Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шигырьләр һәм җырлар

/Диңгез — диңгез түгел, ярларына Дулкыннарын бәреп тормаса. Матур — матур түгел, якын тугел, Күңелең аңа гашыйк булмаса. Йөгерек — йөгерек тугел, ярышларда, Бәйгеләрдә бер дә узмаса. Хезмәт — шатлык тугел, бәхет тугел, Кунлең эшкә гашыйк булмаса. йөрәк — йөрәк тугел, кирәк түгел, Ашкынмаса, ашкындырмаса. Ил»— ил түгел сиңа, изге тугел, Күнлең илгә гашыйк булмаса. ф ф /Инн җырласам, минем җырымны Алып китсен яшьләр күтәреп. Яңгыратсыннар бөтен дөньяга. Җир шарының исен китәреп. Янам икән, минем ялкыным Җылы бирсен кеше күңленә. Яшнм икән, минем яшәвем Хезмәт итсен туган илемә. Җаным-тәнем, куңлем яшәсен Омтылып һәм сусап зур эшкә. Иң актыгын көчнең бирәм мин Җиңел эшкә тугел, җиңешкә. Сөям икән, сөюем саф булсын Бәбәкләре кебек гөлләрнең. Бирәм икән, бирәм гомремне Хор яшәве өчен меңнәрнең. <7нҗенең табылмаганын Мин эзлим, эзлим әле; Яшьлекнең алсу гөленә Кырау тигезмим әле. Көч-куәтем җиткән кадәр Үрмәлим тауга таба; Ә тауга таба дигәнем — Иң якты таңга таба. Мин курәм юлның матурын, Өметлесен, изгесен; Хакыйкать эзләгән кебек, Эзлим бәхет энҗесен. Хәлем мөшкелләнгәндә дә Яшәүдән өмет өзмим; Тын тормышта бәхет булмый, Давыллы җирдән эзлим... * * ^/күңелле иртән уянганда, Тәрәзәгә кояш караса; Ефәк нурлар йомшак тарак белән Чәчләреңне назлап тараса. И күңелле тәрәз каршы сында, Шомырт чәчәк атып утырса; Бүлмәләргә хушбуй сипкән кебек. Исертерлек хуш ис тутырса. И күңелле бирелеп, әсәрләнеп, Мавыгып эшли торган эш булса: Күкрәккә көч, хыялларга канат Бирә торган көннәр еш булса... ♦ Я*- Бер шаулыйсын, урман, бер тынасың, Уйга талган кебек буласың; Гәүдәләндерәсең ямь кыйбласын, Өермәгә каршы торасың. Җәйнең җылы матур айларында Яшел томан кебек күренәсең; Көз килгәндә, бераз моңсуланып, Сары яфракларга төренәсең. Килгән саен серле түрләренә Сихерлисең җаным-тәнсмне; Үзем белән алып китәр идем Шифа бирә торган ямеңне. Буйга җиткән зифа наратлар да, Имәннәр дә үсә янәшә; Шундый ямьле булмас иде илем, Яшел урман биэәкләмәсә... Җырын, белән, кошлар моны белән Өзгәлисең минем бәгырьне; Син дә шулай сагынырсың микән Бу сүзләрне язган шагыйрьне?.. * # Син — гадәттә сирәк очрый торган Бәхет җиле, шатлык яңгыры; Елмайганда иренең почмагында Балкып кала төсле таң нуры. Балкып кала тесле күзләреңдә Яктылыгы зәңгәр күлләрнең... Аерсалар тормыш дулкыннары, Синнән башка ничек түзәрмен? Синнән башка, белмим, белмим, кемнәр Йөрәгемә җылы бирерләр? Күзләрең дә, әйткән сүзләрең дә Онытыла торган түгелләр).. Күзләрең дә, әйткән сүзләрең дә Чишмә сафлыгына ошаган; Ышанам мин сөя белүеңә. Сагына белүеңә ышанам!.. Ф Ф ф Тәрәзләрне чиртә-чиртә Җилләр исә кнч-иртә; Җилләр исә, җәйләр үтә. Кошлар китәр чак җитә. Кошлар китәр чаклар җитә, Урман саргаер чаклар; Тик кичләрен үзәнлектә Балкып япа учаклар. Яши әле тамчылы тал Таң сулышларын сизеп. Мин дә яшим әле хыял Диңгезләрендә йөзеп... ./Алсуланып таң ата, Чияләр чәчәк ата. Киек казлар юлы төсле Минем алда юл ята. Омтылам биекләргә, Үрләп барам үрләргә. Күмелер әле юлларым Чәчәкләргә-гөлләргә. Каршымда зәңгәр томан. Юлларым мәрмәрсыман. Мәрмәр шикелле юлларым Лига нлтерләрсыман. .•{: ift /Уаратлар тып-тын, Сөйләшмиләр хәтта үзара. Таң сызыла, кояш кызара. Наратлар тып-тын. Наратлар тып-тын, Саф чишмәләр чылтырап агалар. Печәнчеләр печән чабалар, Наратлар тып-тын. Наратлар шаулый, Дулкынлана җилдә арышлар. Күл буенда сыгыла камышлар. Наратлар шаулый. Наратлар тына, Кичке кырда гармун моңнары Тибрәтәләр йөрәк кылларын, Наратлар тына. Наратлар тып-тын. Күккә әллә энҗе түгелгән. Әллә ромашкалар сибелгән, Наратлар тып-тын. Оияең өчеи урам буйлап үтәм, Гармун уйнап үтәм, күрмисең; Бөтен кеше белә януымны, Тик син генә, ахры, белмисең. Салкын гына карап үттең кичә, Кулларыңны миңа сузмадың; Һаман да снн әллә сизмисеңме Тел төбемдә нинди сүз барын?.. Бетеп кеше аңлый хәлләремне. Тик син генә аңлый алмыйсын; Мин янамын, ә син боз шикелле. Нигә син дә шулай янмыйсың?.. Бүген иртә белән очрашканда Елмаймады синең күзләрең. Авыз ачтым, берни әйтәлмәдем. Тел очымда калды сүзләрем... Дүртьюллыклар ф tje Бу җырларда бардыр куану да. Моңлану да, сагыш эзе дә: Җырларымны мин бит, мөмкин кадәр. Карап язам кеше йөзенә. ❖ ❖ Ф Яхшы эш эшләсәң кешегә син, Исеңдә тотма. Кеше сиңа яхшы эш эшләсә, һич тә онытма. * Ф * Сәрхуш айный, ләкин рәхнмсезне Айнытырга, ахыры, юк чара. Чәче агарса да, күңеле кара, Бәхет күрми үләр, бичара... «/Уәрсәгә ул шунда утыра?» — дип Сораучыга яздым хатымда: «Түрә чакта урындыкка утыра, Түрәлектән төшкәч... акылга». # ' * Түрә булган, имеш... Хәзер инде Күреп калса үзен көзгедә Бик олылап, бик хөрмәтләп, зурлап: «Сез!» дип дәшә ул үз-үзенә. ф :$г ф CZ гәр атның көчен белкм дисәк. Буш арбага җигеп сынама. Ә кешенең холкын сыныйм дисәң. Власть биреп кара син аңа...