Логотип Казан Утлары
Роман

ГОМЕР ИКЕ КИЛМИ

 Беренче төн

Октябрьда туганнарның ЛЕНИН була бабасы. (Балачакта җырлаган, җырларыбыздан ) I инең белән бик күптәннән инде иркенләп сөйләшәсем килә, Назим... Моңа кадәр күрмичә, карамыйча онытып йөргән икән бу дип уйлама син. Элегрәк тә мин сиңа бик еш карый торган идем. Чыгып китсәм дә, кайтып керсәм дә, түр стенадан синең акыллы, җылы карашыңны һаман үземдә тоя идем. Тик моңарчы дөнья артыннан куа- куа, синең белән күзгә-күз карашып сөйләшергә, серләшергә вакыт кына җитенкерәмәде. Ә хәзер вакытым бар минем:* түшәктә мин. Авыруым бик яман, бик куркыныч... Юк, сине алдан ук борчып, куркытып куймыйм әле. Сиңа сөйләргә уйлаганым бөтенләй ул түгел бит... Кичә синең бу рәсемеңне олы улыбыз Әнвәрдән шушында баш очыма элүен үтендем. Әнвәр бераз вакыт миңа сәерсенеп карап торды. Карый торгач, синеке шикелле үк карасу-көрән күзләрен дым каплады. Әмма бер сүз дә әйтмәде, теге як бүлмәдә миңем үз портретымны ялгыз калдырып, сине монда, минем янга күчереп куйды. Күңелнең ни теләгәнен бер карашта аңлый торганнардан ул. Кызык, син аны таныр идең микән? Мөгаен, танымас идең: хәзер ул ир уртасы булып килә — утыз икенче яшь... Теге дәһшәтле елны, декабрьның караңгы иртәсендә сине бездән аерып алып киткән чакларында, аңа җиде тулып үткән генә иде әле... Хәзер алар өчесе дә — Әнвәр дә, киленебез Зөлфә дә, нәни оныгыбыз Рәшит тә — теге якта йоклап яталар... Син бу бүлмәгә аптырап карыйсың бугай... Кариле дә, Шөмбет тә түгел — Казан бу... Ие, Казанның аулак кына, тыныч кына урамнарының берсендә торам мин хәзер. Бүлмәм кечтеки, бик кечтеки: койка белән этажерка, тумбочка белән бер-ике урындык куйгач, йөрер урын да калмады... Теге як бүлмә дә әллә ни иркен түгел, тыгыз, кысан — ул 1 күбрәк китап складына охшый. Ә кухнялары шулкадәр бәләкәй, ике кеше керсә, өченчесенә баш тыгарга урын юк... Ләкин ни генә булмасын, квартирларын ошатам мин үзем. Бердән, тәрәзәләр шәһәр бакчасына карый. Шау-шу юк, тузан юк. Ачып җибәрсәң, бүлмәгә бакчадагы чәчәкләрнең хуш исе кереп тула, агачларында чыпчыклар чыр-чу килә... Моннан бик күп, бик күп еллар элек, син дә Казан урамнарында йөргәнсең бит. Хәлемдә чакта, «бу тирәләрдән ул да үтми калмаган1 Журналда кыскартып басыла. дыр» дип, үземне синең эзләреңә баскандай тоеп, кайлардан гына әйләнмәдем мин. Ә болак буеннан, «менә бу йортка укырга килә торган иде ул», дип, ничәмә-ничә үткәнмендер... Чынлап торып уйласаң, ул чакның йортлары калган да .урамнары калган, ә синең баскан эзләрең әллә кайчан юылып, тузаннары әллә кайчан Идел суларына аккандыр... Чү, Назим, тегендә Әнвәр кузгалды ахры. Әйе, урыныннан торып бире килә... Ишекне ачып карады да китте. Тыныч кына йоклый дигәндер инде. Синең белән сөйләшкәнне белми ул, сизми. Хәзер, бер уянганчы, үзе дә йоклар инде, йокласын, хәл җыйсын. Эше авыр да, җаваплы да. Юкса, әйттем мин аларга: «Борчылмагыз, кирәк булсагыз, кашык белән дару шешәсенә шакып чакырырмын», — дидем. Юк, барыбер үзләренекен итәләр. Кичен Әнвәр уяу, иртәнге якта Зөлфә... Туктале, Назим, ни сөйлим соң мин? һаман шул авыру турында... Югыйсә, күңелемдә бөтенләй ул түгел ләбаса. Үзем канаты сынган кош хәлендә булсам да, күңелем канатлары сынмаган бит әле. Юк-юк, болары турында сөйләмим бүтән, онытам бөтенесен, онытам... Икәү бергә булган көннәрне искә төшерик без. Сиңа да, миңа да бик күп рәхәтләр, куанычлы тойгылар алып (килер ул көннәр. Аннан соң мин сиңа бәйнә-бәйнә син киткәч ниләр булганын сөйләрмен. Яме? ...Бервакыт син: — Кеше гомерендә килә бер көн, ул көн аның язмышын бөтенләйгә үзе белән бөтереп алып китә, — дигән идең. Үз гомереңдәге андый көн дип син партиягә кергән көнеңне саный идең. Чыны да шулай иде аның. Тау ташкынына ташланган егет идең бит син... Ә мин үземнең гомеремдә андый көнем юктыр дип уйлый идем. Хәзер менә узган гомер юлын күңелдән кабат кичергән чакларда, минем дә андый көнем бар икәнлегенә төшендем. Әйе, бар икән... Нинди көн ул дисәң, сезнең Карилегә китәргә карар иткән көнем ул, Назим... Уйлап кара менә: әгәр мин Карилегә китмәгән булсам, сине очратыр идемме? Юк! Минем язмышым бөтенләй башка эздән китәр иде. Улларыбыз Әнвәр, Дамир, Айратлар да булмас иде. Мин дә Казанга килеп, бакча фонареннан төшкән сыек яктыда синең—сөекле иремнең— җансыз сурәтен җанлы күреп, менә болай үз алдыма сөйләнеп ятмас идем, бәлкем... Ул көннең ничек булганын беләсең килә инде синең — сизәм мин. Ярый, тыңла алайса, түкми-чәчми барын да сөйләп бирим инде. Үземә дә искә төшерүе кызык бит. ...Егерм§ бишенче елларның җәй көннәре иде. Мин үзебезнең Шөм- беттә техникумны тәмамлап, укытучы булырга йөрим. Еракка җибәрмәделәр. Шөмбеттән ун-унике чакрымнарда утырган Чаналык .дигән бер авылда укытырга тиешмен. Барып кайттым мин анда. Ярлы гына, бәләкәй генә авыл икән. Каралты-кура сирәк. Исеме Чаналык булса да, чана ясаучылары инде юк икән. Әүвәле, урман барында, — булган. Иген игеп, хайван асрап көн күрәләр. Халкы, «эчендәгесе — тышында» дигәндәй, бик гади, мөлаем, эчкерсез, тик шул инде, «фәкыйрьлекнең аръягыннан бире якка» карап торалар. Авылда такта түбәле бер генә йорт иде ахры — ул да булса мәчет. Аның каршында салам түбәле тәбәнәк кенә куш өй. Эченә керсәң, идәннәре шыгырт-шагырт тирбәлә. Болай чиста гына үзе. Мәктәп дигәннәре шул. «Артык дан булма- са да, түзәрлек икән», — дидем. Миңа беренче белән өченче сыйныфларны укытырга иде. Күңелемне шул авылга беркетеп кайттым. Уракка күп калмаган иде инде. Әти көне-төне бау ишүдә. — Быел игеннәр начар түгел, бауга нужа зур булыр, сынатмыйк, кызлар, — ди. Олы апам Мәрьям кияүгә киткән иде инде. Без, уртанчы апам Мәмдүдә белән мин, алмаш-тилмәш чыгыр әйләндерәбез. Әти үз эшендә __________ сыдырып-көйләп торуда. Әти безне ярыштырып, котыртып эшләтә. Янәсе, кем көчлерәк, кем чыгырны җитезрәк әйләндерә. Кояш кыздыра, июль кояшы, тәннән шабыр тир ага. Минем өмет зур. Бау сатудан яхшы гына табыш чыкса, әти өстемә сатин күлмәк, аякка туфли алып бирмәсме дим. Техникумга йөргән чакта, студент кешегә ярамаганмыни дип, мин һаман апалардан калган иске-москыны өстерәдем. Ә хәзер бераз рәтлерәк күренәсе килә. Мин моны Мәмдүдә апага да әйттем. Ә ул әтигә җиткезгән. — Мөгаллимә кешене, — дигән әти, бер дә ачуланмыйча, — бу килеш балачага каршына чыгарып бастырмабыз инде анысы, тик өметен зурдан тотмасын, — дигән. Мондый сүзләрдән соң беләктә көч артмыймы? Кыздырган кояш та юк кебек, күлмәкнең манма су булганын да сизмисең. Шулай үлле-.мәлле бау ишеп яткан көннәрнең берсендә, күршедән бер кыз кереп, мине техникумга директор чакырганлыгын әйтеп китте. Юынып, өсне-башны алмаштырдым да чыгып чаптым. Техникум шәһәр уртасындагы буа ярында ике катлы бинага урнашкан иде. Әйләнә-тирәсендә наратлар шаулап утыра. Техникум директоры Ногман абый мине үзенең кабинетына алып кереп, өстәл янындагы йомшак кәнәфигә утыртты да сүзне турыдан- туры башлаганчы: — Соң ничек, Чаналыкны ошаттыңмы? — дип сорады. — Ошатсаң да, ошатмасаң да, укытырга кирәк бит. Кая барсаң да бер кояштыр инде, — дидем. Ногман абый, башын кырын салып, мыек астыннан гына елмайды. Гадәте шул иде аның, күңеле булган чагында башы үзеннән-үзе кыңгыр салына торган иде. Әмма елмаеп утыруы озакка бармады, йөзе җитдиләнеп: — Сиңа, Мөнирә, ул авылда укытырга туры килмәс, мөгаен, — дип кумды. Куркынып: — Ник? — дидем. — Синең Кариле дигән авылны ишеткәнең юкмы? — Юк. Кайда соң ул? — Губернаның төньягында, Усть-Омга өязендә. Менә шунда кеше сорыйлар. Губернаның мәгариф бүлегеннән ике тапкыр хат яздылар инде. Баштарак уйламаганнар. Хәзер менә җибәрергә кешебез дә юк, җибәрмичә дә булмый. Әллә китәсеңме? — диде. —Белмим шул... Соң монда да кеше кирәк ич, — дидем мин.— Аннары өйдәгеләр ни әйтер бит тагы... —Мондагысын ничек тә җайларбыз. Кеше табылмый калмас... Ә Низами абзый кире беткәннәрдән түгел, әйбәГләп аңлатсаң, шәт, хәер- фатихасын бирер, — диде Ногман абый, җыЛы гына итеп. Башны иеп уйга калдым. Чаналыкта кемем бар инде югыйсә? Тотасы да әйтәсе: — Барам, путевкагызны әзерләгез, — диясе... Әмма күңелнең алай ярып әйтергә батырлыгы җитми. Шулай дәшми-тынмый утырганда, ишетәм, Ногман абый исемемне әйтеп эндәшә: — Мөнирә, син комсомолдамы? — ди. Белә кайсы кылры чиертәсен! — Ие, — мин әйтәм, — комсомолда. — Алайса, иртәгә җавабыңны килеп әйтерсең. Мин көтәрмен, — ди. Тыр-тыр өйгә чаптым. Мин кайтып кергәндә, әти белән апа ашарга утырганнар иде инде. Әти кайнар шулпасына яшел суган салды да башын күтәреп миңа карады. Өстәл артында ул, әпитетне бозасыз дип, ни хәтле генә кызык хәбәрең булса да, сөйләштертми торган иде. Аның өчен аш арты бар— рәхим ит. Әмма ул көнне минем каушаган кыяфәтемне күреп ахры, үзе үк сүз башлап: — Я, ни йомышы төшкән? Ник чакырган? — диде. Мин сөйләп бирдем. — Риза булмагансыңдыр бит? — диде әти. Шул чакны тоттым да: — Юк, риза булдым, әти, — дип куйдым. Әти кулындагы агач кашыкны өстәлгә атып бәрде, муенындагы, кан тамырлары бүртеп, кара- кучкыл төскә керде, түгәрәк, кара сакалы дерелди башлады. Түзмәде, өстәл артыннан чыгып, ишекле-түрле йөри-йөри, мине әрләргә тотынды. — Син, чүпрәк баш, Кариленең ни икәнен беләсеңме? Җыен сәүдәгәр, җыен разбойник шунда!.. Бервакытны, шул Кариледән икәү, әллә нихәтле бау алып, кулыма фальшивый акча тоттырып киттеләр, — диде.— Шулар аркасында участокка күпме йөрттеләр, күпме йөрәк маен суырдылар... Ә монда Чаналыкта укытсаң, атна саен ат җигеп кенә алып кайтыр идем үзеңне, — диде. — Китмичә дә булмый, комсомол бит мин, — дип, аңа каршы әйтергә азапландым. — Камсамул, камсамул!.. — дип, тагын кызып китте әти. — Мәрьям дә шул камсамулга кереп җүләрләнде. Имеш, камсамул, имеш, аңа керәшенгә чыкса да ярый, имеш, дине өчен түгел— көне өчен... Хәзер чукынып яталар бугай... Әти, кайдадыр читтә Мәрьям апа белән рәхәтләнеп тормыш корып яткан киявенә атап, эчендәге зәһәрен шактый гына вакыт чәчте-чәчте дә кисәк тынды, сүрелде. Мин әтине тагын да суындыру нияте белән: — Синең атаң алай тискәре кешеләрдән түгелг Карилегә китүеңне, шәт, үзе дә хуп күрер, диде Ногман абый, — дип, директорның сүзләрен искә төшердем. Монысы тагын ярамады. Монысы да эссе табага май сипкәндәй булды. — И карт шайтан! йомшак сыйпап, каты ормакчы!.. Шул инде, вла- че шул... Слабуда дигән булалар... Атасыннан сорау юк, анасыннан сорау юк, тоталар да газиз балакайларны тегендә озаталар, монда җибәрәләр... Үз балама үзём хуҗа булмагач, пычагымамы миңа ул слабуда...— дип, тагын тезеп китте. Шулай дулады-дулады да, азактан калын кара кашлары астыннан миңа бер яндырып карап алгач: — Ишетәмсең, кызый, барып атказ бирергә соң түгел әле,—дип, ишекне каты ябып чыгып китте. Тегеннән, ишек алдыннан, тимер дыңгырдаган тавыш ишетелде: әтинең, кайгы-хәсрәт басса да, ачу-ярсу алса да, шул яман тойгылардан котылу өчен, келәткә кереп уйланып ята торган гадәте бар иде. Әти чыгып китүгә, апа ябышты: — Оятың юк! Әти кешене шулай рәнҗетәләрме? Аның янында кем калыр? Камсамул булган, имеш, туган атасын ташлап китә, адәм хурлыгы, — диде. Ләкин мин Мәмдүдә апаның авызын бик тиз томаладым: — Үзең комсомол булмагач, катышма, хакың юк, — дидем. — Синең кияүгә чыгасың килә, шуңа күрә минем монда әти янында калуымны телисең... Юк әле, кияү тәтеми торсын әле, әтине саклап утырырсың әле син! — дидем. Апаның күзләре шар булды, ык-мык итеп торды. Аннары минем авыздан тагын да яманрак сүзләр ычкынасын шәйләп, тизрәк ШЫЛУ ягын карады. Мин өстәлдәге ашалмаган ризыкларга карап уйга калдым. Әтине бик-бик кызгана идем мин. Әни белән бик дус, бик тату яшәгән ул. Кайгысы да, шатлыгы да уртак булган. Әмма — әти үзе шулай ди торган иде — ходай аларның озак еллар бәхетле яшәүләрен теләмәгән: әнигә чир йоктырып, бик иртәләп җанын аның үзенә алган. Әти бер оя бала белән утырып калган. Ул чакны мин имчәк баласы гына икәнмен. Бер ел да үтмәгән, әти, бу сабыйларны карап үстерергә күз дә, кул да кирәк дип, яшь хатын алып кайткан. Бәхетсезлек бер килсә килә бит ул: күрсәткән бу хатын безгә үги ананың ни икәнен!.. Бигрәк тә миңа, карусыз сабиягә... Безнең тормышны белгән кешеләр: «Аждаһа да алай ук булмас»,— дип, соңыннан да аны каһәрләп искә ала торганнар иде. Әмма аның да гомере озын булмаган, миңа бишенче яшь киткән чакта, кеше ишетмәгән ниндидер хаста белән чирләп, әҗәлгә бирешкән тагы... Бу бәладән соң, әти, без үсеп җиткәнче, өйләнү турында уйлап та карамады. Бер авызы пешкәч, өемә тәмуг газаплары кертмим дигәндер инде... Холкы авыр булса да, ул безгә бик якын, бик кадерле иде. Әмма үсеп буйга җиткәч һәм үз язмышың үз кулыңа күчә башлагач, туганлык җепләре тартыла-сузыла да, өзелеп тә куя. Кыз бала кайчан да бер очып китәргә тиеш. Ләкин кая?.. Әти минем еракка китүемне теләми иде: мине, үзенең төпчек кызын, ул аеруча нык ярата иде шул... Мәмдүдә апа да кияүгә чыкса, ул япа-ялгызы калачак иде. Ичмасам, картлык көлендә үзенә бер иптәш тапса икән... Анысы шулай да, әти кешегә ничек инде: «Булмаса, өйлән син, әти», — дип әйтәсең? Чаналыкта калсам, атнасына бер тапкыр булса да, без күрешә алыр идек— әтинең өмете дә, теләге дә шул гына иде... «Карилегә китмәм инде, Ногман абыйга барып хәлне аңлатырмын», — дигән фикергә килдем мин, уйлый торгач. Ләкин кичен хәл бөтенләй башка төс алды. * ’ ❖ Төштән соң бау ишүгә тотынмадык. Әти таралып яткан сүсләрен бер җиргә өеп куйды да, өстен дә алыштырмыйча, каядыр чыгып китте. Шактый озак торып, кичкырын үзе белән лотошник Гарәфине ияртеп кайтып керде. Өстәлгә бер шешә аракы чыкты. Мин гаҗәпсенеп әтигә текәлдем, ә ул миңа карамыйча йомшак кына итеп: — Кая, кабарга берәр нәрсә әзерләп бирче, кызым, — диде. Аңарчы әтинең өйгә кеше алып кайтып салып утырганын хәтер- ләмим мин. Ераграк базарга барып, әйбәт табыш белән кайткан чакларында ул тамак чылатырга ярата иде яратуын, әмма бездән яшереп, келәткә яисә мунчага барып, эшен бетереп керә торган иде. Җитмәсә, исен сиздермәс өчен канәфер дә каба иде. Күңелемнән лотошник Гарәфине ияртеп кайтуын ошатмасам да, аны-моны әйтергә базмадым, өстәлгә төшке аштан калган итне чыгарып куйдым, суган, ипи турап бирдем. Мәмдүдә апа биләмдә йөри иде, мин дә, кирәк-яракны өстәлгә куйгач, күршедә генә яшәгән дустым Зәйнәпкә бүгенге хәлләрне сөйлим әле дип, өйдән чыгып китмәкче булдым. д — Тукта, кызым, биләмең качмас, утыр,—диде әти, ягымлы гына эндәшеп. — Гарәфи агаң Кариледә җиде ел торган кеше. Сорашып карыйк әле, нинди җир икән ул,—диде. Ян сәкегә килеп утырдым. 9 Лотошник Гарәфи ул заманда базар чатында бәләкәй генә корама астында җеп-тасма, беләзек-балдак, сабын-тарак кебек нәрсәләр белән сату итә иде. Аның киртләч борыны астыннан тар гына, нәзек кенә мыек сузылган, чыпчык башы хәтле бугаз төере туктаусыз йөреп селкенеп тора иде. — Эһе, Карилегә шушы сандугачың кызыгамыни әле? — диде ул, миңа баштанаяк сөзеп карагач. — Әллә аның Кариледә ние... җанашы бармы? Мин колак яфракларыма тикле кызарганмындыр. — Алай дип оялтма син. Аның анда түгел, монда да юк әле, — диде әти, аракы салынган чынаякны тегенең кулына тоттырып. — Әйдә, аллага тапшырдык. Гарәфи аракысын теш аралый сөзеп кенә эчкәч, борын төбенә әле ипи, әле суган китереп иснәп торды, аннары бер кисәк итне чәйнәми генә диярлек йотып җибәрде дә тотынды сөйләргә... Ничек кенә яманламады ул Карилене!.. Әүвәле байларның дуамаллыгын хурлады, аннан унсигезенче елда купкан кулаклар фетнәсен чәйнәргә тотынды... Әмма ул мине бигрәк тә ат каракларының явызлыгы белән өркетергә тырышты. Ахырда ул, нурсыз карашын миңа текәп, алтын йөзекле бармагын һавада болгый-болгый: — Бел, сеңелкәем, барсаң, канатың көйми калмас, — диде. Гарәфи-лотошникны озатып җибәргәч, әти бер мәл эндәшми торганнан соң: — Уйла, кызым... Уйламаслык түгел монда, —диде. Үзе өйне суган, аракы һәхМ тагын ниндидер ят, әшәке исләрдән җилләтү өчен тәрәзәләрне, хәтта ишекне артына тикле ачып куйды. Ул төнне мин йоклый алмадым. Әти дә үз урынында төннең төн буе ухылдап, боргаланып ятты. Уйламаслык түгел иде шул. Әтинең мине үгетләр өчен Гарәфи-лотошникны ияртеп кайтуына һәм аны бөтенләй юк нәрсә өчен аракы белән сыйлавына минем баштарак кәефем кырылган иде. Мин алдан ук үз-үземә, комсомол башым белән ниндидер эчкече нэпманның киңәшенә колак салмаска, ул әйткәннең киресен эшләргә тиешле дип, беркетеп куйган идем. Әмма чыны ул гына түгел иде. Гарәфи-лотошник Кариле татарлары турында әкәмәт кызыклы нәрсәләр сөйләде, һәм мин аны дулкынланып, онытылып тыңлап утырдым. «Ярый, — дип уйладым мин, — лотошник сөйләгәннәрнең күбесе күпертелгән, күбесе ялган, ди... Шулай да бөтенесе түгелдер бит? Чиреге генә дөрес булганда да, тегендә тормыш дөрләп янган учак'өстендәге казан күк кайнап, шаулап торырга тиеш. Нәкъ менә минем яшьлек хыялым теләгән нәрсә... Ә Чаналыкта, Шөм.бетнең борын төбендә, эшләргә кешесен табарлар әле... Ие, тегендә китеп, ат каракларының балаларын гыйлемгә өйрәтүе үзе генә дә ни хәтле кызык бит!» — дидем... Иртәгесен әтидән дә иртә торып, самовар куеп җибәрдем дә, апаны йокысыннан уятып, урамга чыктым. «Тимерне кызуында сугалар... Инде торгандыр, техникумга кипкәнче барып кайтыйм әле», — дип, тиз-тиз урам буйлап атладым. Ногман абый үзенең ян бакчасында түтәлләр арасында нәрсәдер эшләп 'йөри иде. Мин койма аша гына эндәшеп исәнләштем. Ул, сәерсенеп, рәшәткә янына килде. Аны-моны әйтеп, вакланып тормадым/ — Кайчан китәргә кирәк, Ногман абый?. — дип сорадым. Шул соравыма Ногман абый: 2. ,с. ә.- № 8. — Тәвәккәллек бар икән үзеңдә, молодчина! — дип елмайды..— Ә китүен берәр атнадан китәрсең инде, анда көтә торганнардыр... Иртәгә сугылырсың, кирәкле кәгазьләреңне әзерләп куярлар, — диде. Аннары бер күзен чак кына кыса төшеп, башын кыңгыр салып, өстәгт әйтте: — Фәрхетдин абзый шәһәребезнең кулай картларыннан дип әйттем бит мин сиңд, — диде. Мин көлемсерәдем генә. Шулай инде, тормышта бер төрле була, ә кеше аның турында бөтенләй икенче төрле уйлый. Әкрен генә кайтып киттем. Әти кое янына ат эчерергә килгән иде. Базарларга йөрер өчен ул ат тота иде. Тегеләй-болай эшләп, бердәнбер атыннан колак кактырмагайлары дипме, ул безгә ышанмый, ат тирәсендәге һәр эшне үзе башкара торган иде. Мин кое янына килдем. — Әти, бер атнадан китәм, — дидем. Ул башын миңа таба борды, нишләптер күзләрен йомгалады, сул кулын тамак төбенә китерде, нәрсәдер әйтмәкче булды, әйтә алмады, уң кулыннан чыгыр тоткасы ычкынып, чиләк дөбер-шатыр кое төбенә төшеп китте. Әти мине сүгәр, тиргәр дип уйлаган идем, күңелемнән шуны көткән идем. Ләкин ул бер сүз дә әйтмәде, маңгаен кое баганасына терәп, аты янында басып калды. Ә мин яулык очын авызыма кабып әкрен генә өйгә кереп киттем. Эчтән күкрәкне нәрсәдер сызландыра, әчеттерә башлаган иде. Әле беренче тапкыр сизүем... Ниһаять, китәр көн килеп җитте. Пароход төштән соң була, диделәр. Мине апам Мәмдүдә, урамдаш дусларым Зәйнәп белән Катя озаталар. Пристаньга җәяүләп төшәбез. Минем агач чемоданны кулыма тоттырмадылар да. Өйдән чыгып китәр алдыннан әтине эзләдем. Өйдә дә юк, келәтендә дә юк. Ахырда таптым: печәнлектә икән. Коры печән өстенә кулларын баш астына куеп чалкан яткан. Күзләре түбә ярыгында. — Исән бул инде, әти, рәнҗеп калма,—дидем. Эндәшмәде. Мин йомшак кына итеп тагын ниләрдер әйттем, әмма әти чак кына да кымшанмады. Шул нән: «Инде хәзер теләсә күпме сайрагыз»,— дип чыгып киттем. Ике көн үтүгә, каладан шалтыратып та әйткәннәр, рәсми кәгазь дә җибәргәннәр, ә өченче көнендә кичкә таба Шәмсетдин хәзрәт йортының да, сайрар кошлар сайрап утырган мәчет бакчасының да ачкычларын кулыма китереп тоттырдылар. Мин ачкычларны Галинең борын төбенә төртеп: — Күрдеңме инде, ныклап тотынсаң, җиңеп була икән ул, — дип мактанып алдым. Гали көлемсерәп: — Мин сиде ул хәтле үк усалдыр дип белмәгән идем, — диде. — Хәзер белдең инде, чамала, — дип кисәтеп куйган булдым. Юкса, мин үзем тешләсә өзми калмый торган усаллардан да, чәчрәп торган явызлардан да түгел идем бит. Гали кебек юаш кына, сабыр гына бер нәрсә шунда. Кирәк чагында усаллыгы да, ярсуы да әллә каян гына килеп чыга икән ул... Бакчаны яңабаштан корырга тотындык. Комсомолларны чакырып өмә оештыруның кирәге булмады. Ата-аналарны дәшеп алдык... Хәер, монысы да үзенә күрә өмә бит инде, өмә. Тик жыры булмады да сүлпәнрәк эшләделәр генә... Беренче Майга безнең бакча яңадан ачылды. Бәйрәмдә балаларны шунда сыйлап, кулларына күчтәнәчләр тоттырып озаттык... Тәки хыялыма ирештем мин: Шәмсетдин мулла йортын да, Юач^ мәчете янындагы зур бакчаны да үзебезнең кулга төшерә алдым. Хәзер инде без — турылап әйтсәң дә бакча, кыеклап әйтсәң дә бакча... Тик бер генә нәрсә эчне пошырып торды: ул да булса, каршыбызда, борын төбендә картларның мәчеткә намазга йөрүләре... Аннан соң, баш өстебездә манарадан көненә әллә ничә тапкыр мәзиннең азан әйтүләре... Әкренләп монысына да күнектек. Безнең үзебездә намаздан да болайрак бит... Ләкин алар күнекте микән безгә?.. Манарадан азан әйткәндә, мәзиннең мәчет бакчасында шау-гөж килеп йөргән бала-чаганы күреп буталган чаклары, мөгаен, аз булмагандыр... Беренче авырлык тиз чигенде... әмма икенчесе... икенчесе бәла... Галинең эшен яратмый идем мин. Бөтен волость буйлап чабып йөрисе, салымын саласы, налогын җыясы... Кеше белән ямьсезләнергә, әрепләшергәызгышырга, дошманлашырга кирәк. Ни хәтле генә яхшы кеше булсаң да, анысыннан котыла алмассың... Җитмәсә, үзе шундый юаш, карусыз... Тапканнар бит куяр кешесен дә... Моны мин Галинең үзенә дә әйткәләдем. Әмма ул минем алда гайрәтләнеп: — Бик тә белеп куйганнар. Сабыр кеше сабырлыгы белән алдыра ул. Калай әтәч булып, тамак ертып, 1кикри1кләнүдән ни мәгънә? — дип кенә җибәрә торган иде. Ләкин беркадәр вакыт узгач, ул хыялга бирелеп: д — Назимнәр кебек укып йөрсәң иде менә... Ул чакны сөйләшергә булыр иде, — дип куйды. Аның бу фикерен мин шундук җүпләп, күтәреп алдым: — Ә ник, бик әйбәт булыр... Калада гына да әллә нинди курслар бар ди бит, кер әйдә, — дидем. Сөйләшә торгач, волостьлар бетерелү белән, ул бухгалтерлар курсына укырга керәчәк дип килештек... Әмма насыйп булмаган икән шул. булмаган... Егет чагында ул ераграк авылларга барган төшендә кунып-кунып кайткалаган. Миңа өйләнгәч тә, Куралы, Осиновка кебек ераграк авылларга бара калса, кунмыйча кайтмый торган иде. «Төнгә каршы юлга чыгып, харап булмагаең», — дип, кунып калырга аңа мин үзем куша идем. Ләкин бәбәйләп, үзенә бер кыз бала бүләк иткәч, сүземне бөтенләй тыңламас булды: авыл арасы еракмы-якынмы, көн дими, төн дими, аяз дими, яңгыр дими, сулышлары бетеп кайтып керә... Кайтып керә дә бишектә -яткан нарасыйны кулына алып җүләрләнә башлый* иреннәрен бөрештереп сызгырган була, бүлмә буенча әйләнеп-бөтерелеп йөри, бала көлеп куйса, үзе дә нәкъ сабыйларча беркатлылык белән елмая-көлә... Бигрәк бала җанлы иде шул мескенкәем... Беркөнне җәй азакларына таба, Гали кичкырып тамак ялгап алгач, Дилбәрне бик озаклап сөйде-сөйде дә: — Бүген соңрак кайтырмын... Югары авылда җыелыш уздырабыз,— дип чыгып китте... Көттем мин аны бик озак... Төн булды, төн уртасы ашты, таң ата башлады, ә ул һаман юк... Күңелем сизенгән икән, тикмәгә күземнән йокы качмаган, тикмәгә йөрәгем тырналмаган икән... Иртәгесен аны ике кызылармеец каберлеге яныннан табып, үле гәүдәсен алып кайттылар. Нәкъ йөрәк турысына китереп чәнечкәннәр... Яртылаш картайдым мин ул көннәрдә... Кая барыйм? Нишлим? Газиз баламны күкрәгемә кысам да елыйм, кысам да елыйм. Күземә кеше күренмәс, колагыма аваз ишетелмәс булды. Исәрләндем тәмам... Ул чакны син авылда юк идең бит, Назим... Дустыңны азаккы мәртәбә күреп, соңгы юлына озата алмыйча да калдың... Ә озатырга аны бөтен авыл купты: урамыбызга сыймас булдылар. Каладан музыкантлар чакыртканнар икән, йөрәк өзгеч шомлы матәм маршы астында Галинең җиназасын Мазар тауга таба алып киттеләр. Авылда беренче тапкыр борынгы гореф-гадәт бозылды: капка төбендә басып каласы урынга, бер төркем хатын-кыз, яшьрәкләр, башларын түбән иеп, минем белән бергә җиназа артыннан атладылар... Мазар зиратының салкын туфрагы минем беренче мәхәббәтемне мәңгегә үз кочагына алды. Ваемсыз тынлыкта утырган карт чыршы төбендә ай урынына кызыл йолдыз уелган кабер ташы гына торып калды... һай, ул караңгы көннәр!.. Берәр атна үтте микән, юк микән, авылда бәет чыгардылар. Син аны, Назим, беләсең ич, беләсең... Сандугачлар сайрар микән, кунып кабер ташыма? Югары авыл юлларында дошман житте башыма. Тиңнәрем, көтмәсен хатыным кичләрен; ялгыз каласын гына ла белмәдем.. Кала-тауиың түбәсен туздырырмы жил-давыл? Бер көрәшче югалттыгыз — күңелемә шул авыр. z Тиңнәрем, бишектә тирбәлә Дилбәрем; ятим каласын гына ла белмәдем... Дүртенче төн Назим, бүген тышта тып-тын. Яңгыр да шыбырдамый, җил дә уламый. Синең рәсемеңнең түбәнге өлешенә бакча фонареннан төшкән яктылык пәрдәсе эленгән. Ул пәрдә, ичмасам, чак кыиа селкенсен икән. Бүген ял көне иде. Мине Әнвәр белән Зөлфә бакчага алып чыктылар. Аулак кыиа, тыныч кына почмакта кояшка утырдык. Рәшит тә коляскасы белән шунда. Саф, җылы һавада рәхәтләнеп йоклады. Бер генә дә уянмады. Иртәгә аны яслегә илтәчәкләр, йөри торгач, урнаштыра алдылар тагы. Атна буена шунда торачак, ди. Еламаса гына ярар иде нарасый... Бакчада утырганда Дамир белән икенче киленебез Флора килеп чыкты. Алар бу арада көй саен хәлемне белешеп, янымда утыргалап йөриләр. Үзләре Әлмәттә торалар. Былтыр гына өйләнештеләр. Барып кайткан идем мин аларга. Квартирлары да бик әйбәт, тормышлары да яхшы. Ул чакта Флора йөкле иде әле. Ә хәзер инде менә котылган. Кыз бала. Шул балакайны миңа күрсәтергә алып килгәннәр. Бәбинең исеме—Гөлнар. Әле йодрык хәтле генә... Кулыма алып та утырдым... Сызгырсаң, бәләкәй иреннәрен кыймылдатып, елмаерга азаплана... Шулай итеп, хәзер безнең ике оныгыбыз бар, Назим, бер кыз белән бер малай. Бәхетле, тәүфыйклы булсыннар инде... Озак утырмадылар. Мондый матур көннәр тагын кайчан була әле дип, мин үзем аларны шәһәр карарга куып җибәрдем... Иртәгә Флора бәбие белән Әлмәткә кайтып китәргә тиеш, ә Дамир калам ди әле... Флора киткәч, гостиницада ятмас инде, монда күчәр. Ничек тә сыярбыз әле... Көн буе сиңа нәрсә турында, ничегрәк итеп сөйләрмен дип уйлап яттым... Әйе, Галине җирләгәннән соң мин бөтенләй туарылдым... Елаудан бушамадым. Инде тора алмам, Карилене ташлап китәргә туры килер диебрәк йөри башладым. Ихтимал, киткән дә булыр идем. Ләкин ничектер терәк табылды. Әсмабикә апаның ул чактагы ярдәмен һич онытмам. Яшь баланы каравы өстенә, минем үземә дә аның җылысы аз тимәгәндер... Эшкә барсам, Рәхилә, Шәмсенур апалар ярсыган күңелемне баса тордылар... Юкса, нишләр идең? Яраткан эшемне ташлап калдыру өчен миңа, үземә калганда, чак кына үпкәләтү, чак кына кырын карау да җиткән иде ул көннәрдә... Калган дус-иш тә шулайрак. Кич саен кайсы булса да килеп утыра. Укытучылардан, бүтәннәрдән... «Бирешмә, Мөнирә, бирешмә... Дошман сөенмәсен, боларның оясын тәки туздырдык, димәсен... Нык тор!» — диләр. Син дә еш кына килгәләдең... Ул чакны сез өчегез дә совпартшколами тәмамлап кайткан идегез инде... Сабир Дуняшевны губернаның үзендә газета эшендә калдырганнар, икегезне өязгә кайтарганнар. Сине кайта кайтышыңа ук мәгариф бүлегендә Кариле ШКМына директор итеп билгеләгәннәр. Фатих Зәнчурин турында: «Авылда эшлисе килми икән, уком комсомолга инструктор булып керергә йөри икән»,— диебрәк сөйләделәр. Ул үзе дә: «Хәзер заманнар шундый, укыган кешегә киңрәк колач кирәк», — дип ычкындыргалый торган иде... Сез, ике дус, минем янга бергәләп йөрдегез. Агылый белән тагылый күк. Тол хатын янына ялгыз ир-егетнең, бигрәк тә авыл җирендә, килеп йөрүе килешми бит... Гөнаһсыздан әллә ни иш.етүең бар... Әмма сезнең алай кич утырып йөрүләрегез озакка бармады. Кари- легә Шөмбеттән Зөләйха килеп төште. Техникум тәмамлап, укытырга килгән. Техникумда чакта мин аны еш күрә торган идем. Коридорда кем лһаһайлап көлә дисәң, шул булыр иде. Җиңелрәк, шаянрак холыклы бер кызый иде. Чибәрлеге дә юк түгел: чегән кызларыныкы шикелле, бер караса яндырып ала торган шомырт кара күзле... Аннан соң, чыңлап, зыңлап торган көмеш тавыш... Мин аны килешенә үк үзебезгә алып кайттым. Тора башладык. Ипле генә, әйбәт кенә... Зөләйха шул арада авылдагы яшьләр белән танышып та өлгерде. Минем кебек җебеп йөрмәде. Хәзер, Назим, яшермичә бөтенесен әйтергә була инде. Шулай бит? Зөләйха үзенең сихерле күзләре, шаян елмаюы белән синең күңелеңне бөтереп алыр дип көткән идем, хәтта, шүрләп тә йөргән идем. Синең ишеләргә андый җилкуар ярап бетмәс, бәхет китерә алмас, харап итәр дип уйлаган идем. Минем бәхетемә, Фатихка юл куеп, читләштең. Ә Фатихны, каһәр сукканны, беләсең инде... Балга куйган чебен күк сыланды кызга... Аның Фатихы да суйган да каплаган чегән: сумала күк кара бөдрә чәч, шул ук сихерле караш... Җитмәсә, гәүдәгә шәп, таза... Кайсы кайсын сихерләгәндер инде, белмәссең... Килүенә бер ай булдымы-юкмы, Зөләйхабыз урамнан төн уртасында гына керә башлады. Башта мин дә, Әсмабикә апа да түздек. Ахырда Зөләйханың шулай туарылып китүенә эчем пошып, әйттем үзенә дә: — Бер-бер нәрсә уйлыйсыңмы син, юкмы? Килешми бит болаи... — дидем. Ул бер төрле шашкынлык белән мине кочып алды да: — Түз, җаным, түз... Фатих озакламый эшенә китәсе. Аннары без атнага бер генә очрашачакбыз, — дип пышылдады. Ниһаять, Әсмабикә апаны чыгырыннан чыгарды ул. Беркөнне Зөләйха шактый соң кайтып керде. Кергәч, мыштым гына чишенеп, минем янга менеп ятты. Шулай тын гына ятты-ятты да, Фатихының берәр сүзен, яисә берәр төрле кыланышын исенә төшерепме, искәрмәстән көлеп җибәрде... Тавышына бишектәге бала уянып, еларга кереште. Әсмабикә апа уяу яткан икән, теге яктан зәһәрле сүзләрен сибәргә тотынды: — Каян килеп эләкте диген? Төн уртасы дими, кеше йоклый дими... Үзе мөгаллимә, үзе ни кылганын да абайламый. Кайчан гына чыкма, капка төбендә чикы-чикы, чикы-чикы... йөгәнсез байтал! Олылар сүзенә колак салмасаң, үзеңдә укыган сабак балаларыннан оялыр идең, ичмасам, — диде. Зөләйха акланып, әрепләшеп тормады. — Булды, аңладым, апа... Бетте, җитте, — дип стенага таба борылып ятты, башына мендәр каплады. Икенче көнне ул, мәктәптән кайту белән үк, әйберләрен җыеп алды да икенче фатирга күчеп китте. Мин тагын нәни балам белән берүзем утырып калдым. Килүче юк, китүче юк... — Ялгыз башың, тыныч колагың, аптырама, кызым, — диде Әсмабикә апа. — Аның алдыннан арты матур... Алла боерса, әүвәлгечә менә дигән итеп торырбыз әле... — Ие шул,—дип килештем мин. Ә шулай да күңелсез. Нәрсәдер җитми, нәрсәдер йөрәк итен һаман суырып торасыман. Ярый әле, кулыма тотып утырырга, күкрәк сөтемне имезергә балам бар. Бердәнбер шатлыгым шул... «Кешегә нинди дә булса бер шөгыль кирәк... Җанны бөтенләе белән биләп алырдай шөгыль... Кайгы-хәсрәтне басса, шул гына баса ала, килен», — диебрәк сөйләнгән иде беркөнне әткәй. Куралыдан алар еш кына килеп йөриләр иде. Кайгыдан үзләре дә нишләргә белмиләр, әнкәй бөтенләй шашар дәрәҗәсенә җиткән, шулай да миңа көч-куәт биI рергә тырышалар иде... Шөгыль... Нинди шөгыль?.. Минем бар бит инде ул. Көне буе шуның артыннан йөгерәм-чабам лабаса. Мөдир кешегә бакчадагы мәшәкать азмыни? Ул да җитмәсә, өйдә бишектә яткан балам бар. Күрәсең, болар гына азрак булгандыр... Менә шуларны сиздең син, Назим... Син дә Куралыдагы әткәй белән бер карашта торгансыңдыр ахры... Көзге пычрак көннәрнең берсендә эшләгән җиреңә — мәктәпкә чакырттың. Кабинетыңа кереп, каршыңа утырдым. Синең өстеңдә ул елларда күпләр кияргә яраткан озын толстовка иде. Син толстовкаңның күкрәк кесәсеннән сәгатеңне алып карадың да капкачын шартлатып ябып, кире салып куйдың. — Дәрескә керәсең бармы әллә?—дип сорадым мин. — Юк, болай гына карадым... Ихтыярсыздан, — дидең син, көлемсерәп. Чәчеңне сыйпап куйдың. Аннары минем хәлемне сорашырга тотындың. — Дусыңны тиз оныттың әле син... Хатынының хәлен белергә дә кермәс булдың... Алай ярыймыни? — дип чеметтереп алдым. Син җиңелчә кызарынып: — Соң, аңларга тиешсең, Мөнирә... һаман-һамаи тол хатын янына... Ничек инде?.. Аңларга тиешсең, — диебрәк сөйләндең. Яшереп тормадың. Каушабрак, әмма дөресен әйткән сүзләреңнән минем үземнең битләрем ут булып кызды. Тол хатын... Аның әйләнәсендә гайбәт дигән куркыныч киртә бар. Ул киртә дошман өчен ничек- тер, әмма ихтирам итеп йөргән дусың өчен... Күрәсең, авырдыр аны атлап үтүе... Мин шулайрак уйладым. Икебез дә беравык дәшми-тынмый утырдык. Ахырда мин уңайсыз, авыр тынлыкны бозып; — Ник чакырдың, Назим? — дип сорадым. — йомыш бар, йомыш... Ярый, шуны сөйләшик алайса, — дидең син әкрен генә һәм башыңны күтәреп, туры карадың да: — Мөнирә, синең комсомолдан берәр поручением бармы? — дип сорадың. — Юк, — дидем. Чыннан да юк иде. Избач Төхфәт тә, ячейкадагы бүтәннәр дә, эшем яңа, әлегә бик авыр дигән сүзләремә күнеп, аңарчы мине җәмәгать эшләре белән бимазаламыйлар иде. Ләкин андый «ирек»нең озакка бармаячагын мин үзем дә сизә идем. Бүтәннәр көне-төне чабуда ич... — Алайса, сиңа җитди бер поручение йөкләргә туры килә, — дидең син. — Нинди? — Ликбездан... Быел чынлап торып тотыначакбыз. Былтыр болай ярыйсы гына эшләгәннәр эшләвен. Ләкин байтак кеше читтә калган. Тикшерү шуны күрсәтте... Сиңа, Мөнирә, Чебен тыкрыгыннан биш йорт, унбер кеше. Алар эләкми калганнар. Шуларны укырга-язарга өйрәтерсең, ягъни Чебен тыкрыгына да якты нур кергезергә тиешсең, — дидең. — Нинди Чебен тыкрыгы? Кайда? Соң син ни уйлыйсың? Яшь 'баланы кая куйыйм, — дип, мин шундук аягүрә басып, каршы торырга азапландым. — Утыр, Мөнирә, утыр... Әле мин әйтеп бетермәдем, — дидең син, кул изәп. — Чебен тыкрыгы Юач мәчете артындарак, Бигрә тау ягында. Сездән әллә ни ерак түгел. Менә исемлек, йөреп, күрешеп кайт... Озакламый грамотага өйрәтү методикасы буенча киңәшмә уздырачакбыз... Шунда әйтердәй фикерең булса, әйтерсең... Ә бала? Аны да уйладык без. Шуңа күрә биш кенә йортны билгеләдек тә... Бүтәннәрдә унар-унбйшәр йорт. Кайберләре кичке мәктәптә дә укыта. Нишлик инде, я әйт, нишлик? Чебен тыкрыгына каян кеше табыйк? — Белмим инде, — дип читкә карадым. — Дилбәрне Әсмабикә апа карап тормасмыни соң?—дидең. — Көндезләрен гел ул карый, рәхмәт инде аңа... Кичләрен дә карамассыңмы, дип ничек әйтәсең? — дип пышылдадым. — Хәлең җиңел түгел, Мөнирә, бик авыр... Аңлыйм, — дип тирән сулап куйдың син. Мин үпкәләп: — Шул авырлык өстенә тагын бер авырлык өстәдең. Шәп аңлыйсың икән, рәхмәт, — дип исемлекне кулыма алдым. — Менә шул авырлык сиңа җиңеллек бирмәс микән? Ничек уйлыйсың? — дип күзләремә текәлдең. Эндәшмәдем. Чыгып киттем. Башка берәү булса, кулымда наданнар исемлеге йомарлап кайтмас идем. «Ярый әле ликбезга җитәкче итеп Галинең дусын куйганнар», — дип уйладым... Октябрь бәйрәме алдыннан тикшерергә килдең син. Янәсе, әйбәт өйрәтәмме, сабакларын беләләрме. Сабак өендә дәрес беткәнче утырдың. Дәрес тәмамлануга күңелләрне күтәреп җибәрү өчен микән: — Ал* да гөл икән сезнең эшләр... Болай барсагыз, язга чатлатып гәзит укырдай, шытырдатып хат язардай булырсыз... Молодцы!—дип мактап алдың. — Исәпләр шулайрак... Сынатырга без кемнәр? — диеште хәреф өйрәнүче бер-ике агай. Урамга без бергә чыктык. Тышта дөм-караңгы иде. Өстән кар катыш яңгыр ява. Пычрак. Ярый әле фонарь бар. Мондый көннәрдә мине озатып куя торганнар иде. Син булганга ахры, озата чыкмадылар. Күршегә кереп Дилбәрне алдык. Ул чакны син бәбәйне ничек тотарга да белми идең әле. Бодай көлтәсен кочаклаган шикелле итеп тоттың. Плащың белән капларга тырыштың. Дилбәр акырып елый башлады... Өйрәтергә туры килде сине. Шулай да өйрәнеп җитә алмадың. — Үземиекеләр булгач, өйрәнермен әле, — дидең. — Үзеңнекеләр кайчан булыр соң? — дип сорадым. — Алла белсен! Бәлкем булмас та әле, — дип көлдең. Плащ кырыен күтәреп, балага карап алдың да җитдирәк тавышка күчеп: — Ә Дилбәрне күз карасыдай сакла син. Галинең каны гына түгел, рухы да аңарда бит хәзер, — дип куйдың. — Беләм, бик беләм, Назим. Аннан да кадерле җан юк минем өчен, — дидем мин. Безнең капка төбендә баланы кире үземә тоттырдың. Кереп чык, дип кыстамадым. — Ярый, исән-сау кайтып җит. Озатып куюыңа рәхмәт,— дип кул бирдем. Син минем кулны беравык ычкындырмыйча тордың...' Ие, син мине һич кенә дә тыныч яшәтергә теләмәдең. Ликбезда укыргаязарга өйрәтеп йөрүем дә сиңа аз тоелды. Ул заманнарда яшьләр, концерт, спектакль дип, яман да котырып йөри торганнар иде. Бер кичне клубка чакырттыгыз. Анда репетиция ясап ятасыз икән. Тотындыгыз димләргә: бер кызыбыз җитми, роле дә зур түгел, әйдә катнаш та катнаш... Аяк терәп каршы тордым. Сәхнәгә чыга алмыйм мин. Шөмбеттә укыган чакта бер тапкыр чыгып карадым. Булдыра алмадым, каушадым, буталдым... Сәхнәдәгеләр ашардай булып миңа текәлде, рольләрен онытты... Ә халык көлде... Гомеремдә чыкмам, катнашмам дип ант иттем. Менә шуларны аңлатырга тырыштым. — Икмәктер, алдамыйм... ышанмасагыз, әнә Зөләйхадан сорагыз, белә ул, — дидем. Зөләйха башын иеп: — Бер тапкыр көлкегә калды ‘бугай шул... Аннан соң гелән-гелән суфлер булып кына йөрде, — диде ул. — Әһә, шулаймыни?.. Суфлер да бик кирәк безгә, булды гына! — диештегез. Монысыннан ничек баш тартасың инде? Теләсәм-теләмәсәм дә риза булдым. Риза булуым белән ат урынына җигелдем. Атнасына, ичмаса, бер генә көнем буш калса икән. Кичләрен кайтам да егылам... Бәбәйне иркенләп, рәхәтләнеп назларга да вакытым булмый диярлек. Дилбәрне беренче ике елында мин түгел, Әсмабикә апа карап үстерде дисәм, ялгышмам. Авырлыкны авырлык баса... Кайгырып, хәсрәтләнеп утырулар кая ул!.. Чәч тарарга вакытың калмасын... Әткәйнең «шөгыль», ә синең «җиңеллек» дигәнең шул булгандыр инде. Ирләре белән тигез, рәхәт тормыш чигеп яткан хатыннардан бигрәк, әле кияүгә чыгарга өлгермәгән кызлардан ара-тирә көнләшеп тә куя торган идем. Бигрәк тә якташым Зөләйха көнләштерә иде. Укытуы да начар түгел, артистлыгы да шәп, диләр иде аның. Әмма боларына артык исем китми иде. Безнең Шөмбеттән килгән икән, шулай булырга, сынатмаска тиеш диебрәк карый идем мин. Зөләйханың шуклыгына, җиңеллегенә исем китә иде минем, шуңа кызыга идем. Аңа кайгы ни, хәсрәт ни, һаман иһаһай да миһаһай. Көн дә бәйрәм, көн дә туй... Яшьлекнең чын рәхәтен, чын тәмен тоеп йөргән кебек күренә иде. Ләкин мин бөтенләй юк, бөтенләй буш нәрсәгә кызыкканмын икән. Хәзер сөйләсәң дә ярый. Гомерләр узган. Сер итеп тотуның кирәге калмады. Язгы кичләрнең берсендә килеп керде ул безгә. Зөләйха килеп керүгә, үзләренчә протест белгертергә теләпме, хуҗаларым каядыр чыгып киттеләр. Ә кызыйга шул гына кирәк тә икән. Тегеләр артыннан капка тимере шылтырауга, урындык артын кочып, үкси-үкси күз яшьләрен түгәргә тотынмасынмы!.. Гаҗәпләнүем чиктән ашты. Якташымның болан да дерелдәгән җилкәсеннән селки башладым: — Ни булды? Ник җебедең болай? Эндәшми, һаман үкси дә үкси... Ниһаять, башын күтәрде. Карашы иблиснеке күк: ямьсез, нурсыз. — Харап кына ла булдым, Мөнирә җаным, харап -кына ла... Фатыйх ташлады мине, Фатыйх... Агым суларга агыйм микән әллә?.. Иһи-һи- һи, — ди, тагын урындыкка башын ора. Иңбашларын кочып, үз яныма койкага күчереп утырттым да йомшак сүзләр әйтеп тынычландырырга тырыштым. Әмма ул баш селкүен генә белә: — Их, Мөнирә җаным, аңламыйсың ла хәлемне... Аңламыйсың, — ди. Шул чак текәлебрәк карасам, исем китте: сөртелгән кершәне яшь белән юылгач, Зөләйханың ,күз төпләренә карарлык түгел. Күпчкүмгәк, йодрык белән кундырганиармыни... Тынымны кысып: — Алдандыңмы әллә? — дип сорадым. Ул, аскы иренен тешләп, баш какты. — Вәгъдәсенә ышанып, калада куна калган идем... Ходаем, ниләр генә булды газиз башкаема!.. Зөләйха чын-чынлап бичура булып күренә башлады күземә. — Их, комсомол башыгыз белән... Моннан унбиш-егерме ел элек булса, икегезне дә тереләтә кабергә күмәрләр иде... оятыгыз юк!—дип, зәһәрләнеп тиргәргә тотындым. Үзем тиргим, үзем кызганам... Зөләйханы кызганган саен, Фатихка ачуым көчәя бара. ' — Юк, юк, бу килеш калдырырга ярамый... Көмәнең дә булса, нишләрсең?.. Комсомол җитәкчесе, имеш, акыл сатып йөргән була... Ә үзе? Әйләнәм дигән икән, өйләнсен! Кеше тормышын бозмасын, — диебрәк, кызып-кызып сөйли башладым. Ә Зөләйха, кисәк куркуга калып: — Ярый ла көмәнем булса... Ә булмаса?.. Кем күргән? Кем тоткан? «Белмим дә, беләсем дә килми» димәсме соң? Адәм мәсхәрәсенә калмаммы соң? Андый хәлләр булгалый ди бит ул, — диде, — Булса-булмаса фаш итәргә кирәк. Бүтәннәргә череп, таркалып йөрмәскә акыл булыр,.— дип гайрәтләнүемнән туктамадым. Минем киңәш Зөләйхага ярамады. — Юк, Мөнирә, алай итмик инде... Андый хурлыкка түзә алмам мин. Бераз көтим әле... Җайланмасмы тагы... Бәлки авырым да юктыр әле, — дип чигенә башлады. Эш болайга киткәч, мин ярсуымны җиңеп: — Ихтыярың үзеңдә, — дип кырт кистем. — Тик, зинһар, моны бүтәннәргә тишә күрмә инде, Мөнирә, — дип үтенде ул. Аңламыйммыни мин? Хатын-кыз язмышында иң четерекле нәрсә бит ул. Аның фаҗигагә китерүе дә бик мөмкин... — Үзеңнән ычкынмаса, миннән ычкынмас, тыныч бул, — дидем, аннары:— Тик моннан ары алай туарылып йөрисе булма, — дип кисәтеп куйдым. Инлек-кершән ягынып, төзәтенеп чыгып китте. Тиргәүдән бүтән юньле киңәш бирә алмадым мин аңа. Хәер, андый чакта нинди киңәш бирәсең кешегә? Үз акылы үзендә бит... Артык тирәнгә кереп киттем бугай. Югыйсә, Зөләйха ул кадәр тирәнгә кереп сөйләрлек кеше дә түгел бит. Ярый, үзебезнең хәлләрне искә төшерик әле, Назим. Болары кадерлерәк ич аның... Баштарак мин аны-моны күңелемә дә китермәдем. Синең тарафтан йөкләнгән эшләрне шулай тиештер дип кабул итә бардым. Көчемне, вакытымны кызганмыйча эшләргә тырыштым. Минемчә, син баштарак үзең дә тегенди-мондый уйда түгел идең бит. Ләкин гомер үткән саен, шул йомышларны үтәп, башкарып йөргән көннәрдә безнең ара да якыная, нечкәрә төште. Баштарак мин моңа әһәмият бирмичәрәк йөрдем. Шулай булырга, чын дуслар читтән килеп бәлагә төшкән хатынны ялгызын калдырмаска тиеш дип исәпләдем. Беренче тапкыр уйлануым шуннан булды. Зөләйха белән чуалырга керешкәнче, минем тирәдә Дәүли Әхмеров буталып маташкан иде. Элегрәк, кыз чагымда да, ул бер ара бәйләнергә, тагылырга тырышып караган иде. Хәзер дә шул. Тик хәзер тагын да ачыграк, оятсызрак төстә... Кыз чагында егет кешенең борынына чиертүе җиңелрәк икән. Тол хатынга мөнәсәбәт икенчерәк. Күп икенче... Мин Дәүлинең күзләрендәге мут карашыннан, авызындагы тозсыз сүзләреннән ничек котылырга да белмичә йөри идем. Нинди генә авыр, ярсулы сүзләр әйткәләсәм дә, аның сары чәчле башына барып җитми, киресенчә, әйткән сүзләрем аның шыксыз йөзендә елмаю балкуга гына сәбәп була иде. Инде кичләрен репетицияләргә, спектакльләргә, концертларга йөрмәскә дип ниятләдем. Башкача котылып булмас, дидем. Бүтәннәр ничектер, әмма син, Назим, Дәүлинең кара исәбен тиз сизеп алдың. Беркөнне репетицияләр беткәч, кайтырга дип чыксам, урамда Дәүли бәйләнергә тотынды. «Фәлән дә төгән, Мөнирәкәй, бик кәпрәеп йөрисең әле, синең күк асыл күгәрченнәргә алай килешми», — дигән була. Борылып китәр идем, җиңнән тота, җибәрми... Шулай бәхәслә- шеп-тарткалашып торганда, әллә каян гына син килеп чыктың. Килеп чыктың да бик тыныч кына итеп: — Кил әле монда, шәп егет, — дип Дәүлине читкә өстерәдең, ә миңа: — Кайта тор, Мөнирә, — дидең. Язгы кар-бозларны шыгырдатып, ашыгып өйгә таба атладым. Ләкин бераз киткәч, тукталдым. Ни сөйләшерләр икән дим, кызык бит... һава тып-тын иде. Шулай да сүзләрегезне ишетеп булмый. Нәрсәдер кызып-кызып әйтешәсез... Бераздан Дәүлинең: «Печән өстендә яткан җанварсыман булмасана, Назим, егет кеше бит син», — дигән сүзләре колагыма чалынды. Аңа җавапка син тавышыңны күтәрә төшеп, кырыс кына: «Җанвармы, түгелме, тагын шулай бәйләнеп йөрсәң, башыңны култык астыңа кыстырып кайтасыңны чамала, Дәүли», — дидең. Шуннан берегез бер якка, икенчегез икенче якка китеп барды. Мин җиңел сулап куйдым да тиз-тиз өйгә атладым. Гадәтемчә япаялгыз. Шул хәлдән соң бәйләнмәс булды ул. Зөләйхага күз ата башлады. Ә мин сиңа күңелемнән рәхмәтләр укыдым. Әмма үземдә озакламый сәер уй да туды. «Ни өчен, гел үзенең канаты астында тотарга тели бу мине? — дим. — Ирем Галинең якты истәлегенә тап төшермәгәе дип шикләнә микән әллә? — дим. — Печән өстендә тикмәгә ятмый торгандыр,— дим. — Ләкин гомергә печән саклап ятар микәнни, — дим.— Сакласа кем өчен? Ни өчен?» 4. «с. Ә.“ № 8. Ике-өч тапкыр * спектакльләрдән соң, яисә ликбез сабакларыннан соң, син мине озатып куйгаладың. Сөйләшмәдек түгел, сөйләшкәләдек. Әмма сөйләшкәнебез һаман да читрәк нәрсәләр турында була торган иде. Баш өстендә ябалаклар очмагач, миңа тыныч иде. Шулай да күңелем әлеге сорауларга җавап эзли, җавап таба алмагач, сәер-сәер борчылулар кичерә идем... Шактый вакыт үткәч, бөтенесе ачыкланды. Әйе, бөтенесе. Җәй азаклары иде. Мин җәяүләп кенә каладан кайтыр юлга чыккан идем. Перевозда берәрсе очрап, утырып кайтырмын әле дип, ашыгам. Төшсәм, паромда син. Тарантас җигелгән атың янында басып торасың. — Бәхетем йокламаган икән, — дип куандым мин. Калада мәгариф бүлегенә керми калмагансыңдыр, нишләптер анда очратмадым. Очратсам, бергә кайту турында сөйләшкән дә булыр идек. — Үзеңне бер тапкыр җил-җил алып кайтыйм әле, Мөнирә. Моңарчы һич туры килгәнең юк, — дип елмайдың син. Аягыңда күн итек, өстеңдә инде таушалган соры костюм иде. Яланбаш идең, елга буйлап искән җилдә коңгырт чәчләрең тузгып-тузгып китә иде. Урман юлыннан кайтканда, атыңны алай җил-җил итәрлек куаламадың. Күбрәген әкрен генә атлатып, сөйләшә-сөйләшә кайттык. Калада син Фатих Зәнчуринны күргәнсең икән. — Комсомол эшеннән туйган инде. Райисполком аппаратына күчәргә йөри,— дидең. — Түрә булырга ярата ахры, — дип куйдым. Минем бу фикеремне ошатмадың. — Ник алай дисең? Райисполкомда безнең авылдан да берәү утырса, бер дә начар түгел ул... Егете дә төпле... Әле партиягә керергә җыенып йөри, — дидең. — Совпартшколада да кереп маташкан түгелме соң? Анда ник алмадыЛар? — дип сорадым. Син үз алдыңа көлеп куйдың да: — Дәһриләр түгәрәгендә доклад ясаудан баш тарткан иде, шуны сәбәп итеп кире кактылар... Коммунист алласыз булырга тиеш ул, диделәр. Соңыннан доклад та укыды, әмма вакыты үткән иде инде... — дип аңлаттың. — Ә хәзер җае чыккан алайса? — Чыккан дип, вакыт инде... Комсомолда эшләп үзен күрсәтте бит... — Бөтен яктан тикшерәсе иде... Жәл, — дидем мин, Фатихның Зөләйханы алдавын исемә төшереп. Ләкин синең: «Ник алай дисең?» дип, сорау бирүеңнән, төпченә башлавыңнан куркып, сүзне тизрәк икенчегә бору ягын карадым. Инде авылга җитәргә күп калмаган иде, син кисәк кенә: — Калага ни йомыш белән бардың? Юлың уңдымы? — дип сорап куйдың. — Бик үк уңмады... Китәргә йөрим мин. Берәр ел эшлә әле, диделәр... Тагын бер барып дуламыйча булмас ахры,— дидем. — Кая китәргә? Кайчан?—дип син җәһәт кенә миңа таба борылдың. — Кая булсын, үзебезнең Шөмбеткә... Җитәр, булдырганын эшләдем бит... Хәзер монда ни бар миңа? Ичмасам, үземнең туганнар янына сыенырмын... — дидем. Атны туктаттың. — Уйнап әйтәсеңме, Мөнирә, чынлапмы? — Чынлап. •— Их, син! — Күзләреңне тутырып миңа карап алдың. —- Китмичә ярамый, Назим, хәлемне аңларга тиешсең. Яшь балам бар бит... Аны кеше итәсем бар... — дип акланырга тырыштым. — Монда кеше итеп булмас дисеңме? Изәрләр, таптарлар дип куркасыңмы?— дидең һәм кулымнан кысып алдың да ялварып: — Китмә, Мөнирә... Кызыңа түгел, үзеңә дә чебен тимәс... Ихлас, тагын бер елга кал, — дидең. — Кем өчен? Ни өчен?.. Балалар бакчасы өчен генә дисәң, ышанычлы кешеләре бар инде аның...—дидем. Тавышым калтырана башлады. — Балалар бакчасы өчен генә түгел... — Ә ни өчен тагы? — Аңламыйсың шуны да... — дип тирән сулап куйдың һәм, кабат күзләремә текәлеп, кайнарланып пышылдадың: — Минем өчен, Мөнирә, минем өчен... Бүтән сүз әйтмәдең. Дилбегәң белән атыңны куа-куа авыл урамына чаптырып алып кердең... Шул көнне ачылды пәрдә. Аның теге ягында ни барын күрдем... Дә үл и ялгышкан: печән өстендә яткан «җанвар» түгел икәнсең... Әллә кем... Тегермән буасы бер ерылса, туктатып булмый бит аны. Әллә пиләрне агызып алып КИТӘ.Й Сии ДӘ ерылдың. Ташкыныңда агызып алып киттең... Кая барып чыгасыңны, исән-сау котыласыңны да белмисең... Кичләрен синең белән берәр сәгать күрешү-сөйләшүләр күңелне әллә ничә көн җил-җиләзәләп торгызырга җитә торган иде. Шикләиү-шөб- һәләр, үртәлү-ярсулар, шатланукуанулар, тагы әллә ниләр... Тәмам җүләрләнә яздым. «Мин дә Зөләйха күк туарылдым ахры...» — дип борчылган, кәефсезләнгән минутларым да булмады түгел. Ләкин шул арада: «Юк, бу алай туарылу, йөгәнсезләнү түгел... Назим үзе дә әшәкелеккә бара торганнарга охшамаган», — дип үземне тынычландырып, куанып та куя торган идем. * Ничектер абайламадык. Бер-ике айдан кеше теленә кердек. Хәер, авыл җирендә телгә керүе озакмыни ул? . Сирәгрәк очраша башладык. Ә тагын бераз вакыт үткәч, мин бөтенләй очрашмаска теләбрәк, синнән качарга тырышып йөрдем. Сәбәбе безнең мөнәсәбәтләрнең гайбәт азыгы булуында гына түгел. Тирәнрәк иде... ...Балалар бакчасында минем белән бергә эшләгән Рәхилә турында ул. Син аны яхшы 1хәтерлисең. Бакчада тәрбия эшен ифрат яратты. Үзе тотнаклы, сабыр. Кирәк чагында җүләрләнә дә белми түгел. Матурлыгы да бар. Заводтан бакчага эшкә күчкәндә озынчарак, ябыграк кына гәүдәле иде. Балалар бакчасында эшли торгач, тазарып, хәтта түгәрәкләнеп китте. Менә шул кызый син авылга кайтып эшли башлавыңа, синең һәр адымыңны күзәтеп, белеп торуда иде. «Назим^ абый фәлән авылга барып доклад укыган... Назим абыйны мактап гәзиткә язганнар. Назим абый иптәшләре белән Карасу тегермәненә балыкка бармакчы булган икән дә, җил салкын булгач, бармаганнар», — кебек сүзләрне шактый еш ишеткәли идек. Каян белә диген... Мин дә, бүтән хезмәттәшләр дә моңа артык игътибар итми идек. Ул чакта Рәхилә кичке мәктәпнең җиденче сыйныфында укый иде. Син аларга тарихтан керә идең. Укучы кызның үз укытучысының нишләве белән кызыксынуы гаҗәп хәлмени? Кызыксын, яратсын, тик дәресен генә яхшы белсен!.. Шулайрак дигәнбездер ахры. Мәктәпне тәмамлап чыккач, ул ничектер сине бөтенләй телгә алмас булды. Сәер үзгәреш. Ләкин без монысына да игътибар итеп тормадык. Дөресе, сизмәдек. Ә баксаң, хикмәтле икән. Беркөнне мин хезмәттәшләремне эштән соң алып калдым. Үзенә күрә киңәшмәсыман бернәрсә инде. «Киңәшле эш таркалмас», — диләр ич... Бу юлы да нәрсәләрнедер карадык-тикшердек тә киңәшмәне түгәрәкләп куйдык. Атналык план төзисем бар иде микән, мин язу эшенә керештем. Хезмәттәшләрем кайтып китте. Тик Рәхилә генә утырып калды. Кыяфәте озын юл үткән кешенеке төсле алҗыган, әлсерәгән, карашы моңсу, боек иде аның. Бәләкәй эскәмьядә башын тотып шактый гына утырды-утырды да искәрмәстән: — Мөнирә апа, бүген тагын очрашасызмы?—дип сорап куйды. Мин башымны күтәрдем. — Кем белән? — Кем белән булсын... — Рәхилә читкә карады. — Назим абый белән. — Ә нигә ул сиңа? — Тегеләй генә... Беләсем килә... Чынмы икән дим... Рәхилә күкрәгендә яткан чәч толымын сүтәргә тотынды. Үзенең бармаклары дерелди. Мин аның янына күчеп утырдым. — Очрашабыз... Чын, Рәхилә, — дидем. 'Ялганлап торуның нигә кирәге бар? Нигә яшереп торырга? Беравык дәшми-тынмый утырдык. Аннары ул минем йөземә карап алды да: — Ә син аны яратасыңмы? Әллә болай гынамы?—дип сорады. — Ничек инде «болай гына»? Эндәшмәде. Тагын бер мәл көтеп торгач: — Ә Гали абыйны яраткан идеңме соң?—диде. — Яратмасам, кияүгә чыкмас идем... Кем дип беләсең мине, Рәхилә? — Назим абыйга да- чыгар идеңме? Бөтенесен алдан уйлап, күңеленнән кичереп куйган ахры. Бертөрле басынкылык белән тезеп кенә тора. Аның кыланышына, ахмак сорауларына ачуым килә башлады. — Ник алай дисең әле син? Ни эшең бар синең? — дип кызып киттем. — Их, Мөнирә апа, әйбәтләп сөйләшкәндә генә... Юк-юк, дратмагансыңдыр, яратмыйсыңдыр... Алай булмый ул... Син юри шулай... Юри... Сихер белән... — Нинди сихер? Шаштыңмы әллә?—дип кычкырып җибәрдем. Әмма ул үзенекен генә белде. — Авылыбызның иң әйбәт егетләрен суырасың да аласың, суырасың да алалың... Безнең авыл кызлары ние белән ким? Безгә ни кала? Анда синең эшең юк... Тукта, гаҗәп сүзләр сөйли бит бу, дип кисәк айнып киттем. Иелеп Рәхиләнең йөзенә карадым. Күз төпләренә яшь тулган, йөзен читкә борды. Сулышымны кысып сорадым: — Әллә яратасыңмы, Рәхилә? Кулларын тез өстенә куеп капланды. — Үзе беләме? Сиздергәнең булдымы? — дип сорадым. Иңбашлары селкенеп алды. Шул арада: — Белмим... Сизми ахры... Укытучы бит ул, — дип үкси дә башлады. Менә бит авыртмас башка тимер тарак... Кем уйлаган?!. Нәрсә әйтергә белмичә кулымны җилкәсенә салдым. Тынычландырырга тотындым: — Бернинди сихер юк монда, Рәхилә... Булмаганны сөйләмә, кеше көләр... Комсомол бит син,—дидем. — Сихер белән каратырдай булса, берәрсе аны үзенә әллә кайчан каратып куйган булыр иде инде... Качарга, очрашмаска тырышып та бактым... Нишлим инде?.. Үзе килә, үзе йөри бит ул, — дидем. Күңелемдә кызгану хисе уянгандай булды. Кызыйның беренче мәхәббәт ялкыны. Тик егете генә белми... Белсә, бәлкем, үзендә дә ялкын кабыныр иде. Ә мин үзем?.. Мин үземнекен ничек тә баса алыр идем кебек. Рәхиләгә әйттем: — Ә син, җанкисәгем, җебеп йөрмә... Алай комачау итәм икән, читләшермен... Тик аны үзеңә карата алырсыңмы икән? Уйладыңмы шуны? Нишләмәкче буласың? — дидем. — Белмим, — диде. — Алайса, бергәләп тырышып карарбыз... Берәр җае чыгар әле... Ризамы? — дидем. Башын күтәреп, яшь аралый сәерсенеп карады: — Ә син чынлапмы? — Ихлас күңелдән, — дидем. Үзенең бите буйлап борчак-борчак яшь тәгәри, үзе, бармакларын җитез уйнатып, чәч толымнарын үрә башлады. Шушы вакыйгадан соң йөрәгемне учымда кысып йөрдем. Сиңа очрамаска тырыштым. Чакырган җирләреңә бармадым. Койма баганасындагы тишеккә салган хатларыңны да алмадым... Син ничек кичергәнсеңдер. Ә минем төн йокыларым качты. Үзем сөям, үзем көям, үзем сөю-көюләремне кире кагарга тырышам. «Их, Шөмбеткә кайтып китәсе калган!»— дип уфтануүкенүләремне әле дә хәтерлим... Артык намуслы булырга омтылу идеме? Ахмаклык идеме? Белмим. Бер-ике атна газаплангач, болай булды. Рәхилә,белән икәү уку өенә комсомол җыелышына бардык. Алдан ук: — Җыелыштан бергә чыгарбыз. Алай-болай озатырга теләсә, синең белән җибәрергә тырышырмын... Кара аны, телеңне йотып, җебеп торасы булма... Сөйлә берәр нәрсә, — дип Рәхиләне кисәтеп куйдым. — Җә, — диде. Җыелышка килгән идең. Сине ул чакта партячейка секретаре итеп сайлап куйганнар иде инде. Шунлыктан комсомол җыелышларында да катнаша торган идең. Мин сиңа карамаска тырыштым. Ә син, йөрәгемне чеметтереп, ара- тирә күз атып куя идең. Нәрсә каралгандыр, хәтерләмим. Җыелыш озакка сузылмады. Без урамга чыгып, әкрен генә атладык. Әллә ни ерак китәргә өлгермәдек, куып җиттең. Куып җитүеңә, икебезне дә култыклап алдың. Шаяртып: -—Үзләре генә кайт^акчы булганнар... Кара син аларны! — дигән булдың. Җавап бирмәдек. Тагын ниләрдер сөйләндең. Ноябрь азаклары иде. Аякларыбыз юка кар астындагы каты-котыларга бәрелә. Мин бер-ике тапкыр абынып егыла яздым. Терсәгемнән кысып, егылырга бирмәдең. —- Ичмасам, тизрәк кар яуса икән, — дип зарланып алдым. — Иртәгә буран булыр ахры... Безнең бабайның рпматизы сызлабрак тора... Шул кузгалса, көт тә тор: көн алышына да куя,—диде Рәхилә. Әйбәт кенә булды бу. Шуңа ялганып китәр инде дип уйладым. Әмма син, бу сүзләрне кем әйткәнлеген белгәнгә, җитди бер тон белән: — һава басымы үзгәргәнгә ул, Рәхилә, — дип аңлатырга кирәк таптың. Янәсе, укытучы, аңлатырга тиеш... Кызның авызы шып ябылды. Мин дә эндәшмәдем. Син тагын ниләрдер сөйләргә тотындың. Без сулышларыбызны кысып атлый бирдек. Аерылышырга тиешле урам чатына килеп җиттек. Шуннан Рәхилә Ләсел ягына китәргә тиеш. Мин Юачка. Бераз вакыт басып тордык. Күңелсез. Тизрәк котылырга теләп: — Назим, Рәхиләне озатып куй инде. Аның кайтасы да ерак, куркыныч та, — дидем. Син Рәхиләдән: — Куркасыңмы? — дип сорадың. Ул: — Ие... Күпер аша үтәсе бар бит, — дип пышылдады. — Ярый алайса, киттек,-—дип минем кулны ычкындырдың. Рәхилә саубуллашты, ә син — юк. Мин үз юлым белән атладым. Урам караңгы. Күңелдә тагын да караңгырак. «Үз бәхетемне үз кулым белән бирдем ахры»,—дип пошындым. Онытылып кайтып килгән чагымда арттанч кызукызу атлаган тавыш ишеттем. Борылып карасам — син. — Ни булды? Озатмадыңмыни? — дип гаҗәпләнеп кычкырып җибәрдем. — Озаттым... Күпер аша чыгарып куйдым да борылдым, — дидең еш-еш сулап. — Ә нйк өенә хәтле түгел? — Өенә хәтле озатырга идемени? Күпердән чыккач та сорадым үзеннән: «Инде курыкмассыңмы? Синең кичке мәктәптән моннан да соңрак, кайткан чакларың булгандыр, иеме?» — дидем. Ул: «Булгала- ды. Инде курыкмам, рәхмәт, Назим абый, сау бул», — диде... Шулай булгач, нигә барырга ди тагы? — Их, Назим, күкрәгеңдә йөрәк түгел, мүк ахры синең, — дидем.— Шул Рәхилә сине өзелеп ярата, ялкынлы утларда яна, тик сиздерә алмыйча гына йөри... Ә синең исеңдә дә юк, — дидем. — Менә сиңа кирәк булса, — дип шаккаттың. — Миндә укыды ла- баса ул... Ничек инде? Япь-яшь бит ул... — Хәзер укымый инде... Алай яшь тә түгел. Унтугыздан ашкан. Элек булса, картая бу кыз, тизрәк бирергә кирәк диярләр иде. Үзеңдә егерме биштә генә бит әле... Арагыз как раз, — дидем. — Анысы шулай да бит, — дип таптанып тордың, аннары кулыңны изәп: — Мөнирә, алай .булмый, — дидең. — Рәхилә — акыллы кыз, уңган кыз... Бәлки, ул бик якын юлдаш та була алыр... Ләкин күңелгә, йөрәккә боерып булмый ич... Аңларга тиеш, — дидең. — Соң, Рәхилә ярамаса, авылдан бүтәне килеп чыгар... Сиңа күз атучылар азмыни? Ник тол хатынга бәйләнәсең? — дип икенче якка суктым. — Җәберләмә мине, Мөнирә... Беләсең бит инде... Син генә бәхетле итәрсең мине... Син генә... Бүтән берәү дә кирәкми... — дип кулымнан тоттың. — Белмим шул, — дидем. — Ышан, бәгърем, чыны шул,—дип кочагыңа тарттың. — Безнең язмыш бертөслерәк булган: авыр, газаплы... Бергә кушылсак, ничек итеп кенә торыр идек әле... Шатлык, бәхет диңгезендә йөзәр идек. Сулышың кайнар. Өтеп ала торган. Акылны йөрәк хисләре җиңде, йөгәнем ычкынды, шашынып: — Их, Назим, сөеклем, — дип кочагыңа атылдым... Ул төнне Дилбәремне яныма алып, кочып, төннең төн буена сата шып, уйланып яттым... Мин инде тынычланып калырга тиеш идем кебек. Ләкин күңелгә икенче төрлерәк уй-шөбһәләр керә башлады. «Андый кешегә *чын-чынлап юлдаш була алырмынмы? — дим. — Ул теләгән бәхетне бирә алырмынмы? — дим. — Соңыннан үкенмәс микән? Гали кебек кенә түгел бит ул», — дим... * Егерме тугызынчы ел башында сине көтмәгәндә мәктәп директорлыгыннан алып, авыл Советы председателе итөп куйдылар. Башта күбәүләр гаҗәпләнде. Әмма бераздан бөтенесе ачыкланды: авылда колхоз төзеләсе икән. Шунлыктан, власть башында сәяси яктан нык кеше торырга тиеш икән. Үзең партячейка секретаре да идең бит сип. Ә Рәхим абый шул төзеләчәк колхозның җитәкчесе итеп күчерелде. Башында акылы бар, үтемле теле бар, өстәвенә, заманында завод эшчесе булган кеше — сынатмаска тиеш! — дигәннәр. Авылда әллә нинди сүзләр таралды. Имеш, фәлән хәтле колхоз була икән, моңарчы ирек дип йөргәннәре бөтенләй авызлыкланачак икән... Син аңлатып бирмәсәң, комсомол башым белән мин үзем дә байтак миңгерәүләнеп йөргән булыр идем. Рәхим абый белән сине көн саен диярлек райкомга киңәшергә чакырып кына тордылар. Киңәшә-нитә торгач, Кариледә иң башта бер генә колхоз төзергә карар иткәнсез — Бичерманда. Икенче елда инде Ләселнең үзенә аерым, Бияк белән Юачның икесенә аерым артельләр оештырырга кирәк булыр дигәнсез. Югары Кариле, Аютау, Сазтамак, Куралы авыллары да әлегә кичектерелә. Барысының да күзләре Бичер- манга юнәлергә тиеш! — Сәбәбе бар аның, — дип аңлаттың син миңа. — Бичерман халкы— элекэлектән җиргә, иген игүгә хирес халык. Тырыш. Аннан соң ярлылар күп анда. Фәкыйрьлек көчле. Иң башта шуларны куптарып, якты юлга чыгарырга кирәк. Әмма иң әһәмиятлесе шунда: советчылык көчле. Җиң сызганып ябышсалар, яңа тормышның ни икәнен күрсәтә алачаклар, — дидең. Ниләр эшләгәнсездер, барысын да хәтерләмим инде хәзер. Тик шулары хәтердә: Бичерман булып Бичерманда да баштарак колхозга кырын караучылар күп иде. Бияк белән Юач кулакларының тәэсире булдымы икән әллә? Беренче елда Бичерманның ике йөзләп хуҗалыгыннан нибары алтмышлабы гына язылды. Колхозга «Кызыл таң» дип исем куштылар. Коммунистлар, комсомоллар—Ләселдә яисә Бияк белән Юачга торалармы — барыбер язылырга тиеш. Язылдылар. Мин дә читтә калмадым. Япа-ялгыз башымны илтеп тыктым. Ләкин миннән ни файда? Җирем юк, атым-сыерым юк. Гомуми исемлектә бер сан гына. Комсомоллардан андыйлар байтак иде. Шуннан комсомол җыелышы җыйдыгыз. Әкәмәт кызык җыелыш. Башка берәр кайда андый җыелыш булдымы икән? Мөгаен, булмагандыр. Һәм инде булмас та... Иң башта Рәхим абый сөйләде. Колхозга язылсалар да, хуҗалыклар исәбенә кермәгән яшьләрне санап чыкты. Арада мине дә, сине дә әйтте. Ул бетерүгә син күтәрелдең. Тамак кыргаладың, бер-ике мәртәбә серле мәгънә белән миңа карап куйдың. Хәтеремдә, син болайрак дип сөйләдең: — Яшьләр, чынлап уйласаң, колхозга бездән йон да юк, сөт тә юк әле. Болай ярамас. Бер-бер нәрсә уйларга кирәк. Булгач-булгач, адәм рәтле булсын инде. Мин сезгә бер сүз әйтмәкче булам, шуны уйлап карагыз әле. Колхозга кергән комсомол егетләрнең кызлары, ә комсомол кызларның егетләре бар. Гыйшык-мәхәббәт ялкынында янып йөри ләр. Сынашалар... Ләкин кайчанга кадәр йөрергә, сынашырга мөмкин? Туйлар җәйләрен яисә көзләрен була. Аңарчымы? Юк, без алай итмик. Ашыгу чараларын күрик. Тизрәк туйлар ясап, тизрәк өйләнешү — безнең бурыч. Колхозга дуадак каз булып түгел, оя каз булып керү әһәмиятле... Син шулай дигәч, яшьләр рәхәтләнеп көлешеп алды. Син үзең дә көлдең. Аннары миңа текәлеп караган көе әйтеп салдың: — Коры сүз сөйли бу димәгез, яшьләр. Д1енә без Мөнирә иптәш белән нәкъ әнә шулай итәргә .булдык. Дөрес бит, Мөнирә? Мин кызарындым, бүртендем. Югыйсә, өйләнешү турында сөйләшкән идек инде сөйләшүен. Ләкин мин аны болай ук кискен итеп, ачык- тан-ачык итеп куярсың дип уйламаган идем. Җыелган халык алдында нишлим инде мин? Хак сүзгә җавап юк, ризалык белән башымны идем. Ә җыелыш шаулашты-гөжләште дә: — Бүгенгесе көнне сәяси әһәмияте зур булуын истә тотып, гыйшыкмәхәббәт эшләрен ашыгыбрак йөртүне тәкъдим итәргә, — дигәнрәк карар чыгарды. Бер-ике көннән соң без бәләкәй генә туй ясап алдык та мин Дилбәр белән синең янга күчеп килдем. Ул чакны синең фатирың мәктәп каршысында иде бит. Шулай итеп, бер түбә астында, үзебезгә үзебез хуҗа булып тора башладык... Җыелыш карарын үтәү йөзеннән яшьләр өйләнешергә тотынды. Кыш азагы яисә яз башы дип тормадылар. Борынгы гадәтләр бозылды. Бер-ике ай эчендә, ачуым килмәгәе, унлап туй ясаганнардыр, һәр чакны да шома гына узмады. Ата-аналары белән пычакка-пычак килүчеләр дә булгалады бугай. Ләкин мине Зөләйха шаккатырды. Бөтенебезнең күз алдында Дәүли Әхмеров белән типтерде-типтерде дә һич уйламаганда избач Төхфәткә кияүгә чыгып куйды. Гаҗәп бит, ә!.. Кызгандым мин Төхфәтне. Прәме жәл иде егет... Ә Дәүли Әхмеров, үзләренең Бичерманыннан яшь кенә бер кызны алып, семья корып җибәрде. Ничек булса да булгандыр, колхозга кергән гаиләләр саны җитмешкә җитте. Беркөнне син: — Колхозга буш кул белән керү килешми, нишлибез, Мөнирә? —- дип сорадың. — Кулларың буш булгач, килешмәсә дә, түзәсең инде,—дип җавап кайтардым. — Ник алай дисең? Азмы-күпме акча алабыз бит, — дидең син. Шулай сөйләшә торгач, күндердең тагы. Чәчүлек орлыкка дип, ун потлап арпа белән бодай сатып алып тапшырдык. Исәбең киңрәк иде синең, ләкин кесә ягы шуннан уздырмады. Бер уйлаганда, кеше килсә, утырырга урындыгыбыз да юк иде бит әле үзебезнең... Ә колхозның эшләре шыгырдап булса да үргә менә башлады. Язгы кар сулары ага башлаганда авылга бәләкәй генә трактор кайтардыгыз. Калага өчәү килгән икән. МТС оешкан чаклар булгандыр инДе. Тракторларның берсен безнең колхозга биргәннәр. Аны алып кайтуыгыз да кызык. Юл озын, урманда кар ишелеп ята әле. Чокыр- чакырларда ватылмагае диптер инде, зур бер чана ясап, тракторны менгезеп утырткансыз да атлар белән тарттырып алып кайткансыз. Авылга җиткәч, туктагансыз. — Авылга үз аягы белән керсен әле, — дип чанасыннан төшергәнсез. Мин ул көнне авыл Советына барган идем. Син юк, секретарең Дәүли Әхмеров кына утыра иде. Ни сәбәптән алгансыңдыр син аны секретарь итеп, белмим. Йомышымны үтәмичә, ләчтит сатарга тотын ды. Шулай утырганда, ишетәбез, урамда шау-гөр. Яше-карты, баласы- чагасы купкан. Мәчет убылган диярсең... Атылып урамга чыктым. Карасам, урам уртасыннан төтеннәрен бөрки-бөрки, тырылдый-пошкыра бер кара нәрсә килә... Трактор дигәннәре шул икән. Алгы өлешендә кызыл әләм җилферди, ә рулендә шул ук әләм кебек янып торган җирән чәчле рус егете утыра. Аның артында бер якта Рәхим абый, икенче якта син басып торасыз. Көлмисез дә, елмаймыйсыз да. Ян-якларда бөтерелгән халык, әйтерсең, бөтенләй юк, урам буйлата каядыр алга карыйсыз... Трактор авыл Советы турысына җитеп туктады. Җирән чәчле егет моторын сүндереп төшүгә, халык якынрак килеп, тимерләрен тоткалык башлады. Ай-һайларның иге-чиге булмагандыр. — Куәтле нәрсә ахры, — диләр. — Менә бит бер ходаның рәхмәте, — диләр. Кайберәүләр бәйләнергә дә тотынды: — һи, моның белән җир сөреп булырмы? Керсә батар бит бу... — Сукасы кайда соң моның? — Тәгәрмәчләрендәге тырнаклары белән җырмачлый ул, үземнең күргәнем бар! — Җирне харап итә икән алайса, — диләр, уфтаналар. Син тракторны бер-ике әйләндең дә хәйран калып, уфтанып торган * агайлар янына килеп: — Җәмәгать, баш ватмагыз, сукасы артка тагыла аның..^ Әле калада калды, Алып кайткач, җир сөргән чагында хәйран булырсыз, — дидең, шатлыклы елмаеп. Бераздан җирән чәчле егет үз урынына менеп кунаклады, аның артына Рәхим абый басты. Трактор, торбасыннан зәңгәр төтен бөркеп, алга кузгалды һәм, халык диңгезен икегә ерып, Бичерман ягына таба борылды. Ә син күн итекләрең белән җил-җил басып авыл Советына кереп киттең. Мине күрмәдең дә... Мондый көнне сине вак-төяк йомыш белән борчып торасым килмәде. Беравык трактор артыннан карап, басып тордым да балалар бакчасына кайтып киттем... ...Матур, бик матур көннәр иде ул, иеме, Назим?!. Бишенче төн Теге данлы елларны искә төшерә башлаганчы, шуны әйтим әле, Назим: кече улыбыз Айраттан бүген хат килде. Синнән ул бик каты авырып түшәктә ятып калган иде ич... Ә хәзер төпчегебез үсеп кеше булды. Кешенең дә ниндие әле! — Геолог... Төркмәнстанда дөнья читендә эшли ул хәзер. Романтик, яндсе... Чүлдә йөргән чагында чаян яисә башка берәр хәшәрәте чагып харап нтмәсә ярый инде. Ә аңа нәрсә?.. Былтыр җәй отпускыга кайтты ул. Төркмәнстан геологлары җәй айларында эшләмиләр икән. Иләмсез эссе ди, чүлгә баш тыгарлык түгел ди. Шунлыктан ялны да җәйгә туры китереп бирәләр икән. Быел Да шулай итәселәр ди. Базалары Бәйрәм-Али дигән бер калада. Шул каладан чыгып китәләр. Чүлдә палаткалар куеп, үзләренчә тормыш корып җибәрәләр дә тотыналар икән актарынырга... Ә су анда алтыннан да кыйммәтрәк икән. Былтыр кайткач, Айрат кызык итеп сөйләде: — Иртән туйганчы чәй эчәсең дә чыгып китәсең. Шул чәй көне буе йөртә. Янда флягада су бар барын. Әмма эчәргә ярамый: НЗ. Аңа үзең дә тимисең. Кичен чүлдән әллә нихәтле җир әңләнеп кайтып кил- гән чагында палаткалар күренгәч кенә беразын эчсәң эчәсең... Ә кайткач күбенгәнче... — Аи-һай, — дидем мин аңа, — бигрәк әллә ниткән җиргә эләккәнсең икән, балакаем. Теләгән чагыңда эчәргә суың да булмасын әле,— дидем. — Ник булмасын? Безгә кое уналты чакрымда гына иде, — диде ул, көлеп. — Уналты чакрымда?!—дидем мин, шаккатып. — Ие, — диде ул. — Ләкин ул коеның бер тамчы суы юк иде. Кибеп, корып беткән. Безгә суны йөз егерме чакрымнардан китерә торганнар иде, — ди. Чәчләрем үрә торды. Ә аның исендә дә юк. Ап-ак тешләрен елтыратып: — Геолог бит мин, — дип елмайды гына. Үзе дә чүл гарәбесыман каралып, янып беткән. Кашларына тикле көеп агарган. Быел да шул кыяфәтендә кайтып керер микән? Хатларында: «Быел эш җиңелрәк», — дип язып торды торуын. Базалары, әлеге дә баягы, Бәйрәм-Али каласында икән. Ләкин эшләре көньяккарак, Тахта-Базар дигән кала тирәсенә күчкән. Чик буе- нарак. Шуңа карап кына чүлнең эссесе кимемәс, хәшәрәтләре югалмас ж бит инде. Син ничек уйлыйсың, Назим?.. «Базага әйләнеп кайттык инде, дигән. Озакламам, ял алып, юлга чыгармын», — дигән... Тизрәк кайтсын иде инде. Исән-сау күрешә алсак икән... ...Ярар, күңелне нечкәртмим әле, Назим. Теге еллар турында истәлегебезгә күчим әле... Син белеп әйткәнсең, Бичерманныкылар сынатмады. Колхозның төп көче — яшьләр. Ә яшьләрнең кайчан сынатканы бар? Ул җәйне мин Дилбәрем белән Шөмбеткә кайтып килергә ниятләгән идем. Барып чыкмады. Җәйге ялымның яртысын диярлек колхоз эшенә йөреп уздырырга туры килде. Колхозда җитен чәчкәннәр иде. Ул харап та шәп булып уңган иде. Бил тиңентен. Ә эшче куллар җиг- ми. Нишләмәк кирәк? Кырга чыкмый чараң юк. Чыктым. Җитен йол- ка-йолка куллар каралып, кабарып, ярылып бетте. — Ннчава, кышын төзәлер әле, — дигән булдың син. Синең үзеңнең дә куллар гына түгел, битләрең дә янып, ярылга- лап, тиреләрең кубып беткән иде. Ләкин сызланулар, сыкранулар булмады кебек. Әллә булдымы? Мин хәтерләмим. Тик Шөмбеткә әти белән күрешергә кайта алмавым гына эчне пошырып торды. Дилбәргә ике яшь тулган иде бит инде. Бакчада бүтән балаларга ияреп, ду килеп чабып йөргән, теле ачылган чагы иде. Күр- • сә, әти ничек сөенер иде! Ә Зөләйха җитен нолкасы бар дип тә, фәлән дип тә тормады. Җәйге ялында Шөмбеткә кайтып китте. Ире Төхфәтнең аны бик җибәрәсе дә килмәгән иде бугай, ләкин, күрәсең, каршы тора алмаган. Зөләйха аша без әткәйгә бик озын сәлам хаты һәм бераз күчтәнәч җибәрдек. «Бер бушагач, үзебез дә кайтып килербез әле. Әткәйне минем дә бик күрәсем килә», — дидең син. Ашкынып, тилпенеп кенә калдык. Очып китә алмадык. Замана кушмады. Ул җәйне безне, ниһаять, квартирга ирештерделәр. Мин бик сөендем. Икенче кат, ике бүлмә, кухнясы бар, өй алдысы бар — тагы ни кирәк? Үз гомеремдә иң рәхәт көннәр башланды. Ләкин хикмәт квартирда гына булмагандыр. Хәтта бөтенләй аңарда түгелдер. Миңа синең белән тормыш итүе, синең ялкыныңа үз ялкы НЫМ1НЫ кушуы рәхәт иде. Чын, Назим, син яхшы беләсең, мин сиңа, сәләтемнән килгәнчә, терәк булырга омтылдым, көчемнән килгәнчә, ярдәм итәргә тырыштым. Синең бик кирәкле, бик әһәмиятле эшләр башкарып йөрүеңне, аңлый идем ич мин. Шунлыктан, хәлеңне җиңеләйтәсем килеп, ичмасам, өйдә аз булса да тын алсын бу дип, үзал- дыма бимазаланып йөргән көннәремме бик яхшы хәтерлим мин. Көрәш ялкынында яну, көрәш сулышын тою... Хәзерге яшьләрнең кайберләренә шундыйрак сүзләр әйтсәң, «Кызыл сөйлисең, әби, хәзер килешми ул», — дияселәрен көт тә тор... Булмас, димә, Назим, ишетүең бик ихтимал. Ә бит чыны шул иде... Көрәш сулышын син түгел, мин үзем дә бик яхшы тойдым, ә ялкынын... — Их, нәрсә сөйлим соң мин? Без үзебез ялкын идек бит... Их, ул рәхәт көннәр... Сигез ел буена сузылган бәхетле көннәр... Геләнгеләи генә шатлык булып тормады, әлбәттә. Кайгысы-хәсрәте дә һаман-һаман чыгып кына торгалады. Ләкин ул заманда кайгысы да куанычлы кайгы, хәсрәте дә шатлыклы хәсрәт иде. «Ничек, куанычлы, шатлыклы кайгы-хәсрәт буламыни ул?» — дип шаккаттың ахры. Гаҗәпләнмә, Назим. Илле алты елга сузылгам гомеремдә мин белдем инде: кайгы-хәсрәтнең куанычлысы да, әчесе дә, һуштан яздырырлык зәһәрлесе дә була икән... Ие, ул елны Бичерманныкылар күмәкләшеп эшләүнең ни икәнлеген бөтен якын-тирәгә күрсәтте. Дәүләткә икмәкне обозлар алдына кызыл әләмнәр элеп, дугаларга чиккән сөлгеләр бәйләп озаттылар. Нәкъ туйдагыча... Күпме икмәк тапшырылгандыр, белмим, йөкләмәләрен арттырып үтәделәр микән, юк микән — монысы да хәтеремнән чыккан. Мөгаен, арттырып үтәгәннәрдер... Хәтергә сеңеп калганы шул: колхозчыга икмәкне мул өләштегез... Икмәк кенәме әле?! Артельдә ни чәчкән булсалар, барысыннан да өлеш .бар: арпадыр, бодайдыр, борчактыр, шалкандыр, тагын әллә ниләр... Салам белән печәнгә хәтле... Кайсыныкы булгандыр, колхозда бик олы гәүдәле, киң сыртлы бер алаша бар иде. Шуның дугасына көмеш тавышлы ике шөлдер элгәннәр. Икмәкне шул алашаны җигеп ташыдылар. Мин үзем әллә ничә күрдем: тимер күчәрле зур гына арбага тау хәтле итеп капчыклар өйгәннәр, ат шуны көч-хәл белән тартып, мышнап бара, ә чиккән сөлге уралган дугасында көмеш шөлдерләр чыңгылдый... Күрми калмагыз, күреп калыгыз бу хәлне, ди иде кебек алар... Беренче елны сез кулакларга тимәдегез. Хәер, Бичермаиның телгә алып сөйләрлек кулагы да булмагандыр. Булса да, өч-дүрттән артмагандыр. Кариленең фәкыйрьләр ягы иде бит ул. Шулай да, сез кагыл- масагыз да, кулаклар тимичә, кагылмыйча ятмадылар. Эшнең кая барганлыгын Биякныкылар да, Юачныкылар да, бүтән авыл кулаклары да сизмичә калмаганнар. Арыш чәчүе өстендә тракторны ватып ташладылар. Төнлә. Сакта торган абзыйны, башына капчык киертеп, бәйләп ташлаганнар да трактор янында лом белән рәхәтләнгәннәр. Җинаятьчеләрне белә алмадыгыз. Трактор ике атналап сафтан чыгып торды. Теге кызыл башлы рус егете белән аның ярдәмчесе — монысы Бичермаииан бер комсомол иде — төн йокыларын йокламый басуда яттылар. Ябыгып, кибеп беттеләр. Ярый әле каладан механик килде. Ләкин болар — башы гына икән, утызынчы ел релән чагыштырганда чүп икән. Утызынчы ел күрсәтте инде күрмешне... Минем өчен, бөтенләй йокысыз ел булды ул. Егерме тугызынчы елның азагында тотындыгыз. Бияк белән Юачка председательне каладан җибәрделәр. Ә Ләсел- некеләр үз араларыннан таптылар. Бичерманныкыларга тынычрак, Рәхим абый эшне җайга салган инде. «Кызыл таң» колхозы тик киңәергә, тулыланырга гына тиеш. Нигезләре нык, тәҗрибәләре бар. Болар- ның йогынтысында Бияк белән Ю ачта да, Ләселдә дә колхозга язылу оешу шактый тиз барды. Ярлы-ябагайны әйтеп тә торасы юк, урта хәллеләренә тикле кузгалышты. . ’ Башта бөтенесе шома бара иде кебек. Әмма бер-ике айдан и башланды ыгы-зыгы. Көн саен диярлек яңалык, көн саен диярлек гауга... Иң әүвәл Бнякныкылар белән Юачныкылар куптылар: — Без бер артельдә булырга теләмибез! — Безне аерыгыз! Юачныкылар кычкыра: — Биякның ата ялкаулары безгә иш түгел, — ди. Бнякныкылар үз чиратында: • — Юач җирләре — әрлән балчыгы, аларга үзебезнең җирләрне бирикме? Кирәкләре бер тиен, — дип тузгына. Тагын әллә нинди' сәбәпләре бар. Ахырда һәммәсе үз нәрсәсен кире алырга тели. Гаризалар ертып ташлана. Ә бер кичне җыелыш алдыннан клуб янында хәтта өелешеп сугышалар да.. Кемнәрнеңдер авызы-борыны җимерелә, кемнәрнеңдер аягы-кулы сына. Сугышучыларны аерып; туктатырга тырышып йөргән избач Төхфәтне больницага ук алып китәләр. Бер-ике ай ятып чыкты, бичара. — Кулаклар эше. Шулар котырта. Ну, чыдасыннар, — дип зәһәрләнеп йөрдең син ул чакта. Шул җыелыштан соң кулакларның якасына ябыштыгыз... Бер яктан сүзтел белән үгетлисез, аңлатасыз, икенче яктан ата дошманнарны авызлыклыйсыз... Кулак дигәч, мин аны әле дә ныклап күз алдыма китерә алмыйм. Урамга чыксам, бөтенесе бер төсле кебек. Барысы елмаеп исәнләшә. Урамда очраганнарның кайсы дус, кайсы дошман икән, дип уйлап йөргәннәрем әле дә хәтеремдә... Кулакларны сөрү буенча авылда икеме-өчме комиссия эшләде. Ләселдә комиссия членнарының берсен төнлә чәнчеп үтерделәр, Биякта өенә ут төрттеләр... £>өтен комиссияләргә син баш идең. Инде сине нишләтерләр икән дип, котларым чыгып торды. Кичләрен, син югында, яныма Рәхилә яисә Әсмабикә апа килеп утыргалады. Ут салмагайлары дибез... Төнге унбердән соңга калсаң, йөрәгем шартларга җитә торган иде. Менә-менә үле гәүдәңне алып керерләр кебек иде. Ике тапкыр аттылар сиңа. Берсендә каладан кайткан чагыңда урман арасыннан... Бер-бер артлы ике тапкыр... Ярый әле, атың дулап чабып киткән. Икенчесендә авыл Советында, кич эшләп утырган чагыңда... Ике кат тәрәзә пыяласы челпәрәмә коелып төшә. Лампа куыгы шартлый... Син атылып чыгуга, тегеләрдән җилләр искән була... Л\ондый хәлләрдән соң син кесәңдә наган йөртә башладың. ГПУдан сезнең барыгызга да бирделәр аны. Әмма дошман һөҗүм итәм дисә, наганнан куркып торамы соң?.. Атып тигезә алмагач, сине атмый-нитми генә юк итәргә уйлаганнар. Тавыш-тынсыз... Монысында инде чак кына теге дөньяга китмичә калдың... Ул кичне сезнең партия җыелышыгыз иде. Авылда эшләрнең торышы турында синең докладың. Яңа бурычлар билгелисез. «Соң кайты- лыр», — дидең. Минем янга иптәшкә Әсмабикә апа килгән иде. Сөйләшеп утырдык. Сиңа дип, самовар куйдым. Суынды. Тагын куйдым. Тагын суынды. Әсмабикә апа китмәкче булды. Җибәрмәдем. «Куркам, кунып китәрсең», — дидем. Төн уртасы ашты... йөрәгем тырнала башлады... Төнге берләр булгандыр, түбәндә ишек дөбердәттеләр. Куркынган ят тавыш: — Ач, Мөнирә, бу без, Назимең белән,—ди. Ишек келәсен ычкындыра алмыйм: җегәрем бетте. Шул чакны син калтыранган тавыш белән: — Курыкма, ач, Мөнирә, — дип куйдың. Келә ычкынды. Ишек төбендә икәү басып торасыз. Өстеңдә тундырмы, толыптырмы. Башыңда бүрек. Теге кеше сине җитәкләп алган, йөрәгем бугазыма килеп терәлде. «Тагын Галине күк»... дип зиһенем урталай ярылды. Әкрен генә менеп, өйгә кердек. Карасам, төсең юк. Күгәреп каткансың. Үзең туктаусыз дерелдисең, тешең тешкә тими. -—Ни булды? Нишләттеләр?—дип кычкырып җибәрдем. — Берни юк... Болай гына, — дип ^елмаерга тырыштың.- Өстеңнән салдырып алдым. Эчтә ниндидер ят кәзәки, ертык якалы күлмәк. Аягыңда галошлы киез итек. Аны да салдырдым... Яланаякка калдың... Аякларың каз тәпиләре күк кызыл, ә иреннәрең күп-күмгәк. — Ни булды сиңа? Кая үз киемнәрең? — дип кабат сорадым. — Күпердән ташладылар мине, Мөнирә, күпердән... Язгы ташкында агарга туры килде, — дип аңлаттың да хәлсезләнеп урындыкка утырдың. — Кемнәр? Ничек? Җавап бирм ә д е ң. — Кая, бер чынаяк кайнар чәй ясап китер әле, эчкә җылы кермәсме, — дип чәй ясаттырдың. Уфылдый-уфылдый чәйне эчеп бетергәч, үзеңне озата килгән абзыйга рәхмәт әйтеп: — Сине тагын борчыйм инде... Зинһар, берәрсен чакыр әле. Төхфәт якынрак булыр, шуны дәш. Бер минут тормый килсен... Тик кара, аны, минем күпердән ташланганны да, котылганны да беркемгә дә әйтмә: ярамый әле, — дидең. — Әйтмәм, Назим туган... АңЛыйм мин... Хәзер «Төхфәтне җибә- рәм, — дип, теге абзый чыгып китте. Ул китүгә син җылы юрган астына кереп яттың. Гәүдәң калтырауга койка тимерләренә тикле дерелди башлады. Бу хәлне күрүдән Әсмабикә апа кәгазь күк агарынып, телсез утыра иде. Аның кулына бишмәтен, шәлен тоттырдым да: — Зинһар, апа, курыксаң да, курыкмасаң да, фельдшерны чакырып кил әле... Күрәсең бит хәлен, — дип үтендем. Фельдшер бездән әллә ни еракта тормый иде. Әсмабикә апа ялт кына киенеп чыгып та китте. Икәүдән-икәү генә калгач, син башыңнан кичергәнне сөйләп бирдең. Җыелыштан япа-ялгызың кайтырга чыккансың икән. Күпергә җи- тәрәк, сиңа ике ир кеше ияргән. Таныгансың. Юачныкылар. Колхоз турында тегесенмонысын сораштырып кайткан чакларында күпер уртасына җиткәч, искәрмәстән кочып та алганнар, ургылып аккан ташкынга күтәреп тә салганнар... Кесәңә тыгылып, наган сабын тотарга да өлгерми калгансың... Бозлы суда икеме-өчме йөз мбтр акканнан соң гына, актык көчләреңне җыеп, ярга үрмәләп чыга алгансың... Чыккач, манма килеш, су буендагы иң якын өйнең тәрәзәсенә килеп ябышкансың... Керткәннәр, өс-башыңны салдырып, корыдан киендергәннәр... Синең сүзеңне тыңлап, абзый кеше үзе озата чыккан... Кем булды ул? Шуны, ничектер, абайламыйча калдым. — Ярый әле чәнечмәгәннәр,—дидем мин, үз алдыма куанып. — Ташкын бик көчле иде бит. Ихтимал, болай да дөмегер дигәннәрдер... Тыннары бетеп Төхфәт килеп керде. Мин хәлне аңлатып бирүгә, ул үзүзенә сыеша алмыйча, идән буйлап йөренергә тотынды. —- Кызма, Төхфәт... Аек акыл кирәк... ГПУдан ике кеше бар. Кунган җирләренә барып, уят. йоклап калмасыннар... Юкса, тегеләр, ми- нем исән-сзу котылганны сизсәләр, ычкынырлар... Берсе Юач мәзиненең малае, икенчесе аның күршесе Мыек Нәгыйм... Үзләре белеп эшләгән эш түгел, кемдер котырткан... Хикмәт шунда... Ачарга кирәк ■— дидең. — Барып җылы түшәкләреннән торгызыйк әле ләгыйннәрне... TIТу- шы кулларым белән буар идем мин аларны, — дип дулап чыгып китте Төхфәт. Ул китүгә фельдшер килде. Без сине, анадан тума шәрә калдырып, бөтен гәүдәңне спирт белән ышкып чыктык. Азактан фельдшер ярты чынаяк чамасы эчәргә дә бирде. -- Даруның иң әйбәте шушы булыр, хәзер төренеп ятсын, — диде. Әллә шуларның файдасы тиде, әллә көндез килгән врачның дарулары шифалы булды, озак ятмадың. Берәр атнадан аягыңа бастың. Мин синең үпкәңә салкын тимәгән булса гына ярар иде дип, хафаланган идем. Яныңа көн саен килеп йөргән врач ахырдан: «Бер ни юк, шалкан күк таза», — дигәч, тынычландым. Ә теге бәндәләрне шул төнне үк «улга алалар. Төхфәт әйтмешли, җылы түшәкләреннән торгызалар. Ләкин мәзин малае да, Мыек Нәгыйм дә баштарак гаепне тик үз өсләренә генә аударалар. Котыртучы булмады, колхозга алмаганнары өчен ачудан ташладык, диләр. Мәзин малаена шулай дисә дә ярый. Ә тегесенә, Мыек Нәгыйменә алай дию бөтенләй бармый. Шалтырап йөргән ярлыларның берсе. Ләкин ата куштан. Биякныкылар белән кушылмыйбыз дип, гаризасын үз кулы белән ертып ташлаган булган. ТПУ кешеләре алай беркатлы түгел бит. Кысканнар, янаганнар, куркытканнар. Ахырда тегеләрнең телләре ачылган. Котыртучыны әйткәннәр. Тиз генә монысының өенә киткәннәр. Әмма барып керсәләр, соңга калганнар икән: Шәмсетдин хәзрәт, агу эчеп, катарга өлгергән... Син, Назим, түшәктә ята идең. Температураң югары иде. Бу хәлне ишеткәч: — йомгакның очы шундадыр дип уйлаган идем... ычкынган каһәр. Шулай инде, чаян ут'эчендә калса, үзен үзе чага ди ул, — дип кенә куйдың. Ә мин озак вакытлар уйланып йөрдем. Дошманның әнә ниндиедә була икән... Мескен кыяфәтлесе, бичара булып, туган булып йөргәне... Ә мин аны, нишләптер, бөтенләй башка төстә күз алдыма китерә идем. Чиртсәң, йөзеннән кан чәчрәп чыгардай дип, гайрәтеннән төкерек чәчеп торган бәндәдер дип... ✓ * : : : Сиңа җәйнең җәй буена туктаусыз чабарга туры килде. Авыл Советы председателе генә булсаң, бер хәл, җитмәсә, партоешма секретаре да бит. Колхозлар оешкач, артель саен ячейка төзисе, бурычларын аңлатасы. Аның өстенә партчистка... Әллә кемнәрдән арынасыз, әллә кемнәрне кире аласыз... Рәхим абый теге /вакытта: «Бер казанда — ике баш. Кайчакларны шундый итеп сугышалар, казаны шартлар дип торасың», — дигән иде. Аның бу сүзләрен исемә төшереп, сиңа да әйттем. Син көлдең генә: — Рәхим абый кызык әйткән, гаҗәп кызык. Ә мин алай бүленүне тоймыйм, — дидең. Бәлки, шуңа күрә сиңа һәм синең иптәшләреңә һәртөрле киртәләрне җимерә баруы җиңелрәк тә булгандыр? Колхозларның беренче елында авыр, киеренке хәлләр һаман-һаман туып кына тора иде ич... Юк, киеренке, җитди хәлләр генә түгел, сирәк-мирәк әкәмәт кызык, көлкеле вакыйгалар да булгалады... Җәй башлары иде ахры, беркөнне Ләселдән кайтып кердең дә: —Ай-Һай, бу ат караклары... Ай-Һай! — дип үзалдына көләргә тотындың. —Ни ул тагы? Нәрсәсе «ай-һай»? — дип сораша башладым мин, кызыксынып. — Көләрсең дә, еларсың да... Сөйләп бирдең. Авыл Советына көн саен диярлек ерактан да, якыннан да, русы да, удмурты да зар белән килә башлаган. Атым югалды, сезнекеләр генә урлады, фәлән дә төгән дип... Ләселгә, ат караклары ягына, барып эзләштереп тә карагансыз. Таба алмагансыз. Эзе дә, исе дә юк ди... Ахырда бер удмурт Ләсел колхозының тугайда йөргән атлары арасында үзенекен күреп алган да тизрәк Советка йөгергән. Шунда сезгә уй төшкән. «Эһе, шулай икән әле», — дип, өелешеп баргансыз. Кичкырын колхозның бөтен атларын бер дворга җыйдыргансыз. Аннары халыкны чакыртып алгансыз да: —Җәмәгать, колхозга кем нинди ат белән кергән булса, шуны бер читкә аерып алып китсен әле, — дип әмер иткәнсез. Атлар бүленгән. Теге якта унбишләп кенә ат басып калган. Исем4 " лектән тикшергәнсез. Исемлек буенча да унбишләбе артык чыга. Каян килгән? Кем атлары бу? Югалган малкайларын эзли килгән биш-алты кеше шулар арасыннан үз атларын танып алалар. Соңыннан калганнарының да ияләре килеп, хайваннарын алып китәләр... Ләкин кем урлаган? Кем эше бу? — Белмисез. Шул кичне үк җыелыш җыясыз. Эндәшүче, җавап бирүче булмый. 'Мыек астыннан гына елмаешалар. —Усал халык, астыртын халык... Бер-берсеи чагу, әләкләү дигән нәрсәне белмиләр, — дидең син Ләселләр хакында. Председательләре үзләренеке. Ләкин ул берни белмәгәндәй кыланган. Бәлки, анысы чыннан да белмәгәндер? Бригадирлары да шулай: имештер, шаккаткан... Әйтерсең, рус һәм удмурт атларын җеннәр куып алып килгән... Шулай ни әйтергә белмичәрәк торган чагында уртага агач аягын шалтыратып Япун Әбүбәкере чыгып баса. Тәмәке тартудан саргайган мыегын сыпыргалап, кызмыйча гына сөйләргә тотына: — Колхозның конюхы мин. Шулай булгач, мин белергә тиеш... И беләм дә, ди... Әмма ләкин суйсагыз да, суймасагыз да урлаган егетләрнең .исемнәрен әйтмим. Анысын сорамагыз да, ди... Егетләр болай сөйләште: Бичерманнар белән ярыша алабызмы? Бичерманнариы уздыра алабызмы? — Алабыз... Ә ничек? Колхозда атлар күбрәк булса, була... И алып кайттылар атларны... Атна-ун көн эчендә... Барысын бергә кушарга туры килде... Валлаһи газим дип әйтәм, кулак коткысы да, фәләне-төгәне дә юк монда... Хәйләсез — дөнья файдасыз — вәт и вәссәлам! — ди. — Соң, ул атлар үз авылларында колхозга кертәсе атлар булган ич... Аерым хуҗалыкларның атын урлау бер җинаять, ә колхозныкына тию икеләтә җинаять. Шуны беләсезме? — дип аңлатырга телисез. — Анысын егетләр уйлап бетермәгәндер... Тегеләй җинаять икәнен беләләр инде алар, — дип ат каракларын якларга тырыша агач аяклы абзый. — Әмма ләкин хикмәт анда түгел... Без бичермаииарга бирешергә тиешмеюкмы? Безнең колхоз кай ягы белән ким булырга тиеш? — Хикмәт шунда... Җавап бирсәгез икән, — дип ул, үткенләнеп, мәсьәләне икенчегә бормакчы була. Ләселләр — үзләре тырыш халык, умыртып-җимертеп эшли торган халык. Ләкин көнчелек бар. — Сез тырыш хезмәтегез, уңганлыгыгыз белән уздырыгыз. Ат урлап түгел... Ат урлауның җинаять булу өстеиә хурлыгы ни тора? Кол- хозыгыз оешырга өлгермәде, адәм мәсхәрәсенә калдыгыз ич, — дип кыза ртмакчы буласыз. Анысына исебез китми... Безнең Ләселне ат караклары дип, бөтен губерна белә... Ата-бабалардан калган гадәт ул,—диләр. —• Яңа тормыш башлагач, сез андый гадәтне ташларга тиешме, юкмы? — Тиештер инде... — Шулай булгач, сез үзегезгә әйләнеп карагыз әле, — дип мәсьәләне тирәнгә кертеп, җитдилеген төшендерергә керешәсез. Төшенгәннәрдерме, юкмы, ләкин шуннан соң Ләсел кешеләренең ат урлаганы турында хәбәр ишетелмәде шикелле. Ә монысы бөтен әйләнә-тирәгә таралган, әлбәттә. Райкомга да ишетелгән. Колхоз председателе белән сине бик яхшылап пешереп кайтардылар аннан. Мәсьәләгә сәяси яктан да килеп, колхоз председателенә җебеп йөргәнлеге өчен каты шелтә биргәннәр, ә сиңа, Ләселдә сәяси аңлату эшләренең йомшак куелганы өчен дип, кисәтү ясаганнар. Байтак көннәр кәефең кырылып йөрде. Җитмәсә, беркөнне Фатих Зән- чурин кереп: — Их, Назим... Совпартшколада укыганда шундый төпле, принципиаль егетләрдән идең... Што-то неладно хәзер. Ни уйлап, ул ат караклары ягына аудың? Берничәсен утыртасы иде дә вәссәлам! Сабак булыр иде... Ә син алар алдында сайрап маташкансың... М-да, парин, йомшаклык күрсәткәнсең, — дип каныңа тоз салып чыкты. Ләкин озакламый туры килде. Син аңа үзеңнең йомшакмы-түгелме икәнлегеңне сеңеренә сеңәрлек итеп күрсәтеп бирдең. Син еш кына Куралыга барып кайта идең. Югары авыл, Сазтамак- ларның һәрберсендә үз Советлары бар иде. Алары сиңа буйсынмый иде. Тагын берничә ел үткәч кенә алар Кариле Советына кушылдылар. Ә Куралыда Совет баштан ук булмаган. Үзе егерме чакрымнарда утырса да, баштан ук Кариле Советына караган. Анда да колхоз оештырдылар. Бәләкәй генә артель. Нибары утызлап хуҗалык әүвәлдән үк кулга-кул тотышып, артель булып эшләргә күнеккән халыкка күмәк хуҗалыкка берләшү артык кыен булмаган. Карлар эрү белән дөньяларын онытып, үкертеп эшли дә башлаганнар. Анда барсаң, кәефләнеп, авыз эчеңнән җырлар җырлап кайта торган идең. Билеңә наган тагып, атка атланып йөрдең син. Шулай беркөнне атка атланып, кәефле генә кайтып киләсең икән. Кояш менә-менә баерга торган чак. Авылга җитеп килгәндә, Мазар тавындагы куаклыкта кисәк җигүле ат күреп туктагансың. Тарантаста берәү башын кыңгыр салып утырган ди. Аты туарыла язган, дилбегәсе дә күчәргә уралып, буталып беткән. Тарантас артына урта зурлыкта бер тәпән утыртып куелган ди. «Кем икән бу, әллә харап иткәннәрме үзен?» — дип кереп карасаң, шаккаткансың: тарантаста Фатих Зәнчурин... Сызгыртып йоклый икән. Исерек. Аның мондый хәлгә төшүенә ачуың килгән. Шулай да ярсуыңны баскансың. Төнгә каршы калдырырга ярамый бит. Үзеңнең атыңны артка бәйләп, тарантаска утырып алып кайттың син аны. Өйгә алып кереп, өстендәге кожанын салдыргач, ишек төбендәге сәкегә сузып салдың. Исереккә бу урын да бик җиткән. Бераздан башын салкын су белән юып, куе кайнар чәй эчерткәч, айный төште. Син: «Кая бардың? Нишләп йөрүең бу?» — дип сорашырга тотындың. Бер удмурт авылына җирләрен рәтләргә барган икән. — Соң рәтләдеңме? — дип сорадың. — Рәтләмәгән кая!.. Күрмисеңмени, аяктан екканчы сыйладылар. Самогоннары, парин, шырпы төртсәң, зәңгәрләнеп яна... Чистый спирт,— диде Фатих, бармакларын шартлатып. — Күреп торам... Шәп сыйлангансың бик. / Әмма ул иронияне мактау дип аңлады булса кирәк, һаваланып: — Сыйлау гынамы әле!.. Егет икәнсең, иптәш Зәнчурин, молодец дип, бер тәпән бал да бүләк иттеләр... Тарантаска үзләре утыртып, бәйләп куйды, — диде. — Нинди бал? — Нинди булсын, обыкновенный... Алдан ук әйткәннәр иде, җиребезне җайлый алсаң, буш итмәбез дип. Тәки сүзләрендә тордылар... Тарантастан чоланыгызга алып керсәгез, әйбәт булыр иде... Югалмагае! — диде Фатих. Исереклеге белән үз эчендәгесен чыгарды да салды. Синең маңгаең җыерчыкланды, күзеңдә усал чаткылар кабынды. — Беркая китмәс балың! Торсын... Ә хәзер ятып йокла. Иртәгә, айныгач, сөйләшербез! — дидең. Иртәгесен Фатих иртүк торды да: «Калага кайткач, аны-моны уйламасыннар тагы», — дип, өс киемнәрен чистартырга кереште. Ләкин» аның кайту планын җимердең син. Юк, алай ачуланып, ярсып тотынмадың. Өстәл артында чәй эчеп утырган җиреңнән ипле генә, тыныч кына итеп: — Фатих, кайтсаң, кайтырсың. Монда ятудан мәгънә чыкмас. Тик бер-ике сүзем бар, киткәнче шуны тыңла әле, — дидең. Фатих кулындагы чынаякны өстәлгә куеп: — Ярый, тыңлап карыйк... Ни әйтмәкче буласың? — диде, артык исе китмичә генә. — Менә син эш белән барган җиреңнән салып кайткансың. Элек андый нәрсә сизелми иде... Ярый, монысына түздек ди... Әйт әле, ни өчен син ришвәт алдың? — дип сорадың кисәк кенә. Фатихның күзләре акайды. — Нинди ришвәт? Кемнән? — Бер тәпән бал... Җир рәтләгән өчен... — Нишләп ришвәт булсын? Күчтәнәч бит ул... — Ахмак булып кыланма, Фатих, — дидең, күзләреңдә ярсу чагылдырып.— Алдан ук ышандырып эшләттеләр, соңыннан сүзләрендә тордылар дип, кичә үзең үк мактандың бит. Аннан соң, уйла шуны: тик торганда, бөтенләй бушка кешегә күчтәнәч тоттыралармы?.. Колхоз туаргаоешырга өлгермәгән, кесәсенә керергә дә өлгергәнсең... ^Тегенең кашы-йөзе җимерелде. — Туктале, Назим, син бигрәк тирәнгә кереп киттең... Ник алай булсын? — дип акланып маташты. — Миңа мәсьәлә ачык. Син дә аңларга тиешсең... «Мин большевик, мин фәлән», — дип лаф орып йөрүдән мәгънә юк... Күңелеңдә булсын... Хәзер партиядә чистка бара... Шуны онытмагансыңдыр ич? Бөтенләй коелып төште. Агарынды. —Соң... барса, соң... Син дус бит минем... Аны алай тирәнгә җибәреп, кузгатып йөрмәссең бит, — диде, ялынган тавыш белән. —Иптәш дип, дус дип уйласаң, әйткәнне тыңла, — дип ике кулыңны галифе чалбарыңның кесәләренә тыгып, идән уртасына чыгып бастың.— Салган баштай, җирләрен рәтлим дип, әллә ниләр кыргансыңдыр әле. Чуан тишелми калмас, аек башың белән кабат тикшер. Алар- га да, сиңа да сабак булыр... Болай иткәндә, мәсьәләне кузгатып торуның кирәге калмый... Хатаңны аңлап, үзең төзәткән буласың... Минем әйтергә теләгәнем шул, — дип аңлатып бирдең. Боргалаиды-сыргаланды. Бер утырды, бер торды. — Уңайсыз бит... Ничек барыйм мин анда? —диде. —Теләсәң нишлә... Үз ихтыярыңда... Ярый, хәерле юл, — дип кул бирдең. Мин аны капканы ачып, озатып җибәрмәкче булган идем. Чыгармадың. 5. ,с. Ә.- № 8. — Алай озатып йөрерлек эшләре юк әле, — дидең. Тәрәзәдән карап тордык. Урамга чыккач, тарантасына менеп утырды. Бал тәпәнен үзе янына тарантас эченә алып, печән белән каплап куйган. Кеше күрмәсен дигәндер инде... Беравык колак артын кашып утырды да кисәк дилбегә очы белән атының сыртына төшереп алды. Борылмады, урам буйлап турыга чаптырды. Унбиш-егерме минуттан еракта тарантас җигелгән атның әкрен генә /Мазар тавына менеп барганы күренде. — Кайчакны чыгымлап куя, шайтан. Ә болай эштән чыккан егет түгел үзе, — дип сөендең син. Ул чакны Фатихка әллә ни исебез китмәде. Ис китәргә, безнең үзебезнең хәлебез хәл иде шул... Син: «Исән-сау котыла алырсыңмы инде?» — дип борчылып йөрүдә идең. Ә мин: «Монысы малай булса икән, ичмасам», — дип теләк теләүдә идем. Теләгем кабул булды. Үзеңә дөнья җимертеп акыра торган малай бүләк иттем. Түбәң түшәмгә тия язды. Алып куйган бүләгең дә бар икән. Аягыма биек үкчәле кыйммәтле туфли кигездең. Әле хәлем дә юк иде... Ә хәлгә килеп, йөри башлавыма, калага барган җиреңнән шөлдерләре белән бергә зур гына «ат» алып кайттың. — Бу ат белән нишләсен ул? Бәләкәй ич әле? — дидем. — Ничава, ашарга сорамый бит... Атсыз малай малаймыни ул. Ялына тотынып үссен, — дидең. Бер туйганчы көлдем. Рәхәтләнеп, шатлыктан. Син үзең дә куанычыңнан, бәхетеңнән кабынып китәрдәй булып йөрдең ич... Шулай бит Назим!.. (Ахыры бар.)