Логотип Казан Утлары
Комедия

ИКЕ КИЛЕН-КИЛЕНДӘШ

 БЕР ПӘРДӘЛЕК КОМЕДИЯ

КАТНАШАЛАР

: Әсма — хуҗа хатын, 45 яшендә. Сөмбел — апың туганнан туган сенелесе, 22 яшендә. Сафьян — Сөмбелнең сөйгән егете, 22 яшендә. Сәләхетдин— колхозчы, 50 яшендә. Марзия — Әсманың ахирәте, 36 яшендә. Сәхнә алдына бер-бер артлы персонажлар чыга. Аларныц һәрберсе нинди дә булса .музыка коралы тавышлары астында сөйли. Менә сәхнә артында барабан кагалар. Әсма йөгереп керә. Аның ни өчендер бик кәефе киткән. Ул кемнедер тирги, ләкин барабан тавышлары аның сүзләрен ишеттермиләр. Ниһаять, барабан тына... Әсма (як-ягына карап, кемгәдер йодрык яный). У-у-у... нәгъләт! Башың муен астына килгере! (Йөрәген тота.) Ай-Һай!.. Тагын чәнчи... Туктаган, типми түгелме соң? Ай-ой... Кайда әле даруым... (Дару каба.) Юк-юк! Бу районнан тизрәк китү хәерле. Анда милициясе дә икенче, квартиры да, тормышы да яңа! Кабат барабан тавышлары. Әсма китә. Моңлы итеп гитара чыңлый. Сәхнә алдында Сөмбел күренә. Сөмбел. Яңа тормыш. Ул бүген башлана. Врач! Врач Җиһанги- рова — инженер Сафьян Җиһангиров хатыны. Бер көндә ике дәрәҗә! Тик масайма, Сөмбел. Эшкә, без сораганча, бергә җибәрерләрме? Әгәр аерып куйсалар? Өстәвенә Әсма апа безнең белән китәргә күнмәсә, нишләргә? Яңадйн гитара чыңлый башлый. Сөмбел китә. Баян тавышы. Сәхнә алдында Сафьян күренә. . Сафьян. Нишләргә? Сөмбел үз апасыннан аерылырга теләми. Мин... Мин бүген кистереп әйтермен: кадерлем Сөмбел, без — синең белән мин генә ул. Апаң хет Айда торсын. Кабат баян уйный. Сафьян китә. Куран моңнары яңгырый башлый. Сәхнә алдында Сәләхетдин күренә. Сәләхетдин. Юк, мин ахмак түгел. Сәләхетдин — арслан йөрәкле, турылыклы ир. Эх, Әсмабикә! Унҗиде ел түгел, йөз җитмеш ел узган булса да, быел нәкәиис үз сүземне итәрмен. Курай тантаналы төстә уйный. Сәләхетдин китә. Быргы тавышлары ишетелә. Ашыгып Марзия керә. Марзия. Мин дә сүземдә тора торган кеше. Яучы да мин, аучы да мин. Хәзер кармакта Әсмабикә. Шәһәрдә калдыру өчен, аның кызына кияү табарга кирәк. Таптык. Ул уҗым бозавы үзе дә Сөмбелне ярата икән. Инде ике якның да яучысы булып, ике яктан да бүләк аласы гына кала. Кабат быргы тавышлары. Марзия горур кыяфәттә китә. Пәрдә ачыла. Иске йорттагы бер бүлмә. Тәрәзәләр ишек алдына таба ачыла. Өй җиһазлары урыныннан күчер элгән, әйберләр барысы бәйләп-төреп куелган. Күренеп тора: хуҗалар яңа квартирага күчәре әзерләнгәннәр. Сулда һәм уңда ишекләр, почмактарак Сөмбел бүлмәсе. Веранда ягыннан Сөмбел керә. Сөмбел. Апам кайтмаган. Тагын кибетләргә китте микәнни? Бу чиреннән тиз терелтергә иде аны... Терелтербез! (Көзгегә карап, төзә- тенә-төзәтенә җырлый.) Зөһрә кыздай мин дә моңсу идем, Син килдең дә әйттең: «моңланма!» Син терелттең сулган гөлләремне, Син дип сулыйм хәзер дөньяда! Хыялларым, татлы хыялларым, Сез канатлы булгач, очам мин! Бир кулыңны, бәгърем, синең белән Теләсә нинди юлга чыгам мин! Ашыгып Сафьян керә. Сафьян (шыпыртлап). Бир кулыңны, ди... Кем кулы ул? Сөмбел (җырлый). Кояш булып кояш гел көнләшер... Сафьян (әрнеп кабатлый). Көнләшсен, әйдә, янып күмергә әйләнсен! Сөмбел (Сафьянны күреп). Син... Сафьян. Көтмәгән идеңмени? Сөмбел. Көттем. Сафьян. Алайса, киттек. (Сөмбелнең култыгыннан алып, түр якка шикләнеп карый-карый, ишеккә таба тарта.) Сөмбел. Сиңа ни булды, Сафьян? Сафьян. Рауза апам әйтте: бүген сезгә яучы киләчәк. Сөмбел. Кемнән? Сафьян. Әлбәттә, миннән түгел инде! Мин шул хәбәрне ишетүгә, монда чыгып йөгердем. Сөмбел. Нишлибез соң, җаным? Сафьян. Дүрт ягың кыйбла. Я хәзер үк язылышып кайтабыз, я... Сөмбел. Сафьян, апама белдермичә, мин... Сафьян. Минем, белән язылышырга теләмисең, әйеме? Сөмбел. Бераздан, Сафьян... Без көткәннән иртәрәк булды бит әле бу. Сафьян. Аңлашыла: син мине яратмыйсың икән. (Кайгылы тавыш белән.) Син миннән суындың. Апаң тапкан бай кияүне көтәсең син. Сөмбел. Ни сөйлисең, Сафьян?! Мин синең белән утка да, суга да керергә риза. Тик синең белән генә... Сафьян (шатланып). Чынмы, Сөмбел? Сөмбел. Чын, чын, Сафьян. Син дә мине шулай ук яратасыңмы? Сафьян (oifырлый). Сылбелыл син, гөлем син, Шикәрем син, балым син. Башкаларга күз атмыйча Мәңге сөяр ярым син! Сөмбел (җырлый). Сөмбелеңне, гөлеңне Үпкәләтмә дидемме; Яннарыңда мин барында Ятлар күзләр идеңме?! Сафьян (э^ырлый). Керфек сирпеп аласың, Йөрәккә ут саласың. Каршымда гына тотармын Син сандугач баласын. Сөмбел (җырлый). Кем сөенмәс таң туса, Былбыл гөленә кунса. Мәңге шиңмәм, ятны сөймәм, Вәгъдәләрең нык булса. Сафьян (Сөмбелне кочагына ала). Вәгъдәм нәкъ алмаз кебек. Әйдә ЗАГСка киттек! Сөмбел. Башта Әсма апага әйтергә тиешлегебезне оныттыңмыни? Сафьян. Кайда соң ул? Сөмбел. Кайтыр. Әйтербез, риза булыр. Сафьян. Булмаса? Элеккегечә кодалап-мәһәрләп туй яса дисә? Нишләрбез? Минем кесә такыр икәнен беләсең. Әйдә киттек. Ахырдан әйтербез. Сөмбел. Алай ярамый. Бу — олы кешене хөрмәтләмәү була. Сафьян. Ә без гафу үтенербез. Мин хәтта аның алдына тезләнеп, яттан шигырь укырга да әзер! Сөмбел. Шаярма. Син әти-әниеңә яздың да бит... Сафьян. Алар синең фотокарточкаңа карауга риза булдылар, ә Әсма апа мине мең тапкыр күрсә дә, эрергә исәбе юк. Сөмбел. Син аңа туп-туры әйт: Сөмбелсез яши алмыйм, диң. Мин... мин дә әйтермен. < С а ф ь я н. Ярый. Бергә әйтербез. Тик кемгә әйтергә? Ул өйдә юк ич. Трофейларын алырга кайчан кайтуын да белгән юк. Сөмбел. Искә төшереп торма инде, Сафьян. Сафьян. Аларны искә төшермәскә мөмкин түгел шул. Сөмбел. Икәү без аны... Сафьян. Булырмы икән? Болай сайравыбызны ишетсә, бөтенләй тәртәгә тибәр. Сөмбел. Типмәс. Сафьян. Әсма апа мине ошатмый ул, беләсең килсә. Сөмбел. Ошата. Сафьян. Ошатмый. Сөмбел. Ошата дим. Сафьян. Алайса, бик шәп. Димәк, язылышкан өчен дә ачуланмас. Сөмбел. Ачуланыр шул. Сафьян. Нигә без монда бикләнеп ятабыз да нигә бәхәсләшәбез әле? Утырырга урын да юк бит. Бүген направлениеләр алып, эшкә китә торган көн — истәлекле көн бит, чорт возьми! Шушы көнне язылышабыз димәгән идекме? х Сөмбел. Дигән идек. С а ф ь я н. Әйдә алайса, гөлем-Сөмбелем, алтын вакытны әрәм итмик. Эшебез болай да муеннан. Сөмбел. Апам... Сафьян. Әйдә, бульварга чыгып киңәшик. Әсма апа барыбер өйдә юк! Сөмбел. Яхшы. Аны бульварда көтәрбез, аннары кайтырбыз. Сафьян һәм Сөмбел китә. Тәрәзәдә М а р з н я күренә. Марзия (бүлмә эченә караштырып). Әсмабикә җаным-ахирәт! Кайттыңмы? Юк икән. Исәпләсәң исең китәр: алма кебек кызың бер хәерчегә кияүгә чыксын, имеш. Ә теге — инженер ди бит, инженер, ди. Ул тапкан акчаны тавык та чүпләп бетерә алмаслык, ди. Менә кияү ичмаса! Сөмбел артыннан бер хәчтерүш йөри дигән идем, Рауза ахи- f Шамил Рәкыйпов * рәт сүзен онытты: сиңа яңа мода капрон күлмәк, ди. Ничегрәк кенә эшне җайларга соң? Әсма, Әсмабикә җаным. (Югала.) Икенче яктан кача-поса Әсма керә. Кулында сумка. Әсма. Фу-у, эсселәдем, арыдым. (Бер төргәк өстенә утыра.) Туйдырды барысы. Йөрәк урынында түгел, нервылар бетте. «Күптәй күзләп йөрибез инде без сине», ди бит. Менә сиңа мә! Икенче районга күчтем, ди... Анда да милиция бар бит. Уф!.. Марзия (яңадан тәрәзәгә килә). Ә-ә, кайттыңмыни, Әсмабикә җанымахирәт... Әсма. Кем, минме? Юк, кайтмадым. Мин өйдә юк. М а р з и я. Син һаман шаяртасың, Әсмабикә җаным-ахирәт. Ә мин синең өчен кайгырып үлә яздым, билләһи. Ә с м а. Нигә кайгырырга? Мин көндезге сеанска кинога кердем. Марзия (чәнечтереп). Ай-ай безнең милиция үскән икән, киноны да үзендә үк күрсәтә башлаган! Әсм.а. Нәрсә? Ни катнашы бар монда милициянең? Япь-яшь милиционер белән бергә баруымны кайсыдыр лыгырдап өлгергән икән, бел алайса: яңа квартирга нинди йозак әйбәт булыр дип кенә киңәштем мин аның белән. Шул гына! Марзия. Кызганам мин сине, Әсмабикә җаным-ахирәт, үлеп кызганам. Көн дими, төн дими бактың бит син Сөмбелне, ә ул борын асты да кипмәгән бер хәчтерүшкә кияүгә чыгып куйса? Менә күрерсең шунда күрмәгәнеңне. Туйга шәрә килмәсен өчен аңа чалбар алып киертергә туры килмәгәе әле! Әсма. Кем кияүгә чыга? Кемгә? Юкны сөйләмә! Сөмбел үз бәясен белә торган кыз, ходайга шөкер. Бәхетен табар, йөз тапкыр әйттем ич: ^танылган галимгә кияүгә чыгар ул, алла боерса. Марзия. Дөрес, Әсмабикә җаным-ахирәт, дөрес. Заманасы шундый бит аның. Менә тыңлап бак әле. Мин берәүне беләм. Төскә-биткә дисеңме, буйгасынга дисеңме... Үзе Сөмбел дип үлеп тора. Әсма. Кем ул, нинди кеше? М а р з и я. Бик зур главный инженер. Ә с м а. Инженер? Марзия. Әйе, бик башлы инженер. Акчасын тавык та чүпләп бетерерлек түгел, ди. Әсма. Өйләнгәндер ул каһәр. Марзия. Юк шул, юк. Эчми, тартмый, сабыр, синең заказ буенча эзләп таптым инде. Әсма. Сөмбел дип үлеп тора дисеңме? Марзия. Әйе, Әсмабикә җаным-ахирәт, әйе. Ашы аш, йокысы йокы түгел бичараның. Әсма. Кайчаннан бирле әле ул шулай? Марзия (аптырап кала). Ул ни... Сөмбелнең теге хәчтерүш студент белән йөргәнен абайлаганнан бирле. Эсм'а. Нинди студент? Мин сиңа йөз тапкыр, инде менә йөз дә беренче тапкыр әйтәм... Марзия (куәтләп, тәрәзә төбенә сугып'куя). Сөмбелне атаклы кешегә кияүгә бир! Әсма. Инженерга! Марзия. Ә тегенең белән нишләрбез? Әсма. Мин берәүне дә белмим! Марзия. Куык очырасың, Әсмабикә җаным-ахирәт. Әйтерсең, теге студент кисәге, муеныннан тотсаң, җаны чыга торган акай бәбәк, җеп сыйрак, сезгә килми дә, басмый да инде, ә? Әсма. Килсә соң? Килсә? Сөмбелнең сумкасын гына күтәреп йөри бит ул. Бергә гимнастика ясарга йөриләр. Марзия, һай ходаем! Гимнастика ясарга йөргәннәр... Шул бәндә хәзер киявең булырга йөри инде. Әсма. Нәрсә? Марзия. Ышанмыйсыңмы? Безгә кер, барысын түкми-чәчми сөйләрмен. ' Әсма. Ишек алдыгыз пычрак, туфляларым пычрана. Марзия. Шуннан биш ел йөрдең әле, бу юлы да пычак та булмас. Миндәге венгерски пальтога да күз салырсың. Кояш төсле җем- . җем итә, соңгы мода белән тегелгән. Әсм а. Пальто? Башта ук шулай дип әйтәләр аны. Күпмегә алдың? Марзия. Ярлыгында — җитмеш-сум. Унны төрттем. Үзегез өйдә югында өегезгә күз-колак булуымны да искә алырсың. Бу да акча тора ’ бит. Әсма. Син нәрсәгә ишарәлисең шулай? Кара аны, авызыңны зур ачма!.. Яле, пальтоңны кереп карыйм, ул нинди «кояш» икән. Марзия белән Әсма китә. Сөмбел йөгереп керә, аның артыннан ук Сафьян. Сөмбел. Апа! Апа! Сафьян. Күрәсең, кайтмаган әле. Сиңа шулай тоелган гына. Эх, ерак киткән идек бит инде... Тагын азрак атласак, ЗАГСка барып та җитә идек инде. Сөмбел. Күлмәгемне дә алыштырасым бар иде ич. Сафьян. Монысы нишләгән? Сөмбел, һәр көн кияргә ярый, ә язылышырга барганда... Мин кәләшеңдер ич? Сафьян. Әлбәттә. (Ялварулы.) Сөмбел, алтын вакыт әрәм үтә! Сөмбел. Мин киенергә-бизәнергә тиеш түгелмени? Шундый истәлекле көндә... Сафьян. Дөрес шул... Сөмбел. Мин «киенгән арада апам да кайтып җитәр. Сабыр ит, акыллым... (Ягымлы елмаеп, янәшә бүлмәгә кереп китә.) Сафьян (аның артыннан кычкырып кала). Синең апаң кибетләр ябылып, базар таралгач кына кайтыр. Зинһар, дим, тиз бул, Сөмбел! Бүлмә ишеге ябыла. Сафьян башын кашый-кашын әрле-бирле йөренә, әле чемоданнарга, әле бәйләп куелган әйберләргә сөртенә. Характерым йомшак, кирәгеннән артык йомшак. Рауза апа да шулай ди. Мин өйләндермәсәм, синнән булмый инде, ди. Ничек кенә булыр әле! Язылышып кына кайтыйк. Аннары Әсма апа да тыпырчына алмас. Бетте-китте! (Ишеккә килә.) Сөмбел, Сөмбел дим, ишетәсеңме? Сөмбел (янәшәдәге бүлмәдән). Ишетәм, акыллым. Нәрсә чаң кагасың? Сафьян. Юк. (Өстәл суга.) Какцыйм, өстәл сугам. Ишетәсеңме? Менә категорически белдерәм: әгәр апаң бу минутта язылышырга йөрүебезне күрсә, гауга күтәрәчәген көт тә тор. Шуны аңлыйсыңмы син, юкмы?! Сөмбел (күрше бүлмәдән). Күзләреңне йом! Сафьян. Йомдым. Сөмбел (ишектән баш тыгып карап ала). Апам азрах дулар, син азрак чыгымларсың — таман гына булыр. (Югала.) Сафьян (ишеккә ташлана). Сине эләктерергә йөрүемне сизсә, беләсеңме нинди лекция укыр!? Табагачы белән минем сыртта тәҗрибә дә үткәрмәгәе әле! Шуны тыңлап утырырмынмы мин? Сөмбел (ишектән карап). Тагын азрак сабыр ит. Ишек бикләнә. Сафьян (яңадан ишек шакый). Күпме сабыр итәргә мөмкин? Мин янам, дөрләп янам, беләсеңме? Сөмбел (икенче бүлмәдән). Ян, ян, ян. Сафьян. У-у... Шул утта характерым чыныга башлады. Апаң кайтсын гына... Мин аның белән сөйләшә белермен! Менә диярмен... бергә эшкә китәбез. Үз көнебезне үзебез күрербез, исән-сау булып торыгыз! Вәссәлам! Сөмбел (үз бүлмәсеннән чыга). Апамны шушында ташлап калдыруыбызны телисеңмени? Сафьян. Юк. Мин аны яшь хатынлыкка алмакчы булам. Сиңа көндәш иттереп. (Маңгаена сугып куя.) Чыннан да, аңа кияү табып булса! Сөмбел. Ул ир сайлаудан узган инде. Көлмә син аңардан. Сафьян. Көлү түгел, идея бу! Сөмбел. Ничек алданрак башыңа килмәгән?! Сафьян. Үзем дә гажәпләнәм. Безнең белән китәрме-юкмы дип юрап йөргәнче, аңа кияү эзләгән булсак... Сөмбел. Бел алайса: мин апамны ташлап китмим! Сафьян. Әле бая гына синең белән утка да, суга да... Сөмбел. Хәзер атламыйм да! (Үз бүлмәсенә кереп китә.) Сафьян. Димәк, апаңны ташлап китмисең? Сөмбел (үз бүлмәсеннән). Юк! Сафьян. Бөтенләй китмисең алайса? Ярый, без кызлар табарбыз! Хәзер урамда беренче очраган кызны эләктерәм дә... (Китә башлый.) Сөмбел (үз бүлмәсеннән йөгереп чыгып, Сафьянны тота). Сабыр ит дидем ич. Ну... (Җитәкләп түргә алып килә.) Сафьян. Син бер киенеп, бер чишенеп шулай апаңны көтәсең бит, кызый. Сөмбел. Хәзер, хәзер... Сафьян (сәгатенә карап). Тагын биш минут вакыт сиңа. Сөмбел. Ярый. (Йөгереп үз бүлмәсенә кереп китә.) Сафьян. Тәк... Мөгезеннән алсаң, ничего була икән. Истә тотарбыз. Сул яктагы ишектән Сәләхетдин керә. Кулында чемодан. Сәләхетдин. Исән-сау гына торасызмы?.. Сафьян (шикләнеп карап). Ярыйсы... Сәләхетдин (үз чиратында шулай ук Сафьяннан шикләнә). Сине кем дип белик? Сафьян. Ә сезне? Сәләхетдин (мыекларын бөтереп куя). Биредәге асыл кошны эләктерергә килүче булыр бу. Сафьян (о^иңнәрен сызгана). Нәрсә? Күрәсеңме менә бу мускулларны! Сәләхетдин. Без дә суган суы суырмаган! Үз бүлмәсеннән Сөмбел йөгереп чыга. Сөмбел. Нишләвегез бу?! (Танып ала.) Сәләхетдин абзый! Исәнмесез! Сәләхетдин. Ару гына. Сөмбел (Сафьянга). «Берек» колхозыннан килгәләп йөри торган Сәләхетдин абзый шушы була инде. Сөйләшә торыгыз, мин хәзер... (Үз бүлмәсенә кереп китә.) Сафьян (Сәләхетдингә кул бирә). Ян. Сәләхетдин (кул биреп). Кем янар бит әле. (Елмаеп.) Ызна- чет, син яшь асыл кошны күзлисең? Сафьян. Ә сез картрагын икән алайса? Сәләхетдин. Шулайрак. Дөресен әйткәндә, Сөмбелне тизрәк эләктерүең минем өчен бик шәп булыр иде. Төшенәсеңме? Сафьян. Юк. Сәләхетдин. Тизрәк кыймылдавың кирәк. Сафьян. Гм... Миңа да кирәк... Хөрмәтле Сәләхетдин абзый, бәлки әле сезнең асыл кош бөтенләй үк ычкынып китмәгәндер, ә? Тырышканда, бәлки, аягыннан эләктерергә мөмкиндер? Сәләхетдин. Мин дә шулай уйлыйм. (Чемоданын, капчыгын куя.) Күчәмени? Кая бара? Сафьян. Яңа квартир алды бит. Сәләхетдин. Шәп, шәп... Сафьян. Ә квартиры нинди әле! Газы, суы, ваннасы... Анда яшәгән кеше йөзгә җитәчәк! Сәләхетдин. Әсмабикәгә килгәндә, аңа саф һава кирәк. Мин бе- ләм инде... Машинада яңа сорт кавыннар бар, алып килим әле, сөйләшербез. (Китә.) Сафьян. Күктән күк тәкә төште! Нәрсә сөйли әле ул!.. Сөмбел (ишекне ачып). Кем? Нәрсә сөйли? Сафьян. Сәләхетдин абзый. Мин аны башкалар кебек үк, базарда сату итәргә килгән, монда Әсмабикә апада кунып чыгу ягын гына карап йөри дип торам. Ә ул... грек Одиссей үзенең сөекле Пенелопасына кайткан кебек... Әгәр алдашмаса, эш пешә! Сөмбел. Сәләхетдин абзый?.. Сиңа сер итеп әйтим: апам сирәк- мирәк кенә искә ала торган кеше шул абзый инде. Сафьян. Шулаймы? Сөмбел. Әйе. Тик^күптән инде аның безгә килгәне юк. Сафьян, син бу якка таба борыла аласыңмы? Сафьян (борыла). Әсмабикә апа ни өчен аны сирәк-мирәк кенә искә ала? Сөмбел. Син... син яңа күлмәгемне абайламыйсың да!? Сафьян. Матур... Коточкыч. Ни өчен ул аны искә ала? Сөмбел. Синеңчә ничек — шарфы белән әйбәтрәкме? Сафьян. Син хәзер күктәге болыт кебек. Ни өчен ул аны искә ала? Сөмбел. Чөнки... чөнки Сәләхетдин абзый апамның кыз чактагы беренче егете, мәхәббәте дип әйтимме инде... Сафьян. Егете, мәхәббәте дип әйтимме, имеш. Сөмбел! Беләсеңме, ул безнең өчен зур табылдык ич! Сәләхетдин (капчык күтәреп керә). Ай-ай-яй-яй! Бу күлмәкне киеп туйда түрдә генә утырасы. Сөмбел. Оялтмагыз, Сәләхетдин абзый. Анда-монда чыкканда кия торган күлмәк кенә ул. Сафьян. Нәкъ өстенә бастыгыз, агай! Без хәзер бер җиргә барабыз... Сөмбел. Сафьян дим! Сәләхетдин. Нигә яшерергә, кызым? Барасы җирегездә сезне бер-берегезгә алтын чылбыр белән бәйләп җибәрерләр. Мин аның илле елда да өзелмәвен телим! Сафьян. Рәхмәт. Шундый ук чылбыр Әсмабикә апа белән сезгә дә бик ярар иде шикелле, Сәләхетдин абзый. Без аның йөз елдан соң да өзелмәвен телибез. Сәләхетдин. Рәхмәт. (Мыекларын бөтерә.) Мин хәзер белермен... Сөмбел. Сәләхетдин абзый, сез чыннан да тәвәккәлләмәкче буласызмы? Сәләхетдин. Күптән хәл кылынган бу. 6. .C. ә.‘ № 8. Сафьян. Конечно. Әйткән сүз — аткан ук! Сәләхетдин. Ничә ел буе Әсмабикә белән тарткалашабыз бит инде. Ул — үзенә, мин — үземә. Мин — болай, ул — тегеләй. Син бәләкәч идең әле. Көт, сабыр ит, имеш. Син шәһәргә укырга киттең, ул да синең белән. Яңадан сабыр ите белән сыйлый бу. Укып бетерсен, аннары кияүгә чыксын инде, ди. Көтәкөтә көт булдым. Сафьян. Менә ничек! Сә ләхет дин. Хәзер әйтер сүзе калмады инде. Сафьян. Бер киртә бар шул әле, Сәләхетдин абзый. Әсмабикә апа безнең бу хәлне белми бит ул. Туй дисә, калым дисә... Сәләхетдин. Ничек инде белми? Син, тәти егет, кызны туйсыз гына алырга ч а м а л ы й с ы ң м ы и и ? Сөмбел. Без дөнья күчереп туй итмәсәк тә бәхетле булырбыз. Сәләхетдин. Алай икән... Мин тагы боларның хәстәре тулып ташыган дип торсам, монда аю мае сөрткән күк икән. Сафьян. Хөрмәтле Сәләхетдин абзый! Әгәр болай итсәк: Сөмбел калымсыз һәм туйсыз — миңа, туйЛап һәм яңа квартирасы белән Әсмабикә апа сезгә булсын. Без эшкә авылга, ә сез биредә — шәһәрдә. Начармыни бу? Сәләхетдин. Ах, сез анда, без монда? Башыгыз түгәрәк икән! Сөмбел. Апамны сез дә күндерә алмассызмыни? Сәләхетдин. Әсмабикә акчадан баш тарта торганнардан түгел. Ул банк күк. Бурычың бар — түлә. Сафьян. Иске йола ич бу! Сез менә алдынгы фикерле кеше... Сәләхетдин. Алдынгымы, арткымьц өйләнү — сөйләнү түгел инде ул, энем. Янчык бавын чишәргә туры килә. Мин сөйләшеп карармын тагы. Калым булмасын да, ди, ә туй итәргә кирәк. Эх, Әсмабикә тагын сабыр ит, дияр инде, кияү акча тапсын әле, дияр. Ә син акча тапканны көтсәң, миңа пенсиягә чыгарга туры килер. Батмый бу болай. Менә нәрсә. Анда колхозның ике машинасы көтә, базарга кавын китердек. Аларны озатыйк. Юлда киңәшербез. Сафьян. Киттек, Сөмбел! Сөмбел. Хәзер, Сафьян. Апам белән сөйләшүгә чыгам. Сафьян. Мин сине чатта көтәрмен. Озак торма. Сәләхетдин (Сөмбелгә). Син апаңа, кара аны, мин килгәнне әйтмә. (Чемодан, капчыкларны газета белән каплый.) Менә шулай. Кайткач күрер. Сәләхетдин һәм Сафьян китә. Сөмбел. ЛАин аңа болай диярмен: апа, тәрбияләп үстерүең өчен зур рәхмәт. Инде миңа үз көнемне үзем күрер чак җитте. Ризалык бир. (Тәрәзәгә карап ала.) Кайта! (Янәшә бүлмәгә кереп китә.) Әсма керә. Тәрәзәдә Марзия күренә. Марзия. Харап инде! Без менә никахка чаклы ук... Ничек кенә яшибез әле. Аркамнан гына сөеп тора Камилем. Әсма. Син башка, Сөмбел башка... Марзия. Керпе дә үз баласына «йомрыгынам, йомшаккынам» дип әйткән ди. Әсма. Булмый. Булмас эшне кыстама. Марзия. Комсомол бит ул, ничек никах укытсын? Әсма. Кызны яратса, укытыр. Җаны теләгән — башмакчы булган. Марзия (төзәтеп). Елан ите ашаган. Әсма. Кем елан? Минме ул елан? Марзия. Юк ла, мәкаль инде шундый. Башына төшкән — башмакчы булган, диләр. Әсма. Син бутап бетердең башымны, син! М а р з и я. Студент кисәге генә түгел, инженер диләр аны! Ә с м а. Бар, әйт үзенә... Ничек дидең әле исемен... Марзия. Янчик ул, Янчик! Ә с м а. Нинди Янчык? Немецмы әллә? Марзия. Татар инде, татар... Исеме җисеменә бик-бик туры килә: Янчик, акча янчыгы, янәсе. Әсма. Ул, диген (күкрәгенә төртеп), немецча түгел, татарча туй итәргә тели, диген. Ике туйны: яңа өй туе белән кыз туен бергә үткәрергә тели, диген. Сүземне сүз итәрмен. Бар. Марзия. Үзеңне кызганып кына йөрүем, Әсмабикә җаным-ахирәт. Сөмбелне авылга җибәрмәсеннәр өчен, зинһар дим, ашыктырыйк без бу эшне. Бер ялгызың каласың бһт, нишләрсең? Әсма. Бүрем дә тук булыр, сарыгым да бөтен булыр. Бар, җиткер кияүгә шартымны. Марзия. Кара, кара... әйтерсең... Әсма, йөз тапкыр әйтергәмени сиңа? М а р з и я. Киттем алайса. (Югала.) Әсма. Хәзер Сәләхетдиигә кош теледәй генә бер хат язарбыз. «Кил, Сөмбелне урнаштырам». Болай булгач, өч туйны бергә үткәрергә җае чыга түгелме соң? Менә тамаша... Сөмбел (керә). Апа... Ә с м а. Беләм, беләм, Сөмбел. Барысын беләм. Сөмбел (акрын). Мин дә... Әсма. Бик шәп. Чынлап та инженермы ул? Сөмбел. Инженер. Ә с м а. Эчмиме, тартмыймы? Сөмбел. Юк. Әсма. Өйләнмәгәнме? Сөмбел. Юк. Әсма. Күптән беләсеңме? Сөмбел. Күптән. Әсма. Тимерне кызуында сугыйк. Мин ризаЦ Сөмбел (кочагына ташлана). Апа! Әсма. Менә туган йортыңнан очар чагың да җитте. Сөмбел. Гел-гел бергә булырбыз, апа. Ул да шулай ди. Әсма. Бар, никах укытырга күндер. (Күзләрен сөртә.) Аннары бергәләп киңәшербез. Сөмбел. Никах? Без комсомоллар ич, апа. Ә с м а. Комсомол түгел, чорт булыгыз. Әмма да ләкин никахсыз мин сезне йортыма кертмим. Бистә хатыннарының авыз чайкауларын теләмим. Сөмбел. Ә мин никах укытуны теләмим! Әсма. Кара, кара! Нәрсә сөйли! Сөмбел. Теләмим, чөнки... Әсма (катгый итеп). Укытырмын! Үз сүземне итәрмен, шаулатып никах укытырмын! Сөмбел. Апа, үзегез дә ышанмыйсыз ич дингә. Ә с м а. Кәҗәсе кыйммәт түгел, мәзәге кыйммәт, диләр. Борынгылардан калган йола. Сөмбел. Шул йола буенча әллә ничә хатынга өйләнсенмени ул? Әсма (кинәт күтәрелеп карый). Тәүбә диген! Кем шулай дип әйтте? Сөмбел. Никахны укучы шулай дип әйтәчрк. Ә с м а. Әйтеп кенә карасын! Сакалын йолкып бетерермен мин ул иблиснең! Сөмбел (еламсыраган төстә). Гөлем-Сөмбелем өстенә тагын дүрт хатын алса да, риза дип әйттерәчәк әле ул синнән дә. Әсма. Миннән? Дүрт хатын алса да риза дип? Сөмбел. Әйе. Ә с м а. Тилебәрән орлыгы ашаган дип белдеңме әллә син мине? Сөмбел. Юк... Әсма. Әйтермен мин аңа! Күтәреп китә алмас! Сөмбел. Никах догасында шулай дип әйтелгән ди бит, апа. Әсма. Шулай дип? Ышанмыйм! Ышанмыйм! Син үзеңә никах укымасын өчен генә сөйлисең. Бу хәйләң үтмәс! Бүген үк никах укытам, бүген үк! (Ишеккә юнәлә, каршысында Сәләхетдинне күрә.) Сөмбел. Апа, сабыр итегез әле! Әсма. Сәләхетдин! Сәләхетдин. Әйе, мин. (Мыекларын бөтерә.) Әсма. Исән генә, сау гына йөрисеңме? Сәләхетдин. Җимерттереп, Әсмабикә! Ә с м а. Бик кирәк чакка туры килдең әле син. С ә л ә х е д и н. Хәлдән килгәнне эшләрбез. Әсма. Никах укы, хәзер үк никах укы! Сәләхетдин. Кемгә? Әсма (Сөмбелне күрсәтеп). Менә моңа! Сәләхетдин (шаян). Булдырабыз аңы. Какраз тәһарәт тә яңартып торасы юк: узган атнада гына мунчага кергән идем. Ә с м а. Укы. Шаяртуларың берсе дә колагыма керми. Сәләхетдин. Кияү дигәнебез кайда соң? Ә с м а. Заочный итеп укы. Сәләхетдин. Дөрес, заманы хәзер читтән торып укый торган. Безнең ярты авыл шулай укый. Сөмбел. Ул бит... Әсма (бүлдереп). Сәләхетдин, башла! Сәләхетдин никах укый башлый. Әсма Сөмбелнең башына яулык бөркәндерә һәм чыгып китмәсен дип сагалап тора. Сөмбел. Мәгънәсен тәрҗемә итегез, Сәләхетдин абзый. I Сәләхетдин баш селки. Әсма (Сәләхетдингә пышылдап). Дүрт хатынга өйләнү турында- гысын сикереп үт! (Сәләхетдин баш селки.) Сөмбел. Тоташтан укыгыз, Сәләхетдин абзый. Ә с м а. Җүләрләндеңме әллә?! Сәләхетдин (баш селкеп). «Мин әлнисан илла ма мәләкәт әй- манекөм китабә әммани галәйкем вә әхилләләкөм»... Уң кулыгыз, тигән хатыннарга валяй — өйләнегез, алла китабы буенча бу сезгә фарыз, дигән сүз бу, ягъни мәсәлән. Инде моны үзебезчә әйтсәк, обеспечить итсәң, дүрткә дә һәм артыгракка да өйләнә аласыз, дигән сүз килеп чыга. Әсма (шаккатып). Арттырып сайрыйсыңдыр, Сәләхетдин, шаяртасыңдыр. Сәләхетдин. Бер грамм да арттырмыйм. Бу догалар корьәннең дүртенче сүрәсендә, 28 нче аятьтә акка' кара белән язылган! Әсма. Ай-ай-ай... Сәләхетдин. Монысы әле чәчкәсе... Әсма (бүлдереп, Сөмбелгә). Нәрсә терәлеп каттың? Син тыңлый торган сүзләр түгел бу. Бар, инженерыңны сөйрәп кил, апам сине күрергә тели диген. Сөмбел китә. Сәләхетдин. Никах уку дигән нәрсәнең тагын да әкәмәтрәк яклары бар әле аның, Әсмабикә. Әсма. Тагын да әкәмәтрәк!? Сәләхетдин. Менә, мәсәлән, мосафир кеше юлда... һм-һм... ирсез хатынны очрата икән, үзе никах укып, аны бер генә сәгатькә булса да үзенеке итә ала. Әсма (шаккатып). Ай-һай-һай... Сәләхетдин. Шулай. Ә с м а. Син дә биредә бер сәгатьлек кенә никах укырга йөрмисеңдер бит? Сәләхетдин. Алла сакласын, Әсмабикә! Гомерлеген укыйбыз без аның. Әле шуңа дип килү иде. Әсма. Бәлеш мичтән чыккан җиргә өлгердең. Сәләхетдин. Шулай икән шул, яшьләр кушылырга йөриләр икән. Ишектә Сафьян күренә. Әсма (масаеп). Инженер! Эчми-тартмый, гулять итми. Сәләхетдин. Бик акыллы егеткә ошый, бик башлы малай. Ерак китәр. Әсма. Профессор булыр, алла боерса. (Ишектә Сафьянны күреп.) Сиңа ни калган биредә? Сәләхетдин аптырап китә. Сафьян. Әсма апа... Марзия (тәрәзәдә). Әсмабикә җаным-ахирәт! Кияүнең апасы риза! Яшьләр үзләре юкта кычкыртырбыз, ди. Ә с м а. Нәрсәне? Марзия. Шуны инде, шуны... Никахны! Сафьян. Әсма апа... Марзия (ишек төбендәге Сафьянны күреп ала). Ку теге мәхәб- бәтсезне ишек төбеннән, Әсмабикә җаным-ахирәт. йөрмәсен хәзер монда җан көеге булып. Янчик кияүне бик хәтәр көнче диләр. Әсма (Сафьянга). Ишеттеңме инде? Янчык диләр аны! Акчаны көрәп ала... Сафьян. Янчик... янчык... Мария. Янчык шул. Ә синең кесәңдә тишекле бер тиен дә юк, хәчтерүш! Сәләхетдин (Сафьянга). Яндың син, егет, яндың. Сафьян. Чебешләрне көзен саныйлар, Сәләхетдин абзый! Китә. Әсма (Марзиягә). Ишеттеңме? Вәгъдә иткән күлмәкләр ычкынмасын дисәң, бар, Сөмбелне табып кайт. Инженеры белән табып кайт. Сөмбел апасы кычкыртты инде, диген. Марзия. Нәрсә кычкыртты? Ә с м а. Никахны инде, никахны! Марзия Очтым гына! (Югала.) Сәләхетдин (кырыс). Юкка куып чыгардың син бу егетне. Әсма. Баераклары бар чагында нигә ул хәерче? Сәләхетдин. Байлык — бер айлык, диләр. Әсма. Акча — дөнья иманы, Сәләхетдин. Сәләхетдин. Юк, алай түгел. Гомерем буена акчага кызыкмадым. Кешедән ким дә яшәмәдем. Әсма. Нигә алайса чыраең шулчаклы караңгы, ябыгып та киткәнсең шикелле, йөзем суы биримме? Сәләхетдин. Кирәкми? Чыраем башка бәла төшкәнгә караңгы. Әсма. Ни булды? Яшелчәләреңне алучы юкмы? Ә-ә-ә... бу синең кавыннарың икән. Чемодан да синеке. Башта ук ничек танымадым соң? Шәп, шәп кавыннар. Яхшы хакка китәр. Ничә машина? Шамил Рәкыйпов * С ә л ә х е т д и н. Кавын бәласе — төштән соң. Савымчыбыз чирләде әле менә. ♦ Әсма. Ә врач нәрсә ди? Хәле өметлеме? Сәләхетдин. Начар. Әлеге савымчыны милиция формасы кигән врач караган икән, ул әйткән: әгәр кеше эшләгәнне генә ашап ятасың икән, син беттең, дигән. Там-таллар арасына, Себергә җибәрергә туры килер үзеңне, дигән. Әсма (каушап кала). Кара инде син аны, ә... Шулай да чәй куеп керим әле, эчәрсең. Сәләхетдин (Әсма янына килә, акрын гына сөйли). Ничек шул- кадәргә барып җиттең син, Әсмабикә? Кибеттә үз чиратыңны да акчага сата башлагансың икән. Миңа барысын сөйләделәр. Әсма. Кагылма алайса. Корымым йогар. Сәләхетдин. Нигә шулай кәҗәләнәсең? Әсма. Соравына күрә җавабы, хәеренә күрә савабы. Көтүчесе күз йомса, кәҗә кәҗәләнеп кенә калмый шул ул... Сәләхетдин. Бу сүзеңдә азрак хаклык бар. Әсма. Зур хаклык бар! Сәләхетдин. Әсмабикә, безгә дә бергә төтен куертырга вакыт җитте. Әсма. Икәү бер түбә астында яши башлау өчен, сине яңа квартирга язсыннар өчен, безгә бер җиргә барып кайтырга да зәм-зәм сулары тезелгән мул өстәл янында утырып күңел ачарга түгелме, Сәләхетдин!? Сәләхетдин. Әсмабикә... Үткәннәрне мин барысын хәтерлим, барысын... Әсма. Минем дә онытканым юк. Сузма алай булгач эшне. Бер бүлмә яшьләргә, икенчесе безгә — картларга! Сәләхетдин. Нәрсә? Син мине шәһәргә чакырасыңмы? Әсма. Кемне чакырыйм тагын, солтаным? Сәләхетдин. Син үзең миңа, колхозга кайтырсың. Әсма. Мин? Сәләхетдин. Үз өеңә, миңа. Туган колхозыңа! Әсма. Мин? (Читкә.) Эшне сузма дип үзем сүз каткач, шатлыктан җиңеләйгәндер ахры бу. Сәләхетдин. Аңларга тиеш син нәрсә яхшы, нәрсә яманны! Сафьян һәм Сөмбел керә. Ишек янындагы бүлмә ышыгында торганга, сәхнәдә- геләр аларны күрмиләр. (Өстәл сугып.) Я риза, я юк? Кистереп әйт, боргаланмыйча! Юкса кайтып китәм — мәңгегә. Калырсың утырып... Сафьян (шыпыртлап). Менә ничек өстәл сугарга кирәк, менә! Әсма. Китмә*... Белмим шул... Монда трамвай, троллейбус... Биредә... монда... барысы, барысы. Ничек ташлап китәрмен? Сөмбел (Әсмабикә янына йөгереп килә). Апам! Сөекле апам! Әсма. Ә-ә... кайттыңмыни? Мескенкәем. Апаңны менә, сыерны әйдәгән кебек, шушы көтүче алып китмәкче була. (Сафьянны күреп.) Син тагын биредә? Сафьян. Исәнмесез, әнкәй. Әсма. Кем әнкәй? Сөмбел. Син, апа. Син бүген аның икенче әнисе булдың. Ул— минем ирем. Сафьян, күрсәт апама никах кәгазебезне. Сәләхетдин. Бу юлы да яшьләр уздырды. Әсма. Буш кесә белән йөгерәсе җиңел. Ашыгып Марзия килеп керә. Марзия. Янчык юкка чыккан, Әсмабикә җаным-ахирәт. Рауза ахирәт әйтә... Әсма. Янчык юкка чыкты шул. (Бер-берсен култыклаган яшьләргә күрсәтә.) Марзия. Ку үзен, ку, Әсмабикә җаным-ахирәт. (Үзалдына.) Күлмәкләр, күлмәкләр яна! (Сафьянга.) Сиңа ни калган монда? Ычкын сабагыңны ятларга. Сафьян (көлеп). Укулар тәмам инде безнең. Ә Рауза ахирәтегез минем апам була бит. Марзия (шаккатып). Янчык... Ян... Сафьян... Сәләхетдин. Үзең яндың шул, кодача. Сафьян. Апам миңа, исемемне кыскартып, шулай ди. Марзия. Харап булдым! Әсма. Син инженер дамы, улым? Сафьян. Инженер шул инде хәзер. Марзия (судан коры чыгарга теләп). Сөмбелгә никахны... кычкырттым, дидең ич. Сөмбел хәзер бүтәннеке була түгелме? Сафьян. Булмый гына торсын әле! Әсма. Ни дисбительне хәзер ул никах! Сөмбел (ЗАГС кәгазен күрсәтә). Менә безнең никах! Марзия. Бик-бик дисбительне, Әсмабикә җаным-ахирәт! Янчик — янчык без теләгән кияү булып чыкты бит. Әсма. Син сөйләгән акай бәбәк, җеп сыйрак шул үземени инде? Сәләхетдин. Ике яклы пәке икәнсең, кодача! Сафьян (ишекне барып ача). Ишекне теге яктан япсагыз бик әй- <бәт булыр иде. Марзия артына барылып карый-карый чыгып китә. Сәләхетдин. Болай булгач... (Әсманы Сөмбел янына бастыра һәм такмаклый.) Ике килен-килендәш, Берсе уңган, берсе яшь. Акча юк дип җавап бирә, ' Туй ясарга иренгәч. Әсма. Болай булгач, туйны ясарга туры килер шул. Сөмбел. Менә рәхмәт, апа! Әсма (Сафьянга). Инде кайда эшли башлыйсың? Сафьян. Сөмбел белән бергә. «Берек» колхозында. Сәләхетдин абзый да бик хуп күрде. Сәләхетдин. Бик хуп, бик хуп. Ике килен-килендәш, әйдә, бергә чүкер дәш! Әсма. Бернәрсә дә аңламыйм. Ә газлы, ванналы квартир? Сәләхетдин. Миче шәпләп чыгарылган өйгә ни җитә, һавасы да сафбула! Марзия (тәрәзәдә күренә). Әсмабикә җаным-ахирәт! Управдом әйтте, хәзер өйне сүтәргә кешеләр килә, күченә башласыннар, ди. Сөмбел һәм Сафьян әйберләрне ташыйлар. Әсма (кулларын кушырып.) Ходаем! Кая барыйм? Сәләхетдин. Кәнишне авылга, җанкисәк! Минем егетләр базада кавыннарны бушатып бетерәләрдер инде. Ике машина бушады дигән сүз. Шуларга әйберләрне салабыз да «выжт!» — җилтерәтәбез генә! Әсма. Өйгә... «Берек» колхозына?.. Сәләхетдин. Берегергә тек берегергә! С ө м б ё л. Апа, монда көзгеме? Аны йомшакка төреп бәйләдеңме? Әсма. Йомшак... йомшак... Үзем мин йомшак. Бу төш кенә түгелме соң?.. ПӘРДӘ.