Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАЛАНТЛЫ АКТЕР, РЕЖИССЕР ҺӘМ ПЕДАГОГ


(Хөсәен Уразиковка 70 яшь)
Спектакль беткәнгә инде шактый вакыт үткән. Анда катнашучы кешеләрнең барысы да киемнәрен, гримнарын салып өйләренә таралганнар. Тик бер грим бүлмәсенең ачык ишегеннән генә караңгы коридорга ут яктылыгы төшә. Бу ~ Хөсәен Уразиков бүлмәсе. Ул әле гримын да салмаган, киемнәрен дә... Арыган һәм авырайган кулларын тезләренә салып, каршысындагы көзгегә караган хәлдә, тирән уйга баткан. Әйтерсең, акылы, йөрәге, хисләре, уйлары һәм бөтен барлыгы белән и жат ителгән образыннан аерыласы килми аның...
Бүген аиа 70 яшь! 70 яшь! Шуның 45 елы сәхнәгә, татар театры сәнгатенә бирелгән.
45 ел буе кен саен диярлек Хөсәен агага менә шулай үзенә ят булган кеше киеменә төренергә, йөзе белән генә түгел, кичерешләре, теләкләре, гадәтләре белән дә үзгә булган кешегә әверелергә туры килә. 45 ел буе көн саен үзеңне, үзең өчен генә хас булган дөньяны, шартларны оныту!
Тукта!.. Кайдан башланды соң әле бу?.. Канчан?..
Кинәт Хөсәен аганың йөзе яктырып «итә, күзләрен яшь пәрдәсе каплый... Әйе, әйе...
Гражданнар сугышы чоры. Самара... Хәрби округ каршында төзелгән татар театр студиясе...
Сәхнәгә путевка биргән, тормышында бәхетле борылыш ясаган йөрәккә якын ке* исләр: Кәрим Тинчурин... Зәйни Солтанов...
Татарстанның Һәм РСФСРның халык артисткасы Мөнирә Булатова
РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисты Хөсәен Уразиковны тууына 70. нж.ат эшчәнлегепә 45 ел тулу бәйрәме белән котлый.
Чыннан да, фантазиягә бан, ялкынлы иҗат энергиясе ташып торган бу икс театр әдибе ул чакларда яшьләргә сәхнә кануннарын үзләштерү һәм тулы канлы образлар иҗат итү ысулларын өйрәтү очен күп көч куйдылар.
45 ел!.. 45 еллык иҗат юлы. Тулы бер гомер!.. Ә бит 70 яшькә кадәр профессиональ сәхнәдән аерылмый әле бер генә татар артистының да эшләгәне юк!
Татар театр сәнгатен үстерүгә куйган хезмәтләре очен иң боек орден — Ленин орденын алган беренче татар артисты да РСФСРның атказанган, Татарстанның халык, артисты Хөсәен ага Уразиков бит!
Хөсәен Ибраһим улы Уразиков 1894 елкың январенда Саратов өлкәсе Дергач» районы Сафарка авылында ярлы крестьян семьясында туа. Ачлы-туклы үткән балачак еллары, авыр булсалар да, бик тиз үтеп китәләр. Унбер яшендә үк инде аның остенә күтәрә алмаслык йөк төшә — ул, кулына чыбыркы алып, Ильяс кулакның үгезләрен көтә башлый. Күзләрен кан баскан үгезләр артыннан көн буе чаба-чаба Хөсәен кичләрен тәмам хәлдән тая, өйгә кайтып, ашарга-эчәргә дә өлгерми, салам түшәлгән идәнгә егыла һәм шундук тирән йокыга тала. Ләкин иртә белән тагын шул үгезләр, тагып шул күз яше...
Ә эшләп алган хезмәт хакы баланың үз тамагын туйдырырга да җитми.
Кечкенә чагында ук төпченергә, күпне белергә яраткан Хөсәен авыл мөгаллименә йөреп хәреф танырга өйрәнә. Хәрефләрдән сүзләр, сүзләрдән җөмләләр җыя башлагач, белем алырга теләп, ата-анасына да әйтмичә, Уральскига китә һәм анда Габдера- кыйп мулла мәдрәсәсенә укырга керә. Шушы еллардан башлап, хсәйләрен алпавыт утарында эштә, кышларын мәдрәсәдә үткәрә. Ә аннары, русча уку теләге белән, Мотыйгулла мулла мәдрәсәсенә күчә.
Еллар үтә, Хөсәен киң җилкәле, сукса тимер өзәрлек таза егеткә әверелә. 1914 елгы беренче бөтендөнья сугышы башлану белән аңа укуын калдырып торырга туры килә, чөнки солдатка алына. Хөсәен анда окоп тормышын да, яралануны да, авыр әсирлекне дә татый. Ә 1917 елның октябре хезмәт халкына азатлык, җир, тигезлек алып килгәч, Хөсәен Уразиков, озак уйлап тормыйча, ашкынулы дәрт белән яшь Совет республикасын саклаучылар сафына баса.
Аның чын-чыннан театр сәнгате белән кызыксына башлавы да нәкъ шул вакытларга — кулына мылтык тотып акларга каршы аяусыз көрәш барган елларга туры килә.
«Минем сәхнәгә аяк басуым бик гади башланды, — дип яза X. Уразиков үзенең автобиографиясендә.— 1919 елда Самара шәһәрендә рядовой? кызылармеец булып хезмәт итә идем. Полкның үзешчән драмтүгәрәге бар иде. Мин шул түгәрәк спектакльләрендә үзешчән артист булып катнашып килдем. Безнең полкта татар кызылармеецларының' күплеген исәпкә алып, полк комиссары мине татар солдатлары арасында эшләү очен культура-агарту работнигы итеп билгеләде. Мин шәһәрдә татар хезмәт ияләре өчен ачылган клуб белән бәйләнеш тота башладым. Бервакыт, 1920 елның март аенда, Алмаев дигән бер артист-режиссер шәһәр гражданнары өчен куелачак «Хаҗи әфәнде өйләнә» комедиясендә миңа хәлфә ролен уйнарга тәкъдим итте».
Кешеләргә зур игътибар һәм ихтирам белән карарга күнеккән полк комиссары Сологубов Хөсәен Уразиковта артистлык сәләте барлыгын күреп ала һәм аны үз инициативасы белән Самара театр студиясенә укырга җибәрә.
Студиянг тәмамлагач, Хөсәен Уразиков төрле хәрби труппаларда артист булып эшли башлый. Башта яшь артистлар төркемен, «Габдулла Кариев исемендәге беренче пролетком труппа» дигән исем астына берләштереп, режиссер һәм драматург Кәрим Тинчурин җитәкчелегендә Кыргыз краеның политик идарәсе карамагына (Оренбургка) җибәрәләр. Бу труппа хәрби частьларда, ә кайбер очракларда шәһәр тамашачылары өчен спектакльләр һәм концертлар кую белән шөгыльләнә, агитация-пропаганда эшләре алып бара.
1921 елда труппа Ташкент мәгариф комиссариаты карамагына җибәрелә. Ә Ташкенттан аларны Фрунзе шәһәренә дүртенче татар бригадасы командиры Якуп Чаны- шев чакыртып ала.
Сүз дә юк, труппаның репертуары бу елларда бик үк бай булмый. [И. Госманов- ның «Беренче адым», С. Рәмисвның «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин», К. Тинчурииныц «Иосыф-Зөләйха», «Соңгы сәлам», «Сакла, шартламасын». Г. Камалның «Беренче геатр», М. Фәйзинең «Галиябану»ы — ул вакытларда куелып килгән әсәрләрнең тулы булмаган исемлеге менә шул.
Дорсс, бу елларда шулай ук Г. Камал, К. Тинчурин һәм труппа артистларының үзләре тарафыннан ирекле тәрҗемә ителгән рус һәм' Көнбатыш Европа язучыларының әсәрләре дә уйгала. Ләкин шунысы кызык: бу спектакльләрдәге кешеләр тамашачыга фикерне җиңелрәк җиткерү өчен милли киемгә төренгән булалар һәм аларның исемнәре дә Иван яки Мария түгел, ә Сөләйман яки Мәрьямгә әйләнә. Бу — спектакльләргә тамашачыларны күбрәк тарту өчен шулай эшләнә.
2922 елда Хосәсн Уразиков *хәрби хезмәттән азат ителә. Ләкин ул артистлык хезмәтен ташлар: а теләми, тормышын театр сәнгатенә багышлау кирәклеген сизә Һәм бөтен барлыгы белән шул эшкә күмелә.
Хосәеп Уразиков беренче мәртәбә Казан Татар дәүләт театрына (кышкы сезонга) 1923 елда чакырыла. Кыска гына вакыт эчендә В. Шекспирның «Отелло» әсәрендәге Яго, Т. Рахманкулосяың «Боз астында дулкын» әсәрендәге Гыйсмәт хәлфә рольләре аша Хөсәен Уразихоа Казан тамашачыларына танылып өлгерә.
Күренекле артист Г. Карневның реалистик традицияләрен дәвам итүче 3. Солта- нов, Г. Болгарская, Н. Таҗдароаә, Б. Тарханов, Н. Сакаев, Ф. Ильская, Габдрахман Камал, М. Әпсәләмов кебек сәхнә осталары белән көндәлек эштә аралашып яшәү аркасында яшь артистның иҗат мөмкинлекләре киңәя, сәхнә осталыгы арта. Ул инде образларына тирәнрәк анализ ясый башлый.
Хосәсн Уразикосны-д 1927 елда Мәскәү татар театрында эшләве һәм анда атаклы рус сәхнә осталарының реалистик уеннары белән якыннан танышуы, К. С. Станиславский һәм ЛсмироЕнч-Дакчскко кебек сәхнә титаннарының постановкаларына йөрүе үз иҗатына критик анализ ясарга ярдәм итә. Мәскәү художество театры спектакльләренә йөрергә ул аеруча ярата. Аның бу театрда караган беренче спектакле А. Островскин- кың «Кайнар йөрәк» әсәре була. (К. С. Станиславский постановкасы.)
Иске тормышның коточкыч образларын иҗат иткән М. Тарханов (Градобоев), И. Москвин (Хлынов), В. Грибунан (Курослепов) уенын күреп, Хөсәен Уразиков хәйран кала һәм бу артистларның реалистик уеннарына гашыйк була.
«Чыннан да комедиянең социаль эчтәлеге К- С. Станиславскийның бу постанов- касында искиткеч зур осталык, тирәнлек һәм дөреслек белән ачылган иде», — ди X. Уразиков, шул вакытларны искә алып. — Спектакльдә бернинди декоратив эффектлар да, мезаисцена трюклары да юк. Артистлар шулкадәр гади һәм ышандырырлык итеп уйныйлар ки, әйтерсең лә, чын тормыш үзе сәхнәгә менгән».
1930 елдан башлап Хөсәен Уразиков Татар дәүләт академия театрында эшли башлый Еәм кырык биш ел эчендә 300 дән артык роль уйнап, йөзгә якын онытылмаслык образлар галереясын иҗат итә.
Менә Хосәсн ага яшәгән бүлмә. Инде ул тәрбияләп үстергән балалар институт тәмамлап эшли башладылар. Аларның берсе үзе бала атасы булган инде. Ләкин алар, һаман аерылмыйча, кайчандыр вакытлыча икегә бүленгән шушы зур бер бүлмәдә торалар. Нинди тыйнаклык һәм ничек аз кайгырта ул үзе турында!
Зур тормыш һәм иҗат тәҗрибәсе булган (мондый кешеләрне халык шаяртып, аяклы тарих днп атый) тирән һәм үткен акыллы, картаймас йөрәкле, шук табигатьле бу кеше, башкалар белән аралашырга, сөйләшергә бик яратса да, үзе, үз иҗаты турында бик аз, саран сөйли.
Хәер, бу турыда сөйләргә дә кирәкми аңа. Алдындагы бер кочак газета һәм журналлар, тамашачыларның рәхмәт хатлары, мактау кәгазьләре, котлау телеграммалары, китаплар һәмф монографияләр аңың кызыклы иҗат юлы турында үзләре «сөйлиләр».
«Шәехзаман образы атказанган артист X. Уразиков уйнавында оригиналь образ булып гәүдәләнде. Уразиковның Шәехзаманы — вакыты белән гади, кискен, усал һәм мәкерле тип. Талантлы артистның төрле пьесаларда иҗат иткән образларына тагын бер катлаулы образ артты» (М. Җәлил һәм Г. Кутуй).
«Теп рольләрнең берсе булган көтүче ролендә иптәш Уразиков уйнады. Эчкерсез, беркатлы крестьянның үз йомшаклыгы аркасында корткыч тозагына эләгүен, шуның нәтиҗәсендә авыр минутлар кичерүен иптәш Уразиков зур осталык белән гәүдәләндерде» (М. Әмир. «Кызыл Татарстан», 1936 ел).
«X. Уразиков, Г. Болгарская, Ф. Ильская, X. Әбҗәлилов, К. Шамил, Камал III — татар театрының өлкән буын мастерлары плеядасын тәшкил итәләр. Алардан өйрәнергә, аларга иярергә кирәк. Аларның уены татарларны гына түгел, бу телне аңламаган кешеләрне дә тигез дулкынландыра» (Н. Якушенко. «Советская Татария», 1957 ел).
Н. Исәнбәтнең «Муса Җәлил» спектакле премьерасыннан сон. төшкән рәсем. Сулдан уңга: Чулпан Җәлилева, Әминә Җәлилева, драматург Н. Исәнбәт. Чулпан ролендә Рәисә Хәмидуллина, Муса Җәлнл ролендә РСФСРиың һәм ТАССРның халык артисты Фоат Халитов, Алъбеков ролендә Хөсәен Уразиков.
РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисты Хөсәен ага Уразиков башкарган рольләрне күз алдыннан кичергәннән соң анда ике сызыкның, дөресрәге нке теманың, бер-берсенә бәйләнеп дәвам итүен күрергә мөмкин.
Карт эшче Левшин («Дошманнар», М. Горький), каравылчы карт Тимай («Чаткылар»), Биктимер карт («Ташкыннар»), Гыйният карт («Изге амэкәт», Т. Гыйззәт әсәрләре), Вәли («Яшь гомер», Г. Коләхмстов), Дүсмәт («Җырланмаган җыр», М. Кә* рим), Динулла бабай «Хәерле юл», Г. Әпсәләмов романы буенча Ц). Сарымсакон инсценировкасы) һәм башка шундый күп кенә уңай образлар аша Хөсәен Уразиков кешеләрне ярату, кечкенә һәм изелгән кешеләргә ихтирам, алариы олылау һәм аларның язмышы өчен борчылу темасын күтәреп чыга. Мәсәлән, X. Уразиков карт эшче Левшин роле аша олы йөрәкле, үткен акыллы, үз сыйныфына турылыклы кеше образын иҗат итә. Вакыты белән Уразиков-Левшин үзен тирә-яктагылар белән гади һәм гыныч тота, аның сөйләшүе дә сабыр, хәрәкәтләре дә салмак. Ләкин вакыйгалар ба-
рышьшда ул кайчак кисәк үзгәрә. Кыю һәм тәвәккәл кешегә әверелә. Зур ихтыяр кече сизелеп торган бу карт эшчене инде мондый вакытларда прокурор һәм жандармнарның янаулары да, хәтта үлем дә куркытмый.
Аның: «Без законсызлык караңгылыгы эчендә яшәп килдек, җитәр! Хәзер без үзебез кабындык — сүндерә алмассыз! һичбер куркыту белән дә сүндерә алмассыз!»— дигән сүзләре дошманнарның йөрәгенә дәһшәтле ук булып кадала. Әйтерсең лә аның үзен түгел, ә аны җәберләүче кешеләрне хөкем итәләр. Гомумән X. Уразиков уз көченә ышанган, матур киләчәккә зур өмет баглаган сыйныф кешесе вәкилен — чыныккан көрәшче образын безнең күз алдына тулы итеп китереп бастыра.
Яки менә «Ташкыннар» драмасындагы ярлы авыл крестьяны Биктимер карт образын алып карыйк. Башкаручыдан зур осталык һәм физик көч таләп иткән бу катлаулы рольне Хөсәен ага СССРның халык артисты Хәлил Әбҗәлилов белән алмашлап уйный, һәр ике сәхнә остасы Биктимер карт ролен үз материалы һәм үз мөмкинлекләреннән чыгып, үзенчә башкара. Ләкин алар бер-берсен һич кабатламыйлар, һәркай- сы тулы канлы, ышандырырлык оригиналь образ иҗат итә.
Биктимер карт баштарак әле бу ярлы крестьян тормышы авырлыгына бик үк бирешми. Зур сабырлык һәм түземлелек белән аларга чыдап килә. Ачлык-ялангачлык богауларыннан ялгызы гына ычкынырга тырыша. Менә аның башына бер-бер артлы авыр хәсрәтләр төшә башлый. Бер улын империалистик сугышта үтерәләр, икенчесен кулга алалар, кызын мәсхәрәлиләр, карчыгы түшәккә егыла... Картның акрынлап патшага ышанычы югала башлый. Бу кешене инде хәзер коры сүзләр, вәгъдәләр белән генә ышандыра алмыйсың. Биктимер-Уразиковның шушы авырлыкларны кичергән кеше булуына ышанасың. Аның башы иелгәннән иелә, өметләре сүнгәннән сүнә бара. Ул инде сирәк елмая. Борчылу, хәсрәт аның йөзенә көннән-көн җыерчыкларны тирәнрәк сала. Ләкин Биктимер-Уразиков көчсез бер елак кешегә дә әверелми. Ул сукранмый, ул көтә. Ниһаять, аның күзләре ачыла. Үз башына төшкән бәхетсезлекләрнең кем тарафыннан эшләнүен күрә һәм иске тормыш тәртипләренә каршы көрәшү өчен кулына аңлы рәвештә корал алу дәрәҗәсенә күтәрелә.
Хәлил ага Әбҗәлиловның Биктимере шуграк табигатьле. Аңарда оптимизм көчлерәк. Әбҗәлилов-Биктимер көр күңелле карт. Тормыш авырлыгын мондый кешеләр уен-көлке белән үткәреп җибәрергә тырышалар. Шунлыктан уен барышында тамашачы вакыт-вакыт, үзе дә сизмичә, бу кешенең көлкеле сүз әйтүен яки сәхнәдә берәр мәзәк эшләвен көтә башлый. Сүз дә юк, мондый трактовка образның эчке бөтенлегенә кимчелек китерә, һәм автор (Таҗи Гыйззәт) үзе дә X. Уразиковның уенына өстенлек бнреп, аның Биктимерен яратарах төшә. Үзе иҗат иткән образ итеп таный.
«Хәерле юл» спектаклендә Хөсәен Уразиков бөтенләй капма-каршы характердагы образда күренә. Уразиков-Айнулла уен-көлке яратучы шук табигатьле бер карт. Ул тормышны, кешеләрне ярата. Аның күңеле киң һәм ул һәрвакыт бәхетсезлеккә яки уңышеызлыкка очраган кешегә үзенең ярдәм кулын сузарга әзер. Бу мөлаем картның хәрәкәтләре дә, тирә-яктагылар белән мөгамәләсе дә күңелгә ятышлы һәм ул сәхнәдә беренче күренүе белән үк тамашачыларны җәлеп итеп ала. Спектакль беткәннән сон да Айнулла бабай җырлаган җыр бик озак колакта яңгырап тора, аның көләч йөзе күз алдыннан китми.
Шушы ук төркем образлар арасына X. Уразиков тарафыннан сокландыргыч матур иҗат ителгән мастер Загадкинны да («Сәүбановлар»), «Шәмсекамәр» спектаклендәге ярлылыкның чигенә җиткән Юныс картны да, драматург Шкваркинның «Чит кеше баласы» исемле комедиясендәге Карауловиы да һәм башка бик күп образларны кертергә мөмкин. Алар — торле заман, төрле характер, төрле яшьтәге һәм төрле милләт кешеләре. Ләкин бу образларны саф күңелле, намуслы, эчкерсез һәм курыкмас йөрәкле кеше булулары өчен яратасың, сокланасың, алардан өйрәнәсең, үрнәк аласын, шуларга охшарга тырышасың.
Ә инде Хосәен ага иҗат иткән Мисбах хаҗи («Җилкәнсезләр»), Вурм («Мәкер һәм мәхәббәт»), Лннясв («Бүреләр һәм сарыклар»), Гайфулла («Ут»), Ишан («Зәңгәр шәл»), Коршунов («Ярлылык гаеп түгел»), Ибраһим («Каюм Насыйрң»), Костылев («Тормыш төбендә»), Цыганов («Варварлар»), Хәмзә бай («Беренче театр»), Тархан («Хуҗа Насретдин»), Юныс Хаҗи («Хаҗи әфәнде өйләнә») кебек тискәре образлар аша бозык, комсыз, вак һәм мәкерле кешеләргә тамашачыларның нәфрәтен уята.
Менә аларныц берсе — инженер Цыганов («Варварлар», М. Горький әсәре). X. Ура- зикоз «культура» кабыгына төренгән бу образны үзенә гепә хас детальләр, нюанслар, штрихлар аша искиткеч зур осталык белән уйный. Уразикоз-Цыганов үзен генә яратучы, яхшылыкның нәрсә икәнен белмәгән оятсыз бер җилкуар. Кешеләрнең бәхет- сезлеген күрүдән ләззәт табучы, явызлыкның чигенә җиткән интеллигент образын артист тамашачылар алдына бөтен тулылыгы белән китереп бастыра һәм бу кешегә карата чиркану хисләре уята.
Хөсәен ага үзе уйнаган рольләренең тормышын, алар яшәгән чорны, аларның гадәтләрен бик яхшы белә. Мисал өчен «Ут» спектаклендәге Гайфулла образың алыйк. Артист бу кешенең табигатен дөрес чагылдыру белән бергә, аңың эчке дөньясын ача торган шундый үзенчәлекле яклар, билгеләр, характерлы сызыклар талкан ки, ул рольне икенче төрле уйнап та булмый кебек.
К. Тиячурннның «Зәңгәр шәл» музыкаль драмасыннан бер күренеш. (Ишан ролендә X. Уразнков.)
Бу сыйнфый дошман үзенең мәкерле теләкләрен сәләмә кием астына яшереп, юри башын мескенгә салып, күргән «җәфалары», «җәберләре» очен үч алу сәгате җитүен көтә. Үлемгә дучар ителгән ул соры корт теше-тырнагы белән яшәү өчен көрәшә. Кияве Рәүф белән сөйләшкәндә ул нәрсәләр генә эшләми. Аның алдында ялагайланып та карый, кызгандырып та, үпкәләп тә; туганы Искәндәр белән очрашкач, аны куркыту юлына баса...
Вакыйгалар барышында Гайфулла-Уразнкозның тавышы әле ягымлы, әле кискен, усал яңгырый. Партнеры белән ул әле төчеләнеп сөйләшә, әле пышылдаудан кисәк җикеренүгә күчә. Кыскасы, Хөсәен Ургзиков образлары берьяклы гына итеп иҗат ителмәгәннәр.
«Хуҗа Насретдин» комедиясендә Тархан һәм «Зәңгәр шәл» музыкаль драмасындагы Ишан образлары да Хөсәен Уразикоп тарафыннан чын реалистик сәнгать юга- рылыгында иҗат ителгән образлар. Бер караганда алар һәр икесе дә дин юлында йөрүче «изге» кешеләр. Икесе дә, «алла», «теге дөнья» белән халыкның башын әйләндереп, аны оятсыз рәвештә талау белән шөгыльләнәләр. Икесенең дә күңелләре бозык, икесе дә фахишлар. Хәтта икесенең дә яшьләре бер чама. Ләкин, шул икс образнын
психологияләрендә уртаклык булса да, алар бер-берсенэ бөтенләй охшамыйлар, киемнәре, гримнары
гына түгел, сойләшү үзенчәлекләре дә, хәтта тавышлары да бөтенләй үзгә. Артист аларпы әнә шулай
г әүдәләндерә.
X. Уразихов теге яки бу роль остендә эшләгәндә үз образының тормышы белән генә чикләнми,
ботсн спектакль тормышы белән яши. Бу яктан аны, хаклы рәвештә, ул уйнаган һәр спектакльнең
рсжнссердашы дип атарга мөмкин. Хөсәен ага — реалистик актер. Аның образлары тормышчан.
Актер образны баетмаган очраклы детальләр, тормышта car очраган кирәксез нәрсәләр белән
мавыкмый. Ә образның мәгънәсен ачарга, рухи тормышын ачыкларга, аның спектакльдә тоткан
урынын билгеләргә омтыла, һәм бу яктан ул һәрвакыт режиссер буларак та, актер буларак та авторга
турылыклы булып кала. Сәхнәдә Уразихов эшләгән кечкенә генә хәрәкәт, мимика һәм тавыш үзгә-
реше дә образның эчке тормышын ачуга, характерын конкретлаштыруга юнәлтелә.
Хосгея Уразиков образлар иҗат иткәндә художестволы контрастлардан оста файдалана. Зчие
дазыллы темперамент сәхнәдә еш кына тышкы басынкылык, тыйнаклык пәрдәсенә төренгән була.
Татар теле байлыкларын тирән үзләштергән һәм аның нечкәлекләрен бик пхшы белүче Хөсәен ага
шулкадәр чиста, матур, саф дикция белән сөйли, аның сәхнәдән пышылдап әйтелгән сүзләре дә
залның иң арткы рәтләренә ачык ишетелә.
Тамашачылар күңелен җәлеп итәрлек дулкынландыргыч образлар тудыруы белән бергә, Хосәен
ага гаҗәнп истәлекле, озак гомерле спектакльләр тудырган күренекле режиссер да. Аның Татар
дәүләт академия театрында куйган беренче спектакле — Т. Гыйззәтнең «Мактаулы заман» әсәре.
«Иптәш Уразиков, яңалык күрсәтәм дип, мөгез чыгарулар белән булышмаган. Әсәрнең
художестволылыгын күтәрәм дигән булып, урынлы-урынсызга музыка кыстыру да юк. Декорация,
музыка, яктылык кебек элементлар һәммәсе бер ноктага — әсәрнең типларын җанлы итеп бирергә,
аларның хәрәкәтләрең, сүзләрен, мимикаларын тамашачыга ж,иткерергә ярдәм итүгә юнәлдерел-
гәннәр. Бу берекче постановкасы белән иптәш Уразиков үзенең режиссерлык эшендәге осталыгын
күрсәтте...» (М. Әмир, «Кызыл Татарстан», 1936 ел).
Әйе, чыннан да бу спектакль Хосәеп ага Уразкковның моңарчы күрелмәгән яңа— режиссерлык
сәләте барлыгын раслады.
X. Уразикоз 1944—1949 елларда Татар дәүләт академия театрының сәнгать җитәкчесе булып
эшли. Бу чорда аның режиссерлык эше тагын да җәелеп китә. Ул «Миңлекамал», сБаккрот», «Хуҗа
Насретдин», «Каюм Насыйри», «Ялгыз каен», «Сулган чәчәкләр», «Днцгсздәгеләр өчен»,
«Мулланур Вахитов», «Зифа», «Таң атканда», «Хөррият» (1. б. дистәләрчә уңышлы постановкалар
бирә. Күрәсез, ул куйган спектакльләрнең куг.челегс — заман темасына язылган әсәрләр. X.
Уразиков режиссер һәм театрның художество җитәкчесе булып эшләгән елларда зледән-әле яшь
язучыларга драматургия һәм сәхнә кануннарын өйрәтүдә, реалистик образлар тудыруда нҗади
булышлык күрсәтеп килә.
Аның заман таләпләрен сизүе, шул таләпләргә җавап бирү омтылышы күп кенә
драматургларны (М. Әмир, Г. Насыйри, Т. Гыйззәт) театрга якынайтырга мөмкинлек бирде һәм бу
драматурглар Хөсәен аганың якын булышлыгы ярдәмендә татар сосет драматургиясен күренекле
әсәрләр белән баеттылар.
X. Уразнкоп үзе куйган спектакльләрендә өстәл артындагы эшкә (азторның әсәренә җентекле
анализ ясау, андагы образларның социаль йозләрен, бер-берсс белән булган мөнәсәбәтләрен ачу) зур
әһәмият бирә. Ул, режиссер буларак, сәхнәдә төссез- лекне, тигезлекне, бер төрлелекне яратмый.
Аның мезаңсцепалары гади, төгәл һәм кабатланмыйлар. Ул артистларны «шаккатрнзмнар»,
катлаулы мезансценалар белән аптыратмый. Аның спектакльләрендә фикер ачык, максат ‘билгеле
1:эм конкрет.
Шунлыктан ул куйган спектакльләр бервакытта да тамашачыларны тыныч калдырмыйлар,
уйландыралар. Режиссер >ра>иковның иң яхшы спектакльләреңдә туган илгә мәхәббәт,
кешелеклелек, халык бәхете өчен көрәш, хезмәткә дан җырлау темалары яңгырый.
Татар театрлары өчен кадрлар сайлауда һәм алариы тәрбияләүдә Хөсәен Урази- ков күп көч
куйган кеше. Ул үзенең педагоглык эшен 1936 елдан бирле дәаам итеп килә һәм хәзер Казан татар
театр училищесында актерлык осталыгы буенча дәресләр алып бара. Үзенең зур иҗат
тәҗрибәсеннән чыгып, ул яшьләрне образлар иҗат итәргә өйрәтә, аларга сәхнә законнарын
үзләштерүдә ярдәм итә. Хөсәен ага үткәргән һәрбер дәрес студентлар өчен бәйрәм төсен ала, һәм
аның дәресләренә хәтта училищеда укучы рус яшьләре дә йөриләр.
«Артист булу өчен талантлы булу гына җитми, ә үзеңнең сәхнә осталыгыңны күтәрү өстендә
бертуктаусыз, гомерең буе эшли алу сәләте беренче уңышлардан
соң баш әйләнү авыруыннан сакласа, рата таләпчән булырга
өйрәтәчәк», — ди Хөсәен Уразиков
Алда әйтелгән эшчәнлегеннән тыш, X. Уразиков татар
дән дистәләрчә сәхнә әсәрләрен татарчалаштырган тәрҗемәче,
әсәрләре булган драматург та. Ул, язучы М. Гали белән берлектә,
татар халкының бөек мәгърифәтчесе Каюм Насынри турында әсәр
иҗат итте, атказанган сәнгать эшлеклесе Ш. Сарымсаков белән К.
романын сәхнәләштерде һәм соңгы көннәрдә Азербайҗан «Туар
көн» дигән романы нигезендә «Тау чәчәге» исемле
Әйе, Хөсәен ага Уразиковяың иҗаты күп тармаклы һәм ул
алариың һәркайсында да тырышып, күңел биреп эшли. Ул һәрчак үзен туган халкы алдында
бурычлы саный, һәм үз иҗатына зур җаваплылык, таләпчәнлек белән карап эш итә. Шуңа күрә ул,
тыныч кына ял итәргә күптән хаклы булса да, бөтен көчен, энергиясен халыкка хезмәт итүгә, татар
совет театр сәнгатен баетуга, аны үстерүгә бирә һәм тапталмаган юлдан сәнгать югарылыгына үрли.
ФАТИХ ШӘРӘФИЕН