Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИПТӘШ Н. С. ХРУЩЕВ ТАТАРСТАНДА

9 августта Казанга КПСС Үзәк Комитетының Беренче Секретаре, СССР Министрлар Советы Председателе иптәш Н. С. Хрущев килде. Аның белән бергә КПСС Үзәк Комитеты Президиумы членлыгына кандидат, КПСС Үзәк Комитетының РСФСР Бюросы Председате- • ленең беренче урынбасары Л. Н. Ефремов, КПСС Үзәк Комитеты секретаре В. И. Поляков та килде. Казан аэродромында иптәш Н. С. Хрущевны КПССның Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре Ф. А. Табеев, Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы Председателе С. Г. Батыев, республика Министрлар Советы Председателе А. А. Абдразяков «һәм Татарстанның башка җитәкче работниклары, җәмәгатьчелек вәкилләре каршы алдылар. Н. С. Хрущев һәм аның юлдашлары, автомашиналарга утырып, шәһәргә юнәлделәр. Казан хезмәт ияләре Никита Сергеевичны хуплап каршы алдылар. Зур кунакны тәбрикләү өчен урамнарга ун меңнәрчә кеше чыккан иде. Иптәш Н. С. Хрущев Казанның әле берничә ел элек кенә бушлык булган, ә хәзер күп катлы йортлар, промышленность предприятиеләре, уку йортлары, фәнни тикшеренү учреждениеләре үсеп чыккан яңа, Совет районы белән танышты, аннары шәһәрнең үзәгенә килеп, В. И. Ленин исеменә бәйләнешле тарихи урыннарны карап үтте. Н. С. Хрущев Казанның күп урамнарыннан узды. Аны һәр җирдә елмаеп, тәбрикләп каршы алдылар. 10 августта иптәш Н. С. Хрущев Казан аэродромыннан республикабызның нефть районнарына китте. . Аэродромда иптәш Хрущевны һәм аның юлдашларын республикабызның җитәкчеләре һәм җәмәгатьчелек вәкилләре озатып калдылар. Очып китәр алдыннан Никита Сергеевич «кыскача гына речь сөйләде, Казан хезмәт ияләренә, партия һәм совет оешмаларына зурлап каршы алулары өчен рәхмәт әйтте. Башкалабыз турында, Казан ул — партиябез һәм совет дәүләтенең нигезен салучы В. И. Ленин үзенең революцион эшчәнлеген башлап җибәргән шәһәр, Казан хәзер — илебезнең зур бер промышленность һәм культура үзәге, бу шәһәрнең зур киләчәге бар, диде. Никита Сергеевич Казан хезмәт ияләренә эштә яңа уңышлар теләде. КПСС Үзәк Комитетының Беренче Секретаре, СССР Министрлар Советы Председателе иптәш II. С. Хрущевны республика буйлап сәяхәтендә партиянең Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре Ф. А. Табеев, ТАССР Верховный Советы Президиумы Председателе С. Г. Батыев, Министрлар Советы Председателе А. А. Абдразяков озатып йөрделәр. Бөгелмә аэродромында Н. С. Хрущевны һәм аның юлдашларын партиянең Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск шәһәр комитетлары секретарьлары А. Р. Ягфаров, А. С. Кашаев, В. М. Зубков, «Татнефть» берләшмәсе башлыгы Р. Ш. Мингәрәев, Урта Идел совнархозы председателе А. Т. Шмарев һәм Бөгелмә шәһәре хезмәт ияләренең вәкилләре каршы алдылар. Никита Сергеевич аэродромнан туп-туры нефть промыселларына китеп, анда нефтьчеләрнең эше белән танышты, белгечләр, производство новаторлары белән сөйләште, Социалистик Хезмәт Герое А. Г. Тимченко бригадасында, Социалистик Хезмәт Герое М. М. Гыймазов буровоенда булды, -бораулау вышкасын ничек күчерүләрен һәм бораулау процессын карады. Аннары Н. С. Хрущев Әлмәт производство идарәсендәге «Авангард» колхозында булды, колхозның иген басуларын карап йөрде, хуҗалык җитәкчеләре белән сөйләште. 10 августта кич иптәш Хрущев һәм аның юлдашлары Башкорт- станга киттеләр. Октябрьск шәһәренең Техника йортында Н. С. Хрущевның Татарстан һәм Башкортстан 'нефтьчеләре, партия-совет работниклары белән беседасы булды. Кыскача гына чыгышында Никита Сергеевич Башкортстанда һәм Татарстанда, бай нефть чыганаклары булу белән бергә, авыл хуҗалыгын үстерү өчен дә бик яхшы мөмкинлекләр барлыгын әйтте. — Сезнең җирләрегез яхшы. Шуның өстенә -минераль ашламалар да бирелсә, зур уңыш җыеп алырга мөмкин булачак. Ә ашлама ул — химия. Ә химиянең төп чималы — нефть, — диде Никита Сергеевич. Реченең ахырында Н. С. Хрущев ике республика нефтьчеләренең яхшы эшләүләре өчен рәхмәт белдерде һәм илебезнең халык хуҗалыгы өчен нефть чыгаруны арттыруда аларга^яңа уңышлар теләде.