Логотип Казан Утлары
Очерк

МАЙ ЧҮЛМӘГЕ

 «Хәзер без сөт житештерүне арттыру турында күп сөйлибез. Минемчә, безгә сөтнең майлылыгы өчен көрәш башларга вакыт. Сыерның күпме сөт’ бирүен генә түгел, бәлки бу сөтнең майлылыгы нинди икәнлеген дә исәпләргә кирәк». Н. С. Хрущев. әскәүгә командировкага китәргә дип торганда гына Мөҗипне партбюрога чакырып алдылар һәм кулына бер кәгазь кисәге тоттырдылар. Бу — дирекция приказының күчермәсе иде. — Сез безнең институтка бернинди бәйләнеше булмаган эш белән шөгыльләнәсез икән, шуңа күрә эшегездән алырга булдык, — диделәр аңа. ЛУөҗипнең тәннәре чымырдап китте, өстенә салкын су койгандай булды. «Юк, барыбер, башланган эшне ахырына кадәр җиткерергә кирәк. Эштән азат итәрлек бер сәбәп тә юк, нигә соң минем хезмәтемне күрмиләр?» — Мөҗип шулай уйланды. Ферма оештырылган беренче елларны исенә төшерде ул. Көнгә утызар литр сөт бирә торган хол- могор һәм Кострома токымлы, бура кебек зур гәүдәле сыерларны булдыру өчен никадәр хезмәт куярга туры килде аңа. Ләкин ул әле моның белән генә дә чикләнергә теләмәде бит... Мөҗип өенә кайткач та тынычлана алмады. Институт кешеләренең аңа булган карашына борчылды: «Нәселле яңа сыерлар булдыру өчен тырышам. Ни өчен соң дирекция шуңа төшенми?..» ...Казан авыл хуҗалыгы институтының Мөҗип Юльметьев җитәкчелегендәге уку-өйрәнү хуҗалыгы коллективы мул продукт бирүче яңа токым сыер булдыру өлкәсендә күп еллардан бирле инде фәнни-сынау эшләре үткәреп килә иде. Шул максат белән биредә, институт хуҗалыгында, башлыча, холмогор токымлы терлекләр үрчетелде. 1950 елда ук фермадагы терлекләрнең 96 проценты холмогор токымыннан тора иде. Бу токым терлекләр сөтне күп бирсәләр дә, аларны асрау бик күп мәшәкать сорый торган эш ул: елның ел буена сусыл яшел азык белән тәэмин итеп торырга кирәк. Майда һәр сыерга тәүлеккә 20—25 килограмм арыш уҗымы, июньдә күпьеллык үлән, июль — август айларында берьеллык үлән, кукуруз ашату өчен күпме әзерлек күрергә, кукуруз, чөгендер һәм кәбестә культураларын җитештерү никадәр хезмәт сорый! М МондаЧ932 елда һәр сыердан уртача бары тик 1600 килограмм гына сөт алынган. Шуннан соң кайбер тәҗрибә эшләре башланган. Аша- ту-карау режимы яхшыртылган, нәсел үгезләре китерелгән. Болар, әлбәттә, яхшы нәтиҗә биргән. 1956 елда уртача савым 4500 килограммга кадәр җиткән. Бу эшләрнең барысы белән элек тә, хәзер дә Мөҗип Юльметьев җитәкчелек итә. Мөҗип бик тынгысыз, тырыш, һәр яңалыкны вакытында тотып ала белә торган кеше. Алай гына да түгел, яңалыкны оста пропагандалаучы агитатор да ул. Ә аңа «бу эш институтка бәйле түгел» диләр, эштән чыгармакчы- лар... ...Мөҗип Юльметьев җитәкчелек итә торган фермадагы эшләр белән мин күптән таныш идем. Моннан ун еллар элек булган шундый бер очрашу хәтердә калган. Аның эшендәге яңалыклар белән якыннан- рак танышырга теләп, уку-өйрәнү хуҗалыгына килдем. Туп-туры Мөҗипнең эш бүлмәсенә уздым. Аның кабинеты башта бик сәер тоелды. Бу бүлмәне терлекчелек лабораториясе яки күргәзмә экспонатлары урнаштырылган кабинет дияргә мөмкин. Килеп кергәч тә, стена буен1 дагы озын буйлы кукуруз сабакларына, бер метр булып үскән азык кәбестәләренә, күпьеллык, берьеллык үлән көлтәләренә, кеше күтәрә алмаслык кабакларга, ике-өч килограмм авырлыктагы шикәр чөгендерләренә күз төште. Бер як стенага төрле плакатлар, диаграммалар, нәсел үгезләре һәм күп сөт бирә торган сыерларның фоторәсемнәре куелган. — Яңа Токым терлекләр булдыру җиңел эш түгел, — диде иптәш Юльметьев минем соравыма каршы. — Моның өчен зур тәҗрибә тупларга кирәк... һәм ул алдынгылар тәҗрибәсен ничек үзләштерүе, шул максат белән Украина, Белоруссия, Казагыстан, Себер һәм башка бик күп урыннарда булуы, алдынгыларның ничек эшләүләрен өйрәнүе турында сөйләп китте. Мөҗип тәҗрибә-өйрәнү хуҗалыгы фермасындагы фәнни эш турында аеруча мавыгып сөйләде. — Сыер асрасаң, симезен асра, ди халык, — дип сүзен дәвам итте ул, өстәлгә китаплар, калын-калын дәфтәрләр тезеп. — 'Фермада элек терлекләр бик чуар иде. Без аларны холмогор токымы белән алыштырдык. Шуннан соң сөтне арттыру турында кайгырта башладык. Сыерны дөрес ашату һәм саву — сөтне арттыруда иң мөһим шартларның берсе. Сыерларның азыкны яратып ашавына ирешергә, моның өчен рационны төрләндереп торырга, вакытында ашатырга-эчертергә кирәк... Терлекләрне тәрбияләүнең «серләре» турында Мөҗип бәйнә-бәйнә, бик тәмләп сөйләп бирде. Үз хезмәтенә чын күңелдән гашыйк кешеләр генә эш турында шулай бирелеп, бар нәрсәне онытып сөйли ала. Шулай сөйләшеп утыра-утыра, ул терлекчеләр янына барырга вакыт җиткәнлеген дә сизми калды. Фермага килгәч, Мөҗип сыер савучы Нина Никифорова эшен .озак кына карап торды. Нина фермада күптән түгел генә эшли икән әле. Тәҗрибәсе җитми, шуңа аның сыерлары да сөтне азрак бирәләр икән. — Минемчә, син, Нина, терлекләрне ахырынача савып бетермисең булса кирәк, — диде Мөҗип. Бу сүзләргә Нинаның хәтере калды булса кирәк: — Әнә минем сыерларны бүтәннәр савып карасын, сөтнең калукалмавын белерсез, — диде ул, ачулы кыяфәттә. — Чыннан да ник шулай итмәскә? Мөҗип икенче сыер савучыны — Саҗидәне үз янына чакырды. Аның артыннан башка терлекчеләр дә килделәр. Саҗидә Нуриева Нина сыерларын саварга кереште. Бераздан соң Мөҗип аны туктатты: — Кирәкми, башкаларын Нина үзе саусын, — диде. Аннары Нинага карап: — Менә күрәсеңме, унсигез сыердан син көнгә кимендә 20 килограмм сөтне алып бетермисең икән. Ә бер айга бу алты йөз килограмм дигән сүз, — дип өстәде. Нина чәч төпләренә кадәр кызарды, ләкин каршы җавап кайтармады. Башкалар тавышсыз-тынсыз гына үз урыннарына таралдылар. Без Саҗидә Нуриевага ияреп, ул карый торган сыерлар янына киттек. — «Азбука» сөтенең майлылыгы ничә процент? — дип сорады Мөҗип. — 3,4. — Ә «Хайка»ның? — 3,6 процент. Алдынгы сыер савучыларның берсе булган Саҗидәнең бу җавабы Мөҗипне канәгатьләндермәде. — Карау-тәрбия җитмидер, — дип, мин дә сүзгә кушылдым. — Юк, эш анда түгел, — диде директор һәм тагын бер сыер савучы — Зинаида Гирееваны үз янына чакырды. Мөҗип аңа да шул ук сорауларны бирде. — Юк, Мөҗип Гәрәевич, һаман шул килеш, — диде ул. Барлык сыерларның да сөт куелыгы 3,4—3,6 проценттан артык түгел иде. Димәк, эш Саҗидәнең яки бүтән савучыларның сыерларга тиешле тәрбияне бирмәвендә генә түгел икән. — Сөтнең куелыгын арттыру өчен савым сыерларның'токымын яхшыртырга кирәк, — диде Мөҗип, үз-үзенә сөйләнгәндәй. Уку-өйрәнү хуҗалыгында егерме биш ел эчендә сөт алу 2,5—3 тапкыр артса да, сөт куелыгы үзгәрмәгән. Бу хәл Мөҗип Юльметьевны бик нык уйланырга, эзләнергә мәҗбүр иткән. Ул башта Кострома өлкәсенең нәсел терлекләре үрчетә торган «Караваево» совхозына барып кайткан. — Холмогор токымлы терлекләр үрчетү белән озак шөгыльләндем. Ләкин ул сөте белән дә, ите белән дә безне канәгатьләндерә алмады. Куе сөтле яңа бер токым чыгарырга ниятләнеп йөрим, бу турыда сез нинди киңәш бирерсез икән, — дип, совхозның баш зоотехнигы иптәш Штейманнан киңәш сораган. Анда аңа мөмкин булган ярдәмне күрсәтергә вәгъдә иткәннәр һәм сүзләрендә дә торганнар. 1954 елда уку-өйрә- нү хуҗалыгына Кострома токымлы үгез кайтарылган. Бер токым белән икенче токымны кушылдыру әйбәт кенә нәтиҗә биргән. Мәсәлән, бу яңа токымнан туган «Дельфин» кушаматлы сыердан икенче лактация чорында елга 5 470 килограмм сөт алынган. Сөтенең майлылыгы да начар булып чыкмаган — 4 проценттан артыграк булган. Ферма көтүлегендә Кострома токымыннан булган терлекләр елдан- ел арта бара. Соңга таба бу терлекләрнең кайберләре сөт бирүне арттырсалар да, майлылык ягыннан холмогордан бик ерак китә алмаганнар. Мөҗип сөтнең сыегая бару сәбәпләрен эзләргә 'керешә һәм буаз сыерларны ашатуны яхшыртырга кирәк, дигән фикергә килә. Азык нормалары арттырыла. Ләкин моның тагын бер уңайсыз ягы килеп чыга. Буаз сыерларны күп ашату аркасында аларның бозаулары бик эре булып туа башлый. Мәсәлән, нормаль шартларда 30—40 килограмм авырлыкта туа торган бозаулар 50—60 килограмм авырлыкка җитәләр. Шуның аркасында бозаулау шартлары кыенлаша. Уку-өйрәнү хуҗалыгында көтелмәгәндә шундый бер хәл була. Сөт- не иң күп бирә торган «Лихая» кушаматлы сыер үлеп китә. Ә аның гәүдәсе янында — әле генә ана карыныннан чыккан зур гәүдәле Козау. Бозауны әнкәсе тудыра алмагач, ярып алганнар. Әле гәүдәсе кибеп тә өлгермәгән, юеш, пар чыгып тора... «Мондый хәлләрне булдырмау өчен нәрсә дә булса эшләргә кирәк», — дип уйлый Мөҗип. Ләкин бу 'Мәсьәләдә уку-өйрәнү хуҗалыгындагы ветеринария работниклары да аңа ярдәм итә алмыйлар. Инде ни эшләргә? Шулай уйланып йөри торгач, ул бер нәтиҗәгә килә; әгәр академик Трофим Денисович Лысенкога мөрәҗәгать итеп карасаң!.. Эштән чыгару турындагы әлеге кәгазьне аңа нәкъ шул вакытта — бу мәсьәлә буенча киңәшү өчен Мәокәүгә китәргә җыенганда тоттырдылар. Бик кыен булды аңа ул көннәрдә. Югары оешмаларның бусагаларын да шактый таптарга туры килде. Ниһаять, үз дигәнен итте: институт җитәкчеләре Мөҗипкә карата элекке карашларын үзгәртергә мәҗбүр булдылар, ул шул ук өшендә калды... ' Менә Мөҗип Мәскәүдә, Трофим Денисович Лысенконың кабул итүен көтә. Академикның үзе белән якыннан таныш булмаса да, аның хезмәтләрен ул бик яхшы белә, һәрберсен укып бара. В И. Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең эксперименталь базасында һәм селекция станцияләрендә академик Т. Д. Лысенко җитәкчелегендә чыгарылган тармаклы бодай һәм башка күп яңа сортларны да аның күргәне бар. Әйе, бу атаклы галимнең мөһим ачышларына таянып, совет селекционерлары соңгы елларда бодайның, арышның, борчакның һәм башка культураларның күп кенә яңа, югары уңышлы сортларын чыгардылар. Лысенконың терлекчелек өлкәсендәге хезмәтләре Юль- метьевка бигрәк тә таныш. Мөҗип Трофим Денисович Лысенконы якты йөзле, акыллы, җитди һәм үткен карашлы зур галим итеп күз алдына китерә иде. Ул ялгышмады. Алар арасында чын дусларча сөйләшү булды. Мөҗип академикка терлекләрнең токымын 'яхшырту өчен утыз елдан артыграк вакыт эчендә үткәргән тәҗрибәләрен сөйләп бирде. Иң күп сөт бирә торган терлекләрнең бозаулый алмый үлү очраклары булуын әйтте. — Мөҗип Гәрәевич, бик әһәмиятле'эш белән шөгыльләнәсез икән, без сезгә ярдәм итәрбез,— дип сүзен башлады Трофим Денисович. Мөҗип академикның һәр сүзен зур игътибар белән тыңлады, аның һәр киңәшен язып барырга тырьһнты. Башта Трофим Денисович мәсьәләнең теоретик ягына кагылды. — Мичуринчыл биологиянең төп положениесендә әйтелгәнчә, — диде ул, — органик дөнья үсешендә иң әһәмиятлесе — тышкы тирәлек шартлары, тереклек шартлары. Бу положение безне практика өчен бик әһәмиятле бер фикергә китерде: сыерларның сөтен яхшырту өчен алар- ны куе сөтле токымдагы үрчеткечләр белән кушарга кирәк. Алар эре гәүдәле түгел, бәлки вак гәүдәле булырга тиеш. Бу юл белән бөтен үрчемнең куе сөтле булуына ирешергә мөмкин. Шулай булганда, биологик төрнең тереклек законы нигезендә, буаз сыерның бозавы ана карынында вак гәүдәле токым — бу очракта джерсей токымлы үгез — тибында үсәчәк... Аннары ул «Горки Ленинские»дагы фермада сөтнең куелыгын арттыру буенча үткәрелгән тәҗрибәләр турында сөйләде. Шул максат белән 1952 елда сыерларны джерсей токымлы үгезләр белән кушылдыру башланган. Ул вакытта фермада сыерлар Мөҗип эшләгән фермадагы кебек үк авыр бозаулаганнар. Эре сыерларны буаз вакытта күп ашату нәтиҗәсендә, аерым очракларда, кайбер бозауларның авырлыгы туганда ук 65 килограммга җиткән. — Шул ук зур савымлы, сыек сөтле эре сыерларны, — дип сүзен дәвам итте Трофим Денисович, — джерсей токымындагы вак гәүдәле үгезләр белән кушылдыргач, мул ашату шартларында да шактый кечкенә гәүдәле бозаулар туды, фермада сыерлар җиңелрәк бозаулый башлады. Бозауларның туган вакытта кечкенә булулары аларның үсеше эре гәүдәле сыер тибында түгел, ә вак гәүдәле үгез токымы тибында булганлыкны күрсәтә. Джерсей токымындагы үгез куе сөтле токымнан булганлыктан, бозаулар, үсеп сыер булгач, куе сөтле булырга тиешләр. Практика да моны раслады — мондый таналар, сыер булып җиткәч, куе сөт’ бирделәр. Сигез елда кушылма токым сыерлары көтүендә сөтнең майлылыгы уртача 5—5,2 процентка җитте. Академикның бу фикерләре Мөҗип өчен зур яңалык иде. Ул озак еллар буе холмогор токымлы терлекләрнең ни өчен сыек сөт бирүләрен, ни өчен мондый сыерларның бозаулый алмыйча һәлак булуын яхшы аңлады. Академик әңгәмә ахырында Мөҗипкә «Горки Ленинские»дагы фермага барып, андагы эш тәҗрибәсе белән танышырга тәкъдим итте. Урман шаулый... Аның шаулавы ерактан килгән чаң авазы кебек тигез һәм сузынкы, акрын гына көйләнгән сүзсез җыр шикелле моңсу. Офыктан күтәрелеп килгән кояш еракларга сузылган урманнарга, чиксез яланнарга үзенең җылы канатларын җәя. Каен яфракла-рында көмешләнеп кояш нурлары ялтырый. Урман чәчәкләренең канатларына кунган чык бөртекләре әле кибеп тә өлгермәгән. Автобус, урман эченнән шактый барганнан соң, зур бер аланга килеп чыкты. Академик Трофим Денисович Лысенко җитәкчелек итә торган генетика институтының эксперименталь хуҗалыгы шушы аланга урнашкан икән. Таштан мәңгелек итеп салынган терлек абзарлары, төрле каралтылар кечкенә бер шәһәрчеккә охшап тора. Абзарлар эче чиста. Азык әзерләү, сыерларны саву, су эчерү, тирес чыгару һәм башка эшләр — барысы да машинага көйләнгән. Боларны абзарлар дип тә әйтәсе килми, алар чын мәгънәсе белән лабораторияләргә охшаганнар. Анда эшләүчеләрнең күбесе зоотехниклар, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидатлары, доцентлар, докторлар. Мөҗипне эксперименталь хуҗалыкның баш зоотехнигы Димитрий Михайлович Москаленко каршылады һәм берничә көн буена куе сөтле терлекләр үрчетү буенча андагы фәнни эшләр белән таныштырды. 1947 елда «Горки Ленинские»дагы фермада һәр сыердан уртача 1987 килограмм гына сөт алынган. Шул елда -сөт алуны арттыру юнәлешендә тәҗрибәләр үткәрү башлана. Беренче чиратта ашату, карау режимы яхшыртыла, нәселле үгезләр китерелә, төрле токымнарны кушылдырып орлыкландыру кулланыла. Ниһаять, көткән нәтиҗәләргә ирешелә. Уртача савым һәр сыерга 1954 елда ук инде 6785 килограммга кадәр күтәрелә. Ләкин сөтнең майлылыгы элеккечә үк түбән килеш кала. Аннары галимнәр совхозга «Богатырь» кушаматлы джерсей токымындагы үгез китереп, сөтнең майлылыгын арттыру юнәлешендә эш 'башлыйлар. Хәзерге нәтиҗә шундый: һәр сыердан уртача 5 000 килограмм сөт алына, аның майлылыгы — 5 процент. Өч бозау анасы һәм аннан олырак сыерларның тере үлчәве алты центнер чамасы икән. Мондый югары -нәтиҗәләр терлекчелек тәҗрибәсендә күренгәне юк әле. Бу фермада күп кенә яңалыклар белән танышканнан соң, Юльметь- ев Казанга джерсей токымындагы «Ликер» кушаматлы бер үгез алып кайтты. Шул көннән башлап бу фермада сыек сөт бирүче сыерларны джерсей токымындагы үгезләр белән кушылдыру тәҗрибәсен куллануга керештеләр. Бу уңай белән чакырылган киңәшмәдә директор түбәндәгеләрне сөйләде: — Күп һәм куе сөтле терлекләр булдыру өчен озак еллардан бирле алып барган эзләнүләребез бушка китмәде, — диде ул. — Моннан соң холмогор, кострома токымнары урынына, яңа джерсей токымы үрчетә башлыйбыз. Бу токым безнең Советлар Союзына Англиядән китерелгән. Ул алдыбызда торган бурычларга тулы җавап бирә. Джерсей токымлы сыерларның авырлыгы уртача 320—350 килограмхМ була. Ләкин алар сөтнең куелыгы һәм күплеге белән бүтән токымнардан шактый аерылып торалар... Яңа токым терлекләрне карау һәм тәрбияләү эше алдынгы савучы Евдокия Серебряковага тапшырылды. Сыерларның кайчан каплаты- луы, бозаулавы, үрчемнең туганда нинди авырлыкта булуы — барысы да учетка алынып бары*лды. Сөтнең куелыгы ун көн саен тикшерелде, бу эш белән Мөҗип үзе шөгыльләнде... Күптән түгел республиканың терлекчелек алдынгылары һәхм авыл хуҗалыгы белгечләре семинарга җыелдылар. Семинар занятиеләре авыл хуҗалыгы институтының лекцияләр залында түгел, уку-өйрәнү хуҗалыгының мөгезле эре терлекләр фермасында — Мөҗип Юльметь- ев лабораториясендә барды. Мөҗип Юльметьев семинарда катнашучыларны яңа токым терлекләр белән таныштырды. Алар аеруча «Апельсин» кушаматлы үгез белән кызыксындылар. Аның әнисе беренче лактация чорында елга 2361 килограмм сөт биргән. Сөтнең куелыгы 6,6 процент булган. Әтисенең әнисеннән җиденче лактация вакытында 3755 килограмм сөт алынган. Майлылыгы — 6,4 процент. Фермада бу үгез токымнары шактый күп инде. «Апельсин» белән янәшә бәйләүдә «Ликер» кушаматлы үгез тора. Аның әнисеннән икенче лактация вакытында елга 6610 килограмм сөт алынган. Майлылыгы 4,96 процент булган. 1960 елның августында бу үгезне ясалма орлыкландыру өчен файдалана башлаганнар. Институтның уку-өйрәнү хуҗалыгында гына да аннан 184 кушылгак алынган. Ә аның белән барлыгы 600 гә якын сыер орлыкландырылган. Семинарда катнашучылар бозауларны да бик җентекләп карадылар. Бозаулар барысы да джерсей токымыннан, төсләре белән дә, тән төзелешләре ягыннан да башка бозаулардан нык кына аерылып торалар. — Без һәр хуҗалыкта джерсей токымлы үгезләр булдыруны максат итеп куйдык, — диде аларга Юльметьев. — Бездә инде югары продукт бирүче сыерлар күп. Менә «Дотация» кушаматлы сыер. Бозаулаганнан соң беренче айда ул 428 килограмм сөт бирде. Майлылыгы— 5 процент. «Лимма», «Бронза», «Желетина» кушаматлы сыерларның да сөтләрендәге майлылык 4,7—5 проценттан к им булмый. Әйе, нәтиҗәләр күз алдында. Бу сыерлар — тере сөт цестерналары гына түгел, бәлки алариы хәзер май чүлмәкләре дә дип әйтергә була. Биредә соңгы җиде-сигез ел эчендә сөтнең майлылыгы 3,4 проценттан 4,5—5 процентка кадәр күтәрелгән. Бу мәсьәлә буенча гомуми күрсәткечләргә күз салыйк. Чит илләрдә һәм шулай ук безнең ил буенча да фән һәм практика шуны күрсәтә: аерым токым сыерларның сөтендәге майлылык 30—40 елда бары 0,2—0,3 процентка, ягъни ун ел эчендә 0,1 процент чамасы гына арткан. Холмогор, Кострома токымнарын кушылдырсаң, сөтнең майлылы- гын 3,6 проценттан 4,5 процентка кадәр күтәрү өчен кимендә 70—100 ел вакыт кирәк булыр иде. һәркемгә билгеле: майлылык проценты югары булган сөт югары калорияле була. Шуңа күрә дә колхозларда һәм совхозларда сөтнен майлылыгын 0,1 процентка гына күтәрү дә бер ел эчендә илебездә өстәмә рәвештә 36—37 мең тонна май алырга мөмкинлек бирер иде. Моңар- дан тыш, куе сөтле терлек, сыек сөтлегә караганда, тотылган азык хакын яхшырак кайтара, димәк, аның продуктлылык дәрәҗәсе дә югары. Елга 2300 килограмм сөт бирә торган сыерның сөте 3,5 процент майлылыкта булса, аңардан 80,5 килограмм атланмай алына. Әгәр дә шул сыерның сөтендәге майлылыкны 1 процентка арттырсак, ягъни 4,5 процентка җиткерсәк, аның сөтеннән инде 103,5 килограмм атланмай чыга. Әйе, аерма бик зур. Менә кайда ул яшеренеп ята торган резерв! Әгәр дә республика колхозларындагы һәм совхозларындагы 300 мең баш савым сыерның сөтендәге майлылыкны 1 процентка күтәрсәк, өстәмә рәвештә генә дә 6900 тонна май җитештерергә мөмкин булыр иде. Бу резервны файдалану, аны гамәлгә ашыру үзе генә дә хезмәт ияләрен атланмай һәм сөт продуктлары белән яхшырак тәэмин итүдә зур урын тотачак. Бу көннәрдә бөтен совет халкы КПСС Үзәк Комитетының декабрь һәм февраль Пленумы карарлары белән рухланып яши һәм эшли. Пленум якын киләчәктә илебездә ашлыкны һәм терлекчелек продукцияләрен мул итеп җитештерү өчен авыл хуҗалыгын интенсивлаштыруны бүгенге көннең практик бурычы итеп куйды. Бу өлкәдә фәнни нигезләнгән көрәш программасы эшләде. Авыл хуҗалыгын интенсив үстерүдәге төп юнәлешләрнең берсе — бөтен .яңалыкны, прогрессив башлангычны эштә кулланма итеп алу. Менә шуңа күрә дә Мөҗип Юльметь- евның иҗади хезмәте республикабызның барлык терлекчеләре, авыл хуҗалыгы белгечләре өчен гаять зур практик әһәмияткә ия.