Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ул гел исән


Кешеләр туа, Кешеләр үлә, һәркем юл үтә Үзенә күрә. Була гадиләр, Була даһилар, Төрле эз сала Җирдә адымнар. Берәү йөз яши —• Эзе бер көнлек. Берәү әз яши — Даны мәңгелек. Тик бер кеше бар Туган бу әмиргә Гел исән булып Җирдә йөрергә... Язын чыгалар Җирдә чәчәкләр: Умырзаялар — Тиз шиңәчәкләр. Була гөлләрнең Ләкин шундые, Яши ямьләнеп Бик күп ел буе. Язның шушындый Гади бер көне Җиргә тудырды Үлмәс кешене. Тудыр, табигать, Мәңгелек чәчкә, Када түшенә Мәңге шиңмәскә. Җырларда түгел, һәйкәлдә түгел, «Булган!» да түгел, «Әйткән!» дә түгел, Әмма «БАР!»сыман Синең яныңда, Синең кайгырган, Көлгән чагыңда, Яши янәшә, Дәшә, сөйләшә, Калсаң ялыгып, Эшең эшләшә. Кайнар җилләрдә Бергә көенә, Бәйрәм көннәрдә Бергә сөенә. Авыр йөкләрне Бергә күтәрә, Авыр чакларны Бергә үткәрә. Күпме сугышка Кергән фронтта, Ә Освенцимда Мең тапкыр — утка, һәр янган белән Яна ул щирдә. һәр туган белән Туа ул о/(иргә...
1964