Логотип Казан Утлары
Очерк

АЛАРНЫҢ БЕР ЭШ КӨНЕ

 

НУРГАЛИНЕҢ ЯҢА ҺӨНӘРЕ

Нургали бүген эшкә барырга гадәттәгедән иртәрәк чыкты. Кояш әле күтәрелеп кенә килә иде. Көтү кугандагы шау-шудан соң, авыл тынып калган. Якындагы олы юлдан туктаусыз узып торган машиналарның тонык гөрелтесе генә ишетелә. Нургали туры сукмакка чыкты да, шул гөрелте ишетелгән якка, Ново- полька авылына таба атлады. Бүгеннән башлап ул яңа эштә — Новополька авылындагы фермада терлекләргә химик юл белән азык әзерләү эшендә эшли башлаячак. Моңа кадәр анда, вакытлы рәвештә, аның энесе Тәлгать эшли иде. Хәзер, инде терлекләргә яшел азык җитәрлек булгач, сыерларны машина белән савуны яңадан башлап җибәрмәкчеләр. Ә Тәлгатьнең төп эше — машина белән сыерлар саву. һәркемгә мәгълүм: быелгы кышны терлекләрне язга кадәр асрап чыгу бик кыен булды. Узган җәй һава шартлары бик уңайсыз килү сәбәпле, республиканың күп кенә районнарында уңыш мактарлык түгел иде. Башка еллардагы кебек кукурузы да, печәне дә биек, куе булып үсмәде, шуңа күрә силос та җитәрлек салынмады, аны кыш буе сыерларга бик аз-азлап кына ашатырга туры килде. 1964 елга аяк басканда, совхоз фермаларында терлекләр азыгы запасы бик аз калган иде инде. Бу хәл «Юдинский» совхозы җитәкчеләрен дә, терлекчеләрне дә бик борчыды. Бик табигый: мондый шартларда терлекләрне бәйсез асрау ысулыннан һәм сыерларны машина белән савудан вакытлыча тукталып торырга туры килде. Терлекләргә тәрбия күп кирәк булганга, фермадагы 200 дән артык сыер аерым кешеләргә беркетелде, бер сыер савучы 18—20 сыерга хезмәт күрсәтә башлады. Әлбәттә, азык җитәрлек булса, сыерларны бәйсез асрау, машина белән саву бик уңай эш: сөтнең үзкыйммәте төшә, хезмәт җитештерү- чәнлеге арта. Әйтик, элек, сыерларны кул белән сауганда, «Юдинский» совхозының Новополька фермасында 110 сыер өчен 8 сыер савучы, 3 терлек караучы тотыла иде. Ә 1962 елдан башлап, сыерларны машина белән савуга күчкәч, терлекләр саны 180 гә арткач та, эшчеләр саны Н дүрт кешегә кимеде, бер сыер савучы — Тәлгать Мөхәммәтшин 5 кешенең эшен башкара башлады. 1962 елда бер центнер сөт җитештерүгә киткән хезмәт, кул белән сауган вакыттагыга карагайда, ике мәртәбәгә якын кимеде. Әйе, машина терлекченең эшен җиңеләйтә, ә хезмәт нәтиҗәсен арттыра. Ләкин азык җитәрлек булмаса, берни эшләр хәл юк, машина белән эшләүнең дә нәтиҗәсе булмый. Терлекләр асраудагы прогрессив алым булган бәйсез асрауның да мәгънәсе бетә. Сыерлар «джунгли законы» нигезендә эш итә башлыйлар: кем көчле — азык шуныкы, ә көчсезрәге ач кала. Шуңа күрә яңа елдан сыерларны утлыклар янына бәйләргә, «Елочка»ны җәйгә кадәр туктатырга булдылар. Бу вакытына күрә дөрес карар иде. «Сыерның сөте телендә» бит, җитәрлек азык булмаса, аңардан сөт сорап булмый инде, күтәрәмгә дә кала башлый ул... Новополька фермасындагы сыерлар моңа барып җитмәделәр. Кышны исән-сау чыктылар. Терлекләрне кышлатуның иң кыен чорында, алар организмында җәй айларында яшел, туклыклы азыклардан алынган витаминлы матдәләр тәмам беткән бер вакытта — март аенда сыерлардан сөт алу хәтта арта башлады — план арттырып үтәлде. Моның сәбәбе химик ысул белән әзерләнгән азыкта иде... КПСС Үзәк Комитетының 1964 елгы февраль Пленумыннан соң булды бу хәл. Татарстан Өлкә Комитетының тәкъдиме буенча, Татарстан Министрлар Советы белгечләре Мари республикасына барып кайттылар. Бу белгечләр алып кайткан яңалык Татарстан терлекчеләре өчен дә зур иде. Терлекләр өчен тупас азыкларда химик юл белән аксым, шикәр һәм минераль матдәләрне арттыру ысулына өйрәнеп кайттылар алар. Бу ысул беренче мәртәбә «Юдинский» совхозының Новополька фермасында сыналды, һәм моны иң беренче үзләштерүче кеше, Нургалинең энесе — Тәлгать Мөхәммәтшин булды. Сыерларны «Елочка» белән саву тукталгач та, ул фермадан китмәгән, әле теге, әле бу механизмнарны төзәтүче булып, эштә шунда калган иде. Бу яңа эшкә ул дәртләнеп тотынды. Нке йөз грамм «Саратов-3» гөмбәчекләрен үрчетү өстендә күпме утырды Тәлгать. Аларны ике центнерга кадәр җиткерү өчен тәүлек буена күз какмады. Бөтен җайланмалар әзер иде инде. Ул Казан белгечләре технологиясе буенча эшкә кереште, тиешле кислотаны салды, тиешле температураны саклады, сульфат аммониы да тиешле срокта составка кертелде, тиешле вакытта фосфорга бай сөяк оны да кушылды, һәм билгеләнгән вакытта гөмбәчекләр өлгерделәр. Дөрес, бу процессны Казан белгечләре дә, совхоз белгечләре дә күзәтеп тордылар — алар да нәтиҗәне дулкынланып көткәннәрдер — әмма Тәлгатьнең дулкынлануы барысыннан да артыграк булды төсле: ул сәгатькә дә күбрәк карады, температураны да күбрәк тикшерде, инструкция язылган кәгазьне дә кабат-кабат укыды. Гөмбәчекләр Тәлгатьне дә хур итмәделәр, һәм сыерлар 1964 елның 27 февралендә борчак саламыннан әзерләнгән аксымлы, шикәрл.е, витаминлы азыкны беренче тапкыр яратып чөмерделәр. Зур гәүдәле, ашатсаң сөтне күп бирә торган холмогор токымлы сыерлар, кыш буена башлыча тупас азык белән генә торганга бик өшәнгән булуларына карамастан, кинәт хәлләнеп киттеләр. Димәк, химик ысул белән җитештерелгән гөмбәчекләр, алардагы аксым, шикәр, витаминнар файдасы тиз сизелде. Хәзер бу гөмбәчекләр көн саен 600 килограмм җитештерелә, ә алардан смена саен өч тоннага якын азык әзерләнә... Нургали, төнге сменада эшләгән энесе Тәлгатьне алыштырырга барышлый, әнә шулар турында уйланды. Ул фермада моңа кадәр кочегар булып эшли, абзарлардагы төрле механизмнарны, автоэчергечләрне төзәтә иде. Менә хәзер аны җаваплырак эшкә — химик юл белән терлек азыгы әзерләү эшенә, Тәлгать урынына кормокухняга күчерделәр. Дөрес, ул бу эшне яхшы белә инде, Тәлгать аңа барысын да бәйнә- бәйнә өйрәтте. Энесе район Советы сессиясенә яки берәр киңәшмәгә киткән көннәрдә (ул район һәм авыл Советлары депутаты, бүлекчә һәм совхоз парткомы бюролары члены) Нургали 'бу эшне гел үзе башкара торган иде. Хәзер ул азык әзерләү эшенә бөтенләе белән үзе җаваплы, гидролизда, чаннарда барган химик процесс белән үзе идарә итәчәк. Шактый катлаулы эш бу. Әгәр температура дөрес сакланмаса, гөмбәчекләр өчен тиешле туклану средасы булдырылмаса?.. Хәер, теге-бу килеп чыкса, энесе ерак түгел бит, «Елочка» мәйданчыгы — кормокухня кар- шысында гына... ЯРАТКАН ЭШЕҢ САГЫНДЫРА ИКӘН... — Бүген иртәләгәнсең син, абый,— дип каршы алды аны энесе. Төнне аяк өстендә, эшләп үткәрүгә карамастан, аның зәңгәрсу коңгырт төстәге күзләре очкынланып тора, абыйсыныкы кебек үк озынча ябыграк йөзе елмаюлы иде. — Гидролизга салам оны тутырып кына куйдым әле мин... — Әллә син тагын бер смена эшләмәкчеме? — Иртәгә кадәр аппаратларны көйләп куярга исәп. Мәйданчыкны кызлар җыештырганда, тик торганчы дип, әзерли тордым, — диде Тәлгать һәм шкафны ачып зур корсаклы бер шешә алды. Ул арада Нургали эш халатын киеп өлгергән иде инде. Алар төрле ящиклар, зур-зур пар казаннары, чаннар, трубалар белән тулы күрше бүлмәгә чыктылар. Түшәм янына ук беркетелгән гидролиз савытындагы борчак саламы онына өстәп арыш оны салдылар. Аннары Тәлгать әлеге зур корсаклы • шешәне гидролиз янындагы сәкедә басып торган абыйсына сузды. Нургали шешәдәге сыеклыкны — тоз кислотасын, колба белән үлчәп, гидролизга салды һәм аны Тәлгатькә кайтарып бирде. Тәлгать шешәне үз урынына куеп чыкканда, Нургали гидролиз савытын ныклап ябып куйган һәм хәзер махсус чандагы гөмбәчекләрнең температурасын тикшерә иде. — Син, Тәлгать, бүген тамагыңа да капмагансың әле, — диде ул, бодай камыры кебек күпереп менгән хуш исле гөмбәчекләрдән күзен алмыйча. — Өлгердем инде. Мөршидә көтү куганда ук китереп китте, — диде энесе һәм гидролиз савыты белән пар казанын тоташтырган труба кранын борды. — Алай булса ярый. Минем сумкада йомыркалар бар, димәкче идем. Ашыйсың килсә... Ничек, кечкенәң үсәме? — Зур үсте инде, көлә. Өч айлык кына димәссең... Алар шулай сөйләшә-сөйләшә эшнең беренче өлешен тәмамладылар. Хәзер гидролиз эчендә тоз кислотасы һәм сульфат аммониы тәэсирендә борчак саламында углеродлар хасил була. Пар басымын һәм температураны даими күзәтеп торырга кирәк. Аннары да эше бик күп әле аның: өч тоннага якын составны гидролиздан чаннарга күчерәсе, температураны 30 градуска кадәр төшергәч, гөмбәчекләр саласы, аңа фосфорлы минераль азык — сөяк оны өстисе, әледән-әле кислород җибәреп, бик нык болгатып торасы һ. б. лар, һ. б.лар бар. Монда химик- лаборант та, пешекче-повар да булырга кирәк... — Абый, чаннарга күчергәндә мине чакырырсың, — диде дә, Тәлгать утарга чыкты. Кояш шактый күтәрелгән. Ферма эшчеләре инде эшләрен бетереп өйләренә таралганнар. Тирә-юнь тып-тын. Ферма тирәсендәге агачлардагы ояларда әниләренең җим алып кайтуларын көтеп, сыерчык балалары чыркылдаша, якындагы урманнан сулыгып-сулыгып сандугач сайраганы, күке кычкырганы ишетелә, әллә кая биектә, нәкъ баш очында тургай җырлый. Ниһаять, җирләр дә кипте, яшел үләннәр дә шытып чыкты, уҗымнар да инде шактый күтәрелде. Гадәттәге елларга караганда соңгарак калып, зарыктырып килде быелгы яз. Хәзер инде төп кыенлыклар артта калды. Җәйләүгә чыккач, терлекләр дә көрәеп киттеләр, сөт алу да шактый ук артты. Мондый авыр кыш инде бүтән кабатланмас. Әнә быел ук бер Новополькадагы комплекслы бригада басуларына гына да никадәрле тирес, преципитат, калийлы ашлама һәм известь кертелде. Алар- ның нәтиҗәсе булыр, әлбәттә. Уңыш яхшы булса, терлекләргә азык мул булса, эшең дә эш була, сөенеп, рәхәтләнеп эшлисең... Тәлгать сыер абзарына үтте. Новополька фермасындагы абзарлар мәңгелек итеп таштан салынган, аларга автоэчергечләр кертелгән. Автоэчергеч инде колхозларда да, совхозларда да яңа нәрсә түгел. Ләкин фермаларда авыр кул хезмәте сорый торган башка эшләр дә күп әле. Әнә абзарның аргы очында Антип агай арбага тирес төяп маташа. Терлек асларын чистарту, аларны ашату, азык китерү эшләре барысы да кул көче белән башкарыла бит. Бер «Юдинский» совхозында гына түгел (биредә әле ярый, сыерларны саву, азык эшкәртүдәге шактый эшләр машинага көйләнгән) — Тәлгатьнең республикадагы бик күп колхозларда һәм совхозларда булганы бар — һәркайда дип әйтерлек шундый хәл. Әйе, продукт алуның интенсив үсеше өчен күп итеп ашламалар җитештерү белән бергә, производствога техника кертүнең дә әһәмияте зур шул. Ләкин «Юдинский» совхозында, башка бик күп хуҗалыклар- дагы кебек үк, терлекчелек фермалары бик таралып урнашкан. Биш авылының бишесендә дә вак-вак фермалар. Аларның һәрберсен механизацияләү мөмкин түгел. Менә шуңа күрә дә ит-сөт җитештерү шактый кыйммәткә төшә, андагы терлекләргә хезмәт күрсәтү өчен кирәгеннән артык кеше тотарга кирәк. Җитәкчеләргә, белгечләргә ул фермаларны даими тикшереп тору кыенлаша. Димәк, зур, механикалаштырылган фермалар .булдыру турында уйларга кирәк. Моңа совхозда мөмкинлекләр бар... Контрольлек җитәрлек булмаса, мондый вак фермаларда төрле башбаштаклыкка да юл кала бит ул. Мисал эзләп ерак барасы түгел. Монда гына, Новополька фермасында гына, узган ел, бригадир Рашидәапа авырып киткәч, каплатылгаи сыерларны учетка алу турында уйлап та караучы булмаган. Шуның аркасында сыерларның 30 процентка якыны кысыр калган. Ә зоотехникның, моның өчен турыдан-туры җаваплы кешенең, фермага берничә ай буе аяк та басканы юк. Бүлекчә управляющие дә бу турыда кызыксынып карамаган. Тәлгать бу хәлне үз вакытында белеп алган булса, совхозның производство идарәсе члены буларак, төзәтү чарасын тапкан булыр иде. Ләкин ул вакытта аның эше бик тыгыз иде: үз эшен алып бару белән бергә, республика колхозларыннан һәм совхозларыннан Новополька фермасында оештырылган алдынгы тәҗрибә мәктәбенә җыйналган механизаторларны «Елочка» белән сыер саву эшенә өйрәтте. Учет алып барылмау ел ахырына таба гына беленде. Бу мәсьәләне партком утырышында күтәргәннән соң, бүлекчә зоотехнигы Виктор Верещагин менә кайчаннан бирле инде Тәлгать белән исәнләшми дә. Тәлгатьне күргәч үк чырае бозыла. Янәсе, «кирәкмәгәнгә кеше эшенә тыгылма». Ни эшләп кеше эше булсын ул, ни эшләп кирәкмәс эш булсын! Украинадагы атаклы звено җитәкчесе Надежда Григорьевна Заглада андый кешеләр «...игенче намусына тап төшерәләр», дип бик хаклы әйтә. Әйе, ваемсызлыкның тамырына балта чабарга күптән вакыт, һәркемнең, әгәр аның намусы саф икән, һәрнәрсәдә дә эше булырга тиеш. ...Абзардан «Елочка» аппаратлары урнашкан түгәрәк бина ерак түгел— өч-дүрт кенә атлыйсы. Җилләтү өчен ишекләр ачып куелган. Эчтә — чиста, яп-якты. Монда Тәлгатькә барысы да таныш, һәр җайлан- ма күз алдында тора: вакуум насослары да, тигезләгеч баллоннар да, сөт ага торган пыяла трубалар да, электромоторлар һәм башка механизмнар да... Аларның һәрберсен тикшереп чыгасы, башта чиста салкын су, аннан 0,5 процент кальций содасы эремәсе кушылган кайнар су белән юып1 чыгасы бар. Тәлгать дәртләнеп эшкә кереште. Туганнарың, якын кешең генә түгел, аерылып торганнан соң, яраткан эшең дә чын-чынлап сагындыра икән... ТӘ Л ГАТЬ СЫ Н АТМАДЫ Моннан өч-дүрт ел элек кем дә булса берәү: «Син озакламый сыер савучы булып эшләячәксең», дип күрәзәлек итсә, Тәлгать рәхәтләнеп бер көләр иде. Тәлгатькә генә түгел, туганнарына, дус-ишләренә дә мәзәк тоелыр иде йу күрәзәлек итү: шундый зур гәүдәле, типсә тимер өзәрлек егет, машинасын да, тракторын да йөртә белгән менә дигән механизатор хатын-кызлар эшендә эшләсен имеш. Дөрес, Тәлгатьнең ир кешеләрнең дә сыер савулары, кайбер фермаларда бу эшне машиналар башкару турында газеталардан укыганы бар, ләкин ул боларны ничектер аның үзенә дә, совхозга да мөнәсәбәте булмаган нәрсәләр дип саный иде. Барысы да бригадир Рәшидә ападан башланды. Элек, совхозның башка бригадаларында, бүлекчәләрендәге кебек үк, Новополькадагы бригадада да эшләр шәптән түгел иде. «Юдинский» совхозы элеккеге Юдино районының артта сөйрәлеп килгән биш колхозыннан һәм аларга хезмәт күрсәткән МТСтан оешты. Бу колхозлар җирләрне тиешенчә эшкәртмиләр, уңыш бик начар алына, игенчеләр дә, терлекчеләр дә эшнең нәтиҗәле булуы белән кызыксынмыйлар, чөнки эшләгән хезмәт көннәренә граммлап кына ашлык бүленә иде. Ул колхозларның фермаларында терлекчелек биналары да әллә кайчангы, артель оешкан елларда салынган, инде шактый җимерелгән каралтылардан гына тора иде. Акырынлап яңа терлек абзарлары салынды, нәселле терлекләр булдырылды. Ләкин болар гына әле эшне хәл итми, фермаларга тырыш эшчеләр тупларга, бригадаларга җитәкчелек итү өчен эш белән янып торучы булдыклы кешеләр табарга кирәк иде. Бер Новополькадагы бригадада гына ничә җитәкче алышынды. Баштагы бригадир бик аз белемле, үзе бер шактый* зур хуҗалык булган бригада белән (сөрү җирләре генә мең ярым гектардан артык) җитәкчелек итәргә сәләтсез, бүгенге көн белән генә яши торган кеше иде. Икенчесен куйдылар*. Монысы, дөрес, югары белем алган белгеч иде, ләкин шешә белән дус булып чыкты, ул да эшне алып бара алмады... Совхозның партия оешмасы аннары Новополька фермасына бригадир итеп Тәлгатьнең фамилия буенча адашын — элек авыл Советы председателе булып эшләгән, КПССның Зеленодольск горкомы члены Рашидә апа Мөхәммәтшинаны тәкъдим итте. Бер караганда тыйнак кына, бик тыныч характерлы бу хатын, эшчеләр күңеленә юлны бик тиз таба алды. Терлекчеләрнең тормышлары белән дә, семья хәлләре белән дә кызыксынды, өйләрендә дә еш булды, кирәк булган ярдәмне күрсәт- те, кыскасы, һәркем белән дә уртак тел тапты. Новополька терлекчеләре аз гына вакыт эчендә тырыш бер коллектив булып оештылар. Кыр эшләре дә үз вакытында башкарылды, терлекләрдән продукция алу артты. Менә шушы Рашидә апа Тәлгать күңелендә эшкә фермага күчәргә, сыер савучы булырга дәрт уятты. ...1961 елның көзе иде. Урмандагы агач яфраклары инде яртылаш саргайган, кара каргалар, сыерчыклар җылы якларга китәргә әзерләнәләр, бу тирәләр белән саубуллашып, көтүе-көтүе белән һавада очып йөриләр. Рашидә апа белән Тәлгать урман сукмагы буйлап Үрнәк авылына бергәләп кайттылар (Рашидә апа да Үрнәктә, Тәлгатьләрнең күршесендә генә тора). — Син беләсеңме, Тәлгать, сыерларны машина белән сава башлыйбыз бит, — диде Рашидә апа. — Машина яхшы нәрсә инде ул, — дип җавап кайтарды Тәлгать, ваемсыз гына. Үзе эченнән генә уйлап куйды: «Каян туры килде бу бригадир. Үзем генә булсам, әллә кайчан кайтып җиткән булыр идем. Хәзер тар итәкле юбка кигән кызлар кебек аның җаена вак-вак атлап бар инде менә». ҺӘм ул, яфраклары кызгылт-сары төскә кергән бер өрәңге ботагы сындырып алып, көзге үҗәт озынборыннарны куарга кереште. — Синең белән шул турыда киңәшмәкче идем, Тәлгать, — дип сүзен дәвам итте бригадир, йомшак кына тавыш белән. — «Елочка»да кем эшләр икән? Анда теләсә кем эшли алмый бит. — Асия Гобәйдуллинаны тырыш кыз диләр. Аның белән сөйләтмәвегезме? — Ул эшли алыр иде дә... Машинаны белми. Эш күрсәтерлек, үз сүзен итә торган коммунист кеше булсын иде дим. Белемле булуы да кирәк. Беркемгә таныш түгел нәрсә, яңа эш бит. Машина белән эшләүнең өстенлеге, файдалы икәнлеген бөтен кеше күрсен! — Рашидә апа тавышында хәзер үгетләү ноткалары белән бергә нәрсәгәдер ышаныч сизелә иде. Тәлгать: «Әллә инде ул бу эшкә мине кодаламакчы була», дип уйлап өлгермәде, бригадир туп-туры шул турыда әйтте дә салды: — Күч син шул эшкә, Тәлгать, — диде. — Синнән дә кулай кеше юк. Тәлгать Рашидә апага гаҗәпләнеп карады. Бригадирның йөзе җитди, акыллы күзләренең карашы сораулы иде. Тәлгать аңа берни дип тә җавап бирмәде. Алар кайтып җиткәннәр иде инде. Бригадир: — Мин синнән бүген үк җавап көтмим. Ныклап уйла әле, — диде дә, хушлашып, үз капкаларына кереп китте... Берничә көннән соң Тәлгатьне директорга чакырдылар. Директор аны өстәл артына утырып түгел, аяк өсте каршы алды. Урындык тәкъдим итте, «Казбек» пачкасы сузды. — Рәхмәт. Мин «Север» тартам. — Син, Тәлгать, мине дә машинада- күп йөрттең инде, — дип сүз башлады директор, бүлмә буйлап йөри-йөри, — бригадир ’да булдың, тракторда да эшләдең. Инде хәзер... — Инде хәзер сыер саваргамы?..—дип аның сүзен дәвам итте Тәлгать. — Бу турыда уйладым инде мин. Риза... Директор йөрүеннән кинәт туктап, ялгыш ишетмәдемме дигәндәй, беравык Тәлгатькә текәлеп карап торды. Аннары аңа кулын сузды: — Без сиңа ышанабыз. Сынатма!.. Тәлгать сынатмады. Башта монтажчылар Илья Новиков, Александр Егоров, Федор Смирнов, Александр Расперитикиннар белән бергәләп «Елочка» мәйданчыгын җиһазладылар, аппаратларны көйләделәр. Аннары Тәлгать Казан ветеринария институтының уку-өйрәнү хуҗалыгына барып, машина белән сыер саву эшенә өйрәнеп кайтты. Кыенлыклар да булмады түгел, булды. Сыер савучы кызлар иркәләвенә күнеккән сыерларны мәйданчыкка кертә алмыйча шактый җәфа чиктеләр. Әллә нинди трубаларны, аппаратларны күргәч, мотор тавышын ишеткәч, терлекләрнең коты чыга иде. Тәҗрибә җитмәү аркасында туган кимчелекләр дә булды. Стаканнар сыер имчәкләрендә тормый, бик еш төшеп китәләр иде. Моның сәбәбе вакуум насосының аппаратлар эшен җитәрлек тәэмин итмәүдә булып чыкты. 500 литр сыйдырышлы запас вакуум баллоны куйгач, бу нәрсә бетте. Сыер савучының эшен машина никадәр җиңеләйтте! Сыер корсагы астына кереп, хәлең беткәнче имчәк тартасы да юк, чиләктәге сөтне бушату өчен бидон янына йөгерергә, ул авыр бидоннарны күчереп йөртергә дә кирәкми. Имчәктән суырылган сөт трубалар буенча бара да, чистарту һәм салкынайту системасы аша үтеп, цистернага үзе ага. Сыйфаты да менә дигән! Юк, үкенмәде Тәлгать бу яңа эшкә күчкәнгә. Бу яңа һөнәре белән ул хәтта горурлана да. Чөнки эшләгән эшеңнең нәтиҗәсе, кешеләргә файдасы күз алдында. Асия Гобәйдуллина белән бергәләп (ул Тәлгатьнең ярдәмчесе) алар 1962 елда 3 мең, ә 1963 елда 4 меңгә якын центнер сөт савып алдылар. Кул белән сауганда, ике кеше бер ел эчендә шулкадәр сөт сава аламы соң?.. Яшерен-батырыи түгел, сыерларны машина белән савуга кырын күз белән караучылар да җитәрлек. «Сыерларны боза ул, сыерның электр тогы астында кайчан торганы бар», — дип «Елочка»га каршы котыртучылар да күп. Моның сәбәбе бик гади: бу җаваплы эш кайбер хуҗалыкларда ваемсыз, «көн узсын»га селкенеп йөрүчеләргә тапшырылган була. Андыйларга эшнең асылына төшенмәгән, машинаның эш принципларын да, сыерларның физиологиясен дә нечкәләп белмәгән килеш, бу.катлаулы аппаратларны һәм терлекләрне ышанып тапшыру үзе бер жинаять. Алар терлекләрне генә бозып калмыйлар, кешеләрдә гаять зур файдалы булган яңалыкка карата ышанычны да юкка чыгаралар. 1962 елда Республика алдынгы тәҗрибә мәктәбенә килүчеләрдән «Прикамский» совхозыннан Надия Вәлиуллина да -бар иде. Ул Асия белән бик дуслашып китте, машина белән савуның бөтен «серләрен» бик тырышып өйрәнде. Үз совхозларында «Елочка»да эшләргә Вәлиуллина бик дәртләнеп кайтып киткән иде. Берничә ай үткәч, Асия Тәлгатькә аңардан килгән бер хатны күрсәтте. «Хәзер төрле эштә эшлим, «Елочка» белән савуны туктаттылар»,—диелгән иде анда. Сәбәбе шул икән: хезмәтне дөрес оештырмаганнар, терлекләр турында чынлап торып кайгырткан кеше булмаган. Шуңа күрә, бик табигый, «Елочка» көтел гән нәтиҗә11 е бир м әгәи. Әйе, һәр өлкәдә шулай ул: яңалык бөтен эш процессын яңартуны таләп итә. Искечә эшләгәндә, искечә фикер йөрткәндә, яңалык үз көчен кинәт кенә күрсәтә алмый. Ләкин ул барыбер үзенекен итәчәк. Тагын еч-дүрт ел үтәр менә, кул белән авыл кешеләре үзләренең шәхси сыерларын гына саварлар. «Елочка» гына түгел, «Карусель» һәм башка системадагы машиналар фермаларда күп булыр, фермалардагы абзарларга, андагы терлекләргә, завод цехларындагы кебек, машиналар, автоматлар хезмәт күрсәтер... Мондый фермалар илебезнең алдынгы ху- җалыкларында инде шактый күп. Алар дәрәҗәсенә ирешү өчен, партия һәм хөкүмәтебез колхозларны да, совхозларны да бөтен шартлар белән тәэмин итә. ...Тәлгать мәйданчыктагы аппаратларның бөтен детальләрен берәмберәм карап чыкты, вакуум насосларының, терекөмешле пульсация җайланмасының эшен тикшерде: барысы да әзер булсын — иртәгәдән, берсекөннән сыерлар һәр көнне аның янына ике мәртәбә «визит ясая- чаклар». Ул шул кадәр мавыгып эшләде, Нургали абыйсына биргән вәгъдәсен дә, тамак ялгап алу кирәклеген дә онытты. Эшен бетергәч, резинадан эшләнгән суыргычларның запасын карады. Алар җитәрлек иде. Шулар арасыннан ул бер дәфтәр һәм берничә газета табып алды. Аларны алып халат кесәсенә тыкты да, «Елочка» мәйданчыгы ишеген бикләп, абыйсы янына, кормокухняга атлады. Нургали чандагы составка кислород җибәреп маташа иде. Резина көпшә беркетелгән ике җәпле трубаны составка тыккан да, Тәлгатьнең үзе кебек үк, бөтен гәүдәсе белән селкенеп-селкенеп, составны болгата. Ә чан өстендә һава күбекләре барлыкка килә, быгыр-быгыр күперә. — Гидролиздан составны күчергәндә нигә мине чакырмадың? — диде Тәлгать аңа. Нургали, кислород көпшәсен чан кырыена куйды. — Барысы да тәртиптә, энекәш, — диде ул, энесе янына килеп.—, Син үз эшеңдә бул, мин үз эшемдә. — Ярый алайса, — диде Тәлгать-һәм ярым шаяру төсендә өстәп куйды: — Үз эшеңне үзең беләсеңдер инде. Тик шулай да гөмбәләрең әчемәсә, миннән яхшылык көтмә... — Бер юлга, бәлки, гафу да итәрсең әле. — Мин гафу итәрмен, сыерлар гафу итәрме икән?.. — Ярый, гафу итмәсәләр, үзем җавап бирермен. Монда хәзер син түгел, мин хуҗа, — диде Нургали, көлеп. — Эшең бетсә, эш кешесенә комачаулап йөрмә, бар, ял ит. Нургали үз эшендә калды, Тәлгать «Кызыл почмак»ка кереп китте. Ул өстәл артына утырды да иртән Мөршидә китергән ашамлыкларны җәеп салды, йомырка әрчи-әрчи, «Елочка» мәйданчыгында табып алган әлеге дәфтәрләрне караштырырга кереште. Асия дәфтәре икән бу. Сыерларны машина белән саву буенча белешмәләрне язып барган. Ә менә боларны Тәлгать Республика алдынгы тәҗрибә мәктәбендә семинарга катнашучыларга сөйләгән иде. Асия аның сөйләгәнен сүзгә-сүз дип әйтерлек язып барган. Үз сөйләгәнен кәгазьдән уку Тәлгатькә кызык тоелды. «Сыерларның сөт бирүе, алар организмында сөт эшкәртелү, — дип язылган, дәфтәргә, — турыдан-туры нерв системасына бәйле. Моны узган гасырда ук академик Иван Петрович Павлов исбат иткән. Сыерларны бозау имгәндә яки кул белән сауганда, шулай ук имчәкләрне массажлаганда һәм җылы су белән юганда нерв тукымалары тынычсызлана, һәм бу терлекнең үзәк нерв системасына барып җитә. Аннары сыер канында аерым гормоннар бүленеп чыга һәм алар имчәк мускулларын хәрәкәткә китерәләр. Шуның нәтиҗәсендә сөт барлыкка килә дә агым булып имчәккә төшә. Сөт, кул белән сауганда — бармак көче белән, машина белән сауганда — суырылып, тышка чыга. Бер уйлаганда, бу процессны белүнең сыер саву өчен әһәмияте юк кебек. Ә «Елочка» белән идарә итүче механизатор өчен аны белү бик кирәк. «Елочка»- да механизатор машина белән генә түгел, тере организм, җан иясе бе^ лән эш итә. Бу бик әһәмиятле. Сыерлар организмында гормон бүлеп чыгару билгеле бер шартларга, тавышларга бәйле. Моны күрү органнары да, безнеңчә әйтсәк, күзләр дә расларга тиеш. Моторлар гөрелтесе, «Елочка» урнашкан бинадагы көндәлек тавышлар, саву мәйданчыгының гадәти күренеше, аппаратның суыруы сыерлар өчен гадәт булып әверелгәч кенә, бу күренешләр, тавышлар организмны хәрәкәткә китерәләр. Әгәр бу гадәтне бозсаң, гадәттәге шаушулардан үзгә тавыш чыгарсаң, саву мәйданына таныш булмаган кешеләр кертсәң, бинага кергәндә яки сауганда сыерларга суксаң яки аларга ачулы акырсаң, сыерлар организмында сөт эшкәртү, сөт этәрү мускуллары хәрәкәтләнүдән тоткарлана, савым һәм сөтнең майлылыгы кими. Иң күп сөт бирә торган сыерларның да мондый шартларда иң начар сыер булып әверелүе мөмкин. Шуңа күрә сау- дыру бинасына хәтта ветврачларны да, зоотехникларны да эш вакытында кертмәскә кирәк. Терлекләрне карыйсылары бар икән, абзарда карасыннар, абзарда дәваласыннар...» Аннары дәфтәр битләренә сыерларны ашату рационы, азык берәмлеге нормалары теркәлгән... Бу Асияне юкка гына мактап сөйләмәгәннәр икән, чыннан да тырыш кыз булып чыкты ул. Янып эшли, барысын да белергә тырыша. Әнә боларны ничек тырышып язып барган. Тәлгать машина белән сыер саву буенча ярдәм күрсәтергә республика районнарына командировкага чыгып киткән вакытларда, ул «Елочка» мәйданчыгындагы бөтен эшләрне үзе башкара торган иде. Әйе, аның белән эшләргә була... Тәлгать дәфтәр эчендәге газетаның урта битен ачты. Өченче бит тулысынча авыл хуҗалыгы маякларына багышланган иде. Анда авыл эшчәннәренең рәсемнәре дә урнаштырылган. Җитди карашлы, килешеп торган уртача борынлы, түгәрәк йөзле бер егетнең рәсеме аңа таныш тоелды. Чыннан да шул бит бу — «Красный Октябрь» колхозында танышкан егет... — Кара әле, абый, Николай турында язганнар, — диде Тәлгать ишектә күренгән Нургалигә. — «Машина белән саву буенча иң яхшы мастер» исеме биргәннәр. — Нинди Николай ул? — Суворов. Узган ел командировкада булган идем бит. Бөгелмә ягында «Красный Октябрь» колхозында таныштык. Ул вакытта әле «Елочка»да эшләргә өйрәнеп кенә килә иде. Нургали энесенә гаҗәпләнеп карады. «Иң яхшы мастер» исеме 1962 ел нәтиҗәләре өчен үзенә бирелгәндә дә ул шул кадәр сөенмәгән кебек иде. Әллә кайдагы кеше өчен нәрсәгә инде баш түбәң күккә тиярдәй булып шатланырга?.. Ә Тәлгатьнең шатланырлыгы бар иде. Узган ел октябрь аенда КПСС Өлкә Комитеты һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы аны, бер төркем белгечләр белән бергә, сыерларны машина белән савуда колхозларга һәм совхозларга ярдәм күрсәтү өчен Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск районнарына җибәрде. Чөнки әле бу прогрессив алым колхоз һәм совхоз фермаларында бик аз кулланыла: республикада барлык сыерларның бары тик алты проценты гына машина белән савыла. Ә авыр хезмәт сорый торган эшләрне машинага көйләү — авыл хуҗалыгын интенсив үстерүнең бер юлы бит ул. Шуңа күрә дә югары оешмалар бу эшкә зур игътибар бирәләр. Ләкин командировкада вакытта Тәлгать күрде: гади механизаторлар гына түгел, бу эшнең «серләрен» белгечләр үзләре дә белеп бетермиләр икән әле. Институтларда да терлекләрне машина белән саву буенча бик аз укытыла. Ә практик эшләр бөтенләй алып барылмый диярлек. Узган ел совхозга институттан практикантлар килгән иде. Терлекләрне карадылар, рационны өйрәнделәр, исәпләделәр-хисапладылар — бары зачет өчен, характеристика өчен генә йөргәннәре күренеп торды. Ник берсе кереп карасын да, ник берсе кызыксынсын «Елочка» белән. Ә кызыксынырга, өйрәнергә кирәк иде. Эш урыннарына баргач, производствога алдынгы эш алымнарын кертүче алар — белгечләр булырга тиеш бит. Лениногорск районының «Красный Октябрь» колхозында да узган ел «Елочка»даи файдалану буенча эшләр мактанырлык түгел иде әле. Тәлгать фермадагы тәртипләр, терлекләрне ашату, «Елочка» аппаратына хезмәт күрсәтүче механизатор Николай Суворовның эше белән җентекләп танышканнан соң, колхоз идарәсенә җиде пункттан торган тәкъдим белән керде. Анда иң мөһиме: «Зоотехник сыерларны механик ысул белән савуның үзенчәлекләрен тирәнрәк өйрәнергә тиеш. Машина 9. .с. ә- № 6. белән саву өчен барлык таләпләргә җавап бирерлек сыерлар сайлап алынсын», — диелгән иде. Чыннан да бу колхоз сыерлары «Елочка» мәйданчыгыннан бизгәннәр иде. Дөресрәге, алар әле машина белән савуга өйрәнеп тә җитмәгәннәр, анда керергә теләмиләр, мөгезләреннән бәйләп сөйри- сөйри саварга кертергә туры килә иде. Моның сәбәбе бик гади: сыерлар организмында машина белән саву өчен шартлы рефлекс тудырмаганнар. Терлекләрне ашату саву мәйданында һәм савылганнан соң булырга тиеш. Ә болар сыерларга саву алдыннан азык бирәләр. Ничек инде, алларындагы азыкны ташлап, алар машина янына керсеннәр? Тәлгатьнең үз сыерлары «Елочка» бинасына керергә атлыгып торалар. Ишек янында үзең булмасаң, этә-төртә көтүе белән кереп туларлар иде... Бу колхозда Тәлгать ун көнләп торды. Таза организмлы сыерлар сайлап алынды. Хәлсезрәк, кечкенә имчәкле сыерлар аерым төркемгә бүленде. Алар кул белән саву өчен калдырылды. Сыерлар «Елочкаяга ике-өч көн эчендә күнектеләр. Николай Тәлгатьтән бу эшнең бөтен нечкәлекләрен өйрәнеп калырга тырышты, һәм кыска гына вакыт эчендә нәтиҗә дә күренде: 10 көндә сөт алу, көз айлары булуга карамастан, һәр сыерга 1 килограммга артты... Николай Суворовка «Сыерларны машина белән саву буенча республиканың иң яхшы мастеры» исеме бирелүгә менә ни өчен шатланды Тәлгать. Николайның бу мактаулы исемне яулап алуында кечкенә генә булса да аның да өлеше бар бит. Димәк, аның бу колхозда булуы, тырышлыгы бушка китмәгән... Газета февраль аенда ук чыккан иде. «Бу турыда ничек үз вакытында ишетмәдем соң әле мин? — дип уйлады Тәлгать, өстәлне җыеш- тыраҗыештыра. — Туры килмәгәндер инде газетасы. Әйдә, соң булса да уң булсын, почтага барып, телеграмма сугарга кирәк». . Абыйсы юынган арада, ул кормокухня залына чыкты. Терлекләр азыгы әзер иде инде. Вак-вак кисәкләргә туралган салам аксымга, шикәргә баеп, гөмбәчекләр тәэсирендә әчегән, күпереп чыккан. Хәзер чиләк белән чүмереп аласы да, сыерларга саласы калды. Анысы Нургали эше түгел, терлек караучылар эше... Тәлгать, абыйсы белән олы юлга кадәр килгәч, «Зеленодольск-- Казан» автобусына утырып, совхозның үзәк утарына китте. Автобустан төште дә юл кырыена гына салынган ике катлы почта йортына йөгереп керде. Телеграмма кәгазе алды, аннары, Николай Суворовка адреслап, түбәндәге сүзләрне язып куйды: «Соң булса да, мактаулы исемгә лаек эшең өчен чын күңелемнән котлыйм, дустым. Яңадан-яңа уңышлар телим. Мөхәммәтшин».