Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИ ЕЛ ЙОМГАКЛАРЫБАРЛАС КАМАЛОВ

Барлас Камалов

Үзенең кереш сүзендә идарә председателе әйткәнчә, еллык ’эшчәнлеккә йомгакның бик кирәкле һәм файдалы икәнлегенә шигебез юк. Бу сөйләшү март азагында булса да, аның уңай эзе калмый булмас. Мин үзем проза турындагы докладны кызыксынып тыңладым. Флүн Мусин доклады миңа бер яктан ошады, иптәшнең үз сүзе белән әйткәндә, доброжелательлек күрсәтергә теләп, принципиаль сөйләшергә чакырды ул. Бу ягы, һичшиксез, кирәкле һәм весте уңай иҗади сөйләшү барганда кешеләргә файдага аша торган сыйфат дип саныйм. Ләкин иптәш Мусин докладындагы бөтен положениеләрне дә, шөкер әле туган, әйтә алдын, дип кабул итеп булмый. 1963 ел, романнар өстенә, Ә. Еникинең «Рәшә», Г. Гобәйнең «Без үскәндә» повестеның икенче китабы, А, Гыйләҗевның «Өч аршын җир», «Зәй энҗеләре» повестьлары, яшь язучы Ә. Ибраһимованың «Томан тарала» повесте белән характерлы. Докладчы ул әсәрләргә шактый җентекләп анализ ясады шикелле. Мин иң беренче шуны әйтер идем, иптәш Мусин докладында «Рәшә» повестена карата моңа кадәр әйтелгән фикерләрнең күбесе яңадан кабатланды. Бу повестьның зур бәхәскә очраганы барыбызга да мәгълүм. Докладта миңа бер нәрсә ошап җитмәде: җитлеккән зур художник, олы каләм иясе турында җиңел кулдан гына сөйләү кирәкмәс иде, мин бу ягы белән килешә алмыйм. Әмирхан абыйның погеройны калку күрсәтүдә кимчелекләрдән азат түгел, ләкин аның әле киләчәктә эшләнәсе бар. Художникның уңай геройны үзенчә аңлавы бар бит. Моңа каран бу әсәрне бер төркем интеллигентларга карата гына исәпләп язылган әсәр дип әйтү дөрес булмас иде. Узган елның азагында, быелгы елның башларында мин г!ермь, Чиләбе, Свердловск өлкәләрендә, Татарстанның биш-алты районында булдым. Бу әсәрне яратып укыйлар, аңлыйлар. Укучыда тискәре геройга карата зур нәфрәт уяна. Г. Бәширов, Г. Әпсәләмов, Ф. Хөсни, И. Гази әсәрләрен яратып укыган шикелле, «Рәшә» повесте да үзенең укучысын тапты. «Өч аршын җир» повесте да байтак бәхәсләргә сәбәп булды. Аяз шаблоннан котылып яза белә һәм, әйтергә кирәк, әсәрләрне бәяләүгә килгәндә, бу әсәрләр үзләре турында үзләре сөйләргә җыенып торалар. Тиздән без аларны рус телендә Мәскәү журналларында да күрәчәкбез. Шул ук А. Гыйләҗевның «Зәй энҗеләре» повестендагы Гәрәй образында ясалмалык бар диелде, мин монда бернинди ясалмалык күрмим. 1963 ел хикәяләр өчен корылыклы булды дисәк тә, хата булмас. Иптәшләр зур күләмдәге әйберләр язарга тырыштылар. Бу кадәресе — бик күңелле хәл. Зур кирпеч алып, аны тиешле урынга кирәгенчә куя алган ташчы зур канәгатьләнү кичерә бит. Ләкин хикәяләрне дә онытмыйсы иде. Дөрес, узган елны Афзал Шамовның «Ата күңеле», «Авыр көннәрдә», Ф. Хөснинең «Мин һәм бер кыз», Сәрвәр Әдһәмованың «Онытылмас көй», мәрхүм Мин Шабайның «Җәза» хикәяләре укучыга әйбәт бүләк булдылар. Әмма бу бит бик аз. Моның сәбәбе кешеләрнең зур формага күчүеме икән, әллә газета-журналларда хикәяләргә әһәмият җитеп бетмәүдәме икән? Монда һәр икесенең дә булуы бик мөмкин.

ИБРАҺИМ НУРУЛЛИН дәби тәнкыйть турында махсус доклад куелмаса да, тәнкыйть турында сүз булыр кебек. Чөнки әдәби тәнкыйть ул, мәгълүм булганча, проза, поэзия, драматургиягә ияреп йөри. Ләкин безнең тәнкыйть ияреп кенә бармасын, алга чыксын, юл күрсәтсен, әйдәп барсын иде. Безнең тәнкыйть һаман әле артгарак сөйрәлә икән, димәк, аның җитди сәбәпләре бар. Мин әнә шул сәбәпләрнең берсенә тукталмакчы булам. Әгәр шулай әйтергә яраса, бу — тәнкыйтьтә тар күңеллелек. Мәҗлескә тар күңелле бер кеше килеп эләксә, уен-көлке ясалма чыга, җырлар рухсыз була. Әнә шуның шикелле, әдәбият мәҗлесендә тар күңелле тәнкыйтькә урын булмаска тиеш. Флүн Мусин доклады тар күңеллелекнең бер күренеше иде. Ул Расихның романына туктала да әйтә: Солтан әйбәт образ, тик Фатыйма белән мөнәсәбәте генә начар; хатыны белән конфликты безнең җәмгыять өчен бөтенләй хас түгел. Яки менә «Өч аршын җир» повестена күчә дә «өч аршын җир» фәлсәфәсе зарарлы, Мирвәли безнең заман кешесе түгел, ди. «Рәшә» повестена туктала да ак һәм кара буяуларның пропорциясе дөрес түгел, ди. Кыскасы, Флүн иптәшкә кеше образлары туп-туры, шоп-шома булсын. «Язгы авазлар» романындагы Солтан белән аның хатыны арасындагы конфликт мәсьәләсенә кайтыйк. Солтан үз урынын колхозда таба. Әмма Суфия авылда яши алмый. Хатыны «яки авыл, яки мин» дип кабыргасы белән куйгач, Солтан авылны сайлый. Ышандырамы? Тормышта мондый хәлләр буламы? Була. Шушы конфликтта Солтан сокландырырлык шәхес булып калка икән, бу бик яхшы. Яки менә докладчының «Рәшә» повесте турындагы фикерләре. Бер мәктәпнең укытучылары әсәрне аңламаганнар, диде ул. Моннан чыгып кына нәтиҗә ясау, барлык укучылар да аңламый дип әйтү, әлбәттә, дөрес түгел. Бу бер. Икенчедән, әгәр дә һәрбер укучы әдәби әсәрне бөтен тирәнлеге һәм барлык нечкәлекләре белән аңлап бетерә икән, ул чагында әдәби тәнкыйть нигә кирәк була? Флүн Мусинның, «Рәшә» повесте әдәбият тирәсендә йөрүчеләр өчен генә язылган, дип раславы белән һич килешеп булмый. Тагын бер мәсьәлә: язучының үз геройларына мөнәсәбәте, киңрәк итеп алсак, аның позициясе. Карап торышка барысы да ачык кебек: коммунистик позиция булырга тиеш ул. Ә инде шуны сәнгатьчә тормышка ашыру алымнарына килгәндә мәсьәләне беркатлы, примитив аңлау очраклары да бар. Кайбер иптәшләр авторның позициясен персонажны ал төскә яки карага буяп күрсәтүендә, яисә аларга карата аның аңлатмасында күрәләр. Язучы күтәргән проблема, аны хәл итү бүгенге бурычлар яктылыгында файдалымы, зарарлымы, менә нәрсәдән чыгарга кирәк иде, әмма Ф. Мусин моны оныта. «Рәшә» турында сөйләгәндә авторның үткәрергә теләгән фикерен искә алмый. Ул әйтә: әсәрдә тормышның кара яклары гына күрсәтелгән, ди. Уйлап карыйк: төи кошының гадәт-холыгын күрсәтергә уйлыйсың икән, аны төнге шартларга куярга кирәк була. Шуның шикелле Зөфәр дә бит төн кошы, ул караңгы почмакларда гына үз табигатенә хас булганча яши ала. «Рәшә» повестен «Өч аршын җир» повесте белән бер арбага җигеп чыбыркылыйлар. Чынлыкта исә болар бер-берсеннән ерак тора торган ике әсәр. Аларның уртаклыклары талантлы каләмнәр тарафыннан язылган булуларында гына. «Өч аршын җир» повесте оста язылган кисәкләрдән, эпизодлардан тора. Әмма шушы кисәкләрнең һәрберсендә — үзенә бер Мирвәли. Характерның үсеше түгел бу, бәлки аныксызлыгы. Бер генә мисал. Атасының байлыгын ташлап Мирвәли ярлы Тай- фә карчыкта тора башлый. Атасы үлгәннән соң аның мал-мөлкәтен яңадан кабул иы. Аңарда хосусый милекчелек чире артык тирәнгә китмәгән булырга тиеш кебек иде. Әмма Мирвәлине якын иткән кеше малларын советка тапшырырга киңәш биргәч, ул бер кулак та эшли алмаган эшне эшли: малларын харап итә, киемнәрен тапый, Ә ашлыгын агулый. Әнә шундый очы-очка ялганмый торган урыннар әсәрдә шактый. Бу нәрсәдән килә? Билгеле инде, төп герой уйланып җитмәгән, әсәрнең төп идеясе ачык түгел. Менә ни өчен повестьтан капма-каршы нәтиҗәләр чыгарырга мөмкин. Партия өйрәткәнчә, совет әдәбиятының төп тасвир объекты — коммунизм очен көрәшнең алгы сызыгы, шул көрәшнең төп герое булган алдынгы совет кешесе. Менә ни өчен без завод цехы, колхоз кыры, төзелеш мәйданы турында язылган әсәрләрне көтеп алабыз, журналларыбызның түренә урнаштырабыз. Әмма моннан чыгып һәрбер конкрет әсәрдә тик шушы объектлар гына сурәтләнергә, һәрбер конкрет әсәрнең үзәк персонажы тик уңай герой гына булырга тиеш дигән нәтиҗә ясасак, әдәбиятны тарайтуга, ярлыландыруга илтер нде. Тәнкыйтьтә тар күңеллелек, догматизм нәкъ шуңа алып бара. Аерым очракларда тискәре мисал ярдәмендә социалистик чынбарлыкны расларга мөмкин ич! Һәр язучының үз таланты, үз материалы, үз тематикасы бар икәнлекне дә онытмаска кирәк. ИБРАҺИМ ГАЗИ оңгы елларда шигырь дөньясында эзләнүләр сизелә. Хәер, эзләнү бервакытта да тукталып тормады. Һәр яңа буын шагыйрьләре, иске белән канәгатьләнмичә, яңа формалар эзли. Революциядән соң рус шагыйрьләре һәм шулай ук татар шагыйрьләре дә яңа шигъри формалар эзләү белән мавыктылар. Уңышлы гына нәтиҗәләр дә булды: руста Маяковскийлар, Багрицкийлар туды. Татарда Такташлар, Туфаннар, Әхмәт Фәйзиләр барлыкка килде. Тик шуны онытмыйк: бу шагыйрьләрне шагыйрь иткән нәрсә форма түгел, һәрхәлдә форма гына түгел. ны тоттым дип, искене тотып кайткан булуың ихтимал. Мәктәп балаларына да мәгълүм бер фикерне кабатлап китәсем килә: ахыр чиктә бит эш формада түгел, ә эчтәлектә! Тукай «бик иске» формага әнә нинди утлы-ялкын- лы шигырьләр коеп куйган. Эзләнүләрне, сынауларны форма тирәсендә генә алып бару, яңа форма ясап кына берәр хикмәт чыгарырмын дип уйлау — ялгышлык. Яңалыкны тормыш яңалыгыннан, кешеләребезнец психик һәм мораль үсә-үзгәрә баруыннан эзләү дөресрәк булмасмы икән? Формалар мең дә бер төрле булсын, форма төрлелеген барыбыз да куәтлибез. Сандугач үз телендә сайрасын, песнәк уз белдегенчә сызгырсын! Хәзерге татар шигырендә форма кытлыгы юк шикелле. Теләсә кайсын сайла һәм җырлап җибәр. Ләкин бер шарты бар: җырың кеше тыңларлык, кеше күңеленә ятарлык булсын. Миңа калса, яңаны эзләүче кайбер яшьләр, шушы шартны онытып, форма артыннан куу белән шөгыльләнәләр. Алар үз алларына бер генә максатны куялар кебек: минем шигырем кешенекенә охшамасын! Минеке мөгезлерәк булсын, бүтәннәрнекен сөзсен, ексын! С Ватан сугышыннан соң тагын эзләнүләр китте. «Иске шигырь» яшьләрне канәгатьләндерми башлады. Сәбәп? Сталинга табыну чоры шигырьгә дә начар йогынты ясады. Илдә эшләнгән барлык зур эшләр бер генә кешегә кайтарып калдырылып, шагыйрьләрнең байтагы шул кешегә мактау җыры җырлау белән шөгыльләнде. Сталин күктән җиргә төшерелгәннән соң, яшьләрдә күп *кенә нәрсәдән гайрәт кайту чире булып алды, шул исәптән «иске шигырьдән» дә гайрәт чигү булды. Әлбәттә, монда «иске шигырьнең» гаебе юк иде. Әдәби форма буларак шигырь гаепле түгел, ә шагыйрьләр үзләре «гаепле» иде. Чөнки бер үк мичкәгә су да, шәрап та салып була. Эш мичкәдә түгел, ә мичкәгә салучыларда. Яңа форма эзләү, гомумән яңаны эзләү бик мактаулы эш. Тик шул кадәресе бар: яңаны эзлим дип, искегә тап булудан сакланырга кирәк. Яисә аннан да яманрагы: яка Роберт Әхмәтҗановның «Сәгать суга...» исемле шигырен укыганнан соң, миндә шушы фикер тәмам ныгыды. Татар шигырьләрендә сәгатьләр беренче тапкыр гына сукмый. Моңа кадәр дә сугучы сәгатьләр булды. Рәхим итеп бүген менә тагын берсе суга: Гади сәгать, Җир сәгате, Синең бит мин телең беләм: Телим икән, Телләреңне Уникегә төрләндерәм!.. Юк, тыңламый сәгать мине, Теләгемне җиңеп чыга: Яңгыратып диварларны Сәгать суга, Сәгать суга! Шушы юлларны бер укыйм, ике укыйм: шагыйребез ни димәкче? Нинди фикер белән безне куандырмакчы? Мин инде «искергән» кеше. Бәлки уйлап бетерә алмыймдыр. Югыйсә бер фикере дә булмаган шигырьне шагыйрь кеше нигә язар иде! Бардыр моның берәр минем башым җитми торган шагыйрәнә фикере! Бардыр... Һәм менә мин, кара чытырманлык эченә кергән кебек, шигырь эченә керә башлыйм. Гүя мин ниндидер ят телдә сөйләшүчеләр арасына эләктем. Юк, бу тел миңа таныш бугай: аерым сүзләрне аңлыйм. Аерым җөмләләрне дә аңлап калгалыйм. Менә бу ярты строфаны аңладым: Күрәсезме, Планетада Ленин йөри, • Яңа вакыт, яңа дәвер Иҗатчысы!.. Тулаем алганда, барыбер мин бу кешеләрнең сөйләшүен, ни дип әйтергә тырышуын анлап бетермим. Дөрес, мин сизенәм, шулайдыр-болайдыр дип гөман кылам,, шуннан артык түгел. Синең аңламавыңда кем гаепле? Билгеле, син үзең! Өйрәнгәнсең ярты километрдан аңлашыла торган традицион шигырьләрне укып! Шигырь ул, бик беләсең килсә, ерактагы тау кебек зәңгәр томанга өртелгән булырга тиеш. Серле томан эченнән кешеләрнең күңелен котыртып, җилкендереп, бераз шомландырып, бераз сокландырып, үзенең серлелеге һәм аңлашылып җитмәве белән кешеләрнең җаннарын әсир итәргә тиеш. Дөрес түгел. Башлап шигырь аңлашылсын, аннан соң инде ул җилкендерсен, әсир итсен — теләсә нишләтсен! Аңлашылмаган шигырь күңелләрне ничек әсир итә ала ди! Роберт Әхмәтҗанов үзенең бу шигырен аңлашылсын, әсир итсен принцибында торып түгел, аңлашылмаса аңлашылмас, мөгезле булсын принцибында торып язган! Җыен мөгезсез арасында мин бер үзем мөгезле булыйм да бөтен кешене шаккатырыйм, дип язган. Ләкин хәзерге укучыны мондый фокуслар белән шаккатырып булмый шул инде. Син безгә зур, матур фикерләреңне бир! Әйтер фикерең бар икән, син аны теләсә нинди формага калыпла, тик без сине аңлыйк, аңлап дулкынланыйк! Аннары мондый өтек строфалар белән, мондый кыска юллар белән язу безнең әдәбиятыбыз өчен яңа түгел. Аңардан хәтәррәкләре белән дә язып-язып караучылар булды. Яздылар, онытылдылар. Кабатлыйм: хикмәт формада гына түгел. Эзләнүгә каршы килеп булмый. Эзләнү — мактаулы эш. Тик яңаны эзләгәндә искегә тап булып, яңа урынына искене байрак итеп күтәрүдән сакланырга кирәк. Роберт — әле яшь шагыйрь. Шаять, ул «мин инде таптым» дип дәгъваламыйдыр? Эзләнүләрен дәвам итәр. Тик ул яңалыкны форма чытырманлыгында эзләмәсен, ә тормыш тайгасында эзләсен иде. Шулай итсә, кем белсей, бәлки, бәхетенә каршы, табып та куяр. Бездән теләк: тапсын иде! НУР ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН әет Мәҗитовның узган елгы поэзия турындагы докладында танылган шагыйрьләрнең дә, әле танылып кына килүче яшьләрнең дә иҗатына бер үк югары таләпләрдән — заман таләпләреннән чыгып бәя бирелде. Докладчы әдәбиятның конкрет фактларына таянып эш итә һәм бик күп шигырьләргә, поэмаларга дөрес анализ ясый. Аны залдагы барлык иптәшләр дә зур кызыксыну белән тыңладылар. Ә менә Флүн Мусинның проза турындагы докладында нәкъ шул конкретлык җитеп бетми Ул аерым очракларда әдәби әсәрләрне аларның образлары системасыннан, сюжетыннан, конфликтларыннан чыгып бәяләми, үзенең теге яки бу тезисларын нигезләү өчен генә аларга мөрәҗәгать итә. Докладта хикәя һәм очерк мәсьәләсе бөтенләй төшеп калды. Анда әдәби әсәрләр күбрәк тематик яктан гына бәяләнә. Әдәби осталык мәсьәләсе читтә кала. Шуның өчен бу доклад күп иптәшләрне канәгатьләндермәде. Хәзерге әдәбиятның барлык жанрларында да, бигрәк тә проза һәм поэзия өлкәсендә, зур җанлану сизелә. Безнең әдәбият тематик яктан байый. Язучыларның әдәби осталыгы үсә. Шуның бер мисалы итеп, А. Гыйләҗевның «Зәй энҗеләре» исемле яңа повестен алырга була. Бу әсәрдә Зәй ГРЭСы төзелеше, андагы кешеләр һәм аларның батыр хезмәте бик табигый һәм ышандыргыч итеп күрсәтелгән, Гәрәй Шамин образы — безнең соңгы еллар прозасы өчен яңа образ. Кызыклы һәм катлаулы характер бу. Төрле хәлләрдә, катлаулы эчке каршылыкларда аның индивидуаль сыйфатлары ачыла. Баштарак кешеләргә карата артык тупас булган, гаять үзсүзле бу кеше заман рухын аңлауга, үзенең ялгышларын төшенүгә килә. Әсәрнең бер героинясы Гәүһәрия исемле кыз сүзләре белән әйткәндә, ул «табигать биргән таш йөрәктән арыну» процессын үткәрә. Повестьны без һич шикләнүсез авторның зур уңышы дип саный алабыз. Ул, билгеле, аерым китап булып чыгачак. Әмма шул вакытта Аяз Гыйләҗев аның өстендә әле тагын бер кабат бик тырышып эшләп алырга тиеш. Повестьның бигрәк тә баштагы бүлекләрендә вакыйгаларны бер-берсенә бәйләүдә, ягъни сюжет үсешендә, кимчелекләр бар. Әйтик, бүлек ахырында «герой әле алда нәрсә буласын белми иде» кебек сүзләр белән, вакыйгаларга алдан «заявка» биреп кую бөтенләй урынсыз. Сәнгатьчә эшләнгән чын проза әсәре авторның мондый ремаркаларына мохтаҗ булырга тиеш түгел! Тел ягыннан аны аерата зур игътибар белән төзәтергә кирәк. Аерым җөмләләрдә сүз тәртибе бозылулар, диалекталь сүзләрнең автор сөйләменә чамасыз күп килеп керүе һ. б. кимчелекләр повестьта калырга тиеш түгел. Повестьның телендә иң борчыган нәрсә: өзек-өзек җөмләләр, «киселгән» фразалар. Бу — безнең проза өчен үтелгән этап. Егерменче елларда, утызынчы елларның башында андый хәлләр күп булды. Шуларга яңадан әйләнеп кайтуның хәзер кемгә кирәге бар? Тел мәсьәләсе поэзиядә дә шактый аксый әле. Мисалга Г. Латыйпның «Коммунистлар» дигән җырын алырга була. Музыкага яраклаштыру өчен, бу җырда татар теленең грамматик нормалары бозылган. Р. Әхмәтҗановның «Синең кояшың» дигән җыентыгыннан әһәмиятле темага язылган беренче шигырен генә карагыз: шигырьнең үлчәве әнә теге «кәҗә бәете» үлчәве түгелме соң? Шигырь икән, аның формасы да эчтәлегенә туры килсен, аны дөрес ачарлык булсын! Әдәби ел йомгакларын бүгенге формада без беренче тапкыр тикшерәбез. Бу эш бездә традиция булып әверелсен һәм һәр ел саен үткәрелсен иде. Хәзердән үк алдагы елдагы киңәшмәгә әзерләнә башларга кирәк. З ҖӘВАД ТӘРҖЕМАНОВ үгенге татар балалар әдәбиятының кайбер куанычлы һәм көенечле яклары турында берничә сүз. Башта куанычлы хәл турында. Узган 19G3 елны Союз күләмендәге зур орбитага чыккан татар совет әдәбияты әсәрләре арасында балалар әдәбияты беренче урында тора. Детгиз нәшриятында гына да Л. Ихсаноза. Г. Гобәй, Н. Фәттах, А. Әхмәт, М. Фәйзуллина, С. Хәким, М. Ногман китаплары басылып чыкты. Бу — бик зур һәм уңай факт. Ул безнең балалар әдәбиятының сабыйлык чорыннан чыгып, җитлегү дәверенә җитүе турында сөйли. Икенче уңай күренеш шул: 1963 елда нәни укучыларыбыз өчен күп кенә рәхәтләнеп укый алырлык зур күләмдәге оригинал әсәрләр басылып чыкты. Гариф Гобәй, Әминә Бикчәнтәева, Газиз Мөхәммәтшин, Ләбибә Ихсанова, Гариф Галиев, Госман Бакиров, Әнвәр Давыдов, Мин Шабан повестьлары, Нәби Дәүли һәм Җәвад Тәрҗеманов- ның мәктәп сәхнәсе өчен пьесалары, Шәрәф Мөдәррис, Җәүдәт Фәйзи, Хисам Камалов, Шәйхи Маннур, Галимҗан Латыйп һ. б. поэмалары шулар рәтенә керә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга И. Туктар, 3. Туфайлова, 3. Әхмеров, М. Фәйзуллина, 3. Вәли һ. б. күңелле китапчыклар бүләк иттеләр. Шуларга өстәп, узган ел балалар әдәбиятына килүче яшь шагыйрьләрнең «Җырчы чишмә» исемле беренче китабы басылып чыгуны да әйтәсе килә. Яшь прозаиклар җыентыгы да производствога тапшырылды. Алардан җыелган акчалар тынычлык фондына кертелә. Бу фактлар, билгеле, безнең барыбыз өчен дә куанычлы. Әйтеп китәргә кирәк, бүгенге татар балалар әдәбиятының төп темасы — яшь буынга коммунистик тәрбия, белем һәм иҗади хезмәт бәхете бирү. Хәзер көенечле яклар турында. Китапларның сыйфаты (рәсем һәм полиграфия яклары) буенча татар балалар әдәбияты уңышка иреште дип әйтеп булмый. Күп кенә әсәрләр язучылар тарафыннан язылгач та дөньяга чыга алмыйча яталар. Узган ел без Әминә Бикчәнтәеваныңf50 еллык бәйрәмен уздырдык. Шул уңай белән аның сайланма әсәрләрен чыгару мәсьәләсе куелды. Моннан ярты ел элек үк гранкага салынуына карамастан, бу китапның дөнья күргәне юк әле. Тиражны да халык сораганча бирә алмыйбыз. Соңгы вакытта балалар өчен китапларның саны һәм тиражы кәгазь җитеш- мәүлектән кимеде. Ә бит партиянең Үзәк Комитеты карарында, балалар әдәбиятына карата кәгазь юк дип бернинди кысу булырга тиеш түгел, диелгән. ЛӘБИБӘ ИХСАНОВА алалар әдәбияты соңгы елларда күләме ягыннан да, сыйфаты ягыннан да үсеш чорын кичерә. Аның үз спецификасы, үз проблемалары бар. Балалар өчен язылган әсәрләр элеккерәк елларда шактый таралган балалар авангардизмыннан котылып бара. Соңгы елларда балалар тормышы зурлар тормышы белән үрелеп, чынбарлыктагыча катлаулы вакыйгалар аша бирелә. Мәсәлән, Газиз Мөхәммәтшинның «Без әле җирдә яшибез» дигән повестенда баланың катлаулы образы бирелә. Башта без аны еллар буе беркайда да эшләмәгән әнисе куенында үскән, үз эченә бикләнгән эгоист бер малай итеп күрәбез. Әти-әнисе белән авылга килеп тора башлагач, шат күңелле, эш сөючән авыл балалары арасында баштарак югалып кала ул. Ләкин яңа шартларда аның табигате үзгәрә бара. Малай иптәшләре белән уртак тел таба, алар шикелле үк эшләргә тырыша, хәтта алар белән сугышырга да өйрәнеп китә, аның характеры ныгый. Әмма малай алдында зуррак каршылык тора-- иптәшләренең барысының да әнисе эшли, ә аныкы юк. Яшьтәшләренең төртеп күрсәтүе аны гарьләндерә, уйландыра. Күрәсез, герой әсәргә ничек килеп кергән булса, шулай чыгып китми, ул үсештә бирелә. Аннары зурлар тормышын читтән карап, күзәтеп торучы гына да түгел ул. Б Б Кайбер авторлар үз геройларын тормышның бормалы сукмакларына алып керергә куркалар. Әмма китап укылырлык булсын өчен, характер ачылсын өчен аны каршылыклар алдына куярга кирәк бит. Шул вакытта инде автор үз героен ике каен арасында адаштырып йөртә башлый, кояшлы көнне яшен суктыра. Мондый әсәрләрдә чынбарлык уйдырма вакыйгалар белән конфликтка керә. Яшь язучы Зиннәт Вәлинең «Бүре ешлыгында» дигән хикәясе — моның ачык мисалы. Соңгы елларда балалар өчен язылган әсәрләр Гайдар традицияләре нигезендә, бу әйбәт традицияне үстерү юнәлешендә бара. Бала характерына уен хас. Иң җаваплы эшләрне дә ул уенга корып, үзен хыялый бер геройга әверелдереп, күңеленнән аны баетып башкара. Шул вакытта ул эштән ямь таба. Гариф Гобәй, Гариф Галиев, Абдулла Әхмәт әсәрләрендә без моның матур үрнәкләрен күрәбез. Шулай да кайбер китапларда без бик җитди эшләр башкарганда, зурларча акыл сатучы сакалсыз бабайларны очратабыз. Андый геройлар белән танышасы килми, ул китапларны укуы күңелсез. Элеккерәк елларда тема яңалыгы турында сүз күп була иде. Хезмәт турында язылган күләмле әсәрләр, революционерлар, Ватан сугышы геройлары, фән эшлеклеләре турында язылган әсәрләрнең булмавы укучыларның эчен пошыра иде. Павел Корчагин, Зоя Космодемьянская шикелле укучыга өлге булып торырлык образлар бик кирәк иде. Соңгы бер-ике елда бу өлкәдә дә кайбер уңышлар күзгә чагылып китте. Әнвәр Давыдов «Муса абый» дигән повестенда герой шагыйрь образын балаларны сокландырырлык итеп, аңа охшарга омтылырлык итеп бирә алган. Гариф Гобәйнең «Без үскәндә» повесте, бигрәк тә аның икенче кисәге, Казан татарлары арасында революцион аңның ничек үсә баруын катлаулы вакыйгалар, калку образлар аша сүрәтләп биргән, х Якты киләчәкне нәни йөрәкләре белән сизеп, революция эшенә булышлык итеп йөргән ярлы бистә малайларын—Гарәфиләрне, Йосыфларны укучылар бик озак онытмаслар. Республикабызда балалар өчен чыга торган «Яшь Ленинчы», «Ялкын» битләрендә өлкән һәм яшь язучыларның күп кенә хикәяләре басылып килә. Алар турында да төпле бер анализ кирәк булыр иде. Күрәсең, балалар әдәбияты турында да иркенләп, авыз тутырып сөйләрлек сүзләр бар икән. Әдәбиятыбызга еллык йомгак ясаганда балалар әдәбияты турында аерым бер доклад билгеләү бик кирәк иде. Кызганычка каршы, әдәбият өлкәсендә бу әһәмиятле тармак ни өчендер бездә һәрвакыт онытылып кала. КАМИЛ ФАСЕЕВ раторларны тыңлагач, кайбер фикерләр әйтү теләге туды. Сүз хәзерге татар әдәбиятының торышы турында бара. Бу җыелышта катнашучы иптәшләр әдәбиятның уңышларын һәм җитешмәгән якларын ачып күрсәтергә хаклы'иде. Июнь Пленумы карарлары бик күп принципиаль мәсьәләләрне куйды. Әмма бүген бу мәсьәләләр ничектер читләтеп үтелә, сүз вак нәрсәләр тирәсендәрәк бара, барыбызны да борчый торган төп принципиаль мәсьәләләр аз күтәрелә. Бу нәрсәдән килеп, чыга? Әллә уңышларыбыз юкмы? Уңышлар күп, киң планда сөйләшерлек, бәхәсләшерлек әсәрләр күп. XX съезддан соң узган еллар татар әдәбияты өчен дә уңышлы булды. Әдәби тәнкыйть йомшак бездә: тәнкыйтьчеләр актуаль проблемаларны аз күтәреп чыгалар, бик өстән йөзәләр, әсәрләргә тирән анализ җитми. Ә инде берәү турырак, О катырак әйтсә, кайбер авторларга бу ошамый. И. Гази әйткәнчә, аны әдәби әсәрне аңламауда гаепләүчеләр дә табыла. е Әдәби тәнкыйтьнең сай булуын бүген без ике тәнкыйтьчебез чыгышында да күрдек. Нур Гыйззәтуллин әдәби әсәрләрнең теле, җөмлә төзелешендәге уңышсызлыклары тирәсендә генә әйләнде һәм аңа да очраклы гына кагылды. Ә инде Ибраһим Нуруллин ачыктан-ачык ялгыш булган ике тезис әйтеп ташлады. «Рәшә» повесте уңае белән ул, беренчедән, сәнгать турындагы гомуми принциплар күзлегеннән һәрбер әсәргә бәя биреп булмый, икенчедән, ярканатны караңгылыкта гына тасвир иткән кебек, тискәре типларны да бары тик аларга хас булган мохитта-даирәдә генә күрсәтергә мөмкин, дип чыкты. Имеш, аларны киң дөньяга, кояш яктысына чыгарырга ярамый. Мондый караш белән килешеп булмый, әлбәттә. Без барыбыз да партия куйган гомуми принциплардан чыгып иҗат итәргә һәм һәрбер әсәрне, аның образларын көн яктысында карарга тиешбез. Безнең арада, шул исәптән тәнкыйтьтә дә, теге яки бу автор әсәрендәге кимчелекләргә һәм хаталарга ташлама ясау тенденциясе бар. «Укучыга җитәме, җитә» — ме« нә шундый принциптан чыгып эш итү сизелә. Әлбәттә, кайбер әсәр укучыга җитә, ләкин нәрсә җиткерә, аның рухына нәрсә, җанына нинди азык бирә — шул безне кызыксындырырга тиеш. Идея ягыннан бик үк тотнаклы булмаган әсәрләрнең дә нык укылуы билгеле бит. Тәнкыйть исә бу очракта укучыга да, язучыга да ярдәмгә килергә бурычлы. Принципиаль мәсьәләләрне күтәрмәүче, сыйпап кына куя торган тәнкыйтьнең файдасы юк. Тәнкыйть ачыктан- ачык һәм туры булганда гына яхшы. Шундый принциптан чыгып тәнкыйть итүчеләрне әгәр чит күрсәләр, «кызыллык»та, AorMaTH3MAaf социологизмда гаепләсәләр, әдәби тәнкыйть, эстетик фикер үсешендә алга зур адым ясый алмабыз. Һәрбер иптәш теге яки бу әсәр турында фикер әйтергә хаклы. Ләкин җитди тәнкыйть өчен марксистик-ленинчыл эстетика таләпләреннән чыгып эш итү мәҗбүри. Бу инде «кызыллык» та, социологизм да булмаячак. «Рәшә» турында сүз күтәргәндә мин шуны күздә тоттым һәм шул әсәргә бәйләп кайбер гомуми мәсьәләләрне кузгатырга тырыштым. Күрәсез, бу кайберәүләргә, беренче чиратта, авторга һәм яшь тәнкыйтьчебез Р. Мостафинга, ошамады. Ә бит «Рәшә» турында мин әйткән шул ук фикерләрне күп кенә башка иптәшләр дә (М. Әмир, Г. Әпсәләмов һ. б.) әйттеләр. Димәк, киң рәвештә һәм мәсьәләне нигезеннән алып сөйләшергә, бәхәсләшергә урын бар. Ә тәнкыйтьчеләрне бер-берсенә каршы куеп һәм җитешсезлекләре күренеп торган әсәрне баштанаяк аклап, Р. Мостафин дөрес эшләми. Язучылар союзының җитәкчеләреннән берсе булган иптәшкә болан барсын да кичерү һәм сыйпап узу юлына басмаска кирәк иде. ГАБ ДРАХМ АН МИНСКИЙ үген безнең культура тормышыбызда бу җыелышка аваздаш бер бик күңелле факт булып алды. Укыгансыздыр, «Социалистик Татарстан» газетасының бүгенге баш мәкаләсе («Предприятие көзгесе») Һ. Такташ исеме белән башлана. Партиянең өлкә комитеты органы, йөз меңләгән хезмәт иясе укый торган разетаның баш мәкаләсендә Такташның мехчыларга карата язылган шигъри фельетоны искә алына. Бу бик әйбәт факт, иптәшләр. Безнең поэзиябезнең үрнәкләре озын гомерле. Әгәр алар Такташ кебек агитатор, җәмәгатьче шагыйрь тарафыннан язылсалар, киләчәккә дә хезмәт итәләр дигән сүз. Бу — шагыйрьнең халыкка хезмәт итү миссиясе. Әгәр мин, язучы-пропагандист буларак, укучыларга хезмәт итәм икән, партия куйган бүгенге бурычларны тормышка ашыруда кулымнан килгән кадәр булышам икән — бу минем гражданлык бурычым. Такташ, сез беләсез, партия члены түгел иде, әмма ул партиягә иң якын торган, партия идеяләре белән илһамланып иҗат итк.ш шагыйрь иде. Бүгенге яшь язучылар Такташтан үрнәк алырга, аның традициясен дәвам иттерергә тиешләр. Б Мин тукталырга теләгән икенче мәсьәлә — драматургия мәсьәләсе. Соңгы вакытта безнең драматургиядә шундый бер тенденция сизелә башлады: сәнгатьчә эшләнеше ягыннан гүбән әсәрләрне кую-куйдыру ансатлашты. Театрыбызның эш практикасында әсәрне дөрес укый белмәү дигән нәрсә бар. Шуның аркасында кайбер яхшы гына драма әсәрләре репертуарга кермичә төшеп кала һәм киресенчә дә була. Бу яктан бездә әле театр әһелләрендә, кайбер режиссерларда театр культурасы, сизгерлеге җитми1( язучылар коллективы белән очрашу практикасы да юк. Аерым режиссерлар, «мин беләм»лек дәгъвасына бирелеп, авторларның гына түгел, ә коллектив фикере белән дә исәпләшергә теләмиләр. Мондый режиссерлар авторларны театрга якынайту түгел, киресенчә, ераклаштыруларын үзләре беләләрме икән? Мәсәлән, мин үзем шундый хәлдә хәзер. Монарчы республика күчмә театры коллективы белән бик әйбәт кенә, кулга-кул тотынышып эшләгән идем, ә бүген бөтенләй ераклаштым... Спектакльләребездә, роман, повестьларыбызда без алгы планга җәмгыятебезнең үрнәк булырдай алдынгы кешесен куярга тиешбез, ә инде һәртөрле узгынчылар, жуликлар, вак мещаннар сатира утында көйдерелергә тиеш. ӘМИРХАН ЕНИКИ емдер монда, Ибраһим Нуруллин булса кирәк, «Өч аршын җир» белән «Рәшә»не «бер арбага җикмәскә» кушты. Ләкин мин моның белән килешергә теләмәс идем. Аларны аерырга ярамый. Авыр йөкне икәү бергәләп тартсыннар әле. Югыйсә, ялгыз калучыга бик читен булачак. Мин үзем теләсә кемнең теләсә нинди фикерен рәхәтләнеп тыңларга әзермен. Гомумән, безнең арада фикер хөрлеге яшәргә тиеш дип карыймын. Иптәш Фасеев мәкаләсе басылып чыккач та мин аны бик тыныч кабул иттем. Кешенең теге яки бу әсәр турында үз фикерен ачыктан-ачык язып чыгарга һичшиксез хакы бар. Бу— нормаль хәл. Тик менә бер төрле фикергә мәйдан биреп тә икенче төрле фикергә юл куймау белән мин һич килешә алмыйм. Бу — гаделсезлек, бу — ниндидер иске чирнең калдыгы, минемчә... Хәлбуки, «Рәшә» турында күп кенә язучылар һәм тәнкыйтьчеләр нигездә уңай карашта торалар. Димәк, Фасеев мәкаләсен әсәр турында соңгы сүз итеп түгел, ә фикер алышу тәртибендә басу кирәк иде. Менә бу гаделлек булыр иде. Теләсә нинди әсәрнең журналда басылган беренче варианты кимчелекләрдән азат булмый. Китап итеп чыгарганда язучы ул кимчелекләрне бетерергә тырыша. Мин дә «Рәшә»не яңадан карап, үземчә кирәк кадәр төзәтеп чыктым. Хәзер ул нәшрият кулында. Шуңа күрә журнал варианты буенча җыелыш саен сүз көрәштерүне туктатып, әсәрнең китап булып чыкканын көтү, минемчә, дөресрәк булыр. Инде доклад турында беренче сүз. Мусин иптәш, яшь әдәбиятчы, докладын тырышып язган, күп кенә дөрес күзәтүләре, игътибарга лаеклы фикерләре бар. Ләкин шунысы сәер, тыштан караганда әйбәт кенә тоелган кайбер докладларыбызда яки мәкаләләребездә, кызыксынсаң, ниндидер катып калган догмалар ятканын күрәсең. Менә Мусин докладында да шундый нәрсә сизелә. Мәсәлән, ул әйтә: һәрбер тормыш факты — сәнгать факты була алмый, ди. Әгәр аны дөрес аңламаганда, ул, Фасеев мәкаләсендәге шикелле, бу турыда язарга ярамый дигән тыюга, запретка илтеп чыгара. Ләкин язучы өчен тормышның язарга ярамаган яклары булырга мөмкинме соң? Дөрес, һәрбер фактка нигезләп әдәби әсәр язып булмый. Язучы гадәттә аларны үзе сайлый, ләкин зурлыгына яки кечкенәлегенә карап кына түгел. Әгәр факт, кечкенә булуына карамастан, тормышның характерлы бер ягын чагылдырырга ярдәм итә икән, аның аша яңа бер идея әйтеп була икән, язучы аны рәхәтләнеп файдалана. Дөнья әдәбиятында моның мисаллары бик күп. Мәсәлән, Чехов фактлардан бер дә куркып тормаган һәм бик кечкенәсеннән дә гаҗәп тирән мәгънәле үлмәс әсәрләр яза белгән. К Шуңа күрә язучының әсәрен тикшергәндә, нинди фактны алган бу, зурмы, кечкенәме дип карау гына җитми, ә шул факт нигезендә язучы нинди мәсьәлә күтәргән, нинди яңа фикер әйтергә тырышкан — менә шуңа игътибар итәргә кирәк. Әлбәттә, мин моның белән язучы тормышның зур фактларына күз йомып язарга тиеш дип әйтергә һич җыенмыйм. Киресенчә, зур фактлар, дөресрәге, зур вакыйгалар һәрвакыт безне уйландырырга, һәр даим безнең игътибар үзәгендә торырга тиешләр, Заманыбызның бөек вакыйгаларын, халкыбызның зур, катлаулы тормышын әдәбиятта чагылдыру — ул безнең төп юнәлешебез, төп максатыбыз... Мин бары шуны әйтергә телим: язучы өчен зур, катлаулы тормышның язарга ярамаган яклары юк ул! Бу мәсьәләдә алдан ук ниндидер чикләүләр, тыюлар кертергә тырышу — зарардан башка нәрсә китерми торган бер мәгънәсезлек булыр иде. Шулай ук мине «ак буяу, кара буяу» дигән төшенчә дә бик гаҗәпләндерә. Ике төрле буяу белән язып караганым юк. Ләкин бу нәрсәне яхшы беләм: әдәби әсәрдә тормышның якты ягы да, карангы ягы да чагылырга мөмкин. Язучы кем һәм нәрсә турында гына язмасын, ул аны тормыш чынлыгына туры китереп, укучыны ышандырырлык итеп язарга тырыша. Әсәрнең бизәкләрен, интонациясен, хәтта настроениесен дә, әнә шул эченә алган материалы билгелп. Фаҗигале әйбер турында көлеп язып булмаган кебек, көлке әйбер турында да чырай сытып язып булмый. Әгәр сүз чама сиземен югалтмау турында барса, мин моның белән килешәм. Арттырып җибәрү — сәнгатькә хилаф нәрсә. Яманны гына түгел, яхшыны язганда да чама тойгысын саклый белергә кирәк. Инде укучы турында берничә сүз. Толстой әйтә, әдәби әсәрдә бөтен хакыйкатьне әйтеп бетерү шарт түгел, укучының үзенә дә уйланырга, нәтиҗә ясарга урын калдырырга кирәк, ди. Бу фикернең төбендә, минемчә, язучының бурычын ансатлаштыру теләге ятмый, ә укучыны язучы белән бергә тормыш турында уйланырга, үз хөкемен әйтергә чакыру ята. Димәк, укучыга ышанырга кирәк. Мин үзем язган чакта укучыдан башка берәүне күрмим дә, белмим дә... Дөрес, укучы да төрле- төрле. Һәр укучының үз карашы, үз зәвыгы бар. Шуңа күрә бер генә әсәр дә бөтен укучыга да бер үк дәрәҗәдә ошап бетми. Бу табигый күренеш. Ләкин шулай да докладчының бер сүзе мине сагаеп калырга мәҗбүр итте. Аның әйтүенә караганда, кайсыдыр мәктәптә кайбер укучылар «Рәшә»не аңламаганнар... Игътибар итегез, укучылар! Бу бик кызыклы һәм, әйтергә кирәк, бик аянычлы факт. Нәкъ менә безнең укучылар арасында әдәбиятны гаҗәп примитив аңлаучылар еш очрый. Нидән килә бу?.. Күрәсең, аларны кайчандыр матур әдәбият әсәрләрен «плюс», «минус» куеп укырга, ягъни алдан төзелгән формаль схемага салып кына карарга өйрәткәннәр. Әгәр шул схемага әсәр сыймаса, алар аптырашта калалар. Менә бу очракта да без шуның бер «гыйбрәтле» мисалын күрәбез шикелле... Хәлбуки, матур әдәбиятның өлгесе — тормыш үзе. һәрбер әсәргә тормыштан килеп караган һәм аны сәнгать әсәре итеп укый белгән чакта гына аңлап та булачак, бәхәс тә дөрес эзлән барачак. ХӘСӘН ТУФАН езнең бу җыелышыбызда поэзиябездәге хәлләргә дә күз сала башлавыбыз сизелде. Мәсәлән, өлкән әдип И. Газиның бүгенге чыгышында поэзиядәге кимчелекләргә чын күңелдән борчылуы чагылды. Поэзия өлкәсенең уйландыра торган ягы шунда, саны белән безнең иң зур отряд ул. Ватан сугышында һәлак булган егерме биштән артык шагыйребездән тыш, хәзер әдәби хәрәкәтебездә катнашып яшәгән җитмештән артык шагыйребез бар. Совет чорындагы поэзиягә егерменче елларда килгәннәрдән инде җидәве генә исән Ю. .С. ә." № 6. Б 146 булган ветераннарны «өлкән буын» дисәк, утызынчы елларда килгән унҗиделәп шагыйрьне «олы буын», кырыгынчы елларда әдәбиятка килә башлаган егермеләп шагыйрьне «урта буын» дип йөртергә туры килә. Боларга саны утыздан артыграк булган яшь буын килеп тоташты инде. Бу шагыйрьләребезнең байтагы татар поэзиясенең алтын фондына да, көмеш фондына да үлемсез әсәрләр бирер дип ышанырга мөмкин. 1963 елда язылган шигырьләр арасында шушы расланган фактлар юк дип әйтеп булмый. Бер урында таптанып торучылар саны кимегәннән-кими бара кебек сизелә. Ләкин үсешне тоткарлый торган кимчелекләребез бар әле безнең. Кайберәүләр шигырьгә сәләтең, талантың булса, кеше буларак нинди булуың мөһим түгел, шагыйрьгә барысы да бата, гафу ителә ул, дип карыйлар һәм, чынлап та, төзелеше ягыннан ритмы, рифмасы менә дигән, җырлап торган шигырьләр тезә һәм төзи алалар. Шигырьгә шактый сәләтле булган Рәшит Гәрәебезнең әсәрләре, мәсәлән, нәкъ шундый җырлап тора торган шигырьләр. Ләкин алар, актуаль темаларга язылган булсалар да, кирәгенчә дулкынландырмыйлар, җылыта алмыйлар. Нигә шулай? Авторның үз дукынлануы, үз накалы сүрәнгә күрә. Нигә сүрән? Чын мәгънәсендәге шагыйрьгә хас сыйфат җитмәүдә, халык йөрәге тибешен сизмәүдә, халык күңеленең вәкиле була алмауда, заманның алдынгы кешеләренә үрнәк булырлык, сокландырырлык, үзеңә, димәк, сүзеңә дә ияртерлек сыйфатларың җитмәүдә. Чын шагыйрь булу өчен талантлы булу гына җитми, ин элек чын кеше булырга, үз чорыңның алдынгы кешесе, эчке матурлыгың белән дә үрнәк кеше булырга кирәк. Юк, бу бер Р. Гәрәйгә генә түгел, барыбызга да кагыла. Шагыйрь дигән исем алуны гына чамалаган «шагыйрьләрнең», формасы белән генә шагыйрь булган тезмәчеләрнең, поэзия белән кәсеп кенә итүчеләрнең әдәбият мәйданында иркенләп көн күргән ясалма продукцияләре безнең хисләрне шактый дор- фалаштырган, күрәсең. Без яхшыны яманнан аерасы урында «агай-эне, ак мыек, бер-беребезне какмыек» рәвешендә- рәк килешеп яшәү белән дуслашабыз. Бездә вакыйга булырлык яхшы шигырьләр чыга, ә без шуңа шаулап шатлана белмибез, яхшы шигырьләр турындагы уйларыбызны шагыйрьләр секциясенә җыелып, үзара гына булса да, уртаклашмыйбыз, уртага салып киңәшмибез. Икешәр, өчәр кешелек аерым ишләргә, әшнәләргә бүленеп, үз «бытиебыз- ны», үз табышыбызны гына кайгыртып, битараф хәлдә яши бирәбез. С. Хәким 1963 елда вакыйга булырлык яхшы шигырьләр бирде. Илдар Юзиев тә югары накаллы шигырьләр язуны дәвам итүен күрсәтте. («Совет әдәбияты», № 12). Ә бездә шундый вакытларда «поэзиябезгә менә нинди әсәрләр өстәлде бит әле» дип, бераз җанланып, кыймылдап алу җитешми. Бездә искиткеч начар шигырьләр дә чыга, ә без бу хәлгә җитәрлек борчыла, кайгыра белмибез. Автор белән киңәшергә, аңа ярдәм итәргә кирәклеген искә дә алмыйбыз. Әхсән Баяновның «Сез аңларсыз мине» (Истәлекләр дәфтәреннән) дигән («Совет әдәбияты», № 1) шактый сузынкы һәм таркау язмасы — шундый аерата борчылдыра торган әсәр. Барыннан да элек (журналның җаваплы секретаре булган Ә. Баяныбызның бу җитлекмәгән язмасын тизрәк чыгарып калырга ашыгуын искә алмаганда да) авторның әдәби тыйнаксызлыгы гафу ителмәслек күңелсез хәл: хәзергә кадәр язылган шактый сыек, сүрән поэмаларына караганда, әдәбиятыбызда чын мәгънәсендәге яхшы шагыйрь диярлек урын биләве яки биләмәве ачык билгеле булмаган Әхсәнеоезнең истәлекләр рәвешендәге язмалар белән мавыга башлавын ничек аңларга соң? Бу инде үзеңә-үзен югары бәя бирүдән, шул язмада әйтелгәнчә, «Күрсен мине утызынчы гасыр, канатлы мин, көчле һәм бөек» дип уйлаудан киләдер. Безнең Баянов, үзенең бөеклегенә ышанып җитмәүчеләр дә очрар әле дип булса кирәк, алдан ук оборонага күчә, андыйларны яла ягучылар дип атарга уйлый: «җирдә янау, куркытулар һәм ялалар әле сирәкме?» дип, үзе чамалаган, үзе белгән «явызларны» укучыларга мәгълүм итәргә керешә: «Үзем белгән бер хам Саматов та, Төзек җөмлә төзи белмәс «шагыйрь»,— Укучысыз «даһи» Салам Торхан да... Явыз ихтыярга Үчләшәм тик, юк, тезләнмәм», — ди ул. Үчләшүне раслау авыр эш түгелдер. Ә менә, әгәр кешенең җаны никадәр үч белән тулган икән, гәрчә ул «бөек» булса да, андый җан белән чын шагыйрь булу мөмкин түгел. Журналның 22 битен биләгән, мең юлдан ашкан шигырь шуны тулысы белән раслый бит. Шагыйребезнең менә шул хәлдә булуына борчылмый калу бик читен. Бая- новның бу әсәрендә «искә түгел алар, өскә төшә, җиргә агач ауган шикелле» дигән рәвештрге җиңел, ачык, төгәл әйтелгән табышлы урыннар да бар. 10 нчы (ат һәм кеше турындагы) бүлеге, тулысы белән диярлек, шактый уңышлы итеп, ышандыра алырлык итеп язылган. Ләкин әсәрнең төп детальләре фальшька нигезләнгән. Ә чын әдәби әсәр фальшь белән килешә алмый ул. Менә иң кечкенә фальшьларның берсе: еланнан качканда кояшка таба йөгерү шигъри деталь буларак матур. Ә инде «кояш нурыннан сукыраеп чагыла елан күзе» дип раслау әйбәт түгел: елан күзенең үтә күренә торган каты җисем белән капланган булуын һәм бер вакытта да йомылмавын, чагылмавын белми автор. Икенче фальшь — авторның бу язмасында төн терәкләрнең берсе булып торган Сталин рәсеме һәм шуңа нигезләнгән вакыйгалар. Әтиләре мәрхүм булган балаларның берсе унбиш, икенчесе унбер, өченчесе (автор үзе) алты яшендә. Әнкәләре Сталин рәсемен элеп куя. «Әтиегез менә шушы!—диде, без бер сүзсез шуңа ышандык», — ди автор. Бу рәсем авыл советында, мәктәптә генә түгел, һәрбер өйдә диярлек эленеп торган, һәрбер сабый да аның Сталин икәнен белгән бер чорда бу зур балалар шуңа «үлгән әтиебезнең рәсеме» дип ышанып яшиләр, янәсе. Кайберәүләр безнең югары уку йортларыбызга, алдынгы гыйльми көчләргә карата әдәбият аша «һөҗүм кылырга» тырышалар. X. Саръян үзенең «Чемнт» исемле хикәясе белән шундый «ход» ясап карады. Әхсән Баянов та бер поэмасында шундый ук чыгыш ясап караган иде. (КГУ укытучыларының берсе диссертация якларга теләгән студентканы «файдалана».) Бу әсәрендә тагын шундый хәл: сугыш чорында Басыйров дигән бер бәндә, халыктан фронтка җибәрергә дип кием җыя да, базарга чыгарып сату итеп яши, ди автор. Бервакыт автор үзе КГУга укырга килә. Бакса, укытучыларның берсе шул «хаин» Басыйров икән. Менә бит янәсе, кемнәр алар, сезнең татар бүлеге дип йөргән нәмәрсәгезнең укытучылары! Моның гаҗәп ягы шунда ки, бу рәвештәге әдәпсез һәм үч шигырьләргә беркем дә рәтләп борчылмый, «мин сине, син мине күрде юк» дип килешеп яши бирә. Мин Баяновның бу шигырендәге башка чатаклыкларына — балаларны почта ящигы йозакларын урларга чакыруына, завод, фабрикаларыбыз ишегендәге сакчылар автор сөеп йөргән эшче кызның «билләрен, аякларын, инде күпме йөреп кул тимәгән җирләрен капшыйлар» дигән әдәпсез якларына тукталып тормыйм. Безнең поэзиядәге робагыйлар — дүрт юллык кыска шигырьләр турында да берничә сүз әйтми калып булмый. Робагый шигъри фикерләр, хисләр аккумуляторы булырга тиеш ул. Гомәр Хәйям робагыйлары моңа үрнәк була ала. Аларның язылганына 800 ел, ләкин әле дә көчләре сүрелмәгән. Безнең С. Хәкимнең дә чын мәгънәсендә робагый булган кыска шигырьләре бар. Н. Дәүлидә дә моның берничә мисалын табып була. Ләкин бездәге дүрт юллык шигырьләрнең күпчелеге формасы белән генә «робагый». Һәркемгә билгеле вак-төяк фикерне, анекдот рәвешендәге кызыкларны рифмалап, кыска шигырь формасына салып бирү белән генә алар чын шагыйрь була алмыйлар, поэзиягә чүп-чар гына өстиләр. Поэзиябезне халыкның җан азыгы булырлык дәрәҗәгә күтәрү, бу эшне бергәләп кайгырту, яхшыны яманнан аера белмәү гамьсезлегеннән котыла бару — алдагы иң актуаль эшләребезнең берсе булырга тиеш. МАНСУР ХӘСӘНОВ үгенге әдәби йомгак җыелышын үткәрүдә кайбер кимчелекләр булуга да карамастан, ул начар булмады. Мондый сөйләшү күптән көтеп алынган иде, бик кирәк иде һәм ул максатка иреште дә. Әдәби ел йомгагына багышланган мондый фикер алышуларны киләчәктә дәвам иттерү яхшы булыр. Киләсе елда быел җибәргән кайбер хаталарны кабатламыйча (алар башлыча оештыру ягына карыйлар), еллык әдәби байлыкны тулысынча кертеп, йомгак ясауны оештырырга кирәк. Ә аның өчен хәзерлекне алдан ук күрергә туры килер. Союз идарәсе председателе М. Әмирнең кереш сүзендә дә, докладларда да, фикер алышуда катнашучы иптәшләрнең күбесенең чыгышларында да еллык әдәби хәзинәгә әдәбият һәм сәнгать алдына партия һәм хөкүмәт җитәкчеләренең әдәбият һәм сәнгать работниклары белән узган елгы тарихи очрашуларында, КПСС Үзәк Комитетының июнь (1963 ел) Пленумы карарларында куелган зур бурычлар югарылыгыннан торып анализ ясарга тырышылды. Бу табигый да. Чөнки узган елгы әдәби процесс турыдан- туры партиянең шул югарыда әйтелгән тарихи документлары яктылыгында дәвам итте. Докладчыларның өчесе дә (Б. Гыйззәт, Ф. Мусин, 3. Мәҗитов иптәшләр) язучылар коллективы тарафыннан үзләренә тапшырылган зур, җитди бурычны үтәүгә җитди караганнар. Алар татар прозасының, поэзиясенең һәм драматургиясенең узгач бер еллык үсеш-хәрәкәтен шактый тулы күз алдына китереп бастырдылар. Аларның һәр өчесе өчен дә бай фактик әдәби материалны идея-эстетик гомумиләштерү, соңгы елларда әдәбиятның төрле жанрларында тупланган идея-художество казанышларын ачып бирү һәм художество иҗатының үсешенә, татар совет әдәбиятының тагын да югарырак баскычка күтәрелүенә комачаулап торучы, тоткарлык ясаучы кимчелекләрне, әдәби процесстагы кайбер хата тенденцияләрне тәнкыйтьләргә омтылыш хас. Докладлар, әлбәттә, кайбер кимчелекләрдән дә азат түгел иде. Хәер, әдәби йомгак җыелышы өчен бер дә кимчелексез, бөтен яктан да килеп җиткән доклад ясавы кыен, бәлки, мөмкин дә түгелдер. Докладларга җитеп бетмәгән кайбер нәрсәләр чыгып сөйләүче иптәшләр тарафыннан билгеле бер дәрәҗәдә тутырылды, баетылды, үстерелде. Докладчыларның кайбер әсәрләргә яки әдәби күренешләргә карата булган субъектив фикерләре җыелышта катнашучылар тарафыннан төзәтелде, дөресләнде, һәм нәтиҗәдә язучыларның бер еллык эшчәнлегенә шактый тулы нәтиҗә ясалды, бүгенге әдәби процессның актуаль мәсьәләләре турында кызыклы, әһәмиятле сөйләшү-фикер алышу килеп чыкты. Бу сөйләшү безнең язучыларыбызга киләчәктә уңышлырак эшләргә, коммунизм сәнгатенең тагын да югарырак үрләрен яуларга ярдәм итәр дип ышанырга кирәк. / Үткән елда татар язучылары ялкынланып эшләделәр, Мәскәү очрашуларында әдәбият һәм сәнгать алдына куелган зур бурычларга алар зур иҗат активлыгы белән җавап бирделәр. Бүген без әнә шул активлыкның кайбер нәтиҗәләрен тикшерәбез дә. Узган елгы Мәскәү очрашуларыннан һәм Татарстан совет язучыларының 5 нче съездыннан соң безнең прозаикларның уннан артык зур күләмле әсәр язып төгәлләү факты үзе генә дә күп кенә нәрсә турында сөйләсә кирәк. Аларның кайберләре турында бүген сүз барды, ә басылып чыгарга өлгермәгәннәре хакында сүз әле киләчәктә булачак. Мәскәү очрашуларында һәм июнь Пленумында (1963 ел) сүз башлыча совет сәнгатенең идея сафлыгы, иҗат работникларының халык алдындагы җаваплылыгы һәм героик чорыбызга лаеклы сәнгать әсәрләре тудыру турында барган иде. Татарстан язучыларының партия тарафыннан әдәбият һәм сәнгать алдына куелган бурычларның мәгънәсен тирән аңлаулары һәм үз иҗатларында тормышка ашырулары куанычлы Б хәл. Татар совет әдәбияты партия күрсәткән дөрес юлдан үсә, безнең язучыларыбыз социалистик реализм принципларында нык торалар. Әмма гомуми әдәби процесс турында сүз барганда без тәнкыйть уты астына алынырлык кайбер кимчелекләрнең һәм хата тенденцияләрнең дә юк түгеллеген онытмаска тиешбез. Ә. Еникинең «Рәшә» һәм А. Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» повестьлары турында инде матбугатта да сүз булган иде, бу җыелышта да күп сөйләнде. Кайбер чыгыш ясаучылар, хәтта алар турында сөйләү белән артык мавыгып та киттеләр. Бу ике әсәр турындагы хаклы, эстетик дәлилләнгән тәнкыйть белән кушылган хәлдә, без бер нәрсәне ачык итеп әйтергә тиешбез: сүз аларның әһәмиятен бөтенләй инкарь итү. юкка чыгару, ә авторларына исә ниндидер ярлык ябыштырырга яки аларның исемен әдәбияттан сызып ташларга тырышу турында түгел, бәлки алардагы идея-эстетик кимчелекләр турында, әсәрләрдә сурәтләнгән вакыйгаларга, бигрәк тә тискәре персонажларга карата язучының үз позициясе ачык түгеллеге, авторларга әнә шул турыда уйлау кирәклеге хакында бара. Ц1ул мәгънәдә авторлар үзләре адресына әйтелгән тәнкыйтькә колак салырга, киләчәк әсәрләрендә искә алырга тиешләр. Ә. Еники дә, А. Гыйләҗев та талантлы язучылар, чынбарлыкка эстетик позицияләрен ачыклый төшкәндә, күбрәк заманның әйдәүче тенденцияләренә, чын каһарманнарына мөрәҗәгать иткәндә, алар киләчәктә, һичшиксез, кызыклы яңа әсәрләр иҗат итәчәкләр. Узган елда шагыйрьләр дә актив эшләделәр. Ләкин шулай да поэзия зур сикереш ясый алмады. Бу вакыт эчендә язылган унлап поэманың һәм йөзләгән шигырьнең кайсы Союз күләмендә зур яңгыраш алды, бөтен Союз поэзиясендә вакыйга булды. Бездә, чын поэзия әсәрләре тудырудан бигрәк, рифмалаштырып язу күбәеп бара. Шагыйрьләргә чынбарлыкны поэтик ачу, тормыш күренешләрен фәлсәфи-поэтик гомумиләштерү җитеп бетми. Язучы И. Гази яшь шагыйрь Р. Әхмәтҗановны кайбер формализмгарак тартым әсәрләре өчен тәнкыйтьләде, һәм, әйтергә кирәк, бу бик дөрес, урынлы тәнкыйть. Ләкин гомумән Р. Әхмәтҗанов турында сөйләгәндә бер нәрсәне онытмаска кирәк. Анда безнең күп кенә яшь шагыйрьләребезгә җитенкерәмәгән бер сыйфат — фәлсәфи уйлану, чынбарлыкка фәлсәфи-поэтик мөнәсәбәт, тормыш күренешләренең эчке мәгънәсен ачарга тырышу бар. Ул бу сыйфатны үстерергә, көчәйтергә тиеш. Ләкин аңа кайбер формалистик мавыгулардан арынган, үзенең иҗтимагый активлыгын һәм художество осталыгын арттыра барган хәлдә генә ирешергә мөмкин. Татар поэзиясендә бөек коммунистик төзелешләрнең мәгънәсе турында тирән фәлсәфи уйлануларны, киң колачлылыкны, А. Твардовский, Э. Межелайтис, Р. Гамза- товларча, тормыш күренешләре турында һәм тирән сәнгатьчә фикер йөртү сыйфатларын күбрәк күрәсе килә. Без шагыйрьләрнең ил күләмендә киң яңгыраш алырлык, халык кулыннан төшми, яратып укырлык әсәрләр тудыруын телибез. Элекке еллардагы кебек үк, узган елда да иң артта калган жанр — драматургия булды. ТАССР Культура министрлыгының, Язучылар союзы идарәсенең һәм театрларның бу өлкәдәге артталыкны бетерү буенча күрелгән күп кенә чаралары тиешле нәтиҗәне бирмәде әле. Татар дәүләт академия театрының репертуар хәле шәптән түгел. Республиканың башка театрлары да яңа пьесаларга бик сусыйлар. Сәхнә өчен язылган әсәрләргә еш кына зур темалар һәм зур проблемалар, бүгенге бай тормышны бөтен зурлыгы белән күрсәтү, замандашларыбызның калку образларын тудыру житми. Бездә опера драматургиясе бик артта. Шагыйрьләр сәнгатьнең бу әһәмиятле жанрына тиешле игътибар бирмиләр. Яхшы либреттолар булмау сәбәпле, соңгы вакытта яңа опералар, балетлар һәм музыкаль комедияләр язылмый. Бу өлкәдә шагыйрьләрнең тиешенчә эшләмәве бүгенге көндә татар музыкаль культурасы үсешен тоткарлап тора. Заман үзенең М. Җәлилләрен, Ә. Фәйзиләрен көтә. Иптәшләр! КПСС Үзәк Комитетының ноябрь һәм февраль Пленумы карарлары илебез, бөтен халык алдына зур — тарихи бурычлар куйды. Аларны уңышлы үтәп чыгу өчен барлык иҗат работникларының, шул исәптән язучыларның да, актив көрәше таләп ителә. Алар үзләренең якты әсәрләре белән совет халкының коммунизмга булган бөек хәрәкәтенә лаеклы өлеш кертергә тиешләр. Бу изге эштә сезгә зур уңышлар теләргә рөхсәт итегез.