Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПРОИЗВОДСТВОНЫ СПЕЦИАЛЬЛӘШТЕРҮ ЭКОНОМИКАНЫ ТИРӘНТЕН БЕЛҮНЕ ТАЛӘП ИТӘ

1964 елның 10 августында Татарстан АССРның «Авангард» колхозы һәм Әлмәт производство идарәсенең җитәкче работниклары белән иптәш Н. С. ХРУЩЕВ беседасы КПСС Үзәк Комитетының Беренче Секретаре, СССР Министрлар Советы Председателе Н. С. Хрущев, Татарстанга килгәч, 10 августта Әлмәт производство идарәсенең «Авангард» колхозында булды. Ул бер көндә Татарстан республикасы кырлары буйлап 200 километрдан артык юл үтте. —Мин Татарстанда беренче тапкыр, — ди Н. С. Хрущев. — Бу бик әйбәт край. Ул миңа Курск өлкәсен хәтерләтә. Уңдырышлы кырлар та0 гына урман тасмалары белән чиратлашалар. Авыллар яшел бакчаларга төренгән һәм игеннәр дә Курск өлкәсен- дәгеләр — арыш( бодай, борчак, шикәр чөгендере, бәрәңге^ үстерелә. Кырларның күпчелеге әйбәт эшкәртелгән. Күп колхоз колхозчылары мул уңыш җыялар. Авыл хуҗалыгы работникларының миңа сөйләвенчә, гаять зур массивларда борчак һәр гектардан 17—20 центнер уңыш бирә. Ләкин бу җирләрнең байлыклары, — дип дәвам итә Никита Сергеевич, — әле, минераль ашламалар җитәрлек бу.лмаганлыктан, тулы файдаланылмый. Якындагы ике- өч елда без ашламаларны Татарстанга да, Башкортстанга да, башка районнарга да бирә алырбыз. Шул чагында алар авыл хуҗалыгы культураларының уңышын икеләтә, ә ихтимал өчләтә дә арттыра алырлар. Колхоз председателе иптәш Кәримуллин һәм производство идарәсе начальнигы иптәш Хохлов белән бергәләп, иптәш Н. С. Хрущев «Авангард» колхозының кырларын йөреп чыкты, бодай, тары, кукуруз, шикәр чөгендере, борчак һәм башка культуралар басуларын карады, колхозчылар хезмәтенең нәтиҗәләренә югары бәя бирде. Колхоз җитәкчеләре кукурузның һәр гектары 400 центнерга якын яшел азык, тарының 20 центнер, ә ихтимал күбрәк тә уңыш бирәчәген, шикәр чөгендеренең 270— 280 центнер, бәрәңгенең 150—160 центнер булачагын әйттеләр. —Сезнең шартлар өчен бу яхшы уңыш, — ди иптәш Хрущев. — Ул әле минераль ашламалар кулланмыйча үстерелгән бит. Колхоз һәр гектарга 5—6 центнер минераль ашламалар кертү мөмкинлегенә ирешкәч, сез органик ашламалар җитештерүне дә арттыргач, ул чагында Татарстан җирләрендә гектардан 30—40 центнер бөртекле ашлык, 200—250 центнер бәрәңге, 300—350 центнер шикәр чөгендере алырга мөмкин булыр. Мин сезнеке белән бер үк төрле шартларда ашламаларны киң куллану һәм авыл хуҗалыгы культураларының иң яхшы сортларын чәчү нигезендә алдынгы колхозлар һәм совхозлар хәзер үк инде ирешкән күрсәткечләрне атап әйтәм. Кырларны караганнан соң, колхоз, производство идарәсе җитәкчеләре, шулай ук Татарстан АССРның мондагы җитәкчеләре белән авыл хуҗалыгы производствосын специальләштерү, республиканың мөмкинлекләреннән яхшырак файдалану мәсьәләләре буенча беседа булды. Н. С. ХРУЩЕВ. Мин сезгә кайбер сораулар бирергә телим һәм аларга ачыктан- ачык, объектив җавап бирүегезне үтенәм. Миңа инде бу мәсьәләләр буенча илебезнең башка зоналарында — Волга буенда, Донда һәм Кубаньда, Төньяк Осетиядә сөйләшергә туры килде. Бу беседаларның эчтәлеген сез матбугаттан беләсез. Хәзер сезнең тәҗрибәгез белән таныту, миллионнарча авыл хуҗалыгы работникларын кызыксындыра торган мәсьәләләр турында сезнең фикерегезне тыңлау мөмкинлеге бар. Әйтегезче, сез чиста пардан нинди уңыш аласыз һәм биләүле пар җирендә яки туңга сөрелгән җирдә колхоз ике елга барлыгы күпме уңыш ала? Мин шундый ук сорауны башка зоналардагы авыл хуҗалыгы работникларына да бирдем. Хәзер сезнең колхоз буенча, Татарстан республикасын гәүдәләндерә торган зона буенча җавап ишетергә телим. Бу сорауга җавап биргәндә экономик күрсәткечләрне һәм бары тик экономик күрсәткечләрне генә кулланып эш итәргә кирәк. Чиста пар җиреннән алынган бер уңыш белән чагыштырганда, биләүле парда ике уңыш продукцияне күбрәк бирә икән, димәк, биләүле парга чәчү, туңга сөрелгән җиргә чәчү юлы белән барырга кирәк. Әгәр шундый өстенлек чиста пар ягында булса, чиста пар кулланырга кирәк. Г. X. КӘРИМУЛЛИН (колхоз председателе). Безнең колхоз буенча соңгы еллар турында бик төгәл мәгълүматлар китерергә рөхсәт итегез. 1959—1961 елларда чиста парда бөртеклеләрнең уртача уңышы 13 центнер булды. 1961 елдан соң без уҗым культураларын биләүле пар җиренә, ә сабан культураларын туңга сөрелгән җиргә чәчүгә күчтек. 1961—1963 елларда пар биләүче культура итеп борчак чәчтек һәм гектардан уртача 14,2 центнер уңыш алдык. Борчакны җыеп алганнан соң туфрак әзерләдек Һәм уҗым культуралары чәчтек. Биләүле пар җирендә уҗым культураларының уңышы гектардан 11,2 центнер булды. Н. С. ХРУЩЕВ. Бу хәлдә сез ике елда гектардан уртача күпме ашлык аласыз соң? Г. X. КӘРИМУЛЛИН. Ике уңыштан колхоз һәр гектардан 25,4 центнер (биләүле парда 14.2 центнер борчак һәм борчакны җыеп алганнан соң чәчелгән җирдән 11,2 центнер арыш) ашлык җыеп алды. Безнең шартларда пар җире гектардан 13 центнер ашлык бирде. Шулай итеп, чиста парга һәм биләүле парга чәчү шартларында алынган продукциянең гомуми суммасын чагыштырсаң, өстенлек биләүле пар ягында кала. Ул һәр гектардан өстәмә рәвештә 12,4 центнер ашлык бирде. Өстәп әйтергә телим: без чиста пардан баш тартканнан соң, колхозда ашлык җитештерү шактый артты. Хәзер барлык уҗым культураларының 73 проценты борчак җыеп алынган биләүле пар җиренә чәчелә. Шулай ук без азык берәмлекләре буенча да чиста һәм биләүле парның экономик ягын хисапларга тырышып карадык. Менә мондый мәгълүматлар алынды: чиста парга чәчелгән бөртеклеләр гектардан 18,5 центнер азык берәмлеге, ә биләүле парга чәчелгән бөртеклеләр (борчак плюс арыш) гектардан 35,8 центнер азык берәмлеге бирде. Миңа кайбер иптәшләрдән, биләүле пардан алынган продукция белән чагыштырганда, чиста пардан алынган продукциянең чыгымнары күп өлеш кимрәк була, дигән сүзләрне ишетергә туры килде. Колхоз белгечләре моны конкрет производство шартларында тикшерделәр. Аерма зур булып чыкмады, һәрхәлдә ул биләүле пардан алынган өстәмә продукциянең минималь күләме белән дә каплана. Чиста парда 13 центнер арыш игүгә тотылган туры чыгымнар 11 сум 28 тиен булды. Борчак (уңыш 14,2 центнер) һәм арыш (уңыш 11,2 центнер) игүнең турыдан-туры чыгымнары 17 сум 47 тиен булды. Беренче карашка, аерма кечкенә түгел — чиста пар файдасына 6 сум 19 тиен. Ләкин, инде әйткәнемчә, биләүле парда без өстәмә рәвештә 12,4 центнер ашлык (борчак) алдык. Безнең зонада борчакны сатып алу бәясенең центнеры 21 сум. Шулай итеп, ярты центнер борчак сату гына да барлык чыгымнарны каплый. Н. С. ХРУЩЕВ. Сез бик кызыклы исәп-хисап ясагансыз. Ул, чама белән, миңа илебезнең башка районнарында колхоз председательләре һәм белгечләре атап әйткән саннарга туры килә. Сезнең экономик файдалылыкны хисаплау методыгыз да игътибарга лаеклы. Продукция берәмлегенә хезмәт чыгымнарың кулга карандаш тотып хисапларга һәм кайсы система күбрәк продукция бирсә, куелган хезмәтне яхшырак кайтарса, шул системаны кабул итәргә кирәк. Кызганычка каршы, бездә әле кайчакларда хәтта белгечләр дә чиста һәм биләүле парның өстенлекләрен дөрес бәяли белмиләр. Алар чиста парда алынган бер уңышны биләүле парда алынган бер уңыш белән чагыштыралар. Билгеле, бу хәлдә чиста парда, әгәр ул яхшы эшкәртелсә, уңыш һәрвакыт күбрәк булачак. Ә менә инде чиста пардан алынган бер уңышны биләүле пардан яки туңга сөрелгән җирдән алынган ике уңыш белән чагыштырсаң, ул чагында картина, сез бик яхшы күрсәткәнчә, башкача булачак. Бу хәлдә, сезнең колхоз шартларында, өстенлек биләүле пар ягында. Ул гектардан өстәмә рәвештә 12,4 центнер ашлык бирә. Ф. ТАБЕЕВ (КПССның Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре). Безнең республикада колхозларның һәм совхозларның күпчелеге чиста пардан баш тарттылар. I960 елны республикада чиста пар мәйданы 651 мең гектар, яки сөрү җирләренең 16,7 процентын биләде, ә борчак 73 мең гектар гына иде. 1963 елда чиста пар 32 мең гектар гына, яки сөрү җирләренең 0,8 процентын гына биләде, ә биләүле парда борчак 650 мең гектарга, яки сөрү җирләренең 16,5 процентына чәчелде. Шулай итеп, борчак тулысы белән диярлек чиста парны кысрыклап чыгарды. Н. С. ХРУЩЕВ. Минем өчен бу яна мәсьәлә түгел. Алдынгы колхозлар күптән инде борчакны биләүле парга чәчүнең бик файдалы икәнлеген исбат иттеләр. Моннан 10 ел элек үк инде С. К. Коротковның Чувашия шартларында биләүле парда колхозның гектардан 15—20 центнер борчак, яки иртә өлгерешле 15 тонна бәрәңге алулары, ә уңышны җыйганнан соң уҗым культуралары чәчүләре һәм гектардан 20 шәр цент нер ашлык алулары турында сөйләгәнлеген хәтерлим. Сезнең республиканың кыйммәтле тәҗрибәсе дә шуны ук күрсәтә. Г. X. КӘРИМУЛЛИН. Сез, Никита Сергеевич, әле генә безнең колхоздагы борчак басуларының берсен күрдегез. Без аның уңышын суга башладык. Беренче гектарлары 18 центнер уңыш бирде. Борчактан соң чәчелгән арышның гектардан кимендә 12—13 центнер бирәчәгенә ышанам. Борчак — уҗым культуралары өчен бик шәп элгәр ул. Н. С. ХРУЩЕВ. Хәзер сезнең белән бәрәңге турында сөйләшергә телим. Соңгы елларда сезнең колхоз бәрәңгедән нинди уңыш ала? Г. X. КӘРИМУЛЛИН. Без бәрәңгене гектардан 100—120 центнер алабыз. Уңайрак килгән елларда уңыш күбрәк тә була. Н. С. ХРУЩЕВ. Сез мондый уңышны минераль ашламалардан башка аласызмы? Г. X. КӘРИМУЛЛИН. Минераль ашламалардан башка диярлек, ләкин тиресне әлбәттә кертәбез. Н. С. ХРУЩЕВ. Ә «диярлеге» нәрсә соң аның? Г. X. КӘРИМУЛЛИН. 1963 елны колхозга 100 тонна, сөрү җирләренең гектарына 16 килограмм чамасы минераль ашламалар бирелде. Бездә исә 90 гектардан артык шикәр чөгендере һәм башка техник культуралар чәчелгән иде. Аларны ашламалардан башка үстереп булмый. Бөртекле культуралар өчен чынлыкта бернәрсә дә калмады. Н. С. ХРУЩЕВ. Сез шикәр чөгендере җиренә күпме минераль ашлама керттегез? Г. X. КӘРИМУЛЛИН. Гектарга бер ярым центнер. Н. С. ХРУЩЕВ. Бу бик аз. Дәүләтебез шикәр заводлары аркылы шикәр чөгендеренең һәр гектарына 10 центнер минераль ашлама бирә. Шикәр чөгендере җиренә шулкадәр ашлама кертү һәр колхоз һәм совхоз өчен закон булып әверелергә тиеш. Г. X. КӘРИМУЛЛИН. Бездә фабрика максатларына үстерелә торган шикәр чөгендере юк. Без аны әлегә терлек азыгы максатларына үстерәбез. Ә мондый чөгендер өчен ашламалар планлаштырылмын. Мин терлек азыгы өчен үстерелә торган шикәр чөгендеренә дә фабрика максатларында үстерелә торган шикәр чөгендеренә бирелгән кадәр үк ашлама бирергә кирәк дип саныйм. Н. С. ХРУЩЕВ. Сезнең тәҗрибә күрсәткәнчә, Татарстанда фабрика максатларына шикәр чөгендере җитештерүне арттырырга һәм, димәк, шикәр промышленностен да үстерергә мөмкин. Шикәр чөгендере — колхозлар һәм совхозлар өчен доходлы культура. Өстәвенә, җомнан файдаланып, шикәр заводлары янында терлек симертүне оештырырга мөмкин. Шулай итеп, икеләтә файда алына. Шикәр чөгендере шикәр дә, ит җитештерү өчен азык та бирә. Билгеле, чөгендерне иң яхшы туфракларга чәчәргә, минераль ашламалар кертергә кирәк. Минераль ашламаларның һәр центнерына шикәр чөгендере аеруча зур нәтиҗә бирә. Ф. А. ХОХЛОВ (производство идарәсе начальнигы). Безнең колхозлар шикәр чөгендеренең файдасын аңладылар һәм аның чәчүлекләрен теләп киңәйтерләр. Н. С. ХРУЩЕВ. Хәзер Татарстан республикасы җитәкчеләре алдына, колхоз җитәкчеләре алдына бәрәңге җитештерүгә бәйле булган кайбер мәсьәләләрне куярга теләр идем. Сез барыгыз да: Татарстанда бәрәңге игү өчен шартлар уңай, дисез. Бу чыннан да шулай. Миңа тугай җирләрдә гектардан 30 40 тонна бәрәңге алучы аерым колхозлар турында мисаллар китерделәр. Бәрәңге чәчүлекләрен файдалы итеп урнаштырырга мөмкинлек бирерлек күпме җирләрегез барлыгын игътибар белән исәпләп чыгарыгыз, галимнәр белән киңәшегез, зонагызда минераль ашламаларның бәрәңгегә ничек тәэсир итүен белегез. Сезнең республикагызда бәрәңге минераль ашламалар бәясен яхшы каплар дип уйлыйм. Без сезгә товарлыклы бәрәңгенең бөтен мәйданына кирәк кадәр минераль ашлама бирә алыр идек. Ләкин бу ашламаларны, мин әйтер идем, мәгълүм вексель булганда гына бирергә кирәк. Ашлама аласыз икән, вексель бирегез: бу ашламаларны кулланудан күпме товарлыклы бәрәңге бирерсез. Мин бу сөйләшүне ни өчен алып барам? Без иптәш Табеев белән инде башта сөйләштек, ә хәзер бу фикерне сезгә дә әйтәм. Безгә Татарстанны һәм бәрәңге үстерү өчен яхшы шартлар булган кайбер башка өлкәләрне һәм республикаларны көньяк районнар өчен товарлыклы бәрәңге җитештерүче зур районнар итү турында уйларга кирәк. Сезнең республикагызны көньяк белән арзанлы су юлы тоташтыра. Волга буйлап бәрәңгене Волгоградка илтергә мөмкин. Сез Ростов-Дон өчен, Азербайҗан, Үзбәкстан өчен бәрәңге җитештерә аласыз. Күрәсең, Татарстан колхозлары һәм совхозлары көньяк өчен соң өлгерә торган кәбестә дә җитештерә алырлар иде. Көньяк районнарында йөргәндә миңа колхоз председательләре һәм совхоз директорлары сугарыла торган җирләрдә гектардан 200 центнер соң өлгерешле кәбестә алулары турында сөйләделәр. Сезнең республикада сугарулы җирләрдә кәбестә гектардан 600—700 центнер уңыш бирә ала. Кәбестәгә карата алганда сезнең һәр гектарыгыз көньяктагы сугарулы 3 гектар җиргә тигез. Әгәр дә сез көньяктагы кайбер промышленность үзәкләренә җитәрлек кадәр бәрәңге һәм кәбестә бирсәгез, көньяктагы сугарулы җирләрне бик кыйммәтле башка культуралар җитештерү өчен бушатырга мөмкин булачак. Үз чиратларында көньяк районнары сезнең шәһәрләрегезгә иртә өлгерешле яшелчә һәм көньяк шартларында үстерелә торган кайбер башка культуралар бирә алырлар иде. Мисалга мин бәрәңгене һәм соң өлгерешле кәбестәне алам. Ләкин сез уйлап карагыз: ихтимал, сезнең шартларда көньякның промышленность үзәкләре өчен соң өлгерешле башка яшелчәләр җитештерү дә файдалы булыр. Ихтимал, сездә кишео аш чөгендере көньяктагыдан шактый арзангарак төшәр. Ул чагында товарлыклы кишео һәм аш чөгендере җитештерүне оештырырга, аларны көньякка чыгарырга мөмкин булачак. Минемчә, сезгә бөтен кәбестәгә су сибәргә кирәк. Хәзер сез аны асылда су сипми- чә үстерәсез. Үсенте үсеп китсен өчен бер-ике тапкыр су сибәсез дә, аннары бөтенесе яңгырга бәйле булып кала. Элек крестьян кәбестәне шулай үстерә иде. Ләкин игенчелекне сугарулы итеп алып бару өчен аның кирәкле средстволары һәм мөмкинлекләре юк иде. Шунлыктан ул табигать биргәнне генә ала иде. Колхозларда һәм совхозларда хәл башкача. Аларның зур материаль мөмкинлекләре бар. Сездә электр энергиясе бар. Безнең заводларыбыз су сибү өчен насослар һәм башка җиһазлар эшләп чыгаралар. Чәчүлекләрне суга якын урнаштырып, кырларга су биргәндә, гектардан 200 центнер урынына 600—700 центнер кәбестә алырга, ягъни уңышны өч тапкыр арттырырга мөмкин. Сез боларның бөтенесе турында уйлан карагыз. Билгеле, һәр колхоз яки совхоз сугарулы яшелчә үстерүгә кинәт кенә күчә алмас, ләкин моңа тырышып әзерләнергә кирәк. Мин сезгә шундый киңәш бирергә теләр идем: мөмкин&к булган урыннарда бәрәңгегә дә су сибәргә кирәк. Шул чагында югары уңыш алуга исәп тотарга мөмкин булачак. Колхозларда һәм совхозларда тирес бар. Сездә торф чыга торган урыннар да бардыр. Димәк, торф-тирес компостлары җитештерүне оештырырга мөмкинлек бар. Сез минераль ашламалар алырсыз. Андый шартларда сугарулы җирләрдә гектардан кимендә 300—350 центнер бәрәцге алырга мөмкин һәм алырга кирәк. Г. X. КӘРИМУЛЛ ИН.Бездә бәрәңге җитештерүне сугарулы итеп оештырырга мөмкинлек бар. Н. С. ХРУЩЕВ. Тагын бер мәсьәлә буенча сезгә фикерләремне әйтергә телим. Без бәрәңге һәм яшелчә җитештерүне, аларны реализацияләүне, сатуны ниндидер дәрәҗәдә бергә бәйләү турында Үзәк Комитет Президиумында фикер алыштык. Бу мәсьәлә буенча мин бәрәцге һәм яшелчә җитештерүче хуҗалыклар җитәкчеләре белән киңәштем. Күрәсең, эшне шулай куярга кирәк булыр: яшелчә һәм бәрәңге җитештерүче — бу продуктларны шәһәрдә сатучы да була алсын. Сүз күп күләмдә товарлыклы яшелчә һәм бәрәңге җитештерүче колхозлар һәм совхозлар турында бара. Алар шәһәрләрдә үз магазиннарын, үз сатучыларын булдыра алырлар иде. Хуҗалык яшелчәне магазинга турыдан-туры кырдан яки складтан китерәчәк. Билгеле, колхозлар яшелчәне һәм бәрәңгене дәүләт билгеләгән бәяләр буенча сатачаклар. Күрәсең, ниндидер максималь бәя билгеләргә һәм: бу бәядән югары сатарга ярамый, ә кимрәк сатарга теләсәң — рәхим ит, дип әйтергә кирәк булыр. Мондый системаның нинди өстенлекләре булуы мөмкин? Хәзер бездә яшелчәгә сорауны беркем дә исәпкә алмый. Шуңа күрә менә шушындый картинаны күрергә мөмкин: колхоз яки совхоз договор нигезендә магазинга кәбестә китерә. Ә магазинда аңа: сез биш тонна кәбестә китергәнсез, ә безгә бер тонна кирәк, дип җавап бирәләр. Еш кына хуҗалык бу продукцияне урнаштыра алмый һәм ул бозыла. Колхоз яки совхоз яшелчәне үзе сатса, ул халыкның соравын өйрәнәчәк. Колхоз председателе һәрвакыт магазин белән элемтә тотачак, сатып алучыга иң элек нинди яшелчә кирәк булачагын белешәчәк һәм магазинга шул яшелчәне китерәчәк. Ңу вакытта хуҗалык, кулланучыга сату өчен, магазинга начар сыйфатлы яшелчә китермәячәк. Хуҗалык җитәкчесе начар яшелчәне алмаячакларын һәм, димәк, хуҗалыкка зыян киләчәген аңлаячак. Күрәсең, яшелчә сәүдәсен болай оештырганда зур яшелчә хуҗалыкларына яшелчә эшкәртү предприятиеләре булдыру таләп ителер. Мәсәлән, кәбестә, помидор, кыяр хәзерләү. Ихтимал, колхозлар һәм совхозлар яшелчәне тозлау һәм запаска әзерләү өчен үз складларын булдырырга тиеш булырлар. Билгеле, сүз шәһәргә якын урнашкан һәм яхшы сыйфатлы яшелчәне кулланучыларга тиз китереп җиткерә алучы колхозлар һәм совхозлар турында бара. Бу колхрзга яки совхозга файдалы, ә кулланучыга уңайлы булыр дип уйлыйм. Бу турыда уйлап карагыз, иптәшләр, тәкъдимнәр эшләп кертегез. Комсызлык булмасын өчен, бәяләр турында уйларга кирәк. Шунысы әһәмиятле: кулланучы үзенә элек алганнан түбәнрәк бәяләрдән яхшы сыйфатлы яшелчә бирүләрен сизсен. Минемчә, байтак хәлләрдә колхоз һәм совхоз магазиннарында бәяләр беркадәр кимрәк булыр, чөнки колхозларның һәм совхозларның сәүдә чыгымнары үзләрендә продукт җитештерүчедән кулланучыга кадәр озынрак юл үтә торган дәүләг сәүдәсе сисгемасындагыга караганда шактый кимрәк булачак. Г. X. КӘРИМУЛЛ И Н. Без андый тәртипне күптәннән көтәбез. Колхозлар кулланучыга яхшы сыйфатлы продукция бирү белән кызыксыналар. Ләкин алар моны һәрвакыт эшли алмыйлар. Без лапшыра торган яшелчә складка эләгә һәм, кулланучыга барып җиткәнгә кадәр, еш кына үзенең сыйфатларын югалта. Н. С. ХРУЩЕВ. Күрәсең, Үзәк Комитет Пленумында мин колхозларда хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүнең кайбер мәсьәләләре буенча фикерләр әйтермен. Бездә ничек килеп чыга соң? Колхозларның һәм совхозларның берничә еллык эш нәтиҗәләренә күз салсак, шуны күрергә мөмкин: күп колхозлар бер эшләүчегә исәпләп алганда продукцияне совхозлардан шактый кимрәк җитештерәләр. Кайбер саннар китерәм. 1962 елда совхозларда бер эшләүчегә 85 центнер, ә колхозларда 48 центнер ашлык җитештерелгән. Күрәсез, совхозда бер эшләүче ашлыкны ике тапкыр диярлек артыграк җитештерә. Бу уртача саннар. Күп колхозлар буенча алганда бер эшләүчегә җитештерү дәрәҗәсе бу уртача саннардан шактый кимрәк. Хәлбуки, объектив шартлар колхозларда да, совхозларда да бертөрле. Аларның икесе дә — социалистик хуҗалыклар, икесендә дә кирәкле техника, җир һәм башка җитештерү средстволары бар. Безгә җитештерү дәрәҗәсе ягыннан колхозларның совхозлардан артта калу сәбәпләрен тирәнрәк өйрәнергә, җитештерүне оештыруда колхозларның продукция берәмлегенә хезмәт куюны киметү буенча зур уңышларга ирешкән алдынгы совхозларга тигезләнүләренә ирешергә кирәк. Бу эштә колхоз-совхоз производство идарәләренә зур роль туры килә. Алар механикалаштыруны, производствода алдынгы технологияне киң кертүдә колхозларга ярдәм итәргә тиешләр. Шуны әйтергә кирәк: хезмәт җитештерүчәнлеге алдынгы совхозлар белән чагыштырганда түбән булганлыктан, күп колхозлар продукция берәмлегенә күбрәк чыгым тоталар һәм, димәк, продукциянең үзкыйммәте югары була. Моның белән киләчәктә дә килешергә ярамый. Производствоны хәзерге нигездә оештыруда һәр хуҗалыкка конкрет ярдәм итү чаралары турында уйланыгыз. Сездән, иптәш Кәримуллин, сезнең хуҗалыкта борчакның күпмегә төшүе турында сорарга телим. Г. X. КӘРИМУЛЛИН. Быел борчакның центнеры 3 сум чамасы булачак. Н. С. ХРУЩЕВ. Ә сезнең зонада дәүләт борчакның центнерына күпме түли? Г. X. КӘРИМУЛЛИН. Центнерына 21 сум. Борчак — бик доходлы культура. Н. С. ХРУЩЕВ. Әйе, сездә борчак — чыннан да доходлы культура, *аның һәр центнеры 18 сум табыш бирә. Сез борчакны үстерә беләсез һәм гектардан 15—17 центнер аласыз. Г. X. КӘРИМУЛЛИН. Инде әйткәнемчә, бездә борчак җитештерү биләүле пар исәбенә бара. Н. С. ХРУЩЕВ. Ирешелгән уңышларыгыз белән таныштыруыгыз өчен сезгә рәхмәт. Сезнең колхозчыларыгыз яхшы эшлиләр. Аларга минем рәхмәтемне һәм тагын да уңышлырак алга баруларын теләвемне тапшыруыгызны үтенәм. Татарстан миңа зур гәэсир ясады. Аның, авыл хуҗалыгы өлкәсендә бик зур мөмкинлекләре бар. Быел республика дәүләткә 56 миллион пот ашлык тапшырачак. Бу — республика моннан берничә ел элек тапшырганнан шактый артык. Ашлык, ит, сөт, бәрәңге, яшелчә һәм башка авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү буенча илебезнең алдынгы республикаларыннан берсе булырга сездә бөтен шартлар бар дип уйлыйм. Сезнең авыл хуҗалыгын оештыручы һәм белгеч кадрларыгыз яхшы. Татарстан колхозчылары һәм совхоз эшчеләре хезмәтне яраталар һәм эшли беләләр. Болар барысы да сезнең республикагызга алдынгы сафларда барырга, авыл хуҗалыгы производствосын интенсивлаштыру һәм аны тагын да тирәнрәк специальләштерү өчен көрәштә яхшы үрнәк күрсәтергә мөмкинлек бирә. Татарстан җирендә булуым вакытында мин берничә телеграмма алдым. Аларда колхозчылар ирешкән уңышлар турында сөйләнә. Буа производствосы идарәсенең «Родина», XXII партсъезд исемендәге, «Память Ленина», «Гигант» колхозлары членнары һәм җитәкчеләре урып-җыюны яхшы оештырганнар, дәүләткә ашлык сату планын уңышлы үтиләр. «Родина» артеле колхозчылары 900 гектар мәйданда һәр гектардан 100 пот борчак уңышы алтайлыкларын һәм башка авыл хуҗалыгы культураларыннан югары уңыш үстергәнлекләрен хәбәр иттеләр. Бу хәбәрләр миндә зур канәгатьләнү тудырды. Мин «Родина», XXII паргсьезд исемендәге, «Память Ленина», «Гигант» авыл хуҗалыгы артельләре колхозчыларын хезмәттәге уңышлары белән тәбрикләргә, аларга һәр колхозчының яхшы тормыш чыганагын — колхозларның җәмәгать байлыгын арттыруларын теләр идем. Җылы сүзләре һәм дусларча теләкләре өчен колхозчыларга һәм колхоз җитәкчеләренә чын күңелдән рәхмәт белдерәм.