Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҖӘЙГЕ ҖЫРЛАР

Тынычлык, иминлек... Шатлыклы һәм бәхетле тормыш. Аяз, зәңгәр күк йөзе, шау чәчәкле бакчалар, мул иген үстерүче кырлар, химик ашламалар әзерләүче комбинатлар, машиналар эшләүче заводлар, чуен коючы домналар, илебезгә ташкүмер бирүче шахталар. Боларны күреп сөенәсең һәм куркыныч сугышны булдырмау өчен бөтен көчеңне биреп эшлисең. Әйе, тынычлык — безнең изге максатыбыз! Республикабыз шагыйрьләре тыныч тормышка, ямьле эуәйгә багышлап күп кенә шигырьләр иэуат иттеләр һәм аннан килгән гонорарны тынычлык фондына бирергә булдылар. Түбәндә без шул шигырьләрне укучыларга тәкъдим итәбез. ЗЫЯ МАНСУР Кыр казы Ь аш очында ялгыз кыр казы, Күпме вакыт инде әйләнә. Дидем аңа: кайда дусларың, Дучар булдың нинди бәлагә? Диде кырлар: сөйлә, көтәбез, Тыңлыйбыз, дип тынды урманнар. Кул бирергә тизрәк, диешеп, Үрелделәр күккә краннар. Ә моңсызлар — моңсыз, аларны Кайгырыр дип артык курыкма. Ә кайдадыр куак астында Кулын суза кемдер курокка. Кыр казының хәзер көтә ул Мөмкин кадәр якын килүен. Ташланырга гүя юлбарыс Әзерләнгән анда ул бүген. Ә кыр казы белми ул хакта, Оча һаман талгын җилпенеп, Оча һаман: юк ул явызлык Һәм булмаска тиеш, ди кебек... ӘХМӘ1 ИСХАК Бакчада £> акчада ачык һавада Үлгәндәй йоклап ятам. Никадәрле тырышса да Үтәлми аңыма таң. Иртәдән кичкәчә шунда Тик тормыйм озын көндә: Гел эштә аяк та, кул да, башым да, йөрәгем дә. Уята алмый шуңа да Моторлар шаулавы да; Поездлар кычкыртуы да, Сандугач сайравы да. Саңгырау түгел, үзем бит Барын да сизеп торам. Тоела бар да миңа тик Гел бишек җырысыман! ӘНВӘР ДАВЫДОВ Шундый чагы була басуның: Яшькелт күзле, алтын сипкелле, Тыеп кайнар йөрәк ярсуын, Рәхәт талып ята шикелле. Кичә яуган яңгыр дымыннан, Кояш кыздырудан биектә Кайнар сулышы аның иренеңә Тигән кебек сине җилкетә. Кагылып китә кебек җаныңа, Үтеп керә кебек каныңа Табигатьнең бөек бер сере: Өлгерүнең изге мизгеле. ЗӘКИ НУРИ Чаллы кызы /Ү*өн-төн мәшгул бер эш белән, Көн-төн гүли аэропорт — Берәүләрне күрештерә, Берәүләрне аера порт. Китә бүген Чаллы кызы, Китә инде озакка. Диплом алды. Калды ВУЗы. Еллар юлга озата. Җитә дулкынланыр чаклар, Кыз коча дус-ишләрен... Самолет канаты каплар Күксел Кама өсләрен. Басуларда дулкын куып Җәй айлары калырлар. Енисейда аны суык Җилләр каршы алырлар. Кыз белә: күрер җилен дә, Тайгада да йөрер ул; Алмазлы Якут җирендә Тирән карлар ерыр ул. Кыз белә кая барасын, Кыз уйламас үкенеп. «Казанда ничек каласы?!» — Дип язмады үтенеп. i Куркытмас аны салкыннар, Җирдә андый салкын юк! Йөрәктә сүнмәс ялкын бар, Аннан көчле ялкын юк! Җәйге нур. Июнь сулышы, — Юлга шуны ала ул. Еракка китә җылысы, Чаллы шундый кала ул. ШӘҮКӘТ ГАЛИЕВ Челләдә (Бала чак истәлеге) Л өтүеннән качып кайткан сарык Ышыккарак барып сыена, Тавык, чебеш, тузгып, кабарынып. Нигез туфрагында коена. Казык башларында, авыз ачып, Әлсерәгән итек тик тора. Аксыл чирәмнәргә палас җәеп, Әби карчык бодай киптерә. Чолан җиләсендә бала-чага, Ялый-ялый агач кашыкны, Ак мыеклар ясап гадәтенчә, Ялт иттерә салкын катыкны. Ишек алды мич башыдай кайнар, Ялан аяк бассаң пешерә. Каралтыга сөялгән дә чана, Сагынып кышны искә төшерә... ГАЛИМҖАН ЛАТЫЙП яшәтә, җәй яшәртә Урманнарны, кырларны. Эшчән кнленнәр шнкелле Бизи ул җәй дөньяны. £\ ошлар да җәйсез торалмый, Кышсыз гомер итәләр. Шуңа күрә кыш килгәндә, Ж,әй артыннан китәләр. Ана күңеле кебек. ✓Кәй җилләре назлый белә, Куеннарыңа кереп. ХИСАМ КАМАЛОВ Ул борчулы Сибгат Хәкимгә кхчрашкач та гәпкә кереште ул һаваларның торышы хакында: Ел килеше ничек игеннәргә, Кар ятымы ничек басуда? Тәҗрибәле уңган игенчедәй, Бураннарны бер дә тиргәми; Буран, — димәк, быел тары уңа, Алтын бөртек ява җиргә, ди. ...Ә язларын төшә Казанкага, Ташуларны көн дә озата; Шул ташулар бар онтылган хисне, Бар уйларны кабат кузгата. — Быел бозлар катлам-катлам булган, Игеннәр шәп булыр күренә! — Чәчеп куйган уҗымнары бардан Шул бозларга карап сөенә. ...Ә җәйләрен яңгыр яумый торса, Ул уҗымдай көя, борчыла; Канатлары имгәтелгән коштай, Юашлана тәмам, талчыга. Басуларга китә хәл белергә. Хәтфә бодай, сусап, чайкала... Кайгыра ул шундый, гүя быел Балалары аның ач кала. Төннәрендә аны йокы алмый, Болытлар юк, — ята интегеп; Ул чак кына күзен йомды исә, Төшенә керә бодай бөртеге. Яңгыр яуса инде — аңа бәйрәм, Себеркеле мунча яктыра... ...Кешеләр өчен шулай гел борчылып, Я шатланып таңнар аттыра. Шигърияттә корылык булганда да Эчтән генә әрнеп сыза ул... Бер бәлагә төшкән кеше булса, Коткарырга кулын суза ул! Авырып йөри кеше кайгысыннан, Үз кайгысын әйтми бүтәнгә. Яхшы кеше дөнья йөген һәрчак Башкалардан күбрәк күтәрә! ИЛЛАР ЮЗЕЕВ / Сакмы йокың, кеше? Арулары соңгы чиккә Җиткәндер. Сизми калып, кинәт йоклап Киткәндер. Уян инде, и яшь ана, Яшь ана. Уйный сабый, әнисенә Ышана. Якынлаша караватның Читенә. Күтәрелә. Һәм очарга Итенә. Уяулыкны оныта торган Чак түгел. И яшь ана, нигә йокың Сак түгел? Төшә бала, төшә бара Идәнгә. Инде китте, инде бетте Дигәндә, Тойды ана. Тәмле йокы Бүленде. Һәм куллар куркып сабыйга Үрелде. ...Беләсеңме син, яшь ана, Сак ана: Җир йөзендә күпме бомба Саклана? Әй син, кеше, сакмы йокың. Сакмы соң? Кулларыңнан Җир шары ычкынмасмы соң? Юк! Кеше хәзер Җир-анадан Көчлерәк. Кеше — ана, ә Җир — сабый Төслерәк. Нинди генә куркынычлар Булса да, Җир ышана, әнисенә Ышана. Тик шулай да, кеше, йокың Сакмы сон? Кулларыңнан Җир шары ычкынмасмы соң?