Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГЕНЕРАЛ ЯЗМАЛАРЫ'

убликовның доклады комкорны канәгатьләндерде. Бер генә нәрсә белән генерал килешә алмады, ул да булса ОИПТД урнашкан позицияне үзгәртү мәсьәләсе иде. Дивизия оешканнан бирле ОИПТД белән бик оста җитәкчелек итеп килгән майор Дмитрий Константинович Логвинович әле шул көннәрдә генә яраланып сафтан чыкканнан соң, аның урынына майор Леонтий Федорович Солдатенко билгеләнгән иде. Мин аңа ОИПТДның бер өлешен икенче урынга күчерергә боерык бирдем. * Адъютант Альхимов фронт обстановкасы төшерелгән картаны өстәлгә куйды. — Полковник Леонов сезгә сугышчан приказны күрсәтмәдемени әле? — диде комкор. — Приказның барын беләм, ә эчтәлеге мәгълүм түгел. — Тыңлагыз, алай булса... Комкор дивизиягә сугышчан приказ тапшырды. Бу приказ буенча, безнең дивизия, каршыдагы немец оборонасы ватканнан соң, һөҗүмне көньякка борып, 17 нче дивизия белән бергәләп, Наревның көнбатыш ярларын дошманнан чистартырга һәм Пултусктан Пшасныш шәһәренә сузылган таш юлны өзәргә тиеш иде. Шулай итеп без, көнбатышка барасы урынга, көньякка юнәлергә тиеш булдык. Безнең НП дан урман авызы, таш юл һәм _>Бобы авылы яклары яхшы күренә иде. Ләкин кичкә таба, сугыш урман эченә күчкәч, полкларны күреп булмый башлады, хәлне бары телефон, рация аша гына белергә мөмкин иде. Сугыш һаман бик кызу бара һәм әлегә безнең файдага иде. Әмма төнге уникеләр тирәсендә Окропиридзедаи хәлнең кыенлашуы турында борчулы сигналлар килә башлады. Айдагы хәлне тикшереп, билгеле бер карарга килү өчен, Котовны алып, Окропирид- зега киттем. Без чокыр-чакырлар эченнән (тигез урыннан барып булмый, снарядлар, миналар еш ярыла иде) ике урман арасына килеп чыккач, немецлар ул тирәне ракеталар элеп, ялт иттереп яктыртырга керештеләр. Аягүрә барырга да мөмкин түгел, чөнки тирә-як ачыклык һәм тигез иде. Без ята-йөгерә барырга мәҗбүр булдык. Ниһаять, ишеге төньякка каратып ясалган землянкага — Окропиридзе һәм Резчиков янына килеп җиттек. Без зур ишекне ачып кергәндә, алар икесе дә телефоннан сөйләшеп торалар иде. Землянкада радистлар, телефониист- лар да байтак. Болай да тынчу һаваны бозып, аргы почмакларда тәмәке пыскыталар иде. 1 Ахыры. Башы 3, 4, 5 саннарда. Б Ишек ябылуга, землянкада гаҗәеп тынлык хасил булды. Окропи- ридзе бигрәк тә гаҗәпкә калды, ахры. Доклад урынына, ул миңа грузин акценты белән: — Иптәш генерал, сез ничек монда эләктегез? — диде. Аның сөйкемле йөзен чем-кара сакал-мыек баскан иде. Күрәсең, аннан үрнәк алып булса кирәк, Резчиковның йөзе дә сары йонга төрелгән. Ул бу хәлендә минем белән очрашуга уңайсызланып, ихтыярсыз, кулын мыегы тирәсендә йөртә башлады. Әмма хәзер сакал турында сүз озайтып торыр чак түгел иде, без шундук полк командирының күзәтү пунктына киттек. Чокырчакырлар арасыннан узып, куаклык янына килеп җиткәндә, безне бер офицер каршылады. Немецлар моннан 300—400 метрда гына, ә батальоннарның рубежы бөтенләй якын иде. Төнге контратака белән дошман безнең частьларга бик нык якынайган. Позицияне ныклап тоту өчен, ашыгыч рәвештә артиллерияне бирегәрәк тартырга кирәк иде. Әнә шундый нәтиҗәгә килеп, без полк командиры землянкасына кайттык һәм мин, телефон аша, Бубликовка тиешле боерыклар бирдем. Аннары Окропиридзега тагын бер мәртәбә кирәкле күрсәтмәләрне ясап, үземнең НПга юнәлдем. Немецларның пулемет утлары без килгәндәгедән дә көчәя төшкән һәм алар тагын да якынайганнар иде. Урман авызына килеп җиткәндә, миңа берәү шундый итеп кычкырды ки, мин хәтта аптырап-куркып киттем. «Тукта! Кая барасың?» дисә бер хәл иде, ә ул, шуңа өстәп, минем әнине дә, әбине дә бик җиренә җиткереп искә төшерде. Янына барсам, таза гына гәүдәле .бер автоматчы икән. Мине күргәч, әтәләнеп сикереп торды, куркудан тәмам, агарынган иде. Ләкин, ул сүз әйтергә өлгергәнче, мин аның кулын кысып: — Молодец, шулай кирәк, дөрес эшләдегез! — дигәч, егетем берьюлы балкып китте: — Советлар иленә хезмәт итәм! — дип ярып салды. Иртән бу хәбәр бөтен полкка таралган иде инде. «Мин аны чигүче солдат дип торам, ул безнең генерал икән, ә мин аңар яман сүзләр әйтеп кычкырдым бит», — дип сөйләгән ул иптәшләренә. — Ә генерал нәрсә дип әйтте? — дип сорый икән полк агитаторы Выхованец. — Гауптвахта га утырта инде бу дисәм, ул молодец дип әйтте, кулны кысты, гомеремдә дә онытмам бу вакыйганы, балаларыма да сөйләрмен, исән кайтсам, — дип әйткән солдат. Ә кич белән миңа ул сугышчының штык атакасында геройларча һәлак булганын хәбәр иттеләр. Ул көннәрдәге дивизия фронты хәлләренә карата шуны әйтергә кирәк: немецлар, ерткычларча каршылык күрсәтеп, югалткан позицияләрен кире кайтарырга омтылсалар да, дивизия үз позициясен бирмәде. Ике яктай да кискен сугыш берничә көн буена дәвам итте. Бары тик 23 октябрьда гына безнең сугышчылар Бобы авылын дошманнан чистарттылар һәм Хмелево авылы өчен көрәшә башладылар. Алда искәртеп киткәнемчә, Рожан плацдармын киңәйтүдә безнең корпус 48 нче армиянең сул флангысыида хәрәкәт итеп, мин җитәкчелек' иткән дивизия төп участокта сугышты. Үзеннәи-үзе аңлашыла, мондый шартларда сугыш алып бару безгә җиңел түгел иде. Менә шуңа күрә дә ул көннәрдә мин планда бөтенләй каралмаган кайбер нәрсәләрне эшләргә мәҗбүр булдым. Әйтик, дивизия мәктәбе. Анда безнең рядовой сугышчылардан кече командирлар — сержантлар әзерләнә иде. Плацдарм сугышлары бетеп, фронт тынычлангач кына тантаналы шартларда подразделеииеләргә таратырга тиеш булсак та, мәктәп укучыларын вакытыннан элек сугышка кертергә туры килде. Әлбәттә, шундый кыен чакта курсантларны сугышка кертүнең файдасы зур булды, әмма алар- ның байтагының яраланып яки бөтенләй һәлак булып сафтан чыгуы кызганыч иде. Плацдармны киңәйтү көрәшендә килеп чыккан күп сандагы эпизодларга тукталып тормастан, шуны гына әйтәсем килә: гитлерчыларның каршылык күрсәтүе икеләтә көчәя барды, һәрбер метр җирне катлаулы, кискен сугыш аркасында гына кулга төшерә идек. 24 октябрьда Хмелево авылы да дошманнан чистартылды. Бу — Нарев елгасының көиб.атыш ярларындагы яхшы каралтылы 3—4 километрга сузылган зур авыл иде. Авылның көнчыгыш ягыннан, елга аркылы улар көткән гитлерчыларга төньяктан ясалган штурм зур куркыныч тудырды булса кирәк. Алар качарга ашыктылар. Башта немецлар көнбатышка — Голодовога таба чигәргә омтылдылар. Ләкин анда Окропиридзе полкы һәм безнең уң күршеләрнең утына юлыккач, бердәнбер чигү юлы булган Пелта елгасы аша Пултускка юнәлделәр. Без опергруппа белән Хмелевога ашыктык. Ләкин без барасы юнәлешнең күп өлеше мина кырлары белән тулган иде. Шунлыктан саперлар күрсәткән хәвефсез урыннардан бару шактый күп вакытны алды. Кыр тулып яткан фашист үләксәләренә һәм геройларча һәлак булып, әле җыелып алынырга өлгермәгән безнең, сугышчыларның гәүдәләренә карап барып, Хмелево авылына килеп җиткәндә, кулына автомат тоткан Писарев очрады. — Рөхсәт итегез, сезгә бер нәрсә күрсәтергә! — диде ул, доклад ясаганнан соң һәм бездән 10—15 метрда гына ятучы һәлак булган зур гәүдәле старшина янына алып килде. Старшинаның сул ягында әле жаны чыгып җитмәгән фашист та ята иде. — Бу кабахәтнең эт җанын алыйм әле! —дип, Писарев автоматыннан чират бирде һәхМ менә нәрсә сөйләде: — Старшинага биш немец ташланганнар. Ә ул аларның дүртесен атып үтергән. Бишенчесе—менә шушысы (ул әлеге фашистны күрсәтте) старшинаның патроны бетүен күреп, тереләй алмакчы булган да аңа ташланган. Ә старшина, автомат прикладын ходка җибәреп, күрәсез, аның башын ярган. Әмма шул арада, кайдандыр старшинага да атканнар иде... ! Шундук бу старшинаны хөкүмәт бүләгенә тәкъдим итүем исемдә, ләкин аның исеме дә, фамилиясе дә хәтеремдә калмаган. Көнозын дәвам иткән сугыш нәтиҗәсендә, кичкә Пшемярово авылы да безнең сугышчылар кулына күчте. Ә икенче көнне Пелта елгасының сул як ярларын гитлерчылардан азат итү башланды. Фашистлар җан- фәрманга каршылык күрсәтәләр, ә безнең егетләр аларны кысрыкларга тырышалар иде. Шулай ике яктан да алып барылган канкойгыч сугыш көн буена дәвам итте, әмма фронтта әйтерлек үзгәреш юк иде әле. Инде кояш та батып килә. Күктәге кара-кучкыл болыт кисәкләре ашыгып көньякка агылсалар да, яңгыр яумый иде. Кырда чабылмыйча калган үләннәр моңсу гына, иренеп кенә башларын селкеп утыралар. Суытып та җибәрде. Якын-тирәдә землянка юк, ә траншеяда салкын. Әйе, көз, чын мәгънәсендәге салкын көз иде бу. Без Хмелеводан Голодовога сузылган, немецлар ташлап киткән траншеяда — яңа күзәтү пунктында идек. Мин командирлардан доклад таләп иттем. Башта Мамонов (ул да минем янда иде), аннан соң Резчиков, фронт хәлләрен әйтеп, доклад ясадылар. Соңыннан мин аларга Пелта елгасын кичү турында сугышчан приказ бирдем.'Мамонов та, артполк командиры да, үзләренә тапшырылган приказ буенча Миңа сораулар биреп, кайбер детальләрне ачыкладылар. Командирларның йөзләре җитди, йончылганлыклары күренеп тора: йокысызлыктан күзләре пешеккән кебек кызарып чыккан иде. — Иптәш Резчиков, хәзерге вакытта дивизионнар кайсы районда урнашканнар? — дидем мин. — Беренче дивизион Гнойно районында, ә икенче дивизион... Секунд эчендә без траншея төбендә калдык. Бер снаряд бездән алда 10 метрда гына ярылды. Балчык, таш кисәкләре өстебезгә коелып төшкәндә, без инде тора башлаган идек. Шунысы гажәп, снаряд шартлаганда Мамонов үз гәүдәсе белән мине каплаган иде. — Бу юлы да исән калдык, димәк, сугыш беткәнче безгә берни дә •'булмас! — дидем мин Мамоновка. — Мин алай дип әйтә алмыйм, күңелем тыныч түгел, иптәш генерал, — диде ул. — Юкны уйламагыз, үлмибез, иптәш Мамонов! Ул, эндәшмичә, башын аз гына селкеп алды. Безнең бу сөйләшүләр, ихтимал, бпк аз вакытны алгандыр, әле тө- .теи дә таралмаган иде. — Резчиков, тор! — дидем мин, аның әле һаман траншеяда ятуына аптырап. — Ай, иптәш генерал, карагыз! Мамонов күрсәткән якка борылдым. Ни күзем белән күрим, подполковник Резчиковиың фуражкасы, яртылай умырылган хәлдә, окоп читендә ята. Аннан ерак та түгел баш сөякләре. Мин Резчиковка иелдем. Аның башы яртылаш кына калган иде. — Ничек кызганыч, яхшы иптәшне, дустымны югалттым! Александр Васильевич белән теләсә ни вакытта да, нинди генә кискен хәлләр тумасын, бар эшне дә җиңел хәл итәргә була иде, — дип, тирән сулап куйды Мамонов һәм уйга калды. Без, ул вакытта анда булган барлык кешеләр, баш киемнәребезне салып, рус халкының батыр улы Александр Васильевич Резчиков белән актык мәртәбә хушлаштык. Аннары носилкага салып, аны әкрен генә медпунктка алып киттеләр. Бу минутларда һәркемнең җаны үзенчә әрни иде. Ләкин Резчиковиың ординарецы кадәр борчылучы булмагандыр. Киң җилкәле, җитез хәрәкәтле, чибәр генә татар егете иде ул. Аның батырлыгы, елгырлыгы хакында Резчиков миңа берничә мәртәбә сөйләгән иде. Үзенең атасыдай яраткан командиры үлгәннән соң, ординарецның мөлдерәп-мөлдерәп тамган күз яшьләре әле дә күз алдымда тора... Подполковник Резчиков башта артполк командиры ярдәмчесе, аннан соң артполк командиры булып- хезмәт иткәндә үзен бик яхшы хәрби, җитәкче буларак таныткан иде. Артиллерия белән оста җитәкчелек итүе аркасында, меңнәрчә гитлерчыларга әжәл китергән кеше иде ул. Немецлар йөзләрчә танклар белән атакага чыккан вакытларда, туры наводка белән җитәкчелек итеп, дошман бронясының күбесен ваттырып, ■калганнарын кире чигәргә мәҗбүр иткән очраклары аз булмады аның. Фронт бераз тына төшкәч, кичке аш китерделәр. Мамонов белән брустверга менеп утырдык та карабодай боткасы ашарга керештек. Ләкин, бердән, ботка инде күптән суынып беткәнлектән, икенчедән, әле яңа гына, тәҗрибәле командирдан аерылу борчуыннан аппетит юк иде. — Фляга төбендә азрак юкмы анда? — дидем мин Котовка. Бар икән. Башта, кружка төбенә генә . салып, Мамоновка бирдем, аннан үзем дә авыз иттем. Шуннан соң бераз «җылындык» билгеле, ләкин аңа карап кына аппетит та ачылмады, күңелдәге авыр тойгылар да югалмады. — Иптәш Мамонов, — дидем мин, үткәй вакыйганы искә алып, нишләп сез бая минем өстә калгансыз? — Шулай кирәк булды, иптәш генерал!—диде ул, бик гади генә итеп. Мамоновның күзәтү пункты елга кырында иде. Ул шунда ашыкты. Минем тарафтан куелган сугышчан бурыч буенча, полк иртәгә Пелта елгасын кичәргә тиеш иде. Фронт кичтән чагыштырмача тынычрак булса да, төн урталарында тагын җанланып китте. Полк командирлары белән сөйләшеп, хәлнең кыен булуына да карамастан, позицияне саклап калырбыз, дигән хәбәрләр алсам да, Мамоновның доклады канәгатьләнерлек түгел иде. Шунлыктан аңа үзем барырга булдым. — Кая барасыз? — диделәр миңа хор белән. Бу «хорда» Котов кына катнашмады. Ул инде андый вакытларда үгетләүнең мәгънәсе булмасын белә иде. Ә егетләрнең алай диюләренең хикмәте шунда: елга буеннан яудырылган дошман пулялары безнең алдагы басуны да үтәли кисеп тора һәм НП тирәсендә ком туздыргалыйлар иде. Без зур кыенлыклар белән полк командирының күзәтү пунктына барып җиткәндә, текә яр кырыенда ватылган «Тигр» тора иде. Ул көнбатышка карап туктаган. Ихтимал, гитлерчы суны кичәр өчен яр буйлап урын эзләгәндер, ләкин безнең артиллеристларның берсе аның башына җиткән. «Тигр» үзенең яны белән Мамонов группасын бик яхшы каплый иде. Без дә шуңа ышыкландык. «Тигр»га сибелгән пуляларның саны юк. Ихтимал, дошман артиллериядән дә ут ачкан булыр иде дә, ләкин ара бик якын (70—80 метр гына) булганга, бу тирәләр ул хәвефтән азат идеч «Тигр» янына килеп җиткәч, бераз тын алдык, чөнки нык кына йөге- релгән иде. — Әйдәгез, фронт хәлен тикшерик!—дидем мин, сулыш иркенәеп, сүз әйтер хәлгә килгәч. Монда картаның кирәге юк иде. Аны кулга алган очракта да яктыртып укырга мөмкинлек булмас иде. Мин Мамоновның докладын тыңладым. Аның доклады класстагы педагогның электрлаштырылган картадан карап дәрес бирүенә охшап китте. — ...Капитан Леонов батальонының уң флангысында ике авыр пулемет,— диде Мамонов. Чынлап та, дошманның ике авыр пулеметы бербер артлы чират биреп куйдылар. — ...Ә менә бездән уңдарак бер станоклы һәм ике кул пулеметы баш күтәрергә дә бирмиләр!—Мамонов- шулай диюгә, ул әйткән юнәлештән пулеметлар бер-бер артлы ата башлады. — Нигә ул пулеметларны туры наводкадан юк итмисез? — Шулай эшләп карадык, ләкин расчет сафтан чыкты. Яр кырыена килү урынсыз корбан сорый, иптәш генерал, — диде Мамонов. Без, уңгарак китеп, дошманның хәрәкәтен күзәтә башладык. «Уңга- рак киттек» дигән сүз бик ансат әйтелә. Ләкин шул 50—60 метр араны үтүе бу очракта шактый читен иде. Гадәттә, һәр елганың уң ярлары текә, сул ярлары сөзәгрәк була иде, әмма Пелта елгасының йке яры да бер тигез текә; ярларының ераклыгы берберсеннән 70—80 метр. Ике яктан ике дошман кул коралларыннан теләгән чаклы ата алалар. Бик теләсәк тә, сул флангка без бөтенләй бара алмадык. Мөмкин булган кадәр җирне күзәтеп, мин полк һәм батальон артиллериясен яр буена казып китерергә боерык бирдем. — Бер генә юнәлештә булса да, иртәнгә чаклы суны кичәргә рөхсәт итегез? — диде Мамонов, боерыкны тыңлаганнан соң. — Әгәр дә, дошман пулеметларын «сүндереп», ул эшне эшли алсагыз, сезгә рәхмәттән башка бернәрсә дә булмас! — дидем. Ләкин дивизия оешканнан бирле үзем белән бергә хезмәт иткән һәм минем ип яраткан командирларымның берсе булган батыр йөрәкле Мамонов белән ике арада булган бу күрешүнең соңгы күрешү булырыи һич тә уйламаган идем. ...Гадәттәгечә, Мамонов белән саубуллашып, үземнең НПга кайтырга чыктым. Хәзер инде сәгать төнге өченче булырга тиеш. Яктырткыч пулялар әле анда, әле монда ярылып-яктыртып безне «озата» киләләр иде. Шулай да хәвеф-хәтәрсез кайтып җитеп, траншеяга сикереп төштем. Шундук телефон шалтырады. Мамонов икән, минем исән-сау кайтуым белән кызыксынып шалтыраткан иде ул. Төн һаман салкыная, җылы җир юк. Окопларга салам да алып килделәр. Без өскә салам «ябындык». Ләкин салам гына әллә ни җылыта алмый иде. Үтереп йокы килә. Әмма ул салкында ничек йоклыйсың?.. Ниһаять, таң да атты. Ләкин кояш күренми, киресенчә, көнчыгыштагы горизонт ничектер ямьсез, караңгы иде бүген. — Әйбәт билге түгел бу! — диде Котов. — Ташлагыз әле, әллә нәрсәләр кузгатасыз! — диде Федоров, аның белән килешергә теләмичә. Бу вакытта мин Мамонов белән сөйләшә идем. — Артиллериянең күпчелеге тиешле урыннарында. Төнге разведка тагын яңа цельләр тапты. Сугышчылар иртәнге аш белән вакытында тәэмин ителде. Ашадылар, боеприпас җитәрлек. Сезнең боерыгыгызны көтәм! — диде Мамонов. Аның тавышында зур ышаныч сизелә иде. Трубканы куйдым. Як-якта саламга төренгән сугышчылар. Хәзер инде бар да җанлана башлады. Самолетлар очкан тавыш та ишетелеп китте. Ул да булмады, Мамонов полкы участогына бомбалар да төшеп ярылырга тотынды. Шундук телефон да өзелде. — Мамонов ординарецы нигәдер монда йөгерә! — диде Котов. Чыннан да башы бинт белән бәйләнгән ординарец безгә таба йөгерә иде. — Полк командиры һәлак булды! — дип кычкырды ул, минем янга килеп җиткәндә. Бу хәлгә ышанасы килми иде. — Ничек һәлак булды, кайда? Үзе дә яраланган ординарец бик авырлык белән генә түбәндәге хәбәрне белдерде: Мамонов, минем белән телефоннан сөйләшкәч тә, үзенең землянкасына керә. Вакыт күп тә үтми, дошман полк позициясен бомбага тота башлый. Бер бомба землянка кырына гына төшеп ярыла. Шунда ук землянканың бер бүрәнәсе җимерелеп тә төшә. Менә шул бүрәнә башы Мамоновның маңгаен яньчеп керә. Ул сикереп тора да, йөгереп тышка чыга һәм: «Машина, Готлиб!» дип ике генә сүз әйтә дә егыла. (Мамонов, «Готлиб» дип тикмәгә генә кычкырмаган, әлбәттә. Операция взводының врач ордеиаторы Абрам Аронович Готлиб дивизиядә иң яхшы врачларның берсе иде. һөҗүм көннәрендә уртача һәм авыр яра алган уннарча солдат һәм офицерларның 80 процентын үз кулыннан үткәреп, Готлибның көненә 62 шәр кешегә катлаулы операцияләр ясаган вакытлары булды. Шуның өстенә Абрам Аронович бик актив донор да иде. Белоруссия операциясе вакытында яралы сугышчыларга ике мәртәбә үзенең канын биреп, берничә кешене үлемнән коткарып калды. Шунлыктан ул дивизия сугышчылары арасында зур хөрмәт казанган иде.) Сәгать ярымнан безгә авыр хәбәр килде. Полк командиры Николай Васильевич Мамонов медсанбатка алып барганда юлда вафат булган иде. Полк командирларыннан иң яше, аеруча талантлы һәм сәләтлесе булган ул офицерны югалту безнең өчен зур кайгы булды. Күңелнең әрнүенә чама юк иде... Ерткычтан да әшәкерәк булган фашистларны юк итүдә кулга кул тотышып, геройларча сугыша белгән Резчиков белән Мамоновны бер. поляк авылында зур хөрмәт белән икесен бер кабергә салып күмәргә боерык бирдем. Бу процессиягә җитәкчелек иткән М. А. Барыкин безгә әлеге командирларны күмгәндәге ялкынлы чыгышлар турында сөйләп торганда телефон шалтырады: — Фатих Гарипович, — диде генерал Гарцев, басынкы тавыш белән, — Сезнең Мамоновка полковник званиесе килде, ләкин, зур үкенечкә каршы, ул инде аны ишетми! Әйе, ул аны ишетми иде инде хәзер. Ләкин апы үз аталарыдай күргән сугышчылары бар иде бит әле. һич югы алар ишетсеннәр дип, шундук бу .хәбәрне Мамонов полкына җиткерергә боерык бирдем. Ә 1945 елның 25 мартында, дивизия Көнчыгыш Пруссиядә сугышкан вакытта, без Николай Васильевич Мамоновка Советлар Союзы Герое исеме бирелү турында СССР Верховный Советы Президиумының 24 мартта игълан ителгән указын алдык. Укучы күргәндер, бу язмаларымда мин Мамоиовны бик еш телгә ала килдем. Әмма шушында Мамонов һәм . аның полкы турында тагын бер тапкыр тукталып китүне кирәк саныйм. Николай Васильевич дивизиягә килеп полк белән җитәкчелек итә башлаганда, аңа нибары 24 яшь кенә иде әле. Ләкин «акыл яшьтә түгел, башта», дип халык тикмәгә генә әйтми икән. Вологда шәһәрендә эшче семьясында туып үскән һәм әле өйләнергә дә өлгермәгән ул егетнең күкрәгендә, полкына куелган сугышчан бурычларны уңышлы үтәп чыкканлыгы өчен, хөкүмәт тарафыннан бирелгән Кызыл йолдыз, Сугышчан Кызыл Байрак, Александр Невский, Кутузов орденнары һәм күп кенә медальләр ялтырый иде инде. 1944 елның җәйге-көзге һөҗүмнәре вакытында (Белоруссия җирләрен һәм Польшаның Белосток шәһәрен, Варшава воеводствосын азат иткән көннәрдә) Мамонов җитәкчелегендәге полк аеруча җаваплы участокларда сугышып, зур батырлыклар күрсәтте, дивизия каршына куелган иң катлаулы бурычларны уңышлы үтәп чыкты. Шул сугышларда полк немецларның 1500 дән артык солдат һәм офицерын, 36 тубын, 31 пулеметын, 2000 нән артык автомат һәм мылтыкларын юк итте, 510 солдат һәм офицерын әсир алды. Полк командиры Мамоновныц һөҗүм вакытында һәрчак иң җаваплы урыннарда булып, сугышның барышы белән турыдан-туры үзе җитәкчелек иткән вакытларын мин бик еш күрә идем. 1944 елның 16 августында, яралануына да карамастан, полк белән командалык итүен ташламыйча, Клещели районында кыен хәлдә калган 65 нче арм-ия частьларына зур ярдәм күрсәтеп, Мамонов үзенең егетләре белән дошманга зур югалтулар китергән иде. 3 сентябрьдәге сугышларда да Мамонов полкы, Гронды авылы янында дошманның оборонасын өзеп, Нарев елгасына беренче булып бәреп чыкты һәм бу бәрелештә 250 фашистны юк итеп, байтагын әсир алды. 12 октябрьда Нарев- ны кичү вакытында да Мамонов полкының авангардта хәрәкәт иткәнен искә алсак, аның никадәр булдыклы икәнлеген аңлау кыен булмас дип уйлыйм. Менә шундый иде безнең Николай Васильевич. Үзе дә батыр, сугышчыларын да җитәкли белә иде. Алгарак китеп булса да әйтим, Совет Армиясе гаскәрләре фашизмны тар-мар итеп, Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, без төрле өлкәләрдә геройларча һәлак булып калган өч полк командирын да (Советлар Союзы Герое полковник Николай Васильевич Мамонов, подполковник Александр Васильевич Резчиков һәм подполковник Петр Николаевич Евсеевны) җыеп, элек Көнчыгыш- Пруссиянеке булган, ә хәзер Калининград өлкәсенә кергән Хайлиген- байль шәһәре мәйданнарының берсенә күмдек. 1952 елда, КПССның Калининград өлкә комитетының һәм өлкә башкарма комитетының карарлары нигезендә, Хайлигенбайль шәһәренә Мамонов исеме бирелде һәм шәһәр яныннан агучы Банау елгасы Мамоновка дип исемләнде. Шәһәр советы башкарма комитеты председателе иптәш О. Ф. Зубареваның язуына караганда, хәзер өч батыр кү- Дивизиянең полк командирлары полковник Н. В. М а м о н о в, подполковник А. В. Резчиков, подполковник П. Н. Евсеев каберләре. мелгән мәйданда шәһәр хезмәт ияләре бик матур сквер ясап, анда төрле агачлар, чәчәкләр утыртканнар һәм скверда Советлар Союзы Герое Николай Васильевич Мамоновка һәйкәл куелган. ДӘҺШӘТЛЕ КӨРӘШ ДӘВАМ ИТӘ Безнең 26 октябрьга билгеләнгән планыбыз тормышка ашмады, әзерлек тулысынча тәэмин ителмәде. Дөресен генә әйткәндә, дивизия фронтындагы сугышчан тәртипне үзгәртмичә торып, Пелта елгасын кичәргә мөмкинлек булмады. Чөнки фронт чагыштырмача киң, ә каршыдагы дошманх көчле иде. Менә шуңа күрә мин сугышчан тәртипкә үзгәреш кертергә булдым. Беренче эшелонга Евсеев һәм Боковня IV полкларын, икенче эшелонга Окропиридзе полкын куярга дигән карарга килдем. Болай итүнең сәбәбе шул: беренчедән, дивизиянең һөҗүм итү участогы тараерга тиеш булса, икенчедән, шул тараю хисабына артиллерия һәм башка төр коралларның ут көче куерачак иде. Югары командование белән сөйләшеп, Окропиридзе полкы участогын күрше дивизия частьларына тапшырдык. Шулай итеп, безнең өзеклек ясыйсы участок тарайды, нибары 2 километрга гына калды. Димәк, артиллериянең көче дә куерып калды. Хәзер инде һөҗүмне дәвам итәргә дә була иде. 27 октябрьда, дошман тарафыннан иң каты һәм иң дәһшәтле каршылык шартларында елганы кичеп, дивизия частьлары плацдарм ясадылар. Километр ярым киңлегендәге фронтта ике полк 1,5 километрга алга киттеләр. Немецлар берничә мәртәбә контратакага чыктылар. Көндезге уникегә чаклы сугыш аеруча кискен булды, аның кайда IV Подполковник Боковня Мамонов урынына килгән иде. көчлерәк, кайда йомшаграк икәнен әйтүе дә кыен иде. Кичкә таба гитлерчылар тагын берничә мәртәбә безнең гаскәрләрне плацдармнан төртеп төшерергә омтылып карадылар. Ләкин безнең частьлар сугышып алган җирнең бер адымын да бирмәделәр. Командование тарафыннан күрелгән чараларның иң җаваплысы сугышны артиллерия белән тулы- сынча тәэмин итүдән гыйбарәт булды. Полк артиллериясенең байтак өлеше плацдармга чыгарылды. Елганы кичүдә һәм аның ярларындагы дошманны юк итүдә мамоновчылар искиткеч батырлык күрсәттеләр. Йөзләрчә үлеп калган немец солдатлары, җимерелгән туплар һәм күп санлы кул кораллары ул бәрелешләрнең никадәр кискен булуына җанлы шаһит иделәр. Әйе, Пелтаның аргы ягында плацдарм ясадык ясавын. Әмма икенче көнне әйтерлек алга китеш булмады, һәм аны без көтмәдек тә. Чөнки 27 Октябрьдагы канлы сугышларда, дошман сафларын какшату белән бергә, безнең частьлар да шактый сирәгәеп калган иде. Шунлыктан,. 28 октябрьда калган көчкә перегруппировка ясап, частьларны сугышчан тәртипкә китерергә кирәк булды. Әлбәттә, бу эшләр тыныч шартларда бармады, чөнки дошман белән бәрелеш көнен дә, төнен дә дәвам итә иде. Әле дә хәтеремдә, без һөҗүмне дәвам итәсе иртә (29 октябрь) гадәттән тыш ачы җилле һәм салкын булды. Җил вакыт-вакыт агач яфракларын шундый күп итеп йолкып алып бөтерә башлый, хәтта 100 метр алдагы нәрсәләрне дә күреп булмый иде. Табигатьнең шушы кырыслыгы, әлбәттә, һөҗүмгә шактый нык комачаулаячак иде. Ләкин аңа карап кына без планны үзгәртә алмадык һәм иртән иртүк, нәкъ приказда билгеләнгән вакытта, дивизия һөҗүмгә күчте. Ихтимал, гитлерчылар болай иртә һөҗүмне көтмәгәниәрдер дә. Урыны белән чигәргә мәҗбүр булдылар. Озак та үтмичә, мамоновчылар 106,7 калкулыгына да барып җиттеләр. (Ул калкулык Полтусктан Цеханувка бара торган таш юл тирәсендә иде.) Алардаи чак кына соңрак, Евсеев полкы да шул сызыкка барып җитте. Әнә шулай адымлап, сөямләп дип әйтерлек, дошманны кысрыклап алга бара торгач, 29 октябрь киченә дивизия Пелтадан 2,5 километрга ары китте. Безнең НП плацдармда, Пелтадан бер километр чамасындагы калкурак шәрә җирдә иде. Минем белән полковник Леонов, штаб офицеры майор Якубовский, автоматчылар, элемтәчеләр. Менә караңгы да төште. Мин, алынган рубежиы саклап калып, киләсе көнгә һөҗүмне дәвам итү өчен әзерлек алып барырга дип, полкларга приказ бирдем. Аннары үзем Боковня полкына, ә Леонов Евсеев .полкына приказның үтәлешен тикшерергә киттек. Хәзер инде төн тәмам караңгыланган һәм җил тынып, дөнья тынычланып калган иде. Боковняга тиешле күрсәтмәләр биргәннән соң, үземнең НПга кайттым да, уң күрше белән элемтәгә кереп, аларның хәлен сораштыра гына башлаган идем, кинәт мотор тавышлары ишетелә башлады. Ул да түгел, полк командирларыннан хәлнең катлауланып китүе турында борчулы хәбәрләр килә башлады. Леонов корпуска доклад ясый калды, мин землянкадан чыктым һәм аптырап киттем: бөтен дөнья яп-якты һәм дошман танклары тавышына чыдар хәл юк иде. Тиз генә сугышчан сакны тикшердем дә землянкага кердем. Сугышчан сак белән майор Якубовский идарә итә иде. — Дошман танклары минем НП га килеп җитәргә нибары 100 метрлап кына калды,— дип шалтыратты шул чак Евсеев. — Безнең мондагы туплар барысы да сафтан чыкты!.. Телефон өзелде. Леонов рация аша Боковня белән сөйләшә башлады. һәм аның участогында да шул ук хәл булуын әйтте. Мотор тавыш- лары тагын да көчәйгәч, мин землянкадан чыктым. Танклар бөтенләй якынайган, ә безнең хәрби сак күренми иде. «Якубовский!» — дип, ике мәртәбә кычкыруым да бушка гына булды. Майор каядыр сызган иде. Бу вакытта дистәләгән немец танклары, фаралары белән тирә-якны яктыртып, пулеметларыннан ата-ата, һаман якынаялар иде. Менә алар күп булса 70—80 метрда! Ә мин әле һаман Якубовский турында уй-, лыйм. Бу куркак кешене шундый борычлап-борычлап сүктем, ихтимал, гомеремдә дә бу кадәр ярсыганым булмагандыр. (Ул офицер нинди җавапка тартылды икән? — дип сорарга һәркемнең хакы бар. Юк, юк, үкенечкә каршы, судан коры чыкты ул. Мин әле дә ул мәсьәләдә үземә отчет бирә алмыйм. Ул куркак майорны суд аша җавапка тартмауның бер генә сәбәбе булырга мөмкин: ихтимал, дивизия тарихында килеп чыккан бу бердәнбер хурлыклы эш белән шау-шу кузгатып тормаска уйлаганмын булса кирәк.) ...Менә мин Леонов янында. Ул бүреген салып ташлаган. Телефоннан подполковник Боковня белән сөйләшә: — Дивизия командиры? Ул менә минем янда... чигенмәскә приказ бирде, аңладыңмы? — ди Леонов. Мин трубканы куярга кушып та, Леонов һаман сөйләшүен дәвам иткәч, аның кулыннан трубкасын тартып алып, үзен җитәкләп алып чыгудан башка чара калмады. Без чыкканда, землянканың сул ягыннан, бездән якында гына бер немец танкысы узып та киткән иде инде. Башкалар бездән 50—60 метрда. Фаралары белән яктыртып киләләр һәм атуларын дәвам итәләр... Әгәр дә немец танкистлары безнең беребез дивизия командиры, икенчебез штаб начальнигы икәнен белсәләр, һичшиксез, я атып егарлар, яки әсир иткән булырлар иде. Күрәсең, бу хәлне алар белмәгән- нәрдер. Ә шундый киеренке хәлдә алар өчен ике «солдат» нәрсә ул! Немец танклары арасыннан үтеп, без су буена килеп җиткәндә, анда безнең артиллеристлар туры наводкадан дошман танкларын чәки башлаганнар иде инде. Күп тә үтмәде, яктылык кырт киселде: немецлар, берьюлы берничә,танклары яна башлагач, фараларын сүндергәннәр иде. — Иптәш генерал, мин икесен чәкедем инде!—диде бер туп командиры.— Тагын чәкисе иде дә, утлары сүнде, каһәрләрнең! — Алгарак күчегез, күренер! Бу боерык бик вакытлы булды ахрысы, расчет командирының командасы буенча, артиллеристлар икенче позициягә күчәргә керештеләр. Ә плацдармда каты сугыш дәвам итә иде. Ләкин хәзер без бераз тынычланган идек инде. Ни әйтсәң дә, дошман танкларының (ә алар 80 иде!) контратакасы кире кагылды бит. Без Леонов белән КПга кайттык та, полклар белән элемтәгә кереп, хәлне тикшерә башладык. Дошман танкларының басымы астында Евсеев полкы үз рубежын- наи чигенергә мәҗбүр булса да, дивизиянең плацдармы тулысыича сакланып калган иде. Әмма тиздән гитлерчылар яңадан контратакага күчтеләр. Бу юлы аларның төп көче Боковня полкына юнәлтелгән иде. Алар полкны урап алырга һәм юк итәргә чамалыйлар иде булса кирәк. Иртәнгә чаклы мамоновчыларны сындыру уе белән, немецлар 9 тапкыр атака ясадылар. Ләкин безнең егетләр бер адым да артка чикмәделәр генә түгел, дошманның үзен зур югалтуларга дучар иттеләр. Ә 31 октябрьда исә дошманның үзенә каты удар ясап, аны чигәргә мәҗбүр иттек. Шулай итеп, безнең плацдарм тагын да киңәйде. 48 нче армиянең уң флангысы унбиш, ә сул флангысы (безнең дивизия юнәлеше) егерме километрга алга китте. Шуннан соң, сугышчан участогыбызны башка корпус частьларына тапшырып, без ялга, икенче эшелонга чыктык. АЛДА — КӨНЧЫГЫШ ПРУССИЯ Мин «ялга чыктык» дидем. Сугыш барышындагы ялның нәрсә икәнлеген үзе фронтта булган иптәшләр бик яхшы беләләр булыр. Фронт шартларындагы ял көн-төн киеренке рәвештә сугышка әзерләнү, бер генә минутны да бушка үткәрмәү дигән сүз ул. 1944 елның ахыргы айларында гитлерчыларның кикрикләре яхшы ук шиңгән, безне коллыкка төшерү хыяллары шартлап күккә очкан, һәм алар хәзер бары тик үзләре яулап алган Көнчыгыш Европа җирләрен генә булса да саклап калырга тырышалар иде. Ә Совет Армиясе исә, дошманны илебез чикләреннән куалап чыгару белән генә чикләнмичә, фашизмны үз оясында туздыруны максат итеп кунды, һәм бу аңлашыла да. Чөнки сугышны без башламадык ич, фашизм үзе һөҗүм итте. Шулай булгач, нигә без ярты юлда туктап калыйк?! Әйе. тукталып калырга ярамый иде. һәм көннән-көн көчәя баручы Совет Армиясе, фашистларны барлык фронтлар буенча куа барып, 1944 елның ахырында һәм 1945 елның башында Ватаныбыз чикләрен (Курляндия җирләреннән башкасын) дошманнан чистартты һәм уңышлы төстә алга баруын дәвам итте. Хәзер сугыш Көнчыгыш Европадагы илләр территориясендә бара иде инде. Шул ук вакытта безнең Кораллы көчләрнең бер тармагы Норвегиянең дә бер өлешен дошманнан азат итте. Карпат таулары аша үтеп, Венгриянең көнбатыш өлешен азат итү өчен каты сугышлар башлады. Аяусыз һәм кискен сугышлардан соң, 1944 ел ахырында Румынияне, Болгарияне тулысынча азат итеп һәм Польшаның бер өлешен, Венгриянең шактый зур территориясен фашистлардан чистартып, Совет Армиясе Чехословакияне фашизмнан коткару өчен көрәшә башлады. Шул ук вакытта безнең Совет Армиясе Көнчыгыш Пруссия җирләренә дә үтеп керде, һәм, әйтергә кирәк, ба-1 шында Гитлер торган немец командованиесе Көнчыгыш Пруссияне саклап калу өчен аеруча зур каршылык күрсәтергә кереште. Бу да шулай ук бик яхшы аңлашыла. Ни өчен дигәндә, тарихтан аз гына мәгъ-* лүматы булган кешегә билгеле: элекке заманнардан бирле үк герман кабиләләре көнчыгышка әлеге шул Көнчыгыш Пруссия аша һөҗүм иткәннәр. Ә аңа кадәр, моннан 700 еллар элек, тевтон рыцарьлары, алдау һәм көчләү юлы белән прус халкын үзләренә буйсындырып, немецлаштыру политикасын үткәргәннәр. Шулай да, Көнчыгыш Пруссиянең немецлар өчен әһәмияте нәрсәдә иде соң? Әгәр картага күз салсак, бу сорауга җавап бирү кыен түгел. Мәсьәлә шунда, Көнчыгыш Пруссия көнчыгышка таба сузылып кереп тора, һәм менә шушы ягы белән ул безнең илебезгә һәм Польшага һөҗүм итү өчен немецларга бик уңайлы плацдарм хезмәтен үти иде. Көнчыгыш Пруссиянең Германия өчен стратегик әһәмияте әнә шунда. Шуның өстенә, Көнчыгыш Пруссия тимер, таш һәм су юллары белән Берлинны бәйләүче пункт буларак та зур әһәмияткә ия иде. Аның Германияне Финляндия һәм Швеция белән бәйләүче су юлы һәм эре портлар үзәге булуын да искә алсак, Гитлер командованиесенең Көнчыгыш Пруссияне саклап калырга ни өчен аеруча зур тырышлык белән омтылуын аңлазы кыен булмас дип уйлыйм. Шунлыктан бер дә гаҗәп түгел, Көнчыгыш Пруссия территориясен немец командованиесе куп санлы дотлар, дзотлар белән каплап алган иде. Шуны гына әйтү дә җитә: чик буендагы һәр авыл, һәр хутор озак вакытлы оборонага җайлаштырылып төзелгән иде. Әйтик, тыныч вакытта ындыр табагы булып хезмәт итүче тимер-бетон мәйданчыклар, сугыш башлангач, авыр тупларны урнаштыруга көйләнгән булса, тыныч чакта кешеләр яши торган йортларның тәрәзәләре сугыш вакытында һәрьяклап оборона тотарлык дотка әверелдерерлек итеп эшләнгән иде. Тимер- бетоннан кораштырылган дотлар урман кырыйларында, куаклык эч ләрендә, тау итәкләрендә, юл чатларында — кыскасы, хәрби яктан уңайлы дип саналган барлык урында алдан ук әзерләнеп куелган иде. Күрәсез, немецлар бер адым җирләрен дә сугышсыз бирергә җыенмыйлар. Шулай булгач, алариы коры «ура!» белән генә куркытып бул- % мдячак, бәлки бик яхшылап әзерлек алып барганнан соң гына җиңәргә- мөмкин иде. Менә шуңа күрә дә безнең киләчәк сугышларга әзерлек алып бару вакыты шактый озакка сузылды. 1 ноябрьдан безнең 53 нче корпус кына түгел, бәлки 48 иче армия тулысы белән үзенең оборона полосасында киләчәк һөҗүмнәр өчен әзерлек алып бара башлады. ҺӨҖҮМ һөҗүм операциясе авиация һәм танклар ярдәмендә башланырга тиеш булса да, 14 январьда көн бик ямьсез (томанлы һәм буранлы) булу сәбәпле, приказга зур гына үзгәреш кертелде. Сәгать 9 га тикле көтеп тә, көннең матурланыр чамасы күренмәгәч, комкорга шалтыратып: — Нишләрбез икән соң инде? — дип соравыма каршы ул: — Эшләр мактанырлык түгел, Фатих Гарипович, самолетлар очарлык, танклар хәрәкәт итәрлек мөмкинлекләр булмас, ахры. Ләкин аңа карап кына операция кичектерелмәячәк. Беренче налеттан соң, алдагы батальоннарны атакага әзерләгез! Бөтен армия фронтында һөҗүм шулай башлана^ чак! — дип җавап бирде. Без түземсезлек белән көннең аязуын көткән минутлар иде бу. Ләкин көн аязмады. Шунлыктан 2,5 сәгатьлек артподготовка урынына нибары 15 минутлык артналет кына билгеләнде. Менә һөҗүм башланырга нибары бер сәгать кенә калып бара. Ә безнең НП дан 50—60 метрдан ары бернәрсә күренми. Шул ук вакытта алгарак күчәргә дә мөмкинлек юк. Чөнки, бердән, кадерле вакыт әрәм була, икенчедән, томанлы куе кар яву сәбәпле, анда барудан да мәгънә чыкмаячак иде. Ниһаять, көткән вакыт та килеп җитте. Нәкъ сәгать унда башланган 15 минутлык артиалеттан соң, алдагы штурм отрядына команда бирелде. Аның командиры капитан Е. П. Щербиня нәкъ вакытында сугышчыларын атакага күтәрде. Иң киеренке һәм иң дулкынландыргыч минутлар иде бу. Чөнки һөҗүм вакытында эшнең уңышлы яки уңышсыз чыгуын нәкъ менә гйушы беренче «чирканыч» чоры хәл итә. Тиздән дивизиянең башка частьлары да'һөҗүмгә күчтеләр. Ә 11 сәг. 40 минутта безнең сугышчылар дошманның өченче траишеяларын штурмлыйлар иде инде. Ул көнге атака дошман өчен шулкадәр көтелмәгән бәла булып чыкты ки, немецлар, каршылык та күрсәтеп тормастаи, хәтта күп санлы коралларын да алырга өлгермичә, чигенү ягын гына карадылар. Ә эш нәрсәдә иде соң? Ничә еллар буена ныгытылган позицияләренең беренче линияләрен немецлар нигә болан ансат кына ташлап качтылар? Моның сәбәбе шунда: гитлерчылар зур һөҗүм операциясе алдыннан безнең яктан була торган озак вакытлы артподготовкага күнеккәннәр һәм, бу юлы да шуны көтеп, теге 15 минутлык артналетны артподготовканың башлануы гына дип кабул иткәннәр, шунлыктан, һөҗүмне кире кагу өчен әле әзерләнмәгәннәр, киресенчә, траншеяла- рына кереп посканнар иде. Ул көнне без 4 километр алга киттек. Ләкин дошман оборонасын тулысыңча өзә алмадык. Чөнки немецларның оборона полосасы шактый тирән һәм катлаулы иде. Бездән уңда хәрәкәт итүче 3 нче армия частьлары һәм сул күршебез 194 нче укчы дивизия дә шул чамадан ары китә алмадылар. Моның да үзенә күрә сере бар иде: дошманның артиллерия һәм минометлары «бастырылып» бетмәгән иде. Нәкъ әнә шуңа күрә дә, немецларга, үзләрен кулга алып, безнең частьларга каршылык күрсәтә башларга мөмкинлек туды. Алар ул көнне берничә мәртәбә контратака ясадылар. Әнә шул контратакаларның берсен кире каккан вакытта ОИПТД командиры майор Л. Ф. Солдатенко геройларча һәлак булды. Аның урынына 22 яшьлек булдыклы капитан Семен Яковлевич Дек- штейнны билгеләдем. — Окропиридзе полкын сугышка кертсәгез ничек булыр икән? — диде миңа комкор кичкә таба, дошманның каршылык күрсәтүе арткан- нан-арта башлагач. Ләкин әлегә резервтагы Окропиридзе полкын хәрәкәткә китерүдән мәгънә юк иде һәм бу турыда мин комкорга әйттем дә, хәзергә алынган рубежда ныгып калып, гаскәрне яхшылап ашатырга, сугыш припаслары тупларга, ә иртән төп көч белән һөҗүмне дәвам итәргә дигән карарга килдем. Шул ук вакьугта полкларның төнге батальоннарына иртәнгә кадәр Романово, Кмеце рубежына чыгарга боерык бирдем. Минем бу карар бик урынлы булды. Дивизиянең төп көче төнлә тәртипкә китерелгән һәм азрак ял итеп алган арада, төнге батальоннар приказны тулысынча үтәп, иртәнгә Марки урманлыгын немецлардан чистартырга керешкәннәр иде инде. Кыска, ләкин берәгәйле артналеттан соң, 15 январь иртәсендә дивизия һөҗүмне дәвам итте. Бурыч — алдагы дошманны тар-мар итеп, Слоневы авылын яулап алу иде. Әйтергә кирәк, ул көнне дошманның каршылыгы тагын да активлашты. Немецлар, артиллериядән дә, кул коралларыннан да көчле ут ачып, җидесигез мәртәбә контратакага чыктылар, һәм шулай ике яктан да кискен сугыш дәвам итте. Аерым юнәлешләрдә безнең частьлар алынган рубежларын авырлык белән генә тотып тордылар. Ләкин дивизия сугышчыларының куркусызлыгы, тырышлыгы һәм бердәм хәрәкәте аркасында дошман барыбер акрынлап кысрыклана барды. Кичкә дошман частьлары 4 километрга чигенергә мәҗбүр булдылар. Ул сугышта майор И. Гәрәев, капитан Схердладзе, капитан Щукин, капитан Леонов батальоннары аеруча әйбәт сугыштылар. Штурм группасы белән бик яхшы җитәкчелек итүе һәм шәхси батырлык күрсәтүе өчен, капитан Щербиня Александр Невский ордены белән бүләкләнде. Үткән ике көн эчендәге кискен сугышларда разведчик Кәрим Әхмәтшин, старшина Андрей Кулаков, минометчы-Хәмит Нурмөхәммәтов аеруча зур батырлыклар күрсәтеп, бөтен двизияне шаулаттылар. 16 январь иртәсе соңгы атна-ун көн эчендә төшкә дә кермәгәнчә аяз, матур һәм җилсез булды. Атнага якын котырган бураннан соң тынычланып калган кар бөртекләре әле яңа гына җиз табактай булып күтәрелеп китүче кояш нурларында күзләрне чагылдырып ялтырыйлар иде. Ниһаять, без, бигрәк тә авиаторлар һәм танкистлар, көткән көн килде! — Бүген безнең көрәш күңеллерәк булыр, шулаймы? — диде мина командарм ярдәмчесе генерал Сидельников. (Ул иртүк безнең участокка килгән иде.) Бу минутларда Беренче бөтендөнья сугышында да катнашкан тәҗрибәле, өлкән яшьтәге ул генералның кәефе яхшы иде. — 8 нче мехкорпус та килеп җитешә алса, искиткеч шәп булыр иде!— дидем мин, җавап итеп. Шулай диюем булды, танк бригадасыннан бер офицер да килеп җитте һәм, генерал Сиделышковтаи рөхсәт алып: — Кичә кич сөйләшкәнчә, безнең бригада атакага чыгу районына килде, — дип миңа доклад ясады. Без танклар үтәсе участокны картадан тикшереп чыктык, үзара билгеләнгән сигналларны тикшердек. Билгеләнгән вакытта, күк йөзен каплап һәм бөтен дөньяны шаулатып, безнең самолетлар дошман ягына үттеләр һәм күп тә үтмичә, дош ман позициясендә бомбалар ярыла башлады. Күзләрем бинокль аша дошман позициясен күзәтсә, колагым генерал Сидельников сүзләрен тыңлый иде. — Хәтерлисеңме син Көнбатыш фронттагы сугышларны? — диде ул Барыкиига. — Мин бит ул вакытта Рокоссовскийның ярдәмчесе идем. Син ул чакта хәрби советның секретаре идең, әйеме? — Әйе, иптәш генерал! — Их, булсын иде ул вакытта бу самолетлар, ә?!. Эшләр койтырак иде шул ул чакта. — Аның урынына хәзер киресенчә, иптәш генерал... Бубликов артиллериянең әзер икәнлеген әйтте. Армия масштабында планлаштырылган кыска, әмма көчле артналет башланды. Утлы койрыкларын болгый-болгый, «Катюша» снарядлары да дошман өстеиә очарга тотынды. Боковня һәм Окропиридзе полклары шундый оста оенн тырылган атака ясадылар ки, югалтусыз диярлек, һөҗүм дәвам итә башлады. Ул арада безнең танклар, бронемашиналар, самоходкалар да, ап-ак карны туздырып, алгы сафка килеп өлгергәннәр иде инде. Аннары алар алга уздылар. Алар артыннан тоташ ташкын булып пехота кузгалды. Ул көнге сугыш хәрәкәтләренә карата тулаем шуны әйтергә кирәк: кич караңгы төшә башлаганда, тагын уннарча километрга дошманны кысрыклап барып, дивизия Залесье, Рукле рубежына чыкты. Бу — дошманның Макув шәһәреннән төньяк-көнбатышка чигенү юлларын кисү дигән сүз иде. һөҗүмнең уңышлы чыгуында барлык төр гаскәрләр дә зур хезмәт куйдылар. Әмма генерал-полковник К. А. Вершинин җитәкчелегендәге 4 нче һава армиясенең роле аеруча зур булды. Ул армиянең меңнәрчә самолеты дошман позицияләре өстенә 1800 тонна бомба койды, шулай итеп, немецларның дотларын, дзотларын юкка чыгаруда безгә бик зур ярдәм итте. Әнә шундый зур көч белән кысрыклануларына да карамастан, гитлерчылар бер сөям җирне дә сугышсыз гына бирмиләр иде. 17 январь иртәсендә без һөҗүмне дәвам итә башлагач, фашистлар, барлык төр коралларын эшкә җигеп, тагын каршы торырга азапланып карадылар. Әмма туктата алмадылар. Ап-ак кар белән капланган Польша җирен кызыл канга буяп, чигенергә мәҗбүр булдылар. Бу күренеш чыннан да яраланган ерткыч җанвар эзләрен хәтерләтә иде. Чөнки немецлардан калган кораллар да, аларның ботинка эзләре дә канга буялган иде. Ихтимал, Леонов та шул турыда уйлагандыр: — Бүре каты яраланган, хәзер аны тәмам үтерергә кирәк!—дип куйды. Кичке сәгать өчләрдә 5 иче танк армиясе частьлары, безнең гаскәрләр ясаган өзеклектән үтеп, немецларның траншеяларын сытарга керештеләр. Хәзер безнең эшләр тагын да уңышлырак барачак дигән сүз иде бу. — 42 нче корпус юнәлешендә хәлләр ничек икән? — дидем мин. Кинәт борылып киткән траншея почмагыннан калкып, Федоров рациягә ашыкты. (Алексей Васильевйч Федоров дивизия штабының оператив бүлек начальнигы, яшь, энергияле һәм зур инициативалы офицер иде.) — Корпус штабы информациясенә караганда, — диде ул, бераздан,— 5 нче гвардия армиясе Залесье — Палуки рубежындагы һәм башка корпуслар юнәлешендәге өзеклекләргә кереп сугыша башлаган, һөҗүм хәрәкәтләре Млава шәһәренә таба да юиәлтелгән. Кичке караңгы төшкәндә, без Бубликов белән бер Польша авылындагы мәктәпкә туктадык. Бу авыл зур юлдан читтә иде. Авыл халкы барысы да урамда. Ләкин алар арасында ир-ат заты бармак белән генә санарлык булып, калганнары гел хатын-кыз, бала-чага һәм карт-корылардай гыйбарәт иде. 6. .с. ә.- № G. — Польша җиренә никадәр эчкәрәк керсәң, шулкадәр күңелсезрәк күренешләргә тап буласың! — дип көрсенеп куйды Котов. Әйе, аның болай көрсенүе бик урынлы иде. Чыннан да, Польша җире буйлап арырак киткән саен, халыкның фәкыйрьлеге, фашистлар тарафыннан ахыр- чиккә җиткерелеп таланганлыгы күбрәк сизелә бара иде. Менә әле без туктаган авыл халкына карагач та күңел сыкрап куйды: шундый ябыклар, көч-хәл белән генә атлап йөриләр, мескеннәр. Аякларын күн кисәкләре, резинка ертыклары, чүпрәк-чапраклар белән урап, бау белән бәйләп куйганнар. Киемнәренең дә рәте юк: кайсы ертык чикмән, кайберсе тетелеп беткән бишмәт кигәннәр. Кыскасы, үзенә үлчәп тегелгән киемне берәүдә дә күрмәссең. Кем нәрсә таба алса, шуны киеп, январь салкыныннан сакланырга тырыша. Кызганыч, ай-һай- кызганыч иде ул поляк авыл кешеләре. Ләкин алариың: — Совет добже Ч — диешеп, безнең армияне куанып каршы алулары шул ук вакытта күңелгә рәхәтлек тә бирә иде. Әйе, үз илебездә генә түгел, чит илдә дә безнең гаскәргә коткаручылар итеп карадылар һәм һәрвакыт куанышып каршылыйлар иде. ...Мәктәп эченә кергәч, ирексездән тагын бер көрсенеп куярга туры килде. Әйе, бу йортта элек мәктәп булган, поляк балалары укыганнар,, ә хәзер аның эчендәге күренеш бер ягы белән дә уку йортына охшамаган иде. Кичәге көнгә тикле, монда немец комендатурасы яшәгән. Нәкъ менә шушы мәктәптә халыкны җәзалаганнар һәм шушыннан атарга яки Германиягә коллыкка озатканнар... Бу язмаларымда вакыт-вакыт сугышның барышын сөйләүдән тукталып торып, башка нәрсәләргә күчеп китәм икән, димәк, мин әнә шул үзебезнең йөрәкне тетрәткән күренешләрне читләтеп үтә алмыйм, һәм. моның өчен укучым алдында түбәнчелек белән гафу үтенәм. Ә ул көнге сугыш хәрәкәтләренә карата шуны гына әйтү дә җитәр дип уйлыйм: дивизия үзенә куелган көнлек сугышчан бурычны тулысынча үтәде һәм Помиран юнәлешендә дошманның бик көчле ныгытылган оборонасын җимереп, Макув шәһәрен алуда аеруча батырлык күрсәткән өчен, башка берләшмәләр белән берлектә, Главный командующийның рәхмәтен алуга лаеклы булды... 18 январьда, көннең тагын бозылып китүе аркасында, авиация безгә ярдәм итә алмады. Ләкин һөҗүм тукталмады. Безнең 48 иче армия берләшмәләре, 5 нче гвардия танк армиясе частьлары белән берлектә, көн ахырына Млава һәм Пшасныш шәһәрләрен фашистлардан чистарттылар. Бу һөҗүм вакытында безнең дивизия уннарча авылларны азат итеп, Дзежгевек, Буды, Горлинске рубежына чыкты һәм тагын бер мәртәбә Главный командующий исеменнән рәхмәт алды. Ул көнге сугышта Окропиридзе полкы, Схердладзе батальоны һәм Молчанов дивизионы аеруча зур оешканлык белән хәрәкәт иттеләр. Шәхси батырлык үрнәге күрсәткән гади сугышчылар да күп булды. Алар арасында геройларча сугышкан старшина Леонид Храпов, сержант Нәҗми Рафагетдинов, Беренче Май районы егете сержант Мин- гата Зарипов та бар иде. Хәзер безнең алда торган бурычларның берсе, һөҗүмне дәвам игү белән бергә, частьларны боеприпас һәм продукт белән тулысынча тәэмин итү иде. Сугыш шартларында шактый четрекле саналган бу мәсьәләне хәл итү өчен Воропаевка, Барыкинга һәм Паскевскийга шактый нык тирләргә туры килде. Безне борчыган тагын бер нәрсә бар иде: алдагы юлларның начарлыгы һөҗүм темпын шактый киметте. Димәк, инженерлык тәэминатын хәл итү өчен дә байтак тырышлык кирәк иде. Шунлыктан бер дә гаҗәп түгел, 19 январьга каршы төндә дошман 1 Добже яхшы дигән сүз. безнең алга баруны тоткарларга кереште һәм безнең дивизия дә, корпус та тукталып калырга мәҗбүр булды. Алга барам дигән булып, төнлә һөҗүмне дәвам итәргә тырышудан мәгънә юк иде һәм мин, югарыдан килгән боерык нигезендә, полкларны тәртипкә китереп, иртән дошманны кысрыклауны дәвам итәргә, дигән карарга килдем. Шул карар нигезендә, полкларга сугышчан приказ бирелде. Дивизиянең гомуми хәрәкәте Найденбург шәһәренә юнәлте- лергә тиеш иде. Ихтимал, бу юнәлештәге дошманны тукмау безнең үзебезгә генә шактый кыенга туры килер иде. Әмма, 19 январьда безнең уң флангтан 3 нче гвардия кавалерия корпусы да хәрәкәт итә башлаганлыктан,, мәсьәлә без көткәннән күп тапкыр ансатрак хәл кылыпды һәм шул көнне бөтен 48 нче армия күләмендә уңышлы рәвештә дошманны кысрыклау башланды. «30 километрга алга китеп, 5 нче гвардия танк армиясе, 48 нче һәм 2 нче удар армияләре дошманны аеруча уңышлы эзәрлекләделәр» ! . Бары Найденбург тирәсендә генә немецлар оешкан рәвештә каршылык күрсәтергә керештеләр. Бу Польша — Германия чиге иде. Найденбург юнәлешенә җибәрмәскә тырышып, гитлерчылар биш мәртәбә контратакага ташландылар. Ләкин 5 тапкырында да дошманның атакасын кире кагып, дивизия алга баруын дәвам итте, һөҗүм көндез генә түгел, төнлә дә тукталып тормады. 19 январьда таң алдыннан бер урманны чыгып килгәндә: — Ивашин, туктат әле машинаны! — дип кычкырып җибәрде Котов. Мин нәрсә булды дип сорарга да өлгерә алмадым, ул: — Әнә, күрәсезме, Польша белән Көнчыгыш Пруссия чигенә җиттек, иптәш генерал! —дип, якындагы чик баганасын күрсәтте. Машинадан төшеп, барыбыз да әлеге багана янына килдек. Баганадан ерак та түгел җимерек бер будка, ә аның тирәсендә фашист үләксәләре аунап ята иде. — Ниһаять, герман җиренә дә аяк бастык! —диде Федоров. Аннары алда күренгән җимерек тупларга, ватык машиналарга, үлеп калган гитлерчыларга ишарәләп, өстәп куйды: — Әһә! Күрәсезме, иптәшләр, фашистлар үз җирләрендә дә үләргә өйрәнә башлаганнар бит! Әле бу башы гына, ахыры тагын да яманрак булыр!.. Шул минутлардан соң без Германия җире буйлап бара башладык, һәм таң атып, кояш чыгар вакытлар җиткәндә, беренче немец авылына килеп кердек. Кызыл кирпечтән салынган һәм текә очлы түбәле йортлардан торган бу авыл снаряд, миналардан җимерелеп бетә язган һәм ниндидер авыр ис белән тулган иде. Күп кенә йортларның ватык тәрәзәләреннән ялкынлы төтеннәр бөркеп тора һәм әлеге чүпрәк, кан исе дә шуннан килә иде булса кирәк. — Шушы каһәр суккан авылның бер генә кешесен күрсәң иде! — диде Бубликов. Чыннан да, авылда бер немец та күренми, күрәсең, барысы да качып беткән иделәр. Без, ул авылда туктап, икенче эшелондагы подразделениеләрне уздырып җибәрә башладык. — Карагыз әле, әнә теге тыкрыктан немец хатыннары чыгып килә!— дип кычкырды бер старшина. Әйе, бер төркем хатын-кызлар урам буйлап барган подразделениеләргә якынлашалар иде. Белоруссиядә һәм Польшада урманнардан, тау араларыннан һәм подваллардай чыгып, җирле халыкның безнең гаскәрләрне каршы алулары гадәткә кергән иде. Ләкин бүгенге хәл... Без ни дип уйларга да белмичә торган арада, хатын-кызлар төркеме* бөтенләй якынлашты һәм, барысы бертавыштан: » Бөек Ватан сугышы тарихы, V т., 112 бит. — Рәхмәт яусын сезгә, кадерле кызылармеецлар! — дип саф рус телендә кычкырышып, сугышчыларның кочакларына ташландылар. Барысының да күзеннән кайнар яшьләр, шатлык яшьләре тама иде. Алар- ның совет хатынкызлары булуына шигем булмаса да, эшнең нәрсәдә икәнлеге мәгълүм түгел иде әле. Мин аны авылны чыгып җитәрәк югары штабка дивизиядәге хәлләр турында доклад ясарга туктагач кына белдем. Бер йортка кереп доклад ясап бетергәндә, минем янга Барыкин килде дә: — Иптәш комдив, ишек алдына баягы рус хатын-кызлары җыелган, сезне сорыйлар! — диде. Тиз генә чыктым. Аида саргаеп беткән ябык йөзле, алама киемнәрдән бер төркем рус хатын-кызлары йасып тора иде. Берничәсе балаларын да җитәкләгән. Берсенең кулында суыктан калтыранган 3 яшьләрдәге кыз бала. Ул еламый. «Еласаң, немец капчыгына салып алып китәр!» — дип куркытып өйрәтелгән ул бала күзләрен тутырып безгә караган иде. Кечкенә генә гәүдәле, артык дәрәҗәдә ябык, 30 яшьләр чамасындагы әнисе аның колагына: — Безнекеләр, кызым, безнекеләр!—дип берничә рәт кабатлагач кына, башына иске яулык бәйләнгән бала көлемсерәп җибәрде. Менә әлеге төркем арасыннан баласын җитәкләгән, күз кабаклары шешенгән бер хатын алгарак чыкты да, дулкынланган тавыш белән: — Иптәш начальник, менә без сезнең янга килдек, — диде, һәм чак кына тотлыгып торганнан соң дәвам итте: — Без барыбыз да Россиядән. Күбебез белоруслар, кайберләребез Украинадан һәм Смо- ленскидан. Безне, эшелоннарга төяп, 1942 елда алып киткәннәр иде. Шул вакыттай Йирле без менә шушы авылда фашистлар колы булып яшәдек. Арабызда .бер сәламәт кеше дә юк. Безне чиксез җәберләделәр! Иптәшләре башларын ия-ия: «Шулай, шулай булды», — дип торалар. Күрәсең, без ышанмас дип борчылалар иде булса кирәк. Ләкин ул хатынның яшь аралаш әйтелгән сүзләренә кем генә шикләнеп карый алыр иде икән! — Иптәшләр, сезгә нинди ярдәм кирәк? — дип сорадым. — Безнең хуҗаларыбыз берсе дә калмыйча, үзләренең яхшы әйберләрен төяп, солдатларына ияреп качтылар. Алариың кайбер әйберләре калды. Шул йорт хәзинәләренә тияргә ярыймы? Кайберләрен үзебез (белән алып китәргә мөмкинме? дип сорарга килгән идек. Ни әйтерсез икән, иптәш начальник? Ул хатыңның сүзләрен тыңлаганда, мине барыннан да бигрәк шул нәрсә хәйранга калдырды: өч елга якын фашизм коллыгында яшәүләренә дә карамастан, совет халкының гүзәл сыйфатларыннан берсе булган нәрсәне — намусларын тулысынча саклап калган иде ул хатыннар. Өч елга якын көнтөи бил бөгеп эшләгән бу кешеләрнең немец алпавытыннан калган вактөякне генә түгел, аннан күбрәген алырга хаклары булса да, күрәсез, алар рөхсәт сорарга килгәннәр. — Нәрсә телисез, шуны алыгыз, иптәшләр, сезнең аңа тулы хокукыгыз бар!—дидем мин аларга... Ул көнге сугыш хәрәкәтләренә карата шуны әйтергә кирәк: зур оешканлык белән туктаусыз рәвештә эзәрлекләп бару нәтиҗәсендә, безнең 53 нче корпус частьлары дошманга күп югалтулар ясадылар, һәм, зур тимер һәм таш юллар үзәге булган Найденбург шәһәрен алып, кичкә ул шәһәрдән төньяктагы Андендорф, Бутфельд станцияләрен немецлардан чистарттылар. Әмма шуннан соң дивизия һәм гомумән 53 нче корпус берләшмәләре, дошманның кискен каршылыгына очрап, тукталырга мәҗбүр булдылар. Ныклап әзерләнгәннән соң, 22 январьда дивизия яңадай һөҗүмгә күчте һәм дошманның оборона сызыгын өзеп, аны эзәрлекләргә кереште. Немецлар Гутфель, Хохенштейн һәм Майцит тирәләрендәге оборона ныгытмаларында безне тоткарларга тырышып карасалар да, булдыра алмадылар. Безнең ярсыган сугышчылар аларны бик каты кысрыклыйлар иде. Ә кичке сәгать икегә Ьоковня полкының икенче .батальоны, минем боерык буенча, танкларга һәм САП ларга утырып, чигенүче дошманны эзәрлекләп, Хохенштейн шәһәренә бәреп керде. Әйтергә кирәк, бу карар уңышлы булды: качучы дошманның эзенә басып килеп, аңа шәһәрдә ныгып калырга ирек бирмичә, десант подразделениелар дошман гарнизонын тиз арада туздырып ташладылар һәм шәһәрне үз кулларына алдылар. Өч сәгатьлек урам сугышларыннан соң Хохенштейн шәһәре немецлардан тулысынча чистартылып беткән иде инде. Дошман шулкадәрле ашыгычлык белән чигенгән иде, шәһйр бөтенләй җимерелмичә диярлек безнең карамакка күчте. Дивизия кызу темплар белән немецларны эзәрлекләп алга баруын дәвам итте. Шулай итеп Совет Армиясе дошманны үз җирендә туздырырга тотынды. Ә бит әле күптән түгел генә гитлерчы эшкуарлар, без- иең армияне беркайчан да үз территорияләренә кертмәячәкләреи әйтеп, бөтен дөньяга шапырынганнар иде. Әйтик, 1944 елның сентябрендә, Кенигсбергта үткәрелгән гитлерчылар җыелышында, элекке Украина наместнигы фашист Герих Кох: — Без русларга прусс җиренең бер' карышын да бирмәячәкбез, без ул җиргә ябышачакбыз, аңа берегеп үсәчәкбез! — дип кычкырган иде. Әйе, фикеренең беренче яртысы киресенчә килеп чыкса да, икенче яртысы шактый дөрес әйтелгән икән: чыннан да, гитлерчылар үз җирләрендәге каен тәреләр астына берегә башладылар бит! ЛИБШТАДТКА Хохенштейнда кинәттән атакаланып, нык кына туздырылганнан соң, мораль һәм физик яктан сындырылган дошман ашыгыч рәвештә Либштадт шәһәренә чигенә башлады. Ә төп көчләренә чигенүне тәэмин итү нияте белән, немец командованиесе Хохенштейниан 2 километрдагы биеклекләрдә, алдан әзерләнгән оборона ныгытмаларында, безнең частьларны тоткарлап тору өчен үзенең аръергард частьларын калдырган иде. Безнең частьлар ул урыннарда чыннан да тукталып торырга мәҗбүр булдылар. Чөнки, бердән, алга бару темпы кызу булганлыктан, артиллерия шактый артка калган һәм әле килеп җитмәгән булса, икенчедән, дивизия частьлары анда караңгы төшкәч кенә килеп терәлделәр. Шуның өстенә, частьлар алдыннан юлсыз җирләрдән баручы безнең разведка дошманның оборона сызыгына юлыкмыйча һәм аны абайламыйча алга киткән, дошманның саны һәм көче турында безне кисәтеп куймаган иде. Боларпы дивизия каршылыкка очрагач ук белгән булсак, ихтимал, тукталып та тормас идек. Әмма без ул чакта дошман турында аз белә идек. Шунлыктай тукталып калырга булдык һәм, төнлә частьларны тәртипкә китереп, иртәнге һөҗүмгә -әзерләнергә боерык бирергә туры кн.аде. Ә төнлә белән безнең разведчиклар әсир алып кайтып, аның аша каршыбызда аръергард частьлары гына икәнлеген һәм аларга немецларның төп көчләре Либштадтта оборона оештырганчы, ягъни 25 ян- варьга кадәр, рус армиясен тоткарлап торырга приказ булганлыгын белгәч, шул ук төнне һөҗүмгә күчеп, дивизия әлеге аръергард частьларын туздырып ташлады. Бу бәрелеш вакытында немецларның 307 солдаты үтерелде, 290 ы яраланды, 39 ы әсир ителде. 92 автомашинасы, төрле калибрлы 21 тубы, 6 танкысы, 2 алты көпшәле минометы, бер үзйөрешле тубы кулга төшерелде. Безнең яктан да югалтусыз гына булмады, билгеле. Шушы сугышта инде укучыга мәгълүм булган яшь һәм батыр полк командиры подполковник коммунист Петр Николаевич Евсеев геройларча һәлак булды. Либштадтка килеп җитәрәк, мине корпус командиры куып җитте. Без, юлдан уңга чыгып, бер хуторга туктадык. Мин комкорга дивизия фронтындагы хәлләр турында доклад ясадым һәм Евсеевның һәлак булуын, аның урынына полк командиры кирәклеген әйттем дә: — Полк командирын үзебезнең дивизиядән билгеләргә рөхсәт итегез? — дидем. Бездә бу эшкә лаеклы офицерлар бар иде. Беренче чиратта, мин подполковник А. К. Писаревны күздә тоткан идем. Ләкин комкор минем белән килешмәде: — Юк, мин билгеләрмен. Фамилиясе аның Колегов 'бугай. Иртәгә сездә булыр. Дәрәҗәсе — подполковник, — диде ул, күңелсез генә итеп. Безнең сөйләшү озакка сузылмады. Чөнки алдынгы частьлар Либштадт шәһәре янында дошман белән бәрелешә башлаган вакыт иде бу. Без алга ашыктык. Тиздән Боковня полкының авангардта баручы бер батальоны артиллеристлар булышлыгы белән Либштадтка бәреп кергәнлекне һәм урам сугышлары башланып китүен хәбәр иттеләр. Дошман ул батальонны шәһәрдән кысрыклап чыгару өчен никадәрле генә тырышмасын, барыбер үз максатына ирешә алмады. Батальон, дивизиянең төп көчләре килеп җиткәнче, бер адым да артка чикмичә, шәһәр чите районын үз кулында тотып торды. Ә төп көчләр килеп җитүгә шәһәрне штурхмлау башланды. Әйтергә кирәк, бу гаять кыен сугыш иде. Шәһәрнең һәр йортын, һәр урамын һәм һәр тыкрыгын немецлар җан-фәрманга көчәнеп саклап калырга тырыштылар. Инде, ниһаять, каршы тора алмыйча, чигенергә мәҗбүр булган очракта да түбәләрдә һәм чардакларда, хәтта морҗа эчләрендә снайперларын яки «үлемчеләр»ен калдырып, безгә комачауларга омтылдылар. Әмма, ничек кенә булмасын, шул көйнең беренче яртысына, Либштадт шәһәрен дә фашистлардан тулысынча арындырып, дивизия частьлары дошманны Вормдитт шәһәре юнәлешендә эзәрлекләргә керештеләр. Урам сугышларында частьлар вак подразделениеләр белән хәрәкәт иттеләр, чөнки обстановка үзе шуны сорый иде. Бу тактика бик кулай булып, дошманны кысрыклауны тизләтүдә зур ярдәм итте. Ул сугышта батырлык һәм тапкырлык күрсәтүчеләр күп булды. Шәхси батырлык үрнәге күрсәткән башка милләт сугышчылары белән беррәт- тән, якташларыбыздан берүзе 10 гитлерчыны юк иткән һәм яраланса да сафта калып сугышудан тукталмаган Актаныш районы егете рядовой Мансур Шакиров, 8 фашистны штык белән кадап үтереп, икесен әсир иткән Яна Писмән егете рядовой Габдулла Газизовларны мин бик яхшы хәтерлим. Вормдитт шәһәре читенә тикле дивизия кызу темп белән алга барса да, Вормдиттка җиткәч авыр сугыш башланды һәм моңа гаҗәпләнәсе дә юк иде. Ни өчен дигәндә, ягулык булмау сәбәпле, безнең артиллерия арттарак калган иде. Сугыш припасларын ташып җиткерү, машиналарны ягулык белән тәэмин итү мәсьәләсе дә кыенлашты. Шуның өстенә, инде атнадан артык туктаусыз сугыш шартларында һәм корпусның төп юнәлешендәге беренче эшелонда булганлыктан, укчы һәм пулемет роталары да сирәгәеп калган иде. Әйтелгәннәрдән тыш, Вормдиттагы дошманның көче зур булуын да нскә алырга кирәк. Әйе, Кенигсберг тирәсендә чолганышта калган груп- пировкасын алкадан чыгарырга тырышып һәм безнең гаскәрләрне зур тимер юл узелы булган Данциг шәһәренә һәм Фришес-Хафф култыгына чыгармау максаты белән, немецлар Вормдитта мөмкин кадәр озаграк тоткарланырга телиләр иде. Шул ук вакытта ул шәһәр оборонага алдан ук әзерләнеп, әйләнәтирәсе берничә рәт тоташ траншея белән уратылып алынган, күп санлы пулемет мәйданчыклары, туп позицияләре, мина кырлары һәм чәнечкеле тимер чыбык коймалары белән ныгытылган иде. Шулай да 26 январьда, шәһәрне штурмлап карарга булып, дивизия атакага ташланды ташлануын. Каты сугышлар көн буена дәвам итте. Әмма алга китеш булмады. Чөнки, мин югарыда санап киткән сәбәпләр өстенә, атака башлангач, шәһәрдә дошманның күп санлы танклары бар икәнлеге дә мәгълүм булды. КАЛЬКШТЕЙН РАЙОНЫНДА 26 январьда Көнчыгыш Пруссия территориясендәге фронт хәлләре түбәндәгечә иде: корпус штабыннан алынган информациягә караганда, 2 иче Белоруссия фронты гаскәрләре немецларны зур тизлек белән эзәрлекләүне дәвам итәләр; 5 нче танк армиясе Эльбииг шәһәренең көньяк читендә сугыш алып бара, фронтның удар грудпасы Фришес- Хафф култыгына килеп җиткән; ә фронтның сул канатында хәрәкәт итүче 70 иче армия Торы крепость-шәһәренең көнчыгыш читенә барып чыккан иде. 2 нче Белоруссия фронтының Фришес-Хафф култыгына барып чыгуы— дошманның «Үзәк» исеме астында берләштерелгән армияләре группасының (3 нче танк армиясе, 4 нче армиясе һәм 2 нче армиясенең 20 нче армия - корпусы) коммуникациясен кисү дигән сүз иде. Немецлар хәзер бары тик Висла елгасының аргы ягына чигенгән гаскәрләре аша һәм диңгездән Данциг бухтасы, Фрише-Нерунг ярымутравы аркылы гына ярдәм алырга мөмкиннәр иде. • 26 январь кичендә безнең дивизиягә, үзенең сугыш участогын 17 нче дивизиягә тапшырып һәм ашыгыч рәвештә перегруппировка ясап, Калькштейн, Шпортеиен юнәлешендә һөҗүмгә күчәргә приказ бирелде. Дивизия нәкъ 15 километр киңлегендәге фронтта һөҗүм итәргә тиеш иде. Ул тирәдәге дошманның саны һәм көче турында безнең мәгълүматларыбыз юк иде. Шунлыктан, приказны алу белән, дивизия һөҗүм итәчәк юнәлешкә майор Олещенко җитәкчелегендә разведка җибәрелде һәм тиздән ул разведка безнең юл өстендәге Опен, Арнсдорф авылларының дошман кулында булуын хәбәр итте. Әмма немецларның саны билгеле түгел иде. Приказда әйтелгән Петерсдорф, Опен, Арнсдорф рубежына чыгар өчен, безгә төньяк-көнчыгышка таба 25 километр юл үтәргә кирәк иде. Шул юнәлешкә борылып, алга куелган приказны үтәр өчен, безгә ашыгыч чаралар күрергә кирәк булды. Мин үзем Окропиридзе полкына чаптым, Леонов белән Барыкин Колегов V полкына киттеләр. Шулай итеп, полкларга ашыгыч рәвештә конкрет бурычлар куелды һәм Колегов полкы Калькштейн — Дитрихсдорф — Беренсдорф — Петерсдорф маршруты буенча, ә Окропиридзе полкы Карбен — Гросс-Карбен — Арнсдорф маршруты белән юлга кузгалдылар. Дошманның юлда очраган вак группаларын юк итә барып, кичке сәгать икегә Колегов полкы Петерсдорфны алды. Ә Окропиридзе полкы, Арнсдорфны алу өчен, өч сәгать бик кискен сугыш алып барды. Бар V Колегов Евсеев урынына килгән иде. булган артиллерияне дә шунда туплап, һөҗүм итеп карадык. Ләкин, немецларның ул терәк пунктлары нык һәм каршылык көчле булганлыктан, аны кулга төшереп булмады, һич кичекмәстән ике полкка да тукталып калган урыннарын ныгыту эшенә керешергә боерык бирергә туры килде. Ә Боковня полкы исә, 17 нче диШИзия частьлары тарафыннан алыштырылмаганлыктан, кичәге урынында калган һәм Вормдитт шәһәре өчен канлы сугышлар алып бара иде. Әйе, хәзер бердәнбер яхшы чара тукталган урынны ныгытып, киләчәктә һөҗүмгә әзерлек алып бару иде. Чөнки, разведка мәгълүматларына караганда, каршыдагы дошманның саны да, кораллары да күп, ә безнең частьлар инде бик-бик арыганнар, җитмәсә, корал һәм ягулык кытлыгы да артканнан-арта бара иде. Мин үземнең карарымны корпуска хәбәр итәргә өлгермәдем, комкордан да вакытлыча оборонага күчәргә боерык килде. Шундук бу боерыкны полкларга җиткерергә кушып, штаб офицерларын шунда җибәрдем. Ләкин, фронт киң булу сәбәпле, дивизия участогында тоташ оборона оештыру мөмкин булмады. Частьлар күбрәк юл буйларына гына тупланып, алар арасында 3—4 әр километр буш урыннар калган иде. Артиллеристларның хәле дә бик шәптән түгел иде ул көнне. Кичке сәгать тугызга бөтен дивизия фронтында нибары берничә артбатарея гына ут позициясенә урнашып, башкалары, ягулык булмау сәбәпле, Либштадт районында торып калганнар иде. Ләкин безне .барыннан да бирәк частьлар арасында хасил булган киң-киң өзеклекләр борчый һәм, шул. ук вакытта, ал арны ябарга мөмкинлек тә юк иде. Әйтергә генә җиңел бит: безнең дивизия, 14 январьдан алып, бер генә көн дә сугыштан чыгып тормыйча, һәрвакыт корпусның төп юнәлешендә хәрәкәт итеп килде. Үзениән-үзе аңлашыла, күп кенә җанлы көчләребез, бигрәк тә укчы роталардагы сугышчылар, кимегән иде инде. Шуның өстенә, дивизиягә бирелгән миномет полкы һәм дивизиянең артдивизионы белән көчәйтелгән Боковня полкының да әле һаман Вормдиттан килеп җитмәгән булуы хәлне тагын да катлауландыра төште. Чөнки инде бик нык йончылган һәм сан ягыннан да сизелерлек рәвештә кимегән ике полк белән геиә 15 километр киңлегендәге оборонаны тотып тору ансат эш түгел бит ул! Кичке тугызларда кузгалган шактый көчле буран күңелне тагын да тынычсызлый төште. Штаб ике урамнан торган һәм бер йорты да җимерелмәгән немец авылы Калькштейнда урнашкан иде. Авылның көнбатыш ягы урманлык һәм тирән чокырдан гыйбарәт иде. Килеп туктауга, сугышчан сак оештырган идек. Мин якын-тирәдәге постларны тикшереп кайтканнан соң озак та үтмәде, немецлар һөҗүмгә күчтеләр. Полк командирларыннан телефон, рация аша явып торган борчулы хәбәрләр йөрәкне уеп-уеп алгандай итеп авырттырса да, аларга мин берничек тә ярдәм итә алмый идем. Чөнки минем янда 30 кешелек өйрәнчек рота, нибары.40 лап сапер, 4 ОИПТД тубы һәм 3 зенит пулеметыннан гыйбарәт булган һәм хәзерге моментта алтыннан да кадерлерәк саналган резервтан, элемтәчеләр, радистлар һәм штаб офицерларыннан башка, аларга ярдәм итәрлек кеше дә, корал да юк иде. Әйе, безнең хәл артык дәрәҗәдә кыен иде. Калькштейи районында килеп чыккан ул кыенлыкларның сәбәбе дә бар иде, билгеле. «Икенче Белоруссия фронтының һөҗүм полосасында, аеруча 48 иче армия юнәлешендә, оператив хәл бик нык кыенлашты. 27 январьга армиянең култыкка таба барган уң канатындагы гаскәрләр 1 Алленштейниан алып \ 1 Мин җитәкчелек иткән дивизия армиянең нәкъ әнә шул җирендә — уц флангы- сында иде. Автор. Талькемитка кадәрге арада фронт буйлап 90 километрга сузылдылар. Армия тыллары, һөҗүм итүче соединеииеләрдән артта калып, гаскәрләрне сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итә алмадылар. Фронтның резервлары һәм 4 иче һава армиясе аэродромнарының күпчелеге дә һөжүм итүче гаскәрләрдән шактый ерак булып чыктылар^ һава шартларының начарлыгы һавада һәм җирдә разведка*алып баруны кыенлаштырды. Шул арада немец-фашист командованиесе Хейльсберг районыннан көнбатыштарак Маренбург юнәлешендә көчле контрудар әзерләде. Контрударның максаты 2 иче Белоруссия фронтын култык яры буйларыннан алып ташлау, үзләренең көнчыгыш прусс группировкасын чолганыштан чыгару һәм Көнчыгыш Померания аша ул группнровкагз Германия белән коры юл элемтәсен торгызудан гыйбарәт иде. 4 нче немец армиясенең командованиесе, Көнчыгыш Пруссиянең шактый күп санлы автомобиль һәм Үимер юл челтәрләреннән файдаланып, Хайльсберг районына тиз арада алты пехота, бер моторлаштырыл- ган һәм бер танк дивизияләреннән торган, артиллерия белән көчәйтелгән зур группировка туплый алды. Элек икенче дәрәҗәдәге юнәлешләрдә хәрәкәт иткәнлектән, ул соединениеләр зур югалтуга дучар булмаганнар һәм җанлы көч белән дә, сугыш техникасы белән дә яхшы тәэмин ителгән иделәр. 4 нче армия гаскәрләре 27 январьга каршы төндә, кыска, әмма интенсив артподготовкадан соң, көтмәгәндә һөҗүмгә күчтеләр. Бер моторлаштырылган, бер танк һәм ике пехота дивизияләре Вормдитт районыннан, ике пехота дивизиясе Мельзак районыннан һәм ике дивизия Браунсберг районыннан көнбатыш юнәлештә удар ясадылар һ Ә ул вакытта безнең дивизия фронты каршындагы хәл болай иде: дошман безнең дивизия полосасында Вормдитт шәһәренең көньяк-көнчыгыш ягыннан өч юнәлештә һөҗүм итә башлады, һәр юнәлештә дә немецларның, кимендә, ике пехота полкы һәм 25—30 танкысы хәрәкәт итә иде. Кыскасы, безнең дивизиягә каршы дошманның бер корпуска якын көче (28 нче, 170 нче пехота дивизияләре һәм бер танк дивизиясе) ябырылды. Немецлар, ашыгыч һәм көтелмәгән удар ясап, олы юл буйлап тиз* генә хәрәкәт итәргә чамалаганнар иде, әлбәттә. Ләкин, дивизия сугышчыларының геройларча каршылыгына очрагач, алар ул максатларына ансат кына ирешә алмадылар. Окропиридзе полкы зур «көч белән һөҗүм итүче дошманның атакасын өч мәртәбә уңышлы рәвештә кйре какты. Әмма немецларның көче артык дәрәҗәдә зур иде шул. Алар, танкларына ышыкланып, безнең позицияләрне читләтеп үтәргә керештеләр. Хәзер инде каршы тору кыен иде. Дошман, безнең уң флангтан үтеп, Калькштейнга һәм Либштадтка ашыкты. х Ә Колегов белән көтелмәгән күңелсезлек килеп чыкты. Немецлар белән бәрелешә башлагач ук, ул полк белән телефон, радио элемтәсе өзелгән иде. Элемтәче разведчикларны җибәрүдән дә мәгънә чыкмады. Полкның язмышы берничә сәгатькә билгесез булып кала бирде. Колегов полкындагы хәлне зур- кыенлыклар белән корпус штабы аркылы гына ачыкларга мөмкин булды. Полк участогында разведканың начар оештырылган булуы сәбәпле, Колегов сугышчылары немец танклары килеп чыгуын абайламыйча калганнар, һәм полк командиры үзе дә әсир ителүдән чак кына котылып калган иде. Колегов полкы байтак чигенгәннән соң гына туктатылды һәм, үзен тәртипкә китереп, дошманның автоматчы вак группалары белән Герцогевальде районында сугыша башлады. VI VII 1 Советлар Союзының 1941 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы тарихы. VII т., 119—120 битләр. J 1 Әлегә кадәр дошманның үзеннән күп мәртәбә артык көчен тоткарлап торган Окропиридзе полкы, инде тагын да каршылык күрсәтеп торырга һич тә чамасы калмагач, минем боерык буенча, Либштадт — Вормдитт тимер юлына таба чигенергә мәҗбүр булды. Дошманны тоткарлау өчен бердәнбер ышанычлы урын иде бу. Калькштейнңың көнчыгыш ягында урнашкан «Катюша» дивизионы үзенең ролен тиешенчә башкара алмады, ни бары бер залп бирү белән позициясен алмаштырырга ашыкты. Бу шаблон метод безгә зур зыян китерде. Окропиридзе Либштадт—Вормдитт юлына чигенгәндә, юлның дошман тарафыннан киселгән булуы сәбәпле, безнең ара ераклашып, полк белән җитәкчелек итәргә бик зур кыенлыклар туганнан соң, ул полкны вакытлыча 17 нче дивизия командиры карамагына тапшырудан башка чара калмады. Шулай итеп, Окропиридзе полкы 2 нче февральгә кадәр 17 нче дивизия составында сугышты, һәм бу хәл полкны саклап калуда бик зур файда итте. Соңыннан, бер очрашу вакытында, командарм ул вакыйганы мактап телгә алды. Боковня полкы, үз участогын 17 нче дивизиягә тапшырганнан сон, Альбертсдорф тирәсенә туплана башлаган вакытта (сугышның иң кызган чагы иде бу), Опен—Гросс-Карбен юнәлешеннән һөҗүм иткән дошман атакасына юлыгып, полкның чолганышта калу куркынычы тугач, мин аңа мөмкин кадәр тизрәк Либштадт шәһәре тирәсенә чигенергә һәм, дошманны шәһәргә кертмәү өчен, шунда ныклы оборонага күчәргә приказ бирдем. Әйтергә кирәк, полк приказны тулысынча үтәде: иртәнгә кадәр 20 км араны үтеп, Либштадт шәһәренең төньяк көнчыгыш ягында оборонага күчте һәм 29 январьга кадәр 20 танк һәм бер пехота полкы белән һөҗүм итүче дошманның 11 атакасын кире кагып, шәһәрне үз кулында тоту өчен сугышты. Шулай итеп, ул полк дивизиянең гомуми көченә сугыш оештырырга мөмкинлек тудырды һәм сул флангны тәэмин итте. Ул көннәрдәге сугышта мин үзем дә чак-чак кына дошман кулына эләкмичә калдым. Эш менә ничек булды. Әлеге шул 27 январь төнендә кинәт дошманның бер колоннасы ГКалькштейн юнәлешендә һөҗүм итәргә кереште. Эш шунда, Калькш- тейн авылы аша Либштадтка баручы иң туры юл үтә иде. Немецлар шул юл аша безнең тылга керергә омтылдылар. Күзгә төртсәң күренмәслек караңгы төн иде ул. Өстәвенә, салкын һәм туктаусыз рәвештә җәяүле буран себертеп тора. Мин КПда полкларга әледәнәле боерыклар биреп, тирләп-пешеп сугыш белән җитәкчелек итәм. Эш шундый кызу, рәхәтләнеп сулыш алырга да мөмкинлек юк. Телефонист та тирләп чыккан. Ничектер шулай килеп чыкты, бер мәлне без өйдә телефонист белән икәү генә калдык. (Башка офицерларны кайсын кая боерык белән җибәргән чак иде, күрәсең). Ул арада якында гына туп, мылтык тавышлары да ишетелә башлады. Ахырысы килеп кергәнен абайламыйчарак калганмын, көчле куллары белән ишеккә таба сөйри башлагач кына күреп алдым мин Федоровны. Ә үземнең кулда һаман әле телефон трубкасы. Тик ишектән чыккач кына эшнең нәрсәдә икәнлегенә төшендем. Күп булса 20 метрда булганнардыр, безнең өскә берничә .немец автоматчысы килә иде. Күрәсең, тәҗрибәсез яшь сугышчылар булганнардыр, югыйсә безне шундук атып еккан булырлар иде. Ә, алар башта «хальт» дип кычкырдылар, аннан соң гына ут ачтылар. Әнә шул арада без бер сарай почмагына посып өлгергән идек инде. Хәзер немецлар таш сарайның теге ягында, ә без бу ягында. Монда Леонов, аның 15 яшьлек улы, Романов һәм тагын берничә кеше бар иде. Немецлар «хальт»ларын такылдый кбирәләр, һәм безне күрмичә генә атуларын дәвам итәләр иде. — Автомат? — дидем мин, кискен генә итеп. Кайсыдыр шундук автомат бирде. Ул арада тагын безнең берничә офицер килде, һәм без дошманның бу атакасын кире кактык. Аннары безгә ярдәмгә миномет полкы офицерлары да (полкта миналар беткән иде) һәм байтак кына сержантлар да килделәр. Ләкин дошман тагы да күбрәк көч белән безнең өскә ябырылды, һәм без Калькштейнны калдырырга мәҗбүр булдык. Хәзер контратака оештырырга кирәк иде. Мин әнә шул эш белән мәшгуль булган арада: — Син үзең кайда соң? — диде Гарцев, рация аша ачык текст белән. Мин авылның көнбатышында сузылган чокырның аргы (көнчыгыш) ягында икәнлегемне әйткәч, ул: — һич кичекмичә, чокырның бу ягына чык! — дип приказ бирде. Шунысын әйтергә кирәк, бу вакытта чокырның авыл ягында, иптәшләрем янында, булу минем изге урыным иде. Чөнки группа белән турыдан-туры җитәкчелек итәсем килә иде. Мин комкор белән бәхәсләшеп, сүз озайтып тормадым һәм аңа вакыт та юк иде. — Тыңлыйм сезне! — дип җавап бирдем дә, үз урынымда калып, труппа белән командалыкны дәвам иттем, һәм минем шушындый киеренке моментта иптәшләрем арасында, ут эчендә торып калуым соңыннан тулысы белән акланды. Безнең группаның күпчелеге офицерлар иде һәм алар командир буларак түгел, бәлки гади солдат сыйфатында чын мәгънәсендә баһадирларча сугыштылар. В. С. Леонов, А. В. Федоров, А. А. Романов һәм башка иптәшләрнең аеруча оста, җитез хәрәкәт итүләре башкаларны да рухландырып торды. Бу кыен сугышта хәтта Леоновның 15 яшьлек улы Владимир да, кулына автомат тотып, зурлар белән рәттән атакага барды һәм бер-үзе генә дә унлап фашистны юк итте. (Владимир әтисе янына аны күреп китү өчен генә килгән булса да, шул көннән башлап, дивизиядә калды һәм сугыш тәмам булганчы рядовой солдат булып хезмәт итте.) Калькштейн районындагы кискен сугыш кичке 10 нан иртәнге 8 гә кадәр барды. Шул вакыт эчендә дошман зур көч белән дүрт мәртәбә безнең өскә атакага килде, Калькштейн авылы өч тапкыр кулдан кулга күчте. Ләкин без барыбер чигенмәдек. Ахыр чиктә, ии тырышып та безне сындыра алмагач, немецлар Калькштейн авылыннан ваз кичәргә һәм аны читләтеп үтәргә мәҗбүр булдылар. Безнең группаның ии дәрә- жәдә кыен шартларда сугышуын күз алдыгызга китерү өчен шуны гына әйтү дә җитәр дип уйлыйм: без4 дошманның ике полкка якын җәяүле гаскәрен, уннарча танкларын һәм үзйөрешле артиллерия установкаларын (бу мәгълүматларны атака вакытында әсир ителгән немец солдатлары да расладылар) тоткарлап тордык. Әгәр дә дошманның ул колоннасы Либштадтка узып киткән булса, белмим нәрсә булыр иде икән! һәрхәлдә, миңа бу юларны язу насыйп булмас иде... Безнең группа фашистларның дүртенче атакаларын кире какканда, көн яктырган иде инде. Таң алдыннан явып киткән йомшак карны көнчыгыштан искән салкын җил себертеп торса да, күзәтү өчен әйтерлек ’комачауламый иде. — Күрәсезме, немецлар-нәрсә кыланалар? — диде Леонов, көньякка күрсәтеп. Бездән сулда, 1,5 километр чамасы ераклыкта, алдан САУ, ян якларыннан һәм арттай танклар белән сакланып, немецларның күп санлы жәяүле гаскәр колоннасы һәм аның артыннан артиллериясе узып бара иде. Калькштейинан безне куып чыгара алмагач, дошманның безне әйләнеп үтеп баруы иде бу. — Эх! Булсын иде хәзер бер генә артдивизион, дөмбәслисе иде шушы колоннаны! — дип куйды Федоров. Ләкин юк шул, бер генә снарядыбыз да юк иде инде безнең. Бар коралыбыз һәр автоматка икешәр, һәр мылтыкка берәр патроннан гыйбарәт иде. Хәтта пистолетл арыбызның магазиннары да бушап калган иде. Шушы рәвешле «коры кул» белән дошман тылында калудан мәгънә чыкмас иде, — мин рация аша комкорга хәлне сөйләп бирдем дә чигенергә рөхсәт сорадым һәм без Калькштейннан, елга һәм чокыр-чакырлар аша (чөнки юлда да, як-якта да дошман), Либштадтка чигенә башладык. Хәзер чигенергә дә була иде инде. Чөнки без Калькштейнны 10 сәгать буенча саклап торып, дошманның Либштадтка баруын тоткарладык һәм дивизиянең генә түгел, корпусның да авыр хәлен җиңеләйтүдә зур эш башкардык. Бездән уңдагы дошман колоннасын у^ман каплаганлыктан, анысы күренми иде хәзер, әмма сул яктан хәрәкәт итүчесенең безнең белән параллель рәвештә баруын һәм каршыбызга төшәргә ашыгуын бик яхшы күреп тора идек. Ул да булмады, колоннадан аерылып, немецларның ике үзйөрешле тубы безнең группаны кысрыкларга кереште. Безгә хәзер икенең бере: я тизрәк, дошманга кадәр, Либштадт тирәсендәге үзебезнең частьлар янына барып җитү, яки... анысын әйтергә тел дә әйләнми, ләкин әйтмичә дә булмый. Яки дивизия командованиесе һәм штабы дошман тарафыннан юк ителәчәк иде. Кыскасы, без хәзер өч яктан -да дошман белән уратып алынган, бары тик боҗраның тәмам ябылып бетәсе генә калган иде. — Алга, ничек итеп булса да, Либштадтка дошманнан элегрәк чыгарга, иптәшләр! —дидем мин һәм бер группа белән полковник Леоновны алдан җибәрдем. Аннары калганнарыбыз ахыр чиктәге киеренкелек һәм тизлек белән, тирән карны ерып, чокырлы-агачлы урыннардан (әле ярый алар булды!) шәһәр ягына ыргылдык. Дивизиянең яшәү дәверендә мондый кыен хәлдә калганын күргәнем юк иде әле. Чокыр-чакырларга ышыкланып барганда, немец САУ лары әллә ни куркыныч түгел иде. Әмма инде тимер юлга килеп җитәргә нибары 250—300 метр калгач, безнең эш чамадан тыш кыенлашты. Чөнки ул урын тигезлек булып, безнең группаның бер генә кешесе үтә башласа да, немецларның туры наводкага куелган ике САУы ут өермәсе күтәрәләр иде. Мин берәмләп ятайөгерә хәрәкәт итәргә боерык бирдем. Белмим нинди могҗиза аркасындадыр, яраланмыйча, барыбыз да исән-сау килеш, үзебезнең частьларга килеп кушылдык. Барыннан да гаҗәбе һәм соңыннан безне озак вакытлар көлеп йөрергә мәҗбүр иткәне шул булды, хәтта безнең арада иң зур һәм таза гәүдәле Романовка да чүп тә булмаган иде!.. Дивизия сугышчыларының ул тигезсез сугышта күрсәткән батырлыклары турында бик күп язарга булыр иде. Үткән көннәрдәге гаять читен шартларда дошманның коточкыч зур көченә каршы торып, аңа зур югалтулар китергән капитан Н. Е. Корноухов, капитан Барханаев, капитан Схертладзе, майор Гәрәев батальоннары һәм үзенең станоклы пулеметыннан йөзләрчә фашистны юк иткән старшина Алексей Гущин, станоклы пулемет гашеткасына үз кулы белән басып торып, йөзләрчә гитлерчының башына җиткән майор Й. Т. Злыдень; полк штабына ябырылган фашистларга каршы бер группа автоматчыларның башында торып сугышкан полк агитатары К. Т. Выхованец һәм шуларның барысы белән дә бик оста җитәкчелек иткән Г. М. Круковес, куркусыз һәм оста артиллерист Яхъя Исламовның (Азнакай районыннан) батырлыклары турында, шикләнмичә әйтәм, аерым бер роман язарга булыр иде. Ул сугышларда аеруча зур батырлык күрсәткәннәре өчен сержант Владимир Степанович Лавреновичка һәм старшина Леонид Георгиевич Храповка Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исем бирелде. Укучы хәтерли булыр, майор Ислам Гәрәев һәм аның батальонын мин еш кына мактап телгә ала идем. 27 январь сугышларында да Гәрәев батальоны искиткеч зур батырлыклар күрсәтте. Ул батальон берничә дистә танк һәм үзйөрешле туплары ярдәмендә атакага ташланган 2000 кешелек дошман гаскәренә каршы геройларча сугыш алып барды. Менә шул мәхшәр вакытында минем яраткан командирым, якташым һәм якын дустым Ислам үзе дә һәлак булды. Болай да авыр хәлдә калган батальонының бер ротасын фашистлар аеруча нык кысрыклагач, кызу йөрәкле майор Гәрәев, үзенең күзәтү пунктыннан сикереп чыгып, рота солдатларының алгы сафында дошман өстенә ыргылган вакытта кавһәр төшкән фашист пулясы аның күкрәген тишеп үткән иде... 29 январьга дивизия фронтындагы хәл түбәндәгечә иде: Окропирид- зе полкы, 17 нче дивизия составына кертелеп, Пассарге елгасының төньяк ярлары буенда хәрәкәт итә, ә Колегов полкы резервта иде. Көндезге сәгать бердә, күп санлы пехотасын һәм танкларын туплап (белмим, инде ничәнче мәртәбә!), дошман Либштадтны тагын атакаларга кереште һәм, ниһаять, шәһәр чите районнарыннан безнең сугышчыларны кысрыклап, үзәк урамнарны үз кулына төшерде. Хәзер канлы көрәш шәһәрнең көньяк-көнбатыш ягында дәвам итә башлады... Либштадт өчен полк баһадирларча сугышты. Ә капитан Щукин батальоны аеруча зур осталык һәм тапкырлык ^елән хәрәкәт итеп, дошманга зур югалтулар китерде. Старшина Н. К. Журавлев отделе- ниесе немецларның берничә танк ярдәмендә алга барырга омтылучы тулы бер ротасын, үзәккә җибәрмичә, 3 сәгать буена тоткарлап торды. Әмма, дөресен әйтергә кирәк, по/гкка булышырга билгеләнгән танклар ул сугышта тиешенчә хәрәкәт итә алмадылар. Кискен сугышлар 31 январьга кадәр барды. Ә 1 февральдә без дошманның үзен кысрыклый башладык һәм алга киттек. Безнең 48 нче армия полосасында килеп туган өзеклекне бетерү (30 январьга 4 нче немец армиясе 48 нче армия частьларының оборонасын ватып, 30 километрга эчкә кергән иде) һәм дошманның алга баруын туктату өчен, 2 нче Белоруссия фронты командующие приказы нигезендә, 5 нче танк армиясенең 8 нче механикалаштырылган корпусы һәм тагы берничә соединение ярдәмендә 48 нче армия һөҗүмгә күчкәч, немецлар Вормдитт һәм^Калькштейнга таба чигенергә мәҗбүр булдылар. 8 февральдә дошманны элекке, 27 январьдагы, рубежына кадәр кысрыклап барып, без югалтып торган җиребезне кире алдык. 12 февральдә дивизиягә, участогын 17 нче һәм 194 нче дивизияләргә тапшырып, Оберхайле районына тупланырга һәм 50 километрлы маршка әзерләнә башларга приказ булды. БРАУНСБЕРГ — ФРИШЕС-ХАФФ 3 нче Белоруссия фронты гаскәрләренең куәтле удары нәтиҗәсендә, немецларның көнчыгыш прусс группировкасы Кенигсбергның төнь- яккө.нбатышы.нда һәм көньягында өч кисәккә аерылып ташланган, ягъни: Землянд ярым атавында дошманның 4 дивизиясе диңгезгә кысрык- ланган; биш дивизиягә якын гаскәре, крепость частьлары һәм күп санлы аерым частьлары, төп көчләреннән аерылып, Кенигсберг районында чолганып алынган һәм, ниһаять, гомуми саны 23 дивизиядән торган ике группа, бер бригада һәм башка частьлардан торган 4 нче армиясе Кенигсбергтан көиьяктарак урнашкан Хейльсберг ныгытылган районында калган иде. Хейльсберг районы Көнчыгыш Пруссия җирендәге гомуми ныгытма системасында иң көчле ныгытылган район иде. Анда 911 тимер-бетон ут ноктасы һәм күп санлы җир-агач оборона корылмалары бар иде 1 . * Менә шушы шартларда, 1945 елның 9 февралендә, 3 нче Белоруссия фронтына һәм 1 нче Балтик буе фронтына дошманның көнчыгыш прусс группировкасын юк итү бурычы куелды. 2 БФ составындагы безнең 48 нче армия 3 нче БФ составына тапшырылды. 3 нче Белоруссия фронтына Кенигсбергның көньягындагы Хейльсберг группировкасын тар-мар итү бурычы йөкләтелде. • Ул көннәрдә төньякка таба һөҗүм итүче безнең 53 нче укчы корпус дошманның Браунсберг ныгытылган районында оборонада торучы көчләре тарафыннан тоткарланып тора иде. Браунсберг дошман группи- ровкасының сул флангысында булып, немецлар әчеп аеруча мөһим пункт санала иде. Аның әһәмийте шунда, бу шәһәр, бердән, немецларның бронетанк средстволарын ремонтлау узелы булса, икенчедән, Фри- шес-Хафф култыгы ярында урнашкан Розенбергка бара торган олы юл өстендә тора. Менә шуңа күрә дә армия командованиесе Браунсбергны мөмкин кадәр тизрәк кулга төшерүне күздә тотты. Приказда күрсәтелгәнчә, дивизия 13 февральдә маршка чыкты һәм, 50 километр юл үтеп, 14 февральдә Тидманнсдорф станциясе тирәсендәге урманлыкка (Браунсбергтан 26 км. көньяктарак) тупланды. КП шул тирәдәге сөтчелек хуҗалыгына урнашты. Бу хуҗалыкның, әлбәттә, исеме дә һәм берничә йорты гына исән калган иде. Кичке сәгать унберләрдә подполковник Федоров корпус штабыннан сугышчан күрсәтмә китерде. Бу күрсәтмәдә каршыдагы 349 нчы немец пехота дивизиясе частьларының 73 нче укчы дивизиягә бик нык каршылык күрсәтүе, берничә мәртәбә контратакага күчкәнлеге әйтелгән һәм безнең дивизиягә, 73 нче укчы дивизиянең сугышчан тәртибе аша үтеп, 15 февральдә Шиллгенен юнәлешендә һөҗүм итәргә әзер булырга кушылган иде. Якындагы бурыч итеп, Пассарге елгасын кичү һәм Шальмай — Браунсберг шоссе юлын кулга төшерү йөкләтелде. Ә төп удар, 17 нче дивизия частьлары белән берлектә, сул флангтан ясалырга тиеш иде. Әлеге боерыкны алганнан соң, мин дивизиянең сугышчан тәртибен ике эшелоннан (беренче эшелонда подполковник ТрощилоVIII IX һәм подполковник ЛибаторовX полклары, ә икенче эшелонда Окропиридзе полкы) төзергә дигән карарга килеп, >шул нигездә сугышчан приказ бирдем. һөҗүмгә әзерләнү өчен бирелгән вакытның (нибары бер төи!) бик кысан булуы аркасында, дивизия сугышчыларына зур киеренкелек белән эшләргә туры килде. Бу төндә дивизиянең бер генә кешесе дә күз йомып черем итмәгәндер, минемчә. Чөнки частьларга атака позицияләре, танк һәм артиллериягә туры наводка позицияләре булдыру эшләре белән бергә, Пассарге елгасын кичү өчен күп санлы саллар, күперчекләр дә әзерләргә кирәк иде. Шуның өстенә, артиллерия һәм тылны елга аша үткәрү өчен, 6 тонна йөк чыдатырлык күпер салырлык материал әзерләргә дә кирәк иде. Иртәнге сигездә комкорның: «Әзерме?» — дип телефон аша соравына каршы: — Әзер, барысы да үз урынында! — дип җавап бирә алганмын икән, моны дивизия егетләренең чыдамлыгы, куелган бурычны искиткеч зур тырышлык белән башкарып чыгулары нәтиҗәсе дип карарга кирәк. ...Без — Леонов, Бубликов, Барыкин, Воропаев, Федоров һәм мин— тиз генә иртәнге ашны ашадык та һәркайсыбыз үз эшебезгә керештек. 45 минутлык артподготовкадан соң, дивизия частьлары, танк һәм үзйөрешле туплар ярдәмендә, дошман өстенә ыргылдылар һәм аның VIII Беек Ватан сугышы тарихы. V т. 163 бит. IX Трощило Боковня урынына килгән, Боковняны башка эшкә алганнар иде. X Либаторов Колегов урынына килгән иде. инженер корылмаларын, ут нокталарын җимереп барып, кичкә Петтель- кау — Штефенсхе юлына барып чыктылар. Бездән уң якта хәрәкәт итүче 73 нче укчы дивизия частьлары Петтелькауны алдылар. Ә 16 февральгә каршы төндә, 73 нче укчы дивизия частьлары белән бергәләп, Трощило, полкының беренче батальоны Пассарге елгасын кичте һәм һөҗүмгә күчте. Ләкин, сугыш байтак дәвам итсә дә, әйтерлек алга китә алмады. Чөнки елганың көнбатыш ярында (Пассарге аша үтүче автострада районында) урнашкан дошман, көчле фланг уты ачып, батальонны тоткарлаган иде. Әнә шул райондагы дошманны кысрыклау өчен һәр укчы батальонда берәр взводтан торган икешәр штурм группасы оештырырга туры килде. Ул взводларга ярдәм итәр өчен, берәр танк яки үзйөрешле туп һәм берәр-икешәр туп билгеләнде. Бу штурм группаларыннан тыш, беренче эшелонда хәрәкәт итүче һәр полкта полк командирының штурм группалары да оештырылды һәм санап кителгән барлык подразделе- ниеләр шундук сугышка кертелделәр. Кызу сугыш дәвам итте, һәр дот өчен чамасыз каты көрәш бара иде. Күрәсең, Браунсберг ныгытылган районының көченә ышанып булса кирәк, немецлар теш-тырнаклары белән каршы торалар һәм һич тә чигенергә теләмиләр иде. Хәер, ныгын да нык иде шул дошманның ул райондагы оборонасы. Тимер-бетоннан коелган дотларының арасы бик еш булып, бербереннән нибары 300—400 метр ераклыкта гына иде. Шуның өстенә, күбесе артиллерия дотлары һәм аларда хәтта 210 миллиметрлы авыр туплар да урнашкан иде. Әсир ителгән немецларның әйтүенә караганда, бу дотлар Беренче бөтендөнья сугышы чорында һәм 1939 елларда ук төзелгән булган. Ә Браунсберг районын чын-чынлап ныгыту эше Совет Армиясе гаскәрләре Көнчыгыш Г^руссиягә бәреп кергәннән соң башланган. Дошман оборонасының ни дәрәҗәдә нык икәнен укучы күз алдына китерсен өчен, сүз җаенда, алгарак китеп булса да, шуны гына әйтү дә җитәр дип уйлыйм: 15 февральдән алып 19 февральгә кадәрге сугыш көннәрендә бер Окропиридзе полкына гына да немецларның икешәр бүлмәдән торган һәм һәр бүлмәсендә икешәр амбразуралары булган 12 дотын штурмларга, аннары, гарнизоннарын юк итеп, ул дотларны шартлатырга туры килде. Менә шул рәвешле ныгытылган дошман оборонасын җимереп алга баруы җиңел түгел иде, әлбәттә. Немецлар дотларына кереп, жом а к шикелле урнашканнар да һич кенә дә чигенергә теләмиләр иде. ОИПТДның да күпчелек көчен батальоннарга җибәрергә туры килде. Алгы яктан атып һич тә җимертә алмагач, безнең үзйөрешле туплар немецларның дотларын читләтеп үтеп, аларны ишекләреннән атып шартлата башладылар. Тик шуннан соң гына дошман чигенә иде. Әйтергә кирәк, безнең артиллеристларның бу тактик ’ алымы бик уңышлы булды. Хәзер, дотларында калып юкка чыгудан куркып, немецлар ачык траншеяларында торып сугыша башладылар. Ә бу хәл безнең өчен файдалы иде. Безнең егетләрнең кысуына чыдый алырлык хәлләре калмыйча чигенә башлагач, 18 февральгә каршы төндә, немецлар Пассарге аша салынган автострада күперен шартлаттылар. Аннары, безнең частьларның һөҗүмен туктатырга тырышып, 7 тапкыр контратакага чыктылар. Ләкин уңышка ирешә алмадылар. Ә 19 февральдә, Пассарге елгасын кичеп, дивизия Фелау тирәсендә таш һәм тимер юллар кисешкән районны кулга төшерү өчен сугыша башлады. Елганы чыкканнан соң, дошманның 27 солдаты әсир ителде. Аларның унсигезе 349 нчы запас кыр батальоныннан, калганнары 49 нчы пехота полкыннан һәм 28 нче җиңел пехота дивизиясеннән иде. Әсирләр безнең каршыдагы дошман частьларының шул көннәрдә генә таратылган частьлар хисабына тулыландырылуын әйттеләр. Димәк, Пассарге елгасын саклап калу өчен немец командованиесе кулыннан килгән барлык чараларны күргән булса да, безнең гаскәрне озак тоткарлый алмаган. Бу — безнең өчен күңелле факт иде. Ләкин, шул ук вакытта, дошман һаман әле шактый көчле һәм аны тәмам тар-мар итәр өчен безгә корпус күләмендә перегруппировка ясарга, һөҗүмгә ныклап торып әзерләнергә кирәк иде. Әнә шул эшләрне башкарганнан соң, 24 февральдә, без корпустан шифрланган приказ алдык. Анда дивизиягә Пассарге елгасы буйлап Браунсбергка таба барып, атака сызыгына урнашырга кушылган иде. Шул приказны үтәгән киеренке хәлләрдә килеп чыккан бер күңелсезлекне искә алмыйча үтәсем килми, чөнки ул мине заманында бик нык борчуга салган иде. Сүз полк командиры Либаторов турында бара. Әлеге приказның ничек үтәлешен белергә теләп, телефоннан шалтыратсам да, миңа ул төнне Либаторов белән рәтләп сөйләшү насыйп булмады. Дөрес, ул трубканы алды, әмма сүз әйтерлек хәлдә түгел иде Бераздан тагын шалтыраттым. Бу юлы трубканы очраклы рәвештә полк НП сына килгән бер офицер алды: — Командирның кәефенә караганда, ул, ихтимал, сезгә җавап бирә алмас, иптәш генерал, — диде офицер. Юк, бу чыннан да зур ЧП һәм мин мондый ваемсыз кешене гомер күргәнем юк иде! Озак уйлап торырга вакыт тар иде, чөнки уттай кызу эш вакыты. Полкны кабул итү өчен тиз генә подполковник Федоровны җибәрергә туры килде. Кабатлап әйтәм, мондый күңелсезлек тудыручы кешене мин бүтән хәтерләмим. ...Яна полосага урнашкач, дивизия оборонага күчәргә приказ алды һәм частьларны, чиратлаштырып икенче эшелонга чыгарып, сугыш хәрәкәтләренә өйрәтү башланды. Шул ук вакытта дивизия частьлары дошманның аерым терәк пунктларын, тимер юл күперләрен һәм эшелоннарын кулга төшерү өчен өлешчә операцияләр дә алып бара башладылар. Инженерлык корылмалары белән тәэмин итү буенча да оборона полосасында зур эшләр башкарылды. Тиз арада 5000 метр озынлыгында траншея казылды, 250 пулемет мәйданчыгы булдырылды, сугышчылар өчен 272 блиндаж казылды һ. б. ■Ә оборонага күчүнең максаты нәрсәдә иде соң? Барыннан да элек шунда: кыска вакыт эчендә бик яхшылап әзерләнеп, яңа көч белән һөҗүм башлануны күздә тотып күчтек без оборонага. Безнең дивизия генә түгел, бөтен 48 нче армия оборонага күчте. Армия 9 мартка һөҗүмне яңадан башлау өчен әзер булырга тиеш иде. Ләкин, бик яхщылап әзерләнсәк тә, безнең дивизиягә һөҗүмне бу полосада башларга туры килмәде. 8 мартта, армия штабыннан алынган сугышчан приказ нигезендә, дивизия 48 нче армиянең уң флангы- сына күчәргә тиеш булды. — Армиянең хәрби советы карары нигезендә, — диде миңа ул приказны алып килгән генерал Долгов, — сезнең дивизия 53 нче ук. корпус составыннан чыгарыла. Сез 14 мартта, 40 километр төнге марш ясап, Либенауның төньягындагы урманлыкка тупланырга тиешсез! — Безне бөтенләй аералармы корпустан? — диде Леонов, артык дулкынланудан кискен итеп. Аның борчылуын сизде булса кирәк, Долгов көлеп җибәрде һәм дусларча, тынычландыргыч тон белән: — Борчылмагыз, вакытлыча гына! — диде. Нәкъ билгеләнгән төндә маршка чыгып, Тидманнсдорф — Шенда- мерау — Либенау маршруты буенча, дивизия приказда күрсәтелгән районга килеп тупланды. Бу, инде әйткәнемчә, 48 нче армиянең ун флангысы, 3 нче армиянең сугышчан тәртибе артындагы участок иде. Ул көннәрдәге фронт хәлләренә карата шуны әйтергә кирәк: 48 нче армия берләшмәләренең сугышчан хәрәкәтләре шактый катлаулы, авыр шартларда алып барыла һәм, шул ук вакытта, фронт хәлләре дә еш кына үзгәреп тора иде. Моның шулай икәнлеген Браунсберг операциясенә әзерләнгән периодта безнең дивизия гаскәрләре ясаган еш маневрлардан да күрергә була. Бу маневрларның максаты операцияне оешкан төстә һәм уңышгуя үткәрүгә юнәлдерелгән иде. Шунысын да әйтергә кирәк, армиянең уң флангысы операцияне тормышка ашыруда иң мөһим юнәлешләрнең берсе булды. Әнә шул юнәлештә хәрәкәт итәчәк безнең дивизиягә бик зур һәм җаваплы бурыч — иң кыска юл белән Хайлигенбайль—Браунсберг магистраленә чыгу һәм, шулай итеп, Браунсбергны төньяк-көнчыгыцГтан чорнап алып, дошманны тар-мар итү, ә аннары Фришес-Хафф култыгына чыгу бурычы куелды. Менә шуңа күрә дә икенче көнне үк безнең дивизиядәге әзерлекне тагын бер мәртәбә тикшереп китү өчен командарм Ы. И. Гусев килде. — Үзегезнең карарыгыз турында кыскача доклад ясагыз! — диде ул, һәрвакыттагыча зур игътибар белән елмаеп карап. Генерал-лейтенант Николай Иванович Гусев январь ае башында генерал-полковник Романенко урынына килгән иде. һәркемгә хөрмәт белән караучы, гадел һәм зур хәрби белемле командарм иде ул. Мин, каршыбыздагы дошманның оборонага күчкәнлеген һәм өлешчә гаскәрен һәм техникасын Фришес-Хафф култыгы аша Фрише-Нерунг атавына эвакуацияли башлавын әйтеп, доклад ясадым. — Дөрес, бик дөрес! — диде командарм, гадәтенчә, иңбашларын сикертеп куеп. — Өлешчә генә түгел, ә чын-чынлап дошман үзенең җанлы көчләрен һәм коралын атауга чыгара башлады. Бу хәл 42 нче һәм Н нчы укчы корпуслар алдында да күренә. Менә шуңа күрә дә,— ул кинәт җитдиләнеп безгә, командирларга, карап алды, — начальник иптәшләр, көньяк прусс группировкасы командованиесе гаскәрләрен Фрише-Неруиг атавына чыгарырга өлгергәнче, аларның төп көчләрен юкка чыгару максаты белән, без бик көчле удар ясарга тиешрез! Аннары ул башка дивизиягә юнәлде. Командармны озатканнан соң, үземнең ярдәмчеләрем белән киңәшеп, операциянең планын төзедек. Дивизиянең сугышчан тәртибе ике эшелоннан булып, беренче эшелонга майор Якушев 1 һәм Окропи- ридзе полкларын, икенче эшелонга Федоров полкын куярга булдым. Дивизия дошман оборонасын 2 километр киңлектә өзәргә тиеш булды. Бубликовның исәпләп чыгаруынча, шул ике километр фронтта барлыгы 289 артиллерия һәм миномет көпшәсе хәрәкәт итәчәк иде. Операциянең планын бик җентекләп төзегәч һәм сугышчыларны һәрьяклап әзерләгәч, дивизия 17 мартта Н нчы укчы корпустан сугыш участогы кабул итте дә 18 мартка каршы төндә һөҗүмгә күчте. Соңгы атналарда, көннәр җылынып китү сәбәпле, юллар начарланган, елгалар ярларыннан чыга башлаган вакыт иде. Немецлар, әлбәттә, бу хәлгә бик шат иделәр. Хәтеремдә, шул көннәрдә герман радиосы, бөтен тавышына кычкырып: — Германиянең көнчыгышында һава үзгәрешләре герман командованиесенә бик зур отыш бирәчәк, — дип, туктаусыз такылдап торды. Ләкин бу уңайлык кына дошманны коткарып кала алмады, киресенчә, аның хәлен кыенлаштырды гына. Ни өчен дигәндә, немецлар, хәлләре авыраеп, каршы торырлык чамалары калмаган очракта, машина яки мотоциклларга утырып кача торганнар иде. Ә хәзер, инде юллар өзелә башлагач, бу «рәхәтлектән» дә мәхрүм иделәр. 18 марттагы һөҗүм вакытында немецлар нәкъ әнә шундый хәлдә калдылар. Күп санлы танк һәм туры наводкага көйләнгән үзйөрешле 1 Якушев Трощило урынына билгеләнгән иде. 7. .с. ә.- № 6. туплар ярдәмендә дошман өстенә ябырылган .безнең частьлар 15—20 мин}т эчендә немецларның беренче траншеяларын кулга төшереп тә өлгергәннәр иде инде. Немецлар Грюненфельд авылының төиьяк-көнба- тыш кырыендагы икенче траншеяларына чигенергә мәҗбүр булдылар. Инде ул траншеяларыннан да колак каксалар, үзләренең һич тә качып котылыр чамалары калмаячагын аңлаган немецлар, күп тә үтмичә, котырынып контратакага ташландылар. Әмма Окропиридзе полкында оештырылган тактик капчыкка эләгеп, аларның күбесе юк ителде, кача алганы качып котылды. Шуның өстенә, дошманның күп кенә сугыш техникасы кулга төшерелде һәм 34 солдаты әсир ителде. Әмма бу әле монда немецлар бөтенләй туздырылып ташланды дигән сүз түгел иде. Юк! Алар Грюненфельд авылы янындагы урманга ышыкланып маневрлар ясыйлар һәм, тактик яктан уңайлы булган биеклекләрдән торып, кискен каршылык күрсәтәләр иде. Төнге сәгать 3 тә командарм шалтыратты: — Я, Фатих, эшләр ничек? — диде ул, лсемем белән эндәшеп. Хәер, мин моңа күнеккән идем инде. Конспирация максатыннан чыгыпмы, яисә болай исемемне ошатыпмыдыр, ул миңа еш кына шулай эндәшә торган иде. Ихтимал, соңгысы дөресрәктер. Чөнки бервакыт үзе үк минем исемемнең әйтергә ансат булуын һәм нәрсәне аңлатканлыгын сора-1 ган иде. Мин, үзем белгәнчә: «Фатих — фатиха сүзеннән ясалган, ә фатиха фарсы сүзе һәм теләкризалыкны аңлата», — дип җавап биргәч, ул, күкрәк кесәсеннән кечкенә блокнотын алып, аны- язып ук куйган иде. ...Мин командармга дошманның бар көче белән каршылык күрсәтүен һәм дивизиянең һөҗүмне дәвам итүен әйтеп доклад ясадым. Дошманны кысрыклау яктырганчыга кадәр дәвам итте. Ләкин урман авызындагы немецлар бик каты каршылык күрсәтәләр һәм аларны аннан кысрыклап чыгару кыен иде. Көндез һөҗүмне дәвам итүдән мәгънә юк иде. Шунлыктан полкларга тукталып калган урыннарында ныклап урнашырга һәм төнне көтәргә приказ бирдем. Минем бу карарым уңышлы булды. 19 март көненнән башлап өзлексез рәвештә кискен сугыш алып барганнан соң, 20 март иртәсендә, дошманга зур югалтулар ясап, Федоров полкы Ной- Дамерау авылын яулап алды, ә Окропиридзе полкы Хайлигенбайль— Браунсберг шоссе юлын беренче булып кисеп чыкты. Операциянең уңышлы чыгуында күршеләр белән элемтәнең яхшы булуы да зур роль уйнады. Бу безнең өчен зур җиңү, дивизия алдына куелган бурычны тулысынча үтәп чыгу дигән сүз иде! Кичке якта, юлны кире кайтарырга омтылып, гитлерчылар котыры- ныпкотырынып контратакага күтәрелә башладылар. Ләкин безнең артиллерия залплары һәм пехота уты аларны позициягә якын да җибәрмичә, чигенергә мәҗбүр итә иде. Кыскасы, юлга чыгарга омтылып никадәрле генә тырышмасын, дошман ул көнне барыбер уңышка ирешә алмады. Икенче көнне Федоров һәм Якушев полкларының берәр батальоны, бик авыр шартларда хәрәкәт итеп, зур кыенлыклар белән немецларның тимер юл полотносы буендагы алдан ныгытылган оборона сызыгын берничә тапкыр атакалап карасалар да, полотноны кулга төшерә алмадылар. Немецлар, күп санлы артиллерияләреннән һәм сугышчыларының сан ягыннан безнең частьлардан күбрәк булуыннан файдаланып һич тә чигенергә теләмәделәр. Герлаксдорф авылы .районыннан (Браунсбергтан 10 км төньяктарак) аеруча зур каршылык күрсәтә иде дошман. Немецлар тарафыннан «тимер полоса» дип аталган ул райондагы оборона сызыгы дотлар белән бик яхшылап ныгытылган һәм тимер юл полотносының һәр ике ягы да траншеялар белән уратып алынган иде. Әсирләрнең әйтүенә караганда, дивизия каршында оборона тотучы дошманның көче шактый зур булып, 24 иче танк дивизиясенең 21 һәм 26 нчы мотополкл арын нан, дүрт эскадроннан һәм 349 нчы пехота дивизиясенең алярм-ротасыннаи гыйбарәт иде. Бу рубеждагы дошманга өстәмә көч бирер өчен Хайлигенбайльда запас батальоннар да урнашкан иде. Дошманның һәм үзебезнең артиллерия средстволарын чагыштырып караганнан соң, Бубликов дивизиянең үз артиллериясе генә һөҗүмгә җитәрлек түгел дигән нәтиҗәгә килде. Хәзер дошман оборонасын өзәр өчен вакыт һәм әзерлек кирәк булачак иде. — Димәк, ДАГны көчәйтергә яки армия артиллерия группасыннан ярдәм сорарга кирәк булачак! — дидем мин һәхМ шундук армиянең артиллерия командующиена шалтыраттым. Ул каршы килмәде, артиллериянең безгә ярдәм итәргә әзер булуын әйтте. Ләкин шул ук вакытта, бераз көтеп торырга туры килер, диде. Аның бу ишарәсеннән «тимер полоса»ны өзәр өчен шактый нык әзерләнергә кирәклекне сизенергә була иде. һәм ул хаклы да иде. Чөнки дивизия фронты каршында гына да немецларның 9 артбатареялары (405 миллиметрлы авыр тупларын да кертеп) һәм 6 көпшәле миномет дивизионы тора иде. Шулардай тыш, алгы сызыкта 18 танклары, туры наводкага куелган берничә туплары һәм күп кенә пулеметлары да бар иде әле. Үзеннән-үзе аңлашыла, шушындый зур көч белән оборона тоткан дошманны тар-мар итү частьларда перегруппировка ясап, яхшылап әзерләнмичә һәм кирәк кадәрле артиллерия ярдәменнән башка мөмкин түгел иде. Шул төнне (21 март) дивизия тукталып калган сызыкта вакытлыча актив оборонага күчте. Шулай итеп, безнең частьлар, ял итү һәм үзләрен тәртипкә китерү белән бергә, дошманны туктаусыз тынгысызлап, аның ут нокталарын фаш итеп, бу юнәлештән көчен алырга мөмкинлек бирмичә, тоткарлап торырга керештеләр. ФРИШЕС-ХАФФ Федоров полкы участогын 194 иче укчы дивизиягә тапшырып, частьларда перегруппировка ясаганнан соң, 24 мартта без һөҗүмгә әзерләндек. Ул көнне офицерлар составы белән рекогносцировка үткәрелде. Частьларга кирәк кадәрле сугыш припаслары китерелде. Дивизиягә, Банау елгасы тамагындагы Шиттниенин юнәлешендә һө- җүм итеп, 25 мартның киченә Фришес-Хафф култыгы ярына чыгару бурычы куелды. Бөтен дивизияне һөҗүмгә күтәрүдән элек, без дошманны төнге батальоннар белән тагын бер тапкыр капшап карарга кирәк таптык һәм, тиешле артналеттан соң, нәкъ төнге бердә (25 март) отрядлар дошман өстенә ташландылар. Бу атака нәтиҗәсендә тимер юл полотносы безнең кулга төште. Дошман моның белән килешергә теләми иде, әлбәттә. һәм ул контратака белән полотноның кайбер участокларын кире алырга да өлгерде. Әмма соң иде инде: мип шундук тагын полклардан берәр батальонны сугышка кертергә боерык бирдем һәм ул батальоннар немец частьларын яңадан кысрыкларга тотындылар. Ә сәгать өченче яртыда һәр ике командир да, батальоннарның тимер юлдагы оборона сызыгын кулга төшергәнлекләрен әйтеп, доклад ясадылар. Сәгать өчтә беренче эшелондагы полклар тулысымча һөҗүмгә күчте. Леонов армия штабына доклад ясарга әзерләнде. Ләкин шундук минем үземне телефонга чакырдылар. — Фатих! 1 омельчеләр Фришка беренче булып чыгарлар дип уйлыйм! Бу — командарм тавышы иде, әлбәттә. Аннары ул обстановками сорады да, безгә уңыш теләп, трубканы куйды. Ә дивизия фронтында чамасыз каты сугыш кызганнан-кыза бара иде. Менә хәзер безнең туры наводкага көйләнгән туплар, эшләрен бетереп, берьюлы диярлек алга кузгалдылар. Ә немецлар, безнең танклар һәм пехота басымына чыдый алмыйча, Фришес-Хаффка качалар иде.^ Көндезге сәгать унга, дошманга бик күп< югалтулар ясап, дивизия Фришес-Хафф култыгына (Лейзунен авылы тирәсе) беренче булып барып чыкты һәм .баржаларга төялеп, Фрише-Ыерунг атавына качарга керешкән немец частьларын дөмбәсли башлады. Бу сугышта дивизия частьлары дошманның баржаларга, салларга төялгән меңгә якын солдатын диңгезгә батырдылар, күп санлы сугыш техникасын һәм сугышчыларын кулга төшерделәр. Шулай итеп, 48 иче армиянең уң канатында иң жаваплы участокта хәрәкәт иткән, байрагында Суворов һәм Кызыл Байрак орденнарын йөртүче безнең Гомель дивизиясе Көнбатыш Пруссия операциясендә хәлиткеч рольне уйнады. Ә бу операциянең хәрби-политик әһәмияте кечкенә түгел иде. Куәтле обороналарын тулысынча җимереп, немец- фашист гаскәрләренең «Үзәк» исеме астында берләштерелгән стратегик армияләре группировкасының зур өлешен тар-мар итүдә катнашу дигән сүз иде бу. «Озакка сузылган кискен сугышларда 3 нче Белоруссия фронты гаскәрләре Хайльсберг ныгытылган районын алдылар һәм дошманның төп группировкасын тулысынча тар-мар иттеләр. 13 марттан 29 мартка кадәрге сугышларда гына да 97000 нән артыграк дошманны юк иттеләр һәм 46448 солдат һәм офицерны әсир алдылар; 605 танк һәм штурм тупларын, 3559 кыр тубын, 1441 минометын, 128 самолетын кулга төшерделәр» L Фришес-Хафф култыгы аша немецларның нибары 5000 чамасы сугышчылары гына ФришеНерунг атавына чыгып кала алды. Ә инде 48 нче армиягә килгәндә, аның данлы, курку белмәс сугышчылары бу операциядә үзләренә төшкән бурычны бик яхшы итеп үтәп чыктылар. Бер безнең Гомель дивизиясе генә дә дошманның 650 солдат һәм офицерын, 1245 атын, 1016 мылтык һәм автоматын, 145 пулеметын, 14 минометын, 31 тубын, 8 танкысын, 12 бронемашинасын, 440 йөк машинасын, 13 бронетранспортерын, 832 төрле складларын кулга төшерде; 11500 солдат һәхм офицерын, 6333 атын, 506 пулеметын, 264 минометын, 257 Үубын, 51 танкысын, 183 йөк машинасын һәм башка төр бик күп коммуникациясен юк итте. ...Операция тәмамланган көнне үк, дивизия ялга чыгарылды. 3 нче Белоруссия фронты гаскәрләре (48 нче армиядән башкалары/ Кенигс- бергны штурмларга әзерлек алып бара башладылар. СОҢГЫ СУГЫШЛАР 28 апрельдә дивизиягә Фрауэнбург—Браунсберг—Хайлигенбайль маршруты буенча марш ясап, 29 апрельгә Розенберг районына тупланырга приказ бирелде. Марш алдыннан частьларда җыелышлар, митинглар үткәрелде. Бу көннәрдә дивизия сугышчыларының кәефләре әйбәт, рухлары югары иде. Моның сәбәбе, бердән, үткән ай эчендә сугышчыларның әйбәтләп ял итеп, киләчәк сугышларга яхшылап әзерләнүләреннән килсә, икенчедән, шул көннәрдә Совет Армиясе гаскәрләренең Штеттинны алуларына һәм Берлинны чолганышта калдырган- лыкларына бәйләнгән иде. 1 Бөек Ватан сугышы тарихы. V т., 170 бит. Әйтелгән маршрут буенча маршка чыгып, дивизия приказда күрсәтелгән районга вакытында барып урнашты. Моңарчы ярыйсы гына торган һава шартлары без килеп урнашкан көннең киченә кинәт бозылып китте. Яңгыр ява башлады. Ә дивизия Фришес-Хафф култыгын кичү өчен әзерлек алып бара иде. Бик яхшы хәтерлим, шул көнне кич дивизиягә Балтик буе фронты командующие армия генералы (хәзер маршал) Иван Христофорович Баграмян килде. (Безнең 48 нче армия шул фронтка күчкән иде.) Минем докладны тыңлаганнан соң, ул тулы итеп елмайды да артиллерияне кичү средстволарына төяп торучы сугышчылар янына юнәлде. Командующий әледән-әле солдатларга мөрәҗәгать итеп, аларның кәефләре белән кызыксынды, шунда ук кайбер мөһим күрсәтмәләр дә биреп бара иде ул. Үзара ярдәмләшеп эшләүче тату артиллерия расчетларының эшләрен ошатты булса кирәк, командующий аларга якынрак килде дә командарм Гусевка карап: — Сезнең сугышчыларның нинди икәнлекләрен менә шушы эшләреннән үк күреп торам, Николай Иванович! Булдыра торган сугышчылар! — диде. Ул моны юри шулай кычкырыбрак, солдатлар да ишетсен өчен әйтте, ахрысы, һәрхәлдә безгә шулай тоелды. — Мин сезне ышандырып әйтәм: 48 нче армия гаскәрләре Балтик буе фронтын уңайсыз хәлдә калдырмаслар! — дип, шулай ук кычкырып җавап бирде генерал-полковник Гусев. Әнә шул рәвешле үзара сөйләшеп, фронт командующие Баграмян белән командарм башка подразделениеләргә киттеләр... Ә төннең икенче яртысында, мин сугышчыларны баржаларга урнаштыру белән җитәкчелек иткәндә, фронт командующие яңадан «әйләнеп килде һәм, коеп яңгыр явуга да карамастан, ни өчендер минем автобиографиямә кагылышлы берничә сорау бирде. Мин аңа кыскача үземнең тормыш юлымны сөйләдем. Минем егет чагымнан башлап ниләр ь эшләвем, кайларда булуым укучыга мәгълүм, әлбәттә. Ләкин мин бит туганда ук егет булып дөньяга килгән кеше түгел, җир йөзендәге барлык адәм балалары шикелле үк, минем дә сабый чакларым булган. Ә сабый чак үзе бер дөнья ул. ? Менә шуңа күрә дә шушы урында бала чагымдагы кайбер хатирәләрне искәреп үтәргә булдым. Татарстанның көнчыгыш ягында, Ык елгасыннан ерак та түгел, берберсенә якын гына урнашкан һәм һәркайсы Сукаеш исемле өч авыл бар. Шуларның берсе — Түбән Сукаеш — минем туган авылым була инде. Авылның исеменә карата халык арасында мондый легенда йөри. Имеш, моннан күп заманнар элек, хәзерге Сукаеш буласы урынга бер агай үзенең семьясы белән килеп урнашкан да шул тирәдәге җирне сөрә, эшкәртә башлаган. Озак та үтмичә, моның янына тагын бер кеше килеп төпләнергә булган, имеш. Ләкин башта, булачак күршесенең эше белән танышу өчен, тегенең җир сөреп яткан җиренә килгән бу һәм күзәтеп артыннан барырга керешкән. Күрәсең, алдан килеп урнашкан агай тырыш кеше булгандыр, сөрелгән җиренең бик тигез булуы ошаган, ди, яңа килүчегә. — Әйт әле, агай-эне, — дигән ул сука хуҗасына, җир башына килеп туктагач, — син ничек итеп болай көйли алдың бу сукаңны? Синең сукаң бик еш ала икән ләбаса!» Мин мондый суканы беренче мәртәбә күрәм, әй. — Дөрес, күршем, — дип җавап биргән ди сука хуҗасы, — минем сука еш ала шул. Телисең икән, сиңа да өйрәтермен, синеке дә менә шушылай еш алыр! Менә шушы рәвешле сөйләшүдән соң, агайлар бергә яши башлаганнар һәм шулар нәселеннән үсеп киткән авылга Сукаеш дип исем биргәннәр, имеш. Шул ук вакытта безнең Түбән Сукаешның ике нәселдән үрчүе турында да сөйлиләр иде картлар. Берсе — Ибкәй, икенчесе — Шәхмә нәселе, һәм алар, җае чыкканда, үзләренең ата-бабалары белән мактанып алырга да яраталар иде. Минем белән шаярмагыз, янәсе, мин Шәхмә тамырыннан, яки: ә мин, имеш, Ибкәй нәселе, так шту, белеп сөйләшегез кем белән сөйләткәнегезне. Ә инде әлеге ике нәсел вәкилләре бергә кушылудан барлыкка килгән семьяда игез ир бала туса: «Я рабби, берсе гел Ибкәй, икенчесе тач Шәхмә инде менә!» — дип мактанып куя торганнар иде. Көнчыгыштан көнбатышка сузылып киткән һәм бер урамнан гыйбарәт булган безнең авыл тирәсендә урта биеклектәге берничә тау бар. Бу — Тургай, Тымытык һәм Әгер таулары. Ул тауларның кайсына гына менсәң дә, авыл уч төбендәгедәй ачык булып күренеп тора. Безнең якларда яз да нәкъ әнә шул тауларда башлана кебек. Чыннан да, әле авыл урамында кар да эреп бетмәгән вакытта, тау башлары каз бәбкәләре ярата торган яшел үләннәр, чәчәкләр белән капланган була инде. Ә Тургай тавы астыннан челтерәп ага торган чишмәнең һәм Баттал коесының тәнгә (куәт, җанга рәхәт бирә торган тәмле һәм салкын суы! Менә хәзер дә, инде бик күп җирләрдә йөреп, күп сулар эчкәнем булса да, Сукаеш чишмәсендәге кебек тәмле су юктыр кебек миңа. Әнә шул чишмәнең татлы суын эчеп, язын тау башында, җәен су буенда каз көтеп, иптәшләрем белән төрле уеннар уйнап үскән малай инде мин. Хәер, уен дигәне әллә ни күп эләкмәде бугай, 6—7 яшемнән әти-әнинең кул арасына кереп эшли башларга туры килде. Башта без җиде бала идек. Шуларның бишесе — малай, икесе — кыз. Ә 1908 елда, апабыз Зөбәрҗәт кияүгә чыгып, энебез Зәки, сеңелебез Хурлыҗинан үлеп киткәч, дүрт малай калдык. Шул дүрт малайның иң кечесе мин идем. Өлкән абыем Шакир — җоррак, уртанчы абыем Харис — сабыррак, кече абыем Салих хәйләкәр уде. Ә мин, төпчек бала, иркәләнергә яратсам да, ул кадәрле исләре китмәде бугай. Мин аларның барын да бер рәвештә диярлек яраттым. Гомумән, безнең үзара дуслыгыбыз әйбәт, үрнәк булырлык иде. Ә инде әнигә берәр йомышлары төшсә, һичшиксез, абыйлар мине җибәрәләр иде. Әни белән әти алдында минем сүз барысыныкыннан да үтемлерәк булган ахрысы. Ул заманнарда авыл крестьянында тары боткасы пешереп ашау иң зур һәм сирәк була торган сый иде. Шунлыктан, ботка ашыйсылары килгән вакытларда, абыйлар: — Фатих, син бүген әнкәйдән ботка пешерт әле, без сине буш итмәбез! Әгәр пешертә алсаң, калагын син яларсың! •— диләр иде. Ихтимал, мин юмакайрак та булганмындыр, әни минем теләккә каршы килми торган иде. Ә ботка пешкәч, барыбыз табак әйләнәли тезелешеп утырабыз да эшкә керешәбез. Ашъяулык өстендә зур гына агач табак тулы тары боткасы. Ботканың уртасында бик тырышып ясалган түгәрәк чокыр, аның эченә тун май эретелеп салынган. Гомумән бик тәмле ашала, һәркем ботканы кашыгына алып, шул чокырдагы майга манып ашый. Әни белән мин генә гомуми темптан калыша торган идек. Чөнки мин ботканы кашыгыма алып, май чокырына үрелеп җитә алмыйм, боткам майга төшә дә китә. Алай яхшы түгел бит инде. Шуның өчен әни минем ботканы да манып бирергә мәҗбүр була. Әмма ботка барыбызга да җитә торган иде. Ә менә итле аш пешкән чакларда миңа көн булмады. Абыйларның әле берсе, әле икенчесе мине кысрыклап ала да: «Миңа сат итеңне!» — дип, юмаларга керешәләр. Шул ук вакытта бу серне бер-берсенә белдермәскә дә тырышал'ар ахры: әгәр дә бу турыда сүз барганда, икенчесе килеп чыкса, шунда сүзне икенчегә боралар иде. Әле табынга утырып җитмәгәнбез, абыйлар күзләрен кысып куялар. «Син кара аны, миңа!» — дигән сүз инде ул. Аптырагач, чиратлап сатарга мәҗбүр була торган идем. Минем бу серне алар белмиләр иде. Бәхеткә каршы, безнең әти бик коры кеше иде, кайсына бирсәм дә, тавыш чыкмый. Чөнки миңа бәйләнергә әтидән куркалар иде абыйлар. Берәүгә дә белдермичә генә чеметеп алуларына ничек тә түзәсең инде. Ә әтигә күрсәтмичә генә сатылган ит бәрабәренә абыйлардан алган бер яки ике тиен (порциянең күләменә карап) акчаны киндер штан бөрмәсенә кыстырып, Җиһангир карт кибетенә конфетка йөгерә торган идем мин. Күрәсең, баллыны яратканмын инде. Миңа унберенче яшь киткәч, әти миннән тегүче ясарга булды. Ул, минемчә, түбәндәге ике сәбәптән чыгып андый фикергә килгәндер. Беренчедән, кыр эшләрен эшләргә минем өч абыем бар иде бит. Димәк, анда миннән башка да көч җитәрлек. Икенчедән, ул заманда тегүчеләр бик зур почетта булып, акчаны да ярыйсы гына коялар дип сөйлиләр иде. Әти үзе дә заманына күрә шактый укымышлы кеше иде. Ул вакытларда чыга торган «Вакыт», «йолдыз» газеталарын һәм «Ялт- йолт», «Шура» журналларын укып бару белән бергә, эшләмәгән эше, бармаган җире юк иде аның. Бер карасаң, мөәзин өендә кредит ширкәтендә утыра. (Ул шул оешманың члены иде.) Икенче карасаң, чүпрәк-чапрак, сөяк, тимер-томыр кабул итә. Шул арада сызганып торып алты юкәдән (башкалар сигез юкәдән ясыйлар иде) чабата үрә. Ул да түгел, бик интегеп килүчеләргә төрле прошениеләр яза. Базарга барса,, он сатып алып кайта. Безнең җир ташлы булганлыктан, үз икмәгебез җитми иде. Бөтен байлыгыбыз бер ат та бер асрау сыер иде. Шулай җәйнең бик матур бер көнендә, каз көтеп йөргән вакытта, Закир тыкрыгында су коендык та, бик ашыйсы килгәч, күрше Вә- гыйзьгә безнең бәбкәләрне дә карый торырга жушып, өйгә чаптым. Мин кайтып кергәндә, кече абый дөньясын туздырып ишек алдын себерә иде. — Әй, тешсез черки, иягең нәрсәгә буялган? XI — диде бу, мине күргәч. Тирән чумам дигән булып, су төбендәге пычракның ияк астына, аннан күкрәкнең чокыр җиренә җыелганына бер дә әһәмият бирмәгәнмен инде. Шулай күнегелгән. Ә Салих абыйның үз бите дә карайган иде. — Сии үзеңнең борын астыңны кара! — дип ялгыш ычкындырып җибәрдем мин. Куып китте бу мине кулындагы себеркесе белән, китте куып, мин сезгә әйтим, чыда гына! Абзар капкасына җиткәндә, минем шәрә балтырга җилле генә кундырып та алды. Ләкин мин бернәрсә дә булмаган шикелле өйгә кердем. Мин кергәндә, Харис абый белән әнкәй яңа гына утаудан кайтканнар иде. Ул арада әти дә каяндыр кайтып керде һәм мине үз янына чакырып алды да, төксе генә итеп: — Менә нәрсә, Фатих, сиңа тегәргә өйрәнергә кирәк, — диде. — Әнә, Сәлимгәрәй абыең сине өйрәтер! Иртәгә Харис абыең илтеп кайтыр. Миңа бик ошады бу. Сәлимгәрәй абый Ык буендагы Сасыкүл авылында торучы һәм безгә кардәш тегүче кеше иде. Иртәгесен болытлырак көн иде. Күктә йөзеп йөргән болытлар куера барсалар да, яңгыр сибәләми. Харис абый бердәнбер атыбыз «Синук»- ны читән арбага җикте дә, без утырып чыга башладык. Безнең белән бергә асрауга алган ала сыер да көтүгә чыга иде. Ул арада өйалды ишеге ачылганы күренде. XI Ул чакта минем тешләрнең күбесен авызсын ашап, коелып беткән һәм мин бик .ябык идем. 1 Әнинең бар белгән ачулану сүзе шул иде. — Эй, Харис, — диде эти, — чалгы ал, кайтканда буш кайтма. Ык буеннан йомшак үлән ‘чабып алып кайтырсың! Харис абый тиз генә келәттән чалгы алып салган гына иде, әнкәй йөгереп чыкты да: — Туктагыз әле, адәм тәганәсе нәрсә булды бу, кара, түбәтәен дә кимәгән, — дип арба янына килде. Инде минем яланаякка да күзе төште булса кирәк: — Я рабби ходаем, адәм тәганәсе, оегын да кимә* гән. Чабатасын да кимәгән! — дип сукрана башлады. Миңа да арбадан төшәргә туры килде. Әнкәйнең дә җибәрәсе килмәгәндер, күрәсең, шыпырт кына күз яшен сөртә башлады. — Әнкәй, елама. Солдатка китмим бит! — Әй хәсрәт капчыгы, нәрсә дип әйтә бит, ә!? — дип кычкырды әти һәм шундук үзе дә көлеп җибәрде. — Харис, я, барыгыз, атны бик кума. Җылылай эчермә, аягына төшәр! Әти ат янына килде, камыт-ыңгырчакларын тикшереп чыкты да: — Туктагыз әле, менә монда камыт тигән җире бәйләнмәгән! — диде, ачуы чыкты бугай. Харис абый чөелдерекне ычкындырып, атка камыт тигән урыннан өстәрәк туры китереп, камыт агачына йомшак чүпрәк бәйләп куйды. Аннары без юлга кузгалдык. Авылның түбән очына җитүгә, бояр этләре өргәне ишетелә башлады. Алар безне шулай өреп каршылап, Тымытык тавына күтәрелгәнче озатып калдылар. * Иөзкаен буена килеп җиткәндә, безгә тегермәннән кайтучы авылдашларыбыз очрады. Иң алда Сәхап абзый, аның артыннан түбән оч Миргалим абзый, аннан соң Ильяс абзый. Алар безнең янга җиткәч туктадылар, сораша башладылар. Харис абый кая баруыбызны сөйләп биргәч: — Менә молодец, димәк, тегүче буласың? — диде Сәхап абзый. Мондый мактауга лаек булган минутларда мин инде күңелемнән билле бишмәт тегеп утыра идем. Шул татлы хыялларга чумып, без юлыбызны дәвам иттек. Ә Харис абый юл буенча мине үгетләп барды. — Тегүчеләр шәп торалар! — диде ул. — Менә безнең авылдагы тегүче аксак Мостафаны тына кара. Үзе култык таягы белән йөрсә дә, ике өе бар. Сыеры үзенеке, сарыклары да бар! Яки тегүче Галимнәрне алыйк, һәр елны Казан ягыннан киләләр дә, авыл саен тегү тегеп, коймак кына ашап йөриләр... Сасыкүлгә килеп җиткәндә, мин тәмам тегүче булып өлгергән идем инде. Ләкин тегүче булырга язмаган икән шул. ...Абый мине калдырып киткәнгә бер атна үтте, аннары ун көн узды, ә Сәлимгәрәй абзый миңа һаман инә саплата иде әле. Минем шүре дә чорнап карыйсым килә бит. Ә Сәлимгәрәй абзыйның бер дә исе китми. «Ашыкма, ашка пешәрсең!» — дип кенә җибәрә. Инде өч атна үтеп тә, әле һаман инә саплаудан ары китә алмагач, беркөнне, Сәлимгәрәй абзый өйдә юк вакытта, тәвәккәлләп, үзем өшкә керешергә булдым. Аяклы машина янындагы урындыкка утырып, машинаны әйләндерергә тырышсам да, аяк кыска булганлыктан, мәгънә чыкмады. Аптырагач, иелдем дә аякларым-кулларым белән әйләндерергә тотындым һәм әйләндердем дә бераз. Эшләр ничегрәк баруын күрергә теләп, күтәрелеп карасам, — я ходавәндә! — җепләр бөтенләй чуалып беткән иде. Аларны йолкыштырып рәтләп, машина инәсе турысына бер сукно кисәге куйдым да тагын тегәргә керештем. Яңадан күтәрелеп караганда, сукно кисәге бөгәрләнеп җыерылып беткән, ләкин тегелмәгән иде. Җан тиргә төшеп, инДе нишләргә дип торганда, кинәт капка ачылганы ишетелде. Сәлимгәрәй абзыйның хатыны кайтып килә икән. Хә- зер уйлап торьГрга вакыт калмады, сукноны тизрәк машинадан алырга дип тартуым булды, машина инәсе сынды да чыкты, һәхМ шул минутта ук мин дә үз авылыбызга яланаяклап чыгып сыпырдым, чөнки Сәлимгәрәй абзый кайтса, иман заты күрсәтмәячәк иде. Минем тегүче- булырга җыенуымның нәтиҗәсе әнә шул булды. Авыл истәлекләреннән тагын бернәрсә күңелемдә тирән уелып калган. Ул — сабан туе бәйрәмнәре. Әйе, ул чакта, хәзер алты дистәне тутырган безнең буын кешеләре яшь вакытта, авыл халкы өчен бик тә күңелле бәйрәмнәрнең берсе иде сабан туйлары. Нәкъ әнә шул сабан туе көннәрендә кызлар белән йкыннанрак таныша иделәр егетләр. Ул ат чабышлары дисеңме, көрәш һәм чүлмәк ватулар дисеңме! .Дөрес,, сабан туйлары’ хәзер дә ел саен булып тора. Әмма безнең замандагыга җитми инде алар. Чөнки һәр көн диярлек киносын карап, кичен клубларда бергә җыелышып утырган авыл яшьләре өчен аның әллә ни кызыгы да юктыр. Күзләре төшкән кызларны болай да теләгән чакта күрә,, сөйләшә ала ич алар. Ә без исә, ике күзебезне дүрт итеп, шул сабан туен көтә торган идек. Үзеннән-үзе аңлашыла, әнә шул сабан туенда күзең төшкән кызга ошар өчен үзеңнең һөнәреңне дә күрсәтергә кирәк була торган иде. Дөрес, ул яктан әллә ни мактанырлык эшем юк иде. Ә менә гармонь! Анысы белән мактанырга була! Бу юлларны язучы аб- загыз заманында кызларның йөрәкләрен өздерерлек итеп уйный иде.. Шулай ук сабан туйларында йөгерештә катнашмыйча да калмый торган идем мин. Бер йөгерештә катнашып, хәтта баш арты килгәнем бар. Анысы менә болай булды. Ничәнче елны икәне төгәл генә хәтеремдә калмаган, шулай бер сабан туеның соңгы көнендә кайсыдыр: — Җәмәгать, дәваегыз дүрт братны җибәрәбез! — дип тәкъдим ясады. Башка кызыграк уеннар уйналып беткәнлектән, ләкин әле кайбер вак-төяк бүләкләр калганга күрә, шуларны тизрәк бетерү һәм' бер үк вакытта мәзәк тә ясау өчен алай иткәннәрен мин күп еллар үткәч кенә төшендем. Ә бу чакта теге агайның тәкъдимен ишетүгә бик шатланып, үземнең өч абыем белән ярышырга риза булдым. Без авылның түбән очыннан чабарга тиеш идек. Анда Сәхап абзый алып барды. Үзенчә бик җитди күренергә тырышып, ул безнең дүртебезне дә тезеп куйды да команда бирде. — Бер, ике... өч! Без, дүрт агай-эне, буран уйнатып, алга ыргылдык. Барыбыз да бертигез киләбез диярлек. Ләкин, Афзал чокырына килеп җитәрәк, Шакир абый лап итеп егылып калды. «Менә монысы ярады!» — дң күңел. Хәзер өчәү чабабыз. Әмма Баттал тыкрыгын үткән генә идек, гөп! — Салих абый мәтәлеп калды. «Монысы тагын да яхшы булды!» — ди күңел. Хәзер инде Харис абый белән икәү генә калдык һәм мәйданга килеп кергәнче шулай чаптык. Тик Харис абый, миннән берәр метр чамасы гына алдан килеп, беренчелекне алды, ә мин икенче, ягъни бант арты булдым. Сабан туендагы халыкның көлүенә һәм кул чабуына һич тә чик-ча- ма юк иде. Чөнки без килеп җиткәнгә күп тә үтм.ичә, тузанга манчылган Шакир абый белән Салих абый, өченче урын өчен ярышып, җан- фәрман чабып киләләр иде. Ләкин өченче бүләкне берсе дә ала алмады. Шакир абый Салих абыйның кулыннан тотып, икесе нәкъ берти-. гез килгәннәр иде чөнки. Ә аларның егылып калулары, минемчә, ачы балны күбрәк чөмерү сәбәпле, башлары әйләнеп китүдән иде булса кирәк. Мәгәр абыйларым турында сүз чыккан икән, аларның икесен генә- булса да искә төшереп үтәсем килә. Эш шунда, 1945 елның февраль аенда мин Харис абыемны очраттым. Бу — сугышта сирәк була торган күренеш бит. Әле тагын шунысын әйтегез: без, ике туган, беребез ди* вгзпя командиры, икенчебез рядовой солдат, пулеметчы буларак, су- ГЫ22 ахырына тикле бергә хезмәт иттек. Курәсең, бу хәл югары командование кешеләренә дә ишетелгән иде ;улса кирәк, беркөнне армиянең Хәрби советы члены генерал Истомин. комкор 1 арцез һәм полковник Шеховцев дивизиягә килделәр дә: — Иптәш Булатов, абыең да синең дивизиядә сугыша дип ишеткән адек, кая, чабырт әле үзен! — диделәр. Рядовой Харис һәм генерал Фатих Б у л а т о в л а р. Мин шундук абыйны алмага шоферны.җибәрдем һәм күп тә үтмәде машина әйләнеп тә килде. Машинаның ишеге ачылды һәм аннан хәрби форманың бөтен шартын китереп киенгән кара мыеклы, нык гәүдәле өлкән солдат килеп чыкты. Ул — минем Харис абыем иде. Менә ул нык- нык атлап «строевой» адым .белән безнең янга килде дә, Истоминга карап: — Иптәш генерал, рядовой Булатов сезнең приказ буенча килде! — дип доклад ясады. Барысы да кул кысышып, күрешеп алганнан ары, абыйны өстәл янына (кичке аш вакыты иде) чакырдылар һәм аның тормыш юлы турында сораштырырга керештеләр. \ — Миңа хәзер илле ике яшь, — дип башлады абый, карт солдатларга хас булганча мыегын сыпырып. — Шул илле ике елның тугызы илебезнең иминлеген саклап сугышта үтте. Башта беренче бөтендөнья сугышында булдым, аннары гражданнар сугышында катнаштым, ә 1942 елдан бирле фашистлар белән сугышып йөрим. Ленинградны саклауда, Балтик буе республикаларын дошманнардан азат итүдә катнаштым. — Сугышка кадәр кайда эшләгән идегез? — дип сорады Шеховцев. — Сельпода эшләгән идем, — диде абый. — Фашист илбасарларын тәмам туздырып ташлагач, тагын шул яраткан эшемне дәвам итәргә уйлыйм... Харис абый сөйләгәндә, барысы да тып-тыи булып тыңлап тордылар. Аннары аның күкрәгендәге Кызыл йолдыз ордены һәм Батырлык өчен медаленең кайчан һәм ничек алуын сораштылар. — Сөйләгез әле, Фатих Гарипович, зинһар, сугышта тагын туганнарыгыз .бармы? — диде соңыннан Истомин, миңа мөрәҗәгать итеп. Мин, ипләбрәк утырып, үземнең Салих абыем турында да сөйләп бирдем. Ул, 1941 елда фронтка китеп, Десна елгасы тирәләрендә немецлар белән сугышкан чакта яраланганнан соң, госпитальдә ятып чыккач, яңадан сугышка китә. Ә мин ул вакытларда Төньяк фронтта идем. Шулай итеп, безнең аралар бер-беребездән шактый ерак — берничә мең километр иде. Әмма туганлык хисен ераклыклар гына киметә аламыни! Мин аның белән еш кына хатлар алышып тордым. Әнә шундый көннәрдә атакага барган полк сугышчыларын күргәч, миңа алар арасында Салих абыем да бардыр кебек тоела иде. Белмим ни өчен алай булгандыр, мин ул вакытларда күбрәк Салих абыйны уйлыйм һәм аны күрәсем килә иде. Әмма безгә күрешергә насыйп булмаган икән шул. Эх, бу сугыш, аяусыз сугыш! Менә дигән күпме кешеләрнең башына җитте бит ул. Минем Салих абыем сугышка кадәр районара агроном булып эшләде. Үз эшен җаны-тәне белән яратучы кеше иде-ул. Әле сугышның иң кызу чорларында (1942 елның язы) да хатларында шул үзенең яраткан эше турында хыяллануын әйтеп яза иде, мәрхүм. Соңгы хатында да менә мондый юллар язылган иде: «Мин иртәгә тагын сугышка керәчәкмен. Бәлки, миңа шунда ядрә тияр, бәлки, үләрмен дә, ләкин, дошманны җиңми торып, алма һәм карлыганнар үстереп булмас, энем. "Мин агроном булсам, башкалар элек инженер, язучы, укытучы булып яки башка эшләрдә эшләгәннәр. Алар да минем белән рәттән басып, кан түгеп, Туган илебезнең азатлыгы өчен көрәшәләр. Шулай булгач, мин дә үз өстемә төшкән вазифамны намус белән үтәргә тиешмен. Ә алмаларны, исән калсак, соңыннан күбрәк үстерербез. Тик шунысы кызганыч: мин бит Ульяновскидан бик күп чия, алма, карлыган үсентеләре алып кайткан идем, ләкин шуларның күбесен сирәгәйтеп утыртырга өлгереп булмады. Аларның язмышы ничектер инде — белмим! Хуш, туган, сиңа сугышта уңышлар телим. Абыең Салих». Менә шул хатыннан соң күп тә үтмичә, Салих абыйның үлгәнлеге турында хәбәр алу миңа гаҗәеп читен булды. Мин аның каберен генә булса да күрергә теләдем һәм 1943 елда, Десна елгасын узган чакта (абый шунда һәлак булган иде), аның каберен эзләштергәләп тә карадым. Әмма аны ничек табасың?!. Мин үземнең гармоньчы икәнлегемне әйткән идем инде. Әлеге шул «музыкантлык» тарихым да сабый чакларга бәйле булганлыктан, ул турыда да әйтеп китим инде. Менә болай булды аның башы. Белмим нигә алай булгандыр, миңа гади аш тәлинкәсе гармонь булып тоела иде. Моңа, ихтимал, ул вакытларда урамда гармонь уйнап йөргән «никрутлар» сәбәпче булгандыр, шуларга охшарга тырышуымнан гармоньга хиресләнгәнмен ахры. Бервакыт шулай, кышкы салкын көндә, урамда гармонь, җыр тавышлары ишетеп, яланаяклап капка төбенә чыксам, түбән очтан «никрутлар» менеп килә. Мин аларны санап та чыктым, сигез кеше иде. Башкалары җырлап, ә Миңиегул абый «Җыен көе»н уйнап бара. Мин аның гармонена шулкадәр кызыктым ки, барып телләренә басып карыйсым килеп китте һәм, озын-озак уйлап тормастан, ялт итеп артларыннан җиттем дә, Миниегул абыйның култыгына үрелеп, тәки гар- моньның телләренә бастым, юләр! Ә уйный торган көе бозылып китүгә аптырап һәм ачуланып, Миннегул абый артына әйләнеп караганда, мин инде капка төбенә җитә язган идем. Күрәсең, гармонь уйныйсым бик килгәндер, шул ук көнне кич, кулыма тәлинкә алып, сандык артына кереп утырдым да, күңелемнән «Җыен. көе»н шыңшып, уйнап карадым. Шуннан бу эш минем гадәткә кереп китте. Ә беркөнне мин тәлинкәне уйнап утырганда, күршебез Идрис абый килеп керде дә: — Нишлисең, энем, ул тәлинкә белән? — дип сорады. — Минем гармонем бит бу, Идрис абый! — дидем мин, үземчә мактанып. — Ә җыр беләсеңме соң? — һи, җыр да белмәсәң! Мин теге көнне «никрут»лардан ишеткән бер җырны аңа җырлап күрсәттем. — Җырмыни бу! — диде Идрцс абый, минем җырны ошатмыйча.— Менә, тыңла, мин сиңа бик әйбәт җыр өйрәтим әле. Мин аның җырын шундук отып алдым да Мәгъшук абыстайларга кереп киттем. Мәгъшук абыстай мәзин хатыны булганга, аларда сәдака китерергә килгән берничә хатын-кыз да бар иде. — Мин гармун уйный беләм!—дидем мин, килеп керүгә, бик дәртләнеп. — Гармуның кая соң синең? — диделәр миңа. Аш тәлинкәсе сорап алдым. Бик җайлап кына урындыкка тезне тезгә куеп утырдым да «гармун» уйнап җырлый башладым. «Җыен кее»нә ике җыр җырладым. — Бик матур, гармуныңа кушылып җырлыйсың икән! Мина, бала кешегә, бу мактаулар җитә калды. Тагы «уйнарга» тотындым: Без бәләкәй- чакларда, сикереп мендек атларга, Агай үлеп, җиңгәй калса, җибәрмәбез ятларга... Мин бу җырны тәмамлауга, китте көлеш, һич туктамыйлар. — Каян белдең бу җырны, кем өйрәтте? — Бәй, кем өйрәтсен, үзем белдем. Алар көлешеп калдылар, мин чыгып киттем. Берничә көн узгач, мине күршеләр чакыра башладылар. Ә мин үземдә ниндидер горурлык хисе сизеп йөрим хәзер. Аннан соң барлык агай-энеләрдә дә булып чыктым. Бөтен җирдә мине бик игътибар белән тыңлыйлар кебек. Хәтта беркөнне Миңнезакир абый: — Булдырасың икән, энем. Менә көнбагышлар җиткәч, мин сиңа көнбагыш бирермен, килерсең, яме? Икенче килгәндә, борыныңны тартмый җырларсың, яме!—дип тә куйды. Күңелемнән үзехМ уйлыйм: «Шалкан да бирер әле ул, Миңнезакир абый!» Тик ул җырны көнбагышлар чәчәк атканчыга кадәр җырларга туры килмәде миңа. Бервакыт урамнан кайткач, әнкәй: — Фатих улым, сине әтиең чакыра!—диде. Мин өйгә килеп кергәч, әти абыйларның өчесенә дә тышка чыгып китәргә кушты. Аннары, әнкәйгә карап: — Тыңла, малаеңны җырлатабыз! — диде. «Әтигә дә ишетелгән икән әле минем матур җырларым!» — дип, масаеп куйдым күңелемнән. — Я, җырлап күрсәт әле! Мин шунда ук шкафка тәлинкә алырга бара башладым. Ләкин әти: — Юк, юк, әргәнсез генә, — дип туктатты. Без беләкәй чакларда... Үзем көйлим, үзем бер әтигә, бер әнигә карыйм. Елмаюларын һәм мактауларын көтәм. Әмма мактаучы юк иде. Ул да түгел, әнкәй: — Менә адәм тәганәсе! — дип ачулана да башлады. — Син бу җырны яңадан җырлама, ярамый! — диде әти, әйбәтләп кенә. Аннан соң аның мәгънәсен белдерергә азапланды, ләкин минем башка ул барыбер кереп урнашып бетмәде. Әти бу җырны тыйгач, димәк, ярамый, ә мәгънәсенә байтак вакытлар узгач кына төшендем. Дөрес, мин, әтинең кисәтүеннән соң, теге җырны онытырга мәҗбүр булдым. Әмма гармоньчы булу теләгем һич тә онытылмады. Җае чыккан саен әтинең колагына тукып, гармонь алып бирүен сорап торуымның нәтиҗәсе шул булды: миңа 12 яшь тулган елны әткәй бер искерәк кенә тальян гармонь алып бирде. Шуннан минем эшләр хутка китте инде! Авылда яшәгәндә буш вакыт эләккән саен гармонь уйнарга утыруымны әйткән дә юк, хәтта Казанда татарбашкорт мәктәбендә укыганда да үземнән калдырмадым мин аны. 1930 елларда Башкортстанда Аргаяш районы хәрби комиссариатында эшләгәндә, инде өйләнеп бала атасы булгач та, күңелем бизмәде гармоньнан. Бизү генәме соң? Ул елларда Свердловскида эшләүче профессиональ артист Шакир Усманай Аргаяшка ялга кайткан чакларда (хәзер ул татар Академия театрында эшли) без аның белән бик дус булып, концертлар оештырып йөри идек. Хәтта урындагы радиоузел аша берничә мәртәбә чыгыш ясап, татар көйләрен уйнаганым да булды. Ә 1935 елда исә атаклы 'композитор Салих Сәйдәшев миңа Казан радиосы аша чыгыш ясатты. Менә болай булды ул. Безнең татар укчы полкында ул елларда үзешчән сәнгать түгәрәге бик актив эшләп килә иде. Бу эшне оештыруда күп көч куйган Әхмәт Иосыпов мине дә шул түгәрәккә тартты. Ә бераздан без бер семьядан икәүләп артист булып киттек. Мин гармоньчы, ә 5 яшьлек кызым Флера — биюче. Биюе әллә ни булмагандыр инде булуын, әмма Флераны өчәр тапкыр чакырып чыгаралар иде. Күрәсең, сабыйның олыларга ошарга тырышып ясалган самими хәрәкәтләрен яратканнардыр. Менә шундый бер концерт вакытында, безнең клубка Салих Сәйдәшев тә килгән иде. Концерт беткәч, Сәйдәшев минем янга килеп ягымлы гына итеп күреште дә: — Иптәш Булатов, сезгә радиодан уйнарга кирәк! Әгәр сез каршы килмәсәгез, бу нәрсәне тиздән оештырырга да булыр иде, — диде. Каршы киләләрме соң инде! Бик рәхәтләнеп риза булдым һәм, чыннан да, озак та үтмичә, радиокомитетка чакырып, миңа чыгыш ясаттылар. Мин «Ал чәчәкләр», «Зәңгәр шәл» һәм «Сандугач» көйләрен уйнаганда, Салих Сәйдәшевнең чын күңеленнән елмаеп, кул чапкан хәрәкәтләр ясап, рух биреп утыруы бүгенгедәй күз алдымда тора әле. Ихтимал, танылган композиторның минем уйнавымны ошатуы һәм киңәшләре дә ярдәм иткәндер, соңыннан мин пианино белән дә кызыксынып киттем һәм шактый гына уйнаштыргалый да башлаган идем инде. Ләкин 1941 елда, фашист-илбасарлары илебезгә басып кергәч, барысын да калдырып, фронтка китәргә туры килде. Әмма, ничек кенә булмасын, мин музыканы барыбер ярата идем. Хәтта, сугышка киткәндә, үзем белән татар көйләре язылган патефон пластинкасын да алып китеп, аны 1943 елның җәенә кадәр саклап йөрткән идем. Ләкин ул дошман тарафыннан ясалган бер налет вакытында ватылды. Хәер, шуннан соң озак та үтмичә, минем өчен тагын бер шатлык булды. 1944 елның августы, сугышның Польша җирендә барган чагы иде. Безнең дивизия Острув-Мозовецкийны алгач, дошман чигенә башлаган вакыт. Шунлыктан дивизия штабы да, бер урында озак тормыйча, алга баруын дәвам итә иде. Менә шунда һич көтелмәгән бер вакыйга килеп чыкты. Таш гаражда карта буенча фронттагы хәлне тикшергәндә, адъютант Котов миңа кәгазьгә төргән бер түгәрәк әйбер бирде. Төргәкне ачсам, патефон пластинкасы. «Мөнирә Булатова башкаруында Заһит Хәбнбуллиниың «Сагыну» җыры. Муса Җәлил сүзләре». Үзем дә сизмәстән, бу бүләкне күкрәгемә кыстым, шатлыгымның чиге юк иде: — Каян таптың бу хәзинәне? — Миңа аны поляк кызлары китерделәр. по Бу пластинканың Польшага килеп чыгуы мине шактый гаҗәпләндерде. Ул кызларның аны каян алганнарын белергә куштым. Адъютант кире чыгып йөгерде, ләкин кызлар киткән иде инде. —Иптәш генерал, бу пластинка Польша татарларыныкы микән әллә? — диде Котов. — Хәтерегездәме, Польша җиренә килеп кергәч, сез бер гарәпчә язылган дини китап бите тапкан идегез? Димәк, алар- ның диннәре дә мөселман дине, теллЬре дә татарча булса кирәк. Ихтимал, бу пластинканы Казаннан алдырганнардыр. —Әйе, булган иде шундый хәл. Мин, чыннан да, ниндидер бер дини китап бите тапкан идем. Ихтимал, Котов хаклы булгандыр. Югыйсә, татар пластинкасы монда ничек килеп эләксен, ди? Ничек кенә булмасын, ул пластинканың кулга төшүе минем өчен бик зур шатлык иде, һәм мин Котовка тизрәк патефон табарга куштым да тагын алга юнәлдек. Кичкә бер урманда землянкада урнаштык. Немец генералы яшәгән һәм шуннан Острув-лМозовецкийны сакларга боерыклар биреп яткан землянка иде ул. Өч бүлмәдән торган шул землянканың өсте.биш кат юан бүрәнәләр белән капланган, һәр 'бүлмәгә үзенә аерым төстәге чуар кәгазьләр ябыштырылган һәм ишеге төбенә клумба ясалып, анда чәчәкләр утыртылган иде. Әйе, немец генералына Польша табигате, аның нарат урманнары, киң елгалары бик ошаган 'булса кирәк. Ул фашизм теләгенә тиңдәш булырлык барлык кабахәтлекләрне эшләгән һәм, җиңелмәм дип уйлап, киләчәк «бөек» Германиясе белән хыялланган. Биредә ул «Атла кояш чыгышына» дигән җырны тыңлаган һәм шуңа куанып утырган. Ләкин ул җентекләп җиһазлаидырылган шушы зур землянкасына татар генералы кереп, аның патефонында татар көен тыңлар дип бервакытта да уйламагандыр... Менә трофей патефонда «Сагыну» көе ишетелә башлый: Бик сагындым, дустым, бик сагындым сине, Әле дә ничек түзәм мин... Бу Һич көтелмәгән бер куанычлы җырны мин генә түгел, барлык иптәшләрем йотылып тыңлый башладылар. Украин, рус, чуваш, мари егетләренең барысының да моңнары уртак иде, күрәсең. Пластинканы ничә мәртәбә әйләндергәнбездер, белмим, санамадык. Аны әле һаман, һаман тыңлыйсы килә иде, ләкин, вакыт беткәнгә күрә, патефонны ябып куйдык. Польша урманында фашист гаскәрләре белән сугыш алып барган көннәрдә танылган композитор һәм күренекле артистка башкаруында татар халкының яраткан моңнарын ишетермен дип кем уйлаган?! Ә бит шулай булды һәм бу минем өчен бик зур шатлык иде. Шул көннән башлап, «Сагыну» пластинкасы юлдашыма әверелде. • Хәтта сугышның беренче көненнән үк минем адъютантым булып йөрүче булдыклы, батыр һәм җитез украин егете Иван Петрович Котов та ул ңөйне аккордеонда уйнарга өйрәнде... Ә 1944 елның ахырында безнең музыка репертуары тагын да арта төште. Эш менә болай булган иде. Мәрхүм Ислам Гәрәев, инде дүртенче мәртәбә яраланып госпитальдә ятканнан соң, ял алып, туган авылы Сарманга кайта. Аннары хатыны янына Чаллыга бара. Менә шуннан Казанга тикле пароходка утырып килгәндә, ул бер төркем яшьләр һәм кызларны очрата. Яшьләрнең үзләре белән гармоиьнары да була, һәм алар юлда җырлашып киләләр. Аларның бер көе Исламга аеруча ошый һәм ул: — Бу нинди көй, иптәшләр, аны кем чыгарган? — дип сорый. — Бу «Сарман» көе, иптәш майор, — диләр аңа. — Аны чыгаручы сын белмибез, әмма хәзер «Сарман» көе иң атаклы көйләрнең берсе булып санала. Исламга бу көй бик нык тәэсир итә һәм ул, гармоньчы буларак, аны шундук отып ала. Ислам килеп җиткәндә, дивизия Польша җирендәге Нарев елгасы тирәсендә сугыша иде. Ул килеп исәнләшкәч: — Сәламнән башка, тагын нәрсә алып килдең? — дип сорадым. Ислам, гадәтенчә, ягымлы итеп елмайды да: — Җыр алып килдем, иптәш генерал! — диде. — Ниндине? Әллә Ык буйлары турындамы?! — Юк шул. «Сарман» көе ул! Ә сезнең Ык буйлары турында җырлар язылганчы байтак еллар үтәр әле. Чөнки'шагыйрьләрнең дә, композиторларның да күбесе фронтта, ә башкалары «Әтнә»дән ары китә алмыйлар... Тиз генә минем бүлмәгә кердек. — Яле, күрсәт җырыңны! — Күрсәтеп үк булмас, иптәш генерал, — диде Ислам. — Ә менә җырлап бирә алам. Ул шундук җырлап та җибәрде: Сарман буйлары ла бик кнц алан, Печәннәре җитәр бер заман... Бу җырның тәэсире шундый зур булды ки, ул мине тирән уйларга да батырды, дәһшәтле көрәшкә дә рухландырды. Исламны кабат-кабат җырлаттым, ләкин әле һаман тыңлап туймаган идем. Чөнки ул, мәрхүм, шундый моңлы итеп җырлый, тавышы йөрәкнең иң түренә үтеп кереп, әллә нинди әйтеп булмый торган нечкә рәхәт хисләр уята иде. Тагын бер нәрсә күңелемдә тирән булып уелып калган. 1945 елның 7 марты иде. Минем янга медсанбат командиры майор Мякишев керде. ■ — Иптәш генерал, иртәгә 8 Март — хатын-кызлар бәйрәме көне бит. Аны ничектер билгеләп үтәсе иде, рөхсәт итәрсезме икән? Бу вакытта Барыкин белән Леонов та минем янда иделәр. Без, бергәләп, фронт бик тынгысыз булса да, ул бәйрәмне билгеләп үтәргә булдык. Шунсыз ярамый, чөнки безнең дивизиядә хатын-кызлар байтак иде. Шуның өстенә 1943—1944 елларда да 8 Мартны бәйрәм итү мөмкинлеге булмаган пде. 8 Март'көнне кич, куе нарат урманындагы палаткада, медсанбат врачлары, медсестралары җыелды. Полклардан да байтак кеше килгән иде. Фронт газетасы редакторы подполковник Гани Гыйльманов белән корреспондент Сәлиев тә бездә иделәр ул көнне. Гани — минем күптәнге дустым, без аның белән Казанда беренче укчы дивизиядә бергә хезмәт иткән идек. Ә бу юлы ул мин җитәкчелек иткән дивизиягә «2 нче Белоруссия фронты • сугышчыларының татар халкына хаты»на материаллар алырга дип килгән иде. Трофей ашамлыклардан бик әйбәт итеп әзерләнгән өстәлләр артына утырышкач, хатын-кызларга карап, тыныч вакытларда дус-ишләр белән җыелышып утырган чакларны хәтерләдем. Дөресен генә әйткәндә, инде менә 4 елдан артык хатын-кызлар белән бер табында утырырга туры килгәне юк иде бит миңа. Күрәсең шуңадыр, ул көнне табын аеруча күркәм күренде. Менә, ниһаять, мәҗлесне ачар вакыт та кийеп җитте, һәм мин, кунак хатынкызларны 8 Март белән тәбрикләп, кыска гына нотык сөйләп алдым. Ә аннары... Котовка «вакыт җитте!» дигән ишарәне ясадым да, ул патефонны борып җибәрде. ...Бик сагындым, бәгърем, Бик сагындым сине, Әле дә ничек түзәм мин... Әле генә шау-гөр килеп торган палатка кинәт берьюлы тынып калды. Татары да, русы да, гаҗәпләнеп, патефонга таба борылдылар. «Бу ни хикмәт?» — дип аптырап калганнар иде булса кирәк, Гыйльманов белән Сәлиев түзә алмадылар, сикерешеп урыннарыннан ук тордылар. — Бу ни хәл бу, иптәш генерал? Каян алдыгыз бу пластинканы?!— диделәр алар, бертавыштан. Гыйльмановның — әзмәвердәй таза ир кешенең — күзләре дә чыланган иде хәтта. Мин якташларыма пластинканың инде укучыга билгеле булган тарихын сөйләп бирдем. Аларның куанышуларына чама- чик юк иде. Әнә шулай итеп, очраклы рәвештә кулга эләккән татар җыры безгә зур рухи көч биреп, җиңүләргә рухландырып, сугыш беткәнче юлдашыбыз булып йөрде... Инде фронт хәлләренә килик. Теге төнне коеп яуган яңгыр астында мин үземнең биографиямне сөйләп биргәч, командующий шул моменттагы дивизия фронты хәленә карата болай диде: — Әйе, бик уңай вакыт туры килде сезгә, бәхетле икәнсез, иптәш Булатов. Карагыз әле төннең караңгылыгын: заказ биреп куйсаң да болай булмас! Командующий хаклы иде. Чыннан да ул төн караңгы һәм яңгырлы булды. Шулай да ике укчы дивизияне (берсе 17 нче дивизия) бер кыска төн эчендә Фришес-Хафф култыгы аша атауга чыгарып бетерү җиңел эш түгел иде. Аның өчен сугышчыларның гадәттән тыш оешканлыгы, зур тәртиплелеге кирәк булды. Нәкъ билгеләнгән вакытта, судноларны акрын гына сөйрәп, катерлар туптуры Гросс-Брух борынына юл тоттылар. Шул ук вакытта диярлек дивизия штабы да кузгалып китте. Мин Барыкин белән рәттән утырдым. Балтик дулкыннарында чай- калачайкала, салмак кына йөзеп, .катер алга бара. Тирә-як караңгы. Фронт шартлары дип тормый бит ул кеше дигәнең, чак кына тыныч минут булдымы — хәзер хыялга бирелеп китә. Менә мин дә, Балтик дулкыннарында чайкалып барганда, Барыкин турында уйлап алдым. Михаил Алексеевич безгә килгәндә — әле кайчаң гына! — яшь һәм тәҗрибәсез кеше иде. Ә хәзер ул, танымаслык булып, күз алдында үсте, үзгәрде һәм партия куйган бурычларны тормышка ашыруда зур тырышлык, принципиальлек белән эш итүче ярдәмчем булып китте. Күрәсең, мин әлеге уйларга бирелеп барганда, Барыкин да үзенчә хыялланып килгәндер: — Ихтимал, сугыш озакка бармас инде, иптәш комдив, — дип куйды ул. — Ләкин сугыш китергән җимереклекләрне бетерү байтакка барыр әле. Моның өчен гигант көч кирәк булачак... Ул арада безнең катер атауга килеп җиткән иде инде. Частьлар шау- шусыз гына ярга чыга башладылар. Әйтергә кирәк, ул караңгы төн безнең өчен бик файдалы булды: таң атып, яктыра башлаганда, безнең гаскәрләр ФришеНерунг атавына тулысынча чыгып беттеләр. Ке- нигсбергтан Данцигка таба сузылган j/л атауның буе 60 километр чамасы булып, иңе төрле җирендә төрлечә (500 метрдан алып, 2,5 километрга кадәр)' һәм күп өлеше тоташ урманлык белән капланган иде. Атау буйлап бердәнбер юл үтә, әмма аның да байтак җире, агач түшәмичә, машиналар, танклар барырлык түгел иде. 1945 елның беренче маенда дивизия, 17 нче укчы дивизия белән бер- .гәләп, әнә шул атаудагы дошман белән сугыша башлады. Әлбәттә, дошман әле һаман теше-тырнагы белән тырышып, каршы торырга азаплана иде. Әмма, ничек кенә булмасын, фашистлар безнең ярсыган сугышчыларны туктата алмадылар. Немецларны көнен дә, төнен дә эзәрлекләп барып, 8 майда дивизия Фрише-Нерунг ярыматавының аргы башына — материкка барып чыкты һәм, шулай итеп, үз алдына куелган бурычны Фрнше-Нерунг ярым атавындагы дошманны туздырганнан соц. тулысы белән үтәде. Әмма моның белән генә тукталып калмады, һө-. җүмне дәвам итте. Шул ук көннең кичендә, армия штабыннан да, корпус штабыннан да шифрланган приказ алдык. Анда һөҗүмне 8 майның төнге 12 сәгатенә кадәр дәвам итәргә дә шуннан соң туктатырга боерылган иде. Ул кичне фронт аеруча шау-шулы булып, тоташтан гүләп торды. Төн караңгы һәм җилле иде. Балтик диңгезе әлеге шул куәтле җилдән дулкынлангандыр, әлбәттә. Әмма ул да үзенең ярларында барган сугыш дәһшәтеннән айкаладыр кебек иде. Кичке сәгать унберләр тирәсендә, минем янга буй-буй сызыклы иске кием кигән бер кешене алып килделәр. Ул шундый ябык иде — тире белән сөяктән башка, ихтимал, аның тәнендә ит әсәре булмагандыр. Белмим, кайдан сүз әйтерлек көч тапкандыр: — Иптәш генерал, мин 1943 елда ук инде фашист итеге астына эләккән совет кешесе, — диде ул. Әмма сүзен дәвам итә алмыйча, байтак вакыт көч җыеп торды. Бары шуннан соң гына: — Мине «Штутхоф» концлагереннан немец офицеры җибәрде. Анда безнең әсирләр бик күп, офицер шул лагерь районына атмавыгызмы үтенде, — диде. Немецлар тарафыннан оештырылган «Штутхоф» концлагеры бездән алты километрда гына булганлыктан, ул районны армия артиллериясе «эшкәртә» башлаган иде инде. Шуңа күрә әлеге кешенең сүзләреннән соң тиз генә армия штабына хәбәр итәргә туры килде. Фрише-Нерунг атавында оборона тоткан немец армия корпусы командиры да, «Штутхоф» районына атмауны үтенеп, 48 нче армия командующие генерал- полковник Н. И. Гусевка имзасыз гына язу җибәргән иде. Немец офицеры һәм генералы бу адымнарын безне яратканга түгел, бәлки алларында торган катастрофаның котылгысызлыгы аркасында гына ясаганнар иде, әлбәттә. Без совет кешесенең сүзләренә ышандык һәм тиздән «Штутхоф» районына ату туктатылды. Шулай итеп, немец концлагеренда җәзаланган һәм совет гаскәрләре үзләрен азат итүне көтеп яткан 20000 гә якын әсирнең гомерләрен саклап калдык һәм алармы азат иттек.