Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПРОВИНЦИАЛЬ ТРУППАЛАР

1905—1907 еллардагы беренче рус революциясе демократик культураның, әдәбиятның үсешенә зур этәргеч ясады. Бу елларда татар тормышында, беренче тапкыр буларак, вакытлы матбугат һәм татарча театр барлыкка килде. Театр белән кызыксыну акрынлап провинциаль шәһәрләргә дә күчте. Үзенең бу мәкаләсендә автор провинциаль шәһәрләрдәге ярым профессиональ һәм һәвәскәр труппаларның эшен тулысыңча яктыртуны бурыч итеп куймый, ул хакта бары тик кыскача мәгълүмат бирүне генә күздә тота. Астрахань труппасы страханьда оештырылган татар театрының тарихы күренекле артист, талантлы режиссер, зур җәмәгать эшлеклесе Зәйни Солтанов һәм әзербайҗан революционеры, драматург Нариман Нариманов исемнәре белән аерылгысыз бәйләнгән. Моннан тыш Астраханьда кыска гына вакыт эчендә булып киткән шагыйрь Сәгыйть Рәмиевне дә искә алып үтәргә кирәк. Татар телендә чыга торган «Идел» газетасы өчен әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләренә багышлап язган мәкаләләрендә С. Рәмиев театрны халык арасында шактый киң пропагандалый. Татарстанның халык, РСФСРның атказанган артисты Зәйнелгабидин Сөләйманов (Зәйни Солтанов) 1892 елда туа. Аның яшьлек еллары патша Россиясенең күп миллионлы массаларын хәрәкәткә китергән беренче рус революциясе елларына туры килә. Күп белергә, һәрбер нәрсәнең асылына төшенергә омтылган егет үз чорының әһәмиятле, шаушулы вакыйгаларыннан читтә кала алмый. 1907 елның январенда Астрахань шәһәренең демократик интеллигенциясе, шул җөмләдән, укытучы Г. Коләхметов, 3. Солтанов Кышкы театр бинасында «Указ бәласе» исемле пьесаны сәхнәгә куялар. Астраханьда театр хәрәкәте әнә шулай башланып китә. Шул ук елның октябрь аенда Г. Камалның «Бәхетсез егет» пьесасы сәхнәгә куела. Зәйни Солтанов бу пьесада да үзенә тапшырылган рольне уңышлы башкарып чыга. Шушы көннән башлап ул үзенең тормышын татар театрына хезмәт итүгә багышлый. 1908 елда Астраханьга «Сәйяр» труппасы гастрольгә килә. Бу труппаның составын Г. Карцев, С. Гыйззәтуллина-Волжская, Хөсәен Араблинский, СССРның халык артисты Алиев һ. б. лар тәшкил итә. «Сәйяр» труппасы Астраханьда бер ай чамасы була. Бу вакыт эчендә тамашачыларга әзербайҗан телендә Н. Наримановның «Надыршаһ», татар телендә «Оят яки күз яше» һ. б. спектакльләр күрсәтелә. «Сәйяр» труппасының килүе Астрахань театрында уйнаучыларны иҗади эзләнүләргә рухландыра. Алар яңа спектакльләр кую буенча тагын да дәртләнебрәк эшли башлыйлар. Җитәкчесе 3. Солтанов булган Астрахань татар драма театры артистлары тарафыннан Г. Камал әсәрләре, Г. Богдановның «Хуҗа Һәм приказчик», И. Казаковның «Казанга сәяхәт» пьесалары бигрәк тә еш уйнала. Астрахань татар драма труппасы А артистларының иҗади үсешенә Н. Нариманов зур йогынты ясый. Н. Нариманов турында 3. Солтанов менә нәрсә яза: «1910 елның ахырларында Кавказның атаклы драматургларыннан доктор Нариман Нариманов Астраханьга сөргенгә җибәрелә. Нариман иптәш театрны артык дәрәҗәдә сөюче булганлыктан, килгән көннән башлап, татар театры эшләре белән кызыксына. Соңыннан үз тирәсенә Кавказ яшьләрен җыеп, аларны татар һәвәскәрләре белән берләштереп, Татаркавказ драмтүгәрәге төзи. Үзе шул түгәрәкнең башында торып, әзербайҗан пьесаларында режиссерлык эшен алып бара. Спектакльләрнең кайсыберләре татар, кайсыберләре әзербайҗап телендә, кайсыберләре кушылма рәвештә бергәләп уйнала... Нариманов тарафыннан берләштерелгән бу түгәрәк 1913 иче елның башларына кадәр эшли» \ Н. Наримановтан соң Астрахань татар драма труппасы белән 3. Солтанов җитәкчелек итә. Аның тырышлыгы аркасында, труппа үзенең репертуарын Г. Камалның «Банкрот», Ф. Әмирханның «Яшьләр» һәм «Тигезсезләр» пьесалары хисабына тагын да баета төшә. Труппа профессиональ характер ала. Халык шагыйре Г. Тукай татар артистларының якын дусты була. Үзенең үткен сатирик каләме белән ул аларны реакцион көчләрнең төрле мыскыллауларыннан һәм көлүләреннән яклый. 1911 елда Астраханьда булу вакытында Г. Тукай еш кына репетицияләргә килә, һәрбер спектакльне карый, үзенең тәэсирләрен артистлар белән уртаклаша, аларга киңәшләр бирә. Әйтеп үткәнебезчә, Астрахань артистларына күренекле татар шагыйре Сәгыйть Рәмиев тә зур ярдәм күрсәтә. Татар әдәбияты һәм сәнгате буенча аның чыгышлары шуның белән характерлы: ул төрле милләт культуралары казанышларын иҗади үзләштерү позициясен яклый. Азчылык милләтләр культурасының үсешенә зур йогынты яса1 Г. Сәгъди, М. Мутни, М. Парсин. «Татар театры». 3. Солтановныц «Астрахань татар театры» мәкаләсе. Казан, Г926 ел. Зәйни Солтанов 1915—1916 еллар ган рус культурасы вәкилләре турында аеруча басым ясап әйтә. Ул Л. Толстойның «Тере мәет» драмасын татар теленә тәрҗемә итеп, аны ^<Идел» газетасы битләрендә бастыра. Бу исә татар укучыларын бөек рус әдәбиятының күренекле әсәре белән якыннан таныштыруда зур роль уйный. Драма 1911 елда Астраханьда аерым китап булып басылып чыга. Ләкин, коллектив аз санлы булганлыктан, труппа бу әсәрне сәхнәгә куя алмый. Алдынгы интеллигенция вәкилләре яшь труппага һәрьяклап булышлык күрсәтәләр. Шуның нәтиҗәсе буларак, труппа үсә һәм яңа көчләр туплый. Астрахань татар драма театрында Җ. Байкин, С. Байкина, Фатыйма Асаева, Габдрахман Ада- ков кебек талантлы артистлар эшли. Театрның иң җитлеккән чоры биредә Н. Нариманов һәм 3. Солтанов эшләгән еллар була. Астраханьда ук инде 3. Солтанов үзен татар тамашачысы алдында гына түгел, рус тамашачысы алдында да өлгергән талантлы профессиональ артист итеп таныта. 1912 елда аны, татар артистларыннан беренче буларак, Бөтенроссия театр җәмгыятенә член итеп алалар һәм диплом тапшыралар. 1911 —1914 елларда 3. Солтанов һәм С. Байкина «Сәйяр» труппасының барлык спектакльләрендә дә актив катнашалар. Труппа җитәкчесе Г. Карцев аларда халык арасыннан күтәрелеп килүче талантлы артистларны күрә. 1913—1915 елдан 3. Солтанов һәм С. Байкина «Сәйяр» труппасында эшли башлыйлар. Астрахань труппасын оештыруда артистка Сара Байкина да күп көч куя. Татар хатын-кызлары арасыннан беренче булып, 1907 елда ул Астрахань яшьләре куйган спектакльләрдә катнаша. Ә 1911 елда, ире Җ. Байкин белән бергә, Бакуга китә һәм танылган әзербайҗан артисты Хөсәен Араблинский җитәкчелегендәге труппада бер сезон эшли. Монда ул хатын-кыз рольләрен уңышлы башкара. Аннан соң, Казанда ике сезон эшләп, 1915— 1916 елгы сезонга Астраханьга кайта. Артистларның патша армиясенә алынуы сәбәпле, Астрахань труппасы бөтенләй диярлек таркала. Сара Байкина яңадан Бакуга китә һәм анда татар, әзербайҗан нефтьчеләЧиләбедәге 1 AAQ елда Чиләбе шәһәрендәге 11V VW татар яшьләре, конторчылар,- укытучылар һәм приказчиклар, аерым бер йортка яшерен рәвештә җыйналып, ике пьеса — «Указ бәласе» һәм «Казанга сәяхәт»• дигән пьесаларны кую өчен әзерлек башларга карар итәләр. Чиләбе театрын оештыручыларның берсе булган Гариф Бориаев истәлекләренә караганда, бу спектальләрне әзерләүдә актив катнашучылар Хәбибрахман Юзикеев, Әхмәтҗан Мирмухсииов, Хәсән Гаделшин, Мөслим Сөндюков, Мөхәммәтҗан Ахунов, Газизулла Бикколов, Хангәрәй Җамалетдннов һ. б. лар була. Г. Борнаев сөйләвенчә, куярга рөхсәт сорап, һәр ике пьеса Оренбург губернаторына җибәрелә. Пьесалар Чиләбе исправнигы Бикре арасында драма түгәрәге оештыра. Җәй көне X. Араблинский труппасы белән бергә Астраханьга гастрольгә килә, ә 1916—1917 елгы сезонга Оренбургтагы «Ширкәт» труппасына чакырыла. Сара Байкина тирән кичерешле һәм психологик рольләр башкара. Татар һәм әзербайҗан сәхнә осталарыннан Г. Карцев, Г. Араблииский, В. Мортазин-Иманский һ. б. лар кул астында эшләү артистканың сәләтен тагын да киңрәк җәеп җибәрүгә ярдәм итә. Шуны да әйтеп китәргә кирәк, Сара Байкина рус артистларыннан Решимов, Бетский һәм Красавин укытучы булып эшләгән Астрахань театр студиясен 1918 елда уңышлы тәмамлап чыга. Февраль революциясеннән соң Астрахань яшьләре «Эшче-яшьләр түгәрәге» оештыралар. Ул 1918 елның җәенә кадәр эшли. Соңыннан күренекле татар артистлары булып танылган Габдулла Уральский, Исмәгыйль Кугушев, Басыйр Нугаев, РСФСРның халык артисты Камал III, Фатиха Беляева, Хәсән Аитов һәм Габдулла Дасаев шул түгәрәкнең актив членнары булалар. татар театры чурин кулына эләгә. Пьеса куярга әзерләнүчеләрне ул өенә чакыра һәм пьесаларны рус теленә тәрҗемә итеп китерергә куша. Берничә көннән, пьесаларны рус теленә тәрҗемә итеп китергәч, исправник үз йортын сатышырга ярдәм итүләрен сорый. Без, ди Г. Борнаев, моңа ике куллап риза булдык һәм йорт сатып алырга теләүчене табарга сүз бирдек. Берникадәр вакыттан соң без бер иптәшебезне исправник янына барырга һәм аның йортын бер айдан соң, имеш, абыйсы кайткач, сатып алачакмын, дип әйтергә күндердек. Спектакльне әзерләп бетерү өчен бер ай безгә бик-бик җиткән иде. Ләкин безгә теләгебезне • тормышка ашырырга туры килмәде. Беркөнне мин кибеттә утырып тора идем, бер унтер керде дә, кассадан нәрсәдер сорады һәм соңын нан минем каршыма килеп басты. Зур күзләрен акайтып, елан койрыгы шикелле мыекларын боргалап: — Борнаев сез буласызмы? — дип сорады. Ни әйтергә дә белмичә: — Әйе, мин булам. Нәрсә кирәк соң? — дидем. Уитер: — Менә шунда кул кун! — дип бер язу күрсәтте. Мин беркадәр вакыт акылга килә алмыйча аптырап калдым. — Нәрсә син, болван шикелле торасың!—дигән сүзгә күземне ачсам, алдымда түбәндәге язуны күрдем: «Мөселман көтепханәсе файдасына татарча спектакль куярга рөхсәт итмим. Әгәр дә уйналган булса, җыелган акчалары тотып калынсын. Губернатор эшләрен башкаручы барон Тизингаузен» \ Чиләбе театрын оештыручыларның бу спектакльләрне кую теләге бары тик 1910 елда гына тормышка аша. Шул елның маенда Чиләбе- гә «Сәйяр» труппасы килә. Ул монда «Хуҗа һәм приказчик», «Бәхет1 Г. Сәгъди, М. Мутин, М. П а р- с и н. Татар театры. Г. Борнай. «Чиләбе каласында татар театры» мәкаләсе. Казан, 1926 ел. 194— 195* битләр. Урта Азиядәге рта Азиядә яшәүче татарлар арасында театр хәрәкәте «Сәйяр» труппасының 1908— 1909 еллардагы гастрольләреннән соң башлана. Дөрес, моңа кадәр үк инде 1904—1906 елларда җирле татар аристократиясе семьясында, кибетчеләр катнашлыгы белән берничә спектакль куела. Ләкин бу спектакльләр азчылык тамашачы өчен генә уйнала, киң җәмәгатьчелекнең игътибарын үзенә тарта алмый һәм ул спектакльләрнең беренче рус революциясе елларында Идел буе татарлары арасында башланган театр хәрәкәте белән бернинди дә багланышы юк. «Сәйяр» гастрольләре вакытында Ташкент приказчиклары һәм конторчылары бу труппа куйган спектакльләрдә актив катнашалар. сез егет» пьесаларын сәхнәгә куя. Бу спектакльнең репетицияләре барган йортка яшьләр бик актив килеп йөриләр. «Сәйяр» труппасы куйган спектакльләр Чиләбе тамашачыларында зур тәэсир калдыра. «Сәйяр» куйган спектакльләрдә катнашучылар, бу труппа киткәннән соң, «Казанга сәяхәт» пьесасын куялар. Шул ук елның сентябрь аенда куелган «Указ бәласе» исемле спектакль дә зур уңыш белән бара. Шулай итеп, Чиләбе театрына нигез салына. «Указ бәласе» спектаклендә хатын-кызлар да катнаша. Алар арасында чәйханә кибете эшчесе һәм • ярлы бер кибетченең хатыны да була. Ләкин, шул ук вакытта, реакционерлар да йоклап ятмыйлар. Спектакльдә катнашучыларның берсе санап, алар конторачы Исмәгыйль Яушевның башын тишәләр. Ул чорда Уфада эшләп килгән «Нур» труппасы Чиләбегә енг кына гастрольләргә килә. Аның килүе театр сөючеләрнең зур бәйрәменә әверелә. Ул киткәннән соң җирле артистлар тагын да активрак эшли башлыйлар. 1915 елда Чиләбедә Г. Тукай исемендәге драма түгәрәге оештырыла. татар труппалары Озакламый алар үзләре дә аерым труппа оештыралар. Труппаның җитәкчесе итеп приказчик Мостафа Мансуров билгеләнә. Труппа тарафыннан Г. Камалның «Бәхетсез егет» пьесасы һәм башка әсәрләр уйнала. Беренче империалистик сугыш башлангач, коллективның күп кенә членнары, шул җөмләдән, Мостафа Мансуров та армиягә алына һәхМ труппа таркала. Ләкин берникадәр вакыт узгач, аның калган членнары, үзләренә башка теләктәшләр табып, «Чулпан» исемле му- зыкаль-драматик түгәрәк төзиләр. Аның ' репертуарында Г. Камал, М. Фәйзи, Г. Богданов, Ф. Әмирхан пьесалары киң урын ала. «Чулпан» түгәрәге 1917 елгы буржуаз революциясе көннәренәчә эшләп килә. 1918 елда Милләтләр Эше У Комиссариатының татар секторы каршында яңа труппа оештырыла. Вер айдан соң шул труппа базасында Төркстан Мәгариф Эшләре Комиссариаты каршында татар дәүләт театры эшли башлый. Татар театры спектакльләренә татарлар гына түгел, үзбәкләр, төркмәинәр һәм таҗиклар да бик теләп йөриләр. Татар труппалары Урта Азиянең башка шәһәрләрендә дә эшли. 1912 елда К. Мотыйги Хива шәһәрендә концерт бирә, шул ук шәһәргә «Сәйяр» һәм «Нур» труппалары да сугыла, алар куйган спектакльләрдә җирле халык та катнаша. 1911 елда Бохарада «Сәйяр» труппасы гастрольдә була, бирегә артист К- Шамиль җитәкчелегендәге концерт труппасы, К- Мотыйги һәм «Нур» труппасы килә, һәр урындагы кебек үк монда да ал арның эшенә сәхнә сөюче татарлар һәм үзбәкләр зур ярдәм итәләр. Әлеге труппалар киткәч, алар үзләре дә труппалар оештыралар һәм Г. Камал, Г. Богданов, шулай ук башка авторларның әсәрләрен сәхнәгә куялар. лма-Ата театры турында язганда, автор бу труппаны оештыручы һәм татар совет театрына кырык елдан артык хезмәт иткән Хан ага Исмәгыйлев биргән афишалардан, программалардан һәм истәлекләрдән файдаланды. Алма-Атада беренче спектакль 1913 елның 15 сентябрендә куела. Бу спектакльгә яшьләр өч ел әзерләнәләр һәм үзләренең теләкләренә бары тик кара реакция елларыннан соң гына ирешәләр. 1910 елда Алма-Атага килгән йро- грессив карашлы татар укытучылары, приказчиклар белән бергәләп, Г. Камалның «Беренче театр»ын уйнарга карар итәләр. Ләкин рольләрне бүлгәндә уңайсызлык килеп чыга. Чөнки уйнаучылар арасында бер генә хатын-кыз да булмый. Кухарка Биби ролендә кибетче Шәфигулла Насыйбуллинга уйнарга туры килә. Тора-бара калган хатын-кыз рольләрен башкаручылар да табыла. Түгәрәк членнарының берсенә — конторчы Мөхәммәдиевкә җаваплы эш — спектакль куярга рөхсәт алу, бина табу эше йөкләнә. Губернатор канцеляриясе спектакль куярга рөхсәтнең бер атнадан соң биреләчәген белдерә. Артистлар тагын да ашыгыбрак әзерләнергә тотыналар. Ләкин бу юлы да кыенлык килеп чыга. Башта спектакльдә уйнарга ризалык биргән Гөлсем һәм Нәфисә исемле ханымнар сәхнәгә чыгудан Хан Исмәгыйлев . 1917 ел баш тарталар. Артистлар тарафыннан ашыгыч чаралар күрелә: инде шактый соң булуга да карамастан, Г өлсем белән Нәфисәнең ирләрен чакырып китерәләр. Ирләре рөхсәт иткәч кенә алар спектакльдә уйнарга булалар. Күптәй көтелгән репетиция төнге сәгать 10 да гына башлана. Берничә репетиция үткәрелгәннән соң, яшьләр спектакль куярга җыеналар икән, дигән хәбәр мәктәпне үз карамагында тоткан миллионер Габделвәлиевкә дә ишетелә. Ачуы кабарган меценат үзе А нең укытучыларын чакырып ала һәм спектакль уйнаучының егерме дүрт сәгать эчендә мәктәптән куылачагын әйтә. Шундый янауга да карамастан, яшьләр ярты юлда туктап калмыйлар. Репетицияләр аерым. кешеләрнең өйләрендә ясала. Түгәрәк членнары Петербургка үзәк цензура идарәсенә телеграмма сугалар. Петербургтагк «Правительственный вестник»ның 1913 елгы 105- санын карарга, дигән җавап килә. Тиз арада газетаның әлеге санын яздырып алалар. Куярга рөхсәт ителгән пьесалар арасында Г. Камалның «Беренче театр» пьесасы да була. «Безнең Шатлыгыбызның чиге юк иде», — дип искә ала Хан ага Исмәгыйлев. Ләкин әле моның белән генә эш бетми. Җирле начальникка бу комедиянең кайчан һәм кем тарафыннан куелганлыгын хәбәр итәргә, афишасын күрсәтергә кирәк була. Татар газеталары аша спектакльнең кайда куелуын беләләр һәм Казаннан афиша да килеп җитә. Ләкин барлык формаль документлар әзер булуга да карамастан, спектакльне куярга рөхсәт бирелми. Труппа членнарына ТашСембер дел буендагы шәһәрләрдән Казан, Самара, Нижний Новгород беренчеләрдән булып, 1907 елда гастрольдә йөргән И. Кудашев-Ашказарский труппасы чыгышларын карыйлар. Шул ук сезонда бу труппа Сембердә була, монда ул «Галимнәр һәм наданнар» исемле спектакль күрсәтә. Бу спектакльнең сәхнәгә куелуы Сембер халкы, бигрәк тә прогрессив карашлы яшьләр өчен зур бәйрәмгә әверелә. Труппаның эше «Волжские вести» XIV газетасы битләрендә уңай бәя ала. Башка шәһәрләрдәге кебек үк, Сембер реакционерлары да труппага төрлечә комачаулыйлар, ләкин җиңү яшь көчләр ягында кала. Беренче татар профессиональ XIV 1907 ел, 29 июнь, № 53. труппасының килүе Сембер җәмәгатьчелеген йокысыннан уята. Бер кентка, Төркстан геиерал-губернаторына мөрәҗәгать итәргә кушалар. Ә бу вакытта инде сәхнә сөючеләрнең кайберләре түгәрәктән ^китә, алар урынына башкаларны табарга кирәк була. Үзәк Россиядән яңа укытучылар килә, үзләре белән алар яңа пьесалар алып киләләр. Төркстан генерал-губернаторын- нан түбәндәге телеграмма алына: «Төркстанда гадәттән тыш хәл булганлыктан, спектакль куярга рөхсәт ителми». Бары тик 1913 елның көзендә генә түгәрәк членнары ниндидер чиновник тарафыннан спектакль куярга рөхсәт ителүен ишетәләр. Шулай итеп, 1913 елда Алма- Атада татар телендә беренче тапкыр спектакль куела. Моннан соң «Мөселман китапханәсе» файдасына спектакльләр ешрак уйнала башлый. Полицейский идарәсе куйган шарт буенча труппа бер розыск этенә тотыла торган расходларны үз өстенә алырга тиеш була. Артистлар моңа ике куллап ризалык бирәләр. Еллар үткән саен труппаның эше тагын да киңрәк колач ала, спектакльләрне аена бер тапкыр кую практикага керә. труппасы елдан соң, 1908 елда Сембердә Г. Кариев җитәкчелегендәге труппа Я. Вәлинең «Оят яки күз яше» драмасын сәхнәгә куя. Драманың нигезендә Сембердә булып узган чын вакыйга ятканлыктан, бу әсәр реакцион көчләрне тагын да ныграк куркуга төшерә. Шуңа күрә алар спектакльне куйдырмас өчен кулдан килгәннең бөтенесен эшлиләр, артистларны кыйнау белән яныйлар. Ләкин Г. Кариев һәм В. МортазинИманскийның түземлелеге, оста тактлы булулары спектакльнең өзелүеннән коткара. Соңыннан талантлы артист булып танылган Бари Тарханов беренче тапкыр шушы спектакльдә уйный һәм пьесадагы И Җиһаивәли исемле малай ролен башкара. «Сәйяр» труппасы спектакльләре һәм К. Мотыйги концертыннан соң Сембер яшьләре 1909 елда драма сөючеләр түгәрәге оештыралар, ә 1910—1911 елларда инде үзләренең спектакльләрен куялар. Анда катнашучыла рның осталыгы көннәнкөн үсә. Бөек Октябрь революциясе көннәрендә Сембердә Б. Тарханов җитәкчелегендә «Ирек» исемле профессиональ театр барлыкка килә. Бу труппа составында Фәхрия Юсупова (Тарханова), Сәет Булатов һ. б. артистлар була. Троицк труппасы роицк — Уралның көньягындагы провинциаль шәһәрчек. Ул үзендәге «Рәсүлня» дип аталган кадимчеләр мәдрәсәсе белән билгеле булган. Егерменче гасыр башларында миллионер Яушев һәм Бакировлар Троицкида эре-эре кибет-пассажлар салдыралар. Ул пассажларда күп санлы кибетчеләр һәм конторчылар эшли. 1905—1907 елгы революция алдынгы җәмәгатьчелекне хәрәкәткә китерә. Гимназистлар, кибетчеләр, укытучылар, яңа карашлы шәкертләр Троицкида театр оештыру уе белән яши башлыйлар. 1908 елның декабрь аенда Г. Камалның «Беренче театр» әсәре сәхнәгә куелачагы турында белдерүләр эленә. Реакцион көчләр аларны ертып ташлыйлар. Ләкин зал барыбер тамашачылар белән шыгрым тула. Труппаның эше <көниән-көн җанлана. Ә 1911 елда Г. Камалның «Бәхетсез егет»е әзерләнә һәм зур уңыш белән бара. Шул ук елны Троицкида «Сәйяр» труппасы гастрольдә була һәм өч спектакль күрсәтә. Антрактлар вакытында кыллы оркестр Троицк яшьләре өчен милли көйләрне башкара. Карт музыкант Исмәгыйль һилаловның истәлекләренә караганда, бу оркестр составында аның туганы Исхак һнлалов та була. «Сәйяр» гастрольләреннән соң Троицк яшьләре арасында театр белән кызыксыну тагын да арта. Театр эше белән конкрет җитәкчелек итү өчен сәхнә һәм музыка сәнгатен яклау буенча махсус җәмгыять төзелә. Сонгатаба түгәрәк членнары Г. Камал, М. Фәйзи, Ф. Әмирхан һәм башка классикларның әсәрләрен сәхнәгә куялар. Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң Троицкида татар совет драма театры оеша. Кустанай устанай труппасының эше турында бу юлларның авторына җибәргән истәлекләрендә хәзерге көндә Зеленодольск шәһәрендә яшәүче Рәсүл ага Мөхәммәтов менә нәрсәләр яза: «Без, Троицкидагы татар яшьләре үз ана телебездә спектакль куячаклары турындагы хәбәр белән бик нык кызыксындык һәм үзебез дә көчебезне сынап карамакчы булдык. 1910 елда без — берничә приказчик Г. Камалның «Беренче театр» пьесасын сайлап алдык һәм үзебезнең квартирабызда репетиция ясарга ният иттек. Ләкин хатын-кыз рольләрен башкаручылар булмагаилыктан, безнең эш барып чыкмады. Шулай труппасы да без ярты юлда тукталып калмадык, икенче бер пьеса эзләргә керештек. «Казанга сәяхәт» пьесасы кулыбызга төште». Беренче спектакль инициаторларының эше акрынлап җайлана. АлаР” рольләрне язып алалар һәмятлыйлар. Сер ачылудан куркып, репетицияләрне яшерен төстә төрле квартираларда ясыйлар. Алар үзләренә кирәкле костюмнарны эзләп табалар, париклар әзерлиләр. Көтелмәгән бәла килеп чыкмасын өчен программа һәм афишаларда бөтенләй башка фамилияләр күрсәтелә. Шулай итеп, 1911 елның кышында- Кустанайда беренче тапкыр татар спектакле күрсәтелә. Тора-бара - Т К 1914 монда Г. Камал, М. Фәйзи һәм башка драматургларның әсәрләре куела. Үзләренең максатларына ирешү өчен яшьләр барлык мөмкинлекләрдән файдаланалар. Рәсүл ага Мө- хәммәтов үзенең истәлекләрендә сәгать, мастеры һәм музыкант Исай Куриевичның яшьләргә кыллы оркестр оештыруда ярдәм итүе турында зур җылылык белән сөйли. И. Куриевич татар җырларын түгәрәк членнары башкаруында тыңлый һәм аларны ноталарга сала. Кыллы оркестр белән кызыксынучыларКазадинск азалинск — зур булмаган өяз үзәге, сәүдә шәһәрчеге. Монда казакълар, үзбәкләр, татарлар, кыргызлар, төркмәннәр һәм руслар яшәгән. Шәһәрдәге бердәнбер рус китапханәсе байтак кына газетажуриаллар, шул җөмләдән, татар телендә басылган га- зетаҗурналлар да алдырган. Урта Азиягә узып барышлый Казалинскига Г. Карцев, С. Гыйззәтуллина-Волжская, Ф. Сәмитов һ. б. арел. ның дәресләре атнасына бер тапкыр Куриевич өендә үткәрелә. Яшьләрне ул бушлай укыта һәм моның өчен афишага үзенең дә фамилиясен язуларын гына сорый. Театрда антрактлар вакытында И. Куриевич җитәкчелегендәге кыллы оркестр татар һәм башкорт көйләрен башкара. Бу исә тамашачыларны театрга тагын да якынайта. Кустанай труппасы членнары үзләренең эшләрен Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы елларында да дәвам итәләр. труппасы тистлар туктый. Аларның килүенә бигрәк тә укучы яшьләр куана. Казалинск тамашачыларына беренче тапкыр Г. Камалның «Бәхетсез егет» драмасы күрсәтелә. Бу спектакльне карарга яшьләр, картлар, хәтта мөәзин дә килә. «Ә миңа калса,— дип яза Фатих Бакиров үзенең истәлекләрендә, — мин бөтен К Кустанай музыка түгәрәге дөньямны оныттым. Сәхнәдә бары тик дөреслек, безнең тормышның бер кисәге, чынбарлык үзе гәүдә ләнде. Г. Кариевның Кәрим бай ролендә уйнавы миндә шундый көчле тәэсир калдырды ки, мин чыннан да тормышта Кәрим байдан, аның хатыныннан һәм улы Закирдан да бәхетсезрәк кеше юктыр днп уйладым...» XV «Сәйяр» труппасының Ка- залинскида уйнаган икенче спектакле «Казанга сәяхәт» була. Карцев анда Гата бай ролен башкара. Артистлар җитмәгәнлектән, приказчик роле өйрәнчек артист Бакый Хөсәеновка тапшырыла. Вакыйга барышында Гата бай үзеннән акча сорарга килүчеләрне ямьсез сүзләр белән озата. Чират приказчикка да килеп җитә. Кариев-Гата £ай аңа акча бирмәячәген әйтә һәм: «Бар! Бар үз юлыңда бул, чалыш, салам аяк!» — дип кычкыра. Б. Хөсәенов моңа чынлап та үртәлә һәм бөтен залга ишетелерлек итеп болай ди: «Мин сезне кыен хәлдән коткарырга теләдем, ә сез сәхнәгә чыгарып, миннән көләсез!» — Шул сүзләр ое- ләи ишекне каты ябып, сәхнәдән чыгып китә. Ләкин Кариев югалып калмый. Ул пьесада булмаган сүзләрне үзеннән өстәп: «Бар, бар, күзләрем сине кабат күрмәсеннәр», — ди. Шунда пәрдә ябыла. Икенче көйне Б. Хөсәенов Кариев аны дөрестән дә шулай сүккәндер дип уйлавын әйтә. Аннан соңгы елларда Казалинскида беренче татар җырчылары һәм музыкантларыннан Фәттах Латыйпов, Камиль Мотыйги, Фәйзулла Туишев һ. б. лар бик еш була. Казалинск труппасы Октябрь революциясе көннәренә кадәр эшләп килә. Анда Г. Камал, М. Фәйзи, Ф. Әмирхан, Г. Богданов әсәрләре уйнала. еатр хәрәкәте шулай ук Семипалатинск, Пермь, Көн- гер, Орск, Чистай һ. б. шәһәрләрдә дә башлана. Аны башлап җибәрүчеләр шул заманның алдынгы яшьләре булалар. Провинциаль театр труппалары, профессиональ труппалар кебек үк, театрның бары тик беренче рус революциясеннән соң гына туа алуы, татар халкының культурага булган омтылышы үскәнлеген күрсәтә. Бу вакытта Казан, Оренбург, Астрахань. Уральск һ. б. шәһәрләрдә газета-журналлар чыга башлый. Алариың битләрендә профессиональ труппаларның эшләре, репертуарлары киң яктыртыла, аерым спектакльләргә рецензияләр бирелә. Менә шуңа күрә дә провинциядәге интеллигенция ул шәһәрләрдәге театр хәрәкәте турында ишетеп, белеп тора. Моннан тыш Казанда, Оренбургта, Уфада, Уральскида басылган пьесалар алдырыла. Ләкин, күреп үткәнебезчә, урыннарда труппалар оешуга иң көчле стимул XV Ф. Бакиров. «Сәйяр» артисты. Хәзер Ташкент университеты профессоры. булып профессиональ труппаларның гастрольләре хезмәт итә. Алар куйган спектакльләрдә катнашып, театр сөючеләр акрынлап тәҗрибә туплыйлар, үсәләр, чыныгалар. Провинциаль труппаларның кайберләре профессиональ труппалар соста в ы н тул ы л а н ды р а алырлык талантлар бирә. Сембердән Б. Тарханов, Уфадан Г. Мангушев, М. Му- тин һәм Г. Казанский, Астраханьнан 3. Солтаиов, Җ. Байкин, С. Байкииа театрга әнә шул рәвешле киләләр. Провинциаль труппалар халыкның культурасын үстерүдә бик зур роль уйнадылар. Төрле шәһәрләрдә эшләгән драма түгәрәкләре үзбәк, төркмән, таҗик, башкорт, рус, казакъ, татар прогрессив интеллигенциясенең очрашу, алар арасындагы дуслыкны ныгыту урынына әверелде. Патша изүе шартларында әлеге труппалар ярдәмендә ныгыган бу дуслык бөек Октябрьдан соң тагын да матуррак булып чәчәк атты.