Логотип Казан Утлары
Публицистика

МАВЫКТЫРГЫЧ БУЛСЫН!

Фәнни-әдәби әсәрләрнең бала аңын үстерүдә, аның дөньяга карашын киңәйтүдә тәрбияви роле чагыштыргысыз зур. Ләкин фәнни дип атау гына аны художестволы әдәбияттан стена белән аерып куймый. Фәнни һәм художестволы әдәбият бер-берсеннән сурәтләү объектының үзенчәлеге белән генә аерылып торалар. Художестволы әдәбият безнең көндәлек тормышыбызның киң сфераларына үтеп керсә, фәнни-әдәби әсәрләр материалны фәннән алалар. Фәнни дөреслек бу жанрны фәнгә якынайтса, сәнгатьчә эшләнеше белән ул художестволы әдәбиятка охшый. Аның бурычы укучыга мәгълүм бер фәнни мәгълүмат бирү белән генә чикләнми. Иң әһәмиятлесе — эмоция кузгату, хыялга азык бирү, эшкә дәртләндерү. Бу бурычны югары художестволы әсәрләр язганда гына үтәргә мөмкин, ә аңа ирешү чаралары күп төрле. Ул һәр язучының әдәби сәләтенә бәйле. Мәсәлән, М. Ильинның «Бөек план турында» әсәре балаларны беренче бишьеллыклар һәм шул чорда илебезнең үсеш перспективалары белән таныштыра. Гадәттә без әсәрнең эстетик көчен образларның ничек эшләнүеннән эзләргә күнеккәнбез. Ә бу әсәрдә үзәк фикер конкрет, җанлы образлар ярдәмендә чагылдырылмый. Шулай да «Бөек план турында» — совет укучыларының яратып укый торган әсәрләреннән берсе. Моның сере нәрсәдә соң? Әсәрне җанландырган көч, барыннан да бигрәк, фактларның кире кагылмаслык булуында, хикәяләүнең характерында, стильнең төп фикерне ачык чагылдыруында, кыс- кача әйткәндә, фәнне образлылык дәрәҗәсенә күтәрүдә. «Туган ил картасы өстендә» әсәрендә Н. Михайлов бу максатка ватаныбызның бай табигате, аның географик киңлекләре турында сокландыргыч оста сөйләве аша ирешкән. Кыскасы, фәнни мәгълүматны сәнгатьчә җанландыру чаралары ифрат күп төрле. Моңа фәнни-әдәби жанрның үз эчендәге төрлелекне дә өстәргә кирәк. Материалны укучыга фәнни-фантастик әсәрләр, фәнни хикәяләр, әкиятләр һ. б. аркылы җиткерергә мөмкин. Әмма бу төрләрнең максаты уртак: алар заман сулышын тоеп, фәннең яңа ачышларын яшь буынга җиткерүне күздә тотарга тиешләр. Безнең балалар әдәбиятында (прозада) фәнни фикерне җанлы образлар сүрүенә төреп гәүдәләндерү (әкият, хикәя) өстенлек алып тора. Оригинал идея, тормышчан конфликт, ачык образлар, үткен сюжет, төзек композиция, образлы тел — мондый әсәрләрнең характерлы билгесе булырга тиеш. Язучыларыбыз фәнни-әдәби әсәрләр алдында куелган шушы таләпләрне ни дәрәҗәдә тормышка ашыралар соң? Татар балалар әдәбиятында фәнни-әдәби жанрның Октябрьдан соң тудырылган уңай традицияләре бар. Моңа 3. Бәшири (Ефәк корты, 1928), Ф. Кәрим (Электр фонарьлары, 1930), X. Кави («Почта, телеграф, телефон, радио», 1930, «Безнең яз», 1931, «Бөҗәкләр җыелышы», 1930), А. Алиш («Нечкә бил», 1935, «Чуар тавык», 1935, «Кем көчле», 1937) әсәрләрен кертергә мөмкин. Ф.әнни-әдәби жанрның бу традицияләре безнең көннәрдә тагын да баетыла һәм үстерелә. Үсеш аеруча тематика төрлеләнүендә күренә. Бүгенге укучылар география (Л. Ихсанова, «Көмеш елга»), техника (Л. Ихсанова, «Якты уйлар»), авыл хуҗалыгы (Г. Галиев «Шикәр өстәлгә ничек килде?», «Борчаклар борчылалар»), зоология (Г. Галиев, «Җил кошларны җыя»), биология (А. Расих, «Бөек могҗиза») һ. б. темаларга язылган фәнни-әдәби хикәяләрне укый алалар. Хәзер бу жанр өстендә эшләүче һәр язучының индивидуаль йөзен күрергә мөмкин. Әйтик, Г. Лотфи бала күңелен борчыган күп сораулар арасыннан берсен тотып алып, шуңа җавап бирергә тырышса, А. Расих фәнни материалны тулы бирүе белән аерыла. Л. Ихсанова алган темасын табигать Ф матурлыгы, совет укучысының якты уйлары, типик характеры аша яктыртса, Г. Галиев моны башлыча предметларның үзенчәлеген аларның «үз авызыннан» сөйләтү юлы белән башкара. Фәнни-әдәби әсәрләргә күзәтү ясау шундый нәтиҗәгә килергә мөмкинлек бирә: бу әдәбиятның гомуми үсеш тенденциясе политехник укыту таләпләрен тормышка ашыру юлыннан бара. Кайсы гына әсәрне алып карасак та, баланың көндәлек тормышы өчен кирәкле мәсьәлә күтәрелүен күрәбез. Әйтик, Г. Галиев әсәрләре. Алар конкретлык, баланың яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып язылулары, сюжет төзеклекләре белән аерылып торалар. Ул күбрәк урта яшьтәге мәктәп балалары өчен иҗат итә һәм шул яшьтәге укучыларның рухи таләпләрен канәгатьләндерерлек материаллар сайларга омтыла. Балалар әдәбиятының бу тармагы буенча аерата күп эшләүче язучыларның берсе—Г. Галиев. Ул публицистик мәкаләләр дә («Дустымның сөйләгәннәре»), әкиятләр дә («Аю агачлар белән... сөйләшә», «Җил кошларны җыя», «Борчаклар борчылалар». «Айлар алышынганда», «Сәгать һәм әтәч», «Бер бәхәснең ахыры»), хикәяләр дә («Шикәр остәлгә ничек килде?», «Әби нигә күп белә?») яза. Авторның сурәтләү сферасы киң. Г. Галиев үзенең укучысын колхоз кырларына да алып бара, орлык тикшерү лабораторияләренә дә алып керә. Автор ашлыкларның, кош һәм агачларның шактый күп һәм үзенчәлекле билгеләрен тотып ала. Язучының тәрбияви максаты ачык: балада тормышка актив мөнәсәбәт уяту, аны үз тәҗрибәсе аша танып белергә, күзәтүчәнлеккә өйрәтү. Бу яктан язучының «Аю агачлар белән... сөйләшә», «Жил кошларны җыя» әкиятләре бигрәк тә характерлы. Аларда автор каен, усак, юкә, зирек һ. б. агачларның халык хуҗалыгында тоткан урыннары; чыпчык, чәүкә, тургай, сыерчык, карлыгач һ. б. кошларның кешеләр өчен файдалары һәм зарарлары турында сөйли. Бу турыда дәреслекләрдә дә, башка китапларда да күп языла. Ләкин язучы анда язылганнарны гына кабатламый, бәлки фәнни материалны табигатьнең художестволы картинасы төсендә үзенчә гәүдәләндерә. Ул бу осталыкка А. Алиш иҗатында матур үрнәкләре бирелгән антропоморфизмны әсәр идеясен ачу өчен уңышлы куллану юлы белән ирешә. Антропоморфизм (кош-кортларны, җәнлек-хайваннарны кешечә сөйләтү) халык иҗатына, аеруча әкиятләргә хас. Ул, художество чарасы ролендә кулланылганда, әсәрне җанландыруда зур урын тота. Мәсәлән, А. Алишның бал корты, шөпшә, кырмыска һ. б. шундый бөҗәкләрнең ничек үрчүләре, авыл хуҗалыгында файдалары һәм зарарлары турында аларның үзләреннән сөйләтүе «Нечкәбил», «Кем көчле?» әсәрләренә, бер яктан, әкият төсе бирә, икенчедән, материалны аңлау процессын ансатлаштыра, аны бала психологиясенә якынайта, кызыксынуны көчәйтә. Антропоморфизм — сурәтләү объектын белеп эш итүне сорый торган катлаулы чара, ул һәр предметның үзенә хас сыйфатын табуны таләп итә. Шушы таләп үтәлмәгәндә, аның укучыга тәэсир итү көче югала. Бу мәсьәлә, Алиш әкиятләрендәге кебек үк, Г. Галиев әкиятләрендә дә уңай хәл ителә. Авторның һәр нәрсәне җентекләп күзәтүе күренә. Хәтта антропоморфизм Г. Галиев әкиятләрендә иркенрәк тә файдаланыла. Ул предметларны үзләре турында Алишча сөйләтү белән генә чикләнми, аларны’ бер-берсе белән кара-каршы сөйләштерә, диалоглар төзетә. Язучы һәр агачның, һәр кошның индивидуаль портретын тудыра, бу портретны күз алдына китереп бастырырлык матур эпитетлар таба. Мәсәлән, «Жил кошларны җыя» әкиятендә автор болай ди: «Һәрбер кош җыелышка үзенчә киенеп-ясанып килде: Карлыгач кара күлмәктән, Тургай саргылт ефәк пижамнан, Күке күксел чапаннан, Чәүкә кара трико җиләннән, Акчарлак ап-ак зефир халаттан, Сыерчык чаж-чож итеп торган карасу-зәңгәр плащтан, Песнәк кысып торган кыска пиджактан, Сандугач сары эшләпәдән иде». Шул ук әкияттә автор кошларның тышкы хәрәкәте аша аларның холкын күрсәтергә омтыла. Сабыр һәм һәрвакыт тыныч, татулык яратучы күгәрченне ул болай тасвирлый: «Күгәрчен бу тавышка, бу гаугага катнашмады, киресенчә, ул башкаларны да катнашмаска, шауламаска өндәде: — Тавышланмагыз, тавышланмагыз!—дип гөрләде дә гөрләде». Хәтта җыелышны алып баручы чыпчыкның репликалары да һәр кошның үзенчәлекле сыйфатын ачуга юнәлдерелгән. Автор әкият стилендә язган әсәрләрдәге осталыкны хикәяләрендә дәвам итә алмый. «Шикәр ничек остәлгә килде?» хикәясе моңа мисал булып тора. Бу әсәр үзенең алдына ике максатны куя. Беренчесе — шикәр чөгендерен игү ысуллары белән таныш* тыру, икенчесе — баланың күзәтүчәнлеген үстерү, аңа хезмәт тәрбиясе бирү. Хикәянең җылы гына тәэсир калдыра торган урыннары бар. Моңа укучыларның җәй буенча чөгендер кырында үткәргән тәҗрибәләрен уртаклашу күренешен кертергә мөмкин. Ә гомумән хикәя вакыйгаларга, хәрәкәткә ярлы. Әсәр бала авызыннан сөйләтелә. Ләкин бу сөйләмнең автор сөйләме булуы хикәянең һәр җөмләсеннән сизелеп тора. Фәнни фикерне укучыга җиткерергә тиешле Хафиз, Зөфәр, Мөсәгыйть, Сәфәргали образлары автор кушкан исемнәре буенча гына бер-берсеннән аерылалар. Аларпың җанлы характеры юк. Бу кимчелек эчтәлеккә дә кагыла. Чөгендерне игү ысулы да, аның үсеш стадияләре дә бик җентекләп аңлашлмый. Язучының «Әби нигә күп белә?» хикәясе дә шундый ук. Хикәя, Б. Житковның «Мин нәрсәләр күрдем?» әсәре кебек, сорау һәм җавап формасында язылган. Ләкин ул, сәнгать әсәре булудан бигрәк, кара-каршы сөйләшүне хәтерләтә. Куәтле техника заманында такта чәй белән бөртекле чәй, сыер сөте белән кәҗә сөте, каен күмере белән усак күмере арасындагы аерманы сөйләп баланың вакытын алу да ничектер сәер тоела. Г. Лотфиның «Тамчылар» (1953) хикәясе суның җәмгыятьтәге ролен, аның көчен сурәтли. Автор бу турыда сөйләгәндә гомумидән конкретлыкка бару юлы белән эш итә. Башта гомумән суның яшәештә тоткан урынын тасвирлый, аннан соң конкрет күренешләр белән шул фикерен раслый. Г. Лотфи художество чараларын укучыны фикер йөртергә, уйланырга мәҗбүр итәрлек дәрәҗәдә шактый иркен файдалана. Мавыктыргыч сюжет төзүдә ул әкият алымнарын әсәрнең органик өлеше итеп кертә, ягъни язучының бу хикәясе үзенең стиле буенча А. Алиш, Г. Галиев әкиятләренә якыная. «Роза һәм Тамчыкай», «Тамчыкай эштә», «Тамчыкай Волгада» бүлекләре шома, үткен тел белән язылганнар. Язучы бу бүлекләрне укучыда эстетик хисләр уятырлык оста эшләгән. Бу осталык сурәтләү материалын образлылык дәрәҗәсенә күтәрүдә күренә. Язучының Тамчыкае да гади су гына түгел, аның индивидуаль йөзе бар: ул уңган, кешелекле, эчкерсез. Роза да алсу матур чәчәк итеп кенә бирелмәгән, ул кылын- чык, мактанчык, кара эчле, бик горур. Автор бу образларның һәрберсен индивидуальләштергән һәм, шактый уңышлы рәвештә, вак детальләрне дә эшкә кушкан. «Розаның бик кәефе китте, йөзенә салкын тир чыкты», «Роза чәчәге бик уңайсызланды, оялды, битләре кызарды» кебек урынлы әйтелгән бер-ике җөмлә бу образның чын йөзен калку күрсәтүгә ярдәм итә. _ Уңышлы сайланган шундый кечкенә детальләр озын-озын тасвирларны алыштыра, баланың фантазиясен уята, индивидуальләштерелгән образ аның аңында озак саклана, укучыга аерым детальдән гомумиләштерү ясауга юл ача. «Тамчылар»ның сәнгатьчә яңгырашын көчәйтүче чаралардан берсе — әсәрнең ритм-рифмага салынган булуы. Ритмик прозаны зурлар әдәбияты өчен уңышлы чара дип исәпләп булмый. Чөнки ул язучының тел байлыгын үзе теләгәнчә файдалану хокукын, әсәрнең эпик киңлеген чикли. Балалар әдәбиятында, аеруча кече яшьтәге балалар өчен язылган әсәрләрдә, моның роле зур. Ритм-рифма әсәрне укучының игътибарын җәлеп итә, фикернең тигез агышын китереп чыгара, авазларның тембрын бирә, сөйләмгә динамик рух өсти. Әсәр үзенең фабуласы белән генә түгел, телнең үзенчәлеге белән дә мавыктыру көчен арттыра. Стиль чарасы буларак, бу алымның матур үрнәкләре безгә А. Алиш әкиятләре буенча таныш. Эчтәлекнең, образлар системасының, сурәтләү чараларының оригинальлеге белән бу чара Г. Лотфи хикәясендә үзенчәлекле яңгырый. «Китап турында китап» әсәрендә Г. Лотфи бала өчен бик кирәкле тема сайлаган. Бу әсәр «Китап ничек эшләнә» дигән сорауга җавап бирә. Автор, укучыны китап ул кешегә белем бирүче, катлаулы һәм күп көч сорый торган коллектив хезмәт нәтиҗәсе, кеше көченең, акылының җимеше дигән идеягә китерү өчен, китапның эшләнү процесс сын яктырта. Әмма әсәрнең эстетик көче турында фикер йөртсәк, язучының шул ук китабындагы үз сүзләрен кабатларга туры килә. «Материалың никадәр генә бай, никадәр генә кыйммәтле булмасын, тиешенчә эшләп бирә алмасаң, синең китабың үз буры* чын үти алмаячак». Биредәге бөек төзелешләргә, китап басу йортларына укучы зур дәрт белән керми, ә автор артыннан теләр-теләмәс кенә иярә. Чөнки язучы әсәрдә кайнап торган җанлы тормышны сәнгать теле белән күрсәтү урынына, аның турында публицистик телдә сөйли. Автор җанлы кешеләрне производство күләгәсендә калдыра. Образларны индивидуальләштерү чараларын эзләми. Шунлыктан Тимер, Алик, Нияз һ. б. образларның истә калырлык характерлы билгеләре юк. Алар төссезләр, бер өлге белән киселгән киемнәрне хәтерләтәләр. Фәнни-әдәби китап укучыда «кара, нинди кызыклы, моның белән шөгыльләнергә кирәк» дигән фикер уята алганда гына максатына ирешкән була. Авторның материалын беллетристика теле белән сөйләп чыгуы балага әллә ни яңалык бирми. Фәнни-әдәби әсәрнең көче фәнни төгәллек һәм язучының уз әсәренә нинди яңа кабатланмаган образлар кертүе белән билгеләнә. Бу таләптән чыгып караганда, Г. Лотфиның «Минбелим» (1960) хикәясе дә балалар әдәбиятына яңа герой алып килми. Кырда икмәкнең ничек үсүен күрү өчен шәһәрдән авылга кайткан Минбелим образын тудыруда язучы күп кабатланган шаблон буенча эш итә. Әсәрдә алынган барлык вакыйгалар бу образны бары берьяклы, акыллы һәм яхшы малай булу ягыннан гына ачалар. Нәтиҗәдә Минбелим тик язучы өчен генә тере кеше. Ә укучы өчен коеп куйган акыл капчыгы булып чыккан. Г. Лотфи әсәрләрендә төп сюжет сызыгының төзеклегенә кимчелек кертүче вакыйгалар булуын да әйтеп китми ярамый. Мәсәлән, «Минбелим» хикәясендә шундыйларның берсе— вожатый Җәмиләнең «Биктырыш бабай әкияте»н сөйләве. Бу — әсәр вакыйгаларына органик бәйле түгел, эчтәлеге белән дә әкияткә туры килми, мәктәптә үтелә торган тарих фәнен гадиләштереп кабатлаудан гына гыйбарәт. Л. Ихсанованың фәнни-әдәби хикәяләре «Көмеш елга» (1948), «Якты уйлар» (1952) балага аңлаешлы, гади булулары белән матур. Язучы табигать картинасын аеруча оста сурәтли. «Көмеш елга» әсәренең эстетик көче Төньяк Урал киңлекләрен һәм аның пейзажын җанлы тасвирлау, яшь буында илебезнең иксез-чиксез байлыкларын тикшерүгә омтылыш уятуда чагыла. Ә әсәрнең фәнни өлеше фәкать суның тирәнлеген, аның бер секундка ничә литр агуын белүнең электростанцияләр төзү өчен кирәклеген сөйләү белән чикләнә. Моңа урманда адашкан вакытта агачларга карап юнәлешләрне табу мәсьәләсе өстәлә. Әмма автор сюжет мөмкинлекләреннән тулырак файдаланса, фәнни материалны тирәнрәк яктырта алган булыр иде. Эчтәлек персонажларның үзара мөнәсәбәте җирлегендә ачылган әсәрләрдә характерлар тулы һәм җанлы булырга тиешләр. «Көмеш елга» күпкырлы характерлар бирү ягыннан сыек эшләнгән. Николай Иванович, Федя, Мәдинә, Зөфәр образлары шул турыда сөйли. Аларның шәхси йөзен, мимикасын, сөйләм интонациясен укучы сиземли алмый. Бу кимчелекнең сәбәбе — хикәянең бирелеш үзенчәлегендә. Әсәрдә вакыт ягыннан эзлекле төзелгән вакыйгаларның үсеше күренми, автор 20 көн буена экспедициячеләр башыннан үткән хәлләрне , фактик рәвештә теркәп кенә бара. Тормышның көн дә кабатланырга мөмкин булган бу күренешләре эчендә әсәр персонажларына үзләрен күпьяклы характер буларак ачарга типик шартлар юк, чөнки хикәядә конфликт йомшак. Экспедиция юлында очраган каршылык өч мәртәбә яңгыр явудан гына гыйбарәт. Геройларның көчен каршылыклар белән көрәш процессында гына күреп була. Ә «Көмеш елга»да бу көрәш җитәрлек түгел. Гидрологларның эше авыр, шул ук вакытта кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сурәтләнсә, хикәянең тәрбияви әһәмияте тагын да артыр иде. Конфликтсызлык, бердән, әсәрнең тәрбияви көчен киметә, икенчедән, аның эчтәлеген саектыра. Бала характерына күбрәк гадәттән тыш һәм көрәшкә бай вакыйгалар якын булуын истән чыгарырга ярамый. Язучының «Якты уйлар» хикәясе шул ягы белән отышлы. Хикәя гадәттән тыш күренешләр — техника могҗизалары турында сөйли. Бу сөйләм коры акыл сатуга нигезләнмәгән. Фәнни идея баланы практик эшчәнлеккә, техника белән кызыксынуга стимул тудырырлык әдәби алым аркылы бирелә. Әсәрдә материал балага хас бай хыяллар аша гәүдәләнгән. Шунлыктан хикәядә романтик пафос көчле. Балаларның хис һәм теләкләре, яңа нәрсәләр уйлап табу омтылышлары киң һәм мавыктыргыч сурәтләнгән. Әсәр фәнни материалга да бай, ул укучыны җәйге каток ясау, тавыш язу машинасы, серле машина һ. б. лар белән таныштыра. Ләкин хикәядә билгеле бер максатка юнәл дерелгән сюжет үзәгенең булмавы бу матур сыйфатларның җәелеп үсеп китүенә комачаулый. «Якты уйлар» исеме астында бирелгән әсәрне укып чыкканнан соң, укучы башында өзек-өзек фикерләр кала. «Якты уйлар»ның һәр бүлегендә аерым исемгә ия булган бер хикәя язарлык материал бар. Фәнни-әдәби әсәрләрнең үзәк идеясе һәм темасы, шул идеяне гәүдәләндерүче төзек композициясе булу мәҗбүри. Юкса, әсәрнең эчке динамикасы, логик эзлеклелеге югалаг. А. Расихның «Бөек могҗиза» хикәясе композициясенең төзек булуы белән уңышлы. Әсәрне фәнни-популяр әдәбиятка гына кайтарып калдыру мөмкин түгел, чөнки авторның фәнни белемне сәнгатьчә бирергә омтылуы сизелә. Әсәрнең IV бүлегендә язучы конкрет тормышка якыная, эмоциональлекне көчәйтү өчен сәнгать чараларына мөрәҗәгать итә, ягъни әдәби образ ярдәмендә сюжет хәрәкәтчәнлеген тудыра. Язучының Мәрфуга апа, студент-практикант Нуретдинов, бозаулар өчен чын күңелдән янып йөрүче укучы Зәйнәп образлары практик эштә биреләләр. Укучының артык талчыгып* китүен истә тотып, автор вакыт-вакыт аңа эндәшеп куя. «Борынборын заманда өч батыр булган, ди. Берсе — Аксым, икенчесе — Май батыр» дип, бу азык матдәләрен баш хәреф белән язып, әсәрне әкият стилендә башлап җибәрә. Ни сәбәптәндер А. Расих хикәянең бөтен дәвамында шул юл белән бармый. Кояш энергиясенең тереклек өчен никадәр кирәкле икәнен, аның азыкның иң кыйммәтле төренә әверелүен, аксым, май, углеводның организмындагы эшчәнлегсн, витаминнарның ролен һ. б. фәнни материалларны мәкалә теле белән сөйли, публицистика стиленә күчә. Язучы материалга артык киң һәм тирән кереп кнтә. Әсәр урта яшьтәге мәктәп балаларына багышлангач, язучыга шул яшь үзенчәлекләрен истә тотып язарга кирәк иде. Ләкин бу таләп сакланмый. Хикәянең баштагы өлешләре студентлар өчен укылачак лекцияне яки терлекчеләр өчен чыгарыла торган белешмәне хәтерләтә. Баланың бер үзенчәлеген барыбыз да яхшы беләбез: ул һәрнәрсәне конкрет күз алдына китерергә ярата. Шундый әһәмиятле мәсьәләләрне яктырткан хикәянең, катлаулы, абстракт сөйләмгә корылганча күрә, эстетик кыйммәте кими. Әсәр бер гади сюжетка корылса, әйтик, я аксым, я май, я углевод һ. б. шундый матдәләрнең могҗизалары яки маҗаралары турында мавыктыргыч, җиңел, йөгрек, шаян тел белән сөйләсәң аның тәрбияви әһәмияте зуррак булыр иде. Материалның әһәмиятле булуы гына мәсьәләне хәл итми әле. Фәнни-әдәби жанрның кыйммәте сәнгать мөмкинлекләрен тулысынча эшкә җигү белән билгеләнә. Мондый әсәрләрдәге образлар баланың акылына һәм хисенә тәэсир итәргә, укучыны тикшерен? эше процессына алып керергә тиешләр. Безнең образлылык мәсьәләсендә ирешелгән уңышларыбыз да мактанырлык түгел. Әкиятләр рухында язылган әсәр образлары укучыда җылы тәэсир калдырсалар да, хикәяләрдә персонажлар төссез, шәхси билгеләрдән мәхрүм итеп биреләләр, эчтәлекне- мавыктыргыч итү ролен үти алмыйлар, образларның эчке дөньялары ачылмый. Күпкырлы һәм җанлы характерлар иҗат итү фәнни-әдәби әсәр язучыларга да тулысынча карый. Шуннан башка кеше һәм кеше хезмәтенең бөеклеген чагылдыру мөмкин түгел. Югарыда күргәнебезчә, бу төр әсәрләрнең кайберләрендә сюжет төзеклеге дә аксый. Ачыклык, конкретлык мәсьәләсен хәл итү буенча да байтак эшләргә кирәк. Фәнни- әдәби жанрда язылган әсәрләр бүгенге яшь буын алдында фән үсешенең каршылыклар көрәше аша баруын бөтен тулылыгы белән ачарга тиеш. Бу — кискен конфликтка корылган әсәрләр язуны таләп итә. Ә безнең күпчелек әсәрләрдә конфликт йомшак. Вакыйгаларның җанлы һәм җитез үсешенә конфликтсызлык комачаулый. Фән һәм техниканы уйлап табылган һәм ачылган нәрсәләрнең әзер склады төсендә гәүдәләндерергә кирәкми, бәлки көрәш мәйданы төсендә гәүдәләндерергә кирәк, дип дөрес әйтте М. Горький. Әдәбиятның аеруча кызыклы бу жанры өстендә эшләүче язучыларыбызның саны да гафу ителмәслек аз. Жанр ягы да ярлы. Бераз тематик алга китеш бар. Ләкин бүгенге көн бурычлары яктылыгында караганда, бу уңыш диңгездән бер тамчыны гына хәтерләтә. Җидееллык план, совет фәненең бүгенге яңалыклары — гомумән чорның актуаль темалары бу әдәбиятта яктыртылмыйча калуларын дәвам итәләр. Ә анд^ый китапларга балаларның сораулары аеруча зур. Бүгенге яшь буын үз язучыларыннан фән белән кызыксынуны уятырлык әсәрләр көтә.