Логотип Казан Утлары
Публицистика

Г. КАНДАЛЫЙНЫҢ ЯҢА ТАБЫЛГАН ШИГЫРЬЛӘРЕ

Унтугызынчы гасырда яшәгән, иҗат иткән һәм үзенең әсәрләре белән татар - әдәбиятына зур өлеш керткән шагыйрь Габделҗаббар Кандалыйның (1797—1860) шигырьләрен мин бик кечкенәдән үк кызыксынып укый башладым. Үсә төшкәч, миңа туган тиешле бу шагыйрьнең (ул әнием ягыннан якын кардәш тиешле) .әсәрләрен җыю һәм туплау эшенә керештем. Кандалыйның әсәрләрен эзләп Татарстан республикасындагы, Ульяновск һәм Куйбышев өлкәләрендәге авылларда булдым. Ульяновск өлкәсенең Мәләкәс, Үзбәкстанның Ташкент шәһәрләрен^ дә берничә ел рәттән булып, шагыйрьнең шигырьләрен күңелләрендә саклаучыларны очраттым. Алар: «Менә бу Кандалый шигырьләре», — дип телдән сөйләп бирделәр, мин язып алдым. Табылган шигырьләрнең Кандалыйныкы булуын раслый торган дәлилләр бик күп. Бу шигырьләр үзләре үк моны раслап торалар. Заманнар узу белән-шагыйрьнең шигырьләре югалганнар, ә кайберләрен җиргә күмгәннәр һәм яндырганнар. Миңа шундый бер вакыйга турында сөйләделәр. Габделҗаббарның үзеннән калган кулъязмаларын оныгы үзе исән вакытта «Бу кулъязмаларның безнең башыбызга бәла китерүе мөмкин», — дип куркып, аларны янып торган мичкә ыргыткан. Шулай итеп Г. Кандалыйның уз кулы белән язган әсәрләренең күбесе юкка чыккан. Мин йөреп үткән әмирләрдәге олы яшьтәге кайберәүләр һәм шагыйрьгә туган тиешлеләр. Г. Кандалыйның гаҗәп үткен, сатирик шигырьләрен күңелләрендә саклыйлар. Дөрес, арада шагыйрьнең төшенкелеккә бирелгән, мистик шигырьләре дә очраштыргалый. 'Әдәби мирас буларак аларны да җыйнадым. Хөснетдин Тазюков. Гаҗәп хикмәт, гаҗәп халә . Нәзар кыйлсаң1 бу дөньяга; Фәкыйрьгә игътибар юктыр, Идәләр гыйззәти байга. (Татарстанның Куйбышев районы Иске Рәҗәп авылында яшәүче Рәшидә Нугаева- .дан язып алынды. 60 яшендә.) 1 Ки каргадыйн туар карга, Атасына булыр парга. Ки козгындин туар козгын, Атасыннан булыр азгын. Кил и гыйбрәт илән, талиб 16 17, күзең ач, Мәхәббәтсез кешедән бик ерак кач. * * * Ятимлек хәле бик авыр хәл ирер, Никадәр шатлык улса да гамь ирер 18 . (Шагыйрьнең нәселеннән булган Галимә Таҗетдиновадаи (Тазюкова) язып алынды. 60 яшендә. Ташкент шәһәре.) 16 Н ә з а р к ы й л с а ң — карасаң. 17Т а л и б — шәкерт, укучы. 18Г а м ь ирер — кайгылы булыр. ••S * sk Ошбу китап иясе, Пустау чикмән киясе; Сабагын укый белмәсә Артына чыбык тиясе. (Ульяновск өлкәсенең Иске Майна районы, Кызыл су авылы картларыннан язын алынды.) « & Галим ага, бире кара, Шушы сабый соравы илә Биреп җибәр правила. Бирмәсәң правиләңне, Кочармын Равиләңне. (Ульяновск өлкәсе, Иске Майна районы, Иске Кандал авылында яшәүче Мисбах Туктабиевтан язып алынды. 65 яшендә.) Әгәр багында булса гөл эрьясы ’, Кайчан булган чырагыңның зыясы 19 20 . (Татарстан республикасы, Буа районы, Шәйморза авылы Йосыф Ибраһимовтан язып алынды. 90 яшендә.) ❖ # Моны язган сәгыйд 21 улсын, Ике дөнья да шат улсын; Кереп җәннәт сараена, Җәһәнуәмдин азат улсын. (Шагыйрь укыган китап тышыннан алынды.) * # Бөтен дөнья бәнем улса, Гамем22 бетмәс нәдәндер бу? Адәм дә гамь туфрагыннан Яратылган бәндәңдер бу. Бу дөнья зур, бу дөнья киң, Бу дөнья миңа нәдән тардыр? Я рабби, я содур 23 , Госсе24 вәгъдәләрең бардыр. * * * Мужик чыгар өеннән таң беленгәч, Барып керер бер өйгә ут күренгәч. (Ульяновск өлкәсе, Иске Кандал авылында яшәүче кешеләрдән язып алынды.) ъ ♦ * Языйммы икән, бетәрме икән, Язу файда итәрме икән? Бу хәсрәтем бетәрме икән, Гомерлеккә китәрме икән? ’Гөл эрьясы — гөлләр клумбасы. 20 3 ы я с ы — нуры. 21 С ә г ы й д — бәхетле. 22 Г а м е м — кайгым. 23 С о д у р — башлык, хуҗа. 24 Г о с с е — кайгылы. Кеше хәлен кеше белмәс, Янар бәгырем уты сүнмәс; Бу хәсрәттән кеше үлмәс, Ирешмәсә әҗәлләргә. (Шагыйрь нәселеннән булган Маһисырур Таҗетдиновадан язып алынды. Ульяновск өлкәсе Иске Майна районы Кызыл су авылы. 85 яшендә.) Дөнья Дөньядыр бу, дөньядыр бу, Би вафасыз дөньядыр. Улны атадин, кызны анадин Аера торган дөньядыр. Дөньядыр бу, дөньядыр бу, Би вафасыз дөньядыр. Күп кешене мохтаҗ итеп, Вәйран 1 иткән дөньядыр. Дөньядыр бу, дөньядыр бу, Малны хилаф күрсәтә. Мәшәкате күп, рәхәте юк, Шундый бу йорт дөньядыр. Ничә гүзәл сачкәеңне Алып киткән дөнья бу. Җаныңны алып, гүргә салып, Хәйран иткән дөнья бу. Ах бу дөнья, ник вафасыз, Ник вафасыз йорт икән! Туганнарны кан еглатып, Вәйран иткән дөнья бу. Атасының, анасының Миһербанлы йөзләрен, Бер күрергә зар итү бән * Җода иткән25 26 дөнья бу. Дүрт ягыңда туфрак итеп, Җисмеңне ерак итеп, Шәмсе-Камәрнең 27 нурыннан Мәхрүм иткән дөнья бу. Ахирәттә гафиль итеп, Күңелеңне ишгаль итеп, Тапканыңны бер сәгатьтә Вәйран иткән дөнья бу. И брадәр 28, кыйл нәзара Гыйбрәт илән бу дөньяга; Гафиль булма бервакытта, Җансыз кыйлган дөнья бу. Дөньядыр бу, дөньядыр бу, Бн вафасыз дөньядыр, һәр кемне дә алдалаган, Бик алдакчы дөньядыр. Бәгызе анадыйн туадыр, Күрми кала йөзеңне; Вә й р а н —харап булу, юкка чыгу. 26Җ о д а иткән — аптыраткан. 27Шәме е-К ам ә р нең — кояш белән айның. 28 Б р а д ә р — туган, 1 Вәйран — харап булу, Аһ-зарыңа карамыйча Алып киткән дөнья бу. — Жанымны бирмим, — дисәң дә, Бирмәенчә нә чара. Я сәфәрдә, я сәхәрдә1 Җаныңны алган дөнья бу. Ефәк атлас киемеңне Салдырып, кәфен сарып, Шәп биналардан чыгарып, Җаныңны алган дөнья бу. — Әткәй, әнкәй, туганымны Күрми калам, — дисәң дә, Зар кыйлсаң да, зарыңа Карамаган дөнья бу. Дөньяга без алданабыз, Үлмибез диеп һаман; Никадәр сөйсәк тә, Китәрбез бер заман. (Мәләкәс шәһәрендә яшәүче Миңҗамал Сөләйманова (60 яшендә) һәм Ташкентта яшәүче Галимә Таҗетдиновадап (Тазюкова) (60 яшендә) язып алынды.) * * Бар җиһан2 эчәр, Бу алланың нигъмәтләре чуктыр 3 ; Вә ләкин бу безем җирдә Бу чәй кеби дәва юктыр. Самовар-чәйнегең юктыр, Кунакның күңеле сыныктыр; Лимон илә чәй эчелсә, Ачылыр кәефең багдагы гөл тик. Самовар савтыдыр кәштер, Мисали сайрган коштыр; Кәлеп утырса сәкегә, Ки кунак күңеле бик хуштыр. (Ульяновск өлкәсе Чардаклы районы, Яңа Кызыл су авылында яшәүче Г. Сэйфуллиннан язып алынды. 85 яшендә.) * Самоварың торадыр мисле торна, Кунак килсә, самовар куймый торма. Самовардыр кунакның күңелен алган, Самовардыр хуҗасын байга салган. sj: Әгәр, җаныем, барыр булсаң наданга, Салам салып, ябып куяр аранга. (Ульяновск: өлкәсе Чардаклы районы, Яңа Кызыл су авылында яшәүче Галлә* әбидән һәм ТАССРныц Куйбышев районы, Иске Рәҗәп авылында яшәүче Рәшидә Ну- гаевадан язып алынды.) А ү * * * Кунак улдык түрегездә, Зикер әйтик үзегезгә; 1 Я сәхәрдә —я таң атканда. 2 Җ и һ а н — дөнья. 3 Ч у к т ы р — күптер. Иман нуры йөзегезгә, Нур балкысын йөзегездә. (Мәләкәстә яшәүче Миңҗамал Сөләймановад'ан язып алынды.) * ‘ * Сәламдин гайре сезләргә сүзем юк, Моны язган сүзе монда — үзе юк. (Ульяновск өлкәсе, Иске Майна районы Кызыл су авылында яшәүче Гыйлаҗетдин Таҗетдиновтан язып алынды. 85 яшендә.) * * * Бервакыт кызлар, «Мөхәммәдия» китабы биреп торуны сорап, Г. Каидалыйга бер малайны җибәргәннәр. Шагыйрь кызларга түбәндәге шигырьне язып, китап эченә, кыстырган. «Мөхәммәдия» алып кулга Кеше даим көйләрме икән? «Мөхәммәдия» каты серле, Сезгә серен сөйләрме икән? (Ульяновск өлкәсе, Чардаклы районы, Яна Кызыл су авылында яшәүче Г. Сәйфуллиннан язып алынды.) * Шәкертләр кичләрен мәдрәсәдә җыелышып аш пешерә торган булганнар. Кайвакытларда казанга тычканнар да төшкәли икән. Ә бер кичне хәтта казанга мич башыннан киез итек тә төшкән. Шакирҗан исемле бер шәкерт, моны күреп, тиз генә казаннан итекне алган да аягына кигән, ашны ашамаган, ләкин ашаучылардан мыскыллап көлгән. Шул вакыт кечкенә Габделҗәббар Шакирҗанга түбәндәге шигырь белән җавап биргән: Киез итектә һич зарар юк, Казандин алуга кигән. Шакирҗан, бик һаваланма, Үзец тычкан итен йигән Ч (Ульяновск өлкәсе, Иске Майна районы, Кызыл су авылында яшәүче Рокыя Мөхәммәдовадан язып алынды. 65 яшендә.) * * * Шигырьләр язуы һәм халык арасында хөр фикер таратуы өчен бервакыт Шенталы авылы муллалары һәм куштаннары яшь Габделҗәббарны, мәчеттән чыкканда тотып алып, кыйнарга уйлаганнар. Шагыйрьнең дуслары, моны сизеп, тиз генә аңа әйткәннәр. Г. Кандалый мәчеттән иртәрәк чыгып киткән һәм аны кыйнарга теләүче куштаннарга түбәндәге шигырьне язып калдырган: Шенталының картлары, Кандалыйның шәкертен, Куркытырсыз әкертен. (Шагыйрьнең оныгы Нурулла Ильясовтан язып алынды. 97 яшендә. Ульяновск өлкәсе, Майна районы, Иске Кандал авылы.) * Бер мәҗлестә муллалар, байлар яшь Габделҗәббарны, санга алмыйча, ишек катына утыртканнар. Сүзара сүз чыгып, муллалар бер дини мәсьәлә турында бәхәсләшергә керешкәннәр. Берсе дә мәсьәләгә тулы һәм ачык җавап бирә алмаган. Шунда бер баи, бик кәефсезләнеп, кычкырып әйткән: — Сез дә белмәгәч, каян сорыйк без моны?! — дигән. Ишек төбендә утыручы шагыйрь, бөтен мәҗлес ишетерлек итеп, аңа шигырь белән җавап биргән: — Бу сүзне кара «Мишкат»29 30 дин, Якн сора ишек катдин. 29Й игән — ашаган. 30 «М и ш к а т» — дини китап. Кандалый аларга әлеге мәсьәләне ачыклап, аңлатып биргән. (РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты Габдулла Шамуковтан язып алынды. Г. Шамуковның әнисе ягыннан бер кардәше шагыйрь Г. Кандалыйның якын туганы булган.) Кызыл су авылы куштаннары бер мәҗлестә ишанга Габделҗәббар Кандалыйдан зарланганнар: — Мулла була торып, биш вакыт намазны үтәми. Урыс-улак белән аралаша, рус Урайкино ягына барып, аларда кунак була, еш кына сәрхушләнеп кайта. Нишләргә дә белмибез инде, — дигәннәр. — Хәзер кайда соң ул? Нигә мәҗлестә күренми? — дигән ишан. — Кайда булсын, рус Урайкинында, билгеле, — дигәннәр куштаннар. ✓ Ишанның моңа бик ачуы килгән. Аны күрү белән үк бик каты орышырга, акылга утыртырга сүз биргән. Озак та үтмәгән, мәҗлескә Габделҗәббар үзе килеп кергән. Ишан, бик ачуланып, аннан сораган: — Кайда йөрисең болай? Нигә мәҗлескә соңга калдың? — дигән. Шагыйрь аңа бераз көлемсерәп карап торган да шигырь белән җавап биргән: — Ишан сагышын сагышлап, Ишан рухына багышлап, Ашапэчеп, күңел хушлап, Гулять иттем Урайкинда. Ишанның ачуы шунда ук беткән. — һай, мелла Габделҗәббар, бик хуп, бик хуп! Анда да изгеләрне онытмаска кирәк, — дигән. Моны ишетеп, мәҗлес халкы аптырап калган. (Нурулла Ильясовтан язып алынды.) Урта яшьләрдә булган чорда шагыйрь Габделҗәббар Кандалый Сембер (хәзерге Ульяновск) шәһәрендә атаклы татар байларының берсендә мәҗлестә була. Мәҗлес ахырында табынга чикләвек чыгарыла. Чикләвекне тәлинкәләргә салып чыгаралар. Шунда бай хуҗа кунакларга болай ди: — Иң кимендә дүрт тел катнаштырып, Габделҗәббар тарафыннан берәр шигырь әйтелми торып, ашарга рөхсәт юк, — ди. Хуҗа сүзен дә әйтеп өлгерми, фарсы, гарәп, рус һәм татар телләрен катнаштырып, шагыйрь түбәндәге дүрт юлны әйтеп бирә: Че хоше мән меайәд 1 Тарильда31 32 орех33 . Вә ин ләм йөэкәл, Булырса 34 грех35 . (Ульяновск өлкәсе Иске Майна районы, Кызыл су авылында яшәүче Гыйлаҗетдин Таҗетдиновтан язып алынды. 85 яшендә. Бу шигырьне филология фәннәре докторы, профессор Латыйф Җәләй дә хәтерендә саклый.)