Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОНФЛИКТ ҺӘМ ХАРАКТЕР


ашта ук искәртеп куйыйк әле: сүз
хәзерге заман геройларына
багышланган, үткән елны
нәшриятта басылган ике роман турында
гына ’ барачак. Берсе — Атилла
Расихның «Язгы авазларлы, икенчесе —
Гариф Ахунов- ның «Хәзинә»се.
«Хәзинә» романын укучылар «Совет
әдәбияты» журналы битләрендә 1962
елда ук укыганнар иде. Хәзер алар
роман геройлары белән кабат
очраштылар. Романның язмышы
шактый бәхетле булды: татарчасы китап
булып таралу артыннан ук, «Хәзинә»нең
русчасы да күп милләтле укучылар
кулына барып иреште — ул «Молодая
гвардия» нәшриятында басылып чыкты.
«Язгы авазлар» романының юлы исә
озынрак та, авыррак та булды.
Вакыйгаларның җылы эзеннән барып
язылган бу әсәр 1956 елда ук
тәмамланган иде. Әмма А. Расих үзенең
проблемасын, образларын тагын да
тирәнрәк ачу, әсәрен камилләштерү
буенча кат-кат эшләргә тиеш булды.
Әсәрнең башта «Кыш узар» дип
исемләнүе юкка гына түгел иде: язучы
төп игътибарын тормыштагы «кыш»ка
юнәлткән, тормыштагы «яз» тиешенчә
гәүдәләнеш таба алмый калган иде.
Тормыш үзе романны дәвам итәргә
кушты. А. Расих тормышта бик
нәтиҗәле төстә барган бу «кыш» һәм
«яз» көрәшенең дәвамын романга да
өстәде, «язагы яңалыкның җиңүен
ышандырырлык күренешләрдә
тасвирлады. Икенчедәй, романның
укучыга соңлабрак барып җитүендә
әсәрдә тормыштагы яңа
конфликтларның алынуы, аларның бик
кискен төстә куелуы, шул конфликтның
табигатен тиешенчә аңламау да
комачауламый калмады, үзеннән
«өркетергә» сәбәпче булды. Чорның яңа
каршылыкларың ачкан, кискен
конфликтларны күтәргән бу роман
фикерләүдәге искелекне, дог- матизмиы
җиңеп, ниһаять, дөнья күрде.
һәр ике романны укучылар да,
тәнкыйть тә җылы каршы алды.
А. Расих романында сугыштан соңгы
еллардагы авылны күрсәк, Г. Ахунов
әсәрендә Татарстанда нефть
промышленносте тууы белән
танышабыз. Проблемалары, кон-
фликтлары, образлары белән дә алар
бер-берсеннән ерак торалар. Бу үзе үк
куанычлы күренеш: ул безнең
романнарның тормышны күп яклап
тикшерү юлыннан үсүен характерлый.
Әмма гомуми әдәби процесска карый
торган, 'бу ике әсәрне берләштергән
уртак сыйфатлар да күп кенә.
Ике автор да әсәрләрендә тор-
мышның әһәмиятле, мөһим якларын,
әдәбиятта моңача аз яктыртылган
өлкәләрен, яңа конфликтларны
күтәрәләр. «Язгы авазлар» да бу—
КПСС Үзәк Комитетының 1953 елгы
сентябрь Пленумының авыл
хуҗалыгына ясаган шифалы
йогынтысын ачу, авыл коммунист-
ларының яңа тарихи карарлар белән
рухланып, колхоз производствосын текә
күтәрү өчен көрәшүләрен сурәтләү.
«Язгы авазлар» шушы мәсьәләгә
багышланган беренче зур күләмле әсәр
булды.
Б
30 елларда безнең әдәбиятка
нефтьчеләр «тема»сын Рахман Ильяс
алып кергән пде. Хәзер исә Татарстан
Бакуны узып, үзе бөтен дөньяга нефть
республикасы буларак танылды, нефть
чыгару буенча рекорд тизлеккә иреште.
Тормыштагы бу зур үзгәрешләрнең бер
өлешен .без И. Газиның «Гади кешеләр»
романында, Ш. Маннурның «Җир-
әпкәиең сылу кызы» повестенда күреп
узган пдек инде. «Хә- зинә»дә исә бу
тормышның тагы да яңа яклары белән
таныштык.
Яза торган материалларын ныклап
өйрәнүләре, үзләштерүләре авторларга
чынбарлыкның яңа якларын күрсәтергә,
яңа образлар, ситуацияләр ижат итәргә
булышкан. Чынбарлыкның яңача
корылуын алар нәкъ менә шул
тормышның эченә кереп, колхозчы,
нефтьчеләрнең тормышын күзәтеп,
өйрәнеп, В. И. Ленин әйткәнчә, халык
массаларының төп интересларына ка-
гылып язалар.
Атилла Расих — үзенең хезмәте,
профессиясе буенча авыл хуҗалыгы
белән тыгыз бәйләнгән язучы. Ул күл
еллар инде Казан ветеринария
институтының доценты булып эшли,
терлекчелеккә бәйләнешле фәнни
хезмәтләр яза, тәҗрибәләрен колхоз
фермаларында үткәрә. Табигый рәвештә
А. Расихка сугыштан соңгы еллардагы
авыл тормышы, терлекчелектә һәм
колхоз производствосында туган
мәсьәләләр, аның кешеләре яхшы
таныш. Яхшы таныш дию генә аз. Нәкъ
менә шул кешеләр арасында кайнау,
аларпыц уй-хисләре белән бергә яшәү
һәм шул фикерләрен укучылар белән
уртаклашырга теләү, бүгенге авыл
турында уйланулары шундый әсәр
язарга этәргән. Романда без 1954 елдагы
колхоз авылы өчен хас булган, авторны
тирән- теи борчыган күп мәсьәләләр
белән очрашабыз.
Колхозны аякка бастыру өчен Солтан,
Ифрат, Фатыйма кебек кешеләрнең
тырыш хезмәтләре, терлекчелеккә
бәйләнешле фән мәсьәләләре,
белгечләрнең бәхәсләре аеруча
ышандырырлык һәм табигый итеп
сурәтләнгән. Бу — әйтергә яраса,
язучының үз стихиясе. Язучы алар- ны
тасвирлаганда үзен судагы балык
шикелле тоя. Аның осталыгы шушы
сфераны, андагы каршылыкларны ачуда
нык күзгә ташлана. Әгәр шушы өлкәне
романда партия оешмасы тормышын,
партия хезмәткәрләренең эшчәнлеген,
уйлануларын сурәтләгән күренешләр
белән чагыштырып карасак, әлбәттә,
язучының үз белгечлеге өлкәсе күп
кызыграк, тирәнрәк, көчлерәк
ачылганын күрербез.
Г. Ахуиовның «Хәзннә»се шулай ук
язучының нефтьчеләр тормышын
өйрәнү нәтиҗәсе буларак туды. Моннан
4—5 еллар элек Гарифны Әлмәткә
озаткан идек. Яшь язучы зур яну белән
тормыш эченә чумды: яңа өлкәне —
нефть техникасын да, аның кешеләрен
дә тырышлык белән өйрәнә башлады. Бу
өйрәнүне, яңа әдәби материал белән та-
нышу процессын без аның очеркла-
рында, хикәяләрендә күреп тордык.
Бигрәк тә пьесасы үзе өчен дә,
тамашачы өчен дә гыйбрәтле булды:
биредә нефть нефтьчеләрне, ә нефть-
челәр кешеләрне каплап китте. «Хә-
зинә»дә инде ул беренче планга
производствоның техник процессын,
техника проблемаларын түгел, ә кешегә
бәйләнешле конфликтны куеп
тасвирлау кирәклеген төшенеп эш итте.
Романда нефть эшчеләренең фидакарь
хезмәте, хезмәт процессы хәтердә
калырлык итеп сурәтләнгән. Лотфулла
Дпяров яки ■ Кәрим Тимбиков
бригадаларының эшен тасвирлаган
урыннарны гына хәтергә төшерү дә
җитә. Нефтьчеләр характерын, аларныц
кырыс тормышын шундый
нечкәлегендә, табн- гыйлегендә тик шул
буровой кешеләре беләп бергә яшәгән,
нефть исе «иснәгән» кешенең генә иҗат
итә алуы шөбһәсез.
Романда җир байлыгын яулау чьш
мәгънәсендә авыр яу, көрәш төсендә
сурәтләнә. Бу көрәш төрле
каршылыкларны үз эченә ала. Автор
кешенең табигать белән көрәшен ачуга
аеруча басым ясый.
Кәрим Тимбиков бригадасының,
беренче скважина бораулавы, хезмәттә
туган авырлыклар матур бирелгән. Әнә
шул авырлыкларда
нефтьчеләр характеры сынала, дө-
ресрәге, әнә шундый авыр табигый
шартларда нефтьчеләр характеры туа.
Г. Ахунов беренче нефтьчеләргә
төшкән авырлыкларны бөтен кырыс-
лыгы белән тудыра, бу яктан ха-
кыйкатьне тагы да тулырак итеп ача.
Менә бер кечкенә эпизод:
«— Ашот канда йөри сон безнең?
Нишләп ашарга керми?..
— Ашотның ботына элеватор чаклы
чуан чыккан. Чуанына турбобур бәрелеп
тишелгән. Хәзер шуны балчык измәсе
белән ямап, нефть белән майлап утыра!
— Ә мин чуанны беләсезме кемгә
чыгарыр идем?
— Кемгә?
— Трест управляющие Кожанов- ның
секретарьшасы Марусяның йомшак
җиренә1
— Әллә дә өстенә бастың. Сыер
икәнсең!
— Утыра алмый җаны чыксын.
Утыргач, бер каравыл кычкырсын.
— Ха-ха-ха! Хи-хи-хи!
— Кешнәвен кешнисез, егетләр,
озакламый еларга туры килмәгәе. Я,
әйтеп карагыз: кайсыгызның ботында
юк сызлавык? Дәшмисез. Менә шул-
шул! Көннәр буе юеш киемнән йөрибез,
буровой юллары тездән пычрак, ботыңа
түгел, әллә кай төшләреңә чуан чыгар...
Нәрсә карыйлардыр конторда, анасын
сат- кырлары!..
— Контор контор и иде, мастер нәрсә
карый диген!
— Нәрсә карасын, мастер хәзер
тугызынчы малайны хәстәрләү ягын
карый, хатын куенында гайрәт орып
ята!»
Бу — аңлашылып ук тора, шундый
пычрак көзге айларда вахтада торучы
егетләр сөйләме. Шушындый җанлы,
тормышчаң күренешләрне романнан
байтак китерергә мөмкин булыр иде.
Язучы хезмәт пафосын, нефтьче-
ләрнең гадәтн эшләрендә дә героика
тулып ятуын табигый һәм матур итеп
сурәтли. Табигатьне җиңүче кешеләрне
олы итеп күрсәтергә омтыла.
Буровойдагы эш процессын
сурәтләгәндә авторның әкият дөньясына
мөрәҗәгать итүе һич тә очраклы түгел:
«Бу көннәрдә буровойларга килеп
чыксам, гаҗәп күренешләргә тап .була
идең. Баш өстенә утлы факел күтәргән
кешеләр әрле-бирле йөриләр, әйтерсең
лә, хәзинәләр амбарын саклап торучы
тылсымлы затны изге догалары белән
сихерлиләр. Әйтерсең, явыз көчләр
белән рәхимсез көрәшкә чыкканнар».
Җир хәзинәсе яулауда, табигатьнең
явыз көчләре белән рәхимсез көрәштә
кешеләр гаять күп каршылыкларны,
авырлыкларны җиңәләр. Кәрим образы
да әнә шул хезмәт авырлыкларын җиңә
алуы, тәвәккәллеге белән әйбәт ачылган.
Күп төрле кыенлыкларны күрә һәм
күрсәтә алуы, нефтьчеләрнең хезмәт
героикасын ачуы — яшь язучының
җитди уңышы. Әмма шунысын да әйтеп
үтәргә кирәк, кайвакытта автор табигать
белән көрәшне, җир хәзинәсе өчен
көрәш кыенлыкларын күрсәтәсе урында
сөйләп үтү белән генә чикләнә, шул
сәбәпле, конфликтны үстерүдәге, тирә-
нәйтүдәге мөмкинлекләр тиешенчә
файдаланылмый кала. Бу очракта
авырлыклар, каршылыклар, харак-
терларны ачасы, вакыйга булып сю-
жетта урын аласы урында, фән буларак
кына яши башлыйлар.
«Хәзинә»дәге конфликтны табигать
белән көрәшкә — нефть өчен көрәшкә
генә кайтарып калдыру дөрес булмас
иде. Әйе, ул әсәрнең конфликт нигезен
һәм сюжет кысасын төзи. Әмма язучы
җир асты хәзинәсе өчен барган көрәшне
кеше өчен, күңел байлыгы өчен барган
көрәш белән дә тыгыз бәйләнештә
сурәтли. Тышкы вакыйгалар Татарстан
өчен яңа булган производство — нефть
чыгаруны оештыру тарихы, нефть өчен
көрәшкә бәйле бара. Эчке сюжет үсеше
исә кеше өчен көрәшкә бәйле. Нефть
табигатьне, шул якны үзгәртеп кенә
калмый, ул бөтен көнкүрешкә үтеп керә,
Кәрим, Арысланнарның язмышларын
икенче якка борып җибәрә, Фәүзия,
Шәмсия, Атнабайларның профессия-
ләрен үзгәртә, кешеләрнең психоло-
гияләренә тәэсир итә. Шәвәли карт
семьясының язмышы бу яктан аеруча
характерлы. Ул символик мәгъ
нә белән сурәтләнгән: аның балалары
Арыслап, Фәүзияләр иске фикер- .ле
атасы юлыннан китмиләр, яка тормыш
аларпы яна юлдан .алып китә. Балалар
белән аталар арасында да шул нигездә
конфликт туа. Г. Ахунов хосусый
милекчелек психологиясе белән
(Шәвәли, Мәгыйшә) яца мораль
арасындагы (Арыслан, Фәүзия) көрәшне
табигый һәм психологик
ышандырырлык итеп сурәтли. Әмма
семья эче белән генә чикләми.
Шәвәлиләрдә сак-, .ланган иске
крестьян психологиясе аларның
күршесе киң күңелле Лотфулла
семьясын — эшче характерын сурәтләү
белән тагы да рельефлырак булып
ачыла.
Шәвәлинең, үз кызы туган йортын
ташлап чыгып китә. Бу йортка киң
күңелле Йөзлекәй әби дә сыймый.
Үләннәр басып киткән Дияр нигезе
башта ташландык хәлдә күз алга басса,
Лотфуллалар кайту белән ул җанлана.
Хәтта Көбәш Шәвәлие, эшче кодасы
бүләк иткәч, шул нигезгә бик җилле генә
күчеп тә утыра. Бик тә мәгънәле
яңгырын торган деталь: черек
фәлсәфәне үзендә саклаган нигезгә
утырган йорт та черек булып чыга.
Бер төр каршылыклар мәхәббәткә
бәйле туалар. Булат һәм Фәйрүзә
мәхәббәте бик тә үзенчәлекле бирелгән.
Әмма Булат образы бу уңайдан
ничектер ачылып бетмәгән. Арыслан
белән Мөнәвәрә, Мөнәвәрә белән Кәрим
мөнәсәбәтләренә автор нык әһәмият
биргән. Язучы Арысланны пьедесталга
мендерергә тели, әмма герой еш кына
«карыша». Автор, бер яктан, аны укучы-
га олы мәхәббәт кешесе итеп тәкъдим
итә (өйләнә алмый йөрүендә һаман шул
Мөнәвәрәгә мәхәббәте гаепле бит).
Арысланда исә кирәк моментта
тәвәкәллекне (Мөнәвәрә киңәш
сорагач), шул олы хиснең хәрәкәтен
күрмибез. Мөнәвәрә белән Арыслан
арасындагы мөнәсәбәтләрнең элеккесе
дә, хәзергесе дә Кәримгә дә, башкаларга
да билгеле түгел. Кыскасы, бу сфера
бертөрлерәк, тынычрак ага,
характерларны тулырак ачар өчен
драматик коллизия җитми.
ЗАМАН РУХЫ ҺӘМ КОНФЛИКТ
Заман рухын ачуда конфликт гаять
зур роль уйный.
Әсәрнең конфликтында җәмгыять
үсешенең шул чорына хас тенденцияләр
һәм каршылыклар гәүдәләнә.
«Хәзинә»дә без илленче еллар
башындагы һәм уртасындагы со-
циалистик җәмгыятьнең әһәмиятле
үсеш тенденцияләрен — халыкның
сугыштай соңгы еллардагы
авырлыкларны җиңеп, хезмәт фрон-
тында яңа уңышларга ирешүен, төрле
милләт вәкилләренең, бер тугандай
кулга-кул тотынышып, Татарстан нефте
өчен зур энтузиазм белән көрәшүләрен
күрәбез. Язучы эшчеләр арасындагы
кешелекле мөнәсәбәтләргә,
коллективизм, интернациональ
туганлык хисләренә киң урып бирә, һәм
бик дөрес эшли. Чөнки бит шәхес
культы совет кешеләре арасында
урнашкан мөнәсәбәтләрнең асылын
үзгәртә алмады.
Романда Кожановның трест күлә-
мендә авангард бригада төзүенә бәйле
рәвештә Кәрим Тимбиков тирәсендә
оешкан конфликт төене дә бар. X. Хәйри
«Яңалыкны раслаучы роман» исемле
мәкаләсендә Кәрим образы уңае белән
«романда шәхес культы заманына бәйле
булган бик әһәмиятле мәсьәлә — кеше
язмышына игътибарсыз карау, эштә буш
шау-шу тудырып, берьяклы рекорд-
чылык, күз буяу беләк, «мин-минлек»
белән мавыгу мәсьәләсе куелган», —
дип яза. Тәнкыйтьче Кожа- новиы да
«шәхес культы чоры бюрократы,
массадан аерылган, тәкәббер
управляющий» дип атый. Шәхес культы
заманындагы аерым тенденцияләрне
шушы образлар йөртүен тәнкыйтьче
дөрес билгели. Әмма узучы аларны кире
образлар буларак кына сурәтләми.
Кожаиовны, мәсәлән, коеп куйган
бюрократ итеп күз алдына китерүе
кыеп. Дөрес, аңарда тәкәбберлек тә юк
түгел, ләкин үз эше өчен яну да, кеше
өчен борчылу да бар. Кәримнең эчеп
тилереп йөрү хәбәрен ишеткәч, үз янына
чакырып бик каты пешереп җибәрүче
шул Кожанов түгелме соң? Кожа
нов — катлаулы характер нтеп уй-
ланылган образ. Рекорд бригадасы
оештыруы да начар нияттән, мин-
минлегеннән генә тумаган, дәүләт
интереслары белән бәйләнгән.
Кәримне дә, Кожаповны да «буш
шау-шу тудыручылар, күз буяучылар»
итеп санап булмый. Дөрес, Кәримдә
узыну бар, иптәшләрен санга санамау
да, каты куллылык та бар, рекорд
артыннан куу белән мавыгу да бар, әмма
эшкә бирелүе дә, оештыру сәләте дә,
күрелмәгән рекорд куюы да бар. Хәтта
Кәримнең дошманы Арыслан да
«Кәримне татар нефте тарихыннан сыза
алмыйсың» дип танырга мәҗбүр була.
Шулай да Кәримнең һәм Кожа-
новның характерын аңлауда укучыда
каршылыклырак тойгы калуын әйтергә
кирәк. Аларның характерындагы кире
сыйфатларны чор -белән, шәхес культы
.белән бәйләү, гомумиләштерү
йомшаграк.
«Язгы авазлар»да исә тарихи ат-
мосфера, конфликтның социаль
яңгырашы тирән һәм көчле.
КПСС Үзәк Комитетының 1953 елгы
сентябрь Пленумы авыл хуҗалыгында
яшәп килгән кимчелекләрне ачуы,
аларны төзәтергә юллар күрсәтүе белән
колхоз авылы тормышында яңа бер
дәверне башлап җибәрде. Шушы яңа
чорның яңа билгеләре «Язгы авазлар»
романында искелек һәм яңалык көрәше
төсендә калку гәүдәләнә. КПСС Үзәк
Комитетының авыл хуҗалыгы буенча
соңгы еллардагы карарлары
яктылыгында хәзерге авылга күз ташлау
язучыга бүгенге тормышны реалистик
тирәнлектә күрсәтергә киң
мөмкинлекләр ачкан. Бу, бер яктан,
әсәрдә колхоз производствосындагы
һәм авыл көнкүрешендәге
кимчелекләрне тәнкыйть итүнең көчле
булуында, кешеләрнең гореф-
гадәтләрендә яшәп килгән искелек
гадәтләрен сурәтләүдә кыюлыкның
артуында күренсә, икенче яктан, шул
искелеккә һөҗүмнең көчле булуында да
чагыла.
Партиянең авыл хуҗалыгына ярдәмгә
чакырып дәшкән чаңы министрлыкның
элекке белгече белән райкомның элекке
секретарен республикабызның нц
арттагы колхозларының берсендә
очраштыра.
Элекке... чөнки Советлар Союзы
Герое Ифрат Аллаһпиров хәзер колхоз
председателе. Солтан да тыныч
кабинетын үз теләге белән калдырып,
Ифрат җитәкли башлаган колхозга
зоотехник буларак килеп төшкән. Роман
да нәкъ менә шул вакыйга белән
башланып китә. Ифрат өчен дә, Солтан
өчен дә күп нәрсә яңа: вазифалар да,
масштабларда башка, шартлар да бүтән.
Эш даирәсе тарайган, әмма аңа карап
алып бара торган йөк җиңеләймәгән.
Эшнең тагы да авыррагы, җа-
ванлылыкның тагы да зуррагы йөк-
ләтелгән — кулларына аяныч хәлгә-
төшкән колхозның һәм колхозчыларның
язмышы тапшырылган. Характерлары
үзгә булса да, аларны олы максат өчен
көрәшкә ташлану солдатларны сугыш
кырында якынайткан кебек якынайта,
дуслаштыра. Кешеләрне танырга өй-
рәнгән Ифрат. беренче очрашуда ук
Солтанны үз итеп танып ала. Алар һәр
икесе — Ватан сугышының авырлыгын
җилкәләрендә күтәреп чыккан элекке
солдатлар. Әмма алар өчен элекке дигән
сүз бу урыңда урынсыз. Алар хәзер дә
солдатлар. Ифрат. Солтан, Моро-
зовларның искелек белән көрәшләрендә
хәзерге чорның әһәмиятле иҗтимагый
каршылыклары ачыла.
Язучының конфликтны сайлауда һәм
оештыруда үзенчәлеге дә шунда: ул
үзенең төп игътибарын тормыштагы
иҗтимагый-социаль- каршылыкларны
ачарга, тикшерергә юнәлткән, сюжетны
да шуңа кулай итеп корган. Романда
эчке конфликт та: геройларның эчке
каршылыкларына, характерларына бәй-
ле каршылык та бар. Шулардай,
мәсәлән, Солтан — Суфия конфликты
матур гына яктыртылган. Солтан,
Фатыйма кебек образларда- авторның
эчке һәм тышкы конфликтны бергә
тыгыз итеп бәйләргә ирешүең дә әйтеп
узарга кирәк.
Романда шул чор атмосферасы^ шул
чорның иҗтимагый каршылыклары
колоритлы һәм кискен итеп
сурәтләнгән.
Шәхес культы чорындагы иске
җитәкчелектән Ифратка да, Солтанга да
авыр мирас калган: фермада терлек
ачлыктай кырыла, ашатырга саламнан
башка бертөрле дә азык юк, саламны
кырдан ташырга машиналар да, атлар да
җитешми. Колхозның бурычлары
түләнмәгән, счетына арест салынган,
колхозчы Камиләнең балалары өйдә
күлмәксез аптырап утыралар.
Колхозчыларда колхоз эше өчен яну,
кызыксыну беткән. Артель башына
менеп оялаган бер төркем кеше
җитәкчелекне үз кулына алып, колхоз
байлыгын имеп яшәп килгән.
«— Соңгы айларда ничә баш эре мал
үлде?
— Алты баш, — диде Сабир эш
арасында шалт итеп счет сугып.
— Ничә баш сарык үлде?
Сабир тагы, шалт итеп, счет төй-
мәләрен чигерде.
— Егерме баш, бүгенгесен исәп-
ләмәгәндә.
— Дуңгыз?
— Эресе-вагы беләнме?
— Кәнишне?
•— Алтмыш сигез.
— Ә тавык-чебеш?
— Аның исәбенә чыгарлык түгел:
меңнең, теге ягында».
Ифрат белән бухгалтер арасында
барган диалогтан да колхозның бүгенге
хәле аяныч икәнлеге ачык аңлашыла.
Шул ук Баһавыйлар, аның иярченнәре
хәзер дә төрлечә астыртын көрәш алып
баралар. Бер очракта Ифратларны
дәүләт планын бозуда, колхоз малын
әрәм- шәрәм итүдә гаеплиләр,икенче оч-
ракта төрле гайбәт сүзләре тараталар.
Баһавый төеннәрне шактый чия-
ләндереп бәйләгән. Аның райком
секретаре Халиков белән әшнәлеге
мәсьәләне тагып да катлауландыра.
Аларны чишәр өчен Ифрат, Солтан-
нарга күп кан бозарга туры килә. Әмма
ахырда күп еллар колхозчыларның
сәламәт тәнендә яман шеш булып
килгәп авыру ачыла. Кылган эшләре
белән Баһавый үзен-үзе фаш итә,
хатыны фаш итә (Баһавый өенә ут
төртүе), колхозчылар фаш итә
(җыелыш). Мәрьямнең үч алуы да,
колхозчыларның Баһавыйга карата
кабынган нәфрәтләре дә матур су-
рәтләнгән.
Аңа, үзенең хатыныннан башлап,
бөтен халык йөз чөергән. «Алтын
куллы» Шәмси белән сөйләшкәндә
Баһавый үзе дә бу турыда ачык итеп
әйтә:
«— Нишләргә соң инде, нишлим соң
инде? Башка юл калмады бит, Шәмси
абый җаным. Кем дә мине яратмый.
Район җитәкчеләре яратамы? Яратмый.
Колхоз җитәкчеләре? Күптән. Ә халык?
Үзебезнең Ширъяздан халкыбыз, ул да
мине яратмый. Бүген минем биткә лач
итеп төкерделәр» (283).
Шунысы да бар. Баһавый туганда ук
шундый албасты булып тумаган. Сугыш
елларында аны туган илен эчкерсез,
батырларча саклаучы солдат итеп
күрәбез. Партия сафына да ул шунда
кергән. Аның мораль туарылуы ни
сәбәптән килеп чыга һәм кайчан
башлана? Автор бу сорауларга
Баһавыйның Шәмси белән сөйләшү
күренешендә персонажның үзеннән
җавап бирдертә:
«— Кайттым мин фронттан. Шәмен
абый җаным, и күрәм, гөрләп торган
авылның җаны коелган, канаты
каерылган. Нишләргә? Бил сындырып
эшләп, хезмәт көненә ике йөз грамм
ындыр чүбе алыргамы, я булмаса башка
берәр юл табаргамы? И нәрсә? Күрәм
бит, Шәмси абый җаным, шул ук ярлы
авылда менә дигән итеп яшәүчеләр бар.
Нигә миңа шулай итмәскә?»
Шәхес культы тудырган яман
күренешләр белән көрәшкә романда 3УР
Урын бирелгән. Баһавыйның эш-
чәнлеге, шәхес буларак туарылуы да
нигездә шул чорга килеп бәйләнә. Автор
Баһавый кебек типларның
яшәүчәнлеген, тамыр җибәрүен шәхес
культы атмосферасына, Халн- ковларга
бәйли. Менә шуңа да Ифрат, Солтаннар
өчен төеннәрне чишү гаять авыр була.
Язучы колхоз производствосындагы
аяныч хәлне дә шәхес пультының
нәтиҗәсе буларак сурәтли. Ик
куркынычы — Камилә кебекләрдә
колхозга ышаныч кимегән. Солтан,
Ифрат шушы югалган ышанычны
кайтару өчен Шакир, Фатыйма кебек
активны үз тирәләренә туплап.
ал арга таянып, Баһавый, Халл ионларга
каршы көрәш башлыйлар. Яна
җитәкчелеккә яңадан-яңа каршылыклар
чыга тора. Бер яктай, МТС ка
бәйләнешле, икенче яктан ■өстән
билгеләнгән планга, инициативаны
кысуга бәйләнешле төрле киртәләр туа
(трактор мәсьәләсе, терлекчелек планы,
ч әчүлек планы 11. б.).
Тормыш күтәргән яңалык һәр адымда
искелек белән, иске догматик карашлар
белән очраша. Тормышның яна агымын
күрә алмау, искечә җитәкчелек
кысаларыннан ычкына алмауны без
Халиковта да, министрлык вәкиле
Ибрай Сабито- вичта да, МТСның баш
зоотехнигы Шәйхидә дә күрәбез. Автор
шушы иске җитәкчелек вәкилләреннән
аеруча Халиковка игътибар итә.
Райком бюросына чакырылган
җирдән Ифрат райком секретаре
Халиковка кара савытын атып бәреп
чыгып китә. Халиков белән Ифрат
арасындагы мөнәсәбәтнең куеруында
шушы кара савыты зур гына роль
уйный. Әмма Ифрат белән Халиковның
дошманлыгы темперамент
аерымлыгына гына бәйләнмәгән. Язучы
бу ике кешенең бәрелешенеке төрле
дөньяга караш, шуңа бәйле рәвештә,
җитәкчелектәге ике стиль көрәше итеп
сурәтли. Халиков — шәхес культы
идеологиясе җимеше. Шәхес культы
аның характерына тирән эз салган.
Язучы Халиков образын тасвир-
лаганда, кайбер рецензентлар язуынча
(Г. Рябов), аның партия эшенә
аңлашылмау аркасында гына килеп
керүен күрсәтүне күздә тотмаган. Ул.
шулай ук шәхси интересларны гына
күздә тотучы беркатлы кеше дә түгел,
язучы аны катлаулы характер итеп
бирергә уйлый. Моны Халиковның
хатыны белән сөйләшүеңдә дә, Морозов
белән әңгәмә вакытында да ачык
тоябыз. Ул партия эшенә бирелгән кеше,
шул эштә яну да бар анда. Әмма чын
мәгънәсендәге партия эшчесе түгел.
Шәхес культы идеологиясе аңа кире
яктан тәэсир иткән. Бу аның үз эшенә,
халыкка карашларында да, эш стилендә
дә гәүдәләнә.
Күрүебезчә, А. Расих конфликтны
зур социаль яңгырашлы итеп ала,
кискен бәрелешләрдә сурәтли. Шундый
каты төйнәлгән төеннәрне чишү
бурычын да ул лаеклы геройларга —
Ифрат, Солтан, Шакир, Морозовларга
— яңа заман сулышын ачык тойган
кешеләргә йөкли. Хакыйкать, дөреслек,
заман — шушы геройлар ягында. Шуңа
да алар кыю эш итәләр, тирән ышаныч
бе- лән көрәшәләр.
Бу геройларның хәрәкәтләрендә
алариы күтәрә торгам уртак момент бар:
алар авыл хуҗалыгында һәм тормышта
яңа чор тууын, партия чакыруын тирән
аңлап эш итәләр. Бу яктан алар Халиков,
Зәкиев кебек партия эшчеләрениән дә
нык кына аерылалар.
А. Расих һәр образ-характерны
заманның теге яки бу тенденциясен
үзендә йөртү ягыннан ачарга омтыла.
Образлар тирән социаль мәгънәле итеп
уйланылганнар. Эпизодик образларга да
(мәсәлән. Шмидт, Җәмилә, Зиннур,
Шәмси образлары) автор менә шундый
иҗтимагый социаль мәгънә сала
(Шмидт, Җәмиләнең авылдан
производствога китүләре, Шәмсинең
авылга кире кайтуы). Баһавый, Халиков
кебек образларны да автор теге яки бу
кимчелекләргә ия булган кире геройлар
итеп кенә сурәтләми, ә шәхес
культыиың тәэсирен үз психо-
логияләрендә татып, шул чир белән
авырган шәхесләр итеп күрсәтә.
Шуңа да Ифрат, Солтан, Морозов,
Шакирларның Баһавый, Хали- ковлар
белән көрәше характерлар
аерымлыгына нигезләнгән көрәш итеп
кенә түгел, ә шәхес культы идеологиясе
белән, аның тормышка үтеп кергән
калдыклары белән көрәш дип кабул
ителә. Романның төп конфликтын язучы
идеологик- политик характерда төзи.
Романда яктыртылган төп
вакыйгаларга, ситуацияләргә,
образларның үз-үзлә- реи тотуларын
аңлатуга әнә шул күзлектән якын килә.
Менә шуңа да «вакыйгаларны
тасвирлауда философик
гомумиләштерүләр җитми» дигән фикер
белән килешәсе килми. Безнеңчә,
язучының кимчелеге вакыйгаларның ни
дәрәҗәдә гому- миләштерелүендә түгел.
Вакыйга-
лар куе ител, социаль мәгънәле итеп
тасвирлана. Фәлсәфи гомумиләштерүе
дә җитәрлек: әсәрдәге вакыйгалар
тормыш диалектикасын, капма-
каршылыклар көрәшендә «яз»иын
җиңүен дәлилле ачмый- лармыни?
КОНФЛИКТНЫҢ ЭЗЛЕКЛЕЛЕГЕ
Конфликтны оештыру, аны чама
тойгысы белән генә дәвамлы үстерү
мәсьәләсе хәтта зур тәжрибәле
язучыларны да борчый. Билгеле, бу
авырлыктан беренче романын иҗат
иткән Г. Ахунов та котыла алмаган.
Тормыш материалын, вакыйгалармы,
образларны билгеле бер вакытка һәм
урынга, конфликтка бәйле урнаштыруда
пропорциянең җитешмәвенә, әсәрнең
төзексезлегенә күз йомып китеп
булмый.
Автордан Кәрим белән Арыслан
арасындагы конфликтны гына үстерүне
таләп итү, билгеле, һич тә дөрес булмас
иде. Бу фикерендә X. Хәйри шиксез
хаклы, әмма язучының күп мәсьәләләр
алып, аерым мәсьәләләрне «кузгатып
кына куюын, хәл итеп бетермәвен»,
«аерым кисәкләрендә осталыгы
җитмәвен...» роман бит ул «тормышның
киц һәм төрле катламын, төрле кеше-
ләрең үз эченә сыйдыра, шәхси һәм
иҗтимагый чынлыкны киң, күпкырлы
итеп тасвирлауны таләп итә» дип, роман
жанрының үзенчәлегенә сылтап,
кимчелекләрне аклау белән дә килешеп
булмый. Роман гаять киң сулыш белән
— Татарстанда нефть тууга бәйле
рәвештә Кәли- мәт табигатенең үзгәрүен
һәм нефтьнең көнкүрешкә, семья, кеше
язмышларына тирән йогынты ясавын
сурәтләгән вакыйгалар белән башланып
кптә. Язучы башта ике семья
язмышын—Көбәш Шәвәлие һәм Диар
нигезе язмышың үзәккә ала. Бу семья
вәкилләре ахырга кадәр сурәтләнәләр.
Ләкин IV бүлектән трест управляющие
Кожанов образына һәм аның киңәшмәдә
ясаган тәкъдименә — бораулауда
авангард тудыру мәсьәләсенә бәйле
рәвештә яңа сюжет сызыгы, яңа
•конфликт төене туа һәм төп акцент шул
авангард, рекордчы Кәрим Тимбиков
бригадасы тирәсенә күчә. Төп
проблеманың, төп мотивның үзгәрүе
образларга булган акцентның да
үзгәрүенә сәбәпче булган. Элек үзәк
урында торган сюжет сызыклары,
конфликтлар һәм мотивлар пассивлаша,
кайбер образлар элекке ачылган
дәрәҗәләрендә туктап каладар.
Мәсәлән, Лотфулла, Булат образлары
белән шундый хәл килеп чыккан.
Соңыннаирак килеп кергән кайбер
образлар исә үзләрен тулы итеп күрсәтә
алмый калалар.
А. Расихның да конфликтны оеш-
тырудагы кимчелекләре бар. Иң беренче
чиратта — тормыш фәлсәфәсен ачуда
вакыйгаларны тизләтүе, конфликтны
чишүне вакыт ягыннан ашыктыруы.
Хәтергә төшерик. Вакыйга романда
1954 сл башында башлана һәм шул
елның язында язгы чәчү күренеше белән
тәмамлана. Өшәнгән колхоз шушы аз
вакыт эчендә аякка басып өлгерә,
колхозчыларда җитәкчелеккә ихтирам
һәм ышаныч туа, хезмәт көненә
акчалата түләү аркасында, материаль
кызыксыну, эшкә дәрт уяна, читкә
киткән кешеләр дә авылга кайта
башлыйлар, Баһавый кебекләрнең оясы
туздырыла, Фатыйма исә ферма мөдире
булып үсә, Баһавый да, Халиков та хата-
ларын аңлыйлар, романның ахырында
инде төзәләләр.
Гомумән алганда бу дөрес кон-
цепция, безнең чынбарлыкның ха-
рактерың дөрес гомумиләштерә.
Сентябрь Пленумы карарыннан соң
авылда нәкъ шушындый процессны
күрдек.
Әмма колхоздагы һәм кеше ха-
рактерындагы зур үзгәрешләрне дүрт-
биш айга сыйдырып бетерү . әсәрнең
ышандыру көчен киметә төшә. Автор
каршылыкларны чишеп бетерергә
тырыша. Ә бит тормышта ул әле дә
ч ишелеп бетмәгән.
Аннары, конфликтны эзлекле үстерү,
композиция коруда пропорция биредә
дә җитми. Бу бигрәк тә җитәкчелектәге
иске стиль белән көрәш темасында ачык
күзгә ташлана. Романның беренче ике
бүлегендә язучы акцентны шуңа
юнәлтә. Соңгы бүлектә исә бу мәсь-
әлә һәм, шуңа бәйләнештә, Халиков,
Баһавый образлары да арткы планга
күчә. Әйтерсең лә Халиков- пы
райкомнан, Баһавыйиы колхоздагы
җитәкчелектән алу белән шәхес культы
идеологиясе белән көрәш тә бетә. Ten
акцентмы башта шуңа юнәлткәч, аны
ахырга кадәр эзлекле үстереп алып
барырга кирәк иде.
Тышкы конфликт белән мавыгуның
да аерым очракларда кире яклары бар:
бу бигрәк тә образларның хәрәкәт
итүләрендәге үзенчәлекләрне ачканда
аларны тик тышкы каршылыклар белән
генә дилилләргә омтылуда күренә.
РОМАН ГЕРОЕ ҺӘМ
ХАРАКТЕР
Романның герое мәсьәләсе язучының
тормышны кабул итүе белән дә, әсәрнең
төп проблемасы белән дә турыдаи-туры
бәйләнгән. Әсәренең төп геройлары
итеп А. Расих бүгенге тормышның чын
геройларын алган. Тормыштагы
алдынгы тенденцияләрне үзләрендә
йөрткән шушы ике мөлаем егетне —
Солтан белән Ифратны — әсәр үзәгенә
кую роман өчен бик тә отышлы булып
чыккан. Ул заман рухын тирән ча-
гылдырырга, заманның төп тенден-
цияләрен ачык итеп сурәтләргә, кон-
фликтны кискен итеп оештырырга,
көрәш перспективасын күрсәтергә
мөмкинлек биргән. Ә характер иҗат итү
тагы да авыррак. Биредә, гому-
миләштерүдән тыш, образның үзенә
генә хас индивидуаль дөньясына үтеп
керү мәсьәләсе килеп баса. Геройның
рухи дөньясының үзгәлеген аның
телендә, я булмаса уйлануларында, яисә
төрле вакыйгаларда үз-үзен тотышында
тормышчан итеп җанландыру язучыдан
гаять зур осталык сорый.
«Язгы авазлар»да көрәшүче солдат
характерлы геройлар — Шакир,
Морозов, Ифратлар арасында характер
буларак иң тулы ачылганы Солтан.
Язучы Солтанны һәрвакыт игътибар
үзәгендә тота, ахыргача эзлекле
рәвештә үстереп алып бара. Солтан
образын үзәккә кую ком-
Нил Юзиев «-
позицион яктан да, идея-проблема- тик
яктан да уңышлы. Чөнки Солтан эш
сферасы, фикерләре буенча да авторга
якын образ. Иң әһәмият- лесе — ул
заман рухын тирән тойган коммунист
кеше. Хәзерге буын кешеләрендәге
героик һәм кешелекле сыйфатларны без
аңарда аерылгысыз бердәмлегендә
күрәбез. Чор героикасын автор бүгенге
тормышның гадәтн күренешләреңдә
ача. Солтан да, Ифрат та купшы сүзләр
белән эш итүчеләр булып түгел, ә
муеннан эшкә чумган гади кешеләр
булып күз алга киләләр. Солтан да,
Ифрат та, Иван да үзләренең эшләрен
әллә нинди дәү нәрсә итеп күтәреп
шапырынмыйлар. Башкалар, өчен дә,
автор өчен дә ал ардагы бу революцион
энтузиазм бик табигый булып тоела. Ал
ардагы шушы сыйфатны кешечә
табигыйлегендә ача алуы — язучының
зур уңышы. Солтанны безгә якын
иткән, аны кеше- буларак күтәргән
сыйфатларыннан берсе — эчкерсез
рәвештә, чын күңеленнән гомум эшне,
үз белгечлеген яратуы, шул эштә януы.
«Барысы да беркайчан да түм-түгәрәк
булмый икән ул. Шуңа күрә һәркайчан
төп куанычка ябышып ятарга кирәк. Ә
менә минем өчен төп куаныч, миңа
бәхет бирә торганы шушы булып
чыкты», — дип сөйли Солтан үзенең
элекке сабакташ дусты Александр
Петровичка, «шушы» дигән сүздә
колхоздагы эшен күз алда тотып. Ул
яхшы белгеч буларак күренә. Әмма
автор безгә барыннан да бигрәк аны
кеше буларак, үз белгечлегенә
бирелгән, шуны яраткан кеше буларак
сурәтли, аның характер стихиясен
шунда күрсәтә. Солтанның терлекчелек
өчен янып йөрүләре, читтән килсә дә,
колхоз эшен йөрәгенә якын итеп: алуы,
принципиальлеге, фидакарьлеге аны
колхозның партия оешмасы секретаре
итеп сайлануга китерә. Еш кына бездә
шулай була: секретарь итеп
сурәтләнгән образ- шул вазифа кушуы
буенча хәрәкәт итә башлый. Биредә исә
башкача- рак: Солтанның гомум эш
өчен янып-көюләре секретарьлек
вазифасы кушуыннан түгел, ә йөрәк ва-
зифасы кушуыннан, аның характер
үзенчәлегеннән чыга, әнә шулай партия
эшенә бирелгән өчен дә инде аны
секретарь итеп санлыйлар. Солтанның
иҗтимагый эш өчен януын
характерның үз стихиясе •итеп,
табигый үзенчәлеге итеп ачуы —А.
Расихның иҗади уңышы.
Ифрат, Морозов, Шакир кебек
образларны тасвирлаганда да ха-
рактерның шушы ягына автор нык
игътибар иткән, шул сыйфатлары
ачылырлык уңышлы гына вакыйгалар
тапкан. Әмма характерның бу ягы
Солтанда барыбер ба шкал арта
караганда тулырак, тормышчанрак,
кешелеклерәк ачылган.
Солтанга урын күбрәк бирелүдәнме
бу? Алай дисәң бит Ифрат та язучының
игътибар үзәгеңдә. Аны да бит язучы
производствода да, семья эчендә дә,
халык арасында да җентекләп күрсәтә.
Язучы Ифратка хас үзенчәлекле
сыйфатлар да ("принципиальлеге,
тәвәккәллеге, кинәт кабынып китүе,
телендә аерым тәгъбирләр куллануы)
тапкан кебек, әмма Ифратка барыбер
нәрсәдер җитми шикелле. Хикмәт нәр-
сәдә соң? Минемчә, язучы аның шәхес
һәм партия эшчесе буларак ниндидер
индивидуаль үзенчәлекләрен табып
җиткерә алмаган. Романнан
күренүенчә, Ифрат туган авылына
кайтканчы партшколада укый, күрше
районда райком секретаре булып эшли.
Өстәвенә ул — Герой. Партия эшеңдә
байтак еллар эшләү аның характерына,
үз-үзеп тотышына, фикерләвенә
билгеле бер эз салырга тиеш. Ә
Ифратны сурәтләгән вакыйгаларда,
аның интеллектуаль дөньясында еш
кына менә шул як җитешми. Әгәр аның
биографиясендәге алдагы партия
эшләрен алып ташласак, яки аны нинди
дә булса башка эштә эшләгән (мәсәлән,
райсоветта) дисәк, минемчә, образ өчен
әллә ии җайсызлык булмас, киресенчә,
табигый- лек арта төшәр иде кебек.
Фатыйма, Суфия, Тәнзилә кебек
образлар характер буларак шактый
уңышлы ачылганнар. Автор алар- ның
үзләренә хас эчке хасиятләрен, алариы
җанлы кеше иткән сыйфатларны тота
алган, хәрәкәт итүләрен дөрес
күрсәткән. Аеруча Фатыйма образы
безнең әдәбият өчен яңалык булды. Ә
менә шушы табигый- лек, образның
үзенә генә хас дөньясында күрсәтү
Баһавый һәм Халиков кебек образларга
җитенкерәми.
Баһавыйны. үзенчәлекле тип бу-
ларак, язучы тормыштан оста тотыл
алган. Әмма аның эчке дөньясын
ачканда тормышчанлык, характерга хас
җайлылык күп кимегән. Баһавый —
председатель урынбасары, партбюро
члены. Элегрәк парторг булып эшләп
килгән. Димәк, ул беркатлы кеше түгел.
Димәк, ул шартларга җайлаша белә,
юлларын таба белә, кешеләрнең
ышанычын казана белгән, үзен
колхозчылар алдында да, районда да
күрсәтә алган. Әсәрдә исә Баһавыйның
әнә шул сыйфатлары җитәрлек
ачылмый. Ул әсәргә килеп кергәч тә
сөйләшүе, эшләре белән үзен һәр
урында фаш итеп йөри башлый. Ба-
һавыйның әйбәт кешедән сугыштан
соңгы еллар эчендә генә шундый әшәке
җанга әверелүенә психологик дәлилләү
дә җитми. Автор бу кеше эчендә барган
көрәшне читләтеп уза: без аның
яхшыдан начарга әверелүең дә, ахырда
уңай якка кискен үзгәреш тууын да
(җыелыштан соң Шәмси янында
сөйләшүләре шуны раслый) психологик
процесс буларак күрмибез, автор тик
нәтиҗәсен генә күрсәтә.
Шушы уңайдан икенче романга да
күз салыйк.
«ЧУДИНКАяЛАР ҺӘМ
ДЕТАЛЬЛӘР... ГЕРОЙНЫҢ РУХИ
ДӨНЬЯСЫ
«Хәзинә» романында Г. Ахунов- ның
үзенчәлекле образлар иҗат итүен,
характер ачу буенча осталыгы үсүен
тәнкыйть бик хаклы күрсәтеп үтте.
Роман битләрендә без тормышчан итеп
сурәтләнгән байтак образлар белән
очрашабыз. Шунысы куанычлы, бу
Кәрим, Шәвәли, Фәйрүзә, Мөнәвәрә
кебек төп нагрузкапы тартып бара
торган образларга гыпа карамый,
эпизодик характердагы образларда да,
барыннан да бигрәк, җанлы кешеләрне
күрәбез. Артык ерак китмәстән,
Йөзлекәй әбине генә алыйк. Ул ипчек
колоритлы булып хәтердә ка- ла,
Дорогомвлов 'та, Корбанов та, Зозуля
да онытылырга мөмкин, ә Йөзлекәй
карчык онытылмый.
Шәмсия истән чыгарга мөмкин, ә
Фәүзия яки Мәгыйшә әби һаман күз
алдында торыр. Лотфулла хәтердән
җуелса да, аның күршесе Шәвәли карт
онытылмас. Каюм романнан югалу
белән хәтердән дә югала. Ә
Габделмәнов яки Атнабай — югалмый.
Нилектән бу?
Бөтен гомерен пластинкалар җыюга
багышлаган инженер Габделмәнов
үзенең шул байлыгын Кәримгә тәкъдим
иткәндә болай ди:
— Атаклы кешенең чудинкасы
булырга тиеш, татарча әйткәндә, сәер
гадәтләре.
Әлбәттә, Габделмановның бу фи-
керендә безнең өчен яңалык юк. Без аны
Шолоховның «Күтәрелгән
чирәм»ендәге герой авызыннан
ишеткән идек инде. Әмма Ахунов- ның
бу сүзләрне куллануы мәгънәле һәм
сорауга беркадәр җавап та бирә.
Шолохов та үзенең геройларын
сурәтләгәндә «чудинка»ларын гаҗәп
зур психологик тирәнлек белән ача. һәр
кешедә ул кабатланмас олы байлык,
төрлелек күрә һәм шуны күрсәтә белә.
Ахунов, күрәсез, характер иҗат итүдә
Шолохов тәҗрибәсен нык истә тота. Ул
да характерны ачканда героеның нинди
дә булса «чудинка»сын тотып алып,
шуны күрсәтергә омтыла. Югарыда
телгә алынган образларның уңышлы
чыгуында характерның «чудинка»сын
сурәтли алу зур роль уйнаган.
«Чудинкахлары җитәрлек
булмаганнары исә тонык булып
чыккан.
Г. Ахунов образларның үзләренә хас
үзенчәлекләрен тормышчан та-
бигыйлегендә һәм катлаулыгында
ачарга омтыла. Менә, мәсәлән, Шәвәли
карт. Язучы аның төп «чудин- кахсын
малга хиреслегеидә, кирелегендә
күрсәтә. Әмма Шәвәли кире беткән
кеше геиә түгел. Төрле вакыйгаларда
аның башка яклары да ачыла. Менә аны
Фәйрүзә белән Булат кавышулары
хөрмәтенә мәҗлескә дәшеп киләләр.
Шәвәли картның башта талканы коры
була. Әмма үзләрен кунакка
автомобильләр белән алырга килгәч,
картның күңеле тетрәнеп китә.
Мәҗлестә Лотфулланың Фәйрүзә
турындагы җылы сүзләреннән соң ата
йөрәге тагы да йомшый, бөтен
үпкәләрен оныта, хәтта җырлап та
җибәрә.
Образ шундый яклары белән тагы да
тулылана, күп яктан ачылып, безнең
алга җанлы кеше булып баса.
Характерны катлаулы итеп су-
рәтләүне без Кәрим Тимбиковта да
күрәбез. Аны һич тә уңай яки кире
геройлар схемасына сыйдырып
булмый. Ул тормыштагыча катлаулы
характер, җанлы кеше.
Психологик анализ буенча да Г.
Ахуновның уңышын билгеләп үтәргә
кирәк. Мәгыйшә карчык төш күрә икән
яки Арысланы турында уйлый икән,
язучы шул рәвешчә тик ул гына уйлый
ала торган итеп сурәтли. Геройның
уйлануларын, гомумән характерын
үзенчәлекле итеп ачуда язучы персонаж
теленнән, яисә психологик һәм образлы
детальләрдән оста файдалана белә.
Шәвәли һәм Мәгыйшәнең акчага
хиреслекләре Арысланның беренче
хезмәт хакы алып кайтуга бәйле рә-
вештә матур ачылган. «Соңгы көннәрдә
аларны бер уй аеруча борчуга салды:
Арыслан эшләп тапкан акчасын өйгә
кайтарып бирерме, юкмы? Арысланның
хезмәт хакы алыр көне якынайгач, алар
күзгә күренеп юашландылар, бер-
беренә карата ихтирамлы булып
киттеләр».
Акчасын алып кайтып биргәннән соң
бер атналар үткәч, Арыслан китаплар
алыр өчен әтисеннән йөз сум акча
сорый. «Шәвәли картка китап алу өчеи
йөз тәңкә акча тоту акылга сыймас
бернәрсә булып күренде. Шуңа күрә ул,
янчыктан акчаны чыгарганчы,
«нифетьче мачтырлар- ның» берсенең
дә китап укып борауламауларын, имде
укыйм дисә, кө- тепхаиәдә дә бик күп
булуын әйтеп, әллә ничаклы сүз сөйләп
ташлады... акча салган янчыгым
табалмыйча, эзләп азапланды».
Мөнәвәрә белән Арыслан мөнәсә-
бәтләренә бәйле рәвештә автор башка
характердагы детальләрне
куллана. Менә алар көтмәгәндә шә-
һәрдә очрашалар. Икесендә дә үт-
кәндәге мәхәббәт хәзер дә дөрләп
кабынырга тора. Әмма Мөнәвәрә хәзер
семья кешесе, балалар анасы. Аларныц
очрашу күренешендә язучы бакчадагы
сары яфрак детален бер дә юкка гына
кертми. Ул үзенә күрә яшьлек
мәхәббәтенең үтүенә кинаяле мәгънә
биреп кулланылган. Икенче көнне кабат
Арысланны, мәхәббәтен эзләп, юксы-
нып Мөнәвәрә кичәге бакчага килеп
чыга. Монда без кабат сары яфраклар
белән очрашабыз.
Менә Мөнәвәрә күңелендәге бор-
чуларын, Кәримне яратмавын сөйләр
өчен әнисе янына бара.
«— Әллә авырыйсыңмы, кызым,
ябыгып киткәнсең?
Мөнәвәрә, юк, дип, баш селкеде».
Язучы нәкъ шул минутта табигать
күренешеп сурәтли:
«Кояш Зәгъферан таулары артына
яртылаш иңгән. Офык читендәге болыт,
итәгенә ут капкандай, алтынланып
янып килә. Җил капкага яны беләнрәк
торган Мөнәвәрәнең борчулы йөзендә
кичке шәфәкъ шәүләсе уйный».
Күренеш оста художникларча
сурәтләнгән. Пейзаж үз алдына яшәми,
ул да Мөнәвәрәнең эчке авыр халәтен
ачарга булыша.
Зәгъферан таулары артына яртылаш
иңгән кояш һәм олы бәхетен югалткан
Мөнәвәрә... Офык читендәге ялгыз
болыт һәм мәхәббәтендә ялгыз
Мөнәвәрә. Шушы ерак күренешләр
арасында без якынлык тоябыз.
Мөнәвәрә образын авторның. еш кына
баеп баручы кояш фонында бирүе бер
дә очраклы түгел. Бу бик оста тотып
алынган деталь. Эйзенштеннның
кинодагы мохтаж принцибына охшаш
алым. Ялгыз болытның итәгенә ут
капкандай алтынланып янып килүе дә,
Мөнәвәрәнең йөзендә кичке шәфәкъ
шәүләсе уйнавы да Мөнәвәрәнең шул
вакыттагы авыр психологик халәтенә
тыгыз бәйләнештә китерелгән.
Гомумән, язучы поэтик детальләрне
образларның эчке дөньясын һәм
күренешләрне ачуда еш һәм уңышлы
файдалана. М. Әмир, Г. Бәшң- ров, И.
Гази кебек язучыларның бу өлкәдәге
тәҗрибәләреннән иҗади өйрәнә.
Характерны ачу буенча Г. Ахуновның
уңышлы якларын күрсәтү белән бергә
кимчелекләрен лә әйтергә кирәк.
Вакыт-вакыт ул психологик анализның
мөмкинлекләреннән җитәрлек
файдаланмый. Нәкъ кирәк урында
геройларының, рухи халәтен катлаулы
процесс буларак тикшерүдән читләшә.
Моны аеруча Кәрим, Мөнәвәрә, Арыс-
лан образларына карата әйтергә
мөмкин. Кәримнең рухи дөньясы кү-
бесенчә авторның сөйләвендә яки
башка геройларның кабул итүендә-
сурәтләнә. Дөрес, ул үзенчәлекле^
катлаулы образ буларак ачыла. Әмма
аның психикасы тирәнрәк анализланса,
эчке дөньясы геройның үз уйларында,
хисләрендә тулырак күренсә, Кәрим
тагы да колоритлырак, җанлырак булып
туар иде.
Менә Арыслан шәһәрдә көтмәгәндә
Мөнәвәрәне очрата. «Сөйләшә-
сөйләшә, урам буенча киттеләр. Бара
торгач, кечерәк бер бакчага килеп
чыктылар...» дип яза автор. Шул
вакыттагы табигатьне кинаяле,
мәгънәле итеп оста тасвирлавын алда
әйтеп узган идек. Әмма геройларының
кичерешләрен укучының тагы да
тирәнрәк күрәсе, диалогларын ишетәсе
һәм сөйләшүләре аша үзләрен тирәнрәк
аңлыйсы ки- • лә. Тик а-втор «сөйләшә-
сөйләшә урам буенча киттеләр» дип
әйтү белән чикләнә.
Мөнәвәрә Арысланга үзенең Кә-
римгә ничек кияүгә чыгуын һәм хәзер
ничек яшәүләрен «берсен дә
калдырмый сөйләп» бирә. Бу юлы да
без аның нәрсәләр сөйләвен ишетмибез,
авторның шул турыда әйтүен генә укып
үтәбез. Бу урында да геройлар безгә үз
дөньяларын ныграк ачкан булырлар
иде. «Арыслан Мөнәвәрәнең сөйләвен
тыңлаганда .булып узган хәлләрне
күңеленнән кичереп утырды» — дип яза
автор. Әмма без Арысланның күңе-
лендә нинди хисләр, уйлар туганын,
ниндиләре яңарганын күрмибез, автор
бу психологик процессны сурәтләми,
тик «ул Мөнәвәрәнең үзенә, үз күңеленә
никадәр якын икәнен аңлады» дип
нәтиҗәсен генә-
әйтеп уза. Монысы бит укучы өчен дә,
Арыслан өчен дә яна түгел, без
очрашуга кадәр үк Арысландагы шушы
тойгымы белә идек. Бу юлы ниндидер
яна бер үсеш булырга тиеш иде. Менә
Арыслан аерылышкач торакка кайтып
конкасына ята да, очрашулары турында
уйлана башлый. Автор Арысланның
кичерешләрен бәлки шушында тулырак
бирәдер? Юк шул. Ыәрсә уйлый: «Ип-
теллегентча йомшаклыгы, сентимен-
тальлеге өчен үзен-үзе тиргәп ятты.
(Сүз Арысланның Мөнәвәрә кулын
үбүе турында бара — Н. Ю.)
Газапланды. Мөнәвәрә җирәнеп ка-
рагандыр, аның турында ямьсез уйлар
уйлагандыр, гаеп иткәндер кебек
тоелды аңа. Ул аны бик олы итеп, садә
итеп, үзен бик кечкенә һәм ахмак итеп
тойды». Шушы рәвешчә генә язып үтү
безне һич тә канәгатьләндерми.
Беренчедән, Арысланның кичерешләре
бик тә саран бирелгән. Биредә дә
шундый олы сөйләшүдән соң Арыслан
күңелендә туган яңа тойгыларны, аның
уйлануларын, газаплануларын
күрмибез. Икенчедән, Арысланның
уйлануларына характер эзлеклелеге
җитеп бетми шикелле. Без белгән
Арыслан бу урында башкачарак уйлар,
бөтен газаплануларын Мөнәвәрәнең
кулын үбүенә генә бәйләмәс иде.
Мөнәвәрәнең бәхетсез язмышы
турында уйланыр иде, ниндидер ачык,
кискен фикергә килер иде. Ә болай
Арыслан вак һәм беркатлырак кеше
кебек булып кала. Ә бит ул, автор
әйтүенчә, андый кеше түгел.
Психологик анализның йомшаклыгы
яки характерны:!, үз-үзен тотуында
табигыйлек җитмәве башка образларны
сурәтләгәндә дә очрый (мәсәлән,
Фәйрүзәнең Булатны куып чыгаруы,
Арысланның бәйрәм көнне Кәрим
кабере янына килүе һ. б.).
Характерны ачуда Г. Ахунов ва-
кыйгалардан уңышлы файдалана белә,
кызыклы ситуацияләр таба.
(Арысланның Кәрим кул астыңда
эшләвенә бәйле ситуацияләр, Лотфулла
белән Шәвәли семьясына бәйләнешле
мөнәсәбәтләр һ. б.) Әмма вакыт-вакыт
автор характерны теге яки бу вакыйгада
ачасы урында аны ашыгып сөйләп чыгу
юлына баса. Ни өчен, мәсәлән,
Корбанов образы тонык булып чыккан?
Чөнки автор аның характерын күрсәтә
алырдай ситуация таба алмаган, шул
сәбәпле, Корбановның бөтен тормыш
юлы сөйләнеп чагылса да, ул хәтердә
калмый.
II
* •
Суз ике роман турында гына барды.
Әмма монда күтәрелгән мәсьәләләр
теге яки бу күләмдә бөтен прозабызга
карый. Әйтик, эчке һәм тышкы
конфликтны тыгыз итеп куша алмау,
төп конфликтны үстерүдә
эзлеклелекнең җитмәве башка
повестьларда, романнарда очра-
мыймыни? Очрый. Образда социаль як
белән психологик, индивидуаль якның
бердәмлегенә ирешү буемча әдәби
осталыкны тагы да камилләштерү
турыңда да сөйләшәсе, фикер алышасы
бар.
Хәзерге татар прозасында сөйләү
стнхиясе — характерны вакыйгада,
геройның кичерешләрендә сурәтләүгә
караганда авторның сөйләвендә ачу —
шактый нык тамыр җәйгән. Безнең
проза әнә шул кимчелекне җиңү
голыннан үсә, бу өлкәдә аның хәзер
җитди казанышлары бар. Сөйләү белән
артык мавыгу, психологик анализга
җитәрлек игътибар итмәү кебек
искергән традицияләрне җиңү
романчыларыбызны яңа иҗат
уңышларына, тулы канлы, тормышчан
яңа характерлар тудыруга, кешене тагы
да тирәнрәк анализлауга китерәчәк.
Бүгенге тормышның әһәмиятле
мәсьәләләренә багышланган бу ике
роман әдәбиятыбызның партия күр-
сәткән юлдан — әдәбиятның тормыш
белән бәйләнешен ныгыту юлый на и
атлавын, шушы юлда язучыларның
кыю эзләнүләр алып баруын, җитди
уңышларга ирешүен күрсәтә.