Логотип Казан Утлары
Хикәя

КЫСКА ХИКӘЯЛӘР

БУЛАЧАК МЕХАНИЗАТОР

уңга сөрүче тракторчыларга икенче участокка күчкәндә авыл аркылы үтәргә туры килгән. Алар өлкән тракторчының өенә тукталганнар һәм сөйләшәсөйләшә чәй эчеп утыралар. Алар белән бергә хуҗаның кечкенә малае да чөмерә-чөмерә чәй эчә. Сүз тракторны нинди эштә нинди тизлек белән йөртү кирәклек турында бара. Ярдәмче тракторчы, люцерна чабуны искә алып, болай ди: — Люцернаны (беренче тизлек белән дә, икенче тизлек белән дә чабу ярамый. Ул башын иеп, сәлам биреп кенә кала. Ә менә өченче тизлек белән чапсаң, ул башын ияргә өлгерә алмый, туп-туры кискеч астына килеп керә. Өлкән тракторчы сүз арасында кечкенә малаена дәшә: — Улым, тизрәк эчсәнче, без китәргә ашыгабыз, — ди. Малай, гүяки алдан өйрәтеп куйган кебек, бик җитди рәвештә: — Шикәре күбрәк салынган булса, өченче тизлек белән эчәр идем дә мин аны. Шикәре әзрәк шул, әти! — ди. Әтисе дә, ярдәмче тракторчы да рәхәтләнеп көлешәләр. КОЛХОЗ ЛЕВИТАНЫ Председатель бу куанычлы хәбәрне халыкка бик тиз һәм үзе теләгәнчә җиткерергә ашыкты. Ул идарә эшчеләреннән кыска һәм тәненә сыланып торган тар күлмәкле, аз гына сипкеллерәк йөзле яшь кызга әмер бирде: — Хәзер ү.к Левнтанга барып әйтегез, бик тиз радиоузелга килсен, ми.н әзерли торам, — диде. Яшь кыз идарәдән чыгып китте. Председатель, кулына карандаш һәм ак кәгазь алып, өстәл артына утырды. Ул нәрсәдер яза башлады. Бер үк вакытта янында басып торган бухгалтерга күтәрелеп карап алды. Бу «үземне генә калдыр әле» дигән сүз иде бугай. Левитан дигән фамилия гәрчә бик кызыксындырса да, без дә идарәдән, председатель яныннан, чыгып, квартирыбызга кайтып киттек. Кыр эшләре чорында биредә репродукторларны һәркайчан ачык тоталар. Чөнки көндәлек эш наряды да, кино, театр, концерт куелу, сыер* сарыкларны кайчан һәм кайда уколга илтү кебек һәртөрле белдерүләр дә, пожардан саклану чаралары да — һәммәсе колхозның үз радиоузелы аркылы халыкка җиткерелә икән. Т Безнең квартир хуҗабызның да репродукторы ачык иде. Бервакыт, чынлап та, Левитан тавышы ишетелмәсенме: — Тыңлагыз, тыңлагыз, «Җәйге таң» .колхозы радиоузелы сөйли. Иптәшләр, куанычлы хәбәр тапшырабыз. Тыңлагыз, тыңлагыз, «Җәйге таң» колхозы радиоузелы сөйли. Куанычлы хәбәр тапшырабыз!.. Өйдәгеләр бөтенесе дә репродуктор төбенә җыелдылар. Без аптырашта. Аптырамаслык түгел: бердән, Левитан тавышы, икенчедән, шушы колхозның радиоузелыннан сөйли, өченчедән, сүз татарча бара. Диктор сокланырлык матур, көчле, -калын тавыш белән дәвам итә: — Иптәшләр, бүген... Ул ашлык тапшыру планының үтәлгәнлегең әйтә һәм алда торган бурычларны санап китә... Тапшыру тәмам булгач, хуҗалардан сорыйбыз: — Моны кем сөйләде? — Колхоз Левитаны. Без аңлар-аңламас хәлдә аптырабрак торабыз. Хуҗа сүзен ялгап китә: — Сугыш елларында Информбюро хәбәрләрен сөйләгән Левитан дигән кешене беләсез инде. Бу да нәкъ шуның кебек сөйли бит. Ул үзе Левитан түгел, тегермән ягының сунарчы Латыйп малае. Гел Левитан кебек сөйли ул, каян шулкадәр өйрәнгәндер. Безнең председателебез зур хәбәрләрне радиодан гел шул малайдан гына сөйләтә. Ул алай сөйләргә мәктәптә чакта, бәләкәйдән үк өйрәнгән.' Левитан — диктор, ул җырчы түгел. Ләкин аның тавышы җыр булып яңгырый. Аңа ияреп, аңа охшатып сөйләүче әлеге малайны да колхоз кешеләре җыр тыңлаган кебек бирелеп, чын күңелләреннән куанып тыңлыйлар.

ЧӘЧЕЛМӘГӘН УҖЫМ

Август ахырлары якынлашып килә. Берничә кеше басуда, олы юл чатында, үзләре барачак якка машина килеп чыкканны көтеп торалар, ьер-берсеннән кая барулары турында сорашалар. — Сиңа кайсы якка барырга кирәк, туган? — ди урта яшьләрдәге бер ир, үзе белән янәшә басып торган егеткә карап. — Совхозга, — дип җавап бирә егет. ' — Анда кемең бар? — Абыем. — Фамилиясе? — Сәлмәнов. — Директормы әллә? — Әйе. Ә-ә-ә, беләм... Алай икән... Абыем дисең алайса... Шунда бару өчен машина - көтәсеңме?., һи, туган, бик якын бит ул, җәяү генә бар. — Юлын белмим. — Аның юлы аермачык, ярылып ята!—ди теге ир һәм егетне сул якка каерылып кереп киткән гол башына алып -килә. — Буйдан буйга сузылып киткән әнә ул уҗымны күрәсеңме? •— Күрәм. — Күрсәң, ул сине туп-туры абыең эшли торган совхозга илтеп ■кертер. — Үзе бик тар, үзе гел юл буйлап сузылган.., бу нинди уҗым соң? — Сезнең абыегыз директор (булып эшли торган совхоз чутсыз бай ул. Аңа ашлык нипочем. Моннан унбиш-егерме «өннәр элек совхоз белән ■станса арасындагы бу юлда машинадан аккан ашлык себерке белән себереп алырлык иде. Игеннең кадерен белүчеләр аны себереп алдылар да. Тик барыбер бик күп калган икән. Көзге яңгырлардан соң менә шул ашлыклар тишелеп чыгып, нинди шәп уҗымга әверелгәннәр... Егет аптырап тора һәм: — Ипчәмә пот ашлык әрәм булган!..—ди. — Анысын инде, туган, абыең әйтер, — ди теге кеше һәм ачуыннан лач итеп төкереп куя.

КИТАП САТУЧЫ

Зур китап магазины. Аның стенасына идәннән түшәмгә кадәр диярлек шүрлекләр ясалган. Ул шүрлекләргә тыгызлап китаплар тезеп куелган. Менә матур әдәбият бүлегенең прилавкасы артында яшь .кенә сатучы кыз басып тора. Ул үзенчә бик матур киенгән: аның ак кофтасы да, карасу зәңгәр юбкасы да, капрон оеклары да—бөтенесе дә тәненә сыланып тора. Халык әйтмешли, тычкан да үрмәләп менәрлек түгел инде. Алар шулкадәр тар .ки, хәтта уңга-сулга яки артка таба борылганда бу кызга бик сак хәрәкәт итәргә туры килә. Ә инде аякларындагы түфлие- нец үкчәләренә .күз төшерсәң, аптырап .каласың, бу кадәр биек һәм нечкә үкчәләр белән «ичек егылмый икән, дип уйлап аласың. Бер кеше иң югары шүрлекләргә карап тора да кызга мөрәҗәгать итә: — Туташ, әнә анда, өстән өченче шүрлектә, нәкъ урта бер җирдә кызгылт тышлы калын китап бар. Ул Толстой турында булса кирәк. 'Миңа -шуны алып бирегезче! Кыз прилавка астыңдагы шүрлекләрнең берсеннән Толстой томнарын алып, әлеге кеше алдына куя: — Сезгә кайсы томы кирәк? — Юк, миңа Толстойның үз әсәрләре түгел, алар бар миндә, миңа аның иҗаты турында язылган әнә теге, өстән өченче шүрлектәге китап кирәк, — ди кыз каршында басып торучы кеше. Сатучы кыз өстәге шүрлекләргә «үз сала. Аннары бер .кырыйга сөяп куелган җыелмалы баскычка карап ала. Бер дә теләмичә һәм кай урыннан тотарга белмичә баскычны кузгата башлый. Мең бәла белән аны урыныннан күчереп, урталыкка китереп куя. Аннары әлеге кеше сораган китапны алу өчен баскычка менә башлый. Ләкин, беренче атлау белән үк аз гына егылмыйча .кала. Икенче тапкыр бөтенләй атлый алмый, чөнки артык тар юбка аякларга хәрәкәт итәргә ирек бирми, ул тышаулаган ат кебек уң аягын да, сул аягын да кузгата алмый, баскан урынында аптырап тора. Кыз үзенең уңайсыз хәлдә икәнлеген үзе дә аңлый һәм көтмәгәндә шунда килеп чыккан җыештыручы апасын чакыра: — Зина апа, менә бу баскычтан менеп, әнә шул китапны гына алып бирче? — ди. Җыештыручы апасының эше күп булса кирәк, ул: — Эшем бик тыгыз шул, бераздан алып бирермен, — ди. Прилавка алдындагы кеше яшь кызга карап тора да, аңа бер сүз дә әйтмичә, кулын селтәп, ишеккә таба юнәлә. БРАСЛЕТ САТУЧЫ Ювелир әйберләре магазины. Нинди генә затлы һәм асыл әйберләр юк монда! Күзеңнең явын алырлык матур алкалар, .кыйммәтле ташлардан тезелгән муенсалар, алтынга манылган беләзекләр, ялтыр-йолтыр итеп торган бик күп төрле браслетлар... Аягына резина итек, өстеиә акбурга буяла төшкән ■комбинезонсыман нәрсә кигән (төзүче булса кирәк), урта яшьтәге бер хатын ашыга-ашыга магазинга килеп керә дә, туп-туры браслетлар, чылбырлар сатыла торган бүлеккә килеп, пыяла белән капланган прилавкага иелә. Сатучы кыз аңа бик игътибар белән карап тора, аның нәрсә сораячагын көтә. Хатын сул кулының җиң очын өскә таба тартыбрак куя да сатучы кызга эндәшә: — Туганым, миңа әнә шул браслетны алып күрсәтегезче! — ди. Кыз, тиз генә пыяла капкачны ачып, аның астыннан берничә төрле көмеш браслет ала һәм хатынның алдына куя. Хатын беләгендәге сәгатькә браслетларны куеп .карый. Ләкин ашатып бетерми: — Башка төрлеләре юкмы? — ди. — Бар, бар, апа, нишләп булмасын. Минемчә, сезгә киңрәк браслет кирәк, апа, сезнең беләкләрегез таза, таза беләкле кешеләргә менә мондый браслет килешлерәк була, — ди сатучы һәм пыяла астыннан башка төр браслетлар ала. Аннары төзүче хатынның беләген үзенә табарак тартып, бер браслетны кигертеп карый: — Әйтәм ич, сезгә шушындый кирәк дип, менә ничек матур! —ди. — Монысын да кара, бусы бәлки тагы да килешәрәк төшәр, — дип өстәп куя, икенче браслетны күрсәтеп. Ул аның алдында бөтерелеп тора. Хатынга берничә минут эчендә ун-унбиш төрле браслет күрсәтә. Хатын, ниһаять, үзенә охшаган браслетны сайлап ала һәм: — Инде тагып та бир, җаным, — ди. — Тагам, апа, тагам, — ди сатучы кыз. Ул аның кулыннан сәгатен чишеп ала да каеш урынына браслет беркетеп куя һәм сәгатьме яңадан хатын кулына кигертә. — Рәхмәт җаным, .мондый зат әйберне киңәшләшеп алу яхшы, ел саен ала торган әйбер түгел бит, — ди хатын һәм бик ягымлы тавыш белән саубуллашып, магазиннан чыга.