Логотип Казан Утлары
Публицистика

Төп ЮЛ

' «Авыл хуҗалыгын күтәрүнең һәм авыл хуҗалыгы продукциясенә илнең арта баручы ихтыяҗларын канәгатьләндерүнең төп юлы — һәрьяклап механикалаштыру һәм эзлекле рәвештә интенсивлаштыру». КПСС Программасыннан. ир эшкәртү һәм терлекчелек — материаль җитештерү сферасының иң борынгы һәм шул ук вакытта иң кирәкле тармаклары. Икмәк, .бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш кебек җирдән алынган продуктлар һәм шулай ук сөт, йомырка, ит кебек терлекчелек продуктлары кешеләр өчен төп азык чыганагы булып тора. Шуңа күрә дә кешеләрнең яхшы тормыш, материаль тәэмин ителү шартлары турыдан-туры җирне эшкәртүгә, аңардан файдалануга бәйле. В. И. Ленин әйткәнчә, җир — авыл хуҗалыгында җитештерүнең төп средствосы. Бу җитештерү средствосының үзенә генә хас үзенчәлекләре бар: авыл хуҗалыгы производствосы өчен файдаланыла торган җирләр, әгәр дә аларны дөрес файдалансаң, уңдырышлы булуларын киметмиләр, өстәмә хезмәт керткәннән соң, киресенчә, аның сыйфаты яхшыра гына бара. Җитештерүнең төп средствосы буларак, җирнең шушы үзенчәлекләре авыл хуҗалыгының тарихи үсешендәге аерым моментларны билгели. Җәмгыять үскән саен, халык саны да арта бара. Шулай булгач, җирдән һәм терлекчелектән алына торган продуктларга да таләп артканнан арта. Авыл хуҗалыгы продуктларын арттыруның иң гади юлы — яңа җирләрне үзләштерү, яткын җирләрне эшкәртү. Авыл хуҗалыгының мондый үсешен экстенсив үсеш, диләр. Бу үсеш кешеләрнең тору урыннарын киңәйтүгә, яңа урыннарны үзләштерүгә бәйле. Бер вакыт килеп җитә: барлык уңдырышлы һәм эшкәртү өчен уңай булган җирләр инде үзләштерелеп беткән була, яки тагын яңаларын үзләштерү бик кыйммәткә төшә. Мондый очракта, җирдән һәм терлекчелектән продукт алуны арттыру өчен, инде үзләштерелгән җир мәйданнарының уңдырышлылы- гын күтәрү чаралары күрелә. Моңа һәр гектар җиргә хезмәтне һәм средствоны күбрәк салу белән генә ирешергә мөмкин. Авыл хуҗалыгы производствосының мондый юл белән үсеше и н т е н с и ф и к а ц и я дип атала. Тарихи яктан караганда, авыл хуҗалыгы производствосын үстерүнең бу ике юлы бер үк вакытта кулланылырга мөмкин. Чөнки бик күп илләрнең җир ресурслары әле үзләштерелеп бетмәгән. Экономик * 1 Мәкалә «Совет әдәбияты» өчен махсус язылды. Ж яктан кайсы файдалырак — шунысына өстенлек бирелә. Яңа җирләрне үзләштерү дә, интенсификация дә өстәмә чыгымнар тоту белән бәйләнгән. Чыгымнарны ничек һәм кая тотарга—'бу -нәрсә көтелгән нәтиҗәгә, чыгымның үз-үзен кайтару дәрәҗәсенә бәйле. КПСС программасында авыл хуҗалыгы производствосы үсешенең хәзерге этабында интенсификациянең төп юл булуы ачык әйтелгән. КПСС \зәк Комитетының 1964 елгы февраль Пленумы бу положениене һәрьяклап нигезләде һәм конкретлаштырды, авыл хуҗалыгыннан продукция алуны текә күтәрү буенча практик чаралар билгеләде. Авыл хуҗалыгы производствосын интенсивлаштыру безнең өчен хәзер тормыш таләп иткән .иң мөһим чара булып тора. Соңгы вакытларга кадәр бездә, элек эшкәртелгән җирләрнең сыйфаты-и яхшырту белән бергә, яңа җирләрне үзләштерүгә дә зур игътибар юиәлтелде. 1953— 1962 елларда 40 миллион гектардан артык чирәм һәм яткын җирләр үзләштерелде. Яңа җирләр үзләштерүгә тотылган чыгымнарны чирәм җирләрдән алынган икмәк уңышы а-ртыгы белән кайтарды. Чирәм һәм яткын җирләрне үзләштерү — соңгы ун ел эчендә авыл хуҗалыгыннан алына торган продукцияләрне арттыруның төп чыганагы булды. Ләкин бу үсеш, никадәр генә зур булмасын, хәзер инде безне канәгатьләндерә алмый. Авыл хуҗалыгы бирә торган азык һәм чимал әйберләренә таләп бик кызу темп белән үскәннән-үсә бара. Моның шактый объектив сәбәпләре бар. Барыннан да элек — халык саны артуы. 1913 елда хәзерге СССР территориясендә 159,2 миллион кеше яши иде. 1939 елда илебезнең халкы 170,6 миллион кешегә җитте. Хәзер* бездә — 228 миллион кеше яши. Статистик оешмаларның исәпләве буенча, 1980 елда Советлар Союзы халкы 280 миллионга җитәчәк. Ә авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү халык саны үсү темпына караганда тизрәк үсәргә тиеш. Чөнки шул ук вакытта халыкның тормыш шартлары да, аларның таләпләре дә арта ба.ра. Билгеле булганча, 1961 елда ук инде эшчеләрнең квалификацияләре күтәрелү, хезмәт җитештерүчәнлеге артуы, заемга язылуны бетерү, налогларны киметү, пенсиянең, стипендияләрнең артуы һ. б. лар нәтиҗәсендә халыкның кереме, 1953 ел белән чагыштырганда, 42 миллиард сумга үсте. Нәкъ менә халык санының артуы, тормыш хәлләренең яхшыруы сәбәпле, бездә, авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерү шактый үссә дә, аларга сорау җитештерүгә караганда әле зуррак. Шуның нәтиҗәсендә халыкны азык-төлек әйберләре белән тәэмин итүдә кайбер кыенлыклар килеп чыга. КПСС программасы илебездә халыкның иң югары тормыш шартларына ирешүне бурыч итеп куйды. Бу — халыкның һәртөрле товарларга булган таләбен фәнни нигезләнгән норма күләмендә канәгатьләндерү дигән сүз. Моңа ирешү өчен җан башына якынча: 160 кг. икмәк, 112 кг. .бәрәңге, 140 кг. яшелчә, 100 кг. җиләк-җимеш, 467 кг. сөт, 90—100 кг. ит, 365 данә йомырка, 31 кг. шикәр һәм башкалар җитештерелергә тиеш. Чынлыкта әле бездә продуктлар бу нормалардан кимрәк җитештерелә. Соңгы елларда бездә җаи башына бары 240—245 кг. сөт, 40 кг. ит, 120 данә йомырка, 75—80 кг. яшелчә җитештерелде. Дөрес, бөртекле ашлык һәм бәрәңге уңышы бу нормалардан артыграк булды. Ләкин ул продуктлар азык өчен генә тотылмый: 7,5 миллиард пот ашлык терлекләргә фураж өчен, 1,2—1,5 миллиард пот орлыкка бүлеп куелырга тиешле. Бәрәңге дә шулай ук. Халыкны фәнни нигезләнгән нормаларда азык това-рлары белән тәэмин итү һәм башка максатлар өчен 1970 елда безнең илебез 14—16 миллиард пот бөртекле ашлык, 20—25 млн. тонна ит, 115—135 тонна сөт җитештерергә тиеш. Ә 1962 елда 9 млрд, тот бөртекле ашлык, 9,2 млн. тонна ит, 65 млн. тонна сөт җитештерелде. Кырчылыктан һәм төрлекчелектән продуктлар алуның текә үсеше, нигездә, моңа кадәр үзләштерелгән җирләр базасында тәэмин ителәчәк. Димәк, якын елларда һәр гектар җирдән хәзергегә караганда 2—3 тапкыр артыграк уңыш алырга кирәк. Авыл хуҗалыгын интенсивлаштыруның асылы әнә шунда. Мөмкин эшме соң бу? Илебездә алдынгы хуҗалыкларның тәҗрибәсе, шулай ук чит илләрдәге күрсәткечләр бу сорауга уңай җавап бирә. В. И. Ленин моннан ярты гасыр элек үк «туфрак уңдырышлылыгы кимү законы»ның дөрес түгеллеген исбат итте. Җирнең мөмкинлекләре чиксез. Тик аларны белеп файдаланырга кирәк. Статистик күрсәткечләрдән билгеле булганча, СССРда 'бер гектар җиргә якынча 1 кеше, Франциядә — 2,1, Германия федератив республикасында — 6, Германия демократик республикасында — 3,5, Чехословакия социалистик республикасында 3 кеше туры килә. Бу илләр үз халыкларын авыл хуҗалыгы продуктлары белән тулысынча тәэмин итәләр һәм чит базарларга да чыгаралар. Авыл хуҗалыгы производствосын интенсивлаштыру дәрәҗәсен характерлаучы төп күрсәткеч — 100 гектар җиргә туры килгән уңыш һәм терлекчелек продуктлары күләме. Мәсәлән, 1962 елда 1 гектардан — АКШта 26,6 центнер, Англиядә — 35,8, Франциядә — 26, Швеция һәм Финляндиядә — 23, ә СССРда 10,9 центнер гына бөртекле ашлык уңышы җыеп алынды. 1961 елда Даниядә 100 гектар сөрү җиренә 1746 центнер сөт, 293 центнер ит, ә Швеция белән Финляндиядә 1055 центнер сөт, '77 центнер ит җитештерелде. Җирне зур җитештерүчәнлекле итеп файдалануның үрнәге илебездәге алдынгы хуҗалыклар тәҗр.ибәсендә дә ачык күренә. Кубаньда В. А. Светличный звеносы соңгы өч ел буена гектардан 40—50 центнер көзге бодай, 252—330 центнер шикәр чөгендере, 30—33 центнер борчак уңышы алып килә. Липецк өлкәсендәге «Петровский» совхозында соңгы биш ел дәвамында һәр гектар көзге бодайдан 20—30 центнер, шикәр чөгендереннән 213—357 центнер уңыш җыеп алына. Винницк өлкәсендәге XXII партсъезд исемендәге колхозда да ел саен һәр гектар җир 30— 40 центнер бөртекле ашлык уңышы бирә. Эш шартлары белән безнең республикага якын торган күп кенә колхозлар да җирне интенсив файдалануда зур күрсәткечләргә ирешәләр. Мәсәлән, Мәскәү өлкәсендәге Владимир Ильич исемендәге колхозда биш ел дәвамында инде һәр гектар җирдән 20—25 центнер бөртекле ашлык, 143— 170 центнер бәрәңге, 23р—325 центнер яшелчә уңышы алына. Монда 100 гектар җиргә 885 әр центнер сөт, 103 әр центнер һт җитештерелде. (Татарстан колхозларында, 1962 ел нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 100 гектар җиргә 100 центнер сөт һәм 26 центнер ит туры килә.) Бу мисаллар шуны ачык күрсәтә: димәк, җирнең мөмкинлекләре бик зур, ул хәзергегә караганда бик күп мәртәбә артыграк халыкны туендыра ала. Авыл хуҗалыгы производствосын интенсивлаштыруның нинди конкрет юллары бар соң? Монда иң төп нәрсә — туфракка ашламалар кертү, үсемлөкләрдәге авырулар һәм корткычларга каршы көрәштә ясалма ысулларны куллану, кыскасы, .производствоны химияләштерү. СССРда, мәсәлән, ~ 1962 елда бер гектар җиргә 62 килограмм ашлама кертелсә, АКШ та — 229, Англиядә — 766, Франциядә — 507, Германия демократик республикасында— 715 килограмм ашлама кертелгән. Югарыда әйтеп үтелгән Владимир Ильич исемендәге колхоз һәр гектар сөрү җирен 26 тонна тирес һәм компостлар, 161 килограмм минераль ашламалар һәм 465 килограмм известь белән ашлаган. Шулай ук «Петровский» совхозында да һәр гектарга 300—400 килограмм минераль ашлама кертелә. Менә шуңа күрә дә КПСС Үзәк Комитетының 1963 елгы декабрь, 1964 елгы февраль Пленумнары химия промышленностен үстерүгә, минераль ашламалар һәм гербицидлар җитештерүгә зур игътибар юнәлтте. 1953 елда бездә ’бары тик 7 млн. тонна минераль ашламалар җитештерелгән иде. 1963 елда минераль ашламалар җитештерү 20 млн. тоннага үсте. Ләкин әле бу бик аз. 1965 елда 35 миллион, ә 1970 елда 70—80 миллион тонна минераль ашламалар җитештерелергә тиеш. Инде шуннан соң без һәр гектар сөрү җиренә 350 килограмм минераль ашлама кертә алабыз. Шул вакытта өстәмә рәвештә өч миллиард пот ашлык җитештерергә мөмкин булачак. Авыл хуҗалыгын химияләштерү производствоның гомуми культурасын камилләштергәндә генә иң яхшы нәтиҗәләр бирә ала. Моның өчен эшләрне үз вакытында һәм яхшы сыйфатлы итеп башкару, үсемлекләрнең иң әйбәт сортларын үстерү, терлекләрнең, кошларның иң яхшы токымнарын үрчетү, туфракны эшкәртүдә, урып-җыюда, терлекләрне асрауда һәм башкаларда алдынгы методларны киң куллану кирәк. Дөрес, боларның барысы да, иң элек, өстәмә хезмәт куюны сорый. Шуңа күра дә производствоны интенсивлаштыру, бер яктан, материаль кызыксындыру принцибын ныгытуны, хезмәт өчен түләү формаларын камилләштерүне һәм шуның нигезендә колхозчыларның, совхоз эшчеләренең хезмәт активлыгын үстерүне; икенче яктан, хезмәтне һәрьяклап машинага көйләүне таләп итә. Авыл хуҗалыгының материаль-техник базасы ныгыганнан ныгый бара. Моны исбатлау өчен шуны әйтү дә җитә: әгәр колхозларга һәм совхозларга 1953 елда 1 миллион 239 мең трактор, 318 мең комбайн, 424 мең автомашина хезмәт күрсәткән булса, 1963 елда инде аларда 2 миллион 600 мең трактор, 533 мең комбайн, 900 мең автомашина эшли. Шул вакыт эчендә электр энергиясе куллану 2742 миллион киловатт- сәгатьтән 17000 миллион киловатт-сәгатькә үсте. Шулай да әле авыл хуҗалыгы производствосының күп кенә мөһим тармаклары кул көче белән башкарыла. Мәсәлән, Татарстан фермаларында мөгезле эре терлекләрне эчерү 37, ашату — 2,7, абзарларны тирестән чистарту — 2,3, сыерларны саву*6 процентка гына машинага көйләнгән. Дуңгыз, кош, йорт куяны асрау буенча да авыр кул хезмәте сорый торган эшләрне машинага көйләү әле һич тә канәгатьләнерлек түгел. Компостлар, органик һәм минераль ашламалар әзерләү, кырга чыгару, туфракка кертү, бәрәңге, шикәр чөгендере утырту һәм алу, салам, печән өю эшләрендә дә техника аз кулланыла. КПСС Үзәк Комитетының февраль Пленумы, авыл хуҗалыгында авыр хезмәт сорый торган эшләрне машинага көйләү срокларын һәм моның өчен конкрет чаралар күрсәтеп, бу бурычның ике юнәлештә тормышка ашырылырга тиешлеген әйтте: беренчесе — промышленностьның төрле һәм камил техника белән авыл хуҗалыгын тәэмин итүе; икенчесе — булган машиналардан файдалануны яхшырту. Алдынгы механизаторларның тәҗрибәсе колхозларда һәм совхозларда бу мәсьәләдә зур мөмкинлекләр барлыгын күрсәтә. Авыл хуҗалыгы үсешен интенсивлаштыру оештыру эшләрен яңа баскычка күтәрүне, производствоны специальләштерүне таләп итә. Билгеле булганча, безнең колхозлар һәм совхозлар моңа кадәр күп тармаклы хуҗалыклар буларак үстеләр. Аларда уннарча төрле бөртекле культуралар игелде, терлекләр ит өчен дә, сөт өчен дә үрчетелде. Өстәвенә, хәзерге бригадалар элеккеге колхозлар булганлыктан, һәр бригада аерым-аерым күп тармаклы хуҗалык булып, ягъни колхоз эчендә колхоз булып калды. Конкрет мисалларга күчик. Мәсәлән, Чистай идарәсенең «Татарстан» колхозында терлек унбер фермага таратылган. Өч фермада сыерлар, дүрт фермада дуңгызлар, өч фермада сарыклар асрыйлар. Бу колхоз территориясендәге дүрт авылның һәрберсендә дүрт- биш төрле терлекләр асрала. Мамадыш идарәсенең «Чулпан» колхозында терлекләр һәм кошлар 13 фермага урнаштырылган. Мондый мисалларны һәр идарәдән, хәтта һәр хуҗалыктан дип әйтерлек .китерергә була. Терлекләрне болай асраганда, фермалардагы эшне машинага көйләү,'терлекләрне, кошларны алдынгы методлар белән карау кыенлаша, аларга хезмәт күрсәтү өчен кешеләр дә күбрәк кирәк була. Шуның аркасында күп -кенә хуҗалыкларда терлекләр асрау бик кыйммәткә төшә. Тәҗрибә күрсәткәнчә, специальләштерелгән эре производствоның өстен яклары бик күп. Колхозларны һәм совхозларны специальләштерүнең әһәмияте КПСС программасында ачык күрсәтелде. Н. С. Хрущев специальләштерүне беренче чиратта яшелчәчелек, кошчылык, дуңгыз симертү өлкәләрендә башларга, бу максат өчен эре, яхшы механикалаштырылган хуҗалыклар булдырырга кирәклеген әйтте. Моңа кадәр Казан шәһәрен яшелчә белән тәэмин итү буенча Зеленодольск һәм Питрәч идарәләренең барлык колхозлары шөгыльләнәләр иде. Хәзер, специальләштерүгә күчкәч, 12—14 хуҗалык җитештергән яшелчә продуктлары Казанга җитәрлек булачак. Беренче тәҗрибә тәртибендә бу идарәләрдә кошларны, йорт куяннарын, сарыкларны бер урынга туплау буенча эш алып барыла. Бу тармаклар кайбер колхозларда һәм совхозларда гына (ләкин зур масштабларда) үстереләчәк. Шулай итеп күп кенә хуҗалыкларда 5—6 терлекчелек тармаклары урынына ике-өч зур фермалар гына калачак. Бер колхоз сөт һәм йомырка җитештерү белән шөгыльләнсә, бүтәннәре сөт һәм йон яки дуңгыз, кош ите һ. б. җитештерәчәкләр. Специальләштерүне гамәлгә ашырудагы төп бурыч: авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүне бик нык арттыру, ә аларның үзкыйммәтен киметү. Район эчендә генә түгел, хуҗалык эчендә дә специальләштерүнең әһәмияте зур. Әйтик, һәр комплекслы механикалаштырылган бригада бер төрле терлек яки кош асрау белән шөгыльләнергә тиеш. Саба районының «Коммунизмга» колхозында терлекчелек буенча специальләшкән бригадалар оештырылды. Бу чара авыр кул хезмәте сорый торган эшләрне машинага көйләү, терлекләрне асрау буенча алдынгы эш методларын куллану өчен ша.ртлар тудыру, производство белән җитәкчелек итү, продукциянең үзкыйммәтен арзанайту буенча күп кенә уңайлыклар тудырды. Фермалардагы эш көченең кимүе исәбенә генә дә, шушы яңача оештыру нәтиҗәсендә, колхозның еллык экономиясе 84 мең сумнан артык булды. Й Әйтелгәннәрдән күренгәнчә, авыл хуҗалыгын интенсивлаштыру вакытлы политик кампания генә түгел. Бу мәсьәлә иртәгә дә, бер елдан, ун елдан соң да көн тәртибендә калачак. Чөнки халык саны һәм аның таләпләре үскәннәнүсә бара. К. А. Тимирязев әйткәнчә, элек бер башак үскән урында ике-өч башак үстерә алсак кына, халкыбызның таләпләрен тулысынча канәгатьләндерә алырбыз.