Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗ СЕЗНЕҢ БЕЛӘН, КАДЕРЛЕ ДУСЛАР!

1962 нче елның җәе. Мин Казанда матбугат йорты янында басып тора идем. Кинәт колакка таныш тавыш ишетелүгә борылып карасам, кем беләндер Айрат Арсланов сөйләшеп тора. Моңа кадәр мин аны бер мәртәбә телевизордан күргән идем, ә радио аша сөйләгәнен күп мәртәбә ишеткәнем бар иде. Аның белән сөйләшүчене дә- танып алдым. Ул — Г. Әпсәләмов иде. Дөрес, мин аның үзен күргәнем юк иде, тик га- зета-журналларда чыккан рәсемнәре буенча гына таныдым. Аны күргәч, мин бик дулкынландым. Алар янына барып: «Габдерахман агаг мин сезне беренче хикәяләрегезне укыганнан башлап беләм. Шуннан бирле бер-бер артлы басылып чыккан «Ак төннәр», «Кызыл йолдыз»», «Газинур», «Дустым мәхәббәте», «Сүнмәс утлар» исемле әсәрегезне үземдә саклыйм. Татар совет әдәбиятын гүзәл әсәрләр белән баеткан өчен рәхмәт сезгә! Һәм сезгә дә, Айрат иптәш, рәхмәт! Без, Татарстаннан читтә яшәсәк тә, сезнең ягымлы тавышыгызны бик еш ишетәбез, — дип әйтәсем килде. Ләкин моңа батырчылыгым җитмәде, уңайсызландым. Без Татарстанның һәрбер уңышына шатланабыз. Бигрәк тә әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге уңышларга куанабыз. Бу коры сүз генә түгел. Әйтик, менә Ульяновск өлкәсенең Мәләкәс районына караган Парау авылы. Һәр көнне авыл радиоузелы ике мәртәбә Казан тапшыруларын ала. Авылыбызга татар телендә чыккан барлык газетажурналлар, китаплар килә. Радиодан бер яңа җыр ишетелдеме, икенче көнне үк ул яшьләр авызында. Кай арада ишеткәннәр дә, кай арада отып калганнар. Китапханәдә китап алучыларның «кызык китап бир» дигән сүзләре күптән бетте инде. Алар хәзер Г. Ахуновның «Хәзинә» романын, Г. Әпсәләмовның «Сүнмәс утлар»ын, Ф. Хөснинең «Җәяүле кеше сукмагы»н, Ә. Еникиның «Йөрәк сере»н, Н. Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында»сын, И. Газиның «Онытылмас еллар»ын, Сибгат Хәким, X. Туфан шигырьләрен даулыйлар. Татар язучыларының Татарстан җирендә яшәүче хезмәт ияләре янында булуларын укып-ишетеп беләбез. Алар безнең янда да булсыннар иде. Өлкәдә берәр урында очрашу оештырганда, һичшиксез, үзенең яраткан язучысын, шагыйрен күрергә тырышучылар күп булыр иде. Хәтеремдә, бер җәйне безнең район үзәгендә Әлфия Афзалова конференциягә җыелган укытучыларга концерт бирде. Концерт беткәч: «Сез татар җырларын аз җырладыгыз», — дидек. «Мин залда татарлар аздыр дип уйладым», — диде ул. Ә залда 12 авылдан җыелган укытучылар бар иде. Хатым «Совет әдәбияты» журналына адресланганлыктан, аның турында да берничә сүз әйтәсем килә. Журналның килүен түземсезлек белән көтәбез. Чөнки анда яратып укырлык материаллар бик күп була. Ләкин рәсем сәнгате турында материаллар сирәк күренә. Якупов, Фәттахов картиналарын без бик яратып карыйбыз. Ләкин аларның үзләре, иҗатлары турында материаллар юк. Уку китапларында X. Якупов- ның «Хөкем алдыннан», Фәтгаховның «Игеннәр өлгерде» картиналарыннан репродукцияләр бар, ә художникның иҗаты турында материаллар юк. Бу — укучылар өчен бик кирәк. Киләчәктә редакция безнең бу үтенечне искә алсын иде. МАРАТ А10КИIK Ульяновск өлкәсе Мәләкәс районы Парау авылы укытучысы.