Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГОМЕР КИТАБЫНА НИЛӘР ЯЗЫЛГАН

Украин әдәбияты классигы, революцион-демократ язучы Михаил Михай- лов ич Коцюбинскийның тууына сентябрь аенда йөз ел тула. Бу датаны бөтен совет халкы һәм башка илләрнең алдынгы җәмәгатьчелеге билгеләп үтә. М. Коцюбинский үткән гасыр азагында һәм егерменче йөзнең башында Россиядә хезмәт халкының эксплуататорларга каршы көрәше көчәя барган чорда яши һәм иҗат итә. Аның хикәяләре, новеллалары һәм повестьлары авыл тормышын тирәнтен белеп язылган, гасырларча изелеп яшәгән крестьяннарның өмет, хыялларын, азатлыкка омтылышын дөрес чагылдырган булуы белән аерылып тора. Ул украин һәм рус революцион- демократик әдәбиятын күп укый, Т. Шевченко, И. Франко, П. Мирный әсәрләреннән әдәби осталыкка һәм иҗтимагый гаделсезлекне күрергә өйрәнә. 1903 елда ул үзенең әсәрләреннән берсен'— ярлы крестьяннарның, батракларның кулакларга, алпавытларга каршы көрәшен чагылдырган «Fata morgana» повестеның беренче өлешен язып бетерә. Повесть крестьяннар хәрәкәте тар-мар ителү белән тәмамланса да, әсәрдә гаделлекнең тиздән җиңәчәгенә, якты, бәхетле көннәр киләчәгенә ныклы ышаныч сизелә. 1 Беренче рус революциясе һәм аннан соңгы реакция елларында язылган хикәяләрендә М. Коцюбинский халык өчен тырышкан булып кыланучы либералларның чын йөзен, мораль таркалганлыгын ачып сала. Ул үз әсәрләрендә заман өчен иң актуаль булган мәсьәләләр, халыкны борчыган социаль проблемалар күтәрә, алдынгы җәмәгатьчелекне кызыксындырган сорауларга җавап бирергә тырыша. М. Коцюбинский — украин әдәбиятында башлыча кыскача хикәя һәм новелла остасы булып танылган язучы. Ул үзенең кечкенә күләмле әсәрләрендә дә геройларның эчке дөньясын, психологик кичерешләрен тормышчан һәм тирәнтен сурәтли ала. Аның әсәрләре күп милләтле совет халкының зур культура байлыгы булып тора. Озак еллар авыр шартларда яшәү һәм эзәрлекләүләр М. Коцюбинскийның сәламәтлеген какшата. Ул 1913 елның 25 апрелендә Чернигов шәһәрендә үлә. Шул уңай белән украин халкының кайгысын уртаклашкан телеграммасында М. Горький: «Украина зур кешесен югалтты, ул аның эшен һәрвакыт ихтирам белән искә алыр», — дип яза. Журналыбызның бу санында М. Коцюбинскийның «Гомер китабына ниләр язылган» исемле хикәясен урнаштырабыз.

ГОМЕР КИТАБЫНА НИЛӘР ЯЗЫЛГАН

Авыру балага җылы урын .кирәк булгач, карчыкка мич башыннан төшәргә туры, килде. Кысан өйдә сәкедә бер генә буш урын да калма- ганлыктан, ул идәндә ятарга мәҗбүр булды. Улы да, килене дә аның идәндә ятуын күрмәмешкә салындылар, һәм ул шунда ятып калды. Ишек ’белән савыт-саба шүрлеге арасындагы почмактан — үлем тарафыннан онытылган карт ана яткан урыннан— караганда, бөтен нәрсә сәер булып күренә. Моңарчы ул еллар буе мич башында яткан иде һәм югарыдан түбәнгә карарга гадәтләнгән иде. Ул ’чакта аңа оныклары кечкенә булып күренәләр, аның сукыраеп барган күзләре аксыл чэ'чле башларга карап ял итә иде, яисә ишектән мич янына үткәндә килене -белән улының нужа баскан караңгы чыраен күреп кала иде; аннары мич артыннан аларның мыгырдаган тавышлары гына ишетелә иде. Хәзер кинәт бөтен*нәрсә зур булып күренә башлады. Балалар аның баш өстендәге савыт-саба шүрлегенә үреләләр, өстенә икмәк валчыгы һәм төрле чүп-чар коялар; битенә тиеп торган улының туңып каткан авыр итекләре һәм килененең ялан аяклары бөтен көн яктысын каплыйлар. Хәзер ул мичтә ялкын телләре чыгарып янган утның комсызланып утын ашавын, әмма шулай да ачлыктан сүнүен, эскәмияләр астында караңгы почмакларның тешсез авызларын күрә һәм тынчу черек ис бәреп торган һаваны сулый. Ишек ачылган вакытта, бар дөньяны каплап, идән өстенә томан кебек ак пар җәелә, гүя үлем дә шундый томанлы, сукыр һәм аякларны өшетерлек салкын булыр шикелле тоела. Кайда соң үлем? Н,нк килми ул? Көтә-көтә «карчык алҗып (бетте инде. Кайдадыр буталып йөри, ә карчык турында бөтенләй оныткан ахрысы. Ирен алып китте, җиде баласын үтерде, менә хәзер сиздермичә генә оныкларын алырга килүе дә мөмкин, һәммәсен кырып салды, ә карчык турында, күрәсең, оныткан. Үлемнең болай авыр .килүе сәер дә, куркыныч та. Озын көннәрдә һәм тагын да озынрак төннәрдә, шундагы черек бәрәңге һәм карчык өстеннән тычканнар чабышып йөргәндә, ә тараканнар аның тирәсендә сәләмәләр янындагы кебек мәш килгәндә, ул тын -гына ята, һәм әледән-әле аның кипкән күкрәгеннән сукыр көчек чинагандай нечкә, кызганыч тавыш чыга: — Ух-ух! Кайда йөри икән соң минем әҗәлем?! — Үләсегез юк инде сезнең, йокларга бирмисез, — ди килене ачу белән, һәм ачуыннан астындагы сәке такталары шыгырдап куя. — Үлеп булмый шу-ул, — ди карчык, килешеп һәм* кайчандыр теш тулып торган уртын, эчкә баткан, кипшергән иреннәрен ялап ала. Карчыкның берәр әчкелтем нәрсә — кәбестәме, тозлы кыярмы ашыйсы килә, йокы арасында өн белән төшне аера алмый. Әкиятләрдән төрле өзекләр, дога сүзләре һәм улының юеш эз калдыра торган авыр итекләре — барысы бергә бутала. Аннары, кинәт кул белән алгандай, йокысы кача аның, карчык тагын кечкенә гәүдәсенең .каты идәндә, юеш почмакта юка җәймә өстендә туңып, сызланып ятуын тоя. Ни өчен яши ул? Кемгә кирәк ул? Тормыш аның бөтен көчен имеп бетергән һәм хәзер бәрәңге кабыгыдай итеп почмакка ташлаган. Ә җаны аның шул кабыкка чатнап ябышкан да һич тә чыгарга теләми. Карчык дөньяда күп урын да биләми, савыт-саба шүрлеге астындагы бер почмак-кына— әмма һәркемгә -.комачаулый. Ашаганы да әллә ни күп түгел, әмма мохтаҗ тормышта шул да күп күренә, һәм аның кипкән яфрак кебек коры иреннәре тагын кыштырдыйлар: — Ух... әҗәлем... кайда син? Кайчакларда тән ашарга сорый. Шушы сөяк һәм тире төерендә, ябышып кипкән эчтә һәм буш күкрәктә, акылын томалап, тыелгысыз хыялый теләк туа: — Сө-өт? — ди ул. Ә бу сүздән килененең көләсе килә. Ул ‘берни әйтми, бары көлә генә. Бөтен гәүдәсе белән, күкрәкләре, йөзе һәм корсагы белән калтырана-кал- тырана көлә, һәм шундый чакта аның бүлтәйгән иреннәре арасыннан азау тешләре күренеп китә. • карчыкның .моңа бик хәтере кала. Сөт бирмиләр... Бер тамчы сөт бирмиләр... Сөтнең авыру балага да тәтемәгәнен белсә дә, елардай булып ялварып сөт сорый ул, мыгырдана һәм зарланып чыраен сыта. Ниһаять, килене себерке алып аның баш өстендә күз ачкысыз тузан туздыра. — Аякларыгызны җыегыз! Чүп белән бергә өйалдына чыгарып ташлыйм бит үзегезне! Карчык аякларын җыеп ала да савыт-саба шүрлеге астында озак кына ютәлләп ята. Көндезләрен аның тирәсенә күзе ачылмаган чыпчык балаларыдай биш бала тезелеп утыра. Бишесенең дә күзләре аның авызына текәлгән. — Әкият сөйләгез әле, — диләр алар. Карчык буш янчык кебек ачылган авызы белән ниндидер патша улы турында, алтын һәм тәмле ашлар турында пышылдый башлый. Әмма шул чакны теле чыга да башта әйтелгән сүзләрне ялый бара, һәм карчык әкиятен бөтенләй башка нәрсә белән — бия ба-шы яки бакага әверелгән патша кызы турындагы сүзләр белән тәмамлый. Ул балаларга аңлашылмаган борынгы сүзләр катыштырып сөйли. Эчләре поша башлагач, балалар аннан: — Әби, сез кайчан үләсез инде? — дип сорыйлар. Балалар аның муенындагы иске итек балтырыдай рәт-рәт яткан җыерчыкларыннан тарталар, тәре таккан коры күкрәгендәге 'буш капчыкларны карыйлар, юбка итәген күтәрәләр дә әниләре учакка яга торган кәкре-бөкре коры агач ботаклары кебек сеңерле, -кара көеп беткән аякларын капшап карыйлар. Алар әбиләренең җан биргәнен күрергә телиләр. — Әби, сезнең җаныгыз кош булып очып чыгачакмы? — дип кызыксыналар. Аннары савыт-саба киштәсенә үреләләр, аяклары белән карчыкның күкрәгенә басалар һәм күзләренә икмәк валчыклары коялар. Килен белән улы да үлемне еш кына телгә — Әллә ниләр такылдыйсыз... Ходай җан биргән икән, әҗәлен дә бирер... йокласаң, әйбәтрәк булыр. Барысы да ятып, ут сүнгәч, аның буталчык һәм болыт кебек караңгы уйлары өй эчендә бәрелеп-сугылып йөри башлады, һәм сирәк-сирәк кенә әнә шул караңгы уйлар арасына яктылык төшкәләп алды. Алламы? , ‘ ■ Күктән карап торасыңмы? Кара! Шомлы һәм салкын иде аның бу уйлары. Гөнаһмы? Бөтен җир гөнаһ белән тулы. Аның ачыгуы туклар гөнаһсы түгелмени? Ул уйларын, бигрәк тә әнисе сөйләгән нәрсәләр турындагы уйларын, үзеннән читкә куарга тырышты. Шул ук вакытта кайчандыр әнисеннәнме әбисеннәнме ишеткән һәм хәзер инде онытылып беткән диярлек сүзләр үч иткәндәй, хәтеренә төште: элекке заманнарда, имеш, балалар әтиләрен үтергәннәр. Урманга яки кырга алып барганнар да үләргә кал- ' I дырып киткәннәр. Карт кешегә тормыш нигә? Картлар үләргә, яшьләр яшәргә тиеш. Дөньяда һәрнәрсә шулай. Саргайган яфраклар коела, яшьләре үсеп чыга. Яз якынлашу белән кыш үтә. Җирдә орлык черү белән үсенте калкып чыга. Дөнья яралганнан бирле шулай килә. Карчык артык озак яши, һич үлеп китә алмый. Сораса да, ходай әҗәлен бирми. Ярдәм итү языкмыни? Черек сазлыктан күтәрелгән бу кебек, аның .күңелендә тагын ниндидер кара уйлар кузгалды, аңын каплады, тәнен чымырдатып үтте һәм маңгаена әче салкын тир булып бәреп чыкты. — Тфү! Илаһи аллам! Тере анаңны өйдән чыгарып ташла, имеш... Караңгы төн бөтен авырлыгы белән аның күкрәгенә басты, сулышын кысты, ә уйлары кыюсыз гына тагын миен капшадылар, кыймылдашып кузгалдылар. Югал күземнән!.. Дөмек!.. Ни булса, шул булыр!.. Кешеләр ни әйтер иде икән? Кешеләр! Алар гаепләр. Менә син кечкенә балалар белән ачтан үлгәндә, кайгы-хәсрәттән улап, янып-көеп йөргән чакта, — алар берсе дә юк. Дөньяда кеше дип аталган бушлыктан да куркынычрак берни юктыр, мөгаен! Потап йокыга китә алмый азапланды. Әле бер ягына, әле икенче ягына әйләнеп ятты, башын күтәреп почмакка, шүрлек ягына колак салды. Әмма анда тын иде. һәм кинәт аңа инде барысы да хәл кылынган кебек булып тоелды. Әнисе, имеш, урманда, өй эче иркенәеп калган, ыңгырашу да юк, артык тамак та юк, күмгән өчен акча табу кайгысы да юк, имеш. Аңа хәтта җиңел булып китте. Менә, кинәт, тычканнар кыштырдый башлады, шүрлек астында хәрәкәт кузгалды һәм күңел өшеткеч шыңшу тавышы ишетелде: — Ай әҗәлем... кайда соң син? Иртәгесен Потап бик соң уянды. Тын һәм авыр көн иде. Болыт каплаган соргылт күк йөзе җир өстен басып тора кебек; ә түбәнтен беркайда тынлык таба алмаган куе томан агыла... Тирес ташырга кирәк иде. Чана янында авыр атлап йөри торгач, Потап үзе дә куе томан кебек соргылт төскә керде, ә уйлары төнлә күңелендә утырып һәм оеп калган нәрсә тирәсендә бөтерелделәр. Эшен ул никтер бик иртә, эңгер-меңгер төшкәнче үк, ташлады. Өйгә кереп, сүзсез генә йөренде дә тагын чыгып китте. Яңадан .кире керде, бусага янында туктады, ләкин аяк астына карамады. Нидер әйтергә теләсә дә, сүз таба алмады. Әнисе тик ята иде. Шуннан соң Потап, күзләрен идәнгә төбәп, ярым ачу белән: — Акылыңа килдеңме инде? — диде. •— Ә? Нәрсә дисең? — Кичәге юләрлекләреңне оныттыңмы? — Их улым... булыш миңа... — Тагын үзенекен... — Илтеп куй урманга... Шуннан соң^лы, чүгәләп аның йөзенә якын ук .килде дә — карчыкка хәтта аның сулышы да бәрелде— ашыгып һәм гыжылдап пышылдады: — Әйт, үзең телисеңме? — Үзем. — Яхшылап уйла: үзеңме? — Үзем. Потап тиз генә торды да өстәл янына килеп утырды. Икмәк кисеп алмакчы булган иде, кисмәде, кире куйды. Ул беркемгә дә карамады, ләкин һәркемнең бик яхшы белгәнлеген сизде. Шуңа күрә хатыны тыныч кына: Җылы су әзерләргә кирәк, — дигәч, ул бер дә гаҗәпләнмәде. Димәк,‘карчыкны хәзер үлемгә әзерләячәкләр. Әзерләнүләргә ул исе китмичә генә карап утырды. Хатынының эшлекле кыяфәт беләк мичкә салам тыкканын, почмакта балаларның: «Әти әбине урманга илтеп .куя», — дип шатланып пышылдауларын ишетеп торды, .карчыкның савыт-саба шүрлеге астыннан: — Чиста\үлмәк алыгыз, — дип, кул сузганын күрде. — Безнең шәмебез дә юк бугай, — дип кычкырды хатыны. Ә үзе ул, тәре аегына кулын тыгып, якшәмбеләрдә генә кабыза торган балавыз шәмне эзләргә тотынды. Аңа әнисен киендергәнне карарга ярамый иде, ул ишек алдына чыгып китте. Ул кире кергәндә, карчык әзер килеш сәкедә ята иде инде. Күкрәгенә тәре куелган, эче алынган тавык кебек, кечерәеп, кибеп калган; кара йон юбкасы астыннан мәетнеке кебек чиста итеп юылган аяклары күренеп тора иде. «Булдымы?» — дип сорамакчы иде дә Потап, ләкин сорамады, чөнки үзен генә көтеп торганнарын ачык күрде. Аннары ул сәке янына килеп: — Бәлкем, син теге... ни... — диде. Карчык башын гына чайкады. Бу минутта аның ябык йөзенә ниндидер яңа күләгәләр төшкән иде инде. Потап кыю атлап якынрак килде, әнисенең кулын, иреннәрен үпте, ә карчык аны көзге ботак кебек кипкән куллары 'белән чукындырып алды. Шуннан соң башкалар да: килене дә, балалар да килеп-килеп аны үбә башладылар. Карчык акрын гына ыңгырашып ята бирде. Үз иренендә җылы иреннәрне тою рәхәт иде аңа. Килене хәтта елый да башлаган иде, ләкин ире киндер сорагач, шундук туктады. — Нигә кирәк ул? — дип сорады. — Өстенә ябасы иде... — Кара аны, кире алып кайтасы бул. Потап әнисен күтәрде дә тышка алып чыкты. Ишек ачылганда өйгә суык бәреп керде һәм ярым караңгыда бала елаганы ишетелеп калды. Чанага печән салынган иде. Потап печәнне'карчык астына җәйде, өстенә җәймә каплады һәм дилбегәсен кулына тотты: — Әби, сиңа җайсыз түгелме? — диде. «Тагын әби» дип уйлап куйды ул, әмма бу юлы хатасын төзәтергә батырчылык итмәде. Потап чанага утырганда, хатыны янә исенә төшерде: — Җәймәне оныта күрмә. Ат кузгалды — әби китеп барды. Басу буйлап өч чакрым чамасы барырга кирәк иде. йорттан чыгуга, кыр башланды. Тиз арада караңгы төште, һәм шәфәкь нурлары шундук юкка чыкты. Якында ка.р агарып күренә, агачларны томан бәскә төрә иде. Икесе дә сүзсез генә бардылар. Хәер, нәрсә турында сөйләшмәк кирәк? Беренчедән, нужа Потапның авызын инде күптән япкан, бары күңелендә генә әнисенең сүзләре ишетелеп куя; икенчедән, чанада яткан тере гәүдә белән үзе арасында ул ниндидер серле һәм шомлы нәрсә барлыгын тоя һәм аны сүз белән куып җибәрергә курка иде. . Потап, атның тузгыган һәм бәсәргән койрыгын болгый-болгый атлавын күзәтеп, күңеленнән генә: салам турарга кирәк дип, өйгә кайткач— бүгенме, иртәгәме — турагычка салам илткәндә әйбәт булыр иде, дип уйланып барды. Аннары ул1 бияләйләрен онытвьп калдырганын хәтерләде һәм юылмаган кулларының кайры белән каплангандай тирескә буялганын күвде. Бераздан аңа карчык нәрсәдер мыгырдаган шикелле тоелды. Ул артына борылды: — Нәрсә кирәк? Ә? Ул аны көч-хәл белән генә аңлый алды: карчык Микита җиреннән барабызмы дип сорый икән. — Микита җиреннән, ди! Әй-әй! Микита күптән үлде ич инде. Уллары аның җирен әллә кайчан сатып бетерделәр. — Кемгә саттылар? — Сөйләсәң, сөйләп бетерерлек түгел ул! Потап артына борылды да, кулын болгый-болгый һәм чыбыркы сабы белән чанага бәрә-бәрә, җанланып аңлатырга тотынды; әнисе ишетсен өчен кычкырып сөйләгән чакта, ике араларында булган теге серле һәм шомлы нәрсәнең югалып торуын тою аңа рәхәт иде. Чана чалулап-чалулап ала, табаннары белән бәрелеп-бәрелеп куя. Ә Потап, нәкъ тирес түккәндәге кебек, сузылган аяклары белән әледән- әле юл кырыена терәлеп ала. Үзе байталын каулый... На-а-а! Аннары тагын артына борыла. Карчык йөри алган чактагы кебек, бу минутта алар икесе дә яңадан уртак тормыш белән яшиләр һәм моңа бик канәгатьләр иде. Карчык яңалыкларны йотлыгып тыңлады. Боларның берсен дә ишеткәне юк иде аның. Савыт-саба шүрлеге астында аунап ятып нәрсә ишетәсең? Ә ул Микита кайчандыр аңа өйләнергә йөргән иде бит... Хе-хе! Урманга .килеп 'керүләрен сизми дә калдылар. Потап атын туктатты да, карчык өстенә иелде: — Туңмадыгызмы? — Юк. — Менә килеп тә җиттек. Карчык кузгалмакчы булган иде, ләкин тора алмыйча кире ауды. — Бераз сабыр итегез, ятып торыгыз әле, — диде улы. Потап, тирән карга бата-бата, урман эченә кереп китте, уңай урын эзләп тапты. Имән төбендәге калкурак тигез җирдә туктады да: — Менә шушында әйбәт булыр, — диде. Ул әйләнә-тирәгә күз йөртеп чыкты. Ерак күк дәрьясында, алтын тәңкәле вак балыкларсыман, сизелер-сизелмәс кенә йолдызлар калтырый, ә агач ботаклары тирән тынлыкта иксез-чиксез челтәр булып күренә — әйтерсең, кемдер күктәге алтын балыкларга җылым салырга җыенган. «Чиркәүдәгегә караганда да әйбәтрәк», — дип уйлап куйды Потап. Ул печән алып килеп ятак ясады да шунда әнисен чалкан яткырды. Әнисенең аякларына иске җәймәне япмакчы булган иде, карчык үзе риза булмады. — Кирәк түгел, өйгә алып кайт, хуҗалыкта ярап куяр, — диде. «Әйе, ярап куяр», — дип уйлады Потап, иске җәймәне читкәрәк алып. Әммә шундук кире уйлады һәм әнисен җәймә белән башына хәтле бөркәп куйды. Карчык карышып тормады, кулларын чыгарып җәймә өстенә салды. Потап аларны, мәет кулы кебек итеп, аркылы-торкылы куйды да, шәм кабызып, әнисенең бармак арасына кыстырды. «Тагын нишләргә икән?»— дип уйлады. Аннары ул, кар өстенә тезләнеп, әнисенең бөгеп салынган кулларына йөз белән кагылды. Эреп там*а 'башлаган балавыз шәмнең җылы сулышы аның'күңелендә тел белән әйтеп булмаслык ниндидер ачы һәм болганчык уйлар кузгатты. Чиркәүдәге шәмнәргә охшаган менә шушы агачлар тынлыгында, озакламый алла каршында үзе эшләгән эшләр турында сөйләячәк бу каты кулларга капланып, ул үзенең бөтен гомерен, барлык үпкәләрен сөйләргә теләде, ләкин бары тик: — Әни, кичер мине, — дип кенә әйтә алды. — Алла кичерсен... — Монысы өчен дә... Башкаларын да... Ниһаять, ул, шуның белән эшне бетереп, урыныннан кузгалмакчы булды, ләкин шул чак, кинәт, әнисенең .нидер пышылдаганын ишетте. Күзләрен күтәреп карчыкның сары балавыз шәм кебек эри башлаган йөзенә карады. — Әни, нәрсә? Әнисе карчыкларча чапылдатып иреннәрен кыйшатты, авызы ачылганда, күксел уртлары күренеп калды һәм, ыңгырашкандай итеп: — Чуар тавыкны суймагыз... Ул әле күкәй салачак, — диде. Карчыкның яртылай сүнгән күзләреннән яшь бөртекләре атылып чыкты. Потаи суймаска вәгъдә итте. Тавык суялармыни! Тавык ите безнең ашмыни ул? Хәзер инде барысы да булды ахрысы? Ул аягына басты, әнисенә баш иде һәм кар өстеннән китеп барды. Килгән шәпкә ул чанага ауды, атына сукты. Байтал, арт санын чөеп алды да, чананы агачларга бәрә-суга, сикәлтәле урыннарда сикертә-си- кертә, чаптырып алып китте. Әнә шулай чабып китеп барганда, Потап артына әйләнеп карады һәм анда, кар өстендә, агачлар арасында, сыкы белән бергә җиргә кунып ял иткән йолдыз кебек, тын гына шәм янып торганын күрде. Һәм аңа кинәт җиңел булып китте, өстеннән тау төшкәндәй булды. Салкын һаваны тирән итеп сулады, күкрәгендәге бушлыкны тутырырга теләгәндәй, ачулы һәм кыргый тавыш белән: — Но-о! Үләт кыргыры! — дип кычкырып җибәрде. Ярминкәдә «нык кына эчкән кеше кебек, ул чанасында чайкалып кайтты: хәзер аны бернәрсә дә куркытмый иде, хәзер аның бернигә дә исе китми иде һәм аңа диңгез тубыктан иде. Арыган аты аны кырга алып чыкты һәм атлап кына бара башлады. Шул чакны ул бала вакытыннан бер көнне хәтерләде. Якшәмбе көн иде. Бөтен өй эченә -кояш нуры тулган. Ул урамга малайлар янына ашыга иде, хәтта пычрак күлмәген алыштырып торасы да килми иде. Әнисе аны тотып алды да, елавына да карамастан, аңа сал- кынча чиста ак күлмәк кидерде. Чәчен тарады, инде бусагадан чыгып барганда куенына кайнар пирог тыкты. Күкрәген пешерсә дә, пирогын ул урамга малайлар янына чыккач кына алды. Пирог эченнән слива актарып алуына һәм ашавына барысының да карап торуы аңа рәхәт иде. Ул башка берни дә хәтерли алмады. Аннары әтисе үлгәч тә аңа бик күңелле булган иде. Ул көнне кеше күп җыелды. Кәбестә ашадылар, йөземле дөге боткасыннан бал тәме килә иде. Шул чакны ул тамагы туйганчы ашады. Потап кыр буйлап һаман бара бирде. Аты кар кебек ап-ак булды, ә күк йөзе чистарып каралҗым төскә керде. «Микита җире... Мине Микита яучылады, имеш... Хе-хе!» Күктә күгәрчен канаты күләгәседәй ялгыз ак болыт агыла иде. Потап болыттан күзен алды да калтыранып куйды. Күкрәгендә ниндидер салкын нәрсә тиберченә башлады. Бәлкем, 'болыт түгелдер ул, шулай әнисенең җаны очып барадыр? Чтәм аның уйлары кирегә борылып чапты. Менә урманда әнисе, атылган коштай, күз яшьләре аша күккә карап, салкын кар өстендә бер ялгызы ята. Бары тик шәм генә аның өстендә яшь коя һәм мәңгегә бөгеп куелган ябык кулларына кайнар балавыз тамыза. Илтеп ташлыйсы түгел иде. Үзе теләде ич, ул бары риза гына булды, Ә бит бөтенләй башкача булуы да мөмкин иде... Бөтенләй башкача... Кинәт, ул катты да калды. Кыр да, кук йөзе дә, аты да юк булды, һәммәсен дә каплап, аның күз алдына бер'күренеш килеп басты. ...Әле генә әнисен христианнарча хоругвилар, поплар белән зиратка күмеп кайтканнар, имеш. Өй тулы халык. Ашлардан тәмле бу күтәрелә. «Кодагыйлар, мәрхүмә хакына салып җибәрегез әле»... «Авыр туфрагы җиңел булсын..г» Аракы эчне, тамакларны яндыра... Әйләнә-тирәдә шаушу. Җыелган яхшы кешеләрнең күңеле күтәренке, табактан пешкән ит исе күтәрелә... «Тагын эчеп алыйк әле...», «Мәрхүмә бик шәп кеше иде...» Табакта кашыклар шакылдый, майлы иреннәр елтырый, .авызлар чапылдый, тук күңел күккә аша, шунда кинәт җырлыйсы да, елыйсы да килә башлый... «Ой, нету горше на свете...» «Сөекле кодагый, үлгәннәр рухына бер эчеп җибәрик әле...» Потапка кинәт кызу булып китте. — Бәрәңге бакчасының яртысын залогка салырга мөмкин булыр иде, — диде ул, ишетерлек итеп, һәм кинәт сискәнеп куйды. Кем әйтте соң әле моны? Ул әйләнә-тирәгә каранып алды. Ат көч-хәл белән генә атлап бара, тагын каяндыр килеп чыккан то Mian җир белән күкне бергә тоташтыра, ялыктыргыч күңелсезлек тарата иде. Хәзер аңа күңел коткысыннан арынырга кирәк иде. Ул чиркәүдә поп әйткән берәр нәрсәне, кеше арасында болай гына, гадәт буенча гына сөйләнелгән нәрсәләрне хәтерләргә тырышты. Гөнаһ, җан, чиркәүдәге гыйбадәтләр, христиан йолалары турында уйлады. «Әти-әниеңне ихтирам ит...» Ләкин болар барысы да җанга якын түгел иде һәм күз алдына килгән күңел аздыргыч күренешләр җылысында эреп юкка чыга иде. Күңеленнән ул: «Анабыз да бер безнең, әҗәлебез дә бер генә»,— дип уйлый һәм шул ук вакытта: «Кодагый, кунак булыгыз... үлгәннәр рухына эчеп җибәрик», — дигән сүзләрне дә ишетә иде. һәм ул шау-шуга, җылы авазлар дөньясына, итле аш исенә, бәйрәм һәм сәламәтлек шатлыгына чумды. Инде авыл йортлары да күренә башлады. Шунда ул чанасында басып алга карады, каерылып артка күз салды һәм кисәк кенә атын кире борды: — Но-о, үләт кыргыры! һәм- ул кирегә, томан эченә, ат аягы астыннан бәрелеп чыккан кар кисәкләрен ерып урманга — карчыкны алып кайтырга чапты. 1910 ел. С. Сабиров тәрҗемәсе