Хәсәнов, Г. Халит, Р. Бикмө- хәммәтов хезмәтләре; Ш. Камал, II. Газый, Г. Әпсәләмов әсәрләре турында Г. Кашшаф, Г. Иделле мәкаләләре; К. Нәҗми турында Нур Гыйззәтуллии; Г. Бәширов турында М. Җәләлиева китаплары; М. Әмир турында Ф. Хатипов хезмәте һ. б. Теге яки бу роман турында республика һәм үзәк матбугатларында басылган мәкалә, рецензияләрне дә өстәсәк, татар совет романнары белән кызыксыну һаман арта барганлыгын күрер|без. Башта әйткәнемчә, бу эш әле күбесенчә романны язучының иҗатын тикшерү яки аерым романны «бәяләү характерында эшләнә. Роман спецификасы, татар совет романының үсү этаплары, эчтә- лек-тематик диапазоны, милли үзенчәлекләре, милли характер, халык һәм герой, телстиль һ. б. проблемалар буенча фикер йөртү, нәтиҗә ясау җитешми килде, һәм хәзер дә без бу кимчелекне нык сизәбез. Дөрес, хәзер әдәбиятчылар коллективы көче белән әзерләп чыгарылган зур күләмле «Татар совет әдәбияты тарихы очерклары» бар. Татар совет әдәбияты тарихы турында рус телендә бер томлык материал әзерләнде, һәм ул, ихтимал, быел Мәскәүдә басылып та чыгар. Бу элеккене кабатламый, яңабаштан эшләнгән һәм Бөтенсоюз мәйданына куелган җитди хезмәт. Аның кулъязмасы белән танышкан күренекле рус әдәбиятчылары аңа уңай бәя бирделәр. МенО бу ике зур томда (татарча һәм русча) татар совет романнары турында да гомуми фикер йөртү, азмы-күпме йомгак ясау, үзенчәлекле якларын билгеләргә омтылу булуын әдәбият фәнебезнең яхшы бер билгесе, әйбәт башлангычы дип әйтергә кирәк. Хәзерге татар совет романы турында фикер алышырлык, бәхәс ачарлык мәсьәләләр бик күп. Кызганычка каршы, фәнни дискуссия •бездә нигәдер җәелеп ’китә алмый тора. Күптән түгел «Совет әдәбияты» журналы (битләрендә Р. Моста- фин, Н. Юзиев, И. Нуруллин мәкаләләре белән башланган дискуссия дә бик тиз сүрелде, дәвамы күкрәнмәде. Моның өчен барыннан элек без үзебез, әдәбиятчылар һәм тәнкыйтьчеләр, гаепле. Р. Мостафин, Н. Юзиев. И. Нуруллин мәкаләләрендә бүгенге романнарыбыз турында, р ом а н ч ы лар ы б ы з н ы ң художество осталыгы турында бик мөһим мәсьәләләр кузгатылган иде. Шактый «бәхәсле яклары белән ул мәсьәләләр «бүген дә көн тәртибеннән төшмәгән. Фикер алышуны дәвам иттерү, әлбәттә, файдалы булачак. Мостафин, Юзиев, Нуруллиннарның хәзерге роман ту.рындагы мәкаләләрендәге уңышлы һәм кимчелекле якларына җентекләп тукталып тормыйм («бу мәкалә ул турыда түгел), тик бер искәрмә генә ясап үтә се килә. Гомумән файдалы, кирәкле һәм үткен язылган бу мәкаләләр өчен уртак бер кимчелек күзгә ташлана: ул — романчы осталыгына ^берьяклы карау, форма мәсьәләләрен әсәрнең эчтәлек-идея нигезләре белән бәйләп җиткермәү, язучының үзенә генә хас иҗади үзенчәлеген исәпкә алмау һәм, ниһаять, татар совет романнарының төп тенденцияләре, хәзерге романчыларның яңа эзләнү тәҗрибәләре турында тиеш- лечә уйланмау. Шуңа күрә, минемчә, кайбер мәкаләләрдә аерым (частный) фактка таянып, хәзерге романнарның әдәбиэстетик кыйммәтен шик астына алу, «натурализм афәте» һәм формализм басымы турында ялгыш помуми нәтиҗәләр ясау сизелә. Исегезгә төшерегез, сүз бер роман турында бармый, безнең әдәбиятны, прозаны баеткан, яңаны өстәгән һәм төрле милләт халыклары арасын/да киң таралган, танылган «Алтын йолдыз», «Сүнмәс утлар», «Ялантау кешеләре», «Сдф күңел», «Утызынчы ел», «Җәяүле •кеше сукмагы», «Гади кешеләр», «Онытылмас еллар», «Хәзинә» һ. б. төрле стильдәге, төрле типтагы, халык тормышының төрле ягын яктырткан романнар турында бара. Юк, бу кыйммәтле хәзинәгә берьяклы караш белән генә чикләнергә ярамас. Кыскасы, Мостафин, Юзиев, Нуруллин иптәшләрнең башлап җибәргән сүзләренә нокта куелмаска тиеш. Мин биредә ул мәкаләләрнең андый киң бурыч куй-маганлыгын, конкрет берничә мәсьәләгә генә багышланганлыкларын иокә алып әйтәм. Татар совет әдәбияты тарихында роман жанры традицияләрен, аның үзенчәлекләрен, үсү этапларын, һ. б. проблемаларны өйрәнү белән бергә, әлбәттә, бүгенге роман мәсьәләләрен дә киң планда куеп хәл итү бурьгчы тора безнең алда. Бо- ла.рны (бер «селтәнүдә», аерым мәкаләдә генә хәл итеп булмаганлыгы һәркемгә мәгълүм булса кирәк. Күмәк көч, күмәк фикер белән алар- ны һәр яктан ачарга мөмкин. Шуңа күрә И. Нуруллин, Н. Юзиев, Р. Мостафин һ. б. иптәшләрнең бу юлд аты б ер е н ч е омтылышларына, һичшиксез, бүгенге әдәби тәнкыйтебездәге бер уңай «күренеш итеп карарга кирәк. Безнең романчылар хәзер киң колач белән эшлиләр,, халык тормышының онытылмаслык тарихи чорларын, вакыйгаларын, халык геройларын чагылдырган роман-эпопея- ны тудыру теләге белән яналар. Романның монументаль формаеы н а омтылу тенденциясе көчәя бара. Тәҗрибәле романчыларыбыз сафына, әле күп булмаса да, яшь романчылар өстәлә тора. Сугыштан соң безнең әдәбиятта үзәк урынны алган, моңарчы булмаган темп белән үсеп киткән һәм уңышларга ирешкән роман жанры бүген дә таптанмый, кыю эзләнүләр аша һаман күтәрелә, көчәя баруын дәвам итә. Әдәбият фәне һәм тәнкыйтебез дә бу җанлы хәрәкәттән читтә тормаска, партия һәм халык таләпләренә җавап бирерлек булырга тиеш.