Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫК ӘЙТЕМНӘРЕ


Сүз көрәштерүдән яхшылык, шешә артыннан дуслар эзләмә.
Ялганчыдагы дөреслек, иләккә койган су кебек.
Вөҗдансыз кеше генә вөҗдан белән сәүдә итә.
Көлне җилгә очырма, үзеңнең күзеңә керүе бар.
Баскычны алып ташламаячакларына ышансаң гына ул баскычтан
мен.
Аракы акылны яшерә, телгә ирек бирә.
Бизмән әйбер үлчәргә генә түгел, кеше алдарга да яраклы нәрсә.
Акылсыз белән дуслашканчы, акыллы белән ызгышу хәерлерәк.
Яман тел агулы пычактан куркынычрак.
Диңгез тирәнлеген үлчәп булса да, күңел тирәнлеген үлчәп булмый.
Әйбер тазалыгын күреп беләләр, күңел тазалыгын әхлакта күрәләр.
Аяк-кулны бәйләп куеп булса да, йөрәкне бәйләп куеп булмый.
Әйтемнәрме җыючы: Фатих Сабитов.